Логотип Казан Утлары
Публицистика

АГУЛЫ КАЛӘМНӘР



 Нью-Йорк. Бишенче авенюның газета киоскысында урта яшьләрдәге бер кеше басып тора. Ул үзенең карлыккан тавышы белән яныннан узучыларны йөдәтеп бетерә: — Газеталар килде, газеталар! «Уорлд телеграмм», «Геральд три- бюн», «Сан». Якалыклар белән танышыгыз: штатлар тарихында күрелмәгән коточкыч янгын! Меңнәрчә кеше янып үлгән! Мистер Гаррида зур бал! Бандит хатыннарны үлемгә хөкем иткәннәр! Яңа газеталар алыгыз! Ике центыгызны кызганмагыз! Кешеләр, киоск янында тукталып, әле типография буявы да кибеп өлгермәгән, күпереп торган газеталар алалар, ләкин юньләп укымыйлар: баш мәкаләгә күз дә салмыйлар, юмористик рәсемнәрне күреп, кеткелдәп көләләр, рекламаларны карыйлар, аннары, ничек эләкте шулай бөгәрләп, кесәләренә тыгалар да үз юлларында булалар. Америкалылар, гомумән, газета укырга өйрәнмәгәннәр. Алар мәкаләләрнең башларын гына карыйлар. Шул җитә. Эре хәрефләр белән язылган яңгыравыклы, шаккатыргыч заголовокларда барысы да әйтелгән була, мәкаләнең үзендә исә тагын да ныграк күпертәләр, су коялар. Америка газеталары үзләрендә басылган шау-шулы заголовоклар, сару кайнаткыч әшәке рәсемнәр, шаккатыргыч хәбәрләр белән оятсыз рәвештә ялганлыйлар, шантаж ясыйлар,төрле интригалар коралар. Газета киоскысында торучы тыйнак сатучы (ул үзенең нинди бозык товар белән сату итүен бәлки белеп тә җиткермидер) ике центка кешеләрне туйганчы тыгындыра: газетада һәртөрле үтерүләр, алдаулар, алтын-көмеш ялтыравы һәм чишмәдәй аккан эчемлекләре белән дан. тоткан туйлар, моннан берәр сәгать кенә элек гөр килеп узган зур баллар турында хәбәр итәләр. Буржуаз газеталар көн саен, сәгать саен миллионлаган укучыларның аңына, әкренләп, сиздермәстән, бозыклык һәм аздыру пропагандасын тамызып торалар. Америка матбугатында баш әйләндергеч вакыйгалар бар нәрсәдән дә өстен санала, диләр. Бу чыннан да шулай. Әгәр дә Америка газеталарын күзәтеп барсаң, әллә болар бары тик сенсацияле уйдырмалар басып тарату өчен генә чыгарыламы икән, дип уйлыйсың. Әллә Америкада кеше үтерүләрдән, һәлакәтләрдән, шау-шулы суд процессларыннан һәм кешеләргә үлем җәзасы бирүдән башка вакыйгалар булмыймы икән?! Америка матбугаты һәрбер вакыйганы чиктән тыш үзгәртеп һәм бозып яктырта. Гади генә вакыйгалар тирәсендә бик күп уйдырмалар, гайбәтләр җыйный һәм шул пычракны бөтенләе белән газета битенә аудара. Газета чыгаручылар моны билгеле бер политик максаттан чыгып эшлиләр. Көн дә басылып торган сенсацияле вакыйгалар укучыларның, бигрәк тә яшьләрнең, эчке тойгыларын тупасландыра. Янадан-яңа җинаятьчеләрнең килеп чыгуына киң юл ача. Җу хәлендә Америка матбугаты җинаятьләр хроникасы булган авантюристик Голливуд фильмнарыннан бер ягы белән дә аерылмый. 
