Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКЫТУЧЫ ҺӘМ ЯЗУЧЫ

ЗЫЯ МАНСУР

УКЫТУЧЫ ҺӘМ ЯЗУЧЫ

Көне буе урамда малайлар белән уйнаганнан соң, өйгә кайтып кердем. Өй гадәттәгечә җыйнак. Түрдәге өстәл янында миңа таныш булмаган бер абый утыра. Ул таза гына гәүдәле, ак чырайлы. Минем оялып кына исәнләшүемне һәм шунда ук чигенеп мич артына посуымны күреп калды.

— Фатыйма апа, бусы да синең улыңмы? Волостьтан килгән һәрбер кеше диярлек бездә туктала торган булгач. бу абыйны да мин «берәр эш белән вакытлыча гына килгән кешедер» дип уйладым. Ләкин алан булып чыкмады.

— Безнең авылга укытучы булып килгән ул, безнең өйдә торачак,— диде миңа абыем.

Бу 1927 нче елның көзе иде. Укулар башланды. Мин дә укырга кердем. Укытучының исеме Кәшфи, фамилиясе Басыйров. әтисенең исеме Хәбир булып чыкты. Ул 1906 нчы елда элекке Уфа губернасы, Бәләбәй өязе (хәзер Баш- кортстан АССР, Бәләбәй районы) Мәтәүбаш авылында туган. 11 яшеннән алып укый башлаган. Бәләбәйдә педагогия техникумын тәмамлаган. Шуннан соң безгә — Башкортстан АССР, Дүртөйле районы, Җитемәк авылына — укытучы булып килгән. Без ана бик тиз ияләштек, үзебезнең туган абыебыз кебек күреп йөри башладык. Дәрестән соң еш кына ул безне җыеп я су буена, я урманга, я кырга алып чыга, кыска гына кызыклы хикәяләр, шигырьләр укый, үзенең күргәнбелгәннәрен сөйли, төрле уеннар оештыра иде. Безнең укытучыбыз дәрестә дә, дәрестән тыш та бездә тугап илгә мәхәббәт тойгылары уята, безне туган илнең лаеклы уллары, кызлары булырга өйрәтә иде. 1928 нче елның көзендә ул бездән китте. Аннан соң шул ук Башкортстан АССР Яркәй авылында, аннан Татарстанга күчеп, Кукмара районында укытучылык иткән. 1932— 33 нче елларда Казанда педагогия институтында укыган һәм совправо институтының рабфагында завуч булып эшләгән. 1933 нче елның көзендә безгә «Совет әдәбияты» журналының 2—3 нче саннары килде. Журналны актарып утырганда, минем абыем:

— Туктагыз әле, монда таныш фамилия бар бит, карагыз әле — К. Басыйров. Бездә торган укытучы абый да Басыйров иде бит, исеме Кәшфи иде...

