Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘХМҮТ ХӨСӘЕН ШИГЫРЬЛӘРЕ


 Мәхмүт Хөсәен актуаль темаларга язуы һәм күп язуы белән башкалардан аерылып тора. Кыска гына вакыт эчендә ул дүрт җыентык чыгарып өлгерде. Менә безнең алда аның соңгы китабы «Ак күгәрчен» Бу җыентык буенча инде яшь шагыйрьнең иҗатына карата җитди фикерләр әйтергә мөмкин. Китапның беренче битендә дөнья халыкларына манифесттан китерелгән эпиграф- җыентыкның төп идея юнәлешен билгели: «Тынычлыкны көтеп ятмыйлар, тынычлыкны яулап алалар». Менә шуңа күрә дә яшь шагыйрь каләм көче белән көрәшкә күтәрелә, барлык яшьләрне, бөтен дөнья студентларын берләшергә чакыра, ялган демократия флагы астына яшеренгән фашистик Америкада негрның ачы язмышын сурәтли, авыр сугышларда җиңеп чыгып, 
1 «Ак күгәрчен». Татгосиздат басмасы. 1951 ел. 136 бит. Бәясе 2 с. 15 т. яңача тормыш кора башлаган кытай дусларыбызны һәм үзенең бәй- сезлеге өчен көрәшүче героик Корея халкын тәбрикли. Тынычлыкны яклауга багышланган шигырьләрдән көрәш рухы бөркеп тора, декларатив ялангачлыктан котылган чакта авторның сүзе гади һәм көчле яңгырый: 
Шатлыгы зур илнең! 
Океан тирәнлеге Бу шатлыкны җитмәс үлчәргә; Демократик Кытай безнең сафта, — Бу — зур тетрәү кара көчләргә! («Кытайда таң».) Яшьлек атлый колоннада безнең, Безнең колоннада яз атлый, Яз бирүче даһи Сталин исмен Миллион телләр бүген кабатлый. («Яз бәйрәме»). Автор үзәк вакыйгаларны тота һәм аңа дөрес бәя бирә белә. Тынычлык байрагы Советлар Союзы кулында. Бу фикер — җыентыкмын
115 
 
 
буеннаи-буена сузыла. «Совет сакчысы», «Совет танкысы», «Артиллерист җыры» кебек шигырьләрдә дә М. Хөсәен үзенең сурәтләү объектын дөрес алган. Биредә үзәк урында техника түгел, ә техника белән идарә итүче кыю артиллеристлар, танкистлар — гади совет солдатлары. Совет армиясе тормыш сүнгән җиргә яшәү алып килүче итеп күрсәтелгән. М. Хөсәен тынычлык өчен көрәш яктылыгында совет халкының төзү эшен сурәтли. Бу темага язылган шигырьләр тынычлыкны яклау белән органик бәйләнгәннәр. Америка империалистлары, котырынып, яңа сугышка хәзерләнгән вакытта, тынычлык байрагын йөртүче совет халкы гаҗәеп зур төзү эшләре алып бара: гигант ГЭСлар төзи, кыр ышыклау урман полосалары утырта. Яңа хезмәт яңа кешеләр тудыра, халыкның иҗади сәләтен яңа баскычка күтәрә. М. Хөсәен боларның барысы турында язарга омтыла. Тыныч төзелеш темасына' язылган шигырьләрдә төрле-төрле профессия кешеләре чагылып үтә: һөнәр мәктәбен күптән түгел генә тәмамлаган токарь егет, әле генә сменадан кайткан новатор кыз, колхоз чабаны, студентка, укучы бала... Ләкин мәсьәлә шагыйрьнең кешеләрне күп күрсәтүендә түгел. Ул үзе сурәтләгән тормышның эченә никадәр тирән үтеп кергән, шигырьләрендә М. Хөсәенгә генә хас үзенчәлек, поэтик сиземләү ничек тора, менә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк. Кызганычка каршы, М. Хөсәен шигырьләрендә нәкъ менә шушы нәрсәләр җитешми. Алда әйткәнебезчә, М. Хөсәен күп яза, аның шигырьләре турында