Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кояшлы көн




Кояшлы көн. Матур бакча. Нурлар балкый тирә-якта. Газоннарда зәңгәр чәчкә, — Ничек иелеп үпмәскә? Аксыл чәчкә, сары чәчкә,— Ничек соң сыйпап үтмәскә? Роза гөлләре кызара. Бакча буйлап бер кыз бара. Бер кыз бара, нәни бер кызг Толымнарын үргән тыгыз. Җиңел күлмәк бизәк-бизәк, Тиз атлый кыз кулын изәп. Галстугын рәтләп ала. Аны һәркем карап кала. Карап кала, сөеп кала, «Бәхетле бул», диеп кала. 
Моңардан да кадерлерәк Күренеш бармы сиңа, йөрәк?! Ләкин бүген син тиешле Уйларга башка күренешне, Синең бөтен яшәү көчең Шул кояшлы көн хакына Көрәштә нык булсын өчен! 
2 Шундый ук саф бер көн иде. Җир һәркемгә иркен пде, Яшә, таты тормыш тәмен, Күр, бар бакчаларның ямен, Чәчкәләр җый хуш ислесен, Теләсә нинди төслесен! Бакча. Розалар кызара, Бакча буйлап бер кыз бара. Сабый өчен иң матур чак, Уң кулында чибәр курчак, Ләлә күк бант саргылт чәчтә, Тирә якта — чәчкә, чәчкә...  

 
Кинәт чиста күк йөзеннән, Чишмә кебек саркып торган, Нурлар белән балкып торган Чиста-чнста күк йөзеннән, Төшә өскә ябырылып, Шомлы бер карчыга булып, Кара тәреле самолёт... Кинәт шартлау... төтен... һәм ут... Күзләрен зур итеп ачып, Курчагын куенына кочып, Сөрлегә дә ава бала, Күкрәгеннән саф кан ага. Чәчкәләрдә кан ялтырый, Нәни иреннәр калтырый: — Ачасым килә күземне. Абыйлар! Туктатыгыз үлемне! 
Әйтегезче, бармы җирдә Моңардан да көчле өндәү? Көнгә түгел, айга түгел, — Мәңгелеккә! — Моны язды үзенә күңел, Каләм, кара белән түгел, Әрнү белән Моны язды үзенә күңел. 
3 Без үлемнең юлын кисеп Бардык, утлар сулар кичеп, Украин авылларында Бәреп төшердек без аның Свастикалы ялчыларының Бишектәге яшь балага Төбәгән канлы пычагын. Аналарны, балаларны Тар сарайга бикләгәндә, Яндырырга дип аларны Утлы кисәү күтәргәндә, Тотып алдык фашист кулын һәм чигенде явыз үлем. Без, рейхстаг куполының Итәгеннән башына кадәр, Кыска, ләкин мең үлемнәр Сызгырышкан авыр юлны Үтеп, кадаган ал байрак — Байракларның иң изгесе. Ул — Тормышның үлем өстеннән Тантана итү билгесе. 
4 Күрсен бүген бар җир шары: Фашист явы, металл, дары Көйдереп үткән урыннарда, Хәрабә булып өелгән, 

 
Көл-тузанга әверелгән Шәһәрләрдә, авылларда, — Океан арты хәбәрчесе, Уолл-стрит ялчысы (пычрак эчле явыз дошман) Сөенеп эчтән, көенеп тыштан, Безнең хәсрәтне карап, Безгә хәерчелек юрап, Күптән түгел йөргән җирдә — Хәзер яңгырый яңа җырлар, Анда зур шәһәрләр үсте, Анда үсте зур авыллар, Дулкынлана басу өсте, Анда тиңсез биек йортлар, Анда мәңге сүнмәс утлар, Аида күккә менә корылыш, Анда — тормыш, тормыш, тормыш. 

Шәһәр буйлап Бара шулай Гади генә бер трамвай. Әлбәттә, анда бик күп кеше, һәркемнең бар үзенең эше: Берәү — укучы, берәү — тукучы, Берәү — пыяла коючы. Архитектор портфелендә Зур бер яңа шәһәр ята. Мичуринчы күңелендә Яна бакча чәчәк ата. Композитор Язган бүген яңа бер көй, Җыр хәзер үк Бөркелергә тора тышка, һәр кешенең Үз күңелендә үзенеке, Их, кызганыч, Бит трамвайда юл бик кыска. Тик түзә алмый яшь бер кеше, Әйтеп куя күршесенә: — МалаехМ бар... бүген... беренче... Шунда ашыгам әле менә. Ә күршесе карт чәчкәче: — Шулаймы? Баюк әйтсәңче! Мәле, менә иң шәп букет, Яшь анага бер бүләк ит! һәм бу хәбәр тиз арада Бөтен вагонга тарала. Бар да елмаеп карыйлар: — Малае бар! Малае бар! Остановка. Төшә халык Бу шатлыклы хәбәрне алып. Кеше бара урам буйлап, Үзенең матур уен уйлап. 

