Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХЕЗМӘТ ИРТӘСЕ

1950 елның азагында Татгосиздатның матур әдәбият секторы шушы исем астында Галимҗан Латыйп иптәшнең шигырьләр җыентыгын XIII басып чыгарды. Җыентыкка бу исемнең бирелүе очраклы хәл түгел. Анда кертелгән шигырьләр үзләре үк әнә шул исемне сорап торалар. «Чыкты кояш, сайрый кошлар, Ямьләтеп кырлар иңен, Җире иркен, җиле йомшак, Киң минем туган илем». («Бәйрәм иртәсен) Өстән генә караганда, бу юллар артык гади шикелле тоелалар. Кояш чыга, кошлар сайрый, җир иркен, җил йомшак һәм башкалар. Бу сүзләр бөтенесе дә тик бер табигать күренешләренә генә кайтып калалар кебек. Ләкин алай түгел. Галимҗан Латыйп иптәш табигать күренешләрен бик гади генә юллар белән илебез халкының фидакарь хезмәтенә бәйләп бирә. Бу исә, шигырьнең әһәмиятен һәм көчен тагын да югарырак күтәрә. «Чыкты кояш тау артыннан Ахак нурларын чәчеп, — Чыкты — илнең халыкларын Дәртле хезмәткә дәшеп...» Билгеле, «Бәйрәм иртәсе» исемле шигырьдә без конкрет кеше образын күрмибез. Биредә образ булып безнең күз алдына эш ^иеме киенгән туган илебез килеп баса. Без, гадәттә, мондый шигырьләрне гомуми шигырьләр дип әйтергә өйрәнгәнбез. Күпчелек хәлдә андый шигырьләргә кире карыйбыз. Ләкин хикмәт шигырьнең гомуми темага язылган булуында түгел, ә укучы йөрәгенә керерлек итеп, йөрәк җылысы салып язылган булуында. Галимҗан Латыйпта мондый шигырьләр берәү яки икәү генә түгел, күп. Аларның кайберләре йомшаграк эшләнгән булып, артык тәэсир итә алмасалар да, күпчелеге — уңышлы. «Сталин — беренче кандидат» — дигән шигырендә Галимҗан Латыйп сайлау алды җыелышында чыгыш ясаучы атаклы тимерче Галәүнең депутатлыкка кандидат итеп иптәш Сталинны күрсәтүе турында яза. Шигырьдә тимерченең һәм залда утыручы халыкның юлбашчыбызга булган кайнар һәм сүнмәс мәхәббәте бик                      XIII Галимҗан Латыйп. «Хезмәт иртәсе». Татгосиздат. 1950 ел. 122 бит, бәясе 1 сум 70 тиен. ачык күрсәтелгән. Биредә шагыйрь әйтергә теләгән фикерен шактый оста бирә. «Тагын да яктырган шикелле Булдылар электр утлары», ди шагыйрь. Кешенең күңеле берәр нәрсә белән нык канәгать булса, аңа аның алдындагы яхшы нәрсә тагын да яхшырак, матур нәрсә тагын да матуррак булып күренүчән. Шигырьдән аңлаганыбызча залдагы электр утлары тагын да яктырак янган шикелле тоела. «Хезмәт белән үткән сәгатьләр Ял итүнең тәмен арттыра. Никадәрле күбрәк эшләсәм, Шулкадәрле күңелем яктыра». («Эштән соң») — «Буй озын булса,—ди Бәдәр,— Кош тота алырмыни? Ашлыгы үскән чагында, Кыз үсми калырмыни!» («Яңгыр, ява») «Балыкчы әйтә дулкынга: — Чәчмә күбекләреңне. Дулкынга да, давылга да Без бит күнеккән инде». («Балыкчы һәм дулкын») 
105 
 
