Логотип Казан Утлары
Повесть

БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ

А.МУСАТОВ

БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ

БЕР-БЕРЕБЕЗГӘ ТАЯНЫЙК

Санька әнисе артыннан нык күзәтеп йөрде. Хәзер әнисе, элеккеге шикелле, яктыра башлау белән кырга чыгып йөгерми иде. Ул, озаклап, мич тирәсендә кайнаша яки һич кирәкмәгәнгә өй буенча арлы-бирле йөренә. Кайбер көннәрдә ул эштән кешедән алда кайта, һәм, чишенеп-нитеп тормыйча, урынына барып ята. Күрше хатын кергәли, ул өйне җыештырып чыга, табак-савытны юа, һәм кергән саен Катеринага «һәрбер авыруны ялап кына ала торган» ниндидер үлән кайнатып эчәргә киңәш бирә иде.

— Болай да узар әле,—ди Катерина, исе китмичә генә. — Салкын тигәндер... дымлы җирдә ятып торган идем.

— Санька гаҗәпкә кала: ничек салкын тисен ди, инде! Көннәр коры тора, кызу, җир хәтта кич белән дә суынмый. Бер тапкыр Санька төн җитеп килгәндә Евдокиянең бик төчеләнеп кенә сөйләнгән тавышына уянып китте. Сукыр лампаның үткен тырнагы караңгылыкны тырный. Әнисе, юрганына төренеп, урынында ята. Күрше хатын, аның аяк очына утырган да, Татьяна Родионовнадан зарлана:

— Кичә мине председатель правлениегә чакырып ала да: «Девяткина, син тазасау хатын, бераз кырда эшлә әле, ә сөт ташырга башка берәүне куярбыз», — ди. Ә каян килеп таза булыйм мин! Урак ура башласам, минем билем сызларга тотына, йөрәгем кузгала. Берәрсе көнчелек белән әйткәндер инде, ул җиңел эштә йөри дигәндер. Тагын кайсыдыр мине базарда сату-алу белән маташа дигән әле, бар да көнләшеп әйтелгән сүзләр. Хәер, сату-алуның ни гаебе бар! Хәзерге заманда колхоз икмәге белән яшәп булмый. Аннан безнеке шикелле юклы-барлы сәламәтлек белән колхозда ничек эшлисең! Беркөннәрдә шәһәргә баргач, мин Яков абый янына кергән идем. Үзләренең артеленә эшкә чакыра, кладовщик итеп урнаштырырга вәгъдә итә. Әйдә, бергәләп китәбез, Катюша! Анда сиңа да эш табылыр. Санька бөтенләй әсәрәйде. Бу ни хәл инде? Евдокия әнине Стожарыдан китәргә димли, әни аның сүзен, риза булып, тыңлап ята. Бер сүз дә эндәшми!

— Балаларга да җиңелрәк булыр,— диде Евдокия, сүзен дәвам итеп.

— Петька белән Саньканы итекчелек эшенә бирербез, үзләре әллә кайчаннан бирле кызыгып йөриләр.  

Санька, пошынып, әйләнеп ятты, аннан торды да, ялан аяклары белән лап-лоп басып, чиләк янына килде һәм чүмеч белән су алды да, бөтенләй эчәсе килмәсә дә, озаклап чөмереп торды.

— Нәрсә син төн пәрие шикелле йокламый йөрисең?—дип сорады аңардан Евдокия. — йоклый идем, уяттыгыз ич... — диде Санька һәм, сукыр лампаны югары күтәреп, сәгать карады, герен күтәрде, аннан усал күзе белән күрше хатынга кырын карап куйды.

— Тиздән әтәч кычкырыр инде... Евдокия урыныннан торып:

— Кара, чыннан да соң икән инде, — диде. — Син уйлап куй, Катюша. Мин сиңа яхшылык итәргә телим. Син миңа ят кеше түгел. Санька аны озатып, кече капканы бикләп керде һәм әнисе янына килеп утырды:

— Ёвдокия белән сезнең нинди серләрегез бар? Нишләп ул синең янга болай еш кереп йөри башлады?

— Бизгәк туңдыра, Санька... Өстемә берәр нәрсә алып яп әле, — диде Катерина. Малай әнисенең өстенә тун алып килеп япты. Санька курыкты: «Бу Девяткина әнинең башын-күзен әйләндерми калмас, үзе белән ияртеп алып китәр», — диде ул, урынына килеп ятканда. Кинәт, аның күз алдына бик күңелсез күренеш килеп басты: менә, әнисе өй әйберләрен арбага төйи, аннан тәрәзәләрне кадаклап, кече капкага йозак элә, һәм бөтен семьялары белән Стожарыны ташлап чыгып китәләр... Санька, батырланып: «Мин ул хатынны өйгә кертмим,—дигән уйга килде.

— Пычкы алып чыгам да былдырның баскычларын кисеп куям, аягын сындырсын». Икенче көнне Катерина урыныннан тормакчы булды, ләкин тора алмады. Температурасы күтәрелде. Төн буе саташып чыкты. Әле Егорга «кайт инде» дип ялынды, әле аның белән саубуллашты. Санька таң атканчы күзен йоммады, нишләргә белмичә, өй буенча йөрде, әледән-әле әнисе янына килеп, мүк җиләге кирәкмиме, квас эчәсең килмиме, дип сорады. Иртә белән Катеринаның температурасы кимеде. Катерина улын әлеге күрше хатынга кертмәкче булды: «Сыерны савып, мичне ягып чыгар».

— Йөрмәсен, кирәк түгел, — диде Санька, — барысын да үзем эшлим. Ул сөт чиләген алды да, Феняны ияртеп ишек алдына чыкты. Катерина ябылып җитмәгән ишек аша Саньканың сыерны озаклап сауганын, аңар матурым дип, акыллым дип эндәшкәнен, аның тирескә катып беткән аякларын тәпи дип атаганын ишетеп ятты. Аннан соң, ахрысы, Санька сыер белән килешә алмагандыр, аның сыерга «у-у, зәһәр» дип эндәшкәнен, «әллә кайчан тиреңне тунатырга җибәрәсе калган», дип кычкырганын ишетте. Аннан соң ишек алдына Маша йөгереп керде. Ул Санькага үпкәләп: «Нигә мине чакырмадың, нәрсә — нәрсә, ә сыер саварга мин малайлардан яхшырак беләм», — диде. Федя белән Тимка килеп керде, һәм балалар, бергәләшеп эшкә керештеләр. Су алып кайттылар, утын алып керделәр, мичкә ягып җибәрделәр. Аннан, шыпырт кына, мичкә бәрәңгене куярга вакытмы, түгелме дип бәхәсләшеп алдылар. Ниһаять, нәрсәнедер түктеләр — мөгаен, чуендагы суныдыр, чөнки мичтә дөрләп янган утыннар кинәт усал чыжылдый башладылар. Катерина, терсәгенә таянып, күтәрелде.

— Эх сез, хәсрәт пешекчеләр! — диде ул. — Барыгыз, юлыгызда булыгыз. 
Ә эченнән, балаларның үзен кайгыртып йөргәннәре һәм Саня оелән дусланулары өчен, шатланды. Лена Одинцова килде. Ул, мич янында йөрү малайлар эше түгел диде, аларны доктор алып килергә җибәрде, үзе Маша белән өй эшләрен карый башлады. Төш вакытында Иван Ефимович килде. Ул Катеринага үпкәләрегез шешкән диде, дару язды һәм һич торып йөрмәскә кушты. Фельдшер китүгә Катеринаның күзләре йомыла башлады һәм озакламыйча йокыга китте. Ул төшендә тагын саташты, Санька аның яныннан бер минутка да китеп тормады. Катерина караңгы төшеп килгәндә генә уянды һәм башта улын' танымыйча торды. Ул аның аяк очында юрганның бөрешкән читен язып утыра, бите буенча күзеннән яшь ага иде. Әнисе, хәлсез иреннәре белән елмаеп:

— Әй, юләрем... куркып беткән бит, — диде һәм, кулын юрган астыннан чыгарып, Санькага таба үрелде. Ләкин Санька, кровать читеннән идәнгә шуышып төште дә, тәрәзә янына китте.

— Ят син, әни, ят! Капка шакыдылар. Санька капка ачарга чыкты һәм Евдокия белән күзгә күз очрашты.

— Үги әниеңнең нихәле бар, Саня? Авырып киттемени? Менә кесәл алып кердем әле үзенә.

— Аңар кесәл кирәкми, — диде Санька, тупас кына итеп.

— Доктор әйтте, янына чит кешеләр күп кереп йөрмәсен, диде. Евдокия, гаҗәпләнеп:

— Ай алла, нишләп мин чит кеше булыйм, ятимкәем? — диде. Санька чыраен сытты:

— Нәрсә сез бертуктаусыз «ятим дә ятим» дисез. Мине моннан болай ятим димәгез... Һәм Феняны да алай димәгез!

— Ә сезнең исем-шәрифләрегез ничек була?

— Ничек булган — шулай. Әнигә дә тимәгез!

Евдокиянең хәтере калды:

— Бу ни дигән сүз тагын? — диде ул.

 — Сүз шикелле сүз. Нигә сез аны әллә кая китәргә котыртасыз? Колхозда ошамый икән, үзегез китегез. Ә безнең Стожарыдан китәсебез килми. Евдокия кечкенә күзләрен бик еш җемелдәтеп торды:

— Менә син нинди икән... Коншаков! — Шундый шул. Ә әнине котыртып йөри торган булсагыз, Татьяна Родионовнага барып әйтәм.

 — Санька капканы шап итеп япты да, келәсен этәреп куйды. Кич белән, Санька югында, Евдокия, бернәрсә дә булмаган кебек, тагын Катерина янына керде. Санька, кайтып кергәч, нәрсә эшләргә дә белмәде. Ул күрше хатын турында Маша белән Федяга зарланды.

— Менә болгаткыч!—диде Маша, ачуланып.

— Ә син чыннан да Татьяна Родионовнага әйт. Ул аның белән сөйләшер. Бәлки идарәгә дә чакыртыр әле.

— Алай ярамый, — диде Санька, уңайсызланып.

— Кеше әллә нәрсә әйтер! Менә Коншаковлар нинди алар: башта колхоздан улы читләште, хәзер инде әнисе, диярләр.

 — Анысы да ихтимал, — диде кыз. — Син, Санька, Девяткина артыннан күзәтеп йөр, әниеңне сакла.

— Ә мин болай да саклыйм... Сез дә, андый-мондый нәрсә күрсәгез, миңа сигнал бирегез.  
Маша башын селкеп кунды:

— Анысы үзеннән-үзе билгеле. Ләкин Евдокияне күзәтеп йөрү ансат булмады. Бер тапкыр, Санька конюшняда эшләп йөргәндә, аның янына Маша йөгереп килде һәм Евдокиянең тагын Катерина янына кереп киткәнен әйтте. Санька өйләренә йөгерде. Феня бакчада кәбестәнең җәелеп үскән, вак ядрә белән тишелгән шикелле тишелеп беткән яфракларын өзеп йөри иде.

— Нәрсә әйттем мин сиңа!—диде Санька, ачуланып.

— Өйдән чыксаң, кече капканы бикләп чык дидем. Ә син анда тагын теге Евдокияне керткәнсең!

— Ипи әгәр, бикләгән идем, Саня. Ул бит шундый хатын, койма аша кергәндер. Санька каен себеркесе исләре аңкып торган өйалдына керде. Өйалды караңгы иде. Саня ишек тоткасын капшап табуга, ишек ачылып китте һәм өйдән Евдокия атылып килеп чыкты. Саньканы чак кына бәреп екмады ул. Аннан борылды да өч тапкыр бусагага төкерде һәм, нәрсәдер мыгырдана-мыгырдана, урамга йөгереп чыгып китте. Санька өйгә керү белән әсәрәеп:

— Әни, нәрсә булды тагын? — дип сорады. — Нигә кергән ул? Катеринаның тәмам кәефе кырылган иде. Ул Саньканың соравына каршы кулын гына селтәп куйды:

— Сорама инде, — диде ул һәм одеялын ябынды. Бу вакытта аның куллары дерелди, яңакларына кызыл тимгелләр бәреп чыккан иде.

