ИТАЛИЯ ТУРЫНДАГЫ ӘКИЯТЛӘРДӘН
МАКСИМ ГОРЬКИЙ
ИТАЛИЯ ТУРЫНДАГЫ ӘКИЯТЛӘРДӘН
XI
Аналар турында очсыз-кырыйсыз сөйләргә мөмкин. Шәһәр инде атналар буе тимер киемле дошманнар тарафыннан тыгыз боҗра эченә уратылган хәлдә иде; төнлә учаклар ягыла һәм аларның уты куе караңгылык эченнән шәһәр коймаларына әллә ничаклы кызыл күзләр карагансыман күренәләр — алар кеше кайгысына сөенгәндәй дөрләп яналар һәм аларның шулай сагалап януы камалган шәһәр эчендә караңгы уйлар тудыра. Койма өстендәгеләр дошманнар элмәгенең торган саен ничек тыгызланып кысынкылана баруын һәм аларның кара күләгәләре учаклар тирәсендә ничек әрлебирле йөрүләрен күрәләр; тук атларның кешнәүләре ишетелә, кораллар чыңлый, шаркылдап көлгән тавышлар һәм үзләренең җиңүләренә ышанган кешеләрнең шат җырлары яңгырый— ә дошманның җырын һәм көлүен ишетүдән дә йөрәк әрнеткечрәк нәрсә бар? Шәһәргә су килә торган барлык инешләрне дошманнар үлекләр белән тутырганнар, алар, шәһәр коймасы әйләнәсендәге виноград куакларын яндырып, кырларны таптап, бакчаларның агачларын кискәннәр — шәһәрнең бар ягы да ачык һәм аның өстенә көн саен диярлек дошманнарның тушлары, мушкетлары чуен һәм кургашын яудыра. Шәһәрнең тар урамнары буйлап ярым ач һәм сугыш белән йончыган солдатлар күңелсез генә атлап үтә; өйләрнең тәрәзәләреннән яралыларның ыңгырашулары, саташып кычкырулары, хатын-кызларның дога укулары һәм балалар елашуы ишетелә. Кешеләр акрын гына, боек сөйләшәләр һәм сөйләшкән чакта, кинәт берберсенең сүзен бүлдереп, дошман һөҗүм итмиме икән дип, игътибар белән колак салып тыңлыйлар. Кич җитү белән тормыш бигрәк тә авырлаша, ул чагында инде ыңгырашулар, елаулар тынлыкта аермачыграк ишетелә һәм алар ишәяләр, ерактагы тау тарлавыкларыннан күгелҗем кара күләгәләр үрмәләп чыгалар һәм, дошман лагерен ышыклап, ярым җимерек коймаларга юнәләләр, ә караеп очлайган таулар өстенә, кылыч белән яньчелеп беткән һәм югалган калкандай, ай калкып чыга. Эштән, ачлыктан йончыган кешеләр, ярдәм көтми, көннән-көн өметләрен җуя барып, ул айга, очлы тау башларына, кара тарлавык куышларына һәм дошманнарның шау-шулы лагерена куркып карыйлар — аларга бөтенесе үлемне хәтерләтә һәм бер генә йолдыз да аларны юатырлык булып балкымый. Өйләрдә ут яндырырга куркалар, урамнарны куе караңгылык баса һәм шул караңгылыкта башыннан ук кара плащка төренгән бер хатын, тирән cv төбендәге балыктай, тавыш-тынсыз күзгә чалынып үтә.
Аны күргәч, кешеләр бер-берсеннән:
— Шулмы бу? — дип сорыйлар.
— Шул.
Һәм капка асларындагы куышка качалар яисә, башларын аска иеп, дәшми-тынмый аның яныннан йөгереп үтәләр, патруль башлыклары исә кырыс тавыш белән аны кисәтәләр:
— Сез тагын урамда, Монна Марианна? Карагыз аны, сезне үтерүләре мөмкин һәм бу эштә гаепле кешене берәү дә эзләмәячәк...