Галимҗан Латыйпның бу шигырь юлларында нинди тирән фикерләр салынганлыгын һәм алариы ничек аңларга кирәклеген әйтеп тә торасы юк. Чөнки алар шулкадәр гади, шулкадәр ачык һәм җиңел язылганнар. Болардан тыш «Урманчы», «Шагыйрь һәм шигырь», «Кунакчыл өй», «Беренче кар төшкәч», «Көтү кайта», «Кар суы һәм колхозчы», «йортка яшь килен төшә» һәм башка бик күп шигырьләрен укыгач, чын күңелдән шатланасың. Бу шигырьләр Галимҗан Латыйпны җитлегеп, үсеп баручы шагыйрь итеп таныталар. Галимҗан Латыйп иптәшне безнең укучыларыбыз бик яхшы беләләр. Ул өлкә газеталарында, «Совет әдәбияты» журналында, төрле альманахларда актив катнаша. Аның берничә шигыре һәм бик күп шигырьләренең өзекләре уку китапларына кертелгәннәр. Бу факт Галимҗан Латыйп иптәшнең мәктәп балалары арасында да шактый популяр икәнлеге турында сөйли. Галимҗан Латыйпның «Кичке юлда» исемле шигыре бар. Ул татар халык җырлары үлчәве белән (8—7 иҗек белән) язылган. Шигырьнең исеме дә, кичке юлда атта баручы егет тә А. С. Пушкинның шул ук үлчәү белән язылган «Кышкы юл» шигырен искә төшерәләр. Әгәр дә без Пушкин шигырендә: «Бик ямансу! Ямщик тынды. Кыңгыраулар моңлана. Болыт арасына кереп Ай да инде югала», кебек юлларны һәм аларда Пушкин чорындагы егет моңнарын күрсәк, Галимҗан Латыйпта башка нәрсә күрәбез: «Олы юлдан үтә атлар, Таптап чуер ташларын. Авыр йөкне тарта алар, Алга чөеп башларын. Дәүләткә дигән ашлыкның Бөртеге алтын кебек. Мул уңышны мактый-мактый Шатланып җырлый егет». Вакыйга һәм вакыт ягыннан, шигырьнең үлчәве ягыннан, ритмикасы ягыннан әсәр чыннан да Пушкинның «Кышкы юл»ын хәтерләтә. Ә эчтәлек ягыннан биредә бөтенләй башка идея салынган. Галимҗан Латыйп бөек илебез кешесенең — советлар иле гражданинының үз дәүләтенә ашлык илтүен һәм аның шатлыгын җырлый. Шагыйрь тарафыннан сөйләп бирелмәсә дә, без, шигырьнең төзелеше буенча юлда барган егетнең эчке дөньясын тоябыз, 
аңлыйбыз. Латыйп биредә табигать күренешләрен дә үз чорына хас булган гади, шул ук вакытта, матур буяулар белән бирә. Г. Латыйп иптәшнең Пушкин турында язылган «Шагыйрь гомере» исемле шигырен алып карыйк. Биредә шагыйрь гомеренең озынлыгы чәч агаруда түгел, эшендә икәнлеге турында сөйләнелә. Җыр турында, Идел турында язуга бик күп урын бирелә һәм шигырь менә болай тәмамлана: «Синең гомерең булып, бөек Пушкин, Җырың ничек матур яңгырый! Шагыйрь өчен халык белән яшәү, Моннан да зур бәхет бармыни?!» /Мәсәлән, шушы шигырьдәге «Пушкин» урынына Лермонтов яисә Маяковский дип куйсак, шигырь үзгәрер идеме? Юк, әлбәттә. Болай итеп безнең бик күп шагыйрьләребезгә әйтеп була. Шигырьдә Пушкинның конкрет үзенчәлекләре бирелмәгән. Шуның нәтиҗәсендә, ул төссез һәм укучыга берничек тә тәэсир итә алмый. Әгәр дә без, мәсәлән, Казан турында: «Монда зур төзелешләр бара, урамнары таш кына, матур бакчалары бар, монда бөек кешеләр булган һ. б.» дип кенә язсак, нәрсә булыр иде? Биредәге «Казан» урынына Москва яисә Ульяновск дип җиңел генә куеп булыр иде. Чөнки, югарыда әйтелгән сыйфатлар, мәсәлән, төзелеш һәм башкалар безнең һәрбер совет шәһәренә хас. Ләкин алар аерым бер шәһәргә характеристика бирә торган юллар түгел. Пушкинның үзенә генә хас булган сыйфатлары искә алынган булса (мәсәлән, аның Евгение, Татьянасы һ. б.), Галимҗан иптәшнең шигыре бөтенләй башкача яңгырар иде. Ә Галимҗан Латыйп иптәш, күрәсең, бу хакта уйлап җиткермәгән. 
