Логотип Казан Утлары
Роман

ТУКАЙ 



 Унберенче бүлек 
1 Габдулла быелгы җәйне дә нәкъ үткән елгы кебек кызык итеп, алай гына да түгел, тагы да кызыграк итеп уздыру өмете белән алдан ук куанып йөрде. Тик эш ул уйлаганча булмады. Зөһрә апа быел уракка чыкканда, бала карарга дип, Габдулланы да алып китте. Зурлар уракларын тотып, урман кырыендагы җирнең башыннан' төшеп ура башладылар. Габдулла урман читендәге бер агач күләгәсендә кечкенә кабык арба эченә салынган энесе. Садретдинны карарга калды. Башта бу Габдулла өчен бер дә ул хәтле авыр эшсыман тоелмады. Биек булып уңып күтәрелгән арышның талгын гына дулкынланып торуына сокланып, ул башакларның бер-берсенә иркә генә кагылуларыннан туган зыңлауга колак салып торды. Күкрәп үскән игеннең ашлы, туклыклы исе аның борынын кытыклады, сулышын рәхәтләндерде. Әнисе үз кишәрлеген урып кереп киткән җиреннән бөтенләй арыш эченә күмелде. Әтисе белән апасы гына башта, көен таба алмагандай, эшләрен үрчетә алмый тордылар. Әмма тора-бара алар да күренмәс булдылар. Тик учмаларны урак белән алып көлтәгә китереп салганда- күтәрелгән куллары гына эш урыннарының тәңгәлен билгеләп, күрсәтеп торды. Габдулла үзен ялгыз тоймады. Арбасы эчендә икмәк чәйнәп салган чүпрәген суырып ятучы кечкенә Садри үзе бер җан иясе иде. Аннан соң тирә-як басу, бер күтәрелеп, бер төшеп җәһәт-җәһәт очучы тургайларның куанычлы җыры белән, үзләре күренмәс кыр чикерткәләренең коры камыш кырыккансыман бер төсле тавышы белән яңгырап, аллы- гөлле күбәләкләр, инә караклары белән чуарланып яши, хәрәкәтләнә һәм сулыш алып тора иде бит. Бу җанлылык Габдулланың үзен дә бик тиз үз эченә бөтереп алды. Хәрәкәтсез генә шаһит булып торган җиреннән ул кузгалып куйды һәм үзе ышыкланган агач тирәсендә елкылдап әйләнеп йөри торган кипкән колмаксыман аксыл-сары канатлы күбәләккә түбәтәен җибәрде. Түбәтәй күбәләккә тимәде. Күбәләк, бу кинәт һөҗүмнең куркынычын сизеп булса кирәк, агачтан ерагайды. Габдулла түбәтәен тиз генә җирдән алып, күбәләк артыннан китте һәм аның җиргә якыная төшүен сагаларга тотынды. Әмма шул вакыт^кабык- арба эчендә Садри «үә! үә!» дип кычкырып җибәрде.  
                     1 Дәвамы. Башы «С. Ә.» журналының 1950 ел 7—12 саннарында:. 
10 
 
Габдулла, күбәләкне күздән ычкындырасы килми, артына карый- карый, Садри янына килде һәм аның авызыннан төшкән имезлеген яңадан каптырды. Садри тагын тынды. Габдулла янә түбәтәен кулында тоткан хәлдә күбәләк ягына борылды. Әмма инде күбәләк югары ук күтәрелгән һәм агачлык эченә таба очып кереп бара иде. Габдулланың аңа исе китмәде, якын гына черелтәп куйган чикерткә аның игътибарын үзенә тартты. Чикерткә тотуның узган елгы тәҗрибәсен исенә төшереп, ул түбәтәен чикерткәнең тавышы килгән якка ыргытты. Моңарчы камыл эчендә күренми яткан чикерткә бер якка сикерде һәм Габдулла аның кая барып төшкәнен күреп калды. Инде әкрен генә сагалап барасы да, чикерткә өстенә егылып, аны түбәтәй белән каплыйсы гына калды. Габдулла шулай итте дә. Аннан соң ул түбәтәйне сак кына күтәрә башлады һәм чикерткәнең аягымы, мыегымы күренү белән аны җәһәт кенә тотып алырга әзерләнде. Түбәтәй һаман күтәрелде, ләкин аның астында чикерткәгә ошаган әйбер һаман күренмәде. Ниһаять, Габдулла түбәтәйне бөтенләй күтәрде һәм, гаҗәпләнүенә каршы, түбәтәй астыннан котылып, тураеп куйган камыллардан башка берни күрмәде: «Ау»ның уңышсыз чыгуына эче пошып, ул җиргә төкерде һәм нәкъ Сәгъди абзыйча җиңел генә сүгенеп куйды: — Авызын корт чаккыры, ә!.. Габдулланың ымсынып каласы килмәде, чикерткә урынына ул бер зур гына инә карагын куып, тотып алды. Бу уңышын кем белән генә булса да бүлешәсе килү теләге белән ул инә карагын Садрига китереп күрсәтте: — Менә кара! Күрәсеңме, абзаң нәрсә тотты, һи! Садри, эсседән кызарып сергәкләгән күз кабакларын күтәреп, күзләрен инә карагына төбәргә тырышып карады. Әмма кызыксынуы җитенкерәмәдеме, әллә төбәлеп җиткерә алмадымы, күзләрен Габдулланың җиңендәге бер дә кызыгы булмаган сүтегенә күчерде һәм нигәдер «эһе-һе!» дип көрсенеп куйды. — һи, син нәрсә беләсең соң, аңгыра бүкән! —диде Габдулла, сабак абыстасы шикелле карганып. Шулай да аның Садрига аңлатып бирәсе килде. — Бу, беләсеңме, нәрсә? Бу шундый, әйтимме нәрсә? Сәмрәү кош бу, һи! Менә хәзер мин аны синең арбага җигәм. Аннан соң ул, беләсеңме сине кая алып китә? Теләсәң, өстерәп, Каф тавы артына, теләсәң, очырып, җиде кат күк өстенә... Габдулла түбәтәенең чигешеннән җеп сүтеп алды да, инә карагын арбаның көймәсенә, Садриның нәкъ башы турысына биленнән бәйләп куйды һәм ычкынырга теләп төрле якка сугылучы бөҗәккә карап кычкырды: — Тукта, тукта, очмый тор әле, күчер менеп утырмаган!.. һәм ул тиз генә арба тоткасына менеп атланды да ат куалагансы- ман телен шартлатты. Аннан соң арбаның кузгалып китмәвенә таҗәп- ләнгәнсыман Сәгъди абзыйча иттереп: — На, малкай, на, дим, карале! — дип куйды. 
2 Габдулла бу кечкенә кабык арбаны, әлбәттә, үзенең хыялында туган сәмрәү кошка җигеп җибәрә алмады. Киресенчә, аның үзенә җәй буе шул арбага җигелеп тартырга туры килде. Урман янындагы җирне урып беткәннән соң Сәгъди абзыйлар Тыңламас алпавыты белән янәшә уйсулыкка күчтеләр һәм алпавыт белән уртак чәчкән җирне урырга керештеләр. Тирә-як крестьяннарның «Тыңламас алпавыты» дип йөрткән кешесе фон Глен дигән немец булып, ул үз җирен крестьяннардан эшләттерә һәм хезмәт хакы итеп, җыеп алын
11 
 
ган игеннең яртысын крестьянга бирә дә, шул җиргә чәчелергә тиешле орлыкны чигереп алып кала иде. Алпавыт җире Кырлайдан шактый ерак булганга, аннаң соң бояр болыныннан бераз печән салып кайту нияте белән Сәгъди абзый монда ат җигеп килде. Кыр уртасында атны тугарып, ул арбаның тәртәләрен бастырып куйды да, арбадагы эленсалыннан әмәлләп, күләгә ясады. Габдулла белән Садрины шул күләгәдә калдырып, олылар урак урырга керештеләр. Менә кайда Габдулла челләнең нәрсә икәнен тәмам төшенде. Кояш кыздырганнан кыздыра барды. Чикерткәләрнең черелдәүләре хәлсезләнгәисыман берән-сәрән генә ишетелә башлады. Тора-бара ул да тынды. Габдулла арба күләгәсенә елышты һәм тирә-якка колак салды. Тынлык... Тик иксезчиксез басу кызу сулышы белән авыр гына тын алган төсле... Еракта, күк читендә җемел-җемел килеп рәшә уйный. Тирә- якта бер җан иясе юк дияр идең, әнә бер ак сыртлы кызыл бозау челләгә чыдаша алмый, коерыгын чәнчеп инеш ягына чаба... Габдулланың исенә кылт итеп инеш буе килеп төшә: — Анда хәзер Әһлиләр су керәләрдер инде! Аның хәзер инешнең күпер төбендәге комлыгына барып чишенәсе һәм туйганчы суда йөзәсе килә. Ул ихтыярсыз үзенең күләгәсенә күз төшерә: күләгә әле бик-бик кыска. Габдулла белә: өйгә кайтканчы әле аның күләгәсе ике, өч, биш, ун өлеш озынаерга, ниһаять, кичке эңгер күләгәсендә бөтенләй бер дә булмаган кебек юкка чыгарга тиеш, һи-и-и әле аңынча-а-а! 
Габдулла бүген өенә кайтканда, аның башы әллә ничек диңкеп авыртырга тотынды. Ул моны берәүгә дә әйтмәде. Сәкедәге үз почмагына әкрен генә менеп ятты да уйларга тотынды. — Сабира апаның да җенләнүе менә шулай башына эссе кабудан башланган бит. Аның кебек котырып китсә, нишләр? Бервакыт әнисе иртүк әтисен: «Син, тор әле, Габдуллабыз вафат булды бит!» — дип уятса? Әти кинәт сикереп торса һәм: «И, бичара, ятим бала, гомерле була алмады шул, мескен!»—дип күзләрен сөртеп куйса? Аңа кушылып, әни дә балавыз сыгып алса һәм күзләрен алъяпкычы белән сөртеп: «Юкка гына үзен кырга өстерәп йөрдек, былтыргы кебек, өйдә генә калдырасы калган, тик уйнап йөрсен иде, бичара!» — дисә? Әнисенең шушылай кызганып алу ихтималы Габдулланы кинәт рәхәт кенә юатып куя, әмма шунда ук бик ачы бер тойгы йөрәкне кисеп үтә: ул үлгән ләбаса инде. Әнисенең бу тикле үрсәләнүен ул барыбер күрми дә, ишетми дә бит инде! Аның керфекләре ихтыярсыз килеп туган яшь бөртекләре белән дымлана, аннан соң кинәт аңарда үлемгә каршы ачу, нәфрәт, дошманлык тойгысы кузгала. Юк, юк! Аның үләсе килми, килми, килми! Ул иртәгә тагын әти-әнисе белән бергә торып, саусәламәт көе басуга китәргә, челләгә-нигә карамый, Садрины кабык арбасында тартып йөрергә риза, риза!!! ...Кичке шәфәкъ күк читендә һаман нечкәрә, нечкәрә, әмма ул-өзелеп өлгерми, икенче яктан нәзек кенә булып җәйге таң шәфәгы сызыла башлый һәм авыл тагын аякка баса. — Габдулла, тор, улым, соңга калабыз, — ди Зөһрә апа тавышы. Габдулла уяна, аның башы авыртмый. Ул исән-сау. Яшәү шатлыгы аның йокысын җиңә. Габдулла сикереп тора. Бүген кырда кабык арба тарткан тагын бер малай аңа иш була: Ти- мери. Аның атасы Җаббар абзый Иябашның Әсәт байга уракка ялланып, аның ура торган җире Сәгъди абзый ура торган җир‘белән янәшә туры килә. Малайлар оергә калалар һәм узган елгы су керүләрне, чикләвеккә баруларны искә төшерәләр. 
12 
 