да күп язалар. «Ак күгәрчен» китабына карата быел ике рецензия чыкты инде. Бу бик табигый. Матур-матур шигырьләр һәм җыр текстлары бирә алган, иҗат мөмкинлеге зур булган яшь иптәшнең җиңел кулдан язарга күнегепҗитүе, шуның аркасында үзе дә сизмичә халтурага таба баруы иптәшләрне бик нык борчый. Салих Баттал быел «Кызыл Татарстан» газетасында бастырган рецензиясендә «буталчык уйларның буталчык сүзләр булып тууы, йөрәктән чыкмаган сүзләрнең укучы йөрәгендә урын алмаулары» турында яза. Ни өчен авторның уйлары буталчык, ни өчен йөрәк сүзен 52 мәртәбә кулланса да бу җыентыкка кергән күп кенә шигырьләр йөрәк җылысы белән язылмаганнар һәм укучыны дулкынландырмыйлар? 
Күп мәртәбәләр әйтелгән булса да, ачы хакыйкатьне кабат әйтергә туры килә. М. Хөсәен катлаулы социалистик чынбарлыкны өйрәнми, инде кешеләрнең ихтыяҗларына әйләнеп бара торган хезмәтне, хезмәт процессында туган каршылыкларны җиңеп үсә торган кешеләрне өйрәнми. Тыныч төзелеш темасына багышланган шигырьләрендә материалны тормышның үзеннән алмыйча, китаптан, газетадан укып, ишеткәннәрдән чыгып язганга күрә дә. ул хезмәтнең я нәтиҗәсен генә күрсәтә («Токарь бүләге»), яки әдәби әсәр өчен иң кирәкле нәрсә — күрсәтеп бирү урынына дәртле, көчле, матур, ямьле сүзләрен сибә башлый, үзен-үзе кабатлый, гомумиләштермәгән фотографик снимоклар бирә, стандарт кешеләр китереп кертә. Соңгысы бигрәк тә «Халык тавышы» шигыре өчен характерлы. Завод цехында эшчеләр митингка җыелганнар. Сайлаулар алды. Парторг сүз ала. Тоташ декларациядән торган аның сөйләвендә җанлылык таг җылылык та юк. Шул ук рәвештә яшь эшче Кәбир сөйли, эшче хатын- кызлардан Мәрьям сөйли, эшче карт Иван Савельич сөйли... Тагын да әле бик күпкә сузарга мөмкин булган бу исемлектәге кешеләр барысы да коры тел белән, автор ябыштырып куйган тел белән сөйлиләр. Бу шигырьдә кешеләрнең эчке дөньялары ачылмый, исемнәр тыгызлап тутырылган булса да, биредә образ юк. Бу бары рифмага салынган җыелыш протоколы. Ак каенның алтын яфракларын Нурга бизәп, алсу таң ата; Таң тынлыгын бозып, Ташлы юлдан Җитез тройка чаба уйнаклап. кебек оста язылган юллар белән башланып киткән «Пушкин Казанда» шигырендә дә М. Хөсәен Пуш
116 
 
 
кинның Казан аркылы үтү хәрәкәтен генә тота алган, бөек шагыйрьнең рухи байлыгы күрсәтелмәгән. Шуңа күрә дә шигырьнең азагындагы Пушкин ӘЙТКӘН: «Ышан иптәш: безне үзенә тарткан Бәхет таңы балкып туар ул...* сүзләре шигырьнең эчке төзелешеннән органик үсеп чыкмыйлар, алар бары ябыштырылып кына куелганнар. Эш шунда: М. Хөсәен материалның эченә үтеп кермәгән, ашык- пошык эшләнгән шигырен газетаның юбилей номерына бирергә ашыккан. Актуальлек исәбенә художество эшләнешенә зыян килә икән, мондый шигырьләрнең иҗади үсү өчен файдасы аз. Бу шигырьнең шул килеш җыентыкка кертелүе белән бигрәк тә килешеп булмый. М. Хөсәеннең тормышны белгән өлкәләре дә бар. Ул Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр алгы сызыкта ут эчендә булган кеше. Ләкин ул Бөек Ватан сугышының безнең иҗтимагый строебызга, дәүләт строена сынау мәктәбе булуын, социалистик стройның теләсә нинди обстановкада да яшәргә сәләтле икәнен, совет халкының бердәмлеген, корыч ихтыярын, поэтик образ аша, типиклаштырып, бирә алдымы?» 