— Тагын кайда булса да китәргә котырттымы?

— Котыртты. Синең турыда да төпченде. Кайчан шәһәргә китеп итекче була инде, ди. Петька һаман сине көтеп тора икән әле. Санька кызып китте. Ул, әни барысын да әйтеп бетерми бугай дип шикләнде һәм холыксызланып, кычкырырга тотынды:

— Беркая да китмим мин. Белеп тор! Һәм сиңа да өйне кадаклап чыгып китәргә ирек бирмим.

— Нәрсә сөйлисең син? Нинди өйне?

— Нинди өйне булсын, безнең өйне, Коншаковлар өен. Нәрсәгә дип син һәрвакыт шул Девяткинаның сүзен тыңлыйсың. Аңар каршы бер сүз әйтмисең бит син. Ул кердеме, судан тын, чирәмнән тәбәнәк буласың да каласың. Менә мин хат язып салыйм әле...

— Кая язасың, кемгә?

— Катерина дерелдәп куйды.

— Үзем беләм мин. Әтигә язам. Ул анда пулялар, миналар, снарядлар эчендә сугышып йөри... Аның һәрбер минутта үлеп калуы мөмкин... Ә син... Катерина башын күтәреп улына карады.

— Кирәкми, Саня, кирәк түгел, — диде ул, ялынып.

— Тагын йөрәгемне кузгаттың. Мин бит барысын да беләм... Күкрәк кесәңдәге кәгазьне күрдем мин. Санька гимнастерка кесәсенә ябышты. Тыны кысылды аның. Ул:

— Күрдең? Ничек күрдең? — дигән сүзләрне көчкә генә әйтә алды. Алар, һәркайсы үз уйлары белән мәшгуль булган хәлдә, сүзсез калдылар. Аннан, Санька читкә карап, тонык тавыш белән әйтеп куйды:

— Алайса, тотар кешең калмаган икән инде...

Димәк, китәсең икән инде...

— Нәрсә сөйлисең син? — диде Катерина, гаҗәпләнеп.

— Әллә мин — Девяткинамы? Евдокия гына ул гомере буена эшләмичә ашау турында хыялланып ятты. Аның өчен колхоз нәрсә? Проходной ишек алды. Ә миңа алай түгел. Стожарыдан китү, әтиең эшләгән эшне ташлау, минем башыма да кереп чыкканы юк. Безнекеннән дә әйбәт җир бөтен дөньясында юк. Миңа биредәге һәрбер каен, һәрбер алан якын.
27 
 
Әтиегезнең үлү хәбәрен белгәч кенә ямансу булып китте. Тирә-яктагы һәрнәрсә чайкалган төсле булды. Җитмәсә, Девяткина бертуктаусыз кыҗрап йөри. Башта гомерең бушка уза дип лыгырдады. Аннан колхозны яманларга тотынды. Шунда инде минем ачуым тышка бәреп чыкты. Әйтәсемне бер дә калдырмадым... — Тукта, тукта!—диде Санька, әнисенең сүзен бүлеп.’—Син Девяткинаны куып чыгардыңмыни? Ә мин аны, бу безнең бусагага нигә төкереп чыгып китте икән дип аптырап торам! — Төрткәләп чыгармадым мин аны, әлбәттә. Ләкин шулай да безнең капкага инде тиз генә әйләнеп карамас. — Яхшы булган, — диде Санька. — Мин инде монда аның белән су- гыша-сугыша туеп беттем. — Беләм, — диде Катерина, елмаеп. — Синнән әллә ничә зарланды инде ул. Мине санга санамый, ди. Димәк, син минем өчен борчылып йөрдең? Ярый, рәхмәт инде. — Катерина улына сынап карап торды: — Ә син моннан болай читкә китәргә уйлап йөрмәссеңме соң? Хәзер инде, әтисез калгач, безгә бер-беребезгә бик ныклап таянырга кирәк була. — Уйламам! — Санька, уңайсызланып, аска карады. — Мин теге вакытта ялгышканмын, әни. Катерина, улын үз янына чакырып китерде дә, әкрен генә сорау бирде: — Ә хәзер син нишләмәкче буласың? Комсомолга керергә дә вакыт бит инде сиңа. Санька әкрен генә тирән сулап куйды. Әнисенә ни дип җавап бирсен? Ул бит комсомолга керү турында әллә кайчан гариза язган иде. һәм ул анда керү бик ансат булыр дип уйлаган иде. Җыелышта үземнең ничә хезмәт көнем бар икәнен сөйләрмен дә, барысы да миңа кул күтәрерләр дип белгән иде ул. Ләкин Лена аның гаризасын кулына да алмады. «Мәктәбеңә кайтмыйсың икән, гаризаңны карап та тормыйбыз», — диде ул. Шуннан бирле Саньканың гаризасы кесәсендә ята бирде. Санька әнисенә ни дип җавап бирергә белми торганда, тәрәзәдә Петька Девяткин башы күренде.

— Сиңа нәрсә кирәк, Петька?—дип сорады Катерина.

— Әни сөт чиләген алып чыгарга кушты. Әле дә инде ике атнадан бирле кертмисез.

Катерина, башын селкеп:

— Бар, алып бир, Санька, — диде. — Чоланда бугай.

Санька пырхылдап көлеп җибәрде:

— Араны бөтенләй бозасызмыни инде?

 — Бөтенләй, бөтенләй!—диде Катерина, көлеп. — Анда мич янында тагын кисәүләре белән ярык чуеннары бардыр. Барысын да биреп чыгар.

Санька әнисе әйткән әйберләрне урамга алып чыкты да Петькага бирде.

— Шулай, Коншак, — диде тегесе, — соңгы тапкыр сорыйм, синең итекче булырга исәбең бармы, — сине көтәргәме, юкмы?

— Соңгы тапкыр җавап бирәм, — диде Санька, көлемсерәп, — сиңа мине бик озак көтәргә туры килер... 


РАЗВЕДКА КАЙТЫП ӘЙТТЕ

Санька иртә белән участокка китте. Хәзер ул бирегә көн саен диярлек килә, иптәшләренә су сибәргә, бәрәңге төбен өяргә булышып йөри. Ләкин аның өчен бу эш кенә аз иде әле, ул үзенә яңа эшләр тапты. Бакча инвентарен төзәтергә кереште, көрәкләрне кайрады, коймага яңа ишек ясап куйды.  

— Захар Митрич, тагын нәрсә эшләргә? — дип сорады ул бабайдан.

— Кирәк булса, әйтегез сез...

Захар уйлап-уйлап торды да:

— Кирәкми бугай инде, — диде. — Ә йомраннар теңкәгезгә тимиме? Мин капкыннар да ясый беләм.

— Бар алар бездә. Кирәгеннән артык. Сиңа кадәр Алёша ясап тутырды,— диде карт һәм, малайның «Коншак бодаеннан» күзен алмаганын күреп, елмаеп куйды: «Күр, бодай нинди булды! Ефәкмени!»

Кызу төш вакыты җитеп, участокта эш туктап торган арада, Санька белән Федя, берәр күләгә җиргә кереп утырып, уку китапларын кулларына алдылар. Дөрес, алар китапларны әллә ни бирелеп укымадылар: әле агач башыннан китапка яшел күбәләк корты егылып төште, әле кул аркасына берәр кырмыска менеп, әрле-бирле килеп йөрде, борынга кояшта җылынган үлән исе килеп бәрелде. Санька, китабыннан аерылып:

— Федя, бу ни исемле үлән? — дип сорады. Аңарга үләннәр барысы да берберсенә ошаган кебек булып күренделәр. Федя аның соравына җавап бирми калмады. Ул агачтан агачны, коштан кошны, бөҗәктән бөҗәкне аера белә иде. Ул Санька элек әйләнеп тә карамаган юк кына үләннең дә исемен, аның үзенчәлекләрен белә иде. Менә уймак чәчәк. Аңардан йөрәк даруы ясыйлар. Әнә көтүче сумкасы. Аның белән канны туктаталар. Әнә бүре җиләге. Аның белән ревматизмны дәвалыйлар. Саньканың тәмам исе китте:

— Кара, син үләннәр белгече икәнсең ич! — диде ул. — Кая инде... Менә бабайны әйтсәң дә ярый. Ул табигатьне белә. Исең китәр! — диде Федька һәм, исенә төшеп, Саньканың җиңеннән тартты:

— Кара әле, без бер хисап белән тагын көне буе утырабыз. Әйдә, аңар-моңар карамый гына укыйк әле.

Ләкин бүген Санька участокка шул кадәр шатланып йөгереп килде, Маша хәтта сорап куйды:

— Нигә шулай балкыдың?

— Беләсеңме нәрсә булды! Кичә бер хисап белән этләштек, этләштек, һич кенә дә чыгарып булмады. Стёпа да кереп батты. Ә мин бүген иртән торып эшләдем дә ташладым. Федя кайда?

— Ул юк, Саня. Киткән.

— Кая киткән?

— Беркемгә дә әйтмәгән, кичә кич белән тоткан да киткән. Бабай бик күңелсез йөри, сөйләшми.

Санька, бераз эндәшми торды да:

— Федяның әнисен немецлар дөрләп янган игенгә ташлаганнар, ди, дөрес микән? — дип сорады.

Маша башын түбән иде:

— Дөрес.

— Аның туганнары да калмаганмы?

— Федя үзе, бер апам бар иде, ди. Ләкин хәзер аның да кайда икәнен белми.

— Маша уйга калды.

— Бәлки Федя совхозга шул апасын эзләргә киткәндер. Ул көнне участокта эшнең рәте булмады. Захар бабай бөтенләй килмәде. Маша белән Санька тынып калдылар, әледән-әле юлга чыгып, Федя күренмәсме икән дип, карап тордылар. Санька өйгә кайткач, әнисе аның нәрсәгәдер борчылганын бик тиз сизеп алды. Тагын берәрсе белән сүзгә килдеңме? 

— Юк ла...

— Санька тәрәзәгә таба борылды.

— Федя Черкашин беркемгә дә әйтмичә әллә кая киткән...  

Тышта җил. Өй түрендәге яшь каен башын селки-селки кем беләкдер исәнләшә. Аның юка киеме аша өйгә кояш нурлары төшә. Каен белән янәшә миләш агачы үсеп утыра. Җил искәндә аның ботаклары каенга тиеп-тиеп китәләр.

— Әни!

— Санька, кинәт әнисе янына килде дә, дулкынланып пышылдады:

— Әгәр Федя кайтып килсә, аны үзебезнең янга, үзебез белән бергә торырга чакырыйкмы? Чакырыйк, әни, ә? Катерина, малаена текәлеп карап торды да, елмаеп куйды:

— Чакырырбыз, улым... Кайта гына күрсен. 
Маша ялгышмады: Федя чыннан да «Высокое» совхозына киткән иде. Ләкин китмәгән булса, яхшырак булган буласы икән. Аларның андагы кечкенә ак йортларыннан җилләр искән иде. Совхозның кешеләре дә яңа иде, Федяны аларның берсе дә танымады. Федя Стожарыга кичкә таба гына кайтып керде. Аны башта Санька күрде һәм Машага әйтте. Алар Маша белән Черкашинның каршысына йөгерделәр. Санька кинәт туктап калды:

— Беләсеңме нәрсә, Маша, әйдә без аңардан бернәрсә турында да сорашмыйк. Кыз Санька фикере белән килеште:

— Шулай яхшы булыр кебек шул,—диде ул. һәм алар кире борылдылар. Икенче көнне балалар килгәндә, Федя участокта иде инде. Ул бишенче клетка янына килеп чүгәләгән дә бодай сабакларыннан нәрсәдер чүпләп маташа иде.

— Бире килегез, малайлар!—дип кычкырды ул.

— Мин бер әйбер таптым! Барысы да Федя янына йөгереп килделәр. Ул иптәшләренә бер банка сузды. Банка төбендә килбәтсез соры коңгызлар шуышып йөри иде.

