Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ ЯҢА КҮТӘРЕЛЕШТӘ


 Моннан биш ел элек, 1946 елның 14 августында, партиябезнең Үзәк Комитеты «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында карар кабул итте. Үзәк Комитетның бу карары совет әдәбиятының тагын да үсүе һәм чәчәк атуы өчен конкрет сугышчан программа булды. Совет җәмгыятенең көчләрен җитәкләүче һәм аларга юнәлеш бирүче партиябезнең зирәк политикасы аркасында, соңгы биш ел эчендә, совет язучылары СССРиың үсешендә яңа чорны — социализмнан коммунизмга күчү чорын чагылдыра торган һәхМ хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә партиягә булыша торган әсәрләр тудырдылар. Партия һәм дәүләт совет язу- чыларыиың илһамлы фидакарь хезмәтенә югары бәя бирә. Сугыштан соңгы вакыт эчендә безнең сүз ху- дожникларыбызның 150 дән артык иң яхшы әсәрләренә Сталин премияләре бирелде. Рус, украин, белорус, грузин, әрмән, казах, латыш, үзбәк, таҗик, эстон, литва язучылары һәм бүтән тугандаш республикаларның язучылары гүзәл әсәрләр тудырдылар. Совет җәмгыяте тормышында әдәбият бик мөһим урын алды һәм аның уңышлары промышленность һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлар белән беррәттән билгеләнә. Моның сәбәбе шунда: совет язучылары үзләренең иҗади игътибарларын безнең социалистик чынбарлыкның генераль темаларын яктыртуга, эшчеләр сыйныфының, колхозчы крестьяннарның, совет интеллигенциясенең — коммунизмны төзүче киң массаларның тормышын һәм көрәшен гәүдәләндерүгә тупладылар. Ленин һәм Сталин, тарихның чын иҗатчысы — халык массалары дип,. һәрвакыт аңлатып килделәр. Совет власте елларында халык чагыштырмаслык дәрәҗәдә үсте. Халык массаларының гаҗәеп зур иҗади инициативасына юл ачылды. Язучылар, совет җәмгыятен аның өзлексез үсешендә һәрьяклап күрсәтеп, тормышны гади рәвештә генә чагылдырып калмыйлар, ә совет кешесенең иң яхшы сыйфатларын үстерүгә булышалар, «бу сыйфатларның аерым, сайланган кешеләргә, геройларга гына түгел, бәлки күп миллионнарча совет кешеләренә хас икәнлеген» күрсәтәләр. (В1\П(б) Үзәк Комитетының ' «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карарыннан.) Совет кешеләре тыныч иҗади хезмәт белән мәшгульләр. «Социализм белән хезмәтне бер-берсеннән аерып булмый», — дип өйрәтә иптәш Сталин. Коммунизмны төзүчеләр хезмәт процессында үсәләр һәм тәрбияләнәләр. Совет язучыларыиың әсәрләрендә күп миллионлы хезмәт ияләре массасы — сайлап алынган геройларның хәрәкәте өчен фон итеп түгел, ә безнең бөтен җәмгыятебез үсешенең хәлиткеч көче итеп бирелә. Темалары, стильләре һәм язылу үзенчәлекләре ягыннан төрле-төрле булган романнарда, повестьларда, хикәяләрдә, поэмаларда, шигырьләрдә, пьесаларда төп герой булып совет власте һәм большевиклар партиясе тәрбияләгән яңа совет кешесе гәүдәләнә, Ленин — Сталин партиясенә чын күңеленнән бирелгән, Совет дәүләтенең куәте һәм көче коммунизм идеяләре белән рухланган миллионнарның фидакарь хезмәтендә икәнлегенә тирәнтен ышанган совет кешеләренең яңа рухи йөзе күрсәтелә. Иң кыен бурычларны

 
хәл итү эшенә язучылар кыюрак готына башладылар. Сугыштан соңгы безнең әдәбиятыбыз тормышның яңа күренешләрен — социализмнан коммунизмга күчү чоры тудырган күренешләрне сурәтли. Матур әдәбият әсәрләренең герое игеп фәнне үзләштерүче һәм техник интеллигенция вәкилләре, галимнәр белән берлектә машиналарның яңа конструкцияләрен — кешенең хезмәтен җиңеләйтә, эшләп чыгаруны бермә-бер арттыра торган яңа конструкцияләр тудыручы рядовой эшченоватор алына һәм ул герой безнең әсәрләрдә торган саен ешрак очрый бара. Язучылар колхоз авылының яңа кешеләрен, авыл хуҗалыгы новаторларын, югары уңыш мастерларын гәүдәләндерәләр. Промышленностьта һәм авыл хуҗалыгында яңа Социалистик Хезмәт Геройларының ничек итеп үстерелү процессын күрсәтү белән язучылар партиягә һәм Совет дәүләтенә коммунизмны төзүчеләрне тәрбияләүдә, коммунизмның мате- риаль-техник базасын булдыру һәм акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы аерманы бетерү өчен көрәштә булышалар. Совет язучылары совет җәмгыятендә килеп чыга торган конфликтларны, каршылыкларны хәл итүдә актив катнашалар. Мәгълүм ки, үсеш процессының эчке законы булып капмакаршылыклар (противо- положностьлар) көрәше, искелек белән яңалык