Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ СОЛДАТЫНЫҢ ЯЗМАЛАРЫ


’ и. кеше өчен Миңа унтугыз яшь... Тырышып карыйм, күзләрне ачар хәл юк. Баш, балалар бөтерчеге кебек, бик кызу әйләнә, аннары салмак әйләнүгә күчә. Ми, каты исерек кешенеке шикелле булса да. эшли. Тагын күзне ачарга тырышып карыйм. Әллә саташам инде шунда, күз алдына кеше башлы, олы күзле юан еланнар, кыска аяклы симез крокодиллар киләләр. Мөгаен, алар кеше канын күп эчкәнгә шулай симергәннәрдер. Юк, мине яндыралар. Күзләрне ачарга тагын бер мәртәбә тырышып карыйм. Теге юан еланнар, крокодиллар каядыр качтылар. Тырыша-тырмаша торгач, ыңгырашып куйдым. Мин тере икән әле! Ә нигә бер дә хәрәкәтләнеп булмый? Аяк-кулларым исәнме?.. — Сынок, милый, сыночек... Мин ишетәм әле! Әкренләп кенә аңга киләм: колакларым сүзне аера башлады, гәүдәмнең барлыгын тоям. Ләкин бер генә хәрәкәт тә ясап булмый. Әле мин кичә генә сугышта идем бит, димәк каты яраланганмын икән. Ләкин минем кай җирем яраланган соң? Нигә соң селкенә дә алмыйм? Күзләремне ачарга телим. Ача алмыйм. Әллә кул белән ачып караргамы? Кулларым икесе дә юк, ахры, әгәр булсалар бармаклары хәрәкәтләнерләр иде. Шулай ук күзле бүкән булып калдыммы икән?.. ... Борынга больницаларда гына була торган дару исләре килеп бәрелде, кемнәрдер янымда сөйләшә. — Операционныйга... Тагын бераздан: — йод... йодның рәхәтләндерә торган салкынлыгы тәнгә йөгерде. Артык авырттырмыйча гына нәрсәдер китеп-китеп алалар. Бераздан косасы килүгә түзеп булмый башлый. «Аяк-куллар булмаса да башка операция ясыйлармы икәнни?»...— дип уйлап алам. ... Тирә-якта ыңгырашу, сызлану, саташып сүгенү тавышлары. Кемнәрдер аларны тынычландырырга тырышалар. Әле таң ата башлаган гына яки бик куе томан төшкән булырга кирәк, бернәрсә рәтләп күренми. Кечкенә генә сары әйбер яктылык чәчеп тора, аның нурларының кая таба сузылганнары миңа да күренәләр. һушсыз кеше кай җире авыртканын сизми диләр иде, аңга килдем, ахры. Гәүдәм ут эчендә, авыздан ялкын чыгып тора, аяк-кулларым юк. I Ахыры. Башы 6-санда.  
69 
 
бугай—бер дә кыймылдап булмый. Борынга тәмәке төтене исе керде. Мин бит әле кичәдән бирле тартмаган! Ята торган урыным селкенеп куйды һәм башка электр тогы йөгерде. Елан чагудан да катырак авыртуга түзеп булмады, ыңгырашып җибәрдем. Ыңгырашу артыннан ук күзләрем дә ачылып китте. Баш югары булганлыктан күзләр үзләреннән-үзләре аякларга төште. Аяклар исән. Ләкин куллар? Одеал астында булганлыктан аларны күреп булмый. Баш һаман балалар бөтерчеге кебек әйләнә, зиһенне бер урынга гына туплар хәл юк. Каты авыруларның койкаларын ара калдырмыйча рәттән тезеп чыкканнар, каршыдагы тәрәзәгә янып торган зур электр лампочкасының сары шәүләсе төшкән. Кулы терсәгенә хәтле марля белән уралган, уң яктагы иптәшем тәмләп кенә тәмәке тартып ята. — Иптәш, ә иптәш, миңа да суырт әле? Ике-өч кабат эндәштем, әйләнеп тә карамады. Әллә минем тавышым да югалганмы? Аяк-кулларым исән икән, әллә башым яраланганмы? Күкрәк өстенә җиткәч, кулның хәле китте. Авыздан чыккан кызу сулыш күкрәк өстендә ял итеп ята торган хәлсез кулны да пешерә. Шулай да башымны капшап карадым—чалма ураган мулла кебек, марля белән уралган. Кулга юеш нәрсә тиеп киткән кебек булды. Кан? Әллә боз? Көнгә икешәр мәртәбә перевязка, еш кына ярадан кан агу — икесе бергә хәлнең авыраюына сәбәпче булдылар. Күңелне бер уй газаплый — мин исән калырмынмы икән? Соңыннан белдем: ике атна һушсыз, үлем белән яшәү арасында ятканмын. Ике атнадан соң күземне ачтым, аз гына булса да тамакка капкалый башладым. Ләкин — сөйләшергә тел юк. Мин тагын саташам, ахрысы. Землянкада, мичкә янында утырабыз һәм төрлебез төрле акцент белән җырлыйбыз, имеш: 
Эх, как бы дожить бы до свадьбы-женитьбы И обнять любимую свою... 
Күземнән кайнар яшь ага... Сөйләшә алмый азаплану ай ярымнан артты һәм шактый зыянлы булды: сөйләшкәндә тотлыгам, кайбер сүзләрне бөтенләй онытам, оныт- маганнарын бутап сөйлим. Винница өлкәсенең район үзәге Янушаль һәм Бердичев шәһәрләрендәге госпитальләрдә ике ай ятканнан соң мине Чиләбедән 90 километр бирерәк, госпитальгә әйләндерелгән элекке «Кисогач» санаториена китерделәр. Санаторий бик матур җирдә — нарат урманы эченә урнашкан. Мачта кебек озын, ботаклары очына гына урнашкан наратлар, җилсез көннәрдә дә бер-бере белән сөйләшкәндәй, җиңелчә генә тавышлар чыгарып, шаулап утыралар. Төннәрен бар палаталар да йокыга талгач, аларның шаулашкан тавышларын тыңлап, айлы төннәрдә тәрәзәдән күренә торган вак шадралар белән чуарланган күлгә карап, хыял дөньясына китәсең: синең бер җирең дә авыртмый, сызламый, үзеңне таза, типсә, тимер өзәрдәй кеше итеп сизәсең; яңадан фронтка барып, фашистлардан яраң өчен үч алу турында уйлап ята-ята йокыга киткәнеңне дә сизми каласың... Иртәгесен күзләреңне ачып җибәрсәң — тагын госпиталь палатасы, каршыңда, әле кичә генә врач билгеләгән даруларны тотып, сестра басып тора, госпитальнең таныш исе борынны ярып керә. Санаторийның ике ягында да шул ук нарат урманы белән чолганып алынган ике зур күл: аларның берсе, тәрәзә каршындагысы, табигый күл, икенчесе, узган гасыр урталарында ук метеорит төшүдән ясалып
70 
 