— Ә мин синнән шәбрәк йөзәм,— дип Габдулла сүзне бәхәскә кертеп җибәрә,— исеңдәме, мин сине былтыр узып киттем... — Уздың, ди, узмый тор, — дип, каршы төшә Тимери,— Әхтәри су астыннан минем аякны тотып алмаган булса, мин... — Ә мин иң биек нарат башына эһ тә итми менеп китәм, ә син... — Мендең, ди, менми тор, ә менә мин... Әңгәмә бәхәсле булган саен кызыграк. Бу аларның дуслыгына инә очы хәтле дә зыян китерми, тора-бара алар үзләре үк уртак фикергә киләләр һәм киләсе җәйне ничек уздыру турында сүз куешалар... Ул арада, янып-пешеп, әниләре килеп җитә. Казып куйган чокырдан чүлмәкне алып, алар җиргә чүгәлиләр һәм бисмиллаларын укып алганнан соң. чүлмәкне авызларына китереп, туймастай булып, әйрән эчәргә тотыналар, йотлыгыпйотлыгып, күзләрен йомып, бөтен дөньяларын онытып эчәләр алар. Зөһрә апаның маңгае өстеннән чәч толымы төшеп, күзен каплый, әмма Зөһрә апа аны күтәреп куймый, аның кайгысымыни әле монда! Эчеп бетергәч, алар сусыннары басылуга ышанмагансыман, чүлмәкләрен тоткан хәлдә бераз тынып калалар. Ниһаять, кузгалып, арбадагы балаларын кулларына алалар һәм аларны имезергә утыралар. — Әни, әнә без теге уйсулыкка гына барып киликче!—дип сорый Тимери үзенең әнисеннән. Аңа әнисе түгел, Зөһрә апа җавап бирә: — Барыгыз, тик озак юанмагыз, без менә имезеп бетерәбез дә китәбез... Шуны гына көтеп торгансыман, ике яшьтәш дәррәү кузгалып уйсулыкка таба чабалар. Аяклар күз иярмәслек кызу эшли. Үзләре ихтыярына бирелгән аз гына вакытны алар юлга әрәм итәселәре килми күрәсең... Уйсулык бу кипкән инештән калган урын. Аның уртасында элекке инеш эзе чокыр булып сузылып ята. Аның сазлыклы төбендә бакалар яши. Ике кордаш аларны куркытырга тотыналар. Тирә-якта таш-мазар тапмагач, алар җирне куптарып, чокыр төбенә каткан туфрак ыргыталар. — Әнә сикерде, күрдеңме?—дип кычкыра Тимери. — Күрмини! Әнә, таш өстенә менеп утырды, — ди Габдулла һәм ул кинәт тавышын серләндереп әйтеп куя: — Әнә шул ташның асты казна бит... Тимери Габдуллага күтәрелеп карый: «Уйнап әйтәме?» Юк, Габдулланың күзләре җитди. Шуннан соң Тимери үзе үк ышанып: — Бу бака түгел бит, иеме? — дип куя. — Әйе, — ди Габдулла, мәсьәләне тәмам хәл итеп һәм, ике бала үз хыялларына үзләре үк гаҗәпләнеп, бакага карап, тынып торалар. Габдулла бакага ишеттермәскә тырышып, шыпырт кына: — Бу бит безнең күзгә генә бака белән таш булып күренә. Аларны кемдер сихерләп киткән, — ди. Тимери шулай ук шыпырт кына: — Ә нәрсә соң ул? — дип сорый. * — Беләсеңме, — ди Габдулла, — таш ул патша сараеның капкасы бит... Аны ачсаң, алтын, көмеш тулы казна... Син аны ача алмыйсын, бака капканың сакчысы булып тора... Аларны үз төсләренә кайтара торган әпсен 2 бар бит. — Син беләсеңме? — Тиле, аны безнең мулла абзый да белми. Ул әпсенне белер өчен Әбугалисииа булырга кирәк. — Каян беләсең? — Сәхәби әйтә. Ул Казанда Күл буе мәдрәсәсендә укый. Әпсенне белер өчен Әбугалисииа кебек бер ел тау тишегенә бикләнеп укып ятыр- га кирәк. 
                     2 Ә ф с ү н — сихер, дога. 
13 
 
— Шуннан? — Шуннан, кем дә кем шулай укып, әлеге әпсенне өйрәнеп чыга, аннан соң аның күзен берәү дә буа алмый. Мин ул әпсеннең бер-ике сүзен беләм... - Я, я! — Әпсен, төпсен, бүрәнә батсын, күзе чыксын, тончыксын!.. —- Кара, кара, җир упсын, әй! — Нәрсә? — Син укыганда бака селкенеп, сикереп куйды. —- Әйттем бит. Бу бит әле аның башы гына... — Әйдә, төшеп ташны күтәреп карыйбыз. Казна тапсак, уртак, яме? - Я! — Син әпсенне укый-укый төш, әйдә! — Әйдә! Әпсен, төпсен... — Габдулла!—дип кычкыра ул арада арба ягыннан Зөһрә апа. Балалар чокырга төшеп барган җирләреннән кире борылалар һәм арба ягына йөгерәләр. Алар янә кыр уртасында арба саклап икәүдән икәү калалар. Әпсен- ле бака һәм казна табу турындагы сүз һәм хыял инде аларга кичкә кадәр җитә. 
3 Кояш баеганда Сәгъди абзый хатыны белән бала-чагасын атка утыртып, өйгә кайтарып җибәрде дә, үзе Тыңламас алпавытының имениесе- нә, Александровкага юнәлде. Ни өчен? Олылар сөйләшкәндә ишетелеп калган бер-ике сүз генә Габдулланың аңына күп нәрсә бирми. Шулай да ул белә: бу яхшылыкка түгел... Габдулла басудан ачыгып кайткан иде. Ул, утырып бер тамак ялгап алу булыр әле, дип көтте. Көтү бушка чыкты. Утырып, тамак ялгап алу берәүнең дә башына килмәде. Әйтерсең, һәммәсе ураза. Зөһрә апа Сад- рнны йоклатып утырган җиреннән үзе дә оеп киттеме, әллә авыр уйга чумдымы, дәшми. Бибисаҗидә дә әллә ничек мыштым гына мич артына, үзенең йоклый торган урынына, кереп тынды. Габдулла бүген, шүрлеккә менеп, икмәк кисеп алырга базмады, аңа кемдер: «Бирәнең тыгылдымы?»— дип кычкырыр төсле тоелды. Садри туганнан соң ул моны бер- ике тапкыр ишеткәне бар иде инде. Энесе туу Габдулланың бу өйдә гомумән кадерен киметте. Сәгъди абзыйның карашы элеккечә калса да, Зөһрә апаның алышынучан кәефе Габдуллага гел кырыс килеп торды, аның аналык җылысы үз баласыннан артмады. Бибисаҗидә Садрины кулына алып сөйгәндә: — Садретдин җаным, үз энекәшем,—дип, «үз» дигән сүзгә басым ясап әйтте... Бик соң гына Сәгъди абзый кайтып керде. Зөһрә апаның кинәт башын күтәреп: «Син, нәрсә булды?» — дип соравына ул, аякларын сала- сала, теләр-теләмәс: «Әй лә!» — дип куйды һәм шуннан башка берни әйтмәде. Аннан соң «алла!» дип сыкрана-сыкрана, коры буыннарын шыртлатып, сәкегә менде һәм урынына сузылып ятты. Өй эчен тынлык басты... 
Икенче көн эшкә чыгар алдыннан Сәгъди абзый җәһәт-җәһәт кенә күршеләргә чыгып керде. Ул арада күршеләрдән бер-ике кеше үзләре Сәгъди абзыйны сорап керделәр. Ниһаять, алар аны капка төбендә очратып, кызу-кызу сөйләшеп алдылар. Бүгең Сәгъди абзый уракка хатын, бала-чагасын утыртып җибәрде дә, үзе муҗиклар төркеменә кушылып, хуторга китте. *  
14 
 
Эш шуннан гыйбарәт иде. Имение белән Иябапг чигендә баганалы юл белән урман арасында тар гына, ләкин тасмасыман озын җир бар. Шуның печәнен Иябаш һәм Кырлай крестьяннары элек-электән чабып килделәр. Алтмыш беренче елгы «менафистан» соң җир аерганда, алпавыт бөтен көче белән ул җирне үзендә калдырырга тырышты. Иябаш- лар белән Кырлайлар борыннан казна крестьяннары булып, Тыңламас алпавытына баш имәгәнгә күрә, җир бүлгәндә бик нык аяк терәп сөйләштеләр. Эш имениегә ут төртү белән янауга кадәр барып җитте. Шуннан соң дус землемерының киңәше белән бояр шундый хәйләле килешү ясауга иреште: болын белән община файдалана, ә кәгазьдә җир алпавытныкы булып кала. Старосталар да үз крестьяннарына: — Болыны булгач, безгә кәгазе нәрсәгә, әйдә, килешик, булмаса. Эш судка калса, бәлкем, анысы да эләкмәс, — дигәч, тегеләр риза булдылар. «Суд» дисәң бит крестьянның коты оча: аның аңардан бервакытта да игелек күргәне юк. Менә шул. Шуннан бирле Иябашлар үз өлешләрен, Кырлайлар үзләренекен ел саен чабып, файдаланып килделәр. Инде кичә Сәгъди абзый белән Җаббар шунда барып «үз печәнебез» дип чалгы салулары була, алпавытның болын каравылчысы килеп чыга да боларны тота. Печәннәрен бушаттыра, исемнәрен штрауга язып ала. Шулай итеп, моңарчы тын гына яткан әлеге кәгазь үзенең бөтен хөкем көче белән кузгалып килеп чыга. Уракка барганда һәм межа буенда хатыннар шау килде: — Минем килен булып төшкәнемә унҗиде ел. Безнекеләр әрәм булмасын, барыбер көеп бетә дип, ел саен шуннан үлән чабып ташыдылар. Бояры да, эте дә сүзкара әйтүче булмады. — Этлеген итә, югыйсә син аны печәнгә мохтаҗлыгыннан шулай эшли дип беләсеңме. Өеп куйган богылларына кутырлары 1 күмелеп бара бит үзләренең, ун еллык печән өеп куйганнар бит, бирән йоткырлары, аларга тагын ни кирәк? — Син аны әйтәсең, безнең кәҗәләрне, казларны ызаннан тотып алып китәләр бит. Җирләренә кермәгән булса, юри куып кертеп алып китәләр, мур коргырлары! Үләт тә тими үзләренә! — Үз җирең өстендә йөргән үз терлегең өчен штрау түлә, имеш, бу кайда бар? Сәгъди абзый имениедән кырга төш узгач кына әйләнеп кайтты. Хатынының соравына каршы аның саран гына бер-ике сүз белән биргән җавабыннан шул мәгълүм булды: Кырлайларның хуторга барулары печән өчен штрау салу алпавытның үзеннәнме, әллә приказчигыннан гынамы, шуны белү, үзеннән булса, олы юл буендагы болынлыкның соңгы рәвез 3 4 буенча кемгә аерылуын, аның купчие 5 кем кулында икәнен сорау өчен иде. Алпавыт үзе өйдә булмады һәм көтеп-көтеп тә кайтмады. Крестьяннар приказчикка кычкырдылар, теге кыза-кыза боларга нидер аңлатты һәм ахырда кулындагы әлеге кәгазьне һавага күтәреп селтәнде, ягъни: — Менә закон! Аңардан югары сикерергә сезнең дә, минем дә хакым юк! Тавыш басылмады, приказчик кулын селтәп китеп барды. 
4 Халыкны мир җыенына чакырып китерү десятник Галәви өчен үлем иде инде. Ул аксак аягы белән авылны ике-өч тапкыр урап та күп вакыт каравыл өс янындагы ике бүрәнәне тутырып утырырлык кеше җыя
                     3 Богыл — печән кибәне, кутыр — хутор. 4 Рәвез — ревизия. Узган йөздә, җир бүлү өчен крестьяннарга ясалган сан алу, 5 Купчий — купчая крепость. Җир алганны һәм сатканны беркетә торган документ. 
15 
 
