Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШЬ ГОРЬКИЙНЫҢ «САФ СӘНГАТЬ» ТЕОРИЯСЕНӘ КАРШЫ КӨРӘШЕ

ЯШЬ ГОРЬКИЙНЫҢ «САФ СӘНГАТЬ» ТЕОРИЯСЕНӘ КАРШЫ КӨРӘШЕ

Е.КОЛЕСНИКОВА


Горький үзенең әдәби эшчәнлеген рус пролетариаты тарихка килгән елларда башлады. Яшь Горькийның идея һәм иҗади эзләнүләрендә революциянең якын һәм котылгысыз булуын аңлау ята. Горький 1894 елда, Белинский, Чернышевский, Добролюбовларның алдынгы рус революцион-демократик эстетикаларының иң яхшы традицияләрен дәвам итүче һәм шул ук вакытта рус эстетика фикеренең яңа чорын башлаучы новатор булып, күтәрелеп чыкты. Пролетариатның революцион-азатлык хәрәкәтенең өлгергән бурычларына җавап бирә торган яңа эстетик концепцияне эзләгәндә, Горький Марксның, философлар моңа кадәр дөньяны аңлатып килделәр, ә бурыч — аны үзгәртү, дигән тезисыннан чыгып эш итте. Горькийның 90 нчы еллардагы эстетик карашларын аңлатканда, аның «Бер шагыйрь турында» исемле, Казанның «Волжский вестник» газетасында беренче мәртәбә басылган (29 июнь 1894 ел, № 163) философик-аллегорик хикәясен читләтеп узып булмый. Бу хикәя Горькийның башлангыч философик-эстетик позициясен яктыртуда зур урын алып тора. Яна революцион эстетиканың раслануы «саф сәнгать» һәм «саф лирика» теориясен тәнкыйть итү белән аерылгысыз бәйләнгән. Хикәянең үзәк образы — саф җанлы, яшәү өчен көрәштә әле тупасланып өлгермәгән нечкә күңелле шагыйрь. Бу образ чын шагыйрьдә нинди сыйфатлар булырга тиешлекне күрсәтә. Горький, хәерчелектә яшәп, мохтаҗлыктан арына алмый үлүче шагыйрь образына яңа эчтәлек салган. «Бер шагыйрь бар иде. Бер юл да язмыйча һәм шунлыктан кешеләрне ачыктан-ачык яки яшерен мыскыллау, данга омтылу — кешеләрне яраттыра торган изгелекне агулау кебек нәрсәләрнең берсе белән дә үзенең саф җанын пычратмыйча, мохтаҗлыктан үлде». Горький куйган положение ачыг шагыйрь гаҗәп намуслы булганга һәм үзенә зур таләпчәнлек беләз килгәнгә күрә бер юл да язмаган. Шагыйрь яшәү хакы өчен кискен көрәш барган бер шәһәрнең читендә чарлакта яши. Үзен чолгап алган тормыштан риза булмау аркасында ул хыялында башка шәһәрләр, башка кешеләр тудыра. Шагыйрь күзәтә торган шәһәр ул уйлаган бәхеткә ирешү өчен кирәкле тормыш белән яшәми. Менә шуңа күрә шагыйрь үзен «кешеләргә чын бәхет юлыя күрсәтергә, тормыш караңгылыгыа үзенең илһам нуры белән яктыртырга, кешеләр йөрәгендәге бозык теләкләр сөремен үзенең нервлар сүле белән юып төшерергә чакырылган кеше» итеп сизә. Шагыйрьнең идея һәм эстетика программасы сәнгатьтә билгеле бер агымнарны гәүдәләндерүче өч муза белән сүз көрәштерүдә ачыла. Горький бу художество алымын шагыйрь образын тулыландыру һәй үзенең эстетик карашларын киңрәк ачу өчен куллана. Беренче муза яклаган «саф сәнгать» теориясе ачы тәнкыйть уты астына алына. «Бары тик сайланган һәм саф күңел белән генә чын матурлыкны аңлап була...