ГОРЬКИЙ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
МӨХӘММӘТ ГАЙНУЛЛИН
ГОРЬКИЙ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ
«Горькийның якты акылы, халыкка якынлыгы һәм кешелек культурасының казанышларын үзләштерү өстендә үз-үзен аямыйча гигант хезмәт куюы, аны хезмәт ияләренең мәңгелек дусы һәм коммунизм эше өчен көрәшнең бөек рухландыручысы итеп куйдылар. Горькийның бөеклеге әнә шунда» (В. М. Молотов). Әнә шундый бөек сыйфатка ия булган А. М. Горький киң Россиядә яшәгән барлык халыкларның, шулар эчендә татар халкының демократик әдәбияты үсүенә һәм пролетариат әдәбиятының башлануына гаять зур йогынты ясады. 1906—07 елларда ук, Г. Камал, Г. Тукай кебек, революцион-демократик язучыларыбыз Горькийның аек реализмыннан, прогрессив юнәлештәге романтикасыннан үрнәк алып үстеләр. Горький әсәрләрендә булган азатлык өчен көрәш идеяләре татар демократик язучыларын рухландырды, аларның реализм сызыгында үсүенә, идея ягыннан югары күтәрелүенә зур булышлык итте. Дөрес, Бөек Октябрь социалистик революциясенә кадәр Горький әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүнең саны башка рус классикларына чагыштырып караганда азрак иде. Ләкин шунысы бик характерлы, татар әдәбиятының барлык күренекле талантлы язучылары, бигрәк тә революциондемократик өлеше, турыдан- туры идея юнәлешен А. М. Горькийдан алдылар. Татар халкының сөекле улы, талантлы шагыйре Габдулла Тукаев русның бөек классиклары булган Пушкин, Лермонтов һәм Толстой- дан үрнәк алып язуы белән беррәттән, бөек гуманист А. М. Горькийдан да идея юнәлеше алды. Аның «Максим Горькийны укыганда шуларга (мещан һәм мещанкаларга.— М. Г.) нәфрәтем уяна» дип язуы, бер яктан, аның Горький әсәрләре белән яхшы таныш булуын күрсәтсә, икенчедән, Тукайның үзенен ни дәрәҗәдә Горькийдан идея юнәлеше алуын да ачык әйтә. А. М. Горькийның тормыш юлы һәм әсәрләре белән киңрәк кызыксына башлау татар әдәбиятында һәм вакытлы матбугатында 1907 еллардан башлана. 1907 елны Г. Камал үзенең «Бәхетсез егет» дигән драмасының икенче редакциясенә Горькийның «Тормыш төбендә» дигән пьесасыннан җырларын алып урнаштыра. Кара реакция елларында бу җырлар татар хезмәт иясе укучылары арасына таралып, популяр бер төс алалар, укучы яшьләр, завод-фабрика эшчеләре арасында: «Кояш чыга да бата да... Төрмә мәңге караңгы... Көннәр-төннәр зөбанилар Эх! Тәрәзәмне караулый», — дигән куплет һәрвакыт ишетелә торган була. Столыпин реакциясе котырынган вакытта татар хезмәт ияләренең Горький җырларын җырлап йөрүләре очраклы бер хәл булмый. Ул факт Горькийның азатлык өчен көрәш идеяләренең шул авыр шартларда да массага җитешүен күрсәтә, Россиядә яшәүче төрле милләт хезмәт ияләренең бөек пролетариат язучысына булган мәхәббәтен гәүдәләндерә.
Г. Камалның бу пьесасы күп еллар буенча сәхнәдән төшмичә уйнала һәм шуның белән ул җырлар халык арасына тагын да күбрәк таралалар. Г. Камалның бу пьесасында Горький әсәрләрендә күренгән типларның үрнәкләре дә бар. Капитализм тормышының, буржуаз мещан җәмәгатьчелегенең кешеләрне, бигрәк тә яшь буынны һәлак итүе күрсәтелә. Г. Камал Горькийдагы гуманизмны, халыкчанлыкны үзләштерә барып, хатынкызларның ирләр белән тигез булырга тиешлеге мәсьәләсен күтәрә. Пьесаның героиняларыннан берсе — Гайшә авызыннан: «Хатыннар һәрбер хокукларында 'тасави булмыйча торып, мондый җәберләрдән, мондый золымнардан асла котылу юк»,— дигән сүзләрне әйттерә. Шул рәвешчә, Горькийдан идея юнәлеше алган Г. Камал буржуаз язучылардан аерылып, үзенең әсәрләрендә хатынкызларга тулы азатлык бирү мәсьәләсен куя. Соңрак Г. Камал 1914—15 елларда Горькийның «На дне» исемле пьесасын «Тормыш төбендә» исеме белән татарчага тәрҗемә итеп бирә. 1905 ел революциясе елларында һәм реакциянең иң көчле бер вакытында Горький иҗатыннан үрнәк алып эшләүче татар язучыларының иң күренеклесе Гафур Коләхметов булды. Ул үзенең «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмаларын А. М. Горькийдан файдаланып, аның әсәрләрен уку, иҗади үзләштерү йогынтысында яза алды. Шул турыда Г. Коләхметов үзенең «Яшь гомер» драмасының титул битендә ачыктан-ачык: «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкълидән язылмыштыр»,— дип, горурлык белән укучыларына белдерә. Чыннан да, Г. Коләхметовның бу рәвештә Горькийга иярүе, аңардан үрнәк алуы — формаль яктан гына булмый, бәлки А. М. Горький әсәрләрендәге революцион пафослы идея юнәлешен аңлау, төшенү характерында бара. Шуңа күрә Г. Коләхметов җиңүче көчләрне эшчеләр сыйныфында, хезмәт ияләрендә күрә. Дөрес, Г. Коләхметовка, А. М. Горькийның үзенә ярдәм иткән шикелле, революцион идеяләрне үзләштерүгә, беренче чиратта, большевиклар партиясе ярдәм итә. Г. Коләхметов 1905 ел революциясенә хәзерлек елларында ук Казан
большевиклары белән бергә эшли, революцион вакыйгаларны үз күзе белән күрә һәм царизмга каршы көрәштә актив катнаша. Шуның өчен дә аның әсәрләрендә сурәтләнгән образлар реаль тормыштан алынганнар. Шул яңа образларны художество әсәрләрендә сурәтләп бирү үрнәген Коләхметов А. М. Горькийдан ала. Без Г. Коләхметов иҗатына М. Горькийның «Дошманнар», «Тормыш төбендә», «Мещаннары исемле пьесаларының һәм «Ана» романының зур ярдәм иткәнен күрәбез. Г. Коләхметов шулар үрнәгендә татарлар арасында революцион аңның үсүен күрсәтә башлый һәм аны шактый уңышлы чагылдыра. Әгәр дә А. М. Горький «Мещаннар» пьесасында яңа кеше образын, машинист Нил образын биргән булса, Г. Коләхметов үзенең «Яшь гомермен дә шулай ук үзенең геройларын революцион аңнары үсә барган татар эшчеләре арасыннан ала. Горький геройлары белән Г. Коләхметов образлары арасында күп кенә аваздаш фикер йөртүләр күренә. Мәсәлән, Нил Бессемоновка әйткән сүзләрендә: «В этом доме я тоже хозяин. Я десять лет заработок вам отдал. Здесь, вот тут, мною немало вложено. Хозяин тот, кто трудится»,— ди. Үз нәүбәтендә Г. Коләхметов герое Йосыф шундый ук фикерләре белән чыга: «Менә бу кәнәфидә дә минем хакым бар.
