ИГЪТИБАРСЫЗЛЫК БӘЛАСЕ
Балалар үзешчән сәнгатендә куркак театрлары үзләренә аерым бер урын биләп торалар. Оештыру ягыннан җиңеллеге, сәхнә мөмкинлекләренең киңлеге, балалар өчен иң үтемле жанр булган әкият жан-рындагы әсәрләрне үзенчә бер матурлык белән сурәтләп күрсәтә алуы ягыннан курчак театрының роле бик зур.
Татарстанда Дәүләт курчак театрының уңышлы эшләп килүе, аның халкыбыз алдында танылган оста артистлары үсә баруы, репертуарының да, гәрчә бик акрын гына булса да, аз-азлап байый торуы, мәктәпләрдә, пионер отрядларында үзешчән курчак театрлары төзелә башлавы — үзешчән сәнгатьнең әһәмиятле бу төренә игътибарны кө-чәйтүне сорый.
Балалар үзешчән сәнгатенең бу төрен ныклап оештыру, анда эшләү, аны идея-художество ягыннан югары сыйфатлы репертуар белән тәэмин итү — кичектерелмичә эшләнергә тиешле әһәмиятле бурычларның берсе. Курчак театрлары турында татар телендә әдәбиятның бик аз булуы безне бу юлда аеруча интенсив эшләргә куша.
Менә шуңар күрә дә Татарстан дәүләт издательствосының яшьләр- балалар әдәбияты секторы бастырып чыгарган «Курчак театры» 1
’Курчак театры. Үзешчән курчак театрлары түгәрәкләре өчен пьесалар җыентыгы. Төзүчесе Әнәс Камал. Редакторы С. Хөсни. Татгосиздат, Бәясе 2 сум. 232 бит, 1951 ел. җыентыгы бик көтелеп каршы алынган китапларның берсе булып тора.
Курчак театрын оештыру һәм үстерү эшендә күп еллык тәҗрибәгә ия булган Татарстанның атказанган артисты Сәлах Хөсни «Үзешчән курчак театры түгәрәкләрен оештырыгыз!» дигән кереш мәкаләсендә курчак театрының тарихына, төзелешенә кагылышлы мәсьәләләрне як-тырта, методик күрсәтмәләр бирә. Россиядә моннан күп еллар элек бу театр яшәвенә игътибар итмәстән, курчак театрлары Ираннан, Кытайдан килеп чыккан (?!) дип ялгыш раслауны алмаганда, гади һәм балалар өчен аңлаешлы итеп язылган бу мәкаләдә курчак театрын оештыру, анда уйнау өчен кыска, ләкин кыйммәтле күрсәтмәләр бирелгәнен әйтми мөмкин түгел.
Җыентык эчендә курчак театрлары өчен махсус язылган өч оригинал, өч тәрҗемә пьеса урнаштырылган. Темалары ягыннан төрле-төрле булган бу пьесалар алтысы да актуальләр, балаларны кызыксынды- рырлыклар һәм җиңел уйналырлык әсәрләр.
Оригинал пьесалардан Халикъ Садриның «Камал бабай әкият е»ндә борын-борын заманда, биек таулар артында, кара урманнар катында яшәгән хезмәт сөюче, туры сүзле, кыю йөрәкле Тимер дигән батыр егет белән Таңсылу дигән уңган һәм тырыш кызның кешеләрнең бәхете, азат тормышы дошманы Кара көчкә каршы көрәшүләре һәм, төрле
122
маҗаралардан, авыр сынаулардан соң, җиңеп чыгулары сурәтләнә.
Уңган ятим кыз һәм аның зәһәрле, явыз үги анасы турындагы татар халык әкияте нигезендә, шигъри матур һәм җыйнак тел белән язылган «У ң- г а н кыз» пьесасында Г. Шаму к о в хезмәт сөю, туры сүзле булу, зурларга хөрмәт итү идеясен үткәрә.
Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның шигырьләреннән һәм татар халык әкиятләреннән файдаланып язылган «Д у с л а р» инсценировкасында Ф. Т а һ и р о в белән Р. Хәбибуллина Гөлзифа белән Нәфисә исемле ике кыз баланың җиләк җыярга дип урманга килүләрен, ялганлавы аркасында Гөлзифаның адашып калып, төрле маҗараларга очравын һәм үзенең кече күңеллеле- ге, җәнлекләргә шәфкатьле булуы, тапкырлыгы нәтиҗәсендә барлык кыенлыкларны җиңүен, Нәфисәне табуын күрсәтә; балаларга «бер-берегезне бервакытта да алдамагыз, бер-берегез белән чын дуслар булып яшәгез» дигән фикер урнаштыруга хезмәт итә.
Тәрҗемә пьесалар темалары ягыннан күп өлеш баерак һәм кызыклы- рак. Г. Г арянов белән Т. Никитинның «Куа н-к и» дигән әсәрендә Кытай балаларының гоминданчы бандитларга каршы батырларча көрәшүләре, Кытай хезмәт иясе халкына азатлык алып килүче Халык армиясенә булышулары сурәтләнә. К. Шнейдерның «Сармико җ ы р ы»нда Ерак Төньякта, мәңгелек бозлар арасында, яшәүче халыкларга яктылык, бәхетле, культуралы тормыш алып килүче совет полярникларының батыр эшләре күрсәте-лә. Е. Шварцның «Ю г а л г а н вакыт әкият е»ндә укучы балаларның бер генә минут • вакытларын да әрәм итмәскә, һәр минутны уку, белем алуга багышларга тиешлеге идеясе бирелә.