алмый иде. Әмма бүген көтелмәгән хәл булды. Десятник берни белми, инеш буенда арба җебетеп калды, ә каравыл өе янына чакырмый-нитми халык үзе җыйналды. Сәгъди абзый арбасына үзенең хатын, бала-чагасын утыртып кырдан кайтып килгәндә мир җыены тәмам кызып җиткән, халык гөж килеп нидер шаулаша, монда тәгаен генә бер фикерне аңлап тотып алу кыен булса да, сүзнең нәрсә турында барганлыгын һавада өзек-өзек кенә яңгырап кала торган аерым сүзләр әйтеп тора: — Алпавыт җире... — Безнең болын... — Күрәләтә талау... — Нигә алай... — Бирмибез!.. — Шулмы хаклык?.. Сәгъди абзый, атны алып кайтырга кушып, дилбегәне Зөһрә апага тоттырды да, үзе арбадан төшеп, халык янына килде. Шунда ук чыр-шу килеп, «әбәк-әбәк» уйнап йөрүче иптәш малайларын күреп алу белән Габдулланың да аларга кушыласы килде һәм ул арбадан төшеп калды. Зөһрә апа аның артыннан: — Озак торма, көтү күренү белән кайт, сарыкларны куып кертәсе бар, — дип кычкырды. Җыен башта тоташ кычкыру, ярсу тавышлары астында барды. Халык гүя үзенең моңарчы буылып торган ачуына тулы ирек биргән дә, аны йөрәгеннән чыгарып бетерергә тырыша! Ул арада җиз калай таккан бишмәтен өстенә кия-кия, ашыгып, староста килеп җитте. Ул килү белән тавышлар көчәеп киттеләр. Җыендагы кара, җирән, чал кергән сакаллар һәммәсе үзләренең очлары белән авыл түрәсенә таба әйләнделәр. Әйтерсең, бөтен гаделсезлекнең төп чыганагы да, шул ук вакыт крестьянның эчендә кайнаган зар һәм шикаятьне бердәнбер ишетүче дә һәм аны, крестьянны, юлын алучы да шул, староста! — Бу ниткән эш? Кем чакырды сезне мир җыенына! — дип аның гайрәт күрсәтүе, таягы белән бүрәнәгә сугып кычкыруы, әлбәттә, ана берни бирмәде. Киресенчә, ут өстенә май гына сипте: аның үзенә берничә крестьян нәкъ шулай, бүрәнәгә таяклар белән сугып, кычкырды. Ул башы белән һәм һавага күтәрелгән таягы белән волость ягына булса кирәк ишарә итеп, кызара-бүртенә кычкырды, ягъни: — Миннән узып эш итәргә теләсәгез, әнә минем артта волость тора, старшина белән становой моңа ни әйтерләр?.. Бу кычкырыш күпмегә сузылыр һәм ни белән бетәр иде, алла белсен, әмма бер төркем крестьян мир уртасына Бикташ картны җитәкләп кертте һәм, куллары белән картка күрсәтеп, халыкның аны тыңлавын үтенде. Шунда гына халык әкрен генә тынды. Кырлайның, яше сиксәннән узып киткән иң борынгы кешесе Бикташ бабайның колаклары инде ишетмәсә- ләр дә, ул хәлне аңлап алган булырга кирәк: аның иреннәре тибрәнә башладылар. Калтыранып кына чыга торган зәгыйфь тавышын ишетү шактый читен булганга, арттагылар алгарак елыштылар. Кемдер чабышып йөргән малайларга кычкырды: — һәйт! Менә мин сезне тегеләй! Эзегез булмасын монда! Балалар таралышмадылар, әмма «нәрсә була икән?» дигәнсыман кызыксынып, алар да тындылар. — «Тыңламас алпавыты»ның инеше кутырдан чыккач, култык ясап, болынга таба борылып китәме, — дип сүз башлады Бикташ бабай,— китсә, менә шул... Хәзер ул култык шәп-шәрә. Ә теге заманнарны анда зифа таллар көмештәй яфраклары белән шаулап утырганнар, беләсегез килсә... Анда мөселман зираты булган. Безнең әле йомырка җыеп йөргән малай чак, әйе дә булса хәтеремдә, әти мәрхүм бер мәл безне шунда алып барды. Тирә-як мөселман авылларыннан хәйран күп кеше җыелып килгән иде. Зиратта сөякләре яткан әүлия җаннар рухына дип корбан
16 
 
чалу, намаз уку булды, менә бүгенге кебек күз алдымда... Бу ел саен бер бәйрәмсыман җыен була торган иде. «Тал-намаз»га барабызмы, барабыз! Китә торган идек. Шуны Тыңламас алпавыты тыйды. Ягъни, минем җир өстеннән йөрисез, үләнне таптыйсыз, суны пычратасыз, дип, зимнәмир китертте дә, инешне башыннан, аягыннан кистереп, киртәләтеп куйды. «Тал-намаз» әнә шуннан калган инде. Без аны «Тыңламас» дип ялгыш әйтәбез... 

Бикташ карт бу хикәяне беренче тапкыр гына сөйләми. Монда аны түгәрәкләп алган тыңлаучылар да моны беренче тапкыр гына ишетмиләр. Авыл җирендә тарихи вакыйгалар, риваятьләр, легендалар бер карт сөйләнү белән генә чикләнеп калмыйлар. Бер үк хикәяне ун тапкыр ишеткән кеше унберенче тапкыр да аны өряңа хәбәр итеп тыңлый. Шул ук вакыйганы икенче берәү икенче төрле сөйләсә, бу шулай ук тыңлаучыларның кызыксынуын сүрелдерми, киресенчә, аны көчәйтә генә. Хикәянең ишетелгән төрләрен тыңлаучы күңелендә чагыштыра, һәм туларның арасыннан берсе аны ни өчендер ныграк ышандыра. Ни өчен? Ул аны белми дә, белүнең кирәген дә тапмый. Әмма бернәрсә бик ачык: һәркем ул хикәяләрдән һәм аларның төрләреннән үз йөрәгенә якынрак торганын сайлап ала. Әмма кем ул сайлап алучы? Баймы, ярлымы, көчлеме. көчсезме, сәламәтме, сырхаумы? Аларның йөрәкләренә якын дөреслек. әлбәттә, төрлесенең төрлечә... 'Менә Тиктормас Гарәфи... Ул «Тыңламас» сүзенең каян килеп чыкканын бөтенләй башкача аңлата. Кутырны сатып алган мимеч, ди, ул әйтә, имениесендә яңа пурәткә кертә, — нишли? Чаң астыра. Крестьян, ягъни, чаң тавышы белән уянырга, чаң белән эшкә китәргә, чаң белән әбәт ашарга, чаң белән йокларга ятырга тиеш. Кояш белән торып, кояш белән ятырга күнеккән крестьянга бу ничек? Ул үзенекен куа, чаңны тыңламый, кояш белән тора, кояш белән ята бирә. Алпавыт нишли инде хәзер? Алпавыт зарлана: «һай, минем колларым мине тыңламас булдылар»,— ди. Әнә каян килеп чыга ул «Тыңламас»ның хикмәте... Моңа да ышаналар кырлайлар... Әмма бер көн боларга «Тыңламас» алпавытының крестьяны әлеге Ефим Кузьмич килеп чыга. Менә ул «Тыңламас»ның мәгънәсен бөтенләй башкача итеп, бик җентекләп сөйләп бирә. Моннан йөз ел чамасы элек хәзерге «Тыңламас» куторы урынында бик зур татар авылы була. Бу авылның крестьяннары Пугачау явында бик ишле катнашалар. Пугачау җиңелгәч, болар хөкүмәтнең җәзасыннан куркып, урманга качалар. Качарга өлгермәгәннәрне хөкүмәт карательләре пран-заран китереп, таратып ташлыйлар, бик күбен сөргенгә җибәрәләр. Соңыннан гына алар шушы тирәгә Иске Иябаш, Югары Әзәк, Түбән Әзәк дигән өч авыл булып кайтып утыралар. Туздырылган авылның җирен казна Александров дигән бер зур алпавытка тапшыра. Теге Питерда яши торган бик бай бер дворян була күрәсең, Самара, Саратау, Тамбов губерналарында аның әллә ничә мең десятина җире, сан- сыз-хисапсыз крепостной колы була, Пугачауга катнашкан өчен аларны батог 6 белән суктырып, күбесен ерак губерналарга сөрәләр, шуларның бер өлеше Казан губернасына менә шушы имениегә килеп эләгә. Тирә- яктагы крестьяннар кызыксыналар бит инде: кемнәр болар да, каян болар? Болар «тыңламас коллар» дип җавап кайтаралар аларны конвой белән алып килгән солдатлар. Ягъни, гыйбрәт алыгыз, патша белән ал
                     6 Камчы. 