— Ничек бар? Бу кәнәфине кем эшләгән?
— Эшчеләр. Йосыф кем соң?
— Эшче»,— ди. «Яшь гомер» драмасындагы рус образының хәле бик күп яклары белән Коновалов һәм Челкашны хәтерләтә. Гафур Коләхметовта күрсәтелгән төрмә картинасында Йосыф белән сөйләшеп утыручы рус, Коновалов шикелле үк, бер җирдә генә торып кала алмаган. Ул үзе турында болай сөйли:
«...Төрмәләрдә утырсам да, төрмәләрдән чыктым исә һавадагы кош кеби, иркендә торам. Теләгән җиремә барам. Теләсәм кайда торам. Эшлисем килсә — эшлим... Әмма һичбер кемгә дә кол булып тормыйм! Менә шунысы рәхәт. (Торып, идән буенча йөри башлый.) Кол булып тору белән иркендә торуның аермасы бик зур бит. Җир белән күк арасы шикелле. Татар — ...синең сүзләрең бик дөрес булырга кирәк. Рус — Булмый ни... әллә без үзебез кебек кешенең кулы астында кол булып торырга дөньяга килгән- безмени? Алар хуҗа, без эшче, имеш!.. Соң аларның кайсы җирләре бездән артык? Әйт әле!» Менә бу образларда Гафур Коләхметов, бер яктан, капитализм кысуы астында хуҗалыгыннан аерылган, соңыннан эшчеләр белән аралашып, аңы үсә барган кешеләрне бирсә, икенчедән, аларның үзара җылы мөнәсәбәтләре аша рус-татар халкы арасында хезмәт һәм көрәш процессында ныгый барган дуслык, туганлыкны чагылдыра. Г. Коләхметов белән Горькийның хатын-кыз образлары арасында да ниндидер бер уртаклык сизелә. «Яшь гомер» драмасында бакчада күренгән яшь хатын образы, Горькийның «Тормыш төбендә» исемле пьесасындагы Наташаны хәтерләтә. Ул да, Наташа кебек, үзе килеп кергән уңайсыз хәлдән чыга алмый. Г. Коләхметовның «Ике фикер» пьесасы, Горькийның «Соры турында» исемле памфлеты һәм «Кеше» дигән әсәре йогынтысында язылган. Ул пьеса эчтәлеге, үзенең философик фикерләре белән татар әдәбиятында аерым бер урын тота. Анда чагылган фикерләрнең, бигрәк тә тарихта һәм тарихи үсештә шәхесләрнең роле мәсьәләсен яктырткан фикерләре, авторның марксизм классиклары һәм рус телендәге революцион матбугат белән таныш булуын һәм пролетариат әдәбиятының нигезләрен салучы Горькийдан турыдан-туры йогынты алуын күрсәтәләр. Моны берничә чагыштыру китерүдән дә күреп була. «Ике фикер» пьесасында Г. Коләхметов кешенең җәмгыятьтә тоткан роленә басым ясап, түбәндәге фикерләрне китерә: «Адәм нихәтле нык табигатьле булса да, нихәтле аның гыйлеме зур, фикере киң булса да, тарихны тудыра алмый; бәлки адәмне үзен тарих тудыра. Нәрсә ул тарих? Тарих — гавамның ничә йөз еллар эчендә килә торган сыйныфлар көрәшенең
тезмәсе; тарих—сыйныфлар көрәшенең көзгесе! Ялгыз кеше дөньяда бу көрәштә берни дә итә алмый. Адәм тик шул гавам эчендә генә яши ала. Тик шул көрәштә генә үзенә ләззәт таба ала. Кешеләрнең бер төркеме дөньяда булган барлык байлыкны үз кулларына кертергә тырышалар; гавамны, маңгай тире, үз кул көче белән яши торган гавамны, үзенә кол итәргә, богауда тотарга тырыша!.. Ә гавам, шул коллыкка эләкмәс өчен, эләккәч, азат булыр өчен көрәшә, кулына салынган богауларны өзеп ташларга тели». Г. Коләхметов пьесасындагы бу фикерләр Горький сүзләренә бик якын торалар. Горький кешене шулай характерлый: Кеше — «үзе генә, коллектив белән бәйләнештән тыш, нинди дә булса киң, кешеләрне берләштерә торган идея түгәрәгеннән башка индивидуальность, инертлы консерватив һәм тормышның үсешенә дошман. Ләкин актив, мәсәлән, яңару һәм реформация кебек эпохаларда... сезне шәхеснең рухани куәте тиз үсүе таңга калдыра. Бу күренешне шуның белән генә аңлатып була: социаль давылларның бу эпохаларында шәхес аны үзенең органы итеп сайлап алган меңнәрчә ихтыярларның концентрацияләү ноктасы булып әверелә, һәм ул матурлык һәм көчнең гаҗәп нурларында, үз халкы, сыйныфы, партиясе теләкләренең балкып торган ялкынында безнең каршыбызга килеп баса... һәркайчан һәм һәр җирдә тарих буенча кешене халык иҗат итә килгән». Беренче рус революциясеннән соң прогрессив татар җәмәгатьчелегенең рус классик әдәбияты, шулар эчендә А. М. Горькийның тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынуы артканнан арта бара. Татар газеталарында һәм журналларында аның