арасындагы, үлемгә йөз тотучы белән туып килүче арасындагы, искереп баручы белән үсеп килүче арасындагы көрәш булып тора. Социализм җиңеп чыккан шартларда бу закон, сыйныфларга бүленгән җәмгыятьтәгегә караганда, башкачарак йогынты ясый. Антагонистик сыйнфый җәмгыятьтә яңалык каты сыйнфый көрәш процессында туса һәм тормышка ашырылса, антагонистик сыйныфлар бетерелгән совет социалистик җәмгыятендә искелек белән яңалык арасындагы көрәш, түбән формадан югары формага үсү сыйнфый көрәш рәвешендә түгел, ә безнең үсешебезнең чын-чыниан хәрәкәтләндерү көче булган тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть рәвешендә бара. Менә шушы хәрәкәтнең яңа күренешен, үсешнең яңа тибын, яңа диалектик законлылыкны совет язучылары безнең матур әдәбиятта чагылдырырга омтылалар. Сугышка кадәр язылган әсәрләрендә 
язучылар башлыча совет кешеләре белән совет строе дошманнары арасындагы көрәшне сурәтләделәр. Сугыштан соңгы әдәбиятта исә игътибар үзәге тормыштан артта калган гражданнарның аңнарындагы һәм көнкүрешләрендәге капитализм калдыкларын бетерүгә юнәлдерелгән. Бик күп төрле формалардагы капитализм калдыкларына каршы көрәшеп, язучылар тормыштан артта калган кешеләрнең (аларның артталыгы нинди генә формада чагылмасын — яңалыктан куркудамы, тынычланып калудамы, тышкы шау- шудамы, тар делячестводамы, карьеризмдамы) эчке сәләтсезлекләрен фаш итәләр. Безнең язучыларыбыз һәртөрле искелеккә каршы көрәштә яңаның, алдынгының котылгысыз рәвештә җиңеп килүен күрсәтәләр. Совет кешеләре яңалыкның җиңелмәслек икәнен, аның алга баруын туктатырга мөмкин түгеллеген бик яхшы беләләр. Иске нәрсә, бүген әле көчле булып күренсә дә, барыбер бетә, җиңелә. Совет кешеләренең рухи матурлыкларын һәм көчләрен сурәтләү белән бергә, совет язучылары шул ук вакытта артталыкның бетүгә йөз тотуын ачып бирәләр. Моның белән алар яңаның җиңүен тизләтәләр, заманыбызның иң яхшы кешеләре артыннан баручы барлык халыкның үсүенә булышалар. Совет язучылары шушы гүзәл иҗади уңышларга Ленин — Сталин партиясе алариы дөрес юлдан юнәлдерү аркасында ирештеләр. Иптәш Сталин совет әдәбиятының һәм тәнкыйтенең төп методы итеп социалистик реализм методын күрсәтте. Социалистик реализм позицияләрендә торучы һәм осталыкка ия булган язучы чынбарлыкны дөрес итеп, тарихи конкрет итеп, аның революцион үсешендә чагылдыра. Тормышны шушылай дөрес итеп чагылдыру

 
хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләү бурычын эченә ала. Социалистик реализмның иң төп мәсьәләләреннән берсе — сәнпатьнец идеялелек мәсьәләсе. Безнең совет җәмгыяте иҗтимагый үсеш теориясенең бердәнбер фәнни флагы астында, Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин тәгълиматы флагы астында алга бара. Хәзер, безнең илебездә эксплуататор сыйныфлар бетерелгән, кешене кеше эксплуатацияләүне тудыра торган сәбәпләр юк ителгән бер вакытта, илебездә социализм төзелеп беткәй чакта, совет халкының уңышлы рәвештә коммунизмга баруын хезмәт ияләре арасында идея- тәрбия эшләренең дөрес оештырылуы хәл итә. Иҗтимагый үсешнең факторы буларак, социалистик аңның роле бик нык үсте. Совет халкының киләчәктәге уңышларының хәл ителүе совет кешеләренең аңлылык дәрәҗәсенә нык бәйләнгән. Бу шартларда совет әдәбиятының роле чагыштырмаслык рәвештә югары күтәрелә. һәртөрле реакцион теорияләр, иҗтимагый тормышта әдәбият һәм сәнгать гүяки һичнинди практик әһәмияткә ия түгел, алар бары тик кешенең эстетик хисләрен уятуга гына сәләтлеләр һәм бары тик күңел ачу, кызык табу чаралары булып кына хезмәт итәләр дип, исбат итәргә маташтылар. Марксистик-ленинчыл эстетика бу реакцион теорияләргә каршы һәрвакыт көрәшеп килде. Сәнгатьнең характеры турындагы реакцион карашларны рус революцион демократлары ук күрсәткәннәр иде. Белинский, Чернышевский һәм Добролюбов, сәнгать сәнгать өчен дип йөрүчеләр сәнгатьне югары күтәрмиләр, ә түбән төшерәләр, аны, * гражданлык мотивларыннан мәхрүм итеп, эшсез ялкауларның буш кызык табу уенчыгына әверелдерәләр дип исбат иттеләр. Марксистик-ленинчыл эстетика сәнгатьне халыкка тәрбия бирүдә куәтле корал итеп, хәзерге заман капитализмының кыргый, төшенке культурасына каршы идеология көрәшенең үткен коралы итеп исәпли. Менә ни өчен партия Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре турындагы карарларында сәнгатьнең идея-политик әһәмиятенә шулкадәр каты басым ясап күрсәтелде. Безнең журналлар, диелә ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 ел 14 ав- 1уст 