Журнал ай саен, ел саен килә тора һәм К. Басыйров имзасы белән бастырылган хикәяләр дә күренә башладылар. «Ат № 17—3», «Ликвидаторлар», «Танышлар», «Секретарь», «Күрше хатыны шаша», «Көзге юллар буйлап», «Данлыклы китап турында» һәм башка кайбер хикәяләр басылдылар. Аларның авторы чыннан да безнең укытучыбыз — Кәшфи Басыйров иде. К. Басыйров гади, тыйнак һәм ягымлы, шул ук вакытта, хезмәт сөючән кеше иде. Шуны да әйтергә кирәк, Кәшфи Басыйров балаларга коммунистик тәрбия бирү белән бергә, халык арасында киң күләмдә культура-агарту эшләре дә алып бара. Шул чорда авылда алып барган эше турында К. Басыйров, «Укытучы» исемле кулъязмасында тирән дулкынлану белән яза. Аның бу «Укытучы» повесте үз вакытында Шәриф Камал тарафыннан рецензияләнгән һәм шул рецензия нигезендә, автор аны төзәтү өстендә эшләгән. Аның күпчелек хикәяләре 1930 — 40 нчы еллардагы авыл тормышын чагылдыралар, авыл халкының колхозларны большевистик итү өчен көрәшен, авылның яңа төс алуын, колхозчыларның көннән-көн мулрак тормышка күчә баруларын күрсәтәләр. Шулай ук һәр хикәясендә диярлек һәм «Укытучы» повестенда язучы укытучыларның авылда зур көч икәнлеге турында сөйли. Укытучыларның хезмәтенә бик югары бәя бирә. К. Басыйровның әдәби теле (кайбер кимчелекләрен искә алмаганда) җиңел һәм күңелле. Үзенең әсәрләрендә ул халык иҗатын бик оста һәм урынлы куллана белә. К. Басыйров иҗатында аның рус классикларыннан, бигрәк тә А. П. Чеховтан өйрәнүе сизелә. Берничә хикәясен укып чыгу белән, Басыйровта укучыны дулкынландырырлык итеп язу көче, туктаусыз үсеп килә торган талант барлыгын күрәсең; ул киләчәккә кыю һәм ышаныч белән карый. Аның иҗатында иң характерлы момент булып, һәрбер әсәрендә диярлек туып килә торган яңа кеше образын чагылдыру тора. Мисал өчен аның 1933 нче елда «Совет әдәбияты» журналында басылган «Ат № 17 — 3» исемле хикәясен алып карыйк. Колхозчы кыз Гыйльминең бик яратып бәйли торган кызыл чуар яулыгы була. Авыл халкы Гыйльмине шул яулыкны бәйләгән килеш күрергә өйрәнгән. Ләкин бер көнне Гыйльми икенче яулык бәйләп чыга һәм берничә көн рәттән халык аны яңа яулык белән күрә. Күп кенә кешеләр аптырый башлыйлар. «Кая булды икән теге яулыгы?» «Теге» яулыгы бик матур иде...» «Нигә аны бәйләми ул?» Шундый сорауларга бирелеп йөргәндә, колхозчылар кызның кадерле, бик кадерле булган яулыгын колхозның яраланган бер аты аягында күрәләр. Әйе, Гыйльми үзенең яулыгын икегә ярып, ат аягына перевязка ясаган... Биредә язучы авыл кешесенең җәмгыять интересын үз интересларыннан — шәхси интерестан өстен күрә башлавын чагылдыра. Яшь язучы өчен бу сыйфатны үз вакытында тотып ала белү һәм художестволы итеп бирә алуы бик уңай һәм шатлыклы хәл дип карарга кирәк, әлбәттә. 

Гомумән Кәшфи Басыйров үзе дә, аның әсәрләрендәге геройлар да алдан күрә белә торган, ашкынулы, яши белә торган яхшы күңелле кешеләр. Аның «Көзге юллар буйлап» исемле хикәясе әле кичә генә язган әсәр кебек яңгырый. Мондый әсәрләре аның аз түгел. Аның егермегә якын оригиналь әсәре басылып чыккан. Кәшфи Басыйров тәрҗемә өлкәсендә аеруча зур эш күрсәткән кеше. Короленконың, Чеховның татар телендә чыккан күп кенә хикәяләре, Валентин Катаевның «Мин хезмәт халкы улы», Гогольнең «Үле җан- нар»ы, һәм башка бик күп әсәрләр К. Басыйров тәрҗемәсендә чыгарылганнар. Шулай ук К. Басыйров Лермонтовның «Безнең заман героен» тәрҗемә иткән. С. Фәйзуллин иптәш, «Үле җаннар» тәрҗемәсенә һәм Кәшфи Басыйровның иҗатына гомумән югары бәя биреп, 1947 нче елда болай язды: «Әгәр аның (К. Басыйровның) бөтен эшләгән эше тик «Үле җаннар» тәрҗемәсе генә булса иде, ул барыбер шулай ук күренекле урын алырга хаклы булыр иде».

VII

Әйе, Басыйров тәрҗемәләре бик уңышлы тәрҗемәләр. Аларны укыгаңда оригиналь әсәр укыган кебек укыйсың. Аларның кат-кат басылулары да югары сыйфатлы тәрҗемәләр икәнен күрсәтеп торалар. Кәшфи Басыйров 1943 нче елның 16 нчы январенда Бөек Ватан сугышында туган илебез азатлыгы өчен фашизмга каршы көрәштә батырларча һәлак булды. Әйе, ул үз вакытында бик яхшы укытучы, ялкынлы оештыручы, колхозлашу чорында актив көрәшүче иде. Ул Совет чынбарлыгын чагылдыра белүче язучы да булды һәм совет патриоты буларак, ул актык сулышына кадәр Ватан өчен, халык бәхете өчен көрәшеп килде.