Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

МӨБАРӘК КӘРИМОВ

Поэзия
БӨЕК ИСЕМ

Тарихта даннары калган

Күп кешеләр бар.

Җырларда җырлана торган

Күп исемнәр бар.

Яши үлемсез геройлар

Күп дастаннарда.

Тик кадерле бер кеше бар

Барысыннан да.

Туган ул Грузиянең

Бер каласында.

Бала чагы узган аның

Тау арасында.

Сокланып йөргән мәһабәт

Тауларга карап...

Үзенә тау бөркетеннән

Алган ул канат.

Ул үсте — Ватан өстендә

Кояш калыкты.

Канатлы итте үзе дә

Гади халыкны.

Язгы күкрәүдәй бу исем

Ишетелә ерак.

Чыга океаннарны үтеп,

Шаулап, яңгырап.

Рухландырып бар илләрнең

Гади кешесен,

Чакыра гадел көрәшкә

Бу бөек исем.

Байракчы булып сафларда

Алдан атлый ул.

Безне яшенле давылдан,

Уттан саклый ул.

Сталин — хакыйкать яктысы

Кешелек таңы!

Гасырларга барыр яңгырап Юлбашчы даны! 

 

 
МОСКВА КИБЕТЕНДӘ 
Москвага баргач, кердем мин

Җимешләр кибетенә.

Сатучы кыз алма үлчи

Башкала егетенә. 
Кайсы бакчада үскән бу

Шулай бик эре булып?

Кайсы кояшта пешкән бу

Кызарып, янып, тулып? 
Кем кулы аны үстергән,

Кемнәр тәрбияләгән?

Килгәнме Казахстаннан

Яки Молдавиядән? 
Арттырмыйм, минем күп төрле

Алмалар күргәнем бар:

Авылыбызда алма битле

Бакчачы — сөйгәнем бар. 
Тик миңа мондый алмалар

Дөньяда юктыр кебек.

Бар кеше сокланып ала:

Тик үлчәп кенә өлгерт.

— Үлчәгез әле, сеңелкәш,

Москва алмасын, дим.

Әнкәмә күчтәнәч булыр,

Куанып ашасын, дим. 
Карыйм мин ящик өстенә,

Өнемме бу, төшемме?

Язылган иде аңарга

Туган авылым исеме. 
«Алмалы» колхозы.

Бу сүз йөрәккә үтеп керде.

Сатучы кыз шул арада

Миңа да үлчәп бирде. 
Тыңлыйм мин сатучы кызнын

Алманы мактаганын.

— Мин — «Алмалы» егете, дип

Чак әйтеп ташламадым. 
Шатлыгым сыймый эчемә,

Шуны әйтәсем килә:

— Туган авылым, сине хәзер

Бөтен Москва белә!