Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧ ХЕЗМӘТ ТАНТАНАСЫ


 Сугыштан соң совет халкы алдына килеп баскан бөек бурычларны иптәш Сталин үзенең 1946 елның 9 февралендә Москва шәһәренең Сталинский сайлау округы сайлаучылары алдында сөйләгән тарихи речендә тулы һәм ачык итеп күрсәтеп бирде. Большевиклар партиясенең якын киләчәктәге бурычларын билгеләп, иптәш Сталин яңа бишьеллык планның төп бурычлары илебезнең зарарланган районнарын торгызудан, промышленностьның һәм авыл хуҗалыгының сугышка кадәрге дәрәҗәсен кайтарудан һәм аннары бу дәрәҗәне азмы-күпме зур күләмнәрдә узып китүдән гыйбарәт дип күрсәтте. Партиянең һәм Совет дәүләтенең юлбашчысы И. В. Сталинның күрсәтмәләре СССРның 1946—1950 елларга халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүнең бишьеллык планы турында СССР Верховный Советының беренче сессиясе тарафыннан 1946 елның мартында кабул ителгән Законның нигезенә салындылар. Бу, большевиклар партиясе җитәкчелегендә совет халкының, Бөек Ватан сугышында җиңеп чыкканнан соң, тыныч төзелеш эшенә күчү чоры иде. Сугыштан соңгы бишьеллык Советлар Союзы тормышында яңа тарихи этапның башлануы, илебездә коммунизм төзүнең сталинчыл бөек программасын тормышка ашыру юлында бик зур адым булды. Тынычлык һәм прогресс дошманнары, сугыштан соңгы кыенлыкларны Советлар Союзы үз көчләре белән генә җиңеп чыга алмас, үз хуҗалык үсеше буенча билгеләнгән гаять зур планны тормышка ашыра алмас, дип исәпләгәннәр иде. Аме- рика-Англия империалистик сугыш уты кабызучыларның ялчылары, Советлар Союзының экономик үсеше сугыштан соң уннарча елларга тоткарланып торачак, дип акырындылар. Англиядә чыга торган буржуаз журнал «Уорлд ревью» 1946 елның язында ук инде: Советлар Союзы үз көчләре белән генә үзенең яңа бишьеллык планын тормышка ашырырлык хәлдә түгел, дип язды. Бу журнал, килеп туган проблеманы хәл итүнең бары бер генә реаль мөмкинлеге бар — ул да булса Америкадан зур күләмдә заём алу, дип күрсәтергә тырышты. Ләкин империалистларның һәм аларның ялчыларының, СССР сугыштан соңгы кыенлыкларны хәл итеп чыга алмас, дигән исәпләре хурлыклы төстә җимерелделәр. Коммунистлар партиясе җитәкчелегендәге совет халкы, хуҗалыкның социалистик системасының тиңдәшсез өстенлекләренә таянып, сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык планның бөек бурычларын үтәүгә зур энтузиазм белән кереште. Иптәш Сталин халык хуҗалыгы планнарын үтәүдә хезмәт ияләре массаларының хәлиткеч ролен бөтен тулылыгы белән күрсәтте. «Безнең производство планнарыбызның реаль булуы, ул,— ди иптәш Сталин,—
86 
 
яңа тормыш иҗат итүче миллионнарча хезмәт ияләре. Программабызның реаль булуы, ул — җанлы кешеләр, сезнең белән без, безнең эшләргә теләвебез, безнең яңача эшләргә хәзер торуыбыз, безнең планны үтәргә хәзер торуыбыз» (II . В . Сталин. Әсәрләр, 13 т. 80 нче бит). Безнең халкыбыз авыр сугыш калдырган яраларны төзәтү өчен үзенең сыналган большевиклар партиясе артыннан кыю һәм зур ышаныч белән барды. Халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүнең бишьеллык планы уңышлы үтәлде. СССРның 1946— 1950 елларга халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүнең дүртенче бишьеллык планының үтәлеше турында Дәүләт план комитетының һәм Үзәк статистика идарәсенең белдерүендә совет кешеләренең тыныч иҗади хезмәтенең бөек уңышлары ачык гәүдәләнгән. Бишьеллык планның йомгаклары социалистик стройның көчен һәм иксезчиксез мөмкинлекләрен бик ачык күрсәтәләр. Белдерүдә китерелгән саннар һәм фактлар Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә совет халкы ирешкән бөек җиңү турында сөйлиләр. Биш ел — халыклар тарихында бик аз вакыт. Ләкин шул кыска гына вакыт эчендә Совет илендә нинди бөек эшләр башкарылды! Сугыштан соңгы бишьеллыкның уңышлы үтәлүе— ул большевиклар партиясенең сталинчыл җитәкчелегенең, аның зирәк политикасының, совет халкының коммунизм төзү өчен көрәштәге ихтыярының һәм иҗади тырышлыгының тантанасы. 
Иптәш Сталин беренче бишьеллык йомгакларына анализ ясап, совет халкының тарихи җиңүгә ирешүен тәэмин иткән төп өч көчне күрсәткән иде. Бу, беренчедән, социалистик ярышны һәм ударниклыкны җәелдерүдә инженертехник көчләр белән берлектә гаять дәрәҗәдә зур энергия күрсәткән миллионнарча эшчеләр һәм колхозчылар массасының активлыгы һәм үзен-үзе аямавы, дәрте һәм инициативасы. 
