Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ЯЗУЧЫЛАР БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

Иң элек гомуми бер хәл турында гәпләшеп алыйк. Безнең әдәбиятта соңгы вакытта хикәя жанры яхшы ук нык аксый башлады. «Совет әдәбияты» журналында 1948 нче елда 6 хикәя басылган булса, 1949 нчыелда — 5, 1950 нче елда 4 хикәя басылган. Быелгы 6 номерда без әле тик 4 хикәя күреп торабыз. Татар әдәбиятында гына түгел, рус әдәбиятында да хикәя жанрының артка калып баруы турында әледән- әле сүз кузгатыла. Берәүләр моны хикәя жанрына тиешенчә игътибар булмау белән аңлаталар. Мәсәлән, язучы Борис Полевой тәнкыйтьчеләрнең хикәя жанрындагы яхшы үрнәкләрне күр- мәүләреннән, редакторларның, издательство җитәкчеләренең бу жанрда эшләүчеләрне . тиешенчә дәртләндерә белмәүләреннән зарлана. Бу фикерләрдә дөреслек элементы бар, әлбәттә. Ләкин хикәя жанрының аксавын бу сәбәп белән генә аңлату җитәрлек түгел. Бу темага багышланган сүзләр — җыелышларда, секция утырышларында булсын, аерым рецензияләр- ләрдә, мәкаләләрдә сүз уңаеннан кагылып китү төсендәме—татар совет әдәбиятында да әледән-әле бул- галап тора. Аларда хикәя жанрындагы сүлпәнлек, башлыча, ике сәбәп белән: беренчедән, хикәя язучыларның тормышны җитәрлек өйрәнмичә язулары һәм, икенчедән, хикәя жанрының теориясе эшләнмәгән булу белән аңлатыла. Бу фикерләрдә дөреслек элементлары бар. Хәтта зур. Ләкин, шуның белән бергә, бу фикерләрдә берьяклылык та шактый көчле. Тормышны якыннан өйрәнеп язарга кирәклек — бу бит хикәячеләр алдына гына куела торган таләп түгел. Бу— бөтен совет әдәбияты алдына, аның барлык жанрлары алдына, бөтен язучыларга куела торган гомуми таләп. Дөрес, хикәягә салына торган тормыш 
материалы — ул беркадәр үзгәрәк материал. Хикәя үзенең киң ! бул м а га н мә й д а ны н да тор м ы ш н ы н барлык фактларын да бердәй җайлылык белән сыйдыра алмый. Ул кешеләр арасында булган аеруча характерлы эпизодларны, тормыш вакыйгалары тезмәсеннән аеруча тыгыз һәм нурлар уйнатып «бөтерелеп» торган вакыйганы, үзенең конкретлыгында зур гомумилек көченә ия булган, сабак булырдай кешелек мөнәсәбәтләрен чагылдырган хәлләрне эченә ала. Хикәядә, повестьтагы яки романдагы кебек, ян юлларга, тыкрыкларга кереп, уратып чыгулар «рөхсәт ителми». Шушы мәгънәсендә алганда, хикәя өчен тормыш материалын тотып ала белү язучыдан аеруча осталыкны, бик нык уйлануны, тормышны аның гомуми агымында гына түгел, бәлки конкрет чагылышларында да күрә белүне сорый. Шушы бәйләнештә алганда, хикәячеләрне тормышны җитәрлек белмәүдә гаепләүче иптәшләр белән, хикәя жанрының сүлпәнлегендә, төп сәбәпне нәкъ әнә шунда күрү белән, әлбәттә, килешергә кирәк. Ләкин шуның белән рәттән үк торырга тиешле икенче бер сыйфат
94 
 
 
җитмәсә, тормышны белү үзе генә язучыны коткармый. Язучының бик күп тормыш фактлары туплаган булуы мөмкин, аның хикәясендә беренче карашка барысы да бар, барысы да үз урынында кебек, ләкин шулай да хикәя чын мәгънәсендә сәнгать әсәре булып җитмәгән, ул укучыны дулкынландырмый, җылытмый,' укучыда эчке җавап авазы кузгатмый. Менә бусы инде язучының тормыш фактларына битараф мөнәсәбәтеннән килә. Язучы әле ул фактларны, партияле художник буларак, үзенең дәртле һәм югары идея энергиясендә эшли торган «рухи производствосы» аркылы уздырмаган, йөрәк дәртен салмаган, фактлар «чи» хәлендә калдырылганнар. Яшь язучылар киңәшмәсе алдыннан «Литературная газета»да басылган мәкаләсендә шагыйрь А. Твардовский бу тх-рыда бик матур итеп күрсәтте. Әйтик, әсәрдә колхоз да бар, артта калган фикерле һәм алдынгы карашлы предсе- тательләр дә бар, партия оешмасы да бар, коммунизмны «ашыктырып» йөрүче карт та бар, ә менә укучыны чын мәгънәсендә дулкынландыра, аны яңа батырлыкларга чакыра торган сәнгать әсәре юк. Димәк, моннан беренче дәрәҗә әһәмиятле момент — әсәрнен. барыннан да элек, идея пафосы белән сугарылган булырга тиешлеге килеп чыга. Аннары тагын хикәяче өчен тормышны гомумән белү генә дә җитми, тормыш фактларын аеруча бер җентеклелек белән сайлап ала белергә дә кирәк. Менә шуннан инде осталык мәсьәләсе килеп чыга. Хикәя жанрының сүлпән баруының җитди сәбәпләреннән берсен мин үзем нәкъ әнә шунда — осталык җитмәүдә күрер идем. Бу яктан, мин танылган рус язучысы һәм хикәя жанрында күп эшләгән Л. Сейфуллииа фикеренә тулысын- ча кушылам. «Новый мир» журналының 1950 нче елда чыккан 12 нче номерында «Кирәклесе һәм артыгы» дигән бай эчтәлекле рецензия мәкаләсендә Л. Сейфуллина, хикәя һәм повесть жанрларының үзенчәлекләре турында тукталып, түбәндәге фикерләрне әйтә: «Повестьта авторның иҗади ег.»- ре тынычрак һәм тигезрәк бүленә. Анда тормыш-көнкүреш картинасы* үзәк герой язмышы белән генә түгел, әсәрнең икенче пландагы геройларның язмышларын 
тасвирлау юлы белән дә аныкларга мөмкин. Хикәядә исә бу икенче план кешеләре турында иң кирәкле белешмәләрне генә сайлап ала белү7 шарт. Хикәя — композициянең, динамиканың һәм сюжет үсешенең, әлбәте, бик төгәл булуын һәм тасвнрлауныч соңгы чиккә җиткән ачыклыгын таләп итә. Боларга исә язучынын. зур хезмәт куеп, тырышып эшләве аркасында гына ирешергә мөмкин*. 
