ГАЗИНУР
Рус баһадиры Александр Матросовның бөек батырлыгын кабатлап, дошман дзотының амбразурасын күкрәге белән каплаган, халкыбызның турылыклы улы — Советлар Союзы Г ерое Г азину р Гафия- туллинның якты истәлегенә багышлыйм бу әсәремне.
...Кар көрте астындагы тар гына кара амбразурадан яңадан көчле ут ыргылды. Фашист пулеметы, котырынып, җир селкетеп ата башлады. Ындыр табагы кебек тигез һәм киң мәйдан аркылы атакага баручы совет батальоннары өстенә кургашын яңгыры яуды. Яңа сугышчылар, яраланып, кар өстенә ауды, яңадан ак кар кызыл канга буялды. Батальоннар ут давылына каршы бара алмыйча, икенче тапкыр инде, карга ятарга мәҗбүр булдылар. Кемнеңдер үлем ачысы белән кычкырган әрнүле тавышы, иң алда, снаряд чокырында яткан Газинурның колагына пулемет үкерүләре белән бергә килеп керде. Ул башын күтәрә төште һәм мәйданның төрле урыннарында, кулларына граната тотып дзотка таба шуышкан, ләкин ярты юлда туктап калган сугышчыларның хәрәкәтсез гәүдәләрен күрде. Тик берсе, гүя язмышка карышып, пуляларның чинап сызгыруларына һәм үлем янавына җирәнеп карагансы- ман, һаман да алга шуыша. Пулялар аның әйләнә-тирәсендә өерләре- ьерләре белән карга кадалалар. Алар, ком тузаны күтәргән шикелле, кар тузаны очыралар. Сугышчы җиргә ныграк сыена, ләкин шуышуыннан туктамый. Аның шабыр тиргә баткан һәм кызышкан йөзе салкын кардан сыдырылып бара булса кирәк. Ниһаять, ул да туктады, аннары, кулларына таянып, бераз күтәрелә төште, шул секундта Газинур аны таныды. Бу өлкән сержант Ильиченко иде.
Ильиченко карга капланды һәм артык кузгалмады. Газинурның кулы бил каешына сузылды. Бер генә гранатасы да калмаган. Ул зәһәрләнеп аткан дошман пулеметына, кара күзләрен киң итеп ачып, тирән сулый- сулый, ачу һәм нәфрәт белән карап торды һәм менә шул минутта аның күңеленә Александр Матросов килде. Моннан нәкъ бер ел элек, шушы ук борынгы рус җирендә, хәзер Газинур ятып тора торган Овсище авылыннан нибары берничә дистә генә километрда булган Чернушки авылы читендә, Александр Матросов та ут бөркегән дошман амбразурасына нәкъ менә шулай карап торган бит.
— Саша... — диде Газинур, бик якын дустына дәшкән кебек.
Газинур урыныннан сикереп торды. Моңарчы аның гәүдәсе кара кургашың шикелле авыр иде. Кинәт ул җиңеләеп киткәндәй булды, әйтерсең, аңа канатлар чыкты, күз аллары да яктырды. Ләкин бу секундта Газинур үкереп торган пулемёт авызын түгел, ә ямьле язның
күгәрчен түшедәй аяз күк йөзен, ялтырап торган кояшны күрде. Әле ачылып та өлгермәгән агач бөреләренең тәмле хуш исләре аңкыган дымлы яз һавасын күкрәген тутырып сулады.
Ун-унбиш адымда, ярсуының соңгы чигенә җитеп, фашист пулемёты котырына иде. Газинур дзотка таба йөгерә башлады. Бөтен батальон тынып калды. Сугышчылар һәм офицерлар сержантның нәрсә эшләргә теләвен бик ачык күрделәр. Үзләре дә үлем астында яткан, ничәмә- ничә сугышларны башларыннан кичергән сугышчылар таң калды, сулышлары тукталгандай булды. Ничек таң калмасыннар? Ничек сулышлары кысылмасын? Аларның күз алдында Сталин солдаты үлем белән үлемсезлек арасын үтә, аларның күз алдында большевиклар партиясе тәрбияләп үстергән гади совет кешесе буыннардан-буыннарга калырлык, телләрдән төшмичә әкият итеп сөйләрлек, җырларда җырланачак батырлык эшли иде.
Хәнҗәр кебек үткен һәм рәхимсез ялкынын сузып, ыжгырып торган амбразурага берничә адым калганда, Газинур бик кыска вакытка гына туктады. Язгы аяз күктә, еракта-еракта, бөдрә ак болытлар, йөзә иде. Кояш нурлары аларны үтәдән-үтә яктырткан, алар шундый җиңелсы- маи, өрсәң, корыган сары чәчәк башы кебек очып китәр төсле. Үзләре шундый ак, беренче яуган кар да андый ак булмый бугай...
Кайда, кайчан күргән иде соң Газинур шундый ак һәм җиңел болытларны?
Фашист пулеметы һаман үкерә иде. Артык бер генә минут та көтәргә ярамый. Ул атып торган һәр секунд безнең җиңүебезне тоткарлый, уннарча сугышчыларның гомерләрен юк итә.
Газинурның карары нык. Аның күңелендә курку да, тетрәү дә, икеләнү дә юк.
«Туган ил өчен... Сталин өчен...» — дип уйлады ул һәм шушы соңгы сулышында үзе өчен иң кадерле, иң мөкатдәс булган балаларын, хатынын, карт әтисен, җаннан артык күргән дусларын, сөекле һәм газиз Ватанын исенә төшерде...
Беренче бүлек
I
Җәйге җылы төн. Күк йөзе исәпсез-хисапсыз вак йолдызлар белән капланган. Алар шундый күп, әйтерсең, берсе өстенә берсе кат-кат өелешеп беткәннәр. Якынраклары эрерәк булып, егерме тиен көмеш акча зурлыгындагы асылташлар кебек, ераграклары инә очыдай, энҗе тузаны шикелле генә җемелди. Ай арасы булганлыктан, ай күренми, йолдызлар белән тулган кара хәтфә кебек күк йөзе гаҗәеп биек булып тоела. Тирә-як җылымса, йомшак караңгылык белән уралган. Спасс сырты ягыннан искән төнге әкрен җил болындагы печәннәрнең хуш исләрен авылга алып килә. Көндез кояш кыздырган җир, хәзер ягылган мич кебек, рәхәт җылылык бөрки. Авылның түбән башындагы чишмәнең, әргән уйнаган шикелле, чылтыр-чылтыр . агулары, этләрнең ялкау гына өреп алулары, кайдадыр Гафиятулла бабайлар ягында сыздырыл- ган гармонь көенә кемнәрнеңдер кушылып җырлап җибәрүләре ишетелә. Туп-туры сузылып киткән киң урам, рәшәткәләр белән әйләндереп алынган яшь бакчалар, шул бакчалар эчендә сыенып утырган җыйнак кына ап-ак өйләр җәйге төннәрдә генә була торган матур һәм серле бер төс алганнар. Авыл уртасындагы киң мәйданда мәктәп, клу^^амкол- хоз идарәсе йортларының калай түбәләре, зур-^^т тәрәзәләре ЛӘНеП ЯЛТЫРЫЙ.
18
«Красногвардеец» колхозы киң үзәнлектә утырган. Аның дүрт ягын- да да артык биек булмаган таулар калкып тора. Төнлә алар авылга тагын да якынрак елышалар шикелле тоела.
Өйләрдәге утлар күптән сүндерелгән. Тик правлсниедә ут бар да. ферма биналары капкасына эленгән ялгыз фонарь гына сыңар күзеН кыскалый. Вакыт соң, озакламыйча беренче әтәчләр кычкыра башлар' лар. Ул чагында бөтен авыл яңгырап торыр. Ә хәзер тирә-якта шыдт иткән тавыш юк. Хәтта чылтырап аккан чишмә дә үзенең агышын әкренәйткән шикелле.
Караңгы. Ләкин җәйге төи никадәр генә караңгы булмасын, ул көзге караңгы .төннәргә бөтенләй охшамый. Җәйге төннең караңгысы үзенә бертөрле —кичке эңгер-меңгер вакытын хәтерләтә. Бер яктан караңгы- лык канат җәяргә өлгерми, икенче яктан күк чите зәңгәрләнә дә башлый.
Кырыйдагы өйләрнең берсендә, ян тәрәзәне ачып, ак пәрдәне күтәрделәр. Вак-вак ак чәчәкле, яфраклары чокырланып торган, хуш исле чүмеч гөлләр арасыннан, чәчен уртадан аерып, ике толым итеп үргән яшь кыз күренде. Ул берничә минут чамасы төнге урамга карап торды да кинәт тагын юк булды. Ак пәрдә төшерелде. Бераздан шул ук өйнең болдыр ишеге саклык белән генә ачылды һәм аннан иңнәренә тимер юлчылар кия торган җиз төймәле кыска жакет салган бер кыз ишек алдына чыкты да бакча рәшәткәсенә килеп сөялде һәм каршыдагы тауларга карап тора башлады. Шунда ук аның аяклары янына Сарбай килеп ятты һәм, салпы колаклы башын ал аякларына куеп, койрыгын ялкау гына селкергә тотынды. Ләкин кыз аңа күз төшермәде, аның уйлары кайдадыр бүтән җирдә иде, ахрысы. Мондый игътибарсызлыктан Сарбайның хәтере калды булса кирәк, ул, төнлә үзенә бертөрле ялтыраган күзләрен бер йомып, бер ачып, кызга: «Ничә бәйрәмгә бер тапкыр кунакка кайткансың, шунда да миңа бер җылы сүз әйтмисең бит», — дигән шикелле карый иде.
Ул арада күрше йорт күләгәсеннән озын буйлы бер кеше килеп чыкты. Ул, озын муенын боргалап, тирә-ягына бер каранып алды да читәнгә сөялгән кыз янына таба атлады. Күрәсең, ул биредә күптән көтеп торгандыр һәм хәзер адымнарын шундый әкрен һәм шундый сак атлый, әйтерсең кош тотарга килүче чуар песи. Шулай да эт аны сизеп алды һәм, өрә-өрә, аңа каршы ташланды. Уйга калган кыз, куркып, әкрен генә кычкырып җибәрде: әбәүһ
Шуның артыннан ук икенче тавыш:
— Сарбай, юләрләнмә әле! — дип кычкырды. Караңгыдан ишетелгән бу тавыш нечкә һәм көчсез иде. Ләкин эт килүчене шунда ук таныды булса кирәк, үзенең ачулы кыяфәтен югалтып, кечерәеп, килүченең ялтырап торган күн итекле аяклары тирәсендә бөтерелергә тотынды. Егет аны аягы белән тибеп җибәргәннән соң, кызга ягымлы һәм серле тавыш белән дәште:
— Миңнурый!
Кыз, бераз курка төшеп:
— Кем бу? Сәлим, синме? — дип сорады.
— Мин булмыйча, кем булсын,— диде егет, көлеп. Караңгыда аның ак, тигез тешләре яктырып китте. — Калтыранасың ич, әллә Сарбай ләгънәт котыңны алдымы?
Сәлим эткә типмәкче булган иде, ләкин акыллы Сарбай, аның холкын яхшы белгәнгә, әкрен генә чыйнап вакытында читкә китеп өлгерде.
— Син нишләп, сукбай шикелле, төнлә йөрисең монда?—дип сорады кыз һәм башын күтәреп егеткә карады. Сәлим аның алдына килеп, кул биреп күреште дә, рәшәткәгә сөялеп, тын калды. Аның өстендә билен кавказ каешы белән буган ачык якалы чиккән күлмәк, галифе чалбар, аякларында күн итек, башында — ак эшләпә иде.
2' 19
— Син кайтканны ишеттем дә, — диде ул бераздан, — әнкәйнең, токмачын да көтмичә клубка чаптым. Ә сине анда көн күргән, кояш алган. Шуннан мин урамнан юри кычкырып җырлап үттем. Мин әйтәм, ишетсә, чыгар әле, чыкмый түзмәс әле.
Сәлим, үзенең мәхәббәтен яшерә алмыйча, эчке бер дулкынлану белән сөйли иде. Озак көттергәнгә тавышында бераз үпкәсе дә бар, ләкин ул аны кызга сиздермәскә тырыша.
— Синең чыпчык кебек чәрелдәвеңне кем ишетсен, — диде кыз һәм, авызын учы белән каплап, әкрен генә көлеп алды.
Миңиурыйның әче теллелегеи яхшы белгәнгә күрә генә Сәлим бу хурлыклы чагыштыруга ачуланмады.
— Матур кызлар шулай инде, — диде ул, көлеп, — ишетсәләр дә ишетмәдем дигән булалар. Апалар озак ятмаганга син чыга алмадың. Мин барысын да күреп тордым ич.
— Күреп торгач, нигә миннән сораган буласың соң?—дип үчекләде Миңнурый.
Егет җитез акыллы, өлгер сүзле кеше түгел иде, ахрысы. Миңнурыйның бу сүзләреннән соң, ул аптырап калды, сүз таба алмый торды. Ул арада Миңнурый шаркылдап көлеп җибәрде.
— Сәлим, иреннәреңне жый, ичмасам, җиргә төшәләр ич!
Миңнурый ятимә кыз иде. Бу җирләргә күчеп килүдән күп еллар элек, алар әле Шөгер районының Сугышлы авылында торган чагында, аның әтисе-әнисе үлеп киткән. Миңнурый бик кечкенәдән авыл кулакларында бала карап, өй эше эшләп үскән. Аннары аны Казаннан кайткан кардәш тиешле абыйсы — Гали абзый үзенә тәрбиягә алган, укыткан, «Красногвардеец»ка күчкәч, Бөгелмәдәге тимер юл ФЗУсына урнаштырган. Хәзер Миңнурый менә шуннан берничә көнгә кунакка кайткан иде.
Миңнурый кечкенәдән үк үз көнен үзе күреп үскәнгә, ирек сөюче, чая һәм шаян кыз иде. Дуслары арасында уенга дисеңме, җырга дисеңме, һәркайда беренче була. Берәүдән дә тартынып тормый, берәүгә дә баш бирми, әче, чәнечкеле телле һәм кыю иде. Егетләр аны үзара «татлы торма» яки «гөләп чәчәге» дип йөртәләр. Бу тапкыр кушаматларның һәр икесе аның холкына гына түгел, тышкы кыяфәтенә дә туры килә: ул кыскарак буйлы, түгәрәк алсу йөзле, кечкенә кара күзле. Чем-кара толымнарын икегә үреп, очларын бераз тузгытып йөрергә ярата.
«Красногвардеец» егетләренең бик күбесе аның тирәсендә бөтерелә. Миңнурый моны үзе дә белә һәм, шуңа күрә булса кирәк, алар белән һәрвакыт бераз мыскыллабрак сөйләшә иде.
— Шаян син, Миңнурый. Гел кешеләрдән көләсең. Әйтерсең, үзеңнең бер дә килешмәгән ягың юк, — диде Сәлим, башын аска иеп. Миңнурый- га шул җитә калды. Ул егетне тагын да катырак үртәргә кереште. Аннары:
— Я, я, әйт, минем нинди килешмәгән ягым бар? — дип сорады.
Сәлим, кесәсеннән көмеш тәмәке савыты чыгарып, авызына папирос капты, ләкин ут кабызмады, папиросын яңадан тәмәке савытына салды. Хәер, Сәлимнең һичкайчан папирос тартмавы, әмма кесәсендә һәрвакыт папирос йөртүе, моны күбрәк көмеш тәмәке савытын күрсәтү өчен эшләве колхоз, яшьләренә билгеле иде. Миңнурый да моны белә иде.
— Шырпың юкмы әллә? Өйдән алып чыгыйммы? — диде Миңнурый.
Кызның үчекләве Сәлимгә ачык иде. Миңнурый шырпы өчен гомердә өйгә керәчәк түгел, ә керсә — яңадан чыгачак түгел.
— Миңнурый... — диде Сәлим һәм аның тавышы калтыранып китте. — Сөйләшик әле.:.
— Энекәем, без болай да сөйләшәбез ич.
Миңнурый, егеткә бөтенләй игътибар бирмичә, каядыр еракка карап һәм сагаеп тыңлый башлады.
— Син кемнедер көтеп торасың? — дип пышылдады Сәлим.
2G
Миңнурый җавап бирмәде.
Ерактан. «Алга» колхозы ягындагы таудай, җигүле атта төшеп киЛ* гән ялгыз юлчының җыры ишетелде. Башта җыр ерак, әкертен иД^- лннары ул якынрак, ачыграк ишетелә башлады. Җырчы бирелеп, бөте*’ күңеле, бөтен йөрәге белән җырлый. Аның иркен тавышында көчле моН һәм ашкынулы дәрт яңгырый.
Алъяпкыч мандым көрәнгә, Көрән матур кергәнгә...
Миңнурын, рәшәткәгә тотынган кулын алмыйча, бер адым алга атлады. Әгәр караңгылык яшермәсә, Сәлим аның түгәрәк йөзенең, кечкен^ кара күзләренең эчке нурдан асыл таш кебек балкып китүен бик ачык күргән булыр иде. Караңгыда исә Миңнурыйның йөзе бераз сагышль* һәм моңсу булып күренде.
Төнлә төшләремдә күрәм, Миңнурый, Көндез унлап йөргәнгә.
Миңнурын әкрен генә елмайды һәм озын керфекләрен түбән төшерде. Бу — ул, ул, Газинур җырлый! «Нурия» Газинурның яраткан көе. Уг гына бу җырны шулай киң сулыш белән, бар дөньяга ишеттерергә теләгәндәй кычкырып җырлый. Бүген, җитмәсә, «Нурия» исемен Миңнурыйга алмаштырган. Хәер, Газинур җырны кешедән отып алганча гына җырламый, еш кына ул аны, кәефенә карап, үзгәртә дә торган иде.
Таудан төшеп килгән җырчының кем икәнен Сәлим дә бик яхшы белә иде. «Красногвардеец»та Газинурның җырын ишетмәгән кеше юк. Ул эшкә барганда да, эштә дә, эштән кайтканда да, юл йөргәндә дә> гел җырлый.
Сәлим, ачуланып, мышный башлады. Күкрәгендә инде күптән кабынган һәм бик күп төн йокыларын качырган көнчелек уты яңа бер көч белән күтәрелде. Ә караңгы таулардан дулкыи-дулкын булып агылып килгән иркен җыр һаман дәвам итте. Хәзер ул тагын да көчлерәк һәм дәртлерәк яңгырый иде. Гүя бу җырны тарантас түренә утырган ялгыз юлчы гына җырламый, гүя аны караңгыга чумган барлык таулар, йол-дызлар, кырлар, болыннар җырлый иде.
Кинәт Сәлим кызның беләгеннән кысып тотты.
— Миңнурый, мин беләм, син Газинурны көтәсең!
Күңеле якты уйлар белән тулган булганга, Миңнурый Сәлимнең бо- лай тупас кагылуына ачуланмады. Ниндидер яшерен шатлык һәм мәкерле шаяру белән:
— Нигә көтмәскә, икәү булгач, кадерем арта төшәр, — диде һәм яшь кызларга гына хас назлы шелтә белән Сәлимгә карап алды. — Югыйсә, мине бөтенләй яратмый башладың бит. Кич саен «Тигез басу» кызларына чабасың. Җибәр кулымны, авырттырасың ич, хәсрәт!
Кызның болай бер үк вакытта мыскыллап та, үпкә һәм шелтә белән дә сөйләшүе, ерактагы җырга колак салып та, янындагы Сәлимне, ичмасам, барга да санамавы — егетне тәмам шашындыра иде. Сәлим түзмәде, кызның икенче беләгеннән дә эләктереп, үзенә таба борды, Миңнурыйның иңбашындагы кыска жакеты җиргә төште.
— Миңнурый, син ике ут белән шаярасың, — диде ул, кызның караң, гыда мәрҗәннәр кебек ялтырап торган кечкенә күзләренә текәлеп ка- pan. — Ә ике ут кара-каршы бәрелгәндә хәтәр була. Син аны бел! — һәм тавышын әкренәйтеп, янагансыман өстәде: — Кара, кызый! Мин шаяр, мыйм!
Миңнурый, Сәлим өчен көтелмәгән бер җитезлек белән, аның кулың, нан ычкынды да, жакетын иелеп алып, шул ук шаян, мыскыллы һәм чәнечкеле тавыш белән:
21
— Бик бсләсеи, килсә, Сәлимҗан абый, мин ике ут белән генә уйнамыйм. Синең кебек хәсрәт утларым минем унлап бар! — диде һәм бик каты итеп Сәлимгә карады. Гадәттә Миңнурый алдында каушап кала торган Сәлим, бу юлы тиз генә бирелергә теләмәде. Ул, еш-еш сулый- сулый:
— Юк, монысын син ялганлыйсың, — диде. — Синең күңелең Газинурда гына: — Ул бераз тын торды, аннары батучы кеше саламга тотынырга теләгән шикелле. — Белмим, шул шадраның кай җире сине кызыксындыра торгандыр. Ул бит көтү көтә генә белә. Ә мин курс бетергән кеше. Ветфельдшер...
— Ат докторы... — диде Миңнурый һәм кычкырып көлә башлады.
II
Бүгенге көн Газинурның бөтен тормышында онытылмаслык эз калдырганлыктан һәм аның кайнар йөрәгендә, беренче язгы күкрәүләр кебек, дәртле ашкынулар тудырганлыктан, бераз гына кире кайтып булса да, без бу турыда тулырак сөйләп бирергә тиешбез.
Моннан бер-ике атна элек «Красногвардеец»ка аның беренче оештыручысы һәм беренче председателе — Гали абзый Галиуллин кайтты. Хәзер ул Бөгелмәдә, райкомда эшли иде. Кулаклар тарафыннан ат койрыгына бәйләнеп сөйрәлгәндә, акларның үлем эшелонында газап чиккәндә һәм гражданнар сугышы фронтларында йөргәндә какшаган сәламәтлеге соңгы вакытта тагы да начарланып киткәнгә, Гали абзый, бераз хәл җыяр өчен, колхозга кайтты. Баштарак аны бөтенләй борчымадылар, ләкин кичә, райкомнан махсус кеше килеп, чакырып китте.
Иртән Гали абзыйның ак рәшәткәле,йорты алдына (аның хатыны «Красногвардесц»та тора иде) җигүле ат килеп туктады. Шул ук вакытта болдырда башына куе зәңгәр фуражка, өстенә шундый ук төстәге гимнастерка кигән, билен киң каеш белән кысып буган, беләгенә юл плащы салган Гали абзый үзе дә күренде. Ул матур сынлы, чандыррак йөзле, кылыч борынлы һәм йомшак соры күзле, кырык яшьләр тирәсендәге бер кеше иде.
Ыргылып чабып китәргә әзер торган ак бәкәлле, озын торыклы ярсу кара айгырның дилбегәсен нык итеп тотып, ике кулын алга сузган килеш кучерда утырган егеткә Гали абзый, болдыр баскычларыннан төшә- төшә, сөйкемле караш ташлады. Егетнең өстендә кояшта уңа төшкән бишмәт, башында җилкә чокырына ук этелгәф кепка. Үзе киң җилкәле, уртачарак буйлы. Менә ул Гали абзыйга таба борылды. Йөзе чак кына шадра, озынча һәм сөйкемле. Сызылып киткән кара кашлары һәм зур кара күзләре аның йөзен тагын да ягымлырак итәләр. Егеткә күп дигәндә егерме-егерме бер яшь бирергә мөмкин.
— Саумы, Газинур, — диде Гали абзый һәм тарантаска менеп утырды. Көчен кая куярга белмәгәндәй, бер урында биеп торган кара айгыр, Газинурның ирен чупылдатуын ишеткәч, элдереп алып та китте.
Кояш әле яңа гына күтәрелеп килә иде. Күк йөзе, юып алган кебек, чеп-чиста. һавада яфрак селкетерлек тә җил юк. Көн бүген дә хәтсез бөркү булачак. Бөркү һава Гали абзыйны аеруча нык йончытканга, ул юлга иртәрәк чыгарга тырышты.
«Красногвардеец»ның бик күп сандагы терлек абзарлары яныннан үтеп, тауга күтәрелгәч тә, Гали абзый Газинурга кузладан үз янына күчеп утырырга кушты һәм аның кулыннан дилбегәне алды.
— Кунак абзый булып йөрергә яратмыйм, — диде ул, көлемсерәп.
Газинур «ЧТЗ»ның бик хәтәр айгыр икәнен, юлда берәр нәрсәдән өрексә, дулый торган гадәте барлыгын сөйләп китте. Гали абзый яңадан көлемсерәп куйды:
— Курыкма, Газинур, минем ат тотканым бар.
22
Гали абзыйның чандыр йөзе тыныч иде. Газинур аңа: «Ихтыярын., I али абзый», — дигән шикелле күз кырыйлары белән карап алды дз күчеп утырды.
«ЧТЗ» теләсә кемгә баш бирә торган ат түгел иде. Симез янтавына дилбегә тигәч тә ул, муенын дугаландырып, авызлыкны тешләде, колакларын шәм кебек утыртты. Башын борып артына караганда, шәмәхә төсендәге күзе ялтырап китте.
— Ныграк тотыгыз, Гали абзый. Дилбегә йомшарганны сөйми ул,—- диде Газинур. Аның шулай дип әйтүе булды, ат бөтен көче белән алга ыргылып, чабып та китте. Газинурның битенә тыгыз, салкынча җил бәрелде. Тарантас юл сикәлтәләрендә дөбердәп бии башлады. Гали абзыйның ябык һәм авырудан бераз саргая төшкән йөзенә кызыллык йөгерде, йомшак соры күзләре чак кЪша каралгандай булды. Күрәсең, шулай җилеп бару аңа рәхәт иде. Ул атны кызулатканнан кызулатты һәм бары тик шлея каешлары астында ак күбекләр күренә башлагач кына юыртудан туктатты. «ЧТЗ», башын чайкап, атлап бара башлады.
— Украина далаларында дүртәр ат җигелгән тачанкага утырып, поляк паннарын куып йөрүебезне һич тә оныта алмыйм, Газинур, — диде Гали абзый һәм ике аягы да өзелгән пулемётчы иптәше турында озын итеп сөйләп китте. Аның пулеметы ут ачканда, дошман бер генә адым да каршы килә алмаган!
Гали абзыйның сүзләрен җан-тән белән тыңлап барган Газинур күкселләнеп торган үзәннәрдән, урман буйларыннан үзенең зур кара күзләрен алмады. Нәкъ менә шушы минутта анда тачанкалы атлар күренер күк тоелды аңа.
Әллә кызу оарганга, әллә Гали абзыйның сүзләре бик кызык булганга Бөгелмә юлы бик кыска булып чыкты. Кай ара «Алга» колхозын үтеп киттеләр, кай арада «Красная горка» артта калды. Алда, аксыл рәшә эчендә, Бөгелмәнең биек таш йортлары, элеваторы, тегермән биналары, завод трубалары күренде.
Гали абзый Бөгелмәнең тарихы турында сөйли башлады. Ул арада алар шәһәр кырыена килеп керделәр. Гали абзый дилбегәне Газинурга бирде һәм атлатып кына барырга кушты. Олы юлда машиналар, атльг лар бертуктаусыз йөреп торганга, күз ачкысыз тузан иде.
Баулы ягыннан олы юл буйлап Бөгелмәгә килеп кергәндә, «Ундүрт батыр» мәйданында гади рәшәткә белән әйләндереп алынган тыйнак кына һәйкәл тора. Шул һәйкәл турысына җиткәч, Гали абзый Газинурга атны туктатырга кушты. Аннары алар, тарантастан төшеп, рәшәткә эченә керделәр. Башына калайЛн эшләнгән урак-чүкеч һәм кызыл байрак куелган биек таш постаментка бик озак карап тордылар. Гали абзыйның ябык йөзе уйчан, күзләре моңлы иде.
— һәр җирдәге кебек, — диде ул бераздан, — Бөгелмәдә дә совет властен төзү һәм урнаштыру көрәшсез генә булмады, Газинур. Эчке дошманнарга каршы да, чит ил интервентларына каршы да күкрәк киереп сугышырга туры килде. Англия — Америка империалистлары оештырган чех офицерлары фетнәсе, Колчак ак бандалары Бөгелмәне ике тапкыр канга батырдылар. Алар котыртуы буенча кулак фетнәсе Бөгелмәне урап алды. Менә болар, — Гали абзый яшел үлән белән капланган каберләргә күрсәтте, — менә болар барысы да аларның канлы кулларыннан киткән корбаннар. Шушы туганнар каберендә интервентлар тарафыннан ерткычларча үтерелгән кешеләрнең мәетләре ята, Газинур. Алар арасында бөтен семьясы белән бергә туракланган бер матрос та күмелгән.
Бераздан алар шәһәр бакчасында, икенче һәйкәл каршына килеп туктадылар. Бер ягына кызыл йолдыз, икенче ягына якорь төшерелгән бу зур соры таш астында Бөгелмә ревкомының членнары Петровская беләң Просвиркин иптәшләрнең һәм янә бер билгесез матросның гәүдәләре ята^
23
Интервентлар аларны Ютазы белән Туймазы станцияләре арасындагы кечкенә бер разъездда ерггкычларча җәзалап үтергәннәр. Аларны шул хәтле газапланганнар, соңыннан иң якын кешеләре дә таный алмаган.
— Газинур, — диде Гали абзый, — мин Петровская белән Просвиркин иптәшләрне яхшы белә идем. Алар җитәкчелегендә эшләдем. Чын кешеләр иде, халык өчен җаннарын кызганмадылар. Исеме билгесез матросны да хәтерлим. Ул Бөгелмәгә иң кыен чакта килде. Бөгелмәне камап алган дошманнар боҗрасыннан ул ничек үткәндер, анысын белмим. Без ревкомда соңгы сугышка хәзерләнгәндә ул ревком бүлмәсенә пулемет сөйрәп керде: «Мин Лениннан килдем», — диде ул. Яшь, матур, таза егет иде. Билендә гранаталар, иңбашлары аркылы патронташлар аскан, башында безкозырка. Соңыннан мин аның дошманнарга каршы актык сулышына кадәр сугышканлыгын белдем. Атарга патроны, ташларга гранатасы калмагач кына, яраларыннан хәлсезләнеп егылгач кына, дошманнар аның янына килә алганнар... — Гали абзый берничә минут эндәшми торды, аннары, Газинурның иңбашына кулын куеп өстәде: — Әгәр дә сиңа, кайчан да булса, кулыңа корал тотып Туган илне сакларга туры килсә, син бу исеме билгесез матрос турында да онытма, Газинур!
— Онытмам, Гали абзый, — диде Газинур.
һәйкәл төбендә борынгы авыр туп көпшәсе ята иде. Бу Пугачёв тубының көпшәсе. Моннан күп еллар элек, алпавытларның коточкыч изүләренә һәм тормышның чиксез авырлыгына түзә алмыйча баш күтәргән крепостной крестьяннарның юлбашчысы — Пугачёв күпмедер вакыт Бөгелмә тавында лагерь корып торган. Ядрә белән ата торган бу чуен тупның көпшәсе әнә шул заманнардан сакланып калган.
— Халык үзенең азатлыгы өчен, Газинур, — диде Гали абзый, һәйкәл тирәсендәге урындыкларның берсенә утырып, — гомер-гомердән көрәшеп килгән. Кешелекнең бөтен тарихы, Газинур, азатлык өчен көрәш тарихы ул. Моны да онытма.
Кич белән, бер үзе «Красногвардеец»ка кайткан чагында да Газинур гел шул турыда гына уйлады. Моңарчы аның Бөгелмәдә әллә ничә тапкыр булганы бар иде, әмма шушылай дулкынланып кайтканы һичкайчан юк иде. Күңел кичерешләрен җырга салырга яратканлыктан, ул юл буе диярлек җырлап кайтты.
Кайтып җиткәч, Газинур ат караучы Сабир бабай белән уен-көлке катыштырып сөйләшә-сөйләшә атын туарды. Туарып бетергәч, атны тезгененнән тотып, бер читкә алып барды һәм әкрен генә сызгырырга тотынды. Ат җирне иснәп бер әйләнде дә, ятып, ауный башлады. Аунап туйгач, торып селкенде. Газинур бияләе белән аның өстен яхшылап сыпырды һәм, абзарга кертеп, печән бирде. Ат яныннан чыгып китәр алдыннан тагын берничә тапкыр аның муеныннан сыйпап алды.
— Тыныч төи, татлы йокы, «ЧТЗ» дускай, — диде ул, сөеп.
Сабир бабай тарантасны, тәртәләрен аркалык белән кысып бәйләп, лапас астына кертеп маташа иде. Газинур, йөгереп килеп, аңа булыша башлады.
Тарантасны лапаска кертеп куйгач, Сабир бабай белән Газинур келәт бусагасына утырдылар.
— Атлар J5ap да исән-иминме, Сабир бабай? — дип сорады Газинур.
Сабир бабай яше җитмешкә якынлашып килгән, түгәрәк ак сакаллы, тәбәнәгрәк буйлы бер карт иде. Җәй булуга карамастан, башына малахай бүрек, өстенә тун кигән — карт сөяк җылы ярата бит. Заманында солдат хезмәтен дә күргән, эш эзләп киң Россиянең буен буйлаган, иңен иңләгән бу карт^бик күп хикмәтләр белә иде. Гадәттә Газинур аңардан: «Сабир бабай, Каршат тауларында булган чакларыңны тагын бер сөйләп бир әле» яки «Сабир бабай, эшчеләргә атудан ничек баш тартуыгыз турында сөйләп бир әле», — дип сорый торган иде. һәм калынрак иреннәрен чак кына ачып, әллә кайлардагы кар түбәле Карпат таулары ту
24
рындагы тылсымлы солдат хикәясен яки баш күтәргән эшчеләрне аттЫ* рыр өчен китерелгән, ләкин үзләренең туганнарына атудан баш тартка** «мятежный полк» солдатлары турындагы хикәяне төннәр буе биреле^ тыңлый иде.