— Фу, нинди шыксызлар!—диде Зина һәм артына борылды. Ул һәртөрле коңгызлардан, күбәләк кортларыннан үләргә җитеп курка иде.

— Ничек шуларны кулыңа тотасың килә! Федя иптәшләренә:

— Ә сез моның нинди коңгыз икәнен беләсезме? — диде.

— Моны кандала ташбака диләр. Иң зарарлы корткыч.

Зина кулын селтәп куйды:

— Җитәр инде, Федя. Гомер-гомергә син шундый куркыныч әйберләр уйлап чыгарасың. Әле җир борчасы, әле кандала ташбакасы...

— Кандала ташбакасы түгел, кандала ташбака. Исеме шундый аның.

Федя бодайдан бер коңгыз табып алды да, кесәсеннән зур күрсәтә торган пыяла чыгарды:

— Ул паразитның нишләгәнен генә күрегез әле сез.

Санька зур күрсәтә торган пыяланы иң беренче булып эләктереп алды. Балалар аны:

— Нишли? Я әйт инде! — дип тарткаларга тотындылар.

Санька карый-карый сөйләнеп куйды:

— Исендә дә юк, йөри бирә... Як-ягына карана... Әкренрәк, өскә ятмагыз әле... Менә инде туктаттыгыз!.. Оһо! Борынын чыгара... Әбәү, борыны неп-нечкә икән... Әнә орлыкка кадады... Сүлен эчә. Менә корткыч! Ул бит шулай итеп орлыкларның барлык сүлләрен эчеп бетерер!

Санька корткычны бодай сабагыннан алу өчен кулын суза башлады, ләкин аны Маша туктатып калды.

 — Тимә, тимә... китер, без дә карыйк әле. Зур күрсәтә торган пыяла кулдан кулга йөри башлады.  

Захар бабай килде. Ул банкада кандала ташбаканы күреп, чыраен сытты:

— Уһу-у! Иске дошманнар! Сез боларны кайдан таптыгыз?

— Яшелчәләрдән, бабай, ашлыкларда да бар. Койманың менә бу ягында күп алар, — диде Федька. — Димәк, урманнан чыкканнар. Хәзер көт тә тор, өерелеп килә башларлар.

— Ә ул иген кырларына да һөҗүм итә аламы?—дип сорады Санька.

— Ничек кенә әле! Утыз бишенче елны ул кабахәтләр шундый хикмәтләр эшләделәр... Игеннәрнең тамырлары гына утырып калды!

— Бабай, Татьяна Родионовнага әйтергә кирәк... — диде Маша.

— Менә нәрсә! — Захар бабай балаларга карады.

— Степан! Стёпа сикереп чыкты һәм, бабай каршысына килеп, хәрбиләрчә төз басты. Захар малайга наказ бирде:

— Үзеңә ике иптәш алып кал. Яхшылап карап, бөтен участокны чистартып чык... Бодайның һәрбер сабагы өчен синнән сорармын... Фёдор!

— Тыңлыйм, бабай!

— Син, балаларның калганнарын ал да, кырга разведкага чыгып кит. Яхшылап күзәтегез. Игендә коңгыз күп микән. Урманга якынрак делянкалардан башлагыз. Барыгыз, мин идарәдә булырмын. Федя, балаларны ияртеп, кырга китте. Санька, бераз тукталып торды да, Стёпаны бер читкә алып китеп:

— Беләсеңме нәрсә... Син биредә яхшылап кара, яме. Үтенәм синнән... — диде һәм Федялар артыннан йөгерде. Төш җитәрәк, разведчиклар колхоз идарәсенә йөгереп килделәр. Идарәдә кеше күп иде инде: Татьяна Родионовна, Захар бабай килеп әйтү белән, ашыгыч рәвештә барлык бригадирларны чакыртып китергән иде. Сулуы кабып килеп кергән Федя кондыз белән туп-тулы банканы председательгә сузды:

 — Татьяна Родионовна... Менә!

— Кайдан җыйдыгыз? — Бөтен кырда булдык. Ә корткычның иң күп җире — Катерина түтәй делянкасы.

— Башка кайгыбыз юк иде шул!

— Татьяна Родионовна банканы тотып карады да, ачу белән тәрәзә төбенә куйды һәм, җыелган халыкка карап, бер дә икеләнмичә, болай диде:

— шулай, гражданнар. Разведка алып кайткан мәгълүмат дөрес. Коңгыз урманнан һөҗүм итә. Сузарга ярамый. Халыкны кырга алып чыгыгыз, безгә корткычларны кул белән чүпләргә туры килә. —

 Ул Лена Одинцовага карап куйды:

— Катерина авырып ятамыни? Менә бәла! Ярый, Лена, бригаданы вакытлыча үзеңә алып тор. Булдыра алырсыңмы?

— Белмим шул, Татьяна Родионовна... Бездә кеше аз бит... — Лена сүзен әйтеп бетермичә, артына борылып карады: Маша, аның җиңеннән тартып, үзен, Федяны һәм Саньканы күрсәтеп тора иде. Бу хәлне күргәч, Лена тынычлана төште:

— Балалар булышсалар, ул чакта, әлбәттә...

— Ул турыда нинди сүз булуы мөмкин! — диде Захар бабай, кырыс кына итеп.

— Кирәк икән — барысы да чыгарлар.

— Без басуда бер коңгыз да калдырмабыз!—диде Маша. Татьяна Родионовна киңәш бирде:  _

 Балаларны күбрәк җыегыз, бөтен авыл баласын алып чыгыгыз.

Балалар урамга чыктылар.

Контора тәрәзәсе төбендә, әйтерсең анда сайлап салынган бодай китереп сипкәннәр, бер көтү тавык комсызланып нәрсәдер чүпләнеп йөри иде. Федя иелеп караган иде, тавыкларның орлык түгел, ә коңгыз чүпләп йөргәннәрен күрде. Балалар җыеп кайткан коңгызларны берәрсе ялгыш тәрәзә төбеннән аударып төшергәндер, ахрысы, банкасы бер читтә аунап ята иде. Федя, балаларны чакырып китерде дә, тавыкларга төртеп күрсәтте;

— Менә тагын кемнәрне коңгыз чүпләргә кушарга кирәк!

— Ой, шулай шул!—дип кычкырды Маша. — Мин ул турыда кайдадыр укыган да идем әле... 
Икенче көнне иртә белән бик күп кечкенә балалар, Захар бабайча итеп әйтсәк: «бөек сугышчылар» Иске Пустошька җыйналдылар һәм игеннәрне сарган коңгызларны чүпли башладылар. Бераздан делянка янына Маша, Федя һәм Санька килде. Аларның һәркайсы кулларына чыпта белән томаланган корзинка тоткан иде. Федя:

— Я ничек, планнарыгызны үтәдегезме? — дип сорады. Маша зарланып:

— Кайда ул үтәү! — диде. — Җиде тавык тоттым, икесе кычыткан эченә кереп качты. Йөгерә-йөгерә аякларымны авырттырып бетердем... Санька:

— Ә мин үзебезнең тавыкларны кунаклаган җирдән алып төштем. Уянмаганнар да иде әле. Тыннары да чыкмады, — диде.

— Бары әтәч юләр генә тавыш күтәрде.

— Әйдәгез, башлыйбыз! — диде Федька. Балалар корзинка авызларына бәйләгән чыпталарын чишеп, тавыкларны чыгардылар. Тавыклар борчылган канатларын турайттылар да, ризасызлык белдереп, кыткылдарга тотындылар. Лена килде. Маша аның каршысына йөгереп барды.

— Ә без тавыклар мобилизацияләдек.

— Әниләрегез белән әбиләрегез беләләрме соң? Алардан рөхсәт сорадыгызмы? Маша, туры җавап бирүдән уңайсызланып:

— Сорап бетермәгән идек шул әле, — диде.

— Бик үк белмиләр шул әле. Ә тавыклар, гүяки, нигә безне бирегә алып килделәр икән дип, бер- берсенә зарланыштылар — һаман да кыткылдый бирделәр; тирә-якта гел яшел кыр гына, тирес өемнәре юк, коймалар юк — тавыклар гүя шуңар гаҗәпләнделәр. Санька:

 — Алар коңгызларны күрмәсләр, — дип борчылып куйды. Федя, күзләрен тавыклардан алмыйча:

— Күрерләр, күрергә тиешләр, — диде. Маша, тавыкларны сакланып кына игеннәргә табарак кысрыклый- кысрыклый, ялынырга тотынды.

— Җаннарым... тавыккайларым... Я, барыгыз инде, курыкмагыз инде... Маша, артыңа кара әле! — дип пышылдады Федька. Ике иген арасындагы тар сукмактан вак-вак басып, ләкин җәһәт атлап, Машаның дәү әнисе Манефа әби килә иде, кулында тал чыбыгы иде аның бит юньсезләр! — дип кычкырды ул. — Нәрсә уйлап чыгарганнар 

— Әби! — Маша әбисенә каршы йөгерде. — Хәзер без сиңа үз тәҗрибәбездә исбат итәбез: тавык коңгызны шундый ярата икән, бодайларың бер якта торсын... Манефа әби килеп җитүенә чыбыгын селти-селти тавыш күтәрде: — Ишетәсем дә килми! — диде ул. — Әйдә, тавыкларыңны өйгә алып кайт. Ләкин шул чакта Санька алып килгән алтын әтәч бер коңгызны кабып карады, икенчесен кабып йотты һәм башын күтәреп, бугазын киереп, кычкырып җибәрде: «яңа җирдә тамак туйдырырлык әмәл бар икән, дуслар!» — диде ул. Манефа «әйдәгез, әйдә» дип, тавыкларын чакыра башлады, ләкин коңгыз аулау белән мавыккан тавыклар, аның чакыруына әһәмият бирмәделәр.

— Әй, миңа димәгәйләре тагын!

— Манефа кулын селтәде.

—Тик чүпләнә бирсеннәр.

Маша аны үгетләп:

— Әби, син бер дә борчылма, бар, өйгә кайт, — диде.

— Без аларны кич белән түкми-чәчми өйгә алып кайтып куярбыз.

Манефа әби риза булмады:

— Ә һавадан карчыга килеп чыкса? Куаклыктан төлке килеп чыкса? Юк инде, үзем саклыйм. Ул тавыклар янында, як-ягына каранып, бераз басып торды да, эче пошып, балалар янына килде һәм, ах-вах итеп, коңгыз чүпли башлады. Игенгә коңгыз һөҗүм иткәнне белгәч, Катерина түзмәде, урыныннан торды да, әкрен генә кырга китте. Башта ул куркуга төште. Ул — делянкада балалар бик күп бодайны таптап бетергәннәрдер инде дип уйлады. Ләкин, килеп җиткәч, Катерина игенгә бернәрсә дә булмаганын белде. Балалар әз генә ара калдырып тезелгәннәр дә, кайсы консерв банкасына, кайсы тырыска, кайсы бутылкага коңгыз җыеп йөриләр иде. Вакыт-вакыт алар бодай арасыннан чыгалар да, йөгереп килеп коңгызларын чокырга бушаталар һәм җир белән күмеп куялар иде. Делянкада әледән-әле:

— Уң яктан кер, камап ал!

 — Кырып бетер!—дигән тавышлар ишетелеп тора иде. Ә кечкенә балалар су алып киләләр һәм:

— Кемгә чишмә суы кирәк, кемгә чишмә суы кирәк! — дип кычкырып йөриләр иде. Катеринаның йөрәге дерелдәп куйды.

— Әй акыллыларым, тырыш җаннарым!—дип пышылдады ул һәм эшли башларга теләде, шул чакта кинәт бодай арасында тавыклар күреп туктап калды. Тавыклар комсызлана-комсызлана коңгыз чүпләп йөриләр иде. Лена белән Санька йөгереп килде. Катерина Ленадан:

— Тавыкларга эш кушуны син уйлап чыгардыңмы? — дип сорады.