II Менә биредә инде безне кызыксындырган әлеге, осталык мәсьәләсенә тагын да якынрак килә төшәбез. Осталык, әлбәттә, үзеннән-үзе килми. Апа тик күп хезмәтләр кук> нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин. Күңелле нәтиҗәләргә алып килүе мөмкин булган бу тырышлык ниндг элементлардан җыела сон? Моның беренчесе — тормышта һәм табигатьтә, кешеләрнең үзләрендә, аларның үзара мөнәсәбәтләрендә очрый торган характерлы детальләрне күзәтә, тотып ала һәм алардан хуҗаларча файдалана белүгә кайтып кала. Шушы мәгънәсендә алганда, язучының эзләнми, өйрәнми торган сәгатьләре бары тик йоклаганда гына булырга мөмкин. Тормыш үзе сәгать саен, көн саен тудырып торган мондый фактларны, детальләрне берәүләр язып баралар, икенче берәүләр, үзләренен хәтерләренә ышанып, болан гына җыялар. Ләкин мәсьәләнең асылы ана карап үзгәрми, язучы һаман тынгысыз эзләнү, күзәтү процессында яши. Тормышта очрый торган фактларның кайберләре бик аз эшкәртү' белән дә әсәрдә иркен генә урын алулары мөмкин. Күбесе нык «эшкәртүне», икенче-өченче шундый фактлар белән чагыштырып карауны, талымлы рәвештә үлчи белүне сорый. Аннан соң фактлар, кешеләр арасында очрый торган кызыклы мөнәсәбәтлор генә дин гә булмый, язучының sc к л а д ы и а » тор м ы ш и ы ц б а р л ы к детальләре дә әкренләп урнаша бара. Тормышта ишетелгән үткен сүз, күңелле җыр кисәге, характерлы пейзаж, җәйге яңгырдан юылып, аеруча бизәнеп калган табигать күренешләре, такмак, табышмак, башкаларны кабатламый торган жест һәм тагын бик күп, бик күп башка әнә шундый «вак-төякләр» — язучы аларның барысын да, барысын да терки, хәтеренә сеңдереп калдыра, кирәк чагында алардаи файдалана, үзенә кирәклеләрен сайлап ала, эшкә куша. Бу яктан алганда, язучы коточкыч тынгысыз тормыш алып бара. Иреклеирексез «Акчарлак» пьесасы, аның герое язучы Тригоринның сүзләре искә төшә: «Менә рояльгә охшаган ак болыт кисәге күрәм. Хәтеремә салып куям: берәр хикәягә кыстырып җибәрергә кирәк булыр. Янәсе, рояльгә охшаган ак болыт кисәге йөзә иде... Бакча гөле исе килә. Тиз генә мыекка бөтереп куям: төче ис, кысыр чәчәк, җәйге кичне тасвирлаганда кирәк булыр. Сезне һәм үземне җөмлә саен, сүз саен туктатам һәм ул сүзләрне, җөмләләрне тизрәк үземнең әдәби кладовоема бикләп калдырырга ашыгам: белмәссең, кирәк булыр!» Ә бит Тригорин бу минутта үзенең сөйгән кызы Нина Заречная янында утыра. Болай караганда бу минутта ул инде муеныннан мәхәббәт романтикасына чумган булырга, башка бернәрсәне дә искә алмаска тиеш иде кебек. Юк шул менә, язучы тормышка һәм табигатькә болай гына карай кала алмый. Ул һәрвакыт эзләнеп, өйрәнеп, нәрсә булса да яңаны ачарга тырышып карый. Үзенең герое Тригорин авызыннан әйттер гә н ю га р ы да гы сүзләр гә Л. П. Чехов үз фикерләрен дә, әлбәттә, салган. Сүз Чеховка кагылгач, аның әнә шундый тормыш «вак-төякләрен» теркәп бара торган «складын» ачып карыйк. Үткен тәгъбирләр, кызыклы сюжетлар, характерлы детальләр, лирик хәлне чагылдыра торган мәгънәле ымлаулар, кинаяләр... — Йөздән артык сюжет. Кирәк икән, берәрсен сатып җибәрә алам, — дип, шаяртып куя торган булган Чехов үзенең дуслары арасында. Менә аларның кайберләре: «Дьякон малаеның эте Синтаксис атлы». 
«У к ы т у ч ы. йөрәк нәрсәдән 
эшләнгән? Кыз (уйлап торганнан соң). Кимерчектән». 
«Балыкны иң элек бабайдан ашатып карыйлар. Әгәр ул агуланмыйча исән 'калса, ул чагында инде бөтен семья ашый». «Барлык фәннәрдән «5»ле билгесе алганы өчен чиновник үзенең малаен кыйный. «ә»ле билге аңа бик кечкенә булып күренә. Соңыннан,, ягъни «5»ле билгенең иң яхшы билге булганлыгын һәм чиновникның хаксыз икәнлеген аңлаткач, ул барыбер малайны кыйнавын дәвам иттерә—бу юлы инде үзенә ачудан». «Ерак-еракларга җәелеп киткән кыр. Ялгыз каен үсеп утыра. Картина астына «Ялгызлык» дип язып куелган». Бу кыска-кыска юлларда без Чехов яшәгән чорның характерлы якларын шактый ачык төсмерлибез. Теләсә, Чехов аларны аерым хикәяләр итеп тә үстерә алган булыр иде. Хәзергә без мәсьәләнең ул ягын тикшермибез, безне кызыксындыр - ганы — язмалар үзләре, аларны алып бару. Кирәк булырлармы алар, берәр әсәрнең тәненә органик кушылып үсәрләрме, әллә шулай язучының «складында» аунап калырлармы, аңа карамастан, Чехов-художник аларны J5IIK мавыгып теркәп барган. Ә безнең андый «кара эштән» качарга нинди хакыбыз бар? 
III 1 урыдан-туры тормышның үзеннән бәреп кергән андый очкыннар язучының эшен бик күпкә җиңеләйтәләр, алар үзләреннән нур чәчеп, шушы нурга бөтен бер идеяләрне,.  сюжет сызыкларын, туачак әсәрнең аерым образларын, төсләрне һәм бизәкләрне тартып китерә башлыйлар. Алар икенче фактлар — художество фактлары тудыралар. Менә язучыда эчке иҗади процесс башлана. Ул әле язу өстәле янына килмәгән, тиз арада килергә җыенмый да, ә иҗат процессы инде бара. Күкелдә бара торган бу иҗат процессында язучы тормыш фактын турыдан-туры, нәкъ үз хәлендә дә файдалана алганы кебек, ул аны баш- качарак, әсәренең идея-эчтәлек концепциясенә туры китереп әйләндереп тә куя ала. Аның янына башка фактлар өстәлә, ул үсә, яңа гәүдәләнеш таба, ләкин аңа карап художник күңеленә беренче булып төшкән очкынның көче һәм әһәмияте кимеми. Шушы кечкенә генә тормыш фактыннан художникка чынлыкны дөрес сиземләргә һәм үзенә тайпылышсыз ышанырга ярдәм итә торган нур килеп тора. Әгәр телибез икән, илһам дип менә шуны атарга мөмкин инде. Мин, әгәр теләсәм, барлык хикәяләремнең дә беренче очкыннары кайда, нинди сәбәпләр аркасында һәм нинди формада килеп төшкәнлеген әйгә алам. Минем, мәсәлән, мәктәп хрестоматияләренә кергән һәм кабаткабат басылган «Җәйге кич» дигән бер хикәям бар. Аның сюжеты бик тә гади. Кечкенә генә бер кыз бала кич белән көтүдән кайтмый калган сыерларын эзләргә тип чыгып китә. Балаларча мавыгу белән, әле анда, әле монда сугылып йөри торгач, кызый шактый төнгә кала һәм шунда колхоз ындыры яныннан капчыклар күтәреп кайтып килүче ике хатынны күрә. Кыз шиккә төшә, сыер эзләүне куеп тора, суларны ерып, бакча киртәләре аркылы үтеп, колхоз канцеляриясенә йөгерә. Нәтиҗәдә әлеге хатыннарның начар эш белән йөргәнлек- ләре — колхоз ындырыннан борчак алып кайтканлыклары билгеле була, хатыннар җавапка тартылалар. Ж^йләрнең берсендә авылда ял иткәндә, кояш баю алдыннан, мин, авылның кичке пейзажын игътибар бсләнрәк күзәтү нияте белән, авыл читенә, чишмә болыны дип йөртелә торган болынга чыгып киттем. Пейзажны мин, әлбәттә, күрдем һәм шунда беррәттән икенче картинада күрдем. Батып бара торган кояшның кыеклап сибелгән куе нурларына күмелеп, яшел тугайлар арасыннан яланаяклы, 