Бу, икенчедән, массаларны алга барырга чакырган һәм теләккә ирешү юлындагы барлык һәм һәртөрле кыенлыкларны җиңеп чыккан большевиклар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең ныклы җитәкчелеге. Бу, өченчедән, барлык һәм һәртөрле 
кыенлыкларны җиңү өчен кирәк булган гаять зур мөмкинлекләргә ия булган совет хуҗалык системасының үзенә аерым артыклыклары һәм өстенлекләре. Сугышка кадәрге сталинчыл бишьеллыкларның җиңүен тәэмин иткән бу төп көчләр сугыштан соңгы беренче бишьеллыкта тагын да зуррак колач белән җәелеп киттеләр. Большевиклар партиясе совет халкын героик хезмәткә туплады. Ул совет кешеләрен кыенлыкларны җиңәргә, коммунизм өчен көрәшкә рухландырды. Какшамас мораль- политик бердәмлек, СССР халыклары арасындагы туганнарча дуслык, ялкынлы совет патриотизмы белән батырлыкларга рухландырылган халкыбыз, данлы Ленин —Сталин партиясе җитәкчелегендә, дүртенче бишьеллыкта җиңеп чыгу өчен бөек хезмәт походына чыкты. Совет җәмгыятенең җитәкче һәм юнәлеш бирүче көче — большевиклар партиясе сугыштан соңгы елларда тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне тагын да ныграк җәелдерде. Тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть —ул совет җәмгыятенең үсеш законы. Партиянең тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне киң җәелдерү буенча эше дүртенче бишьеллыкны үтәү өчен көрәштә уңышларга ирешүгә бик нык ярдәм итте. Социалистик ярыш — җәмгыять үсешен хәрәкәтләндерүче яңа көчләрнең берсе. Ленин — Сталин партиясе сугыштан соңгы чорда да социалистик ярышны һәм стахановчылык хәрәкәтен оештыручы булды. Дүртенче бишьеллык планны срогыннан элек үтәү өчен җәелеп киткән социалистик ярышта халык хуҗалыгында эшләүче барлык эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең 90 проценты катнашты. Большевиклар партиясе совет халкын, партия, совет, хуҗалык, профсоюз һәм комсомол кадр, ларын фән эшлеклеләре белән произ
87 
 
водствоның иҗади хезмәттәшлеген ныгытырга, хезмәтнең һәм производствога җитәкчелекнең алдынгы методларын кертергә, халык хуҗалыгындагы резервлардан тулы һәм ос- га файдаланырга чакырды. Ленин— Сталин партиясе тарафыннан тәрбияләнгән совет кешеләренең гүзәл сыйфатлары социалистик ярышта яңа көч белән чагылдылар. Совет кешеләренең социалистик Ватаныбызга һәм большевиклар партиясенә чиксез бирелгәнлеге, аларның политик активлыгы һәм хезмәт күтәренкелеге дүртенче бишьеллыкта аеруча күренде. 
Совет экономикасының сугыштан соңгы үсешендә төп урын авыр промышленностька бирелде. Чөнки ул безнең бөтен халык хуҗалыгыбызны үстерүнең нигезе булып тора. Мәгълүм ки, В. И. Ленин, безнең илебездә эре промышленностьның зур ролен күрсәтеп, болай дип язган иде: «Игенчелекне дә үзгәртеп төзүгә сәләтле булган эре машина промышленносте гына социализмның бердәнбер материаль нигезе була ала». (32 том, 434 бит.) Ленинның социалистик хуҗалыкта авыр индустриянең җитәкче роле турындагы шушы күрсәтмәсен алга үстереп, иптәш Сталин илебезне социалистик индустрияләштерүнең бөек теориясен эшләде һәм аны тормышка ашырды. Безнең илебез электә артка калган аграр илдән, сталин- чыл бишьеллыклар нәтиҗәсендә, кыска гына вакыт эчендә, куәтле индустриаль держава булып әверелде. Большевиклар партиясенең һәм Совет дәүләтенең гаять зур хуҗа- лык-оештыру эше аркасында, безнең промышленностебыз Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда торгызы- лып кына калмады, бәлки яңа куәтле күтәрелешкә иреште. Бишьеллык план турындагы законда дүртенче бишьеллыкның соңгы елы булган 1950 елда промышленность продукциясе җитештерү сугышка каторге дәрәҗәне 48 процентка узып китәргә тиеш, дип күрсәтелгән иде. Фактта исә, 1950 елда СССР про- мышленностенең тулай продукциясе 1940 елгы дәрәҗәне 73 процентка узып китте. Социалистик промышленность дүртенче бишьеллык планны срогыннан күп элек — 4 ел да 3 айда үтәп чыкты. Бишьеллык план белән 
промышленность продукциясенең күләме буенча 1950 елга билгеләнгән задание 17 процентка арттырып үтәлде. Экономика үсешенең шундый югары темпларының кайсы илдә булуы мөмкин! Экономикалары хроник черү .хәлендә булган АКШ һәм башка капиталистик илләрнең империалистлары бу фактларга һәм саннарга нәрсәне каршы куя алалар? Алар- ныц каршы куяр бернәрсәләре дә юк. Илебездә биш ел эчендә 6 меңнән артык промышленность предприятиеләре торгызылды һәм яңадан төзелде. Бу исәпкә дәүләтнең вак предприятиеләре һәм кооператив-колхоз предприятиеләре керми. Сугыштан соңгы бишьеллык заданиеләре кара металлургияне үстерү, нефть һәм күмер чыгару, электр энергиясе җитештерү буенча арттырып үтәлде, машина төзелеше кызу темплар белән үсә, производствога өр-яңа техника һаман күбрәк кертелә бара. Тимер юл транспорты бишьеллык план заданиеләренә караганда югарырак дәрәҗәдә эшли. Сугыштан соңгы бишьеллыкта текстиль, тегү, трикотаж һәм җиңел промышленностьның башка тармаклары тиз торгызылды һәм тагын да үстерелде. 1950 елда җиңел промышленностьның әһәмиятле тармаклары биргән продукция күләме сугышка кадәрге дәрәҗәне 17 процентка узып китте. Продукциянең үз кыйммәтен киметү буенча да бишьеллык задание уңышлы үтәлде. Моңа җиһазлардан файдалануны яхшырту7, хезмәт җитештерүчәнлегеи күтәрү, чималны, ягулыкны һәм электр энергиясен экономия белән тоту һәм оборот средстволарының әйләнешен тизләтү нәтиҗәсендә ирешелде. Техник прогресс, социалистик 'Ярышның киң җәелүе, совет кешеләренең квалификациясе һәм иҗади инициативасы тагын да үсү хезмәт җитештерүчәнлегеи күтәрү задание
