ПРОЛЕТАР ИНТЕРНАЦИОНАЛИЗМ ТУРЫНДА
А. АЗИЗЯН
Үзенең, азатлыгы өчен көрәшүче эшчеләр сыйныфының байрагына фәнни коммунизмның нигез салучылары бөек Маркс һәм Энгельс моннан йөз елдан элегрәк мәңге онытылмас сүзләр язып куйдылар: «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» Бөтен дөнья пролетарийлары капитализм коллыгыннан котылу өчен көрәштә пролетар интернационализмның шушы сугышчан байрагы астында тупландылар һәм бүген дә туплануда дәвам итәләр.
Барлык илләрдәге эшчеләрнең, аларның нинди милләттән булуларына һәм башка төр аерымлыкларына карамастан, эксплуатациягә каршы көрәштә, капитал изүеннән котылу өчен көрәштә интереслары бер. Пролетар интернационализмның нигезендә әнә шул фикер ята. Тынычлык, демократия һәм социализм өчен уңышлы көрәшнең иң мөһим шартларының берсе булып, проле-тариатның халыкара бердәмлеге тора.
Халыкара пролетариатның сыйнфый көрәше колониаль һәм бәйле илләрдәге изелгән халыкларның революцион милли-азатлык хәрәкәте белән органик рәвештә бәйләнгән.
«Иске дөньяга, — дип язды Ленин,—милли изү дөньясына, милли ызгышу яки милли аерымлану дөньясына, эшчеләр барлык милләт хезмәт ияләренең яңа, бердәмлек дөньясын, бер милләт өчен дә өстенлеккә, кешене кеше тарафыннан изүгә аз гына да урын булмаган яңа дөньяны каршы куялар» (В. И. Ленин, 19 том, 72 бит).
Капитализм алга киткән илләрдәге пролетар хәрәкәт белән колонияләрдәге милли-азатлык хәрәкәте интереслары, дип өйрәтә иптәш Сталин, революцион хәрәкәтнең бу ике төрен гомуми дошманга каршы, империализмга каршы бердәхМ фронт итеп кушуны таләп итәләр.
Пролетар ’интернационализм буржуаз милләтчелеккә тамырдан капма-каршы.
«Буржуаз милләтчелек һәм пролетар интернационализм — менә бөтен капиталистик дөньяның ике бөек сыйнфый лагерена туры килә торган һәм милли мәсьәләдә ике политиканы (ул гына да түгел: дөньяга ике төрле карашны) гәүдәләндерә торган, бер-берсенә килешмәүчән дошман булган ике лозунг» (В. И. Ленин, «Милли мәсьәлә буенча критик заметкалар», 11 бит).
Буржуаз милләтчелек — ул кешене күрәлмаучылык идеологиясе, милләтләр арасында дошманлык уты кабызу, бер милләтнең икенче милләт өстеннән хакимлек итүе, канлы сугышлар — басып алу сугышлары идеологиясе.
А^арксизм-ленинизм теориясенә — иң алдынгы теориягә — нигезләнгән пролетар интернационализм эшчеләр сыйныфының халыкара бердәмлеге өчен, азатлык, тигез хокуклылык һәм халыкларның дусларча хезмәттәшлеге өчен көрәшнең байрагы булып тора. Коммунистик партияләрнең эшчәнлеге, аларның идея ягыннан коралланулары, аларның программ, тактик һәм оештыру принциплары революцион пролетар интернационализм рухы белән сугарылган.
* * ❖
Пролетар интернационализм идея-ләре үзләренең иң ачык һәм иң тирән чагылышларын хезмәт ияләре
116
нең даһи юлбашчылары һәм остазлары, иң бөек интернационалистлар^—В. И. Ленин һәм И. В. Сталинның теоретик хезмәтләрендә һәм практик эшчәнлегендә таптылар.
Большевиклар партиясе җитәкче-легендә социалистик революциянең җиңүенә, пролетариат диктатурасын урнаштыруга һәм СССР да социализм төзүгә ирешкән Россия про-летариатының— дөньяда иң революцион пролетариатның көрәше — пролетар интернационализмның үрнәге булып тора.
«...Большевикларның эзлекле һәм азагынача революцион интернацио-нализмы бөтен дөнья эшчеләре өчен пролетар интернационализм үрнәге булып тора» (И. Сталин, «Ленинизм мәсьәләләре», 363 бит).
