БЕЗНЕҢ МЕХЧЫЛАР МЕХЧЫЛАР БАКЧАСЫНДА
МӘХМҮТ МАКСУД
БЕЗНЕҢ МЕХЧЫЛАР МЕХЧЫЛАР БАКЧАСЫНДА
Мехкомбинатның иң карт эшчеләреннән берәү болай дип сөйли:
— «Революциядән элекке заманда мин шәһәрнең бакчаларында һәм театрларында гына түгел, бәлки шәһәрнең үзендә дә бик сирәк була идем. Дөрес, ике тапкыр балаганда булдым. Менә минем элекке бөтен культурам!» Ул чагында бистәдән «шәһәргә чыгу» зур гына «проблема» саналган. Алай гына түгел әле. Көзге һәм язгы пычракларда бистәнең үзендә урам аркылы чыгу да шактый кыен бер эш булган. Сөекле шагыйребез Тукай үзенең семьядан семьяга, бер ана кулыннан икенче ана кулына күчеп йөргән сабыйлык елларында бераз вакыт Яңа бистәдә яшәгән. «Исемдә калганнар»да Тукай Яңа бистәне дә искә ала: «Әни бер дә армый-талмый байларга кәләпүш эшләп чыгара иде... Печән базарына кәләпүш чыгарганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде». Билгеле, кечкенә Апуш өчен бу бик зур бер сәяхәт булып күренгән. Апуш кына түгел, олылар да, шәһәргә чыкканда, тәмам арып кайта торган булганнар. Еллар узган саен Яңа бистәдә вак заводларның — алачыкларның саны арткан, эшчеләрнең һәм вак һөнәрчеләрнең саны арткан. Ләкин көнкүреш уңайлыклары артмаган, урамнарны баткак сазлык хәленә китерә торган пычрак кимемәгән. Тәрәзә кырыйлары белән җиргә иелеп, шул пычракны чөмергән тәбәнәк өйләрдә читек каючы сылу кызлар сулганнар. Үтәмишевләрнең сабын заводында эшләүче сагышлы аналар иртә бөкрәйгәннәр. Нужадан башы чыкмаган агайларга «җан азыгы» бирүне кайгыртып, байлар Яңа бистәдә дүрт мәчет салганнар. Үзенең мөритләре белән камчылы ишан да шушы бистәдә яшәгән. Барлык Россиядә дулаган жандармнар камчысына өстәмә булып, ишан камчысы чыжлаган... Яңа бистәдә хәзер инде пычрак урамнар да, пычрак байлар да, алачыктай кечкенә «завод» һәм «фабрика»лар да юк. Яңа бистә — Казанның социалистик предприятиеләре тупланган районнарның берсе. Алтынчы номер трамвай шәһәрнең үзәгеннән Яңа бистәдәге соңгы остановкага унбиш минутта барып җитә. Трамвай Мәҗит Гафури урамына килеп кергәч, мин беренче остановкада ук төшеп калдым. Бик күп сандагы транспарантлардан һәм плакатлардан алсу нур балкытып, бәйрәмчә бизәнгән бистәне карап барасым килде. Асфальт тротуардан тәпи-тәпи генә йөрү дә авыр түгел ич. Бераз гына баргач та, ике өй арасына кысылган капка башында «Мехчылар бакчасы» дигән язу күренде. Тыгыз тезелеп киткән өйләр арасында ничектер үз урынында түгел кебек тоелды ул. Мондагы бакча өй артындагы бәрәңге бакчасыннан зур түгелдер, дип уйладым. Зур капка бикле. Кечкенә капкадан кешеләр үткәлиләр. Мыекны нечкә генә калдырып кырган бер агай билет тикшереп тора. Урамнан каpaп кына күренмәгән бакчаны күрү, анда нәрсә барын белү теләге туды. Мин эчкә кердем. Бакчага кергәч, аның турындагы фикерем бөтенләй үзгәрде. Нинди матур ул! Бер дә кечкенә түгел. Икенче урамга хәтле сузылган. Кереп бераз баруга — җәйге сәхнә. Ул Ленин һәм Сталин рәсемнәре белән бизәлгән. Президиум өчен кызыл япмалы өстәл хәзерләнгән. Сәхнә артында бакчада, озын булып, ак ашъяулыклы өстәлләр тезмәсе сузылган. Ак алъяпкыч япкан апалар һәм яшь кызлар өстәл тирәсендә йөриләр. Бакчада йөз яшьлек мәһабәт агачлар да, зифа яшь куаклар да бергә аралашып үскәннәр. Ком сипкән аллеялар юк, ләкин як-якка матур тар юллар китә. Уң якка борылып, шактый җир үткәч, кечкенә сукмаклар күрәсең. Ул сукмаклар белән барганда, зур су буендагы тугайлардагы кебек, куе булып үскән куакларны аралап узарга туры килә. Бакча тулы яшьләр. Алар җәйгечә җиңел һәм матур киенгәннәр. Бүген бакчада яшьләр бәйрәме. Күрәсең, ниндидер бер «чыгарыш»тыр. Урта мәктәп бетерүчеләрме, әллә фабрикамәктәпне тәмам итүчеләрме — шат чырайлы сылу кызлар, ялкын йөрәкле яшь егетләр үзләренең матур тормышларындагы тарихи бер көнне билгеләп үтәргә җыенганнар.
— Нинди бәйрәм бүген? — дип берәүдән дә сорамадым мин. Билгеле нәрсәне сорап торалармыни?
— Яшьлек бәйрәме! Мехчы яшьләр бәйрәме! Мин Казанның бистәләрендә, яңа шәһәрчекләрендә йөрергә яратам. Кая барсам анда парклар һәм бакчалар күрәм. Кая барсам анда яшьләрнең дәртле җырын ишетәм. Хәзер июнь ахыры. Төрле чыгарышлар чоры. Бистәләрнең урта мәктәпләрендә һәм зур предприятиеләрнең үз бакчаларында ак скатертьлы өстәлләрнең горур тезелгән чагына очрау бер дә гаҗәп түгел. Мехчылар бакчасында бүген җыр аеруча дәртле яңгырый. Менә, тар юлларның берсеннән егет белән кыз үтеп бара. Аларнын икесенә бергә кырык яшь бар микән әле. Үзе очып китәргә әзер торган шикелле җитез хәрәкәтле, җиңел гәүдәле кызның зәңгәр платьесында парашютчылар значогы. Саф зәңгәр күзләре назлы карый торган кыз бала, ул инде күккә күтәрелү рәхәтен белә, ул, курыкмыйча, самолет эченнән тирән бушлыкка ташлана, җир шарының үзенә тарту көчен йөгәнләп, чуар күбәләк шикелле, акрын гына канат кагынып, болынга куна. Егет, ак майка өстеннән, төймәләмичә генә, канәфер төсендәге пиджак кигән. Майкадан күренеп торган күкрәге дә шул ук төстә. Читтән карап та, күкрәк мускулларының ныклыгын сизү бер дә кыен түгел. Ул яланбаш. Кара чәче, тузгып, маңгаена төшкән. Чак кына иелеп, кызның көлә-көлә сөйләгәнен җитди чырай белән тыңлап бара. Кайчагында, хуплау белдереп, елмаеп куя, бер-ике сүз кыстыра. Нәрсә сөйли ул кыз? Үзенең кайда эшләү, кайда уку планнарынмы? Мехкомбинатта эшли башлап, нәфис мехлардан матур киемнәр тегү теләгенме? Авиаинститутка кереп конструктор булу хыялларынмы? Әллә егет белән кыз арасында яшерен серләр бармы? Сезнең моны да беләсегез килер әле. Ә мин язмыйм. Егет белән кызга күренмичә, куе куаклар арасыннан узып барганда, мин аларның яз җиле шикелле йомшак һәм иркәләүчән, яшьлек ялкынының үзе шикелле саф һәм кайнар сүзләрен ишеттемме, әллә ишетмәдемме, — гафу итегез мине, — әйтмим: кеше серен ача торган гадәтем юк минем. Аннары, сезнең өчен дә, минем өчен дә бик ачык аңлаешлы бнт: мехчылар бакчасында йөргән чагында егет белән кызның серләр сөйләшергә дә, кыю хыялларга бирелергә дә хаклары бар, чөнки ашкынулы теләкләр, яшьлек җилпенүе булып кына күренердәй сокландыргыч хыяллар барысы да тормышка ашачаклар... Яна бистәне яңгыратып җырлагыз, минем яшь дусларым!
Язгы җилләр исә безнең илдә, — Тормыш нинди балкый, күр! — диләр. Җир шарында тагын һичбер җирдә Безнең күк шат көлә белмиләр, Шулай матур сөя белмиләр...
МЕХКОМБИНАТНЫҢ ЯКТЫ КОРПУСЛАРЫНДА
Мехчылар бакчасын үтеп бераз баруга, Мехкомбииат предприятиеләре башланып китә. Алар үзләре генә берничә кварталны билиләр. Илебезнең үзәк районнарыннан һәм төньяк диңгезләреннән, Байкал күленнән һәм Каспий буеннан, Урта Азия далаларыннан һәм тайгадан Яна бистәгә чимал килә. Сарык һәм бүре, эт һәм төлке, шакал һәм енот, тюлень һәм диңгез мәчесе Мехкомбинатның чимал базасын тутыралар. Аннары алар, балалар пальтосы һәм ирләр пиджагы, манто һәм бүрек, нәфис якалык һәм тагы бик күп төрле затлы әйберләр булып, яна дан илебезнең төрле почмакларына озатылалар. һәм нинди хәлдә озатылалар әле! Тупас тегелгән йөнтәс бүрек түгел, бәлки, кыңгыр салып кигәндә, егетнең ямен арттырып, балкып торган нәфис баш киеме! Ярты чакрымга ис тарата торган кыска бәрән тун түгел, бәлки җанга рәхәт, тәнгә җылы бирә торган җиңел һәм ятышлы өс киеме! ... Кышкы салкыннан битләре кызарып, мәктәп баласы өйгә кайтып керә.
— Кызым, бик туңмадыңмы? — дип сорый аның әнкәсе.