99 
 
А. М. Горький үзенең Америка турындагы очеркларында, моннан кырык биш ел элек үк, шушындый шау-шулар «җәмгыятьне миңгерәүләтә, аңа дөреслекне ишетергә ирек бирми»,— дип язды. «Зур җинаятьләр,— диде Горький,— чүп-чар эчендә күмелеп кала. Халык гипноз хәлендә тотыла. Аңа үзлегеннән уйларга вакыт бирелми, ул бары тик газеталарны гына ишетә». Теге яки бу политик вакыйгадан укучыларның фикерен читкә тартырга кирәк булганда, буржуаз матбугат газета битләрен сенсацияле хәбәрләр белән күмеп ташлый. Советлар Союзы һәм халык демократиясе илләрендәге вакыйгаларны — дөреслекне яктырту буржуаз газеталар өчен файдалы түгел. Алар тынычлыкны яклау хәрәкәтенең көннән-көн үсә, какшамаслык көчкә әверелә баруы турында язмыйлар, шулай ук Америка империализмының ерткычлыгын ачып сала торган фактлар турында да язмыйлар. Бу хәбәрләр дә алар өчен файдалы түгел. Бөтендөнья Тынычлык советының эшчәнлеге, тынычлык пакты төзү турындагы өндәмәгә имзалар җыю, Советлар Союзында барган гигант төзелешләр, халык демократиясе.ил- ләрендә ирешелгән уңышлар — бо- ларның барысын Америка матбугаты җинаятьләр турындагы арзанлы хәбәрләр белән томалап калдырырга азаплана. Алар безнең илебездә халык хуҗалыгын торгызу һәм үстерүнең дүртенче (сугыштан соң беренче) бишьеллык планының уңышлы үтәлүен, совет халкының яңа уңышларын дәшми калырга, яки бозып күрсәтергә тырышалар. Америка газеталары, берсеннән- бсрсе уздырып, яңадан-яңа уйдырмалар «иҗат» итәләр. Берсе, кемнең дә булса берәүнең серле үлеме турында язып чыга, икенчеләре, шуны эләктереп алып, көчәнә-көчәнә күпертәләр. Алар укучыларның аңын томалау өчен, көндәлек вакыйгаларны аңларга ирек бирмәс өчен бөтенесен дә эшлиләр. Америка матбугаты өчен типик булган бер генә мисалны алыйк. Бөек Ватан сугышы совет халкының тарихи җиңүе белән тәмамланды. Гитлер Германиясенә һәм Япониягә каршы сугышта катнашкан союздаш илләр сугыштан соңгы үзәк мәсьәлә — дөньяда тынычлык урнаштыру мәсьәләсен тикшерергә керештеләр. Англия, Америка империалистлары 
Германиянең язмышын билгесез хәлдә калдыру һәм аның бүлгәләнгән килеш яшә- вен дәвам иттерү ягында иделәр; алар Европада һәм Азиядә милита- ристик-реваншистик көчләрне саклап калырга тырышалар, АКШның үзендә инфляция һәм эшсезлек көннән- көн үсә, куркынычрак төскә керә, Американың җитәкче даирәләре белән прогрессив көчләре арасында каршылыклар кискенләшә бара иде.. Халыкара хәл шундый киеренке политик вакыйгалар белән тулы бер чорда Америка газеталарында «искиткеч» хәбәр басылып чыкты: буржуаз матбугат ике отшельникның серле үлеме турында шаушу күтәрде. Нью-Йоркта, аерым йортта ялгыз гына яшәүче ике картның үле гәүдәсен тапканнар (башта йорт хуҗасы, соңыннан туганы). Тикшерү мәгълүматларына караганда, бу ике карт кырык ел буена үзләренең өеннән китмичә, гомер кичергәннәр һәм, ниһаять, табигый үлем белән үлгәннәр. Бөтен вакыйга шул. Америка матбугаты бу вакыйганы үзенең укучыларына ничек аңлатты соң? Газета битләрендә ике атнага якын сенсация өермәләре дулады. Беренче көнне эре хәрефләр белән басылган аншлагларда «Отшельник- ны үтергәннәр», «Отшельникның үле гәүдәсе табылган», дип шау-гөр килделәр. Полициянең ул мәетне ничек табуы турында бик җентекләп яздылар. Газеталар икенче көнне дә шул турыда баш ваттылар, үтерүчеләрне- табарга кирәк, ул йортта качып ятучы бүтән отшельниклар булырга тиеш, диделәр, «аларны эзләргә кирәк»,, «алар шундагы чүп-чар арасында яшеренгәннәрдер» дигән тәкъдимнәр кертелде, өченче көнне эш тагы да зурга китте: «Полицейскийлар отшельникларның йортларын астын- өскә китерәләр», «ялгызак иске йорттан серле чүп-чар актарыла», — «аламның кораллары да булуы ихтимал», — дип ду килделәр.  