— ди беренче муза,—мин матурлыкка хезмәт итәм, ә бу исә гасырлар да, мең еллар да җимерә алмый торган бөек хакыйкать». «Кояшка кара әле,— ди муза шагыйрьгә,— кояш гел яшь һәм үзенең нуры төшкән барлык җирне дә ачык яктырта, аның өчен яхшылык та, явызлык та юк... Менә бу объективлык дип атала, менә монда җир йөзендә була ала торган бөек тугрылык». Шул рәвешчә, җанлы тормыш таләпләренә ваемыз карау, салкын объективизм, яхшылык һәм явызлыкка битараф булу бөек тугрылык итеп бирелә. Беренче муза шагыйрьгә болай ди: «Мин бит матурлыкка хезмәт итәм һәм явызлыкның күп очракта яхшылыктан матуррак икәнен беләм. Әгәр дә инде яхшылык та явызлык кебек үк таралган булса, соңгысы синең теләгән әйберең булыр иде, дип уйлыйм». Тормыш рәхәтеннән симергән хаким сыйныфларның назлы, нечкә тойгылы субъективизмы шуңа алып бара ки, тормышта бик сирәк очрый торган әйберләрнең дә әллә нидә берсе генә, аның начармы, әйбәтме икәненә игътибар итмәстән, матур һәм мавыктыргыч дип таныла. Дөньяда пычрак белән явызлык— табигый һәм законлы күренеш булып санала. Беренче муза сүзләре буенча, тормышның чыганаклары пычрак һәм болганчык. «Тормыш елга кебек, — ди ул, — тик аның чыганаклары болганчык, чөнки алар җир астыннан чыгалар, сулары җир өстеннән ага. Тормыш чыганакларын чистартырга телисеңме? Күккә күчер син аларны». Саф сәнгать вәкилләренең дөньяга карашларында дуализм шулай исбат ителә. Яшь Горький бу теориянең декадентларсимволистлар поэзиясенә җирлек хәзерләвен күрсәтә. Беренче муза, гәрчә ул үзенең бердәнбер бурычы итеп матурлыкка хезмәт итүне куйса да, «саф сәнгать» иҗатының тормыш алдында көчсез булып калуын танырга мәҗбүр. «Сихерләүчән рәвештә кайгылы матурлыкны бары тик сайланган һәм саф күңел белән генә тулаем аңлап булганны син беләсең. Ул, матурлык, тормышны шатланып карарлык нәфис, якты чәчәкләргә әйләндерә алмаганга һәм аны йомшарта алмаганга кайгылы». Гасырлар да, мең еллар да җимерә алмый торган матурлыкны бөек хакыйкать, дип раслаучы муза дөньяның гомер буе үзгәрешсез торуын нигезләргә тырыша. Шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп, ул болай ди: «... Син тормышны беләсең, кешеләрне беләсең, бөек Вольфганг җырлаган вакыттан һәм аннан да элгәрерәк вакыттан алып бар нәрсәнең үзгәрешсез калуын да беләсең». Биредә «бөек Вольфган г»ны искә алу очраклы түгел. Романтик традицияне саклап килүче, «саф сәнгать»не яклаучылар (Фет, Майков, Полонский, А. К. Толстой) реакцион философик-поэтик идеализм яктылыгында аңлатып килен- гән Гётене үзләренең байракларына язарга тырыштылар. Буржуаз дворян әдәбиятында декадентлар-символистлар агымы барлыкка килү уңае белән 90 нчы елларда Гёте культы яңадан әдәбиятка кайтарыла, бу юлы Гёте тудырган романтик образ тагын да субъективлаша, мистиканың һәм романтизмның тагын да тупасрак чагылышы булып әверелә. «Бөек Вольфганг»ны искә алу яшь Горькийның әдәбият белән танышлыгы никадәр киң булуын, дөнья әдәбияты мирасын үткен тәнкыйть аша кабул итүен күрсәтә. «Саф сәнгать» теориясе вәкилләренең Гёте иҗатын нинди идея яктылыгында аңлатуларын Горький яхшы төшенә. Горький хикәясендәге шагыйрь «кышкы кояш нурлары кебек» салкын сүзле беренче муза белән, әлбәттә, дуслаша алмый. Кайгы белән шатлыкны, яхшы белән яманны аермый торган сәнгатьне шагыйрь нәфрәт белән кире кага. Анын фикере буенча, эстетиканың этикадан аерылуы буржуаз җәмгыятьтә кешенең