ТЕЛНЕҢ ТӨП СҮЗЛЕК ФОНДЫ ҺӘМ СҮЗЛЕК СОСТАВЫ ТУРЫНДА И. В. СТАЛИН ӨЙРӘТҮЕ
И. В. Сталинның тел буенча язылган даһи хезмәтләрендә ачылган төи мәсьәләләрнең берсе — телнең төп сүзлек фонды һәм сүзлек составы мәсьәләсе. Бу — тел белеменең бик әһәмиятле бер өлеше — лексикологияне эшкәртүдә гаять зур роль уйный. Бу мәкалә алдына куелган бурыч — телнең төп сүзлек фонды һәм сүзлек составы турында иптәш И. В. Сталинның өйрәтүен татар теле материалларыннан чыгып аңлатуда беренче адым ясау. Мона кадәр лексикология мәсьәләләрен эшкәртүдә бик зур өзеклек яшәде. «Тел турында яңа тәгъли- лат» вәкилләре лексиканы грамматика белән бутадылар, шуның өсте- нә грамматика үзе морфология һәм лексика белән берлектә синтаксис эченә сеңдерелде, шулай итеп, бөтен игътибар синтаксисны өйрәнүгә генә юнәлгән иде. Шуңа күрә лексикологиягә тел белемендә аерым . урын калмады. Теге яки бу телнең лексик составын өйрәнү исә телнең фәнни Һәм тарихи грамматикасын эшкәртүдә, тел тарихын өйрәнүдә бик зур роль уйный. И. В. Сталинның тел турындагы өйрәтүләрендә тел белеменең барлык бүлекләре: морфология дә, синтаксис та, лексика да, диалектология дә үзләренең законлы урыннарын алалар. И. В. Сталин үзенең «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре» исемле гениаль хезмәтендә сүзлек мәсьәләсенә аеруча игътибар итә. Сүз проблемасын ничек итеп чишү кирәклеге турында юнәлеш бирә. Аваз теле яисә сүз теле, ди И. В. Сталин, һәрвакыт кешелек җәмгыятенең бердәнбер теле булды. Ул төп сүзлек фондын һәм грамматик төзелешне телнең нигезе, тел спецификасының асылы, ә инде сүзлек составын — тел. өчен төзү материалы дип атый. Төп сүзлек фонды һәм сүзлек составы турында сөйләгәндә. И. В. Сталин аларны бер бөтеннен кисәкләре итеп диалектик капма- каршы куя һәм аларның берберсенә бәйләнешен ача. Ул болай дип яза: «Мәгълүм ки, телдә булган сүзләрнең бөтенесе бергә телнең сүзлек составы дигән нәрсәне тәшкил итә. Телнең сүзлек составында иң әһә- миятлесе — төп сүзлек фонды; барлык тамыр сүзләр дә шул фондка керәләр һәм аның ядросы булалар. Бу фонд телнең сүзлек составына караганда шактый таррак була, ләкин ул бик озак, гасырлар буе яши һәм яңа сүзләр ясалу өчен телгә база бирә. Сүзлек составы телнен нинди хәлдә булуын чагылдыра; сүзлек составы никадәр бай һәм күпьяклы булса, тел шулкадәр бай һәм алга киткән була» Шулай итеп, И. В. Сталинның бу сүзләрендә бер бөтен телнең төп ике өлеше турында сүз бара. Алар берберенә нык бәйләнешле, берсе икеи- 1 И. В. Стали и. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 21 бит.