яланбашлы, чәчләренә кырмавыклар ябышкан һәм беләгенә бер кочак кыр һәм болын чәчәкләре төягән кечерәк кенә бер кыз килеп чыкты. Ул әлеге шул бер кочак чәчәкләре янына тагын озын чыбык та өстерәгән иде. Мин, аны сөйләштерергә теләп, сораулар бирә башлагач, ул кырынкырын карап торды да: — Ә син безнең сыерны күрмәдеңме соң? — дип, минем үземә сорау биреп куйды. Мин —аларнын сыерларын гомердә дә күрмәгән кеше — ул кызны тынычландырырлык бернәрсә дә әйтә алмадым. Сыерларын күрмәгәч, үзеннәнүзе аңлашыла, безнең ул кыз белән әңгәмәбез кызып китә алмады. Шуңа карамастан, бер кочак чәчәкләр күтәреп, искәртмәстән генә килеп чыккан ул кыз минем күңелдә озакка, бик озакка утырып калды. Соңыннан, аңлы иҗат процессы башлангач, мин ул кызның кочагындагы чәчәкләрен рәнҗетмичә генә бер читкә алып куйдым, тагын бик күп «артыкпортык»ларын алып ташладым, икенче җирдә күргән һәм, «белмәссең, берәр нәрсәгә яравы бар» дип, хәтер сандыгына салып куйган хәзинәмнән кайбер икенче фактлар өстәдем һәм нәтиҗәдә әнә шул югарыда әйтеп узган хикәя килеп туды. ' Теге яки бу сәнгать әсәренең тууында башлангыч этәргеч хезмәтен үти торган андый тормыш фактларының әһәмияте язучылар өчен генә түгел, образлар аркылы уйлаучы кешеләрнең барысы өчен дә уртак. Художник Суриков үзенең «Боярыня Морозова»сын яза башлау алдыннан, әлеге шул беренче ачкычны таба алмыйча, бик озак азап чигеп йөргән. Шулай бер чакны, кышкы юлдан каядыр үтеп барышлый, ниһаять, ул ак кар өстендә утырып торучы гаять зур ялгыз чәүкәне күреп, нәкъ әнә шул ялгыз чәүкәдән «кузгалып» киткән, имеш. Чындырмы бу, юктырмы, ләкин «Боярыня Морозова» картинасын күргән кешеләр хәтерли торганнардыр: кышкы фон, үрәчәле чанада кара калын шәл бөркәнеп утырган өметсез кара күзле Морозова белән югарыдагы «легенда» арасында зур гына уртаклык бар. С. Бабаевский Кубань буенда йөргәндә абрикос бакчасына туры килүен һәм шунда, бер килограмм абрикос сатып алырга теләгәч, колхоз председателенең: «теләсә нинди урында абрикос сатып утырырга син безне әллә частниклар дип белдеңме? Абрикос аласың килсә, правлениегә кил, законный юл белән сатып җибәрербез» дип чәчрәп чыгуын яза. Бу факт белән «Алтын йолдыз кавалеры» романындагы Кочубей исемендәге колхозның председателе «саран» Рагулин арасында шулай ук зур гына кардәшлек бар. Ә мондый фактларны мәрҗән урынына тезәргә мөмкин булыр иде. Күрәсез, тормыш һәм табигать фактлары сәнгать әсәренә бөтен килеш тә, беренче этәргеч хезмәтен үтәүче очкыннар төсендә дә, әсәрнең төп фактурасы рәвешендә дә керәләр. Моннан яшь иптәшләр өчен (һәм барыбыз өчен дә) бер нәтиҗә килеп чыга: тормышны тынгысыз рәвештә өйрәнергә, фактларга һәм тормыш «ваклыкларына» карата үткен күзле булырга, дөньяга художник күзе белән карый белергә кирәк. Ә моңа исә тормышны пассив күзәтү юлы белән түгел, ә бәлки бөтен иҗат энергиясен ачык максатка — коммунизм төзүче халыкка хезмәт итү максатына юнәлдергән совет художнигының яңа тормышны, коммунизм тормышын төзүдә җиң сызганып катнашуы юлы белән генә ирешергә мөмкин. IV Тормыш фактларын җыя һәм «хәтер сандыгына» салып саклый белү генә җитми. Дөресен әйкәндә, анысы әле эшнең бер ягы гына. Эшнең икенче һәм иң җитди ягы — әнә шул җыелган тормыш фактларыннан әһәмиятлеләрен, типикларын сайлап алып, хикәядәге бөтен вакыйгаларны идея пафосы белән сугарып, ачык бер максатка юнәлдереп, чын әдәби әсәр итеп тудыра белүдә. Типиклык турында сүз кузгалгач, тагын шуны да әйтеп китәргә кирәк — 
типиклык үзе дә бер дә үзгәрми торган категория түгел ул. Заманнар үзгәрә барган саен, нәрсәләрнең, иҗтимагый хәлләрнең, фактларның типиклыгы да үзгәрә бара. Кичә типик булган хәлнең бүген инде типик булмавы да бик мөмкин. Мисал өчен шул ук «Җәйге кич» хикәясенең нигезенә салынган фактны — начар ниятле ике хатынның колхоз ындырыннан борчак урлау фактын алырга була. Кешеләр аңындагы капиталистик калдыкларга каршы көрәшне чагылдыру, социалистик милекне сакларга чакыру мәгънәсендә алганда, бу факт бигрәк тә колхозларның оеша башлау дәвере өчен билгеле бер дәрәҗәдә типик булган булса, колхозларның хәзерге чоры өчен ул инде типик түгел (социалистик милекне уяу сакларга чакыру идеясе белән ул, әлбәттә, актуальлеген югалтмаган). Димәк, мин ул хикәядә киләчәге көчле булган, үсүгә, көчәюгә барган фактны түгел, бәлки киләчәге булмаган, бетүгә барган фактны алган булганмын. Димәк, художник буларак, минем горизонтым шул көннең үзе белән генә чикләнеп калган булган, алга караш җитәрлек булмаган. Яки менә икенче бер мисал. Максим Горький «Ана» романын язганда шул чорның иҗтимагый тормышында Павел Власовлар — тормышны тамырыннан үзгәртеп корырга хәзер торучы революционер-боль- шевиклар күп булмаган. Шуңа да карамастан, М. Горький андый кешеләрнең иртәгәге көнен, киләчәген дөрес күреп, аны типиклаштырган, әдәби образ дәрәҗәсенә күтәреп сурәтләгән. Димәк, ул үсеп баручы хәлләрне, киләчәге зур булган фактларны тота һәм типиклаштыра белгән. Димәк, М. Горький шул чордагы күп санлы, ләкин бетүгә йөз тоткан вак «типиклыклар» өстеннән үзенең бөркеттәй карашлы күзләрем
»С. ә.- № 8. 