ваклануыннан, бүлгәләнүеннән һәм чайкалуыннан килеп чыга. Биредә фикер белән хис, сүз белән эш органик бәйләнмәгән. «Фикерләү җитәр, яңадан хис итәргә өйрәнергә кирәк, — ди шагыйрь. — Тормышта бөтен хисләр юк, чөнки бернәрсә дә бөтен түгел. Акылның көчле сугуы белән бөтенесе ватылган, какшатылган, кешенең энә кебек очлы, елан чокырыдай тирән акылы тормыш табагына чамадан тыш күп агу койды. Карасана. тормышта акыллылар ни чаклы, ә бөек җаннар бармы, күрсәт миңа, бармы?» Төгәл кешенең — көрәшченең рухи матурлыгын хисләренең, уйларының һәм хәрәкәтенең бөеклеге характерлый. Шагыйрь халыкның азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшкә багышланган тормышны гына матур тормыш, дип таный. Яшь Горький эстетиканы һәм моральне революцион демократлар күтәреп чыккан иҗтимагый-политик мәсьәләләр белән бәйли. Хикәянең герое кешеләрнең күзләрен ачу һәм аларга чын бәхет юлын күрсәтү турында хыяллана. Дөрес, бәхет проблемасы шагыйрь тарафыннан моральэтик планда хәл ителә, ләкин шунысы әһәмиятле, кешеләрне «уйлар һәм хәрәкәт бөеклегенә» өйрәтүне, тар мещан бәхетлелеге белән канәгатьләнеп ятмыйча, җәмгыятьне үзгәртү өчен көрәшкә чакыруны шагыйрь үзенең төп бурычы итеп карый. Шулай итеп, шагыйрьнең беренче муза белән очрашуы «саф сәнгать» теориясен фаш итеп кенә калмый, автор идея программасының да принципиаль положениеләрен ача. «Саф лирика» һәм аның тормышка мөнәсәбәтен тәнкыйть итү өчен хикәягә кертелгән икенче музаның да әһәмияте аз түгел. Икенче муза шагыйрьгә мөрәҗәгать итеп болай ди: «Минем сүзләрем аныкы кебек үк гади, җиңел, ягымлы һәм матур... Алар күзләрне иркәләүче йомшак күләгәләр, җанны тирбәлдерүче татлы хыяллар белән тулы көньяк төнендәге диңгез дулкыннарымы!, җылы музыкасы булып яңгырыйлар...» Икенче муза, беренче муза кебек, матурлыкка хезмәт итүне түгел, бәлки ягымлы, җылы, матур сүзләр белән кешеләрнең күңелләрен биләп алуны үзенең бурычы итеп куя. «Мин кызганам. Мин рухландырам. Минем сүзләрем кайвакыт, алтыннан ясалган энә кебек, очлы булалар; йөрәккә кадалып, аны хәсрәт белән сызланырга мәҗбүр итәләр. Мин алар белән күз яше түктерәм, бәхетле көлдерәм, — тормыштагы яхшылыкны кешеләрнең исләренә тө- шерәм... Тупаслыкны йомшартаи мин, яхшылык турында хыялланырга мәҗбүр итәм... Иң кирәклесе шул — мәхәббәт уята ал». Саф лириканың бурычы — кызгану һәм рухландыру, тормыш тупаслыгын йомшарту, кешеләргә мәхәббәт һәм аларның кайгыларын уртаклашу 80—90 нчы елларда вак буржуа народниклары интеллигенциясе арасында популярлык казанган С. Я. Надсон тарафыннан куелган иде. Ул, «саф лирика»ның иҗтимагый аңга тәэсире бик аз, «саф лирика» көрәшче сыйфатларын формалаштыруга ярдәм итми, дип саный. Шагыйрь икенче музага катгый рәвештә каршы килә — «Хыяллану — бу әле яшәү түгел... Ах, мәхәббәт— ярдәм итү түгел! Мәхәббәт һәм тупаслыкларны йомшарту гына аз: нәфрәтләнергә һәм батыр булырга кирәк. Бөтен нәрсә шуңа кайтып кала: үзеңне онытмыйча, башкаларны истә тот, түбәнлеккә төшмичә, югары күтәр». «Саф лирика»ны фаш итү бик вакытлы һәм әһәмиятле иде. Горький яшьләрнең Надсон поэзиясе белән соклануларына, аның төшенкелек белән