— Юк, әнкәм, ниткән туңу ул! — дип, бала үзенең өстеннән яңа мех пальтосын сала, аны, бик тырышып, үзенең буе җиткән чөйгә элә дә, шундый пальто киеп тә туңалармыни дигән кебек, нәни куллары белән аны бер сыйпап куя. Шат балага сокланып карап, бәхетле ана елмая. ...Ә Яңа бистәнең мех фабрикаларында өзлексез эш бара. Балалар салкында да шат йөрсен, аналар шат көлсен, егетләр һәм кызлар матур киенсен дип, күп меңнәрчә эшчеләр бер-бер артлы яңа җиңүләрне яулап алалар. Менә без беренче фабриканың беренче этажында зур чаннар янында басып торабыз. Еракка сузылып киткән якты, биек корпусның гараж капкасы шикелле киң капкасыннан тире төялгән вагонеткалар агыла. Тиреләрне иң элек шушы чаннарда чылаталар-җебетәләр, аннары аларны сабынлы һәм содалы, кырык градуслы кайнар суда юалар, аннары сыгалар, тагын юалар, тагын сыгалар. Мездрачылар тиренең күн ягында калган итен-маен кыралар (элеккечә әйткәндә, тиренең чиен чыгаралар), калын тиреләрне икегә ярып, йонсыз ягын күн фабрикаларына җибәрәләр. Озын йонны махсус машиналарда кыркалар. Тагын юалар, майсызландыралар, илиләр, киптерәләр, дымландыралар, буйыйлар, тагын киптерәләр, тирене язалар-йомшарталар. Беренче фабрикадагы эш процессларын санап кына чыгарга теләсәк дә, бик озынга китәчәк. Буяу цехында корпус буйлап үтен барганда, саф зәңгәр күзле, аксыл сары чәчле, урта буйлы, мәхәббәтле бер кыз очрады. Зур чаннар арасында бик кечкенә булып күренә ул. Ләкин аның хәрәкәтләре ышанычлы һәм җитез, ә зәңгәр күзләренең карашы җитди һәм сынаучан.
— Чаннарыгыз күп. Кешеләрегез аз. Ял вакытымы әллә?
— Эшнең бик нормаль барган чагы. Эш механикалаштырылган. Кешеләр шуңа күрә аз. Зәңгәр спецовка кигән яшь кыз — инженер. Смена начальнигы. Ул зур чаннарның серен белә. Мехларга бер дә уңмый торган матур төс бирә. Ашыкмыйкабаланмыйча гына, зур бер цехта җитәкчелек итеп, һәр сменаның ахырында план буенча билгеләнгән күрсәткечләрне узып китә. Карт красковар Мәүлетдин абзый да цехта. Без аның белән иркенләп бер сөйләшеп утырырбыз әле, хәзер аны эшеннән бүләргә ярамый. Фабриканың икенче этажында Мехкомбинатның атаклы кешеләреннән Әминә Латыйпованы үзенең венгерка машинасы янында күрәбез. Цехта рәт-рәт булып йөзләрчә машиналар тезелеп киткән, йөзләрчә хатын-кызлар, нормаларны арттырып үтәү теләге белән, дәртле эшкә чумганнар. Иптәш Латыйпова спецовкадан, зәңгәр яулыкны артка чөереп бәйләгән. Безгә таба карап, елмаеп баш иде, кулларын машинадагы тиредән алмады. Әйтерсең лә, ул үзенең кечкенә гәүдәсе белән машинага береккән. Ул хәзер үзенең машинасыннан, машинада йомшар- тыла торган сарык тиресеннән бүтән бернәрсәне дә белми шикелле. Норма буенча сменага алты йөз илле тире йомшартырга кирәк, ә Латыйпова меңнән артык йомшарта. Аның кулыннан тирене машина, гүяки, суырып ала. Латыйпова машинага куелган тирене әйләндерә. Аннары аны бер читкә ташлый да, икенчесен алып куя. Моның бөтенесе — күз ачып йомган арада эшләнә. Мондый өлгерлеккә ирешү өчен тәҗрибә генә җитми, билгеле. Моның өчен үз эшеңә бөтенләй бирелгән булу кирәк, моның өчен үз профессияңне чын күңелдән ярату кирәк. Латыйпова һәм аның иптәшләре менә шундый эшчеләр. Машиналар, аларга күндәмлек күрсәтеп, мөмкин булганның бөтенесен бирәләр, хәтта «мөмкин»нең чикләрен һаман киңәйтә баруга да каршы килмиләр.
Хөрмәтле укучым! Яшь егетме син, әллә инде сакалга чал кергәнме, авылда яшисеңме син, әллә шәһәрдәме, — ансы барыбер, — әгәр мин синнән: — Дүртенче мех фабрикасында тегелгән колакчын бүрекне кигәнең бармы? — дип сорасам, син, ягымлы, хәтта шатлыклы елмаеп: — Әлбәттә бар! — дип әйтерсең төсле. 41 — 42 елның кышы чамадан тыш салкын булды. Мех фабрикаларының зур тәрәзәләре һәм стеналары бозланып катты. Тире язучы һәм бүрек тегүче кызлар күшеккән кулларын үзләренең сулышлары белән җылыттылар. Алар, машиналар ритмына кушылып, Ватан геройларына дан җыры җырлаганда, цехта лар күтәрелде. Куллар туңса да, йөрәкләр кайнар иде. Нормалар өч тапкыр, дүрт тапкыр арттырып үтәлде. Әйе, мехчы кызлар алар үзләре дә Ватан геройлары иде. Сырма эчлеккә көмеш ука белән Казанның дүртенче фабрика маркасы язылган ипле һәм җылы бүрекне Бөек Ватан сугышының кайсы солдаты, кайсы офицеры җылы рәхмәт тойгысы белән искә төшермәс? Ул еллардан бирле дүртенче фабрика бик нык үзгәргән инде. Хәзер анда
бүрекләр ундүрт төрле фасонда эшләнә. 1949 елда фабрикада конвейер кертелде. 45 метр озынлыгындагы конвейерның һәр ике ягына кызлар тезелеп утырганнар. Аларга таба карап, алгы башта бер кыз басып тора. Эре зәңгәр бөрчекле кызыл платье кигән. Вак кына ак бөрчекле зәңгәр яулыкны арттан бәйләгән. Үзе кечкенә таза гәүдәле. Кара тутлы түгәрәк битле. Кара кашлы һәм бик кырыс та, бик наян да карый белә торган кара күзле. Кулларын бер дә болгамаса да, ул кыз миңа дирижер булып тоелды. Конвейерда эшне ул башлап җибәрә. Беренче конвертка салынган эч- лек-мамык белән марля озын конвейер буйлап барган саен бөтенәя, бүрек кыяфәтенә керә. Конвейерның икенче очына җиткәндә инде ул калыпланган матур бүрек булып әверелә, шуннан соң да әле аны тагын берничә кыз кулга ала, эчен һәм тышын карый, ияләшмәгән күзгә бөтенләй сизелмәстәй артык йоннарын күреп ала да, җәһәт кенә аларны кискәләп ташлый, әзерме син, дигән кебек, сыйпаштыргалап куя. Бүрек әзер. Ә конвейерның аргы очыннан ерак та түгел, цехның бер почмагында бик кечкенә бер бүлмә бар. Анда, конвейердан яңа төшкән бүрекләр өеме янында, япа-ялгыз бер кыз утыра. Аның алдында — дүрткел итеп киселгән көмеш һәм алтын путал. Кыз, аз гына өрсәң дә очып китәргә торган путал кәгазьне бүрек эченә куя да, кулындагы озын саплы металл печать белән бер тапкыр чырт итә. Бүрек эчендә фабрика маркасы язылып кала. Хәзер инде бүрекне Яңа бистәдән илебезнең салкын кышлы теләсә кайсы районына җибәрергә мөмкин. Һәм һәрбер бүрек аны теккән ничәмә кызның йөрәк җылысын, уңганлык һәм осталык билгесен үзендә саклап алып китәчәк. Ә мехчы кызлар, смена заданиесен йөз утыз процентка җиткереп тутыралар да, аннары клубта ял итәләр, музыка өйрәнәләр һәм «Мехчы» газетасына шигырь язалар:
Җырлый-җырлый бүрек тегәм,
Мехы нәфис, күрәмсез?
Шул бүрекне кигән яшь егетләр
Елмаялар безгә, сизәмсез?..
Коммунизм төзүче Советлар илендә гигант күләмдә иҗат эше бара. Әле анда, әле монда социализм ярышының яңа балкышы яңа казанышларга ирешү юлын яктырта. Москвадагы Александр Чутких инициативасын Казан эшчеләре күтәреп алалар, Казан эшчесе Наталья Лаврентьева инициативасы тиз арада Ригада җирлек таба. Яңа бистә мехчылары новаторларның сүзләренә колак сала беләләр һәм производство процессларын өзлексез камилләштерәләр. 1950 елда инженер Ковалев методын тормышка ашыру буенча Мехкомбинат фабрикалары күп кенә эш башкардылар. Технологлар һәм нормировщиклар алдынгы стахановчыларның эш алымнарын өйрәнделәр. Сарык тиресен өемнән алып аны машина валына салуга мездрачы Солдатенкова — 4 секунд, Фәттахова — 5 секунд, Хафизова 6 секунд вакыт үткәрә. Машинада тиренең сырт өлешенең, уң һәм сул яннарының, баш өлешенең мездраларын алуга Солдатенкова — 37 секунд, Фәттахова — 47 секунд, Хафизова 54 секунд вакыт үткәрә. Тиреләрне үтүкләү машинасында бер тирене үтүкләүгә Карпова — 39, Шәфигуллина —49, Исхакова 54 секунд вакыт үткәрә.