Большевиклар партиясе, Россия эшчеләр хәрәкәтендәге оппортунизмны тар-мар итү белән бергә, халыкара аренадагы оппортунизм! а каршы да кискен рәвештә көрәште. ВКП(б) революцион интернационализмның бөек байрагын һәрвакыт югары күтәреп килде һәм үзенең бөтен көрәше белән халыкара коммунистик хәрәкәттә җитәкләүче рольне үтәде.
Ленин һәм Сталин, революцион марксизмның данлы интернационалистик традицияләрен дәвам иттереп, хезмәт ияләрен алдау максаты белән интернационализм маскасына яшеренгән оппортунистларны, со- циал-шовинистларны бик зур кискенлек һәм эзлеклелек белән фаш иттеләр.
Кешелек тарихында яңа эра, социализм эрасын ачкан Бөек Октябрь социалистик революциясе, халыкара эшчеләр сыйныфының һәм бөтен дөньядагы изелгән халыкларның азатлык көрәшен тагын да киңрәк җәелдерү өчен куәтле стимул һәм терәк база тудырды. Җир шарының барлык почмакларында яшәүче алдынгы кешеләр Совет: дәүләтенең аларга һәрьяклап булышлык күрсәтүен пролетар интернационализмның кирәкле, аерылгысыз өлеше итеп саныйлар.
«Кем дә кем СССРны һичсүзсез, һич икеләнмичә, һичбер шартсыз сакларга хәзер торса, шул кеше интернационалист, чөнки СССР бөтендөнья революцион хәрәкәтенеа базасы ул, ә СССРны якламый торып, бу революцион хәрәкәтне якларга, аны алга этәрергә мөмкин түгел. Чөнки бөтендөнья революцион хәрәкәтен СССРдан башка һәм аңа каршы булып якларга уйлаучы кеше — ул революциягә каршы бара, ул. әлбәттә, революция дошманнары лагерена тәгәри» (И. В. Сталин. Әсәрләр, том 10,55-56 битләр, татарча басмасы).
Совет халкының интереслары һәм алда торган бурычлары, дип өйрәтә иптәш Сталин, барлык илләрдәге революцион хәрәкәтнең интереслары һәм бурычлары белән аерылгысыз рәвештә бергә бәйлән-гән, һәм, киресенчә, революцион пролетариатның сыйнфый көрәш бу-рычлары һәм бөтен дөньядагы изелгән халыкларның милли-азатлык хәрәкәте бурычлары СССР хезмәт ияләренең иҗади эшчәнлегенең бурычлары һәм уңышлары белән аерылгысыз рәвештә бергә бәйләнгән.
Совет социалистик дәүләтен ныгыту, дип өйрәтә иптәш Сталин, халыкара эшчеләр сыйныфын ныгытуга булыша. Безнең илдәге хезмәт ияләренең интернациональ элемтәләре никадәр киңрәк булса, Совет дәүләте шулкадәр куәтлерәк булачак. СССР хезмәт ияләренең башка илләрнең хезмәт ияләре белән интернациональ элемтәләре, ди иптәш Сталин, Советлар республикасы кө-ченең һәм куәтенең нигез ташларыннан берсе уд. Иптәш Сталин совет кешеләрен пролетар интернационализм эшенә, барлык илләрдәге пролетарийларның тугандаш союзы эшенә ахыргача турылыклы булырга чакыра. ВКП(б) ның XVII нче съездындагы докладында иптәш Сталин партиянең мөһим бурычларының берсе итеп: «...Партия оешмаларын һәм алар тирәсендәге партиясез активны ленинчыл интернационализм рухында тәрбияләү»не куйды (И. Сталин, «Ленинизм мәсьәләләре», 485 бит).
Большевиклар партиясе, иптәш Сталинның күрсәтмәләрен һәрвакыт кулланма итеп алып, совет халкын
117
пролетар интернационализм рухында тәрбияләүдә бик зур уңышларга иреште.
Безнең илебездә социализм төзү буенча Ленин — Сталин программасын тормышка ашыру — СССР хезмәт ияләренең милли һәм интернациональ бурычларының бергә кушылуын күрсәтә торган ачык мисал. Тарихта беренче буларак социализмга юл салган һәм социалистик җәмгыятьне төзегән совет кешеләре интернациональ бурычны үтәү үрнәген күрсәттеләр.