'Юк. бирә алмады. Чөнки М. Хөсәен эзләнми, җитәрлек уйланмый. Ул бары темадан темага сикерә. М. Хөсәен — студент. Аңа студентлар темасыннан да якын нинди тема бар?! Әдәбиятта әле аз яктыртылган бу темага нинди матур әсәрләр тудырырга мөмкин: фәнни проблемаларны чишүгә багышланган диспутлар, фәнни конференцияләр, үзешчәнлек түгәрәкләре, спорт ярышлары — ничаклы материал. Партия һәм хөкүмәт студентларның һәрьяклап үсешен тәэмин итү өчен никадәр көч куя. Бу өлкәдә комсомол, профсоюз оешмалары эшлиләр. Студентларның кечкенә генә үсеше өчен дә куанып яши торган таләпчән укытучылар, фәнни эшчеләр, профессорлар эшлиләр. Совет вузларында төрле милләт вәкилләре укыйлар. Ел саен ун меңләгән яна белгечләр, көр күңелле, иҗади эшкә, атлыгып торган, авырлыклардан курыкмаучы югары квалификацияле белгечләр, — коммунизм төзүчеләр хәзерләнә. М. Хөсәеннең студентлар темасына багышланган шигырьләрендә без моны күрәбезме? Юк. Ул 
студентканың иңенә сумка асып университетка килүен, яки агач күләгәсендә дәрес хәзерләвең күрсәтүдән ары китә алмый. Болар бит бары тышкы күренешләр. Ә студентның эчке дөньясы кая, образы кая? Халыклар дуслыгы нигә ч а гы л дыр ы л м ы й ? Иң мөһиме — өзлексез тормышны өйрәнү. Эчтәлектән башка, тормыш материалыннан башка, әсәрнең ху- дожестволылыгыи күз алдына китерү мөмкин түгел. Художество әсәре өчен, образ тудыру өчен мөһим мәсьәләләрнең икенчесе — өйрәнгән материалыңнан, тормыш материалыннан файдалана белү, кирәклесен сайлап ала белү, әдәби алымнар, мастерлык мәсьәләсе. Бу өлкәдә дә М. Хөсәен бик акрын үсә. Дөрес, рифма, ритм ягын М. Хөсәен шактый шома эшли, аның шигырьләре җиңел укылалар. Ләкин художестволылыкны яңа рифмалар табу, эчке рифма белән язу, басымнарны дөрес саклау дип кенә аңлау зур хата булыр иде. Материалның характерына карап, һәрбер шигырьнең үзенең аһәңе, үзенең яңгырашы була, аны башка шигырьләрдән аера торган йөзе була. М. Хөсәеннең үз шигырьләре — «Кызыма», «йолдызыма», «Туган як», «Салих Сәйдәшевкә», «Калкулыкта яшел имән», «Ак күгәрчен», «Алмагачлар», «Комсомол билеты» моны раслап торалар. Ләкин бу һәрвакытта да сакланмый, М. Хөсәен шигырьләренең күбесендә шигырьнең аһәңенә туры килми торган чит юллар күп була. БерниЧә мисал: Чү, шаулама — тик тор, Укый диктор Безгә ТЛССпың соңгы хәбәрен: — Гоминдаичы самолетлар кичә Бомбалаган Шанхай шәһәрен... «Шаярмагыз ут белән!» шигыре— политик декламация — шундый юл
117 
 
 
лар белән башлана. Агрессорларга каршы нәфрәтләнеп язылган бу шигырьнең. беренче юлы белән ничек тә килешеп булмый. Бу юл шигырьнең җитди тонын боза. Укый диктор Безгә ТАССның соңгы хәбәрен: — Гоминданчы самолётлар кичә Бомбалагаи Шанхай шәһәрен... Күрәбез, беренче юл артык. Ул бары тик эчке рифма өчен кирәк булган (тик тор — диктор). М. Хөсәеннең башка шигырьләрендә дә автор ябыштырып куйган чит юллар күп. Менә «Банат» шигыре: 