 
Тоела аңар, Күренә аңар, якты хисне Бөтен шәһәр, Бөтен шәһәр белә төсле. Гүя аңар Бар да елмаеп карыйлар: — Малае бар!.. Малае бар!.. Малае бар!.. 

Ләкин дөньяда әле бар Явыз үлемгә ялчылар. Кеше каны сеңгән доллар — Аларның баш аллалары. Алар өчен якын дуслар — Кара чума бациллалары. Освенцим күмерен йөртүчеләр — Алар өчен иң кадерле өйрәтүчеләр. Алар дошман — тууга, үсүгә, Алар дошман һәр исән кешегә, Алар сусаганнар кеше канына, Алар яңа туган таңга каныга, Чөнки һәрбер көннең балкуы Аларга китерә һәлакәт салкынын; Шуңа алар — бар ерткычлар җыелып бергә, Ашыгалар яңа сугыш дөрләтергә. Кореяда тагын яна Шәһәрләр һәм авыллар, Кызыл канга буялалар Елгаларда саф сулар, Трассалар яшене белән Телгәләнә җәйге төн, Сабый бала мәетен, Ыңгырашып, чайкалдыра Дулкыннар. Кара көчләр җанланалар Тагын да Рур җирендә, Тырышалар тынычлыкны Европадан сөрергә; Пычрак мундирга чорныйлар Бавария егетен, Мундир түгел ул, — кәфен, Шулай аны хәзерлиләр үлемгә. Ишетәсеңме, иптәш, җирдә Яңгырый куәтле җыр-өндәү: — Кузгалыгыз, Берләшегез тыгыз сафка Халыклар! Җир өстендә куералар Тагын кара болытлар, Империализм шакаллары Сусап канлы табышка, Омтылалар сугышка, Берләшегез Тыгыз сафка, халыклар!  

 
г Явыз үлем ялчылары Ирешә алмас тантанага, Канлы сугыш ялкыннары Кабынмаслар бу дөньяда! Үсә тынычлык сафлары, Бөтен дөнья халыклары, Ярсыган ташкыннар кебек, Шул сафларга кушыла килеп. Дулкыннарны кыю ярып, Бара алар изге юлда, Алар белә: байраклары Нык һәм ышанычлы кулда, Сталин йөртә Бөек тынычлык байрагын, Сталин илтә Алга тынычлык сафларын! Юк! Тынычлык эше үлмәс, Аның бар кыю йөрәге — Москва! Тынычлык эше җиңелмәс, Аның бар корыч терәге — СССР! Күрә бүген бар җир шары: Какшамас безнең держава! Кешелекнең якты өметен Чагылдыра ул гүя алмаз, Аның алга хәрәкәтен Бер дошман да туктата алмас. Безнең максат һәркемгә ачык: Без төзибез шундый дөнья, Анда һәркем күрер шатлык һәм сокланыр матур көнгә. Хәзер инде ул якын. Аның Биналары тиз үсәләр, Шәүлә булып, дулкынланып, Бөек Иделгә төшәләр. Җырда түгел, үзебезнең Сөекле Идел ярында, Зур шәһәрләр урамында, Яңа авыл йортларында Инде балкып кабыналар Коммунизмның утлары! һәм аларның яктысында Иң матур төн яртысында Култыкланышып баралар Иң-иң бәхетле гашыйклар; Баласының баш очына Иелеп яшь эшче ана Иң кадерле уйлар уйлый һәм елмая бик тын гына... 8 Бигрәк матур була Майда Безнең сөйгән Кызыл мәйдан. Байракларның комачлары, Сафларның киң колачлары,


 
Чиксез куанычлы йөзләр, Чын күңелдән әйткән сүзләр... Әнә, сафта бер нәни кыз, Толымнарын үргәи тыгыз, Зәпзәцгәр бант саргылт чәчтә, Уң кулында бәйләм — чәчкә. Зәңгәр күзләре ачылган һәм керфекләр арасыннан Бөркелә тормыш шатлыгы, Киләчәкнең яктылыгы. Ул күзләрдән саф нур ага, Алар карый трибунага, Ә анда ул — Сталиныбыз, Атабыз, якты уебыз! Кинәт кыз талпынып ала, Гүя канат үсә аңа, Йөгерә ул аңа таба, Гүя аккош таңга таба. Суза чәчәкләр бәйләмен... һәм кала ул шул чагында Юлбашчының кочагында, Күкрәгенә башын куя, Иң зур, иң яхшы йөрәкнең Көчле, тигез тибүен тоя, Бер-берсенә шунда алар Шатланышып карашалар. Бу минутта, тоям, беләм, Юлбашчының уе белән Тоташалар миллион уйлар, һәм, киң, тыгыз сафлар буйлап, йөрәкләрдән йөрәкләргә Җимерелмәс ант йөгерә: «Барыбызның тинсез бәхтен Бизәп торыр кояшлы көн!»