88 
 
ләрен арттырып үтәргә мөмкинлек бирде. 1950 елда промышленностьта хезмәт җитештерүчәнлеге 1940 елга караганда 37 процентка күтәрелде. Бишьеллык план буенча бу 36 процент итеп каралган иде. Большевиклар партиясенең, Совет дәүләтенең һәм безнең халкыбызның производство планнарын срогыннан элек үтәү өчен фидакарь көрәшенең гүзәл нәтиҗәләр бирүен бөтен дөнья хезмәт ияләре күрәләр һәм ул уңышлар белән горурланалар. Чөнки промышленность өлкәсендә сугыштан соңгы бишьеллыкның уңышлы үтәлүе — совет социалистик хуҗалык системасының капиталистик системага караганда чагыштыргысыз өстен булуын күрсәтүче ачык дәлил. Капиталистик илләрдә сугыштан соң промышленностьның хәле бөтенләй күңелсез картинаны гәүдәләндерә. Бер генә капиталистик ил дә промышленность производствосы буенча сугышка кадәрге дәрәҗәгә җитә алмады. Мәсәлән, Франция хәзер промышленность производствосы буенча 1913 елгы дәрәҗәдә яши. Англиядә, Италиядә, Бельгиядә һәм Латин Америкасы илләрендә дә хәл бик начар. «Маршалл планымның җимергеч йогынтысы астында, Көнбатыш Европадагы капиталистик илләрнең промышленность производствосы сугыштан соңгы елларда 1937 елгы дәрәҗәдә таптануында дәвам итте. Бу факт капитализмның гомуми кризисы көчәюне һәм тирәнәюне, аның черүен ачык күрсәтә. Америка империалистлары, ялчылары, сугыштан соңгы чорда, АКШ- ның промышленносте өзлексез үсә дип, мактаналар. Ләкин капма-каршы буларак, Америкада промышленность производствосы дәрәҗәсе түбән төшүендә дәвам итә. АКШ экономикасы хроник черү процессы кичерә. Соңгы 20 ел эчендә АКШта производство дәрәҗәсе елга уртача 2 процентка гына күтәрелде. Шул ук вакытта СССРда соңгы 20 ел эчендә производствоның еллык уртача үсеше 20 процент тәшкил итә. Америкада хезмәт белән капитал арасында капма-каршылык һичкай- чан күрелмәгән дәрәҗәдә көчәйде. Ашкынып кораллану, экономиканы хәрби рельска күчерү, яңа бөтендөнья сугышына хәзерләнү ярдәмендә Уолл-стрит каршылыкларны җиңеп чыгарга маташа. «Правда» хәбәрчесе белән беседа- сында агрессив илләргә карата иптәш Сталин болай дип күрсәтте: «Илнең 
кораллы көчләрен арттыра бару һәм ашкынып кораллану хәрби промышленностьны җәелдерүгә, гражданский промышленностьны киметүгә, зур гражданский төзелешләрне туктатуга, налогларны арттыруга, күп куллану товарларынын бәяләрен күтәрүгә китерә». Партиянең XVIII съездында иптәш Сталин, илнең хуҗалыгын хәрби экономика рельсларына күчерү турында болай диде: «Бу — промышленностька берьяклы, хәрби юнәлеш бирү, халыкның куллануы белән бәйләнмәгән, сугыш өчен кирәкле булган нәрсәләр җитештерүне барлык чаралар белән киңәйтү, халык куллана торган нәрсәләр җитештерүне һәм бигрәк тә аларны базарга чыгаруны барлык чаралар белән тарайту, — димәк, халыкның куллануын киметү һәм илне экономик кризис алдына кую дигән сүз», — дип күрсәткән иде. Хәзер АКШтагы хәл шундый перспективаның котылгысыз булуык ачык раслый. АКШ ның идарә итүче даирәләре илнең экономикасын хәрби рельсларга күчерәләр һәм аны халык массалары өчен хәрби- фашистик лагерьга әверелдерәләр. Капиталистик дөньяга капма-каршы буларак, социализм төзү юлына баскан халык демократиясе илләренең промышленность үсеше бөтенләй башка картинаны күрсәтә. Алар үз илләрен индустрияләштерүдә һәм экономиканы үстерүне фәнни рәвештә планлаштыруда Советлар Союзының тәҗрибәсен кулланалар. Коммунистик һәм эшчеләр партияләре җитәкчелегендә халык демократиясе илләре үзләренең халык хуҗалыгы планнарын уңышлы үтәп баралар. Промышленность продукциясе җитештерү буенча сугышка кадәрге дәрәҗәне Румыния 40 процентка, Чехословакия 50 процентка, Венгрия
89 
 
100 процентка, Полына 125 процентка, Болгария 190 процентка һәм Албания 367 процентка узып китте. Промышленностьның мондый тиз үсүен капитализм шартларында уйларга да мөмкин түгел. Тыныч промышленностьны үстерүдә шулай ук Кытай халык республикасы һәм Германия демократик республикасы да зур уңышларга иреште. Сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкта СССР промышленностеның уңышлары совет хуҗалык системасының капиталистик системага караганда тиңдәшсез өстенлекләрен, СССРның тыныч социалистик экономикасының АКШ, Англия, Франция һәм башка капиталистик илләр экономикасына караганда чагыштыргысыз өстенлекләрен ачык күрсәтә. 
Большевиклар партиясе һәм Совет дәүләте авыр промышленностьны беренче чиратта торгызып һәм аның бик нык үсүен тәэмин итеп, шуның белән социалистик авыл хуҗалыгын тагын да үстерү өчен куәтле материаль база тудырдылар. Мәгълүм ки, сугыш ' елларында безнең илебезнең авыл хуҗалыгына бик зур зыян килгән иде. Сугыш китергән зыянга 1946 елның җәендә илебезнең Европа өлешенең күп кенә урыннарында булган корылык өстәлде. Мондый корылыкның соңгы 50 ел эчендә булганы юк иде. Капиталистик строй һәм ялгыз крестьян хуҗалыгы шартларында мондый корылык крестьяннарны ачлыкка, ә илнең авыл хуҗалыгын тулы- сынча бөлгенлеккә китергән булыр иде. Социалистик авыл хуҗалыгы белән мондый хәл булмады. Ленин— Сталин партиясе һәм Совет хөкүмәте илебезнең корылык булган өлкәләрендәге һәм районнарындагы крестьяннарга гаять зур ярдәм күрсәттеләр. Коммунистлар партиясе, иптәш Сталин җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгының куәтле күтәрелешен тәэмин итәрдәй программа эшләде. ВКП(б) Үзәк Комитетының 1947 елда булган февраль пленумының сугыштан соңгы чорда авыл хуҗалыгын күтәрү чаралары турындагы карары әнә шундый бөек программа булды. Бу тарихи карар игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүдә, колхозларны оешу-хуҗалык ягыннан ныгытуда гаять зур роль уйнады. Иптәш Сталин инициативасы белән табигатьне үзгәртүнең бөек программасы 