98 
 
 
алга йөгертеп, зур типиклыкны, тарихи типиклыкны күрә белгән. Моннан инде язучының, алдынгы идеяләр белән, марксизм-ленинизм идеяләре белән ныклы коралланган хәлдә, тормыш фактларына партияле художник күзлегеннән карап, аларны сайлый белергә тиешлеге, туып, үсеп килүче хәлләрне алдай дөрес төсмерләп, типиклаштыра белергә тиешлеге, ягъни һәрвакыт алга карарга тиешлеге килеп чыга. Социалистик реализмның төп таләпләреннән берсе нәкъ әнә шунда. Менә моннан инде безнең алдыбызга осталык мәсьәләсе гомумән түгел, ә бәлки партияле художник осталыгы, социалистик реализм позициясендә торучы художник осталыгы мәсьәләсе бөтен зурлыгы белән килеп баса. Тормыш фактларын сайлап ала белмәү, алга карашның җитәрлек булмавы, кирәклене артыктан аермау, беренче һәм икенче- өченче планнарны буташтыру аркасында бик яхшы тормыш фактларын да харап итеп ташларга мөмкин. Бу чамасызлыкны һәм аю кебек шыксыз кылануны хикәя жанры бигрәк тә яратмый. Менә яшь язучы иптәш Р. Зари- повның «Тимер суынмасын» дигән хикәясе («Үсү юлы». Беренче китап. 1950). Биредә автор совет кешеләренең затлы бер сыйфатын — өскә алган йөкләмәне үтәү өчен бөтен көчләрен куеп тырышып эшләүләрен чагылдыру максатын куйган. Ләкин шуны күрсәтер өчен ул кешеләр алдына ясалма киртәләр корган. Тимерчелек цехындагы иң көчле вентиляторларның икесе берьюлы сафтан чыга, икенче көнне цех бөтен көн буена эшләмәскә тиеш була. Димәк, авария. Совет заводларының һәм заводта эшләүче совет кешеләренең яхшы сыйфатларын күрсәтү өчен, иң элек авария ясап, аннары бөтен көчне шул авария тоткарлыкларын тизрәк бетерергә тырышуда гына күрсәтү дөресме? Ягъни чынбарлыкның типик күренешеме бу? Әлбәттә, түгел. Дөрес, дөнья булгач, аварияләр дә булгалый. Ләкин безнең чынбарлыгыбыз өчен характерлысы— авариясез эшләү, тигез ритм белән эшләү. Димәк, яшь язучы бу очракта үзенең яхшы ниятен һәм уңган кешеләрен күрсәтү өчен характерлы тормыш материалы сайлый алмаган булып чыга. Хикәядә аның аерым өлешләренең үзара пропорциясен сакламау, кирәкле нәрсәне артык нәрсәдән аера белмәү, алынган теманы төгәл генә 
сындырырлык, артык та, ким дә булмаган сюжет кысасы таба алмыйча аптырау яшь язучыларда гына түгел, кайчакта тәҗрибәле язучыларыбызда да күренә. «Совет әдәбияты» журналының быел чыккан икенче санында тәҗрибәле хикәяче Мирсәй Әмирнең «Казан урамнарында» дигән хикәясе басылды. Схемадан бик нык качарга тырышып, җанлы күренешләр һәм хикәягә хас җыйнак тел белән язылган бу әсәрендә язучы гаять зур бер теманы — соңгы ун, унбиш елда безнең Казан шәһәрендә булган яңа төзелешләрне күрсәтүне максат итеп куйган. Ләкин шушы зур теманы гәүдәләндерү өчен сюжет кысасы итеп язучы аерым бер кешенең бик тар интим кичерешлә- реннән, трамвайларны буташтырып, бер урам урынына икенче урамга барып чыгуларыннан, озын-озын хатирәләрдән оешкан таркау гына бер вакыйга сайлаган. Нәтиҗәдә зур теманың бу кечкенә «савытка» сыймаганлыгы, хикәянең материаль фактурасы белән аның форма калыбы арасында берсенәберсе туры килмәгәнлек бик нык сизелеп тора. Хәтта шушы интим кичерешләрдән корылган тар сюжетта да автор хикәя жанры һич тә сыйдырмый торган «юмартлык» күрсәтә. Мәсәлән, хикәянең герое Әхмүшкә, унбиш ел буена күрешмәгән дусының килеп төшүе турында, хатыны телефон аша хәбәр иткәч, Әхмүшнең күтәренке күңел белән чабулап йөрүе, күчтәнәчләр алу хәстәренә керешүе, хәтта, кабаланып йөри торгач, трамвайларны саташтыруы — болары бик табигый. Бу төшкә кадәр хикәя динамикалы үсә. Ә инде трамвайга кереп, йомшак урынга чумып алгач, хикәянең герое бөтен дөньясын, шул җөмләдән кадерле Сафа дусын да онытып, нэп чоры Казаны турындагы истәлекләргә китеп, алар- да бик иркен сәяхәт итеп йөри башлый. Автор бу урында пропорция хисен бөтенләй ычкындыра, хикәянен динамикасы сизелерлек йомшый һәм ул, хикәя булудан бигрәк, мемуар әдәбияты сәхифәсенә әверелеп китә. Моннан яшь иптәшләр өчен (һәм барыбыз өчен дә) бер нәтиҗә килеп чыга: хикәягә салынган тормыш материалын әдәби әсәр итеп оештырганда, без сюжет һәм композиция төзелешенең төгәллегенә, артык өлешләрне кисеп ташлауга, форманың идеяне дөрес һәм тулы ачуга хезмәт итәрлек төгәл булуына бик нык игътибар итәргә тиешбез. Бу урында без янә дә А. П. Чеховка мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр- без. Язучы Е. Шавровага язган хатында Чехов болай ди: «Сезнең повестьларыгызда акыллылык бар, талант бар, беллетристика бар, ләкин сәнгать җитенкерәп бетми. Сез фигураларны дөрес коясыз, ләкин гүзәл төгәллек белән дип әйтеп булмый. Барлык артык кисәкләрне үткен пычак белән кисен төшерүгә килгәндә, сез яки иренәсез, яки теләмисез. Мәрмәрдән кешенең йөзен ясау дигән сүз—алынган мәрмәр кисәгеннән йөз булмаган бөтен артык нәрсәне кисеп ташлау дигән сүз бит ул». 
V Биредә тагын хикәя жанрының үзенә хас теле турында да сөйләргә мөмкин булыр иде. Иптәш А. Фадеев үзенең әдәби тел турында язган бер мәкаләсендә әдәби җөмләнең бары тик эчке мәгънә агымы аркасында гына мөмкин булган музыкаль яңгырашын алга сөрә. Язучыларны шуңа ирешергә чакыра. Шушы бәйләнештә ул әдәби җөмләнең, тере тән кебек, мускуллы булырга тиешлеген китереп куя. Иптәш Фадеевның бу сүзләре хикәя жанрына бигрәк тә туры килә. Хәтта бу, барыннан да элек, хикәягә төбәп әйтелгән сүзләр кебек. Хикәядә тел төгәллеге, ачыклык, кыскалык, чагыштыруларның, образларның җыйнак булуы һәм нәкъ үз урыннарына утырулары аеруча кирәк. Хәлбуки бу юнәлештә без барыбыз да бик өйрәнчекләр әле. Безнең җөмләлә- ребездән әллә никадәр су сыгып чыгарырга, әллә никадәр чәбәләнгәнлек, чорнап әйтү табарга мөмкин. «Төн. Бер калкып, бер батып, яңадан калкып, төрле-төрле төскә кереп, йолдызлар җемелдәшәләр. Авылның бер читендәге кырдан ярым катлаулы сугу 
машинасының гөрләгәне ишетелә» (М. Шәриф. «Ярыш» хикәясе, «Үсү юлы» альманахы). Биредә мөмкин кадәр бизәкләргә тырышып әйтүдә, барысында авызга чәйнәп салырга тырышу да бар. Кырның авыл уртасында булмаганлыгы билгеле ләбаса, нигә инде аны «авылның бер читендәге кырдан» дип артык сүзләр белән чорнап торырга! Нәкъ бер бит буена әнә шундый чәбәләнгән һәм эчке мәгънә агымы бик сыек булган җөмләләрне ерып үткәннән соң, язучы безне, ниһаять, «Таң» колхозының амбар алдына китереп чыгара. Ихтыярсыздан «уф! җиргә төшәр көн дә бар икән» дип куясың. Кыска хикәядә нигә инде үгезне шунда ук мөгезеннән эләктереп алмаска! Бу әле хикәядә пейзаж булмаска тиеш дигән сүз түгел. Булырга тиеш. Ләкин хикәядә табигать тасвиры, пейзаж үзеннән-үгзе генә яши алмый. Мондый «юмартлык»ны хикәя күтәрми. Хикәядә пейзаж картинасы, табигать тасвиры, сюжетның органик бер кисәге буларак, хикәядә сурәтләнә торган персонажларның рухи халәтләрен төсмерләүгә хезмәт иткәндә, димәк, бөтен бер организмның аерылгысыз бер кисәге булганда гына үзен аклый ала. Кыскасы, хикәянең теле турындагы мәсьәлә — бик иркенләп аерым бер гәпләшеп утыруны сорый тор- чган мәсьәлә ул. ' Хикәя жанры турында өзек-өзек ташланган бу фикерләрдән безнең яшь иптәшләребез хикәя язуның ансат булмаганлыгын, ләкин, шул ук вакытта, аның көч җитмәслек нәрсә түгеллеген, күңел куеп һәм тырышып эшләгәндә, үзләренең укып туймаслык хикәяләр бирергә сәләтле, кешеләр икәнлекләрен тагын бер кат төшенсәләр, бу инде бик яхшы булачак.
