МАНСУР ГАЯЗ
САМАТ ШАКИР
МАНСУР ГАЯЗ
Кешелек дөньясының иң явыз дошманнары — фашистлар 1936 нчы елның җәендә Испания республикасына каршы баш күтәрделәр, коточкыч сугыш башланып китте. Прогрессив кешелек дөньясы Испания республикасы сугышчыларының батырлыкларына сокланды һәм аларга теләктәшлек күрсәтте. Дөньяның төрле почмакларында яшәүче тынычлык һәм азатлык сөюче меңнәрчә батырлар ирекне яклап, интернациональ бригадаларга килеп тупландылар. Үзләренең илләрен җан-тән белән саклаучы баһадир йөрәкле республикачылар турында романнар, поэмалар, шигырьләр иҗат ителде. Яшь шагыйрь Мансур Гаяз да менә шушы елларны үзенең беренче шигырьләре белән матбугат битләрендә күренә 5ашлады. Ул Испаниянең фашизмга каршы корал тотып көрәшүче уллары һәм кызлары турында җырлады. «Испания егетенең җыры» дигән шигырендә яшь шагыйрь Испания күгендә шатлык таңы атачагын, ерткыч фашистларның җирдән себерелеп түгеләчәген сурәтләде. Испанлылар тоткан кызыл байракның алгы сафта барачагын, көрәшнең дәвам итәчәген күрсәтте: Ул — безнең йөрәкләрдә, Көрәшкә бергә керер. Аның каны тамган байрак Безнең кулларда йөрер. (1938) Ул үзенең яшь тавышын көннән-көн ныграк ишеттерә, каләмен шомарта башлаган иде. Тик вакытсыз үлем аны безнең арабыздан алып китте. Мансур Гаяз улы Гаязов 1917 нче елны Мари АССР, Бәрәңге районы, Бәрәңге авылында туа. Башта ата- анасы тәрбиясендә тора һәм шул ук авылда башлангыч мәктәпкә укырга керә. Җидееллык мәктәптә укыган елларда энесе Расих (Ижмат) белән берлектә шигырьләр яза башлый. 7 классны отлично билгеләре белән тәмамлаганнан соң, Бәрәңге педагогия училищесына укырга керә. Училище каршындагы әдәбият түгәрәгенең җитәкчесе була. Түгәрәктә үзенең язган шигырьләрен укый һәм яшь талантларны үстерү өчен зур тырышлык күрсәтә. Аның турындагы истәлекләрдә түбәндәге юллар бар: «Мансур, яшь булуына карамастан, уйчан йөзле.
Чорына тиң данлы бу яшьлек,
Иҗат иткән бөек эше белән
Бу яшьлеккә хас—дан һәм бәхет.
(1939)
Менә «Ике орденлы комсомол» шигыре. Биредә утлы елларда туган комсомолның дан юлы, аның батырлыгы, беренче һәм икенче бишьеллыкларда гүзәл җиңүләргә ирешүе матур тел белән бирелгән. Авырлык каршында тез чүгеп, Җиңелү белмибез көрәштә. Күнеккән бер гадәт ул безнең Ирешү куелган теләккә. Телләрдән, җырлардан төшмәслек Дан белән үтелгән безнең юл. Без — даһи Ленинның яшьләре, Без — ике орденлы комсомол. (1939) Илне саклау, оборона темасына язган шигырьләр М. Гаязның иҗатында зур урын ала. Ул «Чиктә», «Флотчы егеткә хат», «Ана сүзләре», «Пилот» һ. б. шигырьләрендә Ватанны саклау изге һәм мактаулы бурыч икәнлекне матур тел белән, күңелгә ятышлы итеп әйтеп бирә. Аның шигырьләре даһи юлбашчыбыз иптәш Сталинга кайнар мәхәббәт һәм турылыклы булу хисе белән сугарылганнар. Аның иҗаты Бөек Ватан сугышы елларында тагы да үсте. Ул сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкка килеп басты һәм дошманга каршы каләм көче белән дә, корал белән дә рәхимсез рәвештә көрәште. Фронт газеталарында аның ялкынлы