...Секундларның серләрен ачалар. Иң яхшы эшчеләрнең алдынгы алымнарыннан иң әһәмиятле моментларны сайлап алалар, шуларны коллектив членнарына аңлаталар. Аерым эшчеләр генә түгел, бәлки йөзләр һәм меңнәр артык бер секунд өчен көрәшәләр. Келт итеп үткән секундлар минут булып кушылалар. Минутлар сәгать булып, сәгатьләр көн булып, көннәр тулы исәпле ел булып әвереләләр. Календарьдан тыш еллар. Планнан тыш пальтолар, бүрекләр, якалар, — меңнәр, йөз меңнәр... Яңа бистә мехчылары социализм ярышы тәртибендә үз өсләренә кыю йөкләмәләр алырга яраталар. Алар иң кыю йөкләмәләрне дә арттырып үтәргә яраталар. Узган ел да шулай булды. Татарстанның 30 еллык бәйрәм көнен
алты айлык планны тутырып каршыларга сүз биргәннәр иде. Бәйрәмдә йөз кызартырга туры килмәде. Комбинатның утиль заводы ярты ел планын май аенда ук тәмамлады, планнан тыш 30 тонна май, 45 тонна йон бирде. Икенче фабрикада иптәш Халитов җитәкчелегендәге цех ярты елның планын 20 июньгә үк үтәде һәм бәйрәмне тоташ стахановча эшләүче цех булып каршы алды. Мехкомбинат предприятиеләрендә меңнән артык эшче республикабызның утыз еллык якты бәйрәмен, бишьеллык заданиеләрне узып, алты — җиде — сигез һәм тугыз еллык заданиене үтәү белән каршыладылар. Өченче фабрика эшчеләреннән Лямина һәм Кыямова иптәшләр ун һәм унбер еллык заданиене тәмам иттеләр. Октябрь бәйрәме хөрмәтенә алынган йөкләмәләр тагын арттырып үтәлде. Еллык йөкләмәләрне тагын бер тапкыр күздән үткәрергә тиеш табылды. Барлык күрсәткечләр буенча планны 15 декабрьга үтәрбез дип мехчылар сүз биргәннәр иде. Аннары алар, үзләренең казанышларын һәм мөмкинлекләрен җентекләп өйрәнеп, өстәмә йөкләмә алдылар, — 15 нче декабрь дигән датаны 2 нче декабрь дип үзгәрттеләр. Нәтиҗә ничек булды соң? Сугыштан соңгы бишьеллыкның соңгы елы заданиесен мехчылар 1 нче декабрьга үтәделәр, бишьеллык планны исә, товар продукциясе күләме буенча, 1950 елның 20 нче сентябренә тәмамладылар. Яңа бистә мехчылары менә шулай эшлиләр.
КАРТЛАР ҺӘМ ЯШЬЛӘР
Мәүлетдин абзый фабрикадан үзенең квартирасына кайтып керү белән, иң элек озын кунычлы резина итеген салып, йомшак туфли киде, аннары, буяу сеңгән кепкасын чөйгә элеп, пөхтә генә кара хәтфә түбәтәй киде, кухняга чыгып юынып керде дә озын кара мыегын сыпыргалап, өстәл янына килеп утырды.
— Кунакларны көттердем ахры, — диде ул. — Ярый, үпкәләмәссез әле. Карт кешенең шул инде. Ансын-монсын карый торгач, вакытның узганын сизми дә каласың... «Карт кешенең шул инде» дигәнен сүз җилеме дип кенә аңларга кирәк. Дөрес. Мәүлетдин абзый 65 не тутырган инде. Әмма эшкә килгәндә, ул яшьләрдән калышырга уйламый да. Тик аның бер гадәте бар, фабрикадан ашыгып кайта белми. Бу элек тә шулай иде, хәзер дә шулай. Бөек Ватан сугышы елларында аның берничә тәүлек рәттән фабрикадан чыкмаган чаклары була иде. «Өч көн кайтканың юк бит инде. Бик нык итеп мичкә яктым. Әйдә! Җылы бүлмәдә ичмаса бер йокыңны туйдыр! — дип, җилтерәтеп алып кайта идем үзен»...
Мәүлетдин абзый кайтып кергәндә, без аның гомер иптәше Фатыйма апа белән узган елларны искә төшереп утыра идек. Кечкенә генә гәүдәле картның күзләре калын кара каш астыннан җитди һәм ягымлы карыйлар. Сүзне ул иренмичә һәм ашыкмыйча сөйли. Ә сүз Мехкомбинатның төзелү тарихы турында бара, Яңа бистәнең һәм татар эшчеләренең революциядән элекке тормышы турында бара. Сөйләр нәрсәсе бик күп Мәүлетдин абзыйның. Ул, 1903 елда Әтнә ягыннан Казанга килеп, Алафузовка эшкә кергән. Ә 1919 елдан бирле Яңа бистәдә яши һәм шунда эшли.
— Укырга хәл килмәде, — ди ул. — Кече яшьтән байгурага эшләп үстек. Үзем укый-яза белмәсәм дә, Алафузовта эшләгән чагында мин төрле ораторларның сөйләгәннәрен тыңлый идем. Эшчеләр хәле турындагы сүзләрне аңлавы да кыен түгел иде... Аннары Мәүлетдин абзый Бишенче ел вакыйгаларын искә төшерә.
— Атлы казак камчыларын безгә дә татырга туры килде. Болында митинглар була иде. Бервакыт Алафузов фабрикасы эшчеләре җыелып чыктык. Мондагы сыра заводы эшчеләре дә кушылдылар. Демонстрация ясамакчы булдык. Домба башында безне полиция тыр-пыр китереп куа башлады. Без таралмадык, Ягедиигә таба киттек... Бөтен гомерен хезмәт белән үткәргән гади бер татар картының тигез һәм салмак агылган сүзләре үткән заманның авыр көннәрен күз алдына китереп бастыралар. Ул эшчеләр тормышы турында хәзергә хәтле билгесез булган ниндидер яңа гяатериаллар бирми, ләкин төрле китапларда язылган дәһшәтләрне аның үз башыннан кичергән кеше булуы тыңлаучы яшьләргә бик нык тәэсир итә. Мехкомбинат комсомолецларының политик белем түгәрәкләрендә Мәүлетдин бабай кадерле кунак санала. Күнчеләрнең һәм мехчыларның үткән замандагы эш шартлары турында яшьләр хәйран калып тыңлыйлар. Коточкыч бер төш күргәнен сөйлиме әллә бабай? Пропагандистлар өстәмә материаллардан файдаланалар, түгәрәк членнарын төрле газеталарда басылган кыска хәбәрләр белән таныштыралар. «Волжский курьер» газетасының 1906 ел 23 февральдә чыккан номерында Зальм һәм Гольдбергларның интендантствога тун тегә торган мастерскойлары турында мондый бер хәбәр бар: «... Ике мастерскойда сиксәннән артык кеше тун тегә. Шунда ук тирене киптерәләр дә. Читтән килеп кергән кешенең мондагы һавага бер минут чыдавы да мөмкин түгел. Бертөрле дә вентиляция юк. Хуҗалар эшчеләрне кичке сәгать алтыдан соң мастерскойга бикләп китәләр. Шундый коточкыч шартларда эшләп тә, тунчылар хезмәт хакын бик аз алалар. Тәҗрибәле мехчы, иртәнге сәгать алтыдан төнге 12 гә кадәр эшләп, көненә 60 — 70 тиен ала. Вакытка һәм акчага экономия ясау теләге белән эшчеләр шул ук мастерскойда тиреләр арасында ашыйлар-эчәләр, нәтиҗәдә еш кына түләмә авыруы йоктыралар. Бер ай эчендә шушы авыр белән тугыз кеше губерна земский больницасына мөрәҗәгать итте. Моның өстенә тагын, тузан һәм пычрак эчендә унсигез сәгать эшләп, эшчеләрнең күбесе күз авырулары белән авырыйлар...» Шул ук Зальм компаниясенең сарык тиреләре заводындагы эш шартлары турында «Казанский вечер» газетасының 1907 елдагы 156 номерында болай әйтелә: «Эшчеләр больницалардан файдалана алмыйлар, чөнки Зальм дәвалану өчен түләми, ә үз карамагында ач семьясы булган эшченең дәваланырга акчасы юк. Соңгы көннәрдә эшчеләр арасында түләмә белән авыручылар бар...» Щеглов дигән бай да Зальмнан бер дә калышырга теләмәгән. Аның скорняк мастерское турында «Волжский листок» газетасының 1907 елдагы 400 номерында мондый хәбәр басылган: «Мастерской подвалда урнашкан. Караңгы, юеш һәм бик тыгыз. Стеналардан тамчы тамып тора, идәндә пычрак. Эшчеләр шунда ук ашыйлар һәм куналар да...» Зур Проломный урамындагы бер мастерской турында «Волжский курьер» газетасының 1906 елдагы 181 номерында мондый хәбәр бар: «Мастерскойда эш иртәнге 6 дан кичке 7 гә хәтле бара. Зурлар көненә 40 тиеннән 55 тиенгә хәтле эшлиләр, малайлар аена бер сум эшлиләр. Ашау («харчи») хуҗадан. Ашауның нинди икәне турында эшчеләр болай сөйлиләр: ипине бер стенага бәрсәң, ул атылып икенче стенага барып җитә. Квасны пасхада кайнаталар, ләкин ул күпме эчсәң дә кимеми, чөнки бер чиләк квас урынына ике чиләк су кушалар...» Кәҗә Якупларның, Гликиннарның, Әльметьевларның мастерскойлары турында Мәүлетдин абзыйның сөйләгәннәренә өстәмә итеп, әнә шундый газета хәбәрләрен бик күп китерергә мөмкин. «Ашау байдан, үлем ходайдан». Бай белән ходай дус торганнар, ә үлем мехчылар һәм күнчеләр тирәсенә елышкан. Үлемнең илчеләре — чахотка һәм түләмә — типсә тимер өзәрлек көчле организмнарны вакытсыз һәлак иткәннәр. Мехчылар һәм күнчеләр әнә шулай яшәгәннәр. Аларның хәлен сөекле Тукай ике генә юллы шигырь белән ачык аңлатып биргән: Ут, төтен, фабрик-завод берлә һаман кайный Казан, Имгәтеп ташлап савын, сау эшчеләр сайлый Казан.
