СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘДӘБИ ОСТАЗЫ
КАВИ НӘҖМИ
СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫНЫҢ ӘДӘБИ ОСТАЗЫ
Гәрчә мин Горький өлкәсендә тусам да, элекке Нижний Новгород губернасы соңыннан аның исеме белән аталачак бөек язучыны кайчан да булса очратырмын дип башыма да китерми идем. Әгәр дә безнең , Россиядә яшәгән барлык халыкларның иксез-чиксез иҗат энергиясенә иркен юл ачкан Бөек Октябрь социалистик революциясе минем гомер юлымда туры килмәсә, мин, гомумән, язучыда була алмас идем. Алексей Максимович исемен мин беренче тапкыр халык шагыйребез Габдулла Тукайның Лев Толстой үлеменә багышланган мәкаләсендә очраттым. Тукай, барлык Россия халыклары өчен гаять зур югалту булган бу үлемне бик авыр кичереп, бары тик рус классик әдәбиятының даһи варисы Максим Горькийга карап кына, аның исән-сау иҗат итүен уйлап кына, юаныч тапты. Шулай булуы бик мөмкин, нәкъ әнә шул кайгылы көннәрдә, татар шагыйренең бөек Толстой гәүдәсе каршында әйткән соңгы — саубуллашу сүзләре тәэсире астында, минем йөрәгемдә, бәлки беренче тапкыр, үземнең уйларымны, тойгыларымны образлы, дулкынландыргыч сүз белән әйтеп бирү теләге тугандыр... Ләкин мин ул вакытта яңарак укый-язарга өйрәнеп килгән һәм барлык башка яшүсмер эшчеләр белән берлектә ирексез тормыш каторгасына хөкем ителгән яшьләрдән берсе идем. Халык тарафыннан танылган бик көчле талантлар да минем күз алдымда һәлак булган ул заманда, язучы булам дип, хыялланырга миңа мөмкин идемени?.. Татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукай әнә шул шартларда вакытсыз һәлак булган бөек талант иде. Мин хәзер дә әле Максим Горькийның Сергеев-Ценскийга Тукайның үлүен хәбәр иткән хатын тыныч кына укый алмыйм: «Сез үгетчеләр художникларның бугазыннан тоталар дип зарлананасыз. Бу һәрвакыт шулай булып килде. Бу дөнья художниклар өчен түгел,— анда аларга һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз булды,— шуңар күрә аларның роле мактаулырак та һәм батыррак та. Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, Казан бөтенләй яңа, социалистик шәһәр үсте. Зур матбугат йорты, рус һәм татар театрлары, яңа мәктәпләр, стадионнар, парклар, СССР Фәннәр академиясенең филиалы, институтлар, Ленин музее, Горький һәм Шәриф Камал музейлары белән бизәлгән, бик күп яңа заводлар, күп этажлы матур йортлар салынган бу шәһәрдә яшәве дә, эшләве дә бик күңелле. Максим Горький, моннан егерме өч ел элек Казанга килгәч, Октябрьдан соңгы беренче ун ел эчендә туарга өлгергән яңалыкларны, уңышларны күреп, сокланган иде. Ә ул ун елның зур гына өлешен без Англия-Америка һәм башка илләрнең интервентларына каршы, алар акчасына ялланган ак гвардия, милләтче буржуазия, кулак бандаларына каршы авыр сугыш шартларында үткәргән идек бит. Шулай ук безгә ул сугышларның һәм 1921 елдагы ачлыкның авыр яраларын төзәтү өчен дә шактый вакыт бирергә туры килде. Шуңар карамастан, яңа тормыш үрентеләре бик тиз үстеләр һәм 1928 елда Казанга килгән бөек язучы Максим Горький, социализмның беренче уңышлары турында канәгатьләнү тойгысы белән, чын күңелдән куанып, болай диде:
— ««Минем университетларым» китабында минем биредә, Казанда, ничек яшәвем турында сөйләнә. Чынында исә мин Казанда минем әсәрләремдә язылганга караганда күбрәк ачы минутлар кичердем. Ләкин яхшысыз яман булмый. Бүген инде миңа Казандагы барлык кичергәннәрем өчен йөз өлеше белән түләнде... Элек мин алар турында хыяллана гына алган кешеләр хәзер инде яшиләр, эшлиләр, сөйләшәләр, бөек эшләрне иҗат итәләр... Сез үз хезмәтегезнең бәклеген үзегез сизмисез, чөнки сез аны көн саен эшләп торасыз. Сезнең ихтыяр белән дөнья үзгәртелеп корыла, сезнең ихтыярыгыз кешелекнең алга китүенә комачаулый торган барлык киртәләрне бетерәчәк». Максим Горький белән очрашу безнең барыбызда да бик көчле тәэсир калдырды. Эссе, кояшлы көн иде. Устьедагы дебаркадерга «Урицкий» исемле пароход килеп туктады. Яр буе меңнән һәм ул, безнең барыбызны да берьюлы кочакларга теләгәндәй, кулларын киң җәеп күрешә:
— Исәнмесез, дусларым! Мин биредә татар язучылары белән очрашуыма бик шатмын. Очрашкан минутта ук ул безне җентекләп өйрәнергә кереште. Безнең яңа китапларыбыз турында, татар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен русчага тәрҗемә иттерү турында сораштыра башлады. Ул безгә тормышны тирәнтен, төрле яклап өйрәнергә, тугандаш совет республикаларына барып кайтырга, кешеләрнең тормышларында, аңнарында булган үзгәрешләрне художество чаралары белән сурәтләргә киңәш бирде. Без әнә шулай һәркемгә, башлап язучыларга да, тәҗрибәле художникларга да, русларга да, татарларга да бертигез ярдәм күрсәтә белүче, барысы турында да кайгыртучы, барысына да өлгерүче, сизгер, зирәк әдәби остаз белән очрашу шатлыгыннан үзебезне чиксез бәхетле кешеләр итеп сиздек. Даһи юлбашчыларыбызның, Ленин һәм Сталинның якын дусы булган Горький безнең барыбыз өчен дә туган атабыз кебек кадерле, сөекле булып китте. Безнең барлык иҗат эшләребезгә аның таләпчән һәм ягымлы күз карашы һәрвакыт төбәлгән төсле тоела иде. Без аңар кайбер әсәрләребезне ул Казанда чакта ук русчага тәрҗемә итеп тапшырдык. Ул аларны бик җитди игътибар белән укыды. Уңышлырак урыннарны очраткан саен аның күзләрендә куану тойгысы балкып китә, ә инде эшләнеп җитмәгән әсәр туры килсә, анык куе кашлары җыерылалар, йөзе кырыслана төшә һәм аның тавышында да безнең теге яки бу уңышсызлык өчен борчылу тойгысы яңгырый иде.
— Тормыш тәҗрибәсен күбрәк тупларга кирәк сезгә,— дип башлый иде ул мондый вакытта сүзен.
— Һәр яктан белемле кеше булырга кирәк. Шулай сөйләшеп утырган вакытта, ул бездән кемнең кайларда булуын сораштырды һәм үзенең ярты Россияне диярлек җәяү гизгән чакларын искә төшерде.
— Сез бер урында гына йомылып утырмагыз. Йөрегез. Дөнья күрегез!—диде ул. һәм без Максим Горькийның тәкъдиме буенча, ул төзегән маршрут буйлап, 1929 елда татар совет язучыларының иҗат экскурсиясен оештырдык. Егерме кешелек бу экскурсиягә Шәриф Камал, Һади Такташ, Гадел Кутуй кебек күренекле язучылар җитәкчелек иттеләр. Волга, Каспий, Кара диңгез буйларын, Азербайҗан, Грузия, Украина Совет республикаларын гизеп, туган илебезнең башкаласы Москвага килгәч, без тагын Максим Горький белән очраштык. Бу тарихи очрашуны Һади Такташ «Киләчәккә хатлар» поэмасында бик җанлы итеп күз алдына бастыра:
— Берчакны без шулай Горький белән
Бер мәҗлестә бергә утырдык,
Әллә ничек аның сул ягына
Туры килде минем урындык...
Горький — безнең чорның зур әдибе,
Аның даны Бөтен планетага таралган.
Ә мин үземне бер бик кечкенә
Кеше итеп сиздем аңардан...
Башта аның белән сөйләр өчен
Зур гакыллы сүзләр эзләдем,
Тирләп беттем...
Ә соңыннан инде түзмәдем.