 
павытка буйсынмаган «тыңламас» колларның хөкеме шундый. Менә кайдан килгән ул «Тыңламас» алпавыты... — Алайса «Тыңламас алпавыты» хәзергенең бабасы була,—дип сорый Кырлайлардан берәү. — Юк, — ди Кузьмич, — Александровтан имение Клеев дигән алпавытка күчә әле. Аннан соң 61 нче елны патшадан «воля» чыккач, име- ниене аңардан фон Глен дигән немец сатып ала. Хәзерге хуҗасы аның менә шул. — Фуглин?.. — Фунлин? — Фулгин? дип төрлечә әйтеп карыйлар — кырлайлар, ахырда, әйтә алмагач, төкереп: «Я, барыбер түгелме? Тегесе дә, монысы да арка тиребезне бертөрле суя бит», — дип, ата-бабадан калганча боярны һаман «Тыңламас» алпавыты дип атый оирәләр. Гаҗәп! Бикташ бабай сөйләгән «Тал-намаз» вакыйгасы нигәдер табигый һәм ышандырырлык булса да, Кузьмич хикәясе халыкның тынгысыз йөрәгенә якын әйберне кузгатып җибәрә, улаңа ныграк ышана төшә. Менә нәрсә икән? Димәк, 'Александров крестьяны аның бабалары утырган җиргә килеп, аны көчләп, кысрыклап утырмаган, бәлки аның үзен монда китереп көчләп утыртканнар. Ул гына да түгел, Тыңламас русы белән Кырлай, Иябаш, Әзәк татарының бабалары Пугачау кузгаткан олы яуның эчендә бергә кайнаганнар, аларның йөз еллар буена аккан маңгай тирләре һәм йөрәк каннары менә бу уртак туфрак өстенә тамган!.. 
6 Менә ни өчен каравыл өе алдына җыелган халык, бүген Бикташ бабай әйткән «Тал-намаз» риваятенең дини ягын бер якка куеп, аның үзенә .кирәк үзәген тотып алды: — Әһә! Безнең бабайлар утырган җирнеме? — Киртәләп алган диген! — Зимнәмирне майлап? — Урман буендагы болынны да шунда теркәп беррәттән эләктереп? — Менә алар ничек безнең хакка керәләр, оялмыйча... — Тамакларына аркылы торгыры! Бу сүзләр өстенә Тиктормас Гарәфи оятсыз сүз белән сүгенеп куйды һәм җиргә төкерде. Халыкның кәефен сизеп алган староста, моңа турыдан-туры каршы тора алмыйча, крестьяннарны бу күңелсез хәл белән килештерүне кирәк тапты: — Ай, алла бәндәсе, — диде ул, һәммәсеннән ныграк кычкыручы Га- рәфигә карап, — синең белән минем баш җитә торган эшмени бу? Кайчандыр безнеке булган белән кая барасың? Булган да беткән, өстенә кар яуган... Мостафа байның кайнагасы Мәннән агай старостаны куәтләп куйды: — Шулай инде, бүлеп бирелгәнме, шуңа ябешеп ят, анысыннан мәхрүм кала күрмә!.. Арадан бер-ике кеше Мәннәннең сүзен җүпләп, көлеп куйдылар. Җаббар үзенең күкле-яшелле тавышы белән ярып салды: — Бүлеп биргән дә, кырт кисмәгән, иеме? Безнең атайлар алпавытта кол булып торганмы? Патшадан воля чыгып, җир аергач, алпавытың нишли алды? Нибуч! Десятник кычкырды: — Кеше сөйләгәндә син тик тор әле, Әптелҗаббар, яме? Атың юк, сыерың юк, сиңа болын ни дә, алпавыт ни! 
2. .С. Ә.- № 7.
17 

18 
 
Мәннән аны куәтләп, көлеп куйды: — Бик! Эшең рәхәт синең. Бер кәҗәң читән кайрысы кимереп тә торыр... Җаббар кинәт уртага бәреп керде һәм бик нык ярсыган хәлдә әллә ниләр әйтмәкче булып авызын ачты, әмма йөрәгендә кайнаганны әйтеп бирерлек сүз табудан гаҗиз булып, нишләде диген: өстендәге кырык ямаулы күлмәген салып ыргытты: — Менә! Заклат салам! Сәләмәләре-ниләре белән! Кем ала! Күлмәксез кешенең мир алдында басып торуы малай-салай өчен әйтеп бетергесез кызык тоелды. Алар кычкырып көлә, сикерә башладылар. Олылардан берәү аларны бик нык кисәтте, балалар шып туктадылар. — Әһә, алучы юкмы? Булмас шул, алайса, ни пычагым белән түлим соң мин штрауны? — диде Җаббар һәм үз фикерен халыкка тәмам төшендереп бирүенә ышанган хәлдә күлмәген яңадан киде. Вакыт-вакыт Җаббар нәкъ шундый бер кинәт чыгыш ясап халыкны гаҗәпләндереп, я көлдереп алгалый иде. Ләкин көлеш артыннан ук бу хәл үзенең фаҗигале ягы белән кешеләрнең күз алдына килеп баса иде дә, аларны Җаббарга кушылып кычкырырга һәм әрнергә мәҗбүр итә иде. Бу юлы да шулай булды. Халык тагын гөж килеп кычкыра һәм борчыла башлады. Гайнулла арба артыннан кычкырып сорый куйды: — Падиша хәзрәтләре яңа менафис чыгарганмы әллә? Әллә тагын бояр көч аламы? — Бер-бер артлы берничә кеше Гайнулланы куәтләп тезеп алып китте: — Әйе ләбаса. Урман эчендә яшибез, мичкә идәнебезне, я түбә саламын ягабыз. Бу ни эш бу? Бояр урманы дип чыбыркы сабы сындырып алырга да хакыбыз юк. Ачлык елны хатыны һәм баласы үлгән берәү, еларга җитешеп, үткәнне искә төшерде: — Өченче ел халык ачтан үлеп ятты, ә менә урманга барып имән чикләвеге җыярга хакы булмады, алпавытның рөхсәте юк, имеш! — Юк, туктале, тукта, — дип кычкырды Козгын Хөсни, — боярның җире ни төсле дә, безнең ни төсле, ә? Ташлык, сазлык, көл төсле туфрак. Иң яхшы урыннарны сайлап алып бетерүе җитмәгән, безнең җирләрнең үзәгенә чөй булып кергән, тасма булып кисеп үткән бит ул, каһәр!.. Халыкның ярсыганнан ярсый баруы, бигрәк тә аның китергән дәлилләре гаять рас һәм көчле булуы старостаны һәм аны җүпләп торучыларны чигенергә мәҗбүр итте. Аларның күбесе әкрен генә җыеннан ук китеп барды. Халык бер бөтен булып старостага һәм аның янында басып торучы десятникка карап кычкырырга тотынды. — Прашиния язарга, зимскига барырга, — дип кычкырды кемдер. — Зимские кем соң аның? Тыңламас алпавыты үзе бит зимский! — Шулай лабаса! — Ай, авызын яман корт чаккыры! — Анаңа каныкса казый, кемгә барырсың, абзый? Шул булып чыкты бит бу! ...Мир бүген бер нәтиҗәгә килә алмастан таралды, һәркем үзенең өенә кереп йомылды. Авыл тагын тынлыкка чумды. Тик сүрелеп җитмәгән ярсу Сәхип кибете алдында бераз очкынланып торды. — Син алай дисең дә бит, күрше, тәкъдирдән узып та сүз әйтеп булмый, эш — ходайныкы! Алла безнең үзебезгә сәбәп итү белән боерган. Син әнә хәзрәтне тыңлап карар идең. Мәчеткә йөрмисең шул... Бу әлеге Мәннән тавышына ошаган тавыш иде. Тиктормас Гарәфи тавышы булырга кирәк, аңа каршы төште:  
19 
 
— Ярый, мин алланың гөнаһлы бер бәндәсе инде. Сәбәбен дә итә белмибездер. Мәчеткә йөрүне әйтәсе дә юк инде... Яшерене-батырыны юк, төшергәләргә дә яратабыз... Ярар... Ә менә минем Җаббар коданы ал син... Эчми, тартмый, мәчеткә көн саен йөрмәсә дә, өендә намазлык җәеп намаз укый. Нигә ул баемый, ә? Эшләми, дип әйтеп кара син аны. Ул агызган тир инде абзыкае-е-ем! Менә син әйт инде аны сәбәбен итми, дип, я? Кырлайлар бүген, күзләренә йокы керми, урын өстендә бик озах борчылып яттылар. Сәгъди абзыйлар турыннан гына әллә үз-үзенә, әллә янындагы берәүгә шактый исерек һәм әрнүле тавыш белән кычкырып сөйләгән хәлдә әкрен генә Гарәфи узып китте. — Бирегез миңа Хафизныкы хәтле акча, Мостафаныкы төсле төлке толып, Әсәтнеке хәтле җир, билләһи газим дип әйтәм, эчүне, тартуны ташлыйм да, биш вакыт намаздан калмый, мәчеттән чыкмый ятам. Бирәсезме? Ә, юкмы? Бирмисез шул. Алай булгач, тик тор син, чүбек чәйнәмә миңа, яме? Эчеңнән тын син алай булгач, яме? Сәгъди абзыйлардан узып ул мулла йорты турына җиткәч, ни өчендер кычкырып тәкбир әйтергә тотынды: — Аллаһе әкбә-ә-әрр! Аллаһе әкбәр! Ла... әмма ялгышып, буталып бетте һәм тәкбирне ташлап шунда ук җырга күчте: 
Олы юлкайларның ай такыры, Үзәнгекәйләрнең бакыры... Җырны онытыпмы, ничектер, Гарәфи беравык тынып торды һәм аны мәгънәсе ягыннан капма-каршы бөтенләй икенче җыр белән очлап куйды: Дөньяларның ай өҗмахы Шул җанкайның кочагы-ы-ы! .Шуннан соң Гарәфинең дә тавышы тынды. Авыл бимазалы йокыга талды. Ул арада инеш артында Какылы алан өстендә нәзек кенә күк сызык сызылды. Әмма? бу әле чын таң түгел*, халыкның «ялган таң» дип атаган таң алды яктысы гына иде. 
7, Икенче көн басуда, төш җитеп, кояш 'аяусыз кыздыра башлагач, Габдулланың әтисе, әнисе һәм апасы уракларын җилкәләренә салган хәлдә, әлсерәп, арба янына кайттылар. Әйрән эчеп, катык белән тамак ялгап алганнан соң, олылар бераз ял итеп алу нияте белән арба күләгәсенә елышып сузылмакчы гына булганнар иде, басу юлыннан ат менгән берәүнең чабып килгәне күренде. — Кем бу, бояр приказчигымы әллә? — диде Сәгъди абзый, башын күтәреп. Ул арада әлеге атлы, килгән юлыннан борылып, урылган җиргә керде һәм камыл таптап, туп-туры болар өстенә килә башлады. — Шабра бит бу!—диде Сәгъди абзый, ниһаять, атлыны танып.’ Аның борчылып өлгергән йөзе кинәт ачылды һәм ул рәхәт кенә сулап куйды. — Әйдүк, Шабра, узып утыр менә моннан, — диде ул тегенең сәламен кайтарганнан соң, — Утырып торырга вакыт юк, — диде Кузьмич, атыннан төшмичә,— әле тагын берничә кешене күрәсем бар. Сиңа шуны әйтим, син бүтән ышанычлы агай-энегә тапшыр: алпавыт җирләрен сата. — Ие, ие! — диде Сәгъди абзый, эшнең әле серенә төшенеп җитмәс- тән һәм тезләнеп торган җиреннән аяк үрә басты.  
20 
 