эшләнде, сугаруның яңа системасына күчү һәм коммунизмның бөек төзелешләре турында карарлар кабул ителде. Бу тарихи карарлар авыл хуҗалыгын күтәрүдә гаять зур әһәмияткә ия булып торалар. Большевиклар партиясе авыл хуҗалыгының үсешенә көндәлек юнәлеш биреп, совет крестьяннарын, МТС һәм совхоз работникларын сугыштан соңгы бишьеллык планны үтәү өчен көрәштә яңа җиңүләргә рухландырды. Бишьеллык план турындагы законда, авыл хуҗалыгының әһәмиятле бурычы иген уңышын бөтен чаралар белән күтәрүдән һәм авыл хуҗалыгы продуктларының тулай җыемын арттырудан, җәмәгать терлекләренең санын үстерүдән һәм продуктлылыгын күтәрүдән, колхозларның җәмәгать хуҗалыгын ныгытудан гыйбарәт дип күрсәтелгән иде. Дүртенче бишьеллыкның йомгаклары авыл хезмәт ияләренең, Ленин— Сталин партиясе җитәкчелегендә, бу бурычларны намус белән үтәгән- лекләрен күрсәтә. СССР Дәүләт план комиссиясенең һәм СССР Үзәк статистика идарәсенең сугыштан соңгы бишьеллыкның үтәлеше турындагы белдерүендә, бишьеллык планны үтәү нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы яңа куәтле күтәрелешкә иреште, дип күрсәтелә. Бишьеллык чорында колхозларның җәмәгать хуҗалыгы тагын да ныгыды, авыл хуҗалыгының мате- . риаль-техник базасы үсте, колхоа производствосында МТСларның роле күтәрелде, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы яхшы квалификацияле яңа кадрлар ’ хәзерләнде. Дүртенче бишьеллык йомгаклары колхозчы крестьяннарның һәм барлык авыл хуҗалыгы работниклары»
90 
 
ның фидакарь хезмәте турында сөйлиләр. Ашлык — Ватаныбызның бик зур байлыгы. 1950 елда бөртекле ашлыкларның тулай уңышы 1940 елгы- дан 345 миллион потка артык булды. Бөртекле ашлык җитештерү, шулай ук җәмәгать терлекләренең санын үстерү буенча бишьеллык заданиеләре арттырып үгәлде. Совхоз төзелеше өлкәсендә дә бишьеллыкта зур уңышларга ирешелде. Игенчелек культурасын күтәрү эшендә, табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планын тормышка ашыруда бик күп чаралар үткәрелде. Социалистик авыл хуҗалыгы өлкәсендә дүртенче бишьеллыкта ире- шелгән күренекле уңышлар — большевиклар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең колхозларны, МТСларны һәм совхозларны тагын да ныгыту, авыл хуҗалыгы производствосын механикалаштыру турында өзлексез кайгыртучанлык күрсәтүләренең гүзәл нәтиҗәсе. Илебезнең авыл хуҗалыгы куәтле техника белән ко- ралландырылды. Сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык чорында промышленность авыл хуҗалыгына 536 мең трактор (15 ат көчлегә күчереп исәпләгәндә), 93 мең комбайн һәм күп миллионнарча башка төрле авыл хуҗалыгы машиналары бирде. Колхозларның эреләндерелүе бу бай техникадан плы файдалану өчен тагын да киңрәк мөмкинлекләр тудырды. Авыл хуҗалыгын техника ягыннан коралландыруның туктаусыз үсүе авыл хуҗалыгы хезмәтен индустриаль хезмәтнең бер төренә әверелдерә баруның әһәмиятле факторларыннан берсе булып тора. Большевиклар партиясе социалистик игенчелек работникларын авыл хуҗалыгында үзәк бурычны — бөтен мәйданнарда һәм барлык культуралар буенча иген уңышын күтәрү, терлекчелекне һәрьяклап үстерү һәм аның продуктлылыгын арттыру бурычын хәл итүгә туплады. Хәзер колхозчы крестьяннар, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, бөтен совет халкы белән бергә, авыл хуҗалыгы продуктларының муллыгын булдыру, коммунизмның җиңүе өчен көрәшәләр. Советлар Союзының туганнарча ярдәме белән халык демократиясе илләрендә дә авыл хуҗалыгын социалистик үзгәртеп кору буенча шактый эшләр башкарылды. Бу илләрдә авыл хуҗалыгында хезмәт 
кооперативларының саны елдан-ел арта. 1950 елда аларның саны Румыниядә меңнән артык, Польшада 2 200, Болгариядә 2 500 булды. Иген уңышы күтәрелә. Румыниядә^ мәсәлән, 1950 елда бөртекле культураларның уңышы, 1949 елга караганда, 60 процентка, дөге һәм мамык уңышы 2,5 тапкыр диярлек артты. СССРда социалистик авыл хуҗалыгының уңышлары капиталистик илләрдә авыл хуҗалыгының торышы белән чагыштырганда аеруча ачык күренә. Капиталистик илләрдә авыл хуҗалыгы торган саен түбәнгә төшә бара. Мисалга Америка Кушма Штатларын алырга мөмкин. Сугыштан соңгы чорда АКШта авыл хуҗалыгы кискен кризис кичерә. Авыл хуҗалыгы производствосын ерткычларча алып бару вак фермерларның күп миллионнарча һәч яңадан-яңа массаларының бөлгенлеккә төшүенә китерә. Вак фермерларның хәерчелеге белән империалистик магнатларның искиткеч баюлары арасында упкын һаман тирәнәя. Капиталистик магнатлар үзләренең табышларын арттыру өчен «артык» продуктларны юк итәләр. Мәсәлән, АКШ хөкүмәте соңгы елларда «артык» бәрәңге запасын юк итү өчен 500 миллион доллар акча тотты. БолЗр барысы да уннарча миллион кешеләрнең эшссзлектән интегүләре, метрополия һәм колонияләрдәге йөзләрчә миллион кешеләрнең ярым ач хәлдә яшәүләре шартларында эшләнә. Иптәш Сталин партиянең XVI съездында болайдип күрсәтте: «Аларда, капиталистларда, бәяләрне югары тоту һәм зур табышларны тәэмин итү өчен, кризис вакытында «артык» товарларны юкка чыгару һәм авыл хуҗалыгының «артык» продуктларын яндыру бөтенләй нормаль хәл саналуның, сәбәбе әнә шунда; хәлбүки бездә, СССРда, мондый җинаятьләрдә гаепле кешеләрне юләрләр йортына җибәрерләр иде» (И. В. Сталин. Әсәр- ләр, 12 том, 323 бит). 
91 
 
Шундый җинаятьләре белән капиталистик система, — диде иптәш Сталин, — үзенә-үзе үлем приговоры чыгара. 
  Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә, сугыштан соңгы чорда илебездә халык хуҗалыгының барлык тармакларының үсүе, элекке вакыттагы кебек үк, совет халкының материаль һәм культура дәрәҗәсенең өзлексез күтәрелүе белән бергә барды. Бу — социалистик җәмгыятьнең үсеш законы. Большевиклар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең халык интересы турында кайгыртудан башка интереслары юк. Хезмәт ияләре тормышының материаль һәм культура дәрәҗәсенең өзлексез күтәрелүен СССРда милли доходның тайпылышсыз үсүе ачык күрсәтә. Дүртенче бишьеллыкта СССРның милли доходын сугышка кадәрге дәрәҗәдән 38 процентка .арттыру күздә тотылган иде. Чынлыкта исә 1950 елда илебезнең милли доходы 194*0 елга караганда, чагыштырыла торган бәяләрдә, 64 процентка артты. Шуның белән бергә илебезнең хезмәт ияләренең шәхси материаль һәм культура ихтыяҗ- .лары өчен 1950 елда милли доходның 74 проценты тотылды. СССРда милли доходның шундый кызу темплар белән үсүе илебездә хуҗа л ы кн ы ң планлы с истем асының •өстенлекләре, Ленин — Сталин партиясенең юнәлеш бирүче һәм җитәкчелек роле, Совет дәүләтенең гаять зур хуҗалык-оештыру эшләре нәтиҗәсе булып тора. АКШта, Англиядә, Франциядә һәм башка капиталистик илләрдә милли доход буржуазия интересларына тотыла. Аларда милли доходның гаять зур күпчелеген капиталистлар үзләштерә. Мәсәлән, Франциядә хезмәт ияләренең милли доходтагы өлеше 1938 елда булган 45 проценттан 1949 елда 34 процентка төшкән. АКШ, Англия һәм башка капиталистик илләрдә хезмәт иясе халыкның милли доходта тоткан урыны елдан-сл кими бара. Советлар Союзында, дип күрсәтә дшгәш Сталин, эш бөтенләй башкача, халык доходын бүлү эксплуататор сыйныфларны һәм аларнын күп санлы паразитик төркемнәрен баету интересларында түгел, бәлки эшчеләрнең һәм крестьяннарның материаль хәлен өзлексез күтәрү, шәһәрдә һәм авылда 
социалистик производствоны киңәйтү интересларында үткәрелә. Халык демократиясе илләрендә дә милли доход шактый үсте. Мәсәлән, 1950 елда милли доход, 1949 ел белән чагыштырганда, Польшада 21 процентка, Венгриядә 18 процентка артты. Иптәш Сталин үзенең 1946 елның 9 февралендә сөйләгән речендә сугыштан соңгы чорда киң куллану әйберләре җитештерүне киңәйтүгә, барлык товарларга бәяләрне бербер артлы төшерү юлы белән хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә аеруча зур әһәмият биреләчәк, дип күрсәткән иде. Милли доходның өзлексез үсүе һәм сугыштан соңгы чорда дәүләт бюджетының үтәлүе аркасында, СССРда сугыштан соң дүрт тапкыр инде киң куллану товарларының ваклап сату бәяләре төшерелде. Бу эшчеләрнең' һәм хезмәткәрләрнең реаль эш хакының җитди күтәрелүен һәм арзанайтылган промышленность товарлары сатып алуга крестьяннарның расходларын бик нык кыскартуны тәэмин итте. Советлар Союзы хезмәт ияләренең тормышы елдан-ел мулрак һәм культуралы була бара. «Безнең революциябез..., — диде иптәш Сталин 1935 елда, — капитализм богауларын ваткан һәм халыкка азатлык биргән революция генә түгел, бәлки халыкка таза тормыш өчен материаль шартлар да бирергә өлгергән бердәнбер революция. Безнең революциябезнең көче һәм җиңелмәслек булуы менә шунда» (Ленинизм мәсьәләләре, 11 басма, 508 бит, Тат- госнздат). Безнең илебездә социализмның җиңүе нәтиҗәсендә эшсезлек күптән бетерелде. Бу фактта социалистик стройның бөек яшәү көче аеруча ачык күренә. Советлар Союзында эшчеләр һәм хезмәткәрләр саны өзлексез үсә. 1950 ел ахырына СССР
92 
 
халык хуҗалыгында эшчеләр һәм хезмәткәрләрнең саны 1940 ел ахырына чагыштырганда 7 миллион 700 мең кешегә артты. Капиталистик илләрдә, барыннан да элек АКШта, эшсезлек һаман үсә бара. АКШта 1950 елның икенче яртысында тулысынча һәм өлешчә эшсезләрнең уртача айлык саны 17 миллион булды. Американың империалистик агрессорлары белән бер эздән баручы башка илләрдә дә хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсе көннән-көн төшә, киң куллану товарларына бәяләр күтәрелә, эшсезләр саны арта. Маршаллаштырыл- ган илләрдә киң куллану товарлары эшли торган предприятиеләр ябылалар, уннарча миллион кешеләр эш- сезлектән, торак урыны булмаудан һәм ачлыктан интегәләр. АКШ цмпериалистлары һәм алар- ның ялчылары алып бара торган котырынып кораллану һәм яңа сугышка хәзерләнү политикасының бөтен авырлыгы хезмәт ияләре өстенә төшә. /Мәсәлән, бу бюджет елында налоглар сугышка кадәрге дәрәҗәгә чагыштырганда АКШта 8 тапкыр, Англиядә 4 тапкыр, Франциядә 30 тапкыр артты. Хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсенең кискен төстә түбәнәюе, налогларның һәм товар бәяләренең өзлексез үсүе, эшсезлек, террор, яңа бөтендөнья сугышы чишеп җибәрүгә хәзерләнү — капиталистик илләрдә эксплуататор сыйныфларның хакимлек итүе әнә шуңа китерә. Халык демократиясе иллхәрендә мондый хәл юк һәм булуы да мөмкин түгел. Халык демократиясе илләрендә хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсе өзлексез күтәрелә. Мәсәлән, 1949 ел белән чагыштырганда Чехословакиядә эш хакы 26 процентка, Румыниядә 11 процентка, Болгариядә 9 процентка артты. Венгриядә 1949 елда хезмәт ияләренең тормыш дәрәҗәсе сугышка кадәрге белән чагыштырганда 37 процентка югарырак булды. Халык демократиясе илләрендә промышленность һәм азык товарларына бәяләр төшерелә бара, халыкка социалькуль- тура хезмәте күрсәтүгә чыгымнар артты. Ленин—Сталин партиясе җитәкчелегендә, дүртенче бишьеллыкта СССРның экономикасы куәтле күтәрелү һәм халкыбызның материаль хәле бик нык яхшыру белән беррәт- тән, совет культурасы, фәне һәм сәнгате чәчәк атуга иреште. Бишьеллык эчендә безнең илебездә 