СССРда милли мәсьәләне хәл итүдә интернационализм идеяләре тирән рәвештә эшкә аштылар. Октябрь революциясе азат иткән СССР халыклары, большевиклар партиясе җитәкчелегендә, бөек рус халкының ярдәмендә ирекле милли үсеш өчен безнең илебездә гаять зур мөмкинлекләр алдылар, үзләренең культура һәм хуҗалык ягыннан булган элекке артталыкларын бетерделәр. Бур-жуаз милләтләрнең иске хәрабәләре өстендә СССРда яңа, социалистик милләтләр тудылар һәм үстеләр. Иптәш Сталинның большевиклар партиясе тарафыннан милли политиканың тормышка ашырылу тәҗрибәсен гомумиләштергән социалистик милләтләр турындагы тәгълиматы интернационализм рухы белән, милләтчелеккә каршы килешмәүчән көрәш рухы белән сугарылган.
Ленин — Сталин милли политикасының бөек җиңүләренә милләтчелеккә каршы кискен һәм килешмәүчән көрәш нәтиҗәсендә ирешелде.
«Барлык һәм һәртөрле милләтче- тайпылышчыларны җимерми торып, без халыкны интернационализхм рухында тәрбияли алмаган булыр идек, СССР халыкларының бөек дуслыгы байрагын саклап кала алмаган булыр идек, Совет Социалистик Республикалар Союзын төзи алмаган булыр идек» («ВКЩб) тарихы. Кыскача курс», 371 бит, татарча басма).
Совет дәүләтенең куәтле көч чыганагы булган безнең илебез халыкларының дуслыгы — Ленин — Сталин милли политикасының төп казанышы булып тора. Расаларның һәм милләтләрнең тигез хокуклылы- гы, халыклар дуслыгы идеологиясе булган совет идеологиясе немец фашистларының ерткыч милләтче-лек идеологиясен тулысынча җинде һәм хәзерге барлык буржуаз милләтчелек, расачылык «теорияләренә» каршы тора.
Пролетар интернационализм пат-риотизм белән, социалистик Ватанга мәхәббәт белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Совет патриотизмы — интернационализмның иң югары күренеше, чөнки совет патриотизмы барыннан да элек социалистик стройга, бөтен дөнья хезмәт ияләренең Ватаны, азатлыкның һәм халыклар дуслыгының ышанычлы таянычы булган СССРның куәтен үстерү өчен көрәшкә бөтен көчеңне бирергә әзер тору дигән сүз.
Совет патриотизмының нигезендә, дип өйрәтә иптәш Сталин, раса яки милләтчелек карашлары ятмый, ә халыкның үз социалистик Ватанына тирәнтен бирелгәнлеге һәм тугрылыгы, безнең илебездәге барлык милләт хезмәт ияләренең туганнарча дуслыгы ята. Совет патриотизмында халыкларның милли тра-дицияләре һәм Советлар Союзындагы барлык хезмәт ияләренең гомуми тормыш интереслары гармоник рәвештә бергә кушыла. Совет патриотизмы безнең илебездәге милләтләрне һәм халыкларны бер-бер- сеннән аермый, киресенчә, аларны барысын да бердәм тугандаш семьяга туплый.
Совет патриотизмының тереклек бирә торган көче совет кешеләрен коммунизм өчен көрәшкә рухландырды һәм рухландырып тора.
Хезмәт ияләрен совет патриотизмы һәм халыклар дуслыгы рухында, социалистик интернационализм рухында тәрбияләү белән бергә, большевиклар партиясе милләтчелек калдыкларына каршы, милләтчелекнең һәм космополитизмның һәртөрле күренешләренә каршы каты көрәш алып бара. ВКП(б) Үзәк Ко-митетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарган карарлары безнең кадрларны бу бурычларны уңышлы рәвештә тормышка ашырырга мобилизациялиләр һәм буржуаз милләтчелек күренешләрен ничек фаш
118
итәргә кирәклеген, идеология эшендә пролетар интернационализм һәм совет патриотизмы принципларын ничек эшкә ашырырга кирәклеген конкрет мисалларда өйрәтәләр.