сугарылган якларын тәнкыйтьсез кабул итүләренә борчылды. Философик һәм социаль пессимизм, пассив гуманизмны җырлаучы, азап чигүне «мәңгелек матурлык бәйләме» итеп күтәргән Надсон поэзиясе радикаль народниклар хәрәкәте авыр кризис кичергән елларда, идея тотрыксызлыгы һәм чайкалу обстановкасында формалашты. Бу поэзия бөек революцион демократлар поэзиясеннән кул селтәгән либераль народник интеллигенция тарафыннан күтәреп алынды. «Саф лирика» теориясе социаль каршылыкларны килештерергә тырышты һәм саф сәнгать теориясе белән кушылды. Фет һәм Надсон традицияләрен декадентлар-симво- листлар агымы вәкилләре эләктереп алдылар. Яшь Горькийның сәнгатькә карашын ачыклау өчен өченче муза — сатирик поэзия музасының да әһәмияте зур. Өченче муза җәмгыятьнең яхшылыкка өндәү юлы белән үсәчәгенә ышанмый. Аның коралы — кимсетү, мыскыллау, камчылау. Ул горурлык белән: «Минем сүзләрем камчы кебек, шайтан таягы энәләре кебек. Кешеләрне үстерүгә килгәндә, бернәрсә дә камчылауга җитми», — ди. Өченче муза шагыйрьгә Джонатан Свифт юлыннан барырга тәкъдим итә: «Аны тагын бер мәртәбә утлы шелтәләр, агулы намус уколлары аша уздырып карыйк әле. Джонатан Свифттан көчле булып булырмы, тикшереп карыйк». Свифтны искә алу бик урынлы. XVIII гасырдагы Англиянең аристократиясен һәм буржуазиясен, алар хакимлек иткән иҗтимагый- политик стройны камчылаган бөек сатирикның иҗаты XVIII — XIX йөз дөнья әдәбиятына гаять зур йогынты ясый. Свифтның нәфрәт сатирасы белән тулы, кыю, тирән иҗаты Горькийны бик нык үзенә тарта. Өченче муза юкка гына «утлы шелтәләр» һәм «агулы уколлар» турында сөйләми. Өченче муза, башында Свифт һәм Салтыков-Щедрин торган әдәби агым вәкиле, шагыйрьгә кешелекнең рухы белән җитәкләү кебек гаять зур җаваплылык йөкләнгәнне искәртә. Тормышка актив йогынты ясый торган прогрессив әдәбиятка үзе таләпләр куйган шагыйрь өчен, өч муза белән сүз көрәштергәннән соң, барысы да ачыкланып кала: «кешеләр белән мөнәсәбәттә ычкына торган хаталарны үз җаваплылыгына алу аның көченнән килми, бернәрсә дә эзсез югалмый, кешеләрнең инде хаталардан башы әйләнгән, ялган өйрәтүләр һәм өндәүләр бары бәхетсезлек кенә тудыралар. Бәхетсезлекләр тормышта шулкадәр күп, бөтен тормыш тоташ бәхетсезлеккә ошап калган». Шагыйрь образы хикәянең финалында трагик хәлдә бирелә: «һәм шул вакыт ул үзенең каләмнәрен сындырып ташлады, кәгазьләрен утка якты. Кабатлап әйтәм: каләмнәрен сындырып ташлады һәм кәгазьләрен утка якты, ә аннан соң кешеләр өчен һәм аларга булган мәхәббәтеннән сызланып, үзенең көчсезлеген аңлау кайгысыннан, ярсудан үлде». Бу трагик финалның социаль һәм тарихи мотивировкасы бар: сыйнфый каршылыклар белән тулы эксплуататорлар җәмгыяте шартларында намуслы кешегә — үз талантын «тормышның хуҗаларына» сатмаган илһамлы шагыйрьгә яшәү һәм иҗат итү мөмкин түгел. Горький хикәянең бу финал өлешендә үзенең авторлык йөзен һәм позициясен күрсәтә, шагыйрь вакыйгасы аның үзе тарафыннан уйлап чыгарылган булуын әйтә: «Хәзер бөтенесен сөйләп биргәч, мин инде танырга тиешмен, моңа охшаган берни дә булганы юк. Әгәр дә мондый һәм моңа охшаган берәр нәрсә булса, тормышта