 — Юк ла... Пионерлар уйлап чыгарганнар. Ә бит яхшы ярдәм итәләр, әйеме? Без әле төштән соң тагын тавыклар алып килергә торабыз.

Катерина елмаеп куйды:

— Бик яхшы итәсез.

Санька, әнисенә бик җитди карап:

— Ә син нигә дип чыктың? Доктор сиңа нәрсә әйткән иде? — диде.

— Бөтен авыл кырда чакта, мин ничек авырып ятыйм, ди! Кыш җиткәч авырырмын әле.

 — Ярамый, Катя апа. Барыгыз, кайтыгыз, — диде Лена. — Сездән башка да башкарып чыгарбыз.

Катеринаның хәтере калды:

— Нәрсә сез мине кечкенә баланы үгетләгән кебек үгетләп торасыз соң? — диде ул. 
Лена шаяртып бармак янады:

— Хәзер мин бригадир, мин сезгә приказ да бирә алам,—диде Лена. — Саня, бар, хәзер үк әниеңне өйгә алып кайтып кит!

— Менә мин алып кайтырмын да, капканы йозаклап алырмын, — диде Санька.

— Шулай итеп, көч белән алдырасызмыни?—диде Катерина, елмаеп. Һәм, улының иңенә ышанып таянды да, авылга кайтып китте. 

Сирәк була торган бөркү, җилсез көн иде. Малайлар кая барып бәрелергә белмәделәр. Кызудан бары елгага кереп кенә котылырга мөмкин иде. һәм малайлар барысы да шунда киттеләр. Кайсы чумды, кайсы колач салып йөзде, кайсы текә ярдан сикерде. Санька малайларга үзенең яраткан һөнәрен күрсәтте: авызына камыш капты да, кулына зур гына таш тотып су төбенә төшеп китте. Су төбе комлы иде, йөрде-йөрде дә, ташын ташлап өскә калыкты һәм, судан чыгып, Федя янына кайнар комга килеп ятты. Федя, офыктагы әле биек-биек манараларга ошаган, әле зур-зур эскертләр кебек булып күренгән болытларга карап торды да: Яшенле яңгыр килә, — диде.

— Ә син аны кайдан беләсең?—диде Санька.

— Болыт ул кайчакта алдап та куя.

— Ә мин болытка карап кына әйтмим... Икенче билгеләр бар. Әнә кара: тукранбаш яфракларын җыя, карлыгачлар суга тияр-тимәс очалар. Ә чәчәкләрнең исләре нинди!.. Яңгыр алдыннан гына аларның исләре шундый була.

Кайнар ком тәнне пешерде, малайлар яңадан суга кереп киттеләр. Девяткин бөтен тәненә сыек кара балчык сылаган да су читендә утыра һәм елгадан чыгып килгән һәрбер малайны пычрак белән коендыра иде. Барыннан да бигрәк Федяга эләгә. Ул инде судан ике тапкыр чыга башлады, икесендә дә Девяткин аның эченә, күкрәгенә дегет шикелле кара балчык чәпелдәтте һәм Федя яңадан суга кереп юынырга мәҗбүр булды. Девяткин шаркылдап көлде:

— Юма, юма син аны! — диде ул.

— Безнең авылның балчыгы шифалы, курорттагы шикелле...

 Аның янына Санька килде:

— Син уйнасаң, белеп уйна! Нәрсә дип кешегә тигәнәк шикелле ябышасың? Девяткин нәфрәт белән теш араларыннан гына төкереп куйды да:

— Әллә син Федьканың опекуны булдыңмы? — диде.

— Аны бозау урынына бау тагып өстерәп йөртәсең...

Федя, ботак-чатаклы агач төбеннән нидер капшап алды да, Девяткин янына йөзеп килде, һәм аңарга күз-күз тишекле яшел кантар сузды:

— Ә менә бу нәмәрсәне беләсеңме син? Бу да шифалы.

— Булыр инде! Әллә нинди ләм ич ул...

— Чынлап әйтәм мин сиңа. Тәнеңә ышкыдыңмы, каның хәзер уйный башлый. Мә, сынап кара әле... Девяткин, ышанмыйча, артына чигенде.

— Бик кирәге бар иде...

— Әх син, ләмнән курыктың!—дип көлде Санька.

— Бу — елга болыты. Бүдәк дип атала. Федя Саньканы аның белән узган атнада ук таныштырган иде. Хәзер Санька бүдәкне Федяның кулыннан алды да үзенең күкрәгенә ышкырга тотынды, ләкин бик каты ышкымады. Шулай да күкрәк кызарып чыкты. Санька бүдәкне мактап куйды.

— Ничек яхшы! Хәзер берәрсе белән узыштан ышкышасы иде! — диде ул һәм бүләкне Девяткинга ыргытты.

— Я, әле һаман куркасыңмы?

Девяткинга котырту тәэсир итте, ул, бүләкне алды да, сакланып кына күкрәгенә ышкып карады.

— Катырак кирәк! Мунчада мунчала белән ышкыган шикелле, каты итеп ышкырга кирәк! — һәм Санька, көчен кызганмыйча Девяткинның күкрәген, иңбашларын, аркасын ике куллап ышкырга тотынды. Петька, әле бер ягы, әле икенче ягы белән әйләнә-әйләнә, мышнап бетте.

— Бик инде... бернәрсәсе дә юк ич! — диде ул. Берничә минут үтүгә Девяткиннның тәне кып-кызыл булды. Ул кинәт сикереп китте, әйтерсең аны кычыткан белән өтәп чыгардылар, кая барып бәрелергә белмәде, аптырагач Санька белән Федяга ташланды. Тегеләр көлешә-көлешә суга сикерделәр. Санька йөзә-йөзә Петькага кычкырды:

— Акыллы баш! Бүдәк бит ул! Аны салкын тигәннән ышкыйлар. Ул бит тәнне спирттан болай яндыра. Ә Петька, сүгенә-сүгенә, җирдә аунады, сикереп торды да Санька белән Федяга балчык ыргытты, аннан тагын комга авып, тәгәрәргә тотынды. Инде икенче як ярга чыгып җиткән Федя аңар:

— Суга кер, суга!—дип киңәш бирде.— Керүеңә бетеп китәр. Девяткин, шап итеп, суга чумды. Тәннең кызуы бик тиз кимеп китте. Ләкин малай әле судан чыкмады һәм «башкача түгел, аңар каршы сүз куешкан» Санька белән Федяны эттән алып эткә салды. 

Төш вакыты җитәрәк бик зур бер шыксыз болыт Стожары күген томалап алды. Кисәк килеп бәрелгән көчле җил үләннәрне җиргә иде, елга өстен шадраландырды, печән кибәненең башын тузгытты. Менә яшен яшьнәде, бик югарыда, әйтерсең кайдадыр бик озын коленкор ерттылар, коры шатырдап, күк күкрәде. Ул да түгел, авыр кыйгач яңгыр толымнары, уклар шикелле, елгага кадала башладылар. Елга актарылып кайнарга тотынды.

— Тревога!—дип кычкырды Федя һәм тәҗрибә участогына таба ыргылды. Малайлар аның артыннан йөгерделәр. Авыр, тыгыз толымлы яңгыр, күзне ачарга бирмәде, сулу кысылды. Басу капкасыннан Маша белән Зина җитәкчелегендә бер төркем кыз йөгереп килеп чыкты. Калкулыкка җиткәч, Маша аягы таеп егылды һәм яңгыр белән шомарган юл буйлап, боздан шуган шикелле шуып барды. Барысы да участокка атылып килеп керделәр. Шашкын җил игеннәрне тузгыта, башларын җиргә кадәр ия иде. Маша, участок буенча йөгерә-йөгерә:

— Суга! «Коншак бодаен» суга! — дип кычкырды һәм, кинәт туктап, кечкенә йодрыгы белән дәһшәтле зур болытка кизәнде: — кара аны, кара аны, явыз! Санька, күңелсез генә сөйләнеп куйды: — Мин бу болытка немецка аткан шикелле итеп «катюшадан» гына тондырыр идем. Хәзер таралып бетәр иде.

Ләкин хәзер игеннәргә ничек ярдәм итәргә — анысын беркем дә белмәде. Шул чакта Федя бер тапкыр совхоз эшчеләренең үрентеләрне давыллы яңгырдан ничек саклап калганнарын хәтерләде.

—Шалашны ватыгыз! Әйберләре белән игеннәрне томалагыз! —дип кычкырды ул. Бер минуттан шалаш дигәинәренең эзе дә калмады. Малайлар кайсысы шалашның түбә калаен, кайсысы фанера тактасын, кайсысы ишеген куптарып алып, «Коншак бодаен» ышыкладылар. Ләкин бөтен клетканы томалар өчен болар гына җитмәде. Санька борчылып тирә-якка каранды. Ул коймадан әз генә читтә, калкулык өстендә юл шикелле булып сузылып яткан озын киндер күрде. Киндер көчле яңгыр белән чирәмгә сеңеп беткән, ә аны яңгырга кадәр җыеп алырга өлгермәгән Манефа әби, куаклык төбендә бөрешеп утыра иде. Санька тиз генә койма аша сикереп чыкты. Нәкъ шул чакта утлы тәрегә ошаган яшен болытны кисте, баш очында гына шундый каты итеп күк күкрәде, Манефа әби, куркып, йөзен яулыгы белән томалады. Ә күзен ачып җибәрүгә киндеренең, ниндидер бер ялан аяклы малай артыннан җанлы әйбердәй өстерәлгәнен күрде. Манефа, кычкыра-кычкыра, малай артыннан йөгерә башлады. Ләкин койма аның юлын кисте. Ә карчык капканы табып ачып кергәнче, делянка янына йөгереп килгәнче малайлар киндерне бодай өстенә сузарга өлгергәннәр иде инде. Манефа әби кулына бер чыбык алды да малайларның аркаларына төшерергә кереште. Маша әбине артыннан кочып алды:

— Әби, без бит аларны бер генә минутка алып тордык, — диде ул, — киндерләреңә бернәрсә дә булмас. Менә яңгырны боз алмаштырды. Агачлардан яшел яфраклар коелып төште. Сукмаклар тоз сипкән төсле агарып китте. Манефа әби кинәт башын тотты да, ух-пух килеп, бодай өстенә тарттырып куелган киндер астына керде. Фанераларга, калайларга шыбыр- шабыр боз яуды, боз киндерләрне салындырып төшерде, малайларның башларына, кулларына килеп бәрелде, күлмәк якаларыннан кереп китте. Балаларның кычкырганнары әледән-әле ишетелеп торды:

— Ой, әнкәем! Колагыма күкәй кадәрлесе килеп бәрелде.

— Броня тишә торганны җибәрәләр!

— Әй, Манефа әби! Син исәнме әле?

— Карагыз әле, минем маңгай шешеп чыкты.

— Бу каһәр кайчан туктар икән?

— Кызлар! — дип кычкырды Федя.

— Барыгыз, китегез, берәр ышык җиргә китегез!

— Үзегез китегез, — дип җавап бирде Маша һәм шунда ук җыерылып килде:

— Ой, җилкәмне үтерде. Әллә инде баш чаклы бар... Стёпа кинәт, участок буенча йөгерә-йөгерә, карачкыларга киертеп куелган салам эшләпәләрне җыеп алып килде дә, кызларга киертеп чыкты. Участокта плащ-палаткага төренгән Андрей Иваныч һәм өстенә кыска тун, башына бүрек кигән Захар бабай күренде.

— Менә болар бөркет дисәң дә бөркет!—дип кычкырды Захар бабай.

— Боз белән якалашалар бит!

Ләкин укытучы мондый күз күрмәгән, колак ишетмәгән көрәшне күреп- бары елмаеп кына куйды, һәм балаларга ярдәм итеп, күрсәтмәләр биреп йөри башлады.  