Партия хезмәт ияләрен халыкларның милли традицияләренә хөрмәт белән карау рухында тәрбияли һәм шуның белән бергә үткән замандагы реакцион хәрәкәтләрне һәм эшлеклеләрне идеаллаштыруга каршы» «тоташ агым» дип йөртелгән теориягә каршы көрәшә. Мисал итеп, Шамил, Кенесар Касыймов хәрәкәтләренең реакцион характерын ачуны, аларны марксизм- ленинизм позицияләрендә торып тәнкыйтьләүне күрсәтергә мөмкин. СССР Фәннәр академиясенең Кыргызстан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты эшчәнлегендә милләтчелек характерындагы тупас хаталар фаш ителде. Байларның һәм Манапларның идеологиясен гәүдәләндергән, дини мистика һәм русларга каршы тенденцияләр беләк сугарылган реакцион акыннарның поэзиясен Кыргызстанның кайбер әдәбиятчылары чыннан да демократик булган акыннарның иҗаты бе-лән беррәттән караганнар, аларны бер-берсеннән аермаганнар.
Милли аерымлыкларны партия милләтләрне бер-берсеннән еракла- тыр өчен түгел, — милләтчеләр нәкъ менә шуны теләрләр иде, — ә аларны бер-берсенә тагын да якынайту өчен исәпкә ала. Партия, милли культураларның социалистик интернационалистик эчтәлеге социалистик милләтләрне бер-берсенә тагын да якынайтуны күздә тотып, формасы белән милли һәм эчтәлеге белән социалистик культураның үсешенә һәрьяклап булышлык күрсәтә. Милли культураның үсеше—аның милли формасы интернационалистик эчтәлек белән сугарылган хәлдә барырга тиеш. Социализм менә шуны таләп итә. Шулай булмаганда милли форма буржуаз милләтчелекне маскировкалау өчен файдаланыла.
Моннан берничә ел элек ВКП(б) Үзәк Комитеты Татарстан партия оешмасының идеология эшендә милләтчелек характерындагы хаталарны ачып күрсәткән иде. ВКП(б) Үзәк Комитетының күрсәтмәләре Татарстан партия оешмасына массаларны совет патриотизмы һәм интернационализм рухында тәрбияләүне көчәйтергә ярдәм итте. Моның шулай икәнен, мәсәлән, Татарстан язучы- ларының Сталин премиясе белән бүләкләнгән һәм совет патриотизмы рухы белән сугарылган әсәрләре күрсәтәләр.
Большевиклар партиясе, фән, әдәбият, сәнгать эшлеклеләрен интернационализм һәм совет патриотизмы рухында тәрбияләп, барлык социалистик милләтләрнең культурасын һәрьяклап үстерү өчен кискен рәвештә көрәшә.
Совет халкының коммунистик төзелештәге уңышлары башка илләрнең хезмәт ияләренә бик зур йогынты, революционлаштыру йогынтысы ясыйлар.
Совет халкы үзенең көрәше һәм иҗади эшчәнлеге белән бөтен дөньядагы хезмәт ияләре массаларының тирән мәхәббәтен казанганлыгы турында дөньяның бөтен почмакларыннан көн саен яңадан-яңа хәбәрләр килеп тора. Коммунизм төзү өчен совет халкы алып барган көрәшнең җиңүләре зуррак булган саен, аларның бөтен дөнья хезмәт ияләрен рухландыручы роле дә шулкадәр көчлерәк була. Ул җиңүләр миллионлаган яңа хезмәтчел кешеләрнең күңелендә социализмга юл ачкан беренче илгә мәхәббәт һәм совет халкы юлыннан барырга омтылыш уяталар.
ВКП(б)ның тәҗрибәсеннән фай-даланып, Маркс — Энгельс — Ленин — Сталинның җиңелмәс бөек тәгълиматын үзләштереп, барлык илләрнең коммунистик партияләре эшчеләр сыйныфының һәм барлык хезмәт ияләренең интернациональ бердәмлеген тормышка ашыру максаты белән тынычлык, демократия һәм социализм өчен көрәшәләр.
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң, империализм власте астыннан котылган яңа йөз миллионнарча кешеләр пролетар интернационализм байрагы астына бастылар.
119
Социализм һәм демократия лаге- рыныц уңышлары Советлар Союзы аркасында, аның куәте үсүе аркасында мөмкин булды. Гитлер Германиясен һәм империалистик Японияне тар-мар итүдә хәлиткеч рольне уйнаган СССР халыкара обста- Еювкага йогынты ясаучы һәм аны хезмәт ияләре интересларына карата үзгәртеп торучы көч булып әверелде.
