Логотип Казан Утлары
Публицистика

„СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ" ЖУРНАЛЫН УКУЧЫЛАР КОНФЕРЕНЦИЯСЕ


 Татарстанның Ленин исемендәге Республика Үзәк көтепханәсе язу- чыларыбызның әсәрләрен популярлаштыру, башлап язучылар өчен консультацияләр үткәрү буенча системалы эш алып бара. Көтепханә 1950—51 елларда Г. Бәширов, К. Нәҗми, И. Гази, Г. Әпсәләмов иптәшләр белән очрашулар һәм матур әдәбият укучыларның конференцияләрен үткәрде. Чираттагы конференцияләрнең берсе «Совет әдәбияты» журналына багышланган иде. Конференциядә редколлегия членнары, редакция работниклары, эшчеләр, хезмәткәрләр, укытучылар һәм студентлар катнашты. «Совет әдәбияты» журналының эше турында Гази Кашшаф доклад белән чыкты. «Совет әдәбияты» журналы илебездә чыгып килә торган журналларның иң картларыннан берсе. Ул 1922 елдан бирле чыгып килә. 1952 елда ул үзенең XXX еллыгын билгеләп үтәчәк. Журналның көннән-көн күбәя барган укучылары Татарстан белән генә чикләнми, ул Советлар Союзының иң ерак почмакларына кадәр таратыла. «Совет әдәбияты» журналы битләрендә Татарстан Совет язучыла- рының иң яхшы оригиналь романнары. повестьлары, хикәяләре, шигырь һәм поэмалары, публицистик, тәнкыйть-библиография мәкаләләре басыла, СССР халыклары әдәбиятыннан тәрҗемәләр бирелә. Татар халкының сөелеп укыла торган классик язучылары Ш. Камал, Г. Камал, һ. Такташ, М. Гафу- ри, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган Ф. Кәрим, Г. Кутуй, Н. Баян, Р. Ильяс һ. б. журналда даими катнашып, үзләренең иҗатларын шунда үстерделәр. Бүгенге көндә исән булган күренекле татар язучылары К. Нәҗми, Г. Бәширов, А. Шамов, И. Гази, М. Әмир, Т. Гыйззәт, Н. Исәнбәт, С. Хәким, Ш. Маннур, Ә. Исхак һ. б. каләмнәрен шушы журнал битләрендә чыныктырдылар. Сталин премиясе лауреатлары Г. Бәширов- ның «Намус» романы, К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы беренче тапкыр шушы журнал битләрендә басылдылар. Яшь язучыларның уңышлы әсәрләренә журналда киң урын бирелә. Журнал туган илебездә һәм дөнья күләмендә барган иҗтимагый-поли- тик мәсьәләләр белән дә укучылармы таныштырып бара. Халыкларның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәш, дөньяда тынычлык урнаштыру өчен көрәш — журналның хәзерге көндәге төп лозунгысы. Бу эшкә киң катлау халык массасы — эшчеләр, язучылар, галимнәр, студентлар һ. б. тартыла. Журналның уңышлы якларын әйтү белән бергә, докладчы андагы зур гына кимчелекле якларга да тукталды. Журналда хикәя жанрының аз бирелүен, очеркларның корырак язылуын һәм темалары ягыннан безнең бай тормышыбызны тулы чагылдыра алмауларын, тәнкыйть- библиография бүлегенең йомшак булуын һәм гыйльми көчләрнең бу эшкә аз тартылуларын һ. б. күрсәтеп китте.  
55 
 