«Төн уртасы. Чал Днепр йоклый. Тик йокламый сизгер солдатлар». Днепрны кичү өчен приказ бирелә. Иптәшләре белән бергә Банат понтонга урнаша. Эссе, бөркү һава— тын кыса. Өстәвенә «каһәр немец» ракеталар белән күкне яктырта. Шушы обстановкада Банатның үз-үзен тотышы ничек булырга тиеш? Без бөтенләй көтелмәгән юллар укыйбыз: Көлемсерәп куя, — Бит алсуы Бер куерып китә, бер бетә... Лй, шул тыйнак назлы кыланышы Әллә нишләп җанны эретә. Бу юллар шигырьнең табигый агышын бозалар, әле генә бирелгән обстановкада комсомолка Банатның шушындый назлы кыланышын күз алдына китереп булмый. Ясалма юллар бу, авторның уйдырмасы бу. М. Хөсәен шигырьләрендә күп вакыт образ бөтен булып чыкмый. «Ленин байрагы» шигырендә «байрак» образы алына. Шигырьнең баштагы өлешендә Ленин байрагы символ итеп бирелә, ягъни Ленинның эше яши, Ленин күтәргән байрак астында халыклар яңа җиңүләргә баралар. Шушы идеяне алга таба үстерергә кирәк иде. Ләкин М. Хөсәен шш ырьнең композициясен төзи белмәү аркасында гомуми бе- йән конкретны бутый, байракның тышкы күренешен сурәтләүгә керен китә, шунын аркасында алдагы образ— символик образ югала. Байрак — таң; байрак — гел алга омтылган ил; байрак — даһилар даһие Ленин; Ленин байрагына карата М. Хөсәен тезгәй мондый билгеләмәләр дә 
образны үстермиләр. Безнең карашка, М. Хөсәен шушы билгеләмәләрнең берсен генә алыш мәсәлән, Ленин байрагының таң икәнен (Ленин күтәргән байракның халыкларга азатлык таңы китерүен) калку итеп күрсәтеп бирсә, образ бөтен булып чыгар иде, тулырак ачылыр иде. «Ак күгәрчен» җыентыгы М. Хөсәеннең әле тел өстендә җитәрлек эшләмәвен күрсәтеп тора. Татар теленең нечкә оттенокларын тотып эш игә белү, синонимнар табу ягыннан караганда аның теле ярлы әле. Бер үк сүзләр (саф, яшь, матур, ямьле, ялкынлы, йөрәк, таң, нур, намус һ. б.) бик күп мәртәбәләр кабатланалар^ Бу сүзләрнең кабатлануы исә шигырьдәге образларны да ярлыландыра, чөнки бер үк сүз бер үк төшенчә алып килә. Бу инде шагыйрьнең таптануы, үзен-үзе кабатлавы дигән сүз. М. Хөсәен «яшь» сүзен барлык әйберләргә карата куллана һәм чама хисен югалта (яшь юкә, яшь кыз, яшь көчләр, яшь буын, яшь солдат, яшь килен... хәтта яшь бәбкә. Бәбкәнең карты да буламы икәнни?!). Сүзне үз урынына куймау яки дөрес кулланмау мәгънәне буташтыра яки бозуга китерә. Менә бер мисал: «Пекин җыр шаулата, — «Җиңү безнең якта! Рәхмәт, Сталин! Рәхмәт, рус халкы!» һәр кытайның күңеленә якын Советларның бердәм, дус халкы. («Кытайда таң».) Соңгы юлдагы бердәм һәм дус сүзләре үз урыннарында түгел, шуңа күрә мәгънә бутала: соңгы ике юл «рус халкы» билгеләмәсеме — әллә «Советларның бердәм дус халкы» төшенчәсе белән автор яңа мәгънә бирәме — бөтен совет халкын күз алдына китерәме? Әгәр бөтен совет халкын күз алдында тотып я-за икән, бу җөмләне «бердәм, дус совет халкы» формасында бирү кирәк иде. 