уйланмыйча эшләнгән теорияләр, урынсыз шелтәләр азрак булыр иде, сөйли белгән һәркем мин өйрәтә һәм киңәш бирә алам, күрсәтә һәм шелтәли алам дигән булып тормышны чүпләмәс иде. Тормыш аның катнашыннан башка да җитәрлек чүпләнгән». Өйрәтү һәм киңәш бирү, күрсәтү һәм шелтәләү, үгетләү һәм фаш итү өчен, илһамлы сүз белән иҗтимагый аң уяту өчен үзеңә һәм үзеңнең вөҗданыңа гаять зур таләпләр куярга кирәк. Шагыйрь яки язучының дөньяга карашы ачык, хисләре вакланмаган, бөтен булырга тиеш. Ул кешеләргә ярдәм итәргә һәм аларга бәхетнең чын юлын күрсәтергә атлыгып торсын. Горький күрсәтүенчә, шагыйрь «үзен һәм үзенең юлын аңласын, аннан соң гына үз сүзен әйтергә батырчылык итсен. Сүз кыска, гади, ут кебек кайнар һәм чын күңелдән әйтелгән булырга тиеш... Тормышта ялган арттыру һәм кешеләрне саташтыруга караганда, укытучы булырга яраксыз, өстәвенә күп вакыт саф булмаган ашыгыч теләкне җиңеп, берни дә дәшми үлү яхшырак. Менә шул...» Шулай итеп, чын шагыйрьнең иҗат чыганагы данга омтылу түгел, ә кешеләргә бәхетнең чын юлын күрсәтү, тормышны үзгәртергә, аны кешеләр рухына ятышлы итәргә омтылу булырга тиеш. Халык белән бер сафта атламаган, революцион-азатлык хәрәкәте бурычлары югарылыгында тормаган шагыйрь үзенең җәмгыятьтәге бөек миссиясен аклый алмаячак — яшь Горький моны яхшы аңлый. һәм Горький башлап язучы буларак, үзе дә өстенә алган җаваплылык турында бик нык уйлана. Горький «икеләнүләр чиксезлеген» җиңеп, кыю рәвештә язучы-революционер булып китте, иҗатын үз чорының иң актуаль темаларын хәл итүгә багышлады. Горький үзенең эстетик программасын «Бер шагыйрь турында» хикәясендәге төп героеның сүзләре белән билгеләде: «Батырлык кирәк, батырлык! Барысын да кузгата, тетрәтеп алга этәрә, чаң суккандагы кебек яңгырый торган сүзләр кирәк». Бу юллар 90 нчы елларда җәелеп киткән эшчеләр хәрәкәтенен үсеше белән аерылгысыз бәйләнгән яшь пролетариат әдәбиятының идеалын чагылдыралар. 1900 елның январенда Горький Чеховка: «Дөрестән дә героизмга ихтыяҗлык заманы туды,— дип язды. — Беләсезме, барысы да тормышка охшамаган, аннан яхшырак, матуррак булган ниндидер кузгаткыч, якты әйбер телиләр...» Чернышевскийдан соң Горькийга кадәр һичкем шундый ачык һәм кыю рәвештә «сәнгать сәнгать өченә теориясен кире какканы юк иде әле. Горький алдынгы сәнгатьнең халыкчанлыгын һәм югары идеялелеген нигезләде. Ул «сәнгать сәнгать өчен» теориясе эпигоннарына капма- каршы буларак, халык интересларына һәм революция эшенә хезмәт итә торган сәнгать өчен, иң алдынгы һәм революцион рус әдәбияты өчен көрәште. Вульгар материалистларга һәм мещан шагыйрьләргә — өскорманың актив ролен танымаучы, җәмгыять үсешен стихияле күренеш итеп караучы лирикларга каршы чыгып, Горький, сәнгать революциягә хезмәт итүче гаять зур актив көч булырга тиеш, дип өйрәтте. Горький кабахәт чынбарлык белән, аның «кургаш пычраклыгы» белән килешмәскә, бәлки тормышны нигездән үзгәртү өчен актив көрәш алып барырга чакырды. Яшь Горькийның эстетикасы — яңа революцион эстетика. Анда «кайнар теләк белән тормыш төзүгә» керешкән революционер, художник, фикер иясенең йөрәк тавышы ишетелә.