Логотип Казан Утлары
Пьеса

ЮЛЛАР 


Пьеса өч пәрдәдә, алты күренештә 
КАТНАШУЧЫЛАР: Харис Закиров — институтны яңа гына бетереп төзелешкә килгән егет. Фәттах Галиев — төзелеш участогында өлкән инженер-майор. Зәйнәп Алмаева — инженер-техник. В а-с и лий Петрович Карташёв — төзелешнең баш инженеры—подполковник. Мария Ивановна Мошкова — геолог. Гатаулла Сафин — умартачы, Харисның бабасы. Надирә Кадыйрова — бригадир. Екатерина Михайловна Кузьмина (Катя)—экскаватор машинисты. Мәүләветдин Хафизов — колхоз председателе. Эшчеләр, колхозчылар һәм хезмәткәрләр. Вакыйга хәзерге көннәрдә, тимер юл тармагы төзелешендә бара. 
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ I КҮРЕНЕШ 
Разъезд артындагы чокырлык урын. Артта тимер юл борылышы, семафор. Аста өем-өем ташлар янында җимерек танк аунап ята. Көн авышып, кояш баер вакыт. Пәрдә ачылыр алдыннан, артта поездның кычкырып узып киткән тавышы ишетелә. Пәрдә ачыла: арткы фонда семафорның ябылуы—яшел утның кызылга әйләнүе күренә. Танк өстендәге Катя узып киткән поездга косынкасын болгап тора. Ул ачык төстәге кофта, чуар киң юбкадан, аягында кыска кунычлы спаи итекләр; чәчләре аксыл сары, гәүдәгә артык олы түгел, йомры гына, чая гына рус кызы. Катя. Бәхетле юл, иптәшләр! Артта мотоцикл килеп туктаган тавыш. Кулына кыр чәчәкләреннән букет тоткан Фәттах ашыгып килеп керә. Ул тәбәнәк, юантык гәүдәле. Өстендә китель. Күзлектән. Фәттах. Әллә соңга калдым инде... Исәнмесез! Катя. Исәнмесез! Әйе, инженер-майор иптәш, киңәшмәдән таралалар... Фәттах. Юк ла! Анысы вак мәсьәлә... Поездны әйтәм... Казаннан... Катя. Ул да яңа гына китте. Фәттах (кулындагы букетын җиргә ташлап). Булмады! Катя (танк өстеннән сикереп төшеп). Ой! Нигә ташлыйсыз? (Букетны алмакчы була.) Фәттах (ул алганчы, эләктереп). Ашыкмагыз! Син, сеңелкәш, биредә булсаң, минем машинага күз салып тор әле. Катя. Була, иптәш инженер-майор! Тик шартым бар, кайтканда, мине дә үзегез белән алып кайтырсыз. китГ)ӘТТаХ> Көткән кешем имәгән булса, карарбыз, (йөгереп чыгып  
32 
 
Катя. Кунагыгыз килсә, люлькага, мин артка утырып кайтырмын (Танк эченә төшеп китеп, аннан бер поршень алып чыга.) Немец техникасының безнекеннән аермасы нидә икән? Ай-яй! Моны авылга кадәр күтәреп кайтасы булсаң... (Алып чыгып китә дә буш кул әйләнеп керә.) Люльканың аяк очына ук салдым. Күрмәс әле. Кунагы аягын җыя тетебрәк утырыр. (Кулына ачкыч тотып, яңадан танк эченә төшеп китә.) Аркасына рюкзак аскан, кулына чемодан тоткан, олы гәүдәле, кара чәчле, кара күзле Харис килеп керә. Ул погоннары алынган лейтенант кителеннән. Тирә-ягыы карана да, җитез генә ташлар өстенә менеп китә. Харис. ’Юк... ат та, машина да күренми... Әйдә, Харис, атла’ Йөрмәгән юлың, күрмәгән җирең түгел! (Танк өстенә сикереп менә дә. янына асылган футлярыннан бинокль чыгарып карый.) «Тау башына салынгандыр безнең авыл, Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм, Шуңа күрә сөям, җаным-тәнем белән». Эх, Тукай абый! Хәзер күрсәң иде син безнең авылларны! Әнә Аккул! Әнә умарталык! Әнә мин киткән елны буылган буа! Кайттым, дәү эта, кайттым... Чү! Бу тимер юл тармагын авылга таба сузарга чамалыйлар түгелме соң? Юк ла! Разведка гына ич ул. Әнә ич, Мәмәт тавында да бораулау эшләре бара... Танк эченнән тимер-томырлар күтәргән Катя чыга да Харисның аяк очына ук утыра. Харис (Катяны кинәт күреп). Сез... ничек?.. Каян? Исәнмесез! Катя. Исәнмесез! Курыкмагыз. Мин биредән. Харис. Биредән? Әһә! Әйе, бу утильләрне күптән Уралга, эретергә озату кирәк иде. Домналарга... Катя. И-и-и! Элек күрсәгез иде сез аларның күплеген! Сталинградтан китерделәр дә аудардылар, китерделәр дә... Сез, кая? Харис. Менә Аккүлгә кайтасы иде дә... Юлдаш күренми. Катя. Әнә мотоцикл. Хуҗасы кемнедер каршы алырга станциягә менеп китте. Әллә сезне микән? X а р ис. Ниндирәк кеше? Катя. Юанрак кына... инженер-майор. Харис (чемоданны куеп, рюкзагын салып). Мин карап килим әле Катя. Барыгыз, бар! Харис чыгып китә. Аккүлгә, ди. Кем булыр икән соң бу? Фәттах килеп керә дә поршеньны һәм кулындагы букетны ыргытып бәрә. Фәттах. Нәрсә син, акыллым! Әллә мине утиль ташучы дип белдекме? Катя (букетны җирдән алып). Чәчәкләр... Фәттах. Сез оялмассыз, менә бу гравийларны да ташырга кушарсыз. Нишләп урынына илтмиләр инде боларны? Катя. Ташырлар. «Чишмә»дән сигез ат, «Красная Заря»дан бишәү. Буденный колхозыннан дүрт ат, ике кеше бирделәр... Алып кайтмый сызмыни инде? Анда тагы бер лейтенант бар иде әле... Фәттах. Нәрсә, нәрсә? Катя. Менә чемоданнары... Фәтта х. О! Алайса, булмады. Вакыт юк! (Ашыгып чыгып китә.) Катя. Туктагыз инде, инженер-майор иптәш!.. (Чыга.) Харис керә. Артта мотоциклның хәрәкәткә килүе һәм кузгалып китү тавышы ишетелә.
з. .с. ә.- № 7. 33 
 
Харис. Фәттах димме үзен! (Бинокльдән карап.) Шул лабаса! Эх, дускай... Катя әйләнеп керә, бер кулында букет. 
Катя. Ярар, ярар! Көткән кызы килмәгән, ахры... Ачуыннан букетын да ташлаган... Хо! Мотоциклы бар, имеш! Харис. Юкка үпкәлисез аңа! Катя. Бер үзе генә китте ич. Ни буладыр инде бергәләп кайтсак? Шундый инде ул... Харис. Җаваплы эшченең үз принциплары була... Катя. Нишләргә инде? Җәяү кайтсаң, ай-ай, моның белән... Харис. Ташлагыз! Катя. Кирәк шул ул миңа. Әни дә әйтә: «Кыз башың белән тимер- томырга гашыйк булмасаң...», ди. Харис. Сезнең профессиягез нинди соң? Катя. Слесарь да, токарь да, механик та... ФЗӨ бетердем... Но, теләгем — филгә хуҗа булуда! X а р и с. Ничек филгә? Катя. Юл төзелеше хуҗасына баш булуда. Күптән мин аның башын борып йөрткән булыр идем инде... Но, ул майор Галиевне! Харис. Гафу итегез. Иптәш Галиевнең башынмы? (Көлә.) Катя. ’Юк ла! Экскаваторның! Василий Петровичка рәхмәт, сүзне тыңлады. Өйрәнчек итеп алдылар. Харис. Менә сез нинди кыз икәнсез! Әйбәт, әйбәт! Аккүлгә кайтсагыз, әйдәгез. Үзем күтәрешермен. Катя. Куегыз! Сезнең үз багажыгыз да... Харис. Юлда, юлдашың булса, беркайчан да авыр түгел! . Катя. Әйдәгез, булмаса, тәмәке тартып алыгыз! Харис. Тартмыйм шул. Катя. Бирегә начальниклар киңәшмәгә килгәннәр иде дә... Дрезинага утырып кайтыр идек. Менә, таш төяргә дә килерләр... Харис. Ой, сагындым авылымны... бер минут торыр хәлем юк. Ярый, хушыгыз, мин атлый торыйм. Катя. Ни өчен «хушыгыз»? Күрешкәнгә хәтле, диегез! X а р и с. Ярый, сезнеңчә булсын, «күрешкәнгә хәтле», сау булыгыз! (Чыгып китә.) Катя. О! Нигә китмәдем инде үзе белән?.. Артта Харис җыры. Нинди зур куаныч, юаныч Илеңә яңадан кайтуы!.. Туган җир! Мин бире туган ич! Сөенеч — юлларның артуы... Бу туры, бу иркен юллардан, Шатланып, сикереп йөрдем мин; Балачак вакыттан, зурлардан Барачак юлларны белдем мин! (Бирелеп тыңлый.) Татарча... Ә «илемне яратам» дип җырлавы ничек аңлашыла... Алъяпкычын кайтарып биленә кыстырган, куллары яшелгә буялган Надирә йөгереп керә дә җыр тыңлауга бирелеп оеп кала. Ул зифа буйлы, мөлаем чырайлы, сызылып киткән кара кашлы һәм өтеп ала торган карашлы. Яулыгы артка кайтарылып бәйләнгән, йөзе кояшка янган, калын, озын толымнары аз гына хәрәкәттә дә чайкалалар. Аның өстендә спай тегелгән эш күлмәге. Ы а д и р ә. Катюша, бәгырем! Кем иде ул? Катя. Бөркет, Наденька!
34 
 
Надирә. Кая кайта икән? Катя. Безгә — Аккүлгә, диде. Надирә. Исемен белмәдеңме? Катя. Исеме нигә? Үзе, үзе... гомереңә юлдаш итәрлек! Үз багажы естенә минем утильләрне дә күтәрмәкче. Менә, мистер Эттли күрсен! СССР да демобилизация үткәрелмәгән дип бәйләнә. Надирә. Эт теленең эше шул, өрми тора белми ул! Мине, Катя, бригадамның комсоргы итеп сайладылар. Без барлык район комсомо- лецларын төзелештә эшләргә чакырып хат яздык. Катя. О! Менә монысы өчен мактыйм үзеңне! Надирә. Әйдә, теге егетне куып җитәбез. Без утап бетердек инде. Катя (поршеньны күрсәтеп). Моны күтәргән килеш ничек чапмак кирәк? Надирә. Әйдә алайса кызлар янына. Алар чишмәдә чапырдашалар. 'Юыныйк та, бергә-бергә кайтырбыз. Катя. Но лейтенанты, лейтенант кына түгел иде... Надирә. Капитан, майор түгелме тагы! Катя (поршеньны яшереп). Шушында яшерсәм, торырмы икән? Надирә. Әй, җаным, кемгә кирәк нәрсә соң ул? Катя. Әйдә, юыныйк. Хәзер начальниклар да чыгарлар. Может, дрезинага безне дә утыртып кайтырлар әле. Надирә, һий! Без барыбыз да ничек сыярбыз анда? Катя. Сыярбыз, курыкма! (йөгереп чыгып китәләр.) 
Насыпь өстендә Карташёв белән Мошкова күренә. Карташёв шактый олы яшьләрдәге кеше, җәйге ак кительдән. Мошкованыц өстендә костюм, чал кергән чәчләрен бик пөхтә итеп өйгән. 
Карташёв. Биредәге эшләр — безгә зур сынау. Безнең коллективның Куйбышев гидроузелына китәчәге, безгә чиктән тыш зур бурычлар йөкли, без юлны билгеләнгән сроклардан бик күп алдан төзеп бетерергә тиешле. Мошкова. Әйе, алдыбызда иң кыен ике мәсьәлә тора. Ничек кенә булмасын, эшчеләр санын арттырырга, ничек кенә булмасын, юлны кыскарту җаен табарга. Карташёв. Эшчеләр санын арттыру турында сөйләү мөмкин дә түгел. Каян, каян аласың аларны? Ә юлны кыскарту җаен... Моны бөтен кискенлеге белән куярга!.. Мошкова. Галиев үз проектын идеальный дип саный, аз гына да үзгәртүләр кертергә уйламый. Сез дә артык узындырасыз үзен. Карташёв. Беркөнге семинарга җибәрмәүдә мин гаепле. Эшнец шундый чагы иде. Ләкин проекты нигездә яхшы. Мошкова. Бүген киңәшмәгә дә килмәде... Сезгә таяна ул. Халык фикеренә колак салмый. Сез бу эшегез белән миңа гына түгел, үз эшегезгә дә зарар итәсез, Василий Петрович. Карташёв. Дөрес! Ләкин ул тырыша... Булдырыр... Мошкова. Партия укуларын бернинди сәбәпләр белән дә калдырырга ярамый! (Катяның килүен күреп.) Әнә, мастер Галиуллинның котын алучы килә. Катя керә. Мин инде сине кайтып киткән дип торам. Катя. Китмәкче идем дә, менә нәрсә таптым. Карташёв (поршеньны карап). Танктан алдыңмы? Катя. Мин станция начальнигыннан рөхсәт сорадым, Василий Петрович. Карташёв. Анысы шулайдыр. Өйрәнер өчен бездә юньлерәкнәр- сәләр дә бетмәгән.  
з» 35 
 
Катя. Мин бит аны теләсәм ни кыландырам. Минем хәзер өйдә үз станогым бар. Карташёв. Анысы яхшы. Кирәкле материалларны үзебездән сора. Бирерләр. Ләкин мастер Галиуллинны алай куркытма! Катя. Нишлим сон. мин? Мин эшне ике кат тизләтергә, калынрак итеп кырдырырга гына уйлаган идем. Мошкова. Станокны эштән чыгарсаң, нишләрсең? Катя. Курыкмасын. Бернәрсә дә булмас. Турысын гына әйткәндә, мин күптән шулай эшлим инде. Галиуллин аны өченче көн генә сизде. Карташёв. Менә син ничек! Катя. Менә карагыз. Мин поршеньны ничек яңача эшлим. Без моңарчы арткы бабканы кулачкиларга кыстырып әйләндерәдер идек. Хәзер мин баш өлешне кыстырмыйча гына әйләндерәм. Шуңа күрә элек бер поршеньны алты сәгать эшләсәм, хәзер ике сәгатьтә өлгертәм. Карташёв. Анысы яхшы! Ләкин яңалыкны яшермиләр. Алымнарың дөрес икән, аны башкаларга да өйрәтергә кирәк. Ярар, менә көзгә кадәр мастерскойда эшлә дә, көзгә Москвага укырга китәрсең... Катя. Василий Петрович, минем бөтен теләгем экскаваторда эшләү. Сезнең белән Куйбышевка китү, аннан инде теге атлап йөри торган экскаваторда!.. Карташёв. Иң элек укырга кирәк, акыллым. Катя. Мин укуны читтән торып та булдырырмын. Мине тик үзегездән калдырмагыз, барыйм Куйбышевка, иптәш начальник! Карташёв. Ах, сезне! Анда бит бик, бик укымышлы кешеләр кирәк, осталар гына... Катя. Сүз бирәм, мин бик, бик оста булырмын! Карташёв. Ярар, ярар, күрербез. Катя. Надирә Кадыйрова үз бригадасы белән безнең төзелештә эшләргә сорый. Алар бөтен район комсомолецларын шушы эшкә чакырып хат язганнар. Карташёв. Менә, мондый инициатива безгә ошый! Катя. Ул кызларны үзебез белән бергә алып кайтыйкчы? Карташёв. Килсеннәр, әйдә! Катя. Кызлар, бире килегез! Надирә тавышы. Без хәзер! Бар да насыпька күтәреләләр. Артта кызлар килүе һәм дрезинаның килеп туктавы ишетелә. ПӘРДӘ. 
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ II КҮРЕНЕШ Инеш буе. Түрдәге калкулыкта читән белән әйләндереп алынган умарталык бакчасы. Инеш бу урында буага коя. Тар урынга киң генә басма салынган; аңа таба авыл ягыннан да, биредән дә сукмак сузылган. Уртада яңадан бер сукмак, ул бакча капкасына таба күтәрелгән. Алгы планда куаклык, буаның яр кырыйлары котырып үскән карлыган куаклары һәм кычытканнар белән капланган. Кошлар сайраган тавышлар ишетелә. Кояш чыгар вакыт. Харис яланаягына сандал кигән, чалбар балакларын сызганган хәлендә, яр кырыенда кармаклары белән маташа. Аны озынборыннар йөдәтәләр. Харис. Зинһар, бераз абзыйларча кыланыгыз инде, үзегез «энем, энем» дигән буласыз! Буаның, аръягында суга сикергән хаты н-к ы з тавышы ишетелә. Тапкан коенырга урын. Бу якка чыгамы инде? Зинһар, зинһар, бирегә йөзмәгез! Куркытасыз. Катя тавышы. Курыкмагыз, мин купальный костюмнан... Харис. Түгел лә... балыкларны куркытасыз.  
36 
 