100 
 
Укучыларның күңелен тәмам биләп алу нияте белән, бу вакыйга тирәсенә яңаданяңа уйдырмалар, имеш-мимешләр, берсеннән-берсе оятсызрак гайбәтләр өстәлә барды. Америка газеталары унунбиш көн буена халыкның башын катырдылар. Халыкара мәйдандагы һәм Американың үзендәге политик вакыйгаларга газета битләрендә урый бирелмәде. Америка матбугатында бик күп материаллар информация рәвешендә бирелә. Ялганлау һәм яла ягу өчен «объектив» информация формасы үтемлерәк, күрәсең. Америкадагы реакцион матбугатның лидеры «Нью-Йорк Таймс» газетасы Советлар Россиясендә гражданнар сугышы барган чорда «Петроград капитуляция ясады», дип алты тапкыр ялган хәбәр таратты. «Петроград көлгә әйләнде», «Петро- градта совет властена каршы бунт күтәрелде», дип күп тапкырлар провокация оештырып маташты. Хәтта икенче бөтендөнья сугышы вакытында — СССР белән АКШ союздаш илләр булып яшәгән чорда да «Нью-Йорк Таймс» безгә каршы дошманлык эше алып баруын туктатмады. Объектив информация сылтавы астында Америка газеталары, шашынып, иң явыз реакцион идеяләр тараталар. Америка буржуаз матбугаты хәзер сугыш уты кабызучыларның рупорына әверелде. Ул бөтен дөньяга хаким булыр өчен саташкан Уоллстрит планнарының мөнәҗәтчесе хезмәтен үти. Эзлекле рәвештә тынычлык политикасын үткәреп килүче Советлар Союзына һәм халык демократиясе илләренә каршы, тынычлык өчен көрәш батырларына каршы, Кореяда һәм Кытайда Америка империалистларының җинаятьле агрессиясенә чик куюны таләп итүчеләргә каршы Америка газеталарының һәм радиосының карлыгакарлыга акыруы котырган бүреләр улашуын хәтерләтә. Америка матбугаты доллар хуҗасының бәйдәге эте иде һәм ул шулай булып кала да. Бу матбугат кешеләрнең аңнарын черек пропаганда агуы белән томалый, Америка монополистларыннан мәгълүм алтмыш семьяның хакимлеген һәртөрле ялганнар һәм яла ягулар белән ныгытырга, һич югында, беразга булса да озайтырга тырыша. Ул «Америкага каршы эшчәнлекне тикшерү» комиссиясенең 
буйсындырылган коралы рәвешендә прогрессив оешмаларга һәм гражданнарга иң кабахәт рәвештә яла яга, коткы тарата, бер дә чирканып тормыйча, пычрак ата, һәртөрле кабахәтлекләрне эшли. «Минем Американы ачуым» дигән әсәрендә В. Маяковский болай диде: «Газеталарны трестлар чыгара; трестлар һәм трестларның башлыклары рекламалар бирүче универсаль магазиннарның хуҗаларына сатылганнар. Газеталар бөтенләе белән шундый нык һәм кыйммәт бәягә сатылганнар ки, шуңа күрә Америка матбугаты сатылмый торган матбугат санала. Бер мәртәбә сатылган журналистны кабат сатып алырга акча җитәмени». Буржуаз җәмгыятьнең төп хуҗасы — реклама бастыручы эре буржуазия. Газеталардагы информацияләр