САБИТНЫҢ УКЫРГА ӨЙРӘНҮЕ
ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
САБИТНЫҢ УКЫРГА ӨЙРӘНҮЕ
Сабит алты яшендә — инде гаклы башында,
Ялгыз, иркә бала ул — әткәләре кашында.
Шуңар күрә шаян ул — бик күп уйный, наян ул,
Күңеллелек, көлкеләр — таба әллә каян ул.
Фәһме үткен, ул зирәк, — андый балалар сирәк,
Һәр әйберне сорый ул — бу ни нәрсә? Ник кирәк?
Сабит сорый җентекләп, — һәр нәрсәне бөртекләп,
Әти белән әнисе — җавап бирә бик ипләп.
Бер көн Сабит әткәсен — күреп әйтә әйтәсен:
«Әти, миңа әлеппи — кайчан алып кайтасың?
Мине укырга өйрәт, — миңа укырга кирәк,
Үзем укыйм мин китап—үзем сөйләп һәм көйләп».
Атасы хәйран калды, — китапчыга җөгерде,
«Бүләк» атлы әлифба — алып кайтты ул берне.
«Бер адым» дип гыйлемгә — өйрәтә ул Сабитка,
Салган Сабит ихласын — кош бәпкәседәй җимгә.
Монысы «әлиф», монысы «ба», — бу хәреф «җим», монысы «та»,
Бусы «дал» хәрефе була, — бу хәреф «зат», монысы «та».
Салган Сабит муенны, — оныткан ул уенны,
Тыршып укый «Бүләк»не, — белми көнне һәм төнне.
Әткәй алган китапны—тапты Сабит бик татлы,
Тиздән белде бик яхшы — нинди хәреф ни атлы.
Беркөн чәй эчкән вакыт, — укый Сабит шартлатып,
Әти белән әнисе — торышалар шаккатып.
Укуы өзек аның, — балачарак баланың:
«Бу ә-лиф-ба бүләге, — Харитонов бабаның».
Хәйран булды әнкәсе — галим булгач бәпкәсе,
Чәй катында җылмая — куанычлы әткәсе.
Күрсәң иде әнкәсен! — кочып алган бәпкәсен,
Үбә, үбә бихисап — битен, күзен һәм кашын.