Башта булган гади уйлар белән
Башлап алып киттем сүземне,
Ә бераздан яхшы ук акыллы бер
Кеше итеп сиздем үземне!..
Максим Горький экскурсиянең ничек үтүе, кайларда нинди яңалыкларны күрүебез, экскурсия вакытында туган яңа темалар, иҗат планнарыбыз белән бик нык кызыксынды. Бу экскурсиядән һәм Горький белән очрашудан соң без тагын да җитдирәк эшләргә, зуррак күләмле әсәрләр язарга тотындык. Максим Горькийның шул очрашуларда әйткән киңәшләрен истә тотып, татар совет язучылары тормышны заводларга, колхозларга, Совет Армиясе частьларына, яңа төзелешләргә барып өйрәнә башладылар. Шәриф Камалның Бондюг заводына, Һади Такташның Донбасска иҗат командировкаларына барулары шул юлдагы беренче адым иде. Аннан соңгы елларда да Алексей
Максимович татар совет әдәбиятының барышын якыннан күзәтеп, безгә һәрвакыт ярдәм күрсәтеп торды. Ул безне гади сүзләр белән, ачык аңлаешлы итеп язарга өйрәтте. «Татар поэзиясенең һәм прозасының көчле чәчәк атуын бик нык телим,— ди иде ул.— Ләкин моңар әдәбият бурычларына бик җитди караш белән генә ирешергә мөмкин». Мин Алексей Максимовичның миңа, иҗат эшләремнең иң кыен чакларында, үзенең көчен һәм вакытын кызганмыйча, минем кимчелекләремне педагогларча тикшереп, аерым уңышларым турында дәртләндергеч сүз әйтеп, ярдәмгә килүен гомерем буе иң самими рәхмәт белән күңелемдә саклаячакмын. Моннан унҗиде еллар элек «Язгы җилләр» романының башкачарак планда иң беренче сызыклары, күренешләре кәгазь өстенә төшә башлаган көннәрдә, мин тагын Алексей Максимович янына бардым. Москвадан машина белән ике сәгатьлек ераклыктагы дачасында мин аңар башымда туып килгән китапның темасын, сюжетын сөйләп чыктым һәм кайбер главаларның русча тәрҗемәләре белән таныштырдым. Ул минем, уйлар һәм тойгылар тартышы эчендә, азап белән яралып килгән әсәрнең аерым кисәкләрен бик дикъкать белән тыңлады, минем үз иҗат көчемә ышанычымны ныгыту өчең булса кирәк, берничә җылы сүз әйтте, ә аннан соң, уртак бер артельнең эше турында сөйләгән төсле, минем һәрбер кимчелегем өчен чын күңелдән борчылып, шулардай котылу чарасын бергәләшеп эзләргә тотынды. Ул чагында әле мин үземнең романда Казан фабрикантларына, купецларына, аерым образлар төсендә урын бирү турында уйламаган идем. Горький моны аңлап алгач та, башын чайкап, миңа сорау бирде:
— Ничек итеп сез шундый әсәрне буржуйлардан башка гына ерып чыгарга уйлыйсыз? Ул чагында безнең бу китапта сыйнфый көрәш рәтләп күренмәячәк бит? һәм ул Казан буржуазиясе арасыннан үзе күреп белгән купең һәм фабрикантларның портретларын шунда ук, беседа барышында, җанлы штрихлар беләк күз алдыма бастырып сөйли башлады. Соңыннан, тимерче Мостафа белән фабрикант Вәлишинның бәрелешүен сурәтләп, «Язгы җилләр» романының хәзер инде укучыларга билгеле главаларын язган чагымда, миңа Алексей Максимович һаман әле янымда утырадыр төсле, һәм үзенең үткен акылы белән миңа тормышны тагын да яктырак, көчлерәк, җанлырак итеп сурәтләргә булышадыр төсле тоелды. Максим Горький барлык совет язучыларына үзенең бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән, үзенең героик тормышы белән Ленин — Сталин эшенә, халыклар арасындагы тынычлык һәм дуслык эшенә чын күңелдән бирелгәнлеге белән иң югары үрнәк күрсәтте. Ул безгә дөньядагы иң алдынгы, иң идеяле, совет әдәбиятыбызны коммунизм чорына лаеклы яңадан-яңа әсәрләр белән баета бару юлларың өйрәтте.