Кытайның данлы коммунистлар партиясе һәм аның юлбашчысы .Мао Цзе-дун җитәкчелегендә Кытай халык революциясенең җиңүе һәм Кытай Халык Республикасы төзелүе колониаль һәм бәйле илләр халыкларының милли-азатлык хәрәкәтенең күтәрелүенә, империализмга каршы көрәштә хезмәт ияләренең халыкара солидарлыгы үсүенә яңа стимул булды.
СССРның халык демократиясе илләре белән төзегән договорлары совет дәүләтенең интернационалистик политикасының гәүдәләнеше булып тора. Иптәш Сталинның инициативасы аркасында СССР белән халык демократиясе илләре арасында шушындый мөнәсәбәтләр системасы төзелде ки, бу система аларның ту-ганнарча хезмәттәшлеген һәм үзара ярдәмләшүен, хуҗалык төзелеше аланнарын иптәшләрчә килешеп эшләүне тәэмин; итә. СССРның ярдәме аркасында халык демократиясе илләренең хезмәт ияләре уңышлы рәвештә яңа тормыш төзиләр.
Дөнья-күләм аренада көчләрнең нисбәте тынычлык һәм демократия лагере файдасына үзгәрүе, байтак кына Европа илләрендә халык демократиясе режимының тууы һәм ныгуы, Кытай халкының тарихи жиңүе, изелгән халыкларның милли- азатлык хәрәкәте уңышлары, капиталистик илләрдә социалистик һәм демократик хәрәкәтнең уңышлары империализм лагеренда яңа ярсулы шашынулар тудыра. Америка им-периалистлары, яңа сугыш ачып, бөтен дөньяга үзләренең хакимлекләрен урнаштырырга, үзләренең тышкы һәм эчке каршылыкларын һәм кыенлыкларын сугыш юлы белән хәл итәргә, монополистик капиталның позицияләрен ныгытырга, эшчеләр сыйныфының үсеп килә торган халыкара бердәмлеген җи-мерергә һәм демократия көчләрен басарга исәплиләр.
Эшчеләр сыйныфының бердәмлеге өчен көрәшүне коммунистик партияләр һәм эшче партияләре тынычлыкны саклау һәм ныгыту өчен, сугыш уты кабызучыларга һәм империалистик реакция һөҗүменә кыю отпор оештыру өчен бик мөһим шартларның берсе итеп карыйлар.
Уң социалистларның әшәке, тар- каткыч эш алып баруларына карамастан, эшчеләр сыйныфының бердәмлеге түбәннән үсә һәм ныгый.
Халыкара эшчеләр хәрәкәтенең бөтен тарихында эшчеләр сыйныфының бердәмлеге, аерым ил чикләрендә алганда да, шулай ук дөньякүләм масштабта алганда да бүгенге кебек хәлиткеч әһәмияткә һичкайчан ия булганы юк иде әле. Халыклар арасында озак вакытлы һәм нык тынычлык урнаштыру өчен, Америка — Англия сугыш уты кабызучыларның җинаятьчел уйларын, демократиягә һәм социализмга каршы оештырган заговорларын өзәр өчен, хакимлекнең фашистик методларын урнаштыруга юл куймас өчен, эшчеләр сыйныфының тормыш интересларына каршы мо-нополистик капитал оештырган по-ходларга кискен отпор бирер өчен һәм хезмәт ияләренең экономик хәлләрен яхшыртуга ирешү өчен, коммунистик һәм эшче партияләр эшчеләр сыйныфының бердәмлеген яклап көрәшәләр.
Бу бурычларны коммунистлар каты һәм кискен көрәштә — империализм агентлары булган уң социалистларга һәм фашистик титочылар- га — эшчеләр сыйныфы бердәмлегенең иң явыз дошманнарына, сугыш уты кабызучыларның булышчыларына каршы каты һәм кискен көрәштә тормышка ашыралар.