100 
ШАГЫЙРЬНЕҢ УҢЫШЛАРЫ ҺӘМ ЗУР КИМЧЕЛЕКЛӘРЕ
 Әхмәт Ерикәй җыр текстлары тудыру буенча татар совет поэзиясендә күренекле урын тота. Бу өлкәдә ул безнең барлык шагыйрьләребез- дән дә күбрәк эшләгән, барлык ша- гыйрьләребездән дә зуррак уңыш казанган кеше. Менә аның бөек юлбашчыбыз иптәш Сталинга, туган халкыбызга, сөекле илебезгә тирән һәм кайнар мәхәббәт белән сугарылып язылган «Сталинга сәлам» җыры: Безнең сәлам бөек юлбашчыга Ишетелсен матур җыр булып, Рәхмәтебез барып җитсен аңа Иртән төшә торган нур булып. Җырлый бар халык, Яза бар каләм: «Сталинга сәлам, Сталинга сәлам!» Ике тапкыр Сталин премиясе лауреаты композитор Нәҗип Җи- һанов тарафыннан зур илһамлану, тирән тойгылар, кичерешләр белән көйгә салынган бу җыр безнең Татарстанда гына түгел, башка күп кенә өлкәләрдә дә яратылып җырлана. Ул бөек рус телендә дә бик матур һәм көчле яңгырый. Әхмәт Ерикәйнең моннан башка «Сталин турында җыр», «Шауласын, гөрләсен безнең җыр», «Яшь егетләр, яшь кызлар», «Күтәрик бокалларны», «Ике йолдыз», «Җырламыйм мин җырларымны» кебек бик, күп һәм уңышлы җырлары халык’ арасында нык популярлашкан. «Комсомолка Гөлсара», «Яшь егетләр, яшь кызлар» җырлары инде күптән, күптән халыклашып киткәннәр. Татгосиздатның матур әдәбият секторы Әхмәт Ерикәйнең шигырьләр җыентыгын V басып чыгарды. Биредә шагыйрьнең утыздан артык җыры кертелгән. Әлбәттә, алар үзләренең эшләнешләре белән бөтенесе дә бертигез түгел. Ләкин, ничек кенә булмасын, алар' нигездә уңышлы әсәрләр булып торалар. Китапта шагыйрьнең җырларыннан башка 350 дән артык шигыре һәм «Мөхтәрәмә колхозы» исемле поэмасы бар. Аның шигырьләр язу өлкәсендә дә                      V Әхмәт Ерикәй. «Әсәрләр». Татгосиздат, 1950. 376 бит. Бәясе 12 сум. уңышлары шактый зур. Мисал өчен «Рус халкына сәлам булсын» шигырен алырга мөмкин. Бу шигырьдәгеГ хисләр, фикерләр безнең илдә яшәүче барлык халыкларның уртак тойгылары булып торалар. Бу инде шагыйрьнең уңышка ирешүе дигән сүз. Шигырь эчтәлеге ягыннан бөтен, тел һәм художество эшләнеше ягыннан төзек, җыйнак. Әхмәт Ерикәйнең түбәндәге шигырьләрен дә бу шигырь белән бер рәткә куярга мөмкин: «Болгатмагыз суны, господа», «Иң якын кешебез», «Туган илнең йөрәге», «Ант», «Тагын балкыр Казан утлары», «Ант итәбез», «Ил», «Сугышчыга», «Май җырлары», «Идел», «Тукайга», «Ач капкаңны, Кырым», «Сталинград», «Икмәк», «Иделдә бар бер кыя», «Казан турында җыр». Бу шигырьләрдә без туган илебезне, аның бөек җиңүләрен, совет халкының хезмәтен, туган җирне саклауда күрсәткән батырлыкларын күрәбез. Бу шигырьләр шагыйрьнең йөрәк түреннән чыкканнар. Шул ук вакытта алар авторның яхшы һәм тагын да яхшырак әсәрләр бирә алуы турында сөйлиләр. Әхмәт Ерикәй татар совет язучы- i лары, шагыйрьләре арасында иҗат активлыгы ягыннан да аерылып тора. Оригиналь әсәрләр тудыру белән бергә, ул тәрҗемә әсәрләре . белән дә катнаша. 
101 
 
 
Популяр җырлар һәм уңышлы шигырьләр тудырган Әхмәт Ерикәй иптәшнең иҗатында җитди генә кимчелекләре булган әсәрләр дә шактый. Совет чорының бөек шагыйре Владимир Маяковский үзенең «Домой» исемле шигырендә: Я хочу, Чтоб к штыку приравнял» перо, — дигән иде. Әйе, шигырь безнең кулыбызда штыкка тиң корал булырга һәм бары тнк безнең идеологиябезгә хезмәт итәрлек корал булырга тиеш. Ә без тикшерә торган китапка Әхмәт Ерикәйнең мондый югары таләпкә җавап бирә алмый торган күп кенә шигырьләре кергән. Мәсәлән, 1946 елда язылган «Кил, чибәрем» шигырен алып карыйк. Бер егетме, кызмы, анысы шигырь буенча билгеле түгел, үзенең сөйгәнен чакыра: Кил яныма, кил, чибәрем, Кил, алтынзөбәрҗәтем. Юлларыңа гөл сибәрем, Кил, якты мәхәббәтем. Кил яныма, кичкырыи кил, Кич булмаса, кил иртән. Мин сагынганны белеп кил, Килми калма, кил, иркәм... Шигырьнең калган өлешендә «былбыллар», «караңгы төн»нәр, «күңелгә шатлык китер», «бәхет шәме яндырып кил» дигән сүзләр тулып ята. Кем сөйли моны, кемгә? — билгеле түгел. Тик бер генә нәрсә билгеле — моны сөйләгән кешенең эше дә, сөйгәнен уйлаудан башка хыялы да юк. «Көлемсерәп каршы ала идең» шигырендә дә шул ук хәл. Берәү гашыйк була. Аның яраткан кызы каядыр китә һәм башка берәү белән мәхәббәт тота. Беренче егет шул кыз алдында ялына: Син ярдәмсез калсаң чакыр мине, Сорыйм синнән, дошман итеп карама... ...Чын сөюне шунда күрерсең, Ялгыз калсаң, яныңа килермен... Бу ни дигән сүз?! Шагыйрь башкаларны да шундый мескен, шундый йөгәнсез булырга өндиме? Кызганычка каршы, шигырь буенча шулай булып чыга. Күзләрендә, күзләрендә Янып торган ут күрәм. Зәңгәр күзләрең алдында Мин үземне юк күрәм. (Зәңгәр күзләр.) 
Битем юам, битем юам, Чишмә суын чәчрәтеп. Бәлки чишмә суы белән Агып китәр хәсрәтем. 
(Салкын чишмә.) 