калган. Ансының суы чишмә сулары кебек тәмле. Җилле көннәрдә күлнең көзге кебек тигезлеген бозып, эре-эре дулкыннар куышып киләләр. Күл кырыена ук, хәтта күлнең сай урыннарында да үсеп утыра торган наратларның яшел шәүләләре сынып күренә, әйтерсең наратларның тамырларына хәтле яшел һәм алар су төбендәге хәрәкәтләрне чагылдырып тору өчен генә күл төбеннән килеп чыкканнар. Минем башымда ике яра икән: берсе—кечерәге — зәңгәрсу юка тире белән капланды, икенчесе, һаман ябылмый. Көн саен ашкынып ул яраның да йомылуын көтәм, янәсе яра төзәлгәч — тагын фронтка кайтырга мөмкин! Тизрәк аякка басу өчен, үземә калганда, процедураларны һәм врач кушканнарны төгәл үтәргә тырышам. Ләкин күпме тырышсам да яра һаман бер көе, перевязка ясаган саен үлек исе килеп тора. Дәвалаучы врачлар үзләре дә аптырашка калдылар һәм хирургик отделениенең баш врачы Сергей Николаевичны чакырырга мәҗбүр булдылар. Яңадан операция. Юк, операциягә кадәр үк хәлем начарланды. Температурам күтәрелде. Сергей Николаевичны кабат чакырдылар. Аларның латин телендә сөйләшүләреннән хәлем шәп түгеллеген аңладым. Температура сәгать саен күтәрелә, баш авыртуларына чыдар хәл юк, колак туктаусыз чеңләп тора. Носилка белән каядыр алып киттеләр. Их, яшисе иде бит... Бер атна вакыт үткән. Ничек, кайчан? Хәтерләмим. Аннары хәлем яхшыра башлады. ... Безне тәҗрибәле врачлар карый: Москвадан килгән аз сүзле яшь кенә профессор Васильев, отделениенең баш врачы озын буйлы, салмак хәрәкәтле Сергей Николаевич, тулы, таза гәүдәле Ирина Константиновна һәм Алевтина Акимовна. Отделениедә каты авырулар гына ята. Врачлар палаталарга көнгә ике-өч мәртәбә кереп чыкмыйча калмыйлар. Минем турыда аз сүзле булганга күрә, үз эченә бикләнгән, кеше белән аралаша белми дигән хәбәр таратып өлгерделәр. Ләкин бу дөрес түгел иде. Күршеләрем белән якыннан таныштым. Алар арасында мордва егете Вася Лискин да бар иде. 1943 елның февраленнән алып партия члены, армиядә миномет расчётының командиры булган. Батарея командиры сафтан чыккач, аны алмаштырып, чолгап алырга килгән гитлерчыларның дүрт атакасын кире кайтарган һәм шул вакытта ике кулы да каты яраланган. Бер кулы бөтенләй эшләми, икенчесе терсәктән бөгелми, бер аягы төптән юк, икенчесенең — исеме генә. Вася акыллы һәм әйбәт егет. Үзе шундый авыр хәлдә булса да, һичбер вакыт зарланганын ишетмәссең, киресенчә, иптәшләрендәге рух төшенкелегеннән көлә, шаян сүзләр белән аларның күңелләрен күтәрергә тырыша. Мин аның түземлелегенә, оптимистик фикерләренә кызыгам һәм бар яктан да аңа ошарга тырышам. Соңыннан бу тырышу һәм дуслык миңа бик күп ярдәм итте. Бер көнне безнең палатадан Петя исемле белорус егетен операциягә алып киттеләр. Операционный безнең палата белән рәттән генә һәм авыруларның ыңгырашулары, кычкырулары аермачык ишетелеп тора. Күп тә үтмәде егетебез яңадан палатага кайтып керде һәм сүзсез-нисе^ койкасына барып ятты. Аның артыннан кергән Алевтина Акимовна Пе- тяның операция өстәленнән төшеп качканын әйтте. Бу отделенного күчкәч тә температурам югары, авыруым куәтле булганлыктан, Сергей Николаевич башымны чистартуны кичектереп торырга булган. Мине операциягә хәзерли башлаулары нәкъ шушы көн- нәргә туры килде. Иртәгә операция дигән көнне, операционныйдан ишетелгән тавышларны тыңлап яттым да, Васяга әйттем:  
71 
 
— Мии операция вакытында ыңгырашмаска, кычкырмаска сүз би- рәм. Вася ышанмады. — Булмас, синнән тазараклар да кычкыралар әле. — Менә күрерсең! Операциягә катнаша торган врачлар, сестралар барысы да күңелне күтәрергә тырышалар. Өскә соры җәймә каплап, кулларны бәйләргә хәзерләнәләр. — Бәйләмәгез, мин үзем өстәл карыйларына ябышырмын. Сергей Николаевичның тавышы, авызына җәтмә бәйләгәч, тагын да калынайган иде: — Алайса бәйләмәгез. Алевтина Акимовна аяк тирәсендә маташа. — Курыкмагыз, Алевтина Акимовна, мин Петя шикелле өстәлдән төшеп качмам. — Авыру иптәш, сөйләшмәгез! Җәймә астында бик тынчу, тирләтә, төрле дару исләре тамак төбен әчеттерәләр. Косасы килүгә чыдар хәл юк. «Кечкенә генә чистарту» бер сәгать 45 минутка сузылды. Җәймәне ачып ташлагач, сулыш иркенәйде. Дару исләре белән тынчып беткән операционный һавасы да саф һавадан ким булмады. Палатага чыгарып салгач, иптәшләрем сырып алдылар. — Молодец, сүзеңдә тора беләсең икән, — диде Вася. Ләкин шатланырга иртәрәк иде әле. Операциянең әйбәт тәмамлануы, бөтенләй савыктым дигән сүздән бик ерак тора икән. ...Башка нәрсәдер бәрә, бәргән тавыш шундый ерак ишетелә, әйтерсең, кемнәрдер бикле тимер ишекне ватып керергә маташалар, ләкин булдыра алмыйлар иде. һәр көн иртән күл өстен куе аксыл томан каплый торган иде, бүген тәрәзәләр, ишекләр ачык кунган булса кирәк, томан палатага ук бәреп кергән. Өстән нәрсә беләндер бастырып куйганнар, күзне әллә ачып булмый, әллә ачык көе бернәрсә дә күрмим — янымда кешеләр барлыгын тавышларыннан гына беләм. Хәл юк, авыздан әледән-әле ялкын бәреп тора, гәүдә ут эчендә. Сергей Николаевич калын бас белән гөрелдәде: — Хәзер ук изоляторга... Кемнеңдер йомшак кулы пульска тотынды һәм кызу-кызу санарга кереште: — ...тугыз... егерме... утыз өч..; ... Нинди матур көн! Кич якынлашкан, ахрысы, кояшның алсу нурлары нарат агачларының очтагы инәләренә ябышып, аларны алтын төскә керткәннәр. Ачык тәрәзәдән кергән җил фикус гөленең калын яфракларын кыймылдата. Агарып калган кулларыма күзем төште: тырнакларыма кадәр элекке алсулыкларын югалтып ап-ак булганнар, бармак буыннары нечкәреп, озынаеп киткән. Тукта, нигә мин биредә бер үзем генә? Вася кайда? Башкалар кая таралышып беткәннәр? Мөгаен, бүген клубта яхшы картина бара торгандыр, Васяны шундый картиналарга гына йөртә торганнар иде. Мин озак йоклап соңга калганмын инде, соң булса да барыйм микән әллә? Көч-хәл белән койкага торып- утырдым, күземә искә алмаган нәрсә чагылды: биш кешелек палатада, минекеннән башка бер койка да юк, җәй урталары’булуына карамастан, дымык һава тәэсиреннән саргая башлаган фикус гөле белән икәү генә идек. Сакланып кына ишекне ачтылар, аяк очларына басып Ирина Константиновна керде. Койкада утыруымны күргәч, үз күзләренә ышанмыйча туктап калды.


 
— Димәк, аңга килдегез? — Мин аңсыз идеммени? Ул койкама утырып, минем унөч көн аңсыз ятканымны һәм ике сәгатьтән ике сәгатькә 20 шәр кубик глюкоза белән тукландырып юрганлыкларын сөйләде, ә үзе миңа карап туктаусыз елмая: — Болай булгач, сез инде үлемне җиңдегез! Унөч көн аңсыз яткан авыруның аңга килүе ординатор өчен бәйрәм иде. Иртәгесен яныма күрше палатадан дусларым — бөтен гәүдәсе, кулы белән урындык аякларына атларга ярдәм итеп Вася һәм минем кебек башы яраланган, операциядән соң әле генә йөри башлаган Тамбов егете Блинов керделәр, мин аңсыз яткан вакытта отделениедә булган яңалыклар белән таныштырдылар. Алар чыгып китүгә тагын Ирина Константиновна белән Сергей Николаевич керде. Сергей Николаевич ишектән керүгә кулын сузып килде, йөзендә шатлык, күзләре ялтырый иде. — Менә әйттем бит... Молодец! Үләргә кайчан да соң түгел. Яшәргә кирәк. Безнең совет кешеләре тормышка нык ябышучан. Шундый кешеләрне дәвалавы да җиңел. Сергей Николаевичның шатлыгы миңа аңлашылып бетми иде. Соңыннан белдем. Мин биш көн аңыма килмәгәч, ул инде мине бу дөнья кешесе итеп хисапламый башлаган. Чөнки врач кулындагы барлык чаралар инде кулланылган булган. Бары бер генә нәрсә калган: үлемгә буйсынырга. Ләкин Сергей Николаевич, язмышка каршы барып булса да, көрәштән туктамаган. Ул төннәр буенча минем янымнан китмәгән: һәм мине үлем авызыннан тартып алган... Мин әле бик көчсез идем һәм врачның нинди искиткеч зур батырлык күрсәтүенә, нинди изге, мөкатдәс эш эшләвенә бәя бирә алмадым. Бу турыда мин бераз соңрак уйландым. Ә хәзер минем башта бөтенләй икенче төрле уйлар иде. Врачлар чыгып киткәч, үземә-үзем сорау бирдем: бер атнадан, күп булса, ике атнадан терелермендер бит? Әйе, тизрәк терелергә кирәк. Безнекеләр Германиядә бит инде! Ләкин көннәр берсе артыннан берсе уза торалар. Мин һаман ятам. Алай гына да түгел. Ялгызлыкта узган бу авыр көннәр, су кайнаганда самовар стенасына утырган юшкын кебек, минем күңелемә дә ком ташыдылар. Бу көннәрдә мин үземне ничек кенә итеп күз алдына китермәдем! Менә мин эшкә яраксыз инвалид, интернатта ятам. Мин хәтта үземне-үзем дә карый алмыйм... Ашалмый калган ашлардан минем нинди уйлар белән вакыт уздырганымны Ирина Константиновна сизенде, ләкин бу турыда үземә әйтмәде. һәр көн кич нинди дә булса китап тотып минем янга йөри башлады. Мин аңа шундый ияләнеп киттем, кичне аннан башка күз алдыма да китерә алмый идем. Ул кешегә бик ягымлы, аның бу сыйфаты һәрбер авыруны үзенә тарта. Аның белән гел бергә буласы килә, ул янда булганда авырткан урыннар да авыртмыйлар иде шикелле. Җентекләп хәлне сорашканнан соң, китабын тез өсләренә куя да, әкренләп укырга тотына һәм ара-тирә укуыннан аерылып миңа күз төшереп ала. М. Горькийның «Лачын турында җыр»ын кабаттан укуын үтендем. «Эх, күккә бер генә тапкыр күтәрелсәм иде!.. Күкрәгемнең яраларына кысар идем мин дошманны... Тончыгыр иде ул минем канымда!.. Әй, сугышу бәхете!..» Бу җәйге кыска төнне мин йокламый уздырдым. Яраланган лачынның сүзләре искә төшү белән күздән яшьләр чыкканын сизми дә* калам. «Әй, сугышу бәхете!..» Икенче көнне Ирина Константиновна «Изергиль карчык»ны укыды. 72