Америкада булуы һәм рус монархиясенә каршы көрәш алып баруы, хезмәт ияләрен яклаучы булуы турында кыска-кыска хәбәрләр системалы рәвештә басылып бара. Рус классикларын тәрҗемә итүдә шактый күп эшләгән Солтан Рахманкулов 1909 елны А. М. Горькийның «Два дружка» исемле әсәрен «Ике сукбай» исеме белән тәрҗемә итә. 1913 елны Орск шәһәрендә «Ана» романының татарча тәрҗемәсе бастырылуы турында газеталарда хәбәрләр басыла, тик бу тәрҗемә кулъязма хәлендә дә һәм басылган килеш тә вакланмаган. А. М. Горький прогрессив карашлы татар яшьләре арасында зур ихтирам казана. Бу момент Ф. Әмирханның 1911 елда басылып чыккан «Урталыкта» исемле романында реаль чагылыш тапкан. Ф. Әмирхан үзенең баш герое Хәсәннең бүлмәсен түбәндәгечә сурәтләп бирә: «Өстәлне җыештырып бетергәч, Хәсән стенага рәсемнәр кадап куярга кереште. Бу рәсемнәрнең өч-дүртеннән башкалары һәммәсе ачык хатлардагы рәсемнәр иде. Хәсән иң урта җиргә Маркс сурәте төшерелгән ачык хат (открытка) катыргысын кадап куйды... Марксның уң ягына Тургенев менеп утырды... Марксның сул ягына Хәсән Максим ГорькийII сурәтен кадады. Бу өч рәсемнең ас вә өсләренә Пушкин, Гоголь, Байрон, Шекспир, Лев Толстой, Репин вә башка берничә мә- шаһирнең рәсемнәре тезелделәр.» Үз чиратында А. М. Горький үзенең художество әсәрләрендә барлык милләт хезмәт ияләренең образларын зур ихтирам белән, тирән мәхәббәт белән чагылдыра һәм киң Россиядә булган барлык халыкларның демократик әдәбияты һәм демократик язучылар кадрының үсүе белән системалы рәвештә кызыксынып бара. Ул, татар язучылары һәм татар әдәбияты белән рус җәмәгатьчелеген таныштыру идеясен күтәрде. 1909 елда халык шагыйре Г. Тукаевның шигырьләрен русчага тәр җемә итү турында тәкъдим кертә. 1912 елда татар язучыларынын әсәрләреннән тәрҗемә итеп, русча бер җыентык чыгарырга планлаштырды һәм шул турыда татар язучыларының үзләренә мөрәҗәгать итте. Җәберләнүчеләр тормышын язу белән танылган мөхәррир. Хәзер әле исән. Россиядә булган башка халыклар әдәбияты рәтеннән татар әдәбиятын да рус теленә тәрҗемә итү кирәклеге турында тагы бер кат искә төшереп уза: «...Башка милләтләр әдәбияты һәм өлкәләр әдәбияты җыентыкларын бастырып чыгаруга сезнең үзегезнең һәм сезнең иптәшләрегезнен ничек карагайлыкларын беләсем килә иде. Себер, белорус һәм украин язучыларын, латыш һәм татар — Казан татарлары язучылары әсәрләренең җыентыкларын бик тиз оештырып булыр иде. Шулай ук грузин, әрмән, поляк, фин һ. б. язучыларынын җыентыкларын төзү кыен булмас. Бу эш безнең милләтчелек көннәребездә тулысынча үз вакытында эшләнгән бер эш булыр иде һәм Россияне үз-үзе белән таныштырудан гыйбарәт булган бу эшкә сәүдәгәрлек карашыннан гына чыгып эш итә торган издатель фирмасы түгел, бәлки великорус язучылары ширкәте алынса, чиктән тыш мөһим булыр иде, дип уйлыйм». Капитализм шартларында патша монархиясенең кысуы астында Горькийның бу теләкләре тулысы белән тормышка ашырыла алмый. Шулай да ул нәтиҗәсез калмый. 1914 елда Лазаревский институты тарафыннан чыгарыла торган «Көнчыгыш сборнигы» дигән җыентыкның бер номерында Тукайнын «Мәхәббәт», «Өзелгән өмит», «Шүрәле», «Милли көй», «Форьят», «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өмитләре», «Теләнче», «Татар кызына», «Изге тәсбих өзелде» дигән әсәрләре басылып чыгалар. Тукайның авыр шартларда һәлак булуын һәм аның реакция көннәрендә кичергән трагедиясен дөрес бәяләүче кеше А. М. Горький булды. Ул үзенең язучы Сергеев-Ценский- га язган бер хатында Тукайның «Өзелгән өмит» шигырен истә тотып, түбәндәге юлларны язды: «Сез үгетчеләр художникларның бугазыннан тоталар дип зарланасыз. Бу һәрвакыт шулай булды. Бу дөнья художниклар өчен түгел, — анда аларга һәрвакыт кысынкы һәм уңайсыз булды, — шуңа күрә аларның роле мактаулырак та һәм батыррак та. Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән Тарсынып күңелем кошы» дип, бик шәп әйткән. «Очты» сүзенең кабатлануында мин шатлык тавышы ишетәм. Ләкин мин үзем, әлбәттә, яшәү шатлыгын артыграк күрәм; коточкыч кызык бу яшәү...»
