СОВЕТ СОЛДАТЫНЫҢ ЯЗМАЛАРЫ
ХӘНИФ НИГЪМӘТУЛЛИН
СОВЕТ СОЛДАТЫНЫҢ ЯЗМАЛАРЫ
Бөтен җир йөзен яшәрткән, бөтен тереклек дөньясын уяткан ямьле май ае. Тәрәзәмнән ап-ак чәчәк аткан алмагачлар күренә. Тәрәзә пыяласы арасында ялгышлык белән килеп кергән бал корты кубыз уйный. Бакчадан балаларның шат тавышлары ишетелә. Алар җырлыйлар, көләләр. Күрше йорт түбәсендә күгәрченнәр гөрли. Зәңгәр күк йөзендә, төшәргә күл эзләгәнсыман, ак болыт кисәкләре айкалып йөри. Алар, эрүдән курыккандай, кояшка якын килмиләр. Кояш, үзенең бөтен яме белән балкып, җиргә нур, җылылык сибә. Кояшлы юллардан машиналар чаба, кояшлы кырларда меңләгән, миллионлаган колхозчылар эшли. Күп тә үтмәс, аларның тырыш куллары белән эшкәртелгән киң кырларда игеннәр дулкынлана башлар. Әйе, ямь-яшел урман полосалары арасында алтын бодайлар салмак кына тибрәнер. Аннары комбайннар килер...
Әле яңа гына радиода коммунизм төзелешләре — Куйбышев гидро-узелы, Сталинград, Каховка гидростанцияләре, Волга — Дон, Аму-Дәрья каналлары турында бик матур музыкаль монтаж бирделәр. Минем уйларыма канат чыккандай булды. Мин үземнең иртәгәге көнемне, якын киләчәгемне күрдем. Барлык яраларымның әрнүләре, сызлаулары онытылды. Мин киң итеп сулыш алдым. Шундый дөньяда яшәве нинди күңелле! Ләкин... Мин газетаның соңгы битен ачам. Коллык богауларын ташлаган Кытай өстендә Америка самолётлары оча. Тыныч хезмәт белән яшәүче кытай халкы өстенә — зәңгәрсу дөге кырларына бомбалар ява. Корея, батыр Корея ут эчендә! АмерикаАнглия империалистлары анда нинди генә кабахәтлекләр эшләмиләр! Үз илендә үзе теләгәнчә яшәргә, Америка-Англия империалистларына кол булмаска омтылулары өчен генә киселгән һәм урам ташлары өстенә урта гасырлардагыча тезелеп куелган кеше башларына, алар артында авызларына папирос кабып, масаеп басып торган Трумэн, Черчилль юлбасарларына карыйм. Агулы снарядлар белән атарга приказ биргән, хәрби пленныйларда иң әшәке бактерияләрне сынаудан туктамагыз дип акырган, гаепсез негрларны электр урындыкларга утырткан, явыз максатлы пактлар төзеп, Германиядә яңадан фашизмны аякка бастырып йөргән Уолл-стрит ерткычлары турында укыйм... йөрәгем ачы нәфрәт белән тула.
— Иптәшләр, болар шундый ук фашистлар бит, болар үлем чәчеп йөрүче, бәйдән ычкынган котырган этләр бит, аларны авызлыклагыз! — дип, бөтен дөньяга кычкырасым килә. Мин советлар иленең гади бер кешесе, ләкин бөтен дөньядагы тынычлык сөюче кешеләргә, бигрәк тә яшьләргә мөрәҗәгать итәргә минем хакым бар, дип уйлыйм. Әйе, хакым бар, дусларым!
Бөек Ватан сугышы беткәнгә менә алты ел инде. Ә мин әле һаман да фашист кабахәтләрдән алган яраларымнан газап чигәм. Атналар, айлар, еллар буенча минем миемә эрегән кургаш коеп торалар шикелле. Моның никадәр газаплы икәнен аңлаган кешеләр минем яңа сугыш уты кабызучыларга булган көйдергеч нәфрәтемне дә аңларлар.
— Авызлыклагыз ул сугыш чукмарларын!—дип, йөрәк каным белән язасым килә минем. Без, совет кешеләре, тынычлык яклы, һәм без бөтен жирдә тынычлык булуын телибез, шуның өчен көрәшәбез. Бөек Сталин — безнең байрак йөртүчебез. Менә шул изге максаттан чыгып, мин башымнан үткәннәрне сөйләп бирергә булдым.
I. ТУГАН ИЛЕБЕЗ ӨЧЕН
Бөек Ватан сугышы башланганда мина уналты яшь иде. Сугышның беренче көненнән үк Туган илне фашистлардан сакларга китәсем килде. Мине алмадылар. Военкоматларга йөрүдән эш чыкмагач, үзем кебек үк иптәшем Виктор Лебедев белән Москвага, Оборона Комитетына хат яздык. Аннан җавап килде, ләкин без көткәнчә түгел. Яшебез кечкенә! Хәрәкәттәге Армиягә мин бөек Сталинград сугышларыннан сон, Совет Армиясе Днепр аръягында бөтен фронт буйлап һөҗүм итеп барган чагында эләктем. Дошман кача иде. Безнең часть һаман алга бара. Бер урында землянкалар казып урнашабыз, ике-өч көннән тагын яңа урынга! Дустым Саша Шешов, шаяртып:
— Бу темплар белән барсак, май бәйрәменә Берлинда булабыз,— диде. Тиз-тиз җыенабыз һәм күзгә төртсәң күренмәслек көзге төндә походка чыгып китәбез. Берничә километр үтүгә юл урманга алып керә. Чыршы агачлары, безгә хәерле юл теләп, әкрен генә шаулашып калалар. Төн караңгылыгында алар да кара булып күренә. Әйтерсең, аларга да фашистлар кара кием киертеп калдырган. Приказда күрсәтелгән пунктка барып җиттек, ләкин безнең часть азат итәргә тиеш булган авылны инде кичтән үк азат иткәннәр. Фронт линиясе тагын ундүрт километрга алга сикергән. Украинаның соры күге декабрь башларында да салкын яңгырын коя, яңгырны ябалак кар алыштыра. Алар шулай, чиратлашып, безнең юлга аркылы төшмәкче булалар, ләкин безнең юлны бүлү мөмкин түгел инде. Кичә генә азат ителгән авыллар аша узабыз. Халык безне күптән көтелгән кадерле кунаклары кебек каршы ала, привалларга туктаганда өйләренә дәшәләр. Әгәр кермәсәң яки керергә ара булмаса, күз яшьләре белән үпкәләп озатып калалар. Без — халык армиясе! Бу тирәләрдә фрицлар авылларны алдан ук талап бетергән булсалар да, артык җимерә алмаганнар. Күрәсең, өйләргә ут төртеп йөрүгә караганда, ашыгычрак эшләре — аяк киенәселәре булган. Юл буйларында гитлерчыларның эшләре кызу булганлыгын сөйли торган шаһитлар аунап ята: мотор өлеше шартлатылган, руле җимерелгән өр-яңа автомашиналар, тәгәрмәчләре янган кара мотоцикллар, канауга төшеп ватылган тягачлар. Бензин савытларының исәбе-хисабы юк. Алга барган саен тун тавышлары ачыграк ишетелә, ара-тирә тонык кына нәрсәдер гөрселдәп куя — безнең самолётлар фашистларның тылына алып барган күчтәнәчләрен бушаталар иде бугай.