— Сабир бабаңның башыннан күп хәлләр үтте шул, улым, Роснд^ аның йөрмәгән җире, эчмәгән суы калмагандыр, — дип карт сүзен бе- тергәч, алар байтак вакыт, һәр икесе, үз уйларына чумып, тын гын^1 утыралар һәм тәмәке көйрәтәләр иде.
Ләкин бүген сүз Сабир бабайның башыннан үткән хәлләр турында бармады.
— Я. Газинур, Бөгелмә юлы күңелле булдымы? Әхмәтгалине исән- сау алып бардыңмы? — дип сорады карт.
— Бик әйбәт алып бардым, Сабир бабай, автомобильгә утыртып илткән шикелле. Юл да бик күңелле булды. — Газинур караңгыда аК тигез^ тешләрен күрсәтеп елмайды һәм сокланып кычкырды: — Гали абзый белән күңелсез буламы соң! Алтын кеше бит ул, Сабир бабай!
— Әхмәтгали — зур кеше ул, — диде Сабир бабай. — Илгә дә, колхозга да файдасы күп тиде. Безнең колхозны оештыручы кеше дә, аңа исем табып бирүче дә ул булды. Партия кешесе ул, Газинур.
— Менә мин дә шуны әйтмәкче булам әле, Сабир бабай, — диде Газинур. — Зур кеше ул. Бик зур! Мин бит аның күз алдында үстем, Гали абзыйның эчен-тышын беләм дип йөри идем. Кая ул!
Газинур, яңадан дулкынланып китеп, Гали абзыйның тачанкада йөрүләре турында, аяксыз пулеметчы турында, Лениннан килгән матрос турында сөйли башлады.
Сабир бабай Газинурга сиздерми генә аңа карап алды һәм үз алдына көлемсерәп куйды, һай бу яшь йөрәк дигәнең! Сине ниләр генә җилкендерми.
— Менә бит, Сабир бабай, нинди әйбәт кешеләр булган дөньяда! — диде Газинур сокланып та, гаҗәпләнеп тә. — Уйласаң, исең китәр.
— Әйе шул, безнең Россия халкы арасында кемнәр генә юк.
Шуннан соң икесе дә бераз сүз кушмый тордылар, һавада нечкә һәм якты эзләр калдырып, утлы бөҗәкләр очты. Май коңгызлары пырылдады. Күктә йолдызлар атылды.
— Сабир бабай, син Хәкимовларны беләсеңме? — дип кинәт сорап куйды Газинур.
— Кайсы Хәкимовларны? Бөгелмә миллионерларынмы? Бик яхшы беләм. Балаларыма да аларны онытмаска кушам...
Карт, кәкрәеп беткән бармаклары белән кемнеңдер бугазыннан кысарга теләгән шикелле, кулын күтәрде, ләкин яртылаш күтәрелгән кулы, хәлсезләнеп, түбән төште. Әгәр караңгы булмаса, Газинур картның йөзенә нинди тирән газап чыкканын бик ачык күрер иде.
— Шул үрмәкүчләр инде безнең канны суырдылар, — диде карт, әкрен, газаплы тавыш белән. — Рус, чуваш, мари, татар батраклары барыбыз да аңа бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләдек. Бөтен Бөгелмә алар кулында иде. Городской глава белән пар атларда, файтуп- нар җиктереп йөриләр иде. Хәкимов главаның помушнигы санала иде. Аннары тагын бу тирәләрдә Ялачич бояры белән Шкапский бояры бар иде. Алары бөтен тирә-як авылларның җирләрен үз кулларына эләк-тергәннәр иде. Крестьяннар аларга бөтен семьялары белән эшли иде. Синең әтиең дә Шкапский боярының көтүләрен көткән кеше. Ул чакта син тумаган идең әле...
— Ялачич боярының 14 мең десятина җире булган, ә халык җирсез - лектән тилмергән, ачлыктан кырылган! — диде Газинур ачу белән.
— Бөгелмәдә аның аракы заводлары гына да әллә ничә иде... Улчаң, та Бөгелмәдә атлаган саен трактир да аракы кибете иде. Мулласы, побы белән бергә аракы чумертеп тә халыкның миен череттеләр... Эх!.. — карт
25
кулын селтәп алды. — Ул заманнарны искә төшерсәң, күңелләр генә әрни. Өй тулы бала-чага, ашарга юк, кияргә юк, ягарга юк. Башыңны кашып ала идең дә, хәйран калып карап тора идең: ни хәл бу? Кайда хаклык? Кайда якты юл? Кыр тутырып иген үстерәсең, урман тутырып утын кисәсең, ә тамагың ач, өең салкын... Хәзер Бөгелмәгә барсаң, күңелең ачылып кайта, ә элек Бөгелмәгә керсәң җаның көя иде. Элекке заманда Бөгелмәне юкка гына дөньяның чите димәгәннәрдер. Бөгелмәдән ары беркая да юл юк дип сөйлиләр иде. Бөгелмәгә кешеләрне сөргенгә җибәрәләр иде...
Алар икенче әтәчләргә кадәр сөйләшеп утырдылар. Газинур тагы да сөйләшергә әзер иде, ләкин Сабир бабай аны кайтарып җибәрде.
— Ярар, Газинур, улым. Сүз артыннан сүз чыга. Әзрәк черем итеп алырга да кирәк. Югыйсә әнә яктыра да башлады.
— Хәзер миңа йокламасам да ярый, Сабир бабай. Валлаһи, күңелем нурланган кебек. Иртәгә Хәнәфи абыйны күреп, рәхмәт әйтәм әле. Шундый яхшы кешеләр белән гел мине җибәрсен иде.
Ул, абзарга кереп, атларга печән өстәп чыкты да, аннары кычкырып җырлый-җырлый кайтып китте. Коры чокыр аркылы салынган күпердән узган чагында, клуб янында кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышларын ишетте. Тәмәке утлары күренде. Газинур шул утларга таба бераз барган иде, Гали абзыйларның Сарбайлары өреп җибәрде. Газинур башын күтәрде һәм читән буенда ниндидер хатын-кызның ак күлмәген күрде. «Миңнурый кайтканмы әллә?» — дип шатланып уйлап алды Газинур. Бөгелмәдә ул аның тора торган өенә ике тапкыр кереп чыкты, ләкин ишекләре бикле иде. Күршеләре хуҗалар эштә дип әйттеләр, ә Миңну- рыйны күрүче булмаган.
Газинур, киң урамны күз ачып-йомганчы аркылы чыгып бакча буена килде.
— Миңнурый... — диде ул, ягымлы итеп. — Син биредәмени, Миңнурый? Ә мин сине Бөгелмәдә эзлим. Бераз гына көткән булсаң, тарантас түренә утыртып алып кайта идем бит үзеңне.
Газинур сөялләнеп беткән киң учы белән кызның кечкенә кулын кысты.
— Әбәү, Газинур... — дип кычкырып җибәрде Миңнурый. — Тиле, шулай кысалармыни?
— Яратып кына кыстым, Миңнурый, ачуланма, — диде Газинур һәм үзенең ялтырап торган зур кара күзләре белән Миңнурыйга текәлде. Кыз үзенең ияк очларына кадәр кызаруын сизде һәм, авырткан кулын селкә-селкә, аска карады, аннары башын күтәрде, елмайды, яңадан башын түбән иде. Менә шушы бик кыска вакыт эчендә Газинур аның җанын күргәндәй булды: Миңнурый сөя дә, сөелүен дә тели иде. /Миңнурый- ның, серле абага чәчәге төсле, ачылып киткән минутлары бик сирәк һәм кыска була, әмма шундый минутларда гына аның күңелендәге чын тойгыны сизәргә һәм күрергә мөмкин, чөнки икенче секундта ул инде, йомарланган керпесыман, бары тик чәнечкеләргә генә әверелә. Менә ул уң кашын тартып куйды, иреннәрен кысты һәм әле күптән түгел генә, Сәлим белән сөйләшкәндәге кебек, мыскыллы тавыш белән сөйләшә башлады.
— Минем кайтканга биш былтыр инде, — диде ул коры гына. — Тик син генә кайтып җитә алмыйсың. Конный двор белән безнең йорт арасы, ахрысы, Бөгелмәдән дә ераграк.
— Сабир бабай белән сөйләшеп утырдык, — диде Газинур, акланырга теләмичә.
— Атлар турындадыр әле, — диде Миңнурый, күз кырыйлары белән ана карап.
Газинур көлемсерәде.
— Юк, Миңнурый, кешеләр турында.
26
Газинурның клубта булмавына һәм кайткач та бик озак көттерүенә ачуланган Миңнурый хәзер егеттән шуның үчен ала иде. Ул Газинурның һәр сүзенә юри аркылы төште.
— Менә иске авыздан яңа сүз, — диде ул. — Кешеләр турында гайбәт сатмыйча, нәрсә сөйләшәсең? Аның ни кызыгы бар?
Газинур’ аяклары янына килеп иркәләнә башлаган Сарбайның колак артларын кытыклап алды да көлеп җавап бирде:
— Гайбәт сатып утырырга мин Мөкәррәмә апа, ә Сабир бабай Зәйтүнә кодачасы түгел. Ә кешеләр турында сөйләшүнең кызыгы бар, Миңнурый. Бигрәк тә Гали абзый сөйләсә...
Миннурый Газинурның күзләре ялтыравыннан сөйләшүнең чыннан да гайбәт булмавын бик ачык күрсә дә, һаман да әле үзенең чәнечкеләрен яшерми иде.
— Миңнурый, — диде Газинур, аның кулыннан тотып. — Менә син Бөгелмәдә торасың. Әйт, ул нинди урын?
Миңнурый ихтыярсыздан көлеп җибәрде.
— Таулы-чокырлы бер урын. Җәй булса, тузаннан күз ачып булмый, көз җитсә — пычрагын ерып үтәр хәл юк.
— Белмәдең, белмәдең! — диде Газинур. — Бөгелмә — СССРнын Европа өлешендә иң биек урын.
— Музейда булдыңмы әллә?
— Юк, Гали абзый әйтте. Ләкин шул иң биек урыннан да укымаган кешегә бик аз нәрсә күренә. — Газинур бераз уйланып торды да, ышаныч белән әйтте: — Мин укырга тотынам!
— Син Хуҗа булып кайткансың. Газинур.
Миңнурый әкрен генә көлә башлады. Аның көлүе, сүзләре кебек, чәнечкеле түгел, ул челтерәп аккан чишмә шикелле ягымлы көлә һәм аның шулай көлүе бу чәнечкеле кабык эчендә бик йомшак күңелле икенче бер Миннурый барлыгын бик ачык әйтә иде. Газинур да, алдагы ике киң тешен күрсәтеп, көлә башлады.
— Бер дага таптың, тагын өч дага белән ат кына табасың калды. Аннары атка утырып йөри башлыйсың дип әйтмәкче буласыңмы?
— Күз күргән әйберне, кайда ул дип сорамыйлар бит, Газинур.
— Сандугачым! — диде Газинур, кызны кинәт кочагына тартып.— Хуҗа яхшы кеше, әмма колхозда яшәгән булса, ул да башкачарак әйтер иде. Син миңа ышанмыйсыңмы, Миңнурый? — Газинур кызның күзләренә карарга теләде, ләкин Миңнурый озын керфекләрен түбән төшерде. — Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул, шулаймы? Ләкин мин бит карт түгел әле.
Миңнурый Газинурның күкрәгенә башын куйды һәм иркәләнеп:
— Газинур, син, ичмасам, мине шул Сәлимнән аралар идең. Югыйсә теңкәмә тиеп бетте бит, — диде.
— Сәлим?! — дип кычкырды Газинур. — Аңа ни калган?
Миңнурый күңеле кинәт нечкәреп китүдән оялыпмы, әллә кызлык го- рурлыгыннанмы, әллә Газинурның шушылай ярсып кычкыруыннан канәгатьләнепме, яңадан үзенең чәнечкеләрен өскә чыгарды.
— Күрәсең, — диде ул, көлеп, — синнән башка да, Газинур, минем күңел юатучыларым бар. Сәлим дә, Мидхәт тә... Икенче тапкыр иртәрәк килергә тырыш, югыйсә бөтенләй соңга калуың мөмкин.
Шул сүзләрне әйтте дә, Газинурның кочагыннан күгәрчен кебек очып, йөгереп китеп тә барды. Болдырда ул туктады, «хуш, хуш» дигәндәй кулын болгады һәм өйгә кереп китте.
Газинур, аның артыннан елмаеп карап, башын чайкады.
— һай, минем чәнечкеле гөләп чәчәгем! — диде ул һәм тын авыл буйлап китте. Бу вакытта ферма фонаре да сүндерелгән иде инде.
27
Ill
Чормасына төрле дару үсемлекләре — бәйләм-бәйләм ак әрекмән, юкә чәчәге, үги ана яфрагы, мәтрүшкә, ак чәчәк, яшь кычыткан һәм •сирень чәчәкләре кибәргә элеп куелган, шунда ук аркылы колгага каен себеркеләре парлап-парлап асылган бәләкәй генә өйалдында Газинур, юка юрганга төренеп, йокларга ятты. Ул ятканнан соң байтак вакыт үтте инде, ләкин йокы һаман да аның күзенә керми. Аның борынына юкә, сирень чәчәкләренең нечкә хуш исе белән бергә ак әрекмәннең ямьсез әче исе килеп бәрелә, аннары мәтрүшкә исе көчәеп киткәндәй була, һәм болар барысы бергә Газинурга колхоз болыннарын хәтерләтә. Кайда булса, урман буендагы яки умарталыктагы болында, печән богылы өстендә ятканда нәкъ менә шундый күп төрле исләр бергә кушылып, аның борынын кытыклыйлар иде. Ә болын исенә төштеме Газинур хәзер үк анда ак тырмалар уйнатып печән җыючы чуар киемле колхоз кызларын, алар арасында үзенең гөләп чәчәге — Миңнурыен күз алдына китерә. Аның иреннәре үзләреннән үзләре елмая, күңеле яктырып, нурланып киткәндәй була. Бүген дә урынына килеп ятканнан соң, Газинур нәкъ менә шундый якты хисләр кичерде. Алай гына да түгел, бүген аның хисләре аеруча матур иде, чөнки ул әле яңа гына Миңнурый белән сөйләште, кулларында Миңнурый кулларының җылысы бетмәгән, колакларында аның шелтәле дә, үпкәле дә, назлы да тавышы яңгырый. Ләкин бүген Газинурның күңелендә аның өчен шушы артык пакь, артык кадерле тойгыдан да кадерлерәк һәм пагрәк бер тойгы, яңа бер кичереш бар иде. Тышта яктырганнан яктыра бара, ә ул үзенең яңа кичерешләре турында һаман уйлый да уйлый. Әле тачанкага утырган аяксыз пулемётчы, әле Лениннан килгән матрос күз алдына килеп басалар. Газинур аларның нык кысылган калын иреннәрен, пулемёт гашеткаларына бөтен көчләре белән ябышкан бармакларын ап-ачык күрә шикелле. Ул да булмый кулына дүрт атның дилбегәсен тоткан Гали абзый сызгырып жибәрә, имеш. Тачанкага җигелгән акбүз атлар очсыз-кырыйсыз киң дала буйлап чабалар. Ялларын җил тузгыта, авызларыннан канлы күбекләр оча. Алар артыннан, кылычларын уйнатып, дошманнар куып килә. Аяксыз пулемётчы аларны якын җибәрми — кистерә генә. Ул да булмый, ефәк тасмаларын җил тузгыткан матрос, кулына граната тотып, чыга һәм дошманнарны кыра башлый...
Төрек, япон, герман сугышларында булып кайткан карт солдатлардан Газинур: «Яраланып сугыштан чыга алсаң, син бәхетле кеше инде, котылдың дип исәплә», — дигән сүзләрне күп тапкыр ишеткәне бар иде. Моны ул сугыштан котлары очкан, үлемнән курыккан кешеләрдән ишетмәде. Батыр йөрәкле ирләрдән ишетте. Моңарчы тормышны җаны-тәне белән яраткан Газинур үзе дә үлемнән котылган кешеләрне бәхетле итеп саный иде. Әмма Гали абзыйның чын батырлар турындагы сүзләрен тыңлагач, ул бик тирән уйга калды. Үлемнән котылу гына бәхет түгел икән әле. Тачанкадагы пулемётчы ике аягын өздергәннән соң да сугыштан китмәгән бит. Ни өчен китмәгән? Бик сугышчы кеше булганмы әллә? Яки үчен алу өчен шулай сугышканмы? Ни өчен матрос актык сулышын алганда да дошманнан мәрхәмәт сорамаган?
Газинур Гали абзыйның соңгы сүзләрен хәтерләде һәм аларда үзенең бу күп төрле сорауларына җавап тапты:
— Алар совет кешеләре иде, Газинуре Алар эшче-крестьян власте өчен сугышты. Шуңа күрә алар батыр иде, шуңа күрә алар үлемнән курыкмады. Халык өчен тормышыңны бирү — бәхет ул. Үзем өчен туганмын, халкым өчен үләрмен, ди халык.
Бу сүзләрнең мәгънәсе Газинурга бик яхшы аңлашыла, ләкин шул ук вакытта аларда әле Газинур белеп җиткерми торган тагын ниндидер тирән бер сер дә бар кебек. Бәхет һәм үлем. Бер-берсенә капма-каршы
28
булган бу ике нәрсәнең янәшә булуын ул төшенеп бетә алмый идс әле.
Газинур үзен матрос урынына куеп карый. Аның кебек була алыр идеме ул? Юк, мөгаен, була алмастыр иде. Ул матросны Ленин җибәргән бит. Ул я коммунист, я комсомолец булгандыр. Ә Газинур гади бер көтүче егет. Каян килсен аңарга ул кадәр зур батырлык?
Газинурның балачагы авыр елларга туры килде. Ул туганда аныы әтисе Гафиятулла абзый патша солдаты була. Кавказ тауларында алар бара торган эшелон крушениегә очрый һәм Гафиятулла абзый тәмам имгәнеп, биртелеп өенә кайтып егыла. Арка сөяге сындырылган эт кебек, көч-хәл белән сөйрәлеп авылда йөргән чагында патшаны төшергән - лекләрен ишетә. Күңеле күтәрелеп, өметләре ачылып китә. «Безнең дә көн туар әле:», — дип уйлый. Ләкин күп тә үтми илдә коточкыч ачлык башлана. Шул ачлыктан Газинурның әнисе дә харап була. Гафиятулла абзый аны җирли дә, җиде-сигез яшьлек улын ияртеп, авылдан авылга йөрергә керешә, җәйләрен көтү көтә, кышларын берәр кулакка ялланып, тамагын туйдыра. Вакытсыз картайган, һәрвакыт ыңгырашып-сыкранып йөргән әтисен кызганган Газинур, көче җиткән кадәр, аңа булышырга тырыша.
— Юк. болай эш чыкмый, улым, кош та оясыз яшәми, — дип, Гафиятулла абзый Шәмсинур исемле әдәпле генә бер тол хатынга өйләнеп куя. Хатынга ияреп, аның Газинурдан бер-ике яшькә олырак Мисбах исемле улы да килә. Гәүдәгә, сынга артык таза булмаган, юаш кына, басынкы гына унөч-ундүрт яшьлек бу малай Газинурга ошый һәм ул аңардан беренче сүз итеп:
— Чыбыркы шартлата беләсеңме? — дип сорый.
— Белмим, — ди Мисбах һәм борынын тартып куя. Аннары эре генә өсти: — Без көтүчеләр түгел!
— Теләсәң, үзем өйрәтермен, — ди Газинур, озын чыбыркысын, мылтык аткан шикелле шартлатып куя. Аннары еракларга китеп, урман авызыннан әйләнеп кайткан яңгырашка колак сала. — Ишеттеңме? — дип ул Мисбахка таба борыла, аның кара күзләре канәгатьләнеп ялтырыйлар.— Мин бер үзем көтү көтә алам, — дип сөйли башлый ул яңадан. — Кәшиф Җәләйләренең мүкләк сыеры гына качкын, һәр көн кө-түдән аерылып китә. Мин әтигә әйтәм, муенына аркылы таяк тактырыйк, дим. Әти әйтә, малны рәнҗетергә ярамый, ни өчен качканлыгын әйтергә аның теле юк, ди.
Бу җәйне алар көтүдә өчәүләп йөрделәр. Узган-барган авыл кешеләре озын таягына күкрәге белән таянып, маллар артыннан сабыр гына күзәтеп торган Гафиятулла абзыйдан исәнлек-саулык сорашалар даэ көлдә бәрәңге пешереп утырган малайлар ягына баш изәп,
— Пумушникларың үсә бит, Гафиятулла кордаш, — дип куялар иде.
— Җаны бар нәрсә, кем яхшы кешем, дөньяга тугач үсә инде ул, — дип башын кагып ала идс Гафиятулла абзый һәм үзара шундый тату„ дус яшәгән улларына сөйкемле бер караш ташлый иде. Җаны сөенеп китә иде аның. Ул гомер буенча ызгыш сөймәде, өйгә яңа хатын китергәч тә аның иң борчылганы шул ызгыштай курку иде. Әмма да Шәмсинур, бераз тыбырсыграк булса да, акыллы гына хатын иде. Газинурга да кырын карамый, үз малаен да артык иркәләми.
Малайлар никадәр тату, дус булып яшәсәләр дә, алар бер-берсеиә охшамаганнар иде. Газинур җитез, зирәк, шаян. Мисбах исә басынкы, юаш, оялчан, аз сүзле. Бәләкәй урман чикләвеге кебек күзләре кешегә иыяр-кыймас кына карый, берәрсе шаянрак сүз әйтсә, кызлар кебек кызара, бер үзе генә булса, малларга чыбыркы белән дә сыптыргалый, ә Газинур малларга бөтенләй диярлек сукмый.
Ләкин Гафиятулла абзый Мисбахны да үз улы кебек ярата иде. Икәү генә калганда ул, аның коңгырт чәченнән сыйпап:
29
— Мисбахетдин улым, син алай йомык булма, йомшак агачны корт баса диләр. Малайның. чәчрәп торганы яхшы, — дип әйткәли торган иде.
Бер көнне Гафиятулла абзый иртән үк бик кирокле бер йомыш белән авылга кайтып китте.
— Карагыз аны, малларны игенгә җибәрә күрмәгез, — дип малайларны кат-кат кисәтеп куйды.
Җәйнең эссе вакытлары иде. Иртәнге караңгыдан торган малайларның йоклыйсылары килә. Алар, малларны төшлеккә туплыйлар да, чиратлашып йокларга булалар!: башта Газинур йоклый, аннары, күләгә өч чабатага кыскаргач, Мисбах йокларга ята, дип сүз куешалар, йокы мендәр сорамый. Газинур баш астына йодрыгын куя да шунда ук мышный да башлый. Мисбах көтү тирәсен бер әйләнеп чыга, гайрәт өчен чыбыркысын шартлаткалый, — хәзер ул чыбыркыны Газинурдан бер дә ким шаргглатмый инде!
Сыерлар, койрыкларын селкеп, бер-берсе өстенә башларын куеп, өелешеп торалар. Кайберләре, буага кергән, сыртлары гына күренә. Сарыклар, басып торганнар(ы да, ятканнары да, борыннарын җиргә төрткәннәр һәм еш-еш сулыйлар. Мондый эсседә аларны кусаң да урыннарыннан кузгатып булмый.
Мисбах әледән-әле үзенең күләгәсен чабата белән үлчәп карый. Көн уртасында күләгә бик әкрен кыскара икән. Ә Мисбахның аягүрә килеш күзләре йомыла. Ул аларны йодрыклары белән угалап та ала, суга төшеп битен дә юа, ләкин файдасы аз, йокы һаман күзләрне бәйли. Ул*, аякларын ял иттерергә дип карама төбенә утыра һәм үзе дә сизмичә изрәп йоклап китә. Шуннан алар күпме вакыт йоклаганнардыр, икесе дә белми. Маллар торганнар, торганнар да, көн сүрелә төшкәч, әкрен- әкрен басуга таба менеп киткәннәр...
Малайлар әтиләренең каты тавышына уяналар һәм беркадәр вакыт берни аңламый башларын иеп басып торалар. Гафиятулла абзый бигрәк тә Газинурга ачулана, Мисбахка тел тидерми. Газинур аңга килә һәм үзенең зур кара күзләре белән Мисбахка карап ала. Гүя ул: «Нишләдең син, Мисбах? Сүз куешу шул буламыни», — дип әйтә иде. Ләкин Мисбах башын игән дә дер-дер калтырый. Ә болай бик юаш, кече күңелле Гафиятулла абзый мондый чакта, бөтен сабырлыгын югалтып, бик каты ярсый иде.
— Юньсез малай, булмаган нәрсә! — дип кычкыра ул Газинурга һәм таягы белән кизәнеп ала. — Нихәтле игенне таптаткансың. Син юньсез аркасында хәзер халыктан сүз ишет инде. Яхшы эшмени бу! Бар, күземнән югал!
Бу әрнүле каргышларны яудырганда Гафиятулла абзый, билгеле, Газинурны үзеннән бөтенләй куу турында башына да китерми. Аның «күземнән югал» дигәне «әнә тегендәрәк китеп тор» диюдән узмый. Ләкин эш бөтенләй башкача чыга. Газинур гаебе булмаса да үзен аклап маташмый, Мисбах турында да бер сүз дә әйтми. Озын чыбыркысын иңбашы аркылы сала да, бер колагы өзелгән иске бүреген бастыра тө-шеп, берни әйтми китеп бара. Ул башын түбән иеп, тузган чабаталары белән тузан күтәрә-күтәрә олы кыр юлы буйлап атлый, артыннан, елан кебек боргаланып, озын чыбыркысы сөйрәлә. Газинурның күңеле гарьләнеп ташын, күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган. Ләкин ул еламый. «Югалмам әле», дип үз-үзен юата.
, Ул күрше рус авылына бара. Рус һәм татар сүзләрен бергә буташ- тыра-буташтыра көтү көтәргә теләгәнлеген аңлата. Аңа бездә дуңгыз көтүе генә бар диләр. Газинур дуңгыз көтүе көтәргә дә риза икәнлеген әйтә. Көрәк сакаллы рус картлары башларын чайкап куялар.
— Батыр малай, — ди берсе.
Син кем улы буласың? — дип сорый икенчесе.
30
Газинур әйтеп бирә. Картларның күбесе Гафиятулла бабайны күреп беләләр икән. Әтиең кайда, ни өчен әтиеңнән киттең дип сораштыралар да, үзара киңәшкәннән соң, малайны сынап карарга булалар.
— Берничә көн көтеп кара, аннары, булдыра алсаң, сөйләшербез, — диләр. Шулай Газинур бор үзе көтү көтә башлый. Кыю, булдыклы, җитез татар малаен рус авылында да бик тиз яратып өлгерәләр. Яхшы күңелле карчыклар аңардан катыгын, сөтен, нпиен, йомыркасын кызганмыйлар. Аны берәү дә кыерсытмый. Кичләрен ул рус малайлары белән бергә уйный. Кайчакта аны уртага алып татарча җырлаталар яки русча җырларга өйрәтәләр. Ул һәр ике очракта да тартынмый.
— Молодец наш Газинурка!—дип малайлар аңа кул чабалар.
Шулай да Газинурның күбрәк вакыты ялгызлыкта, кырда үтә. Ялгызлыктан, әтисен, абыйсын сагынудан — ул аларга булган үпкәсен күптән оныткан иде инде — хыялланырга, тирән уйларга чумарга ярата торган булып китә. Менә аның «чибәр маллары» урман аланында борыннары белән чирәм казыйлар. Газинур бер читтә, йомшак үләнгә чалкан ятып, күккә карап тора.
Очы-кырые күренмәгән зәңгәр күктә ялгыз тургай сайрый. Ул үзе күренми. Тик моңлы тавышы әле катырак, әле әкренрәк ишетелә, әйтерсең, аны җепкә такканнар да бер югары күтәреп, бер түбән төшереп торалар. Ни рәхәттер тургайга күктә очу! Аңа бөтен җир — авыллар, кырлар, шәһәрләр — барысы да, барысы да күренә торгандыр. Менә канатларың булсын иде дә, шул тургай кебек биеккә-биеккә күтәрелсәң иде!
Газинур Шөгердән, Бөгелмәдән ары беркайда да булганы юк. Әтисе аңа гомердә кыш булмый торган Кавказ турында, Кара диңгез турында сөйләгәне бар. Газинур аларның берсен дә күргәне юк.
Чалкан яткан Газинур кулларын каш өстенә куя. Болай ераккарак күрергә мөмкин: кояш нурлары күзне чагылдырмый. Газинур тургайны эзли. Бәләкәй кошчык күренми. Малай бер күзен йома, икенчесен кыса төшә. Болай тагын да ераккарак күреп була. Кинәт саф зәңгәрлек эчендә аның күзенә кара нокта чагыла. Тургаймы, әллә күзнең алдануымы? Юк, тургай, әнә ул, түбән төшә, зурая, тавышы көчәя.
Газинур, яткан җиреннән торып, аяк бөкләп утыра. «Чибәр малларына» күз төшерә. Алар үзләре актарган туфракка ятканнар да, әкрен генә мыркылдыйлар. Ак, шома йоннары күпереп-күпереп китә.
Офык буенда болыт таулары йөзә. Газинур, башын кыңгыр салып, шул ак болыт тауларына карап тора башлый. Аның сөйкемле йөзе уйчан да, хыяллы да. Болыт таулары һаман күченә, һаман күченә. Кояш нурлары аларны үтәдән-үтә яктырткан, алар шундый җиңелсы- ман, өрсәң, корыган сары чәчәк башы кебек, очып китәрләр төсле, үзләре шундый ак, беренче яуган кар да андый ак булмый. Эх, ил өстеннән шул ак болытлар кебек гизеп йөрсәң иде!
Газинур шулай байтак уйлана. Аның сабый хыялы кайларга, кай- ларга гына барып кайтмый да, ниләр, ниләр генә эшләргә теләми. Ләкин Газинур хыялчы малай гына түгел. Аның үзе уйлаганнарны сынап та. татып та карыйсы килә. Аның карашы алан уртасындагы ялгыз усакка туктала. Ул аңа кара күзләрен кыса төшеп, сынап, көрәшергә чакырырга теләгәндәй карап тора да, кинәт ашыгып, ашыгып, чабаталарын чишенә башлый. Өстендәге бишмәтен сала. Бер колагы өзелгән бүреген җиргә ташлый. Аннары кулларына төкерә дә усак янына йөгереп килә.
Усак төз һәм ботаксыз. Урмандагы барлык агачлардан биек торган ябалдашында гына ботаклар бар. Газинур башын күтәреп карауга, башыннан түбәтәе шуып җиргә төшә, ә усакның түбәсе күренми.
— Ух! — диде Газинур һәм аяклары, куллары белән усакка ябышты.
Кара каргаларның йомыркалары өчен Газинурның менмәгән агачы юк иде. Бу юлы да ул мәче кебек үрмәләп менеп китте. Берәү дә аны
31
бу акылсыз эшеннән тыймады. Ул, югары менгәндә баш әйләнмәсен өчен, аска карарга ярамагайлыгын белә иде. Шуңа күрә ул һаман өскә генә карады. Нихәтле менәсе бар әле! Ә Газинур арый да башлады инде. Уч төпләре, аяк аслары кыза. Ләкин ул түбән төшми, ә. тешләрен кысып, үз сүзләнеп һаман югары үрмәли. Югарыда бераз җиңелрәк булып китте — анда, басар өчен, ботак төпләре бар.
Менә, ниһаять, ул усак башында! Аның аяклары астында, бер якта, яшел диңгез кебек урман җәелеп ята, икенче якта кырлар күренә. Әнә кемдер ат белән бара. Аты-арбасы уенчык арба-ат кебек кенә. Әнә кемнәрдер авылга төшеп бара. Әнә бер, ике, өч, дүрт авыл күренә... Кинәт Газинурның йөрәген кыргый бер ярсу һәм шатлык биләп ала, ул моңа кадәр үзенә билгеле булмаган биеклек тойгысын татый башлый. Калын ботакка утырып, аякларын селкә-селкә җырлап җибәрә:
Совет иле — бәхет иле Гөлчәчәктәй үсәчәк.
Бу көнне Газинур, аеруча канатланып, дәртләнеп йөрде. Хәзер аңа барысы да мөмкин күк тоелды. «Кыш җитсен дә мәктәпкә керәм, ә аннары дөнья күрергә китәм», дип хыялланды ул. Бу хыял аны җәй буе ташламады. Ләкин җәй үтте, көз, аннары кыш килде. Газинур тагын мәктәпкә керә алмады. Тормыш аны Газинурга аңлашылмаган үз юлыннан алып бара бирде. Ашарга кирәк, өскә кием кирәк. Ә Гафиятулла абзый һаман чирли. Газинур, ирексөздән, берәр хәллерәк кешегәме, кулаккамы тамак хакына яллана, ә яз килгәч, тагын көтүгә чыга...
Авылларда колхозлар төзелә башлады. Газинурның туган авылы Сугышлыга Казаннан Гали абзый кайтты һәм, авыл халкын җыеп, колхоз турында сүз ачты, аларны күмәк тормыш төзергә чакырды. Ләкин Сугышлы җирләрендә, колхоз түгел, совхоз төзелә башлый. Сугышлы халкына бүтән районнардан шундый ук әйбәт җир кисеп бирәләр.
Гафиятулла абзый авыл халкының бер өлеше белән Бөгелмә районына күчәргә ризалыгын белдерә. Гафиятулла абзыйның мал-туар яратучы, намуслы һәм тырыш кеше икәнен белгән күрше Урманай авылы халкы килеп, аны үзләренә көтүче булып калырга чакыралар.