Хатын гәүдәсен турайта, көтә, ләкин патруль, аңа кул күтәрергә кыймыйча, яисә җирәнеп, үтеп китә; кораллы кешеләр, үлек яныннан үткәнсыман, аны читләтеп үтәләр, ә ул караңгыда кала һәм шәһәрнең бәхетсезлекләрен үзендә гәүдәләндергәндәй карадан киенгән һәм телсез ул хатын тагын бер үзе акрын гына урамнан урамга борыла-борыла каядыр бара, ә тирә-юньдә кайгылы авазлар: ыңгырашу, елау, дога кылу һәм җиңүдән өмет өзгән солдатларның рухсыз сөйләшүләре, аны эзәрлекләп, артыннан үрмәләп баралар. Ул, гражданка һәм ана, үзенең туган иле һәм улы турында уйлый: аның улы, шат күңелле һәм каты бәгырьле чибәр егет, шәһәрне җимерүче кешеләргә баш булып тора: ана күптән түгел генә аңа горурланып карый, аны үзенең Ватанына биргән иң кыйммәтле бүләге итеп, үзе шул шәһәрнең кешеләренә ярдәм итсен өчен тудырган яхшы көч итеп карый иде әле, һәм ул шәһәр аның үзе дә шунда туган, улын да шунда табып, имезеп үстергән оясы иде. Аның бабалары салган йортларның, бабалары корган шәһәр коймаларының борынгы ташлары, кан кардәшләренең сөяге шунда яткан җир, кешеләрнең өметләре, легендалар, жырлар — бөтенесе ул йөрәккә йөзләрчә һәм өзелмәслек җеп белән бәйләнгән. һәм ул йөрәк үзенең иң якын кешесен җуеп, елый: ул үлчәү шикелле, ләкин шунда үзенең улына һәм шәһәргә булган мәхәббәтен салып үлчәгән чакта, Марианна аларның кайсы авыррак, кайсы җиңелрәк икәнен аңлый алмый. Ул шулай төннәр буе урамда йөри һәм күбесе аны танымыйча, куркалар, аның кара сыны барысының да янында гына торган әҗәл булып гәүдәләнә, ә танысалар — хыянәтченең анасы яныннан дәшми-тынмый үтеп китәләр иде. Ләкин бер тапкыр ул шәһәр коймасы буендагы аулак почмакта икенче бер хатынны күрде; ул хатын, бер үлек янына тезләнеп, хәсрәтле йөзен йолдызларга текәгән хәлдә, җир кисәгедәй хәрәкәтсез, гыйбадәт кылып утыра, ә коймада, аның башы өстендә, акрын гына сакчылар сөйләшәләр һәм койма ташына тиеп киткән корал чыкырдап куя иде. Хыянәтченең анасы:
— Иреңме? — дип сорады.
— Юк.
— Энеңме?
— Улым. Иремне моннан унөч көн элек үтерделәр, монысын — бүген. Һәм үтерелгән егетнең анасы, тезләнеп утырган җиреннән торып, карусыз тавыш белән:
— Мадонна бөтенесен күрә, бөтенесен белә һәм мин аңа рәхмәт укыйм, — диде. Беренче хатын:
— Ни өчен? — дип сорады, ә тегесе аңа җавап бирде:
— Хәзер, улым, ил өчен сугышып, намус белән үлгәннән соң, әйтә алам: мин аның өчен куркып йөрдем; ул җилбәзәк малай күңелле тормышны бик ярата иде һәм, ул шуңа кызыгып, шәһәргә хыянәт итмәгәе дип курыктым, Марианнаныңулы, безнең дошманнарның башлыгы, ходай һәм кеше дошманы шулай итте ич, каһәр төшсен аңа һәм ул яткан ана карынына!..
Марианна, битен каплап, аның, яныннан китте, һәм икенче көнне иртә белән шәһәрне саклаучылар янына барып:
— Улым сезгә дошман булган өчен, яисә мине үтерегез, яисә капканы ачыгыз да, мин аның янына китим... — диде. Алар аңа:
— Син — кеше һәм сиңа туган ил кадерле булырга тиеш; синек улың, безнең һәркайсыбызның дошманы булган кебек, синең өчен дә дошман булырга тиеш, — дип җавап бирделәр.
— Мин — ана, мин аны яратам һәм шундый булып китүенә үземне гаепле саныйм. Шуннан алар, бу хатынны нишләтергә икән дип, үзара киңәшләшкәннән соң, шундый бер карарга килделәр:
— Намус белән эш иткәндә без сине улыңның гөнаһсы өчен үтерә алмыйбыз, синең аны шундый коточкыч гөнаһ эшләргә котыртуың мөмкин түгеллеген беләбез һәм синең ни дәрәҗәдә азапланырга тиешлегеңне сизенәбез. Ләкин синең шәһәргә заложница буларак та кирәгең юк аның синең турыда ваемланмый, ул, иблис, сине оныткандыр дип: уйлыйбыз, һәм — менә сиңа җәза, үзеңне җәзага лаеклы санасаң! Безгә калса, үлемнән куркынычрак бу!