Полк разведкасы моннан җиде километрда Ивановка дигән авылда дошман барлыгын хәбәр итте. Взвод командиры кече лейтенант Беспалый безгә сынап карый. — Кызурак, егетләр, кызурак! Горизонтка кадәр бөтен нәрсә уч төбендә төсле күренә торган киң тигезлек. Еракта таулар зәңгәрләнеп күренә, тау өстендә күгелҗем урман. Астарак ниндидер бер авыл төтенләнеп утыра. Авылның януы — ул дошманның качу билгесе. Үзләренең көчсезлек ачуларын җирле халыктан кайтарып, алар өй саен ут төртеп йөриләр. Мин горизонтта яна торган авылларга карап барам. Аны һичкайчан онытмаслык итеп хәтеремдә калдырырга тырышам: фашизм ул — тыныч авылларның януы. Онытма! Онытма! Көнчыгыштан кара болытлар куерып киләләр. Салкын җил колакларны чеметеп үтте. Тагын яңгыр катыш ябалак кар ява башлады, ара-тирә бозлар да күренгәли. Болганчык диңгез суына ошаган болытлар түбәннән генә узалар, әгәр бездә, автоматлар урынына штыклы винтовкалар булса, болытлар штык очына эләгеп ертылырлар иде шикелле. Тигез генә агылган соры болыт пәрдәсен ертып, ике немец самолеты килеп чыкты һәм, чеби алырга җыенган тилгәннәр кебек, әле болытлар артына яшеренеп, әле яңадан килеп чыгып, баш түбәсендә әйләнә башладылар. Без тезмәгә таралып барабыз. «Миссер»ларда эре бомбалар булмый, бу һава пиратлары вак бомбаларын да күптән бетергәндер инде. Ләкин алар һаман безнең өстә әйләнәләр. Моторның үкергән тавышы еракка китеп югала, ул да булмый, яңадан баш очында улый башлый. Комбат, күзәтү максаты белән очалар дип, һөҗүмгә баруыбызны сиздермәс өчен аларга атуны катгый рәвештә тыйды. Кинәт бер «миссер», башкаларыннан аерылып, җиргә төшә башлады һәм бездән ике йөз метрлар чамасында гына утырды. Без самолёт янына йөгереп барганда, очучы кабинадан чыгарга азаплана иде.
— Руки вверх! Безгә сәерсенеп карап торганнан соң, канатка басып торган очучы кулларын күтәрде, әллә курыкканга, әллә туңганга үзе көзге яфрак кебек дерелди. Соңыннан моның сере ачылды. Очучы, үзе төшкән территорияне, кичәге мәгълүматлар буенча, үз территориясе дип белгән, шунлыктан баштарак безгә сәерсенеп карап торган икән. Алда, сырт өстендә Ивановканың ат сарайлары күренде. Автоматымны кысып тоттым, күңелемә ни өчендер таныш җыр килде.
Вставай, страна, огромная,
Вставай на смертный бой,
С фашистской силой темною,
С проклятою ордой.
Шушы җырны җырлап,
Орехово-Зуево урамнарыннан соңгы мәртәбә үткәндә, халык безне туктап тыңлап калган иде. Бүгенгедәй хәтеремдә, таякка таянган ак сакаллы бер бабай, башыннан бүреген салып, юл кырыена баскан иде. Хәзер дә әле ул бабай чал чәчләрен җилфердәтеп күз каршымда тора. Аның күз карашлары, «син сынатмассыңмы соң, улым» дигән кебек, миңа төбәлгәннәр. Тезмәгә таралган иптәшләремә күз салам. Барысының да йөзләре кырыс, күзләре алга төбәлгән. Аларның зур-зур итеп салмак кына атлауларында ниндидер тәвәккәллек сизелә. Бөкрәя-бөкрәя барып, ат сарайлары урнашкан сыртка менеп җиттек. Аста, үзәнлектә, Ивановка җәелеп ята. Авылны урталай бүлеп ниндидер киң елга ага. Урта бер җирдә кызыл кирпечтән салынган ике этажлы тегермәне тора. Бәрәңге бакчалары артыннан ук урман башланып китә. Тынлык. Сугыш алдындагы алдаучан, шомлы тынлык. Кинәт пулемет үкерә башлады. Пулялар баш түбәсеннән кигәвеннәр кебек безелдәп узалар, колак төбеннән пуля сызгырып үткән саен, сискәнеп китеп, як-якка карыйсың. Иске фронтовикларның тыныч йөзләрен, тыныч хәрәкәтләрен күргәч, син дә әкренләп ияләнә, тынычлана башлыйсың. Мин алдымдагы яңгыр суы җыелып торган чокырга яттым да, агач артларыннан күренеп-күренеп китә торган яшькелт фигураларга ата башладым. Тезмә буенча команда тапшырдылар:
— Короткими перебежками, вперед! Ивановканың бакча артларына төшеп, авылга бәреп керәбез. Биредә ике як та сукыр: гитлерчылар безне, без аларны күрә алмыйбыз. Безнең полкның икенче батальоны дошманны чолгап алу нияте белән Ивановканың икенче башыннан бәреп керә. Чолгап алынудан коты чыккан дошман, караңгылык баса башлаган авылга унбер-унике урынга ут төртеп, чыгып сыза. Күп тә үтми, тегермән шартлый, кирпеч ватыклары баш түбәсеннән сызгырып узалар. Кибән хәтле ут һавага сикерә. Тирә-як яп-якты булып китә. Тоткарланып торган су, буасы җимерелгәч, шундый каты шаулап агарга тотынды, без аннан шактый ерак торсак та, бер-беребезнең тавышын ишетә алмый башладык. Авылдан чыгып, якында гына ныгыган дошман янмый калган өйләргә яндыргыч пулялар, яндыргыч снарядлар яудыра. Берәр сәгатьтән соң аларның барлык ут көче безнең өскә ява иде. Снарядлар улап-сызгырып очалар һәм каядыр, авыл артына төшеп ярылалар. Үзәкне өзә торган тавыш белән сызгырып, миналар төшә һәм ут давылы төн буе туктамый. Бүген көн чалт аяз һәм салкынлыгы ягыннан кышкы суык көннәрдән бер дә ким түгел. Кичтән төшкән чык иртәгесен басудагы камылларга бәс булып туңган һәм күз күреме җирләрне ап-ак иткән. Ашыкмыйча гына горизонттан югары үрмәли торган кояштан салават күпере төсле алсу-яшькелт багана күтәрелгән. Ике якта да, кояштан бертигез ераклыкта, аның иминлеген саклаган сакчылар кебек, тагын шундый ук баганалар басып торалар. Әллә шуңа инде бүген кояшка карап та булмый, күз чагыла һәм яшьләнә иде. Югары күтәрелгән саен кояш бу баганаларны эретеп, элекке алсу төсләрен үзенә кире суырып ала һәм, саран гына булса да, җылылыгын арттыра иде. Төш вакытларына көннең җылылыгы Украинаның озакка сузыла торган көзе өчен канәгатьләнерлек иде инде. Мин, сугышчан чыныгу алып, сигез тапкыр сугышка кердем, сигез авылны азат итүдә катнаштым, окоп стенасына баш куеп, автоматны кочаклап черем итеп алуның тәмен татыдым, тәмәкене юан итеп төрә башладым; очраклы пуляларга артык игътибар итмәдем. Кичерешләре елга тиңләрлек бу көннәрдә сугышта гына була торган нык солдат дуслыгы безне бер-беребезгә аерылгысыз итеп бәйләде. Взвод командирының связное Иван Дронов белән дуслаштым. Ул ике мәртәбә яраланып госпитальләрдә яткан, шактый тәҗрибә тупларга өлгергән. 1923 елда туган, комсомолец. Куе сары кашлары, сипкелле киң йөзендә утыра торган чөенке борыны аны бер дә ямьсезләми, ләкин бит сугышта кешенең матурлыгына карап түгел, батырлыгына карап бәя бирәләр. Аның күкрәгендәге ике Кызыл Йолдыз ордены бер «Батырлык өчен» медале балкый. Минем яна дустымны бөтен взвод ярата, взвод командиры Беспалый да ярата. Ике-өч җиргә ут ягып, ашарга пешереп утыра идек, рота командиры яныннан кайтып килешли, Дронов туктады. Юан итеп тәмәке төрде, кисәү башыннан ут алып ашыга-ашыга бер-ике мәртәбә суырып куйды.