73 
 
Кара урманда калган бәхетсез кешеләрне коткару өчен Данко эшләгән батырлык мине чын-чынлап сихерләде, аның янган йөрәгенең очкыннары төн буе палатаны яктыртып чыктылар, бу төнне дә мин күземне йоммадым. Мин тормыш дулкыны мине үз уңаена агызып алып китүдән сакланырга өйрәндем, ләкин бу бит әле батырлык эшләү дигән сүз түгел. Әгәр мин актык көчем белән шул дулкыннарга каршы йөзә алсам, бу- батырлыкка якын бер нәрсә булыр иде. Әллә җиңелгәнлегемне танып, тормыш белән көрәштән бөтенләй баш тартыргамы? Мин бу уйларымны үземнән дә яшерергә тырыша идем, ләкин иптәшләр белгәннәр. Кемдер минем өстәлемә Н. Островскийның «Корыч ничек чыныкты» китабын куеп киткән. Кем? Белмим. Ләкин кем генә- булмасын, ул минем яшерен уйларымны белгән. Бу китапны мин беренче мәртәбә чыккан елында ук, икенче мәртәбә- 1938 елда, өченче мәртәбә сугыш’ башлангач, дүртенче мәртәбә оборонада торганда укыган идем. Тагын бер тапкыр рәхәтләнеп укыйм. Менә без Павлуша белән бергәләп Жухрайны коткарабыз, менә Корчагин өстенә төшә торган йодрыклар минем өскә дә төшәләр кебек... Юк, бу китапны элегрәк укыганда миңа нәрсәдер җитеп бетмәгән һәм бу нәрсә бик зур булган — мин китап геройларының кичерешләрен уртаклаша белмәгәнмен. Бу гади нәрсәгә төшенү өчен фронтка барып, каты яраланып кайтырга, операциядән соң икешәр атналап аңсыз ятарга кирәк булган икән. Китап геройларының хәлләрен үзең дә кичерсәң, алар белән бергә шатланып, кайгыларын уртаклашсаң, китап сиңа, — тормыш кебек үк, — моңа хәтле аңлашылмаган нәрсәләрне аңлатып, моңа хәтле күз- алдында торса да әле син күрә алмаган нәрсәләрне күрсәтеп бирә, синең алда тирән серләрен үзеңә генә ишетелә торган тавыш белән сөйли, һәм ул син күргән, ишеткән нәрсәләр күз алдында тора, колак төбендә яңгырый. Вакыт узу белән алар югалсалар да синдә китаптан алган нәрсәдер кала һәм ул нәрсә сиңа һәрвакыт көч биреп тора, фидакарьлеккә этә, каты давылда адашкан корабльгә юл күрсәткән диңгез маягы кебек үз маягыңа әверелә. Гомумән алганда, әгәр кеше кайгыны, шатлыкны, мәхәббәтне һәм. уз эшенең гүзәл нәтиҗәләрен күреп сөенүнең нәрсә икәнен белмәсә, тормыш үзе дә, эшсезлектән укыла торган эчтәлексез китап шикелле генә, — буш һәм мәгънәсез бернәрсә булып калыр иде. һәр укылган биттән соң рухым җанлана, үземдә тау-ташларны әйләндереп ташлардай көч сизәм. Яңадан кара шәүлә булып инвалидлыгым искә килеп төшү белән, китапны тумбочка өстенә куям, күңелем еракларга китә. Киләчәгем турында уйлыйм. Мин инде үземнең авыруымның җитдилеген аңлыйм. Мөгаен, мин тормышта үзем теләгән урынны ала алмамдыр инде. Алай гына да түгел, минем гомумән һичбер төрле хезмәткә яраксыз булып калуым бик мөмкин. Шулай булгач, яшәүнең мәгънәсе нәрсәдә? Нигә минем һәм минем кебекләрнең тормышлары өчен сау-таза кешеләр шулкадәр көч түгәләр? Ул көчне җәмгыять өчен файдалы булырлык, җиңелрәк яралыларны дәвалау өчен түккәндә яхшырак булмас идеме? Күңелем караңгыланып китә. Мин бернәрсә дә уйламаска тырышам. Ләкин минем дустым Павел Корчагин миңа тынгылык бирми: «Үзен үтерергә һәр ахмак, һәрвакыт булдыра ала. Бу хәлне төзәтү өчен иң җиңел һәм иң куркакларча юл. Тормыш авыр булгач үзеңне үтер! Ә син ул тормышны җиңәргә тырышып карадыңмы?» Әйе, тормышка чын-чынлап караган кеше генә, аның бөтен авырлыкларын, матурлыкларын күрә ала икән. Минем кебек өстән генә уйлаучы ахмакларга ул җиңел булып, уенчык булып кына күренә. Чыннан.
74 
 
.да тормыш ул иге-чиге күренмәгән озын юл. Бу юлга кергәндә чиста намус, саф вөҗдан белән керергә һәм кеше исеменә тап төшермичә чыга белергә дә кирәк. Ләкин бит мин мондый ахмак уйга килергә мәҗбүр булуым өчен дә, авыруым өчен дә гаепле түгел. Мин сугыштан качмадым, үзем өчеи башкаларны кан коярга мәҗбүр итмәдем. Ул уемның ялгышлыгын һә* аның вакытлыча өметсезлеккә бирелүнең нәтиҗәсе икәнен икърар итәргә курыкмыйм. Чөнки мин ялгыз түгел, мин бик зур коллективның бер члены. Минем дусларым күп. Алар миңа Павел Корчагин сүзләре белән болай диләр: «Кешенең иң кадерле нәрсәсе — тормышы. Тормыш аңа барыбер генә мәртәбә бирелә һәм аны мәгънәсез үткән еллар өчен газапланмаслык итеп, әшәкелек һәм ваклык белән үткән көннәр өчен хурлыкта янмаслык итеп үткәрергә кирәк. Үлгән вакытта бөтен көчем дөньядагы иң матур нәрсәгә — кешелекне азат итү өчен көрәшкә бирелде диг әйтергә мөмкин булсын». 
Сугыш күптән бетте инде бетүен, ләкин аның яман эзләре инвалидларның култык таякларында, каты яраланган авыруларның ыңгырашуларында һаман күренә әле. Совет кешеләренең тырышлыгы белән, халык хуҗалыгына ясалган яралар күзгә күренеп төзәлгән кебек, медицина работникларының фидакарьлеге белән бу авырулар да, елдан- ел кимеп, сафка кайталар. Ләкин минем кебек больница яки госпиталь палаталарында ятучылар да аз түгел әле. Хәзер 1950 нче ел инде, ә мин ел саен биш-алты аемны госпитальдә үткәрәм. Авыруымның бу кадәр озакка сузылуы мине бик нык борчый. Яше- ренбатырын түгел, кайчакта күңелемә ямьсез уйлар да килгәли. Мондый уйларны үземә якын җибәрергә ярамаганлыгын беләм. Минем, тормыш казанында кайнап, чын бәхетле булып яшисем, сау- сәламәт иптәшләрем белән бер сафта барасым килә. Чөнки чын бәхетне эштә генә, коммунизм төзү эшендә генә табарга мөмкин. Мин моны аңлыйм. Ләкин кемнәр мине бу бәхеттән мәхрүм итте? Кемнәр мине чәчәк атып торган чагымда, унтугыз яшемдә больница койкасына торал- маслык итеп беркетте? Моңа мин бер генә сүз белән җавап бирәм: фашистлар! һәм менә тагын, аяз көндә яшен кебек, эфир аркылы яңа сугыш уты кабызырга йөрүче Америка-Англия империалистлары турында ишетәм. Минем яраларым тагын да көчлерәк сызлый башлыйлар. Күз алларым караңгылана. Шулай ук кеше канын эчеп симерүче Америка- Англия магнатлары тагын да безнең кебек миллионнарча гади кешеләрнең каннарын түгәргә телиләрмени? Юк, моңа юл куярга ярамын һәм мин җир йөзендәге миллионлаган гади кешеләрнең — тынычлыкны яклаучыларның көчле тавышына үз тавышымны кушарга телим. Безгә тынычлык кирәк! Безгә тынычлык кирәк! Гитлер белән бер токымнан булган Трумэннар, Черчилльләр үзләренең кешелек каршындагы иң явыз җинаятьләрен каплар өчен, безнең илебезгә яла ягалар, җитмәсә, имеш, Советлар Союзы сугышка хәзерләнә, диләр. Ул кабахәт гайбәтчеләргә мин бары тик 13 көн аңсыз яткан вакытта баш очымда басып торган һәм мине җитмеш җиде мәртәбә үлемнән коткарган безнең врачларыбызны гына күрсәтер идем. Юк. явыз дошманнар, сез никадәр агу чәчсәгез дә хакыйкатьне каплый алмассыз. Безнең ил сугышка хәзерләнми, безнең ил кеше өчен көрәшә„ Безнең бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин: кеше барыннан да кадерле диләр! Әйтегез, кайда, кайсы илдә кеше өчен бу кадәр зур көрәш бара? Америкадамы, Англиядәме, Франциядәме яки сезнең кубызыгызга биюче маршаллаштырылган илләрдәме? Сез акны кара дип әйтергә күнеккән кешеләр, шулай да хакыйкатьне күмә алмыйсыз. Сез 
\ 75 
 