Кузьмич дәвам итте: — Хәзер генә теге урман хуторының хуҗасы Осип Тихонович белән фон Глен землемерны алып җир карарга киттеләр. Пябашның Әсәт бай белән сезнең Хафиз да шул тирәдә буталалар. Яңа гына Габдерахман Ишмуратович тарантас белән килеп төште. Әгәр дә мәгәр фон Глен җирен иске ревизия буенча сатып куйса, сезнең урман буендагы болын да, безнең су буе да тегеләр кулына купчий белән күчә, аннан алырсың эг авызыннан сөякне! Терсәкне тешләрдәй булырсың, соң булыр. Менә хәзер землемер килеп казык сукканчы үзебезнекен межаның бу ягында калдырырга кирәк. — Шулай булмыйни! Бик кирәк, Шабра, бик дөрес әйтгең, вакытында килеп әйттең, рәхмәт! Хәзер үк кешеләрен табабыз аның, хәзер үк йөгерәм, алла насыйп итсә! Сәгъди абзый утырып чабаталарын чиште һәм ыштырын сүтеп, аңардан салам һәм башак кылчыкларын селкеп төшерде дә, яңадан урап, чабаталарын киенә башлады. — Элегрәк күз җитмәгән, мать честна!—дип ачынып, кулын нык кына селтәп куйды Кузьмич һәм борылып юлга таба чапты. 
Кояш баер алдыннан «Тыңламас» имениесе алдына Кырлайдан. Иябаштан, Александровканың үзеннән татары, русы шактый халык җыйналып өлгерде. Яшьрәкләр һәм Гарәфи. Җаббар кебек ир урталары алпавытка туры- дан-туры барып, таләпләрен тегенең күзенә бәреп әйтү ягында булсалар да, картраклар: «Бу зур эш, монда старостасыз барып чыкмас»,— дип, киңәш иттеләр. Староста башта бик нык кәҗәләнеп, бармаска теләде һәм «юк эш кубарып йөрмәгез» дип үгетләп карады. Әмма халык эченнән кызурак кешеләр: «Бармасаң, без үзебез дә бара белербез, әмма җавабын барыбер син бирәчәк!» — дигәч, бармый булдыра алмады. Иябаш, Александровка старосталары белән дә шундыйрак. хәл булды. Алар халык белән имениегә якынлаштылар һәм крестьяннарны, бояр ихатасына кертми, капка алдынарак бер җиргә туктаттылар. Аннан соң халык алдына таяк белән сызык сыздылар да, мужикларның шул сызыктан атлап чыкмауларын күзәтүне десятникларга тапшырып, үзләре бояр ихатасына кереп киттеләр. Аннан соң алар ихатаның, бер читенә салынган асты таш, өсте агач зур гына контора йорты баскычында калын җирән мыекларын сыпырып, кылычына таянып торган урядникка якынлашып, башларын салдылар. Кырлай старостасы Габдерахман абзый үзенең кечкенә күзләрен урядникка юнәлдереп, ялынычлы кыяфәт белән башын уңга һәм сулга салгалап, сөйләп алып китте: — Ваше благородие, үзегез беләсез, без халыкны җыеп алып килмәдек, халык үзе безне өстерәп алып килде, нишләтәсең аны? Кара халык, кара сарык, ди шул, һич кенә дә тыңлата алмадык шул. Үзегез сөйләшеп карагыз әле, бәлкем яхшылык белән таралырлар. Безгә дә түрәләр алдында яхшы түгел ләбаса. Күзләренә күренми генә ындыр артлап кайтып китәр идек, ә? Старосталарга түрәләрнең күзенә күренми кайтып китү мөмкин булмады. Алариы күреп, эчкә чакырып алдылар. Габдерахман староста башта коелып төште. Аннан исен җыеп, калтыраган куллары белән тиз- тиз өстендәге җиз калайны капшап алды һәм бүреген кулына тоткан, кәҗә сакалын алга сузган хәлдә контора ишегенә таба атлады. — Бетте баш! — дип, тиз генә уйлап алды ул һәм әллә кая төпсезлеккә чумгансыман хәрәкәт ясап, ишектән кереп китте. Халык десятник һәм картларның сүзен тыңлаган хәлдә, таяк беләк сызылган сызыктан читкә тайпылмый, старосталарның әйләнеп чыгуын бер сәгать көтте. 
21 
 
Ниһаять, старосталар чыктылар һәм үз төркемнәре янына йөгерделәр. Габдерахман староста кырлайлар янына йөгереп килгәндә, аның авызы колагына җиткән, күзләре бәхетле елтырыйлар, әйтерсең күк ка- пусы ачылган! — Менә, әйттем бит мин! — диде ул, авылдашларына карап, — барыйк, сөйләшик, алпавыт безнең теләкне кире какмас, дидем, менә кая ул законны төшенеп сөйләшә белү хикмәте! Акыл юк безнең, акыл! Алпавыт дигәч тә кеше ашаучы түгел ләбаса ул! «Берүк крестьян хакына кермим, берүк мөселманнар миннән гаделсезлек күрмәсен!» — дип үзе үк өзгәләнеп тора, бичара! — Ә болын? — дип кычкырып куйды берничә тавыш. — Дәшмәгез инде, — дип, хәйләкәр генә күзен кысып алды староста,— һәммәсе без дигәнчә булды инде. Иң әүвәле элеккечә, Тал-намаз- га җыелып намаз укырга полный рөхсәт хәзер! Сиздегезме, кая таба бара эшләр? — Син безгә болынны сөйлә,—дип кычкырды тагын бер түземсезе. Староста җавап биреп өлгермәде, капка алдында ыгы-зыгы башланды. Бояр хезмәтчеләре анда зур гына буш ящик утыртып, аның өс- тенә аракы тулы чиләк китереп куйганнар һәм калай кружка белән крестьяннарга бояр сыен өләшә башлаганнар икән. Кешеләр шуның тирәсендә кайнашалар, нәүбәт тиеп, күтәреп өлгергәне мыегын сыпырып бер читкә китеп баса, моңарчы хөкем сөргән авыр тынлык бетә, җанлы әңгәмә кабынып китә, җор сүзләр очкынлана, кычкырыш, көлеш... Ул арада Кузьмич белән кулсыз Гайнулла һәм тагын берничә кеше аракы тирәсендә кайнашкан агай-энене бик нык битәрли башладылар: — Сез нишлисез, тинтәкләр! Аракыга сатыласызмы? Бояр сыена алданып, аждаһа авызына үз ихтыярыгыз белән кереп барасыз бит. Ах, сез, ачык авызлар, ачык авызлар! Кемдер кычкырып җибәрде: — Шаярма! Староста, безнеңчә булды, диде ич... — Дөресен әйткән, нәкъ аларча булды!—дип зәһәр генә җавап кайтарды аңа каршы Кузьмич. — Уен эшмени? Кая болын? — дип курку катыш ачулы тавыш белән кычкырды Гарәфи. Кемдер чиләк куелган ящикны тибеп җибәрде. Бушап кала язган чиләк шылтырап җиргә төште һәм эчендәге аракысын түгә-түгә тәгәрәп китте. Тибеп җибәрүче янына урядник килеп җитте һәм аны җилкәсеннән тотып алды. Бу чандыр гына бер рус крестьяны иде. — Бирмәгез, тоттырмагыз!—дип кычкырды кемдер. Татарлар һәм руслар һәрберсе үз телендә кычкыра һәм куллары белән кызу-кызу хәрәкәтләр ясый башладылар. Фазыл һәм аның берничә иптәше бояр утынлыгыннан берничә казык суырып алдылар. — Ташлагыз күсәкләрегезне! — дип куркып кычкырды Кырлай старостасы. — Болын үлчәргә бу! — дип аңлатты моны Фазыл һәм иптәшләренә хәйләкәр генә күз кысып куйды. Аннан соң ул иптәшләре белән урядник янына килде. Урядникның күзләре түм-түгәрәк булды. Ул курку катыш ярсып: — Ташлагыз казыкларыгызны! Назад!—дип кычкырды һәм тегеләрнең чигенмәвен күргәч, кулларын ихтыярсыз рәвештә әлеге крестьянның җилкәсеннән ычкындырды. Ул арада баскычта приказчик күренде. Берничә тавыш аңа төбәлде: — Болын безнеке! — Чакыр зимнәмирне! — Кисеп бирсен үзебезнекен үзебезгә! — Үзебезнекен сорыйбыз!  
22 
 
Приказчик кулын күтәрде. Тавышлар әкрен генә тынды. — Туганнар! — дип сүз башлады приказчик, — без сезнең белән моңарчы бик тату яшәдек. Берәү дә икенче берәүнең хакына кермәде... — Ә болын? — дип кычкырды арттан кемдер, приказчикны бүлеп. — Үзәнлек? — дип русчалатып өстәде аңа икенчесе. Приказчик старосталарның халыкны хәзерләп (дөресрәге юатып) өлгермәвенә эче пошып, эчтән генә сүгенеп куйды һәм башлаган сүзендәге төчелекне бер якка ташлап, мәсьәләне берьюлы ачып салырга булды: — Менә мин дә шуны әйтәм, туганнар! Бүгеннән башлап бу җирләргә барин хуҗа түгел, сез — хуҗа! Ягъни барин үзенең җирләрен һәм урманын сезнең община кешеләренә күчерде. Халык телсез шикелле тып-тын катып калды. Бераздан гына Гарәфи, аның артыннан башкалар: — Кая ул кешеләр? Кемнәр ул кешеләр? — дип кычкырдылар. Бу сорауга җавап рәвешендә, контора ишегеннән какча гына озын буйлы җирән мыеклы фон Глен үзе, становой пристав, Мәзекәү бае Учып, ат заводы хуҗасы Габдерахман Ишмуратов, Хотняның аракы заводы хуҗасы Перцев, Әсәт бай, Белмим Хафиз һәм тагын берничә җиз төймәле, күзлекле мәһабәт кешеләр чыгып, баскычтан төшә башладылар. Баскыч янында торган староста, десятник һәм баерак крестьяннардан бер-ике кеше бүрекләрен салып култык астына кыстырдылар. Байлар һәм түрәләр җыелган халыкка күз дә төшермәстән, ихатада үзләрен көтеп торган тарантасларга менеп утырдылар да, шома гына кузгалып чыгып киттеләр. Бу шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты ки, халык хәлнең мондый кинәт алышынуына бертөрле дә нәтиҗә ясарга өлгерә алмый, аптыраган хәлендә байларны һәм түрәләрне йөз күз белән озатып калды. 
Уникенче бүлек 

Крестьянны каты уй басты. Дөрес, крестьян өчен бу хәл «кичә үлгән булсам, бүген ишетмәгән булыр идем» дип әйтерлек яңа әйбер түгел иде. Акчаның көчен һәм әһәмиятен ул моңарчы да аңлый иде аңлавын. Ләкин акча бүген аның алдында искиткеч могҗиза күрсәтте. Ул бүген крестьянны үзенең бөтен нәрсәне булдыра алуы, иксез-чиксез кодрәте һәм мөмкинлеге белән шаккатырды. Кырлай крестьянының үзе белән бергә күз алдында үскән, үзе төсле ук, хәтта әле кордаш малайлары тарафыннан «булдыксыз! Селәгәй!» дип түбәнсетелгән күрше малай Хафиз нинди юл беләндер акча көченә ия булып ала да, мин сиңайтим, көннәрдән бер көнне, син күр дә мин күр, «Тыңламас» алпавыты тикле алпавытны үзе кебек үк берничә «акча капчыгы» белән сүз беркетеп, йотып куя. Сәлам биреп тә тормый. Кичә гади генә авыл мужигы булып йокларга яткан Белмим Хафиз, бүген зур җир биләүче, тегермән тотучы черегән бай булып уяна. Кичә Казан харчәүнигендә бөртек чәйне кыйбатсынып, такта чәй сорап утырган, өстенә бөрмәле кафтаны, аягына дегетле күп итек кигән, кара сакаллы, җиткән чәчен түгәрәкләп кырыккан Учып дигән, моңарчы кемгә дә билгесез, бер старовер, таягына таянып, килеп чыга да алпавытның йөз десятина урманын купчий белән үзенә күчерә. Казан купецы Габдерахман Ишмуратов кинәт Иябаш, Кырлай, Әзәк җирләренең төп биләүчедә- реннән берсенә әверелеп китә. Әсәт бай белән Хотня бае Перцев та шулай... , . 
23 
 