Озакламыйча боз болыты бер читкә авышты, урман буенда бераз шаулап торды да, ниһаять, бөтенләй тынып калды. Барысы да тирә-якка карандылар. Участоктагы игеннәр урыны-уры- ны белән җиргә егылганнар, бары «Коишак бодаена» гына һичнәрсә булмаган, камыштай төз басып тора иде. Бу хәлне күреп тәэсирләнгән Захар бабай:

— Мин... мин сезне моның өчен ниләр генә дә эшләтергә белмим... бал, бал белән сыйлыйм мин сезне! — диде. Манефа әби, тирән сулап:

— Усал халык! Борын төбемнән киндерләремне эләктереп алып киттеләр бит,— дип куйды.

— Без бит аны эш өчен алдык, — диде Маша.

— Әллә мин зарланаммы! Тик усал икәнегезне генә әйтәм. Әнә маңгайларыгыз шешеп-шешеп чыккан. Сез аларга бака яфрагы ябыгыз, бака яфрагы ябыгыз... Аннан, биш тиенлек бакыр да яхшы була.

— Ә хәзер кыйналган, суктырылганнар, барыгыз, өйләрегезгә кайтыгыз, — диде укытучы.

— Өс-башларыгызны киптереп киегез... Әйтергә кирәк, сугыш бетте.

— Ә безнең якта югалтулар булмады, Андрей Иваныч,—диде Федька.

— Булмаса да кайтыгыз.

Санька әледән-әле койма аша кырга шомланып карап алды. Ул:

 — Андрей Иваныч, анда, кырда нихәлләр бар икән, белмәдегезме?— дип сорады.

— Менә хәзер Захар бабагыз белән барып карап кайтабыз. —

 Алайса мин дә сезнең белән барам. Санька гына түгел, балаларның күбесе кырга барырга теләделәр.

— Балалар, коры елгага җәелгән болганчык ташкын аша чыктылар да, Иске Пустошька күтәрелеп менделәр һәм биредә алар Катерина апага килеп бәрелделәр. Катерина бер төркем хатынның алдыннан кайтып килә, аягында юк. ялан баш, чәчләре юеш, чигәләренә, җилкәсенә сыланып тора иде. Катерина, укытучыны күрде дә:

— Узды, Андрей Иваныч! — дип кычкырды.

— Боз безгә тимичә үтеп китте, яңгыры исә, шифалы яңгыр. Ә сезнең нихәлләрегез бар соң, балалар?

Алга йөгереп чыккан Маша:

— Яхшы, яхшы, Катя апа! — дип кычкырды. 
ОРЛЫК

Игеннәрнең өсте җизсымак тузан белән капланды. Кичләрен кырда тартарлар кычкырды, һавада дымланган он исе аңкып торды, җиз ләгәнгә ошаган ай шулкадәр түбән төшкән кебек күренде, аңарга җирдән таш алып ыргытасы килде. Балаларның уенча, бәла-казалар әле тагын да булырга тиеш иде: тагын боз яварга, ач күзле кошлар очып килергә, йомраннар, тычканнар килеп җитәргә, участокка сыерлар, дуңгызлар кереп туларга тиеш иде. Шуңар күрә балалар көннәр буе участокта дежур тордылар. Ләкин көннәр болытсыз, аяз булды. Кошларны куркыту өчен Иңе буе бер Стёпа шалтыравыклы карачкыларны тагын берничәне ясап куйды, Алёша Сёмушкин үзенең «йомраннарга үлем» исемле капкыннары белән бөтен участокны тутырды. Ләкин йомраннарда капкынга эләгеп үлү теләге бик үк зур булмады, ә менә Маша бер тапкыр авызын ачып барганда зур гына капкынга килеп эләкте. Аягы кысылды. Шуннан соң ул өч көн таякка таянып йөрде. Маша моның өчен Сёмушкинны орышмады гына түгел, мактады, Алёша конструкциясендәге капкыннар белән шаярырга ярамый икән дип, сөйләп йөрде. Аннан соң, «Коншак бодаеның» төсе тоныклангач, яңа тревогалар башланды. Маша орлыкларны көненә берничә тапкыр тешләп карады һәм Захар бабай янына йөгерде:

— Бабай, бодай өлгергән бит инде, урыйк, югыйсә коела башлар.

Бабай Машаны тынычландырды:

— Коелмас, коелмас,—диде ул.

— Кояшны тагын бераз эчсен әле. Ниһаять, «Коншак бодае» өлгерде. Аның сабаклары авыр башакларны көчкә күтәреп тордылар. Мыеклы башаклар иелеп төштеләр, орлыклары менә хәзер җиргә коелырлар төсле күренде. Тәмам кипкән кызу башаклар бер-берсенә тиеп киткәндә юка калайлар шикелле кыштырдадылар.

— Менә инде орлыклар ашап-эчеп туйдылар, — диде Захар бабай,— иртәгә таңнан ура башларбыз. Ләкин бу эш бәхәссез генә узмады. Санька, без Федя белән икәү аны хәзер урып бетерәбез, бер башагын да калдырмыйбыз, диде. Маша аңар бөтенләй каршы килде. Бу бит үлән түгел, сортлы бодай, алар аны үзләренең чалгылары белән коеп бетерерләр дип уйлады, һәм:

— Юк, без Зина белән үзебез урабыз, урак белән... Ә сез әнә көлтә бәйләрсез, — диде.

— Дөрес, — диде Захар, — һәрбер орлыкның күпме торганын аңлагыз сез. Мондый бодайны уру өчен бик нечкә куллар кирәк. Малайлар бик күңелсезләнделәр, ләкин аларга килешергә туры килде. Кызлар кичтән көлтә баулары әзерләп куйдылар, Захар бабай уракларны тешәп куйды. Маша түзмәде, унлап колхозчыга кереп чыкты:

— Ә без иртәгә «Коншак бодаен» урырга чыгабыз, урганны карап торасыгыз киләме?

Якшәмбе көнне иртә таңнан участокка колхозчы хатын-кызлар җыелды. Катерина, Татьяна Родионовна, Манефа әби, тагы берничә колхозчы хатын һәм Андрей Иваныч килде. Сёмушкин хатын-кызлар янында йөгереп йөри-йөри:

— Апалар, ләкин сез берәр нәрсәне таптый күрмәгез, зинһар сукмактан гына йөрегез, — диде. Маша белән Зина Колесова бодай клеткасының чит-читенә килеп бастылар. Захар аларга башын селкеп куйды. Кызлар уракларын иңнәреннән алдылар да берьюлы бодай төбенә иелделәр. Алар сул куллары белән бодайның салкынча саргылт сабакларын учладылар һәм үткен тешле ураклары белән йомшак кына кетердәтеп, кисеп алдылар да көлтә бавына аркылы салдылар. Тутырып-тутырып сигез-тугыз уч урып алгач, бер көлтәлек булды. Маша башы белән ишарәләде:

— Федя, бәйлә! Санькага Зина Колесова урганны бәйләп барырга туры килде. Ул көлтәне, бик үк әйбәт булмаса да, тыгыз гына итеп бәйләп куйды. Уракчы кызлар артыннан карап торган хатыннар:

— Ә әйбәт кенә уралар,—диештеләр.

— Билләрен бөкмиләр.

— Кара син аларны, ничек киң алалар!

— Колхоз кызлары икәнлекләре күренеп тора.

— Менә дигән колхозница булып үсәләр.  

Маша белән Зина олы кешеләрнең бу сүзләрен ишеткәч, дәртләнеп китеп, бөтен көчләрен салып эшләделәр. Ләкин күп тә үтмәде, Зина еш-еш билен турайта башлады, турайткан саен кеше күрмәгәндә генә кул аркасы белән ышкып алды. Аның артыннан көлтә бәйләп баручы Санька пышылдап куйды:

— Билең авырта бит! Бәлки күләгәгә кереп ятып торырсың? Эх син, уракчытуракчы! Кием щеткасы төсле каты камылга көтмәгәндә Катерина түтәй килеп керде. Ул, сызганылган җиңнәрен сүтте дә, Маша кулындагы уракны алды:

— Я әле, нинди бодай үстердегез икән?

Ул бодай сабакларын пөхтә генә итеп учлап тотты да, урып алды, һәм аны, югары күтәреп, хатын-кызларга күрсәтте:

— Менә бу ипи дисәң дә ипи! Әйтерсең гер, беләкне талдыра. Шунысы кызганыч, делянкалары кечерәк булган. Катерина ике көлтә урды да, урагын Татьяна Родионовнага бирде. Маша борчылып уракка үрелде:

— Үзебез үстердек, үзебез урабыз, — диде ул.

Катерина көлеп куйды:

— Ә син алай комсызланма, һәркемнең урып карыйсы килә. Озакламыйча бишенче участоктагы бодай урылып бетте. Төшкә кадәр аны кояшта киптерделәр, аннан соң ындырга алып килеп суктылар, җилгәрделәр һәм капчыкка салып, колхоз идарәсенә алып киттеләр. Барысының да йөзләре җитди иде, барысы да тантаналы атлап бардылар, бары алдан йөгерүче кечкенә балалар гына, бөтен урамны яңгыратып кычкырдылар.

— «Коншак бодаен» алып киләләр!.. «Коншак бодаен»!

Конторада идарә членнары ниндидер эш турында сөйләшеп утыралар иде. Малайлар капчыкны бүлмәгә алып килеп керделәр.

— Бирегә китерегез аны, бирегә!—Татьяна Родионовна өстәл артыннан чыкты да, капчыкны алып, түр почмагындагы урындыкка, колхоз көтүлегенең планы һәм Авыл хуҗалыгы күргәзмәсе дипломы астына китереп куйды. Андрей Иваныч балалардан шыпырт кына:

— Бүләкне идарәгә сезнең кайсыгыз тапшырачак?—дип сорады. Маша, шулай ук шыпырт кына итеп:

— Саня Коншаков,—дип җавап бирде.

—Аның әтисенең бодае бит.

— Юк!

— Санька башын чайкап куйды.

— Аны Федя саклап калды. Ул тапшырсын. Федя баш тартты:

— Мин тапшырмыйм, бабай,— диде ул. Захар бабай балаларның бәхәсләрен бүлеп:

— Сез нәрсәгә сатулашып торасыз әле? «Коншак бодае» тавышны үзе өчен үзе бирер,— диде. — Ә берәр цифр кирәк булса, әнә Машада барысы да язылган. Маша этелә-төртелә алга үтте дә үзенең көндәлек дәфтәрен ачып, тиз-тиз исәпләргә тотынды: бишенче клеткага ничә бодай чәчелгән, күпмесе шытып чыккан, шуның ничәсен боз суккан, күпмесен коңгыз һәм үгез харап иткән — барысын да әйтеп бирде. Барысы да көлештеләр. Ниһаять, Маша ничә башакның исән калганын, аңардан күпме уңыш алганнарын әйтте.

— Менә моны хисапчы дисән дә ярый! Балансны чыгара белгән! Безнең идарәгә дә шундыйны куясы иде. Капчык янына бер-бер артлы бригадирлар, колхозчылар килделәр һәм, бодайны чеметеп кенә алып, учларына салып карадылар. Бодай шундый авыр, шундый тук иде, әйтерсең җир үзе йоткан җылының, үзе эчкән кояш нурынын барысын да аңарга биргән иде. Кешеләр бодайның кадерен белеп, ихтирам белән сөйләнеп куйдылар:

— Саф алтын! Ялтырап тора!

— Мул уңыш! — Менә байлык кайда ул! Һәм кешеләр орлыкларны шулай ук сакланып кына яңадан капчыкка салдылар. Бары Манефа әби генә орлыкка өреп куйды да авызына озатты.

— Нишләдең син, әби!

— Маша әбигә ташланды.

— Бер гектарны харап иттең бит.

— Һәм, кешеләрнең көлгәннәрен күреп, бәхәсләшергә кереште:

— Әлбәттә бер гектар! Егор агайның нәрсәдән башлаганын үзегез күрдегез, ул бит өч башактан башлады. Ләкин Манефа әби аның бер сүзен дә ишетмәде. Ул күзләрен йомып орлыкны озак чәйнәп торды, аннан авызын чапылдатып куйды, иреннәрен ялады һәм чын күңеленнән чукынып алды:

— Аллага шөкер... болай булгач, озакламыйча, ак пироглар ашый башларбыз.