Эшчеләр хәрәкәтендә җирлекләрен торган саен күбрәк югалта барган уң социалистлар яңа маневрлар куллана башладылар. Алар череп беткән II Интернационалның күләгәсен терелтмәкче булалар. Алар тарафыннан төзелә торган оешманың эшчеләр сыйныфы интереслары бе
лән һичбер уртаклыгы юк. Бу оешма— эре капитал коралы һәм ул шпионнар һәм провокаторлар өереннән тора, анын максаты Америка империализмының бөтен дөньяга хакимлеген тәэмин итүгә, яңа сугыш уты кабызуга, барлык де-мократик көчләрне басуга һәм ка-питалистик илләрне фашистлаштыруга юнәлдерелгән.
Уң социалистларның бөтен поли-тикалары һәм идеологияләре нигезендә космополитизмның интернационализмга үтә дошман булган реакцион идеяләре ята. Халыкларның милли суверенитетлыгына каршы походлар алып барып, «бөтен * дөнья хөкүмәте» өчен көрәшеп, уң социалистлар үзләренең космополитик пропагандалары белән Америка империализмының бөтен дөньяга хаким булырга тиешлеген теоретик яктан «нигезләргә» маташалар. Халыкларның күңеленнән милли намуслык һәм милли бәйсезлек төшенчәләрен кырып ташларга омтылулары белән уң социалистлар Американың агрессив империализмы каршында халыкларның бәйсезлек өчен көрәшкә булган ихтыярларын томаларга маташалар.
Эшчеләр сыйныфының интересларын сатуның иң әшәке күренешләренең берсе булып, Тито — Ран- кович өеренең «эшчәнлеге» тора. Империалистик разведкалар тарафыннан күптән инде кулга ияләште- релгән шпионнардан торган бу өер империалистлар өчен аяк астыннан күтәрелгән бер табылдык булды. Бу өер Югославияне фашистик төрмәгә һәм Англия — Америка импе-риалистларының сугыш плацдармына әверелдерде. Тито өеренә каршы булган көрәш компартияләр сафларында революцион уяулыкны күтәрде һәм пролетар интернационализм көченең ачык бер күренеше булды.
Империалистларның һәм аларның агентурасының тыкшынуларына ка-рамастан, Советлар Союзы җитәкчелек иткән социализм һәм демократия лагере өзлексез үсә һәм ныгый бара.
СССР, Сталинның зирәк тышкы политикасын тормышка ашырып, тынычлык өчен эзлекле һәм кискен көрәш алып бара. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең тормыш интереслары аларга СССРны һәм аның тынычлык политикасын якларга кирәклеген кушып тора. Социализмның туган җиренә — Советлар Союзына — булган мөнәсәбәт үз илеңнең интересларына турылыклы ‘ булуның, пролетар интернационализмга турылыклы булуның сынау ташы ул.
Тынычлыкны яклаучыларның куәтле хәрәкәте — империалистик реакциягә каршы көрәштә хезмәт ияләре һәм кешелекнең прогрессив көчләре бердәмлегенең үсеп баруының ачык чагылышы булып тора. Нык һәм озак вакытлы тынычлык өчен көрәшү — хәзерге вакытта коммунистик партияләр эшчәнле- гендә үзәк урында тора. Тынычлык өчен көрәштә һәр илдәге хезмәт ияләренең милли һәм интернацио-наль бурычлары бергә кушыла.
«Әгәр халыклар тынычлыкны, саклау эшен үз кулларына алсалар һәм аны ахырына кадәр якласалар, тынычлык сакланыр һәм ныгыр». Иптәш Сталинның бу сүзләре бик зур көч белән бөтен дөньяга яңгырады. Сталинның бу сүзләре бөтен дөньядагы гади кешеләрнең күңелләрендә җанлы теләктәшлек тапты, аларны тынычлык өчен, Америка — Англия сугыш уты кабызучыларга каршы көрәштә хезмәт ияләренең халыкара бердәмлеген ныгыту өчен мобилизациялиләр.
Халыкара эшчеләр хәрәкәте та-рихында, империализмга каршы революцион көрәш тарихында пролетар интернационализм идеяләренең безнең көннәрдәге кебек шулкадәр киң таралуы моңарчы әле һичкайчан күренгәне юк иде, шулкадәр бөек көч булып әверелгәне юк иде.
Ленин һәм Сталин хезмәтләрендә тирәнтен нигезләнгән һәм үстерелгән социалистик интернационализм идеяләре хәзерге җәмгыять үсешенең бөтен барышына куәте һаман үсә барган йогынты ясый.
«Правда», 21 июль, 1951 ел.