Революциядән элек Россиядә эре
күләмдә мех эшкәртү промышленносте бөтенләй булмаган. Мехчылар югарыда сурәтләнгән сасы, тар мастерскойларда азап чиккәннәр. Товарны өйгә алып эшләүчеләр дә күп булган. «Россиядә капитализмның үсеше» дигән әсәрендә Ленин шуны күрсәтә: 1890 елда элекке Вятка губернасы Слободской өяздә 27 хуҗадан өйгә чимал алып эшләүче өч мең вак һөнәрче булган, шулардан 1249 кеше сарык тиресе иләп аңардан төрле кием теккәннәр. Мехларны буяу гомумән булмаган дияргә ярый. Безнең кустарьлар эшкәрткән тирене чит ил фирмалары буятып, бәясен дүрт тапкыр арттырып, яңадан үзебезгә кайтарганнар. Табигый, мехчы байлар халык кирәкләрен җитештерү турында уйламаганнар. Алар табыш алуны гына кайгыртканнар. Интендантствога кыска тун теккәннәр. Бай хатыннарын нәфис киемнәр белән тәэмин иткәннәр. Барыннан да бигрәк, аучылык юлы белән хәзерләнгән җәнлек тиреләре эшкәртелгән. Хәзерге вакытта да җәнлек тиреләре мех промышленностенда зур гына урын тоталар. Корыда һәм диңгездә аучылык эшләре һаман үсә бара, һәм күп кенә җәнлек асрау совхозлары бар. Ләкин хәзер мех промышленностеның характеры башка. Ул күп миллионнарча совет гражданнарын нәфис киемнәр белән тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә дә хәзер җәнлек тиреләре, һаман арта барган санда эшкәртелсәләр дә, безнең кирәкләребезне канәгатьләндерә алмыйлар. Хәзер мех промышленностенда төп урынны сарык тиресе тота. Социалистик терлекчелекнең һаман үсә баруы, яхшы нәсел терлекләрнең һаман арта баруы мех промышленностеның үсеше өчен дә чикләнмәгән мөмкинлекләр ача. Нәфис йонлы сарык тиреләрен эшкәртү 1928 ел белән чагыштырганда 1940 елда 150 тапкыр арткан иде, хәзер инде мехчылар тагы да яңа уңышларга ирештеләр. Тирене тимер мичтә киптерүләр, мездраны чалгы пәке белән кырулар күптән инде «тарих» итеп сөйләргә генә калдылар. Москвада һәм Казанда, Ленинградта һәм Киров өлкәсендә, тугандаш республикаларда техниканың соңгы сүзе белән төзелгән яңа мех фабрикалары салынды. Кайчандыр бервакыт камчылы ишаннар һәм Кәҗә Якуплар хөкем сөргән Яна бистә Советлар Союзында мех промышленносте үзәкләренең берсе булып әверелде, һәм Яңа бистәнең даны һаман да яктырак балкый, мехчылар бакчасындагы җыр һаман да көчлерәк яңгырый.
— Нигезне үзебез салдык! — ди Мәүлетдин бабай. Салмак кына әйтелгән бу сүзләр карт эшченең чиксез горурлык тойгылары турында сөйлиләр. «Менә без кем! Менә нинди ул совет власте! Менә нинди гигантлар төзедек без!» Бабай Мехкомбинатта 1928 елдан бирле эшли инде. Хәер, ул чагында әле Мехкомбинат үзе дә һәм «комбинат» сүзе дә булмаган.
— Башта без складсыман бер лапаста эшләдек. Бөтенесе алтмыш- житмеш эшче бар иде... Гликиннарның һәм Кәҗә Якупларның мастерскойлары, Үтәмишевләр- нең һәм Әлметьевларның сабын заводлары территориясендә бер-бер артлы биек гигантлар күтәрелә башлый. Яңаны төзүчеләр зур кыюлык белән эш итәләр. Үтәмишевләрнең һәм тагын кайбер байларның йортларын сүтеп ташларга да туры килә. Соңгы байларның соңгы хатыннары, нигез туфрагын үбеп, бәддога укыйлар. «Милли сәнгатьне» — Кәҗә Якупларның сасы мастерскойларын сагынып елаган буржуаз милләтчеләр аларга ярдәмгә омтылалар, татар эшчеләре арасында контрреволюцион коткы тараталар, социализм төзелешенең җиңүенә ышанмау агуы белән агуларга телиләр. Шакшы җаннарның пычрак планнары тар-мар ителә, һәрбер төрле халык дошманнарына каршы аяусыз көрәштә, партия җитәкчелегендә бөек төзелеш дәвам итә. Беренче бишьеллыкның ахырына инде Казанный Яңа бистәсендә меңнәрчә эшчеләрне эченә алган яңа гигант барлыкка килә. Яңа фабрикалар салу белән беррәттән, яңа кадрлар хәзерләүгә дә керешелә. Квалификацияле милли кадрлар булдыруга аеруча игътибар ителә. Өйрәнчекләр мәктәбе ачыла. Соңыннан ул
фабрика-мәктәп булып әверелә һәм хәзерге көндә дә гөрләп яшәвендә дәвам итә. 1949 елның декабренда фабрикамәктәп үзенең егерме еллык бәйрәмен үткәрде. Егерме ел буе тоташтан мехкомбинатка кадрлар хәзерләү бурычын үтәп килгән бу мәктәп шул вакыт эчендә меңнән артык скорняк, биш йөздән артык мех киемнәр тегүче, йөзләрчә бүрекче, йөзләрчә чималчы хәзерләп бирде. Хәзерге вакытта фабрика-мәктәптә 300 ләп яшьләр укыйлар. Аларның күпчелеге Татарстанның төрле районнарыннан килгән 16 — 18 яшьлек кыз балалар. Уку срогы ике ел. Фабрика-мәктәпнең үзенең производство планы бар. Укучылар һәркөнне дүрт сәгать производствода эшкә өйрәнәләр, аннары өч сәгать теоретик белем алалар. Бу урында миңа тагын иске бер документны телгә алырга рөхсәт итегез. «Записки Казанского экономического общества» ның 1857 елда чыккан 111 нче номерында «Казанда тире производствосынын үсеше һәм экономик шартлары» дигән мәкалә бар. Мәкаләнең авторы күн заводларында бертөрле дә машиналар булмавын мактый, эшчеләр кулдан да бик яхшы эшлиләр, ди. «Заводка эшче 10 — 12 яшьлек малай чагында ук кереп, 18—20 яшькә җиткәндә ул, башта күз белән күреп, ә соңыннан инде эш өстендә, үз һөнәренә ияләшкән эшче булып әверелә»... Коточкыч бер картина бит. Ун яшьлек, унике яшьлек ач бала Кәжә Якупларның, Зальмнарның «заводларына» килеп егыла. Анда ул идән себерә, йомышка йөри, «Күзе белән күреп» һөнәргә өйрәнә. Дәртле талпынуның, канатлы хыялның нәрсә икәнен белмичә, шунда аның балачагы, яшүсмер еллары үтә. Сигез ел малайлыкта җәфа чиккәннән соң, эчкә баткан сары битне сакал баса башлагач, ул инде «эшче булып әверелә», көненә кырык тиен акча төшерә башлый, әгәр хуҗасы тели икән, урамда җил куып йөрмәсен өчен, кичке алтыдан соң аның өстенә йозак салып китә!.. Моннан туксан дүрт ел элек тә, утыз дүрт ел элек тә яшьләр «һөнәр»гә әнә шулай өйрәнгәннәр, аларның тормыш шартлары әнә шундый булган. Фабрика-мәктәпнең дәртле темпларга ияләшкән яшьләре бу кошмарны китаплардан укып кына һәм бабайлардан ишетеп кенә беләләр. Белем алып, эшкә өйрәнеп, клубтагы үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөреп, комсомол эшендә инициатива күрсәтеп, яшь мехчылар ике ел го- мерның үткәнен сизми дә калалар. Шуннан соң инде мехчылар бакчасында яисә клубның зур залында «чыгарыш» мәҗлесе үткәрелә, яшь эшчеләр ике ай ял итәләр, аннары Мехкомбинатның төрле корпусларына агылалар. Белемгә һәвәс булганнары, эшләү белән бергә, укуны дәвам иттерәләр. Мехкомбинатның үзенең эшче яшьләр өчен кичке урта мәктәбе бар. Теләүчеләр — рәхим итегез! Аннары сезне, колачларын киң ачып, югары мәктәпләр көтәләр... Менә шулай үсәләр безнең яшь мехчылар. һәм алар производствода да сынатмыйлар. Фабрика-мәктәп үзенең сугыштан соңгы беренче биш еллыгын 1949 елның беренче июленә үтәде. Татарстан бәйрәмен ул ярты еллык планны унынчы июньгә төгәлләп каршы алды һәм, бәйрәм бүләге итеп, экономия ясалган мехтан алты мең биш йөз яка хәзерләде. Фабрика-мәктәптә тәрбия алган яшь мехчылар стахановчыларның алдынгы сафларында баралар. Моннан ике ел элек мәктәпне бетергән скорнячка Сибгатуллина, Татарстан бәйрәмен каршылаганда, биш ай эчендә сигез айлык норма башкарды, ул экономия ясаган мехтан биш йөз данә ирләр якасы хәзерләнде. Бу биш йөз якага Комбинатның чимал эшкәртү-буяу фабрикаларыннан бер генә дециметр да мех алынмаган бит. Димәк, мех кисүче Сибгатуллина совет гражданнарына ай саен йөз яка бүләк итте дигән сүз. «Фабрика-мәктәптә теоретик белем алуым һәм производство күнекмәләре үтүем цехта бик тиз вакыт эчендә стахановча эшли башларга мөмкинлек бирде», — ди ул. Казанның һәм башка шәһәрләрнең
техникумнары, вузлары Яңа бистәдәге мех предприятиеләрен техник һәм инженер кадрлар белән тәэмин итәләр. Дүртенче фабрикада мастер Низамова Казанда мех техникумын бетергән. Өченче фабриканың атаклы мастерларыннан Кузнецова Куйбышевның тегү техникумыннан килгән. Беренче фабриканың буяу цехында яшь инженер Логова Москва вузын тәмам иткән. Алар бик күп. Алар барысы да хәзер инде үзләрен Казан кызлары дип саныйлар. Эшен яраткач, шәһәрен дә яратабыз, диләр. Карт красковар Мәүлетдин абзый бер дә агармый торган калын кашлары астыннан кайчагында яшь мехчыларга, ниндидер бер сер әйтергә теләгән кебек, елмаеп карап тора.