118 
 
 
«Казан» шигырендә автор «Казан матур. Казан бит нур, Казан бпк зур! — ди идем. дип яза. Бу юллар — эчке рифма белән мавыгу нәтиҗәсендә килеп чыккан суз уйнату. Язучы катлаулы фикерләрне гади формада образлы итеп бирә икән, бу — аның мактаулы ягы. Бу яктан караганда «Юлбашчыга» шигырендәге: Илһамлы Саф йөрәк ялкынын Тапкырлап көченә акылның Арттыра ул дәртен, гайрәтен, Иҗади сәләтен халкымның, — юлларын мактап булмый. Тоташ абстрактлык. Бу юлларның мәгънәсен аңлавы бик авыр. Гомумән, М. Хөсәен шигырьләрендә гадилек җитешми. Купшы сүзләр, җөмләләрне чәчәкләү (якты нурлы киңлек; байракта кояш балкыту, күңелдә бәхет нуры; омтылыш, көч, гайрәт, зур өмет, мәхәббәт шул изге билетка тупланган; миңа яшәү биргән сулыш— тыным һ. б., һ. б.)—бу образлы сөйләү түгел, бу мәгънәне томалау гына. 
Нәтиҗә ясап, шуны әйтергә мөмкин: Мәхмүт Хөсәен иҗатында җи- тешсезлекләр күп һәм алар җитдиләр. 
Тормышны өйрәнми, дулкынланмый язганда, рифмалар никадәр төзек булмасын, ялтыравык сүзләр никадәр күп булмасын, ниһаять, тема никадәр актуаль булмасын, яхшы шигырь тумый, образ тумый. Сүз сүз булып кына кала. М. Хөсәеннең күпчелек шигырьләренә карата моны шикләнми әйтергә мөмкин. Нигездә уңышлы булган шигырьләрнең дә художество эшләнешендә җи- тешсезлекләр күп. Менә шуңа күрә дә байтак еллар шигырь язуына карамастан, Мәхмүт Хөсәеннең ныгыган үз тавышы юк. «Ак күгәрчен» җыентыгында без зур үсеш күрмәдек. «Сүнмәс яшьлектә әле ДА. Хөсәеннең үзенчәлеге күбрәк кебек тоела. «Язучыларның иҗади уңышларының нигезе — тормыш хакыйкатен, коммунизм төзүче совет кешесенен югары сыйфатларын, аның данлыклы эшләрен, безнең гүзәл, иҗади эш белән кайнап яши торган сталинчыл бөек эпохабызны бөтен тирәнлеге белән художестволы итеп күрсәтеп бирүдә» («Правда» газетасы, 25 июль 1951 ел). М. Хөсәен моннан үзенә тиешле нәтиҗә ясар, иҗатында булган җитди кимчелекләрне бетерү өстендә көчен кызганмыйча эшләр дип ышанабыз.