Солдатлар аны кайсы чәй эчәргә, кайсы ботка ашарга кыстый башладылар.
— Әйдә, Ваня, безнең белән чәй эчәргә утыр, менә сиңа шикәрнең дә зур шакмагын куябыз.
— Юк, чәйне ашагач кына эчәләр бит аны. Әйдә, Ваня, башта ботка ашап карыйк әле, — дим мин.
— Юк, егетләр, рәхмәт. Әле генә ашаган идем, сез дә тизрәк кыймылдагыз, — һәм тиздән юлга чыгасын сиздерерлек итеп тагын бер-ике сүз әйтте. Бу сүзләрне ишеткәч, солдатлар ашыга башладылар. Ул үзе мине, бармагы белән ымлап, чакырып алды. Кырыйгарак киттек.
— Беләсеңме, дускай, без кая барабыз? «Тигр»ларга каршы!
— Чынлапмы?
— Полк разведкасы дошманның көчен белеп кайткан, миңа бер якташым сер итеп кенә сөйләде, ә сиңа дус итеп әйтәм һәм сүз чыкмас дип ышанам. Соңгы көннәрдә юллар бик бозылганлыктан, артиллерия пехота артыннан җитешә алмый. Дошман кача! Аны күздән югалтырга ярамый.
— Бәлки, кичкә артиллерия килеп тә җитәр. Үземнең танклар белән очрашканым булмагач, сугышта аларның никадәр куркыныч икәнен ишетеп кенә белә идем, Дроновның борчылуын күреп, мин дә борчыла башладым. Кояш түбәнгә тәгәри, юлы бик кыска икән аның. Тирән балкалар белән кискәләнгән басу өстеннән камыл ерып строй белән бара идек, тезмәгә таралырга команда булды. Аннары йөз метрдан артык ара үтмәдек, үр астыннан, кичке тынлыкны ярып, гөрелдәгән тавышлар ишетелде.
Ваня миңа «Син дә ишетәсеңме» дигән кебек карап алды.
Күп тә үтмәде, әкиятләрдә генә сөйләнә торган зур гөберле бакаларсыман танклар берәм-берәм сыртка үрмәләп менделәр һәм артларыннан килгән пехотаны көтеп алу өчен туктадылар. Алар барысы егермеләп, ләкин ара ерак булганлыктан, кичке эңгер-меңгердә нинди танклар икәнен белү кыен! Сугыш кырында танкларны беренче мәртәбә күрүем булгач, алардан күземне ала алмыйча, шак катып карап торам һәм, үзем дә сизмичә, һаман алга барам икән.
— Ятыгыз! Янымда иптәшләрем күп күренми. Артыма әйләнеп карасам, без дүртәү генә. Тезмәдән унөч-ундүрт метрлар алдарак ятабыз. Ваня тагын миңа, күптән күрмәгән шикелле карап торды да, кузгалган танкларны кычкырып санарга тотынды.
— Дүрт «тигр», унике авыр танк, калган дүртесе җиңел танклар. Танклар, кырны дер селкетеп, артларыннан килә торган пехотаны көтеп ала-ала, һаман якынаялар. Туктаган саен залп белән өч-дүрт мәртәбә аталар. Снарядлар безнең алга гына килеп төшәләр һәм, тимер стенага биллиард шарлары сипкән тавыш чыгарып, шартлыйлар. Сугыш кырын танк моторлары гүләве басып алды. Сары камыл белән капланган басу, ун-унбиш минут эчендә, кап-кара булып сукаланган җир төсенә керде. Танклар шулкадәр якынайдылар, аларга яхшы ышыкланып атакага килүче пехотаның исерек тавышлары аермачык ишетелә. Без җиргә ябышып ятабыз. Бу җирдән без бары тик алга барыр өчен генә күтәреләчәкбез. Чигенү юк! Өч йөз метрлар калгач, танклар, туктап, безнең өскә давыллы ут ачтылар. Аларга каршы минем белән янәшә яткан украин егете Залютко танкка каршы ата торган мылтыктан ата. Аткан саен мылтыгын сыйпый һәм күз иярмәс бер хәрәкәт белән мыек очын бөтереп куя. Икенче номеры аның хәрәкәтләрен кызыксынып күзәтеп тора һәм, үз «дядька»сына мондый ачулы чакларда эндәшергә ярамаганлыгын белеп, бер сүз дә әйтми.
— Я. я, килегез!—дип кычкыра Залютко.
Безнең артиллерия монда булса, дошман танклары болай масаеп йөри алмас, бәлки бөтенләй күренмәгән дә булырлар иде. Залютко тагын атып җибәрде. Уртада яны беләирәк борылып тора торган җиңел танкны ялкын чолгап алды. Күрәсең, Залютконың пулялары танкның бензин багына тигәннәр иде... Рота командиры лейтенант Волков, солдатларны дәртләндереп, ары баштан бире башка чабулап йөри. Аның пистолет тоткан кулыннан, сул як каш өстеннән туктаусыз кан ага, снаряд кыйпылчыгы шинель җиңен култык төбенә кадәр аерып төшергән; ләкин сугышчан ярсуга бирелгән командир боларның берсен дә сизми. Җилбәгә җибәргән шинель итәкләре лачын канатлары кебек як-якка каерыла.
— Молодец. Залютко! — дип кычкырды ротный һәм, пулялар яңгырына әһәмият бирмичә, безнең янга йөгереп килеп, Залютко белән янәшә ятты. Танклар артыннан дошманның пехотасы килеп чыкты һәм ут эчендә калган сыерлар кебек акыра-акыра атакага ташланды. Лейтенант Волков Залютко янында шинелен салып ташлады һәм пулемет янына шуышты. Пулемёт яныннан аның командасы ишетелде:
— Ут! Дошман пехотасы, безнең яктан көчәеп бара торган утка чыдый алмыйча, ятарга мәҗбүр булды. Немец танкларының тупларыннан чыккан төтен шәфәкъ нурлары фонында бөтен нәрсәне кызгылт томан эчендә күрсәтә. Ике яктан да атыш көчәя бара, дошман солдатларының акырулары, ыңгырашулары бөтенләй якында гына ишетелә. Үлем, салкын сулышы белән һәркемгә кагылып, я баш очыннан узып китә, я каршыга ук килеп төшә. Бер снаряд миннән уңдарак 6—7 метрлар чамасы алга төште. Минем башымнан яшен тизлеге белән бер уй үтеп китә: бер урынга ике снаряд төшми. Мин сикереп тордым да, теге снаряд чокырына йөгердем. Яткач як-якка каранам, ышанып җитмичә билемне капшап карыйм — көрәгем юк. Артыма әйләнеп карасам, снаряд нәкъ мин яткан урынга төшкән, көрәгем, икегә ярылып, туңган балчык кисәкләре белән бергә һавага очкан. Танклар, ягулык тутырылган сыекчалы бутылкалардан шүрләп, урыннарыннан кузгалмадылар, ә караңгы төшкәч, хәтта китә дә башладылар. Сугыш кырында бер якка янтаеп янган танк һәм фашист пехотасының яртысыннан артыгы ятып калды. Төн булгач та аннан ыңгырашу тавышлары ишетелеп торды. Каяндыр лейтенант Волков килеп чыкты, гимнастерка изүен чишеп җибәргән, үзе туктаусыз елмая. Ваня Дронов аның иңбашына пулялар белән тишкәләнеп беткән шинелен китереп салды.