Бик кирәкле булган һәм укучы балалар һичшиксез көтеп каршы алган бу китапның эчтәлеге менә шундый. Ә инде әдәби яктан эшләнүе мәсьәләсенә килгәндә, кызганычка каршы, китапның зур гына өлешенең гаять түбән сыйфатлы булып чыгуын әйтергә кирәк. Җыентык эчендәге ике пьесаның әдәби яктан эшләнүе бер дә гафу ителмәслек начар башкарылган.
Идеясе ягыннан матур гына булган «Камал бабай әкиятеэ текстына китапның редакторы аз гына да каләм тидермәгән. Барыбыз да хөрмәт итә торган, үзенчәлекле карт язучының матур гына әсәре шуның нәтиҗәсендә, шапшак һәм хәтта урыны-урыны белән ике төрле мәгънә аңлата торган буталчык җөмләләр белән чуарланып чыгарылган. Шигърияттән бик ерак торган җөмләләр, дүрт юлга бүленгәч, шигырь булып үтәр әле дигән кебек, «шигъри әкият» дип тәкъдим ителгән бу пьесада геройлар менә нинди тел белән сөйләшәләр:
«М ә ф т у х а.
Ерак сакла намусыңны — (?)
Намус саклар сине бәладән!» (18 бит.)
Икенче бер герой — Тимер дә Мәрфугадан калышмый. Ул болай, ди:
«Җибәрүе берни түгел (?),
Ачу белән тулы күңел»...» (19 бит.) «Ашап кара, һич сүзем юк,
Безне ашап булырсың тук». (19 бит.) «йоклау ярамый, кирәк барырга!
Ничек булса да, юлны табарга!» (30 бит.) «Артык йокланган, куллар бәйләнгән, Чыбыркыны алган, дошманым тайган».
(35 бит.)
Таңсылу да аларга иярә һәм сакаулана:
«Бервакытта да аның бәхете һич була алмас аның күңел тәхете», ди.
(38 бит.)
Бу пьеса текстында тыныш билгеләре шундый бер ваемсызлык белән сибелгәннәр, аларның ялгыш урна- шу-урнашмауларын күрсәтеп бетерү мөмкин түгел.
«Куа н-к и» пьесасының, әдәби тәрҗемә эшендә, күрәсең, бер дә практикасы булмаган Н. Бадамшин иптәш тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсенә дә редакторның да, төзүченең дә куллары кагылмаганлыгы күренә һәм ул «тәрҗемә»дә барлык куръез- лары белән дөньяга чыгарылган. Бу
пьесаның һәр бите шапшаклыкның никадәрлеккә җитә алганлыгын кыч-кырып тора. Пьесаның беренче битендә без Кытай пионерларының җыры итеп бирелгән түбәндәге буталчык юлларны укыйбыз:
«100 000 яшь безнең Мао Цзе-дунга (?)
■ Ул уйлый безнең бәхет турында.
Моннан соң тайфун,
Күк. күкрәү, ялкын
Тия алмас безгә —
Хөрлегебезгә.
Советлар иле, кояш ул күктә;
Аның нурыннан җылына күпләр.
100 000 гә якын —
Ал әләм —ялкын!
Котлый Сталинны,
Советлар халкын!» (57 бит).
Кытайларда безнең «ура» сүзенә туры килә торган «Ванцзуй» (100 000 ел яшә) бар. Ә тәрҗемәче, 100 000 ел гомер теләү урынына, 100 000 яшь инде дигән фикер белән яза.
Яки менә икенче бер «җыр» үрнәге:
«Пулемет ярсый, кыйный да кыйный, Шакаллар үлә, чиный да чиный»
(61 бит).
«Җыр» булмаган юллар да шундый ук буталчык җөмләләр белән төзелгәннәр.
Гомумән бу тәрҗемәдә пьесаның геройлары болай сөйләшәләр: «Шартлау мине саңгыраулатты да мин егылдым» (81 бит); «ә хәзергә агуны эчә торган (?) суларына салам» (83 бит); «сезнең кычкырудан минем башыма борчак сипкән шикелле» (86 бит) һ. б. һ. б.
«Курчак театры» җыентыгының титул битенә «Мәктәп көтепханәсе» дип куелган. Мәктәп балаларына тәкъдим ителә торган һәрбер китап теле, җөмләләренең төзелеше, орфографиясе һәм тыныш билгеләре куелуы ягыннан үрнәк булырга тиешлеген искә алсак, бу китаптагы «Мәктәп көтепханәсе» дигән марка укучы балаларны мыскыллау булып яңгырый.
Яхшы теләк белән төзелгән һәм бик кирәкле болган бу китапның болай бозылып чыгуы издательство- да балалар әдәбиятына игътибарның бик йомшак булуын сөйли. А. ГОМӘР.