карарында, политикадан читләшкән хәлдә була алмыйлар. Совет кешеләрен, бигрәк тә яшьләрне тәрбияләү эшендә безнен журналларыбыз совет дәүләтенең куәтле коралы. Шуңа күрә алар «совет строеның тормыш нигезен тәшкил иткән нәрсәне — аның политикасын эштә кулланма итеп алырга» тиешләр. «Совет строе яшьләрне совет политикасына игътибарсызлык рухында, төкереп карау һәм идеясезлек рухында тәрбияләүгә түзеп тора алмый». Совет язучылары, кеше рухының* инженерлары буларак, үзләренең мактаулы рольләрен бары тик большевиклар партиясенең һәм совет дәүләтенең политикасын актив пропагандалаганда гына үти алалар. Политика—ул хөкүмәт эше, ВКП(б) Үзәк Комитеты эше, ә әдәбиятчының эше, политика турында уйламыйча, бары тик әсәрне яхшы итеп,, художестволы һәм матур итеп язуга гына кайтып кала дип уйлаучы журнал җитәкчеләрен һәм әдәби оешмалар җитәкчеләрен партия кискен рәвештә тәнкыйть итте. Язучының бурычы — үзенең бардык эшендә политиканы, ягъни аңардан башка совет строе яши алмый торган, яшьләрне коммунизмның якты идеаллары рухында тәрбияләүгә юнәлдерелгән политиканы кулланма итеп алудан гыйбарәт. Марксизм- ленинизмның шушы гаять мөһим положениесенә төрле юллар белән ревизия ясарга маташучыларга каршы кискен рәвештә көрәшергә кирәк. Кайбер совет тәнкыйтьчеләре, раппчылыкның һәртөрле рецидивларына каршы көрәшкә хаклы рәвештә чакырып та, үзләре художество әсәрен тудырганда художникның дөньяга карашы ролен кечерәйтеп күрсәтәләр. Мәгълүм ки. үз вакытында раппчылар әдәбиятта диалек- тик-материалистик метод дигән схоластик, башваткыч формула күтәреп чыктылар. Сәнгатьнең үзенчәлеген юкка чыгаручы һәм буш абстракция- 


 
егәргә өстерәүче бу формуланың яраксызлыгын иптәш Сталин 30 нчы елларда ук ачып күрсәтте. Ул социал пстнк реализм методының билгеләмәсен бирде һәм язучы тормышны тпрәптсн һәм киң күләмдә өйрәнергә һәм аны үзенең әсәрләрендә чагылдырырга тиеш, дип күрсәтте. Иптәш Сталинның бу мөһим положениесен аерым очракларда хәзерге кайбер тәнкыйтьчеләр бозып күрсәтәләр: алар бөтен фикерне бары тик тормышны өйрәнүгә генә туплыйлар. ләкин язучыны ндея-поли- тик яктан тәрбияләүгә басым ясамыйлар. Мәгълүм ки. язучының карашы никадәр киңрәк булса, һәм JVJI җәмгыять үсешенең законнарын никадәр тирәнрәк белсә, марксизм- ленинизм классикларының әсәрләрен никадәр төплерәк өйрәнсә, ул үзенең әсәрләрендә тормыш дөреслеген, совет кешесенең данлы эшләрен, коммунизмны төзүче Сталин чорының бөеклеген шулкадәр тирәнрәк күрсәтә алачак. Совет язучысы тормышны пассив күзәтүче түгел, ә коммунизм эше өчен актив көрәшүче, кеше рухы инженеры ул. «Дөньяда иң алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының көче шунда ки, аның халык интересларыннан башка, дәүләт интересларыннан башка бүтән һичнинди интересы юк һәм булуы да мөмкин түгел. Совет әдәбиятының бурычы яшьләрне дөрес тәрбияләүдә дәүләткә булышудан, яшьләрнең ихтыяҗларына җавап бирүдән, көр күңелле, үз эшенә ышана торган, кыенлыклардан курыкмый торган, һәртөрле кыенлыкларны җиңәргә әзер торган яңа буынны тәрбияләүдән гыйбарәт» (ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 ел 14 август карарыннан). Совет әдәбиятының көче аның халыкчанлыгында, коммунистик җәмгыять төзүченең иң яхшы сыйфатларын тәрбияләргә омтылышында, яшәү көче бирә торган совет патриотизмында. Халыкка кирәкле, аның үсүенә, коммунизм өчен көрәшүенә ярдәм итә торган әсәрләр тудыручы язучы гына совет җәмгыятендә укучыларның хөрмәтле игътибарына исәп тота ала. Ә инде һәртөрле эстетчы черек теорияләргә, гүяки сәнгать эшлекле- ләре замандашларына аңлашылмый торган әсәрләр дә тудыра алалар, чөнки халык әле аларны аңларлык дәрәҗәгә үсмәгән, ул әсәрләрне бары тик. 50—10Q елдан сок гына аңларлар дигән һәм башка шуның кебек черек теорияләргә совет кешеләре 