— Без нигез салган фабриканың данына тап төшермәс болар! —дип уйлый ул.
ЯҢА БИСТӘ БУЯУЛАРЫ — АМЕРИКА БУЯУЛАРЫННАН ЯХШЫРАК
Яңа бистәдәге Мехкомбинат бөтен илгә һәм бөтен дөньяга даны таралган нәфис мехлар эшкәртү һәм шулардан төрле киемнәр хәзерләү белән генә чикләнми, бәлки ул мех эшкәртүнең фәнни методларын тикшерә, эзләнә, яңа юллар ача. Мехкомбинатның Үзәк химия лабораториясе бар. Анда инженер-химик Кашшаф Шәмсетдинов җитәкчелек итә. Ул үзе әле 40 яшендә генә булса да, мех промышленностенда егерме еллык стажы бар инде. Югары белемне ул фабрикада мех- чы-техник булып эшләгән хәлдә ала, — 1936 елда Казан Дәүләт университетын тәмам итә. Казан — бөек рус халкының даһи галимнәрен — химикларын үстергән шәһәр. Казанның данлыклы рус профессорлары һәм шул профессорлар ярдәмендә химия фәннәре докторы булу дәрәҗәсенә ирешкән татар галиме Г. Камап мехчы Кашшафка югары теоретик белем биргәннәр. Шәмсетдинов — унлап табучы. Аның җитәкчелегендәге нык оешкан дусларча коллектив яңа уйлап табулар өстендә өзлексез эш алып бара. Коллективның күп кенә членнары — технология группасының җитәкчесе Метляева, өлкән калорист Зырянов, химиклардан Иванова, Камалетдинова һ. б. — Мехкомбинат төзелгәннән бирле эшлиләр. Бу коллектив Бөек Ватан сугышы елларында аеруча зур хезмәт күрсәтте. Производство циклын кыскарту, эш көчен дә, химикатларны да азрак тотып, күбрәк продукция бирү, дефицитлы химикатларны, буяуларны башкалар белән алыштыру буенча бик күп тәкъдимнәр кертте һәм шул тәкъдимнәр тормышка ашырылды. Эшчеләрнең, инженер-техникларның, уйлап табучыларның үз-үзен аямаучан хезмәте нәтиҗәсендә Мехкомбинат, үзенең Ватан каршындагы бурычын намус белән үтәп, Ленин ордены белән бүләкләнүгә иреште. Сугыштан соңгы беренче бишьеллыкта лабораториянең эзләнү-тикшеренү эшләре тагын да киңрәк күләмдә дәвам итте. Мех промышленностенда зур яңалык кертелде — гади сарык тиреләре камага ошатып эшкәртелә башлады. Моның технологиясен һәм буяу рецептларын лаборатория 1946 елда эшләп чыгарды. Тиешле тикшерүләрдән соң шушы метод 1947 елда производствода кулланыла башлады. Рәхим Халитов начальник булып эшли торган цех 1947 елда, камага ошатып, көненә бер мең тире эшкәртә иде, 1950 елда инде ул дүрт мең чамасы эшкәртә башлады. Татарстан юбилее хөрмәтенә, беренче фабрикада да сарык тиреләрен камага ошатып эшкәртә торган тагын бер цех оештырылды. Моның өчен Комбинат яңа корпус салмады, бәлки, Москва һәм Ленинградның алдынгы предприятиеләреннән үрнәк алып, фабрика бинасында файдалы мәйданга экономия ясалды, администрация һәм хуҗалык бүлекләренең өстәлләрен «җыйнаклабрак» күчерү нәтиҗәсендә яңа цех өчен якты бер зал бушатылды. Бу цех хәзер көненә бер мен, чамасы тире эшкәртә. Сарык тиреләрен камага ошатып эшкәртү методы өстендә эшләгәндә,
лаборатория берьюлы ике зур казанышка иреште: гади тиредән бик нәфис мехлар эшләп чыгару юлы табылды һәм моның өчен кирәкле буяуның яңа рецепты төзелде. Элекке буяулар составында пирокотехив бар иде һәм без аны Америкадан ала идек. Мехкомбинат лабораториясе тәкъдим иткән буяуда исә пирокотехин юк һәм гомумән чит илдән кертелә торган бернәрсә дә юк. Ә буяу үзенең уңмый торган матур төсе белән барлык Америка буяуларыннан өстен тора! Бу инде, татарча әйткәндә, Яна бистә галимнәре Америка химикларының борынына чиертте, дигән сүз була! Бик күп өлкәләрдә техниканың яңа сүзен совет инженерлары, совет галимнәре әйтәләр. Мех промышленностенда да моның шулай булуы бик табигый. Сарык тиреләрен камага ошатып эшкәртүнең рецептын төзүдә турыдан-туры лаборатория начальнигы Шәмсетдннов, Мехкомбинатның баш инженеры Гаркави, директоры Комиссаренко, лабораториядә эшләүчеләрдән Метляева, Зырянов һ. б. иптәшләр катнаштылар. Коллективның эшендә Москвадагы мех промышленносте Фәнни-тикшеренү институты аларга өзлексез ярдәм күрсәтте. Хәзер инде яңа рецепт Москва, Харьков һәм башка шәһәрләрдәге мех фабрикаларында да кулланыла. Яңа методны үзләштерүдә булышлык итү өчен иптәш Метляева Харьков фабрикасында булып кайтты. Мехкомбинат предприятиеләрендә тиреләрне котикка, нутрига, платинага, камага ошатып эшкәртү инде үзләштереп җиткерелде. Хәзер лабораториядә сарык тиресен башка төрле кыйммәтле, нәфис мехларга ошатып эшкәртү рецептлары тикшерелә, продукциянең сыйфатын тагын да яхшыртуның, эш шартларын җиңеләйтүнең юллары эзләнә, эшчеләрнең сәламәтлеген саклау мәсьәләләренә аеруча игътибар ителә. Социалистик предприятиеләрдә эзләнү һәм уйлап табу эшләре төрле лабораторияләрнең стеналары эчендә генә, махсус белеме булган кешеләр тарафыннан гына алып барылмыйлар. Станокта эшләүче гади эшчеләр производствоны рациоиализацияләү, производство процессларын тизләтү юлларын табуда актив катнашалар. Акыл хезмәте белән физик хезмәт арасындагы аерманың бетә баруын күрсәтүче, азат хезмәт поэзиясен чагылдыручы казанышларның берсе бу. Коммунистик җәмгыять кешеләренә хас булган гүзәл сыйфатларның берсе бу. ААехкомбинатта да лаборатория работниклары гына түгел, бәлки директордан һәм баш инженердан алып гади мездрачыга һәм гади слесарьга кадәр, йөзләрчә мехчылар өзлексез эзләнәләр, өйрәнәләр, үсәләр, совет кешеләренең һаман үсә барган кирәкләрен һаман да киңрәк күләмдә тәэмин итү өчен яңа мөмкинлекләр табалар. Комбинатның директоры Юлий Семенович Комиссаренко мех промышленностендагы тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе. Казанда ул 1943 елдан бирле эшли. Аннан элек /Москва Мехкомбинатында директор булган. Иптәш Комиссаренко яңа тип хуҗалык работникларыннан. Үзе җитәкчелек иткән производствоны ул бөтен нечкәлекләре белән белә. Эшчеләр һәм сотрудниклар өчен ул директор гына түгел, бәлки производство процессларын камилләштерү һәм яңа рецептлар уйлап табу өстендә бергәләп эшләүче иптәш тә. Баш инженер Михаил Ильич Гаркави Казан Мехкомбинатының дан казануына күп көч куйган кешеләрнең берсе. Ул Казанда Химико-технологик институтны тәмам иткән. 1929 — 35 елларда Мехкомбинатта химик булып, буяу цехының начальнигы булып эшләгән. Әгәр без инде бик еракта калган елларга кире кайтсак, баш инженерның яшь егет чагы белән танышырга теләсәк, гражданнар сугышында аның очучы булганын күрәбез. Ватаныбызны дошманнан саклаудагы батырлыклары өчен очучы Гаркави Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнгән. Күптән, бик күптән булган хәл инде бу. Ләкин Гаркави һич тә картаймаган. Ул һаман да шундый ук кыю һәм ашкынучан йөрәкле, мәңге алга омтылучы кеше килеш калган. Илленең аръягына аяк баскан булса да, ул тынычлыкка бирелергә уйламый да. һаман өйрәнә һәм өйрәтә. Шәмсетдиновка диссертация язуда ярдәм итә, киңәшләр бирә, үзе дә диссертация яза. Ләкин ул үзе турында түгел, бәлки Мехкомбинатның алдынгы рационализаторлары, уйлап табучылары турында сөйләргә ярата. Ә алар бик күп. Яңа бистәдә Гафури урамында Мехкомбииат мастеры Габделкаюм Габделлатыйпов яши. Ул потомственный Яңа бистә гражданины. Шунда туган һәм егерме яшендә — 1928 елда — Беренче мех фабрикасына кара эшче булып кергән. Габделкаюм иптәшнең әтисе мәрхүм Сәлахетдин абзый да Яна бистәдә яшәгән. Ул Кәримовлар типографиясендә кара эшче булып эшләгән. Озак еллар буе ул, Яңа бистәнең баткагын ерып, шәһәргә, типографиягә йөргән, ундүрт сәгатьлек эштә хәлдән таеп, көчкә бүлмәсенә кайтып егылган. Әгәр бер көнне Сәлахетдин абзый Кәримовларның берәрсенә килеп: «Бай абзый, мин һөнәрле булырга телим, нәрсә әйтерсез икән?» дисә, Кәримов, корсагын тотып, көләр генә иде. «Акылыңа зарар килдеме әллә синең?» дияр иде. «Өлешеңә тигән көмешең — кара эшче булып кергәнсең, кара эшче булып үләрсең». Капиталистик предприятиенең законы шулай. Совет фабрикасына кара эшче булып кергән Габделкаюм иптәш, күп вакыт үтмәстән, станокка күчте, квалификация алды, политик белем алды, Ленин — Сталин партиясенә керде. Байтак еллар буе ул Комбинатның партия, профсоюз һәм хуҗалык органнарында эшләде. Аннары илебезнең азатлыгы өчен Бөек Ватан сугышында катнашты. Яңадан үзенең Мехкомбинатына кайтып, мездрачы мастер булып эшли башлады.