Татьяна Родионовна ишек төбендә басып торган балаларга күз йөртеп чыкты да болай диде:

— Яхшы булган, балалар! Сезгә колхоз исеменнән бик зур рәхмәт. Сезгә дә, Захар Митрич. Әйбәт орлык үстергәнсең. Сортлы фондка кабул итеп алабыз...

— Аннан хисапчыга баш селкеп куйды:

 — Әй, Клаша, приходка язып куй, яшь колхозчыларга хезмәт көне яз, премиясен дә онытма. Нәрсә тиеш — берсен дә калдырма.

Клаша:

— Бу орлыкны номер белән йөртәбезме, әллә берәр исем бирәбезме? —дип сорады. Укытучы:

— Аның исеме бар инде, шуннан да әйбәт исем табып булмас. Егор Платонович Коншаков хөрмәтенә бу бодайга «Коншак бодае» дигән исем бирелде, — диде. 


БРИГАДИР 
Таң вакытында йокы татлы була. Санька канатлы, матур төшләр күреп ятты. Ул төшендә кәгазьдән масковка очырды, масковка күккә бик югары күтәрелде, һәм үзе белән бергә Саньканы да алып менеп китте. Менә Санькага канатлар чыкты. Санька һава ярып кошлар шикелле очып йөри башлады. Аннан әнисе Саньканың маңгаен сыйпарга тотынды.

— Тор инде, Саня, вакыт! Кәгазь масковка, канат, зәңгәр күк шунда ук юк булдылар. Ләкин Санька каты йоклый иде әле, уянып җитә алмады: ул авызын тәмле чапылдатты, тибенде, одеялы белән битен томалады. Катерина, малаен үзе уятты, үзе кызганды: «Тагын бераз йокларга иде әле аңарга, бала гына бит...» — диде ул. Ләкин, бүген нинди көн икәне исенә төшеп, тагын Саньканың өстенә иелде:

— Тор, улым, үзең уятырга куштың ич.. Хәзер Иске Пустошька китәбез. Санька күзен ачты, як-ягына каранды һәм тиз генә сикереп торды. Аның да исенә төште: бу көннәрдә бөтен район ташландык җирләрне эшкәртүгә кереште, ниһаять, Пушкин колхозы да Иске Пустошька тотынырга карар кылды. Менә ни өчен бүген карты-яше таң иртәдән Иске Пустошька агылды.  

Беренче көннәрдә хатын-кызлар агач төпләрен чыгардылар, куакларны йолкыдылар, чокырларны, канауларны җир белән тигезләделәр. Малайлар агачларны, чыбык-чабыкларны зур-зур өемнәргә өеп яндырдылар. Ялкынның озын-озын телләре һавага югары күтәрелделәр һәм кешегә ачуланган этләр шикелле үкерделәр. Санька белән Федя ут янында шулкадәр тырышып эшләп йөрделәр, йөзләре кочегарларныкы шикелле кызарып чыкты, чәчләренә төтен исе сеңде, кашлары белән керфекләре бөтерелеп көя башлады, учаклардан ут чәчрәп, күлмәкләре тишелеп бетте. Аннан тигезләнгән, чистарып калган Иске Пустошька сукачылар чыгып киттеләр. Саньканың күзе элеккеге шикелле үк атларга карый иде. Ничектер бер тапкыр ул авыл башында Муромецны очратты. Муромец зур гына арбага җигелгән, ә арбада шәһәргә сөт илтә барган Анка Спешнева һәм Евдокия Девяткина кайтып килә иде. Арбаның тәгәрмәчләре майламаган, сыкрап шыгырдыйлар, сөт бидоннары бертуктаусыз шылтыр-шылтыр киләләр, ләкин кызуга оеп, йокымсырап барган хатыннарның колаклары моны ишетми. Санька Муромецны туктатты да, сбруйларын тотып-тотып карады, аннан Анканы төрткәләргә тотынды:

— Нәрсә карап барасың, ыңгырчагың кыйшайган, дугаң ауган, тәгәрмәчләрең йөз чакрымга ишетелерлек булып шыгырдый. Стожары кешеләре шулай йөримени? Мин булсам, оятымнан җир тишегенә кереп киткән булыр идем. Анка көлеп куйды:

— Кайдан килгән акыллы баш соң син? — диде ул. Кайдандыр Татьяна Родионовна килеп чыкты.

— Акыллы башмы, түгелме, Саньканың әйтүе урынлы,— диде ул. — Син, Анка, безнең колхозның маркасын төшермә. Халык беләсеңме ничек хөкем итә: аты ничек җигелгән булса, кешеләре дә шундый була, ди. Я әле, Коншаков, күрсәтеп бир әле, атны ничек җигәләр. Санька атны тиз генә тугарып яңадан җикте, чиелдереген нык кысты, дугасын төз бастырып куйды, түшлеген кысып бәйләде.

— Курчак!—диде Татьяна Родионовна.

— Менә нәрсә, Саня: бүген кич белән идарәгә кер әле... Синең белән сөйләшәсем бар. 

Бүген вакыт бик әкрен узды. Санькага бүген кояш хәтта бөтенләй баемас, иртәгә кадәр шулай торыр кебек күренде. Ниһаять караңгы төште һәм Санька, ашап та тормавы, идарәгә йөгерде. Килеп җиткәч, ишек төбендә бераз басып торды ул, сулу алды һәм конторага ашыкмыйча гына, эре генә атлап керде. Идарәдә Татьяна Родионовна ялгыз түгел иде. Өстәл янында идарә членнары, Андрей Иваныч һәм Лена утыра иде.

 — Менә яшь Коншак үзе дә килеп җитте, гомере озын булыр, — диде председатель һәм Саньканы үз янына чакырып китерде:

— Димәк син ат карый беләсең?

— Беләм әзрәк...

— Ә иптәшләрең тыңлыймы соң үзеңне?

— Тыңлыйлар.

— Менә нәрсә, Саня. Урак өсте җитә бит. Көлтә бәйләргә кирәк, сугарга, хөкүмәткә ашлык тапшырырга кирәк, ә кешеләр җитешми. Шуңар күрә без балалардан транспорт бригадасы оештырырга булдык. Ләкин менә аңарга кемне башлык итеп куярга белмибез. Син кем яхшы булыр дип уйлыйсың, Саня? Малайның йөрәге әрнеп китте. «Әле һаман да миңа ышанып бетмиләр икән...» Ул пилоткасын бөрештергәләп торды да, кызыл йолдызына сулышын өрде, аны, гадәтенчә, гимнастёрка җиңе белән ышкырга тотынды.

— йолдызыңны туздырып бетерәсең инде, — диде Татьяна Родионовна, көлеп.

— Ул синең болай да тулган ай шикелле ялтырап тора... ярый, син әйт әле, бригадир итеп кемне куйыйк икән. Саняга кинәт авыр булып китте, ул көчкә-көчкә генә:

— Федя Черкашинны куярга кирәк яки әнә Стёпаны... Кайсысын куйсаң да ярамаслык түгел,— дип әйтә алды.

— Ә мин Коншаковны күрсәтәм,— диде Лена һәм Андрей Иваныч белән карашып алды.

— Моны ничек аңларга? — диде Татьяна Родионовна.

— Димәк, аны безгә комсомол тәкъдим итә? Комсомол аңар ышана, димәк? Лена Санькага таба борылды. Аларның күзләре очраштылар. Бу вакытта Саньканың күзләре җитди һәм ышанычлы карыйлар иде. «Син бит мине үзең күрдең, син мине беләсең», — ди иде аның күзләре.

— Әйе, Татьяна Родионовна, тәкъдим итәбез, — диде Лена.

— Без аңарга ышанабыз.

— Татьяна Родионовна!..

— Санька алга чыкты.

— Мин... Мин шундый бригада төзермен!.. Без көнгә мең пот ташырбыз... Теләсәгез күпме ташырбыз без.

Укытучы аны кисәтеп куйды:

— Ләкин, кара аны,— диде ул. — Мәктәпне онытмаска! Тәгаен җиденче класска!

— Ә мин инде әзерләнә башладым,— диде Санька.

— Без Федя белән әзерләнәбез.

Колхоз председателе башын селкеп куйды:

— Я, ярый, яшь бригадир, җиңнәреңне сызган да эшкә кереш.

Икенче көнне Санька конюшняга килде.

— Мин сине сагынып беттем, Саня, — диде Седельникова.

— Миңа ярдәмгә Манефа әбине биргәннәр иде, ә ул атларга якын килергә дә курка. Аларны гел үгетләп, чукындырып йөри. Син биредә андыйларга катырак бул, ир бул, Саня.

Малай конюшняны чистартып чыкты, атларның алларына печән салды, улакларга саф су агызды. Санька Коншаковның транспорт бригадасына керүенә Стожары малайларының һәркайсы кызыгып карадылар. Ләкин Санька бригадага малайларны бик карап алды, һәрбер олаучы билгеле вакыт эчендә Лисканы тотып алып йөгәнләргә һәм арбага җигеп, тар, кәкре-бөкре тыкрыклардан, күчәрне бер җиргә дә эләктермичә, әйләнеп кайтырга тиеш булды. Санька олаучылардан шуны таләп итте. Урып-җыю башланды. Басу аллы-гөлле яулык бәйләгән уракчылар, ак күлмәк кигән чалгычылар белән тулды. Лобогрейкалар агач канатларын киң селтәп ыжгырып йөри башладылар. Ындырда молотилка уларга тотынды. Нечкә генә итеп, сызгырып улады ул. Үткен тешле авызына кыштырдап торган көлтә тыкканда, сөяк тапкан эт шикелле ырылдап, тончыгып куйды. Молотилканың койрыгыннан җиңел, ефәксыман йомшак салам атылып чыга барды, уң ягыннан кара кучкыллы җылы орлык агып торды. Яшь олаучыларга эш җитәрлек булды. Алар молотилка янына кырдан көлтә ташыдылар, заготзернога ашлык илттеләр. Санька юлдагы һәрбер казылманы, һәрбер үрне, һәрбер сөзәк җирне белә иде, олауны күзен йомып та алып бара ала иде ул. Озак та үтмәде аны колхозда яхшы, тырыш бригадир дип сөйләп йөри башладылар. Стожарыдан шәһәргә бара торган юл Локтево авылы аша үтә иде. Каты яңгырлардай соң бу авыл янында һәрвакыт үтеп чыга алмаслык
пычрак була, тәгәрмәч тугымына кадәр күмелә, атлар йөкне кузгата да алмыйлар иде. Бер тапкыр шул баткакка өч ат кереп батты. Капчыкларны аркага салып ташырга, атны тугарырга, арбамы кул белән өстерәп чыгарырга туры килде. Малайлар алҗып беттеләр, Локтево колхозы председателе Баш- лыковны эттән алып эткә салдылар. Санька, ачуланып:

— Орышсаң-орышмасаң, иртәгә тагын шул хәл булачак, — диде һәм кинәт нык карарга килеп, авылга таба китеп барды.

— Әйдә, Федя, Башлыковны күреп әйтик әле. Күрсәтик әле без аңар!..

Ачулары чыккан, пычракка буялып беткән малайлар председательне колхоз идарәсенә барып таптылар. Башлыков малайларның ни теләгәннәрен аңлагач, ачуланырга кереште:

— Шул гына калган иде шул, — диде Башлыков.

— Ул упкынга таш белән ком гына да никадәр кирәк. Нәрсә белән ташыйм мин аны, олау каян алыйм?

— Ә без сезгә ярдәм итәрбез, — диде Санька.

— Материалны үзебез ташырбыз. Шулай дигәч, председатель йомшап китте.