социаль-культура чараларына 524.5 миллиард сум, шул исәптән бары тик халык мәгарифе эшенә 258,9 миллиард сум акча тотылды. Иптәш Сталин ВКП(б) ның XVIII съездында ясаган докладында без барлык эшчеләрне һәм барлык крестьяннарны культуралы, белемле итәргә телибез һәм без моны вакыты белән эшләрбез, дигән иде. Иптәш Сталинның шушы күрсәтмәсен тормышка ашырып, партия һәм хөкүмәт сугыштан соңгы бишьеллыкта мәктәпләр челтәрен киңәйтүгә бик зур әһәмият бирделәр. Башлангыч, җидееллык һәм урта мәктәпләрдә, техникумнарда һәм башка урта уку йортларында укучылар саны 8 миллион кешегә артты һәм үткән ел 37 миллионга җитте. Совет фәне, әдәбияты һәм сәнгате гаять зур уңышларга иреште. Бишьеллык чорында безнең илебездә фән һәм техниканың төрле тармакларында гаять зур ачышлар һәм уйлап табулар булды. Большевиклар партиясе һәм бөек фән корифее иптәш Сталин тарафыннан рухлан- дырыла Торган совет галимнәре үз алларына куелган бөек бурычны — СССРдан тышта булган фән казанышларын якын арада куып җитәргә генә түгел, бәлки узып та китәргә, дигән бурычны уңышлы үтиләр. Совет культурасы эшлеклеләре әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә бик күп күренекле әсәрләр бирделәр. Бу әсәрләр хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүдә әһәмиятле чара булып торалар. Бишьеллык чорында фән, техника, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә күренекле эшләре өчен 6.5 меңнән артык кешегә Сталин премиясе лауреатлары дигән мактаулы исем бирелде. Совет социалистик культурасы безнең илебездән тыш та бик еракларга үтеп керә. Совет культурасы үзләрендә социализм төзүче халын
93 
 
демократиясе илләре өчен рухландыргыч үрнәк булып хезмәт итә. Безнең культурабызның уңай йогынтысы астында, марксизм-ленинизм тәгълиматы нигезендә, халык демократиясе илләрендә халык мәгарифе, фән, әдәбият һәм культура үсә һәм зур уңышларга ирешә. Бу илләрдә халык мәгарифенә реформа үткәрелде, техникумнар, югары уку йортлары һәм башка уку йортлары саны арта. Буржуазия үзенең прогрессны һәм культураны буучылык ролен торган саен ачыграк күрсәтә. Капиталистик илләрнең хаким сыйныфлары хезмәт ияләрен белем алудан мәхрүм итәләр, аларны караңгылыкта һәм наданлыкта яшәргә мәҗбүр итәләр. Америка Кушма Штатларында, мәсәлән, бюджетның 80 проценттан артыграгы хәрби максатларга һәм бары тик бер проценттан азрак өлеше генә халык мәгарифе эшенә тотыла. АКШта 20 миллионга якын укый-яза белмәүче кеше исәпләнә, уку яшендәге балаларның биштән бер өлеше мәктәпләргә йөрми. ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология эшен һәм хезмәт ияләрен коммунистик тәрбияләүне яхшыртуга юнәлдерелгән тарихи карарлары һәм чаралары совет культурасының, фәненең һәм сәнгатенең сугыштан соңгы чорда үсешендә хәлиткеч әһәмияткә ия булдылар. Сугыштан соңгы бишьеллык чорда В. И. Ленин Әсәрләренең 4 нче басмасын чыгаруны төгәлләү, И. В. Сталин Әсәрләрен бастырып чыгару һәм иптәш Сталинның тел гыйлеме мәсьәләләре буенча гениаль хезмәтләре идеология эшен күтәрүдә бәя биреп бетергесез зур роль уйнадылар. Большевиклар партиясе совет кешеләрен марксизм-ленинизм теориясе белән коралландыра. Марксизм-ленинизм идеологиясе, миллионнарча массаларның байлыгы булып әверелеп, аларның хезмәтенең иҗади көчен бик нык арттыра. Сугыштан соңгы бишьеллыкта Ленин — Сталин партиясенең идеология эше совет җәмгыять һәм дәүләт строен тагын да ныгытуга, совет патриотизмының тагын да үсүенә, черек буржуаз идеологияне һәм культураны фаш итүгә, хезмәт ияләрен интернационализм рухында тәрбияләүгә юнәлдерелде. Социализмга капма-каршы буларак, капитализм культура казанышларын расизм һәм кешегә дошманлык пропагандасы алып бару өчен, халыкларның аңын һәртөрле уйдырмалар 
белән томалау өчен һәм яңа бөтендөнья сугышы утын кабызу интересларында файдалана. Совет культурасы халыкка хезмәт итә. Бөтен илләрнең хезмәт ияләре совет культурасы йөзендә тынычлык, азатлык, демократия һәм социализм өчен эзлекле рәвештә көрәшүче культураны күрәләр. Ленин — Сталин партиясе идеяләре белән сугарылган совет социалистик культурасы безнең илебездә коммунизм тантанасы өчен көрәштә куәтле корал булып тора. Дүртенче бишьеллык йомгакларында большевиклар партиясенең, Совет дәүләтенең һәм иптәш Сталинның хезмәт ияләренең ихтыяҗлары, аларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту һәм культура дәрәҗәсен күтәрү турында аталарча кай- гыртучанлык ачык чагыла. 1935 елда Беренче Май парадында катнашучыларны кабул итү. мәҗлесендә иптәш Сталин әйткән түбәндәге сүзләрнең раслануын совет халкы көн саен күреп тора: «Безгә, ҮК членнарына, хөкүмәт членнарына килгәндә,— диде иптәш Сталин,— бездә, бөек эшебез хакына яшәүдән башка, халыкның гомуми көнкүрешен яхшырту өчен, барлык хезмәт ияләренең, миллионлаган массаларның шатлыгы өчен көрәш хакына яшәүдән башка, тормыш юк». («Известия» газетасы, 1935 ел, 4 май.) Сугыштан соңгы бишьеллык йомгакларында без совет халкының хезмәткә яңа, коммунистик карашы үсүен күрәбез. Бу — социализмнан коммунизмга күчүдә әһәмиятле шарт булып тора. Хезмәткә социалистик караш тәрбияләү большевиклар партиясенең хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләү өчен көрәштә ирешкән зур җиңүе. Сугыштан соңгы чорда культура төзелешендәге һәм халкыбызның материаль хәлен яхшырту өлкәсендәге бөек казанышлар ’ Ленин —