Габделлатыйпов—данлыклы Комбинаттагы иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Ул зур квалификацияле мастер гына түгел, бәлки уйлап табучы да. Аның инде тормышка ашырылган берничә тәкъдиме Комбинатка күп кенә экономия бирде. Хәзерге вакытта ул яңа уйлап табулар өстендә эшли, үзенең Гафури урамындагы тыныч һәм җыйнак квартирасында мех промышленностена бәйләнешле яңа китаплар актара. Көннәрдән бер көнне, гадәттәгечә планны арттырып үтәп, фабрикадан өйгә кайткач, Габделкаюм иптәш миңа үзенең үткән тормышы һәм хәзерге эшләре турында озаклап сөйләп утырды. Элекке тормышның ямьсез картиналарын сурәтләгәндә, ул ачы сүзләр дә таба белә, кайчагында көлдереп тә куя. Хәзерге эшләр һәм планнар турында исә яшьләрчә ашкынып, дулкынланып сөйли. Без сөйләшеп утырганда аның техникумда укучы улы Альфред кайтып керде. Ул аш бүлмәсендә җәһәт кенә ашап алды да, икенче бүлмәгә чыгып, дәресләрен хәзерли башлады. Сөйләгән сүзләренә йомгак ясаган кебек, Габделкаюм иптәш әйтте:
— Минем яшүсмер чагым авыр елларга туры килде. Вакытында ныклап укый алмадым. Ләкин шулай да совет фабрикасы мине кеше итте, белем бирде, дәрт бирде. Ә менә бу егетләрнең, — диде ул, Альфредка таба ымлап, — тормышлары туры һәм олы юлдан алга таба тәгәри. Алар безгә караганда шәбрәк эшләрләр! «Бу егетләренең бәхетен саклап дошманга каршы батыр сугышкан һәм дүрт тапкыр яраланып дүрт тапкыр терелгән совет патриотының, кара эшчедән күтәрелгән уйлап табучының сүзләрендә горурлык һәм якты ышаныч бергә кушылып яңгырадылар. Соңгы бер-ике ел эчендә генә дә Мехкомбинатта уйлап табучыларның һәм рационализаторларның бик күп тәкъдимнәре тормышка ашырылды. Элекке вакытта тире шадраланып беткән агач рамага кадак белән кагып беркетелә иде. Хәзер исә җиңел металлдан челтәрләп эшләнгән ра- маларга металл каптыргыч белән беркетелә. Тире бозылмый, эш тизрәк бара. Моны уйлап табучылар — Павел Паникаров һәм Садыйк Галеев иптәшләр. Кемнәр соң алар? Галеев элекке трампарк эшчесе. Шунда эшләгән чагында ул кичке рабфакны бетергән. Аннары, 1942 елда Химико-технологик институтның механика факультетын тәмам иткән.
Мехкомбинатта мастер-контролер. Паникаров элек кара эшче булып, грузчик булып эшләгән, аннары токарь профессиясен алган. 1935 елдан бирле Мехкомбинатта эшли. 1941 елда, утыз яшендә, комбинатның кичке урта мәктәбен бетергән. Хәзер дүртенче фабрикада механик булып эшли һәм — производствода эшләгән килеш — Казанның Мех техникумын тәмам итә. Бу иптәшләрнең байтак кына уйлап табулары бар, тынгысыз фикер туктап торуны белми, новаторлар һаман үсә баралар. Скорняклык лабораториясенең мөдире Нәҗип Юсупов тәкъдиме буенча якаларны шаблоннар буенча кисү тормышка ашырылды. Бу үзе генә дә елына миллион сумнар экономия бирә, ярым фабрикатның — мехның файдалы чыгышы биш процентка кадәр арта. 1950 елда чимал-буяу производствосында тиреләрне чылату эше механикалаштырылды. Төрле ванналарны икенче тапкыр файдалану методын эшләп чыгару һәм шуны производствода куллану нәтиҗәсендә бик күп тонналарча тозга, сабынга, химикатларга экономия ясалды. Эчлек материалларны трафаретлар буенча кисү дә шулай ук мең метрларча материягә экономия бирә. Бүрек эчләрен, ирләр һәм балалар пиджагының яка асларын каюда берьюлы ике инә белән тегә торган машиналар куллану хезмәтнең җи- тештерүчәнлеген арттырды, эшнең сыйфатын яхшыртты.
ҖИҢҮЛӘРНЕҢ СЕРЕ НӘРСӘДӘ?
Җиңүләр үзлекләреннән агылып килмиләр. Совет кешеләре аларны авыр, ләкин дәртле көрәштә яулап алалар.
Яз бәйрәме Беренче Майны, яңа тормыш язы Октябрьны, яңа казанышлар китерүче Яңа елны барлык совет халкы белән бергә мехчылар да шат күңел белән каршылыйлар. Бәйрәм күге нурлы балкый, җыр көчле яңгырый — чөнки безнең бәйрәмнәребез тыныч иҗат фронтындагы данлыклы җиңүләргә йомгак ясый торган, тагын да зуррак җиңүләргә ишек ача торган күңелле көннәр алар! Соңгы бер ел эчендә Казан мехчыларының бер-бер артлы берничә үз тантаналары, үз бәйрәмнәре булып үтте. Ачыграк әйткәндә: мехчыларның гүзәл казанышларын совет халкы лаеклы рәвештә билгеләп үтте. 1950 елда Мехкомбинат бик күп айлар буенча рәттән ВКП(б) Өлкә Комитетының һәм Татарстан Министрлар Советының күчмә кызыл байрагы белән бүләкләнеп килде. Бөтенсоюз күләмендәге социалистик ярышта 1950 елның беренче кварталында мехчылар икенче урынны яулап алдылар, ә икенче кварталда алар беренче урынга чыктылар, ВЦСПС ның һәм СССР Җиңел промышленность министрлыгының күчмә кызыл байрагы Казан Мех- комбинатына килде. Өченче квартал эшенең йомгаклары буенча 4 нче ноябрьда Мехкомбинатка СССР Министрлар Советының күчмә кызыл байрагы тапшырылды. Дүртенче кварталдан соң да күчмә байрак беркая да күчмәде, Яңа бистәдә калды. Быел март аенда Мехкомбинат коллективы, мех промышленносте тарихында беренче тапкыр буларак, чиксез зур шатлык, тиңсез бер тантана кичерде. «Сарык тиресенең йонын затландырып, мех эшкәртүнең яңа методын эшләгән һәм промышленностька керткән өчен» Казан Мехкомбинатыннан алты кешене СССР Министрлар Советы Сталин премияләре белән бүләкләде. Бу исемне алуга лаеклы булып табылган беренче мехчылар менә кемнәр алар: икенче фабрика мөдире Афанасьев Георгий Захарович, шул ук фабрикада цех начальнигы Михайлов Федор Кириллович, шул ук фабрикада цех начальнигы Халитов Рәхим Хасанович, Мехкомбинатның баш инженеры Гаркави Михаил Ильич, Мехкомбинатның директоры Ко- миссаренко Юлий Семенович, Мехкомбинат химия лабораториясенең начальнигы Шәмсетдинов Кашшаф
Шәйхутдинович. Казан Мехкомбинатында яңа төр продукциянең иҗат ителүендә һәм тормышка ашырылуында Москвадагы Мех промышленносте Фәнни-тикшеренү институтының, шулай ук СССР һәм РСФСР Җиңел промышленность министрлыклары Баш управлениеләренең булышлыгы зур булды, һәм без Сталин премиясе белән бүләкләнүчеләр арасында түбәндәге иптәшләрне дә күрәбез: Мех промышленносте Фәнни-тикшеренү институтының директор урынбасары Родионов Александр Михайлович, шул ук институтның лаборатория мөдире Акимова Тамара Владимировна, СССР Җиңел промышленность министрлыгы Баш управлениесенең баш инженеры Коновалов Андрей Иванович, шул ук министрлык главкасы производство-техника бүлегенең начальнигы Мартынов Сергей Федорович, РСФСР Җиңел промышленность министрлыгы Баш управлениесенең баш инженеры Клочков Сергей Алексеевич. Шәмсетдинов иптәшнең әйтүенә караганда, хәзерге көндә Казан Мех- комбинатының Үзәк химия лабораториясе СССР мех промышленносте Фәннитикшеренү институтының Казандагы филиалы дип саналырга мөмкин. Москва институты ярдәмендә Казан мехчылары зур җиңүгә ирештеләр. Мех промышленносте өлкәсендәге уйлап табучыларның һәм җитәкчеләрнең талантына совет халкы хөрмәт күрсәтте, мехчыларның казанышларына югары бәя бирде һәм аларның тагын да зуррак яңа җиңүләр өчен көрәшүен таләп итте.