Катя тавышы (якын). Ай, белмәдем... Гафу итегез. БУ буада балык юк. Юкка утырасыз. X а р и с. Зинһар, китегез! Я кармакка эләгерсез. Катя. У! Алам тиз генә эләктерә алырсыз микән? Йөзеп киткән тавышы ишетелә. X а р и с. Нинди яхшы эләгәдер иде, бөтен эшне бозды... (Кечкенә генә балык тартып чыгара.) Куаклар арасыннан чиләкләр күтәргән Надирә килеп чыга. Башта Харисны күрмичә, басмага су алырга бара. Аннан Харисны күргәч, янына йөгереп килә дә аның күзләрен каплап ала. Харис. Чүегез, чү! Кем бу? Надирә. Бел! Харис. Гафу итегез. Мин хәзер бу авылда берәүне дә белмим диярлек... Надирә. Юк! Сез белергә тиешле... Харис. Надирә, сеңелем! Надирә (аны кочаклап алырга хәзер тора, ләкин Харис күтәрелүгә тыелып кала). Харис абый! Исәнмесез... Харис. Исәнме, сеңелем! Исәнмесез... Надирә. Кайчан кайттыгыз? Харис. Кичә, кич... Надирә. Ай-яй! Нигә безгә төшмәдегез? Харис. Вакыт соң иде... Надирә. Бер дә сагынмагансыз икән. Ә без — әни белән: «Менә кайта, менә кайта!» — дип, үлә язып көттек. Әйдәгез, әйдә! Харис. Чү инде, сеңел! һич югында, кояш чыксын. Хәерниса апа йокысыннан да тормагандыр әле? Надирә. Торганыбызга — биш былтыр. Хәзер эшкә..: Чү! Ни кылануыгыз бу? X а р и с. Балык тотам ич! Надирә. Шушы кечкенәләрнеме? X а р и с. Бу инешне буып яхшы иткәнсез. Надирә. Сез киткән елны ук буган идек. Харис. Димәк, сигез ел үткән. Инде электростанция корып җибәрсәгез... Надирә. Планыбызда бар иде дә, тик бу буаны ерырга, умарталыкны күчерергә чамалыйлар әле... Харис. Кемнәр? Надирә. Биредән тимер юл сузылачак. Трассаның озынлыгы... Безнең колхозда да станция булачак. Урып-җыюга тикле без дә булышабыз. Харис. Анысын беләм. Мин үзем дә шул уңай белән кайттым. Иңбашына сөлге салган Катя, чәчен тарый-тарый, басмага килеп керә. Харис белән Надирәне күреп туктый. Харис. Син ничек... әй... сез ничек үскәнсез, Надирә. Сине дә, авылны да тануы да кыен... Нинди эштә? Надирә. Сез үзегез дә... Унынчыны бетердем... Хәзер бригадир. Катя. Ялт иткән лейтенант янында, өлгер кыз Наденька! Куркыттым, куркыттым, ахры, лейтенантны... Нишләп куркалар икән соң миннән? Әйдә, Катюша, кругом, марш! (Басмадан кире чыгып китә.) Харис. Миңа чиләгегезне генә биреп торыгыз әле, Надирә, буа астыннан вак балык тотып меним. Над и р ә. Нәрсәгә ул? Харис. Эре балык вак балыкка эләгә! Мин хәзер! (Кулына сачок алып, буа астына төшеп китә.)
37 
 
Надирә. Нинди олыгаеп кайткан. Ә үзе һаман да кече күңелле... Миңа, сез, дип эндәшә! Мин дә шулай дип йөрермен микәнни?.. Ник дерелди бу сап? (Тартып алмакчы була, кармак сабы сыгыла.) Әллә төпкә эләккән инде? Энекәем!.. Балык, ахрысы, бу! Үләм, үләм! Харис абый, җаныем!.. йөгереп Харис керә. Харис. Чү, чү! Җай белән генә... (Шактый зур азап белән, кылны бер җибәреп, бер тартып балыкны яр кырыена китерә дә, сачокны суга тыгып, аны эләктереп ала, яр кырыена ташлый.) Балык кычыткан арасына барып төшә. Надирә аның өстенә ташлана. Чәбәләнгән зур гына балыкны кочаклап алып килә. Надирә. Ой! Чәнчи, кадый бу мәхлук! Өстәвенә кулларымны кычыткан чакты... Харис. Ташла, ташла! (Надирәнең кулларыннан тотып.) Күрче, күрче ничек суелган! Килегез, зинһар, суга тыгыгыз! Бакча ишегендә Гатаулла картның мәһабәт йөзе күренә. Яшьләрне күрүгә елмая. Надирә белән Харис басмага йөгерәләр. Надирә кулын суга тыга. Надирә. Кулларыма ут капкандай... Бу суелганнары кычыткан чакканныкы түгел, Харис абый. Былтыр, колхозларыбыз берләшкәч, яңа участокны эшкәртеп чәчкән идек тә, бу арада шуны утыйбыз. Юк, юк! Башка җирләребез андый чүпле түгел! Гатаулла (мәгънәле итеп). Алай... алай икән!.. (Бакчага менеп китә.) Харис. Алабуганың иң карты! Чиләгемә керде диярсез. Хәерниса анага менгезеп бирегез үзен! Харис абый күчтәнәче, диегез. Надирә. Әйдәгез, әйдә! Үз сыегыз белән үзегезне кунак итәрбез. X а р и с. Кичкә, сеңел, кичкә! Надирә. Ярый, алайса! Кичкә хәзерләнеп көтәрбез. (Чиләгенә су алып менеп китә.) Харис. Надирә дә унынчыны бетергән... (Папирос чыгарып.) Тартмам дигән идем, ләкин бу зәһәрле борыннарны төтәтмичә булмас! (Тарта. Күк йөзенә карый.) Кояш чыга... Яңа, ямьле көн туа! Димәк, минем дәү әти дә йокысыннан торган. Аның турында халык: «Гатаулла карт, гомерендә үз өстенә кояш чыгарган кеше түгел» дип сөйли иде... Хәзер картайган, күрәсең. Юк, торган. Төшеп килә... Киң күлмәк җиңнәрен бәйли-бәйли Гатаулла карт килеп чыга. Битлек кигән, ятьмәсе артка ташланган, киң кырыйлы киез эшләпә. Ап-ак көрәк сакаллы, эре сөякле карт. Бер кулына төтәткеч тоткан. Гатаулла. Алай икән, алай икән... син һаман да шул тынгысыз малай икән. Син, кыбырсык, минем янга ял итәргә кайттыңмы, әллә, черкиләр симертергәме? Кем кушты сиңа дәү әниеңнән калган йомшак түшәкне ташлап чыгарга? Харис. Йокы кермәде, йөрәк түзмәде, дәү әти. Балачаклар, балык тотып йөрүләр искә төште. Г а та ул ла. Алай, балачагыңны сагынгансың икән, дусларыңны табарга кирәк. Басма өстендә юкка вакыт авыштыруда мәгънә юк. Харис. Эләкмәсә, утырмас идем... Гатаулла. Аннан соң, кара аны! Җиңеңә ут капмасын! Шундый мутлыкка да өйрәнеп өлгердеңмени әле? Хәер, солдат кешедә була торган гадәт. Харис. Гафу ит, дәү әти! Ташладым мин аны... үзең әйтмешли, мутлык өчен генә кесәдә йөртәм... Гатаулла. Алай, төтенгә кагаясың килсә... (Төтәткечтән төтен өрдереп.) Төтәсләрмен мин сине!  
38 
 
Харис. Бетте, бетге! Гатаулла. Ихтыяр үзендә, син инде үзеңә-үзең хуҗа кеше. Әйдә, меник. X а р и с. Шәп эләгә бит, дәү әти. Г а т а у л л а (савыттагы вак балыкларны карап). Алай икән, алай икән! Бармак башыдай балыкларың белән, мияубикәбезне сыйламакчы булдыңмыни? Харис. Анда карама, тияккә күз сал! Гатаулла (тияктәге зур алабугаларны күреп). Алай икән, алай пкән! Болай булгач, әйттем исә, кайттым. Кая әле, бир бер кармагыңны, мин дә бәхетемне сынап карыйм. Харис. Әйдә әйдә! (Кармак рәтләп бирә.) Г ата ул ла. Салдым кармак, кап, яр башында ялтырап ят! Пауза. Хәерниса туталарыңа төшмәдеңме әле? Харис. Юк әле, дәү әти. Г атаулла. Надирәне дә күрмәдеңме? Харис. ’Юк. Бик иртә бит. Г атаулла (Харисның яшерүенә мәгънә биреп). Алай икән, алай икән... Иртәнге эш хәерле була торган иде ул. Әнә, мин син кайтуга нинди йорт торгызып куйдым. Яраттыңмы? Харис. Йортың шәп! Рәхәтләнеп кенә яшә инде. Гатаулла. Мин инде ашасын ашаган, яшисен яшәгән. Сезгә менә дөнья тыныч чакта яшәп калырга кирәк. Башлы-күзле булырга да вакыт җиткән. Харис. Без дә яшәрбез, бер дә хафаланма. Тынычлыкны без үзебез көрәшеп алабыз! Г атаулла. Инде кайттың, яңадан китеп йөрмәсәң дә булыр... Шәһәрдә генә яшәргә димәгән. Минем, улым, синнән башка беркемем дә юк. Әнә, шул, Хәерниса тутаң да, Надирә генә... Харис. Кармагыңны кара, дәү әти. Чиертә! Г атаулла. Чиертми! Ә, алай икән, алай икән! (Зур гына балык тартып чыгара.) Ах, дуамал, дуамал! Дулама алай! 
Авыл сукмагыннан Хафизов төшә. Солдаттан кайткан ир уртасы кеше. Ярым хәрби киемдә, салмак хәрәкәтле, уйчан һәм бераз хәйләкәр елмаючан йөзле. Күкрәгендә яралану билгесен күрсәткән тасма һәм орден, медальләр колодкасы. Кулында кыр сумкасы. 
Хафизов. Сәлам Гатаулла абзыйга! Г атаулла. Вәгаләйкемәссәлам, Мәүләветдин энем! Хафизов. Әрле башыңны әрсезләп, балык тотып утырасың түгелме, Гатаулла абзый? Гатаулла. Менә бит, бу малай актыгы, кайтып керде дә... Хафизов. Менә син агай, Харис кайткан лабаса! Исәнме, саумы туган? Харис. Үзең, үзең саумы, Мәүли абый? Хафизов. Гөр килеп! Нихәл соң, эшкәме, ялгамы, дигәндәй... Харис. Ничек дисәң дә була, иптәш Хафизов. Хафизов. Балык тоту, менә дигән ял инде ул. Тик монда утыру кирәкмәс иде, Шушма буйларына... Гатаулла. Шушмасы, Шушма! Хәйран кал шушыңа!.. (Тияккәтезелгән бик күп эре балыкларны судан тартып чыгарып күрсәтә.) Кармакка шулай эләккәнне, йолым салып өстерәтсәң, ни әкәмәт юктыр бу буада? Хафизов. Менә син агай! һы-ы-ы! Менә эш кайда!  
39 
 
Харис. Бу буаны моннан сигез ел элек бугансыз ич? Менә алар мыштым гына төптә үсеп ятканнар. Хафизов. Аңлашылды. Без бит, шушы буада алтын карп үрчет- мәкче булып ни җәфаландык. Бәләкәй карпларны самолётта китертеп жибәрәбез. Күп тә үтми, җир йоткандай, юкка чыгалар иде. Суы яраксызмы әллә, дип, анализ ясаттык. Юк. Яраклы таптылар. Менә, шушы карт алабугалар ашап бетергән икән ул бичара карпларны... Харис. Хәзер инде, бу ерткыч рыцарьларның берсен калдырмыйча сөзеп аласыз да, үз дигәнегезчә эшлисез. Хафизов. Карп качмас. Безнең иң беренче эш, менә шушы буага кырык чишмә суларын җыеп кертү әмәлен табуда. Күр, ни тикле җирне биләп, әрәмгә җәелеп ята ул! Менә эш кайда! Харис. Әйе, бу эшне бик тиз эшләргә кирәк. Хафизов. Аккүл генә түгел, якты күл булыр безнең авыл! Ай, синдәй егетләр булсын иде күбрәк. Гатаулла. Синең ният, безнең ният! Тимерне кызуында сугам дисәң, Мәүләветдин энем, ябыш син бу егетнең итәгенә! Берүк, кулыңнан ычкындырасы булма! Шундый әмәлләрнең остасы инде. Шушы юллар салынган уңайдан... Харис. Чү әле, чү, дәү әти! Кодаларга ашыкма. Хафизов. Дөрес әйттең, Гатаулла абзый. Ычкындырмам мин бу асыл кошны! Безгә дә югары белемле белгечләр кирәк. Ой, ничек кенә .кирәк! Партиядәме үзең? Харис. Әйе. Фронтта кердем. Хафизов. Булды! (Блокнотын чыгарып яза.) Райком — Захаров белән сөйләшергә... Харис Гатауллинны безгә беркетү мәсьәләсен... Харис. Беренчедән мин Гатауллин түгел, Закиров. Икенчедән, төп эшем тимер юл төзелешендә булырга тиеш! Хафизов. Ничек? Харис. Әйе, мин практикага килдем. Төзү эшләре башланганчы бәлки бераз ял итеп тә булмасмы? Г атаулла. Алай икән, алай... Ничек инде ул, бабаң исеме фамилияңә дә яраксыз булдымыни? Хафизов. Хәзергә бераз вакытың бар икән, бигрәк тә шәп! Безгә булыш иң элек! Менә сиңа буа, әнә дөнья кадәр су көче! Безнең авыл егете икәнсең, безнеке бул! Безне электрлы ит. Авылыңа күз сал, бабаңны да онытма, ул сине дүрт күз белән көтеп алды. Менә эш кайда! Ярый. Ашыгам... 
Үзара сөйләшәләр. Калкулыкта Мошкова белән Фәттах күренә. Фәттахның кулында букет. 
Мошкова. Мин ачык әйтәм, Галиев иптәш, әгәр дә сез яңадан да партия дисциплинасына буйсынмыйча, башбаштаклык белән... Фәттах. Нинди башбаштаклык? Шул семинарга бармыйча калуыммы? Мин рөхсәт алып... подполковникның үзеннән... эгцем күпкә ’күрә... Аннан соң, гафу итегез, Мария Ивановна, мин үз участогымда җаваплы инженер шикелле... Мошкова. Шулай. Кичә киңәшмәгә килмәвегез... Ф ә т т а х. Вак мәсьәлә! Сез, үзегезнең геолог булуыгыздан файдаланып, минем проектыма үз тәкъдимнәрегезне тагарга маташмагыз. Мин дисциплина ягыннан сезгә буйсынам. Ләкин эш мәсьәләсендә, минем иҗат планнарыма... зинһар... зинһар, Мария Ивановна!.. Мошкова. Проектыгызга паспорт бирелмәгән әле... Фәттах. Бирелмәсә, бирелер! Министерство аны нигездә кабул итте. Разведка эшләре минем проектка нигез генә ул.  
40 
 
Мошкова. ‘Юлның авыл уртасыннан узуы. Тауга насыпь өеп күтәрелү... Юк! Халык фикере белән дә исәпләшү кирәк! (Хафизовны күреп.) Исәнмесез? Менә, иптәш председательнең үзеннән сорагыз. Хафизов. Исәнмесез! Фәттах. Исәнмесез! Хөкүмәт тарафыннан куелган срокның нинди кыска булуы билгеле! Шуңа күрә, бу буаны ерырга, бакчаны да күчерә, сүтә торырга кирәк. Хафизов. Мин инженер түгел, иптәш Галиев! Шулай да халык, юлның биредән үткәрелмичә, Кырык чишмә сазлыгы өстеннән узуын дөресрәк дип таба... Фәттах. Вак мәсьәлә! Кат-кат әйттем шикелле. Сез үз файдагызны гына кайгыртасыз. Сезгә шунсыз ярамый да... Ләкин, дәүләт интересларының сезнекеннән өстен торуын да аңларга, сезгә, бигрәк тә, шуларны халыкка төшендерү юлында эшләргә кирәк иде, иптәш председатель! Хафизов. Сез аңлагыз. Кичәге киңәшмәдә халык фикеренең дөреслеге бик ачык күренде. Иптәш начальник үзе дә бу турыда яңадан уйлап карауны кирәк тапты. Бу бакча безгә җитмеш-сиксән мең доход китерә, буа исә аннан да күбрәкне бирәчәк. Фәттах. Хәзер икенче юллар эзләп торып булмый инде, иптәш Хафизов! Харис (алга чыгып). Юк! ^Минемчә була әле, Фәттах туган! Фәттах. Харис?!. Бу ни хәл бу? Мин кемне күрәм, исәнме? Харис. Саумы, саумы, дускай! Фәттах. Ай-һай-һай! Ничә еллар бит инде сине күрмәгәнгә! Мария Ивановна! Таныш булыгыз. Инженер, Харис Закиров. Бергә укыган идек. Мошкова (Харис белән күрешеп). Мошкова, төзелешнең геологы. Харис. Бик шатмын. Институттан практикага килдем... Мошкова. Рәхим итегез. Фәттах. Карасана, бергә туры килүне! Харис. Мин бит шушы авылныкы. 
Хафизов. Мошкова белән нидер сөйләшә дә, китә башлый. Фәттах. Туктагыз әле, иптәш Хафизов! Хафизов. Туктауда ни мәгънә? Иптәш Мошкова минем фикерне белә... Шул, сезнең юллар да, безнең юллар да бер. Бездә дә план! Без дә миллионер колхоз. Менә эш кайда! (Китә.) Мошкова. Иптәш майор! Күтәрелеш ясап тау өстеннән узу принцибын кулланганда, билгеле, сез тауның бу уңаен сайлап дөрес эшләгәнсез. Ләкин безнең техника каршында тауны турырак җирдән кисеп үтү дә читен эш түгел. Харис. Кичә, кайтышлый, мин дә карап, уйлап килдем, Фәттах. Син юкка бирегә таба борылыш ясыйсың. Әгәр дә алар әйткәнчә, туп-туры Мәмәт тавын ярып... Фәттах. Туктагыз әле, иптәшләр! Бу нинди атака? Мошкова. Значит, принципиаль рәвештә үз фикерегездә каласыз? Фәттах. Әлбәттә, Мария Ивановна. Башкача ничек? Мошкова (калкулыкка менеп кычкыра). Иптәш Хафизов! Миндә сезнең белән! Хәзергә, иптәшләр! (Ашыгып чыгып китә.) Фәттах (авыр сулап). Менә, нинди шартларда эшләргә туры килә биредә, дускай. Харис. Минемчә, алар сине бик урынлы тәнкыйтьлиләр. Фәттах. Вак мәсьәлә! Тәнкыйтьмени ул! Белмисең әле. Алар барысы да үзләрен күрсәтергә генә маташалар. Кая китте дисең син аларны? Райкомга! Харис, һәм бик дөрес эшлиләр... Фәттах. Куй әле, куй!
41: 
 