Җилфер, җилфер җил искәндә. Тал яфрагы коела. Тал яфрагы минем гүзәл Яшьлегемдәй тоела. (Җилфер, җилфер җил искәндә.) Әхмәт Ерикәй бу шигырьләрендә безнең совет яшьләрен — коммунизм төзүче яшьләрне төшенкелеккә бирелгән, кайгы-хәсрәткә чумган, сөя дә, сөелә дә алмый торган итеп, яисә сөелеп тә, үзенең, мәхәббәтеннән башка бернәрсә дә күрми, бернәрсә дә уйламый торган, «вак җанлы» кешеләр итеп күрсәтә. Мондый шигырьләр китапның шактый зур өлешен алып торалар. Әхмәт Ерикәй монд ый уңышсызл ы к ка күпчел ек хәлдә мәхәббәт темасына язганда очрый. Шик юк ки, без мәхәббәт турында язарга һәм күп язарга тиешбез. «Тимерне корыч булу дәрәҗәсенә җиткерүдә ут ничек ярдәм итсә, кешене чын кеше итүдә мәхәббәт шулкадәр үк зур ярдәм итә», — ди М. Горький. Мы строим коммунизм. Что в мире краше. Чем этот труд! Где доблести предел? Предела нет! А, кто сказал, что наша Любовь должна быть мельче наших дел?— дип, бик матур. фикер әйтә совет шагыйре С. Щипачев. Әйе, чын мәхәббәт зур ул, көчле ул, якты ул! Без аны зурларга, аның турында онытмаска тиешбез. Ләкин шуны онытмаска кирәк: безнең әсәр- ләребездәге мәхәббәт — мәхәббәт өчен генә булырга тиеш түгел. Ул — кешеләрне чын кеше итүдә ярдәм итә торган, коммунизм төзү эшебездә яңадан-яна җиңүләргә рухландыра торган мәхәббәт булырга тиеш. Әхмәт Ерикәй өчен бу фикер яңа түгел. Ләкин ул бу теманы тиешенчә яктыртмый. Бөек төзелешләрдә катнашучы, колхоз кырларында эшләү
102 
 
 
Че, тыныч хезмәт тантанасы өчен бөтен йөрәкләре белән бирелгән, бөек хисләр белән янган яшьләр мәхәббәтен автор бик еш кына читләтеп үтә. Күпчелек вакытта вак хисләргә бирелеп, үзенең талантына хыянәт итә. Ни өчен шагыйрьнең иҗаты тигез үсми, ни өчен уңышлы җырлар белән янәшә, эшләнмәгән, зәгыйфь фикерле шигырьләр урын алалар? Моның бер бик мөһим сәбәбен әйтми үтәргә ярамый. Әхмәт Ерикәй үзенең каләмдәш иптәшләре белән фикерләрен уртаклашырга яратмый. Шагыйрьләр секциясенең эшендә катнашмый. Үзенең язган әсәрләрен коллектив тикшерүенә бирми. Аның язылган әйберләрен фәкать басылып чыккач кына күрәсең. Шагыйрьләр секциясенең көченә, коллектив көченә бәя бирмәү, аңа ышанмау аркасында күңелсез нәтиҗәләр килеп чыга да. «Фронтовиклар» (1948) шигырендә Ә. Ерикәй болай яза: Фәхернисаның ызбасы Янтайган хәле бетеп, Сугышка киткән хуҗасын Күп еллар буе көтеп... ...Төп хуҗасы булмаганга Җиргә баткан, янтайган... Фронтовиклар партбюрога кереп бу хакта сөйләшәләр. Аннан, шинельләрен салып, өй төзергә керешәләр. Һәм: Арта бара бүрәнәләр, Зурая бара бура. Янтайган ызба янында Яна йорт пәйда була... Совет Армиясе са'фларында бөек Ватан сугышында катнашучыларның төп массасы 1945—1946 елларда ук демобилизацияләнеп, тыныч хезмәт фронтына кайттылар. Әхмәт Ерикәй шигыре буенча фронтовиклар тик 1948 елда гына кайткан булып күренәләр. Билгеле, Әхмәт Ерикәй бу шигырен язганда совет кешеләренең бер-берсенә ярдәм итүләрен, совет сугышчыларының тыныч хезмәттә дә үзләрен сынатмаулары турында язарга, шигырьгә яхшы идея салырга теләгән. Ләкин игътибарсыз эшләү нәтиҗәсендә шигырь уңышсыз чыккан. Сугыш вакытында язылган «Бер минут», «Төш» шигырьләре үзләренең алымнары белән уңышсыз һәм шуңа күрә алар бөтенләй кирәксез булып чыкканнар. Беренче шигырьдә фронттагы солдат үзенә бер генә минут вакыт сорый. 
Тик бер минут! Шуннан артык Кирәк 
түгел берни дә. Автор бу шигырендә сугышчыга бер минут вакытның да никадәр кыйммәт икәнен күрсәтергә тели. Ләкин ул, солдатның бер минут вакытны кемнәндер сорап утыруы формасында бирелүе белән уңышсыз чыккан. Шуның нәтиҗәсендә солдатны без «тагын бер минут яшәсәм, үлсәм дә үкенмим» дип утырган кебек күрәбез. Әгәр дә Әхмәт Ерикәй безгә солдатның бер минут эчендә гомергә онытылмаслык батырлык күрсәткәнен язган булса, «Бер минут» үзен- үзе аклый алыр иде. «Төш» шигырендә совет солдатының үз җиңүләрен төшендә генә күрүе бик гаҗәп. Совет Армиясенең, аның солдатларының батырлыкларын мондый алым белән бирү бөтенләй урынсыз. Шуңа күрә шигырь җиңүләр турында түгел, ә алар турында хыяллану гына булып калган. Шулай ук сугыш вакытында язылган «Минем иркәм хат җибәргән», «Шомырт чәчәк атканда», «Хат язганда, тулырак яз» һ. б. бик күп шигырьләр беркемне дә, бернәрсәгә дә рухландырмый торган сәлам хатлары гына булып торалар. Аларның геройлары «Зәңгәр күзем», «Алтыным», «Өзелеп сөям мин сине» кебек төче сүзләрдән башка бернәрсә дә белмиләр. Алар Әхмәт Ерикәи тарафыннан, илебез язмышы турында уйлый торган, безнең җиңү өчен омтыла торган кешеләр итеп түгел, бер-берсе белән кавышу хөрмәтенә бөтен вакытларын, барлык януларын баглаган кешеләр итеп бирелгәннәр. Әхмәт Ерикәй совет халкының сугыштан соңгы тыныч хезмәтен чагылдыруга да өстән генә каравын сиздерә. Мәсәлән, «Безгә таныш жи- ңү юллары» шигырендә хезмәт турында менә ничек кенә языла:  
103 
 
 
Кулларыбыз эшкә сузылалар, Уч төпләре кычытып йөдәтә. Тыныч төзү, тыныч яшәү уе Дәртләндерә, назлый, тирбәтә. Күрәсез, әле халык тыныч хезмәткә керешмәгән. Эшкә башларга «уч төпләре генә кычытып» тора. Икенче бер шигырендә шундый юллар языла: 