реклама бастыручыларга туры- дан-туры бәйле. Чынында буржуаз газеталар һәм журналлар банк хуҗалары һәм капиталистик промышленность хуҗалары тарафыннан чыгарылалар, журналистлар матбугат арйылы үз хуҗаларының карашларын чагылдыралар. Буржуаз газеталарның сатлык булулары турында журналистлар үзләре дә икърар итәләр. Ләкин алар үз хуҗаларына хезмәт итәргә мәҗбүр ителгәннәр. Аларның кайберләре әрнеп, эчләреннән ләгънәт укый- укый эпГлиләр, кайберләре, кыргый җәнлеккә өсләтелгән бурзай этләр кебек, үз хуҗаларына ярарга тырышалар. Америка журналисты Джордж Сельдес Америка матбугатының коточкыч сатлык булуы турында язды. Джордж Сельдес 18 яшьлек вакытында, журналда репортер булып эшләгәндә, газетада күп еллар эшләгән мистер Игл белән очрашуын болай сурәтли: — Беләсезме бу нинди профессия? — диде мистер Игл, — фахи- шәлекбу, җинаять бу. Газетачы — әнчек ул, сөйрәлчек хатын ул... Әгәр 


 
дә бу эштә калсагыз, менә кем булырсыз... — Сез нәрсә инде, мистер, Игл... — Тыңлагыз әле, энекәш,—диде ул ачынып, — әгәр дә сез тормыш алып бару өчен акча табарга теләсәгез, башка эшләр белән шөгыльләнегез. Ул чакта сез... намуслырак хезмәт белән мал табарсыз, ә биредә сез жулик эшлеклеләр өчен, банкирларның жуликлыгы, трамвай компанияләренең жуликлыгы, магазин хуҗаларының жуликлыгы өчен хезмәт итәчәксез. — Мин бит «Лидер» редакциясенә — халык газетасына килдем, — дип каршы төштем, — мин бит «Га- зетт Таймс»ка китмәдем. — Мин сезне юләр дип уйламаган идем, — диде Игл, — сез шыр тиле икәнсез. Сез моны аңларсыз әле. Газета ахмакларны эзли, аңа бер төркем юләр энтузиастлар кирәк! Америка журналистының китабыннан алынган шушы сүзләрдә буржуаз матбугатка бик дөрес бәя бирелгән. Хәзерге заман буржуаз матбугат череп таркалуның соңгы баскычына төште. Ул 
вөждан һәм ышаныч белән ачыктан-ачык сәүдә итә. Американың газета редакцияләре һәм нәшриятлары капиталның яшерен агентларына, шпионнар һәм үтерүчеләр притонына әверелде. Буржуаз матбугат кешелекнең явыз дошманы ул. А. Жданов, моннан биш ел элек, буржуаз матбугатның череп таркалуын күрсәтеп, совет язучылары алдына сугышчан бурыч куйды: «Империалистлар, аларның идея ялчылары, аларның язучылары һәм журналистлары, аларның политиклары һәм дипломатлары безнең илебезгә төрлечә пычрак ташларга, аны бозып күрсәтергә, социализмга яла ягарга маташалар. Мондый шартларда совет әдәбиятының бурычы безнең совет культурасына һәм социализмга ясала торган бу кабахәт яла ягуларга һәм һөҗүмнәргә каршы ударга удар белән җавап бирүдән генә түгел, бәлки таркалу һәм черү хәлендә булган буржуаз культураны кыю рәвештә камчылаудан һәм аңа һөҗүм итүдән гыйбарәт».