94 
 
Сталин партиясе җитәкчелегендә һәм аның бөтен совет кешеләренең тырышлыгын бишьеллык планны срогыннан элек үтәүгә туплавы аркасында яулап алындылар. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә дүртенче бишьеллыкта илебез ирешкән тарихи уңышларда Татарстан хезмәт ияләренең дә өлеше зур. Коммунистлар партиясе, Совет хөкүмәте һәм иптәш Сталин союздаш һәм автономияле республикаларның экономикасын һәм культурасын үстерү турында бертуктаусыз кайгыртучанлык күрсәтәләр. Алар безнең күп милләтле бөек Совет дәүләтебезнең барлык халыкларының чәчәк атуы өчен бөтен шартларны тудырдылар. Татарстан хезмәт ияләренең уңышлары моңа ачык мисал булып хезмәт итә. Бөек Ватан сугышын җиңүле төстә төгәлләгәннән соң безнең республикабызның хезмәт ияләре, бөтен совет халкы кебек үк, дүртенче бишьеллык планны үтәү эшенә зур күтәренкелек белән керештеләр. Алар бишьеллыкны срогыннан элек үтәү өчен социалистик ярышны киң җәелдерделәр. Татарстан АССР промышленносте, производство куәтен елдан-ел арттыра барып, бишьеллык план заданиеләрен срогыннан алда үтәде. Республикада промышленностьның тулай продукциясе бишьеллык чорда 1,5 тапкырдан артыгракка үсте һәм 1940 ел дәрәҗәсенә карата 365 процент булды. Үткән ел Татарстан АССР дагы предприятиеләр тулай продукция эшләп чыгару буенча планны 105,3 процентка үтәделәр. Бу— 1949 ел дәрәҗәсеннән 33,6 процентка югарырак. Татарстан республика промышленностеның тулай продукциясе 1950 елны, 1913 ел белән чагыштырганда, 37 тапкыр, ә промышленность продукциясенең күләме — 80 тапкыр үсте. Сугыштан соңгы бишьеллык чорында республикабыз предприятиеләре халык хуҗалыгы ягыннан бик зур әһәмиятле булган күп кенә яңа тер продукцияләрне серияләп эшләп чыгаруны үзләштерделәр. Шул исәптән, бездә чәчү машиналары, санита- рия-Техннка аппаратлары, МТСлар өчен дизель станцияләре, плёиканык яңа төрләре, «Победа» маркасындагы сәгатьләр һәм күп кенә башка төр продукцияләр эшләп чыгару 
үзләштерелде. Иптәш Сталин инициативасы белән республикабызда авыр промышленностьның яңа әһәмиятле тармагы — нефть промышленносте төзелде. Татарстан нефтьчеләре 1950 елдак нефть чыгару планын 126 процентка үтәделәр, нефтьне 1949 елга караганда ике тапкыр күбрәк бир- деләр, скважиналарны турбина ысулы белән бораулауны киң кулланып, бораулау эшен 1949 елга караганда 47 процентка тизләттеләр. Бишьеллык чорында Татарстан АССР ның авыл хуҗалыгы шактый уңышларга иреште. Сугыштан сон- гы сталинчыл бишьеллык чорында социалистик промышленность Татарстанның авыл хуҗалыгын куәтле машиналар белән тәэмин итүне тагын да көчәйтте. Бишьеллык эчендә республикабызда трактор паркының, куәте ике тапкырдан күбрәк үсте һәм хәзер сугышка кадәрге дәрәҗәдән югарырак тора. Большевиклар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең гаять зур ярдәме аркасында, игенчелек культурасы, кырларның уңыш бирүе, колхоз, һәм совхоз производствосының про- дуктлылыгы күтәрелә. Бишьеллык чорында чәчү мәйданнары киңәйтелде. Табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планы уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Колхозларның һәм совхозларның җәмәгать терлекчелеге туктаусыз үсә. Дүртенче бишьеллык чорында мөгезле эре терлекләр саны ике тапкырдан күбрәк, сарык һәм кәҗәләр саны ике тапкыр, дуңгызлар саны дүрт тапкыр артты. Дүртенче бишьеллык чорында Татарстан АССРның формасы белән милли, эчтәлеге беләң социалистик культурасы тагын да ныграк чәчәк атты. Казан шәһәре илебезнең иң зур фәнни үзәкләреннән берсе булып әверелде. Безнең республикабызның башкаласында 11 iprapw уку йорты, бөек Ленин укыган иң карт университет бар. Бишьеллык
95 
 
чорында Казанда СССР Фәннәр академиясе филиалы һәм дәүләт консерваториясе ачылды. Совет Татарстанында дүрт меңгә якын гомуми белем мәктәпләре бар һәм аларда ярты миллионнан артык бала укый. Җидееллык мәҗбүри укыту уңышлы рәвештә тормышка ашырыла. Татар укучыларының саны 1913 ел белән чагыштырганда 100 тапкырдан күбрәк артты. Татарстанда көтепханәләрнең, клубларның, уку өйләренең, больницаларның амбулаторияләрнең, бала тудыру йортларының киң челтәре булдырылды. 1950 елда Татарстан АССР бюджетының үтәлеше һәм 1951 ел бюджеты экономиканы һәм культураны тагын да үстерүгә юнәлдерелгән ленинчылсталинчыл милли политиканың тормышка ашырылуын күрсәтүче ачык дәлил булып тора. Бюджетның доходлар өлеше 101,5 процентка үтәлде. Республика бюджетының төп өлеше социаль-культура чараларына тотыла. Сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык чорында^ бу максатларга 3 миллиард 159 миллион 964 мең сум акча тотылды. Татарстанның күп кенә галимнәренә, производство новаторларына, язучыларына һәм композиторларына Сталин премиясе лауреатлары дигән исем бирелү республикабызда фәннең һәм культураның үсешен күрсәтүче ачык дәлил булып тора. Хәзер Татарстан АССР хезмәт ияләре, бөтен совет халкы белән бергә, коммунизмның бөек төзелешләрен тормышка ашыру өчен үз-үз- ләрен аямыйча көрәшәләр. 