җирәнеп карыйлар. Мсидый индивидуалистик теорияләр халыктан аерылу дигән сүз, алар күңел бушлыгына, тупикка алып баралар. Иң яхшы совет язучылары эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли һәм киң халык массаларына аңлаешлы художество әсәрләре тудыралар. Язучылар үз туган халыклары үсешенең һәм тормышының милли үзенчәлекләрен ачып бп- рәләр һәм шул ук вакытта Советлар Союзы халыклары өчен уртак булган, аларны бердәм тату семьяга берләштергән сыйфатларны да күрсәтәләр. Совет язучыларының әсәрләре совет патриотизмы идеяләре белән, чын интернационализм һәм дөньядагы барлык азатлык сөюче халыкларга тирән хөрмәт белән сугарылган. . Совет язучылары һәм сәнгатьнең башка төр эшлеклеләре нәсел-нәсәпсез космополитларга җирәнеп карыйлар һәм аларга каршы аяусыз көрәш алып баралар. Ленин—Сталинның интернационализмга биргән аңлатмаларын космополитантипатри- отлар коточкыч рәвештә бозып күрсәттеләр. Алар милли культураларга, ’барыннан да элек бөек рус культурасына кимсетеп карадылар. Алар интернационализм, гүяки милли культураны юкка чыгара дип исәпләделәр. Космополитлар күп кенә совет художникларына яла яктылар, көнбатышның һәм Американың реакцион художникларын күкләргә күтәреп мактадылар, яшь совет язучы- ларының әсәрләрен буржуаз эстетлык позициясендә торып тәнкыйтьләделәр. Үз илеңнең патриоты булмыйча торып, чын интернационалист булырга мөмкин түгел. Үз халкыңны сөймичә һәм хөрмәт итмичә, бүтән халыкларны яратырга һәм хөрмәт итәргә мөмкин түгел. Бары тик үзе- 

' 7 
 
яец чьш милли сәнгатен үстерүче халык кына бүтән халыкларның сәнгатенә тулы бәя бирә ала. Шуңа күрә чын интернационализм бары тик милли сәнгатьнең чәчәк атуы нигезендә генә, бер халыкның башка халыклар белән уртаклашыр сәнгате булганда гына туа. Космополитлык итүче күп кенә тәнкыйтьчеләр үзләренең фикер нәтиҗәләре өчен академик А. И. Веселовский һәм аның мәктәбе эшләрендә «теоретик» терәк таптылар. Совет партия матбугаты бу зарарлы мәктә п нең а пти п а тр йот ик асыл ы н ачып салды. Бу зарарлы мәктәпнең догматлары кайбер совет галимнәренең дә, бигрәк тә өлкән буын галимнәрнең акылына басым ясап килде. А. Ы. Веселовский—типик буржуаз галим. Ул, матур әдәбият әсәрләренең идея асылын мәгънәсезләндереп, төрле ил һәм төрле заман художн и кл ары тарафыннан туды- рылган әсәрләрнең сюжетларын чагыштырып, нәтиҗәсез, формалистик эш белән мавыкты, бөтен рус әдәбиятын, гүяки ул иярү әдәбияты дип исбат итәргә маташты. А. Н. Веселовский мәктәбен фаш итү, веселовскийларның һәртөрле уйдырмаларына карамастан, күптән инде бөтен дөньяга дан казанган бөек рус классик әдәбиятының тарихын чын-чыннан фәнни җирлектә яктырту өчен юлларны чистартты. Космополитизмга һәм А. Н. Веселовский мәктәбенә каршы көрәшү — ул алдынгы совет сәнгате өчен, безнең интеллигенциянең артта калган катлауларына буржуаз идеологиянең йогынтысына каршы көрәшү дигән сүз. Советлар Союзы — бөтен дөнья цивилизациясенең сакчысы. Тормыштан артта калган кайбер сәнгать эшлеклеләренең хәзерге заман буржуаз культураның мескен чүп-чарларын ниндидер бер казаныш дип, дөньяда иң алдынгы сәнгать булган совет сәнгате җәүһәрләренә каршы куярга маташкан кыргый омтылышларын безнең халкыбыз зарарлы дип тапты. Совет кешесе буржуаз культураның тышкы, кайчакта күңел кайтаргыч рәвештә бизәкле форма астына яшерелгән черек асылын таный белергә өйрәнде. Буржуаз җәмгыятьтә культура маразм һәм череп таркалу хәлендә тора, ул капиталның комсыз, эгоистик интересларына хезмәткә куелган, һәртөрле авантюристларның, бозык кешеләрнең һәм варьете кызларының маҗаралары һәм 
бүтән шундый идеясез, түбән сыйфатлы әшәке нәрсәләр буржуаз дөнья сәнгатендә үзәк урында торалар. Шуңа охшашлы темалар бары тик симереп беткән буржуаның гына хыялын дулкынландыралар. Шул ук вакытта бу симез буржуа кешенең иң түбән инстинктларын уятучы'шушы пычрак картиналар белән җәмгыятьнең алдынгы катлавының игътибарын мөһим социаль мәсьәләләрне хәл итүдән читкә сөйрәргә омтыла. Буржуаз культура алдында баш июгә өндәп маташучыларга, безгә шул череп беткән культураның өйрәнчекләре ролен тагарга тырышучыларга совет патриотлары нәфрәт белән карыйлар. Буржуаз культура түгел, киресенчә, иң алдынгы строй шартларында яшәүче халкыбызның тормышын чагылдыручы безнең әдәбиятыбыз үзе бүтәннәрне яңа, гомум кешелек мораленә өйрәтергә хаклы. Менә шуңа күрә дә ВКП(б) Үзәк Комитеты кайбер совет театрлары тарафыннан хәзерге буржуаз драматургларның түбән сыйфатлы һәм әшәке пьесаларын сәхнәгә куюны тупас политик хата дип тапты. «Чит ил буржуаз авторларның пьесаларын кую, — дип әйтелә ВКП(б) Үзәк Комитетының «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында» дигән карарында. — асылда, реакцион буржуаз идеологияне һәм моральне пропагандалау өчен совет сәхнәсен бирү булган, совет җәмгыятенә дошман булган дөньяга караш белән совет кешеләренең аңын агуларга, аңдагы һәм көнкүрештәге капитализм калдыкларын җанландыруга маташу булган». Космополитизм — буржуаз милләтчелекнең бер формасы ул. Милләтчелек әдәбиятта һәм сәнгатьтә төрле формаларда күренә. Үткән заманны идеаллаштыру, хәзерге заман

 