Фикер алышулар укучыларның журнал белән якыннан таныш булуларын, аны яратып укуларын ачык күрсәтте. 14 кеше чыгыш ясады. Биредә төрле яшьтәге төрле профессия кешеләре бар иде. Чыгыш ясаучы иптәшләр ВКП(б) Үзәк Комитетының идеология мәсьәләләренә карата чыгарган карарларыннан соң журналның эше сизелерлек яхшырганлыгын, басыла торган әсәрләрнең күбесе бүгенге көн таләпләренә жавап бирә торган югары художестволы әсәрләр булуын билгеләп үттеләр. Шуның белән бергә укучылар журналның күп кенә җитешсез якларын да ачтылар. Спартак заводы эшчесе М. Гази- муллина һәм Казан заводларының берсендә эшләүче Насыйбуллин иптәшләр журналны завод эшчеләренең яратып укуларын әйттеләр, ләкин анда производство темасына багышланган әсәрләрнең гафу ителмәслек дәрәҗәдә аз басылуын күрсәттеләр. Шулай ук журналның хикәя жанрын үстерүгә аз игътибар итүе, 1950 елда басылган өч-дүрт хикәянең дә җитешсезлекләре күп булуы күрсәтелде. Университет студентлары М. Хәсәнов һәм Ф. Хатипов Гариф Галиевның «Иртәнге эш», «Яңаның тавыш бирүе» кебек хикәяләрендә сурәтләү объектының дөрес алынмавын, үзәк мәсьәләләрнең бер читтә калуын әйттеләр. — Журналда очерклар шактый күп урнаштырыла, — диде чыгыш ясаучылардан И. Надиров иптәш,— ләкин редакциянең таләпчән булмавы аркасында журналга әдәби эшләнешләре йомшак булган очерклар да кертелә. Мәсәлән, М. Садриның лирик җылылык белән башланган «Ике матур турында чын хикәя» исемле очергы тора-бара хроникага әверелә, автор, битләр буе коры цифрлар санауга күчә. Студент 3. Мәҗитов журналда басылган шигырь һәм поэмаларга, студент Р. Гатауллин пьесаларга характеристика ясадылар.— Авыл сәхнәләре өчен пьесалар җитешми,— диде Р. Гатауллин, — «Совет әдәбияты» журналы исә сәхнә әсәрләре яза башлаган иптәшләр беләк эзлекле һәм нәтиҗәле эш алып бармый. 1950 елда сәхнә әсәрләре?, журнал битендә урнаштыру буенча җанлану сизелсә дә, әле бөтен мөмкинлекләр файдаланылмый. Пьесалар бастыру эшенә журнал нык игътибар итәргә тиеш. 
Казан дәүләт педагогия институты студенты Сафуанов журналмын балалар әдәбиятын үстерү буенча да җитәрлек эшләмәвен күрсәтте. Студент Г. Ахунов журналның татар әдәби телен үстерү өстендә җитәрлек эшләмәвен әйтте. «Совет әдәбияты» журналы 1950 елда татар әдәби теленең хәзерге торышын чагылдырган нигезле фән- ни-теоритик хезмәтләр урнаштырмады. Узган ел нибарысы бер — М. Гайнуллинның «Тел өйрәнүнең кайбер мәсьәләләренә карата> исемле мәкаләсе басылган. Бу мәкалә дә татар телен өйрәнүдә булган Марр буталчыклыгын санаудан ары китми, киләчәктә торган бурычларны ачык күрсәтми, язучыларның әсәрләрендәге тел кытыршылыкларын аларның бүгенге иҗатларына бәйләп алып бармый, искергән, күптән үтелгән этаптан характерлы бул маган ике-өч мисал китерү белән чикләнә. Быел 4 нче санда басылган Г. Гобәй иптәшнең «Татар әдәби теленең кайбер мәсьәләләре» исемле мәкаләсе принципиаль гыйльми нигезгә утырмаган. Анда бәхәсле моментлар бик күп. Мәкалә татар теленең үсү-үсмәвен дә күрсәтә алмаган. Олы буын язучыларыбызның үзләренә хас эш алымнары, художество чаралары бар. Г. Бәширов, R. Нәҗми, И. Гази һ. б. әсәрләрендә без гаҗәп үткен чагыштырулар, татар теленең иң нечкә төсмерләрен тотып эш итә белүне күрәбез. Шул ук вакытта яшь язучыларның телләре үтә ярлы. Чыгыш ясаучылар фикере буенча, «Совет әдәбияты» журналының Иц зур кимчелеге шунда, ул әсәрләр, пең теленә анализ ясамады, ^әдәбц әсәрнең формасын эчтәлеккә бәйләп өйрәнүне икенче планга куеп килде яки бөтенләй игътибарга алмады.

 
Журналда чыгып килә торган тәнкыйть мәкаләләрендә һәм рецензияләрдәге теге яки бу әсәрнең художество эшләнешенә карата сүз азагында гына әйтелә торган бер- ике җөмлЗ, әлбәттә, югарыда күрсәтелгән кимчелекләрне йомшарта алмый. Журналда тел мәсьәләләренә карата мәкаләләр бирелмәү сәбәпле, рецензияләрдә «әйтергә кирәк», «күрсәтергә кирәк» кебек шаблон җөмләләр күп урын ала башлады. Очерклар язуда да авторлар шаблонлыктан котыла алмыйлар; беренче планга автор үзен куя һәм күзәтүче булып сөйли. Бу алым — очеркның ышандыру көчен нык кына киметә. Тәрҗемә әсәре турында сөйләгән дә сүз 
әсәрнең теле, татарча яңгырашы турында барырга тиеш иде. И. Хәйруллин «Дуслар һәм дошманнар» исемле рецензиясендә «Аппагым» пьесасының эчтәлеген сөйләү белә*н шөгыльләнә. Ниһаять, журналның үзендә басыла торган материалларда да тел кытыршылыклары еш очрый. Фикер алышуларда пенсионер Вә- лиәхметов һәм техник хезмәткәр Туйгунов бабай да катнаштылар. Соңыннан Гази Кашшаф укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Конференция җанлы узды. Конференциягә 200 дән артык кеше катнашты.