❖ ** СССРда сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык планның уңышлы үтәлүенең гаять зур халыкара әһәмияте бар. Безнең илебезнең бөек җиңүләре—ул тынычлык һәм халыкара иминлекне ныгыту эшенә кертелгән зур өлеш. Барлык илләрдәге йөзләрчә миллион гади кешеләр совет халкының дүртенче бишьеллыкны УНышлы үтәвенә әнә шулай бәя бирәләр. Социализм төзү юлыннан баручы халык демократиясе илләре халыклары Советлар Союзының бөек уңышлары белән горурланалар һәм рухланалар. Советлар Союзының туганнарча ярдәменә таянып, аның бай тәҗрибәсеннән файдаланып, бу илләрнең хезмәт ияләре, коммунистлар һәм эшчеләр партияләре җитәкчелегендә, халык хуҗалыгы планнарын уңышлы үтиләр. Данлыклы 
Кытай коммунистлар партиясе җитәкчелегендә үз өсләреннән гоминдан реакциясенең һәм Америка империализмы коллыгын алып ташлаган бөек Кытай халкы бик зур демократик үзгәртеп корулар үткәрә. Бөтен нәрсәне җиңүчән ленинизм байрагы астында, Корея, Вьетнам һәм Көнчыгышның башка халыклары үзләренең азатлыклары өчен героик көрәш алып баралар. СССРда сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкның уңышлы үтәлүе капиталистик илләрнең хезмәт ияләре өчен дә зур әһәмияткә ия булып тора. СССР беренче бишьеллык планны үтәп чыккач, капиталистик илләрнең эшчеләр сыйныфы халыкара пролетариатның алдынгы отряды булган Советлар Союзының эшчеләр сыйныфын чын күңелдән котлаганнар иде. Большевиклар партиясе җитәкчелегендә сталинчыл бишьеллыкларның уңышлы үтәлүе капитализмның һәлакәте котылгысыз икәнлеген аңлаган йөзләрчә миллион хезмәт ияләрен азатлык өчен батыр көрәшкә рухландырды һәм аларның җиңүгә булган ышанычын ныгытты. Партиянең XVIII съездында иптәш Сталин болай дип күрсәткән иде: «Әгәр безнең илебездәге эшчеләр сыйныфының уңышлары, әгәр аның көрәше һәм җиңүе капиталистик илләрдәге эшчеләр сыйныфының рухын күтәрүгә һәм аңарда үзенең көчләренә ышануны, үзенең җиңүенә ышануны ныгытуга хезмәт итәләр икән, димәк, безнең партиябез үзенең эше әрәмгә китмәгән дип әйтә ала. Шикләнмәскә мөмкин, ул шулай булачак та» («Ленинизм мәсьәләләре», 11 басма. 618 бит). СССРда Ленин — Сталин партия”- се җитәкчелегендә сугыштан соңгы чорда ирешелгән гаять зур уңышлар халыкара реакциядә каушау ту

9.> 
 
дырды. АКШ, Англия һәм башка илләрнең реакцион матбугаты беренче вакытларда дүртенче бишьеллыкның үтәлеш йомгаклары турында бер нәрсә дә дәшми тордылар. Шуннан соң монополистларда хезмәттә торучы реакцион матбугат үзенең яраткан алымына — Советлар Союзының бөек уңышларын киметеп күрсәтергә маташу, бу уңышлар турында ялган уйдырмалар тарату юлына басты. Ләкин Уоллстрит һәм Сити ялчылары никадәр генә маташсалар да, алар Советлар Союзының бөек җиңүләренең әһәмиятен киметә алмаячаклар. Бөтендөнья хезмәт ияләре Советлар Союзының яңа җиңүләрен чын күңелдән котлыйлар һәм сугыштан соңгы бишьеллыкның уңышлы үтәлүен тынычлык эшенә кертелгән зур өлеш дип карыйлар. «Бу җиңү, — дип яза Кытай газетасы «Синьвеньжибао» — Советлар Союзының җиңүе генә түгел, бәлки дөньядагы бөтен демократик лагерьның да зур җиңүе. Бу — И. В. Сталинның һәм большевиклар партиясенең зирәк җитәкчелеге нәтиҗәсе һәм совет халкының патриотизмының гәүдәләнеше. Бу безне совет җәмгыяте һәм дәүләт строеның өстенлегенә тагын бер тапкыр ышандыра. Совет халкы мондый гаять зур уңышлар белән горурланырга хаклы». Дүртенче бишьеллык йомгаклары Совет дәүләтенең эзлекле рәвештә тынычлык политикасы алып баруын бөтен дөньяга күрсәтәләр һәм барлык илләрдә тынычлык ягында торучыларның көчен, империалистик агрессорларның планнарын өзүгә аларның ышанычларын арттыралар. СССРның хуҗалык һәм культура уңышлары — ул тынычлык, демократия һәм социализм өчен, империализмга каршы иң көчле агитация. 
Совет халкы һәм бөтен дөнья хезмәт ияләре СССРда сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкта ире- шелгән уңышларның большевиклар партиясенең һәм бөек юлбашчыбыз И. В. Сталинның зирәк җитәкчелеге нәтиҗәсе икәнлеген бик яхшы аңлыйлар. Совет халкы большевиклар партиясе йөзендә бөек юнәлдерүче һәм җитәкче көчне күрә. Ленин — Сталин партиясе — халкыбызның коммунизм төзү өчен көрәшендә барлык җиңүләрне 
рухландыручы һәм оештыручы. Большевиклар партиясе барыннан да элек шуның өчен җиңде һәм җиңә, чөнки ул үзенең бөтен эшендә иптәш Сталин тарафыннан тагын да алга үстерелгән бөек ленинизм идеяләре белән кулланып эш итә. Ленин — Сталин партиясе бөтен дөнья күләмендә тарихи әһәмияте булган җиңүләргә шуңа күрә ирешә, чөнки аның политикасы җәмгыятенең үсеш ихтыяҗларын, хезмәт ияләренең төп интересларын чагылдыра. Ленинизм байрагы белән илебез хезмәт ияләре Октябрь социалистик революциясенең тантанасы өчен сугышларда җиңделәр. Ленинизм байрагы белән, бөек Сталин җитәкчелегендә, алар социализм тө- Ззү өчен көрәштә җиңеп чыктылар. Совет халкы ленинизмның бөек байрагы астында, иптәш Сталинның зирәк җитәкчелегендә, Бөек Ватан сугышы елларында социализм казанышларын саклап калды һәм сугыштан соңгы тыныч төзелеш эшендә гаять зур уңышларга иреште. Иптәш Сталин совет халкының социализмның җиңүе өчен көрәшендә большевиклар партиясенең җитәкчелеген күрсәтеп, «дөньяда безнен коммунистлар партиясе кебек көчле һәм авторитетлы партия булмады һәм юк» дигән иде (И. В. Сталин, Әсәрләр, 13 том, 231 бит). Сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллыкта большевиклар партиясенең бөек җитәкчелек роле яңа көч белән күренде. Большевиклар партиясе—дүртенче бишьеллыкны үтәүне рухландыручы һәм оештыручы. Бишьеллыкның йомгаклары — алар ленинизм идеяләренең яңа тантанасы, коммунизм төзүдә төп корал булган Совет дәүләтенең бөек җиңүе. Дүртенче бишьеллыкның бөек йомгаклары совет кешеләрен тыныч

 
иҗади хезмәттә яңа уңышларга, коммунизм өчен көрәштә яңа җиңүләргә рухландыра. Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә совет халкы тагын да зуррак энергия һәм дәрт белән Волгада, Аму-Дарьяда, Днепрда, Донда һәм Кырымда коммунизмның бөек төзелешләрен тормышка ашыра. Сугыштан соңгы бишьеллыкның йомгаклары бездә коммунизмның бу бөек төзелешләрен тормышка ашыру өчен кирәк булган барлык материаль-техник 
шартларның булуын күрсәтәләр «...безнең строй, Советлар строе, — дип өйрәтә иптәш Сталин, — безгә тизлек белән алга хәрәкәт итүгә шундый мөмкинлекләр бирә ки, ул мөмкинлекләр турында бер генә буржуаз ил дә хыяллана да алмый» («Ленинизм мәсьәләләре», 11 басма, 332 бит, Татгосиздат). Советлар Союзы халыклары большевиклар партиясе һәм тынычлык байракчысы иптәш Сталин җитәкчелегендә ышаныч белән алга, коммунизм тантанасына баралар.