87
•чесеннән башка була алмый, ләкин алар арасында зур аерымлык та бар. Бу аерымлык нәрсәдә соң? Беренчедән, телнең төп сүзлек фонды сүзлек составына караганда шактый таррак. Телнең төп сүзлек фондына нинди сүзләр керүе И. В. Сталинның түбәндәге сүзләреннән ачык аңлашыла: «Чыннан да, һәр перевороттан соң, гадәттә өскорма белән булган кебек, телнең яшәп килгән структурасын, аның грамматик төзелешен һәм төп сүзлек фондын бетерүнең һәм яңа белән алыштыруның ни кирәге бар? «Су», «җир», •лтау», «урман», «балык», «кеше», «йөрү», «эшләү», «җитештерү», «сәүдә итү» һ. б. сүзләрнең су, җир, тау һ. б. дип түгел, ничектер, башкача аталулары кемгә кирәк соң?» Димәк, телнең төп сүзлек фонды лормыш өчен әһәмиятле, иң кирәкле, гомумхалык теленә таралган сүзләрдән, элементар, ләкин тормышта иң кирәкле төшенчәләрне белдергән һәм шул телдә сөйләүче һәрбер кешенең аңында булган төшенчәләрне бирүче сүзләрдән тора. Шуңа күрә телнең төп сүзлек фондына иң элек бик борынгы төшенчәләрне белдергән борынгы сүзләр керә. Мәсәлән, татар телендәге «җир», «су», «тау» (борынгы формасы «таг»), «таш» һ. б. шуның кебек сүзләр бик борынгы төшенчәләрне белдерәләр, һәм мондый сүзләр хәзерге вакытта барлык төрек телләрендә диярлек, теге яки бу формада фонетик яктан үзгәргән хәлдә, яшәп киләләр. Ләкин- төп сүзлек фонды тел үсешенең башлангыч чорындагы шушы бик ярлы сүзләр запасыннан гына гыйбарәтме? Билгеле, юк. Төп сүзлек фонды — үзгәрми торган, катып калган бер нәрсә түгел. Төп сүзлек фонды халыкның тарихы, җәмгыятьнең тарихы белән бәйләнешле булганга күрә, үзгәрә һәм үсә. Ләкин ул бик әкрен рәвештә, гасырлар буенча үзгәрә. «Телнең структурасы, аның грамматик төзелеше һәм төп сүзлек фонды — күп эпохалар продукты»,— ди иптәш Сталин. Иптәш Сталин төп сүзлек фондыннан берничә сүзне мисалга ала. Шушы сүзләр арасында ул төрле вакытта туган сүзләрне, төрле гасыр сүзләрен саный. Мәсәлән: су, җир, тау, урман, балык, кеше, йөрү — болар борынгырак сүзләр; эшләп чыгару, сату итү — болар соңгырак, производство һәм сәүдә булган чорда туган сүзләр. Димәк, төп сүзлек фонды гасырлар үтү белән үзгәрә килгән. Ә ничек үзгәргән сон
ул? И. В. Сталин өйрәткәнчә, төп сүзлек фонды сүзләрне туплау юлы белән үзгәргән. Шуңа күрә, мәсәлән, хәзерге татар теленең төп сүзлек фонды аның башлангыч чорын- дагыга караганда шактый киңрәк. Татар теленең төп сүзлек фонды ничек баеган һәм киңәйгән? И. В. Сталин өйрәткәнчә, телнең төп сүзлек фонды, телнең үзәге буларак, һәрвакыт яңа сүзләр ясау өчен база булып тора. Бу—төп сүзлек фондының икенче характерлы ягы. Төп сүзлек фондында нигез ядро — тамыр сүзләр. Төп сүзлек фондындагы күпчелек сүзләр шушы тамыр сүзләрдән ясала. Татар телендә иң элек баш килештәге бер иҗекле исемнәр шундый тамыр сүзләр булып торалар. Мондый исемнәрнең күбесе бик борынгы төшенчәләрне аңлаталар. Мәсәлән, югарыда әйтелгән җир, су, таш, тау кебек сүзләр. Сонга таба, күп вакытлар үтү белән, бу тамыр