Гатаулла. Алай икән, алай икән! Син, улым, исемеңне белмим,, «җиде үлчә, бер кис», диләр. Алар бит сиңа, буаны ермау, бакчаны кү чермәү юлын табарга гына кушалар ич! Фәттах. Анысын үзебез карарбыз инде, бабай! (Хариска.) Я, нихәл соң? Син инде Казан аркылы килгәнсеңдер? Анда ниләр бар? Харис, һи, Казан! Чын мәгънәсендәге яңа индустриаль шәһәргә әйләнә. Ул биек-биек йортлар салалар... троллейбуслар!.. Болакның ике яклатып колагын боралар... ярларын таштан... Фәттах. Зәйнәпне очратмадыңмы? Харис. Сугыштан кайтканнан бирле күргәнем юк. Фәттах. Алайса, күрерсең. Ул хәзер бирегә килә. Минем оператив, ярдәмчем булачак. Тик нигәдер соңлады. Өч көн рәттән инде каршы алырга төшәм... Харис. Әйе... күрдем. Икенче алай букетыңны ташлап йөрмә! Фәттах. Ах, менә ничек! Димәк, кичә син мине станциядә күргәнсең? Шулай да дәшмәгәнсең? Без Зәйнәп белән, күптән түгел, нефть кудыру заводына промыселдан труба юлы салдык. Әйдә, иртәнге поездга үзен каршы алырга төшик! Харис. Юк, рәхмәт. Фәттах. Хәер, ул килсә, өчәү мотоциклга сыеп та булмый икән... Я, ничек соң? Син эшләргә килдеңме... Институтны бетердеңме әле? Харис. Бетердем. Төзү эшләре башланганчы бераз ял итәрмен дип тә уйладым. Фәттах, һәй, вак мәсьәлә! Ял качмый ул. Бер дә аптырама! 'Юлларны төзеп бетерик тә, аннан күз күрер. Ләкин, биредә эшне төгәлләү белән, Куйбышевка китәчәкбез, һәй, без әле... Гатаулла (кармакларны җыеп бетереп). Әйдә, Харис, улым, меник. Харис. Хәзер, дәү әти. Гатаулла менеп китә, һавада самолет әйләнгән тавыш. Фәттах. Чү! Бу самолёт бирегә төшәргә чамалый түгелме соң? Харис. Ахрысы, шулай. Фәттах. Бу карт синең дәү әтиеңмени? Бик күпне белергә яратучы эчпошыргыч картка охшый. Юл изге Мәмәт тавыннан да узмасын, бу буа да ерылмасын аның өчен. Андыйлар янында нинди ял булуы мөмкин? Харис. ’Юк. Син аны аңламыйсың әле. Фәттах. Я, ярар. Зәйнәпне каршы алырга ашыгам. Харис. Бар, бар... Фәттах. Хәзергә! Тот бишне! Мин сиңа ярдәм итәргә һәркайчан әзер, дускай! Харисның кулын кысып, чыгып китә. Артта мотоцикл кузгалган тавыш. Харис. О! Яңадан букет? Тәгәрәп кенә... Хәтта шуып кына йөри бу Фәттах! Зәйнәпне каршы алырга?.. Бар иде Зәйнәп белән бергә укыган чаклар... (Уйга кала. Башта сызгырына. Аннан, көйли башлап, җырга күчә. Соңыннан, дәртләнеп җырлый-җырлый, сукмактан бакчага менеп китә.) Бу сукмак, бу иркен юллардан. Шатланып, сикереп йөрдем мин, Балачак вакыттан, зурлардан Барачак юлларны белдем мин. Күренә киләчәк бик якын, Салачак юлларым аркылы, Җиңүгә чыныга бу акыл, Рух бирә иҗатым ялкыны! 
42 
 
Харис агачлар арасына кереп китүгә, авыл ягыннан эшкә баручы Надирә, икенче яктан чемоданнар күтәргән Зәйнәп килеп чыга. Икесе дә тын калып җыр тыңлыйлар. Зәйнәпнең өстендә җәйге костюм. Чәчләре кызгылт сары төстә, бөдрә, күпереп, иңбашларына салынып тора. Беренче карауда ул бик горур күренә, ләкин’сүз башлау белән артык нечкә күңелле булуы күренә. Сүзләрен сузынкырак, ниндидер эчке тәэсиргә бирелеп сөйләүчәнрәк кыз. Зәйнәп (җыр бетүгә). Дәртле моң—нур өстенә нур... (Надирәгә.) Исәнмесез! Н а д и р ә. Саумысыз! 3 ә й нэп. Сез шушы авылныкымы? Н а д и р ә. Әйе. Зәйнәп. Ямьле җирдә — гөл дә җете булып үсә... Надирә. Гафу итегез, ни дидегез? Зәйнәп. Соклануымнан туган беренче фикерләр генә... Игътибар итмәгез. Шулай сөйләнә торган сәер гадәтем бар... Биредә тимер юлчылар кай тирәдә? Надирә. Аларның конторасымы? Әнә, озын машина складларын, экскаваторларны күрәсез бит... Зәйнәп. Рәхмәт. (Китә башлый да, борылып.) Гафу итегез! Кем ул -сезнең... шулай, җырга йөрәк моңын куша белүче? Надирә. Безнең авыл егете — Харис. Зәйнәп. Харис?!. Я!.. Тавыш белән исемнең дә шулкадәр охшавы мөмкин булыр икән! Надирә. Әллә сез Харис абыйны беләсезме? Зәйнәп. Харис? Юк, белмим. Ул мине, мин аны белмим. Надирә. Гаҗәп кеше сез. Искиткеч... Зәйнәп. Гафу итегез. Сез үзегез дә миңа ошадыгыз. (Чыгып китә.) Надирә (артыннан карап калып). Билгеле, төзелешкә эшкә килә. Нинди тирән тойгылы. Харис абыйның җырын ишетү белән коелып төште. Җырына гынамы? *1Ок! Ул аның исеме белән дә кызыксынды шикелле... Кызык!.. Авызыннан җәүһәрләр чәчә... (Китә.) Бакчада ыгы-зыгы башлана. Гатаулла картның: «Улым, улым! Корт аерды, корт! Күчне куа бар! Битлек ки!» дигән тавышлары ишетелә. Сәхнәгә кортлардан качып, чәбәләнеп, Зәйнәп килеп керә. Кулыннан чемоданы төшеп китеп, бер кырыйга барып чүгәли. Битлек кигән Харис, бакчадан йөгереп төшеп, сәхнә аркылы узып китә. Зәйнәп аны күреп калса да, ул битлектән булганга, танып җиткермичә кала. Зур тубад аскан, кулына зур кашык тоткан Г а та улл а килеп чыга. Зәйнәп (костюмын бөркәнеп, еларга җитешеп). Бабакай! Яклый күр! Гаепсезгә гаеплиләр... Г ата ул ла. Чәчеңне тузгытма! Шым бул! Күч кая узды? Зәйнәп. Күч? Абайламадым... Гатаулла. Алай икән? Бәхетең... ярый әле чакмаганнар. Битлекле егетнең дә кайсылайга киткәнен абайламадыңмы? Зәйнәп. Болайга узды. Кем соң ул? Гатаулла. Анысын абайладыңмыни? Улым ул минем, улым... (Чыгып китә.) Зәйнәп. «Улым», ди. Ә Харис!., ата бәхетен күрүдән күптән аерылган... минем шикелле үк... Куркынычлы тантананың финалы шушы бугай... Гаҗәп!.. Кешенең кешегә буе-сыны белән, исеме белән, хәтта... тавышы белән дә шушы кадәр охшавы мөмкин булыр икән!.. Эх. Харис... Артта мотоцикл килеп туктаган тавыш. Зәйнәп сәхнә артына карый, күрүе беләя җитдиләнеп китә дә, киемнәрен рәтләп төз баса. Кулына букет тоткан Фәттах н® гереп керә. Фәттах (арттан ук ашкынып). О! Зәйнәп, Зәйнәп, минем канатым! Уң кулым! Исәнме... исәнме!  
43 
 
Зәйнәп. Исәнме? Нихәл соң? Фәттах (букет биреп). Яңа юлларында уңышлар телим! Зәйнәп. Рәхмәт. Фәттах. Өч көннән бирле... иртә-кич, ашкына-ашкына каршы алырга төшәм... Синнән башка шундый кыен... Зәйнәп. Я--, я, Фәттах!.. Сентиментальность нәрсәгә?.. Фәттах. Ничә ай күрешмәгәнебезгә... Мин зарыгып көттем... Мин сине җирдән көтәм, ә син, көтмәгәндә, һавадан... Әле дә станциягә төшеп барадыр идем, күрәм, самолёт бу тирәгә төшәргә чамалый... Зәйнәп. Бер такыр аэродром да хәзерләп куя алмагансыз... Фәттах. Булачак. Ой, биредәге план, биредәге масштаблар белән танышсаң... Шуннан, «Тәгаен Зәйнәп бу!» — мин әйтәм. Ул арада булмады, самолёт төшүе белән менеп тә китте. Әйдәсәнә шуннан кирегә! Элдерттем генә! Әйдә!.. Мотоцикл алдым... Зәйнәп. Бу тирәдә артык кызуланганны яратмыйлар, уратып алалар да, җиргә сеңдерәләр. (Бакчага төртеп күрсәтеп.) Бабай чәбәләнмәскә куша. Фәттах (тирә-юньдәге кортлардан шикләнеп). Ә, кортлармы?.. Шулай... ул картның кортлары да үзе шикелле, хәзер чагарга гына торалар. Зәйнәп. Нинди бабай соң ул? Кашык тотып чаба? Муенына аскан савыты да бик зур? Фәттах. Ашарга барадыр, минем башымны... О! Ул умартачы бабай гына түгел, юлларыма аркылы төшкән бәла булыр, ахры... Зәйнәп. Ой! Куй юкны! Әйбәт бабай ул! Кем үзе? Фәттах (теләр-теләмәс кенә). Харисның дәү әтисе... Зәйнәп, һы-ы-ы!.. Димәк, Харис та биредә?.. Биш ел күрмәгән Харис... Фәттах. Биредә... Зәйнәп. Әйдә, җибәр мотоциклыңны ходка! Киттек үзе янына! Күрик! Фәттах. Чү! Өлгерерсең... Башта урнаш! (Чемоданнарны кулына алып.) Әйдә! Зәйнәп. Нишләп йөри? Төзелештә эшлиме? Фәттах. Юк. Балык тотып, былчыранып йөри. Зәйнәп. Юк. Ул бик чиста иде... Фәттах. Әле күреп тә өлгердеңмени? Зәйнәп. Тавышын ишеттем, читтән күрдем... Фәттах. /Ченә аңла инде сине... (Чыгып китәләр.) 
Алдан кулына битлеген тоткан Харис, анын артыннан тубалын тоткан Г ат а ул л а керә. Артта мотоцикл кузгалып киткән тавыш. Харис (тавыш килгән якка карап). Бу кем? Зәйнәп түгелме соң? Зәйнәп! Гатаулла. Алай икән! һай, корт чаккыры үзен! Кара, чәче ничек тузгый. Янгын чыккан диярсең! Бая миннән сине сорый, кем ул, ди. Харис. Шул кызмы? Гатаулла. Әйе. Үзе күчнең ни икәнен дә белми икән. Харис. Нишләп белмәсен. Юри шулай кылангандыр... Я, я нәрсә ди соң? Гатаулла (ишетмәгәнгә салышып). Алай икән, алай икән... Әйдә, улым! Теге, оклау йоткан егет очыртты гына инде аны! Синең андый кыланчыкларга исең китмәсен. Әнә, кая кара син, тау башына! Күрәсең, анда, юлдан кем күтәрелә?.. Надирә! Харис ике якка даборыла-борыла карый. Әкренләп бакчага менеп китәләр. ПӘРДӘ.  
44 
 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ 
111 КҮРЕНЕШ 
Мә.мәт тавына күтәрелешнең урта бер урыны. Үләнсез, шыр ялангач ак ташлык. Алда сөзәклек — түбәнгә төшү юлы. Түрдә кыялык — үргә күтәрелеш. Уртада яссы, кыршылып беткән кабер ташы кыйшаеп утыра. Анда-санда корышкан куак тармаклары тырпаеп гора. Шыксыз — җиләслек. Кыргый кошларның иләмсез чинап куюлары ишетелә, һавада соры болытлар агышы, көн караңгылы-яктылы булып тора. Пәрдә ачылганда, өстән вак ташлар шыбырдап коела. Бераздан, кулындагы озын саплы чүкече белән ташларга бәргәләп, Мошкованың, аның артыннан Карташёв п ы ң төшеп килүләре күренә. Карташёв, һичшиксез, сез хаклы... Мин Галиевнең талантына артыграк сокланып җибәргәнмен. Мошкова. Яшьләрнең сәләтенә сокланмыйча мөмкин түгел, билгеле. Карташёв. Шулай, шулай... Ләкин сез аңа ул тикле каты бәрелмәгез, көчле егет ул. Мошкова. Көчле, тик кирелеге чамадан уза башлаган. Өченче участокка билгеләнгән машиналарны, яшереп, үзендә эшләтеп ятуы оятсызлык түгелме? Бу бит, участоклар арасында бара торган социалистик ярыш принципларын бозу, Василий Петрович! Карташёв. Шофёрлар машиналары белән трассага яңа гына килеп төшкән булганнар. «Мин аларны, безнең прорабствога җибәрелгәннәрдер, дип уйладым» дигән була ул. Мошкова. Күзгә карап ялганлау! Турысын гына әйткәндә, ул гомуми интересларга караганда, үзен генә якларга ярата шикелле... Карташёв. Сез инде артыграк, Мария Ивановна. Бигрәк тә, теге яшь практикант килгәннән бирле, Галиевкә симпатиягезне югалта башладыгыз. Шулай инде ул яшьләр! Без дигәнчә генә булып бетмиләр. Башта эшкә бик дуамал тотыналар. Артык кыю кыланып, ялгышкан чаклары да була. Ничего! Мошкова. Ой! Белмисез әле, белмисез Закировны! Ул бөтенләй башка! Бәлки, артык кыюлыктыр, ләкин проектындагы идеяләр бик оригиналь!.. Карташёв. Оригиналь булырлар алар, реаль булсыннар! Мошкова. Менә барырбыз, күрербез. Ләкин мин шуны әйтергә тиеш, Василий Петрович, аның проектында халык телендә йөргән теләкләрнең чагылышын күрәм мин. Карташёв. Менә, менә шушы инде ул, яшь кадрларга шаккату! Мошкова. Әйдәгез, әйдә! Хәзер Галиев узасы, әнә теге тәбәнәк урынга күз салып карыйк. Карташёв Монысына сүз юк. Күрәсез, ул бу таудан куркып, күпме әйләнеш ясый. 
М ош к о в а җирдән берничә таш сайлап ала да сумкасына сала. Икесе дә түбәнгә төшеп китәләр. Икенче яктан, түбәннән көлешә-көлешә Харис белән Зәйнәп күтәреләләр. Харис. Син артык йомшак күңелле, Зәйнәп. Бу хәл синең мине озак еллар күрмичә торуыңнан гына килә. Язган хатларыңның салкынлыгыннан мин бит күптән төшенгән идем инде. Зәйнәп. Димәк, мин сине һичкайчан сөймәгәнмен? Харис. Мавыккан чакларың булгандыр, билгеле... Әйе, мондый кинәт кабыну, тиз сүиүчән дә була. Зәйнәп. Мин күрәм, син сугыштан сафланып, ачык күңеллеләнеп кайткансың. Ләкин, икенче яктан, ниндидер каты бәгырьлелекме дә си- зәм мин синдә... Тик, Фәттахтан... Харис. Мин инде бала түгел!  
45 
 