нан читләшеп, үткән гасырларны сурәтләүгә керешү, халыкчан булмаган феодаль эпосларны күтәреп чыгулар, аерым халыкларның әдәбиятлары үсешен милли культураның тоташ агым белән алга баруы итеп күрсәтергә омтылулар, Ленинның халыкчанлык принцибын һәм ике культура турында өйрәтүен онытулар — болар барысы да марксистик-ленинчыл милли политиканы бозуларның төрле күренешләре, 5 краин шагыйре В. Сосюранын краинаны сөй» шигыре буржуаз милләтчелек идеяләренең әдәбиятка йогынтысы мисалы була ала. Тарихи: дөреслеккә каршы буларак, В. Сосюра заманнан һәм жиһаннан тыш булган ниндидер мәңгелек Украинаны мактап җырлый. В. Сосюра индустриаль Украинаны, колхоз Украинасын бөтенләй күрсәтми, тугандаш совет халыкларының тату семьясында гына тулысынча чәчәк ату* мөмкинлегенә ирешкән совет Украинасын күрсәтми. «Украинаны сөй» кебек шигырь астына Украина халкының теләсә нинди дошманы да — милләтчеләр лагерендагы теләсә нинди дошманы да бер дә тартынмыйча кул куя алыр иде. Милләтчелек характерындагы шундый хаталар аерым милли республикаларда һәм өлкәләрдә идеология эшенең йомшак булуын, милләтчелек карашларына каршы чын-чын- лап большевистик көрәш алып барылмаган средада аларның яшәүчән булуын күрсәтә. Ленинградта чыга торган «Звезда» журналы да, В. Сосюранын. идея ягыннан зарарлы булган шушы шигырен урнаштырып, тупас политик хата ясады. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1946 ел 14 август карарында («Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында») бу журналның житди идея хаталары күрсәтелгән иде. Әгәр дә 1951 елда журнал үзенең битләрендә шушындый әсәрләргә урын биргән икән, димәк ул шушы тарихи карардан хәзергәчә тиешле нәтиҗәләрне ясамаган булып чыга. «Звезда» журналының хәзерге редколлегия члены шагыйрь Прокофьев Сосюранын бу шигырен 1947 елда тәрҗемә иткән. Александр Прокофьевның күп кенә үз шигырьләре дә үзләренең характерлары белән В. Сосюраның зарарлы шигыренә якын торалар. А. Прокофьев үзе* кең бу тәрҗемәсен очраклы рәвештә генә ике тапкыр бастырмаган булса кирәк. А. 
Прокофьевның күп кенә шигырьләре хәзерге совет тормышын аның җитәрлек дәрәҗәдә яхшы белмәвен күрсәтәләр, ул борынгылыкта һәм патриархальлектә шигърият таба. Әгәр А. Прокофьев авыл турында яза икән, ул крестьян образын урак һәм чалгы белән сурәтли, ә бу исә алдынгы техника белән коралланган хәзерге колхоз авылына бер дә характерлы түгел. Әгәр дә ул табигать турында яза башласа, аныИ алдындагы бөтен дөньяны бөдрә ак каеннар, тын чишмәләр һәм ак чә> чәктә утырган алмагачлар каплый, аның иҗади игътибары мәйданыннан коммунизм төзүче совет кешеләрен кысрыклап чыгаралар. Әгәр дә шагыйрь Ватан турында җырлый башласа, Россия образын заманнан тыш алынган хәлдә күрсәтә, ә совет Россиясе образын бөтенләй күрми. Әгәр дә ул Ленинград турында сөйли башласа, аның шигырьләрендә мистик тойгылар ишетелә, ленинградлыларга бөтенләй хас булмаганча, ленинградлыларның ниндидер «гадәттән тыш» кешеләр икәнлеге турында политик ялган фикерләр әйтә. Совет тормышын җитәрлек дәрәҗәдә белмәгәнгә һәм безнең чынбарлыгыбызны чагылдырыр өчен оригиналь художество чаралары таба алмаганга, А. Прокофьев механик рәвештә стильләштерү алымнарын куллана, «фольклорга» охшатып яза, телен бик күп сайдагы архаизмнар белән чүпли. Аның 1949 елда язылган һәм «Ватан турында сүз» исемле шигырьләр циклының беренче битендә урнаштырылган «Җыр башы? шигыре В. Сосюраның «Украинаны сөй» исемле милләтче шигыре белән ачыктаи-ачык аваздаш булып тора. Шагыйрь В. Сосюра һәм шагыйрь А. Прокофьев үзләренең әсәрләренә карата совет матбугаты битләрендә бирелгән каты һәм принципиаль хаклы тәнкыйтьне таныдылар.