сүзләрдән бик күп яңа сүзләр ясалган, шулай итеп, татар теленең төп сүзлек фонды байый, -киңәя килгән. Мәсәлән, су — сусау, сулау; җир — җирлек, җирсез, җирчелек; таш — ташлык; кеше — кешелек; тау — таулык һ. б. Татар телендәге боерык фигыльләр дә шундый ук тамыр сүзләр булып торалар һәм татар теленең төп сүзлек фондындагы сүзләрнең зур проценты сүз ясаучы кушымчалар ярдәмендә тамыр фигыльләрдән ясалган. Мәсәлән: ал— алучы, бир— бирүче, алыш-биреш; сат— сатучы— сатлык; ят—ятак, эч—эчемлек һ. б. Билгеле, төп сүзлек фондыннан яңа сүзләр ясау чаралары тарихи үзгәрүчән, чөнки алар тел үсешенең эчке законнарына буйсынган хәлдә, шушы законнарны чагылдыралар. Мәсәлән, татар телендә борынгы к, ык-эк, ак-әк аффикслары ярдәме бе
88
лән тамыр фигыльләрдән исемнәр һәм сыйфатлар ясалган булган (кө рә-к, тара-к. һ. б. ш. кебек сүзләр). Ләкин бу аффикслар телдә активлыкларын югалтканнар. Тик соңгы вакытта гына алар ярдәмендә яна терминнар ясала башлый. Мәсәлән: торак йөрт, утырак һ. б. Шулай ук борынгы мамә аффикслары да тик соңгы вакытта гына активлашып киттеләр һәм яңа терминнар ясауга хезмәт итәләр. Мәсәлән: «ма-мә» кушымчасы ярдәмендә соңгы вакытта бик күп яңа сүзләр ясалды (өстәмә, йөкләмә, күргәзмә, киңәшмә). Бу сүзләр татар теленең гомуми сүзлек составына керәләр. «Ма-мә» кушымчасы ярдәмендә шулап ук «салма», «бүлмә», «ярма» кебек татар теленең тәп сүзлек фондына керә торган борынгы сүзләр дә ясалган. Ыч-эч. мышмеш, мош-мөш мак-мәк кебек аффикслар исә «катып калган» архаик аффикслар булып торалар. Мәсәлән: тор-мыш, кыркмыш, яз-мыш, бор-ыч һ. б. Шулай итеп, төп сүзлек фондына барлык тамыр сүзләр һәм төрле грамматик чаралар белән тамыр сүзләрдән ясалган бик күп төрле башка сүзләр керәләр. Төп сүзлек фонды, гасырлар үтү белән, бик күп санда омонимнар, синонимнар һәм фразеологик әйләнмәләр белән байый килә. Билгеле булганча, хәзерге хәлендә татар теле омонимнар, синонимнар, фразеологик әйләнмәләргә бик бай. Телнең төп сүзлек фонды башка телләрдән алынмалар белән дә байый. Мәсәлән, татар телендәге алынмалар берничә төрле: гарәп һәм фарсыдан кергән сүзләр, рус теленнән һәм рус теле аша Көнбатыш Европа телләреннән кергән сүзләр. Бу мәкаләдә без алынмаларның татар теленә керү юлларын һәм сәбәпләрен тикшермибез. Бары шушы алынмаларының ниндиләре татар теленең төп сүзлек фондына керүен карап үтәбез. Безнең уебызча, татар теленә кергән алынмаларның кайсылары киң халык теленә таралган һәм анда ныклап урнашкан булса, шундый сүзләр төп сүзлек фондына керә. Шуңа бәйләп төп сүзлек фондының өченче характерлы ягын әйтеп китәргә кирәк. Ул да булса, аның гомуми халык теленә таралган булуы, ягыш аның халыкчыллыгы. /Мәсәлән, бер яктан, стена, стакан, шкаф, пальто, перчатка, костюм кебек сүзләр, икенче яктан, колхоз, партия, совхоз, большевик кебек сүзләр рус теленнән алынганнар, ләкин алар хәзерге татар теленең төп сүзлек фондына керәләр, чөнки алар татар