Бөек Октябрь социалистик революциясе кешелек тарихында беренче мәртәбә әдәбият һәм сәнгатьнең чын мәгънәсендә азат әдәбият булып ирекле үсүенә юл ачты, киң шартлар тудырды. В. И. Ленин 1905 елда ук характерын билгеләгән азат әдәбият «...илнең чәчәге, аның көче, аның киләчәге булган миллионнарча һәм ун миллионнарча хезмәт ияләренә хезмәт итә...» башлады. Совет әдәбияты күп милләтле халыклар әдәбияты булып күтәрелә башлады. 1905 елгы беренче рус революциясе көннәрендә үк рус революцион-демократик әдәбиятыннан һәм матбугатыннан йогынты алып, иҗат эшенә керешкән татар язучыларының, сәнгать эшчеләренең алдынгы вәкилләре (Ш. Камал, М. Гафури, Г. Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һ. б.) социалистик революцияне шатланып каршы алдылар. Бөек рус әдәбиятында һәм гомумән культурасында булган иксез-чиксез байлыктан киңрәк файдалануга тагын да кыюрак адым атладылар. Күренекле революционер Мулланур Вахитов җитәкчелегендә чыккан «Кызыл байрак» газетасы беренче номерында ук Горькийның «Иптәш» («Товарищ») исемле әсәрен татарчага тәрҗемә итеп урнаштырды.
Татар артистлары Бөек Октябрь социалистик революциясенә хәзерлек көннәрендә Горький әсәрен сәхнәгә кую өстендә эшләделәр. Шул турыда 1917 елның 15 октябрснда «Кояш» газетасында түбәндәге белдерү басыла: «Большой театр. Г. Кариев идарәсендә татар драмасы. Җомга көн 20 нче Октябрьда Г. Кариев идарәсендә «Сәйяр» труппа артистлары тарафыннан спектакль булачак. Тамашага куеладыр: татар сәхнәсендә беренче мәртәбә яңа әсәр: Мещаннар. Драма дүрт пәрдәдә бөек мөхәррир М. Горький әсәре. Бу әсәрне «Труппа» гаять җитди хәзерлек белән уйнаячак, уйнаучылар: Синаева, Болгарская, Кариев, Шамиль...» Чыннан да, Горькийның бу әсәре 1917 елның 31 Октябренда татар сәхнәсендә беренче мәртәбә уйнала. Димәк, татар артистлары революциядән соң шул шатлыклы көннәрдә беренче мәртәбә, сәхнәгә Горький әсәре белән чыгалар. Буржуаз интеллигентларның, татар милләтчеләренең саботаж ясаган вакытларында татар артистларының бу адымнары, һичшиксез, мактаулы күренеш иде. Татар совет әдәбиятының классигы Ш. Камал А. М. Горькийны үзенең укытучысы итеп санады. Аның Горький әсәрләре белән беренче очрашуы 1903 елларга туры килә. Күмер шахталарында, Каспий диңгезе буендагы барлык промыселларында эшләп йөргән вакытларында ук ул Горькийның «Макар Чудра» исемле хикәясен кулга төшереп укый. Бу хикәя Ш. Камалда тирән эз калдыра. Соңыннан, иҗат эшенә керешкәч, без Ш. Камалның ничек А. М. Горький иҗаты йогынтысында үсә барганын күрәбез. Ул тема сайлауда һәм хезмәткә әһәмият бирүдә А. М. Горькийдан өйрәнә. «Бәхет эзләгәндә» хикәясендә һәм «Акчарлаклар» повестенда Ш. Камал хезмәт ияләренең үзара дуслык мөнәсәбәтләрен, аларда булган батырлык һәм киләчәккә ышанып карау шикелле якты сыйфатларны җылы хисләр белән бирде. Дөрес, әле бу вакытларда Ш. Камал кешеләргә бәхетсезлек тудырган төп сәбәпләрне аңлау югарылыгына күтәрелә алмаган иде. Аңарга бу югарылыкка күтәрелергә Бөек Октябрь социалистик революциясе ярдәм итте. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң Ш. Камал, Ленин — Сталин партиясе члены буларак, фикер ягыннан үсте, большевистик язучы булып формалашты. Пролетариат әдәбиятының нигезен салучы А. М. Горькийның югары художество осталыгыннан өйрәнүне дәвам иттергәне хәлдә, 1926 елда ул киң полотнода бөек революция җиңүен сурәтләп, «Таң атканда» романын тудырды. Соңыннан, социализм төзү өчен көрәшкә чыккан яңа кешеләр образларын реаль гәүдәләндергән «Матур туганда» һәм «Ныклы адымнар» романнарын бирү югарылыгына күтәрелде. Ш. Камалның бу үсешендә, һичшиксез, А. М. Горький эшчәнлегенең уңай йогынтысы зур роль уйнады. Горькийның яшьлек еллары Казанда үтте. Ул Казанны рухи яктан туган шәһәре дип исәпләде. Аның тормыш университетлары Казанда уздылар. Менә шушы туган шәһәренә ул 1928 елның җәендә кунак булып кайтты. Татарстан хезмәт ияләре, укытучылар, укучы яшьләр үзләренең сөекле язучыларын Камское Устье пристанена барып каршы алдылар. Язучы Кави Нәҗми: «Ул атнаны бөтен Казан Горький белән яшәде, ике сүзнең берсе аңа багышланды»,— дип яза. А. М. Горький Казанда кыска бер вакыт эчендә булуына карамастан, завод-фабрикаларда— эшчеләр арасында, татар рабфагында, газета редакцияләрендә һәм башка культура учреждениеләрендә була, Казанның Зур театрында аның килүе хөрмәтенә багышлап оештырылган җыелышта речь белән чыга:
— ««Минем университетларым» китабында минем биредә, Казанда, ничек яшәвем турында сөйләнә. Чынында исә мин Казанда минем әсәрләремдә язылганга караганда күбрәк ачы минутлар кичердем. Ләкин яхшысыз яман булмый. Бүген инде миңа Казандагы барлык кичергәннәрем өчен йөз өлеше белән түләнде... Элек мин алар турында хыяллана гына алган кешеләр хәзер инде яшиләр, эшлиләр, сөйләшәләр, бөек эшләрне иҗат итәләр... Сез үз хезмәтегезнең бөеклеген үзегез сизмисез, чөнки сез аны көн саен эшләп торасыз. Сезнең ихтыяр белән дөнья үзгәртелеп корыла, сезнең ихтыярыгыз кешелекнең алга китүенә комачаулый торган барлык киртәләрне бетерәчәк». А. М. Горькийның татар совет әдәбиятына ясаган йогынтысы гаять зур. Ул татар совет язучылары белән турыдантуры бәйләнеш тота. 1928 елның августында Казанга килгәч, татар совет язучылары белән якыннан танышканнан соң, А. М. Горький 1929 елның көзендә яңадан татар язучыларының бер төркеме белән очраша. Москвада булган бу очрашуда К. Нәҗми, һ. Такташ, Ш. Камал, Г. Кутуй, М. Әмир һ. б. язучылар катнашалар. А. М. Горький аларга нәрсә турында һәм ничек язарга кирәклеген күрсәтеп, күп кенә киңәшләр бирә. М. Әмир шул очрашу истәлегенә багышлап язган мәкаләсендә А. М. Горькийның: «Миңа булган хөрмәтегезне кул чабулар, тантаналы сүзләр белән генә күрсәтмәгез. Сез язучылар, төп эшегез язу, никадәр күп һәм яхшы язсагыз, минем өчен шул кадәре зуррак хөрмәт күрсәткән булырсыз» дигән сүзләрен хәтерли, шунда ук А. М. Горькийның безнен язучыларыбызга программа рәвешендә биргән киңәшләрен түбәндәгечә китерә: «Ул безгә, татар совет язучыларына, үзебезгә иң нык таныш булган тормыш турында, Татарстан тормышы турында язарга кушты. Татарстан хезмәт ияләренең культурасын күтәрүгә ярдәм итүне, иҗатыбызның үзәген татар хезмәт ияләрен социалистик рухта тәрбияләү эшенә юнәлдерүне безнең алдыбызга төп бурыч итеп куйды. Бу бурычны намуслы рәвештә башкарып чыгу өчен ялтыравык фразалар, ясалма «матурлыклар» белән мавыкмаска, аның өчен Татарстан тормышын тирәнтен өйрәнергә, аның милли үзенчәлекләренә социалистик эчтәлек кертә белергә кирәклекне истә тотарга киңәшләр бирде. Сез шул юл белән барсагыз, бөтен кешелек дөньясы өчен кыйммәтле булган югары сыйфатлы әсәрләр тудыруга тизрәк ирешә алырсыз, диде». А. М. Горькийның бу кыйммәтле фикерләрен, әһәмиятле киңәшләрен татар совет язучылары истә тотып килделәр. Горькийны әдәби остазлары итеп таныдылар, аның иҗат методларын өйрәнделәр. Шуның нәтиҗәсендә татар әдәбиятының гына түгел, күп милләтле совет әдәбиятының үсешен күрсәткән «Язгы җилләр» һәм «Намус» кебек романнар мәйданга килде. Алар Сталин премияләре белән бүләкләнү югарылыгына күтәрелделәр. Кави Нәҗми иҗатында Горькийның тәэсире аеруча ачык күренә, һәркемгә мәгълүм, К. Нәҗми, башлангыч иҗат чорында бик актуаль темаларга язуына карамастан, үзенең әсәрләрен катлаулы җөмләләр белән яза һәм әсәрләренең композициясен тиешенчә эшләп бирми иде. Аңа художество осталыгына ирешүгә, социалистик реализм методында чыныгырга турыдан-туры А. М. Горький ярдәм итте. 1928 елда Горький Казанда булган вакытта К. Нәҗми аңарга үзенең «Шобага» исемле хикәясенең русча тәрҗемәсен бүләк итеп бирә. А. М. Горький ул бүләкне игътибарсыз калдырмый. Москвага кайткач, үзенең гаять күп җаваплы хезмәтләре булуга да карамастан, ул әсәрне укып чыга. К. Нәҗмигә киңәшләр биреп, киләчәктәге иҗаты үсеше өчен юллар күрсәтеп хат яза: «Әгәр дә рөхсәт итсәгез, мин Сезгә простойрак язарга киңәш бирер идем. Чын матурлык һәм акыллылык һәркайчан простойлыкта»,— ди ул үзенең хатында. Бөек язучының тәнкыйтен һәм чын күңелдән биргән киңәшләрен К. Нәҗми большевикларча кабул итә. Шуннан соң системалы рәвештә үзенең иҗат эшчәнлеген яхшырту юлында эшли.