■миллионнарның канын агызып, аларны коточкыч газапларга ташлап, үзегез кәефсафа чигәргә уйлыйсыз. Халык моны күрә. Әйе, күрә! Менә палатага сестра килеп керде, ул керүгә авырулар җанланып киткән кебек булдылар. Төрле яктан ярым шаяру тоны белән исәнлек- саулык сорашу китте. Сестра аларга, вак тигез тешләрен күрсәтеп, җавап кайтарды да, яңадан җитди төс алып үзе биеклегендәге зәңгәр панельне бармагы белән сөртеп карады (чисталыкны ярата торган өлкән сестрадан эләгә күрмәсен!) һәм палатаны бер кат күздән кичереп, авыруларның хәлләрен аерым-аерым сораша башлады. Бу сестра сөйкемле рус кызы Аня иде. Электән авырткан башка уйлану авырга килде, күзләрем әлҗе- мөлҗе килә башладылар,» палатаның паркет идәне түшәмгә әйләнде. Ишектән кереп килә торган Аняның йөгереп килгәне күзләремә чагылып калды. Шуның артыннан ук күренми торган агачларны сындырып, якында гына йолдыз атылды, күзләрем газаплы рәвештә маңгай астына тәгәрәделәр. Мине үзенең авыруы каршында ярдәмчесез калган кешенең көчсез, ләкин ярсулы ачуы чолгап алды. Бу минутта минем һәр сулышым мине шушы коточкыч газапларга ташлаган канечкеч фашистларга ялкынлы ләгънәт булып атыла иде. Уң кулыма да ток китереп бәрде, терсәктән бөгеп дерелдәтергә тотынды. Кояшлы матур көн, барлы-юклы бер-ике секунд эчендә, күзгә төртсәң күренмәслек караңгы төнгә әйләнде. Тәрәзәләрдәге шторалар горизонтка китеп ераклаша барган көймәләрнең җилкәннәренә әверелде. Палата баш әйләндергеч тизлек белән зырылдап әйләнде дә уң яктагы төпсез чокырга авышты. Тагын бер мәртәбә йолдыз атылд^ һәм мин бәрелә-сугыла, койкам-нием белән шул караңгы чокырга төшеп киттем. Мине яңадан припадка азапларга тотынды. ... Әкренләп күзләремне ачып җибәрсәм, янымда врач Софья Григорьевна басып тора. Ул бала кадерен белә торган аналарга гына хас күкрәк тавышы белән: — Башыгыз бик авыртамы, авыру иптәш? — дип сорады һәм йомшак кулын маңгаема куйды. Күз алмаларымның тәгәрәп чыгарлык булып сызлауларына карамастан, күз кабакларымны авырлык белән генә күтәреп карамыйча булдыра алмадым. Аның йөзендә чын күңелдән кайгырту күренә иде. — Әйе... Тәэсирләнүдән күзләремә яшьләр килде, аларны елмаюга ошаган бер гримаса белән куып җибәрергә теләсәм дә булмады. Башка яраланганнан соң башкаларның күзләренә дә чалынмый торган нәрсәләрдән тәэсирләнә торган булып киттем. Бу йомшаклыгым алдында коралсыз идем мин — чөнки хәзер организмга үзем хуҗа түгел, нервларым хуҗа иде инде. Егерме, егерме биш көн яхшылап дәваланганнан соң эшләр алга таба китте. Баш авыртулары сизелерлек кимеде, пыялаланган тонык күзләремә җан керде, үземне яхшырак хис итә башладым. Софья Григорьевна белән Аня авыруларның хәлләрен үзләрендә кичерә торган искиткеч яхшы күңелле кешеләр булып чыктылар. Алар минем өчен, гомумән, барлык авырулар өчен дә, җаннарын ярып бирердәй булып йөриләр. Софья Григорьевна обход вакытында минеям янда озаграк була, обходтан соң туктый, буш вакыты булган саен хәлем белән кызыксына иде. Минем өчен шулай чын күңелдән тырышып йөргән бу кешене мин актык сулышыма кадәр онытмам. Аня да миңа тирән хөрмәт белән карый, стаканга су салып, тумбочка 'Өстендәге салфетканы рәтләп, урын-җирләрне төзәткәләп һаман янымда ‘Кайнаша. 
76 
 
Бер көнне мин сихерләнгән кебек күзләремне түшәмгә текәп, тормышым, киләчәгем турында уйланып яттым. Минем бәхетле буласым килә иде. Минем хәлемдә бу, әлбәттә, көлке. Ләкин мин бәхеткә ышана идем. Тик бәхетнең аяккуллары юк, аны чакырып кына китереп булмый. Аны менә шушы эш сорап кычыта торган кулларың, намуслы һәм тырыш хезмәтең белән яулап ала белергә кирәк. Бәхет ул — йокысыз төннәр, эшеңә бөтен күңелеңне биреп, шул эшең белән генә яшәү,, уңышсызлыкка очраганда һәм тормыш аяк астыңа куйган түмгәкләргә абынганда рухыңны төшермәү, үз сүзендә, карашларыңда нык тора белү дигән сүз. Язмышка фанатикларча ышанган кешеләр бәхетнең нинди бәягә килгәнен беләләрме икән?! Бөек киләчәк өчен файдасыз тормыш — тереклек итү генә ул. Шундый типлар күп. Эш сөймәүче «аксөяк»ләрие күз алдыма китердем. Алар да бит яхшырак киенү, тәмлерәк ашап-эчеп, корсакларын үстерү өчен генә тереклек итәләр. Бөтен палатага ишетелерлек итеп уфылдап куйдым, иптәшләрем алай сулавымның сәбәбен сорагач, аларга тонык итеп бер карап алдым, бугазга ниндидер төер килеп тыгылды. Төнлә күзләремә йокы кермәде. Хәтта башка көннәрдә уйларым белән ялгыз гына калу куркынычыннан коткара торган хлоралгидрат та көткән өметемне акламады. Миемне бер генә сорау бораулады: нишләргә, нишләргә? Бу минем өчен иң каты, иң борчулы, шуның белән бергә киләчәгемне дә хәл итәчәк сорау иде. Шушы сорауга җавап таба алсам, күңелгә эт эчәгесе кебек тамыр җәйгән шикләрне дә, икеләнүләрне дә бер селтәнү белән йолкып ташларга мөмкин булыр иде. Юк шул, юк, бу котылгысыз сорауга җавап табып булмый бит. Әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп ятып карыйм, йокларга тырышып күзләремне йомам, — качкан йокы килми дә килми, йокы .урынына мендәр асларыннан шул сорау килеп чыга да, җавап көтә; одеал астына шул сорау кереп яшеренгән дә туктаусыз кабыргаларга төртә,, кровать пружиналары шул сорау белән шыгырдыйлар: нишләргә, нишләргә? 'Мин йокламый төш күрә башлыйм, ахрысы. Минем белән янәшә Павел Корчагин утыра. «Тормыш күтәрә алмаслык авыр булганда да яши бел. Аны файдалы ит»,—дип пышылдый ул миңа. Уңайсызланып киттем: нишләргә дип башыңны ватып ят, имеш! Мин бит әле Корчагин хәленә калмаган, ә ул физик яктан бөтенесен югалтып бетергәч тә социализм төзүчеләр сафыннан чыкмаган, кулына икенче төрле корал алып көрәшә башлаган. Оятымнан битләрем яна башлавын тойдым. Төннең яртысы узган булуына, иптәшләремнең күптән инде төш арасында мыгырданып йоклауларына карамастан, як-ягыма карап алдым: юк, берсе дә күрмәгән икән минем хурлыгымны! Янадан уйга баттым һәм күңел түреннән аермачык сораулы бер тавыш ишеттем: «Ә син ул тормышны җиңәргә тырышып карадыңмы? Пичек итеп, кемнәр ярдәме белән?» Софья Григорьевна килеп кергәндә палатада бер үзем генә идем, башкалар кичке ашны ашагач та бакчага чыгып киттеләр. Ул күтәренке тавыш белән исәнләште. Сөйләшә башладык. Ул миннән нәрсәләр уйлавым турында, күңелемне нәрсәләр борчуы турында сорады һәм кулыннан килгән хәтле ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Сөенечемнән үз алдыма елмаеп куйдым. Эчке кичерешләремне күптән инде берәр кеше белән уртаклашасым килә иде минем. — Менә Павленконың «Бәхет» романында шундый бер урын бар, — дидем мин. — Кубаньнан Кырымга күчеп килгән казак, инде декабрь булуына карамастан, май ае кебек булуына гаҗәпсенә. Мин дә күңелемнең шулай булуын телим, ләкин июнь, июль айлары булса да, минем- 
77 
 