— Ул чакта эш башка. Әйдә, ташый башлагыз. Олаучылар үз сүзләрендә тордылар. Ашлык бушатып кайтышлый алар елга буеннан арбаларына таш белән ком төяделәр, урманнан чыбык-чабык алып салдылар һәм аларның барысын да баткак янында бушатып калдырдылар. Ләкин Башлыков юлны төзәтергә ашыкмады. «Тукта, акылга утыртыйк әле без сине!» — диделәр малайлар, һәм шәһәрдән кайтышлый, Локтевога җитәрәк, әйләнештән юл салып киттеләр, ә баткак алдына шундый сүзләр язылган такта утыртып куйдылар: «Биредә сазлык. Сулдан китегез. Колхоз председателе Башлыков». Локтево председателе бу язуны икенче көнне иртә белән генә күрде. һәм шашынып чәчләренә ябышты. Бер тәүлек эчендә авыл яныннан әллә ничә олау үткән, юл читеннән киң кара юл салынып өлгергән иде. Башлыковка, теләсә-теләмәсә, сазлыкка ашыгыч рәвештә кешеләр чыгарырга туры килде. Кешеләр сазлыкны туфрак һәм чыбык белән күмделәр. Бу хәл бөтен тирәякка мәгълүм булды. Колхозчылар, юлда барганда, Стожарының яшь олаучылары очраса, юл биреп калдылар һәм зур ихтирам белән бүрекләрен салдылар: «Бездән сезләргә сәлам! Самокритикадан соң Башлыковның кәефе ничек?» Кояшта янып, тузанга батып беткән Санька өйгә кич белән соң гына кайтып керде. Ул арган-талган аякларыннан итекләрен салып ташлады да олысымак кыяфәттә өстәл янына килеп утырды.

— Я нихәл, безне азыкландыручы? — диде Катерина, елмаеп.

— Кышка җитәрлек ипи әзерләдеңме инде? Санька моңар каршы:

— Әзерләмиләрме соң... Бүген безнең хезмәт көненә сиксәнешәр сотый яздылар, — дип җавап бирде.

— Китер, тагын щи салыйммы, бригадир?

— Сал...

Санька еш кына үзе белән Федяны ияртеп кайтты. Алар бергә ашап- эчтеләр һәм китап, дәфтәрләрен алып укырга утырдылар. Укучыларга тыныч булсын өчен Катерина Феня белән Никитаны йокларга яткырды, үзе өйдә аяк очларына гына басып йөрергә тырышты, сукыр лампа урынына җиделе лампаны кабызып куйды. Укудан соң Федя бабасы янына кайтырга ашыкты, ә Катерина аны җибәрмәде, аңар Санька белән бергә урын җәеп бирде. Иртә белән аларны ашатты-эчертте дә эшкә озатып калды.  

Бер тапкыр, караңгы төшеп килгәндә, Коншаковлар ишек алдына Захар бабай килеп керде. Катерина аны баскыч төбендә каршы алды. Бабай, Катеринаны шелтәләп:

— Болай ярамый, Катюша. Нигә син минем оныгымны миннән биздерәсең? — диде. Катерина аңар җавап бирмәде. Ул тәрәзәдән өстәл янында дәрес карап утырган Санька белән Федяга күрсәтеп:

— Сез шыпырт кына барып тәрәзәдән карагыз әле, безнең әтәчләр бөтенләй дусландылар бит, — диде.

— Минекенә дә акыл керде бугай, ахрысы, көздән укый башлый. Захар тәрәзәне ачып карап торды да, әкрен генә ябып куйды һәм нигезгә утырды. Катерина аның янына килеп утырды да уйга калды.

— Захар Митрич, мин тагын шул турыда. Федяны миңа бирегез! Туры әйткәнемә хәтерегез калмасын. Сез инде картайдыгыз, сәламәтлегегез дә шәп түгел. Белеп булмый, төрле хәлләр булып куюы мөмкин... Малайның тагын ятим булып калуы мөмкин, әле ул канат чыкмаган кош баласы. Аңарга әни кирәк. Захар башын түбән иде дә озак эндәшми торды.

 — Мин оныгыма начарлык теләмим, Катерина... Ләкин шунысы әрнетә: яз көне, бөтен җәй буе тирә-юнемдә балалар шау-гөр килеп торды, ә инде көз җиткәч, тагын ялгыз калдым. Катерина картны кызганып куйды. Ул һич көтмәгәндә:

— Ә соң үзегез дә безгә күчегез,—диде, ул бу уй нигә элегрәк башыма килмәде икән дигән шикелле үкенечле итеп әйтте.

— Сезнең шушы тавык кетәгегезгәме? — диде Захар бабай, га- жәпләнеп.

— Өебез тар булса да күңелебез киң, Захар Митрич, ничек тә сыярбыз әле. Карт уйлап торды-торды да баш тартты.

— Юк, — диде ул.

— Ә менә теләсәгез, үзегез миңа күчеп килегез. Бөтен хуҗалыгыгыз белән. Сезнең нәрсә — өч адым җир дә ике тәрәзә. Ә минем, ничек кенә булмасын, сугышка кадәр салынган йорт. Зур, иркен.

— Чыннан да шулай шул, Захар Митрич, — диде Катерина, шатланып, —бер семья булып яшәрбез. Кереп балаларым белән киңәшеп карыйм әле. 


ҺАВАЛАРДА ЙОЛДЫЗ 
Бөтен җәй торып, мәктәп карнизына ияләшеп беткән карлыгачлар бүген хафага төштеләр. Иртә таңнан ишек алдына балалар кереп тулды, балалар нәрсә турындадыр шау-гөр килеп бәхәсләштеләр һәм аларның ояларына кызыксынып карап тордылар. Ләкин карлыгачларның борчылулары озакка бармады, тиздән балалар кайдадыр чыгып киттеләр, ишек алды тагын тынып калды. Аннан ишек алдына ике кыз бала керде. Кызлар мәктәп баскычына утырып сөйләшергә тотындылар. Маша Зинадан:

— Син ничек уйлыйсың, безнекеләр кабат имтиханны бирә алырлармы? — дип сорады. Зина, бераз уйланып торды да:

— Бирергә тиешләр... әзерләнделәр ич! — дип җавап бирде.

— Ничек булыр бит әле! Ә берәр хәл килеп чыкса... Әйдә, ромашка белән күрәзәлек итеп карыйбыз. Кызлар «бирә алырлар, бирә алмаслар» дия-дия, унлап чәчәкнең канатларын өзеп бетерделәр.

Чәчәкләрнең әйтүләренә караганда, Федя белән Тимка имтиханны яхшы бирәчәкләр, ә Санька булдыра алмаячак иде. Маша, ачуланып:

— Әй, чәчәк кайдан белсен соц ул! — диде һәм чәчәкләрне җиргә ташлады.

— Күр дә тор, имтиханны барысы да биреп чыгалар. Тагын бераздан мәктәп янына Сёмушкин белән Стёпа йөгереп килде.

— Я, безнекеләр бирә алдылармы?

— Хәзергә бернәрсә дә билгеле түгел әле, — диде Зина. Балалар мәктәпнең тын коридорлары буйлап әрле-бирле йөрделәр, класс ишегеннән башларын тыгып карамакчы булдылар, ләкин Андрей Иваныч аларга ачуланып бармак изәде. Имтихан беткәнне көтеп утырырга туры килде. Ниһаять, имтихан бетте. Укучылар ишек алдына йөгереп чыктылар. Тимканың шат йөзен күреп, Маша имтиханның яхшы узганын аклады. Тимка, җәй көне әзерләнгән балаларның барысының да диярлек алтынчы класска күчкәннәрен әйтте. Бары ике генә балага бишенчедә калырга туры килә диде. Озакламыйча ишек алдында Федя белән Санька да күренде. Маша аларга каршы йөгерде:

— Безнең класскамы? Җиденчегәме?

Дуслар башларын селкеп куйдылар. Маша шатлыгыннан «ура» кычкырмакчы булган иде дә, шул чакта аның карашы мәктәп бакчасындагы карт каенга төште, һәм ул Саньканың колагына пышылдады:

 — Бу каенга нәрсә язганыңны хәтерлисеңме? Бозып ташла син аны...

Санька оялып астан гына балаларга карап алды:

— Бозам... ләкин соңыннан...

Ләкин Маша «соңыннан»ны көтеп тормады, бер пыяла китеге табып алды да, каен янына йөгереп килеп, кәүсәдәге «хуш» дигән сүзне кырырга тотынды. Башка балалар да агач янына килделәр. Ләкин каен тузына уеп язылган хәрефләр җәй буе кояшта кибеп ныгып беткәннәр иде, Машаның пыяласына гына бирешмәделәр.

— Кит, үзем кырам! — диде Санька. Ул, Машаны агач яныннан этеп җибәрде дә, кесәсеннән пәке алып, «хуш» сүзен юнып ташлады. Аннан, иптәшләренә карап алды да, яңа сүз тырнап куйды. Федя кычкырып укып бирде:

— «Исәнме, мәктәп!»—монысы миңа да килешеп тора икән, — диде ул һәм Саньканың пәкесен алып аска үз исемен уеп язды.

 — Китегез әле, мин дә кул куям! — дип кычкырды Тимка. Нәкъ шул вакытта балаларның артына килеп баскан Андрей Иваныч:

— Бичара каенны кызганыгыз инде, тунап бетерәсез ич!—диде һәм укучылары язган сүзләрне күргәч, елмаеп куйды. Укытучы, каен янында тагын бераз басып торды да, балалар белән бергә Стожарыга таба китеп барды. Алар түбә җиргә менеп җиткәч, ихтыярсыз туктап калдылар. Тузансыз саф һавада, көчле кояш астында кырлар, басулар, агачлар, әйтерсең, ал арны зур бәйрәмгә җыештырганнар, искиткеч матур булып күренделәр. Елга буенда киң җәелеп үскән карт өянкеләрне җил шаулатты, аларның көмештәй яфраклары күзләрне камаштырды, әле шау чәчәктә утырган алмагачларга, әле аккошларга ошаган ак тыгыз болытлар очсыз-кырыйсыз күк йөзендә әкрен генә йөзә бирделәр. Елга аръягындагы чабылган болын шундый куе, сусыл яшь үлән белән капланган иде ки, сыерлар һәм бозаулар аны ни тырышып күшәсәләр дә үзенең зөбәрҗәттәй гүзәллеген әз генә дә җуймаган иде.

Кырлардан яшь бал, яңа пешкән ипи һәм тагын ниндидер әйтеп бетергесез татлы хуш ис аңкып тора. Аяк астында чикерткәләр сикерешәләр, алар шундый биек сикерәләр, битләргә бәрелеп-бәрелеп китәләр иде. Тирә-як бертуктаусыз яңгырап, безелдәп тора иде. Маша ихтыярсыз:

— Ах ничек яхшы! — дип куйды. Зина Колесова, аңламыйча:

— Нәрсә яхшы? — дип сорады.

— Кыр да, болын да, урманыбыз да, елгабыз да, күгебездәге болытлар да... Бертуктаусыз барасы да барасы гына килеп тора... Мин болай дип уйлыйм: безнең Стожары шикелле җир бөтен дөньясында да юктыр.

Сёмушкин аны мыскыл итеп көлеп куйды:

— Болытлар, болытлар... Исең киткән икән! Син әле дөньяда ниндн гаҗәеп җирләр барын белмисең икән. Менә субтропикка барып торсаң икән ул... Ә безнең Стожарыны белүче дә юк.

— Ә Стожарыиың кай җире начар? — диде Андрей Иваныч.

—Мин фронтта берәр җирдә ялга туктагач, күземне йомуга күз алдыма чын Стожары килеп баса иде. Елгасы челтерәп агып ята, болыны аша тар сукмак сузылып киткән, яңа пешкән икмәк исләре аңкып тора. Ә кайчагында төнлә уянып китәсең дә, башыңны күтәреп күк йөзенә карап ятасың. Күктә аз гына да болыт юк, барлык йолдызлар, олысыкечесе, балкып торалар. Синең өстеңдә шундый гүзәллек, шундый киңлек — әйтеп бирергә сүзләр таба алмыйсың һәм үзеңә-үзең көлемсерәп куясың. Йолдызлар белән тулган күккә карыйсың да бу матурлыкның серенә төшенә башлыйсың: менә Зур Җидегән йолдыз, менә Кечесе, ә тегендә Геркулес, Дракон, Козерог йолдызлары төркеме, һәрберсенең үз урыны бар, һәрберсе үз вакытында калка. Син шул искиткеч зур йолдызлар дөньясы эченнән кечкенә генә, тыйнак кына Стожары йолдызлары төркемен эзләп табасың: «Әһә, дисең, син дә чыкмый калмагансың икән». Ә сез, дусларым, Стожары йолдызларының кайда икәнен онытмадыгызмы?