— Хатыннарыбыз әйтә, Гафият абзыйның хайваннарга кулы шифалы, ул караса сыерларыбыз сөтне күбрәк бирә, диләр. Кайт безгә, Гафият, рәнҗетмәбез үзеңне, — дип үгетлиләр Урманай картлары. Ләкин Гафиятулла абзый аларга ризалыгын бирми.
— Сез инде, картлар, миңа үпкәләмәгез. Гомерем буе көтүче булып, кеше малларын көтеп йөрдем. Хәзер яңа җиргә, яңа тормыш төзергә барам. Әхмәтгалигә дә барам дип сүз бирдем. Әйе!
Бөгелмәдән унсигез километр җирдә, борынгы рус авылы Исаково күршесендә кырыклап хуҗалыктан колхоз төзелә. Колхозга элекке красногвардеец, коммунист Гали абзый җитәкчелек итә. Колхозчылар аны колхозның беренче председателе итеп сайлыйлар һәм колхозның исемен «Красногвардеец» дип кушалар.
Ир уртасы, какча гәүдәле, озынчарак йөзле Гали абзыйга Газинур колхоз оешканның беренче көненнән үк якыная. Мыек чыгару яшенә җитеп тә мәктәп күрә алмаган, гомеренең күбрәк өлешен кырларда, ялгызлыкта үткәргән Газинур ниндидер эчке бер сизенү белән Гали абзыйның көчле канаты астына сыена бара.
Беренче колхоз язы килә. Колхозчылар күмәкләшеп кырга чыгалар. Гали абзый, планга карап, колхоз җиренең кырыйларын күрсәтә дә Газинурга ат башыннан тотарга куша.
— Ну, Газинур, беренче буразнаны туры сыз!—дип елмаеп әйтә ул һәм үзе бер кулына дилбегәне алып, икенче кулын сабан тоткасына КУЯ һәм:
32
— Я> бәхетле буразна булсын, картлар! — дип атларга кузгалырга куша. Шат, көләч Газинур, ике атның, йөгән авызлыкларыннан тотып, башын югары күтәреп, алдан бара. Ул артына борылып карамый, ләкин буразнаның туры булуында шикләнми. Юк, бәхет буразнасын кыңгыр сызамы соң ул!
...Газинур ничек йокыга китүен үзе дә сизми калды, йокысыннан ул үги әнисенең өйалдыңдагы ларь капкачын каты итеп япканын ишеткәч кенә уянды. Күзләрен ачуга бөтен йокысы таралды. Сикереп торды да, йөгереп тышка чыкты. Кояш дилбегә буе күтәрелгән иде инде. Газинур ишек төбендә бауга асып куелган озын һәм нечкә борынлы чуен комганнан битенә берничә уч су сипте дә, казык башына эленгән кызыл башлы сөлгегә битен сөртергә тотынды. Аннары, әнисенең самовары кайнап чыкканчы, ат абзарларына йөгерде.
— Озаклама, әтиеңә дә, Мисбахетдингә дә әйт: чәйгә килсеннәр! —- дип кычкырып калды Шәмсинур җиңги. Ул ак яулыгын колак артына бәйләгән, җиңнәрен сызганган, күлмәк итәген кыстырган килеш, кар базына иртәнге сөтне чыгара иде.
IV
Колхозның эш атлары гына да туксан баштан артып китә. Кырыкмышларын, тайларын, колыннарын санаганда тагын утызлап җыела. Бу бит бер өер! Ак маңгайлы, чем-кара йоннары елкылдап торган сөлек кебек атларның киң болында утлап йөрүләрен, башларын чайкап бер җилкенеп кешнәп җибәрүләрен ишеткәндә, яки кичләрен тояк тавышларыннан җир селкетеп авылга кайтып керүләрен күргәндә колхозчыларның йөрәкләре сөенеп туя алмый. Ялачич боярының атлары түгел, кол-хоз атлары, үз атларыбыз!
Хәзер җәй көне, уракка төшәр алдындагы буш бер вакыт булганлыктан, эш атларының да күбесе каты басуда утлап йөри. Тайлар, кырыкмышлар исә көзгә кадәр кайтмаячак. Ат караучылар аларны чиратлашып саклыйлар. Шушы көннәрдә ат саклаучылар урман артында, Батурин авылы янында, бүреләр күргәннәр. Бүреләр бигрәк тә яшь колыннарга ябышучан була. Шуңа күрә ат саклаучылар утлар яндырып, һай-һулап, төннәр буе йокламый йөриләр.
Сабир бабай белән Газинур бер атна кырда торып, моннан ике генә көн элек, колхозга кайтканнар иде. Алар урынына Гапсаттар белән Газ- зән китте. Хәзер кул астындагы барлык атларны карау, абзарларны чистарту, ком сибү, атларга азык хәзерләү, су ташу — барысы да Сабир бабай белән Газинур өстенә төшә. Бу җиңел эш түгел. Сабир бабай әйтмешли: «Туксан атның, туксан төрле эше бар».
Газинур килеп җиткәндә Сабир бабай эшкә китәсе атларны чистартып, сугарып, тиешле кешеләренә биреп җибәргән иде инде. Абзар янындагы баганага әлегә эшкә китми калган дүрт ат бәйләнгән. Абзарда тимер чылбыр тезгеннәрен чыңлата-чыңлата колхозның нәселле айгыры «Батыр» сабырсызланып кешни. Ул кешнәгәндә абзар тирәләре генә түгел, бөтен колхоз урамы яңгырап тора.
— Ялкау киндерәсен ураганчы, тырыш эшен бетерер дип тикмәгә генә әйтмәгәннәр икән! — дип ерактан ук көлә килде Газинур. — Мин тинтәк йоклап ятканчы Сабир бабай бөтен эшне бетергән. Хәерле иртә, Сабир бабай!
— Әйдүк, Газинур, улым, әйдүк. Эшне без түгел, безнең бабайлар да бетерә алмаганнар. Бер дә кайгырма, сиңа да эш җитәрлек әле.
— һәй, әйттек, Сабир бабай, сүз. Бабайларның эше ни дә, безнең эш ни! Колхоз эшен элекке мужик эшенә тиңләп буламыни. Күр әнә пичек гөрли безнең колхоз иртәсе!
Газинур, кулларын җәеп, тирә-ягына күрсәтте. Тимерчелектә дәү һәм бәләкәй чүкеч белән сандал суккан тавышлар чыңлый, чүкеч тавышлары тынган арада ферма өеннән сепаратор гөжләве, сепаратор әйләндерүче кызларның җырлары ишетелә, келәт алдында бер төркем кешеләр җигүле атларга ашыга-ашыга ак бидоннар ташый, сөт ташучы Мәрфуга апа Спасс авылына—май заводына барырга дип арбага утыра, кошлар фермасында ак алъяпкычлы бер кыз тавыкларга җим сибә, аның тирәсе ак диңгез кебек. Арырак дүрт-биш хатын-кыз терлек абзарларын акбур белән буйыйлар, яңа салына торган май чыгару заводы каршында балта осталары эшли. Өр-яңа йөк машинасы каядыр китәргә хәзерләнә, аның тирәсендә кешеләр чуала. Колхоз председателе Хәнәфи дә алар арасында. Ул, кабина баскычына басып, кемнәрнедер кул болгап ашыктыра...
— Я, әйт, Сабир бабай, син күп яшәгән, күп күргән кеше: мондый хәлләр элек бар идеме?
Газинур, җиңнәрен сызганып, кулына кыргыч, щётка алып, бәйдәге атлар янына килде. Ул җирән кашканың муеныннан сыйпап:
— һай, «Малинам» син өйдәмени? Ә син «Чабата» нигә башыңны идең? — ул олы аяклы туры атның арт санына шап итеп сукты. Ә син «Игрун» нигә шаярасың! Кара, кара тешләмәкче була бит, әнисенең усал кызы. «Иркә» ничек тора? һай-һай наян, башын кыңгыр салып назланырга да әзер.
Газинур атларның һәрберсен муеннарыннан сыйпап үтте дә, тимер кыргыч белән кыргычларга, чистартырга кереште. Аның көчле куллары астында атларның сыртлары сыгылды.
— һәй, җан кисәгем, чыдамсыз икәнсең. Мин җиңелчә генә ич, сөеп кенә ич...
Абзар ишеге төбен себерергә дип кулына себерке алган Сабир бабай, Газинурга хәйләле генә карап, елмаеп торды. Аңа Газинурның яратып, дәртләнеп эшләве ошый иде.
— Ярый әле, — диде ул, чал кергән түгәрәк сакалын буыннары бирчәйгән бармаклары белән бөтереп, — гөләп чәчәгең биредә юк. Күрсә, көнләшүеннән үләр иде. Баярак бер килеп күз төшергән иде инде. Үзе сыер савучылар янына килдем дигән була, үзе ат абзарларына карый. Мин әйтәм, балакаем, ат абзарында сыер саумыйлар бит.
— Шулаймыни? Килгән идемени? — диде Газинур, елмаеп, — ә мин юләр йоклап ятканмын.
Газинурның күңеле тагын да көчлерәк сөенеп, канатланып китте. Татлы тормаң дими бит, Миңнурыең да дими, ә гөләп чәчәгең, ди! һай хәйләкәр дә була бу картлар! Бияләй эчендә бармак кыймылдатканны дә сизәләр. Мең яшә, Сабир бабай. Шулай да егет берьюлы бөтен серен ачып салырга теләми.
— Акылы булса, көнләшмәс әле, Сабир бабай.
Карт, ике кулы белән себерке сабына тотынып, башын кыйшайта төшебрәк кеткелдәп көлә.
— Кызлар акылы, Газинур, тештән соң. Ә чибәрләренең төштән соң да булмый, бугай. Шуңа күрә син бик мутланып китмә әле. Өченче әтәчләргә кадәр сайрашмаганда да ярый торгандыр бит.
— Яшь гомерләр ике килми, Сабир бабай. Әллә минем сайрашканны күрдеңме? — дип сорады Газинур һәм атның маңгай ялын тарарга кереште.
— Әллә күрдем, әллә юк,—диде карт һәм ишек төбен себерергә тотынды.
Газинур, атларны чистартып бетереп, йөгәннәрещ>еаййырйы. үзләре абзарга кереп киттеләр. Алар артыннаф^ҮаУпнур да атлады, Бераздан ул ыргылып, биеп, күзләреннән ут чдчеп'^ "гбрган алмачуар «Батырны» абзардан алып чыкты. Караңгыабзардан көн яктысына 3. ,С. Ә.“ №9 . Мл
ц. ’ I ‘ 33
34
чыккан айгыр, арт аякларына басып, үрә торырга, ычкынып, кырларга чабып китәргә ашкына иде. Газинур аның чылбырлы тезгенен, беләгенә урап, авызлык төбеннән үк тоткан һәм, гәүдәсен бераз арткарак ташлап. аякларын җиргә терн-терп атлый иде.
Урам буйлап. Исаковога таба, җигүле атлар үтеп китте. «Батыра башын күтәреп кешнәп җибәрде. Аның көчле тавышыннан бөтен өйләрнең тәрәзә пыялалары чәлпәрәмә килеп, коелып төшкәндәй булды. Ферма артындагы таулар өстеннән көчле яңгыраш әйләнеп кайтты.
— Я. я, тынычлан, «Батыр!» — диде Газинур һәм, айгырның башын югары күтәреп, чылбыр тезгенне юан боҗрага кертеп бәйләде. Елкылдап торган тиресенә үткен тешле кыргыч тигәч, айгыр яңадан биергә һәм сабырсызланырга тотынды.
— Кети-кети уйнаганны яратмыйсыңмыни, малкаем. Курыкма, мин шүрәле түгел.
Газинур моштым Газзән кебек, авызына су кабып, дәшми-тынмый гына эшли торган кеше түгел иде. Ул биредә булганда абзар тирәләре һәрвакыт гөрләп тора: әле атларга иркә тавышлар белән дәшә, әле яныннан үтүче кызлар белән бер-ике авыз сүз алыша, әле үзенең моңлы, ачык тавышы белән җырлап җибәрә, әле дәртләнеп сызгырып куя. Әстенә кыска бишмәт, башына кепка кигән, җиңнәрен терсәкләренә кадәр сызганган, аякларына тула оек белән резина галош элгән бу шат күңелле егеткә колхозның олысы-кечесе сөеп карый һәм аны бары тик шул сыйфатта гына күрергә күнеккән иде.
— Газинур, — дип кычкырды Сабир бабай абзардан алгы аягына аксаган өч яшьлек кара атны тезгененнән җитәкләп чыгара-чыгара. — Сиңа әйтмәдем әле. Кичә Зәйтүнәнең юньсез малае «Маймылны» харап итә язган бит, ахмак нәрсә. Әтисе булды, әтисе мал-туар кадерен белмәде, әнисе булды әнисе эштән баш тартып йөри, инде малайларыннан да рәт юк.
Газинур биеп торган «Батырны» ташлап, «Маймыл» янына йөгереп килде. Бу кара шук атка кем шундый хурлыклы исем биргәндер, ул ка- дәресен Газинур белми иде. Колхоз председателе Хәнәфи аны Минзәлә базарыннан алып кайтты. Атның паспортында исеме «Маймыл» дип язылган иде. Газинур бу шук һәм чыдамлы атны ярата һәм берәрсенә эшкә биреп җибәргәндә кисәтеп куя торган иде. Малай-шалайга ул аны бөтенләй бирми иде.
— Нишләткән? Кем аңа «Маймылны» бирде? — дип сорады ул, борчылып.
— Аягын имгәттергән, булмаган нәрсә, — диде Сабир бабай.
Ат уң аягын җиргә тидерер-тидермәс кенә басып тора. Газинур кулын суза башлагач, «Маймыл», өч аягында сикереп, читкәрәк тайпылды.
— Курыкма, курыкма, җаным, авырттырмыйм, — диде Газинур һәм атның авыру аягын бөгеп тезенә куйды. Ярага уралган канлы чүпрәкне сүтеп ташлагач, Газинурның озынча йөзе башта агарынып, аннары кызарып китте.
— Харап иткән бит бу, Сабир бабай!—дип кычкырды ул. — Кем аңа. шул тиле малайга ат бирде? Нигә миңа кичә үк әйтмәдең?
Газинур янына чүгәләгән Сабир бабай көрсенеп куйды.
— Гаеп миндә булды, Газинур. Атны мин бирдем. Кара, сакланып кына йөр, дидем, юиьсезгә. Күрәсең, минем сүзләрем бер колагыннан кергән, икенчесеннән чыккан.
— Ярый әле мин булмаганмын, югыйсә яңакларыннан ут чәчрәткән булыр идем мин аның.
Сабир бабай башын чайкап куйды.
— һәй, сиңамы соң, Газинур, кешегә кул күтәрергә. Син бит кешегә түгел, малга да сукмыйсың.
з- 35
— Малга сукмыйм, — диде Газинур, атның аягын яңадан җиргә бастырып, — әмма йоклап эшләгән күзле бүкәнгә суккан булыр идем. Колхоз аты ич бу! Ярый, нигә ветфельдшерга күрсәтмәдең, Сабир бабай?
— Өч тапкыр өенә бардым, — юк. Тымытыкка киткән, шуннан һаман кайтып җитә алмый диләр.
— Кем, Сәлимме? — дип кычкырды Газинур. — Әллә кайчан кайткан ул.
— Мин әнисеннән сорадым. Кайтмады дигән була, һе, соң син үз күзең белән күрдеңме? — Карт ачуыннан бер урында таптана башлады:— Ничек була инде бу, кем, Газинур? Җитмеш яшьлек карт, колхоз эше белән, өч тапкыр бара, ә алар аны, алдалап, ишек төбеннән борып җибәрәләр. Бу ниткән эш бу? Кайсы колхозда тагын мондый хәл булуы мөмкин. Юк, хәзер үк барып җилтерәтеп алып киләм мин аны. Аннары Хәнәфи янына алып барам үзен. Председатель алдында җавап бирсен!
Газинур, эндәшмичә, атның шешкән һәм дерелдәп торган аягына карап тора иде. Сабир бабай китеп бара башлагач, башын күтәрде.
— Тукта, Сабир бабай. Син малай түгел, Сәлим түрә түгел. Авыру ат барын ишеткәч, чакырмый да килергә тиеш. Атның ярасын хәзер үзем бәйлим. Син шунда бераз торып тор. «Батыр» янына бала-чага килмәсен. Тибеп үтерер.
Газинур кышын ат караучылар тора торган өйгә таба йөгереп китте. Анда аның аптечкасыман бер шкафы бар иде. Шуннан ак сөлге, ак чүпрәк, май алып килде. Аннаң күрше йортка, җылы су сорап, бер малайны йөгертте. Бераздан атның ярасын әйбәтләп юып, май сөртеп, ак чүпрәк белән бәйләп тә куйды.
— Хәзер «Маймылны» коры аранга урнаштыр, Сабир бабай. Караг ярасына пычрак керерлек булмасын. Ә Зәйтүнә малае белән Сәлим турында Хәнәфи абзыйга әйтергә кирәк. Уен эш түгел бу.
— Ниткән уен эш булсын, җинаять бу, — диде карт, атның тезгенен кулына алып.
— Икенче тапкыр, син дә, Сабир бабай, әйтүем өчен күңелеңә авырга алма, ныграк бул. Малай-шалайга ат ышанма.
— Дөрес, дөрес әйтәсең, Газинур улым. Дөрес, ник авырга алыйм...
Сабир бабай, сөйләнә-сөйләнә атның тезгененнән тотып, абзарга кереп китте. Газинур алгы аягы белән җир тырнап торган алмачуар янына килде. Муеныннан сыйпады һәм, баягыча чылбыр тезгенне беләгенә урап, авызлык яныннан тоткан килеш абзарга алып керде. Ындыр табагы кебек такыр киң мәйдан бушап калды. Ләкин бер минут та үтмәгәндер анда ак эшләпәле Сәлим күренде. Мәйдан уртасына җиткәч, ул туктады, галифе чалбар кесәсеннән көмеш тәмәке савыты чыгарды. Кояш нурларында тәмәке савыты җем-җем итеп китте.
Колхоз келәтләре ягыннан, кулына кәгазьләр тотып, ак алъяпкычлы, ал яулыклы, аягына биек үкчәле сары читек кигән колхоз хисапчысы — Миңнурыйның якын дусты — Әлфия килә иде. Зифа буйлы, кыйгач кашлы, зәңгәр күзле Әлфия Миңнурыйның киресе буларак, бик оялчан иде. Сәлим Миңнурый белән бер үк вакытта аңа да хатлар яза һәм дуслар, бер-берсенә аның хатларын укып, аңардан көлүләрен белми иде. Миңнурыйдан Сәлим курка иде, әмма Әлфиянең йомшак күңелле һәм оялчан булуыннан файдаланып, аны яхшы ук газаплый иде.
— Әлфия җан, бүген төшендә мине күрмәдеңме, кайчан туйны ясыйбыз, — диде Сәлим һәм кулындагы тәмәке савытын шалт иттереп ябып, кесәсенә салды.
— Китсәнә, Сәлим, йөземне кызартма әле, — диде Әлфия һәм туктамый үтә башлады.
— Кара, кара, борынын ничек күтәргән, туктарга да теләми бит.
36
Сәлим аны беләгеннән тотмакчы булып кулын суза гына башлаган пде, ат абзарларыннан Газинурның тавышы ишетелде.
— Сабир бабай, сәнәкне бир әле!
Сәлим, корт чаккан шикелле, кулын тартып алды һәм абзарга таба атлады. Әлфия, учы белән авызын каплап, аның артыннан карап торды да, правленнегә таба йөгерде.
— Сабир бабай, син кайда, әй, — дип кычкырды Сәлим, абзарга кергәч.
Кулына сәнәк тоткан Сабир бабай араннан чыкты.
— 'Монда мин, Сәлим энем.
— «Маймылны» нишләттегез? Нигә яхшылап карамадыгыз? — дип Сәлим, нечкә тавышына эрелек һәм кырыслык бирергә тырышып, сөйләп китте. Шул чакта бер кочак печән күтәреп, «Әллү генәем, бәллү генәем», дип көйләп килгән Газинур юл өстендә басып торган Сәлимгә:
— Әзрәк читләш әле, егет, күлмәгеңә печән ябышмагае, — диде.
Сәлим атны яктыга чыгартып, ярасын карады да, башын селкеп кунды.
— Харап иттергәнсез бит. Акт төзергә туры килә. Кул куярсыз.
— Кул куярбыз, — диде Газинур, — ләкин актта иң башта болай яз: ат караучы җитмеш яшьлек Сабир бабай мине, Сәлимгәрәй Салмановны, өч тапкыр килеп чакыруга карамастан, мин авыру атны барып карамадым, әниемнән мин өйдә юк дип әйттердем, чөнки төне буе Миңну- рыйның тәрәзә төбен саклаганга, йоклыйсым килә иде...
Сәлим агарынып китте һәм блокнотын ңалбар кесәсенә тыкты. Аның салынкы иреннәре калтырый башлады.
— Правлениедә сөйләшербез, — диде ул һәм ашыгып китеп барды. Газинур аның артыннан көлеп карап торды.
— Нигә көләсең? — диде Сабир бабай.
— Болай. Акт белән куркыта, ә! Җиңел юл тапкан.
Янгын сараеннан өстенә кыска көрән бишмәт кигән бер кеше чыкты һәм, кулларын артына куеп, кырпулы бүрек кигән башын аска ия төшеп, ат абзарларына таба килә башлады. Бу — Газинурның әтисе Гафиятулла бабай иде. Май чыгару заводы каршында эшләүче балта осталары яныннан узганда:
— Уң булсын, Мирвәли! — дип кычкырды һәм ат абзарларының ачык ишекләренә таба юнәлде. Гафиятулла бабайның элеккеге гренадер солдат сыны хәзер бик нык бирешкән. Башын иеп йөрергә гадәтләнгәнлектән ул хәтта бераз бөкре дә кебек күренә. Йөргән чагында да, насос яки сулы мичкә арбасына көннәр буе утырып торган чагында да ул һәрвакыт үз алдына ни дә булса сөйләнә. Кайчагында әкрен генә сөйләнә, кайчагында аның тавышы бөтен ишек алдына ишетелә. Монысы кәефе кырылган көннәрдә була. Ләкин колхозчылар моңа бер дә гаҗәпләнми, алар аның сөйләнүләренә күнеккәннәр инде. Колхозга кергәч, Гафиятулла бабай берме-икеме җәй колхоз көтүен көтте дә, сәламәтлеге начар булганлыктан, правление аны җиңелрәк эшкә күчерде. Аны пожарник итеп куйдылар. Шуннан бирле, менә өченче ел инде, Гафиятулла бабай шул хезмәттә тора. Шушы өч ел эчендә бүгенгә кадәр колхозда бер генә дә янгын булганы юк. Дөрес, бер тапкыр Гарәфиләрнең бик кызу яккан мунчасы яна башлады. Ләкин Гафиятулла абзый сулы мичкәсе белән анда кош кебек очып барып җитте һәм янгынны зурга җибәрмичә сүндереп тә өлгерде. Икенче тапкыр моштым Газзәннәрнең морҗасыннан ут сикерә башлады. Аида да Гафиятулла бабай бик вакытлы килеп җитте. Өй эчендәгеләр йөгерешеп чыгарга өлгергәнче, Гафиятулла бабай, үзенең картлыгына һәм сәламәтлеге какшаган бу
37
луына карамастан, өй түбәсендә иде инде. Бу юлы да янгынны зурга җибәрмәде. Моштым Газзән соңыннан Гафиятулла бабайга, өенә килеп, рәхмәт әйтте.
— Син инде, Газизҗан туган, миңа рәхмәт укыма, —диде Гафиятулла абзый аңа. — Минем ил алдындагы хезмәтем шундый. Син хатының Өммегелсемгә әйт, морҗасының корымын ешрак чистартып торсын. Балчыкны да кызганмасын, балчыкны сатып аласы юк, үзебездә тулып ята, төтен юллыгындагы тишекләрне яхшылап сыласын. Мин чормагызга менеп карадым, кирпеч араларында бармак сыярлык ярыклар бар.
Озак еллар буенча колхозда янгыннар булмавы, кайбер кешеләрне гамьсезлеккә этәргән иде, ахрысы. Әле кичә генә кайсы юньсезедер правлениедә: «Пожарникның эше эшмени ул, аңа ни дип хезмәт көне язарга», — дип ычкындырып ташлаган, имеш. Бу ахмак сүзне ишеткәч, Гафиятулла абзый төне буенча үз алдына сөйләнеп чыкты.
— һе, пожарникның эше эш түгел, имеш. Ничәмә ничә еллар буенча табылган колхоз малы күккә очса, ул эш булыр. Пожарник эшсез, имеш, һе... Тиле авыздан тиле сүз шул була инде.
Хәзер Гафиятулла бабай, карчыгының иртәнге чәен дә эчмичә, шул турыда сөйләшер өчен, председатель янына ашыга иде.
— Хәнәфи туган, — диде ул үзен бик ачык йөз белән каршы алган председательгә, — мин үземнең хезмәтем турында бер яман сүз ишеттем, дөресме шул?
— Утыр, Гафиятулла абзый, бер буш сүз өчен җаныңны борчыма,— диде Хәнәфи, — син колхоз милкен саклап, боевой постта торасың. Сине берәүдән дә кимсеттермәбез.
— Рәхмәт, Хәнәфи туган,— диде карт, бераз тынычланып,— югыйсә бит кеше аркылы ишеткән сүзгә күңел кыйнала. Колактан кергән салкын сүз йөрәккә барып җиткәнче боз була диләр. Янгын булмаганда гына, ул берни түгел, бер булса һай-һай хәтәр нәрсә ул. Бер елны безнен Сугышлыда янгын чыккан иде. Ярты авылдан көл генә калды.
Гафиятулла бабай ерак үткәннең фаҗигале күренешен күз алдына китереп тынып калды һәм бик озак сүзсез утырды.
Правлениедән чыккач, Гафиятулла бабай туп-туры өенә кермәкче иде дә, Газинур абзарлар тирәсендәдер әле дип, тагын конный дворга таба атлады.
Гафиятулла бабай, такыр мәйданны аркылы үтеп, абзар ишекләре янында туктады һәм башын эчкә тыгып, бераз карлыга төшкән тавыш белән кычкырды:
— Газинур улым, син биредәме? Әниеңнең самовары күптән кайнап чыккандыр инде. Әйдә, тамакны ялгап килик.
Газинур араннарга ком сибеп йөри иде.
— Хәзер, әткәй.
Ул тимер көрәген почмакка илтеп сөяде һәм уртадагы юлдан ишеккә таба килә башлады. Газинур артыннан кулына себерке тоткан Сабир бабай да күренде. Аның малахай бүрегенең алды артка борылган иде.
Картлар бер-берсенә хәерле иртә теләделәр. Сабир бабай, кулын каш өстенә куеп, бер генә болыт та күренмәгән аксыл күк йөзенә карап алды.
— Бүген дә бик каты кыздырыр, ахрысы.
— Төштән соң яңгыр явардыр, — диде аңа кушылып Гафиятулла бабай.— Әнә кара каргалар көтүләре белән оча. Яңгыр алдыннан алар шулай борчыла башлый. Аннары арка сөякләрем дә төне буе сызлады. Әле Хәнәфи туганга да әйттем, печәнгә кешене күбрәк җибәр, дидем. Коры чакта җыеп алырга кирәк.
— Абыйны күрмәдеңме, әткәй, әни аны да алып кил дигән иде, — диде Газинур.
38
Мисбах, өйләнеп, башка чыккан идо. Аның үз өе дә урам аркылы гына булуга карамастан, алар, иске гадәт буенча, иртәнге яки кичке чәйгә сш кына бергәләп кайталар һәм үзара тату гына сөйләшеп, көлешеп чәй эчәләр иде. Мисбах булмаса, Шәмспнур) җиңгигә табын яны буш кебек күренә иде.
— Мисбахетдин иртүк печәнгә китте шул, — диде Гафиятулла абзый һәм кулларын артына куеп, башын аска салындырып, үз алдына әкрен генә сөйләнә-сөйләнә, китеп барды. Хәзер аның күңеле тынычланган иде инде. Газинур аның артыннан атлады.
Алар урамны бераз кыеклап аркылы чыктылар һәм 'җил капкадан әле бөтен яктан киртәләп тә өлгермәгән ишек алдына килеп керделәр. Гафиятулла бабай, туктап, ишек алдының бер почмагына утыртылган алмагачларның терәкләрен төзәткәләп узды, кайсыдыр төшереп калдырган утын кисәген аяк астыннан күтәреп, эргә өстенә куйды. Газинур ишек төбендәге чуен комганнан су коеп, кулларын ' юа башлады. Гафиятулла бабай ишек төбендә бишмәтен, бүреген салып чөйгә элде. Бүреге белән бергә салынган ялтыр кәләпүшен яңадан алып киде. Газинур аның учларына комганнан су салып торды.
Бпт-кулларын югач, алар, аталы-уллы, өйгә керделәр. Кызыл шакмаклы ашъяулык җәелгән өстәлдә сары самовар шаулап кайнап тора. Шәмспнур җиңги өстәл белән мич арасында йөри.
— Ник бу кадәр соңладыгыз?—дип каршы алды ул ире белән улын.
— Хәнәфи туган янына кергән идем, — диде Гафиятулла бабай һәм түр башына утырды. Шәмспнур җиңги самовар янына урнашты, Газинур кырыйдан утырды. Газинурның унике-унөч яшьлек энесе Халикъ өйдә юк иде.
Чәйне колхозның көндәлек эшләре турында сөйләшә-сөйләшә эчтеләр. Газинур ара-тпрә тәрәзәдән тышка күз салгалады. Түр тәрәзәдән урам аръягындагы биек тауның сырты күренә. Чынаяктай ак болыт кисәге тау түбәсенә тияр-тимәс кенә йөзә. Хәзер болытлар турында Газинур балачагындагы кебек беркатлы хыялланмый инде. Аны хәзер бүтән нәрсә кызыксындыра. «Их, — дип уйлый ул тоз сипкән кайнар бәрәңгесен икмәк һәм әйрән белән тәмләп ашый-ашый, — менә шул шәп-шәрә тауның буеннаи-буена бакча үстерсәң иде. Кура җиләге, кара карлыган бакчасы. Ә ике тау арасындагы уйсулыкта алма бакчасы. Анда бер вакытта да җил булмый. Ә алмагач җилсез урынны ярата. Нәкъ алма бакчасы урыны инде! Тау итәгендә мәктәп салдырыр иде ул. Бөгелмәдәге шикелле зур тәрәзәле, калай түбәле мәктәп...
Кичә Бөгелмәгә барганда Гали абзый: «Җил двигателе турында безгә ныклап уйларга вакыт. Бу хәтле терлекләрне коедан чиләк белән су чыгарып сугару эш түгел. Әнә шул тау башына җил двигателе куйсак— һәрбер абзарыбызга су труба буенча гына агып торачак», — дигән иде. Менә шул җил двигателен тизрәк куеп җибәрсәң иде!
Газинур әле чынаягын да капламаган иде, ишектән Халикъ атылып килеп керде. Ул яланаяк, яланбаш, бер кат күлмәктән генә иде. Күзләре, Газинурныкы кебек калкып тора, тере, шаян малай. Битләрен куе сипкел каплаган.
— Газинур абый, — диде ул, ашыгып, — сине идарәгә чакырдылар. Хәнәфи абый әйтә, немедленно килеп җитсен, ди.
‘ «Сәлим...» дип уйлап алды Газинур.
— Ул кадәр нинди ашыгыч эш тагы? — дип сорады Шәмсипур җиңги,— тынычлап чәй эчәргә дә бирмиләр. Газинур да Газинур. Әйтерсең, бөтен колхоз шул бер Газинурдан тора. Ашыкма, улым, яхшылап тамагыңны туйдыр. Аш вакыты бер була. Ут чыкмагандыр әле, көтәрләр.
Гафиятулла бабай ризасызлык белән хатынына карап алды.
39
— Авызыңнан җил алсын, анасы, нинди ут чыксын! Хәерле сәгать бар, хәерсез сәгать бар, юк нәрсә сөйләмиләр!
Кулына бер бөтен бәрәңге тотып өлгергән Халикъ яңадан сүзгә кысылды:
— Абзар янында халык җыелган, — диде ул ашыга-ашыга, — «Маймылны» карыйлар. Хәнәфи абзый бик каты ачуланган. Ветфельдшер Сәлим абыйны утлы табага бастырган кебек кыздыра. Атны өч көндә тезәтмәсәң, судка бирәм, ди. Сабир бабайга да эләкте...
— Хәнәфи абзый хәзер кайда, абзар янындамы?
— Юк, төзелешкә менеп киттеләр.
Газинур, рәхмәт әйтеп, өстәл артыннан тиз генә торды да, кепкасын чөйдән эләктереп, чыгып та китте.
Алсу яулыгын баш түбәсенә генә беркеткән колхоз хисапчысы урам уртасыннан каядыр бик ашыгып бара иде.
— Әлфиякәй, Хәнәфи абзый правлениедәме?— дип кычкырды Газинур аңа. Әлфия туктады һәм тиз генә борылып карады. Колагындагы алкалары кояш нурында чагылып куйды.
— Төзелешкә китте, Газинур абый, — диде ул ягымлы . тавыш белән. — Сиңа да шунда барырга кушты? k
— Әллә берәр җиргә җибәрмәкчеме?
— Юк, такта яручы Степан авырган. Сине аның урынына куеп торырга булдык.
— Нигә мине, нигә Һашимны түгел, — диде Газинур, шаяртып.— Әһә, кызарасың, Әлфия. Мине яратмагач, Газинур абыйга кая булса да барыбер дисеңме?
— Юк ла инде, Газинур абый. Һашим такта яра белми ич.