халкының киң катлавы теленә нык кереп урнашканнар. Татар теленең төп сүзлек фондында гарәп һәм фарсы телләреннән кергән бик күп сүзләр дә бар. Мәсәлән: сәгать, сабын, пәрдә, тәрәзә, китап, дәфтәр, вакыт, һава, гомер, акыл һ. б. Бу сүзләр татар халкы теленә нык кереп урнашканнар, һәм алар урынына татар телендә башка сүзләр кулланылмый, алар татарның әдәби телендә генә түгел, хәтта барлык диалектларда да нык урнашкан сүзләр. Икенче яктан, татар телендә әһәмият, игътибар, мөмкин, мөстәкыйль кебек сүзләр дә бар. Безнеңчә, мондый сүзләр, термин булмауларына карамастан, татар теленең төп сүзлек .фондына керә алмыйлар. Чөнки мондый сүзләр киң халык массасына таралмаганнар, бу сүзләр урынына татар телендә башка сүзләр дә бар. Мәсәлән: «игътибар итми» урынына — «күңел куймый» дип, «мөмкин» урынына — «ярый» дип сөйләү бар (керергә мөмкинме — керергә ярыймы 11. б.). Димәк, телнең төп сүзлек фонды халыкчыллык белән характерлана. Бу аның өченче характерлы ягы. Халык теленә кермәгән сүз озак яшәми, кулланыштан төшеп кала. Мәсәлән, Октябрь революциясенен беренче елларында рус теленә чит телдән кергән «галош» сүзе урынына рус теленең үз сүзләреннән төзелгән «мокроступы» дигән сүзне кертергә тырышучылар булды. Ләкин ул сүз халык телендә кулланыш алмады һәм рус теленең төп сүзлек фондына кермәде, киресенчә, чит телдән кергән булуына карамастан, «галош» сүзе рус теленең төп сүзлек фондында калды. Яисә татар телендә, мәсәлән, «колхоз» сүзе урынына «күмхуж» (кү
S4
мәк хуҗалык) дигән татарның үз сүзләреннән төзелгән терминны алырга кирәк дип чыктылар. Ләкин бу сүз дә татар халык теленә кермәде һәм татар теленең төп сүзлек фондында «колхоз» дигән рус сүзе калды. Димәк, гомумхалык теленә кермәгән сүзләр телнең төп сүзлек фондына керә алмыйлар. Төп сүзлек фондының халыкчыл булуы аның тотрыклы булуы өчен шарт булып тора. Бу исә аның дүртенче характерлы ягы. Ул озак яши, телләр катнашуы чорында җиңгән телдә сакланып кала. Кыскасы, һәрбер телнең төп сүзлек фонды түбәндәгеләр белән характерлана: ул грамматик төзелеш белән берлектә телнең нигезе, тел спецификасының асылы булып тора. Төп сүзлек фонды — сүзлек составының нигез өлеше, аның ядросы — тамыр сүзләр, алардан бик куп яңа сүзләр ясала. Ул, гасырлар буенча туплана килеп, бик озак яши. Ул, халыкчыл булганга, бик тотрыклы һәм телләрнең катнашу процессында җиңгән телдә сакланып кала, ул бик әкрен үзгәрә һәм үсә. Төп сүзлек фондына, базис һәм өскормаларның алмашынуына карамастан. җәмгыятьнең төрле социаль хәлдәге барлык членнарына гасырлар буенча бертигез хезмәт итә торган сүзләр керә. Телнең гомуми сүзлек составы, кыскача, түбәндәгечә характерлана: «Телдәге барлык сүзләр телнең сүзлек составы дигән нәрсәне тәшкил итә». Телнең төп сүзлек фонды гомуми сүзлек составының бер өлеше, гомуми сүзлек составы төп сүзлек фондыннан киңрәк, чөнки аңа төп сүзлек фондында булмаган сүзләр дә керә. Мондый сүзләр рәтендә теге яки бу фән өлкәсендәге терминологияне