•күңелемдә һаман декабрь. Моның үз сәбәпләре бар. Радио тыңлыйсың, газеталарда язалар, — совет халкы бернинди авырлыкларга да карамастан коммунизмга бара. Дөрес, безгә атом бомбасы белән янап комачауларга телиләр, ләкин империализм империализм инде ул, аның язмышы күптән хәл ителгән. Күпме сикерсә дә ул барыбер җәмгыятьнең үсеш законнарыннан югары сикерә алмас. Менә шулай, — халкыбызның батырларча коммунизмга баруын ишетәсең дә дәрт кереп китә, бу хәбәрләр миңа иң яхшы дару булып хезмәт итәләр. Күңелгә берсеннән-берсе яхшы фикерләр килә, йөрәктә берсеннән-берсе матур тойгылар туа, — ләкин тойгыларың белән генә ләззәтләнеп яшәү мөмкин түгел, үзеңнең дә кеше кебек яшисең килә. Мин хезмәтнең рухландыргыч тәмен татыдым һәм бу минем үз-үземнән ризасызлыгымның башы булды. Шул сәбәпле ■бер урынлы сорау килеп туа: мин үз халкыма нинди ярдәм күрсәтә алам. Миңа һәр елның биш-алты аен больницада ятып уздырырга туры килә бит. Димәк, мин халык исәбенә яшәячәкмен. Ә минем андый өлешкә риза буласым килми, Софья Григорьевна. Америка-Англия империалистлары яңа сугыш турында шаулыйлар. Аларга җавап итеп, урынымнан торасым һәм тынычлык өчен нинди дә булса хезмәт күрсәтәсем килә :минем. Чөнки сугышның кешеләргә нинди коточкыч газап алып килүен мин бик яхшы беләм... Тагын ниндидер шәфкатьле кул минем тумбочкама бер китап куеп киткән. Бөек Горький китабы. Мин аны ачтым да Софья Григорьевнага укып күрсәттем: — «Яшәсен үзен кызгана белми торган кеше! Тормышның бары ике генә формасы бар: черү һәм яну. Куркаклар һәм комсызлар беренчесен сайлыйлар, йөрәклеләр һәм юмартлар икенчесен. Матурлыкны ярата торган һәр кешегә кайда гүзәлрәк икәне ачык күренә». Софья Григорьевна минем укыганымны сүзсез генә тыңлап утыра, аның шулай дикъкать белән тыңлавын күргәч, уңайсызланып киттем. — Әй, нәрсә, мин сезгә вәгазь сөйлимме әллә, — һәм сүземне бетерергә ашыктым. — Кыскасы, минем вөҗданымны җәмгыятькә файда китерә алмавым тынычсызлый. Ә Корчагин нинди авыр хәлдән дә чыгарга юл тапкан бит! Шушы сөйләшү безне бөтенләй дуслаштырды. Иртәгесен тәнемдә әйтеп аңлата алмаслык җиңеллек тоеп уянып киттем. Кояш нурлары тәрәзә төбендәге яран гөлләренең куе тармаклары аша үтеп, зәңгәр панельгә сузылганнар, идәнгә ятканнар. Ачык тәрәзә аша кергән җиләс җил гөлләрнең яфраклары белән шаярганда җанлы кебек кыймылдашалар. Радиодан йөрәккә якын бер көй тапшыралар, минем дә шул көйгә кушылып җырлыйсым, иптәшләремне кысып- кысып кочаклыйсым килде. Бүген Аня да эшкә иртәрәк килде. Башка көннәрдә аның сорауларына «әйе, юк» тан башка җавап бирмәгән кеше, бүген кинәт сүзчәнләнеп китеп, шаяртып та алдым. Ул юк эшләрен бар итеп палатада озаграк торды, авыруларның температура кәгазьләрен карап йөрде, минем тумбочка өстендәге салфетканы бер-ике мәртәбә сыпырып куйды. Эчке сизенү белән сиздем — аның миңа ниндидер әһәмиятле сүз әйтәсе килә. — Сез Андрей Михайлович дигән кешене белмисезме? — дип сорады ул. Колакларыма ышанмадым, сөенечемнән кроватема сикереп торып утырдым. Аняның беләкләреннән эләктереп алдым. Кызулык белән сикереп тору ярамады, күз алларым караңгыланып, очкыннар чәчрәп китте — Ә кайда ул? — һәм соравыма җавап көтеп, Аняның җитен чәчәгедәй зәңгәр күзләренә текәлдем; ул һаман елмая иде әле, аның елмаюы ничектер ягымлы, болан да чибәр йөзенә тагын да матурлык өсти..  
78 
 
Ул кыюланып китеп минем койкага утырды һәм Андрей Михайловичның шушы палатада ятуын, хәле көннән-көн начарлана килеп, мин кер- гән көнне төш вакытларында изоляторга күчерүләрен, хәзер инде рәтләнеп килүен һәм шушы атнадан да соңга калмыйча палатага кайтачагын сөйләп бирде. Бу минутта минем өчен сөенечле яңалыкны хәбәр иткән Анядан да якынрак, сөйкемлерәк кеше юк иде. Күз алдымнан, ленталары өзгәләнгән кинокартинадагы кебек, узган көннәрнең истәлекләре үтеп киттеләр. Аның тулы исем фамилиясе Андрей Михайлович Шаронов. Безнён беренче очрашу Большая Краснаядагы нейрохирургия клиникасында булды. Ул урта буйлы, киң җилкәле бер кеше иде. Беренче күрүдән үк ул мине үзенә тартты. Ул 1911 елны Минзәлә районында туган, әтисе фронтларда йөргәнлектән. семья күп булганлыктан, аңа бик иртә көтүче чыбыркысы өстерәргә туры килә... Күмәкләшү елларында актив комсомолец, активлыгы өчен кулаклар аны чак кына үтереп ташламаганнар. 1931 елдан партиядә, комсомол һәм партия эшләре... ТКУны бетергәч, райком пропагандисты. Кайда гына эшләмәсен, партия аны нинди генә җаваплы тармакка җибәрмәсен — ул үзен яхшы яктан күрсәтеп, хезмәт халкы массалары арасында ышаныч казанган, алар белән уртак тел табып, кирәк вакытта үз үрнәгендә эшләргә рухландырган. Эш шартлары нинди генә авыр булмасын, максатына ирешү юлында нинди генә комачаулыклар тумасын, үз эшен башкаларга урнәк булырлык куеп, белемен күтәрү өстендә эшләргә, марксизм-ленинизм идеяләрен үзләштерергә дә вакыт тапкан. Андый җәмәгать эшләрендә эшләмәсәм дә беләм — менә шул теорияне практика белән бергә бәйләп алып бару аңа эшендә яңадан-яңа уңыш- лыкларга ирешергә ярдәм иткән, ул һәрбер эшләгән җирендә халык күңелендә яхшы фикерләр калдырган. ... 1941 ел, июнь... сугыш... Андрей Михайловичны эш урынында бронь белән калдыралар, ул моңа риза булмыйча, өч-дүрт мәртәбә военкоматка барып, үз теләгенә ирешә. Сугышта ул инде батальон комиссары... Бу эшендә дә аның сирәк очрый торган эш сөючәнлегенә сокланып карыйлар. Тиз арада ул үзен кызылармеецларга яхшы оештыручы, талантлы җитәкче итеп таныта; аларны Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт рухында тәрбияли, безнең һичшиксез җиңәчәгебезгә ышаныч ныгыта. Кыскасы, кызылармеецларның ихтыяҗлары белән яшәп, һәрберсенең якын туганы булып әверелә. Яраланып госпитальгә эләккәч тә аның белән бер генә теләк, бер генә тойгы— көтүчедән алып батальон комиссары дәрәҗәсенә күтәргән бөек Ватаныбыз һәм партиябез каршында үзен җаваплы итеп сизү тойгысы гына җитәкчелек иткән һәм ул аларның ышанычын аклау өчен үзен аямыйча көн-төн эшләгән, укуын дәвам иттергән. Күп көч таләп итә торган .киеренке хезмәт, көн-төн өзлексез эш Анрдей Михайловичның яралардан соң какшаган сәламәтлегенә иң каты һәм төзәтә алмаслык удар ясый: припадкалары ешая, күзләре начар күрә башлый; баш миенең шешүе нәтиҗәсендә ике мәртәбә операция була, операцияләрнең йомгагы булып күзләре бөтенләй хыянәт итәләр, башында йодрыктан аз гына кечерәк орысы кала... Мин уянып киткәндә тәрәзәләрдән аксыл яктылык кереп, палатага таралган, йоклап яткан авыруларның да йөзләрен беркадәр яктырткан иде. Бер уянгач йокыга китә алмадым, иптәшләремнең тигезле-тигезсез итеп сулауларын тынлап яттым: — ничек матур итеп йоклыйлар алар! Кичә Анядан Андрей Михайловичның биредә икәнлеген ишеткәч, булачак очрашу турындагы шатлыклы уйлар, күңелне борчып торган авыр уйларны әллә кая куып җибәрделәр, үзем дә тоймастан ачыкланып, сүзчәнләнеп киттем.  
79 
 