— Ә мин беләммени?
Әлфия дә төзелешкә бара икән. Уен-көлке катыштырып сөйләшә- сөйләшә бергәләп киттеләр.
Быел колхоз яңадан ике зур амбар салдыра, бәрәңге, яшелчә саклар өчен өч землянка казыта. Чөнки колхозның уңышы елдан-ел арта барганга, иске келәтләр, иске базлар гына аны канәгатьләндерә алмый иде. Шуның белән бергә колхоз май чыгару заводы салдырырга да кереште. Менә шуларның барысын бергә колхозда бер сүз белән «төзелеш» дип атыйлар. Авылда күмәкләшү елларында телгә кереп киткән бу яңа сүз колхозчыларның күңелендә шатлык һәм горурлык уята. Төзелештә эшләүне һәркем үзе өчен бәхет дип саный иде. Газинур да бик куанды. Ул абзарга, Сабир бабай янына кереп, кая киткәнлеген әйтте дә, фермалар артындагы кашлакта казыла торган землянкаларга таба юнәлде. Землянкаларның икесе казылып беткән, тик түбәләренә туфрак ташлыйсы гына калган. Кулларына тимер көрәкләр тоткан хатын-кызлар шул эшкә керешкәннәр дә инде. Ирләр, шунда ук, өченче землянканың нигезен казыйлар. Балта осталары агач материалларын хәзерлиләр.
Газинур уңыш теләп һәм берничә шаян сүз әйтеп кызлар яныннан үтте дә, колхоз председателенә ияреп, землянка эченә керде. Землянка озын һәм иркен иде.
— Я, җир асты сараеннан кай җире ким моның?—диде Хәнәфи һәм, канәгатьләнеп, кара мыегын бөтереп куйды. — Күрдеңме, Газинур, безнең колачны. Шулай эшләргә кирәк!
— Әйе, Хәнәфи абзый, безнең әнинең идән асты да, кар базы да түгел бу.
Хәнәфи, кара мыегы астыннан ак тешләрен күрсәтеп, рәхәтләнеп •көлеп җибәрде. Өстенә ярым хәрби кием кигән бу озын буйлы, җиңел сөякле, калын кара кашлы, кара мыеклы кешенең көлүе күңелле һәм ягымлы иде. Болан 'бары .тик киң күңелле, бүгенгесе һәм киләчәге нык, ышанычлы булган кешеләр генә көләләр.
40
— Идән асларын, кар базларын онытырга вакыт инде, Газинур. Тиздән без менә дигән холодильниклар салдырырбыз.
Хәнәфи Газинурга хәзер үк ындырга, амбарлар янына барырга һәм Степан терелгәнче такта ярышырга кушты. Газинур җир исе килеп торган землянкадан чыкты да ындырга юнәлде.
Тау башында һәйбәт нарат бүрәнәләреннән салына торган озын, биек амбарларга Газинур ерактан ук сокланып карап барды. Түбәләрен ябып җибәргәч, таш-пулатлардан бер дә ким булмаячак.
Балталар астыннан, кояшта ялтырап, ак йомычкалар оча. Пычкылар чыжылдый. Бүрәнә тәгәрәтүчеләрнең, «раз, два, взяли!» дигән күңелле тавышлары ишетелә. Бураның бер почмагына киез эшләпәле Гарәфи абзый атланган, икенче почмагына зур сары сакаллы дядя Митрий утырган.
Төзелештә «Красногвардеец»ның үз балта осталары белән бергә күрше рус, чуваш колхозларыннан килгән мастерлар да эшли иде. Газинур аларның һәммәсен белә, ә такта яручы Степан һәм аның юлдашы аксыл бөдрә чәчле, киң күкрәкле чуваш егете Пашка белән якын дус та иде.
— Буламы, Гарәфи абзый!—дип кычкырды Газинур, башын югары күтәреп. — Сәлам, дядя Митрийга! һай-һай кызу тотасыз. Әле кичә генә нигезен утырта идегез, бүген матчага җиткәнсез.
— Митрий Иваныч белән пар эшләгәндә, кызу тотмыйча кара, — диде Гарәфи һәм, күршесенә сөйкемле караш ташлап, көлеп җибәрде. — Дядя Митрий шаляй-валяй эшләгәнне яратмый ул.
— Эшне эш дип эшләргә кирәк, — диде аңа каршы карт мастер.— Хәзер бер «Красногвардеец» кына амбарлар салдырмый бит. Безне «Заря»да да, «Прогресс»та да, «Тигез басуда»да көтәләр.
Газинур Пашка белән кул биреп күреште. Пашка озын пычкысын кайрап утыра иде.
— Степан авырды бит әле, — диде ул, иптәше өчен борчылып. —Ә монда эш тоткарлана. Иртәгә түбәне яба башлаячаклар.
— Бездән эш тормас әле, Пашка дус, — диде Газинур һәм бишмәтен салып ташлады. Аннары биек кузлаларга аркылы салынган бүрәнә өстенә сикереп менде. Бүрәнәне бер буй кисеп үткәннәр, икенче буйның да яртысы ярылган.
Газинур, моңарчы да такта яргалаган булганга, эшнең рәтен белә иде. Шуның өстенә яшь чагында такта яручы булып эшләгән Гафиятулла бабай да бу һөнәрнең сере турында улына күп нәрсә сөйләгән иде. Степан авырып кайтып киткәч тә, Пашка колхоз председателеннән Газинурны җибәрүен үзе сорады.
Газинур биек урынга басып эшләүне аеруча ярата иде. Эскерт куйганда да, богыл салганда да, каралты түбәләрен япканда да ул* һәрвакыт өстә эшли иде. Өстә эшләгәндә күңел үзенә бертөрле матур тойгылар кичерә: син киңлекне, биеклекне тоясың, шуның белән бергә үзең дә югары күтәреләсең кебек, йөрәктә дәрт, беләктә көч арта. Бу юлы да Газинур, пычкының шомарып беткән сабына ике кулы белән тотынган килеш, тирә-ягына сөенеп карап алды. Аның каршында, карасу- яшел урман буена сыенып, «Красногвардеец»нын. киң кырлары җәелеп ята. Саргаеп килә торган игеннәр салмак кына дулкынланалар. Дулкыннар, бер-берсен куышып, еракка-еракка китәләр дә, зәңгәр офыкка кереп югалалар. Югалганнары урынына яңалары калка. Кыр уртасыннан беленер-беленмәс кенә сузылган юлдан кемдер ат белән килә. Ләкин аты да, арбасы да күренми, тик дугасы гына тырпаеп чыккан. Уң- дарак, үләне чабып алынган болынлыкта, көтү йөри. Колхозның нәселле ак үгезе, болын уртасындагы үр өстенә менеп баскан да, ак мәрмәрдән киселгән һәйкәлсымаи, кузгалмыйча тора. Тамак асты җиргә тигән, мөгезләре дисәң—колач җитмәс.
41
— Башлыйбыз, Пашка дус,—диде Газинур шат тавыш белән. Пычкы, чыжылдап, җиңел генә түбән шуды. Аның эре, үткен тешләре астыннан җиргә сап-сары «ярма» коела башлады.
Пычкы бер күтәрелеп, бер төшеп торган уңайга Газинурның күз алдындагы киң кыр да, карасу-яшел урман да, мәгълүм бер ритм белән, тибрәнергә тотынды...
V
Колхоз председателе Хәнәфи Сабиров идарәдә Сәлим белән сөйләшеп утыра , иде. Икенче өстәлдә ал яулыгын колак артына кысып бәйләгән счетовод кыз Әлфия, җитен чәчәге төсле зәңгәр күзләрен кәгазьләр өстеннән йөртеп, ниндидер квитанцияләрне тикшерә. Аның янындагы тәрәзә төбендә, колагындагы тамчылы алкаларга охшаган, тамчылы гөлләр чәчәк атып тора.
Әлфиянең өстәл тирәләре генә түгел, бөтен идарә бүлмәләре бик пөхтә итеп җыештырылган, һәрнәрсәдә уңган кыз кулы сизелеп тора. Ленин, Сталин рәсемнәре кыр чәчәкләре белән бизәлгән. Тәрәзә пәрдәләре ап-ак, стеналарда төрле плакатлар, диаграммалар эленгән. Алар күп басулы кырлар турында, уңышны күтәрү, терлекләрнең нәселләрен яхшырту, якын киләчәктә төзеләчәк яңа фермалар, колхоз клублары, колхоз электростанцияләре турында сөйлиләр.
Бу җыйнак, матур, якты бүлмәгә килеп кергәннән соң, кешеләр үзләрен ничектер олырак, яхшырак хис итәләр һәм, башын иеп, счёт төймәләрен әкрен генә шалтыратып утырган яшь кызга ымлап:
— Әллә Әлфия үзе матур, әллә бүлмәсе матур, — диләр, ә шаянраклары: — Кем бәхетенә үсә икән бу йөзек кашы кебек кызыбыз, — дип өстиләр. Кайчакта берәр карт Әлфиянең өстәле янына якынрак килеп утырса, икенчесе, көлеп:
— Тукта әле, Котбетдин абзый, синең малаең юк, син читтәрәк торып торсаң да ярый, мин малайлы кеше, Әлфиягә мин якынрак утырыйм. язган булса язын киленлеккә алырмын, — дип куя иде.
Хәзер Әлфия, колхоз председателе Хәнәфи белән Сәлимнең сөйләшүен бер колагы белән тыңлап, зур кенәгәне ачып куйды һәм кулына каләм алды. Шул чакта ишек ачылды һәм Газинур күренде. Ул, һәрвакыттагы кебек, шау-гөр килеп керде, ишек төбеннән үк Әлфиягә шаян сүз әйтеп, аны тәмам кызартты, председательгә кул бирде, ә Сәлимгә:
— Нигә акт төземисең? — диде.
— Сабыр ит, Газинур, без әле сөйләшеп бетермәдек, — диде Хәнәфи.
Газинур Әлфия өстәле янына утырды да, председательнең Сәлим белән сөйләшеп беткәнен көтә-көтә, тәмәке төрә башлады.
— Әлфия, — диде ул, кызга әкрен генә, — тартырга ярыймы, төтеннән гөлләрең, гыйшык тоткан яшь кызлар кебек, саргаймасмы?
— Китсәнә, Газинур абый, син гел шаяртасың. Әнә тәмәке тартырга ярамый, дип язып куйган ич.
— Мин ул язуыңны күр|мим, күзлекләремне өндә онытып калдырганмын,—диде Газинур, көлеп.
Газинур үзенең ни өчен чакырылганлыгын белми иде әле. Шул турыда кызыксынып, Хәнәфинең сүзләренә колак салды.
Колхоз председателе Хәнәфи Сабиров ир уртасы бер кеше иде. «Красногвардеец» колхозының беренче оештыручысы һәм беренче председателе Гали абзыйны шәһәргә, эшкә алганнан соң, колхозчылар ул чакта Кызыл Армиядән әле яңа гына кайткан Хәнәфине председатель итеп сайладылар.
42
Хәнәфи, колхоз председателе булганнан соң да армиядәге гадәтләрен ташламады. Сөйләгән чакта күп кенә хәрби сүзләр кыстыра һәм нәрсә аңа килешә дә иде шикелле. Кайчагында командовать итүдән Дә тартынмый, әйттем—бетте! дип кырт кискән чаклары да булгалый.
1ӘКИН күбрәк җитди һәм төпле сөйләшә, олыларга хөрмәт һәм ихтирам күрсәтә, үз тиңнәре һәм яшьрәкләр белән эреләнми. Шуңа күрә аны карты-яше ярата иде.
— Шулай, Сәлим туган, — диде Хәнәфи, егетнең саргылт күзләренә туры карап. — Илебезнең социалистик төзелеше бездән эшче куллар ' сорый. Син яшь кеше, солдат буласы кеше. Дөнья күреп тә кайтырсың. Күпкә түгел, бер елга гына. Ә бер елга, әнә Газинур әйтмешли, куян | тиресе дә түзә.
Хәнәфи жавап көтеп тынып калды. Газинур бернәрсә дә аңламады. Ул сүз имгәнгән ат турында барадыр дип уйлаган иде.
— Бик рәхәтләнеп барыр идем, Хәнәфи абый, — диде Сәлим, ана карамаска тырышып. — бик рәхәтләнеп, ләкин син беләсең бит, мин... авыру кеше... Шуның аркасында укудан да киттем, аннары мин бит...
— Ат докторы, — дип кыстырды’ Газинур. — Колхозда иң кирәкле кеше.
Хәнәфинең кара мыек астындагы иреннәре елмайгандай булды. Лә кпн Газинурга бармак янады. Тик утыр, янәсе.
— Моңарчы мин синең авыру икәнеңне белмидер идем, — диде Хәнәфи һәм Газинур аның күзләрендә шаян чаткылар биешеп алуын күрде.—Нәрсә белән чирлисең соң син?
Сәлим, ни дип жавап бирергә дә белмичә кызарып, аска карап утырганда, яңадан Газинурның чәнечкеле тавышы ишетелде:
— Аның сырхантаеның исемен, Хәнәфи абый, Әлфия алдында әйтергә ярамый. Тышка чыгып сора.
Сәлимнең, әйтерсең, яңагына суктылар. Ул урыныннан сикереп торды һәм комач кебек кызарды, салынкы иреннәре калтырый башлады. Газинурның аны мыскыл итеп «сырхантай» дип атавы, Әлфия алдында аның егетлеген юкка чыгарып, хур итүе Сәлимне җир ярылса, җир тишегенә керердәй хәлгә китерде, йөрәге ачудан ярылырдай булды. Ул Газинурны баскан җирендә үтерерлек сүз эзләде. Ләкин таба алмады.
— Дуңгыз көтүчесе! — диде ул, теш арасыннан пышылдап.
Газинур көлеп җибәрде.
— Туры сүздә оят юк, Сәлим. Булсын иде колхозның чибәр маллары күбрәк, Хәнәфи абый, ә? «Прогресс» колхозы алардан беләсеңме күпме доход ала: йөз мең! Колхозга йөз мең табыш китергән нәрсәдән мин тартынып тормас идем.
Председатель көздән «Красногвардеец»та да «чибәр маллар» фермасы булдырачагын әйтте дә, Сәлимгә борылды:
— Ярар, энекәш, хәзергә шуның белән сүзне тәмамлыйк. Иртәгә докторга күренеп кайтырсың. Әнә Әлфия язу бирер. Әгәр дә чынлап та строевой елужбага ярамыйсың икән, чтож җибәрмәбез.
Бу инде чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Сәлимне тәмам юк итте. Ул беркемгә дә карамыйча, өстәл кырыендагы эшләпәсен дә алмыйча чыгып китте.
— Ну, хур иттең егетне, Газинур, — диде Хәнәфи, көлүеннән тыела алмыйча.—Җитмәсә Әлфия алдында.
— Газинур абыйның шул инде, — диде Әлфия, кызарып. — Үзе яратмаган кешесен һәрвакыт кеше күзенә күренмәслек итә.
— Кара, кара, Хәнәфи абый, ничек яклый бу егетен, — диде Газинур, председательгә күз кысып. — Мә, Әлфиякәем, егетеңнең эшләпәсен илтеп бир. Әйт: башын югалтып йөрмәсен, кирәк булыр әле.
■—Ярар, Газинур,—дип бүлдерде аны Хәнәфи, — инде синең белән I сөйләшик, ни өчен чакыртканымны беләсеңме?
— Белүен белмим, Хәнәфи абый, ләкин сизенәм, — дип җавап бирде Газинур һәм көлемсерәп куйды.
— Сизенәсең? — Хәнәфи башын кыйшата төшеп, уң күзен кысты.
— Каядыр эшкә җибәрергә исәбең бар шикелле, Хәнәфи абый. Таш кисәргәме, урман кисәргәме? Әллә шахтага күмер чабаргамы? Шахтага булса — китәр идем мин. Әлфия, ничек әле шахтер көе? «Шахтёр егет күмер чаба...»
«Чыннан да сизенгән бит, шельма!» дип эченнән сөенеп уйлап алды председатель. Дөресен әйткәндә, Хәнәфи Газинурны колхоздан читкә җибәрәсе килми иде. Яхшы эшләүчеләр колхозда да бик кирәк. Бу ■турыда ул Бөгелмәгә китәр алдыннан Гали абзый белән дә киңәште. Колхозның бүтән кешеләре кебек Хәнәфи дә Гали абзыйның сүзенә һәрвакыт колак сала һәм: «Безгә бу кешедән бик күп сабак алырга кирәк», дип сөйли иде. Гали абзый читкә китүчеләр исемлегенә Газинурны үзе тәкъдим итте.
— Шәһәр күреп кайтса, бу егет колхозның тоткасы булачак,— диде. Хәнәфи тырыш эшчеләр колхозга да бик кирәк дигәч, Гали абзый ашыкмый гына, һәр сүзен уйлап, җентекләп, Хәнәфигә:
— Без кешеләргә, Хәнәфи дус, колхоз күзлегеннән генә түгел, дәүләт күзлегеннән карарга тиешбез, — диде. — Менә бер-ике елдан синең колхозыңа берничә механик яки электрик, яки бүтән һөнәр осталары килеп төшсә, начар булачакмыни. Хәзер бит синең бөтен эшкә бер тимерчең бар. Ә тимерче генә, бигрәк тә иске авыл тимерчесе, хәзер колхозның барлык эшләрен башкара алмый бит. Нәрсә яшереп торасың, яңа жнейкаңны көйләр өчен дә үзең Бөгелмәгә барып слесарь китердең түгелме? Шулаймы? Ә жнейка колхозның гади бер эш коралы гына. Тиздән синең движогың, молотилкаң, электр станцияң, радиоузелың, телефон узелың һәм тагын әллә нәрсәләрең булачак. Юк, Хәнәфи дус, һөнәргә өйрәнеп кайткан кешеләр сиңа кирәк. Киләчәктә алар колхозның төп әйдәүчеләре булачак. Перспективаңны югалтма, дус, алга карап эш ит!
Бу сүзләр белән Хәнәфи килешергә мәҗбүр булды.
— Дөрес сизенгәнсең, Газинур, туган ил төзелешләренә бездән кешеләр сорыйлар, — диде Хәнәфи, егетнең көләч йөзеннән күзен алмыйча СәлихМ белән сөйләшүдән соң аның күңелендә утырып калган ямьсез юшкын әкренләп бетә башлады. — Ләкин шахтага түгел, таш кисәргә дә түгел. Урман кисәргә. Барасыңмы?
— Бармыйммы соң, Хәнәфи абый, — диде Газинур уйлап та тор- мастан. — Тик бернәрсә сорар идем, Хәнәфи абый: картлар юлга чык- мастан борын юлдаш сора, йорт алмастан борын күрше сора, дигәннәр, йортым бар, күршеләрем яхшы, юлдашларым кем булыр — шуны беләсем килә.
— Телең чыптадан булса, әллә кайчан тузып беткән булыр иде, Газинур, — диде Хәнәфи, көлеп. — Гарәфи абзый, Һашим, Газзән, Мидхәт барабыз дип әле яңа гына чыгып киттеләр.
— Гарәфи абзый белән Һашим булгач, мин калмыйм. Кайсы якка, кайчан китәргә?
— Уралга, Соликамск урманнарына. Атна-ун көндә юлга чыгарга.
— Шушылай тиз үкмени? — дип бераз исәпкә калыбрак сорады Газинур. — Нигә көздән түгел? Урып-җыю вакыты якынлаша бит. Без китсәк, кыен булмасмы соң, Хәнәфи абый?
— Рота бер отделениесен сугышта югалтса — билгеле, кыен була, Газинур. Әмма бурычны барыбер үти. Социалистик төзелешләргә булышмыйча ярамый. Әгәр колхоз үз ягын гына, завод үз ягын гына каерса, без ерак китә алмабыз. Безгә берлек кирәк. Аннары шәһәр
43
44
безгә нихәтле машина бирә. Әле кайчан гына сез Һашим белән җилгәргеч алып кайттыгыз. Бүген менә безгә яңа чәчкечләр кайткан дип хәбәр килде.
— Яңа чәчкечләр!?
— Әйе, тагын якын көннәрдә салам, печән турый торган станоклар кайтачак.
Газинур тышка чыкканда күк йөзе болытлар белән каплана башлаган иде. Ләкин күңелендә артык якты булганга Газинур төньяктан ургылып-ургылып килгән кара болытларга игътибар итмәде. Алда яка шәһәрләр, заводлар,.. Газинур кебек гомерендә Бөгелмәдән башка шәһәр күрмәгән, бер генә тапкыр да поездга утырмаган егеткә моннан да кызыклырак, моннан да бәхетлерәк көннәр булырмыни?! Колхоз председателе үзе тәкъдим иткәч, ничек бармаска. Нинди юләр бу Сәлим. Бүтән берәү булса, бар авыруын яшереп тә китәргә тырышыр иде. Ә ул... Юньсезне син табакка төртсәң, ул тагаракка тартыр дигәннәр. Нәкъ үзе! Әмма дә Газинур аны шәп сыптырды. Гомере буенча онытмас.
Кинәт Газинурның башына шикле бер уй килеп төште. Бу сырхан- тай миннән ераграк карамыймы икән? Мин китәрмен, ә ул Миңнурый белән...
Газинур үзенең күңелендә бүтәннәргә карата инә очы хәтле дә кер булмаганга, башкаларның да күңеле шундый ук сафтыр дип йөри иде. колхозга кергәннән соң, тормыштагы бөтен нәрсә ачык, туры, аңлаешлв булып киткән кебек, мәхәббәт тә, аныңча, шушындый туры, ачык булырга тиеш шикелле тоела иде.
«Тукта, чынлап сөяме соң ул гөләп чәчәге, әллә сөйгән булып кылана гынамы?» — дип уйлап алды Газинур. Ләкин кичә, Миңнурый- ның күкрәгенә башын куеп торуларын, аның яшьле күзләрен исенә төшергәч, аңа үзенең бу уйлары бик әшәке булып тоелды. Ул, Миңнурый-: ны җәберсеткән кебек оялып, Гали абзый йортына таба карады. Тәрәзәләр ачык, тәрәзә төпләрендә чүмеч гөлләр. Әнә Миңнурый үзе дә. Ул ишек алдында бауга эленгән керләрне кочагына җыеп йөри. Озын чәче ни өчендер үрелмәгән. Көчле җил аның чәчен, күлмәк итәген җилфердәтә. Бер минуттан Миңнурый йөгереп кереп тә китте, һәм шуның артыннан ук яшен яшьнәп, бик каты күк күкрәп куйды. Газинур, аптырап, башын югары күтәрде. Бөтен күк йөзе күгелҗем кара болытлар белән капланган. һава тәмам караңгыланган.
Яңадан яшен яшьнәп, бик каты күк күкрәде. Нәрсәдер чатнап китте. «Яшен суктымы әллә?» дип уйлады Газинур һәм, өермәләр бөтерелеп уйнаган киң урам буйлап, ат абзарларына таба йөгерде.
Ул ат абзарларының ишегеннән кергәндә тагын яшен яшьнәп китте. Уртада тар юл калдырып, ике якка һәр ат өчен аерым-аерым араннар төзелгән бик озын абзар: эче кинәт яп-якты булып китте, сагаеп башларын күтәргән атлар, аргы очта кулына көрәк тотып баскан Сабир бабай һәм берничә хатын-кыз бер генә секундка күренде. Шуның артыннан уь таулар ишелгәнсыман күк күкрәде. Газинур, башын иңнәренә батырып, ихтыярсыздан артка тайпылды. Аңа яшен ат абзарын сукты кебеь тоелды.
Бүтән атлардан аерып такта белән бүленгән аранда торучы алмачуар айгыр күк күкрәгән саен ярсып дулый һәм стенага беркетелгән тимер чылбырын өзәргә, абзарны ватып чыгарга азаплана иде. Ул арад; абзарның аргы башыннан Сабир бабай кемнәргәдер:
— Ишекләрне ябыгыз, ишекләрне! — дип кычкырды. Тагын яше* яшьнәп күк күкрәде. Ишек ябарга йөгергән хатын-кызларның берсе кн нәт, илереп, юл уртасына чүгәләде. Бөтенләй якында гына нәрсәдер ла| итеп төште — күрәсең, давыл кайсыдыр өйнеңме, сарайныңмы түбәсе.
45
кубарып ташлады. Түбә саламнары урам буйлап бөтерелеп очарга ютынды.
Аннары абзар эче берничә минут буенча яңадан яп-якты булып торды. Ярыклардан, тишекләрдән күктәге сынгаланган яшен утының дерелдәп торулары күренде. Абзар уртасында чүгәләгән хатын, яулыгы белән йөзен каплап, тагын да ныграк бөреште.
Газинур ишекләрне япты. Тышта котырып яңгыр ява иде. Яңгырдан урам аръягындагы өйләр түгел, утыз-кырык адымдагы янгын сарае да күренми иде. Ә таулардан урам уртасындагы чокырга, ургылып-ургы- лып, су ага башлады.
Айгыр тимер чылбырын өзде булса кирәк, аяклары белән такталарга типкәли башлады. Ватылган такта кисәкләре абзар аръягына ук очалар иде.
— «Батыр» чылбырны өзде!—дип кычкырды Газинур.
Йөгереп килеп җиткән Сабир бабай Газинурның дулаган ат абзарына керергә маташуын күрде.
— Кермә, тибеп үтерер!—дип кычкырды ул. — Кермә, башың ике түгел, Газинур.
Газинур, ишекне ачып, абзарга атылды. Күзләрен кан баскан һәм бөтен тәне белән калтыранган ат, үз янында кеше барлыгын күргәч, бер генә секундка тынып калды. Шул арада Газинур аның тимер чылбырыннан эләктереп өлгерде һәм чылбырны алка аркылы үткәреп, ике кулы белән аңа асылды. Бик кыска вакытка шашуыннан тынып калган ат, үзен яңадан чылбырга тагуларын сизгәч, бөтен гәүдәсе белән ыңгырашып, киң күкрәге белән улакка китереп сукты, аннары арт аякларына басты, йодрык сыярлык киерелгән танауларыннан атылып чыккан эссе Газинурның битенә бәрелде.
— Боргычны бир, Сабир бабай, боргычны! — дип кычкырды Газинур. — Боргычламасак, харап була.
Сабир бабай ишек башына кыстырып куелган боргычны, сузылып алып, Газинурга ташлады. Газинур аны эләктереп алды һәм айгырның өске иренен боргычларга тотынды. Айгыр берничә тапкыр аны бәреп ташлый язды, ләкин Газинур бирешмәде. Ул ярсыган атны җиңде һәхм аның өске иренен нык итеп боргычлап куйды. Ат, боргычланган ирененең коточкыч әрнүеннән аңын җуйган кебек, кинәт тынычланып калды. Газинур улактан сикереп төште дә, маңгай тирен сөртеп, араннан чыкты.
— Янабыз! — дип кычкырды Сабир бабай, кинәт. Күз ачып-йомганчы абзарның арткы ишек турысы яп-якты булып китте. Газинур ишеккә йөгерде һәм аны ачып җибәрүгә тау итәгендә, колхоз амбарларыннан читтәрәк бер ялгызы торган сарайның дөрләп яна башлавын күрде. Бу сарайда колхозның кышкы инвентарьлары һәм әле күптән түгел генә Газинур белән Һашим Бөгелмәдән алып кайткан яңа җилгәргеч тора иде.
Газинур яныннан насос арбасына аягүрә баскан һәм дилбегәсен баш өстендә болгап, атын җан-фәрманга чаптырган әтисе Гафиятулла бабай, аның артыннан сулы мичкә арбасына шулай ук аягүрә баскан һәм шулай ук дилбегәсен баш очында болгаган Халикъ үтеп киттеләр. Аларның йөзләренә яңгыр сулары чәчри иде. Атлар, чабып килеп, су белән тулы чокырга керделәр, күз ачып-йомганчы аны кичтеләр һәм алга омтылдылар. Газинур ишек төбендәге Сабир бабайга: «Боргычны алырга онытма», — дип кычкырды да, әтисе белән энесе артыннан йөгерде. Сарыклар фермасыннан чыккан кыска буйлы Һашим, правление ягыннан күренгән Хәнәфи абзый, бригадир Габдулла һәм тагын бик күпләр шулай ук янгынга йөгерәләр иде.
Газинур белән Һашим килеп җиткәндә сарайның түбәсе яна, Гафиятулла бабай насостан су сиптерә иде.
46
— Җилгәргеч яна! Һашим, җилгәргечне чыгарыйк!—дип кычкырды Газинур мичкә яныннан йөгереп үткән Һашимга һәм әтисенең арбасыннан балта алып, йозакны бәреп очырды. Аннары ишекне ачып җибәрде.
л арада башкалар да килеп җитте. Халыкның кайсы насоска тотынды, кайсы су сибә башлады.
— Егетләр, түбәне каерып ташлагыз. Түбәне, багорлар белән! — дип кычкырды I афиятулла бабай. Хәзер аңа каравы куркыныч иде: өсте-башы манма су, бүреге кайдадыр төшеп калган, йөзе кыйшайган, күзләре ялтырый. Бу инде кулын артына куеп, үз алдына сөйләнә-сөм- ләнә башын иеп атлаучы көчсез бер карт түгел, ә ярсыган батырны хәтерләткән бер кеше иде.
Газинур белән Һашим сарайга атылып керделәр. Ут инде бөтен почмакларга таралып өлгергән. Бер-бер өсле өелгән чаналар дөрләп яна. Ялкын телләре җилгәргечне дә ялыйлар. Яшен җилгәргечне суккан булса кирәк, аның такталары каерылып, чәрдәкләнеп беткәй. Төтен. Эссе. Газинур беләге белән йөзен каплап, эчкәрәк үтте дә, җилгәргечкә ябышты. Һашим аңа булыша башлады. Тагын берничә егет сарайга йөгереп керде. Ләкин шул ук вакытта тыштай әллә ничә тавыш берьюлы:
— Чыгыгыз, түбә ишелә! — дип кычкырды.
Киемнәре өтелә башлаган Газинур белән Һашим башкалар артыннан йөгереп чыгуга, түбә ишелеп тә төште һәм ут тагын да көчлерәк дуларга тотынды...
Соңыннан, янгын тәмам сүнеп һәм колхозчылар: «хәерле каза булсын»,— дип таралып беткәч, Газинур анда бер үзе калды. Аның өсте манма су, куллары пешеп, куыкланып беткәй. Алар сызлап әрни, ләкин Газинур бу әрнүне сизми. Аның җан сызлавы, тән әрнүеннән мең кат көчлерәк. Ул бары тик тимерләре генә калган җилгәргеч янында басын тора һәм аның зур, кара күзләреннән кайнар яшь ага иде. Әле күптәнме соң алар Һашим белән шул уенчык кебек зәңгәр җилгәргечне Бө-гелмәдән алып кайттылар. «Менә игеннәрне урып-җыйгач та үзем беренче булып әйләндерәм бу җилгәргечне», дип хыялланган иде Газинур.
Колхозга кайткан һәр яңа машина аны югары күтәрүен, бәхетен арттыруын Газинур күңеле белән тоеп белә иде. Бу яңа җилгәргеч колхоз бодайларын гына түгел, аның үзен дә, бүтән колхозчыларны да җилгәрер, тагын да сафландырыр, чистартыр күк тоела иде аңа. һәм менә шул матур җилгәргечтән нәрсә калды...
Газинур кулларын йомарлый. Янган машинаның кызганыч калдыкларына яшьле күзләре белән тагын бер карый да, борылып, ат абзарларына таба атлый. Давыл әле тынмаган, яңгыр әле һаман коя, яшен һаман яшьни, кук һаман күкри, ләкин Газинур боларның берсен дә тоймый, күрми, ишетми иде.
VI
Яшенле-давыллы янгыр әкрен генә үтеп китте. Соңгы күкрәү тавышы, баш өстендә бераз гөрелдәп торды да, аннары, ташлы юлдан үтеп киткән арба тавышыдай, кайдадыр бик еракта, әллә Баулы, әллә Баш- кортстан җирләре өстендә күгелҗем рәшәгә кереп, бөтенләй тынды. Күк йөзе аязганнан аяза барды. Салынкы соры болытлар таралды. Хәзер башыңны күтәреп күккә карасаң, ул — чистарган, юылган кебек — зәп-зәңгәр. Ә тирә-якта шундый тынлык, шундый тынычлык, әй- терсен, табигать бик каты тартыштан соң арыган да, хәзер, әкрен генә сулыш алып, хәл җыя. Шул ук вакытта бөтен нәрсәдә ниндидер үтә җиңеллек, үгә яктылык һәм үтә сафлык сизелеп тора, һавада хуш ис
47
ләр аңкый. Үләннәр, игеннәр, агач яфраклары, тагын да яшелләнә төшеп, кояшка каршы миллион тамчылар белән җемелдәп торалар.
Кояш баеп килә. Аның кыйгач нурлары кечкенә «Красногвардеец» колхозын буеннан буена яктырткан һәм аңа кабатланмас бер ямь биргән. Әнә урам як бакчалары эченнән уенчык тартмалар шикелле генә күренгән ап-ак өйләр, әнә урам буйлап тезелеп киткән коеларның биек сиртмәләре, уйга чумгандай, тып-тын торалар, әнә авыл башында казармага охшаган озын-озын ферма биналары тагын да зуррак, мәһабәтрәк булып киткәннәр. Исаково очында, хыялый бер капкасыман, аллы-гөлле салават күпере күтәрелгән.