 
Космополитизмга, череп беткән буржуаз культура алдында баш июгә каршы, буржуаз милләтчелеккә каршы көрәш процессында, чын совет патриотизмы өчен, совет сәнгатенең большевистик идсялелеге өчен көрәшкәндә, совет халкының коммунистик аңлылыгын тәрбияләүдә безнең партиябезгә булыша торган художество әсәрләре тудырырга шарт-- лар булдырылды, социалистик реализм проблемаларын тагын да тирәнрәк эшләү өчен шартлар тудырылды. Әдәбият белеменең шушындый гаять мөһим проблемаларының берсе булып, совет әдәбиятында традиция һәм новаторлык проблемасы мәсьәләсе тора. Марксизм-ленинизм культура мирасының гаять зур ролен һәрвакыт танып килде. Иптәш Сталин тел гыйлеме турында язган соңгы хезмәтләрендә үзенә кадәр язылган лингвистик хезмәтләрнең әһәмиятен бөтенләй инкарь иткән академик Н. Я. Маррның хезмәтләрен кискен рәвештә тәнкыйтьләп чыкты. Иптәш Сталин Н. Я. Маррның, пролеткультчылар һәм раппчы- лар кебек үк, марксизмны вульгарлаштыручы гына икәнлеген күрсәтте. Пролеткультчылар һәм раппчылар, шапырынып, үзләрен чын пролетар әдәбиятның бердәнбер вәкилләре дип игълан иттеләр һәм классик сәнгатьнең гаять зур казанышларын кимсетеп ташларга маташтылар. Рус милли культурасын күрә алмаулары белән алар космополитлар белән бер булып киттеләр. Алар безнең халкыбызны гаять зур рухи байлыклардан мәхрүм итәргә теләделәр. Чынында совет культурасы үткәндәге культураны үзләштерү һәм тәнкыйть аша яңабаштан эшләү нигезендә туды. Совет язучылары рус әдәбияты классикларының, беренче чиратта рус революцион демократларының васыятьләрен истә тоталар һәм аларга югары бәя бирәләр. Рус революцион демократлары саф сәнгать дигән нәрсәне, сәнгать сәнгать өчен дигән «теорияләрне» танымадылар, алар халыкчыл сәнгать өчен, югары идеяле сәнгать өчен, сугышчан сәнгать өчен фидакарьләрчә көрәштеләр. Рус әдәбияты классиклары үзләренең иҗатларында югары идеялелекне художество камиллеге белән, иң югары профессиональ мастерлыкны гадилек һәм аңлаешлылык белән бергә кушып алып бара белделәр. Рус милли культурасының бу гаять зур казанышларын кимсетергә маташу 
җинаять булыр иде. Совет язучылары рус әдәбияты корифейларының шәкертләре һәм дәвам иттерүчеләре булулары белән горурланалар. Мирасны саклау, диде В. И. Ленин, мирас белән генә чикләнү дигән сүз түгел. Совет язучылары үткәндәге бөек сәнгатьнең варислары гына түгел, алар кыю новаторлар да. Алар үзләренең әсәрләрендә яңа, кешелек тарихында моңарчы һичкайчан күрелмәгән социаль мөнәсәбәтләр строен, — совет строен чагылдыралар, алар дөньяга бердәнбер гыйльми караш белән—Маркс— Энгельс— Ленин — Сталин тәгълиматы белән коралланганнар, — алар бөтен дөнья сәнгатенең үсешендә яна сәхифә ачтылар. Иптәш Сталинның тел гыйлеме турындагы даһи хезмәтләрендә үткәндәге мираска нигилистларча карап, марксизмны төрлечә вульгарлаштыручыларга карата җимергеч тәнкыйть бирелгән. Иптәш Сталинның шушы хезмәтләре басылып чыкканнан соң, совет язучылары һәм әдәбиятчылары үткән замандагы милли культура хәзинәләрен яңа энергия белән өйрәнергә керештеләр. Ләкин кайбер тәнкыйтьчеләр, кирәгеннән артык тырышлык күрсәткән булып, классик мирасны саклау флагы ас тында критик реализм белән социалистик реализм арасындагы аерманы да бетерергә керештеләр. Мондый позиция марксизмленинизм теориясенең төп положениеләренә каршы килә, чөнки марксизм- ленинизм теориясе барлык тикшеренүчеләрне җәмгыятьнең һәм аның культурасының үсешендә Бөек Октябрь социалистик революциясе нәтиҗәсендә һәм безнең илебездә социализмның җиңүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән яңа законлылык- ларны өйрәнергә чакырып тора.  
.10 
 
Социалистик реализм мәсьәләләрен дөрес аңлауга реализм һәм романтизм турындагы хата карашлар Ки мачауладылар. Кайбер тәнкыйтьчедер социалистик реализм методын 51салма рәвештә ике кисәккә — реализмга һәм романтизмга — аерырга һәм. гүяки ул механик рәвештә бергә кушылган ш\шы ике кисәктән тора дип исбат итәргә маташтылар. Бу тәнкыйтьчеләр, реализмның да, романтизмның да асылын бөтенләй хата төстә аңлатып, реализм — ул чынбарлыкны гади рәвештә күчерү дип. нинди булса югары идеаллардан мәхрүм булган канатсыз натурализм дип карадылар. Романтизмны исә алар чынбарлыкта тамырлары булмаган бернәрсә итеп, язучының субъектив омтылышларының чагылышы итеп карадылар. Бу «теория» буенча, реализм идеаллардан мәхрүм булган тормышның чагылышы, ә романтизм — тормышта булмаган идеалларның, чагылышы булып чыга. 