— Әйе,—диде ана. — Бу — куркынычрак. Алар, аның алдында капканы ачып, аны шәһәрдән чыгарып җибәрделәр һәм аның улы түккән кан белән лач булган туган җире өстеннән баруын койма өстеннән карап тордылар: ул, аякларын җирдән көч-хәл белән куптарып алып, шәһәрне саклаучыларның үлекләренә башын ия-ия, акрын гына барды, аяк астындагы сынган коралларны җирәнгән кыяфәт белән читкә тибәргәләде — аналар һөҗүм коралына нәфрәт белән карыйлар, алар тереклекне саклаучы коралны гына таныйлар. Ул, гүя плащ астындагы кулына ниндидер сыек нәрсә белән тулы чынаяк тотып, шуны чайпалдырып түкмәгәем дип курыккансыман бара иде. Ул ераклашкан саен кечерәя барды, ә койма башыннан карап торучыларга үзләренең боегулары да, өметсезлекләре дә шуның белән бергә ияреп киткәндәй тоелды. Алар аның ярты юлга җиткәч туктавын һәм плащының башлыгын артка тибәреп, озаклап шәһәргә карап торуын күрделәр, ә анда, дошманнар лагеренда, аның ялгыз үзе кыр уртасында басып торуын күреп алдылар һәм шул хатын төсле үк кара сыннар, ашыкмыйча, сакланып кына аңа таба килә башладылар. Килеп җиткәч, аның кем икәнен, кая баруын сорадылар.
— Сезнең башлыгыгыз — минем улым, — диде ул, һәм солдатларның берсе дә аның шулай булуында шикләнмәде... Алар, аның улының акыллылыгын, батырлыгын мактый-мактый, шунда янәшә бардылар, хатын аларның сүзен тыңлаганда горурланып, башын күтәреп барды һәм гаҗәпләнмәде — аның улы шундый булырга да тиеш! һәм менә ул хәзер үзе аны дөньяга килүеннән тугыз ай элек үк белгән кешесе каршында, һәрвакыт үзенең йөрәгендә итеп сизгән кешесе каршында тора, ул кеше ефәк һәм хәтфә киемнәр кигән һәм аның коралы да асыл ташлар белән бизәлгән. Бөтенесе ничек булырга тиеш булса, шулай, анасы төшендә аны әллә ничә тапкыр нәкъ әнә шундый бай, атаклы, сөекле итеп күргәне бар иде. Әни! - диде ул, анасының кулларын үбеп. — Син минем яныма килгәнсең, димәк — син мине аңлагансың һәм иртәгә мин ул каһәр суккан шәһәрне алам! — Үзең туган шәһәрне,—дип аның исенә төшереп куйды.
Үзенең күрсәткән батырлыкларыннан исергән һәм тагын да зуррак данга сусап шашкан улы аңа яшьләрчә масаеп, дәртләнеп сөйләде:
— Мин дөньяда һәм дөнья өчен туганмын, аны гаҗәпләндереп шаккатырыр өчен туганмын! Мин ул шәһәрне синең хакка гына аяп тордым, ул, минем аякка кадалган шырпы төсле, миңа дан казану юлында үзем теләгән тизлек белән барырга комачаулап тора. Ләкин хәзер — иртәгә — мин ул кире бетәшкәннәрнең оясын җимерәчәкмен!
— Андагы һәрбер таш синең бала чагыңны белә һәм хәтерли,—диде ана.
— Кеше сөйләттермәсә, ташлар — телсез алар, — таулар, телгә килеп, минем турыда сөйли башласыннар, мин менә шуны телим!
— Ләкин — кешеләр? — дип сорады анасы.
— Әйе, алар хәтеремдә, әни! Миңа алар да кирәк, чөнки геройлар кешеләр хәтерендә генә үлми сакланалар!
Ана:
— Герой — үлемгә каршы тереклек иҗат итүче, үлемне җиңүче кеше була ул... — диде. Улы аңа каршы әйтте:
— Юк! Җимерүче кеше дә шәһәрләр салучы төсле үк данлыклы. Менә кара — Римны Эней салганмы, әллә Ромул салганмы, без ансын белмибез, ләкин ул шәһәрне җимерүче Аларихның һәм бүтән геройларның исеме анык билгеле...