Давылдан соңгы тынлык озакка бармый. Актыккы күкрәү еракларда тынып өлгерер-өлгермәс борын ук бөтен тереклек иясе кузгала, поскан җирләреннән чыга һәм яңадан ыгы-зыгылы, чыр-чулы, эшчән, күңелле тормыш башлана. Бу — һәр җирдә шулай. «Красногвардеец»та да нәкъ шулай булды. Якты күлдә, Туйралыда, Ыаратлыда әле яңгыр ява иде, ә «Красногвардеец»ның кояш нуры төшкән ишек алларына, урамына, урамны икегә ярып үткән, яңгыр сулары ташусыман гөрләп агып торган чокыр буена, штан балакларын сызганган бала-чагалар, бәйдән ычкынган төсле, йөгерешеп чыктылар. Председатель Хәнәфи белән бригадир Габдулла, атларга атланып, басуга игеннәрне карарга киттеләр. Колхозның май чыгару заводы гөрли башлады. Ак яулыклы, ак алъяпкычлы бер кыз, аягына ялтырап торган өр-яңа резина галош киеп, көянтә белән чишмәгә суга чыкты. Чишмәнең түбән ягында, күлсыман җәелгән сары күбекле яңгыр суында каз-үрдәкләр каңгылдашып һәм бакылдашып йөзә. Ат абзарларының киң ишекләрен ачып җибәрделәр. Аннан бер җирән колын атылып чыкты һәм, исе киткәнсыман бераз карап торды да, койрык чәнчеп уйнарга кереште. Аны чакырып әнкәсе кешнәде. Ул да булмады шушы киң ачылган абзар ишегендә алъяпкычлар япкан ат. караучы Сабир бабай белән Газинур күренде. Ишек төбендә бер мәл сөйләшеп торганнан соң, алар абзар янындагы сулы кисмәк янына килделәр. Газинур, урындык өстендәге яңгыр суын чүпрәк ураган кулы белән сыпырып алды да, көлемсерәп куйды.
— Әйдүк, Сабир бабай, утырып җибәр түргә, тартыйк бергә, — диде.
Шау-шулы һәм хәвеф-хәтәрле озын көннән соң, алар икесе дә бик нык арыганнар иде. Бигрәк тә Сабир бабай йончыды. Газинур аны ял итәргә җибәреп карады. Карт кулын гына селекте.
— Хәнәфиләр кайтмый торып, күзгә йокы керәмени. Үземә барасы калган... Игеннәр, атлар иминнәрме? Коточкыч давыл иде бит. Бер елны шундый давылдан соң игеннәр бөтенләй ятып калып череде, ә атларны өч көн эзләдек. Алар яңгыр уңаена киткәннәр дә киткәннәр...
— Борчылма, Сабир бабай. Без бер тәмәке тартканчы Хәнәфи абый белән Габдулла абый кайтып та җитәрләр.
— Кайтуын, мин дә белом, кайтырлар. Хәере белән диген.
Сабир бабай ашыкмый гына тәмәке төрде һәм бала-чагалар кайнашкан сулы чокырга карап тора башлады. Моннан алты-җиде ел элек бу чокыр бөтенләй сай иде әле. Хәзер аның киңлеге өч-дүрт метрга, тирәнлеге ике-өч метрга җитеп килә. «Красногвардеец»ны чолгап алган таулардан төшә торган кар һәм яңгыр сулары аны ел саен тирәнәйтә баралар. «Су балчыкны түгел, таш-тауларны да җимерә ул», дип уйлый Сабир бабай, игеннәр һәм атлар турындагы борчылуларын онытырга тырышып, һәм әкрен генә башын чайкый.
Газинур да, тәмәке тарта-тарта, су тулган чокырга карый. Ләкин аны бөтенләй башка нәрсә кызыксындыра. Әнә кап-кара бер малай әнисенең кер уа торган тагарагын чыгарган да, аңа утырып, көймәдәге шикелле йөзмәкче була. Ләкин утырып өлгерми, тагарак әйләнеп китә һәм малай тагын суга чума. Газинур чын күңелдән рәхәтләнеп көлеп җибәрә.
48
— Тырыш, Әпкәли, тырыш, булдырасың!
Сабир бабай аның кычкыруына игътибар итми, үз алдына сөйләнеп, уен дәвам иттерә.
— Эх, булсын иде, ичмасам, шул яңгыр суы хәтле генә үз инешебез, — ди ул сабыр һәм уйчан тавыш белән. — Терлекләр дә интекмәс лде, яшелчәләр дә суга туеныр иде, бала-чага да рәхәтләнер иде.
Ә Газинур һаман тагараклы малайны күзәтә.
— Әпкәли, бөтерчек бөрчә, тәки утырды бит! Тагаракта йөзә, шайтан таягы!— дип яңадан кычкыра ул һәм Сабир бабайга карап ала.— Кайгырма, бабай, менә бераз аякка гына басыйк, бу чокырга менә дигән буа буарбыз. Җәйнең җәй буена суы кипмәс. Тирәсенә агачлар, да утыртырбыз әле. Юкә агачлары! Юкә чәчәк атканда исе бөтен колхозга җәелеп торыр.
Сабир бабайның җилдән киселеп, кибеп беткән җыерчыклы йөзенә кояшның соңгы нурлары төшә. Ул бераз читкәрәк елыша һәм әүвәлгечә уйчан тавыш белән кайтарып сорый:
— Буа дисеңме? Белмим шул буа белән генә берәр нәрсә чыгармы монда? Тамырсыз агач үсмәгән шикелле, чишмәсез күл дә я кибә, я сасый. Шәһәрләрдә фанталлардагы суны да һаман саен яңартып торалар. Ә менә агачларны дөрес әйтәсең. Агач җирне ныг.ыта ул, — карт нәрсәнедер хәтеренә төшерергә теләгәнсыман шактый озак вакыт үз алдына уйланып тора, аннары яңадан сүзен дәвам иттерә: — Без монда яңа кешеләр, бу җирләрнең борынгы тарихын белмибез. Әмма үзебезнең Шөгер — Азнакай тирәләрен яхшы беләм. Мин балачакта йөгереп-атлап чыгарлык ерганаклар, хәзер кызыл балчыклары ыржаеп торган, иләмсез зур чокырларга әверелгән. Җитмеш ел шул инде ул эшкә...
— Җитмеш елда күп сулар аккандыр шул, — дип, Газинур җөпләп куя.
— һи, акмаган кая! Сулар да акты, тирләр дә акты, каннар белән күз яшьләре дә акты, Газинур, һай ул үткәннәрне искә төшерсәң!
Картлар белән сөйләшергә ярата һәм аларның йөрәкләренә керә белә торган Газинур, Сабир бабайның хәтерен калдырмаслык итеп йомшак кына әйтеп сала:
— Аккан су кире кайтмый инде, Сабир бабай, үткәннәрне искә төшереп җаныңны борчыма. Киләчәккә кара да, тагын җитмеш ел яшим әле, дип гайрәтлән.
Сабир бабайнын кипкән йөзенә чак кына яктылык чыга. Ул кәкрәеп беткән бармаклары белән түгәрәк ак сакалын бөтергәли башлый.
— Киң күңелле җан син, Газизнур, киң күңелле! Тагын җитмеш ел мин түгел, син дә, бәлкем, яши алмассың, улым.
Картның бу сүзләренә каршы Газинур кабынып, ярсынып китә. Башындагы кепкасын җилкә чокырына ук этәрә. Киң, биек маңгаена кара чәчләре төшә. Күзләре уйнаклый башлый, йөзе, күңелләре бик саф кешеләрдә генә була торганча, нурланып китә.
— Юк, Сабир бабай, мин һичкайчан үлмәм шикелле. Мәңге яшәрмен кебек, — ди ул дәрт белән.
— Адәм баласы шулай инде ул, — ди карт, уйчан гына. Аннары өстәп куя: — Ярый, Газинур балам, кузгалыйк.
Сабир бабай, урыныннан торып, абзар почмагына килде һәм, кулын каш өстенә куеп, басу үренә карый башлады. Тау башындагы зират янында кемнәрдер күренгәндәй булды.
— Газинур, безнекеләр кайта түгелме?
— Әйе, безнекеләр кайта, — диде аның янына килеп баскай Газинур.
Кинәт Сабир бабай бик нык бор(чылырга тотынды, ул әле бер кулын, әле икенчесен каш өстенә куеп карый, гүя кайтучыларның йөзләрен ерактан ук күрергә тели. Башка вакытта атны куган өчен кешеләрне шелтәләргә яратучан бу карт хәзер председатель белән бригадирның
атлатып кына килүләренә эченнән рәнҗи. Игеннәр ни хәлдә икән? Gy басмаганмы, боз сукмаганмы? Яңгыр арасында боз күренгәләде бит. Утлаудагы атлар таралышып бетмәгәнме?
Ниһаять, председатель белән бригадир ферма янына килеп туктадылар. Аларның тыныч йөзләрен күргәч үк, картның эченә җылы йөгерде. Шулай да сорамыйча түзмәде:
— Хәнәфи балам, нинди хәбәрләр алып кайттыгыз? Хәвеф-хәтәр юкмы? Атлар бар да исәннәрме?
Председатель, иярдән төшеп, тезгенне Газинурга бирде.
— Обстановка куркыныч түгел, Сабир бабай. Атлар да, игеннәр дә уз урынында. Җил уңаена бодай әзрәк сөрлеккән сөрлегүен дә, күтәрелер әле.
Газинур койрыклары бәйләнгән, аяклары тез тиңентен пычракка буялган атларны абзарга таба алып китте.
— Газинур, — дип кычкырды Хәнәфи аның артыннан.—Иртәгә правлениегә кереп чык, яме. Теге мәсьәлә буенча доложить итәрсең.
— Була ул, — диде Газинур, артына борылмыйча гына.
Абзарда ул, атларның иярләрен салдырып, иярләрне сбруйлар сараена кертеп куйды, атларны аранга кертеп япты. Аннары кулына озын саплы себерке алып, аяк астына җыелган яңгыр суын себерә башлады һәм бөтен тавышы белән җырлап җибәрде. Сабир бабай, аның яныннан сүзсез генә узып, араннарның берсенә керде һәм төнгелеккә кибәк болгата башлады. Алар һәркайсы үз алдына шактый озак эшләде. Юлдан кайткан атларны кабул итеп, тиешле урыннарына урнаштырдылар. Бары тик караңгы төшкәч кенә аларның эшләре бетте һәм ат караучылар, абзар ишегендәге аркылы агачка күкрәкләре белән ятып, үзара сөйләшә башладылар. Газинур шаярта иде.
— Ну, бабир бабай, яшеннән үзең шүрлисең дә икән. Котың тәмам очкан иде.
Сабнр бабайның да хәзер кәефе яхшы. Карт кешегә күп кирәкмени: игеннәр зарарланмаган, атлар исән. Ул кеткелдәп көлә.
— Әллә булгандыр, хәтерләмим,—ди ул һәм кинәт бик җитди итеп әйтеп куя: — Ә син, Газинур, башсыз егет. Дулаган айгыр янына кереп харап була яздың бит. Мин сиңа ничә тапкыр кычкырдым, кермә дидем.
—• Кермичә ярамый иде, — ди Газинур, акланырга тырышып.— Әгәр мин айгырны кереп тынычландырмаган булсам, ул үзен-үзе бетерә иде. Менә җилгәргеч кызганыч, нихәтле тырыштык — коткара алмадык.
— Ярый, хәерле каза булсын. Кеше башы түгел. Председатель әйтә, быел ук яңасын булдырырбыз, ди. Страховка акчасы да бераз киләчәк. Безнең Әлфия шундый эшләрне тиз башкаручан кыз. Менә синең кулларың ничек, бик каты сызламыймы? Пешкән тән бик әрнүчән була ул.
Газинур, чүпрәк белән ураган кулларын алга сузып карый да. көлә.
— Минем кулларым, бабир бабай, эт тиресе шикелле, иртән торганчы төзәлә алар.
Сыер абзарлары ягыннан берөзлексез ишетелеп торган нечкә гөжләү кинәт тынды. Сыер савучы кызлар, эшләрен бетереп, кайтып киттеләр. Өйләрдә мичләр ягылган. Морҗалардан һавага аксыл төтеннәр күтәрелә.
Газинур Сабир бабайга председатель үзен ни өчен чакырганлыгын әште. Шәһәрдән кәгазь килгән. Урман кисәргә колхоздан кешеләр сорыйлар. Газинур барырга вәгъдә биргән. Иртәгә исемлек төзиләр икән.
Нишлим, Сабир бабай, барыйммы, юкмы? Хәнәфи абыйга вәгъдә бирүен бирдем, шулай да колхоздан бер дә китәсе килми. Син дөнья күргән кеше, киңәш пт әле миңа, Сабир бабай.
Газинурның киңәш соравы картның күңелен нечкәртеп җибәрде. Сүз жаеннан гына түгел, чын күңеленнән сорый бит. «Рәхмәт, улым, — дип 4”С-Ә>№9.
50
унлап ала карг. — Үз гомерендә Карпат тауларына менгән, Порт-Артур* да сугышкан, нужа капчыгын күтәреп булса да, киң Россиянен бусн- буилаган, иңен-иңләгән бер картның яшьләргә бер-ике авыз киңәш бирерлек кенә тәҗрибәсе бар».
— Яшь вакытта, Газизнур улым,— диде ул, Газинурны тулы исеме белән бүген икенче тапкыр хөрмәтләп атап, — дөньяны бер күрү кирәк. Пөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә, дигәннәр борынгылар. Мин мәслихәт күрәм.
Газинур картны игътибар белән тыңлады. Аның күз алдына ерак шәһәрләр. ерак урманнар килеп басты. Күңеле җилкенеп китте.
— Алай булгач, барам, — диде ул кыю гына. — Гали абзый янына кереп, тагын бер киңәшләшеп алам да — барам. Әтинең күптән әйтеп куйган сүзе бар: дөнья күрмәк—ир кешенең бурычы.
— Дөрес сүз. Шулай да, Газинур, атаң сүзенә караганда да, минем сүзгә караганда да Әхмәтгали сүзенә күбрәк колак сал. Без инде килде- китте кеше булып барабыз. Күбрәк югарыга түгел, аска карыйбыз. Әйе. Шуңа күрә безнең сүзне тыңласаң — рәхмәт, тыңламасаң— үпкәбез юк дигәндәй. Ә Әхмәтгалинең сүзеннән чыкма. Еракка карап эш итә торган кеше ул.
Авылда утлар кабыздылар. Күктә эре-эре йолдызлар калыкты. Атлар, әкрен генә пошкырып, ашыйлар. Айгыр бер туктаусыз таптана, стенага беркетелгән тимер чылбыры чыңлап тора.
— Урта авылда этләр өрә башлады, — диде Газинур, көлеп, — әллә барып тамак ялгап килергәме икән. Әнкәй токмач пешерәм дигән иде.
— Бар, бар, — диде карт тиз генә. — Мин үзем калып торам.
Газинур абзардан чыкты да, келәтләр каршында җыелган колхоздашлары янына туктап:
— Кайсыгызның тәмәке тартасы килә — рәхим итегез!—диде һәм тәмәке белән тулы янчыгын чыгарды. Янчык кулдан кулга күчеп, Газинурга бушап кайтты.
VII
Газинур өйгә килеп кергәндә кайнар токмачны зур агач табак белән өстәлгә китереп куйганнар иде инде. Түрдә караңгы чырайлы Гафиятулла бабай, бөтен икмәкне күкрәгенә терәп, чалгы пычак белән телем-те- лем кисеп утыра. Аның башында кара кәләпүш, өстендә яңгырда чыланган киемнәрен алмаштырганнан соң кигән ап-ак күлмәк. Аның сул ягында, француз яулыгын ияк астыннан бәйләгән, ябык кына гәүдәле, очлаеп торган йөзле хатын — Газинурның үги анасы урын алган.
Газинур абыйсы Мисбах янына, скамьяга килеп утырды.
Өй эче тып-тын. Картның кәефе юк чакта өйдә берәү дә кычкырып сөйләшми. Токмачны да сүзсез генә ашадылар. Тик Гафиятулла бабай гына, беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә һәм беркемнең дә җавабын көтмичә, үз алдына ара-тирә сукранып торды. Мондый чакта аны борчымау яхшы. Аның холкын яхшы белгән уллары сүз катмадылар. Һәрвакыт көлдереп эчне катырырга ярата торган Газинур да эндәшмәде. Әмма карчыкның түземлеге җитмәде.
— Булды инде, атасы, сукранмасана, алладан килгән каза,—диде.
— һе, алладан! — дип берьюлы кызып китте карт. — Мин аны мулладан дип әйтәмме әллә? Таптың сүз! Колхоз милке өчен кем җавап бирә: минме, алламы? Каныма тоз салган буласың тагы!
Гафиятулла бабай куе кашларын җыера. Солдатта, Кавказ тауларында крушениегә эләккән чагында ярылган һәм соңыннан яра эзе гомергә бетмәслек булып калган киң борынының эре яфраклары селкенергә тотыналар.
4 51
Үз гомерендә башыннан бик күп газаплар кичергән, әллә ничә тапкыр үлемнән калган Гафиятулла бабайның шулай кинәттән күтәрелә торган гадәте була иде. Әмма ул беркайчан да хатынына да, балаларына да кул тидермәде. Шулай да өйдәгеләр аңардан курка иде.
Бүген, янгыннан соң, картның кәефе аеруча начар иде. Ул әле һаман да утны ни өчен зурга җибәрмичә сүндерә алмавын аңлый алмый иде. Җитмәсә, иртән председатель янына кереп зарланган булды тагы. Имеш, кемнеңдер сүзенә күңеле рәнҗегән иде. Дөрес әйткән ләбаса...
Аштан соң Гафиятулла бабай баш астына мендәр салды да сәкегә кырын ятты.
— Балалар, шауламагыз, кәефем юк. Чыгып торыгыз әле, —диде.
Газинур үзенең читкә китәргә теләге барлыгы турында әтисе белән яхшылап киңәшмәкче иде дә, картның кәефе юклыгын күргәч, соңыннан сөйләшергә булды.
Алар Мисбах белән ишек алдына чыктылар. Караңгы. Яңгырдан соң булуга кардмастан, һава җылы: җир рәхәтләнеп, изрәп ята шикелле. Лапаста сыер күши. Бозау ишек алдына ук чыгып яткан. Бозау янында, башларын канат асларына тыгып, казлар йоклый.
— Авыр холыклы кеше безнең әткәй, — диде Мисбах, тирән генә көрсенеп. — Әйтерсең, аны судка бирәләр. Берәү дә тиргәми ич аны. Бер елны Шөгердә яшен ике йортны сукты, ә былтыр кыр уртасында бер хатынны бәреп үтергән. Аңа кем гаепле? Картлык көнендә авыртмаган башына тимер тарак эзли.
Ул түмәр өстенә утырды. Газинур аның алдында аягүрә басып торды.
— Юк, абый, син әтине аз беләсең, аның күңеле әйбәт, — диде ул һәм кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгарды. — Каһәр суккан, беткән икән.
— Синең һәрвакыт шулай. Булды исә хәзер кешеләргә таратасың, ә аннары үзең интегеп йөрисең, — диде Мисбах сүрән генә.
Газинур көлеп җибәрде.
— Саклап тотсаң мең көнлек, сакламасаң — бер көнлек, димәкче буласындыр, абый. Беләм, саран ирдә мал тора. Чыгар янчыгыңны.
Мисбах тәмәке янчыгын кесәсеннән теләр-теләмәс кенә чыгарды. Тәмәке янчыкның төбендә генә иде.
— һай, абый, монда бит бер төрерлек тә юк, — диде Газинур, янчыкны селкеп.
— Үзеңнеке булмаганга син шулай дисең. Безгә бик юмартланмаганда да ярый.
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә тәмәке төрделәр. Аннары тәмләп суыра-суыра тарттылар. Бая, өйдән чыккач, караңгылык бик көчле төсле тоелган иде. Хәзер, күзләр күнеккәч, ул шактый сыек ук булып китте. Хәзер инде күршеләрнең каралтылары, коймалары, хәтта казык башына кидергән чүлмәкләре дә ап-ачык күренә иде. Аргы башта кемдер гармонь сыздырып җибәрде.
— Абый, — диде Газинур, тәмәкесен тартып бетергәч. — мин читкә китәргә уйлыйм. Хәнәфи абый иртәгә кереп окончательный әйт диде. Нишлим, барыйммы икән?
Мисбах туры җавап бирмәде. Ул башта нинди эшкә, хезмәт хакы күпме буласы, кием-салым бирәчәкләрме, юлга күпме акча тия, колхоздан тагын кемнәр бара дип төпченеп сораштырды. Газинур председательдән ишеткәннәрне сөйләп биргәч, ул бераз уйга калды.
— Алар менә әйткәннәрен алдан бирсеннәр иде. Югыйсә, куянга койрык вәгъдә иткәннәрдә ул әле дә койрыксыз,— диде Мисбах ахырда.
Газинур, бер карында ятмаган булсалар да, абыйсын ярата иде. Ләкин эченнән бервакытта да аның фикеренә кушылмый иде. «Единоличник син, абый», ди торган иде ул аңа.
— Кызык кеше син, абый, — диде Газинур, кепкасын артка этеп.— Мин анда мал җыярга бармыйм лабаса. Элек заманда гына ул читкә
52 /
китеп бәхет эзләгәннәр. Минем яңа җирләр, яңа кешеләр күрәсем килә. Акыл җыясым килә.
— Акча булса — акыл була, — диде Мисбах, урыныннан торып. — Син бит өйләнәсе кеше, өс-башыңны рәтләү ягын кара.
— Агач күрке — яфрак, адәм күрке — чүпрәк, димәкче буласыңдыр тагын. Юк. мин үзем дә чүпрәк яратмыйм, чүпрәк яраткан кызларны да сөймим. Ярый, абый, сау булып тор. /Мин киттем.
Алар урамга чыктылар. Урам буенда тонык кына булып, яңгыр сулары ялтырый. Правлениедә ут бар. Чишмә башыннан челтерәп аккан су тавышы ишетелә.
— Кая, правлениегәме?
— Юк, Гали абзыйга кереп чыгам әле. Киңәшәсе бар иде.
— Ул яңарак кына юлдан кайтты, йончыгандыр.
— Ул миңа кайчан керсәм дә ачуланмый. Озак утырмам.
Мисбах авылның бер башына — үз өенә таба китте, Газинур икенче якка — Гали абзыйларга таба атлады. Абыйсыннан аерылып, егерме- утыз адым да китмәгәндер, Газинур, урамны яңгыратып, кычкырып җырлап җибәрдем
Беләзеккәең, һәй, бөгелмә, Бөгелмәдән килгән түгелмә.
«һаман да акылга утырмый бу тинтәк малай», дип уйлап алды, кулларын артына куеп, башын бөгеп барган Мисбахетдин. Ә Газинур тагын да кычкырыбрак җырлый бирде:
Сөям-сөям, дип әйтәсең,
Сөюләрең хәйлә түгелмә...
Газинурның җыры ишетелгәч тә, Гали абзыйларның кечкенә өендә, ачык тәрәзәнең ак пәрдәсе күтәрелде. Миңнурый, тәрәзә яңагына сөялеп, озын керфекләрен түбән төшереп, тыңлый башлады. Ул инде Газинурның читкә китәргә җыенуын да, правлениедә Сәлим белән бәрелешеп . алуын да белә иде. Бу хәбәрне дус кызы Әлфиядән ишеткәч, башта коелып төште, аннары Газинурга бик каты үпкәләде. Кич буе диярлек -ул, Газинурга әйтәсе шелтәләре турында уйлап, ачынып йөрде. Миңнурый аңа кем? Хатыны түгел лә. Халык алдында аның исемен телгә алырга аның нинди хакы бар? Ләкин Газинурның җырын ишеткәч, Миң- нурыйның дулаган йөрәге бик тиз сүрелде. «Нәрсәсе белән бу шадра минем күңелемне сихерләде соң», дип уйлый ул һәм татлы да, газаплы да итеп көрсенеп куя. Газинур үзе: «шадра — йөрәк яндыра», ди. Әллә чыннан да бу сүз дөресме икән. Алай дисәң, «Красногвардеец»та шадра егетләр бер генәмени! Нигә алары йөрәкне телгәләми.
Өйалдында Газинурның аяк тавышлары ишетелгәч, Миңнурый яңадан салкын, буйсынмас кыяфәткә керде. Хәзер ул яңадан чәнечкеле, усал Миңнурый иде.
Көр күңелле, шаян табигатьле Газинур, шулай ук бу өйгә кергәч, кинәт бик үзгәреп китә иде. Бу юлы да ишек төбендә туктап, тартынып кына сорады:
— Гали абзый өйдәме?
Миңнурый өстәлдә сырлы бәләк белән кер тәгәрәтә иде. Ул Газинурга ачулы күзләре белән кыеклатып карап алды да:
— Пычрак ботинкаларың белән идәнне таптама әле, — дип кычкырды. Газинурның ботинкалары чыннан да пычранган иде. Ул аларны чистартып керер өчен ишекне ача гына башлаган иде, алгы як бүлмәдән Гали абзыйның калын тавышы ишетелде:
— Газинур, әйдә, әйдә бу бүлмәгә уз, — диде.
Газинур бер Миңнурыйга, бер ботинкасына карап алды. Аннары башын чайкап, көлемсерәп куйды һәм тышка чыкты. Бераздан ул яңа
53
дан керде һәм көлеп җибәрмәс өчен авызын учы белән каплаган Миң- нурый яныннан, каш сикертеп узып, аяк башларына гына баса-баса, алгы бүлмәгә кереп китте.
Гали абзый тимер кроватьта, ак мендәрләргә терәлеп утыра иде. Кулында ниндидер кызыл тышлы китап. Янындагы кечкенә өстәл кырында ак абажурлы җиделе лампа янып тора. Өстәл өсте дә, шүрлекләр дә китап белән тулган. Стенада Ленин белән Сталин рәсемнәре һәм зур карта.
Гали абзый үзе эчке күлмәктән генә. Башы яланбаш. Чәчен бритва белән такыр итеп алдырган. Чандыр йөзе, юлдан соң, шактый йончыган, ләкин соры күзләре үткен, тере карыйлар.
Газинурны ул, елмаеп, якты чырай белән каршы алды. Ачык чырай—такта чәй, дигәндәй Газинур берьюлы тартынудан котылды.
— Нәрсә, Миңнурый пычранган ботинка белән ак өйгә кертмимени? Әйдә, утыр, — диде Гали абзый, урындык күрсәтеп.
— Зрә хәтәр, — диде Газинур, көлеп, — чебиле тавык кебек.
Ул зәңгәргә буяган артсыз урындыкка утырды һәм, башыннан кепкасын салып, тезләренә куйды. Яңгырдан соң кепкасы әле рәтләп кибеп тә җитмәгән иде. Ул арада Миңнурый кереп, Газинурның аяк астына чыпта җәйде.
— Кара аны, зур күз, идәнемне пычратсаң, икенче тапкыр ишектән дә кертмәм, — диде ул һәм башын күтәреп чыгып та китте. Гали абзый белән Газинур бер-берсенә мәгънәле генә карашып алдылар. Аннары Газинур юл бик кыен булмадымы, яңгыр чылатмадымы дип сорады. Юл Гали абзый өчен шактый кыен булган, ләкин яңгырга эләкмәгән, «Алга» да көтеп торганнар. Шул турыда сөйләгәч, Гали абзый китабын читкә куеп:
— Я, Газинур, эшләр ничек? Колхозның сарае белән яңа җилгәргечен яндырдык, диген, — диде. Моны ул битәрләп тә, яманлап та әйтмәде. Әмма Газинур колакларына кадәр кызарды.
— Яндырдык шул, — диде ул, авыр көр(сенеп, һәм чүпрәк белән бәйләнгән кулларын кепкасы астына яшерде.
Гали абзый Газинурның күңелендә нәрсәләр барын сизде булса кирәк, ул, яшь гомеренең күпчелек өлешен мәктәп партасында түгел, ә кырда, көтүлектә, абзарда яки сабан артыннан йөреп үткәргән, тормышның иң төбеннән калкып килүче бу эчкерсез гади колхоз егетенә сөеп карады. Гомумән ул Газинурны ярата, аның артыннан һаман күзәтә, әледән-әле үз янына чакырып .яки правлениедә, клубта, кырда, абзарда очратып, аның белән вакыт сыйдырганчы сөйләшә, аңа үзенең киңәшләрен бирә иде. Ул Газинурның исемен, башкалар кебек, кыскартып, «Газ- нур» да, әтисе кебек «Газизнур» да дими, ә бик матур иттереп Газинур ди. Гали абзыйдан кала колхозда аны «Газинур» дип бары укытучылар һәм бик кәефе килгән чакларында Миңнурый гына атый.
Газинур үзе дә Гали абзыйның үзенә чын күңелдән яхшылык телә- вен сизә. Көнбагыш кояшка гашыйк булып, аның артыннан көннең-көн буе башын бора биреп карап торган кебек, Газинур да һәрвакыт Гали абзыйга таба борылып-борылып карый һәм бер-бер эшкә тотынса — бу турыда Гали абзый нәрсә әйтер икән, дип күңеленнән уйлап ала.
Сөйләшә-сөйләшә вакыт шактый үтте. Гали абзый янында Газинур таңга кадәр утырырга да риза иде. Ләкин юлдан кайткан авыру кешене озак борчырга Газинур яхшысынмады. Аннары Сабир бабай янына да барасы бар әле.
Ул үзенең ни өчен кергәнлеген әйтергә ашыкты.
— Соң үзең ничек уйлыйсың, Газинур. Барырга теләгең бармы? — дип сорады ул.
— Теләгем бар гына дип әйтсәм, дөрес булмас, Гали абзый. Теләгем бик зур, — диде Газинур,— тик минем кебек коры җир көймәсе ни белә.
54
Спнсц киңәшеңне ишетәсем килә минем. Сабир бабай да синец белән киңәшергә кушты.
Ә син кая барачагыңны беләсеңме соц? — дип сорады Гали абзый.
— i рман кисәргә дигән иде Хәнәфи абый. Урал якларына.
1 али абзый, өстәл кырыеннан ак чыбык алып, картадан Свердловск тирәләрен күрсәтте. IГазинурлар Соликамск леспромхозында эшләячәкләр икән. I али абзый шул җирләр турында тулы итеп сөйләп бирде. Газинур, аныц белеменә сокланып, тын да алмыйча тыңлап утырды.
Иц ахырдан Гали абзый әйтте:
— Мин сиңа ул җирләрнең байлыгы турында да, Урал шәһәрләренең матурлыгы һәм заводларының зурлыгы турында да барысын да дөресен сөйләдем. Ләкин син, анда баргач, барысы да берьюлы ал да гөл булыр дип ялгыш уйлама. Юлыңда кыенлыклар күп очрар. Син алар алдында чигенмә, аларны җиңәргә тырыш. Минем Бөгелмәдә сөйләгән сүзләремне онытмадыңмы? Онытмаган булсаң, бик яхшы. Кыенлыкларны большевиклар кебек җиңәргә өйрән, алар кебек нык бул. Син бит халык мәкальләренә оста кеше. Ир егетнең юлдашы — тәвәккәл, дигәнне беләсең. Тәвәккәл бул, өйрән, укы. Анда, һичшиксез, нинди дә булса курслар булыр. Рус телен яхшылап өйрән. Ул сиңа бик кирәк булачак. Рус теле безнең икенче ана телебез.
Гали абзый яныннан Газинур бик соң чыгып китте.
VIII
Яшенле яңгырның икенче көнендә Гафиятулла бабайларга Казаннан кунак кызлары килде. Кызларның берсе — Гөлләр исемлесе — Гафиятулла бабайның ерак кардәше, икенчесе, Гөлләрнең дус кызы иде.
Аларны бик шатланып каршы алдылар.
— Өебез артык иркен түгел түгелеп дә, күңел киң булгач, сыярбыз әле, үпкәләмәссез, — диде Гафиятулла бабай ачык йөз белән.
— Безгә авыл һавасыннан башка берни кирәкми,—диделәр кызлар.
— Безнең колхозның һавасы бик тәмле, — диде Шәмсинур җиңги, сүзгә кушылып. — Аннары сөтебез, йомыркабыз да, күмәчебез дә үзебезнеке, сатып алмаска. Бер дә борчылмагыз. Килүегез өчен бик рәхмәт. Колхоз тормышын карап китәрсез.
Гафиятулла бабайның-кунак кызлары турындагы хәбәр минуты-сәга- те белән бөтен колхозга таралды. Бу турыда Гали абзый да ишетте. Икенче көнне ул аларның урам буйлап узганын тәрәзәдән күреп тә калды. Кызларның берсе — кыска сары чәчле, икенчесе озын кара толымлы. Алар кулга кул тотынышып, ниндидер күңелле әйбер турында сөйләшеп, урам уртасыннан баралар. Көмеш кыңгырау шикелле чың-гылдап көлгән тавышлары ишетелә.
Башта Гали абзый алар белән Казан хәлләре турында гына' сөйләшергә уйлаган иде Күптән инде аның Казанда булганы юк. Ул Газинурның энесе Халикъ аркылы алардан үз янына кереп чыгуларын үтенде. Халикъ, Газинур кебек үк, Гали абзый өчен утка керергә әзер торган малай булганлыктан, кызларны шул сәгатьтә үк диярлек алып та килде.
Әмма сүз Казан хәлләре белән генә бетмәде, дөресрәге шуның белән башланды гына. Кызларның сары чәчлесе — ул үзен Гөлләр дип таныштырды — ин/кенер-электрик булырга укый икән, ә озын кара толымлы- сы — анысы Фатыйма исемле иде—артистка булырга хәзерләнә. Моны белгәч, Гали абзый әйтеп бетергесез шатланды.
Сез бит безнең өчен һава кебек кирәкле кешеләр, кызлар,— диде ул, җайланып китеп. — Сез беләсез, без Казаннан ерак торабыз.-
55
Шәһәр кешеләре безгә сирәк килә. Ә безнең, колхозчылар — бәлки, үзегез дә сизеп өлгергәнсездер инде — культурага бик нык сусый. Менә сез, Гөлләр, аларга колхоз электростанцияләре турында доклад ясый алмассызмы икән? Ә Фатыйма, бәлки, безгә үз һөнәрләреннән берәр нәрсә күрсәтер иде. — Ул кызларга үзенең сынаучан күзләре белән текәлеп карап торды да, — я, ничек, кызлар, буламы?—дип сорады.