«Шобага» хикәясен генә түгел, башка әсәрләоен дә яңадан редакцияләп, икенче кат бастырганда, яңадан карап чыга. А. М. Горький тәнкыйтенең үзенә ясаган йогынтысы турында Кави Нәҗми үзе 1936 елда «Совет әдәбияты» журналында «Яшәсен Горький» исемендә язган истәлегендә түбәндәгечә китереп уза: «Аның үз кулы белән язылган бу киңәштәнкыйть хатын алу минем өчен әйтеп бетергесез сөенеч булды. Мин үземнең һәрбер хикәямне кат-кат тикшереп, әллә нихәтле кимчелекләремне актарып чыгардым һәм шулардан ничек котылу юлын яхшырак аңлый башладым». ВКП(б) Үзәк Комитеты тәкъдиме буенча СССР Совет язучыларының I съезды көн тәртибенә татар әдәбияты турында доклад куела. Доклад белән Кави Нәҗми чыгыш ясый. Ул анда тагын бер тапкыр А. М. Горький белән якыннан очраша һәм аның киңәшләрен ишетә. Бу тарихи съездда А. М. Горькийның совет әдәбиятына юнәлеш биргән тирән эчтәлекле доклады һәм Үзәк Комитет исеменнән чыгып сөйләгән иптәш Ждановның совет әдәбиятының характерын билгеләгән һәм бурычларын күрсәткән тарихи рече барлык язучыларга, шулар эчендә татар совет язучыларына да иҗат юнәлеше бирә. Партиянең рухландырып торуы белән татар совет әдәбияты тагын да югарырак баскычка күтәрелә. Съездга кадәр татар язучылары зуррак һәм катлаулырак темаларга килергә кыюсызланып торганнар. Тора-бара әнә шул кыюсызлыкны язучылар җиңеп чыгалар һәм Горький өйрәтүе буенча зур, тарихи темаларга әсәрләр язарга керешәләр. 1934 елда язучыларның I съездында сөйләгән докладында К. Нәҗми түбәндәгеләрне әйтә: «Горький татар совет язучыларының иң яхшы остазы һәм дусы, безнең һәрбер уңышыбызда аның күп төрле, искиткеч иҗат энергиясе сизелә. Ул һәрвакытта да татар әдәбиятының үсеше белән якыннан кызыксынып тора һәм булышлык итеп килә». К. Нәҗми татар халкының пролетариат революциясенә кушылуын, рус пролетариаты ярдәмендә, большевиклар партиясе җитәкчелегендә Октябрь революциясенә килүен күрсәткән зур әсәре өстендә күп еллар буенча эшли. Ул «Язгы җилләр» романының башлангыч главалары турында А. М. Горькийдан күп кенә киңәшләр ала. К. Нәҗми бу киңәшне дулкынлану белән искә ала: «Горький мине үз янына чакырып, татар әдәбияты, театрлар, мәктәпләр турында озак сөйләште. Соңгы вакытларда язылып, русчага тәрҗемә ителгән һәм аңар кайбер үрнәкләре тапшырылган әсәрләр турында бик кыйммәтле күрсәтмәләр ясады, «Гарнизон» романында нинди типларны ничек итеп бирү, теге яки бу вакыйгаларның кайсы моментын көчәйтү һәм гомумән стиль, тел, сюжет, образ турында шактый тулы итеп сөйләште. Шундый якын, шундый бөек остаз иде ул миңа». Кави Нәҗми һәм башка алдынгы татар язучылары барысы да А. М. Горькийны үзләренең иң якын кешеләре итеп карадылар, зур хөрмәт белән искә алдылар. Аның үлүе уңае белән язылган «Даһилар үлмиләр» дигән мәкаләсендә Гадел Кутуй: «Максим Горький минем иң сөекле әдибем. Аның үлүе башка иптәшләрне ятим иткән кебек, мине дә ятим итте. Аның тәрҗемәи хәлен өйрәнеп, мин кешенең иң түбәннән югарылыкка, даһилыкка күтәрелүенә тагын бер мәртәбә ышана алдым»,— дип язды, һәм соңыннан да, Горький тормышын татар әдәбиятында яктыртуда, Горькийның якты образын татар хезмәт ияләренә үзенең талантлы публицистикасы белән күрсәтүдә Гадел Кутуй зур эшчәнлек күрсәтте. 1941 елның 18 июнендә «Кызыл Татарстан» газетасына язган бер мәкаләсендә Г. Кутуй А. М. Горький белән татар язучыларының очрашуларын тагын бер кат искә алып, аның ни дәрәҗәдә татар язучылары һәм әдәбияты белән кызыксынуын күрсәтеп узды. «Татар әдәбияты белән болай да таныш булган Горькийның татар культурасына мәхәббәте һәм аны тагын да күбрәк белергә тырышуы гаять зур иде. Татар җырларын яратып тыңлавы әле дә хәтеремдә. Тәнәфес вакытында банкетта Горький: «Татар халкының талантлы Тукае бар»,— дип кайта-кайта сөйләде. Шулай ук югары бәяне ул соңыннан (татар язучылары Москвада Максим Горький да кунакта булганда) татар телендә шигырьләрен тыңлаганнан соң Һади Такташка да бирде». Шул рәвешчә, үз вакытында халык шагыйре Тукайга зур бәя биргән А. М. Горький Такташның шигырьләренә дә югары бәя биреп узган. Һади Такташта үзенең әсәрләрендә А. М. Горькийга тирән хөрмәт белән дулкынланып язган сүзләрен багышлады: «Горький безнең чорның зур әдибе, Аның даны Бөтен планетага таралган...» А. М. Горький татар әдәбияты белән гомеренең соңгы көннәренә кадәр кызыксынып килде. Ленин — Сталинның якын дусты булган бөек Горький һәр адымында барлык милләт халыкларының да тигезлеге, дуслыгы өчен көрәшеп, килде. «Совет әдәбияты ул рус телендәге әдәбият кына түгел, бәлки бөтенсоюз әдәбияты. Безнең туган республикаларның әдәбиятлары, тик тел ягыннан гына аерылып, капитализм тарафыннан таркауландырылган барлык хезмәт ияләре дөньясын берләштерүче шул ук идеянең яктысында һәм файдалы йогынтысында үсәләр һәм эшлиләр»,—дип язды.
