Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МАКСУД СӨНДЕКЛЕ 
ЗӨЯ БУЙЛАРЫ

I.

Җәйге поездда Уфадан

Казанга китеп барам,

Менә ул, туган авылым,

Мин куян куган ялан.

Иртәнге кояш астында

Ялтырап ята Зөя,

Ә мин таныш көтүченең

Җырын ишетәм гүя.

Төшәр идем вагонымнан

Бүктәрсез-йөксез генә,

Саф Зөядән учым белән

Су эчәр өчен генә.

Без таптаган тар сукмаклар

Югалган монда күптән,

Ат саклап кунган җирләрне

Тимер юл кисеп үткән.

Күп төрәнле сабан тартып

Трактор менә үрдән,

Ялгыз атлы үткән юлны

Алтын башаклар күмгән...

Кайда син, әй, карт көтүче,

Син бит ул алтын көздә,

Шундый еллар киләчәген

Сөйләгән идең безгә.

Сөйләгән идең син аны

Костерга башың иеп, —

«Сез утырачак файтуннар

Үзләре йөрер», — диеп. 


II.

Менә зур Идел ярына

Тимер баһадир килде,

Ул бер үзе алмаштыра

Җиде мең таза ирне.

Атлап йөри бу машина,

Җир казый, ташлар вата,

Күрсәтәсе иде үзен

Безнең көтүче картка...

Күтәрелгән ара-тирә

Күлләрнең аксыл буы,

Тиздән, Тиздән бу җирләрне

Сугарыр Идел суы.

Тиздән Зөя буйларында

Елмаер якты утлар,

Аккошлар шикелле йөзеп

Үтәрләр пароходлар...

Кайда син, әй, карт көтүче,

Син бит ул алтын көздә,

Шундый еллар киләчәген

Сөйләгән идең безгә. 


ЗЫЯ МАНСУР 
ЙӨЗИЛЛЕДӘГЕЛӘР ӨЧЕН

(А. А. Богомолец истәлегенә)

Уолл-стрит бомба иҗат итә,

Яңаларын эшли бүген дә...

Бомба түгел,

Кешеләрнең гомерен

Озынайту безнең күңелдә!

Ул — карт! дибез, әгәр җитмеш яшьлек

Кеше турында сүз башласак...

Ләкин «җитмеш» бер чак гомернең ул

Тик уртасы гына булачак.

Шуның серен эзләп Богомолец

Бар гомерен бирде үзенең,

Чөнки белде горур яңгыравын

Кеше дигән бөек исемнең.

Еллар үтәр. Аның хезмәтләрен

Тормыш-герой раслап күтәрер;

Йөз иллегә җиткән гади кеше

Туган көнен үзенең үткәрер.

Һәм әйтер ул тулы тостның берсен

Уң кулына алган чагында:

Эчик Совет фәне хөрмәтенә,

Чәчәк атсын бу фән тагын да.

Бусы — Богомолец хөрмәтенә —

Булсын аны зурлау билгесе;

Безнең йөз иллегә җитүебез өчен

Алтмыш биштә үлгән ул үзе...
1951
 
РӘШИТ ГӘРӘЙ 
СОЛДАТ ҖЫРЛАРЫ 
1. ӘНИГӘ 
Әнкәй, әнкәй! Сине уйлаганда

Давыллана йөрәк хисләрем.

Әйткән сүзләреңне истә тотып,

Уяу саклыйм илем чикләрен. 
Корыч сафлар белән ныгытылган

Чик буйлары — газиз урыннар.

Ул сафларда минем туганнарым,

Димәк, синең миллион улың бар. 
Колонналар күкрәп узган чакта

Җыр тарала дөнья иңенә,

Зур рәхмәтем булып илгә, сиңа,

Тавышым яңгырый, әнкәй, минем дә! 
2. ХАТ 
Дневальный булып тора идем

Китерделәр синең хатыңны.

Искә алып хатлар язган өчен

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, акыллым! 
Мин укыдым аны берничә кат,

Һәрбер сүзе җанга сөйкемле,

Һәр җөмләсе кояш нуры белән

Бергә яуган яңгыр шикелле. 
Яңгыр суын эчкән чәчәкләрдәй

Иркенәеп китте сулышым.

Шул хат белән тыктым куеныма

Туып үскән җирләр җылысын.