Димәк, эшләр әнә кая таба бара: кемдә акча, шул алпавыт хәзер! Әмма акчаны каян табарга? 
Байлар кия каракүл, Без киябез эшләпә, Ходай бәхетне бирмәсә, Баеп булмый эшләп тә, 
дип җырлыйлар. Әйе, малны эшләп кенә табып булмый, аның өчен бәхетнең сиңа елмаеп каравы кирәк. Ә ничек аны каратырга? Фәкать акча белән, фәкать акча белән! Акча — дөнья иманы, диләр. Әйе, бөтен ышаныч хәзер акчада гына. Ләкин акчалы, маллы, дәүләтле кеше булу — җиңел эш түгел. Камырны әчетер өчен чүпрә, катык ясар өчен оеткы, мал ясар өчен мая кирәк. Мая — беренче сума. Ансыз акча ясап булмый. Акчаны акча ясый, ә беренче суманы кешеләр каян һәм ничек табалар? Кемне булса да алдап? Урлап, я юл басып? Төшеп калганны табып алып? Акчалы кешенең якыны булып алып? Кыз биреп, егет өйләндереп, дус яки ахирәт кушылып, ялагайлык итеп? Приказчигымы, хезмәтчесеме булып? Бер яктан, байның ышанычына кереп, икенче яктан, сиздерми генә аның кесәсенә тыгылып? Боларның кайсы гына булса да синең кулыңнан килми икән, ул вакыт инде үзеңне битәрлә. Синең алда бер-ике юл гына кала. Я язмышыңа буйсын да көчле алдында башың и, Гарәфи яки Гайнулла кебек ярлы тәкәббер булма, мир эчендә үзеңә башка юл ертып барма! Бер дә булмаса, крестьянлыкны ташла да, шәһәргә күчеп кит... Анда кара эшче булып ал, дворниклыкка яллан... Акча көче белән туган яңа хәл, шулай итеп, үзенә ничек кенә булмасын мөнәсәбәтне билгеләргә кушты. Икенче төрле мөмкин түгел иде. Акча кешеләр тормышы өстендә боеручы һәм язмышларны хәл итүче бердәнбер көч булып килеп басты. Шуннан соң крестьян ничек очына чыга алмаслык уйга чуммасын да, ни өчен Җаббар Гайнулла кордашына киңәшкә килеп, бүреген маңгаена төшереп кигән хәлдә, барлы-юклы сакалын учлап, борчулы уйлар белән басылып утырмасын? Ә бүген иртән сәгать дүрттә тегермән янына арыш тарттырырга килгән крестьяннар күңелләре артык тыныч һәм көр булганга күрә, теш елтыратып, көлеп утыралар идемени? Бәлки алар еламас өчен шулай көлеп утырганнардыр... Уйлап кара, шул хәлгә көлми нишлисең, елыйсыңмыни? Әүхәди абзыйның хатыны Җиһан апа күптән чыгып киткән көтү артыннан үзенең бозавын куа. Кыяфәтен генә күр: тула оегы өстеннән бер балагы чыгып, асылынып төшкән, яулыгы астыннан таралмаган чәче чыгып тузгып тора. (Алар кичә, басудан өйгә кайтмый, ире белән Хотня янындагы сазлыкка, кечкенә арба тартып, бераз печән җыеп алып кайту нияте белән киткәннәр иде, бик соң кайтканнар күрәсең, югыйсә Җиһан апа бозавын көтүгә вакытында чыгара торган иде.) Бозау Җиһан апаны тыңламый, кире авылга каера, анда нәрсәсе калгандыр! Җиһан апа бозауның муенына тотынып, аны көтү ягына борырга тырыша,"көче җитми, ул еларга җитешкән. Ә бозау, әллә үзе белән уйныйлар дип белә, әллә тискәре җене кузгалган, кинәт башын чайкап бер якка сикерә дә, кырын-кырын авылга чабып китә. — Үләт тә- тими бит үзеңә, җир йоткыры нәрсә! — дип каргана аның артыннан Җиһан апа һәм, бозауны тыңлатудан гаҗиз булып, җан ачуы белән тегенең артыннан чыбыгын ыргыта. Бозауның явызлыгын кара син: бикәсенең үз өстеннән хөкем йөртү көче юклыгын сизеп, кинәт туктый да, Ж,иһан апага карап, аңардан көлгәнсыман мөгрәргә тотына- Җиһан апа шунда әз генә тегеңә таба кузгалып куйдымы, бу, башын чайкап, тагын артка сикереп куя һәм тагын үртәп мөгрәргә тотына.

21 
 
Гөнаһ шомлыгына каршы теге авызына иблис төкергән Заһит тегермән янында тора икән. Ул бу хәлне күреп ала да, шундук каян табып өлгерә диген: Абыстай иртүк тормыйсың, Башың-күзең юмыйсың, Ярым-йорты бозавың бар, Шуны да кеше белән кумыйсың? дип җыр чыгара бит, явыз! Билгеле инде, моны ишетеп, тегермән янында торучылар кычкырып көләләр, нишләсеннәр? — Кадалып кына бет! — ди бозавына карап, бу юлы чын күз яше белән Җиһан апа һәм тегермән янында торучыларга җен ачуы кузгалып, аларга таба күзләренең агын әйләндереп кычкыра: — Җыен ристан, җыен каһәр суккан нәмәрсә, бәет чыгарып утыруларын әйтер идем. Шуннан башкасы кулыгыздан да килми шул сезнең. Телегез булмаса, күптән карга күтәреп алып киткән булыр иде үзегезне. Болын сорарга барган чакта кайда иде сезнең телегез? Менә кайчан һәм менә кем әлеге күкрәүдән соң туган тынлыкны бозып җибәрде һәм болын турындагы соңгы сүзләрен ул аеруча ачулы тавыш белән кычкырып әйтте. Ярсуы кузгалган Җиһан апа моның белән генә тынычлана алмады, дәвам итте: — Кара, телләре бар икән боларның, бояр приказчигыннан куркып, телләрен йотып җибәргәннәрме дип уйлаган идек без. Сатып кайттыгызмы болынны ярты чынаяк аракыга? Әмма кызык итте үзегезне Белмим Хафиз, мин әйтәм. Юләр юкә суйганда, акыллы тәкә суяр, дип белми әйтмәгәннәр икән! Сез баш кашып торган арада, Хафиз сыпырып алып куйды шул. Таз таранганчы, туй таралыр, дигәннәр бит, анысы да дөрес булып чыкты... Сез дә барып эш кырып кайттык дип йөрисездер әле, сакаллы катымшалар! Хатын-кыздан гына көләргә оста бит сез... Җиһан апаның каргануы, ул, авылга кереп, беренче тыкрыкка кереп югалганчы ишетелеп торды. Аннан тынды. Тегермән янындагыларга бу шактый тәэсир ясады. Хәтта башлап көлүче Заһит үзе үк: — Нигә, Җиһан апа хатын-кыз булса да, белеп әйтә,—дип, аны аклап куйды. Сәгъди абзый да Габдулла белән тегермәнгә килгәннәр иде. Алар да бу вакыйганың шаһиты булдылар. Җиһан апаның сүзләре имениегә вәкил булып барган Сәгъди абзыйга аеруча үткер килеп кадалды. Җиһан апа, әйтерсең, боларның бөтенесен Сәгъди абзыйга төбәп сөйләде! Шуңа күрә Сәгъди абзый Заһитка төбәп, ризасызлык белгертеп тә алды: — Кирәкмәс иде, Заһит туган! Җиһанга тел тидермәскә кирәк иде, мин әйтәм, чамасызрак булды бераз... Аның зиһене таркалып китте. Ул тарттырылган онны соскы белән үз капчыгына салам дип, янәшә торган кеше капчыгына салды һәм, ялгышын сизеп, капчык авызын тотып торучы Габдуллага: — Син нәрсә тыңлап каттың? .Ачыбрак тот капчык авызын, күрмисеңмени? — дип кычкырды. /Моңарчы ачуланганда да йомшак сүзләр таба белә торган Сәгъди абзыйның нахакка да болай тупас кычкыруы Габдуллага, әлбәттә, авыр тоелды. Ул керфекләрен базмый гына күтәреп әтисенә карады.^Әтисе дә үзенең гадәтчә булмаган җикеренүен сизде булса кирәк, эшне бераз шомартыр өчен, йомшак кына: — һи дөньял-а-а-р! — дип куйды. Тегермәннән кайтканда да ул күңеленнән үз-үзен битәрләп, борчылып кайтты. Моны Габдулла әтисенең: «Менә бит!., һи, кадалгыры... Карт җүләр түгел диген инде... Дөньясының авызын корт чаккыры»,—

 
дип үзе дә сизмәстән, әледән-әле ычкындыргалап куйган сүзләреннән сизде. Өйгә кайтып бәрәңге ашарга утыргач та Сәгъди абзый хатыны һәм кызының сүзләренә, зиһенен җыя алмый, өзек-өзек сүзләр белән җавап кайтарып утырды, үзе һаман әлеге уе белән мәшгуль булды: — Ни пычагыма имениегә барырга кирәк булган?., һе! Сакал үстереп... Әүхәди хатыныныкы хәтле дә акылың булмасын үзеңнең... корт чаккыры!.. Тегермәннән бирле әтисенең хәлен күзәтеп, кызыксынып кайткан Габдулла түзмәде, балаларча беркатлы сорый куйды: — Әти, ул кайсы Җиһан апа, әнә син бер көн чәче озын, акылы кыска, дип әйткән Җиһан апа, әйе? — Шул... — диде Сәгъди абзый, таркау гына һәм шунда ук үз уйларыннан айнып китте һәм Габдуллага әйләнеп карады. — Шул, дип, туктале, син нәрсә сорыйсың, сиңа нәрсәгә ул? Озыны ни дә сиңа, кыскасы ни? Алдыңа карап ашавыңны бел дә, олылар сүзенә кысылма, яме? — дип, ярсып куйды ул. Зөһрә апа да, Бибисаҗидә дә гаҗәпсенеп, Сәгъди абзый белән Габдуллага карап алдылар. Габдулланың беркатлы соравыннан рәхәтләнеп көләсе килгән Зөһрә апа, иренең йөзендәге аптырауны күреп, аны кызганып куйды һәм йөзендәге елмаюны тыеп, Габдуллага дәште: — Я. улым, аша тизрәк, иртәгә иртә торасы бар... 