Зәйнәп. Дөрес... Ләкин яшеңә караганда, артык җитди! Харис. Мәхәббәт уенчык түгел. Ул безнең мораль сафлыгыбызның йөзе!.. Зәйнәп. Син мине бер җебегән кыз дип исәпләмисеңдер ич? Харис. Бу нинди сүз? Киресенчә, син ялгышмагансың, миннән өстен, миңа караганда көчлерәк кешене үзеңә дус иткәнсең. Зәйнәп, кабер ташы өстснә утырып, аяк киеме арасына кергән вак ташларны кага. Зәйнәп. Тиз ватыла торган булса да, үткен ташлар икән болар. Харис. Без балачакта бу ташлар арасында кача-кача уйный идек. Качасың, тынлык... Шомлы... Шулай да кызык! Мәче башлы ябалаклар кая барып бәрелергә белмичә очалар. Без аларга шушы ташларны ыргытабыз. Алар ачы тавыш белән чиныйлар. Зәйнәп. Чинау — гамьсез балалар өчен бәлки кызыктыр... Харис. Ниләр сөйлисең син? Зәйнәп. Шыксыз урын — ямьлелекне сагындыра. Шулай инде, мин сиңа үземнең тойгыларымны сөйлим, ә син салкын ташлар турында... Харис. Хикмәтле ташлар алар, Зәйнәп. Зәйнәп. Күрәм... йөрәгең төсле каты һәм салкыннар... Харис. Бәлки мин сине яңадан күрү шатлыгымнан катып калганмын?.. Зәйнәп. Шулай булмаган кая! Күрешмәгәнебезгә ни гомер, очрашкач, ник бер җаныңны уртага салып сөйләшкәнең булсынчы... Харис. Үпкәләмә, Зәйнәп. Без электә, бәлки, бер-беребезгә булганыннан артык итеп, балаларга хас хыял күзлеге аша караганбыздыр? Зәйнәп. Ә хәзер, шул хыяллар чынга әйләнгәч, инде читләшергә тиешлебезме? Харис. Түгел!.. Без чын-чынлап аңлашырга тиешле... Менә эшлик, мин дә эшкә булган сусавымны басыйм. Шунда бар да күренер. Пауза. Яратмасаң да тыңла әле. Без, менә бу ташларны өя торган идек тә, эченә ут ягадыр идек. Бераздан алар кызып җитәләр иде дә, әй, тотыналар иде шартларга!.. Берсе артыннан икенчесе!.. Шартлыйлар иде дә, тузанга әйләнәләр иде... Зәйнәп. Әйдә, без дә шулай итик? Кызык булырга охшый. Харис. Тауның түбәсенә менеп җитик әле... Бу тәҗрибә, Зәйнәп. Мин моңарчы бу теткәләнүгә әһәмият бирмичә караган булсам... хәзер серенә төшендем шикелле. Бу токым безне цемент, известьне ерактан китертү расходларыннан да коткарыр. Юл төзүчегә физик, математик булу гына җитми, химик, геолог булу да кирәк икән. 3 ә й н ә п. Бүгенге фикер йөртүләреңә караганда, син күбрәк психологка охшыйсың. Харис. Кем кабер ташы өстендә утырганыңны беләсеңме? Зәйнәп. Инде археологлыгыңны да күрсәтергә уйлыйсыңмы? Харис. Куй әле! Бу тау — Мәмәт шәех тавы. Дөрестерме, юктырмы, бу, имеш, аның кабере. Ниндидер изгегә исәпләп йөргәннәр үзен. Әнә аннан, тау астыннан чишмәләр чыга, Кырык чишмә дигәннәре шулар инде. Ул сазлыклар шулардай җәелгән. Зәйнәп. Кем икән ул, көймә белән килә? Харис. Кем булса да барыбер. Күр, ничек сай! Төпкә ишкәк белән дә төртеп килә ала. ДАенә безгә нәрсә әһәмиятле. Көзгә таба бу сазлык оөтенләй саега. Без малай чакта, балакларны сызганып, аркылы-торкылы йөридер идек анда. Зәйнәп. Баткак та түгелме? Харис. Бөтен хикмәт тә шунда! Цемент шикелле, известняк таш аның төбе. Күрәсең, камыш та үсми.  
46 
 
Зәйнәп. Фәттах, баткак анда, дип ышандырырга тырыша. X а р и с. Гаҗәпләнә башладым мин аңа. Акны кара дип, полемика тудырырга ярата башлаган. Мария Ивановна төзегән топографик картага кара син. Анда ни диелгән? Зәйнәп (планшетыннан карта алып). Грунты известняк, суы сай, үсемлек үсми... Харис. Соң, шулай булгач? Кешеләр аның өчен менә дигән дөрес нәтиҗәләр чыгарып бирәләр... ә ул? Зәйнәп. Син боларны мине аннан көнләвең нәтиҗәсендә генә әйтәсеңме? Харис. Зәйнәп! Ташла шул балалыгыңны! Мин сине сөям һәм үлгәнче сөячәкмен! Ләкин мин сиңа үпкәлим, Зәйнәп, йомшак булгансын син. Аның белән ничә еллар эшләгәнсең, ә үзенә йогынты ясый алмагансың. Зәйнәп. Харис! Харис. Әйе, әйе! Шушымы эш! Күр, ул күпме дәүләт сумаларын җилгә очырырга уйлый. Син акыллы кыз икәнсең, сиңа аның матур күзләренә генә сокланып, романтикага бирелеп йөрмәү кирәк иде. Зәйнәп. Аңламыйм, Фәттахны чыгырыннан чыккан кешегә исәпләмим мин. Харис. Чыгырыннан чыккач, соң була инде ул. Ләкин масаю сизелә... Зәйнәп. Син үзең дә артык вак кешеләрдән түгел. Синең проектың әле төзелә генә... Фәттахның бит инде... Харис (авыр сулап). Шулай... Әйдә, күтәрелик! Зәйнәп. Менеп җитү белән синең тәҗрибәне ясыйк. Харис. Коры-сарыларны биредән җыеп алып меник. Анда учак. ягарлык нәрсә табып булмас. 3 ә й н ә п.' Каршы ал, Мәмәт шәех! Түбәңә менәбез! 
Агачлар җыя-җыя өскә менеп китәләр. Бераздан астан Фәттах күтәрелә. 
Фәттах. Сазлыкның грунты чыннан да каты. Ни өчен мин моны алдан искә алмадым соң? Хәзер инде Харис тәкъдимнәренә баш неп, принциптан баш тарту авыр. Ә вакыт? Әллә төзү срогын озынайтуны сорап докладной язаргамы? Юк! Хур булырсың, шул гына... Башта ничек уйланылган, шулай дәвам итәргә! һәрбер яңа фикер туган саен проект үзгәртә башласаң, чәчләрең агарганны сизми дә калырсың. Нигә, нигә бирдем соң мин аңа проектымны. Үзе казынып, үзе уйлап җаны чыксын иде. Имеш, эшкә ярдәм итә... танышып чыксын, имеш! Әйдә казын, Харис! Мин югарыдан йөрүне яратам. Син проектыңны эшләп бетергәнче, мин инде юлларымны салып бетергән булырмын! (Аска карап.) Бу Мария Ивановна белән Василий Петрович нишләп йөриләр инде тагы? О! Тынгысыз җаннар! Кая барма — анда алар! 
Тау өстендә бер-бер артлы каты шартлаулар. Фәттах сискәнеп китә, инстинктив рәвештә таш артына поса. Өстә көлү тавышлары. Бу ни бу! Нәкъ фронттагы шикелле! Ниндидер төтен? Астан Карташёв һәм Мошкова күтәрелә. Мошкова. Әй, кемнәр анда? Нишлисез? Зәйнәп тавышы. Мария Ивановна, иптәш подполковник, бирегә рәхим итегез! Биредә шундый күңелле! Карташёв. Нәрсә шартлый соң анда? Зәйнәп. Ташлар, ташлар көл булалар! Харис. Тау породасынын сере бик ачык! Менәргә тырышыгыз әле, иптәш подполковник!  
47 
 
Карташёв. Ах, сезне, шаяннар! Мошкова белән Карташёв югарыга менеп китәләр. Фәттах (таш артыннан чыгып). Тагы нинди серләр? Нәрсә, ди, ташлар шартлый, диме? Ташлар нишләп шартласын соң инде? Шартлаулар кабатлана. Фәттах абына-сөртенә аска төшеп китә. Югарыда көлешу тарышлары. 
ПӘРДӘ 
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ 
IV КҮРЕНЕШ Колхозның умарталык бакчасы. Бер кырында Гатаулла картның кечкенә террасалы яңа йорты. Агач араларына берничә сукмак күтәрелеп киткән. Умарта оялары, омшаник күренә. Юкәләр чәчәктә утыра. Вакыт — кояш баер алды. Террасаның алгы планында чертёж өстәле. Пәрдә ачылганда Харис, аяк өсте торып, җәзбәләр белән үлчәп, сызгырына-сызгы- рына чертёж өстендә эшли. Г атаулла карт аның тирәсендә караштырып йөри. Гатаулла. Алай икән, алай икән? Юллар дигәнең, менә кая бара икән? Синең Кырык чишмә сазлыгын буага агызырга кирәк, дигән сүзен халыкка таралып та өлгергән инде, улым. Харис. Каян ишеткәннәр? Гатаулла. Яхшы хәбәр, җил шикелле ул. Әйдә, сыз, сыз! Сызгыр, сызгыр! Юлны сызып салалар, кошларны сызгырып сайраталар икән. Харис. Сәер кеше син, дәү әти. Монда сызгыруның ни катнашы бар инде? Без малай чакта, олы кешеләр: «Сызгырма, малай актыгы, җил чыгарасың», — дип орыша торганнар иде. Әллә синең дә ачуың чыктымы миңа? Гатаулла. Юк ла! Нишләп? Хафизовка сүзеңне аягүрә генә әйткән идең. Эшеңне утырып эшләсәң, хәерлерәк булмасмы, диюем генә... Харис. Була, дәү әти. Ләкин миңа баскан көенчә җайлырак тоела. Кирәк чагында читтән генә күз салырга да уңайлы. Шулай гадәтләнгән. Гатаулла. Алай икән! Бакчадагы кошларны аздыру да гадәтме? Харис. Төшенмәдем. Гатаулла. Ул мәхлуклар эчләре пошканда гына сайрый торганнар иде. Син менә бу эшеңә тотынганнан бирле, төнне дә, көнне дә белмиләр, һаман да: «Тюр-р-лю — тюр-р-лю да, фыо ю-ют та — фыо-ю-ют!» Харис. Димәк, синең дә минем эшкә эчең поша? Гатаулла. Сызгырып, сызгырып та хикмәте чыгар микән? Кошларны аздырып калу гына булмас микән, дим? Теге елтыр каптырмалы, шома егет килер дә, буаны да ерып, бакчаны да «пыран-заран» китереп ташламагае, дим. Харис. Ташлатмабыз, дәү әти! Гатаулла. Шулай була күрсен! Юкса, сиңа гына түгел, мина да сызгырырга туры килер. Харис. Сызгырмабыз, дәү әти! Гатаулла. Теге, чәче бөдрә, баганалы башмак киеп йөгерә торган кыз ни дигән була соң? Эшең барып чыгарлык, диме? Харис. Кемне әйтәсең? Гатаулла. Көннәр буе, вакыт уздырып, олтан туздырып, тауларда. болыннарда йөрисез ич әле, шул кызны әйтәм. Харис. Зәйнәпнеме? Юк, дәү әти. Бу эшемдә ул миңа бердәнбер булышчы. Алтын кыз ул! Гатаулла. Чәче алтын. Сүзем юк. Акылы да алтын була күрсен. Исеме дә Зәйнәп, әйбәт икән, корт чаккырының! Син, улым, безнең кол
48 
 
хоз кызларына кара, — Надирә кебекләргә! Аларны менә, алтын, жәү һәр, дисәң дә була. Сугыш вакытының бөтен авырлыгын диярлек р җилкәләрендә күтәреп алып бардылар. Харис. Шәһәрнең эшче хатын-кызлары да фронтның терәге булды, шәһәр сугыш техникасын җитештерде. Гатаулла. Шулай. Алар да бик әйбәт эшләделәр. Бу минем, авыл егетенә шәһәр кызы бик үк кул булып җитәр микән, диюем генә... Харис. Зәйнәпне мин сиңа караганда яхшырак беләм, дәү әти._ Аннан шәһәр белән авыл аермасы якыная инде. Гатаулла. Алай икән... Надирәне дә начар белмисең, югыйсә. Ха р и с. Әйе, аны да чын күңелемнән якын күрәм. Ул бит минем туганым. Г ат аул ла. Туганын туган ул сиңа.. Әмма... Харис. Нәрсә? Гатаулла. Уйларсың әле... Әнә, кемнәрдер килә! 
Бакча ишегендә Карташёв белән Мошкова күренәләр. Мошкова. Мөмкинме? г Харис. Әйдәгез, әйдә! Рәхим итегез! Исәнмесез, иптәш инженер- подполковник? Карташёв. Сәламәтлек телим, иптәшләр! Харис. Рәхим итегез, утырыгыз. Менә бу минем бабам, Гатаулла Сафич була. Карташёв. Без Гатаулла Сафич белән күптәннән танышлар. Ульяновский тимер юлын салганда, мин Гатаулла Сафичның икмәк-то- зын күп ашаган кеше. Гатаулла. Рәхмәт, рәхмәт, Василий Петрович, онытмаган икәнсез әле. Күрешәләр, узалар. Гатаулла өнгә кереп китә. Мошкова. Сез безнең болай ашыгыч килеп керүебезгә аптырамагыз, иптәш Закиров. Сезнең Галиев проектындагы кайбер яклар белән риза булмавыгыз безнең кызыксынуны тагы да арттырды. Шуңа күрә, безнең теләкнең нәрсәдә булуын аңлыйсыздыр? Карташёв, һәрбер яңа фикер, әлбәттә, зур нәрсә! Ләкин ул халык арасында ышаныч казана алса гына кадерле. Харис. Рәхим итегез. Мин үзем дә сезгә консультациягә барырга җыенадыр идем, иптәш подполковник. Бик рәхәтләнеп таныштыра алам. (Өстәлне уртага китереп куя.) Бу гомуми проект... Карташёв. Ничего... Мөмкин булса, сез Галиев проектына карата булган принципиаль үзгәлекләр турында аңлатыгыз. Харис. Мин юлны кыскарту һәм материаль расходларны егерме биш процентка киметү принцибыннан чыгып эш итәм. Шуның белән берлектә, техниканы тулысыича киң файдалану, аларны рациональ рәвештә куллану бурычын да беренче планга куям. Эш көчләрен дөрес бүлү, транспортны ничек файдалану расчётларым да әзер булып килә. Карташёв. Кыюлыкка акыл да өстәлсә, ул җиңүгә илтә. Ләкин, сез шуны беләсезме, инженер-майор Галиев иптәшнең проекты да нигездә начар түгел бит? Юлны да үзгәртеп төзү, шул ук вакытта колхоз каналына да булышу, техник средстволарның җитешмәү куркынычын тудыра бит? Сез үз проектыгызның аныкыниаи да өстен булуына ничек ышана аласыз? Харис. Ышанганга күрә дә сезгә тәкъдим итәргә батырчылык итәм, иптәш подполковник. Без колхозга булышабыз икән, алар да безгә ярдәм итәчәкләр. Карташёв. Так, так. Карап карыйк. Үз эшеңә ышансаң, аның турында бәхәсләшергә, төшендерергә, аны гамәлгә кую өчен көрәшергә.


 
хәтта, сугышырга кирәк. Яшьлек фантазиясе, яшьлек дуамаллыгы беләп кабынып киткән эффект булып кына калмасын. Харис. Менә, сез карагыз! Проектның башлангыч өлешенә мин каршы килмим, ләкин менә бу урында юлның авыл аша болайга таба үтүенә, җитмәсә, тау өстенә насыпь өеп менүгә мин риза була алмыйм. Кулыбызда куәтле, үзйөрешле экскаваторларыбыз, скреперларыбыз •барында, нигә куркып торырга? Нигә эш барышында колхозларга ярдәм китерү ягын карамаска? Карташёв. Так, так. Ничего! Ә, конкрет рәвештә ничек, иптәш Закиров? Харис. Мин, менә турыдан-туры тауны ярып, бу яктагы сазлыклар аша үтәргә уйлыйм. Миндә күпер дә бер генә, менә бу култыкта гына булачак. Болар өстенә Мәмәт тавыннан чыккан таш, известь үзе... Карташёв. Так... Монда уйланырлык урыннар күп. Ләкин сез уйладыгызмы, тауны шартлату, өстән узуга караганда да читенрәк һәм кыйммәткәрәк төшәр? Харис. Кул көчләренә генә таянсак, әлбәттә, шулай.булыр иде. Карташёв. Безнең экскаваторларыбыз да күп түгел. Машинистлары да яшь кызлар. Сез тагы нәрсәләргә ышанасыз? X а р ис. Булган техникадан тулысынча файдалануга, ике, хәтта өч сменалы эшкә күчүгә, эшче көчләрне дөрес бүлүгә... Гидромеханиза- цияне чын-чыннан гамәлгә куюга... К а р т а ш ё.в. Яхшы идея. Ләкин бездәге халыкның күбесе сезонник- лар, алары да җитәрлек санда түгел. Харис. Моның өчен халыкның инициативасын күтәрергә кирәк. Бу мөмкин. Менә бу җәелеп яткан сазлык суларын, канау казып, колхозның буасына агызу юлын ачсак, халык безгә бөтен яклатып ярдәм итәчәк. Карташёв. Кыю һәм бик реаль фикерләр. Мария Ивановна, сизәсезме, иптәш Закиров нәкъ сез әйткәннәрне куәтли бит? Мошкова. Әйе. Мондый тәкъдимнәр, инженер-майор Галиевкә дә билгеле иде. Ул сазлыклардан, таудан, экскаваторларны тулы нагрузкада эшләтүдән курка. Галиев проектында вак-төяк кимчелекләр барлыгы сезгә электән билгеле. Без бит аларны эш барышында төзәтергә курс тоткан идек. Шуңа күрә дә әле ул проектка паспорт бирелмәгән. Карташёв. Әйе. Моңарчы мондый конкрет тәкъдимнәр булмавы да эшкә кинәт борылыш ясарга мөмкинлек бирмәде. Безгә төзү сроклары бик кыска куелган булса да, без бу инициативаны хуплап каршы алырга, коллектив каршына да, министерствога да куярга тиешбез. Харис. Минем тәҗрибә эшемнең уңышлы якларын табасыз икән, эштә файдалануыгызны, җитешсезлекләрен тәнкыйть астына алуыгызны сорыйм. Карташёв. Конечно, конечно. Харис. /Мин үзем бу тирә-як җирләр белән бик якын таныш булганлыктан, Галиевнең әзер проектына сукыр рәвештә иярә алмыйм. Фронтта алган сапёрлык практикамнан чыгып ышандырам, иптәш подполковник, бу эш гади фантазия генә түгел! Карташёв. Ничего! Анысы эштә күренер. Мин хәзер шуны гына әйтә алам, сезгә бик нык ашыгырга туры килер. Менә бит ул ничек, Мария Ивановна, берәү яхшы эшли, икенче берәү тагы да ~ яхшырак юлларны эзләп таба. Ә безгә шуны халыкка җиткерергә, гамәлгә ашырырга кирәк. Үзегезгә билгеле, вакыт бик тар. Юлны сроктан алда өлгертергә кирәк. Ватан шуны көтә, иптәшләр! Харис. Мин өлгертергә сүз бирәм, иптәш подполковник! Мошкова. Менә, менә! Без шундый логиканы гына аңлыйбыз. <• .с. ә.- № 7. 49 