санарга була. Мәсәлән, татар теле грамматикасындагы терминнар (ия, хәбәр, тәмамлык, җөмлә һ. б.), математикадагы терминнар (процент, пропорция, тапкырлау һ. б.), географиядәге терминнар (төньяк, көньяк, көнчыгыш, көнба- тыш һ. б.). Ләкин моннан һәрбер фән үзенә бертөрле телдә сөйләшә дигән нәтиҗәне чыгарырга ярамый. Киресенчә, барлык фәннәр нинди дә булса бер телне куллана, шушы телнең төп сүзлек фондыннан һәм грамматик төзелешеннән файдалана. Мәсәлән, татар мәктәпләрендә барлык фәннәр: математика да, тел белеме дә, география дә татар телендә укытыла, һәрбер фән үзенең специфик терминнарын куллану белән
беррәттән, татар теленең төп сүзлек фондыннан һәм грамматик төзелешеннән дә файдалана. Чөнки фән тик терминнар белән генә аңлашылмый, анда терминнарның гомумхалык сүзләре белән, фигыльләр, рәвешләр, теркәгечләр һ. б. белән, бертөрле грамматик законнар белән катнаш әйтелүләре шарт. Академик В. В. Виноградов болай ди: «Фәннең, бигрәк тә шартлы интернациональ терминнар системасы белән файдаланмый торган фәннең, милли гомумхалык теленнән башка үзенә бертөрле аерым теле юк. Фәнни теоретик сөйләм тибының яисә жанрының функциональ үзенчәлекләре, фәнни хакыйкатьне һәм гипотезаларны тәгъбир итүнең теге яки бу милли тел сферасындагы стилистик аерымлыклары турында гына сөйләргә мөмкин» *. Фәнни терминологиядән башка, телнең гомуми сүзлек составына хәзерге вакытта теге яки бу диалектта гына яши торган диалекталь сүзләр керә. Мәсәлән, мишәр диалектында яши торган паңгы (гөмбә), потмар (сәке асты), пинәләү (үпкәләү), каталату (тәгәрәтү) кебек сүзләр хәзерге татар теленең гомуми сүзлек составына керәләр яисә көньяк-рус диалектларындагы рогач (ухват), чапельник (таба), дёжа (куәс чиләге), литвинья (яшелчә сабак-яфраклары) Һ. б. шуның кебек сүзләр хәзерге рус теленең гомуми сүзлек составына керәләр. Теге яки бу провинциаль диалектка нык кереп урнашкан сүзләрдән, шулай ук сыйнфый жаргоннардан язучылар үзләренең әсәрләрендә персонажларны сурәтләү өчен киң файдаланалар. Мисал өчен Гомәр Бәшировның «Намус» исемле романын алырга мөмкин. Гомәр Бәши-
«Значснне работ т. Сталина для развития советского языкознания». Из-во* Акад. лед. паук РСФСР. Москва. 1950 г
90
ров Сәйфи образы характеристика- сын тагын да тулыландыру өчен үзенә хас булган телдә сөйләтә: «Чулпан»ыбыз махы ’ бирмәде! Дисвителъни. ул алга китмәде, иллә мәгәр әйтергә кирәк, артка да чигендәме. Кәнишне. сез әйтерсез инде. орлык җитми. иптәшләр, и шулай ук атлар да ябык дин әйтеп... Дисвительни. иптәшләр, орлык җитенкерәми, и шулай ук атлар да көрдән түгел».1 Г. Тукай үзенең «Яңа Кисекбаш»- ында аерым социаль группаларны һәм персонажларны сурәтләү өчен сыйнфый жаргоннарны куллана: Шундый яхшыдыр ки һич мондый сарай Салмагандыр Кәчимский Ибрай. Капка башында яшел ләүхә тора. Анда, иштә, ушбу сүзләр укыла: * Монда сакин бужи фирка җания, — Табигыйннәр мәзһәбе Гайнания» Тукай халыкка дошман булган социаль группаны