— Ярый әле, иптәш лейтенант, бу шинель эчендә үзегез булмагансыз. Шаяртуга лейтенантның кәефе килде, ул берәм-берәм барыбызның да кулларын кысып чыкты.
— Молодцы, дусларым, сынатмадыгыз! Әйттем бит, алар безнең автоматлардан куркып качтылар. Ә Нигъмәтуллин иң алда иде. Күреп тордым. Сугышта алга барган — исән кала, куркакларча чигенгән — үлә. Төнлә дошман кулындагы бу авылны да азат иттек. Фрицлар төнлә безнең һөҗүмне көткәннәр иде, ахрысы, безнең «ура» тавышларын ишеткәч, бик тиз качтылар. Рәтләп каршылык күрсәтүче дә булмады. Ләкин эт этлеген итмәсә, эче күгәрә дигәндәй, фашистлар да үз этлекләрен итмичә китмәделәр. Алар авыл кырыйларындагы өйләргә ут төрттеләр. Ялкын телләре, акшарланган стеналарны ялап, салам түбәләргә үрмәли, җил белән дулкынлана. Без бөтен көчебез белән алга йөгерәбез...
Озын төн җир өстенә җәйгән кара канатын җыя, күк йөзе болытлы булса да, көнчыгыш әкренләп яктыра бара. Без һаман алга барабыз.
11
Таң вакытларында ук башланган буран кичкә таба тагын да көчлерәк уларга тотынды. Шул буран эчендә ике тәүлектән артык кайнар аш күрмәгән батальон, йомшак кар көртләрен ерып, һаман алга бара. Кешеләр аякларын көч-хәл белән сөйрәп атлыйлар, ике-өч адым узгач әйләнеп карасаң, инде эзең күмелгән була. Кар бөртекләре, өскә килеп кунуга эреп, комачау өстенә комачау арттыралар, аннан башка да авыр тоела торган шинельләрне тагын да авырайтып, аска тарталар. Котырган җил кашлак урыннардан карны куып алып китеп, үзәнлек урыннарга тутыра, ялангач калган җирдә көздән бирле басып тора торган чыдамлы әремнәргә, шайтан таякларына сугылып сызгыра. Җепшек кар биткә китереп бәрә, күренми торган бозлы инәләре белән чәнчи, керфекләргә ябышып күзне ачарга ирек бирми. Иптәшләрне күздән югалтмас эчен, бозланган керфекләреңне кул җылысы белән әледән-әле эретергә туры килә. Кайвакытларда җил немецларның тавышын да алып килә, димәк, сак булырга кирәк — дошман якын. Сай, ләкин киң чокырның ярына окоплар казып урнашканчы караңгы төште. Буран көчәйгәннән-көчәя бара, кардан ясалган фигуралар кебек кешеләрне төреп китә, һәр солдат җиргә тирәнрәк яшеренү өчен тырыша, ләкин юкка гына — туңган каты балчыкны сапёр көрәкләре белән чуку, инә белән кое казу кебек, ләкин кирәк булса, инә белән дә кое казыла икән. Окоплар казыла. Окопларга яшеренгәч, эш вакытында артык сизелмәгән өс киемнәренең юешлеге борчый башлады. Гимнастёркага аркылы үткән дым тәнне чиркандыра, киез итекләр бүртеп, аякны кысалар, куллар, кабарып, шешенгәннәр, бияләйләрне кисәң салып, салсаң киеп булмый. Өстәвенә тагын ашказаны үзенең бушлыгын искә төшерә. Гитлерчылар кулындагы дүрт йөз йортлы, урта мәктәпле Федоровка авылы безнең окоплардан күп булса сиксән метр булыр. Таң алдыннан безнең разведчиклар Федоровкадан немец карталары белән тулы планшет, ике офицер фуражкасы һәм бер китель алып кайттылар. Алар белән бергә Ваня да барган иде. Ул миңа дус итеп кенә, үзләре алып кайткан кыйммәтле мәгълүматлар турында сөйләде: немецлар окопларында сакчылар гына калдырып, үзләре төнгә авылга киткәнңәр, барысы да исерекләр, безнең борын төпләренә үк килеп урнашканны да сизмәгәннәр. Кышкы озын төн узды. Буран ачылып киткән вакытларда немец окопларындагы сакчыларның тырышып алга караганнары күренә.
— Атакага!
Солдатлар өчен бу приказ, юеш киемнәр белән салкын окопларда калтыранып утырудан артыграк. Дошман окопларына тавышсыз-тын- сыз гына якынайгач, сакчылар, безне күреп, авылга тая башладылар. Без дә калышмадык, аларның җилкәләрендә үк дип әйтерлек, авылга бәреп кердек. Тревога купты, хәзер бернинди саклык кирәкми иде инде. Яланбашлы бер фашист офицеры эчке киемнәрдән генә өйдән йөгереп чыкты да, пистолеттан ата-ата чабарга кереште. Ул ерак китә алмады, совет солдатларының пулясы аны куып җитте, ул кар эченә чалкан әйләнеп төште. Бүтән гитлерчылар кайсы ишектән, кайсы тәрәзәдән атылып чыгып, кулларына нәрсә эләкте шуны киеп, кар көртләренә бата-чума кача башладылар. Ләкин эш без уйлаганча ансат кына булып чыкмады. Авыл үзәгендә утыра торган акшарланган мәктәпнең икенче этаж тәрәзәсеннән пулемёт кургаш яңгыры сибә башлады. Тора-бара пулемётлар биш тәрәзәдән ата башладылар. Минем янымдагы Москва егете Девяткин егылды. Помкомвзвод Петухов берьюлы өч җирдән каты яраланып ауды. Ул арада безнең өскә миналар да ява башлады. Ваня Дронов нигәдер бик озак күренми, әллә ул да...
12
Бөтен кораллардан тәрәзәләргә атабыз. Бер пулемётный эшен бетердек. Ә дүртесе һаман котыра. Безнең солдатлар, көннең буранлы икәнен онытып, шинель каптырмаларын, телогрейка төймәләрен ычкындырып җибәргәннәр, кайсы пулеметтан, кайсы автоматтан ата. Безнең атака нәтиҗә бирми. Көчләрне яңа баштан туплар өчен бераз чигенергә дигән команда килә. Мин йорт янында ук яраланып егылган бер сугышчыны күрәм. Без чигенсәк, аны фашистлар пленга алуы мөмкин. Мин ут астында аңа таба шуышам. Ни күрим, бу минем якын дустым Саша Карпов. Сөйләшеп торырга да, ярасын бәйләргә дә вакыт юк. Мин аны аркама салам да, көчем җиткән кадәрле тизрәк, шуыша башлыйм. Дошман уты көчәйгән чакларда туктый-туктый, мең газаплар белән куркыныч урыннан чыгабыз. Ә санротага барып җиткәндә, мин аяктан егылырлык хәлдә идем. Кечкенә генә авыл өе. Яралылар, кайсы саташып, кайсы ыңгырашып, идәнгә җәйгән салам өстендә яталар. Өлгерлеге, җитезлеге белән батальонда даны чыккан тәбәнәк буйлы, кара күзле медсестра Катя барысына да җитешә. Яралылар арасыннан сикергәләп әле берсе, әле икенчесе янына бара, кайсын тәмле теле, иркә сүзе белән юатып, кайсына су биреп, маңгайларыннан сыйпап үтә. Яралылар һаман арта торалар. Түр тәрәзәләргә кар сырышкаклыктан, өй эче ярым караңгы. Сашаның ярасыннан бертуктаусыз кан агып тора. Катюша аны бер үзе генә бәйләмәкче булган иде, булдыра алмады. Бер урынга мамыкны калынрак куйса, кан икенче урыннан тибеп чыга тора. Кинәт Ваня Дроновның тавышын ишеттем.