шигырьләре басылып килделәр. Менә 1943 нче елны фронтта язылган «Безнең заман Суворовы» шигыре. Шагыйрьнең маршал Коневның искиткеч батырлыкларын сурәтләүгә багышланган шигырендә түбәндәге юллар бар: Күкрәсен күкләрдә Конев даны, Яшен төсле, дошман өстендә, Тик азатлык сөйгән халык кына Мондый баһадирны үстерә. Армиябез безнең корычтай нык. батырларча сугыша. Иҗади рухын төшерми, сугыш тынган вакытларда фашистларга каршы ачы нәфрәт белдереп, шигырьләр яза. Үзенең сеңелесенә язган бер хатында болай ди: «Ватан сугышында ләгънәтле фашизмга каршы корал көче белән генә баруга минем җырлар сөюче йөрәгем түзә алмый, кулга корал тотып, җыр белән — ата-аналарның, сабыйларның күз яшен тизрәк киптерү өчен бомба булган җыр белән дә — дошман өстенә барасым килә». 1943 нче елның 2 июлендә язган хатында үзенең сугышларда чыныгуын, дошманны рәхимсез кыруын әйтә: «...Бу фашизм этләре нервларны какшатты, тавык суярга тартынган туганыгыз хәзер немецларның бугазын актара». Шул ук хатында ул үзенең кече командир булуы белән горурлана. Мансур үлемнән курыкмый, туган иле өчен җанын-тәнен кызганмын, берничә мәртәбә яралануга карамастан, һаман алгы сызыктан китми. «15 августта тагын ранен булдым. Сул кулыма гранатаның вак китекләре бик күп эләгеп яралады. Бер үк вакытта контужен да булдым. Күрү, ишетү әгзаларына зәгыйфьлек килде. Ләкин барыбер мин стройга — сугышчылар сафына басачакмын!» — дип белдерә туганнарына язган хатта. Бер хатында ул алгы сызыкта — окопта вакытта коммунистлар партиясе сафына керүен зур рухлану белән яза. «Алга, дошман өстенә» исемле фронт газетасында «Тетрәсен, дошман» исемле шигыре басыла, ул анда явыз фашистларга каршы түбәндәге юлларны әйтә:
Сыймыйча кайный күкрәкләрдә
Тирән ачу, ачы нәфрәт.
Бәр башына — чикәләрен җимер,
Чыксын ике күзе чәчрәп!
Мансур энесенә язган хатта бу шигырьне штык сугышы вакытындагы вакыйгалардан соң язуын белдерә. Атака вакытында ул үзе дә алты фашистны чәнчелдергән. Фронтовик яшь шагыйрь Мансур Татарстан Совет язучылары союзы һәм «Совет әдәбияты» журналы редакциясе белән элемтә тота. Язучылардан, шагыйрьләрдән хатлар ала. Бу турыда да аның хатлары бар. «Хәзер көч безнең якта, күрәсез, көн саен шәһәрләр алына, безнең армия алга бара, дошман тар-мар ителә. Тиздән җиңү кояшы балкыр!»—дип яза ул. Ләкин яшь талант М. Гаяз җиңү кояшының балкуын күрә алмады. Кара күзле, чандыр гәүдәле, түгәрәк йөзле, нечкә хисле 26 яшьлек батыр кызылармеец
үз Ватанына турылыклы булып, актык тамчы канына кадәр дошманга каршы сугышып, 1943 нче елның 19 ноябренда Белоруссиядә, Витебск өлкәсендәге Ускорова авылы янында, каты сугыш барган вакытта һәлак булды. Мансур Гаяз башлаган җырын тәмамлап бетермәде, яшьләй безнең арабыздан китте. Аның:
Олы юл буйлап сузыла
Ямь-яшел болын.
Шул юлдан ана көрәшкә Озата улын.
— Таза тәнеңдәге куәт һәм яшәү көчең
Бир көрәшкә үзең теләп, Илебез өчен!
Зур көрәш юлында гомрең
Чикләнсә әгәр,
Сөелеп телдә йөрерсең һәм даның яшәр!
дигән сүзләре йөрәкләрдә мәңге сакланыр!