Алтын яз килер инде, Салкын кар эрер инде, Кошлар килеп үзләренә Оялап кооыо инде. Җылы яңгырлар явар, Елгалар ярсып агар. Ягымлы яз агачларны Яшел шәл белән ябар. Матурланыр урманнар, Чәчәкләнер тугайлар. Яшь егетләр, кыз-кыркыннар Болыннарга чыгарлар. Яз килгән саен йөрәк Дәртлерәк, гайрәтлерәк; Язны ярсып һәм ашкынып Көтмәгән йөрәк сирәк. Моның 1948 нче елда язылган булуына ышанасы килми. Совет патриотлары күз алдына китерә торган хезмәт язының — социалистик кырларга килгән язның нинди генә билгеләре бар монда? Юк. Әхмәт Ерикәй үзенең күп кенә шигырьләрендә язны, табигатьне шушы шигырендә язган кебек, натуралистлар күзлеге аша карап, күчереп кенә яза. Алар- ны социаль күренешләр белән бәйләп бирми. Пушкин, Некрасов, Тю- чев кебек шагыйрьләрнең, Репин, Шишкин, Васнецов кебек художникларның бөек рус табигате турында язылган шигырьләре, картиналары азмыни?! Без аларның әсәрләренә карап, табигатьнең фәкать безнең бөек рус җире табигате икәнлеген бик җиңел аңлыйбыз.Чөнки бу бөек кешеләр рус җире табигатенең үзенчәлекләрен бик оста тотып ала белгәннәр. Әхмәт Ерикәйнең югарыдагы шигыренә карап, чорны да, табигатьнең нинди ил табигате икәнлеген дә күрә алмыйбыз. Мондый һәм моңа ошаш шигырьләр теләсә нинди ил табигатен бертигез яратырга өндәү булып чыгалар. Без совет язучылары, совет иленең, туган җиребезнең патриотлары буларак, һәрбер әсәребезне үзебезнең идеологиябезгә хезмәт итүгә буйсындырып эшләргә — халык интересларын күздә тотып иҗат итәргә тиешбез. Кызганычка каршы, Әхмәт Ерикәй идеясезлеккә өстери торган, вакыт сиземен югалткан шигырьләрне күп яза. Күрәсең, Әхмәт Ерикәй ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре буенча чыгарылган карарларын тиешле игътибар белән өйрәнмәгән, үзенен иҗатына карата тиешле нәтиҗә ясамаган. Әхмәт Ерикәйнең шигырьләре тел һәм 
художество эшләнеше ягыннан да кимчелекләрдән азат түгел. Авторның бу өлкәдә дә аз эшләве, игътибарсызлыгы, сүзлек багажын арттырырга омтылмавы сизелә. Әгәр дә аның шигырьләре арасында: Көрәш мине җырчы итте, бирде урын, һәм көрәшче итте мине сөйгән җырым. Түгелер булса каным, туган җирнең Бәйсезлеге өчен түгелер. Күмелер булса тәнем, изге җиргә Изге туфрак белән күмелер кебек югары сыйфатлы итеп эшләнгән бик күп юллары, строфалары, хәтта тулы һәм бөтен шигырьләре бар икән, автор югары сыйфатлы әсәрләр бирә ала дигән сүз. Ләкин: Көз килә ашыгып, Кошларны качырып. (Көлтә җыры.) Уңыш безгә кул суза. (Уңыш) кебек ике төрле аңлашыла торган, яисә: Җил исә... Мәйданда туктап. (Бәйрәм җыры.) Күктә рәшә күгәрә. (Хат тащучы.) кебек дөрес булмаган һәм: Мәктәпләрдә бала-чага Белем җыя. Аталары безнең илдә Бәхет коя, кебек һич тә кирәкмәгәнгә артык сүзләр кертелгән юллар авторның җитәрлек эшләмәвен күрсәтәләр. Соңгы мисалдагы «безнең илдә» дигән ике сүз бөтенләй урынсыз кертелгән. «Аталары безнең илдә бәхет коя» дигәч, балалары кайдадыр башка бер илдә булып чыга. Ач күңелеңне, ач сереңне — Күрергә телим. Биредә инде икенче нәрсә—сүзне урынсыз файдалану нәтиҗәсендә
104 
 
 
абстракт нәрсәләрне күзгә күренә торган итеп бирү сизелә. Күңелне яки серне ничек күрергә мөмкин соң?! Аларны тик белергә, аңларга гына мөмкин. Ә Ерикәй аларны «күрергә телим» дип яза. Ул үзенең күп кенә шигырьләрендә поэзиягә бөтенләй хас булмаган, коры сөйләп чыгу юлы белән эш итә. Бу инде авторның мастерлыгын арттыру өстендә эшләвен түгел, киресенчә, җансыз, рухсыз сүз тезмәләре белән шөгыльләнүен күрсәтә. Мәсәлән: Ул бара бөек халыкның, Бәхетен куш итү өчен. Социалистик хуҗалыкның Көчен үрчетү өчен. (Икмәк.) Халкыбызның тормышына Нур китерде, Безнең илдә карточкалар Юк ителде; ...Ә капитал илләрендә Кышкы сезон Бигрәк ямьсез, бигрәк авыр, Бигрәк озын. ...Чөнки анда әле Черчилль, Әле Эттли... Кайсы гына утырса да Халкын этли’. (Быелгы кыш.) Рифма мәсьәләсенә дә тукталмыйча ярамый. Әхмәт Ерикәй күпчелек вакытта җитен — читен, ишек — бишек, диярлек — тиярлек, йөрмәдек — күрмәдек, калалар — далалар кебек, инде әллә кайчан тапталып беткән, штампка әйләнгән рифмалар белән эш итә. Аның шигыренең ике юлын укыгач та, соңгы сүзне нинди сүз белән рифмалаштырачагын алдан ук белеп торасын. Икенче юлның азагында да «кирәк» сүзе булса, ул аны һичшиксез «йөрәк» белән рифмалаштыра. Ул мондый рифмаларның, кайвакытта, әйтелергә тиеш булган фикергә зыян китерүен дә искә алмый. Мәсәлән: һәр тарафта юл ачылды Чаналарга, Арбаларга вакыт ялга Чамаларга. (Быелгы кыш.) Кар яуган. Кыш булган. Инде ар- баларга «чамалап» торыр вакыт түгел. Аларның эше беткән, алар ялга чыкканнар. Шул ук шигырьнең икенче куплетында да формаль рифма китерелә: Чаналарга... салкыннарга Чыдар вакыт... Арбаларга ял алырга Чыгар вакыт... Биредә автор моңа кадәр әйтелгән сүзләрне кабатлый, «чыдар» сүзенә «чыгар»ны бик формаль куллана. Рифма хакына мәгънәгә зыян китерүнең телне бозуның ник кирәге бар?Г Ни өчен башка пргыйрьләр тарафыннан кабатланмаган, 
шигырьнең матурлыгына да, мәгънәсенә дә көч өсти алырлык яңа рифмалар эзләмәскә?! Әхмәт • Ерикәй, шагыйрь буларак, бу хакта нык уйланырга тиеш. Аннан соң Әхмәт Ерикәйнең бик күп шигырьләрендә үзен-үзе кабатлавы сизелә. Мәсәлән, ул 1940 елда «Туган илнең йөрәге» исемле шигырь яза. Шигырь эчтәлеге белән дә, эшләнеше белән дә бик уңышлы. Ә 1947 елда автор шушы ук темага «Гүзәл Москва», «Бөек башкала», «Башкала турында җыр» һәм «Москва» исемле шигырьләр яза. Ләкин шигырьләр берсен-берсе кабатлаудан уза алмыйлар. Менә кабатлауларның кайбер мисаллары: Туган илнең бөек йөрәге дә. Минем кадерлем дә син, Мәскәү. Бөтен нәрсә мөмкин,, ләкин сине Мөмкин түгел, Мәскәү, сөймәскә. (Туган илнең йөрәге.) Мөмкин түгел зурламаска, Матур уйлар уйламаска Гүзәл Москва турында. . (Москва.) Мөмкин түгел сине сагынмаска, Мөмкин түгел истә тотмаска. (Башкала турында җыр.) Туган илнең данлы башкаласы, Туган илнең бөек йөрәге. (Бөек баткала.) йөрәгемдә тамыр җәйгәнсең син, Суырылмаслык булып гомергә. (Бөек башкала.) Тамыр җәйдең мәңге суырылмаска йөрәгендә совет халкының. (Башкала турында җыр.) 1945—1946 елларда язылган шигырьләрдә дә, кабатлаулар артык күп сизеләләр. Нинди генә җирләр үтмәдем мин, Каным белән җирне сугарып. Меңәр чакрымнар буе җәяү йөрдем, Штык очы белән юл ярып. Салкыннарда бозлы елгаларны Чирканмыйча, ярсып йөздем мин, Сыкранмадым, язмыш авыр, диеп, Тешләремне кысып түздем мин. (Кайтып киләм.) 