Большевиклар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең турыдан-туры ярдәме белән, иптәш Сталинның көндәлек кайгыртып торуы белән совет әдәбияты югары күтәрелде. Бик күп милли телләрдәге совет әдәбияты бөтен СССР халыкларының уртак хәзинәсенә әверелде. Татар әдәбиятының да күренекле әсәрләре Совет әдәбиятының гомуми фондына килеп керделәр. ВКП(б) Үз ә к Ком итеты н ы ң ә дә б и ят сә н г ать мәсьәләләренә карата чыгарган карарлары шушы күтәрелүгә юнәлеш биреп тордылар. Шуның белән бергә ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 елның 9 августында «Татарстан партия оешмасында массаполитик һәм идеологии эшләрнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» махсус карары зур ярдәм итте. Ул карарда Татарстан тарихчылары һәм язучылары алдына кичекмәстән үтәлергә тиеш булган бик мөһим бурычлар куелган иде. Шул мөһим бурычлардан берсе итеп, халыклар дуслыгы темасын өйрәнүгә, «чит илләрдән килгән илбасарларга каршы, царизмга, алпавытларга һәм капиталистлар изүенә каршы рус, татар һәм СССР дагы башка халыкларның бергәләп көрәшләренең тарихын өйрәнүгә һәм яктыртуга, шулай ук Совет власте чорында Татарстанның социалистик нигездә яңадан корылу тарихын яктыртуга» тарихчыларыбызның һәм язучыларыбызның аерым игътибар бирергә тиешлекләре әйтелгән иде. Партия тарафыннан куелган бу зур бурычны үтәү өчен татар совет язучылары дәртле иҗат эшенә керештеләр. Моның беренче нәтиҗәләрен без канәгатьләнү белән күрсәтә алабыз. К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Г. Бәшировның «Намус» романы, И. Газиның «Онытылмас еллар» повесте, Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романы, М. Әмирнең «Тормыш җыры» драмасы, Н. Исәнбәтнең «Мулланур Вахитов» драмасы, Г. Гобәйнең «Замана балалары» повесте һ. б. шундыйлардан. Кави Нәҗми үзенең «Язгы җилләр» романында татар хезмәт ияләренең рус пролетариаты ярдәмендә җиңеп чыгуын күрсәтсә, Гомәр Бәширов үзенең «Намус» романында совет Татарстанының Ватан сугышының авыр елларында намуслы хезмәт күрсәткән кешеләрен сурәтләп бирде. Бу җаваплы темаларны зур полотноларда гәүдәләндереп бирүгә, һичшиксез, А. М. Горькийның гигант хезмәте үрнәк булып торды. А. М. Горький «Ана» романында Павел Власов һәм аның анасы образларында гади эшчеләрнең революцион көрәштә чыныккан большевик булып үсүләрен күрсәтә. К. Нәҗми Горькийның художество алымнарыннан уңышлы файдаланып, Сәубановлар семьясының көрәштә үсү тарихын бирә, революциягә кушылган эшчеләренең тарихын дөрес итеп чагылдыруга ирешә. К. Нәҗми, «Язгы җилләр» романында эксплуататор образларын тирән нәфрәт һәм ачы ирония белән фаш итә. Юныс Вәлишин һәм провокатор Мөбәрәкша образлары йөзендә капитализм чорында эксплуататор сыйныф кешеләренең буыннан буынга чери баруларын, паразитлыкка үсүләрен уңышлы сурәтли. А. М. Горький «Артамоновлар эше» дигән романында капитализмның үсүе һәм череп таркалу процессын Артамоновларның өч буынын сурәтләп күрсәтүдә чагылдырган булса, К. Нәҗми дә Әхтәм морзалар нәселен нинди юллар белән һәм хезмәт ияләрен никадәр эксплуатацияләп килеп тә, ахырда тарих тарафыннан алып ташлануларын куе образлар аша татар хезмәт халкының тарихына бәйләп күрсәтә алган. К. Нәҗми бу романында татар хезмәт ияләренең революциягә килүен һәм Казандагы революцион көрәшнең ничек үсүен гомуми Россия күләмендә барган пролетариат хәрәкәтенә бәйләп күрсәтә алуы һәм бигрәк тә Казан большевикларының Ленин — Сталин идеяләре җитәкчелегендә уңышларга ирешүен дөрес бирүе белән үзенең романының кыйммәтен арттыра. Бу уңышларга «Правда» газетасы гаять югары бәя бирде,— барлык тугандаш халыкларның әдәбияты өчен принципиаль әһәмияте булган үсеш дип бәяләде.
Революциягә кадәр А. М. Горький әсәрләре татарчага аз тәрҗемә ителделәр. Алар 1907 елда Галиәсгар Камалның «Бәхетсез егет» пьесасына кертелгән, Горькпйның «Тормыш төбендә» пьесасыннан алынган «Зиндан җыры», 1909 елда Солтан Рахманкулов тарафыннан тәрҗемә ителгән «Ике сукбай» һәм 1914 елларда тәрҗемә ителгән «Тормыш төбендә» һәм «Мещаннар» пьесалары белән генә чикләнә. Бо- лардан тыш. А. М. Горькпйның иң әһәмиятле әсәрләреннән берсе булган «Ана» романының тәрҗемәсе 1913 елда Орск шәһәрендә басылып чыгуы турында газеталарда мәгълүматлар бирелсә дә, ул әсәрнең басылган экземпляры әлегә кадәр табылганы юк. Ул әсәр шул елларда ук патша властьлары тарафыннан конфисковать ителеп, барлык тиражы белән юк ителгән булырга кирәк. Бөек Октябрь революциясеннән соң Горький әледән-әле тәрҗемә ителеп тора. Ә инде 1932 еллардан аның әсәрләре киң күләмдә тәрҗемә ителә башлыйлар. 1932 елда бөек пролетариат язучысы А. М. Горь- кийның 40 еллык хезмәт бәйрәме уздырыла. Бөтен дөньядагы хезмәт ияләре белән берлектә, Татарстан хезмәт ияләре дә бу бөек тантананы зур шатлык белән уздыралар. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында, эшчеләр, колхозчылар клубларында А. М. Горькийның иҗатына багышланган кичәләр, күргәзмәләр оештыралар. Татарстанда чыккан барлык газета һәм журналлар Горькийның тормыш һәм иҗатына карата мәкаләләр, Горький әсәрләреннән тәрҗемәләр урнаштыралар. Бу тәрҗемәләрнең теле һәм художество ягыннан эшләнеше революциягә кадәр булган тәрҗемәләргә караганда чагыштырмаслык алга киткәнен күрсәтә. Аерым газета-журналларда аның әсәрләреннән өзекләр тәржемә итеп бару белән генә канәгатьләнмичә, тулы әсәрләрен аерым китаи итеп эшләп бирү мәсьәләсе көн тәртибенә куела. 1932 елда «Минем университетларым» басылып чыга. 1933 елдан башлап М. Горькийның сайланма әсәрләренең VI томлыгын тәрҗемә итү эшенә керешелә. 1933—34 елларда «Ана», «Артамоновлар эше» һәм «Балачак» исемле әсәрләре басылып чыгалар. 1935 елда «Малайлыкта» дигән әсәре һәм соңгы 2 томында хикәяләре тәрҗемә ителә. Тиражлары 10 ар меңнән