— Инде хәзер байлар ничек узыныр икән?—дигән сорау һәркемнең күңелендә үзүзлегеннән туды. Халык хәлнең кая таба борыласын тыныч кына көтеп калды. Әмма борылыш күзгә күренеп килмәде. Иң элек авылда, өстән караганда бер дә борылышка бәйләнмәгән сәер генә хәлләр булып алды. Моңа хәтле җомгаларда гына күренә торган Хафизны еш кына мәчеттә биш вакыт намазда күрә башладылар. Аның фәс өстенә чалынган ак чалмасы һәрвакыт мәчетнең тәрәзә төбендә яулыкка төрелгән хәлдә торды. Мәчеткә килгән саен Хафиз үзенең кама читле бүреген салып, чалманы алып кия, намаздан соң салып, аны яңадан яулыкка төреп, тәрәзә төбендә калдырып китә иде. Хафизның кинәт тәкъва 1 булып китүенә халык төрлечә бәя бирде. Берәүләр, «бояр җирен кулга төшерә алсам» дип әйткән нәзере7 8 булган, имеш, дип, берәүләр киресенчә, «кулга төшергән җирләрнең бәрәкәтен теләп, алланы алдарга тырыша» дип, берәүләр, «картаюы җиткән, ахирәттән курка» дип, төрле нәтиҗәләр чыгардылар. Ләкин һәрхәлдә аның бу кинәт тәкъва булып китүенең бер хәйләле сере булуында берәүнең дә шиге юк иде. Әмма бер көнне аның Җаббарны чакырып, аңа өр-яңа диярлек намаз җиләне белән читек биреп, дога кылырга кушуын, аннан үз атын Җаббарга сабанга биреп торуын, ниһаять, Җаббар иманасына ике йөк утын китереп аударуын ишеткәч, халык аптырап калды. Гарәфи һәм Заһит кебек сүзчән кешеләр генә түгел, Сәгъди абзый кебек аз сүзле һәм басынкы кеше дә моны ишеткәч: — Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә! — дип кырт кисте. Сәгъди абзыйның кордашы көмешче Рәҗәп, борынгы Китаплар укып, шуннан тәм табучы: — Әй, юкны сөйләмәгез, зинһар, ай икегә ярылган, кысыр таштан дөя туган, әмма бу пигамбәр заманында гына булган, безнең заманда могҗиза юк, — дип, Сәгъди абзыйны куәтләде.
                     ’ Тәкъва — динчел. 8 Нәзер — берәр ниятнең барып чыгуын теләп бирелгән дини вәгъдә. 

26 
 
— Кызыл кар яуганга ышанырмын, моңа — юк, — диде Гарәфи. Заһнт якын да килмәде. Габдулла аптырап калды. Кешеләр Иман өенең морҗасыннан төннәрен ут тубалы булып бичура керепчыгып йөрүенә берсүзсез ышаналар. Кырлай урманында кешеләр кытыклап йөрүче шүрәленең барлыгына һәм аны шушы авылның Сәйфи дигән бер егете урманда агач кискән чакта күреп, тегенең бармакларын, алдап, бүрәнә ярыгына кыстыруына яки кемнеңдер шүрәленең муенына муенчак салып, аны авылга алып кайтуына, яки үзенең атын җәфалаучы шүрәлене «өйрәтер» өчен берәүнең ат аркасына сумала ябыштырып, ялангач шүрәленең шул сумалага ябышып, ат өстендә авылга кайтып керүенә ышанмаган кеше бармы? Яки менә Кырлайның үз күзләре белән күргән эш шикелле итеп сөйләгән хикәяләре. Күпер башы Хисаминың атасы Таш Хәйри бар бит әле, шуның хатыны сигез тапкыр балага узып, сигезендә дә бала туар минуты килеп җиткәч, анасының карынында югала икән. Хатыны тугызынчы тапкыр корсакка узгач, Таш Хәйри баланы ничек кенә булса да җеннән урлатмас өчен сагалап торырга була. Бала дөньяга килер төнне ул өй тирәсен аятел-көрси укып, таш кисәге белән сызып чыга да үзе мич артына кереп яшеренә. Бервакытны хатыны ачы тавыш белән кычкырып җибәрә моның. Кендек әбисе җиңнәрен сызганып, баланы кабул итеп алырга хәзерләнә. Әмма ни күзе белән күрсен, бала ананың корсагында да юк, сәкедә дә юк: җен урлап өлгергән. Нишләргә? Шул вакыт сәке астыннан күзләре ут янып тора торган бер кара мәче килеп чыга, авызында моның ап-ак тычкан баласы, сиздеңме? Ишеккә килә дә бусаганы тырмаш- тыра башлый бу, ягъни ишекне ачыгыз, минем тышка чыгасым килә! Әби ишекне ачып, мәчене чыгарып җибәрмәкче булып, ишеккә бара. «Тукта!—дип кычкыра Таш Хәйри, — мәче түгел, җен бу!» Шуннан мин сиңайтим, күсәген күтәрә дә, бисмилласын әйтеп: «Таягым, балага тимә, җенгә ти!»— дип мәчегә бик каты суга. Кинәт өйдә бик яман тавыш белән бернәрсә чинап җибәрә һәм суккан җирдә көлтә зурлыгы очкын тузып китә, аннан очкын да сүнә, тавыш та басыла. Чыра кабызып, килеп карасалар, мәче дә юк, тычкан да юк, әмма бусага төбендә менә дигән матур бала әтисенә карап кулларын сузып ята... Бу әкиятне авылда ишетмәгән кеше юк. Аны һаман сөйлиләр, һаман тыңлыйлар. Әмма «алдыйсың, кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә» дип әйтү берәүнең дә башына килгәне юк. Ә Зирексәр елгасы өстендәге марилар зияратыннан чыгып йөрүче аздакылар, мөселман зияра- тындагы өрәкләр, убырлар турындагы дөнья хәтле әкият һәм уйдырма? һәммәсенә ышаналар! Ә бу? Ни өчен Хафиз Җаббарны чакырып, аңа намаз җиләне белән читек бирә алмый да, аның иманасына бер-ике йөк утын китереп аудара алмый? Аның бит атын сукаларга биреп тору гына түгел, Җаббарга бер ат сатып алып бүләк итәргә хәленнән килә, — ул бай бит! Габдулла моның очына чыга алмый... 

Шуннан соң сер әкрен генә ачыла башлый. Белмим, шуны читая күреп торучы буламы, әллә Җаббар үзе бер башына киткән чакта ялгыш сөйләп ташлыймы, хәл болай була. Җәйнең матур бер иртәсендэ Җаббар Кырлайдан Иябашка барырга чыга. Ярты чакрым да китми, аны арттан тарантаска җигелгән таза гына туры айгыр куып узып китә. — Кин1етнең Зиннәт бай, ахры, — дип уйлап кала Җаббар монык артыннан. — Арчага бара торгандыр, бүген анда базар бит...  
27 
 
Ул арада булмый, тарантастан ниндидер әйбер төшеп кала. Җаббар исен-акылын җыеп алганчы, тарантас Иябашка кереп үк югала. Җаббар төшеп калган әйбергә якыная, карый: чуптарлап суккан кызыл башлы сөлге белән төрелгән төргәк. Әлбәттә, күп юанып торып булмый: Җаббар, байны Иябашта куып җитү һәм төшеп калган әйберне тапшыру нияте белән әйбергә үрелә. Сөлге моның кулында сүтелеп китә һәм аның эченнән әфтияк калынлыгы итеп төрелгән кәгазь акча салават күпересы- ман аллы-гөлле төсләр белән чәчелеп китә. Кулын ут көйдереп алган шикелле Җаббар кинәт төргәкне урынына ташлый: «Ничек йөрәгең җитеп шул хәтле акчаны, кеше акчасын, кулга тотарга мөмкин?» Ул шунда ук, төргәкне урынында калдырып, кычкыра-кычкыра Иябашка таба йөгерә башлый. — Тукта! Тукта!—дип кычкыра ул һәм үзе уйлый: «Кишет бае Зиннәт булса, ул Иябашта Әсәт бай йорты алдына туктар!» Иябашка кереп аның олы урамына борылыр алдыннан ул, күңеленә шик килеп, саклык өчен артына борылып карый, ягъни: акча урынында ятамы? Чуптарлы сөлге ерактан соры юл өстендә аклы-кызыллы нокта булып күренеп ята. Әмма шул вакыт Кырлай башыннан юл тузаны күтәрелә, димәк, ниндидер бер атлы кеше болайга таба килә. Юк, булмады. Кире йөгерергә кирәк. Чит бер узгынчы кулына кереп йомылганчы, акчаны үз кесәмә алып салсам соң? Әй, чынлап та, ә?.. Эчне төртеп тишәрмени, җүләр!.. Шулай уйлый Җаббар һәм, тыны-көне бетеп кире йөгергән хәлдә. Кырлай юлына төшә. Әмма ни бу? Төргәк... төргәк күренми? Каршыга атын әкрен генә атлатып, берәү килә... Төргәк аның артында калды микәнни? Кем үзе? Карале, Хафиз абзый бит! Җаббар кииәт иркен сулап куя. Димәк, чит кеше түгел, үзебезнең Кырлай кешесе! Аның да ниндирәге? Дәүләтле, акчалы, тотрыклы кеше! Төргәк мәсьәләсен уртага куеп хәл итә торган бердәнбер кеше инде! Җаббар, шатланып, ерактан ук Хафизга сәлам бирә: — Әссәләмәгаләйксм, Хафиз абзый, юлларың уң булсын! — Вәгаләйкемәссәлам, амин, шулай булсын, бергә-бергә! Кая барып болай бик тиз vpan кайтырга өлгердең? — Хафиз абзый, урап түгел, мин уракка барган җирдән кире борылдым. — Ай, юлың уңмас бит, Җаббар! , — Хафиз агай, сезне очраткач уңды инде, бик уңды, әле мин башка берәүне очрата күрмим, дип котым очып килә. Туктат әле атыңны, Хафиз абзый! — Ни булды? Тпру, аткай! — Төргәкне күргәнсең инде! — Ә? Нәрсәне? Төргәкне?! — Соң менә шунда гына ятып калган төргәкне инде. Акчасы-ние белән. Чуптарлап чиккән сөлге эчендә. — Туктале, Җаббар күрше, син ни сөйлисең? Төш күрәсеңме син, әллә мин төш күрәмме? — Билләһи газим дип әйтәм, Хафиз абзый, әфтияк калынлыгы акчасы белән... күтәреп алырга йөрәгем җитмәде. Үз күз алдымда аны Ки- шетнең Зиннәт баи төшереп калдырды... — Кишет бае, димсең? Зиннәт бай? — Шул үзе. Артыннан йөгердем, җитә алмадым. — Менә нәрсә, Җаббар, мин Кырлайдан киләм, юл өстендә син әйткән андый нәрсәне күргәнем дә, белгәнем дә юк. Ул синең күзеңә күренгәндер, на, аткай! Ат кузгалып китеп барды. Җаббар юл өстендә багана төсле катып калды. 
28 
 