105 
 
 
Бата-чума йөзеп йөрдем Каным белән карны кызартып. 
Авырлыкка уфтанмадым, түздем, Тыным белән бозны эреттем... (Метро поездында.) Без Идел ярыннан алып, Берлинга барып җиттек... ...Түзәргә тырыштык без... Идел буйларыннан Одерга кадәр . Давыл аша без тикмәгә үтмәдек... (Җиңүчеләр илендә.) Болар бөтенесе дә бер үк нәрсәләр түгелмени?! Авторның үз-үзенә карата шулкадәр контрольсезлек күрсәтүе гаҗәп. Аерым сүзләрне кабатлауда да Әхмәт Ерикәй артык игътибарсызлык, саксызлык күрсәтә. Артык күп кабатланулары сизелә башлагач, китаптагы ике-өч сүзне санап чыгарга мәҗбүр булдык. Автор «зәңгәр» сүзен 279 мәртәбә, «дан» сүзен 405, «нур» сүзен 409 һәм «җыр» сүзен 699 мәртәбә кабатлауга кадәр барып җитә. Әлбәттә, бу сүзләр, сүз буларак, начар түгел. Ләкин аларны кабатлаганда, мәгънәне көчәйтүгә игътибар итү җитми. Сугыштан соңгы бөек төзелешләр чорында безнең колхозларыбыз зур уңышларга ирештеләр. Колхозчыларның тормышы көннән-көн культуралырак, көнңән-көн мулрак була бара. Әхмәт Ерикәй шушы хакта «Мөхтәрәмә колхозы» исемле поэма яза. Колхозга Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган кыз исеме бирелгән. Колхозчылар үзләренең авылдашлары, батыр кызның исемен һәрбер эштә акларга омтылалар. Поэманың лирик герое колхозчыларны күрә, алар белән дусларча сөйләшә. Бу яктан караганда, поэма һичшиксез тәэсир итәргә тиеш. Ләкин үзенең художество эшләнеше ягыннан зур кимчелекләре булу сәбәпле, поэма укучыга барып җитми. Укучының йөрәген дулкынландыра алмый. Авторның иң зур кимчелеге — поэманы коры сүзләр белән сөйләп чыгу формасына коруында. Балкый монда илнең матүр эше, Комбайны гөрли, тракторы, Бу авылда инде алты кеше Социалистик Хезмәт Батыры. — ди автор. Ә кая соң бу батырлар үзләре? Кая соң аларның эчке кичерешләре? Кая соң бу батырларның эшләгән эше? Поэмада бу сораулар җавапсыз калалар. Колхозның уңышларын күрсәтүне автор менә ничек кенә хәл итә: Бу колхозда план алдан тула, Йөкләмәләр алдан үтәлә. Ул һәр елны күршеләрен уза, Ал байракны алдан күтәрә... ...Бу колхозда җылы конюшнялар, һәрбер 
атка җылы урын бар. Атлар бик шәп, матур, ярсу алар, Чөнки монда яхшы конюхлар. /.Сарыкларны санап бетерер хәл юк, Бозау биеклеге дуңгызлар. Казлар йөри монда көтү булып, һәм симезләр алар, һәм зурлар. Билгеле, болай сөйләп чыгу гына укучыны ышандыра да, дулкынландыра да алмый. Бер урында автор үзе сөйләп ялыккач, Усман исемле кешегә сүз бирә, һәм Усманның төче сүзләреннән соң ансат кына нәтиҗә ясап куя: Авыл үсә, ныгый, алга бара, Югарыга таба үрелә. Шушы биеклеккә менеп кара, Аннан коммунизм күренә. Мин Усманның үзендә дә күрәм Үсә барган совет кешесен. Ул ерактан шәйли, фикере тирән, Яна белә бөек эш өчен. Бу юллар инде Һади Такташның һәркемгә билгеле булган юлларын кабатлау гына булып чыкканнар. Поэманың теле урыны-урыны белән бик коры, урыны-урыны белән артык төче. Бү яңалык колхоз даласында, Колхозчының данлы эшендә. Эшендә һәм эшкә карашында. Колхоз строеның көчендә. Никадәр коры бу юллар! Анда шагыйрьнең йөрәк җылысы юк, чын поэзия юк. Поэмада «Якты теләккә барганда», «Күптән күрешкән юк без, ип- ТС4П» кебек, дөрес булмаган, ике төрле аңлашыла торган җөмләләр бик күп. «Алтын йолдыз белән бергә шунда Данлы батыр исемен алдың син». — кебек тел кимчелекләре поэмада бик еш очрыйлар.  
106 
 
 
Җыеп әйткәндә, поэма тел ягыннан да, художество эшләнеше ягыннан да, шулай ук стиле ягыннан да укучыны үзенә җәлеп птә алырлык итеп эшләнмәгән. Сайланма әсәрләр чыгару — үзеңнең моңа кадәр басылып чыккан барлык әсәрләрең арасыннан иң яхшыларын гына сайлап алып чыгару — язучы буларак, укучы алдында бөтен йөзеңне күрсәтү дигән сүз ул. «Сайланма»да бөтен иҗатыңның тик каймагы гына булырга тиеш. Әхмәт Ерикәй иптәш бу эшкә дә әһәмият биреп җиткермәгән. Ул үзенең 1920 нче елдан алып, 1950 нче елга кадәр язылган әсәрләренең барлыгын да диярлек бастырырга тырышкан. Бер үк темага^ бер үк тон белән язылган шигырьләрнең күп кабатлануы, тупас хаталары булган кайбер шигырьләрнең кертелүе, тел һәм художество эшләнеше ягыннан түбән булган күп кенә шигырьләрнең зур урын алуы сайланманың кыйммәтен бик нык төшерә. Шуның нәтиҗәсендә китапның тематика байлыгы да, уңышлы булган бик күп җырлар һәм шигырьләр дә укучыга тиешле дәрәҗәдә тәэсир итә алмыйлар. Алар теге яки бу яктан уңышсыз булган 
әсәрләр арасында үзләренең төсләрен билгеле дәрәҗәдә югалталар. Әгәр дә Әхмәт Ерикәй иптәш үзенең китабын төзегәндә совет язучысы алдына куелган таләпләрнең нинди зур икәнлекләрен, бүгенге совет укучыларының соравы нинди югары икәнлекне ныграк истә тотып эш иткән булса, күп кенә шигырьләрен төзәткән, ә бик күпләрен бөтенләй төшереп калдырган булыр иде. Поэзия өлкәсендә 30 еллык тәҗрибәсе булган шагыйрьнең үз иҗатына, китап чыгару эшенә бу кадәр өстән генә каравы берничек тә аңлашылмый. Китапны чыгаруда Әхмәт Ерикәйгә рецензент та, редактор да, Татгосиздатның матур әдәбият секторы да тиешле ярдәмне күрсәтеп бетермәгәннәр. «Безнең кешеләребезгә үсәргә бары тик кыю һәм ачык тәнкыйть кенә ярдәм итә, бары тик ул гына алга барырга, эшебездәге кимчелекләрне бетерергә дәртләндерә», ди иптәш А. А. Жданов. Ә. Ерикәйнең җыентыгын чыгарганда шушы сүзләр онытылган, күрәсең.