50 
 
Өйдән Г а т а ул л а чыга. Гатаулла. Алай икән, алай икән. Нигә кузгалдыгыз әле, кунаклар? Өйгә рәхим итегез. Аш өлгерә. Карташев. Анысы икенче вакытга, Гатаулла Сафич. Ничего, внугың ничего күренә, Гатаулла Сафич, үзеңә охшаса, начар булмас. Гатаулла. Рәхмәт, рәхмәт. Өйгә керү кирәк иде... Карташёв. Ярый, исән булып торыгыз. Мошкова. Хәзергә, иптәш Закиров. Хуш, бабай. Харис. Бик рәхмәт, иптәшләр! 
Ка рташёв белән Мошкова китәләр. Г атау л ла. Алай икән, алай икән, эшең менә кая бара икән! Әйдә, тырыш. Белмәссең, бакча да үз урынында утырып калмасмы? Харис. Бакчадамыни эш? Г атаулла. Алай икән. Ярый алайса, буада да булсын, ди. Харис. Юк, бер буада гына да түгел. Ул ерылмаса, колхоз электростанцияле булачак, әлбәттә. Гатаулла. Миңа дисә, болар булса, бар да булды инде, югыйсә. Харис. Бу юлларның файдасы бер синең өчен генә, колхоз өчен генә түгел, бөтен илебез, дәүләтебез өчен булсын иде! Гатаулла. Алай, алай! Артта мотоцикл тавышы. Әнә? Теге, «тырт-тыртың» тагы килә инде. X а р и с. Ул егет белән бер дә боткаң пешми, ахры, дәү әти? Г атаулла. Артык олы бавырлы үҗәткә охшый, корт чаккыры! Харис көлә. Ярсып Фәттах килеп керә. Фәттах. Исәнмесез? Г атаулла. Саумы егет, исәнме? Харис. Нихәл, Фәттах? Фәттах. Шәп! (Кызу гына килеп, Харисның эшенә күз йөртеп чыкканнан соң.) Вак мәсьәлә! Турырак, ләкин мөмкин эш түгел! Син нәрсә, бер көн эшләп, ике көн тик тора торган экскаваторларга таянмакчы буласыңмы? X а р ис. Алар эш юклыктан шулай тик торалар. Фәттах. Син аларның машинистларына гына күз сал. Аларгамы соң андый китларга хуҗа булырга? Маңгай чәчләрен кырт кисеп, кичләрендә, капка төбендә көнбагыш ярып, егетләрнең аккордеонына такмак әйтүне генә беләләр бит алар. Харис. Хәер, ул кызларның андый нечкәлекләрен өйрәнгәнем юк. Әмма тауны яру мөмкин! Фәттах. Ярып чыга алган хәлдә дә, буяктагы сазлык сулары теге якка ыргылачак. Ташкын ашлык басуларын су астында калдырачак. Ул ташкынны Мәмәт тавы гына тотып тора! Харис. Мин ул суларга урын таптым. Алар колхозга энергия бирәчәк. Фәттах. Хыял! Син шуны да уйла, Харис, син колхозга ярдәм итәм дип, безнең болай да җитешми торган кул көчләребезгә тоткарлык ясауга барасың. Аңла, алар электростанция дип кабынып китсәләр, безнең төзелешкә әйләнеп тә карамаячаклар. Харис. Киресенчә! Син, димәк, колхозчыларның хәзер кем булуларын аңламыйсың. Алар тимер юлның колхозларга нинди файда китерәчәген беләләр. Шуңа күрә дә ничек эшлиләр. Ләкин, ачык әйтим, социалистик ярыш тиешенчә оештырылмаган әле. Агитаторлар да йомшак эшлиләр.


 
Фәттах. Иң элек күр, аннан сөйлә! Нормасын сигез йөз процентка үтәүче Садыйковны, биш йөзгә үтәүче Громовны кая куясың? Ике йөз, өч йөзчеләр һәрбер участокта, һәрбер прорабствода... X а р и с. Без үз илебездәге канал төзелешләрендә ике мең, ике мен ярым норма үтәүче казучыларны да ишеткәнебез бар. Ләкин ул стахановчыларны көчләренә карата берләштерделәр. Алар коллектив эшләү нәтиҗәсендә генә шундый күрсәткечләргә ирештеләр. Мин күрәм, казучыларның күбесе аерым хәрәкәт итә. Кулларында кәйлә, лом, көрәк. Хәтта тачка белән берләшеп эшләүчеләр, дә аз. Күбесе үзе казый, үзс ташый... Эшне яңача оештырырга кирәк! Фәттах. Кирәкнең иге дә, чиге дә юк аның! Син, акыллым, иң элек үз эшең турында уйла. Мин сиңа, ышанып, үз проектым белән танышырга бирдем. Сиңа тагы ни җитмәгән? Харис. Мин үземчә эшлим... Фәттах. Миндә ачуың бар икән, туп-туры үземә әйт. Алай, нигез- сезгә көнләшеп, Отелло трагедиясе корырга йөрмә! Харис. Нинди ачу? Нинди көнләшү? Кемнән? Фәттах. Әй, нәрсә белмәмешкә салынган буласың? Бабай алдында булса да әйтим, Зәйнәбеңне мин тартып алыр дип куркасыңмы? Эштә минем авторитетымны төшерермен дә, Зәйнәпне яңадан үземә кайтара алырмын дип уйлыйсыңмы? Харис (тыела алмыйча, көлә башлый). Менә кайда ул сигезенче класслар романтикасы! Гатаулла. Алай икән, алай икән! Ул әле шулай кеше бәхетенә өметен суза башлаганмыни? Әйтерсең лә үз бәхете юк! Дөрес эшлисең, егет! Кыздыр үзен, кыздыр!.. Менә эшләр нидә икән, ә мин сизми дә йөрим... Шәп, шәп! (Шатланып, кулларын уып өйгә кереп китә.) Фәттах. Син үзең дә кызганыч романтик! Харис. Чүп болар, бар да чүп! Зәйнәп, дисең син. Зәйнәпне бит аны, синең белән минем теләккә карап кына, әле теге, әле бу якка күчереп йөртеп булмый. Ул бит кеше. Аның үз акылы, үз карашы бар. Чыннан да, ул сине ярата башлаган икән, мин нишли алам соң? /Мин дәүләтебез интересларыннан чыгып проект төзим. Синең проектыңны төзәтәм... Сиңа ярдәмгә киләм. Фәттах. Мин сиңа алдан әйтәм, гамәлгә аша торган эш түгел бу! Харис. Күрәзәлекнең кемгә кирәге бар? Яраксыз була икән, сиңа үпкәләмәм. Ләкин бу эшкә ваклыкларыңны катнаштырып, дуслыкны бозарга йөрмә! Фәттах. Ә. мин соң синнән нәрсә сорыйм. Шуны ук!.. Харис. Бик рәхмәт! Менә, аңлаштык та бугай? Фәттах. Юк. Бик үк аңлашылып бетмәде әле. Кулына әбәт чиләге күтәргән Надирә килеп керә. Өйдән Гатаулла чыга. Надирә. Исәннәрмесез? X а р и с. Нихәл, Надирә? Г а т а у л л а. Әйдүк, әйдүк, балдыз! Сөзмә менгердеңме? Надирә. Әйе, җизни. Аш салырга соңгарак калдым инде, ачуланмагыз. Бүген эш, эш... Гатаулла. Юк, юк, балдыз. Кая ул ачулану. Ашны үзем салдым инде. Бераз күзеңне салсаң... Хәерниса үзе оеттымы? Надирә. Әйе, үзе. Гатаулла. Әйдә, улым, әйдә, кунак егет. Эшләрегезне куеп торыгыз да, авылда бер дигән сөзмәдән авыз итегез. «Хәерниса сөзмәсе» дип атала торган данлыклы сөзмә бу! Ф ә т т а х. Рәхмәт. Гатаулла. Рәхмәте сыйлангач булыр. Әйдәгез, әйдә! Надирә белән өйгә кереп китәләр.

52 
 
Фәттах. Ничәмә-ничә очрап, һич кенә дә карамый калганым үзенә! Сынын кара син аның! Баш түбәсенә сулы стакан утыртып куй< йөрер... ләкин түгелмәс! Кем үзе? Нинди булдыклы кыз бу? Бөтен район комсомолецларын күтәрде бит! Харис. Сеңелем. Фәттах. Шундый сеңелең бар?!. Бертуганмы? Харис. Түгел. Дәү әниемнең сеңелесенең кызы. Фәттах. Куянның шулпасының шулпасы! Вак мәсьәлә! Сөзмәсе белән бер кабуда үзен йотарсың. X а р и с. Төртелмәс микән? Фәттах. Нишләп? Хәер! Хәзер инде Зәйнәп тә миннән ычкынгач... Харис. Шулмы чын мәхәббәт? Акыл утыртырга да вакыт бит инде сиңа. Фәттах. Вак мәсьәлә! Әле дә сакал билгә җитмәгән. Кайчанда булса, семья корырга да кирәк булыр. Харис. Аның өчен намуслырак юллар да бетмәгән. Фәттах. Әйе... Синең шикелле мыштым гына, барысын да үз кочагына җыярга чамалаучы дуслар янында йөрсәң... Харис. Син боларны нәрсәгә таянып әйтәсең? Фәттах. Нәрсәгә булсын? Биш ел буена исеңә дә кереп чыкмаган Зәйнәпне, инде, менә-менә ияләшә дигәндә, бөтен эшне боздың, ярар инде, алар иске танышлар икән дисәм, бу чыбык очы сеңелеңне дә кызганасың... Харис. О! Нигә син мине үчектерәсең? Иптәш авызында мондыя сүз буламы? Фәттах. Син үзең иптәш итмисең. Минем инде, менә-менә өлгерде дигән эшемә дә кулыңны сузасың. Мин барысына да түзеп торырга, дәшмәскә тиешме, синеңчә? Харис. Кызлар турында теләсәң нишлә! Әмма эш турында юкны сөйләмә. Әгәр дә болай буласыңны белсәм, проектыңа күз дә салмаган булыр идем. Фәттах. Каян килгән зур белгеч! Институт бусагасын атлап чыгарга өлгермәгән, шулай да миңа акыл сата! Юллар диләр аны! Аларны салу өчен хыялый булу гына җитми, баш та кирәк! Харис. Шаккаткыч хәл! Әйт, Фәттах! Без нинди авыр сыналу еллары үткәрдек. Без анда хыял белән генә җиңдекмени? Безнең баш та. акыл да юк идемени? Уйла! Шулай ук, ул бөек, тиңдәшсез батырлык еллары сиңа бер дә тәэсир ясамадылармыни? Фәттах. Тукта, боларның монда ни катнашы бар? Харис. Андагы дуслыкны, халыкларның бердәмлеген, безнең жи- тәкчеләребездәге осталыкны кая куясың? Техникабызның өстенлеге... бездәге дисциплина?!. Фәттах. Ярый, ярый! Аңлыйм. Шулай... Но, сугыш... сугыш булып узды... Дөрес, мин сугышта аз булдым. Аннан ни зыян? А1ин дә бит. кайтып керүем белән, эшкә ябыштым. Дөрес, минем, синеке шикелле, орден-медальләрем юк... Шулай да мине, бу начар эшләде, димәделәр... Ләкин миндә практика... Харис. Әллә начар да эшләр идеңме? Юк инде, безнең алам эшләргә хакыбыз да юк. 13ез барлыгыбызны, белемебезне, сәләтебезне- барысын да биреп эшләргә тиешбез. Фәттах. Шулай, билгеле. Ләкин бит бар кеше дә синең шикелле үк булып бетә алмый. Берәүнең колачы озынрак, икеичесенеке кыскарак... X а р и с. Син миннән көлмә, мин үземне тиешенчә эшли алам димим әле. Минем бары синең фикер кытыршылыкларыңа ачуым килә. Фәттах. Вак мәсьәлә! Сиңа читтән генә торып авыз ерырга ансат. Менә эшләп кара. Шуннан сизәрсең.  
53 
 
Өйдән Г а т а у л л а чыга. Гатаулла. Әй, сугыш чукмарлары! Чәкәләшеп туясызмы сез, юкмы? Әйдәгез, кереп сөзмә ашагыз. Күңелегез көрәеп китәр. Куй, куй эшеңне, Харис. Караңгы төшә. Әйдәгез, аш өлгерде. (Кереп китә.) Өй эчендә ут янганы, Надирәнең табын хәзерләп йөргәне тәрәзәдән күренә. Фәттах (тәрәзәдән карап). Ашы — аш, ә сөзмәсе... (Өйгә керә башлый.) 1 Харис (юынгычта кулын юа). Иң элек кулыңны ю! Фәттах. Ах, шулаймыни? (Кулын юа.) Харис өйгә кереп китә. Өйдән сөлге тотып Надирә чыга. Фәттах каршысына килеп баса. 
Фәт-та х. Сез боларга булышып йөрисезмени? Надирә. Әйе, вакытым булганда... Фәттах. Эх, миңа да нинди кыен, аерым квартирада... Надирә. Сез ни сөйлисез? Бу карт бит минем җизни. Аның беркеме дә булмаганга, эштән соң гына мин... Фәттах. Анысы минем дә... беркемем дә юк... Надирә (ачуы килеп). Гафу итегез. Мин сездән анысын сорамыйм. Фәттах. Җизнәсе — җизнә... ә абый? Надирә. Нинди абый? Фәттах. Харис сезгә бертуган абый түгел, бугай? Надирә. Булса соң? Шуның белән ни аңлатмакчы буласыз? Фәттах. Үзеннән-үзе аңлашыла! Надирә. Тупаслык! (Сөлгене тартып алып, кереп китә.) Фәттах. Кыргый куян! (Уйланып.) Шулай да, уйламыйчарак ычкындырдым, ахры... Хәер, вак мәсьәлә! (Аның артыннан өйгә кереп китә.) 
Бакча ишегендә Хафизов һәм Зәйнәп күренәләр. Хафизов. Юк инде, сеңел! Сез алай, безнең үз авыл егетебезне кулдан тартып алырга чамаламагыз. Зәйнәп. Харис сезнең авылныкы, ләкин ул безнең кешебез, иптәш Хафизов. Хафизов. Үз авылыңныкын үз кеше итү, тагы дй җиңелрәк. Чөнки аның бөтен нигезе шушында. Менә Харис өчен салдырылган яңа йорт, тормыш! Эш ягына килсәк, үзегез күреп торасыз, электростанция салырга йөрибез. Бөтен тирә-якны яктыртсын да, яши бирсен. Менә эш кайда! Зәйнәп (шаярып). Өйләндереп тә куйсак, диегез? Хафизов. Ансыз — дөнья сансыз, дигәндәй, ул ягын да уйлаганнардыр... Зәйнәп. Ах, шулаймыни? Димәк, Харисның бирегә кайтып төшүе очраклы гына хәл түгел? Хафизов. Билгеле, без аны бөтенләйгә үзебездә калдырырга исәплибез. Сездән дә аның башын-күзен әйләндереп, үзегезгә эшкә чакырып йөрмәвегезне үтенәбез. Зәйнәп. Алай икән, алай икән! Хафизов. Әйе, Гатаулла абзый әйтмешли — шулай! Зәйнәп. Менә эш кайда! Хафизов. Безгә дә югары белемле белгечләр кирәк. Шуңа күрә, сез безнең юлга каршы төшмәгез. Сез Харис кебекләрне һәрвакыт таба аласыз. Сезгә алармы институтлар өлгертеп кенә тора. (Тәрәзәдән карап.) У! Анда, табын тулы аш-су! Кода-кодагыйларны яхшы каршы алалар болар. Мактап йөрибез икән. Әйдә, иптәш Алмаева, кердек!  
54 
 