— Белмәдем дә, күрмәдем дә... Туктале, бу нәрсә булды? Сон. битг соц опт... туктале, бу ничек баштук акылга килмәгән?.. Белмим Хафиз бит соң бу? Аның кайчан «белом» дигәне бар? Ах, мин юләр сарык, ах, мин мисез сарык! Җаббар шулай уйлап, ни эшләргә белми аптырап торганда, җир буе җир китеп өлгергән Хафиз кинәт атын туктатты да Җаббарга дәште: — Җаббар күрше, син уракка барам дигән идең түгелме? Әйдә, җир башына хәтле алып барыйм! Нишләсен, Җаббар килеп арбага менә, Хафиз сүз башлый: — Күрше, карале, юк белән борчылып йөрмә әле син. Әллә ниткән Кишет байларының акчасын кайгыртып йөрү синең эш түгел. Төшеп тә калыр, аңа карап, Кишет бае бөлмәс, син баемассың. Үзеңнең хәлне кайгыртырга кирәк сиңа... Нишләргә уйлыйсың син?.. Сиңа да бит кеше кебек яши башларга вакыт: кием дисәң, киемең әнә ни төсле, ягыйм дисәң, утының юк, барлы-юклы җирең бар, аны сөрергә атың юк. Иртәгә син кереп чык әле миңа... Начар яшибезж бер-беребезнең хәлен белү юк... Мөселман мөселман белән шулай яшәргә тиешмени? Мөселман мөселманга ярдәм итәргә тиеш. Әмма син, карале, менә бу акча турындагы әкиятеңне кешегә сөйләмә, барыбер ышанмаслар, тик бары үз өстеңә шик кенә төшертерсең... Әлбәттә, акчаны Хафиз алган икән, дигән сүзгә берәүг дә ышанмас. Минем үз дәүләтемдә әлхәмделилла, төшеп калган акчага калган көнем юк. Ә менә син алмадым, дисәң, моңа кем ышаныр? Шуннан судка өстерәп җаныңа тиярләр, аннары төрмәгә тыгып башыңны черетерләр... Менә ничек бит ул... һәм Җаббар бу сүзләргә ышанмый булдыра алмады. — Шулай шул, — дип уйлады ул,—юк, үзем ялгыша торганмындыр. Хафиз абзыйга хәтле аннан берәр козгын үтеп киткәндер. Анда бит тагын Иябашка кермәстән Чиканаска бер юл аерылып китә. Бәлкем... 
Бүләкләр алганнан соң Җаббар нәкъ үзенең киресе булып үзгәрде дә китте бит! Моңа хәтле иң алама, иң эт, иң сөмсез, иң саран Хафиз аның карашында кинәт иң яхшы, иң изгелекле, иң юмарт кешегә әйләнеп китте. Аңа рәхмәт йөзеннән ул аның утынын да кисеште, тиресен дә чыгарып түкте, абзарын да тазартты, Кырлай башындагы җирен дә сөреп бирде, Александровкага барып, атларын да дагалатып алып кайтты, аннан соң бай белән бергә Казанга аның солысын сатышырга китте... Әледән-әле тегесе аз-азлап кына булса да моның кулына көмеш тамызды, бу кулына төшкән һәр көмеш, һәр бакырны аерым төенгә җыйный барды, аны һәр төнне баш астына салып ятты; «атлык җыеп булмасмы?» дип хыялланды... Ул Хафиз йортында, байлык тирәсендә, аз-маз тама торган җирдә күбрәк, үз йортында азрак булды. Бөтен хуҗалыкны хатынына тапшырды. Башта рәхмәт йөзеннән үзе теләп башлаган эш тора-бара аны үзенең эчендә кайнарга мәҗбүр итте. Хафиз аңа эшне ныклап куша башлады, йортны ташлаган өчен аны хатыны күпме орышты, бу күпме карулашты. Өйдә көн-төн ызгыш, кырылыш китте. Хатыны иренең кордашы һәм дусы Гайнуллага килеп зарланды. — Әйтеп карар идең үзенә, Гайнулла, бәлкем сине тыңлар иде,- дип карады. 4 — Әйтмәдем түгел инде,— диде Гайнулла, — тик тормаган тук торган, яшәрбез, ил өстендә чыпчык үлми, дидем... Кермә, мин әйттем, шул юханың авызына үз теләгең белән... Юк кадерен бар белмәс, ярлы кадерен бай белмәс дип дөрес әйткәннәр... Тыңласа тыңлар иде... инде хәзер үзенә үпкәләсен... Бер вакыйга Кырлайларны бигрәк тә гаҗәпләндерде. Ашлык ташуның иң кызу вакытында Сираҗиның әлеге чабышкы кашкасын алып
29 
 
киттеләр. Әле дә ярый, үзенә насыйп мал икән, кире кайтты. Ат карагы чит авылның Бәкер исемле кешесе булып чыкты. Тотып алып кайтып, табанын төйделәр. Шуннан соң урядник үзен Кара Дуган төрмәсенә алып киткән чакта Хафиз капкасыннан Җаббар йөгереп чыкты һәм ат карагының чигәсенә кулындагы тимер кендек белән китереп сукты. Теге башы-күзе кара канга батып, авып төште. Җаббар ярсып китеп, икенче тапкыр сугыйм дип кендекне күтәргән генә иде, аның кул астына ат хуҗасы Сираҗи кереп, кендекне тартып алды. Югыйсә, Җаббар чит авыл кешесен шунда ук үтергән иде! Җаббарның бу чыгышына кырлайлар башта берничек тә бәя бирә алмый, аптырап калдылар. Дөрес, Җаббар авылда атсызлык җәфасын иң нык татыган кйше. Шуңа күрә кемнең генә булса да кинәт атсыз калуы, крестьян өчен нинди авыр хәл икәнен, бәлки, Җаббар башкаларга караганда ныграк, авыррак, әрнүлерәк тойгандыр. Гомер буе атлы булу хыялы белән исерүче, шуның өчен тиенләп баш астына акча җыючы Җаббар, бәлки, ат карагының бу эшкә җинаятьчел рәвештә җиңел каравын берничек тә башына сыйдыра һәм кичерә алмагандыр? Әмма тагын бер хәл кырлайларда: «Бу эшкә хуҗасы Хафиз өсләткән икән!» — дигән шик калдырырга сәбәп булды. Әлеге Бәкер дигән кеше, кыска гына муенлы, зур гына борынлы, ка- < лын иренле кара кеше, Җаббар китереп суккач, көрмәлгән телләре белән: — Җаббар агай, мин сине таныйм... Син Хафиз бай ялчысы бит... .Мин барыбер үләм, эчемдә калмасын, баеңа әйт...—дип сүзен әйтеп бетерә алмый һушыннан язды... Шуннан соң аны төрмәгә барып җиткәнче, телгә килә алмый, үлгән дип сөйләделәр... Бу «әйтелеп бетмәгән сүз» кырлайларда Бәкер дигән кеше белән Хафиз арасында ниндидер бер /уртак сер булмады микән, дигән шомлы тәэсир калдырды. 

Болын белән урман мәсьәләсе тагын кузгалды. Киселгән агачын арбасына салып, аны печән белән каплаштырып, Шәбәрде урманыннан чыгып килгән Фәхрине стрелок тотты. Аннан соң әлеге урман буендагы болынның печәне өчен авылга волостьтан штрау килеп төште. Крестьян тагын шаулап карады. Әсәт бай: «Габдерахман бай белән бергә без бу болынны сатып алдык. Менә купчий өстенә кара кош сурәтле патша пичәте сугылган. Сез бу пичәткә каршы икән, моны волостька барып әйтегез, нигә миңа киләсез?» — диде. Староста куәтләде: — Сатып алган кеше гаепле түгел, саткан кеше гаепле... — Анысы шулай инде, сатып алган кешене гаепләп булмый, — дип. картлар бу хәлгә күнәргә өндәделәр. Югыйсә, бар, кара кош сурәте төшергән патша пичәтенә каршы килеп кара! Болын хуҗасы Әсәт бай да, урман хуҗасы Учып та авылга «җиңеллек» ясадылар. Печән белән тотылган Сәгъди абзый, Җаббар, Гарәфи, агач белән тотылган Фәхри һәм башка крестьяннар штрау урынына болын һәм урман хуҗаларының күпмедер печәнен һәм утынын ташып бирергә тиеш булдылар. Моңа Гарәфи белән бер-ике крестьяннан башкасы каршы килмәделәр, хәтта штрау акчасының янга калуы аларны сөендереп тә алды. Әмма Гарәфиләр төркеме үзенекен ертып барды: — Бу нәрсә бу? Алпавыт китте, инде үз кешеләребез алпавыт кебек өскә атлана башладылар! Үз җиребездән печән чабып алган өчен, байга барып битең белән җир сөр, имеш! Бусы булмас инде! Картлар үгетләп карадылар: — Алпавыт булса, юкә өздегез дип, каеш түләтер иде. Ярый әле штраудан котылдык. Каян алып түләриең? Ниһаять, эш бөтенләй көтелмәгәнчә булып бетте.


 
Инешнең теге ягында ут чыгып, алты йортны себереп алып китте.- Башка йортларны көч-хәл белән саклап алып калдылар. Ут ярлысын да, хәллесен дә кызганмады һәм авыл өстенә зур гына афәт булып гөшге. Янгын Гарәфи өеннән башланды. Бу, башта Мәннән агай кебек хәллерәк крестьяннарның Гарәфигә каныгуына сәбәп булды: — Гарәфи юри төрткән! — Страховой алыр өчен эшләгән! — Тиресенә сыеша алмый йөридер иде шул! — Кая үзе? Урәтниккә тотып бирергә кирәк! — Үзен тотып утка ыргытырга кирәк! Мәннәннәр төркеменең бу котырынуы бәлки аянычлы нәтиҗәләргә сәбәп булган булыр иде. Әмма шунда ук Гарәфинең инде өч көн өйдә булмавы, Мәзекәү урманына Учыпка урман төпләргә китүе мәгълүм булды. Шунысы гаҗәп: Гарәфинең балалары да ут чыкканда инеш буенда су кергәннәр, әбиләре алар янында кер чайкау белән мәшгуль булган. Учакта да, мунчада да утның онытылып калу ихтималы булмаган. Шуннан соң Кырлай кешеләре арасында, фикер бөтенләй киресенә үзгәреп, төрле сүзләр киткән: — Гарәфигә ут төрткәннәр... — Дошманнары бар... — Теле бик озын иде шул... — Кем төрткән? Мәннәннәр төркеме дисәң, аның кайнатасы да янды бит... Тикшерә торгач, тагын мәгълүм булды. Гарәфи өе яна башлаганда җил булмаган. Җил янгын башлангач кына чыгып, утны авыл өстенә аудара башлаган. Димәк, ут төртүче өчен җил килеп чыгу көтелмәгән хәл булып чыккан. Менә бит! Ни генә булмасын, Гарәфи Мәзекәүдән кайтып, үз өенең көлен генә тапты. Өендә калган карчыкны һәм балаларны Гайнулла үзенең болан да тыгыз куышына алган икән, Гарәфи шунда килде һәм Гайнулла белән әңгәмәсендә болай диде: — Хәерле каза булсын! йорт дигәннең барыбер рәте юк иде. Чәчкән хәтле икмәгем белән ничек тә кыш чыгып, язын кала җиренә эш эзләп китәргә иде исәп. Болай булгач инде язны көтеп булмас, кемдер ашыктырды эшне. Әмма бер кайтмасак, бер кайтырбыз. Кайберәүләрнең исләренә төшерербез әле без моны!.. Кичен аның тагын урам буйлап җырлап үткәнен ишеттеләр: Күпер башы күптермән, Күпсенмәгез', күп тормам, Иртә тормам, кич тә тормам Сагынырсыз мин булмам... Бу Кырлайның байгышы Гарәфинең авыл буйлап соңгы тапкыр җырлап үтүе булды. Аның кесәсендә, урман төпләп алган, аз-маз акчасы бар иде. Шуның өстенә ул янгыннан котылып калган сарыгын һәм кәҗәсен сатып, бераз акча ясады да, анасы карчыкны һәм ике баласын алып, Казанга китеп барды. (Дәвамы бар.)