Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙНЫҢ АЗ БИЛГЕЛЕ БУЛГАН ШИГЫРЕ 


Татарстан дәүләт издательствосының матур әдәбият секторы Ленинградтан, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы, М. Е. Салтыков-Щедрин исемендәге халык көтепханәсеннән татар халык шагыйре Габдулла Тукайның моңарчы аз билгеле булган һәм шагыйрьнең җыелмаларының берсенә дә кермәгән шигыре текстын алдырды. Көтепханәнең татар кулъязмалары һәм китаплары бүлегендә саклана торган һәм «Сабитның укырга өйрәнүе» исемендә булган бу шигырь 1912 елда, Казанда, И. Н. Харитоновның типо-литографиясендә, 10X15 см зурлыктагы форматта, төсле буяулар белән рәсемләнеп, 8 битлек аерым китап итеп чыгарылган. Кече яшьтәге балалар өчен язылган 30 юллык бу шигырендә Габдулла Тукай Сабит исемле бер зирәк нәни баланың укырга өйрәнергә теләп, әткәсеннән әлифба соравын һәм, әткәсе әлифба алып кайткач, бик тиз арада укырга өйрәнүен яза. Китап иске гарәп хәрефе белән һәм Харитонов тарафыннан гарәп хәрефләренә реконструкция ясау рәвешендә эшләтелгән шрифт белән басылган. Мәгълүм ки, иске гарәп әлифбасы үзенең полиграфия техникасына яраксызлыгы аркасында татар телендә китап басу эшенә зур тоткарлык ясап килә һәм Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр үк гарәп әлифбасына реконструкция ясарга омтылышлар була. Полиграфистлар һәм гомумән татарның күренеклерәк укымышлылары бу мәсьәлә белән бик кызыксыналар, нәтиҗәдә төрле-төрле проектлар тәкъдим ителә. Ләкин татар язуын җиңелләштерү юлында ясалган һәм гарәп хәрефләренең койрыкларын кискәләп ташлау рәвешендә эшләнгән бу тәҗрибәләр, билгеле, үзгәреш кертә алмыйлар, укырга-язарга өйрәнү эше киң массалар өчен һаман да авыр бернәрсә булып кала. Бары тик Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соц гына бу юлда чын- чынлап җитди адымнар ясала, һәм татар язуы башта латин хәрефләре нигезендәге яңа әлифбага күчә һәм соңыннан бүген киң кулланыла торган һәм укырга-язарга өйрәнүдә иң җиңел әлифба булган рус алфавиты графикасы нигезендә әлифба кертелә. Революциягә кадәр Казанда типография тоткан һәм гарәп хәрефләренә реконструкция ясау омтылышлары белән кызыксынган И. Н. Харитонов та хәрефләрне үзгәртү юлында эшләп карый һәм үзенең шрифтын ясатып, «Бүләк» исемендә махсус «Харитонов бабай әлифбасы»н бастырып чыгара. Харитонов әлифбасы популярлык казана алмый, чөнки ул практик куллану өчен уңайсыз була, техник яктан алга китеш була алмый, һәрбер яңалыкка зур әһәмият биргән Габдулла Тукай, билгеле, бу нәрсәгә игътибар итә һәм нәтиҗәдә үзенең менә шушы «Сабитның укырга өйрәнүе» дигән шигырен яза. Габдулла Тукайның бу шигыре җиңел дип тәкъдим ителгән яна шрифтлы «Харитонов бабай шрифтын» популярлаштыруга багышланган
103 
 
һәм ул халык шагыйренең күпкырлы эшчәнлеген характерлаучы бер факт булып тора. Бу шигырь бүгенге әдәби тел белән, гарәпчә сүзләрне бөтенләй диярлек кулланмыйча, беренче юлында эчке рифма белән язылган һәм аны бүген һәрбер бала бик җиңел аңларлык. Габдулла Тукайның «Сабитның укырга өйрәнүе» дигән бу шигыре Татгосиздат тарафыннан махсус рәвештә, зур тираж белән аерым китап итеп чыгарылырга хәзерләнә. Түбәндә бу шигырьнең тексты басыла.