торган бу әсәрләр бик тиз сатылып бетәләр. Шуның өчен дә, «Ана», «Балачак», «Минем университетларым» кебек әсәрләренең 2 һәм 3 нче басмалары чыгарыла. Революциягә кадәр үк тәржемә ителгән «Тормыш төбендә», «Мещаннар» пьесаларыннан тыш, соңгы елларда А. М. Горькийның «Егор Булычёв», «Васса Железнова» һәм «Дошманнар» исемле әсәрләре тәрҗемә ителәләр һәм алар сәхнәдә куелып киләләр. Болардан тыш, А. М. Горькийның әдәбият турындагы фәнни мәкаләләре, публицистик хезмәтләре бербер артлы тәрҗемә ителеп, газета һәм журналларда басылып килделәр. Шулар эчендә «Минем сәламем», «Әгәр дошман бирелмәсә, аны юк итәләр», «Кем белән сез, культура мастерлары?», «Заводларның большевикларча тарихларын язу», «Кызыл Армия турында», «Тәнкыйть һәм тәнкыйтьчеләр турында», «Большевизм идеясе бердәнбер идея», «Совет әдәбияты турында», «Формализм турында», 1934 елда совет азучыларының I съездында сөйләгән доклады һ. б. тәрҗемә ителделәр. Горькийның шул югары идеяле хезмәтләрен татар хезмәт ияләренә үз ана телләрендә уку мөмкинлеге ачылды. Бу саналган әдәби-фәнни һәм политик мәкаләләр безнең язучыда- рыбызны, тәнкыйтьчеләребезне, укы- тучыларыбызпы тәрбияләүдә гаять әһәмиятле урынны тоттылар һәм тоталар. Әдәбият тарихы курсы буенча, әдәбият теориясе мәсьәләләре буенча да А. М. Горький күрсәтмәләре безнең өчен зур таяныч булып торалар. Чөнки А. М. Горькинның ул хезмәтләре марксизм-ленинизм классиклары тәгълиматларын органик үзләштерү нигезендә мәйданга килгәннәр. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең бөек даһилары Ленин — Сталин белән кулга кул тотынышып эшләү нәтиҗәсендә, Ленин — Сталин иптәшләрнең идея ярдәмендә туганнар. А. М. Горький әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү процессында татар совет язучыларының үзләренең дә культура ягыннан үскәнен күрәбез. Бу хәл Горький әсәрләренең тирән мәгънәләрне эченә алган тормыш энциклопедиясе булуларыннан килә. Горький әсәрләрен өйрәнеп, аларны тәрҗемә итү өстендә эшләү безнең язучыларыбызның художество вкусларын үстерүгә, аларның әдәбият мастерлары булып үсүләренә зур ярдәм итте. А. М. Горький әсәрләрен тәрҗемә итүдә иң күренекле татар язучылары катнаштылар һәм эшләп киләләр. Шулар арасында Ш. Камал, И. Гази, М. Әмир, К. Нәҗми, А. Шамов, М. Максуд, С. Әдһәмова, А. Гомәр иптәшләр зур активлык күрсәттеләр. Язучылар гына түгел, татар артистлары да Горький әсәрләрен тәрҗемә итүдән читтә калмадылар (Зәйни Солтан, X. Сәлимҗанов). Бу коллективның почетлы хезмәтләре татар халкын, бигрәк тә эшче, колхозчы массасын үз ана телендә сөекле язучылары белән таныштыру юлында зур казанышы иде. Хәзер Татгосиздат А. М. Горькийның .VI томлыгын яңадан бастырып чыгару эшенә кереште һәм С. Әдһәмова тәрҗемәсендә дүрт томы басылып чыкты. «Ана» романы М. Максуд тәрҗемәсендә басылырга хәзерләнде. Бу хезмәтләр татар совет культурасына зур хәзинә булып торалар. А. М. Горький публицистик һәм әдәбият турындагы теоретик хезмәтләрен һәм мәкаләләрен тәрҗемә итү буенча язучы һәм тәрҗемәче Сәгыйть Фәйзуллин нәтиҗәле эшләп килә. Аның тәрҗемәсендә һәм редакциясендә Горькийның «Әдәбият турында» дигән сайланма хезмәтләренең татар телендә инде икенче басмасы чыкты. Менә болар барысы да, бер яктан, безнең культурабызның үсүен күрсәтсәләр, икенчедән, коммунизм җырчысы булган бөек гуманист А. М. Горькийга чиксез ихтирамны да күрсәтәләр. Якын көннәрдә Горькийның барлык әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итеп бастыру бурычы тора. А. М. Горькийның большевистик партиялелек белән сугарылган, Совет иленең барлык дошманнарына каршы тирән нәфрәт хисләре белән тулган бай иҗат мирасы совет язучылары өчен һәрвакытта да үрнәк булып торды һәм моннан соң да шулай булачак. М. Горький совет халкын һәрвакыт уяу булырга чакырды. Ул халыкара тынычлык урнаштыру өчен һәрвакыт көрәшеп килде. Горький совет язучыларыннан империалистларны фаш итүләрен, аларнын үлемгә хөкем ителгән булуларын күрсәтүне таләп итте. Ул, дөньяда даһи юлбашчы Сталин җитәкләгән, барлык расалар һәм кабиләләр яшәүгә, хезмәткә, үзләренең культураларын үстерергә тигез хокуклы булган ил бар, дип язды. Ялкынлы патриот барлык совет кешеләрен гүзәл социализм илен сакларга, «Владимир Ильич Ленинның даһи акылы яктырткан илдә, Иосиф Сталинның тимер ихтыяры, могҗизалар тудырып, армый-талмый эшләгән илдә яшәвебезне» һәрвакыт истә тотарга һәм аның белән горурланырга чакырды. М. Горький иҗатының әһәмияте большевиклар партиясе җитәкчелегендә бөтен кешелекнең азатлыгы өчен көрәшүче бөек рус халкының тарихи роле белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Иҗатының халыкчанлыгы өчен барлык милләт вәкилләре М. Горькийга тирән ихтирам саклыйлар. Аның иҗатында рус халкының бөеклеге һәм гуманизмы чагылган. Менә шуңа күрә дә, Ленин — Сталин партиясе җитәкләгән революцион көрәш нәтиҗәсендә социаль һәм милли азатлык яулап алган барлык милләтләрнең хезмәт ияләре Горький исемен бөек рус халкының иң алдынгы вәкилләре белән беррәттән тирән ихтирам белән искә алалар һәм алачаклар.