үз сыйнфый жаргонында бирә. Гомуми сүзлек составына гомум- халык кулланышына кермәгән профессиональ терминология (күрүк, өрдергеч, шистерна, орчык, алтаяк һ. б.), профессиональ жаргоннар: (сызу — качу мәгънәсендә, сыпыр- ту, маташтырма, гайрәт ора) һәм чит телләрдән алынмалар да керә. 1Мәсәлән, Бөек Октябрь революция- с нә кадәр татар әдәби телендә бик күп гарәп, фарсы сүзләре актив рәвештә кулланылып килделәр. Ләкин ул сүзләрнең күбесе татар теленең гомуми сүзлек составыннан бөтенләй төш$п калмаса да, пассив кулланышта гына калдылар. Мәсәлән, гыйбадәт, дога, хаҗ, сәвап, мәһәр, никах, тәкбир, сәнә, һәфтә һ. б. ш. кебек сүзләр картлар телендә, я булмаса әүвәлге тормыш турында сөйләгәндә генә кулланыла торган булып калдылар. Димәк, гомуми сүзлек составына юлдә булган барлык сүзләр керә. Ул төп сүзлек фондына караганда, киңрәк. Бу — сүзлек составының беренче характерлы ягы. «Ләкин, — ли иптәш Сталин. — сүзлек составы, үзен генә алганда, тел түгел әле,— юл булудан бигрәк ул тел өчен гөзү материалы. Төзү эшендә төзү материаллары, гәрчә алардан башка бина төзү мөмкин булмаса да, бинаның үзе түгел; нәкъ шуның кебек үк телнең сүзлек составы да, гәрчә аннан башка бернинди тел мөмкин • булмаса да, телнең үзе була 3 Г. Бэширов. «Намус». 63 бит. 4 «Г. Тукай». Тт Госиздат, 1946 ел. 186 бит. алмый. Ләкин телнең сүзлек составы, тел грамматикасы карамагына кергәч, бик зур әһәмият казана». 1 Телнең сүзлек составы үзгәрешләргә бик сиземле, ул өзлексез үсеп, үзгәреп тора. Ул шул мәгънәдә үзгәрә ки, яңа сүзләр һәм тәгъбирләр белән тулылана, сүзләрнең мәгънәсе үзгәрә, искергән сүзләр төшеп кала. «Ләкин телнең сүзлек составы өскорма кебек үзгәрми, искене бетерү һәм яңаны төзү юлы белән үзгәрми, бәлки яшәп килә торган сүзлекне социаль стройның үзгәрүе, производствоның үсүе, культураның, фәннең һ. б. үсүе уңае белән туган яңа сүзләр белән тулыландыру юлы белән үзгәрә. Шуның белән бергә, кайбер искергән сүзләр гадәттә телнең сүзлек составыннан төшеп калуга карамастан, сүзлек составына шактый күбрәк санда яңа сүзләр өстәлә» 3 4. Татар теленең сүзлек составы үзгәрү картинасын күз алдына китерү өчен, кыска гына вакытны, Октябрь революциясеннән соңгы чорны алып карыйк. Бөек Октябрь революциясеннән соцтатар халкының иҗтимагый тормышында бик зур борылыш булды, Татарстанда фән һәм техника, авыл хуҗалыгы һәм промышленность моңарчы күрелмәгән рәвештә үсте, милли культура чәчәк атты, шуңа бәйләнешле рәвештә татар теленең сүзлек составында да үзгәрешләр булып тора. Татар телендә барлык фәннәр буенча диярлек фәнни терминология, техник сүзлек эшләнде. Ул авыл хуҗалыгында кулланыла торган яңа терминнарга баеды. Татар теленең гомуми сүзлек составы ике юл белән баеды: 1.Татар теленең төп лексик фондыннан төрле грамматик чаралар белән бик күп яңа сүзләр ясалды. Мәсәлән, аңлатма, искәрмә, төзәт- 1 И. В. Ста л и н. «Марксизм һәм тел гыйлеме мәсьәләләре», 21-22 бит. 3 Шу и д а у к, 23 бит.
