Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӨХӘММӘТ ӘХМӘТГАЛИЕВ

С.ШӘҺИТ

МӨХӘММӘТ ӘХМӘТГАЛИЕВ


 Кышкы салкын көннәрнең берсе. Ачы жил бистә урамнарындагы электр чыбыкларына бәрелеп сызгыра, морҗа башларында улый. Ап-ак кар бөртекләре җил иркендә очалар. Кыска гына вакыт эчендә бөтенләй кирәкмәгән урыннарда кар таулары өеләләр. Башына аксыл колакчын бүрек, өстенә кыска тун кигән почтальон Яңа бистәдә торучы Гөлсем апага хат биреп:

— Бу сугыштагы улыңнан,—диде. Гөлсем апа җыерчыклы кулы белән хатка үрелде дә «Мөхәммәтемнән» дип пышылдады. Ул почтальонны өйгә керергә кыстаса да, «юк, кереп тора алмыйм», дип, почтальон, исәнләшеп, капкадан чыгып китте. Гөлсем апа шатлыклы уйлар белән өйгә керде, конвертның бер читен ертып, дүрткә бөкләнгән хатны алды да, кызына укырга кушты.

— Абыйдан,— диде кызы һәм ак кәгазьгә шәмәхә кара белән язылган хатны укый башлады: «Әнкәй һәм сеңелем! Без хәзер каты сугыш эчендә. Кулына корыч мылтык тоткан, биленә гранаталар таккан, башына яшел каска кигән сугышчыларны күз алдыгызга китерегез. Менә мин шундый сугышчыларның берсе инде. Кичә генә немецларга каршы һөҗүм сугышлары алып бардык. Безнең «катюша»лар фашистлар өстенә ут яудыра башлагач, алар кая кереп качарга урын тапмадылар... Без «катюша»лар җырын тыңлыйбыз, һава сугышларын күзәтәбез. Кичә безнең күз алдында дүрт «миссершинт»ны бәреп төшерделәр. Каты сугышлар булуга карамастан, иҗади рухымны төшермим, сугыш тынган арада шигырьләр язам һәм фронт газеталарына җибәрәм. Фашистларга каршы көрәшләрдә Без куркусыз алга атлыйбыз. Канга сусап килгән ач этләрне — Фашистларны сытып таптыйбыз!?

 — Бәбкәм,— диде Гөлсем апа, күзендәге яшь бөртекләрен яулыгының бер чите белән сөртеп,— ут эчендә дә шигырьләр яза икән. Кызы хатны укып бетергәннән соң, шүрлек янына барып, андагы китаплар арасыннан «Бәхетле яшьләр? китабын алды. Бу китапта абыйсы Мөхәммәтнең шигырьләре бар иде. Ул шушы шигырьләрне әнисенә укый башлады...

Мин үч алдым сездән, үч алдым мин, Сез чыкмаслык сазга кердегез!— дип кычкыра. «Партизан улы»нда яшь шагыйрь табигать күренешләрен дә оста гына сурәтләгән: Күктә йөзә, төркем-төркем булып, Мамык кебек аксыл болытлар. Акрын гына искән таң җилендә Серләшәләр таллар-чыбыклар...

...Агачларны тамырлары белән Кубарды җил, барын күтәреп Ыргытты да, тагын алга чапты, Көмеш камчы белән селтәнеп (1940). Кара күзле, кара кашлы, мөлаем чырайлы, уртача гәүдәле, йомшак тавышлы, һәр нәрсәне тирәнтен белергә омтылучы бу яшь егет эшчеләр тормышын, аларның фидакарь хезмәтләрен чагылдырган поэма язарга керешкән иде. Шулай ук Мөхәммәт Казан сабын заводы эшчеләре тормышыннан, стахановчы эшчеләрнең заводны алгы сафка бастыру өчен үз-үзләрен аямыйча эшләүләрен күрсәткән пьеса язарга хәзерләнгән. Көтелмәгәндә килеп чыккан сугыш Мөхәммәтнең бу хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәде. Яшь шагыйрьнең яшьлек, Ватанны саклау, рекорд куйган хезмәт батырлары, мәктәпләрдә белем алучы балалар, бөек юлбашчыларыбыз Ленин һәм Сталин турында язган шигырьләре дә байтак. Алар укучыларда җылы тәэсир калдыралар. «Сеңелем бәхете» шигырендә Сталин Конституциясе кояшы астында шат балалык күргән, белем алуга хокуклы булган кешеләр турында матур итеп языла. Сумка тотып сеңелем чыгып китте, Мәктәбенә таба юнәлде.

— Укырга,— дип чыгып китү бәхете — Илебезнең аңа бүләге (1938) ди шагыйрь. «Яшьлек сезне котлый» шигырендә беренче мәртәбә Төньяк Котып гади солдат булып килде. Хыялга бай, аз сүзле һәм нечкә табигатьле бу егет үзенең шигырьләренең тагын да көчлерәк яңгыравы, туган илебезнең изге туфрагы бәдбәхет фашистлар табаны астында тапталмавы өчен арсландай сугышты. Фронтта вакытта — окоп стеналарына сөялгән, яки ак кәгазен автомат прикладына куйган хәлдә, шигырьләр язды ул. 1943 нче елның 15 нче августында энесе Ильяска язган хатында сугышларда чыныгуын, ВЛКСМ сафына керүен-мәгълүм итеп, болай ди: «Бүген, комсомол сафларына алуларын сорап, рота комсоргына гариза бирдем, һәм менә сезгә хат язар алдыннан гына бюродан үттем. Мин комсомол — илнең данлы улы Павел Корчагинның токымы. Явыз фашистларны себереп түкми, Туктатмам мин көчле утымны. Мин ант итәм илем ышанычын, Халкым ышанычын акларга!» М. Әхмәтгалиев үз антына турылыклы булган хәлдә, соңгы тамчы канына кадәр дошманнарга каршы сугышып, 1943 нче елның Октябренда батырларча һәлак булды. Солдат һәм каләмдәш дусыбызны без хөрмәтләп искә алабыз һәм шигырьләрен зур рухлану белән укыйбыз.