'Мондый «теория» реализмның да, романтизмның да, социалистик реализмның да асылын бозу белән генә чикләнми, ул совет чынбарлыгын бөтенләй аңламауны күрсәтә. Социалистик реализм позицияләрендә торучы язучы үзенең художество әсәрләрендә тормышны чагылдыру өчен аны бик яхшы белергә тиеш, һәм ул аны үле килеш түгел, статикларча түгел, ә хәрәкәттә, революцион үсештә чагылдырырга тиеш. Безнең халкыбызның бөтен тормышы иң аек практик эш белән тиңдәшсез батырлыкның һәм грандиоз перспективаларның аерылгысыз рәвештә бергә оешуыннан гыйбарәт, һәм шуңа күрә дә революцион романтика, яңа типтагы романтика, әдәби ижатка аның составтагы кисәге булып керә. Совет язучысы вакыйгаларның койрыгына тагылып бара алмый; ул халыкка алга бара торган юлны күрсәтеп торырга тиеш. Безнең язучы, социалистик чынбарлыкны игътибар белән өйрәнеп, совет кешесенең иң яхшы хисләрен һәм сыйфатларын сайлап ала, аларның җәелүенә һәм үсүенә булыша, иртәгәге көннең бөтен матурлыгын күрсәтә, һәм шул ук вакытта совет кешеләре- нец аңнарындагы һәм көнкүрешләрендәге капитализм калдыкларын рәхимсез рәвештә тар-мар итә. Язучылар совет кешеләрен коммунистик рухта тәрбияләүдә партиягә һәм дәүләткә актив рәвештә булышалар. «Социалистик реализм методын кулланып,—дип күрсәтә ВКП(б) Үзәк 
Комитеты, — совет әдипләре тормыш эченә кыюрак керергә, барлык яңалыкны, коммунистик күренешләрне көчне кызганмыйча якларга, ә совет кешеләренә алга барырга комачаулый торган искелек калдыкларын кыю рәвештә камчыларга тиешләр» (ВКП (б) Үзәк Комитетының «Знамя» журналы турындагы карарыннан). Бу ’бурычларны үтәр өчен безнең язучыларыбыз идея ягыннан гына коралланып калмаска, ә художество мастерлыгын да бөтен нечкәлеге белән үзләштерергә тиешләр. Совет власте елларында һәм бигрәк тә сталинчыл бишьеллыклар чорында безнең халкыбызның культура дәрәҗәсе чагыштырмаслык рәвештә үсте. Хәзер совет язучылары алдында яңа бурыч туды — Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә безнең илебездә социализм төзегән һәм фашист варварларга каршы көрәштә бөтен дөнья цивилизациясен саклап калган алдынгы совет кешесенә лаеклы булган сәнгать тудыру бурычы туды. Безнең халкыбыз булып торган вакыйгаларның мәгънәсенә төшенергә һәм иртәгәге көнгә күз салырга тели. Безнең халкыбызның художество зәвыклары һәм таләпләре шулкадәр югары үсте, алар турында без моннан өч дистә ел элек хәтта хыяллана да алмый идек. Әдәбиятның бурычы шушы дәрәҗәгә ирешүдә генә түгел;, әдәбиятның бурычы — халыкның зәвыкларын тагын да үстерү өчен, халыкны алга алып барыр өчен һәм аны яңа идеяләр белән баетыр өчен тагын да югарырак күтәрелү булырга тиеш. Әле күптән түгел генә кайбер совет язучылары һәм сәнгатьчеләре арасында вульгарлаштыру теориясе йөри иде. Ул ялган теория, гүяки совет әдәбияты өчен дөрес идея юнәлеше генә мөһим, ә художество мастерлыгы мәсьәләсе — икенче дәрәҗәдәге эш ул, аның белән янәсе 


 
формалистлар шөгыльләнсеннәр дип расларга маташты. Мондый карашлар бары тик сәнгатьнең, һәм идея, һәм художество дәрәҗәсен түбәнәйтәләр, сәнгатьне аныц тәрбияви әһәмиятеннән мәхрүм итәләр, рус классик эстетиканың, иң яхшы традицияләренә каршы киләләр. Әгәр дә художник тонык образлар тудыра икән, әгәр дә аныц әсәренең композициясе буталчык, теле шапшак икән, мондый әсәр автор уенча нинди генә яхшы идеяләр белән сугарылган булмасын, ул әсәр укучыны дулкынландырмаячак, аңа тормышның яңа якларын ачмаячак, көрәштә аңа булышмаячак, бәлки аның күңелендә, хаклы рәвештә, ризасызлык кына тудырачак. Партия үз эшләренә җавапсыз һәм җиңел караучы язучыларны, алдынгы совет сәнгате сафларыннан читтә торып калулары мөмкин дип, күптән инде кисәтеп куйды, чөнки халык аларның яраксыз әсәрләрен укырга теләмәячәк. Кайбер язучылар хәзергә кадәр «новаторлык» гипнозы астында яшиләр. Аларга совет сәнгатенең һәр яңа әсәре үзенең алымнары буенча новаторларча булырга тиеш кебек тоела. Ләкин төрле новаторлык бар. Горькийның һәм Маяковскийның чын новаторлыгы бар. Алар, үзләреннән элек тудырылган сәнгать үсешенен; бөтен тәҗрибәсенә таянып, безнең халкыбызның көрәш һәм җиңү чорын чагылдырган тирән эчтәлекле оригиналь әсәрләр тудырдылар. Шуның белән бергә формалистларның ялган новаторлыгы да бар. 'Алар үз әсәрләренең чын мәгънәсен яшерер өчен, төрле борылмалар, сүз фокуслары кулланып, укучыны шаккатырырга уйладылар. Әдәбияттагы һәртөрле кыланчык оригинальлекне, боргаланусыргалануларны, фокуслыкны новаторлык дип әйтеп булмый. Чын художниклар өчен новаторлык бервакытта да үзмаксат булып килмәде. Яңа искедән яхшы булырга тиеш — бары шул чакта гына ул яшәүгә хокук ала. Тирән идеялелек һәм югары мастерлык өчен көрәш — совет художникларының мөһим бурычы. «...Партия һәм хөкүмәт, — диелә ВКП(б) Үзәк Комитетының «Зур тормыш» исемле кинофильм турында»гы карарында, — халыкта киләчәктә дә яхшы зәвыклар һәм сәнгать әсәрләренә югары таләпчәнлек тәрбияләячәк». ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләре турындагы карарларыннан соң, совет әдәбияты җитди уңышларга 