Кызлар бер-берсенә карашып алдылар да, елмаеп куйдылар. Алар риза иде. Тик хәзерлек өчен бер-ике көн вакыт сорадылар. Аннары Гөлләр «Красногвардеец»ның үз елгасын тикшерергә теләге барлыгын әйтте. Бәлки, якын киләчәктә «Красногвардеец» үзе дә электростанция корып җибәрер.
«Красногвардеец»ныц үз елгасы, дигән сүзләрне ишеткәч, Гали абзый көлемсерәп куйды.
Шул ук көнне колхоз председателе, Гали абзый киңәше буенча, Газинурны правлениегә чакыртты.
— Газинур, сиңа боевое задание, — диде ул, кара мыегы астыннан көлеп.—Кунак кызлары безнең елгаларны карамакчылар. GHH алар белән разведкага чыгарсың. Аңлашылдымы?
Газинур Хәнәфинең шаяртып сөйләвен шунда ук сизеп алды.
— Артыгы белән, Хәнәфи абый.
— Артыгы белән? — дип кайтарып сорады председатель. — Ә разведка — нәрсә ул, беләсеңме?
— Кайткач, әтидән сорармын әле,-
— Ах, син тел бистәсе!—дип көлде Хәнәфи, башын артка ташлап.—Үзеңнән олыларны хитрит итмәкче буласыңмы? Шагом-марш.
Газинур кызлар белән кырга чыкты. «Красногвардеец» җирендә электростанция корырлык түгел, мал сугарырлык та су юк иде. Су бары тик күрше «Прогресс» колхозында гына бар. Ләкин Газинур кызларны туры анда алып бармады. Кечкенә, сай чишмәләрне күрсәтеп, кырлар буенча юри йөретте.
Газинур кызлар бик тиз арырлар һәм күңелсезләнерләр дип көткән иде. Ләкин ялгышты.
— Ах, биредә нинди матур, нинди иркен!—диде Фатыйма. — Шәһәрдә моны сатып алыйм дисәң дә юк бит. Чү, әнә ниндидер, яшел каурыйлы кошчык юлда йөри. Куркытмагыз. И, җаным, нинди матур. Сандугачмы бу, Газинур?
— Юк, солы чыпчыгы.
Өчесе дә рәхәтләнеп көлделәр. Болынлыкта Фатыйма чәчәкләр белән мавыга башлады. Бер чәчәк таба да: «Газинур, бу нинди чәчәк?» — дип сорый. Газинур аңа бу чәчәкләрнең җирле мәзәк исемнәрен әйтә: монысы бархат гөле, монысы көләч гөл. Менә бу сары чәчәкне давыл чәчәге диләр. Өзәргә' ярамый, өзсәң давыл чыга. Менә бу куе ал чәчәкне дегет чәчәге диләр. Өзеп алсаң, сабагы кулга ябыша... Фатыйма көлә, гаҗәпләнә, кайберләрен кечкенә блокнотына язып куя. «Син ботаникмы әллә? Каяи барысын да беләсең?» ди. Юк, Газинур ботаник түгел, ул бары тик шул кырларда кечкенәдән аунап үскән малай. Бабайлар ни белсәләр, аңа шуны сөйләгәннәр. Ә ул барысын да күңеленә бикләгән. Бал корты чәчәктән чәчәккә кунып ничек бал җыйса, Газинур да халыктан ишеткән сүзләрне шулай хәтер сандыгына җыйган.
Газинур кызларны күрше «Прогресс» колхозына алып килде. «Крас- ногвардеец»тан нибары бер чакрымда көчле, мул сулы елга ага иде. Гөлләр моны күргәч, ачылып, шатланып китте. Аның күзләре ялтырый башлады. Ул Газинурны кулыннан тотты һәм алар, бөтен көчләре белән йөгереп, елга ярына төштеләр. Фатыйма, чәчәкләрен күтәреп, тау башында калды.
56
IX
«Красногвардеец»тан договор белән эшкә китүчеләр юлга хәзерләнә башладылар. Гарәфи абзый, юлда чәй күп эчелә дип, тишек калай чәйнеген тимерчедән кургаш белән яматып алды; юлда аш күп ашала дип, ел саен кысыр кала торган симез сарыгын суйды; читтә йөргәндә хатын янда булмый дип, барлык ертык-тишекләрен яматты, өзелгән төймәләрен тактырды; мин киткәч, өйдәгеләргә кыен булмасын дип, кышлыкка уты-нын кисеп-ярып, әрдәнәгә өеп куйды; абзар-кураларын төзәтте һәм юлга, кул очында бераз акча да булсын дип, председательдән ат сорап, Бөгелмә базарына барып кайтты. Шул эшләр арасында бер атна вакыт үткәне сизелми дә калды. Ниһаять, Гарәфи абзый биленнән иртә-кич төшми торган алъяпкычын салып, аны хатынына бирде. Шуннан ул, өй алдына чыгып, бакча кырындагы урындыкка утырды.
Урам буш, анда бары тик кара сыргалы ике кәҗә тәкәсе сикерә-си- керә уйный. Башта алар урамның теге ягында иде. Аннары, ялт иттереп, чокырга сикереп төштеләр һәм күз ачып йомганчы бу якка чыктылар. Бу кадәресенә Гарәфи абзыйның исе китмәде. Кәҗә тәкәләренең мутлыгы һәркемгә билгеле инде. Ләкин ул каһәр суккан нәрсәләр кое янындагы атлар эчерә торган озын улак белән генә дә чикләнеп калма-дылар, ә кое бурасы өстенә сикереп менеп, шунда маңгайга маңгай сөзешә башладылар.
Гарәфи абзый борчылып куйды.
— һәй, юләрдән туган юләр нәрсәләр, коега егылып төшәсез ич! — дип кычкырды.
Кәҗә бәтиләрен кое өстеннән куркытып, җиңел автомобиль үтеп китте. «Райком секретареның машинасы бугай, — дип уйлады Гарәфи, анын артыннан карап. — Гали янына килгән булгандыр. Чәйләр эчкәч, миңа да Галиләргә кереп саубуллашырга кирәк».
Якында гына кемнәрнеңдер сөйләшкән тавышлары ишетелде. Гарәфи абзый башын күтәреп, фермалар ягына таба карагач, урам бакчалары буйлап колхоз председателе Хәнәфи белән Гали абзыйның сөйләшә-сөй- ләшә килгәннәрен күрде, «һай, озын гомерше булыр бу Гали», дип сөенде Гарәфи абзый һәм, урыныннан торып, аларны аягүрә көтә башлады.
Хәнәфи белән Гали аның янына җиткәч туктадылар.
— Ни хәлләр бар, Гарәфи абзый, юлга чыгар алдыннан колхоз урамына карап утырасыңмы?—дип елмаеп сорады председатель.
— Әйе шул, — диде Гарәфи. — Күңелне тынычландырыр! өчен чыгып утырдым әле.
— Күнел борчыламыни? — дип сорады Гали абзый.
— Әзрәк бар шул.
Хәнәфи, Гарәфи абзыйга соңрак правлениегә керергә кушып, шунда ук китеп барды. Гали абзый Гарәфи янында калды.
— Әйдә утырыйк әле бераз, Гарәфи, — диде Гали абзый. — Димәк, күңел яңадан ерак җирләргә тарта?
Гарәфи әкрен генә көлеп алды.
— Тәмам картайганчы бер әйләнеп кайтыйм әле дидем. Югыйсә соңыннан, карт дип, безне эшкә дә алмый башларлар. Хәзер бит картларга һәр җирдә хөрмәт.
Гали абзый фуражкасын салып, ак яулыгы белән такыр башын сөртте.
— Безгә картаерга иртәрәк әле, Гарәфи дус.
Гарәфинең кыска сары мыеклы йөзенә сагыш күләгәсе йөгерде.
— Анысы шулай да бит, Гали, еллар үтә... Хәзер никадәр теләсәң дә, Кызыл Гвардиягә язылырга барган егет чакларны кайтарып алып булмый.
57
— Онытмыйсыңмыни әле ул заманнарны? — дип, көлемсерәп куйды Гали абзый. — Ә Врангельне Кара диңгезгә бәреп аткан көннәр хәтереңдәме?
— Хәтердә булмыйча. Онытылырлык көннәр идемени алар, Гали!
Гали абзый Гарәфинең яшьлек дусты иде. Дөрес, алар бер авылда туып үсмәделәр. Гали абзыйның әти-әниләре, өйләнешкәч тә эш эзләп, читкә китеп барганнар һәм шахталардан шахталарга, прлискалардан приискаларга күчеп йөргән чагында, кайдадыр ерак Себер рудникларының берсендә, семьялылар барагында, аларның бердәнбер! балалары — Гали туган. Галинең бала чагы да, үсмер чаклары да шушы баракларда, шахтёрлар арасында үткән һәм ул кече яшьтән үк эшчеләрнең сыйнфый көрәшен үз күзе белән күреп килгән. 1912 елның 4 апрель вакыйгасы аның күңелендә гомергә онытылмаслык эз калдырган һәм асылда аның бөтен көрәш юлын билгеләгән. Ленадагы алтын прииска- ларының хуҗалары — Англия капиталистларының коточкыч изүләренә чыдый алмыйча баш күтәргән алты мең шахтёр арасында Галинең әтисе—- Галиулла абзый да була, ә аңа ияреп Гали дә демонстрациягә бара. Эшчеләрнең кораллары булмый. Алар тыныч кына баралар, һә.м шулай тыныч кына барган чагында аларга патша җандармнары ут ача. Кар өстендә биш йөз шахтёрнең үле һәм яралы гәүдәсе ятып кала. Гали башта бернәрсә дә аңламый. Ул әтисенең, кулы белән күкрәгенә тотынып, сөрлегүен, аннары кар өстенә авуын күрә. Халык йөгерешә башлый. Пулялар сызгыра. Гали әтисенең иңбашыннан тотып селкетә.
— Әти, тизрәк тор, аталар!—дип кычкыра ул. Ләкин әтисе тора алмый. Соңыннан аның үле гәүдәсен күтәреп алып кайталар. Төнлә унөч- ундүрт яшьлек Гали, кесәсенә таш сала да, барактан чыгып югала. Ул шахта начальствосы йорты тирәсендә бик озак йөри. Ахырда сакчылар яныннан сиздермичә генә үтеп, тәрәзәләренә таш җибәрә...
Лена вакыйгасыннан соң, Галинең әнисе туган авылы Сугышлыга кайта һәм шунда яши башлый.
Гарәфи исә Сугышлыда туа һәм аның бала чагы да, үсмер чаклары да шул тын авылда үтә. Алар бай да, үтә ярлы да булмыйлар. Аларның сыңар күзле бер атлары, кәҗә хәтле генә сыерлары һәм салам түбәлә йортлары була. Әти-әниләре, апа-сеңелләре белән Гарәфи шул йортта тәрбияләнә һәм үзенең бөтен киләчәген шул йортны ишәйтүгә багңш- ларга уйлый.
Ләкин Ленадагы атулардан соң яңа бер көч белән кузгалып киткән революцион хәрәкәт дулкыннары тора-бара ерак Сугышлыга да килеп җитә. Шул көчле агымга ияреп Гарәфи дә үзенең салам түбәле йортыннан чыга. Ләкин иске гореф-гадәтләр, буыннар буенча тәрбияләнеп килгән крестьян психологиясе әледән-әле аның чабуыннан артка сөйрәп тора. Ул бик сакланып кына алга атлый.
Менә бервакытны Сугышлы кешеләре арасында Бөгелмәдә Кызыл Гвардия отрядлары төзелә дигән хәбәр тарала. Гали бу турыда ишеткәч, һичбер икеләнүсез-нисез Кызыл Гвардиягә язылырга була. Аңа ияреп, шактый вакыт икеләнгәннән соң, Гарәфи дә кузгала. Ләкин күңелендәге икеләнү, тычкан кебек, бер туктамый аның йөрәк читен кимерә. Гарәфи бара-бара да бер әйтеп куя икән:
— Әткәй карт белән әнкәй карчык күз алдыннан китми, йөрәгем әрни, — ди.
— Алай булгач, бар, кайт, — ди икән Гали, көлеп.
Гарәфи дәшмичә башын иеп бара. Аннары тагын әйтеп куя икән:
— Мин булмагач, аларның сукаларын кем сукалар, — ди.
Гали тагын, мыскыллап, аңа әйтә икән:
— Бар кайт, алайса, — ди. — Мин синең өчен дә, үзем өчен дә буржуйларны кыйнармын, — ди.
Аларны отрядка алалар. Ләкин күп тә үтми, Гарәфи ниндидер бер йогышлы чирдән авырып китеп, лазаретка эләгә, аннары аны авылына кайтарып җибәрәләр. Ә Гали Бөгелмәдә кала. Аның башыннан күп хәлләр уза, кулаклар фетнәсе вакытында аны бик каты кыйныйлар, ат койрыгына тагып йөртәләр. Авылда аны атканнар дип тә, асканнар дип тә сөйлиләр. Гарәфи аның белән яңадан байтак вакыт үткәннән соң гына, армиядә очраша. Алар бергәләп акларны Томскига кадәр куып баралар, аннары Врангельне, дөмбәсләп, Кара диңгезгә ташлыйлар. Гали инде командир була. Шуннан күп тә үтми, яраланган Гарәфине яңадан авылына кайтарып җибәрәләр. Алар, Гали белән Кьфымның карасу биек чинарлары астында кочаклашып аерылалар.
— Илгә кайткач, кара, Гарәфи дус, үзебезнең Советский власть өчен көчеңне кызганма. Бәлки, мине ат коерыгына таккан куштаннар, йоннарын алмаштырып, әле дә шыпырт кына яталардыр анда. Очратсаң, солдатча эшләрен бетер; — ди икән Гали һәм үзе үк көрсенеп куя икән.— Юк. булдыра алмассың, юашрак кеше син, Гарәфи, йөгән белән әйдәсән, калмыйсың, барасың, әмма тезгенеңне ычкындырсалар, сукыр тәкә кебек төртеләсең дә куясың,—ди.
Дөрес әйткән булган икән шул Гали. Гарәфи абзый, авылына кайткач, яңадан шул сыңар күзле атына һәм сукасына ябышкан. Еллар үткән. Гарәфи, берничә тапкыр читкә дә чыгып, бәхет сынап караган. Аның белән бергә киткән Сугышлы егетләренең күбесе я шахтада, я рудникта, я заводта урнашып калганнар. Ә Гарәфи тагын авылына кайткан. Көннәрнең берендә ул, Казаннан килгән бер уполномоченныйдан сорашып, Гали турында белешкән. Гали зур кеше, Казанда эшли икән, ләкин фронттагы яраларыннан соң сәламәтлеге бик шәптән түгел икән. Әллә найларда, әллә нинди курортларда дәвалап караганнар — шифасы аз тигән. Врачлар аңа авылга кайтырга, борчылмыйча яшәргә кушалар икән.
һәм шуннан соң күп тә үтми, илдә колхозлашулар башлангач, Гали абзый үзе дә Сугышлыга кайтып төшә һәм төшүе белән — коммунист кеше тынгылык беләмени — колхоз турында сүз кузгата. Гарәфи белән дә алар озак сөйләшәләр һәм Гарәфи тагын, инә артындагы җеп шикелле, аңа тагыла.
— Әйдә, тезгенне сиңа бирдем, Гали, сиңа ышанам, — дип әйткән ул. Колхозда Гарәфи абзый бик тырышып эшли, аның тормышы шактый түгәрәкләнә. Алты почмаклы өй салып җибәрә, каралтылар торгыза, өс-баш киемнәрен, өй җиһазларын өр-яңадан алмаштыра, балалары укырга керәләр. Шуның белән бергә Гарәфи үзенең дә эчтән янаруын сизә. Аерым хуҗалык булып яшәгән чактагы өзлексез борчы-лулары, үзенең дә теңкәсенә тиеп беткән икеләнүләре, йоклаган чагында да җанын тындырмый торган иртәгәге көнгә булган ышанычсызлыгы бөтенләй юкка чыга. Ул җиңеләеп, яшәреп киткәндәй була. Колхоздашлары арасында аның хөрмәте арта, җыелышларда булса аның киңәшләренә колак салалар.
Дөрес, еллар эзсез үтмәгәннәр. Гарәфи абзый да, бик үк картаймаса да, шактый олыгайган. Баш түбәсе пләшләнгән, чигә чәченә чал кунган. Ул кулын артка куеп йөрергә күнегеп киткән. Шулай да бирешергә исәбе юк әле. Колхоздан эшчеләр сорап язу килгәнен ишеткәч, ул үзе председательгә барган һәм эшкә җибәрүләрен үзе үтенгән...
Үткәннәрен искә төшереп, бакча алдындагы урындыкта әкрен генә сөйләшеп утырган бу ике кешенең тормыш юллары әнә шундый иде.
_ Гали,—диде Гарәфи, хатирәләр кузгаткан күңел дулкынлануын басарга тырышып, — сәфәргә чыгар алдыннан шулай бер сөйләшсәң, күңелләр иркенәеп китә. Әйдә булмаса, кереп берәр чынаяк чәй дә эчик. Парлап кунакка чакырып булмады, гаепләмәссең әле
59
Гали абзыйның эреләнә, кыстата торган гадәте юк иде.. Махсус рә- зештә кунакка йөрергә яратмаса да, җае туры килгәндә бер-ике чынаяк чәй эчүдән һичкайчан баш тартмый иде. Бу юлы да ул, җыелышка барыр алдыннан әзрәк ял итеп аласы булуга карамастан, каршы килмәде.
Алар Гарәфинең ак өенә керделәр. Өй эче якты һәм, кызлар бүлмәсе кебек, чиста иде. Стена буенда эреле-ваклы мендәрләр тезелгән шарлы тимер кровать, каршы якта савыт-сабалар тутырылган пыяла шкаф, зур көзге, бер кечрәгрәк өстәл. Ак чыбыктан үрелгән этажеркада китаплар тезелгән. Һәр тәрәзә төбендә чүлмәкләргә утыртылган гөлләр тора.
Гарәфинең хатыны Бибигайшә җиңги, өстенә эре-эре бизәкле күлмәк кигән, яулыгын киленнәрчә артка кысып бәйләгән килеш, чәч толымнарына үргән тәңкәләрен чылтырата-чылтырата табын хәзерләргә кереште һәм кунак алып киләсе булгач, алданрак әйтергә кирәк иде дип, ирен җиңелчә тиргәп алды.
— Сез Гарәфигэ ачуланмагыз, Гайшә,—диде Гали абзый, көлеп.— Мин үзем мәшәкатьләдем сезне. Сез пешергән коймак бик тәмле була, коймак ашыйсым килде.
— Коймакка булгач, парлап киләләр, Гали абзый, — диде Бибигайшә җиңги өстәлгә берсеннән-берсе тәмлерәк ашларын тезеп. Уңган хатын бер вакытта да югалып калмый, һәр көтелмәгән кунакка аның сые хәзер.
— Ягез, рәхим итегез, Гали абзый, үзегез яраткан коймактан авыз итегез, — диде ул. Гали абзый аның кетердәп торган коймакларын мактый-мактый ашарга кереште.
— Ул хәтле күтәреп мактамасагыз да ярар инде.
Гали абзый башын селкеп куйгач, Бибигайшә җиңги җиңелчә кызарынды. Аннары Гали абзыйга чәй ясап бирде. Гали абзый куе итеп ясалган чәйне Бибигайшә җиңги кулыннан рәхмәт әйтеп алып, күңелле генә сөйләргә кереште:
— Менә Гарәфи картаям инде дигән була, Гайшә, үзе, киек каз кебек, әллә кайларга китәргә җыена.
в—Без инде, Гали абзый, аның чуар йөрәклелегенә күнегеп беткән. Әйдә йөрсен бераз, бездән чибәррәкләрне тапмаса, кайтыр әле.
Гайшә җиңги аска карап утырган иренә күз сирпеп алды. Аның бу карашында ачулану да, сагышлану да бар иде. Күрәсең, Гарәфи абзыйның читкә китәргә теләве семья эчендә шома гына үтмәгән. Гали абзый сүзне җайсызрак башлап җибәрүе өчен үз-үзен орышып алды. Шуның өстенә ул бу җиңел сөякле, сөйкемле хатынның вакыт-вакыт авыруы кузгалуын да белгәнгә күрә, аңа Бибигайшә җиңги хәтта кызганыч булып китте.
— Шәһәр күчтәнәчләре алып кайткач, пример, бездән дә әйбәтрәкләре булмас әле, — диде Гарәфи абзый һәм кунагын кыстарга тотынды.
— Алдан кычкырган күкенең башы ярыла, алдан мактанма әле, — диде Бибигайшә җиңги һәм көлеп җибәрде. — Ярар инде, ир кешенең теләгенә каршы килеп булмас. Барсын инде.
Шуннан соң мәҗлес яңадан күңелле төс алды һәм ахыргача шулай дәвам итте. Аннары Гали абзый Бибигайшә җиңгигә сый-хөрмәте өчен рәхмәтләр әйтеп һәм артык борчылмаска киңәш итеп чыгып китте.
Бибигайшә җиңги:
— Безне онытмагыз, кергәләп торыгыз, Гали абзый, — дип озатып калды.
Көтүдән кайткан терлекләрне абзарга япканнан соң, Гарәфи абзый яңадан бакча алдына чыгып утырды. Ни өчендер аның күңеле һаман тынычлана алмый иде.
60
һава караңгыланып килә. Урамга куе күләгәләр сузылган. Фермалар ягыннан көчле гөрелте, көлгән, кычкырган тавышлар ишетелә. Бигрәк тә кызлар яңгыравыклы тавыш белән көләләр.
Коры чокырның аргы ягында Газинур күренде.
— Газинур, бире кил әле, — дип кычкырды Гарәфи абзый утырган җиреннән. Газинур шунда ук аның янына килеп җитте. Ул якасы ачык ак күлмәктән, биленә каеш буган, аягында күн итек. Аны өстеиә иске бишмәт киеп, алдына алъяпкыч корып, аягына резина галош элгән килеш күрергә күнеккән Гарәфи абзый шаяртмыйча булдыра алмады.
— Газинур, туйга хәзерләндеңме әллә, пример?
Газинур, кара кашын сикертеп куйды.
— Туйга бик хәзерләнер идем дә, Гарәфи абзый, каз өмәләре вакыты җитмәгән. Бүген клубта кунак кызының доклады була бит. Доклад тынларга атлар янындагы киемнәрдән барып булмый. Докладтан соң уен булачак. Ат исе чыгып торса, кызлар яныңнан таяр.-
Гарәфи абзый, көлемсери төшеп, башын чайкады.
— Җавапны син таба беләсең, Газинур. Я, ничек, пример әйтик, юлга хәзерме соң?
— 'Минем хәзер булганга биш былтыр инде, Гарәфи абзый, — дип, бер дә тоткарлыксыз җавап бирде Газинур, — аркага юл капчыгы асасы да, әти-әни белән саубуллашасы. Аннары, даёшь Урал!
Гарәфи абзый Газинурның шат, көләч һәм алсу йөзенә озак карап торды. Мөгаен, ул күптән түгел генә мунча кереп чыккандыр. Яңаклары алма кебек, янып тора. Бер караганда ул исерек тә к^бек, бер караганда бөтенләй аек. Ятим үскән, балачак иркәлеген татымаган, җиде-сигез яшеннән үк әтисе белән көтү көтә башлаган һәм колхоз оешканга кадәр кышларын кулакларда батрак булып эшләгән, алардан хәтсез күп кагылу-сугылуларны күргән бу яшь егеттә кайдан шулкадәр көр күңеллелек, кайдан шул хәтле үз-үзенә ышану? Менә Гарәфи булып Гарәфи читкә чыгып китәр алдыннан утырыр урын тапмыйча борчыла. Мактанудан түгел, Гарәфи бит Уралын да, Себерен дә, Кырымын да күргән кеше. Шулай да озын юлга чыгу алдыннан йөрәге тырный. Ә колхозыннан утыз-кырык чакрымнан да ары китмәгән Газинур ник бер генә хәвефләнсен. Була икән шундый кешеләр!
— Җиңелрәк карыйсың син тормышка, Газинур, җиңелрәк. Уй- сагышың юк синең, пример.
— Уй-сагыш, Гарәфи абзый, — диде Газинур шаян тавыш белән4,— эшсез кешеләрдә генә була ул. Минем бүгенгәчә эшсез көнем булмады. Юк, уй-сагышның нигә кирәге бар? — һәм ул: —
Уйлама күңелем әллә ни, Уй бетерә бәндәне,
дип көйләп тә җибәрде.
Гарәфи абзый ихтыярсыздан кычкырып көлде.
— Диңгез сиңа, пример, һаман тубыктан әле, Газинур. Сокланам мин сиңа, җиңел яшисең, матур яшисең. Аннары, пример, дөньядан да курыкмыйсың.
Газинур кинәт бик җитдиләнеп китте. Авыз эченнән көйләүдән туктады.
— Үзебезнең совет дөньясыннан ни өчен куркырга, Гарәфи абзый? — дип сорады ул. — Менә иске заман булса мин, бәлки, куркыр идем. Ә хәзер миңа кая барсам да бер кояш.
— Шулай, шулай, — диде Гарәфи абзый һәм үзе Газинур белән беренче танышкандай аны җентекләп күзәтте. «Гали абзыең чәчкән орлыклар синең күңелеңдә дә яхшы шытып чыкканнар, егет», — дип уйлап алды ул.
61
Газинур кесәсеннән һәйбәт папирос кабы чыгарды һәм аны, «кош күрсәтәм, карагыз, очмасын!» дигәндәй кыландырып, Гарәфи абзыйга сузды.
— Рәхим ит, Гарәфи абзый, Казан кызларының бүләге, — диде.
Гарәфи абзый, алтын язулы папиросны бармак очларында әйлән- дерә-әйләндерә, киез эшләпәле башын кыйшайтып, Газинурга текәлде.
Газинур, Гөлләр бүләк итеп биргән папирос кабына карап, елмаеп тора. Берсеннән-берсе биегрәк боз таулары. Бер кеше атка атланган да, башлык колакларын җилдә туздырып, аргамагын җан-фәрманга чаптырып, каядыр ашыга. Кавказ диләр ул таулы җирләрне. Газинур Кавказ турында әтисенең бетмәс-төкәнмәс солдат хикәяләрен генә ишеткәне бар. Әмма ишетү бер, ә үз күзең белән күрү икенче. Эх, әгәр дә Газинур шул карлы тау башларын якыннан торып бер күрсә иде. Кызык, тау башларында кар, ә түбәндә виноградлар, әфлисуннар үсә, ди.
— Кара аны, Газинур, — дип шаяртчы Гарәфи абзый, хуш исле папиросны суыра-суыра.— Пример әйтәм, сурәтле папирос кабына Казан кызы каптырып куймасын үзеңне. Була ул андый хәлләр яшь чакларда.
Урамның аргы ягыннан ныгып бетмәгән яңгыравыклы тавыш «Газ- нур-р!» дип кычкырды, һәм бөтен «Красногвардеец» тирәләре күңелле яңгыраш белән: «...нур...» дип кабатладылар.
— Пилмән ашарга чакыралар,—диде Газинур һәм урыныннан торды. Гарәфи абзый да күтәрелде.
— Ярый, Газинур, — диде ул, — шулай алайса, иртәгә, таң белән кузгалабыз. Һашимга, Газзәнгә, Мидхәткә, клубта күрсәң, әйт әле. Озак йокламасыннар. Юл кешесенең юлда булганы яхшы.
Җил капка төбендә Газинурны энесе Халикъ каршы алды.
— Абый, — диде ул, бик зур сер итеп әйткән шикелле әкрен генә,— әйдә тизрәк. Кунак апалар гөбедә май язалар, ә майлары төшми. Әни көлә, үзләре көлә.
Халикъ абыйсының кызык яратучы кеше икәнен белгәнгә генә чакырган. Ә пилмән әле пешеп өлгермәгән. Аны казанга да салмаганнар әле.
Газинур ишекне ачканда Гөлләр җиз кыршаулы гөбедә тырышып- тырышып май яза иде. Гөбе эчендәге атлагыч бер югары күтәрелә, бер түбән төшә, аның саен кызның кояшта янган куллары да бер күтәрелә, бер түбән төшә. Кыска сары чәчләре тузгып маңгаена сибелә. Ул алар- ны кул аркасы белән артка сыпыра да, тагын озын саплы атлагычка тотына.
Газинурны күргәч, Гөлләр эшеннән туктады.
— Уф, арыдым, — диде ул, елмаеп, һәм сәке кырыена утырды. — Казанда май сатып алган чагында аның шундый коточкыч хезмәт белән табылуын исемә дә китерми- идем.
— Газинур, сиңа юлга май атлыйлар бит, — диде мич янында казан асып маташкан әнисе. — Бер сәгать булыр инде газапланалар, мескеннәр. Мин үзем генә языйм дим дә — бирмиләр.
— Бәлки, юлда ашаганда Газинур безне бер исенә төшерер, дип тырышкан идек тә, булдыра алмадык, — диде Гөлләр һәм Фатыймага карап алды.—Югыйсә, ул китәр дә бөтенләй онытыр.
— Сезне онытмас өчен маема кагылып та карамамын, — дип көлеп куйды Газинур.
Кызлар пырхылдашып көлеп җибәрделәр. Газинур, учларын бер-бер- сенә ышкып, атлагычка тотынды. Ул инде чүпрәкләрен алып ташлаган иде.
— Карап карыйк әле, нигә ул чыгымлый.
Кызлар Газинурның эшен кызыксынып күзәтә башладылар. Ул бер лә көч куймый, шаярып кына эшли кебек. Ләкин хәрәкәтләре җитез, тигез.
62
— Күз тидерерсез, болан туры карамагыз, — диде ул кызларга.
Ул арада пилмән дә өлгерде, май да язылып бегте. Кызлар, гаҗәпләнеп гөбегә карадылар.
— I азинур, син нишләдең соң? Нигә без бер сәгать язып та май булмады, син унбиш минутта ман төшердең?
— Сере һәм догасы бар аның, — диде Газинур, әнисенә гөбене биреп.
Пилмән ашаган чагында каядыр югалып торган Халикъ ишектән атылып^ керде дә, бөтен кешегә ишетелерлек итеп:
— Гали абын клубка китте! — дип кычкырды.
— Ут чыкканмыни, нигә шул хәтле акырасың, — диде әнисе, ачуланып.
Кызлар пилмәннәрен тпз-тиз ашап бетерделәр дә, клубка җыена башладылар.
— Ашыкмагыз, хәзер чәй дә өлгертәм, — диде Шәмсинур түти,— безнең халык алай ашыгып җыела торган түгел.
— Әни, син үзең генә ашыкмый торган кеше,—диде Халикъ авызына пилмән артыннан пилмән тутыра-тутыра. — Клубта инде уты-ыр- ырга урын да ка-маган. Сабирҗан бабай белән Галәк бабай да ан- далар.
— Төелеп үләсең ич, кая бу кадәр кабаланасың, — диде Шәмсинур түти. — Сөякләре коелырга торган Галәк бабайга ни калган тагы анда?
Халикъ бу мәгънәсез сорауга җавап биреп тормады. Ул бүген аеруча шат иде. Чөнки бүгенге җыелышны хәзерләшүдә аның да катнашы зур. Ул, Гали абзый кушуы буенча, белдерү язып, аны правление ишегенә ябыштырып куйды. Аннары үзе кебек иптәшләре белән бергә, өйдән өйгә кереп, колхозчыларга җыелыш буласын белдереп йөрде. Гөлләр аңардан җыелыш башланыр алдыннан чертёжларны, схемаларны һәм үзе белән алып килгән кечкенә электр станция макетын сәхнәгә чыгарып куюын үтенде. Халикъның түбәсе күккә тиде.
X
Зал чыннан да шыгрым тулган иде. Кызларны, юл биреп, алга үткәрделәр. Аларга ияреп Газинур да алга узды.
— Килдегезме, кызлар, — диде Гали абзый һәм кунакларны сәхнәгә, кызыл комач япкан өстәл янына чакырды. Аның өстендә һәрва- кыттагыча гимнастерка, билендә каеш, аякларында күн итек иде. Күкрәгендә Кызыл Байрак ордены һәм тагын ниндидер значок ялтырый. Аның белән бергә колхоз председателе Хәнәфи дә сәхнәгә атлады.
Фатыйма сәхнәгә менмәде. Ул Гали абзый торып киткән урынга утырды, Газинур Хәнәфи торып киткән урынга утырды.
Халикъ сәхнәдә Гөлләр янында бөтерелә иде. Менә ул Гөлләрнең колагына нәрсәдер пышылдады, аннары сәхнә артына чыкты, яңадан керде һәм алдан хәзерләнгән кадакларга Гөлләрнең чертежларын, схемаларын элә башлады. Кечкенә өстәлгә өсте ак җәймә белән ябылган ниндидер бер серле әйбер китереп куйды. Бу вакытта аның кояшта каралып беткән йөзе шундый тантаналы һәм шундый бәхетле бер төс алган иде, әйтерсең, бүгенге кичәдә ул иң-иң беренче кеше һәм залда утыручылар барысы да аның сүзен тыңларга җыелганнар.
«Кара, абыйсыннан алда, тәбегә баса бит, кара бөрчә» дип уйлады Газинур һәм, артына борылып, күзләре белән Миңнурыйны эзләде. Бая ишектән кергән чагында аның чуар яулыгы күзгә чагылып калган иде, ә хәзер бер җирдә дә күренми.