— Иптәшләр, гитлерчылар безне чолгап алырга маташалар! Кинәт ишетелгән тавыштан сискәнеп, артыма борылып карасам, Ваня өйдә юк иде инде. Ул мине күрмәде булса кирәк. Мәктәптәге пулеметлар, атудан бераз туктап торганнан соң, утларын санрота урнашкан йортларның түбәләренә күчерделәр, өй түбәсенә ут капты. Ишекне ачтым, ләкин чыгарга туры килмәде, янымнан гына пулялар сызгырып узды. Төбенә хәтле ачык өйалды ишегеннән, күрше йорт артындагы көнбагыш сабагыннан үреп ясалган бәдрәфтән чыккан нечкә озын ялкынны күреп калырга өлгердем. Әйтерлек түгел — позициянең шәбен сайлаганнар. Кулын бәйләп муенына аскан бер лейтенант утырган җиреннән сикереп торды:
— Иптәшләр, беребезгә дә тереләтә бирелмәскә! Бу тавыш каушап калган кайбер иптәшләргә аңга килергә ярдәм итте. Пулялар тәрәзә пыялаларын тишеп керәләр, түбә дөрләп яна. Шулай ук барыбыз да тереләй янып бетәрбезме икән? Безнең өчен иң куркынычлысы бәдрәфтәге пулёмет. Әгәр ул тынса, түшәм янып ишелгәнче, чыгып өлгерәчәкбез. Мин, идәнгә ятып, бәдрәфкә автоматтан ут ачтым. Шул ук вакытта диярлек бер-бер артлы ике граната шартлады. Бәдрәфтәге пулемёт тынды. Йөри алганнар үз аяклары белән, йөри алмаганнарны күтәреп, барыбыз да өйдән чыктык һәм кар эченә яттык. Буран тагын да котыра төшкән. Атышлар бер көчәеп китә, бер басылып куя. Яннан гына трассирующий пулялар тезмәсе очып үтте. Саламга ышыкланып, бөкрәеп барам, автоматым сугышчан взводта, атлаган саен як-якка каранам. Кинәт туктап калдым. Бу бер генә секундлык югалу минем гомеремне өзә язды. Гитлерчы миннән алда атып җибәрде. Пулялар минем колак төбемнән сызгырып үтте. Мин дә аттым. Гитлерчы чәнчелеп төште.
13
Сугыш урамның икенче башына күчте. Гитлерчылар, авылны кулдан ычкындырмаска тырышып, һәрбер йортка теш-тырнаклары белән ябышып яттылар. Зурлыгы, биеклеге белән башкалардан аерылып торган мәктәп йортында утыручы гитлерчылар аеруча каты каршылык күрсәттеләр. Без аны өч сәгать штурмладык. Йортның бер ягында без, икенче ягында гитлерчылар иде. Биредә автоматларга эш юк, сүз гранаталарга бирелде. «РГД» һәм «лимонкалар» күзгә күренми торган дошман өстенә туктаусыз очып торалар, безнең өскә озын агач саплы «бәрәңге тукмаклары» төшә. Сугыш шундый кызды, хәтта барлык сугышчыларга да граната ату мөмкин түгел, бу эшне оста атучыларга тапшырып, калганнарына запал куеп торырга туры килде. Безнең гранаталар азая иде. Лейтенант Волков экономия ясау юлын күрсәтте. Ул өйнең теге ягыннан ыргытылган «тукмак»ны озын сабыннан эләктереп алды һәм кире үз якларына җибәрде. Берничә сугышчы, аңардан үрнәк алып, шулай ук «тукмаклар»ны кире тондыра башладылар. Якында шартлаган танк гранатасы кыйпылчыгыннан лейтенант Волков яраланды һәм, хәле китеп, кар өстенә утырды. Кичкә таба буран бераз басылды, йортлар ачыграк күренә башлады. Мәктәптәге пулеметлар утларын соңгы чиккә кадәр көчәйттеләр. Ләкин соң инде. Без мәктәп эченә керәбез һәм анда утырган фашист пулемётчыларын гранаталар белән өзгәләп ташлыйбыз. Немецлар авылны яндырдылар. Ут эченнән яна торган сыерларның кызганыч мөгрәүләре, кая барып бәрелергә белмәгән дуңгызларның ачы чинаулары ишетелә. Янып беткән өйләр җимерелеп төшәләр, утлы күмерләрне җил кар өстеннән тәгәрәтеп алып китә; очкыннар, бөтерелеп, һавага күтәреләләр дә, икенче урамнарга, янмый торган йортларның түбәләренә килеп төшәләр. Моның белән чагыштырганда, моңа хәтле күргән янгыннар бик кечкенә булып калдылар. Янгын сүрелә төшкәч, борыннарга тынны куыра торган ачы көек исе килеп бәрелде. Баштарак, янып үлгән маллар исе дип, артык әһәмият бирмәдек. Ләкин тереләй янган хайваннарның исе түгел, бу утта яндырылган кешеләр исе иде. Гитлерчылар үз яралыларын ут төртеп яндырганнар. Нинди явызлык, нинди кыргыйлык! Моны бары тик фашистлар гына эшли ала. Тар гына тәбәнәк землянканың уртасында немец бензин мичкәсеннән эшләнгән мичтә ялкын үрле-кырлы сикереп бии, ватык снаряд ящикларының коры такталарын ут ялмап ала. Тышта салкын буран дулый, землянка түбәсеннән чак кына чыгып торган калай трубаның авызына өреп, төтенне кире бәрә. Нарядтан буш солдатларның кайсылары салам өстенә җәелгән плащпалаткаларда, кулларын баш астына куеп, уйланып яталар, кайсылары кесәдә йөреп, таушалып, бармак эзләре төшеп беткән, ләкин туган ил җылысын, сөйгән ярларның какшамас ышаныч белән биргән вәгъдәләрен суытмый саклый торган хатларны кат-кат укыйлар. Күбесе, бәлки, хатка язылган сүзләрне яттан белә торганнардыр, шулай да хат күңелне һаман үзенә тартып тора, тәмәке кисетын яки шырпы эзләп кесәсенә тыгылганда, кулына хат килеп бәрелсә, солдат дөньясын онытып укырга ябыша. Хат солдатның көчен дә, мәхәббәтен дә, нәфрәтен дә арттыра ала торган сихри бер көч, ул солдат өчен шифалы дару булып хезмәт итә. Тышта буран котыруына кушылып, безнең пулемётлар аткалап куя, фашист пулемётларының коры ютәл белән азаплана торган картның тамак кыруына охшашлы тавышы ишетелә. Буран ишеккә корылган плащпалаткага да тынгылык бирми. Землянкада тынлык. Тик мичкә утын өстәүченең такталар сындырган, тимер кисәү хезмәтен үти торган ватык немец винтовкасының стволы мич стеналарына бәрелгән тавышы гына ишетелеп китә. Бу тынлыкны беркемнең дә бозасы, иптәшләрен хаттан килгән тәмле уйларыннан аерасы килми. Олырак яшьләрдәге бер солдат хаттан башын күтәрде, аны пөхтәләп кенә төреп куеп кесәсенә салып куйды. Ул хатыныннан килгән хат иде булса кирәк, чөнки солдатның йөзе бик уйчан иде. Кемдер сузып җырлап җибәрде:
В темной печурке бьется огонь,
На поленьях смола, как слеза...
