Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРСТАНДА 1950 НЧЕ ЕЛДА МАТБУГАТ

 Патша Россиясендә матбугат тарату эшенең бик начар торуын бик куп саннар белән күрсәтергә мөмкин. 1913 нче елда Россиянен, көнчыгыш халыклары өчен чыгарылган китапларның. 33,7 проценты дини, гыйльми әсәрләр бары 2,5 процент туры килә. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң матбугат чын мәгънәсе белән халыкны агарту коралы булып әверелде, ул халыкларны фән яңалыклары, политик мәсьәләләр белән дә эзлекле рәвештә таныштырып тора. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң татар телендә китап чыгару эше елдан-ел үсә барды. Кешелек дөньясының бөек даһилары— Маркс — Энгельс — Ленин — Сталин әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителде, аларның бөек өйрәтүләрен татар укучыларына үз телләрендә үзләштерергә мөмкинлекләр туды. Пушкин, Лермонтов, Белинский, Грибоедов, Чехов, Островский, Тургенев, Толстой, Горький һ. б. бик күп рус классикларын хәзер татар укучылары ана телендә уку мөмкинлегенә ирештеләр. Бөек Ватан сугышына кадәр, 1940 нчы ел эчендә Татарстанда чыккан китаплар санын алып карыйк. 1940 нчы елда барлыгы 474 исемдә 6200 504 данә китап чыгарылган; шулардай татар телендә 309 исемдә 5191 081 данә. Бөек Ватан сугышы елларында хуҗалык өлкәсендәге авырлыклар белән бергә, матбугат эшендә дә бик зур читенлекләр булды. Моны без 1945 нче ел эчендә чыгарылган китапларның саныннан да күрәбез. 1945 нче елда барлыгы 212 исемдә 2 392 220 данә китап чыккан (8 китапның тиражы күрсәтелмәгән). Шулардай 125 исемдә 1870 660 данәсе татар телендә; 85 исемдә 486 560 данәсе рус телендә һәм 2 исемдә 35 000 данә эрза мордва тегендә чыккан. Сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкта китап басу эше сугышка кадәр булган саннарны узып китте. Бер 1950 нче ел эчендә генә Сталин премияләре белән бүләкләнгән 12 әсәр татар теленә тәрҗемә ителде. Татар классик язучыларыннан Г. Тукай, М. Гафури, Ш. Камал, Г. Камал, Һ. Такташ һәм башка язучыларның зур томлы күп тиражлы әсәрләре.

8) Яшьләр-балалар әдәбияты: 51 исемдә. 291170 данә, 232 басма табак. Шулардан татарча оригиналь әсәрләр 27 исемдә, тәрҗемә әсәрләр 24 исемдә чыккан. 9) Төрле әдәбият: 126 исемдә, 351 092 данә, 429,80 басма табак. 1950 нче елны Татарстан күләмендә барлыгы 133 исемдә газета чыгарылган. Бу газеталарның 59 исемдәгесе татар телендә, 72 исемдә рус телендә, 1 газета чуваш телендә һәм 1 газета удмурт телендә чыга. Өлкә газеталары — 5, район газеталары—102, шәһәр газеталары—2, завод-фабрика газеталары—^транспорт газеталары — 3, югары уку йортларының газеталары—2 (многотиражкалар буенча Палата аерым хисап алып бармый). 1950 нче елда Татарстан дәүләт китап палатасына барлыгы 124 исемдә 8 559 номер газета килгән. Аларның разовый тиражлары 263 972 данә, еллык тиражлары 36 081 169 данәгә җитә. Татарстанда чыккан барлык китап һәм вакытлы матбугат (газета һәм журналлар) Дәүләт китап палатасында җыйналып барыла һәм алар буенча елъязмалар басып чыгарыла-. Бу елъязмалар Бөек Ватан сугышына кадәр (1938—1940) ел саен вакытында чыгып килделәр. 1945, 1946 һәм 1947 нче еллар өчен китап елъязмасы һәм 1942—1948 нче еллар өчен вакытлы матбугат елъязмасы чыгарылды. Дәүләт китап палатасы 1951 нче елда 1948, 1949 һәм 1950 нче еллар өчен китап елъязмалары басып чыгаруны үзенең эш планына кертте. 1951 нче елда чыгачак һәм моңа кадәр чыккан елъязмаларны Татарстан дәүләт китап палатасыннан соратып алырга мөмкин.

Дәүләт китап палатасының бурычлары моның белән генә чикләнми, ул матбугат статистикасы, газета һәм журналларда урнаштырылган мәкаләләр елъязмасы һәм басылган яңа китапларга басма каталог карточкалары басып тарату белән дә шөгыльләнергә тиеш. Казан шәһәре, промышленность үзәге булу белән берлектә, ул элек электән инде югары уку йортлары үзәге булып та санала. Университет һәм институтларда укучы студентлар һәм аспирантларга, гыйльми эшчеләргә кирәкле материал җыйнау өчен журнал һәм газеталарда басылган мәкаләләр елъязмасының тоткан урынын әйтеп торасы да юк, шулай ук каталог карточкаларын барып чыгаруны юлга салу эше дә бик кирәк нәрсә. Киләчәктә бу өлкәдә ныклы эш җәелдерәсе бар әле. Киләчәктә бу өлкәдә Татарстан дәүләт китап палатасының да эш алып баруы кирәк икәнлеге тиешле учреждениеләрне кызыксындырыр дип ышанабыз һәм якын елларда моны булдыру өчен тиешле чаралар күрелер дип уйлыйбыз. 
Ә. Булатов, М. Бурнашева.