— Иптәшләр, — диде Гали абзый һәм шау-шу берьюлы басыла башлады. — Бүген безнең алдыбызда Гафиятулла бабайның, — ул күзләре белән картны эзләде. Гафиятулла карт дежурны иптәшенә биреп
63
үзе дә монда килгән һәм иң алдагы рәтләрнең берсендә утыра иде, — Казаннан килгән кунак кызлары бар. Менә Гөлләр, — ул уң ягында утырган кызга башы белән изәде, — безгә колхоз электростанцияләре турында сөйләячәк, ә Фатыйма, — ул Галәк бабай белән Газинур уртасында, беренче рәттә утырган кызга ымлады, — сөекле шагыйребез Һади Такташның шигырьләрен укыячак. Шауламыйча, игътибар белән генә тыңлап утыруыгызны үтенәм. Сүз Гөлләр иптәшкә бирелә.
Гөлләр, чәнчә бармак юанлыгындагы чыбыкны ике кулы белән ике башыннан тотып, сәхнә кырыена килеп басты. Ул кыска җиңле ак күлмәктән, биек үкчәле ак туфлидән иде. Буе зифа, биле өзеп алырдай нечкә. Сары бөдрә чәчләре иңнәренә тиеп торалар. Халык, бигрәк тә яшь егетләр, аңа сокланып карады.
— Иптәшләр, — диде ул сөйкемле ачык тавыш белән. Утыручыларга бу гадәти сүз бик табигый, бик тыныч әйтелгән күк тоелды, ә Гөлләр искиткеч каты дулкынлана иде. Ул авылда үзенең диплом эшен аз- маз караштыргаларга гына исәпләгән иде. Гали абзыйның тәкъдименә ул ашыгыбрак җавап бирде. Колхозчылар алдында чыгыш ясауның никадәр җаваплы булуы турында уйламаган иде ул. Шул турыда уйлый башлагач, төн йокылары качты. Ул бит бары тик студент-дипломник кына. Аның әле белеме дә төгәлләнмәгән. Ә колхозчылар өчен электр станцияләре кызыклы фән яңалыгы гына түгел. Ул — алар өчен тормыш мәсьәләсе, ул аларның иртәгәге көне. Менә шуңа күрә дә алар клубка шулай шыгрым тулганнар. Шуңа күрә дә йөз яшәр Галәк бабай да урыныннан кузгалган һәм, уң кулын колагына куеп, Гөлләрнең һәр сүзен игътибар белән тыңларга әзер тора. Ә Газинурны, аның кебек атлыгып, янып торган уннарча колхоз яшьләрен әйтмисең дә инде. Алар әллә нихәтле. Күзләре ничек очкынланып яналар.
Гөлләр Совет хөкүмәтенең һәм большевиклар партиясенең киләчәктә авылларны электрлаштыру эшенә никадәр зур игътибар бирүе турында кыска гына сөйләде дә, докладының иң авыр өлешенә — колхоз электростанциясенең ничек корылуына күчте. Әллә инде Гөлләр электричество белән һичбер танышлыклары булмаган кешеләргә дә шуны аңлаешлы итеп сөйләп биргәнгәме, әллә «бу кызый менә нинди хикмәтләр сөйли, каян аңлап бетерәсең барысын да» дип, кешеләр үзләре аптырап калдылармы — аны һич бүлдерми-нитми тыңладылар. Ул үзенең чертежларын, схемаларын күрсәтте, ак җәймә япкан һәм барысын да бик сәерсендергән әйбернең өстен ачып күрсәтте. Уенчык өйгә охшаган бу әйберне Гөлләр «макет» дип атады. Аннары шундый электростанцияне салыр өчен күпме материал, күпме вакыт, күпме акча кирәклеген бәйнә- бәйнә төшендереп бирде. «Красногвардеец»ның үзендә электростанция салу мөмкинлегенә күчкәч, халыкның кызыксынуы тагын да арта төште.
— Электр чыгару өчен су кирәк дидегез. Бездә ат эчерерлек тә су юк ич, — дип кычкырдылар залдан. Гөлләр тавыш басылганны көтте дә, бераз елмайган хәлдә:
— Су бар, иптәшләр, суны Газинур табып бирде,—диде. Халык үрелеп Газинурга карый башлады.
Гали абзый халыкны тынычландыргач, Гөлләр сүзен дәвам иттерде.
— Дөрес, иптәшләр, сезнең үз территориягездә су юк, ләкин сезнең күршегездә — «Прогресс» колхозында ике электростанциягә дә җитәрлек су бар. «Прогресс»ның фермалары турысыннанрак 300—400 метрлык канау казып, суның биеклеген өч-дүрт метрга күтәргәндә, сезнең үз жирегездә менә дигән плотина эшләп булачак.
Бу фикер халыкка бик тиз барып җитте. Хәнәфи, Гали абзыйның колагына пышылдап:
— Разведка сведениеләре начар түгел бит. Бу турыда чынлап уйлашырга да кирәк булыр, — диде.
64
Доклад һәм сораулар шактый озынга сузылды. Галәк бабай: «Электр йортыгызны миңа күрсәтегез әле», дип сәхнәгә үк менде. Залдан аңа: «Яхшырак кара, Галәк бабай, электр станциясе салгач, сине анда главный инженер итеп куярбыз», дип кычкырдылар.
Сәгать уникенчегә киткәч, Гали абзый Гөлләрне кызганды булса кирәк, сорауларны туктатты.
— Гөлләр белән соңгы очрашуыбыз түгел, иптәшләр. Ул бездә җәй буе торачак, — дигәч халык тына калды.
Сүз Фатыймага бирелде. Ул сәхнәгә чыкты да, тавыш басылганны көтеп, башын түбән иеп торды. Аннары башын арткар.'ак ташлап, Һади Такташның сугыш уты кабызырга маташучы «Англиянең мәгърур лордына» язган нотасын укырга кереште. Укыган саен аның тавышы көчәя, катылана барды.
AIIIH нотамны сиңа «җәнап гали»,
Фәлән-төгән диеп башламыйм,
Мужик булып язам, Йөрәктә дә х
Англиягә ачу сакламыйм...
Шагыйрьнең янган йөрәгеннән чыккан нәфрәтле сүзләрен Фатыйма мөмкин кадәр көчлерәк пафос белән укырга тырышты һәм ул моңа иреште. Аның сүзләре тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керерлек рәвештә көчле яңгырадылар.
Сиңа каршы булган аэропланнар
Гади алюминнан коелыр.
Ләкин...
Шул тиеннәр биргән миллионнарны,—
Сугыш ачсаң, —
Сугыш сафында
Очратырсың әле тагын да!
Гаскәрләрең көчле,
Тик шулай да
Ул гаскәрләр безне җиңә алмас!
Сөңгеләрең үткен,
Ләкин бел син:
Алар безгә каршы юнәлмәс!
Фатыймага бик озак кул чаптылар. Аннары ул сөекле шагыйребезнең тагын бик күп шигырьләрен укыды. Аңа тагын кул чаптылар. Ә Газинур, сәхнәгә үк йөгереп менеп, чиксез дулкынланган тавыш белән: «Рәхмәт, Фатыйма, рәхмәт Такташ абыйга да!» диде һәм кызның ике кулын кысты.
Кичә тәмам булгач та картраклар тарала башлады, ә яшьләр! уенга калды. Урындыклар тышка чыгарылды. Кызлар, идәнгә су сибеп, себереп алдылар. Аннары клуб уртасына куелган ике урындыкка ике гар- моньчы утырды һәм бию көен сыздырып җибәрделәр).
— Әйт шуны!—дип кычкырып, Газинур уртага сикерде һәм бармакларын шартлата-шартлата биеп тә китте. Ул оста һәм җиңел бии иде. Әле бер кулын, әле икенче кулын баш артына куя һәм шул уңайга көләч йөзен әле уңга, әле сулга бора. Ә аяклары, әйтерсең, идәнгә дә тимиләр — очалар гына.
Гөлләр каршында ул аеруча озак һәм кыланып биеде. Яшьләр аны төрле яктан кыздырып тордылар. Гөлләр арыган иде, ләкин шундый ихлас күңел белән биеп чакыруны илтифатсыз калдырырга көче җитмәде. Ул кулларын киң җәеп, түгәрәк буйлап бер әйләнде дә, уртага басып бии башлады. Газинур аңа сокланып карап торды. Гөлләр гүя биеми, ә иксез-чиксез зәңгәр күктә, кояш нурларында коенган ак күгәрчен кебек, дәртен тыя алмыйча уйиап оча иде...
Гөлләр, Газинурның иңбашына кулын салып утырган Һашимны уртага чакырып алып, үзе аның урынына утырды.
65
— Гөлләр,—диде Газинур, аның ялтырап торган күзләренә карап.— Димәк, безнең колхозда чынлап та электростанция корып була? Мин бер үзем син әйткән теге өч йөз метрлык канауны казып бирер идем. Валлаһи газыйм менә.
— Син китәсең бит, — диде кыз, сулышын еш-еш алып.
— Хәзер мин китмәскә дип тә торам әле. Үзем бармасам, Хәнәфи абый мине көчләп җибәрми.
Гөлләр аның колагына иелеп пышылдады.
— Юк, Газинур, син фикереңнән кире кайтма. Син анда монтерлык эшенә өйрәнергә тырыш.
Биюләр җыр белән, җырлар биюләр белән алмашынды. Газинур яшьләр арасында Исаково кызларын һәм күрше чуваш авылы Наратлы кызларын да күрде. Бер-берсеннән бер-ике километр җирдә генә яшәгән рус, татар, чуваш яшьләре клубтагы кичәләрдә һәрвакыт диярлек аралашып торалар, бергә уйныйлар, бергә бииләр.
Такта яручы Пашка белән Степан да монда. Степанның иңендә гармонь. «Красногвардеец» кызлары аңа аеруча сөйкемле карыйлар.
Менә бер чуваш кызы белән Мидхәтне уртага алып, аларга парлап җырларга куштылар. Сары чәчле, кыр чәчәге кебек зәңгәр күзле чуваш кызы, бер дә тартынып тормастан, бик ягымлы тавыш белән татарча җырлап җибәрде. Мидхәт аңа кушылды:
Ал да була, гөл дә була
Күгәрчен билләрендә,
БУЛ СИН батыр, бул көрәшче СССР илләрендә.
Ишек төбендә, уенга катнашмыйча басып торган яшьләр арасында Газинур Сәлимне күрде. Ул, ниндидер көлке әйбер турында сөйләп, яшьләрнең игътибарын үзенә тартырга маташа иде. Кызларның берсе аны, кулыннан тотып, уенга сөйрәмәкче булды. Сәлим, кулын күкрәгенә куя-куя, уйнарга теләге юклыгын аңлатырга тотынды. «Назлыбикә»,—диде Газинур эченнән.
Сәлим доктордан язу китергәнмедер-юкмыдыр, Газинур ул кадәресен тикшереп тормады. Ләкин китүчеләр исемлегендә Сәлим юк иде. Димәк, кала. Истәлек өчен бу сырхантайны тотып кисәргәме әллә?
Кинәт Газинур юкка чыкты. Гөлләр, тәрәзә төбенә утырган Халикъны чакырып алып, Газинур кайда дип сорады. Абыйсының серен белгән хәйләкәр малай капчыкны төбеннән тотып селекмәде.
— Правлениегә кергәндер әле,—диде.
Бу вакытта Газинур, читән аркылы сикереп төшеп, Миңнурыйның тәрәзәсен чиертә иде.
— Миңнурый, хМиңнурый, — дип пышылдады ул.
Берничә чиерткәч тә, Миңнурый тәрәзә янына килде, — күрәсең, ул көтеп торган. Ләкин йөзе ачулы, кашлары җыерылган.
— Ни кирәк сиңа, шар күз? Бар әнә иреннәреңне турсайтып, кунак кызларына карап утыр.
Газинур әкрен генә көлеп җибәрде: <
— Ачуланма, Миңнурый... Мәхәббәтем синдә генә бит.
Кызның тавышы тагын да рәхимсезләнә төште. Сүзләре боз кебек салкын иде.
— Тасма телләнмә әле. Яхшылыкта кит, югыйсә чүмеч белән кайнар су сибәчәкмен.’
Газинур яңадан сөйли башлаган иде, Миңнурый авыз ачарга да ирек бирмәде.
— Кунак кызлары янында мөкиббән китеп утыра бит, энекәем. Бөтен дөньясын оныткан. Кунак кызы белән колактан колакка сөйләшкән була тагын...
66
Нәрсәгә соң Миңнурый бу кадәр ярсыган? «Мөгаен, сүз ирештергәннәрдер», дип уйлап алды Газинур һәм тәрәзә төбендәге тамчылы гөлне бер читкәрәк этеп куйды: ул аңа карарга җайсызлый иде. Миңнурый гөлне яңадан үз урынына утыртты.
— Кич буе, ичмасам, әйләнеп тә карамый...
— Карадым, син күренмәдең.
Күренмәдем. Синең шардай күзләрең мине күрерлекмени. Мин бит инә очы кадәр генә, мине күрер өчен зур күрсәтә торган пыяла кирәк.
— Җитәр инде, Миңнурый. Бу ачулануларың белән дә йөрәкне теләсең.
— Булган, ди, синдә йөрәк. Бар, югал. Тәрәзәм төбендә өрәк кебек катып торма әле.
— Мин иртәгә китәм бит, Миңнурый, — диде Газинур әкрен генә.
— Китсәң, юл такыр.
Кинәт Миңнурый, куллары белән йөзен каплап, артка тайпылды.
— Миңнурый, җаным, Миңнурый, — дип дәште Газинур.
Кыз җавап бирмәде.
Газинур тәрәзә төбендә тагын бераз басып торды да бакчадан урамга чыкты. Клубның ачык тәрәзәләреннән гармонь чыңнары, тыпыр-тыпыр биюләр, кул чабулар, шат тавышлар ишетелә. Мәктәп почмагында кемнәрдер сөйләшеп тора. Газинур адымнарын әкренәйтте.
— Һашим, бәгърем, онытмассыңмы?
— Юк, Әлфия җаным, онытмам...
Газинур кулларын чалбар кесәсенә тыкты да, Һашим белән Әлфиягә кызыгып, авыл буйлап, фермаларга таба атлады. Аннары, бер көрсенеп алды һәм кычкырып җырлап җибәрде:
.... Ут салалар, су салмыйлар Янган йөрәкләремә.
...Икенче көнне, төш вакытларында, Газинурлар Бөгелмә вокзалында вагонга утырдылар. Газинур күңелсез иде. Гарәфи абзый да, һа’шим да, Газзән дә һәм башкалар да моңа игътибар иттеләр. Газинур юл буе әллә нинди моңлы җырлар җырлап килде. Аның күңелсезлегенең сәбәбен иптәшләре төрлесе төрлечә юрады. «Туган-үскән җирдән чыгып киткәндә һәркемгә шулай ямансу була», — диде аз сүзле Газзән. Гарәфи үзенчә нәтиҗә ясады: «Әйттем бит, Газинур, пример, кунак кызы белән сак бул. Теге Казбек тавы башындагы боз белән йөрәгеңне катырды, ахры, ул синең».
Газинур берсенә дә җавап бирмәде, акланган булып төрле уен-көлке сүзләр дә әйтмәде. Атта килгәндә артка каерылып-каерылып карады. Вагонга кереп утыргач, ачык тәрәзә яныннан китмәде.
Перронда халык кайный. Кемнәрдер, соңга калам дип, җан-фәрманга йөгерә. Чәйнекләр, котомкалар шалтырый. Кемнәрдер саубуллаша, хат яз, онытма, диләр. Әнә алдарак берсе — ак чәчле карчык күз яшьләрен кулъяулыгы белән сөртә. «Аерылулар шушы инде», — дип уйлап куйды Газинур һәм шунда, перронга күтәрелә торган баскычларда, анын күзләренә чуар яулык чагылып китте. Егет үз-үзен онытырлык дәрәҗәдә:
— Миңнурый!!! — дип кычкырып җибәрде һәм акка-карага карамый, кешеләрне этә-төртә ишеккә ташланды. Көрәк сакаллы бер рус карты аның артыннан: \
— Вот, ошалелый! — дип кычкырып калды. *
Перрон уртасында кая барырга белмичә, як-ягына каранып торган Миңнурый янына Газинур, атылып килеп, ике беләгеннән тотты һәм очкынланып торган кара күзләре белән аңа карап:
— Миңнурый, бәгырем! — диде.
5< 67
— Газинур... — диде Миңнурый, әкрен генә.— Уф, кичектем дип котым очты.
— Син ничек монда? Ничек килеп җиттең соң, Миңнурый?
Кыз озын керфекләрен түбән төшерде. Ничек килеп җитте соң ул? Анысы мөһиммени. Ул олы юлга кадәр өч километр чамасы җәяү йөгерде, аннары атка утырды, ат бик әкрен бара күк тоелгач, тагын җәяү йөгерде, ә аннары аны автомобиль куып җитте...
— Килдем инде, — диде ул, чак-чак тынын алып. Хәзер бу кызарган, чиксез дулкынланган Миңнурый кичәге салкын, чәнечкеле Миңнурыйга бер дә охшамаган иде. Сөйкемле, оялчан, матур Миңнурый. Ул Газинурга шундый өздереп карый, кулларын аның кулларыннан тартып алу түгел, үзе аңа ныграк сыена бара.
Чаң суктылар. Халык вагон ишекләренә ябырылды. Миңнурый куеныннан чиккән яулык чыгарып, оялып кына, Газинурга сузды.
— Мә, бүләгем булсын, Газинур.
— Миңамы?— дип шатланып һәм гаҗәпләнеп сорады Газинур.
— Сиңа, — диде кыз, әкрен генә. — Син бит минем... бер генәм. Онытма.
Газинур аны күкрәгенә кысты.
— Онытмам, бәгырем, онытмам!
Паровоз озын итеп кычкыртты. Аннары поезд әкрен генә кузгала башлады. Газинур вагон баскычына сикерде.
— Хуш, Миңнурый, хуш, акыллым. Хуш, гөләп чәчәгем!
Миңнурый, зәңгәр яулыгын болгый-болгый, вагон белән янәшә йөгерә. Вагон тәгәрмәчләре кызурак әйләнә. Газинур яңакларында сал- кынча, каты җилне тоя. Менә Миңнурый туктады. Ул һаман әле зәңгәр яулыгын болгый. Әнә ул бик кечкенә инде. Ә вагон тәгәрмәчләре тагын да кызурак әйләнәләр. Миңнурый инде бөтенләй күренми дә. Поезд инде Бөгелмәнең соңгы йортлары яныннан чабып үтә. Алда очсыз-кырсыйсыз киң кыр күренә.
— Хуш, Миңнурый, сау булыгыз, туган җирләрем! — дип соңгы мәртәбә кычкыра Газинур һәм, тәгәрмәчләр тавышы кебек озын көйгә салып, җырлап җибәрә:
...Озакламый без кайтырбыз, Ай, кояшлар кебек әйләнеп.
XI
Бер елга дип киткән Газинур ике елдан артык читтә йөрде. Караңгы төндә, ат абзарлары алдына утырып сөйләшкәндә: йөргән таш шомара,, яткан таш мүкләнә, дип әйткән иде Сабир бабай. Нинди хикмәтле, нинди матур сүзләр! Аларның чын мәгънәсен Газинур юлга чыккач кына аңлады.
Бөгелмәдән кузгалып киткәч тә башта Газинурның уйлары үзенең гөләп чәчәге—Миңнурые турында гына булды. Сөйгәненең чуар яулыгы гына түгел, җырларга кушылып җырлана торган матур Бөгелмәнең биек-биек йортлары, завод трубалары, мәһабәт кыясыман күтәрелгән элеваторы да — ул элеваторга Газинур күпме ашлык ташыды! — күптән инде күздән югалуга карамастан, Газинур һаман да тәрәзә яныннан китмәде. Аңа, ни өчендер, киләсе станциядә Миңнурый яңадан күренер ке-бек тоела иде. Гүя аларның кайнар мәхәббәтләрен берьберсеннән аерырлык көч тә, ара да дөньяда юк, Миңнурый — матур Һәм чәнечкеле гөләп чәчәге—ул шундый кыз, ул бервакытта да, беркайчан да үзенең Газинурыннан аерылып калмас кебек. «1<расногвардеец»тан Бөгелмәгә очып килгән кебек, алдагы станцияләрнең дә берсенә очып килеп җитәчәк шикелле. Ләкин станция артыннан станция үтте, ә ыгы-зыгы килеп тор
68
ган перроннарда, Газинур, никадәр генә йотлыгып карамасын, Мицну- рыйның чуар яулыгы күренмәде. Дөрес, берничә тапкыр ул алдана да язды — чуар яулыклы кызлар азмыни станцияләрдә! Ләкин үзе алданса да, күңеле шатланды. Моннан соң, Миңнурыйны ничек кенә булса да исенә төшергән бөтен нәрсә аның нечкә һәм хисчән күңелен сөендерәчәк иде.
Поезд һаман алга бара. Ямь-яшел урманнардан дулкынланып торган алтын иген кырларына ыргылып чыт һәм Газинур Миңнурый турында уйлый-уйлый: «Менә кайда ул игеннәр! Монда колхозлар безнең «Красногвардеец» хәтле генә түгел икән!» — дип сокланып куймыйча булдыра алмый. Аннары авыллар, разъездлар, кечерәк станцияләр! күренеп кала һәм һәр җирдә яңа йортлар салалар, һәр җирдә шушындый төзелешләр өстендә кызыл флаглар җилферди. Бу кызыл флаглар Газинурны стан-циядән станциягә озатып баралар һәм ул, газеталардан бөтен илдә барган төзелешләрнең күплеге турында әллә ничә кат ишеткән булса да, боларны үз күзе белән күргәннән соң: «һай-һай, эшлиләр дә икән!» — дип куя иде. Ул арада җәйге тымызык җилдә җилфердәп торган кызыл флагчык күздән югалуга, поезд матур болыннар, ямьле тугайлар буеннан бара башлый, зәңгәр тасмасыман вак-вак инешләр күренеп кала һәм яңадан Газинур үзенең Миңнурыен исенә төшерә һәм тавышын артык күтәрмичә, иреннәрен кәгазь сыярлык кына ачып, моңлы итеп җырлап җибәрә:
Минем исемдә син генә,» Бәгырем, белмисең генә.
Ләкин озак сагышлана, төшенкелеккә бирелә белми торган шат күңелле Газинур бара торгач яңадан үзенең асылына кайтты. Ике-өч сәгать үтүгә аны бөтен вагон белә иде инде. Иптәшләре югары полкаларда тын гына ятып, яки колхоз эшләре, бала-чагалары турында үзара әкрен генә сөйләшеп барган арада Газинурның шаян һәм шат тавышы әле бер күпэда, әле икенчесендә ишетелә иде. Әле ул вагонның аргы башында, алар кебек үк договор белән эшкә баручы Норлат ңызлары белән җырлый, әле кемнәр беләндер тамбурга чыгып тәмәке тарта, әле олырак юлчылар аны үз яннарына утыртып, кайдан икәнлеген һәм кая баруын сораштыралар. Газинур үзе дә сораштыра. Кешеләр аның бөтен нәрсәне белергә теләвенә гаҗәпләнәләр. Шәл бөркәнгән бер татар карчыгы аның һәрнәрсәне төпченүен ошатып бетермәде булса кирәк.
— Белмәгәннең беләге тыныч, улым. Барысын белсәң, бик тиз картаерсың, — диде.
Газинур балаларча көлеп җибәрде.
— Юк, әбекәем, хәзер белмәгәннең түгел, белгәннең беләге тыныч. Беләге юан берне егар, белеме юан меңне егар, ди безнең Галәк бабай. Сез аны белмисез инде. Йөз яшәгән карт ул!
Үз гомерендә бик күп җирләрдә булган, һәм, әлбәттә, Уралны да белгән Гарәфи абзый Газинурның Бөгелмәдә үзе артыннан «ошалелый!» дип кычкырган көрәк сакаллы рус карты белән чәй эчеп утырганын күргәч, башын селкеп куйды:
— һай-һай, җор! һай-һай су сөлеге! — диде һәм бераз уйланып торгач, бөтенләй икенче тавыш белән сөйләп китте: — үзебез турында, пример, берни әйтә алмыйм, бик кыенга туры килсә — сезонлы эшләрдә андый хәлләр булгалый, егетләр, — борынны салындырып кую ихтималы- быз да бар. Әмма Газинур турында алдан әйтә алам: югалмас бу егет! Утта да янмас, суда да батмас! Күр, без вагонга утырганнан бирле яткан урыныбыздан кузгалганыбыз юк, авызыбызга йөзек капкан шикелле һичкем белән сөйләшмибез, ә ул һаман кешеләр арасында.
Гарәфи абзый югары полкага менеп ятты. Аңа каршы мощтым Газзән яткан, өченче полкадан Һашим белән Мидхәтнең башлары сузылган. Гарәфи абзый аларга, күз кысып, елмаеп куйды:
69
— Куначага иртәрәк кунакладыгыз түгелме соң, егетләр? Миңа, пример, ярый, мин олы кеше, ә саз нәрсә эреп аккан шикелле анда ятасыз? Вагон тулы кызлар. Безгә «Красногвардеец»тан гына килен алырга димәгән бит. Пример әйтәм, бәлки, берәрегезнең бәхете шунда адашып йөри торгандыр. Төшегез, хәзер үк төшегез! Түшәмгә төкереп ятмагыз әле. Төнлә дә йокларга өлгерерсез.
Ләкин төне буе йокламаган егетләр төшәргә ашыкмадылар.
■—Их, булмаган нәрсәләр, — диде Гарәфи абзый һәм Газинурның аргы баштан ишетелгән җырына колак салып өстәде. — Яшерми әйтәм, сокланам мин безнең Газинурга. Кешедән качмаган кешенең кеше белән сүзе була, ди. Яхшы сүз ишетә.
Вагон тәрәзәләреннән кояш нурлары бәреп керде. Югарыдан түбәнгә таба, бераз кыйгачлап, сизелер-сизелмәс кенә тибрәнеп торган алтын бау сузылды. Күзләренә кояш нурлары төшкән Газзән йөзен читкә борды, Һашим белән Мидхәт башларын яшерделәр. Вагонның аргы башында Газинур «Сарман»ны башлап җибәрде, аңа кызлар кушылды.
Юл борылып-борылып бара булса кирәк. Кояш нурлары инде икенче як тәрәзәдән керә. Ул да булмый вагон эче караңгыланып китә. Гарәфи абзый баш астына куйган котомкасын җайлый да, бүленгән сүзен дәвам иттерә:
— Кайчак, пример, мин үзем дә бу Газинурга аптырап куям. Аның күңелендә кешеләргә карата ниндидер зур ярату ята дип әйтимме. Сез минем җәмәгатем Бибигайшәнең вакыт-вакыт җиңеләеп китә торган гадәте барлыгын беләсез инде. Кайчак шулай көтмәгәндә генә хатынның чире кузгала. Пример, докторлар миңа әйттеләр: сез аны борчылудан саклагыз диделәр. Саклаган да булабыз үзебезчә, ләкин саклаганга карап кына чир кузгалмый торамыни. Каенагай белән каенанай да килеп җитәләр. Юатабыз, тынычландырабыз, иркәлибез, ни сораса шуны китереп бирәбез. Ләкин хикмәт, тынычланмый гына бит. Аптырагач, кайсыбыз булса: «Газинурны чакырыйк», дип әйтеп куя. Пример, берәр карчык яки карт-коры булса тартынмас идең, барып чакырыр идең дә. Ә япь-яшь егетне, пример, чирле хатын янына чакыру әллә ничегрәк, башка сыймый. Эчеңдә таракан йөргән шикеллерәк. Шулай да, бүтән чара булмагач, барасың инде. Ә ул, пример, ашый торган ашын ташлап булса да, яңгырга-буранга карамый, җиде төн уртасында килеп җитә. И хикмәт, авыру белән чирек сәгать тә утырмый, теге тынычлана да башлый бит.
Өске полкада яткан Мидхәт көлеп җибәрде:
— Сихерлиме әллә?
Гарәфи абзый җавап бирергә өлгергәнче, Һашим сүзгә кушылды:
— Вәсбия әби әйткән, ди, мин үлгәч, каберемне Газинурдан казыгыгыз. Дөресме?
— Ул кадәресен белмим, әмма ләкин, егетләр, оятны да күтәрә белергә кирәк, — диде Гарәфи абзый шелтәле тавыш белән. — Вәсбия әби- ярым сукыр, ярым гарип, япа-ялгыз бер карчык бит. Дөрес, колхоз аны ташламады, ашарына-эчәренә биреп торды. Шулай да кешенең күңел, дигәне дә бар бит әле. Җанлы кешенең сөйләшәсе дә, хәбәр ишетәсе дә килә, аннары теге-бу нәрсәгә мохтаҗ чагы да булгалый. Пример, мин үземдә, гөнаһны яшереп булмый, аңа күрше булсам да, сирәк керә идем, керсәм исәнлек-саулык сорашудан узмый идем. Ә карчык кешенең исәнлек-саулыгы, сорамасаң да, иләк кебек, үтәдән-үтә күренеп тора. Ә Газинур, пример, кайчан карама Вәсбия әби янында, суын да китерә; утынын да чабып кертеп куя. Мичен дә төзәтеп бирә, ишек тупсасын да рәтли. Сөйләр сүзе дә бетми аның.
Газинур килде. Аның йөзе чак кына кызарган, кара күзләре уйнап ялтырый, ак күлмәк якасын ычкындырып җибәргән. Үзе яланбаш, чәчен машинка белән кыска итеп алдырган.
70
— Гомрең озын булыр әле, Газинур, синең турыда сөйләшеп тора идек, — диде Гарәфи, көлеп.
— Гайбәтемне сатасызмы?
Газинур ике кулын ике як полкага куеп, каш сикертеп Мидхәт белән Һашимга карады.
— Тукта әле, егет, — диде Гарәфи абзый, кинәт полкадан башын сузып, — якынрак кил әле, сулышыңны миңа таба өр әле. Әйтәм, пример, бөтен вагонны яңгыратып җырлыйсың. Төшергәнсең бит, каһәр!
— һич юк, Гарәфи абзый. Ярты чынаяктан да кимрәк иде, кече телгә дә тимәде. Дядя Митрофан сыйлады. Бездә, ди, русларда сыйлап биргәннән баш тартмыйлар. Ә мин әйтәм, татарлар сыйлап биргәннән баш тартмый. Шуннан чынаякларны чәкештердек. Ул үзе, Гарәфи абзый, нәкъ без бара торган урманда эшли икән. Ялдан кайтып килә. Туган авылымда булдым, ди.
— Тукта, тукта,— диде Гарәфи абзый һәм полкадан кабаланып төшә башлады. — Без бара торган леспромхоздан дисеңме? Рәтләп сөйләштеңме соң аның белән? Эшләр, пример, ничек анда? Ярарлыкмы?
— Урта бармак кебек дип әйтә. Кияүне мактаган кебек мактый, безнекеннән дә әйбәт леспромхоз бөтен Уралда юк, ди.
— Сөйләсәң, сүзнең мае чыга, үзем барып сөйләшим әле, — диде Гарәфи абзый һәм вагонның аргы башына китеп барды.
Газинур урмандагы эш турында Митрофан карттан ишеткәннәрен иптәшләренә сөйли башлады. Һашим белән Мидхәт, кызыксынып, югарыдан башларын суздылар. Тик күзләрен йомып яткан Газзән генә сүзгә катышмады. Ул һаман тын тора һәм үзенең ниндидер бетмәс-төкәнмәс уйларын уйлый иде.
Газинур леспромхоздагы хәлләр турында үзе күреп белгән кеше кебек кызып, дәртләнеп сөйли иде. Ул әле барып та җиткәне юк, ә Соликамск аның өчен туган колхозы кебек якын һәм үз булып әверелгән иде инде. Ә үз һәм якын нәрсәң турында дәртләнмичә сөйләргә мөмкинме соң! Газинур аның нарат урманнарын, бөтен илгә атаклы урман кисүчеләрен мактый башлады.
— Урман кисүче Володя Бушуевның рәсемен Москва газеталарында басып чыгарганнар. Яхшы эшләгәне өчен бүләк итеп алтын сәгать җибәргәннәр. Ә үзе, ди, дядя /Митрофан әйтә, буйга-сынга баһадир түгел, синнән чак кына зуррак. Теләсәң, ди, син дә аның кебек атаклы урман кисүче була алачаксың, ди. Минем куллар кычытып тора әле. Җиңнәрне сызганып тотынсак, шәт сынатмабыз, ә?
Кулларын баш астына тыгып яткан Газзән беркемгә дә карамыйча, караңгы чырай белән:
— йомырка салмый торган тавык кебек, көн элгәре кытаклама әле, — диде. — Ярты чынаяктан эрегәнсең.
Ләкин Газинур исерек түгел иде. Аны аракы исертмәгән, аны бүтән нәрсә «исерткән» иде.
Гомерендә беренче тапкыр поездга утырган һәм үзенең туган-үскән җирләреннән беренче тапкыр еракларга чыгып киткән бу егет, туган илнең зурлыгын һәм кинлегеи дә үз күзе белән беренче тапкыр күрә һәм шунлыктан аның күңеле язгы Идел кебек ташый иде. Моңарчы ул ничектер үзенең колхозы, аның көндәлек ыгы-зыгысы белән генә яшәде. Ә поездга утырганнан соң күпме җир үтте, күпме станцияләр, күпме шәһәрләр күрде. Ә алда яңа станцияләрнең, яңа шәһәрләрнең исәбе дә, хисабы да юк.