3 ә й нэп. О. юк! Алай булгач, мин кермим! Хафизов. Үз кешеләреннән алай тартынырга ярамый. Әйдә, керик- Кунак булырга теләгәндә, бераз әрсез булу да зарар итми. Зәйнәп. Юк, миннән булмый. Хафизов. «Әрле әрләнеп торганчы, әрсез ашап туяр», ди. Мин тәвәккәлләдем, сеңел! (Өйгә кереп китә.) Зәйнәп (тәрәзәгә йөгереп килә). Я, Харис, бу зарыгуларымның да бер чиге бардыр ич инде? Күз алдымда' юк чагымда шундый якын идеи, инде кайткач, ни өчендер ераклашасың. Бу абзый да күңелгә әллә нинди шикләр салды... (Җырлый.) Өйдән Харис чыга. Як-ягына карана. Харис. Зәйнәп! (Аны күреп.) Зәйнәп, бу нишләвең инде? Үзен менгәнсең... үзең... нигә өйгә кермисең? Зәйнәп. Ә!.. Синең өеңме бу! Әйе, матур! Бакчагыз бигрәк тә... Харис. Әйдә инде. Бу нинди назлану? Чит кеше түгел ләбаса син миңа? Зәйнәп. Әйе... без дуслар... Юк, кермим, Харис! Бакчада нинди рәхәт. Әрсез булуга караганда, назлы булып калу күңеллерәк. Хафиз. Дустыңның өенә керүдә нинди әрсезлек булсын? Назлы- лыкка килгәндә, син дөрес әйтәсең. Тиешеннән артык назлылык —ялындыру, дустыңны санга алмау, һавалануга алып бара. Зәйнәп. Шулай, һавалы кешене түбәнсенеп җиңеп булмый. Харис. Аңламыйм. Зәйнәп. Шулай... мин үзем дә аңлашылмаучылык томаны эчендә бутала башладым. Өйдән иң элек Фәттах, аның артыннан Надирә, Гатаулла һәм Хафизоз- л а р чыгалар. Фәттах. Кая китте бу Харис дисәм, Зәйнәп тә менгән икән! Харис. Аның нәрсәсе гаҗәп? (Надирәгә.) Таныш бул, Надирә. Зәйнәп Алмаева. Надирә. Болай якыннан ук таныш булмасак та, без танышлар. (Кул биреп.) Надирә Кадыйрова. Әйдәгез, өйгә дә рәхим итегез. Зәйнәп. Юк, рәхмәт. Монда иркенрәк. Харис. Сез танышлар? Кайчан, кайда очраштыгыз? Зәйнәп. Монда килеп төшүем белән. Юл чатында... синең җырыңны тыңлап торганда... Харис. Минем җырымны? Булмас! Минем әле кайтканнан бирле беркем алдында да җырлаганым юк. Г атаулла. Әйе. Ул сугышка тикле ярыйсы гына җырлый торган иде. Хәзер, җырлый алмаган кеше — сызгыра, дигәндәй, эшли башладымы, сызгыра да сызгыра. Бакчадагы бөтен кошларны аздырып бетерде инде. Фәттах. Сызгырудан ни хикмәт чыгар икән? Хафизов. Күрдең ич, ни чыкканын! Әле генә ничек сайрады егетең? «Бер эшкә дә кермим», ди бит! Надирә. Сез әллә кая борып алып киттегез, мәсьәлә аның эшкә керү-кермәвендә түгел. Егет кеше — эшсез булмас! (Хариска.) Син. абый, чыннан да үзеңнең җырлаганыңны оныткансың. Харис. Ни юкны сөйлисез? Нинди җырлауда, нинди сызгыру? Хафизов. Шулай итеп, Харис энем, безгә вәгъдә дә бирмисең, нәүмиз итәсеңмени? Ярый, ярый. Без сабыр итәргә дә риза. Гатаулла абзый, идарәгә төшик әле. Яңа ояларны синнән башка ясатып булмый. (Сәгатенә карап.) Осталар килергә вакыт җиткән. Гатаулла. Ярый. (Надирәгә.) Син, балдыз, аш урыннарын җыештырып, Хариска урын җәеп кенә бирерсең инде?  
55 
 
Надирә. Була, жизни. Хафизов. Ярый, яшьләр, хәзергә... (Гатаулла белән китәләр.) Зәйнәп. Надирә иптәш, сез ничек, Харисның сеңелесе буласызмыни? Надирә. Әйе. Минем әнинең апасы — Гатаулла җизнинең хатыны, Харис абыйның дәү әнисе булган. Фәттах. Вак мәсьәлә! Юк, шундый эре мәсьәлә ки, аркылының ■буйлыга киселешеннән туган өчпочмакларның, икска тапкырланып, игрекка бүленүеннән туган унарлы вакланма! Кыскасы, Архимед үзе терелеп, бу мәсьәләне чишәргә утырса да, очына чыга алмыйча, яңадан .үләргә мәҗбүр булачак. Зәйнәп. Көлә белми көлү — тешсез кешенең авыз еруы белән бер! Надирә. Мин өйдәге эшләрне карыйм әле. Иртүк эшкә дә чыгасы... Сез инде мине гафу итегез. (Өйгә кереп китә.) Харис. Архимедны бер терелтеп, бер үтереп җәфалауның кирәге юк. Чөнки, Архимед үз рычагына таба алмаган терәк ноктасын без таптык инде. Бу — большевизм идеяләре белән янучы халык энтузиазмы! Социалистик ярыш дигән, иң яңа, куәтле рычаг та безнең кулда! (Кинәт борылып, агачлар арасына кереп китә.) Зәйнәп. Бу нинди дуамаллык тагы? Фәттах. Эх, Зәйнәп! Кара син бу йортка. Бабай аны кем өчен салдырган? Аның Харистан башка кеме бар? йортның эченә күз сал. Кем йөри? Данлыклы, яшь, матур кыз! Сеңелесе, дисеңме? Якын да килми! Күз буяу өчен уйлап чыгарылган, ниндидер дәү әниләр, апалар, җизниләр... Зәйнәп. Җитәр! Боларның бер никадәресе дөрес тә булсын, ди. Ә дуслык соң, дуслык шуларга карап кына җимерелә аламыни? Фәттах. Нишләмәк кирәк? Безнең белән дуслыкны өзмичә торып, Хариска бу теләкләренә ирешү мөмкин түгел, күрәсең. Вак мәсьәлә! Әйдә, китик. Зәйнәп. Фәттах! Син безнең дусмы?.. Авызың әйткәнне, колагың ишетсен! Харис — сапёр ротасы командиры, орденнар кавалеры, гвардеец! Барыннан да бигрәк, ул партия члены! Шуны онытма! Фәттах. Шулай да бит... Зәйнәп. Безнең герой совет халкында, аңлы совет яшьләрендә, андый обывательлек интереслары яшәми! Фәттах. Кызганычка каршы, сирәк булса да... Өйдән Надирә чыга. Надирә. Харис абый кайда, иптәшләр? Фәттах. Там, там... таллар арасында!.. Надирә. Юк, мин чыннан... иртүк эшкә чыгасы да бар. Фәттах. Мин дә чынлап әйтәм, сеңелкәш. А-бы-ең... таллар арасына кереп китте. Надирә. Харис абый! (Агачлар арасына кереп китә.) Фәттах. Инде дә аңламыйсыңмы? 3 ә й нэп. Г аҗәпләнәм... Фәттах. Монда гаҗәпләнерлек берни дә юк. Әйдә! (Китәләр.) Агачлар арасыннан X а р н с белән Надирә чыгалар. Надирә. Бу нинди сәер кеше син, абый? Иптәшләреңне үпкәләтүең ■бар. Ялгызларын калдыргансың да, әллә кая... Менә, төшеп тә киткәннәр... Харис. Алар үзләре... Алар үпкәләгән шикелле, минем дә үпкәләргә хакым юкмыни? Надирә. Балачактагы нәзбереклегең һаман да бетмәгән икән әле Әйдә, ят! 
56 
 
Бакча ишегендә 3 ә й нэп күренә. X а р и с. Р1окы качмас..; Менә нинди борчулар килеп чыкты бы’ Хәер, мин үзем дигәнчә эшли алмыйммыни? Шулай бит, Надирә? Надирә. Шулай, билгеле! Әйдә! Ял ит! Харис. Ярый, акыллым! (Өйгә кереп китәләр.) Зәйнәп (уртага чыгып). Шаккаткыч хәл! Ничек итеп ышанырга соң моңа? Кыяр-кыймас кына Фәттах керә. Фәттах. Йөрмә, йөрмә, Зәйнәп! Ялынып мәхәббәт яулап булмый. Зәйнәп. Шулай ук алдап та... Мәхәббәт саф, бөек булырга тиеш! Фәттах. Вак мәсьәлә! Андый идеаль мәхәббәт хәзергә юк! Бөтен мәсьәлә дуслыкта, бер-береңә ияләнүдә! Зәйнәп. Фикерләреңнең бер булуында, бергәләп киләчәккә омтылуда... Фәттах. Әйе, әйе, дуслыкта, дим бит! Зәйнәп. Шулай! Дуслык—мәхәббәт нигезе! пәрдә. 
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ 
V КҮРЕНЕШ Төзелеш участогы конторасы. Техникага бәйләнешле плакатлар, рәсемнәр белән бизәл гән иркен өй. Уртада төзелеш картасы, анда: юлның ике төрле юнәлеше күрсәтелгән. Алар бергә башланалар һәм бер үк ноктада туктыйлар: зәңгәр сызыкның бормалы, кызылның туры булуы күренә. Түрдә тышкы, ике якта баш инженер һәм парторг кабинетларының ишекләре. Тыштан керүгә рәшәткәле барьер. Кичке вакыт булганлыктан, хезмәткәрләрнең есгәл- урындыклары стена буйларына җыелып куелганнар. Бер кырыйдагы тумбочка өстендә радиоалгыч. Пәрдә ачылганда Харис өстәлләрнең берсендә эшләп утыра. Аның ашыкканы сизелә. Счёт төймәләрен шалтыратып куя. Сызгырына. Харис. Уралмаш системасындагы экскаваторның чүмече бер алымда өч кубометр грунт каптыра. Норма сменага 600 кубометр. Алай... Алты метр киңлек бик җиткән. Тирәнлек икедән дә ким ярамый. Алты мең кубометр. Ике смена эшләгәндә дә биш көн кирәк. Озак! Озак! Шулай ук башка бер мөмкинлек тә юк микәнни? Тыштан Фәттах кереп, парторг кабинетына бара. Ишекне тартып карый. Фәттах. Юкмыни? Харис. Ашап килергә китте, ахры. Василий Петрович үзендә. Фәттах. Юк. Миңа ул кирәкми. Хәзер синең фантазияләреңә бирелде бит инде ул. Какшаган инде, карт, кем тузга язмаганны сөйләсә, шуңа шакката. Я> күңелең булдымы инде? Буаң ерылмаячак, бакчаң үз урынында калачак. Харис. Минем буам да, бакчам да юк! Колхозныкы алар. Фәттах. Синең колхозың! Харис. Синең авылың, диген! Фәттах. Синең йортың... Харис. Шулаймы? Әгәр дә син яңадан да бу турыда юк-барны сөйләп йөри торган булсаң, мин мәсьәләне партия җыелышына куячакмын. Фәттах. Ул турыда бетте. Мии просто ялгышканмын. Ләкин Мәмәт тавын ярып үтү хыялыңнан ваз кич! Мин. бүгенге киңәшмәдә бу объект планыңның, ялгыш булуын ачык күрсәтәчәкмен.  
57 
 
Харис. Син бу тәкъдимеңне ничәнче кат әйтәсең инде. Ишет, соңгы мәртәбә әйтәм, минем планымның иң принципиаль объекты — Мәмәт тавы. Мин аны үтәүдән ваз кичәм икән, бу бөтен проекттан ваз кичүем дигән сүз. Фәттах. Алайса, син җиңелдең. Мәмәт тавын ярырга ярамый. Бораулаучылар һәм геологларның бүгенге тикшеренүләре шуны күр* сәтте: Мәмәт тавының астында, сиксән метр тирәнлектә, җир асты елгасы табылды. Харис. Диңгез түгел икән, андый елгалар, гына мине куркыта алмый. Кил әле бире. Менә, бер нечкә җирдә төртелдем. Фәттах. Вакыты килеп терәлгәч кенә булмый инде ул. Харис. Үзең әйтмешли, вак кына мәсьәлә бу! Фәттах. Мин алай экспромт белән эшләргә өйрәнмәгән. Харис. Хәер, кирәкми! Фәттах. Минем сиңа булышырга теләгән чакларым да булды. Үзең дус итмәгәч, миңа үпкәләрлек урының юк. Харис. Минемчә, мин сиңа түгел, син миңа үпкәлисең шикелле? Фәттах. Тик белеп тор! Җиңеләчәгең факт! Мин әле дә кайбер чигенүләр ясарга мәҗбүр булдым. Моннан соң, юк! Проектларны берләштерергә кирәк дип, кысасы булмагыз! Харис. Кем сине кыса? Дөреслеккә каршы барырга кулымнан килми диген дә бетер инде! Фәттах. Юк, бетми торсын әле! (Ни әйтергә дә белмичә.) Кайтып килмичә булмый; кара аны, Харис, чыгышларыңда шәхси интересларыңны катнаштырып, укларыңны кадыйсы булма! Харис. Мин дә иптәшләрчә карашта булуыңны гына сорыйм. Югыйсә, икебезгә дә: «Вак ызгышчылар икән болар», — дип караулары бар. Коллектив каршында авторитетыбызны саклыйк. Фәттах. Син күбрәк үз турында хафалан! (Чыгып китә.) Баш инженер кабинетыннан Карташёв, аның артыннан Хафизов чыгалар. Карташёв. Ничек кенә булмасын, иптәш Хафизов, төзелештә эш көннән-көн катлаулана, зур масштаблар ала бара. Сез вәгъдәгезне үтәмисез. Җитми, аңлыйсызмы... Кешеләр, кешеләр кирәк. Хафизов. Ничек инде аңламаска? Тик сез дә булышлыгыгыздан ташламагыз. Үзегезгә билгеле, һич югында бер экскаватор бирмәсәгез, безнең ерып чыгу ихтималыбыз юк. Җитмәсә, урак өсте... Карташёв. Бездә һәркайчан, һәркайда урак өсте! Акланырга маташмыйк. Ярар, экскаватор булыр! Бәлки бер инженер да... ләкин вакытлыча! Аңлыйсызмы? Безнең сорауларга алтын карпларыгыз, майларыгыз белән генә түгел, кешеләр белән җавап бирегез. Ах сезне, хәйләкәрләр! Үзегездән артканнар белән генә авызны томаларга... Хафизов. Сез ни сөйлисез, Василий Петрович? Алтын карпларны әллә без сөймибезме? Безнең тик базлар гына... Карташёв. Базлар, базлар... Җәй киләсен кыштан ук, кышны җәйдән үк күрергә кирәк иде. Ярый, булды! Тик договор буенча үз бурычыгызны онытмагыз. Хафизов. Булды, булды! Менә, эш кайда! (Хариска.) Синең эшләр кай тирәдә, туган? Харис. Без һәм сез дигәнчә, Мәүли абзый! Хафизов. Шулаймы? Алай булгач, булды! Карташёв. Мин кабинетны бикләп тормыйм, Харис Закирович. Анда кереп эшләсәгез, өстәл дә киңрәк, ут та якты яна. Харис. Була, иптәш подполковник! Карташёв (чыгып барышлый Хафизовка). Сез, председатель иптәш, активыгызны күбрәк алып килергә тырышыгыз. Киңәшмә бик кызыклы булачак. 
58 
 
Хафизов. Билгеле, билгеле! Электростанция бит ул! Менә зШ кайда! Карташёв белән Хафизов чыгып китәләр. Харис сызгырына-сызгырына эиь*2 Көнбагыш яра-яра Катя килеп керә. Катя. Исәнмесез? Харис. Исәнмесез. Катя парторг кабинеты ишеген тартып карый да ул бикле булгач, баш инжене? ишегенә кермәкче була. Харис. Анда юк ул, иптәш. Бераздан киләчәк. Катя (сәгать карап). Киңәшмәгә иртәрәк икән иртәрәген дә... Кайтып йөрмим инде. (Плакатлар карап йөрергә тотына. Көнбагыш ашый.) Харис. Чүпләмәгез, иптәш. Катя. Юк, мин учыма җыям. Харис. Учыгызга булса, ярый... Катя (Хариска якынрак җиргә килеп утыра да, кесәсеннән секундомер чыгарып куеп, кулыннан кан тибешен санарга керешә). Бер, ике» өч, дүрт, биш, алты... Харис (гаҗәпләнеп). Сез әллә врач булырга җыенасызмы? Катя. Кырык тугыз, илле... Бүлдердегез! Әйе, машиналар врачы булырга җыенам. Харис. Машиналарда кан йөреше юк шикелле? Катя. Кан булмаса, ритм бар. (Яңадан секундомерга карап, санарга керешә.) Бер, ике, өч, дүрт, биш, алты, җиде, сигез... Харис (бераз сабыр иткәннең соңында). Эш болайга киткәч, мина көтеп торырга туры килә торгандыр инде? (Эшеннән туктап, сызгырынып йөрергә тотына.) Катя. ...Алтмыш дүрт, алтмыш биш. Гафу итегез. Бетте. Санамыйм. Харис. Болай гына булгач, зарар юк. Меңнәргә китәрсез дип курыккан идем. Катя. Алай куркып торырга ярамый. Да, мин сезне берничә тапкыр куркыттым бугай инде! (Көлә.) Харис. Кем, кайчан? Катя. Сез оныткансыз да. Кайткан көнегездә танк эченнән чыгып — бер мәртәбә, икенче көнне судан килеп чыгып — икенче мәртәбә... Харис. Шулаймыни? Ул сезмени? |Юк. Ялгышасыз. Минем сездән курыкканым юк. Катя. Эшләгез, эшлә! Минем сезгә уңайсызларга исәбем юк! Харис. Төртелдем әле. Бармый. Катя. Ял итегез. Мәгез, семечка ашагыз. Харис. Рәхмәт, минем ул нәрсәне җенем сөйми. Катя. Белмим, сез нәрсәне генә сөясез икән? Харис. Бардыр инде... Ләкин семечканы түгел. Катя. Ә мин, семечка ашау аркылы тәҗрибә дә ясап карадым. Ләкин, сез әйтмешли, бер мәгънә дә чыкмады. Харис. Ничек инде ул, тәҗрибә? Катя. Бер минутка ничә семечка ашап була икән, дип сынап караган идем. X а р и с. Соң? Рекорд куя алдыгызмы? Катя. Кызу ашау ягыннан, бәлки куйганмындыр да... Эш андамыни! Минем исәп, секундлардан минутлар, минутлардан сәгатьләр жыю... Тик семечка ашауны билгеле бер темпка, ритмга кертү читен. Харис. Ачыграк белергә мөмкин түгелме, сез нәрсә турында сөйлисез? Катя. Мин моторны кызу әйләндерә алам. Ләкин ул юл белән балансларның колачларын тизләтеп булса да, подшипниклар бик кызалар.
59 
 