Гөлләр утыртылган тәрәзә янындагы өстәлдә сулы графин күргәч», иреннәремнең кипшегәне исемә төште. Иптәшләремнең тыныч йокыларын бүлүдән куркып, сакланып кына атлап өстәлгә таба киттем. Кояш, үзенең тиздән чыгачагын хәбәр итеп, офыкны куе ал буяуга буяган, госпиталь бакчасындагы агачларга кунып сайраган кошларньпс шат тавышлары төнгә ачык калдырылган форточка аша яңгырап ишетелә. Үземнең ни өчен килгәнлегемне онытып тәрәзәгә ябырылдым. Урамның икенче ягындагы ишек алдына урнашкан бер гараж күренә. Андагы яшел чирәм өстенә ямау салган кебек, зур-зур май таплары бар. Шәһәр читендәге елгадан куе ак томан күтәрелә, һава тын. Шәһәр артына урнашкан заводларның трубаларыннан чыккан төтен хәлсезләнеп җиргә ята, еракта күгелҗем урман, кырлар аксылланып күренәләр. Күзләрем бер нәрсәгә төштеләр: гараж янындагы калай түбәле йортның карнизына тарттырып куелган җепләргә уралып, үрмәле гөлләр үскәннәр. Гөлләрнең күбесе матур ал чәчәкләргә бизәлергә өлгергән. Кайберләренең үренделәре карнизга ук менеп җиткән инде. Бу гөлләр әле кичә генә булып та онытылган уйларны чеметеп уяттылар. Артык хискә бирелүдән сакланып урыныма барып яттым. Шушы яшеңнән, йөрәктә энергия ташып торганда, башкаларның .хезмәтенә тамашачы булып кына калыргамы? Юк... бусы булмас инде. Андрей Михайлович — олы җанлы, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә йөрәген ярып бирергә хәзер торган Корчагиннар дәрәҗәсенә үсеп җиткә’1 большевик бит ул. Халыкка, партиягә гадел хезмәт нәтиҗәсендә бу бөеклеккә күтәрелгән кешеләр иптәшләрен ярты юлда калдырмыйлар һәм ул миңа да йомшаклыгымны җиңеп, тормышта үз урынымны алырга ярдәм итәр, һичшиксез! Инде кояш та чыккан икән, уйларым белән мавыгып кояш чыкканын түшәмгә күзем төшкәч кенә күрдем һәм җиңел сулап җибәрдем: тиздән минем күңелдә дә кояш чыгачак! Аня башка көннәрдәге кебек бүген дә эшкә иртәрәк килде, миңа карап кыюсыз гына елмаеп та алды. Аның бит урталары алсуланганын күреп калдым. — Хәзер Андрей Михайловичны алып керәләр, — диде ул. Андрей Михайловичны носилка белән палатага алып керделәр, ләкин бу мин моннан өч-дүрт ай элек күргән кеше түгел, бөтенләй ябыгып беткән икенче бер кеше иде. Күңелемдә җәүһәрдәй кешене шушы хәлгә төшергән сугышка, яңадан Гитлер явызлыкларын кабатларга йөрүчеләргә чиксез ачу, ачу белән бергә үч алу тойгысы туды. Очрашу шатлыгыннан бер-беребезне бүлеп сөйләшергә тотындык һәм икебезне дә кызыксындырган күп нәрсәләр турында белдек. Ул әйтәсе сүзен алдан уйлап, ашыкмыйча (пропагандист!) сөйли, мин исә кабаланып, як-якка карана-карана сөйлим, әйтерсең минем өчен икенче бер кеше сөйләве мөмкин. Андрей Михайлович белән очрашканчы аңа үземнең аяныч хәлем турында сөйләргә карар биргән идем, очрашкач, икеләнә башладым: өч ел буе күзләреннән мәхрүм булып гаять зур физик һәм мораль газаплар аша үзенә генә хас булган искиткеч яхшы сыйфатларын саклап чыга алган бу кеше алдында ничек оялмыйча сыкранырга кирәк? Ул, моны сөйләсәң, кычкырып көләчәк һәм туганы кебек якын күрүенә карамастан, нәфрәтләнеп, яныннан куып җибәрәчәк. Шуңа күрә хәзергә бу турыда бөтенләй сүз кузгатмаска дигән карарга килдем. Без көндәлек эшләргә кагыла торган, әһәмияте кечкенә булган нәрсәләр турында сөйләшә башладык. Палатага кайтканына шактый көннәр узгач, Андрей Михайлович бу турыда үзе сүз кузгатты:  
80 
 
— Я. Хәниф, гел мин сөйлим дә мин сөйлим, синең бернәрсә сөйләгәнең юк% сөйләп җибәр, күңелеңне нәрсәләр борчый? Читенлек белән булса да үземә тынычлык бирми торган уйлар турында Андрей Михайловичка сөйләмичә булдыра алмадым. Ул кашларын җыерып уйга калды, мин эчтән калтыранып, аның авыз ачканын көтә башладым, һәм бары Андрей Михайловичның торып утырганын күргәч кенә аңга килдем: ул мең газаплар белән юкка гына торып утырмаган, аның бик кирәкле сүз әйтәсе бар! j— Тынычсызланма, дустым минем, — диде ул, мине иң беренче мәртәбә «дустым» дип атап, — син яшь кеше әле, йөрәгеңнең ничек типкәнең сизә башладым инде мин. Бу күңел газаплары белән яшәгән еллар өчен үч алырсың әле син. Ләкин кем генә булып, кайда гына эшләргә туры килмәсен — җәмгыять интересларын шәхси интересларыңнан өс- тен куя бел, җәмгыятебез бәхете, синең дә бәхетең икәнен онытма. Бөек юлбашчыларыбыз Ленин — Сталин образларын күз алдында тот, эшчеләр сыйныфы эшенә алар кебек турылыклы була бел. Күңелемдә тантана иде: димәк, көләрлек бернәрсә дә юк! Соңгы көннәрдә Андрей Михайлович теленнән Николай Островский төшмәде, Александр Бойченко белән Николай Бирюков күп мәртәбәләр телгә алынды. Бу турыда уйлаганда күз алдыма үзенең тиздән үләчәген белеп тә Мересьевка тәэсир итәрлек ялкынлы сүзләр тапкан комиссар Воробьев, соңгы сәгатьләрен эш кабинетында сөйләнә торган гади сүзләр белән каршылаган Шульга белән Валько килә һәм мин шулар белән беррәттән тора торган кеше белән дусларча мөгамәләдә булуыма әйтеп бетергесез шатлана идем. Андрей Михайловичның якынлыгы, аның белән бер үк палатада булу миңа бик тиз тәэсир итә башлады. Аның сүзләренең йогынтысы астында көннән-көн үсә баруымны, моңа-хәтле күңелгә килеп тә карамаган фикерләргә, тойгыларга баюымны күреп шатланам. Баш авыртулары да ул хәтле тынычсызламыйлар, бәлки, баш авыртуларының бөтенләй басылуы шушыдыр? Ул һәр сүзен үлчәп, ышандырырлык итеп сөйли, сөйләгәндә үзен тыныч тота; мин аның күзләре күрмәүгә әрнеп утырам, чөнки ул үзенең ялкынлы сүзләре миңа ничек тәэсир итүен күрә алмый. Андрей Михайлович палатага кайтканнан бирле үз турымда сирәк уйлый башладым. Уйларга җөрьәт иткән бу сирәк минутларда да үземне башын аска иеп, кулларын салындырып тора торган бер мескен итеп күрми идем инде. Татьяна Логунованың «Новый Мир» журналында басылган «Смоленщина урманнарында» дигән язмаларын укып ята идем. Укыган саен үзебез баштан кичергән вакыйгалар, әле кичә генә булган хәлләр кебек, искә төшәләр, күз алдына аерым кешеләр киләләр: кече лейтенант Беспалый, лейтенант Волков, Ваня Дронов... алар турында да шундый очерклар ’язарга мөмкин түгелме икән? Яки менә Андрей Михайлович турында? Ул тулы мәгънәсе белән якын иптәш, сирәк очрый торган керсез күңелле, сиңа яхшылыктан башканы теләми торган кеше. Чынлап та, алар турында шушыңа ошашлы язмалар язып булмасмы икән? Аннары мин үзебезнең Биектау районындагы авылыбызны исемә төшердем. Сугышның беренче елларында миңа анда эшләргә туры килгән иде. Менә соры болытлар бертуктаусыз көнчыгышка таба агылалар. Өченче көн рәттән туктаусыз вак яңгыр сибәли, өскә килеп кунуга киемгә сеңә тора, сөякләргә хәтле үтеп күшектерә. Трактор, бума ютәл белән авырый торган кеше шикелле, ике-өч мәр- тәбә буыла^буыла йөткерде дә туктады. Ул туктауга Морат абый, күгәргән иреннәрен теләр-теләмәс кенә кыймылдатып, төшенке тавыш белән:


 
—- Керосин бетте... — диде. Аның майлы йөзеннән, күз яшьләре кебек, яңгыр тамчылары тәгәриләр, чырае төшенке, җәй буе трактор арасында аунап, майланып беткән киемнәренә яңгыр үтә алмый, килеп төшүгә аска ага. — Инде нишләргә, — диде ул, көрсенеп, бүреген күзенә үк төшереп киде дә, баш артын кашып алды, — председательгә иртән үк әйттем бит, юк, китереп җиткермәделәр... һм... Менә син... Тракторның капоты өстендә яңгыр тамчылары бииләр, арт тәгәрмәче тешләренә сыланган балчыкны җебетеп үзләре белән ияртәләр. — Мә, дускай, тартып җибәр булмаса, безнең йөрәкләр янганчы, ул янсын, — диде ул, миңа тәмәке сузып. Бөтен җирнр томалап алган яңгыр эченнән җигүле атка ошаган шәүлә күренде, килә-килә ул шәүлә һаман үсә-зурая барды, атта килүченең борынгы озын көйгә моңайганы өзек-өзек кенә булып ишетелә башлады. Алдырмас ла киек, ай, алдырмас, Алларында аның биек тау булса, Кайгырмас ла егет, ай, кайгырмас, Газиз башкайлары аның сау булса. Бу, трактор бригадасының ягулык ташучысы Низами абзый иде. Морат абзый шатлыгыннан минем җилкәгә сугып куйды. — Валлаһи менә, арбасында бочкасы да бар! Ат килеп туктарг.а өлгермәде, икебез дә арбага ташландык. — Низами абзый, керосинмы әллә? Без ашыксак та, ул җавабы белән ашыкмады. — Әллә күкнең төбе тишелгәнме, һич туктарга исәбе юк. Бу тикмәгә генә булмас, тәгаен мимеч кул астында интегүче кешеләребезнен күз яшьләредер, — дип сөйләнәсөйләнә әкрен генә арбасыннан төште, агарып беткән мыегының очларын бөтереп, җыерчыклар белән кытыршыланган битен сыпырып куйганнан соң гына безнең сорауны исенә төшерде: — Әйе, әйе, крәчин, егетләр, крәчин. Гаеп итмичә генә аз булса да күп итеп алыгыз да халыкка рәхмәт укыгыз. Без бу сүзләрнең серенә төшенеп бетмәгәнне күргәч, аңлатып бирде. — МТСка бардым, бер тамчы крәчин юк, әле кайтып җитмәгән. Болан коеп торса, иртәгә дә кайтуы икеле булыр диләр. Шуннан прәме прсидәтель янына кайттым. Эшләр шулай да, шулай, мәйтәм, иптәш прси- дәтель, туңга сөрүдә болай да соңга калдык инде, бер крәчин юклыктан гына тракторларны туктатып торсак, бөтенләй өзелә, мәйтәм, эш. Халыктан сорап карарга кирәк, битенә олтырак япканнары бирмәсә дә, намуслыраклары бирер, дим. И тәки шулай итеп җыйдык бит. Шәтбер- ике көнгә җитәр инде. Трубкасына тәмәкесен тутыра-тутыра өстәп куйды: — Ил төкерсә, күл була дип, юкка гына әйтмәгәннәр бит. 
Бу эшкә хәзер күп еллар үткән инде. Хәзер безнең кырларда яңа тракторлар шаулый һәм алар ягулыкка аптырамыйлар. Ләкин мин яңгыр астында керосины беткән трактор янында басып торучы Морат абзыйны, халык көченең нәрсә икәнен аңлаган Низами абзыйны һич тә оныта алмыйм. Алар минем күз алдымда җанлы булып басып торалар. Нигә шул бик гади, ләкин искиткеч олы, яхшы кешеләр турында язмаска! — Булды!—дидем үз-үземә һәм бер карарга килүемнән сөенеп, бөтен дөньяны кочып алырдай булдым. Куанычымнан башым җиңелчә генә әйләнеп китте, шатлыкның бөтен гәүдәне биләп ала торган исерткеч тәмен тойдым. Их, билгеле бер максатың булса, дөньяда яшәве нинди рәхәт, ничек күңелле!.. 6. .с. Ә.- № 7 81 

82 
 
Бу минутта туган тойгыларны үзендә генә тоту мөмкин түгел иде- Ләкин кем белән уртаклашырга? Палатада минем йөрәкне аңлый торган бердәнбер Андрей Михайлович, төш күрә булса кирәк, сабый балалар шикелле елмаеп йоклап ята. Нишләвем турында уйлап та тормастан, коридорга атылып чыктым. Коридор буйлап, минем бер карарга килү шатлыгымны уртаклашырга килгән кебек елмаеп, Аня килә иде. — Булды, Анечка!—дип, аның ике кулыннан да шактый каты итеп кысып алдым. — Нәрсә булды соң? — дип сорады ул, тагып да матуррак елмаеп. Аңа үземнең нинди карарга килүем турында сөйләп бирдем. Мин хәзер нәрсәгә тотынырга, кая барып сугылырга белми идем, менә шатлык кешене нишләтүе мөмкин! — Аняны таң калдырып, янадан палатага киттем, тик ишек тоткасына барып тотынганлыгымны гына хәтерлим... 
... Әкренләп аңга килә башладым, күзләремне ачып җибәрдем һәм койкамда күз төпләре дымланган Аняны күреп, күтәрелә башладым. — Аня... Ул миңа күтәрелергә ирек бирмәде, җитез күзләрен як-якка йөгертеп алганнан соң, үзе миңа таба иелде. Колак төбемдә аның кыюсыз гына тавышын ишеттем: — Бәгырем... Андрей Михайлович күңелемне тулысы белән гипнозлады, беренче мәртәбә мине азаплаган уйларга һәм тойгыларга әһәмият биреп, гадәттән тыш укытучым, биш-алгы юл аермасына килеп, кайсысыннан китим икән дип аптырап торганда, дөрес юлга юнәлдерүчем булды. Әле хәзер дә мин, кичләрен аскы этажда гына була торган кинокартиналарга, концертларга төшмичә, зур кызыксыну белән аның сүзләрен тыңлап утырам һәм минем дә тормышым аныкы кебек дәвам итсә иде дип телим. Ул шундый матур итеп, артык сүзләр кыстырмыйча сөйли,— аны тыңлап утыру үзенә бертөрле мәктәп иде. Андрей Михайлович сүзләреннән тәмам тәэсирләнеп, аның эшен дәвам итәргә, аның кебек үк халыкка турылыклы булырга сүз бирдем. Ул кулларын минем тавышым килгән якка таба сузды: — Вәгъдәме? — Вәгъдә, Андрей Михайлович! Вәгъдә! — Шулай, Хәниф, пролетариатның бөтен җир шарында җиңүе өчен, коммунизм идеяләрен тулысынча тормышка ашыру өчен аерым талантлы шәхесләрнең генә көчләре аз. Моның өчен әле, беренче чиратта, иң алгы сафта һәлак була торган рядовой сугышчыларның да каннары күп кирәк. Аларның тыйнак хезмәтләре исә, үзләрен белә торган иптәшләренә генә билгеле булып кала. , Аңа биргән сүзем белән өстемә нихәтле җаваплылык алганымны беләм, бу сүземне үти алырлык көчем барлыкны сизәм, иң әһәмият- лесе — моны үти алачагыма ышанам. Шатлыгым бер күңелгә кереп оялагач, икенче ташламады. Их, тормышында билгеле бер максатың булса, яшәү ничек күңелле! Аннары шатланыр өчен тагын икенче сәбәп тә бар: Аня... Миңа хәзер хисләрем тынгылык бирмиләр иде һәм мин Андрей Михайловичның простынясын йомарлый-йомарлый сөйләргә керештем: — Беләсезме, Андрей Михайлович, минем үз тормышыма карата куллана торган язылмаган бер кагыйдәм бар —биш ел карга булып яшәүгә караганда, бер ел карчыга булып яшәве күп артык... Воробьев сүзләре белән әйткәндә—мин совет кешесе, ә совет кешесенең иптәщ. ләре җилкәсен кимереп ятарга хакы юк. Хәтта минем кебекләрнең до! Дөрес, бездән беркем бернәрсә таләп итми, киресенчә, дәүләт үзе безгә 