Икенче солдат, шаярып, аңа каршы төште:
— Күрмисеңмени, мичтә утын түгел, коры такталар яна. Аларда смоланың эзе дә юк. Әйдәгез, минем яраткан җырымны җырлыйк,— һәм ул моңлы рус җырын сузып җибәрә:
Что стоишь, качаясь,
Тонкая рябина,
Голову склонила
До самого тына...
Җырның ике куплетын солдат ялгыз гына җырлады, калганнар, аның ягымлы нәфис тавышына сокланып, тыңлап утырдылар. Аннары бөтен землянка елга артындагы имәнгә сыену турында хыялланган миләшкә багышланган җырны күтәреп алды:
Как бы, мне, рябине,
К дубу перебраться...
Фронтка килгәннән бирле хаттан өзелмәсәм дә, соңгы вакытларда хат алганым юк иде. Бу моңлы җыр уйларымны еракта калган туган илемә — Татарстанга алып китте. Хәзер өйдә нишлиләр икән? Безне искә алучылар бармы икән? Эвакуация вакытында безгә килгән тетя Маня һаман да бездәме икән? Виктор кайда икән? Исәнме? Мин истәлекләргә чумам. Бер көнне төнлә мин басудан авылга кайттым, йокыга талган өйләрнең тәрәзә пыялаларында айның сыек нурлары чагыла иде. Авыл йокыга талган, бары безнең өйдә генә ут ялтырап күренә. Мөгаен, әнкәй эштән арып кайта торган улын кичке ашка көтә торгандыр. Менә мин кайтып керермен, күңелле итеп сөйләшә-сөйләшә ашап алырбыз да, аннан соң йокыга... Көне буе учма төшереп арыган беләкләреңне як-якка ташлап йоклавы нинди рәхәт булыр... Чү! Баскан урынымда кадакланган кебек, шып туктадым. Өйдән саңгырау гына ыңгырашкан һәм өзек-өзек саташып кычкырган тавышлар ишетелә. Күңелдән берсенберсе куып төрле уйлар узып китте, ләкин1 боларның берсенә дә ышанасы килми иде. Моны ничек дип аңларга белмичә, аптырап ишекне тарттым. Түрдәге койкада ыңгыраша-ыңгыраша ниндидер бер карчык ята. Мин кергәнче генә саташкан булырга кирәк, яны белән утырганлыктан, йөзе күренми торган сары чәчле яшь кенә малай карчыкны тынычландырырга тырыша.
— Әнкәй, алар бирегә килеп җитә алмыйлар, без хәзер куркынычсыз җирдә. Йокла, әнкәй, тынычлан... Ләкин карчыкның тынычлыгы озакка тартылмады, улы өстенә рәтләп ябарга өлгермәде, яңадан сискәнеп, ачы тавыш белән кычкырып җибәрде:
— Тагын фашистлар килә! Витя, улым, кая качыйк икән?..
Почмак яктан әнкәй килеп чыкты, тастымал белән ирен кырыйларын сөртәсөртә:
— Улым, кунаклар белән таныш, — диде. Әнкәй тавышы миңа аңыма килергә ярдәм итте. Минем яшьләрдәге тулы битле, курнос борынлы таныш түгел бер егет миңа кулын сузды.
— Виктор Лебедев. Карчык хәлсез тавыш белән эндәште:
— Улым, ачуланмыйсыңмы, мин синең урыныңда ятам бит.
— Юк, юк, әби, ни сөйлисез... Әгәр без кыен хәлгә очрасак, Виктор минем авыру әнием өчен урын бирмәс идемени? Болар Украинадан эвакуацияләнгән кешеләр иде.
Беренче эшелон окопларына күчкәнгә дүрт көн булды, гитлерчыларның ут системаларын өйрәнеп бетерә алган юк әле. Ялга киткән часть сугышчыларының әйтеп калдырганнары көн саен искерә бара — дошман үзенең окопларын һәр көн яңартып, дзотлар белән баетып тора. Кичә бернинди үзгәреш күренмәгән җиргә бүген иртә белән тәбәнәк кенә таучык калкып чыккан, бинокльдән җентекләп караганда ул таучыкта буйга сызылган тар гына тәрәзәләр дә күрергә мөмкин. Окоплар алдында дүрт рәт чәнечкеле тимер чыбык киртәсе, аннан соң мина кыры, пулеметларның утларына комачауламаслык итеп, күгәргән рельслардан ясалган «керпе»ләр тырпаеп торалар. һәр төнне еракта күк күкрәү тавышы шикелле тонык кына булып ишетелгән моторлар гөрләве, карлыккан тавышлар, окоплар артындагы күккә төшкән яктылык — бу урында дошманның я бик каты каршылык күрсәтергә, я һөҗүмгә күчәргә маташуы турында сөйлиләр. Гитлерчылар безнең участокта үзләренең обороналары өчен иң җайлы урынны сайлап алганнар: окоплары калку урында, дзотлары каршында биш-алты километрга җәелгән шар тәгәрәтеп уйнардай тигезлек. Күзәтү ягына килгәндә дә бөтен өстенлек ал арда. Мондый җайлы урында һөҗүмгә килүчеләрне актык солдатына хәтле кырып бетерергә мөмкин. Биредә беренче таңны каршылаганда ук мине иң нык борчыганы шул булды. Шулай да фриц шүрли. Төн буе һавага ракеталар чөя. Мин рота буенча дежурный идем. Күктә урак шикелле ай ялтырап тора, салкынча җил өем-өем ак болытларны айга таба куып китергәндә, болытлар түгел, ай үзе мөгезләре белән болытны ерып каядыр ашыгып бара шикелле. Төн әйбәт, салкынча, аяк асларын бераз туңдырган. Февраль урталары булуга карамастан, җир өстенә ала сыер тиресе япкан кебек, бер урында ак кар булса, икенче урында кап-кара җир чыккан. Бу төнне немецларның пулеметлары да, автоматлары да гадәттәгегә караганда ешрак аталар, узган төннәрдә аларның тавышына игътибар итмәгән иптәшләр дә бүген, нидер сизенеп, тынычлыкларын югалттылар. Мин землянкага кереп, азрак җылынып, тәмәке төреп чыгам. Кайдадыр анда полк разведкасы хәрәкәт итә. Мин күзләремне авырттырганчы алга карыйм, ләкин берни күрмим. Разведка таң алдыннан кайта. Алар немецларның оборонасына яңа часть килгәнлеген хәбәр иттеләр. Мине рота командиры землянкасына чакырдылар. Бу вакытта гитлерчылар тынычланган иде инде. Күкнең уртасында йөзгән ай, өстенә ак болытлар ябынып йоклаган кебек, күренә. Рота командирына бер сукмак белән генә барасы, бер адым читкә атласаң да — үлемеңнең өстенә үк басуың мөмкин. Ниндидер каты әйбергә китереп баскач, тәнемә салкын йөгерде һәм аягымны шул урыннан алмыйча, иелеп, капшап карадым: агач ящиклы противотанковый мина өстендә басып торам, әгәр сантиметр ярым сулгарак атласам — беткән буладыр идем.
— Беләсезме мин сезне нәрсәгә чакырдым, кече сержант? — диде рота командиры. — Сезнең взвод командирыгызның ярдәмчесе Хурашвилине укырга озатабыз, аның урынына сезне билгеләргә булдык. Барыгыз, взводны кабул итегез. Мин честь биреп чыгып киттем.