91
мә, йөкләмә, элемтә, җәмәгатьчелек, өскорма, чынбарлык, халыкара һ. 6. 2. Рус теле сүзләре һәм рус теле аша башка телләрдән кергән алынмалар белән баеды. Телдә теге яки бу юллар белән сүзләрнең артуы — бу нигез мәсьәлә. Ләкин гомуми сүзлек составындагы үзгәрешләрне тик аның артуы ислән генә аңлату дөрес булмас иде. Чөнки, иптәш Сталин өйрәткәнчә, сүзлек составыннан искергән берникадәр сүзләр төшеп калалар. Татар телендә, аеруча әдәби телдә, бу бигрәк тә гарәп һәм фарсы сүзләренә карый. Мәгълүм ки, татар теленең сүзлек составы гарәп, фарсы, төрек сүзләре һәм формалары белән чуар иде. Революциядән соң 'культура өлкәсендә, иҗтимагый- политик тормышта, иҗат итү өлкәсендә киң халык массасының актив катнашуы аркасында, татар әдәби теленә татар халкының бик күп үз сүзләре кертелде, алар киң халыкка аңлаешсыз булган гарәп, фарсы сүзләрен һәхМ башкаларны әдәби телдән кысрыклап чыгардылар. ЛАәсә- лән, «сәнә», «һәфтә», «чалышмак», «сыйҗак» (төрекчә) урынына «ел», «атна», «тырышу», «эссе» һ. б. Фәнни терминология һәм иҗти.^агый- политик тормыш өлкәсендәге гарәп, фарсы терминнары интернациональ терминнар белән алмашынды. /Мәсәлән, сарыф — нәхү урынына грамматика, имла — орфография, һәндәсә — геометрия, инкыйлаб — революция, фирка — партия, җөмһүрият— республика һ. б. Шулай итеп, татар теленең гомуми сүзлек составыннан кайбер гарәп, фарсы, төрек сүзләре төшеп калды. Ләкин, иптәш Сталин әйткәнчә, кайбер сүзләрнең төшеп калуларына, искергән сүзләрнең юкка чыгуларына карамастан, «сүзлек составына шактый күбрәк санда яна сүзләр өстәлә». Дөрестән дә, соңгы 30 ел эчендә татар теленең сүзлек составы шулкадәр үзгәрде, аңа шулкадәр күп яңа сүзләр өстәлде ки, аның составыннан төшеп калган сүзләр болар белән чагыштырганда бик аз гына процент тәшкил итәләр. Димәк, сүзлек составы өзлексез үсеп, үзгәреп тора, ул төп сүзлек фондына караганда шактый тизрәк үзгәрә. Татар теле сүзлек составындагы үзгәрешләр һәм сүзлекнең баюы, үсүе татар телен баеттылар.' Хәзер татар телендә марксизм -
ленинизм классикларының гениаль хезмәтләрен, философик әсәрләрне (мәсәлән, Ленинның «Марксизм һәм эмпериокригицизм»дигән әсәре), рус 11әм бөтен дөнья әдәбияты классикларының бөек иҗатларын, төрле политик һәм художество әдәбиятын, һәм, ниһаять, барлык фәннәр өлкәсендә төрле фәнни китапларны укыйбыз. Dy хәзерге татар теленең бай һәм күп яклы икәнлеген күрсәтеп тора. Вез төп сүзлек фонды белән сүзлек составындагы аерманы күрсәтергә тырыштык. Ләкин алар арасындагы тарихи бәйләнеш турында да әйтми булмый. Теге яки бу сүз бер эпохада төп сүзлек фондында булып, икенче эпохада шул телнең гомуми сүзлек составына күчәргә мөмкин, яисә киресенчә дә булырга мөмкин. хМәсәлән, академик Виноградов болай дип яза: русның «внимание» дигән сүзе хәзерге рус теле күзлегеннән чыгып караганда, төп сүзлек фондына керә, ә «внимать» дигән фигыль (аңардан «внимание» сүзе ясалган) төп сүзлек фондына керми, чөнки ул үзенең стилистик бизәге белән хәзерге вакытта архаик бер