— Мехкомбинат коллективы хөкүмәт карарын менә шулай дип аңлады. Хезмәтне дан эшенә, геройлык эшенә әйләндергән Ленин — Сталин партиясенә карата, безгә бәхетле тормыш биргән даһи юлбашчыбыз һәм остазыбыз иптәш Сталинга карата тирән рәхмәт, чиксез мәхәббәт тойгысы һәрбер мехчының йөрәген дулкынландырды, стахановча эшләргә рухландырды. Мехчылар Татарстанда Беренче Май алды социалистик ярышының инициаторы булдылар. Алар үз өсләренә кыю йөкләмәләр алдылар. Барлык фабрикаларның тәүлек график буенча эшләвен тәэмин итәргә, дүрт айның планын 26 апрельгә үтәргә, һәм планнан тыш биш миллион сум мая тупларга, бер мең метр текстильгә, өч йөз мең квадрат дециметр мехка экономия ясарга Ватан каршында сүз бирделәр, һәркем дә аңлардай гади тел белән әйткәндә, мехчыларның Беренче Май бүләге — экономияләнгән мехтан унбиш мең яка! Традицияне бозмыйча, бу юлы да мехчылар кыю йөкләмәләрне арттырып үтәделәр һәм Беренче Май демонстрациясендә Ирек мәйданыннан узганда Сталин районы колоннасында алдан бардылар. Ә мехчыларның беренче сафларында яшь патриотлар — фабрикамәктәп укучылары иде. Бу мактаулы урынны алар, дүрт айның планын 17 апрельгә тәмам итеп, яулап алдылар. Күп меңле коллективны Комбинатның партия оешмасы бер теләккә туплый, партияле һәм партиясез эшчеләрне коммунистик рухта, совет патриотизмы рухында тәрбияли. Коммунистлар һәм комсомолецлар эштә үрнәк күрсәтәләр, социалистик ярышта беренче сафларда баралар. Югарыда без Комбинат системасындагы фабрика-мәктәп белән танышып үттек. Ә чынлап караганда, Комбинатның һәрбер фабрикасын фабрика-мәктәп дип әйтергә мөмкин. Эшчеләр һаман алга баралар, политик һәм техник белемнәрен өзлексез арттыралар. Комбинат предприятиеләрендә партияле һәм партиясез йөзләрчә агитаторлар эшли. Безнең танышларыбыз Мәүлетдин бабай һәм Габделлатыйпов иптәш яхшы агитаторлардан саналалар. Сталин премиясе лауреаты Шәмсетдинов берничә ел инде партия тарихын өйрәнү түгәрәгендә җитәкчелек итә. Комбинатның директоры Комиссаренко һәм баш инженеры Гаркави иптәшләр эшчеләргә төрле темаларда докладлар ясыйлар. Мехкомбинат күп меңнәрчә квалификацияле эшчеләр һәм бик күп мастерлар үстереп кенә калмады, бәлки бик күп санда партия, профсоюз работникларын һәм совет дәүләте эшлеклеләрен. дә тәрбияләде. Милли кадрлар үстерүдә Комбинат аеруча зур уңышларга иреште. Эшче кызы Гафифә Мөбарәкшина меңнәрчә мехчыларны берләштергән коллективта фабком председателе һәм Профсоюзларның Татарстан Өлкә Советы Президиумының члены. Беренче мех фабрикасының алдынгы стахановчыларыннан Әминә Латыйпова ВКП(б) Обком пленумының члены. Өченче мех фабрикасында инде ун еллык норманы үтәгән Фәнүзә Закирова Татарстан Верховный Советының депутаты. Горсовет һәм Райсовет депутатлары, фабрикалардагы партия, комсомол һәм профсоюз активы — яшьләр һәм картлар — саный башласан, никадәр күп алар! Мехкомбинатның үзенең басма газетасы — миоготиражкасы бар. Ул татар телендә «Мехчы», рус телендә «Меховщик» исемендә чыга. Татар телендәге иң карт многотиражкалардан булган «Мехчы» турында бик күп сөйләргә мөмкин. Бу газетада йөзләрчә стахановчылар катнашалар, үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар. Актив хәбәрчеләр арасында без Закирова, Кыямова, Рәхимова, Халитов, Шәмсетдинов, Гарипова, Низамова, Габделлатыйпов, Фәттәхова һ. б. иптәшләрне күрәбез. Газетаның җаваплы редакторы — чимал базасы директоры иптәш А. Еиикеев. 1937 елдан бирле җаваплы секретарь булып иптәш А. Таһиров эшли. Матбугат эшендә Таһировиың егерме еллык стажы бар. Ләкин аның бу эштәй бүленеп торгаи чаклары да булды. 1941 елда ул Бөек Ватан сугышы фронтына китте. Илне саклауда күрсәткән батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнеп, 1945 елда яңадан Мехкомбинатка кайтты, якадан үзенен тыныч журналистлык хезмәтенә бирелде. Таһиров — күп шауламыйча гына үз предприятиесенең даны өчен армыйталмый көрәшә торган журналистларның берсе. 1949 елда «Мехчы» газетасына егерме яшь тулды. 1928 елның көзендә «Мехчы» исемендәге стена газетасының беренче номеры чыга. 1929 елның апреленә хәтле ул барысы 10 номер чыгып, 25 апрельдә № 1 (11) дигән сан белән басма газета чыга башлый. Хәзер инде, газетаның чираттагы номерын чыгарганда, 20, 30 кебек гади генә цифрлар белән янәшә, җәя эчендә, 1200 нең өске ягында булган зур бер цифр куела. Революциядән элек татарлардан ничә генә мехчы газета укыды икән? Совет мехчылары чыгарган газетаның подшивкасы үзе — зур һәм калын бер том. Татар әдәбиятында охшашы булмаган, үзенә бер төрле шушы калын китапны актарганда, без Татарстандагы социалистик индустрия гигантларыннан берсенең төзелү һәм үсү тарихы белән танышабыз. «Мехчы» газетасы гөрләп яшәвендә дәвам итә. Үзенең егерме елдан ашкан гомерендә ул, эшче массаларны партия һәм совет хөкүмәте тарафыннан алга куелган бурычларны намус белән үтәүгә мобилизацияләп, алдынгыларның тәҗрибәләрен популярлаштырып, махсус «техника битләре» оештырып, Мехкомбинат тормышында мактаулы роль уйнады.
Ташкын булып ташып керде Бөек хәрәкәт, Стахановча эшләгәч, Күнелгә рәхәт. Иске норма, торма юлда, Беттең, искердең, Эшче хәзер яхшы белә Машина серен...
Менә бу юллар «Мехчы» газетасының 1936 ел март аенда чыккан 397 номерыннан алындылар. Газетаның комплектларын актарганда, без анда мехчы кызлар язган, дәрт ташып торган җырлар, очерклар очратабыз, шулай ук беренче елларда татар совет язучыларының да шактый актив катнашуын күрәбез. Ф. Кәрим, Г. Кашшаф, Ф. Басыйров, Җ. Тәрҗеманов һ. б. иптәшләрнең очерк һәм шигырьләрен укыйбыз. Газетаның 1930 ел 31 декабрьда чыккан 42 нче номерында «Әдәбият түгәрәге төзелде» дигән хәбәр бар. Анда әйтелүенә караганда, түгәрәкнең 10 нчы декабрьда булган оештыру җыелышында шагыйрь Һади Такташ та катнашып, «Түгәрәк ничек һәм нигә оештырыла» дигән темага доклад ясаган. Үкенечкә каршы, бу матур традиция соңгы елларда ничектер бөтенләй диярлек онытылды. Язучыларның мехчылар белән очрашулары клубта гына һәм үтә сирәк үткәрелә. Әгәр язучылар Мехкомбинатның якты корпусларына ешрак йөрсәләр, «Мехчы» газетасы битләрендә кыска шигырьләр, кыска очерклар, зарисовкалар белән катнашсалар, күңелле һәм файдалы булыр иде! Гомумән, язучыларыбызның Казандагы һәм якын-тирәдәге многотиражкалар белән өзлексез һәм оешкан рәвештә (Совет язучылары союзының планы буенча) бәйләнеш тотулары эшчеләр тормышына багышланган яңа әсәрләр тудыруда зур роль уйнар иде. Моны без сүз җаенда гына әйтеп китәбез. «Мехчы» газетасы, күләме кечкенә булуга карамастан, шактый бай эчтәлекле булып чыга һәм матур эшләнә. Ул үзенең агитаторлык, пропагандистлык һәм организаторлык ролен нацус белән үтәргә тырыша. Мехкомбинат предприятиеләрендә эшчеләрнең техник белемнәрен арттыру аларга политик тәрбия бирү белән эзлексез һәм өзелмәслек рәвештә бергә бәйләнгән. Шуңа күрә дә мехчылар ирешелгәи җиңүләр белән тынычланып калмыйча, һаман-һаман яна җиңүләргә баралар.
ТУКАЙ УРАМЫНДА ҺӘМ АККОШ КҮЛЕ БУЕНДА
Моннан кырык бер ел элек халык шагыйре Габдулла Тукай «Шәрык клубы» дип исемләнгән кечкенә бер залда халык әдәбияты турында лекция укыган. Тукай болай дигән: «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри»... Гомере буе чиксез-хисапсыз «какканны вә сукканны» күтәргән шагыйрьнең халык көченә шундый тирәнтен ышануына сокланмау мөмкинме әллә? Бу ышанычның нигезе, чыганагы нәрсәдә соң? Халыкның үзендәге оптимизмда. Тукайны беренче рус революциясе әдәбият мәйданына күтәрде. Тукай бөек рус халкының яктылыкка өндәүче гүзәл әдәбиятыннан азык алды, Пушкин белән Лермонтовны үзенә остаз санады. Шуңа күрә дә ул бервакытта да халык көченә ышанычын югалтмады. Тукай ялгышмады. Халык җилкәсен басып торган кара көчләр юк ителде. Халык үзенең канатларын киң җәйде. Талантларга юл ачылды. Казанда Тукай исемендә зур һәм матур урам бар. Тукай урамында Казан мехчыларының матур клубы бар. Клубның киң заллары, төрле түгәрәкләр өчен аерым бүлмәләре, тоташ пыяла стеналы якты фойелары күңелне үзләренә тарталар. Әйе, халык зур ул, халык шагыйрь ул. Ул гүзәллекне ярата. Ул эштән соң якты клубларда, матур бакчаларда ял итә. Капитализм илләрендә эшченең тормышы икегә бүленә. Аның «эш көне» — хуҗага, ә калган сәгатьләре — «үзенә». Ләкин эшченең үзенә фактта бернәрсә дә калмый. Ял итәргә аның бакчалары да юк, клублары да юк. Фабрикант аның бөтен көчен суырып ала. Ул үзенең юеш, салкын бүлмәсенә хәлдән таеп кайтып егыла. «Сары шайтан шәһәре» дигән әсәрендә Максим Горький Америка эшчеләренең коточкыч бер авыр тормышта яшәүләрен сурәтли. Менә эшчеләр эштән кайталар. «Көлү авазлары да ишетелми, күңелле сөйләшүләр дә юк, елмайганнары да күренми. ...Кая барырга? Урамнарның барысы да бертөсле. Йортларның барысы да тонык тәрәзәләренең күз агы белән, бер үк дәрәҗәдә ваемсыз һәм җансыз рәвештә бер-берсенә карыйлар.