... Безнең участокта дошманның хәрәкәтләре шикле. Төн булды исә, аларның окопларында атыш башлана, карлыккан тавышлар таңга кадәр ишетелеп тора. Ләкин атышлар көннән көн кими, без инде моңа игътибар иттек. Разведкага, бәлки барысы да билгеледер, ләкин без, окопта торучы гади солдатлар, берни дә белмибез, без бары тик үз алдыбызда булганын гына күрәбез. Февраль азакларында бер-ике көн ябалак кар явып торды, һава җылынды, ләкин бөтенләй аязмады. Кичке сәгать тугызлар тирәсендә безнекеләр автомашинага көйләнгән репродуктор китереп куйдылар һәм диктор немец телендә сөйләргә кереште. Дошман окопларын тынлык басты. Кинәт анда немецча команда тавышлары ишетелде һәм көчле шау-шу купты. Без үз ячейкаларыбызда ятып торабыз һәм гитлерчыларның утларына ут белән җавап бирергә хәзербез. Ләкин алар безнең якка атасы урынга үз окопларында атыш куптардылар. Мондый хәлнең һич булганы юк иде. Мин рота командирының связное Дроновны күрдем. Ул разведчиклардан ишеткән хәбәре белән уртаклашты. Репродуктор сөйли башлауга, фашист офицерлары атарга команда биргән, ләкин солдатлар командага буйсынмаганнар. Шуннан алар үзара атыш куптарганнар. Бу зур яңалык иде. Димәк, Гитлерның армиясе эченнән дә чери башлаган инде. Димәк, немецлар да акылга утыра башлаганнар. Дөрес, аларны акылга утырту өчен Совет Армиясенең Сталинград, Курск һәм Днепрдагы җиңүләре кирәк булган. Шулай да безнең өчен күңелле факт. Моны сугыш уты белән уйнаучы бүтән эреле-ваклы гитлерлар да исләрендә тотарга тиешләр.
Сәгать уннарда без дошман окопларында йөри идек инде, һәркайда ашык-пошык җыенганлык эзләре — противогазлар, патронтажлар, башы купкан ботинкалар аунап ята, хәтта онытылып калдырылган немец винтовкасын да таптык. Землянкалардан сасы ис килә. Бер землянканың ишек төбендә кыршылып беткән мундирлы офицер аунап ята, аның итекләре һәм чалбары салдырылып алынган... Мин дошман окобыннан үзебезнең элекке позицияләргә карыйм. Алар моннан уч төбендәге кебек күренәләр... Дошман окоплары артында иге-чиге күренмәгән үзәнлек иде. Узган елгы камыллар өстеннән шул үзәнлеккә төшеп киттек. Винница өлкәсенең район үзәге Янушильнең шикәр заводы трубасы безне күздән югалганчы озатып калды.
...Өч километр алдан разведка бара, разведка артыннан шикләнмичә юлыбызны дәвам итәбез. Кырык километр буенча бер генә дошман солдаты да очрамый. Алар ташлап качкан авылларга килеп керәбез, җирле халык безне шатланып каршы ала. Өйләргә чакыралар. Ләкин туктарга безнең вакытыбыз юк. Дүртенче көнне бер тирән чокырда чигенүче частьларның аръер- гардын куып җиттек. Безне пулемёт уты белән каршы алдылар. Пулемет утының иң катысы безнең ротага эләкте. Инде ятсак та соң иде. Тау битендә дошманга мишень булып яту — взводны харап итү иде. Мин алга барырга команда бирдем:
— Ватан өчен! Сталин өчен! Миңа снайпер ата башлады. Беренче пулясы колак төбеннән безелдәп узып китте, икенчесе бүрекнең колак бавын өзде. Тормышым кыл өстендә, ләкин туктамыйм, борыла-борыла һаман алга йөгерәм. Чокырга төштек, монда инде дошман уты куркыныч түгел. Чокырның икенче як яры балчык, кая гына аяк басма, таеп киткәнеңне белми дә каласың. Үрмәли-үрмәли менәбез. Яңадан «ура» яңгырый.
17
Басу өсләтеп йөгерәбез. Узган елгы туңга сөреп калдырылган җирләрнең, туңы эреп, йөри алмаслык булган. Йөгерү бик читен, шулай да без бирешмибез. Гитлерчылар ашыгыч рәвештә чигенәләр. Алар хәтта чокыр артындагы авылны да ташлап китәләр. Без авылга килеп керүгә, берничә урында гына винтовка тавышлары ишетелде дә, артык кабатланмады. Халык — яше-карты, бала-чагасы урамга чыкты. Ак сакаллы, бөрмәле тун кигән украин карты тастымал өстенә куйган бодай икмәген тантаналы итеп комбатка тапшырды. Аннан соң авыл халкы кем туры килде шуны кочаклап, үбеп, шатлык яшьләре белән еларга кереште. Минем муенга кемдер асылынды, кемнәрдер погоннарны сыйпап карыйлар, кат-кат үбеп, аркадан сөеп, рәхмәт укыйлар. Мин алка эчендә калдым, хатыннар берсен-берсе бүлеп сөйләргә, сорашырга тотындылар. Кайсы немецлар вакытында нинди авырлыклар күргәнен сөйли, кайсы Москвадагы хәлләр белән кызыксына. Иптәш Сталинның сәламәтлеге турында сорыйлар. Ләкин берсен дә рәтләп тыңларлык та, җавап бирерлек тә түгел. Тешләре сирәгәеп беткән, ияге очлаеп алга чыккан карчык, хәлсез куллары белән халыкны ырып-ерып, минем янга үтте һәм дерелдәвекле тавышы белән эндәште:
— Иптәш Сталин авырмыймы? Иптәш Ворошилов сау-сәламәтме?
— Иптәш Сталин сау-сәламәт, иптәш Ворошилов та исән-сау, — дип шатланып җавап бирәм мин. Икенче бер карчык, күз яшьләрен сөртеп:
— Балакаем, минем улымны күрмәдеңме? Аның фамилиясе Гриша Макарчук.
— Юк шул, әби, андый фамилияле кешене очрата алмадым. Очратсам, сездән сәлам әйтермен. Сөрмә күзле, кара чәчле бер кыз килеп муеныма сарылды һәм тавышсыз гына еларга кереште. Мин аптырап калдым. Үземнең дә күзләремә яшь килде. Әйтерсең, бертуган сеңелемне очраттым.
— Әйдәгез безгә, — диде ул ахырдан. Взводны ташлап китәргә хакым юк иде минем. Ләкин мин барыбер ул кызның өендә булдым. Бер ярты сәгатьтән йомыш белән батальон штабына килдем. Батальон штабы әлеге кыз тора торган өйдә урнашкан булып чыкты. Кыз мине таныды һәм елмайды.
— Килүегез өчен рәхмәт, — диде. Өйдә аяк басарлык та урын калмаган, барлык рота, взвод командирлары шунда җыелган. Комбатның сүзләре ишетелә:
— Приказга хәтле шушы авылда туктап, артта калган частьларны көтәбез... Мин җиңел сулап куям. Кыз инде үзенең сәләмә киемен алмаштырырга өлгергән. Ул үзенең бәйрәм күлмәген кигән һәм күбәләк кебек очып йөри. Мин аның йөзеннән күземне ала алмый йотылып карап утырам. Ул да сирәк-сирәк миңа карап куя. Мин аның исемен сорыйм. Ул маңгаена төшә башлаган кара чәчләрен кул аркасы белән сыпырып җибәрде, авызын килешле итеп бөрештерде, ак тешләре ялтырап киттеләр. Аның исеме Дина икән. Мин дә аңа үз исемемне әйттем. Дина бераз уйлап торды һәм:
— Азат итүегез өчен рәхмәт... коточкыч бит ул фашизм, — диде.
— Безне кешегә санамыйлар иде. Хайваннан да ким күрәләр иде. Без коллар идек! Егерменче гасырда коллар!.. Мин бит ун классны бетергән идем!