 
булыша. Ләкин без сугыш аркасында сәламәтлегебезне җуйган булсак та, намусыбызны җуймадык. Дөресме, Андрей Михайлович? — Дөрес, Хәниф, дөрес! Син үзеңнең кем икәнлегеңне беләсең, — бик яхшы. Кем икәнлегеңне белгәч, нинди чорда яшәгәнлегеңне тагын да яхшырак белә торгансың. Син бөек Сталин белән бер чорда яшисең, син хезмәт музыкага әйләнә башлаган чорда яшисең, син бөтен җир шары безгә өмет күзе белән карый торган чорда яшисең. Безнең илебез тынычлыкны яклаучыларның авангардында бара. Бу ни дигән сүз? Бу һәр совет гражданы тынычлыкның батыр көрәшчесе дигән сүз. Аңлыйсыңмы, дустым? Без сугышның кешеләргә нинди газаплар китерүен бик яхшы беләбез. Без синең белән ул газаплар савытын төбенә кадәр эчтек. Җитәр! Яңадан миллионнарча кешеләрне сугыш утында көйдерергә теләүче Амери- ка-Англия империалистларына без әйтергә тиешбез: Җитәр! Бераз уйланып торганнан соң тагын сөйләп китте. — Без синең белән «Яшь гвардия» геройлары турында да, Матросов турында да, Маресьев турында да күп сөйләштек. Ләкин шунысын истән чыгарырга ярамый — бар кеше дә сугышта гына герой булып бетми„ тыныч тормышта да геройларча яши, геройларча эшли белергә кирәк. Тормыш, тулы мәгънәсе белән тормыш дип әйтерлек яши белгәндә генәг синең яшәвең үзең өчен дә, үзеңнән бигрәк синең тирәңдәге кешеләр өчен дә файдалы булса гына геройлык ул. Берәүләргә үз халкының бәхете өчен дар агачларында, дошман дзотының амбразуралары алдында, танклар астында үләргә туры килгән икән, икенчеләренә физик һәм мораль читенлекләр алдында баш имичә, сызлануларга телеңне аркылы тешләп булса да түзеп, алардан соң да үз халкыңа хезмәт итәргә туры килә. Ә өченчеләргә тагын башка юл... Безнең җәмгыятьнең төп законы — һәркем үз постында, үзенең көченнән, сәләтеннән килгәнчә батырлык күрсәтергә тиеш. Озак уйланып торырга вакыт юк. Яшәргә ашыгырга кирәк, юкса тормыштан артта калуың мөмкин, чөнки безнең илебездәге тормыш бик кызу алга бара. Кеше тормышының бөтен мәгънәсе, яме, тәме: илгә, җәмгыятькә файдалы хезмәт игүдә. Хезмәт ул тормышыңның корабле. Халкыңа турылыклы хезмәт итсәң, ул корабль сине иркен киңлекләргә чыгара, моның киресен эшләсәң, ярга китереп, комга утырта. Андрей Михайлович сүзләреннән соң икебез дә бераз тынып тордык. Ул арада медикаментлар күтәреп Аня килеп керде. Ул соңгы көннәрдә эшкә тагы да иртәрәк килә, бик соң кайтып китә, дежурствосын бетергәч, сөйләшеп утыру өчен генә дә палатага керә торган булып китте. Мондый көннәрдә мин аны госпитальдән чыкканчы озата барам, безгә очраган больница хезмәткәрләре елмаеп калалар. Кайсы көннәрне ишек төбенә килеп җиткәч тә озак кына сөйләшеп торабыз, болар минем өчен иң кадерле минутлар булалар. Күп вакытта авыз эченнән генә төрле көйләр көйләп йөрим, процедураларга ялгыз гына барам. Ләкин Андрей Михайловичның хәле көтмәгәндә начарланып китте. Ул күп вакыт аңсыз була, температурасы күтәрелде, вакыт-вакыт кеше танымаслык хәлгә' килә иде. Софья Григорьевна аны яңадан изоляторга күчерергә дип, санитаркаларны да ияртеп кергән иде, без палатада тынычлык саклауны үз өстебезгә алып ялынгач, калдырды. Хәзер без врачларның аны үлемнән тагын бер тапкыр тартып алып калыр өчен нинди зур фидакарьлек белән көрәш алып баруларын үз күзебез белән күреп торабыз. Алар төн-көн аның яныннан китмиләр. Физик яктан инде ярты үлек булган кешенең тормышы өчен барган көрәшнең зурлыгын күреп без таң калабыз. Күзләргә яшьләр килә... Андрей Михайлович аңга килә торган вакытларында, Софья Гри- горьевнаның тыюларына карамастан, минем белән бергә хыялланырга тотына.

84 
 
— Нинди генә тоткарлыклар булмасын, тарих барыбер үзенекен итәр. Безнең илебездә коммунизм төзелер. Тормышта, дустым, минем бер генә үкенечем бар. Мин ул тантаналы көннәрне күрә алмам. Ә син күрерсең, син бәхетле. — Сез ни сөйлисез, Андрей Михайлович, икебез дә, һичшиксез, шул көннәргә кадәр яшибез әле. Андрей Михайловичның эшләре көннән-көн начарланды. Хәзер инде ул үзе кашык тотып ашый да алмый, аны санитарка ашата, ләкин Андрей Михайлович, аның өчен аерым аш хәзерли торган поварның күңеле булсын өчен генә, бер-ике каба иде. Якшәмбе көнне Андрей Михайловичның хәле аеруча начарланды. Палатада икәү генә калдык. Башка авырулар төрлесе төрле җиргә таралып бетте; күбесе ишек алдында кояшта кызыналар, кайберләре музейга экскурсиягә китте. Ял көне булуга карамастан, Аня килде, Андрей Михайловичның хәлен белеште, тамыр тибешен, температурасын тикшерде. Мин аның чырае караңгылануын күрдем. ... Кич белән Андрей Михайлович үлде. Аны көн буе припадкалар азаплады, маңгаена бөрчек-бөрчек салкын тирләр бәреп чыктылар, иреннәре күгәреп, а як-куллары суынып калдылар, ә үзендә температура бик югары иде. Софья Григорьевна аның маңгаена салкын суга манчылган юеш тастымал куярга кушты. Юеш тастымал температураны бераз киметсә дә, кайчандыр көчле гәүдәсеннән минутлап кына түгел, секундлап та чыга торган тормышын туктата алмый иде инде. Ул үлгәч тә әле мин ышанмадым, дөресрәге ышанырга теләмәдем. Ләкин каһәр төшкән авыру үз эшен эшләгән: киң маңгайлы,‘ябыклыктан күз аслары кара янып капчыкланган, ач яңаклы кеше бераз елмаеп хәрәкәтсез ята, ул йокыга гына талган, менә хәзер уянып китәр дә минем белән, я берәрсе белән шаяртып алыр төсле. Юк, ни генә уйласаң да инде аның иреннәре икенче кыймылдамаска, куллары икенче хәрәкәтләнмәскә дип, авыр хезмәттән соң мәңгелек ялга талганнар... Үз сүзләренең гүзәл үрнәге, тормышын аңлы рәвештә Ватаныбызга, партиягә багышлап, аларга изге хезмәт юлында үзен кызганмаган кеше юк инде... Ләкин бит аның минем өчен үзгәртелми торган закон булып васыятьләре, әйткән сүзләре калды. Минем аңа биргән вәгъдәм бар... Аларны үтәргә минем көчем җитәрме, сәламәтлегем мөмкинлек бирерме? Күңелне көчле яшен чаткысы кебек бер уй яктыртып китте: хәзер минем дә яшәргә көч биреп, барасы юлымны яктыртып торырлык бер маягым бар. Мин бөтен энергиямне җигеп, шул маягыма омтылырга, хәлем беткәч, шуышып, шуышырга рәтем калмагач, тәгәрәп барырга тиешмен. Әйе, тәгәрәп барырга! Моны Андрей Михайловичның миңа биргән тәрбиясе, аны белә торган кешеләр күңелендә мәңге сакланачак якты истәлеге таләп итә. Мин омтылган ул маяк, беренче чиратта, пролетариатның бөтен җир шарында җиңүе өчен, коммунизм идеяләрен тормышка ашыру өчен, тынычлык өчен барган көрәшнең алгы сафында һәлак булган рядовой сугышчы һәм минеям кадерле укытучым Андрей /Михайловичның иптәшләренә генә билгеле булган тыйнак хезмәтенең меңнән бер өлешен генә булса да яктыртып күрсәтергә тиеш. Тыныч йоклагыз, Андрей Михайлович, сезнең эшегез дәвам ителер! Без яшәү өчен көрәшәчәкбез. Әдәби эшкәртүче Г. Әпсәләмов.