сүз булып тора һәм рус теленең гомуми сүзлек составына керә. «Партия» сүзенә карата академик Виноградов болай яза: бу сүз хәзерге рус теле күзлегеннән чыгып караганда төп сүзлек фондына керә. Ә XIX йөздә бу сүз рус теленең гомуми сүзлек составында булган. Шундый ук мисалларны татар теленнән дә алып була. Мәсәлән, «иптәш» дигән сүзне алыйк. Бу сүзнең кулланылышы әүвәл чикләнгән, тик аерым бер кешеләр арасында гына булган, димәк, ул татар теленең гомуми сүзлек составында булган, ә хәзер ул татар теленең төп сүзлек фондына керә. Я булмаса, түбәндәге омонимнарны алыйк: йомгак, түгәрәк. Мәгъ
лүм булганча, бу сүзләрнең, һәр икесе икешәр мәгънәдә йөри (төп мәгънәләреннән башка: итог һәм кружок), бер төркем кешеләр мәгънәсендә дә йөриләр. Димәк, мондый сүзләр, бер яктан, гөп мәгънәләре ягыннан татар теленең. төп сүзлек фондына керә, икенче яктан, сүзлек составына керә, шулай итеп, алар гүяки төп сүзлек фонды белән сүзлек составы чигендә торалар. Кыскасы, төп сүзлек фонды белән сүзлек составы мәсьәләсен тик тарихи күзлектән чыгып кына дөрес чишәргә мөмкин. Төп сүзлек фонды һәм сүзлек составы мәсьәләсе тел белеменең иң әһәмиятлесе булып тора. Моңа кадәр лингвистик әдәбиятта телнең сүзлек составы дигән төшенчә генә бар иде. Ә инде телнең төп сүзлек фонды турындагы төшенчә тел белемендә бөтенләй яңа бер төшенчә, марксистик тел белеменә иптәш Сталин керткән төшенчә. Шуңа бәйле рәвештә тел белемендә яңа бер бурыч туды — ул да төп сүзлек фонды белән гомуми сүзлек арасындагы мөнәсәбәтне фәнни яктан чыгып ачу. Бу бурыч тел белгечләре өстенә төшә. Әмма телнең сүзлек составы һәм төп сүзлек фонды мәсьәләсе тел белгечләрен генә түгел, язучыларны да кызыксындырырга тиеш. Шул уңай белән әдәбиятның, бигрәк тә художестволы әдәбиятның төп сүзлек
фонды һәм сүзлек составына булган йогынтысын һәм бу юлда язучыларның да зур хезмәтен әйтеп үтү кирәк. Теге яки бу язучы (фән язучы яисә художестволы әсәрләр язучы) үзенең әсәрендә уңышлы рәвештә яңа сүзләр куллана икән, ул шул телнең сүзлек составын баетуга ярдәм итә дигән сүз. Ул гына да түгел, теге яки бу сүзнең әүвәл гомуми сүзлек составында булып, соңыннан төп сүзлек фондына күчүендә язучылар зур хезмәт күрсәтәләр. Г. Бәширов үзенең «Намус» исемле романында татар теленең гомуми сүзлек составына кергән җирле диалекталь сүзләр куллана икән, димәк, ул шушы диалекталь сүзләрне барлык татар халкына җиткерә дигән сүз, чөнки аның әсәре киң халык массасы тарафыннан укыла һәм андагы уңышлы сүзләр киң халык теленә кереп урнашырга мөмкин. Югарыда китерелгән «иптәш» сүзенең мәгънәсе киңәеп, ул гомуми сүзлек составыннан төп сүзлек фондына күчкән икән, монда язучыларның да билгеле бер роле бар. Мәсьәлә тик шунда, язучылар яңа тормышка һәм халыкның таләпләренә ятышлы яңа сүзләрне куллана белергә тиешләр, югыйсә язучылар керткән һәрбер сүз халык теленә кереп урнашмаска да мөмкин. Димәк, язучылар да телнең төп сүзлек фонды һәм сүзлек составын өйрәнергә һәм аны баету юлында нык эшләргә тиешләр.