Маша:

— Юк, юк, Андрей Иваныч. Без аңар бик еш карыйбыз,—диде. Укытучы дәвам итте:

 — Менә безнең җирдәге Стожарыбыз да шулай шул. Ул да туган илебезнең гаҗәеп зур киңлеге арасында югалып ята, ә шулай да ул зур һәм кечкенә йолдызлар белән берлектә дөньяны яктыртып тора.

— Андрей Иваныч!

— Маша авызына бер үлән капкан килеш әле бер йолдыз да чыкмаган күккә карады да сөйләп китте:

— Беләсезме мин нәрсә телим? Безнең Стожары барысыннан да яктырак янсын иде, Зур җидегән йолдыз яки Чулпан йолдыз шикелле якты янсын иде ул. Безне кешеләр ерактан ук күреп торсыннар иде. Диңгездәгеләр дә, сугыштагылар да, Москвада яшәүчеләр дә күреп торсыннар иде безне. Кешеләр йолдызлы күккә карасыннар иде дә, болай дисеннәр иде: «Әнә теге якты йолдыз ни исемле икән? Шундый якты яна, үзе бер дә сүнми. Күренми иде бит әле, кайдан килеп чыкты соң ул?» Ә йолдыз санап ятучы астрономнар аларга болай дип җавап бирсеннәр иде: «Юк, ул яңа йолдыз түгел, бик карт йолдыз ул, исеме Стожары. Ләкин аның болай якты яна башлавының сәбәбен без әле үзебез дә белмибез».

— Ә аның якты яна башлавының сәбәбе шуңарда, — диде укытучы, елмаеп,

— Стожарыда хәзер искиткеч әйбәт балалар булуда...

Моңар каршы Маша:

— Бер дә көлмәгез, — диде һәм кызарып китте:

— Менә бераз үсә төшик әле. Без колхозны ал да гөл итәрбез! Мин укырга китәм. Яки агроном, яки селекционер булып кайтам. Кайтам да өч башаклы бодай чочәм. Ун-унбиш елга бер генә тапкыр чәчәм мин аны, ә уңышны ел саен алам. Менә нинди бодай чәчәм мин! Ул бодай суыктан да, кызудан да, боздан да курыкмый торган була, һәм мин аңарга мондый исем бирәм: «Үлемсез Стожары бодае». Соңыннан аның турында барлык фәнни китапларда язалар. Юк, мин агроном булмыйм, бакчачы булам. Бөтен авылны виноград белән алмага күмәм. Шундый зур алмалар үстерәм, нинди олы кеше дә берсен ашаса — көн буе тук йөри торган була.

Санька иптәшләре белән карашып алды да:

— Менә комсыз, бөтенесен үзенә җыеп бетерде, безгә нәрсә генә калды инде? — диде.

— Сезгәме?

— Маша уйга чумды.

— Колхозда эш барыбызга да җитәрлек. Әйтик, син һава белән идарә итәрсең. Югарыда, болытларга тияр-тимәс биек итеп салынган кабинетыңда утырган хәлдә радио аша заказлар алырсың. «Алло, алло! Һавалар дежурные тыңлый. Кем сөйли?»

— «Пушкин колхозы».

— «Нәрсә кирәк?»

— «Кырык биш минутлы яңгыр кирәк» «Нинди яңгыр? Әһә, гөмбә яңгыры шикелле ваграк булсын. Есть. Заказыгызны кабул итәм. Әзерләнеп Торыгыз», һәм, рәхим итеп, кырык биш минут яңгыр яудырып аласың.

Сёмушкинның йөзе яктырып китте:

—  Һава белән идарә итү! Менә бу ичмаса, эш дисәң дә эш! Ә мине нинди эшкә куясың? Юмарт Маша, мөгаен һәрберсенә яраклы эш тапкан булыр иде, Зина Колесова аны бүлеп, болар барысы да Жюль Верн китапларындагы шикелле хыял җимешләре генә, диде. Машаның хәтере калды:

— Синеңчә түтәлдә үсмәгән нәрсәләр барысы да хыял җимеше: Менә күрерсең әле, сугыш кына бетсен... Безнең бөтен җиребез матурланыр, файдалыга әйләнер... Шулай ич, Андрей Иваныч?

— Минемчә дә шулай булыр, — диде укытучы. — Кеше тирән һәм җитди хыялланса, ул теләгенә ирешми калмый. Стожарыга җиткәч, балалар укытучы белән саубуллаштылар, ләкин Санька, ни өчендер, аның яныннан китәргә ашыкмады. Укытучы янына Лена килде. Ул аны җыелышка чакырды. Бүген кич белән комсомолецлар үз сафларына яңа членнар алачаклар. Саньканың йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. Ул:

 — Ә инде хәзер мине комсомолга алыр идегезме? — дип сорады. Лена Андрей Иванычка карады. Укытучы малайга астан гына карап куйды да:

— Мин, мөгаен, синең өчен тавыш бирер идем, — диде.

— Саня иптәшләрен куып җитте инде.

— Мин дә кулымны күтәрер идем, — диде Лена, елмаеп.

 — Бар, тизрәк гариза язып алып кил.

— Ә минем язылган!

— Санька кесәсенә тыгылды һәм аннан таушалып беткән кәгазь тартып чыгарды.

— Юк, ярамый икән, хәзер яңаны язып алып киләм, — диде ул. Һәм өенә таба йөгерде. 


ЗУР ГАИЛӘ 
Якшәмбе көнне Коншаковлар Векшин бабай өенә күчеп килделәр. Алар үзләренең бай булмаган йорт җиһазларын ике атка төяделәр, сыерны арба артына тактылар. Күчеп китәр алдыннан Санька һәм Катерина бакчаларындагы тирәк белән саубуллашып килделәр. Аны да яңа җиргә күчергәндә яхшы булыр иде. Ләкин агачның тамырлары жиргә тирән кергән иде инде, кузгатырлык түгел иде. 
Катерина улын тынычландырды:

— Шунда үсә бирсен, яз көне без аның бер ботагын кисеп алырбыз да өй түренә илтеп утыртырбыз, — диде. Төш вакытында Коншаковларның семьясы аш ашарга утыргач кына өйгә Андрей Иваныч килеп керде:

 — Тәбрик итәм, Катерина Васильевна, — диде укытучы.

— Тагын яңа өйгә күчүебез беләнме? Бер тәбрик иткән идегез бит инде, Андрей Иваныч, өченче көнне үк.

— Юк, хәзер мин сезне башка нәрсә белән тәбрик итәм. Колхоз семьясына яхшы хозяйка кирәк. Сезне, Катерина Васильевна, колхоз председателе итеп күтәрмәкче булалар.

— Мине?

— Катерина урыныннан күтәрелде дә, балаларына карап куйды.

— Сез, Андрей Иваныч, ичмаса мине балалар алдында мыскыл итмәгез. — Нишләп мыскыл итим... Мин чынлап әйтәм. Татьяна Родионовна турында ишеткәнсез? Аны бездән районга алалар. Бүген район партия комитетында булган идем. Анда Стожарыга Татьяна Родионовна урынына кемне тәкъдим итү турында уйлаштылар һәм сезгә тукталдылар. Миннән дә сорадылар. Мин: «Аңардан да әйбәт хозяйка табып булмас», — дидем.

— Шулай ук дидегезме? — Катерина укытучыга ялынып карап торды:

— Ә соң мин шундый зур эш өчен көч каян алырмын?

— Анысы өчен сезгә күршегә керергә туры килмәс, — диде укытучы, көлемсерәп. Катерина уйга калды.

— Ичмаса акылымны җыярга ирек бирегез әле...

Ул көнне Катерина беркая да чыкмады, йорт эшләрен карады, ялгыз калып, акылын башына җыярга тырышты. Кичен Коншаковлар өенә колхозчы хатын-кызлар кереп тулды. Алар жыештырылган өй эченә күз йөртеп чыктылар, Катеринадан, яңа җиргә ияләнеп буламы дип сорадылар, аннан озын скамьяга килеп утырдылар.

— Без сине, үзебезгә хозяйка итәргә чамалыйбыз, Катюша. Татьяна Родионовна урынына, — диде Василиса Седельникова.

 — Син хәзер безгә бик кирәк. Әйт син хәзер безгә: ризалык бирәсеңме?

— Баш тарту турында уйлама да. Халык барыбер сайлаячак. Әгәр син халыкны кузгатып җибәргәнсең икән, рәхим итеп, ахырга кадәр житәкләп алып бара бир. Катерина башын күтәрде. Хатыннар аңарга дусларча карап, җавап көтеп торалар иде. Ә хатыннар артында ул Саньканы күрде. Аңарга Санька башын селки кебек һәм «риза бул, риза бул! Бу нәкъ синең эш», — дип пышылдый кебек тоелды. Катерина шушы хатын-кызлар белән бергә уздырылган авыр сугыш елларын хәтерләде һәм зур колхоз семьясының кыйммәтен хәзер аеруча тирән хис итте. Ул тирән сулап куйды һәм янәшәсендәге ике хатын-кызны иңнәреннән кочып алды:

— Мин сезнең белән, дусларым, сезнең белән...

Колхозчы хатын-кызлар таралыштылар. Катерина аларны чатка кадәр озатып керде. Санька аңарга арты белән торган хәлдә әтисенең стенага эленгән фоторәсемнәренә текәлеп карап тора иде. Катерина шыпырт кына килде дә малайны кочып алды. Санька дерелдәп куйды, ләкин читкә тартылмады.

— Ничек тә яшәрбез, Саня! Мин ялгыз түгел... Федя да безнең белән... Син инде әнә нинди зур үстең, әтиең кадәр булдың.

— Катерина томанланган күзләре белән малаеның йөзенә карады, тузган, тырпаеп торган чәчләрен сыйпады.

— Миңа ныклыкны син өстәдең, син, улым!

— Яшәрбез! — дип җавап бирде Саня. Моңар кадәр аның авызыннан авырлык белән чыккан бу сүз, бу юлы җиңел, иркен чыкты, ышанычлы булып ишетелде.

— Әлбәттә яшәрбез, әни! Аннан соң Саня урамга чыкты. Баскыч төбендә Федя басып тора иде. Көн урталарында ук Стожарыны каплап алырга җыенган ертык болытлар, авылга килеп җитә алмыйча, ачудан күкләр күкрәтеп, офык артына таба китеп бара иделәр. Салкынча җил үләннәрне сыйпап, җир өстеннән ашыкмыйча гына узып китте. Агачлар белән нәрсә турындадыр сөйләшеп алды, гүя, җил алардан сез иртәгәге көнне каршы алырга хәзерме, дип сорады, һәм тынып калды. Күк йөзендә бер-бер артлы йолдызлар кабынды. Малайлар башларын артка ташлап күккә карадылар. Нәкъ баш кетендә, бик тирәндә озын, киң Каз юлы сузылган иде. Санька эреле-ваклы йолдызлар арасыннан кечкенә-кечкенә җиде йолдыз төркеме эзләп тапты:

— Федя, син Стожарыны күрәсеңме?

— Күрәм.

— Кара әле, аларга озаклап карап торсаң, чыннан да әллә нинди зур булып күренәләр икән, әйеме?

 — Яктыра да төшәләр икән. Малайлар янына Катерина килеп басты:

— Нәрсә күрдегез анда?

— Әни, кара әле, йолдызлар никадәр чыккан, — диде Санька. Катерина башын күтәреп, йолдызлы күккә озак карап торды.

— Әйтерсең, бодай сипкәннәр. Иртәгә көн бик матур булыр.

Г. Гобәй тәрҗемәсе. 
(Бетте)