18
Дина! Мин сине кабат, бәлки, һичкайчан күрмәм. Ләкин мин синең исемеңне онытмам. Синең шикелле миллионнарны азат итүче исемем булуы белән мин горурланам. Хуш, Дина, хәзер син кол түгел инде. Син ирекле кеше. Тыныч яшә!
Һөҗүм итеп килүче частьларны көтеп, бу авылда дүрт көн торырга туры килде. Шушы дүрт көн эчендә безнең часть немецлардан калган җимерекләрне бетерүдә халыкка зур ярдәм күрсәтте. Киткән вакытта безне озату өчен авылның бөтен халкы урамга чыкты. Сугышчыларыбыз белән танышып өлгергән, чәчәкләп чигелгән кофталар кигән һәм үзләре дә чәчәккә ошаган яшь украин кызлары, күңелле күренергә тырышсалар да, кызарган күзләре аларга аерылышуның читенлеген сөйлиләр иде. Кичкә таба җылытып җибәрде. Көньяктан исә башлаган дымык җил үзе белән бергә куе кара болытларны әйдәп алып килде. Таң вакытларында җир өстен куе томан каплап алды. Стройда үзеңнән алда баручы дүртенче кешене күрү мөмкин түгел. Без барган юл Көньяк Буг елгасы ярында утырган зур гына бер авылга китереп чыгарды. Разведка мәгълүматларын авыл халкы да раслады: гитлерчылар авылны кичә үк ташлап качканнар һәм Буг елгасының теге як ярында утыра торган шундый ук зур бер авылга урнашканнар. Боларны дөресләгәндәй, теге як ярдан, чылбырдагы усалланган эт кебек, пулемет тырылдап куйды, һәм томанда адашкан сукыр пулялар ике сугышчыбызны мәңгегә бездән аердылар. Томаннан файдаланып, колхозның алма бакчалары астында окоплар казып урнаштык. Җирнең туңы эрегән, окоплар казу бик җиңел барды. Гитлерчылар нәрсәдер сизенепме, әллә болай куллары кычытканлыктанмы, әледән-әле аткалап торалар. Төш вакытларына таба томан сыегая төште. Елганың теге як ярыннан ук башланып китә торган текә тау битенә җәелеп утырган авыл чиркәвенең тәреләре томанны беренче булып тишеп чыктылар. Берникадәр вакыт үткәч, лампа пыяласыннан түшәмгә төшкән сары тап кебек, тонык кына кояш күренде. Аннары томан бөтенләй күтәрелде. Көн ике яктан кара-каршы атышу белән үтте. Кич җитте. Тау өстеннән, дулкындулкын булып, караңгылык үрмәләп төшә башлады. Күк йөзен болытлар каплады. Болытлар да, караңгылык та безгә бик кул иде. Чөнки айның нәкъ тулган чагы, ә болытлар безнең хәрәкәтләрне каплап торачаклар һәм без караңгылык канаты астында Бугны кичеп, дошман өстенә ташланырга хәзерләнәбез. һөҗүмгә хәзерлекнең иң кызган чорында, кичке сәгать җиделәр тирәсендә, дивизия командиры килде. Нигәдер ул бер үзе генә, янында аны озатучы командирлар да юк. Бу вакытта без саллар хәзерләү өчен бүрәнәләр, такталар җыя идек. Генерал безнең белән исәнләште һәм, туктап, безнең эшкә карап тора башлады. Эшебез белән канәгатьләнмәде, ахрысы:
— Взвод командирыгыз кайда? — дип сорады.
— Мин, иптәш генерал!..
Генерал, ышанмыйчарак, минем кече сержант погоннарыма карап алды. Мин аңлатырга ашыктым. Взвод командирының яралануын әйттем. Ул миннән взводның бурычы турында сорады. Мин аңа уставка туры китермичәрәк җавап бирдем:
— Буг елгасын һәм тагын бик күп елгаларны кичеп, Берлинны алырга!
— Молодец! — диде генерал. Мине рота командирына чакырдылар. Иптәш кече сержант, үзегез белән өч сугышчы алыгыз да, разведкага барыгыз. Бугны кичеп чыгу мөмкин түгел, саллар хәзерләнеп бетмәгән әле. Менә сезгә карта, бу як ярдан дошманның ут нокталарын билгеләп кайтыгыз. Фонарегыз бармы?
— Бар, иптәш өлкән лейтенант.
— Яхшы. Сез китүгә ярты сәгать үткәч, без дошманны үртәү максаты белән ут ачарбыз, алар да җавапсыз калмаслар. Үзегез белән кемнәрне алырга уйлыйсыз? Рота командиры мин әйткән сугышчылар белән риза булды. Менә без елга ярында ук ятабыз. Елга, текә ярларына сыеша алмыйча ага, ә ай болытлар арасыннан чыккан да, дулкыннарның ак сыртларын яктыртып, югарыга атылган су тамчыларын сихри төсләргә буяп күрсәтә. Позициянең шәбен сайладык. Без урнашкан бомба воронкасы бер ягы белән генә уңайсыз—пычрак һәм юеш иде. Ләкин сугышта моның ише вак-төякләр белән хисаплашып торып булмый. Безнең артиллерия ут ача. Гитлерчылар да җавапсыз калмый. Безгә шул гына кирәк тә. Чиркәүдән ерак түгел, уңдарак, колхозның ат сарайлары урнашкан. Ишекләре ачык.
— Бу сарайларда берәр нәрсә булмый калмас,—диде Мамедов. Артиллерия атуы туктады, ә пулемёт, винтовка атышлары тәртипсез дәвам итә, пулялар баш очыннан выжылдап узалар. Ат сарайларында берәү каты яраланды булса кирәк, акырып җибәрде. Аның кыргый тавышын Буг дулкыннарының шаулавы да баса алмады. Гитлерчыларның пулемётлары эшкә башлады. Ат сараеның алты ишегеннән берьюлы алты ялкын теле күренеп китте һәм алты снаряд, безнең артта ярылды. Мамедов яткан урыныннан кыймылдап куйды.
— Әйттем бит, анда нәрсә булса да булырга тиеш дип. Русаков үзе тапкан пулемёт точкасын күрсәтте. Ул аны ялгышлык: белән лентага эләккән яктырткыч пуля аркасында тапты.
— Биек йортны күрәсезме, шуның подвалында. Болытларны ырып-ерып ай килеп чыкты да берничә секундтан соң, тагын югалды. Шулай да теге яктагы йортларны күрерлек якты иде. Айның җир өстенә карап торуы болытлар арасыннан чыгу өчен түккән хезмәтен дә акларлык булмады. Немец пушкалары тагын шапылдап куйды, ләкин бу юлы да безнекеләр урнашкан авылга төшерә алмадылар. Тагын өч пулемёт точкасын таптык һәм, плащ-палатка астына яшеренеп, картада билгеләдек. Салкын дым шинель, телогрейка аша үтте, тешләр тешкә тими шакылдый башлады. Кайтырга чыктык. Җиргә сыенып шуышабыз. Безне күрделәр һәм арттан ата башладылар. Кайда шуышып, кайда җиргә сеңеп, үзебезнекеләр янына кайтып кергәндә, бездән, самовардан чыккан шикелле, бу бәреп тора һәм шинельләрнең ни төсле икәнен дә белү мөмкинлеге калмаган иде... Иртән дивизия Буг елгасын кичә башлады. Мин бары тик елга уртасына җиткәнемне генә хәтерлим. Тирә-ягымда тау кадәр кара дулкыннар шаулый иде...
Әдәби эшкәртүче Г. Ә п с ә л ә м о в.
(Дәвамы бар)