106 
 
Днмәк, Галимҗан Латыйп иптәштә бик яхшы шигырьләр белән бер- рәттән, эшләнеп җитмәгән яки начар эшләнгән шигырьләр дә бар. Шушы ук шигырьнең аерым кимчелекләренә тукталыйк: «Шагыйрь өчен халык белән яшәү, Моннан да зур бәхет бармыни?!» Шагыйрь өчен халык белән яшәүдән дә зур бәхет юк дигән фикерне автор бик ямьсез һәм кирәкмәгән сүз өстәп әйтә. Шундый ук характердагы эшләнмәгән юлларны тагын очратырга мөмкин: «Чәч агартып, йөзгә кадәр яшәү, Мин беләмен начар түгелен». Галимҗан Латыйпта «хәзер» белән «әзер»не аңлап җиткермәү дә сизелә. «Хәзер» — дөрес мәгънәсе белән алганда — «сейчас» дигән сүз. Ә «әзер» — нәрсә дә булса әзерләнеп куелган, мәсәлән, «чәй әзер» дигән сүз. Галимҗан Латыйп моны бутый. «Агачларның исеме башка хәзер...'» бу юлда «хәзер» үз мәгънәсендә бирелгән. «Бөтен дөнья хезмәт ияләре — Хәзер аңа кушылып җырларга». («Ул ъяновскида») Биредә инде «хәзер» түгел, «әзер» кирәк. Әгәр дә безнең татар телендә ике мәгънәне аңлатырга ике сүзебез бар икән, ник аларның икесен дә файдаланмаска? Нигә юк-бар белән укучының башын әйләндерергә? Тел ягыннан мондый һәм моңа ошаш кытыршылыклар Галимҗан Латыйп иптәш шигырьләрендә еш кына очрыйлар. Бер үк төрле сүзләрне кабатлау да нык сизелә. Мәсәлән, кояш, бәйрәм, таң, дан сүзләре «Хезмәт иртәсе» җыентыгында артык күп кабатланалар, ялыктырып бетерәләр. Җыентыкның беренче өлешендәге кайбер шигырьләрнең төссезрәк булуларын алда әйтеп үткән идек. Ул шигырьләрнең күпчелеге бәйрәм турында бер үк тон белән язылган. Хәтта күп кенә урыннары бер-бер- сенә нык ошыйлар. Мәсәлән, 11 биттә «Бәйрәм иртәсе» дигән шигырь: «Чыкты кояш тау артыннан...» дип башлана. 16 биттәге шигырь «Чыкты кояш» дип, ә 18 биттәгесе «Кояш көлә» дип башлана, һәм биредә бер-бер артлы тезелгән 4—5 шигырьнең һәрберсендә дә («бүген бәйрәм» дигән сүзләр кабатланалар. Бу инде шагыйрьнең үзүзенә контрольлеге җитмәве турында 
сөйли. Җыентыкта кимчелекләр шактый күп. Галимҗан Латыйп иптәш бу кимчелекләрдән котыла алырмы сон? һичшиксез, котылыр. Моның өчен аның үз эшенә тагын да җаваплырак каравы, тагын да тырышыбрак эшләве кирәк. Талантлы һәм энергияле иптәшкә чын күңелдән ышанырга була. Ә хәзергә әле шунысы шатлыклы: Галимҗан Латыйп, шагыйрь буларак, тирән идеяле, күпчелек хәлдә югары художестволы шигырьләр яза. Аның шигырен укыганда, туган илебезгә, халкыбызга, бөек партиябезгә булган мәхәббәтен сизәсен. Халкыбызның тыныч хезмәтен, анын коммунизм җиңүләре өчен көрәшен зурлый ул. Шушы хезмәткә, бөек җиңүләргә рухландыручы сөекле юлбашчыбыз Сталинга дан җырлый ул. «Сталин — һәркемнең өмете, Бәхете, кояшы, туганы. Ул безнең беренче кандидат, Сайлыйбыз сөенеп без аны!» («Сталин — беренче кандидат») 3