Ана:
— Ә шәһәр алар барысы да үлеп беткәннән соң да яши... — дип, исенә төшереп куйды. Егет, кояш баеганчы, анасы белән шулай сөйләште; анасы аның акылсыз сүзләрен торган саен сирәгрәк бүлдерде һәм аның мәгърур башы торган саен түбәнрәк иелә барды. Ана — иҗат итә, ул — саклый һәм аның алдында җимерү турында сөйләү — аңа каршы сөйләү булып чыга, ә егет моны белми иде һәм анасының яшәвенең мәгънәсен юкка чыгарды. Ана — һәрвакыт үлемгә каршы, Аналар кешеләрнең өенә үлем алып керүче кулны дошман күрәләр, — данның йөрәк үтергеч суык ялтыравыгыннан күзе камашканлыктан, аның улы шуны күрмәде. Һәм үзе, иҗат итеп, саклап килгән тереклек турында эш барган чакта, Ананың ни дәрәҗәдә батыр һәм шулай ук акыллы һәм рәхимсез жәнлек икәнен дә белми иде ул егет. Ана бөгелеп утырган иде һәм аңа башлыкның кыйммәтле чатыры авызыннан шәһәр күренеп торды, Марианна хәзер җимерергә теләүче баласының аны рәхәт сискәндереп ана карынында яралуын беренче тапкыр шул шәһәрдә татыган, ул баланы тудыру газабын да шунда кичергән иде. Кояшның кызыл нурлары шәһәр коймаларын һәм манараларын кан белән коендыралар, тәрәзә пыялалары дәһшәтле булып елтырый, гүя бөтен шәһәр яраланган кебек һәм йөзләрчә яралардан кызыл сүл, тереклек сүле аккан кебек тоела иде; вакыт үтте, һәм менә шәһәр үлексыман карая башлады һәм аның өстендә, җеназа шәмнәредәй булып, йолдызлар кабынды. Ана анда, дошман игътибар итмәсен өчен, ут кабызырга курыккан караңгы өйләрдәге, үлем көтүче кешеләрнең шыпыртлап кына сөйләшкән төшенке тавышлары белән һәм үлек исе белән тулы караңгы урамнардагыларның бөтенесен, барысын күрә; аңа якын һәм таныш алар; бөтенесе каршыда гына, дәшми-тынмый, аның карарын көтеп торалар һәм ул үзен шул шәһәрдәге барлык кешенең дә анасы итеп сизә иде. Кара тау башларыннан үзәнгә болытлар төштеләр һәм алар, канатлы атларга ошап, үлемгә хөкем ителгән шәһәр өстенә агылдылар.
— Төн бик караңгы булса, бәлки без аңа төнлә үк һөҗүм итәрбез, — диде Марианнаның улы һәм үзенең кылычын караштыргалап өстәп куйды:
— Күзгә кояш төшеп, коралның ялтыравы күзне камаштырган чакта үтерү җайсыз, андый вакытта күбесенчә туры кадап булмый. Анасы аңа дәште:
— Кил әле, башыңны күкрәгемә куеп, үзеңнең бала вакытта нинди яхшы, шат күңелле булуыңны һәм барысы да сине шундый яратуларын исеңә төшерә-төшерә, ял ит. Ул карышмады, анасының тезенә ятты һәм:
— Мин бары тик данны сөям һәм мине шундый итеп тудыруың өчен сине сөям, — дип. күзләрен йомды. Анасы, аның өстенә иелеп, сорау бирде:
— Ә хатын-кызлар?
— Алар — күп, артык татлы әйбер ничек булса, алар да шулай тиз туйдыра. Ана соңгы тапкыр:
— Син балаларың булуын да теләмисеңме? — дип сорады.
— Нигә кирәк алар? Аларны үтертер өченме? Минем ише берәрсе аларны үтерер, ә минем йөрәгем әрнер, һәм ул вакытта мин инде картайган булырмын, алар өчен үч алырдай көчем булмас.
— Син матур, ләкин яшен кебек игелексез,—диде анасы, көрсенеп. Улы елмаеп җавап бирде:
— Әйе, яшен кебек... Һәм, яшь баладай, анасының күкрәгендә йокыга талды. Ана шунда аның өстенә үзенең плащын япты да, йөрәгенә пычак кадады һәм егет, сискәнеп, шунда ук үлде — улының йөрәге кайда тибүен яхшы белә иде шул ана. Һәм аның үлеген үзенең тезе өстеннән шунда таң калып торган сакчылар аяк астына ташлады да шәһәр ягына карап әйтте:
— Кеше буларак — мин илем өчен кулымнан килгәннең бөтенесен эшләдем; ана буларак — мин улым янында калам! Мина бүтән бала тудырырга соң инде, минем яшәвемнең берәүгә дә кирәге юк. Һәм әле улының кан җылысы — аның үз канының җылысы суынырга да өлгермәгән пычакны нык кул белән үз күкрәгенә кадады һәм бу юлы да туп-туры йөрәккә чәнечте, — ул әрнегән чакта аңа туры кадау җиңел.
С. Әдһәмова тәрҗемәсе.