Бәлки трансмиссиядәге шестерняларның тешләрен арттыру юлын карарга кирәктер! Харис. Мин һаман да төшенеп җитмәдем. Сез нинди эштә? Сүз нинди машина турында бара? Катя. Мин — экскаватор машинисты. Харис. Ах, сезмени инде ул атаклы семечка яручылар? Зинһар, зинһар, килегез әле бирегә. Миңа нәкъ сез үзегез кирәк тә бит! Катя. Ә сез кем буласыз? Харис. Юл төзүче, Харис. Катя. Екатерина Михайловна Кузьмина. Күрешәләр. Харис. Шәп, шәп! Килегез әле. Менә мин экскаваторларның, эш нормаларын ачыклый алмыйм, Екатерина Львовна. Катя. Михайловна... Харис. Ә, әйе... Михайловна Ермолаева иптәш? Катя. Кузьмина... Харис. Шулай, шулай, Кузьмина туган... Катя. Катя дип кенә йөртегез, Борис иптәш. X а р ис. Бик дөрес... Борис, Боря мин, Катя... Менә шул... Сезнең грунт казу нормагыз сменага алты йөз кубометр исәпләнә... Катя. Дөрес. Но... Харис. Әнә, бөтен хикмәт тә шул «но»да инде. Шуннан арттыру юллары юкмыни? Катя. Бар, Борис иптәш, вакытны дөрес файдаланганда, грунттан арчылачак мәйданның үз вакытында әзерләнүен булдырганда, сигез йөз, сигез йөз илле кубометрга да җиткерергә була. Моңарчы мин алмаш-тилмәш ике машинага гына хезмәт күрсәтә ала идем. Әгәр дә алар- ның балчыкны бушата торган урыннары ерак була икән, тиккә дә әрәм •булган минутлар күп була. Ләкин... Харис. Тагы шул «ләкин»ме? Меңне, меңне ничек куып җитәргә соң? Катя. Мең? Менә шул турыда да баш ватам шул мин, Борис иптәш. Ай, белем җитеп бетми. Сез миңа ярдәм итегез. Миңа, моторның нормаль әйләнгәне хәлендә, балансларның тизрәк хәрәкәт итүләренә ирешергә кирәк. Моның өчен, максималь әйләнешнең минутка ничә мәртәбә булуын белергә, шуннан чыгып, трансмиссиядә ничә теш арттырырга кирәклекне табарга кирәк. Харис. Моның өчен, әйләнеш ритмын ачыклау җитә. Әмма дә шәп булыр иде соң! Киңәшмәдә сезнең тәкъдимне җанлы факт итеп китерер идем. Катя. Шулай шул. Бертуктаусыз эшләүгә күчсәм, мин өч, хәтта дүрт машинага төяп өлгертер идем. 'Югыйсә, майор Галиев машиналарны бар дип тә белми. Бөтен эшне кул көчләренә таянып кына кора. Безне «Семечка яручылар командасы!» — дип йөртә. Харис (уйланып). Гади бензин моторының әйләнеше, минутка мең бер йөз, мең ике йөз... сәгатькә... (Исәпли.) Катя. Бөтен эш ритмда... (Кинәт.) Сезнең балалайкагыз юкмы? Харис. Балалайка?! Катя. Я булмаса, гармонь, һич югында авыз гармоне булса да ярый. Сез бит слухлы кеше... Харис. Туктагыз әле, мин бит серьезно сөйләшәм. Катя. Мин дә шаярмыйм. Сызгыра беләсезме? Харис. Зинһар, ташлагыз! Югыйсә, мин шундый сызгырырмын! Сез түгел, сандугачлар акылыннан шашар! Катя. Сез үзегез дә серьёзныйрак булыгыз. Такмаклагыз әле миңа «Ап-пиппа»ны!  
60 
 
Харис (бөтенләй өмет өзеп). Шундый әйтермен, мин Әпипә!.. Катя. Курыкмагыз. Бу бит опыт! Музыка ритмы буенча тактны билгелибез. Бер минутка ничә такт, аңлыйсызмы? Чыннан да, сез нигә миннән куркасыз? Эх, музыка булса, мин биер идем, сез санар идегез. Тукта! Радио бар ич! (йөгереп барып радиоалгычны ялгый, анда ниндидер вальс уйнала.) Булсын, Штрауска да такт сугып була. Мәгез секундомер, башларга команда бирегез. Санагыз! Харис (ни булса да булыр, дигән шикелле, секундомерга карап команда бирә). Хәзерләнегез. Бер, ике... башладык! 
Катя кызып бии. Харис секундомерга карап саный. Биюнең, иң кызу вакытында ишектән Мошкова белән 3 ә й н ә п килеп кереп, аптырап карап торалар. Мошкова. Кызык! Ләкин вакыты түгел. Зәйнәп. Американский кризис тыпырчынуы. Тузан куптаргансыз. Туктагыз, зинһар! (Барып тәрәзәне ача.) Харис. Бүлдермәгез! (Санап тора.) Стоп! Нәкъ бер минут, Катюша. Катя. Я? Ничәне суктым, Борис иптәш? X а р и с. Туксан. Катя. Туксан? Болай булгач, барып чыгар төсле. Хәзер исәпләрбез. Секундлардан минутлар, минутлардан сәгатьләр! Мария Ивановна, сез үзегезгә керәсезме? Мошкова. Әйе, Катюша. Катя. Булышыгыз әле, Мария Ивановна, зур хикмәт чыгарга тора. Мошкова. Пожалуйста! (Кабинетының ишеген ача.) Катя. Хәзер, Боря! /Монысын исәплик тә, калганын сезнең белән хәл итәрбез. (Мошкова артыннан кереп китә.) Зәйнәп. Эш шашынуга кадәр барып җиттемени? Мондый ясалма шатлык эшенең уңышлы чыгуыннан шикләнә торган кешеләрдә генә була. Мәмәт тавыннан су чыгуны ишеттеңме? Харис. Ишеттем. Әйдә, кил, серенә төшен. Исәплик. Шашыну түгел, тәҗрибә иде бу, кил инде! Зәйнәп. Рәхмәт. Мин биредә исәпләрлек эш күрмим. Шулай ук табышмак уены белән маташасым да килми. Надирәнең башын әйләндерүең генә җитмәгән, инде эшче кызларны да шашындырырга тотындыңмыни? Гаҗәп, мин синнән моны көтмәгән идем. Харис. Шулай, гаҗәп! Мин үзем дә синең миңа карата ышанычсыз каравыңа аптырыйм. Зәйнәп. Аптырарлык ни бар? Барысына да үзең сәбәпче! Инде хәзер исемеңә кадәр үзгәрә башлаган икән? Харис. Исем турында аңлатып тору да кирәксез. Инде, Надирәне әйтсәң, миндә аңар карата туганлык тойгыларыннан башка берни дә юк. Ул минем балачактан бергә уйнап үскән сеңелем. Ул саф бала, миңа да үзенең абыйсы итеп олылап кына карый. Син, кулыңнан килсә, мине төпчемә, үз турында уйлан! Безнең араларның салкынаюына кем гаеплерәк икән? Зәйнәп. Әлбәттә, син! Харис. Юләрем!.. Ярар, калсын әле. Халык җыелганчы, шушы мәсьәләне хәл итеп алыйк. Синнән башка барып чыкмый. Син кирәк миңа, Зәйнәп! Шулай ук, ул су минем планнарымны пыран-заран китерер микәнни? Зәйнәп. Эшкә килгәндә мин кирәк... Харис. Кирәк, кирәк, җаным! йөрәгем өчен дә син кирәк. (Өстәлдән чертёжларны җыя.) Зәйнәп. Я, я, артистланма! Шомарган егеткә охшый башлыйсың... Әллә ни шикләндерә башларсың.  
61 
 
Харис. Шикләнү синдә булмас! ('Икәүләшеп кабинетка кереп китәләр.) Тыштан Карташёв белән Г атаулла керә. Карташёв. Ничего, ничего, Гатаулла Сафич. Без юлларны шәһәр белән авыл арасын якынайту өчен салабыз. Шулай булгач, внугың синнән ераклашмый, киресенчә, якыная дигән сүз. Гатаулла, Бер ычкынсамы, тотарсың инде аның койрыгын. Минем теләк, аны авылда төпләндереп калдыру иде. Анысы дөрес, юллар шәһәрне авылга якынайта. Тик картлык дигән нәрсә, боларның барысына караганда да миңа якынлаша. Аның минем башыма нәрсә өстерәп килгәнен үзең яхшы беләсең. Карташёв. Ничего, ничего! Бар да син дигәнчә булыр, ычкынмас. Китә икән, ялт итеп кайта да алыр. Гатаулла. Сез кыстамасагыз, ул рәхәтләнеп биредә кала аладыр иде. Салсын электростанциясен, шуның хуҗасы булсын да мин әзерләгән йортта, өйләнеп, яши бирсен иде. Нигә каныктыгыз соң минем оныкка? Үзем дигәнчә тынычлап үләргә ирек бирегез инде, Николай Петрович! Карташёв. Ничего, үләргә ашыкма әле син. Менә юлларны салып бетерик, аны күр! Аннан внугың өйләнер, аның туен күр. Аннан соң инде внугыңның баласын алдыңа утыртып сөяргә дә кирәктер бит? Гатаулла. Алай икән, алай икән! Шулай шул! Ә мин, синеңчә, нәрсә турында сөйлим соң? Алай итмәгез инде. Иске дуслык хакына хәлемә керегез. Сездә бит минем онык ише егетләр болай да җитәрлек. Карташёв. Юк, Гатаулла Сафич, бездән бер кеше дә артмый. Шулай ук, синең белән минем дуслыкка карап кына, кешеләрне өләшеп йөреп тә булмый. Гатаулла. Алай икән! Бу ниткән бөгелмәс-сынмас кешеләр булдыгыз соң сез? Алай дисәң дә вай, болай дисәң дә вай! Бәлкем, аның бу башлаган эше барып та чыкмас әле, әйеме? Карташёв. Ай-яй-яй! Кемнән, кемнән, но, мондый сүзне синнән ишетермен димәгән идем. Оял бераз! Синме бу? Внугыңның эшенә уңышсызлык теләүче? Болай булса, бетте! Ай-яй-яй! Катя AI о ш к о в а кабинетыннан чыга. Катя. Ритм, ритмда хикмәт! Исәнмесез, Василий Петрович? Карташёв. Нихәл, Катюша? Катя. Шәп, инженер-подполковник иптәш! Мин хәзер берьюлы дүрт машинага төяп өлгерү йөкләмәсен өстемә алам! Хәзер аңлатырмын. Кая китте соң әле бу, Борис? Карташёв. Кемне әйтәсең? Катя. Кем дип кенә әйтим? Борис. Бик интересный гына татар егете. Кара күзле, кара чәчле... Яшь инженер. Карташёв. Үзе Борис исемлеме? Белмим... Бездә... Катя. Бар инде, бар!.. Эшләгәндә сызгырына... Гатаулла. Инженер булгач, сызгырыр инде ул, сызгырыр... Катя (кабинет ишеген ачып карап). Ә! Әнә кая икән ул! Борис иптәш, Боря, бирегә чыгыгыз әле! Харис чыга. X а р и с. Ни булды? Катя. Хәзер Мария Ивановна янына керегез. Туксанны санаган идегезме? Шулай гына булса да, сменага мең кубометр эшләргә мөмкин. (Карташёвка.) Рапорт бирергә рөхсәт итегез, инженер-подполковник иптәш. Яңалык таптык! Сменага меңне каптыра алабыз! Таныштырырга рөхсәт итегез.  
62 
 
Карташёв. Зур шатлык белән! Карташёв, Катя, Харис Мошкова кабинетына кереп китәләр. Г атаулл а. Алай икән, алай икән. Инде, Харисым Борис та бул* ган икән! Зәйнәп чыга. Кулына ниндидер кәгазьләр тоткан. Зәйнәп. Кая китте тагы? Исәнме, бабай? Гатаулла. Саумы, кызым? Әллә юкса, Харис кирәк идеме? Зәйнәп. Әйе шул! Башта тап, тап, дип янымда кадак булып тордь: да, инде менә тапкач, әллә кая китеп, юк булды. Г атаулл а. Алай икән? Шулайдыр шул. Мин дә менә, тормышыбыздагы яңалыкларга хәйран калып, шаккатып «алай икән, алай икән* дип кенә йөридер идем, дөнья дигәнең алай гына түгел, болай икән ул, кызым... Зәйнәп. Ничек болай? Гатаулла. Шулай! Берәүләр берәүдән ычкына икән дә, икенче берәүгә килеп тап була икән. Тапканнар, кызым, барысын да тапканнар! Зәйнәп. Нәрсә тапканнар, бабай? Г атаулл а. Харисыма Борис дигән исем тапканнар. Шулай. Монда бер кыз бар, һай-һай-һай! Шул — күзен дә йоммыйча әйтә, берне түгел, меңне каптырам, ди. Чая, чая кыз! Зәйнәп. Аңлап ук бетермәдем, бабакай. Г а т а у л л а. Алай икән. Шулай! Аңларсың әле, башың яшь,’ кызым! Кабинеттан кул чаба-чаба Ка р т а ш ё в белән Мошковалар чыгалар. Алар артыннан бер-беренә кул бирешкән Катя белән X а р ис күренәләр. Харис. Яшә, Екатерина, Ку... ку.:.’ (Катяның фамилиясен әйтмәкче була, ләкин оныткан.) Катя. Катя, Катя!.. Харис. Димәк, вәгъдә, Катя туган? Гатаулла. Алай икән, алай икән!!! Карташёв. Зур, яхшы тәкъдимегез белән котлыйм, Кузьмина иптәш! Бу эшегез белән сез планны срогыннан алда тутырырга мөмкинлекләр ачтыгыз. Мошкова. Бу темпны, бу ритмны башка машинистларга җиткерү һәркайсыбызның да бурычы, иптәшләр. Харис. Шулай! Канауда грунт 6000 кубометр. Катя. Алты сменалык эш! Харис. 1Мәмәт тавында 30000! Катя. Өч смена эшләү оештырылса, анысын ун тәүлектә! Зәйнәп. Аңлашыла! Боларга өстәп, Мәмәт тавы породасы турында да яна хәбәр белдерергә рөхсәт итегез. Ул — гади известняк. Аның йомшаклыгы эшне тагы да тизләтүгә мөмкинлек бирәчәк. Моңарчы булган анализ дөрес түгел. Менә соңгы расчётлар! Карташёв. Боларга яңа кайткан, яңа системадагы экскаватор- ларыбызның көчен дә кушсак, нәрсә була, иптәшләр? Барысы да. Төзү срогын күп тапкырлар кыскартабыз! Мошков а.'"Халык җыелганчы кабинетка рәхим итегез! Алар алдына конкрет фактлар белән чыгарга хәзер булыйк. Тик менә... астан су чыгу факты гына... Бар да кабинетка кереп китәләр. Иң элек Надирә аның артыннан кулына чертёжлар күтәргән Фәттах килеп керә. Фәттах (як-ягына каранып, кеше юклыгын күреп). Туктагыз әле... Надирә. Мин инде сезгә әйтәсе сүземне әйттем шикелле! Фәттах. Сезнең, сеңелкәш, бер дә серкәгез су күтәрми икән. Мнн авыл кызларын бераз гадирәк һәм түземлерәк булалар дип йөри идем. 
63 
 