Бөркүле сагыш, сулышны буып, җылымса кулы белән бугаздан кыса»... Совет эшчесенең эш көне һәм ял сәгатьләре гүзәл рәвештә бергә бәйләнгәннәр. Стахановчы Фәнүзә Закирова эш сәгатьләрендә үзенең заданиесен 200 процент итеп үти дә, аннары, Верховный Совет депутаты сыйфатында, үзенең сайлаучыларын кабул итә, агитатор сыйфатында —Гафури урамындагы 43 нче йортка бара, мехчылар клубына килеп, кинокартина карый, лекция тыңлый. Мәүлетдин бабай эш сәгатьләреннән соң яшьләр түгәрәгенә барып, иске заман хәлләрен сөйли яисә Мехкомбинатның партия җыелышында хәтфә түбәтәйдән президиумда утыра. Баш инженер Гаркави эш сәгатьләреннән соң семинар үткәрә, яңа уйлап табулар өстендә эшли. Эшченең һәм инженерның бөтен гомере, көче һәм таланты Ватаныбызның данын һаман да көчлерәк балкытуга һәм бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәшкә багышланган. Шуңа күрә дә совет кешеләре ялкынлы дәрт белән эшлиләр һәм мәгънәле, матур ял итәләр. Беркөнне сез Тукай урамына барыгыз да, ике этажлы клубның залларын һәм бүлмәләрен карап чыгыгыз. Ниләр генә күрмәссез сез анда! Кино залы да, спорт залы да мехчылар белән тулы. Клубның фәнни-техник библиотекасында сез уйлап табучылардан Паникаровны, Галеевны, Шәмсетдиновны очратырсыз. Библиотеканың китап фонды егерме мең том чамасы булып, анда биш йөздән артык кеше файдалана. Клубның массовый библиотекасы ике меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Библиотека тарафыннан Пушкин әсәрләрен иң яхшы укучыга конкурс үткәрелгәндә, катнашырга теләүчеләрнең саны өч йөздән артты. Күп санлы матур бүлмәләрнең берсендә «Галиябану»га репетиция бара. Икенче бер бүлмәдә рус телендә «Свои люди, сочтемся»ны хәзерлиләр. Шәриф Камал, Мирсәй Әмир, Таҗи Гыйззәт, Нәкый Исәнбәт һ. б. әсәрләре мехчылар сәхнәсендә еш кына куелалар. Тынлысы дисеңме, кыллысы дисеңме, — һәртөрле оркестр бар. Русча яки татарча хорда катнашырга телисеңме, сынлы сәнгать яки шахмат яратасыңмы, әллә тегү-чигү эшләренә дәртең бармы,— теләгәнең сайлап ал! Клубта ай саен биш-алты лекция һәм доклад була — рәхим итеп тыңла! Клубта мехчы балаларының шат чырчулары, яңгыравыклы көлү авазлары беркайчан да өзелеп тормый. Балаларның үзләренең кыллы оркестрлары бар, рус һәм татар телләрендә хор түгәрәкләре бар һәм — билгеле инде — авиомоделистлар түгәрәге бар. Клубның бер бүлмәсендә хореография түгәрәге. Анда нәни мехчылар, күлдә йөзгән яисә очып китәргә дип канат кагынган аккошлар кебек, сизелерсизелмәс кенә салмак хәрәкәтләр ясап, биергә өйрәнәләр. Бүлмәнең тәрәзәсе Кабан күленә карый. Бу нәни балалар пионер яшеннән узып та өлгермәсләр, Кабан күленең суы тирәнәер, сафланыр. Волга янында моңача ничә йөз еллар суга тилмереп яшәгән Болак елгасында бизәнгән, елдам катерлар йөрер, кайчандыр бервакыт сасылык һәм пычраклык синонимы итеп йөртелгән Болак буенда юкә агачлары шаулар, кояшта көмешләнеп, акацияләр Болак суында чагылыр, Болак буе Казандагы иң матур урыннарның берсенә әйләнер. Шаулашып клубтан килеп чыгарлар да, клубның нәкъ янында ук катерга төялеп, яшь пионерлар лагерьга юнәлерләр. Волга буенда, Шелангадан өч километр җирдә күп еллардан бирле инде Мехкомбинатның пионерлар лагере яшәп килә. Узган җәйне анда 500 бала ял итте. Шуның өстенә тагын Мехкомбинатның балалар өчен дачалары да бар. Узган ел Аккош күле буенда яңа дача салынды. Дачаларда 180 бала ял итте. Бәйрәм көннәрне мехчылар үзләренең балаларын күрергә лагерьга һәм дачаларга баралар. Балалар аларны сагынып көтеп алалар, бу гаҗәп бер күңелле очрашу була. Балалар, ашыга-ашыга сөйләп, йөзәргә өйрәнү белән мактаналар, әти-әниләр, аларга карап, шатланалар, әллә без дә мактана белмәбезме, дигән кебек, күчмә кызыл байракның тагын Комбинатта калуын эредән генә, сүз арасында гына искә алалар. Кояшта кофе төсенә кергән баласының башыннан сыйпап, бик гади генә итеп, мехчы хатын:
— Улым, син кайтканчы тагын килеп йөри алмыйм инде, Кавказга курортка китәм, — дип куя. ...Мехкомбинат фабкомына, Гафифә Мөбарәкшинага, СССРның ерак районнарыннан көньяк җылысы һәм кайнар йөрәк тойгысы белән сугарылган хатлар килеп тора. Бу хатлар: «Моны мин Цхалтубодан язам...» яисә: «Сочида һавалар бик җылы хәзер...» кебек сүзләр белән башланып китәләр. Элекке заманда Казан мехчысының төшенә дә кермәгән курортка җибәргән өчен, эшчеләр фабкомга һәм дирекциягә рәхмәт укыйлар. Яшьләр Кавказ тауларын һәм диңгез дулкыннарын мактыйлар. Барысы да — Комбинат хәлләрен сорашалар. 1950 елда 410 кеше ял йортларында булды. 93 кеше санаторийларда, курортларда дәваланды. Моңа фабком һәм дирекция 185 мең сум акча тотты. Октябрь аенда мехчылар өчен 26 кешелек төнге санаторий ачылды. Казанда Мехкомбинат салдырган йортларның саны һаман арта бара. Сугыштан соңгы беренче бишьеллык эчендә торак йортлар салуга һәм культуракөнкүреш учреждениеләренә Мехкомбинат ике миллион сум акча тотты. Шул ук бишьеллык эчендә Мехкомбинат предприятиеләрендә хезмәт шартларын яхшыртуга бер миллион алты йөз мең сум акча тотылды. Безнең мехчылар эшли белмиләр дип кем әйтә алыр? Безнең мехчылар ял итә белмиләр, дип әйтергә кемнең теле барыр?
Кешелек дөньясының мең елларга сузылган тарихында һичкайчан һәм һичкайда хезмәт ияләре турында шундый кайгыртуның булганы юк, хезмәтнең һәркемгә дә шатлык бирә торган иҗат эше дип саналганы юк. Тик социализм илендә генә хезмәт ияләренең һәм иң алдынгы кешеләрнең гүзәл хыяллары тормышка ашырылды. Хәзерге вакытта капитализм илләренең эшчеләре аеруча авыр бер хәлдә яшиләр. Америкада тулысын- ча яки өлешчә эшсезләр саны 1950 елның икенче яртысында 17 миллионга җитте. «Эшчеләр»нең дә тормыш шартлары кеше ышанмаслык дәрәҗәдә начар. «Квартира» өчен — күселәр белән тулган, утсыз, сусыз юеш подвал бүлмәләре өчен — эшчеләр үзләре алган эш хакының 25—40 процентын түлиләр. Сәламәтлек саклау эшенә Америка дәүләт бюджетының бер проценттан кимрәк өлеше билгеләнгән. Анда хезмәт ияләренә нәфис мех киемнәрен күбрәк җитештерү турында кем уйласын соң? Анда эш башындагы кешеләр башка нәрсә белән саташалар. Америкада 1951— 52 ел бюджетының 87 проценты сугыш расходларына билгеләнгән. Америка байлары яңадан бөтен дөнья сугыш утын кабындырырга хәзерләнәләр. Ләкин тынычлык өчен көрәш барлык илләрдә һаман көчәя бара, һәм безнең илебез бөтен кешелек дөньясына юл күрсәтүче маяк хезмәтен үти. Безнең һәрбер яңа казанышыбыз тынычлыкны ныгытуга ярдәм итә. Империалистлар яңа сугыш турында хыялланалар. Ә совет халкы тарихта тиңдәше булмаган коммунизм төзелешләрен тормышка ашыра, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә табигатьне үзгәртеп кора. Совет халкының тормышын өзлексез яхшырту турында юлбашчыбыз Сталин аталарча кайгыртучанлык күрсәтә. 1950 елда СССР нык милли доходы 1940 ел белән чагыштырганда 64 процентка артты. Барлык милли доходның 74 проценты хезмәт ияләренең материаль һәм культура кирәкләрен канәгатьләндерүгә тотылды. Нәриман урамында мехчылар өчен яңа йортлар салынуның, Аккош күле буенда мехчы балалары өчен яңа дачалар ачылуның хикмәте менә шунда. Юлбашчыга рәхмәт укып, анын күрсәтмәләрен намус белән тормышка ашырырга тырышып, мехчылар яңа җиңүләр өчен көрәшәләр.