Беренче күргән нәрсә һәрвакыт яңа, үтә кызык була. Ләкин ул яңа, ул үтә кызык нәрсәләр бик күбәеп китсә, алар үзләренең күплекләре белән кешене басалар, тойгыларының үткенлеген киметәләр һәм ахыр килеп аның күңелендә гамьсезлек тудыралар. Ләкин Газинурның тынгысыз җаны бу гомуми кагыйдәгә дә сыярга теләми иде. Җил өреп торган утһа-
71
ман көчәя барган кебек, Газинурның күңеле дә, яңадан яңа нәрсәләр күргән саен һаман киңәя, зурая бара иде шикелле.
«Ну, монысы иң зурысы», дип уйлый Газинур бер станциядә. Күп тә үтми поезд яңа бер станциягә килеп туктый. Газинур, дусты Һашимны югары полкадан сөйрәп төшереп, перронга йөгерә һәм соклану катыш гаҗәпләнү белән:
— Монысы, Һашим, тагын да зуррак икән! — дип кычкыра һәм аның күнеле яңа сөенеч, яңа шатлык белән тула.
Гарәфи абзый да, хәтта бөтен юл буенча яткан җиреннән кузгалмыйча түшәмгә карап барган Газзән дә аңардан көләләр.
— Станция саен төшеп, ни эзлисең? — диләр.
Их, Гарәфи абзый, Гарәфи абзый! Син үзең бөтенесен күргәч тә, бүтәннәргә ул кызык түгел дип уйлыйсыңмы? Әллә, Мидхәт белән Һашимга төртеп, алар менә синең кебек, тиле бозау шикелле, чабып йөрш! бит диясеңме? Ләкин дә бит, Гарәфи абзый, Һашим белән Мидхәт җидееллык мәктәп бетергән кешеләр, алар бит Казанда гына да әллә иичәшәр тапкыр булганнар. Ә Газинур Бөгелмәдән ары кая киткәне бар? Эзли, имеш! Нәрсә эзли соң Газинур? Гарәфи абзый әйт әле, яз көне җылы туфракны шытып чыккан яшь бодайлар нәрсә эзли? Нигә алар, бер-берсен узышып, көн-төн үсәләр, кояшка үреләләр? Аңлат шуны, Гарәфи абзый, әгәр шуны аңлатсаң, Газинур да сиңа үзенең күңелен аңлатыр.
Безнең хәзерге балалар инде унөч-ундүрт яшьләрендә үк дөньяда нинди илләр барлыгын, анда кемнәр һәм ничек яшәвен, дөньяның кайсы почмагында нинди үсемлекләр үсүен, нинди җир асты байлыклары барлыгын, ә туган илебезнең бүгенгесен генә түгел, ерак үткән тарихын да бик яхшы беләләр һәм аларны инде бернәрсә дә шаккатырмый. Ә Газинур андый яшендә чакта бары тик көтүдә нинди сыерлар һәм нинди сарыклар барлыгын, кайсы болында нинди үлән үсүен һәм көтүне кайсы басуга алып барырга кирәклеген генә белә иде. Ул бит тормышның иң- иң түбән җиреннән һәм иң-иң авыр юл белән күтәрелде. Колхозга кергәч кенә ул үзен яңа, иркен бер дөньяда итеп сизде һәм аның табигый кызыксыну чанлыгы бик күп азык тапты. Колхозга яңа машина кайтса — ул аның янына йөгерде, нәселле бозаулар, тәкәләр), тавыклар китерсәләр—ул алар яныннан китмәде. Әгәр инде яңа ат сатып алсалар — бу Газинур өчен бәйрәм була иде. Агроном яки докладчы килсә, җыелыш яки кичә булса, Газинур берсен дә калдырмады. Шулай да болар гына, күрәсең, аның күңелендәге барлык дәртне һәм белемгә сусауны баса алмаганнар. Алар йомылып, һаман өстәлә барып, аның йөрәгендә, беренче мөмкинлек белән тышка атылып чыгар өчен, сакланганнар да сакланганнар. Ә хәзер ул мөмкинлек туды һәм Газинурның бөтен күңел җилкенүләренә тышка бәреп чыгарга юл ачылды.
Ул шат иде. Туган ил, теге вакытта тын урманда, биек усак башына менеп караганнан миллион мәртәбә киңрәк тә, зуррак та һәм матуррак та икән! Шул киң һәм зур( дөньяда һәркайда да үз кешеләребез, совет кешеләре яши. Мондый кешеләр бар чагында кайда гына туктасаң да югалмассың, сыеныр урын табарсың. Юк, сыеныр урын түгел, сыеныр урынны иске заман кешеләре эзләгәннәр һәм баш тыгарлык берәр почмак тапсалар, шуңа канәгать булганнар, шуңа шатланганнар. Ә Газинурга якаларын ычкындырып, җиңнәрен сызганып, әлегә таныш булмаган, ләкин таныш булачак Володя Бушуевлар кебек дәртләнеп эшләр өчен, югарыга күтәрелер өчен киң мәйдан ачык!
Гарәфи абзыйның шаярып кына әйткән сүзләре Газинурның күңелендә әнә шундый катлаулы бер тойгы, җавап уятты. Ләкин ул боларны, әлбәттә, телдән әйтмәде һәм әйтергә җыенмады да. Ул үзенең бераз* га- жәпләнгәисыман дугаланып торган кара кашлары астындагы акыллы
72
күзләре белән Гарәфи абзыйга текәп карады да, нәкъ балаларча, бер- катлы гүзәл сафлык белән елмайды:
— Ул станцияләр бер-берсенә бер дә ошамаганнар бит, Гарәфи абзый.
Поезд яңа зур станциягә килеп җитә иде.
— Кипяток... — диде Газзән һәм полкадан төшә башлады. Ул сүзен әйтеп бетермәде, гүя артык сүз әйтү аның өчен үтә мәшәкать бер эш иде. Газинур Газзәннең моштым икәнен кече яшьтән үк белсә дә аны яз көне беренче тапкыр өненнән чыгучы аюга охшатты.
— Үзем алып киләм!—диде Газинур шунда ук һәм Газзән баш киемен кигәнче,- Гарәфи абзыйның • калай чәйнеген эләктереп, чыгып та китте.
XII
Карт урманчы Карп Васильевичның кәефе тәмам кырылган иде.- Ул, киселгән агач төбенә утырып, озын саплы маркировка чүкечен тезләренә куеп, җиз кыршаулы кыска трубкасын еш-еш суыра. Тәмәке аны тынычландыра алмый, ахрысы, ул, тынгысыз черкиләргә ачуланган кебек, авызыннан чыккан төтенне әледән-әле кулы белән таратып тора. Хәтта якында гына бер өзлексез тукылдап торган тукран да аның эчен пошыра, әгәр күрә алса, аны да куып җибәрер иде.
«Җитәр... Моннан соң, мин тәүбәсен оныткан тукран булмам, — дип уйлый ул, җаны борчылып. — Берсен өйрәттем —китте. Икенчесен өйрәттем... Юк, өченчесен алмыйм. Кирәкми».
Ике ай буенча Карп Васильевич яшь кенә бер егетне маркировкага — тамга салырга өйрәтте. Киләчәктә мастер итү турында хыялланды. Беренче өйрәнчеге, маркировщик эшен ошатмыйча, ташлап киткәннән соң, Карп Васильевич яңасын бик төпченеп сайлады. Егет юньле генә шикелле иде. Сәләте дә бар, тырыш та. Ә гомерен хезмәткә багышлаган һәм бөтен шатлыгын шул хезмәттән тапкан Карп Васильевич каршында бу сыйфатлар әһәмиятсез түгел иде.. Ул өйрәнчегенең кечкенә генә уңы-шына да чын күңеленнән, аталарча шатланды һәм җыелышларда булсын, өендә булсын бу турыда иренмичә, хәтта үзенә бертөрле горурлык белән сөйләп килде. Бала чагыннан ук урманда эшләп үскән һәм урман остасы булу өчен никадәр зур кыенлыклар аркылы үтәргә һәм никадәр озак вакыт кирәклеген бик яхшы белгән карт урманчы яшьләргә бу эшне бик аз вакыт эчендә үзләштерергә мөмкинлек булуына куанып бетә алмый иде. һәм ул пафостан тартынмыйча яшь урманчыларга: «Мондый шартларны сезгә безнең Совет власте гына тудырды. Моны аңларга кирәк, аңларга!» — дип әйтә торган иде.
Ләкин аның шулай зур күреп, кадерләп өйрәткән егете бөтенләй көтмәгәндә һәм күңел өчен генә булса да Карп Васильевич белән сөйләшмичә, икенче бер эшкә күчеп китте. Бу үз һөнәре белән горурланырга яраткан картны чиксез ачуландырды һәм аның хәтерен калдырды. Әлбәттә, яшь егеткә моторлы пычкы белән яки тракторда, автомашинада эшләве әйбәтрәк, ләкин кем дә булса маркировка да ясарга тиеш ләбаса. Юк, кем дә булса түгел, ә агачны бик яхшы белгән кеше маркировка ясарга тиеш. Чөнки маркировщикның тамгасыннан башка бер генә бүрәнә дә урманнан читкә китми. Киселгән агачның икенче гомер юлын билгеләүче дә ул, аңа яңа тормышка путёвка бирүче дә ул!
Әгәр дә юньсез егет берни әйтми генә күчеп киткән булса, бер хәл иде әле. Ул чагында Карп Васильевичның күңеле, бәлки, бу хәтле кыйналмас та иде. Ул юньсез егет киткән вакытта «тамга салу — эшмени ул», дигән бит әле. Моны инде карт урманчы үз улына да гафу итмәс иде. Чөнки хезмәт ул барыннан да югар(ы, аны кимсетергә берәүнең дә хакы юк!
73
Биек штабельләр арасында менә шундый уйлар эчендә утырган Карп Васильевич янына бригадир Газинурны алып килде.
— Саумы, Карп Васильевич? Менә сиңа яңа ярдәмче китердем, рәхим ит.
Бригадирның бу сүзләренә каршы мастер борын эченнән генә мыгырдап куйды. Газинур берни дә аңламады. Ул Карп Васильевичка сәерсенеп карады. Картның кечерәк борыны өстендә нечкә кыршаулы күзлеге төшәм-төшәм дип кенә атланып тора. Сары мыегының чылгыйларын өскә таба бөтереп җибәргән, шундый ук сары сакалының очы да, чак кына бөтерелеп, өскә таба күтәрелеп тора. «Юк, бу карт кире беткән булмаска тиеш», дип уйлап алды Газинур. Нәкъ шул минутта Карп Васильевич Газинур көтмәгән җитезлек белән урыныннан күтәрелде.
—Менә нәрсә, хөрмәтле иптәш, — диде ул бригадирга. — Миңа ярдәмче кирәкми. Шул!
Бригадир елмайды. Ул, күрәсең, картның холкын белә иде.
— Сиңа бер үзеңә кыен булачак бит, Карп Васильевич. Яшьләргә хәтерең калмасын. Яшь чак—яшел чак. Төрлесе була. Ярый, минем эшем күп, Карп Васильевич. Биргәндә алып кал, соңыннан сорап йөрсәң дә булмас. Ә иптәш Гафиятуллин начар егет түгел бугай.
— Башта алар берсе дә начар булмый,—диде карт, ләкин аның тавышында баягы кискенлек юк иде инде.
Бригадир анда-санда гына аударылмый калган наратлар белән чуарланган киң кисентелек буйлап китеп барды. Карп Васильевич, Газинурга күтәрелеп тә карамыйча, яңадан агач төбенә утырды. Берничә минут алар икесе дә тын тордылар. «Җилле карт икән», дип уйлап алды Газинур һәм, мастерның марля белән ураган кулына күз төшереп, кызгангансыман башын селкеп куйды.
— Кулың авырта, ахрысы, дядя 'Kaptn, бир әле әзрәк сугып алыйм. Кайда, ничек сугарга?
Карп Васильевич Газинурга бер тапкыр күтәрелеп карады да читкә борылды. Күренеп тора, карт аңардан бер дә канәгать түгел.
— Әгәр дә бар кеше дә тамга суга белсә, мин авырткан кулым белән аны сугып та йөрмәс идем,— диде ул шелтәләгән төслерәк итеп.— Аны сала белеп салырга кирәк, бу утын яру түгел, егеткәй.
— Ә син күрсәтеп бир башта, дядя Карп, мин бик тиз отып ала беләм.
Картның күзләрендә кызыксыну чаткысы кабынды.
— Отып ала беләм дисеңме?
— Әйе.
Шуннан соң гына Карп Васильевич Газинурны игътибар белән баштанаяк карап чыкты. Әмма урта буйлы, зур кара күзле гади авыл егете аның күңеленә ошап бетмәде, ахрысы, сүрән йөзе яктырмады. Ләкин Газинур, картның салкын карашын гүя сизмәгән кебек, үзенең яңадан-яңа сорауларын яудыра барды. Агачларның юан башларындагы тамгага кулы белән күрсәтеп:
— Дядя Карп, тамгандагы беренче хәреф нәрсәне аңлата? «Ш» белән янәшә ике шакмак тора, аннары 8 цифры. Аларының хикмәте бармы?
Карт, тамга чүкечен брезент курткасының кесәсенә тыгып куйды да, Газинурга тагын бер тапкыр карап алды.
— Тукта әле, егет... — диде ул, җиңелчә ачуланып. — Нигә тигәнәк кебек ябышасың? Кем син? Кайдан килдең? Нинди һөнәрең бар?
Карп Васильевич Газинурның үзе турындагы кыска һәм беркатлы хикәясен тыңлагач, күн кепкасын бармагы белән күтәреп, башын кашып куйды, кырыс күзләре әз генә йомшарып киткәндәй булды.
— Алай икән-н... — диде ул сузып кына һәм егеткә туры карап сорады:
71
— Ә син, егетем, чынлап өйрәнергә телисеңме соң?
— Бик телим!—диде Газинур. Аның бу кыска җавабында, бигрәк тә акыллы күз карашында теләк тә, кыюлык һәм ниндидер зирәклек тә бар иде. Карп Васильевичның күңеле бөтенләй йомшады.
— Алайса тыңла, егетем, — диде карт һәм кесәсеннән тамга чүкечен алып, калкып торган «Ш» хәрефенә бармагы белән төртеп күрсәтте:
— Бу баш хәреф агачның сортиментын күрсәтә, ягъни бу агачтан нәрсә ясалачагын әйтә. «Ш» дигән икән, димәк, бу агач шпал ясарга китә. Аңладыңмы? Әгәр тамганың беренче хәрефе «А» булса — ул бүрәнәләр авиациягә китә. Ә хәрефтән соң куела торган квадратлар агачның сортын күрсәтә: бер квадрат — беренче сорт, ике — икенче, өч — өченче. Дүртенче сорт булмый. Нибары өч. Ә инде квадратлардан соң куела торган цифр агачның диаметрын, ягъни юанлыгын күрсәтә. Төшендеңме?
— Бераз төшендем, — диде Газинур. — Үземчә әйтеп карыйм әле, буталмадыммы икән.
Ул картның сөйләгәннәрен үзенчә кабатлап чыкты да, бераз көлемсери төшеп:
— Дөрес сөйләдемме?—дип сорады. Дөрес сөйләгәнен белә, шулай да моны картның үз авызыннан да ишетәсе килә иде аның.
«Үткен, шельма!» дип уйлап алды карт, ләкин мактаудан тыелып, сүзен дәвам иттерде:
— Ләкин монысы аның иң җиңеле. Монысын аның башына тай типмәгән һәр кеше аңлый ала. Тамга салучы агачларның сортларын таный белергә, аларны бутамаска тиеш. Югыйсә сиңа беренче сорт дип икенче сортны тыгарлар, ә син шап та шап тамга сал. Юк, алай булмый ул, егетем. Агачны таный белү — кыенрак. Моны бер утыруда төшендереп булмый. Бу — фән! Әйе. Ләкин теләгән кеше белә ала. Кеше акылы ирешә алмый торган бернәрсә дә юк. Шул, егетем, теләгең булса, өйрән — әкренләп барысын да төшендереп бирермен. Хәзер әйдә агачларга тамга салыйк. Синең чүкеч тотканың бармы? Кадакны бер сугуда төбенә кадәр батыра аласыңмы? Бик яхшы, хәзер сынап карарсың. Тамганы да бер сугуда салырга кирәк: ул ачык, туры, бүрәнә башының өске кырыенда, билгеле бер урында булсын. Менә болай.
Карт озын саплы чүкеч белән җиңелчә селтәнде дә бүрәнә башына сукты.
— Күрдеңме, — диде ул үз хезмәтеннән тәм тапкан бер тавыш белән:— тамга нинди ачык төште. Менә тагы. Күрдеңме? Менә тагы! һоп! Күрдеңме, чүкеч бөтен йөзе белән ничек тип-тигез килеп төшә. Я, хәзер син сәләтеңне сынап кара, егетем. Кабаланма. Берәү дә анадан мастер булып тумый. Барысы да тырышлык һәм күнегү аркасында килә.
Газинур, учларына төкереп, кулларын бер-берсенә ышкыды да чүкечне алды. Аннары уйнаган шикелле генә шап иттереп агачка сукты. Тамга ачык, тигез төште.
— Я, я, тагын берне! — диде карт, җанланып.
Газинур тагын сукты. Бу юлы да тамга ачык, матур төште. Карт, ике кулы белән тез башларына тотынып бөтен гәүдәсе белән алга иелгән һәм балык тотучы кебек муенын сузган килеш:
— Я, я, тагын берне!—дип кычкырып торды. Ул егетнең эшләвен ошатты булса кирәк, — менә, молодец, менә, кул! — диде.
Кичен урман кисүчеләр барагына Газинур күтәренке күңел белән кайтты. Ул эшеннән бик канәгать иде. Ә Карп Васильевич аңа барысыннан да бигрәк ошаган. Сәер, ләкин һәйбәт карт!
Газинур иптәшләреннән кайда эшләүләре турында сораштыра бащ~ лады. Һашим белән Мидхәт автомашиналарга бүрәнә төяшкәннәрв Гарәфи белән Газзән ат белән эшләгәннәр икән.
75
— Я, ничек, урман эше, Газзән абый? — дип сорады Газинур, бүтәннәргә караганда күңелсезрәк утырган колхоздашыннан.
«Красногвардеец»тан чыгып киткәннән бирле кырынмаган, йөзен саргылт сакал-мыек баса башлаган артык аз сүзле Газзән кыска гына жавап бирде:
— Эш кодалый бару түгел, — билгеле.
— Ә синең буйлы штан киясең киләмени, Газзән абый?—Газинур кычкырып көлеп жибәрде, аннары җитди итеп өстәде: — Эх, Газзән абый, эш турында алай әйтергә ярыймыни?!
Газзән белән сөйләшүе кыен иде. Ул Газинурның сүзләренә бөтенләй жавап бирми башлады.
Баракта утыз-кырык кеше тора иде. Газинур алар белән танышырга ашыкты. Поездда очраган дядя Митрофан һәм атаклы урман кисүче Владимир Бушуев шулай ук бу баракта торалар иде.
— Дядя Митрофан, теге иң шәп стахановчыгызны күрсәтегез әле, — диде Газинур. Митрофан карт куе кашлары астына яшеренгән кечкенә күзләрен барак буйлап йөртеп чыкты да:
— Күренми, кайтмаган әле, — диде.
Икенче көнне кич, баракта йокларга яткан чагында Газинур Һашим белән Мидхәткә икесенә берьюлы бер сорау бирде:
— Егетләр, әйтегез, ботак нәрсә ул?
Һашим кычкырып көлә башлады.
— Исән торасыңмы, Газинур, ата казың күкәй саламы?
— Ачуы килмәгәндә, — диде Газинур һәм майкасын салып, кроватька сузылып ятты. Аның тәне кояшта янып көрән төскә кергән иде. Кулбашлары салыныбрак торга, күкрәге киң, мускуллары көчле. — Юк, Һашим,—диде ул кинәт җитди тавыш белән, — мин шаярмыйча сорыйм бит. Урманчы булгач, аны белергә кирәк. Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп, шулаймы, Гарәфи абзый?
— Шулай, шулай, бик дөрес әйтәсең Газинур,—диде Гарәфи һәм өстенә газета гына җәелгән өстәл янына килеп, өстәлдәге лампаның куыгына өрде. Ут гөлт итеп сүнде. Барак эче дөм-караңгы булып китте. Соңыннан тәрәзә пыялалары әз генә аксылланды.
— Ботаклар, — диде Газинур, Карп Васильевичтан ишеткән сүзләрне кабатлап булса кирәк, — үзагачның тумыштан килә торган кимчелеге.
Бу юлы Мидхәт тә көлүдән тыела алмады.
— Кайчаннан бирле ботак агачның кимчелеге булып санала башлады әле, Газинур?
—Агачның түгел, үзагачның, русча әйткәндә древесинаның, — дип төзәтте Газинур.
—Бүрәнә аша бүре үтермә, калай әтәч!—диде Газзән һәм кроватен шыгырдатып икенче ягына әйләнеп ятты — йокла!
—Чү, Газзән абый, яшь мастерның сүзен тыңлыйк әле, — диде Һашим, чәнчеп.
Газинур, иптәшләренең көлүенә карамыйча, караңгы түшәмгә текәлгән килеш, үз фикерен аңлатырга тотынды. Үзагачта ботаклар никадәр азрак булса, үзагачның кыйммәте шулкадәр югарырак икән. Аннары үзагачта ботакның кайда туры килүе дә — уртадамы, кырыйдамы — анысы да бик мөһим. Ләкин ботак үзагачның бердәнбер кимчелеге түгел. Аның бүтән кимчелекләре дә шактый икән. Газинур үрелгән яки кәкрәйгән үзагачлар турында, ярык яки черек үзагачлар турында, үзәкләре зәңгәрләнә башлаган үзагачлар турында сөйләп китте. Хәзер инде берәү дә аңардан көлми иде. Барысы да аның сүзләрен бирелеп тындый. Хәтта Газзән дә башын анын ягына таба борды. Кайчак Газинур тукталып кала, бутала, күрәсең, бик күп нәрсә аның үзенә дә ачык түгел әле. Шулай да ул шушы берничә көнен әрәм үткәрмәгән, иптәш
76
ләренә билгеле булмаган әллә нихәтле яңалыкларны белеп өлгергән. Барыннан да бигрәк тыңлаучыларга аның яңаны тотып алырга, тө- шенергә ашкынуы тәэсир итте. Һашим белән Мидхәт аңа беренче тапкыр эчләреннән кызыгып куйдылар. Гарәфи абзыйның да күңеле кытыкланды булса кирәк, яткач тәмәке тарта торган гадәте булмаса да, торып тәмәке төрә башлады.
— Безнең мәрхүм әткәй әйтә торган иде, — диде Гарәфи абзый тәмәкесен суыра-суыра, — алтынны тоткан таныр, диер иде. Агач та шундый ук алтын. Без шул алтынның өстеннән йөрибез, әмма берни күрмибез. Күзләрне йомып йөргәч, шулай була икән ул. Мин бит элек тә урман эшендә аз-маз маташкалаган кеше, әммә, оят булса да әйтим, Газинур минем йөзне кызартты. Газинур түгел, мин сөйләргә тиеш идем сезгә бу сүзләрне. Егет син, Газинур!
Көтмәгәндә Гарәфи абзыйның Газинурны яклап һәм мактап куюы әңгәмәгә бөтенләй башка төс бирде. Караңгы баракта колхоздашлар таң сызыла башлаганчы сөйләштеләр. Гарәфи абзый урман эшендә берни дә белмим дип тыйнакланган булса да, сөйләшә торгач, аның да теле бик нык ачылып китте. Ул урман кисүчеләргә файдалы булган бик күп нәрсәләр турында сөйләде.
Җанын ватылмый торган чуен тартма эченә бикләп куйган Газзән- нән кала «Красногвардеец» егетләренең барысы да бу төндә ниндидер яңа, якты бер уй белән йокыга киттеләр. Ләкин иртәгә алармы күңелсезлек көтүен башларына да китермәделәр. Ләкин күңелсезлек килде.
Кич, эштән кайткач, бригадир аларны барысын да үз конторкасына алып керде һәм, вакытлыча, кышка кадәр, төрлесен төрле участокка җибәрергә мәҗбүр булганлыгын әйтте.
— Җәй көне, үзегез күрәсез, бездә эш аз. Безнең сезон кыш көне башлана. Кыш көне җаныгыз нихәтле теләсә, шулхәтле эш булачак. Тагын бер тапкыр әйтәм, егетләр, мин сезне вакытлыча гына күчерәм.
— Бишебезне бер урынгамы? — дип сорады Гарәфи абзый. — Без бер-беребездән аерылмаска теләр идек, иптәш бригадир.
— Юк шул, бишегезне биш урынга җибәрергә туры килә.
Бригадирның бу сүзләреннән соң, барысы да шаулаша башладылар. Иптәшләреннән һич тә аерылырга теләмәгән Газинур бигрәк тә кызды.
— Юк, начальник безгә үзе әйтте, сез бергә эшләрсез, бергә торырсыз, диде.
— Мин дә, иптәш Гафиятуллин, үз башым белән генә эшләмим. Мин дә начальникның боерыгын үтим.
Газинур аңа ышанмыйча карады.
— Начальник үзе куштымы?
— Киттек, Газинур, — диде Гарәфи абзый, Газинурның җиңеннән тартып. — Начальство белән сүзгә килеп булмас. — һәм кулларын аркасына куйган килеш, башын иеп, баракларга таба юнәлде.
Газинур дары кебек кабынып китте. Аны бригадирның сүзләреннән битәр күпне күргән, тәҗрибәле Гарәфи абзыйның бригадир белән бик тиз килешүе һәм башын бөгеп, мескенләнеп китеп баруы гарьләндерде.
Аз гына вакыт эчендә Газинур урман эшен чын күңеленнән яратырга өлгерде. Гәрәбәдәй сары кәүсәле, иртә-кич берөзлексез шаулап торган мәһабәт наратлар, әллә нинди җил-давылларга да бирешмәгән юан-юаи агачларны егып баручы урман кисүчеләр, агач ташучы күңелле шоферлар һәм тракторчылар, подстанциядә — урман шаулавы кебек тигез гөҗләү белән әйләнеп торган дизелләр янында эшләүче җитди моитёрлар, битләренә корым ябышкан, кепкаларының козырёкларын артка әйләндереп кигән шаян слесарьлар Газинурның йөрәгенә бик нык кереп урнашканнар һәм ул алардан, бигрәк тә аны чын күңелдән өйрәтә башлаган Карп Васильевичтан һич тә аерылырга теләми иде.
77
— Юк, мин моннан китмим!—дип кычкырды ул бригадирга һәм иптәшләренә борылып өстәде: — Хәзер үк начальникның үзенә барам.
Газинур бүрәнәләр төяп узып баручы автомашиналарның берсенең кабина баскычына сикерде дә борылышта күздән дә югалды.
Леспромхоз начальнигы әле иртән иртә үк шәһәргә чыгып киткән һәм кайчан кайтасы да билгеле түгел икән. Контора кешеләре борчылып килеп кергән егетнең сүзләрен сәерсенеп тыңладылар. Ярсу йөрәкле татар егете аларга ошады, ләкин бу эштә начальниктан башка берәү дә ярдәм итә алмавын әйттеләр. Чөнки начальникның чыннан да шундый приказы булган.
Газинур урамга чыкты һәм бүрәнәләр өеме өстенә утырды. Кояш кыздыра, күк йөзендә бер генә болыт та юк. Кайдадыр такта яралар, ахрысы, түгәрәк пычкы зырылдавы ишетелә. Бөтен посёлок эчендә тәмле сагыз исе аңкый.
Газинур ашыкмыйча гына тәмәке төрде һәм зәңгәр тәмәке төтене аркылы посёлок урамы буйлап карый-карый күңелсез уйларга чухмды. Әгәр чыннан да китәргә туры килсә? Карп Васильевич ни әйтер? Элекке өйрәнчегеннән күңеле кыйналган кебек, Газинурга да рәнҗерме?
Гарәфи абзыйны күз алдына китергәч, Газинурның күңеле тагын борчыла башлады. Нишләп бу Гарәфи абзый бу кадәр йомшак. Менә булсын иде биредә Гали абзый, менә юлын табар иде!
Гали абзыйны исенә төшергәч, Газинурның пошынган һәм борчылган күңеле шактый тынычланды. Гали абзый кебек кешеләр монда да бардыр ич! Әлбәттә, бар. Алар кайда юк?!
Газинур, кепкасын җилкә чокырына этеп, урыныннан сикереп торды да автомашиналарның тәгәрмәчләре һәм чылбырлы тракторлар — лесовозлар актарып бетергән киң урамның аргы башына таба йөгереп китте. Кикрекләрен канга батырып сугышып торган ике ак әтәч, куркып, аның аяк астыннан икесе ике якка очты.
Леспромхозның партоешма секретаре урнашкан өр-яңа нарат йортка керер алдыннан Газинур бер генә минутка туктап калды. Ул үзенең өстен-башын какты, ычкынган якасын төймәләде. Аннары кыю рәвештә ишекне тартып ачты.
— Керергә рөхсәтме?
Өстәл артында утырган, кар кебек ак гимнастёркалы, ялтыр башлы, дүрткел пыялалы пенснэсен алтын чылбыр белән бер колагына эләктереп куйган, кырык биш-илле яшьләрдәге, мөлаем гына йөзле, куе кара кашлы бер кеше, ягымлы тавыш белән:
— Рәхим итегез, ни йомыш? — диде.
— Миңа партоешма секретаре кирәк иде, — дип сорады Газинур һәм ни өчендер каушап китте.
— Мин булам, — диде өстәл артындагы кеше. — Рәхим итегез, утырыгыз.
Газинурның кңушавы тагын да арта төште. Ул икеләнеп калды: утырыргамы, юкмы? Гали абзый янына килеп кергәч ул үзендә курку түгел, ә эчке каушау сизә торган иде. Әмма Газинур бервакытта да аңардан тартынып тормый иде. Ә биредә ул тартына, ахрысы, беренче күргәнгәдер.
Шулай да ул урындык читенә утырды һәм үзенең кемлеген дә әйтеп тормыйча, зары турында кызып-кызып сөйләргә кереште. Секретарь аны, бүлдермичә тыңлады, күзлеген салып, сул кулының ике бармагы белән күз төпләрен сыпырып алды. Аннары күзлеген яңадан киде. Газинур аның күзләренең нинди төстә икәнен күрә алмады, бары тик аларның игътибар белән үзен күзәтүен генә сизде һәм тотлыгып калды.
—• Сөйләгез, сөйләгез, — диде секретарь.
— Мин инде барысын да әйттем, иптәш секретарь, — диде Газинур, кулындагы кепкасын бөтереп,—безне бер-беребездән аермагыз, безгә
элекке урыныбызда эш табып бирегез. Нинди эш булса да ярый, без эштән баш тартмыйбыз. Агач кисәргә булса да, ат белән ташырга булса да, ботак чабарга булса да — барыбер.
— Сез партиялеме?—дип сорады ахырда секретарь.
Газинур кызарып җавап бирде.
— Юк, мин партиясез.
— Комсомолецмы?
— Юк.
Газинур үзенең кемлеген сөйләде һәм «Красногвардеец» та комсомол оешмасы булмавын әйтте. Секретарь аңа тагын да текәлебрәк карый башлады. Аның бу төпченүле карашы Газинурга ошап бетмәде. «Алтын сәгать тапканмыни, әйләндереп-әйләндереп карый», дип уйлап алды, ул эченнән.
— Монда ничек килдең? Кем өйрәтте? — дип сорады секретарь.
— Беркем дә өйрәтмәде, үзем килдем, — диде Газинур.
Секретарь урыныннан торды. Ул Газинурдан шактый озын, юан иде- Газинур аның янында үзен малай гына итеп сизде. Сөйләгән вакытта онытылган каушавы яңадан йөрәген салкынайтты. Күңелендәгене барысын да яхшылап сөйләп бирә алдымы соң ул? Бутамадымы? Татарча булса, ул барысын да бәйнә-бәйнә төшендереп бирер иде. Русча мен^ кирәкле сүзне кайчак табып та булмый. Газинур, борчылып, секретарьның җавабын көтте. Ни әйтер?
Секретарь, өстәл артыннан чыгып, уң кулын Газинурның иңбашына куйды. Газинур урыныннан сикереп торды һәм секретарь сүз әйтмәс борын ук барысын да аңлады. Аның сулышы иркенәйде.
— Яхшы, иптәш Гафиятуллин, син хәзер бар кайт. Үзең дә тыныч бул, иптәшләреңне дә тынычландыр. Начальник кайту белән үк барысын да җайларбыз. Беркая да китмәссез.
...Ике ягына да мәһабәт наратлар үсеп торган олы урман юлы буйлап Газинур иптәшләре янына кайта. Аның итек үкчәләре машина тәгәрмәчләре астына түшәлгән һәм ике буразна кебек еракка-еракка сузылып киткән такталарга дөп-дөп баса. Ә йөрәгендә шундый зур шатлык, күңеле шундый якты, әйтерсең, бер үзе бөтен дөньяны кочаклаган. Кепкасын кулына тотып адым уңаена селкә-селкә бөтен тавышы белән кычкырып җырлый.
/
Урманнарга керсәң, сызгырып кер Селкенмәгән агачлан калмасын...
Иптәшләре, аны көтеп, барак каршындагы чирәмгә ятып торалар иде. Караңгыланып килгән урман эченнән күтәренке җыр тавышы ишетелгәч:
— Безнең Газинур кайта, — дип башларын күтәрделәр.
— Үз дигәнен булдырган, ахрысы, — диде Гарәфи абзый һәм ябык йөзе яктырып китте. Хәтта аз сүзле, һәрвакыт караңгы чырайлы Газзән- нең дә йөзендә ниндидер җанлану сизелде.
Урман арасыннан җырлый-җырлый килеп чыккан Газинур, кулык болгап, ерактан ук иптәшләренә кычкырды:
— Китмибез, калабыз!
(Дәвамы киләсе санда).