Надирә. Түземлелекнең төрлесе бар. Ләкин хәзерге авыл кыз лары, сез уйлаганча, калын тиреле, ни әйтсәң шуны күтәрә торган түгелләр! Фәттах. Гафу итегез. Мин сезне аңлыйм. Ләкин беренче ялгышуны гафу итү дә мөмкиндер, минемчә? Бик вак мәсьәлә бит ул? Надирә. Сезнеңчә бәлки вактыр да... Әмма, безнеңчә, сезнең Харис абый турында уйлап чыгарган әкиятләрегез, акылга сыймаслык тупаслык. Моның өчен сезне гафу итү түгел, коллектив каршында җавапка. тартырга кирәк. Бу — комсомолецлардан, партияле иптәшләребез- дән көлү. Фәттах. Юк, юк, сеңелем, бу минем ялгышуым. Сезнең белән Харгс арасын аңлап җиткермәвем генә... Надирә. Аңламагансыз икән, ашыгып нәтиҗә чыгармаска һәм аны кеше арасында сөйләп йөрмәскә кирәк иде. Фәттах. Зинһар, гафу итегез. Мин бит аны башка берәүгә дә сөйләмәдем. Зәйнәпкә дә, Харисның үзенә генә... Шик дигән нәрсә кемдә булмый инде? Алар бит минем дусларым. Надирә. Ярый инде... Бу чыннан да шулай икән, бер юлга кичерергә дә мөмкин булыр. Надирәнең актык сүзләрендә ишектән Хафизов керә. Фәттах. Менә рәхмәт, менә рәхмәт. Бирегез кулыгызны, дус булыйк? Надирә. У! Юк! Бу кадәрлесенә сабыр итегез. Чыннан да кызык, сез бөтен эшне өстән генә хәл итәргә ашыга торган кеше икәнсез. Чын мәгънәсендәге дуслык, ул бит бик зур нәрсә! Фәттах. Ә сез артык тирәннән уйлыйсыз, иптәш Надирә. Надирә. Шуңа акылым җитә икән, нигә тирәнтен уйламаска? Хафизов. Менә, эш кайда! Фәттах (Хафизовны күреп). Вак мәсьәлә! Ә, юк, бик зур мәсьәлә! Мин Хариска күптән әйтеп килдем, ялгышасың, дим! Юк, тыңламый. Имеш, ул яңа методлар куллана, имеш, ул насыпьларны да гидромеханизация юлы белән өячәк... Надирә. Болары тагы әкиятме? Фәттах. Әйе, әкият! Надирә. Нәрсә, Харис абыйның эшеме, әллә сезнең сүзегезме? Фәттах (аптырап кала). Ә? X а ф и з о в. Әйе! Менә эш кайда! Мошкова чыга. Мошкова. Иптәшләр, кабинетка рәхим итегез. (Хафизовка.) бездән тагы активлар булачактыр бит? Хафизов. Хәзер, менә-менә килеп җитәләр, Мария Ивановна. (Надирә белән кабинетка кереп китәләр.) Мошкова. Иптәш инженер-майор! Фәттах туктый. Сез партия җыелышында да нигезсез чыгышларыгыз белән күңелсез тәэсир калдырдыгыз. Бу киңәшмәдә серьёз булырга тырышыгыз. Фәттах. Мин нәрсә? Мин бит, Мария Ивановна, гади эшне катлауландырырга тырышучыларга гына каршы. Мәсәлән, Харисның, гидромеханизация кертергә кирәк, дип маташуы кемгә кирәк? Мошкова. Ничек инде ул, кемгә? Барыбыз өчен дә... Бик яңа, бик яхшы метод! Фәттах. Кайда бездә андый аппаратлар? Мошкова. Бу нинди куркаклык? Сез, зинһар, ул тикле зур, буй җитмәслек нәрсә итеп сөйләмәгез әле! Сүз әллә нинди катлаулы аппаратура турында бармый, башкачарак җайлаштырылган насослар турында гына...  
64 
 
Фәттах. Тагы мәшәкать... Ә су кайда? Мошкова. Әллә аның да кайда булуын күрми башладыгызмы инде, инженермайор иптәш? Күзегезне ачыгыз да, Кырык чишмә суларына, сазлыкларга карагыз! Фәттах. Ой, тәмам башым катты инде, Мария Ивановна! Мошкова. Минемчә, ул үзегезгә-үзегез шаккатудан ойый башлаган. Әнә, халык килә, аларның тәнкыйтенә колак салыгыз да уйлагыз Төзәлер дип уйлыйм! (Кабинетка кереп китә.) Фәттах. Ай-һай-һай-һай, зур мәсьәлә! Ләкин Мәмәт тавы астын- дагы елга... Тыштан халык килүе ишетелә. Фәттах ашыгып кабинетка кереп китә. 
ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ VI КҮРЕНЕШ Җәйге аяз эссе көн. Арткы планда, буйдан-буйга сузылган, яңа гына өелгән тимер юл насыбе. Горизонтта калкулыклар һәм таулар. Ерактан бер мачта күренә, анын очында кызыл флаг бар. Насыпь буенда салынып бетмәгән рельслар һәм шпаллар ята. Аста, алгы планда уйсу җир— чирәмлек. Бер кырыйда чатыр. Аның янында төрле эш кораллары ята Пәрдә ачылганда Зәйцәп насыпь өстендә теодолит аша күзәтеп, төрле әмерләр бирә Планшеты өстенә куеп ниләрдер язгалый. Зәйнәп (күзәткән якка, артка боерыклар биреп). Када шунда, када! Аз гына сулга!. Тагы да... тагы да... азрак! Менә... нәкъ шулай’. Кузгатма! Әй-й! Өченче, арткарак. Тагы... тагы да артка! Рәхмәт! Ашыгып Харис керә. Палаткадагы кыр телефонын шалтырата башлый. Харис. Авария бригадирын, авария бригадирын! Ә?.. Комачауламагыз әле, яме! Кит дим, кит! Харис бу! Авария бригадасыннан кемне булса да... ә? Әһә! Сабиров! Син нәрсәгә көттерәсең? Әйтсәләр, шул! Су баса... Әллә белмисең? Клапан эшләми башлады. Котлавандагы насос рәшәткәсе дә тыгылды. Оч! Очып кил! Кайсы участок тыгыла тагы? Ә? ]Ок, юк, казуны туктатмаска! Хафаланмагыз. Сезгә барып җитәргә ерак әле! Җитмәскә тиеш, дим... Зәйнәп (насыпьтан йөгереп төшеп). Я, ничек, Харис? X арие. Эшегездә булыгыз. Карагыз аны, өюне дә, казуны да туктатмаска! Зәйнәп. Су килеп җитсә? Харис. Су эчендә дә эшләргә! Зәйнәп. Әллә эш хәтәрме? Харис. Сорама. Үч иткән шикелле, запас насосы да юк. (Артка, эшчеләргә.) Насос хәзер төзәтелер! Тыныч, тыныч эшләгез, иптәшләр! Зәйнәп. Әй! Ул нинди паника? (йөгереп чыгып китә.) Харис. Нинди әмәлләр табарга? (йөгереп насыпь өстенә менә, күзәтә.) Әһә! Молодцы, өченчеләр! Ике норма үтәделәр. Арттагы мачтада икенче флаг күтәрелә. Күтәрелегез, байраклар! Сез күтәрелгән саен эшчеләрнең дә күңелләре күтәреләчәк! (Китә башлый.) Икенче якта Мошкова күренә. Мошков а. Харис Закирович! Харис. Мария Ивановна!.. Мошкова. Тыныч булыгыз, Закирович! Мин яңа гына разведкадан... Хәзер үк тауның аръягыннан юл ачарбыз... Мин Катяга тиешле күрсәтмәләрне бирдем. Алар анда эшли башладылар.  
65 
 
Харис. Су артканнан арта гына бара бит! Мошкова. Шулай булмый хәле юк. Менә гидрометеорология станциясеннән алынган соңгы мәгълүматлар. (Кәгазь күрсәтә.) Харис. Нәрсә соң бу? Мошкова. Җир асты елгасының агым юнәлеше. Харис. Бу мине бер ягы белән дә тынычландырмый, Мария Ивановна. Мошкова. Минем сезне тынычландырырга уйлаганым да юк. Әйдә киттек. Шунда күрерсез. Чыгып китәләр. Кулына төен күтәргән Н а д и рә күренә. Насыпь өстендә тирә-ягына каранып тора. Надирә. О! Эшчеләрдәге борчылуны күрче! Бигрәк тә каты килә, ахры, бу ташу. Кая куйыйм икән моны? Ашавын да онытты бит. (Насыпьтан чатырга таба төшә.) Өстә Зәйнәп күренә. Зәйнәп. Исәнмесез, Надирә! Надирә. Исәнмесез! Менә абыйга ашарга китергән идем дә... үзе юк икән... Зәйнәп. Әнә, шунда чатыр эченә куегыз. Кая ул ашау... Надирә. Чыннан да, бу нинди хәл сездә? Зәйнәп. Нишләмәк кирәк. Табигать үзенекен итә. Аның белән көрәшү уен түгел. Надирә. Шулай ук куйган хезмәтләрегез бар да җилгә очар микәнни? Бөтен эш булды дигәндә... ярый, мин китим әле. Без дә ерак түгел генә җирдә урабыз. Су безнең җирләрне дә басмаса инде... (Әкрен генә насыпька менеп китә.) Артта кызу килгән мотоцикл тавышы ишетелә. Ул якынаеп җиткәч кенә кинәт шартлап туктый. Кемнеңдер бик каты кычкырганы һәм ыңгырашуы ишетелә. Надирә кабаланып артка төшеп китә. Зәйнәп тә насыпь өстенә йөгереп менә һәм арттагы күренештән куркып катып кала. Бераздан, насыпь артыннан Фәттах белән Надирәнең менеп килүләре күренә. Фәттахның башы канланган. Надирә аны култыклаган. 3 ә й н ә п тә алар каршысына йөгереп барып, Фәттахның икенче култыгыннан ала. Түбәнгә, чатырга таба төшәләр. Фәттах. Харис кая? Харис? Надирә. Тынычланыгыз, хәзер килер. Фәттах. Ой, беттем, беттем. Зәйнәп. Ни булды соң аңа? Надирә. Шул тикле каты барып төште, бичара! Зәйнәп. Кай җирең? Имгәнмәдеңме? Фәттах. Вак мәсьәлә... Надирә. Ул кеше йөрмәгән юллардан килде бит. Фәттах. Турырак, тизрәк килеп җитәрмен дигән идем... Зәйнәп. Биредә аптечка булырга тиеш иде. Ахры, теге чатырга алып киткәннәр... Надирә. Алып килимме? Зәйнәп. Бар, акыллым! Надирә. Хәзер! (йөгереп чыгып китә.) Зәйнәп. Менә ят шунда... Хәл җый! Фәттах. Харисны, Харисны... Юл бар, бәладән котылырга мөмкин... Зәйнәп. Ничек, ничек, Фәттах? Фәттах. О! Харис... Нигә мин бу тикле дуамал булдым? Гафу итегез мине! Зәй н ә п. Дуамаллык баш яра, ди шул. 5 »с, ә.- № 7.  
66 
 
Фәттах. Башы вак мәсьәлә! Ул да ялгыша күрмәсен иде. Зәйнәп. Ул ялгышмас. Фәттах. Мин ялганчы булыц калдым. Сезнең араны да бутадым. Кичерегез мине! Зәйнәп. Я, я! Тыныч кына ят. Надирә аптечка алып килә. Палатка эченә кереп утырып, Зәйнәпкә Фәттахның, башын бәйләүдә булыша. Карташёв белән Харис керәләр. Харисның кулында флаглар. Аның йөзе еракка юнәлгән һәм яктырган. Күзен үзе кергән якка текәгән хәлдә, рәхәтләнеп ярсып сөйли. Харис. Үз юлларыңны күреп тору нинди рәхәт, Василий Петрович! Карташёв. Значит, карар итәсең? Харис. Ә ничек соң? Шуннан башкача мөмкин дә түгел. Бу ташкыннан котылу юлы шул гына!.. Карташёв. Күр, өченчеләр икенче флагларын күтәргәннәр. Значит, ике норма тутырганнар! Харис. Әйе, хәзер андый участоклар бик күп. Безнеке озакламый дүрт булыр. Күр, Василий Петрович. Бу тау ничә гасырлар буена шулай горур басып торган. Элекке кешеләр аннан шомланганнар. Аны изге тауга санаганнар. Ниндидер йолкыш дәрвиш исемен кушканнар ана. Калтыран, тетрә, Мәмәт Шәех! Син безнең бер кул селтәвебез белән юкка чыгачаксың! (Артка кычкырып.) Иптәшләр! Бар дә әзерме? Артта тавышлар. Әзер! —Әзер! —Әзер! Харис (арткарак чигенеп төрле сигналлар бирә). Әй-й!.. Минем тирәгә, минем тирәгә, иптәшләр! Фәттах (башын калкытып). Нишләмәкче була ул? Дөрес эшлиме?.. Харис! Харис туган! Харис (чатырга әйләнеп карый да, анда Фәттах белән Зәннәпне- күреп, кире борыла). Хәзерләнегез! Бирегә, бирегә. Фәттах. Тыңла әле, Харис! Харис (борылып карамыйча гына). Юк, хәзер инде сез мине тыңлагыз. Фәттах. Дөрес, дөрес эшләдең, Харис! Барысын да аңладыңмы, ташкынны, суны... Харис. Мария Ивановна, Катя, ашыгыгыз! Сәхнәгә Мошкова, Катя, Гатаулла карт, Хафизов һәм башкалар керәләр. Халык төрлесе төрле якка таралып, кергән якны күзәтеп тынып калалар Зәйнәп Харис янына йөгереп менә. Зәйнәп. Тукта әле, Харис! Фәттахның сиңа ниндидер сүзе бар. Харис. Нинди сүз булуы мөмкин? (Чатыр ягына карый да Фәттахның башы бәйләүле булуын күреп, йөгереп төшә.) Ни булды сиңа, Фәттах дус! Фәттах. Зур мәсьәлә, Харис иптәш! Тауны хәзер үк... Югыйсә, су... Мария Ивановна әйткәндә, колагыма да алырга теләмәгән идем. Менә, кабаланып, ашыгып бирегә килә идем... Харис. Әйе. Бу чыннан да шулай. Мария Ивановнага да, барлык дусларыңа да ышан, Фәттах. Мошкова (Карташёвка). Менә, Закировның проектыма паспорт килде, иптәш подполковник! Карташёв. Бигрәк вакытлы! Значит, тауны шартлату безне бу ташкын бәласеннән коткарачак, дисез? Мошкова, һичшиксез. Ачык билгеле, Василий Петрович, су асты елгасының агым юнәлеше тауның аргы ягына таба. Безнең казу эшләребез аның юлын буган.
5* 
67 
 
Карташёв. Иптәш Закиров, менә сезнең проектыгызга паспорт. Тауны шартлатырга боерыкларыгызны бирегез! Харис. Була, иптәш инженер-подполковник! Рөхсәт итегез сезнең кулыгызны кысарга! Карташёв. Сезне дә шулай ук! (Күрешәләр.) Проектның авторы буларак, сезне төзелешнең участок инженеры итеп билгелим! Халык кул чаба. Харис. Бу билгеләнүне акларга сүз бирәм! (Мошковага.) Иптәш Мошкова, күрсәткән булышлыгыгыз һәм бу бәладән коткаруыгыз өчен рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Фәттах (утырган җиреннән торып, Харис каршына бара). Минем дә күземне ачуың өчен рәхмәт, Харис дус! Гафу ит. Харис. Минем синең туры юлга басачагыңа ышанычым зур иде. Шулай булмыйча мөмкин дә түгел, Фәттах дус! Безнең чордагы барлык юллар да — коммунизмга алып баралар. Карташёв. Иптәш инженер-майор Галиев! Үзегезне тәртипкә китерегез! Фәттах (киемнәрен төзәткәләп төз баса). Булды, иптәш подполковник! Карташёв. Сезне, вакытлы рәвештә, колхоз гидроэлектростанциясен салып бирү эшенә билгелим. Фәттах. Була, иптәш подполковник! (Баскан урыныннан тайпылып китә.) Карташёв. Нәрсә, сезнең хәлегез начармы әллә? Надирә белән Хафизов Фәттахны ике култыгыннан килеп тоталар. Фәттах. Берни дә юк, Василий Петрович. Бу тик шатлыктан гына-.. (Ике ягына күрсәтеп.) Мондый дуслар барында хәлнең начар булуы мөмкинме соң! Хафизов. Ул безгә электростанция торгызыр, без аны аякка бастырырбыз. Рәхмәт сезгә, иптәш начальник! Менә эш кайда! Надирә. Әйе, әйе, колхозчыларның нык куллары Фәттах иптәшне тиз савыктырыр. Г атаулла. Алай икән, алай икән! Бу хәрәкәтләр барганда, Харис телефонда сөйләшә. Зәйнәп аның янында кайнаша. Карташёв. Буламы, иптәш инженер! Харис. Бар да әзер, иптәш инженер-подполковник! Карташёв. Башлагыз! Харис насыпька йөгереп менә. Флаг белән ишарәләр ясый. Кесәсеннән ракета пистолеты чыгарып, бер-бер артлы өч кызыл ракетаны һавага җибәрә. Халык тынын да алмыйча нидер көтә. Артта бер-бер артлы шартлаулар. Тау-таш җимерелгән тавышлар. Горизонтта тауның ярылуы һәм тузан булып*юкка чыгуы күренә, һава сафлангач, горизонтта яңадан бер мачта күренә, анда өч флаг җилферди, дүртенчесе күтәрелә. Халык кул чаба. Карташёв. Инженер Закиров участогы бүген дүртенче нормг.пы үтәде. Уңыш белән котлыйм, иптәшләр! Харис. Еракны якынайту, тынычлык аша киләчәкне тизләтү юлларына — коммунизмга, иптәшләр! Катюша, яңа ритмыңны яңа эшкә! Катя. Була, иптәш Борис... әй... иптәш инженер! (Кулындагы байрагын югары күтәреп, насыпь аркылы артка төшеп китә.) Зәйнәп (Харис янында). Без нинди бәхетле, Харис! Харис. Әйе, бу тынычлык юллары безне бәхеткә илтәләр! Насыпь артыннан Катя н ы ң экскаваторы узып бара. Аның кабинасыннан кызыл байрак җилферди. Барлык халык зур омтылыш белән эшкә кузгала. ПӘРДӘ төшә.