иреште. Ләкин безнең сугыштан соңгы әдәбиятның кимчелекләрен күрмичә үтү җинаять булыр иде. Үзәк Комитетның «Знамя» журналы турындагы карарында, бу журнал битләрендә идея ягыннан зарарлы һәм художество ягыннан түбән сыйфатлы байтак кына әсәрләр басылып чыкты, дип күрсәтелә (Ы. Мельниковның (Мель- манның) «Редакция» исемле повесте, Э. Казакевичныц «Далада ике кеше» повесте, Ю. Яновский хикәяләре, кайбер шигырьләр). Партия матбугаты В. Катаевның «Совет власте өчен» романының җитди идея кимчелекләрен күрсәтеп үтте. Бүтән совет язучыларының әсәрләрендә дә җитди кимчелекләр очрый. Безнең теләсә нинди кимчелекләрне дә бетерү өчен сыналган һәм тикшерелгән коралыбыз бар — ул принципиаль большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть. Тәнкыйть булмаганда, теләсә нинди оешманың да черүе мөмкин, тәнкыйть булмаганда, теләсә нинди авыруның да организмга шул хәтле тирән үтеп керүе мөмкин, соңыннан аны дәвалавы да читен булачак. Тәнкыйтьтән башка алга барырга мөмкин түгел. Тәнкыйтьтән куркучы кеше — җирәнгеч куркак, андый кешене совет халкы хөрмәт итә алмый. Иҗади үсешнең үзгәрешсез шарты булып әдәби тормышның һәм әдәби теориянең иң мөһим мәсьәләләре буенча дискуссияләр оештыру тора. Язучыларга карата булган мөнәсәбәтләрнең нигезенә әшнәлек интересларын куючы әдәбият эшлек- леләрен ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең 1946 ел 14 август карарында бик каты тәнкыйть итте. «Халык һәм дәүләт интересларын, безнең яшьләргә дөрес тәрбия бирү интересларын әшнәлек мөнәсәбәтләренә корбан итә торган һәм тәнкыйтьне

 
томалый торган шушындый төр либерализм язучыларны шундый бер хәлгә алып килә ки, алар камилләшә барудан туктыйлар, халык алдында, ’ дәүләт алдында үзләренең җаваплы икәнлекләрен аңлауны җуялар, алга барудан туктыйлар». Совет әдәбияты һәм тәнкыйте алдында бик зур бурычлар тора. Тәнкыйтьнең бурычы — совет язучыла- рының эшенә йогынты ясауда, профессиональ мастерлыкны үзләштерүдә аларга ярдәм итүдә, аларны тормыш күренешләре эченә тирәнрәк керергә, чын-чыннан яңаны табарга өйрәтүдә, яңаның үсүенә һәм чәчәк атуына булышуда. Тәнкыйть художество әсәрләренең яхшы үрнәкләрен югары күтәрергә, һәм шул ук вакытта әдәбияттагы теләсә нинди төстә чагылган политикадан читләшкәнлек, идеясезлек күренешләрен рәхимсез рәвештә фаш итәргә, язучыларга аларның хаталарын һәм ул хаталарны төзәтү юлларын күрсәтергә тиеш. Совет кешеләрен идея ягыннан зарарлы әсәрләрдән аралау — тәнкыйтьчеләрнең изге бурычы' булып тора. Совет матбугаты безнең тәнкыйтьнең артта калуын күп мәртәбәләр күрсәтеп узды. Ләкин яхшы якка таба җитди үзгәреш хәзергәчә күренгәне юк әле. «Литературная газета»да һәм әдәби-худо- жество журналларында язучыларга иҗат эшләрендә җитди булышлык күрсәтә алырлык һәм иң яхшы мас- терл арыбызның иҗат үзенчәлеген укучыларга аңлата алырлык мәкаләләр һаман да әле бик аз басылалар. Бездә әле таныштыру характерындагы, әсәрнең сюжетын сөйләп чыгучы һәм авторның кайбер кимчелекләрен һәм вак-төяк хаталарын күрсәтүче мәкаләләр күбрәк урнаштырыла. Безнең тәнкыйтьчеләр мастерлык мәсьәләсе турында күп сөйлиләр, ләкин бу мәсьәләнең хәзергәчә җитди рәвештә эшләнгәне юк. Профессиональ әдәби тәнкыйтьнең кайбер художество әсәрләренең зур хаталарын ачып күрсәтә алмавы очраклы хәлмени? Мәгълүм ки, Катаевның «Совет власте өчен» романы профессиональ тәнкыйтьчеләр тарафыннан макталып каршы алынды. Язучы Бубсннов «Правда» битләрендә эчтәлекле мәкалә белән чыкты. Бу мәкаләсендә ул романный, идея һәм художество үзенчәлекләренә анализ ясау нигезендә, профессиональ тәнкыйтьчеләр күрә алмаган җитди 
кимчелекләрне ачып бирде. Шул уңайдан бер сорау туа: ни өчен совет язучылары тәнкыйть һәм теоретик мәкаләләр" белән матбугатта чыгыш ясамыйлар? Совет әдәбиятының һәм тәнкыйтенең үсеш мәсьәләләре буенча уңышлы чыгышлары белән аларның кайсы гына мактана ала икән? Безнең әдәбият алдына көн саен яңадан-яна таләпләр куела. Коммунизмга тизрәк бару өчен көрәштә мөһим коралларның берсе булган әдәбият партиябезнең һәм хөкүмәтебезнең өзлексез кайгыртулары аркасында, иптәш Сталинның даһи җитәкчелеге аркасында үсә һәм камилләшә бара. Соңгы биш ел эчендә басылып чыккан матур әдәбият әсәрләренең исемнәрен санап чыгу гына да, бу еллар эчендә тикшерелгән әдәбият белеме проблемаларын санап чыгу гына да никадәр зур эшнең инде эшләнгәнлеген, сүз художникларының тагын да үсүләре өчен юлларның никадәр киң рәвештә чистартылганлыгын күрсәтәләр. Партия безнең кешеләрнең рухи баклыгы, материаль байлыклар кебек үк, зур әһәмияткә ия икәнлеген күрсәтә. Коммунизм даны өчен бу рухи байлыкның муллыгын тагын да арттыру — һәр совет язучысының һәм әдәбиятчысының мактаулы бурычы. «Большевик» журналы, № 14, 1951 ел