БЕРЕНЧЕ РЕЙС
САФА САБИРОВ
БЕРЕНЧЕ РЕЙС
Менә ямьле яз килеп тә җитте. Ургып аккан Идел, биек ярларыннан ташып чыгып, тугайларга, үзәнлекләргә җәелде; Казанка елгасы суларын кире этәреп, Кремль буйларын, шәһәр белән бистәләр арасындагы яшелчә бакчаларын, болыннарны басты. Һәр яктан диярлек су баскан шәһәр тирәсе зур диңгез култыгына әверелгәндәй булды. Кичләрендә бу күренеш тагын да матуррак була. Шәһәр белән бистәләрне тоташтырган биек дамбалар, диңгез аша сузылган гигант күперләргә ошап калалар. Көндезге эштән, укудан соң студентлар, эшче яшьләр көймәләрдә йөзәләр, әйләнә-тирәдәге иркенлекне яңгыратып уйнаган гармоньнарга җырлап күңел ачалар, ял итәләр. Кыш көннәрендә тынып торган Аргы Устье берничә көн эчендә җайланып китте. Бозлар акканын карарга, беренче пароходларны каршыларга төшкән халык белән тулды. Елга култыгында кыш үткәргән катерлар, вак баркаслар, моторлы көймәләр — һәммәсе дә хәрәкәткә килделәр. Елгачылар аларны соңгы тапкыр сынап карадылар һәм, Казанка елгасы күперләре сүтелгәч, бистәләр арасында пассажирларны, йөкләрне ташырга керештеләр. Ә затонда исә хәзер чын бәйрәм. Кыш көннәрендә ремонтланган пароходлар, баркаслар, дебаркадерлар, зур парадка җыелгандай, рәт-рәт тезелеп торалар һәм үзләренә бер шәһәр кебек булып күренәләр. Алар һәммәсе дә матур итеп буялганнар. Күбесенең морҗаларыннан төтен чыга. Биек мачталары очында елгачыларны дәртле хезмәткә чакырып навигация вымпелы — кызыл флаг җилферди. Кая гына карасаң да, җанлылык, күтәренкелек күзгә ташлана, һәркемнең йөзендә шатлыклы елмаю балкый, һәркем үзенең кышкы ремонттан соң яңарып, матурланып калган пароходына горурлык белән һәм сокланып күз сала,, затоннан чыгып китәр өчен Иделдә боз китеп беткәнен түземсезлек белән көтә. «Татария» теплоходының капитаны Михаил Николаевич Седышев та диспетчердан беренче рейска приказ алып чыккач, үзендә шундый күтәренкелек сизде. Ул, үз күзенә ышанмагандай, приказга берничә тапкыр карап алды һәм һаман саен: «Димәк, гидростройга... Шәп! Бик шәп!» — дип кәефле елмайды. Аның зәңгәр күзләре шатлыклы балкыйлар. Җиңел атлавында да, ак тешләрен күрсәтеп елмаюында да шатлану, дулкынлану күренеп тора. Яр буена җиткәч, ул ике кулын да, рупор кебек итеп, авызына китерде дә:
— Эй! «Татария»! — дип эндәште һәм аннан җавап ишетелгәч, — көймә җибәрегез, — дип өстәп куйды һәм көймә килеп җиткәнче, теплоходына сокланып карап торды. Биек корпуслы, мачтасы очында кызыл флаг җилфердәгән «Татария» яр буеннан караганда бигрәк тә матур күренә. Ул мачтасыннан корпусына кадәр акка буялган һәм башка суднолар арасында аккош кебек мәһабәт булып тора. Апрель кояшының якты нурлары аның түгәрәк иллюминаторларында, җиз рупорларында ялтырап уйныйлар. Ә бортына «Татария» дип исеме һәм шуннан бераз түбәндә ваграк хәрефләр белән: «Комсомолецлар-яшьләр теплоходы» дип язылган. Бөтен командасы комсомолецлардан, яшьләрдән генә торган суднолар Иделдә берничәләп. Алар һәммәсе дә үзара ярышып эшлиләр һәм Иделнең барлык пароходлары арасында алгы сафта барулары белән дан тоталар. «Татария» тибындагы теплоходлар Иделдә соңгы елларда гына йөзә башладылар. Ул вакытта Седышев башка бер пароходта өлкән штурман булып эшли һәм күптән түгел генә күренә башлаган мондый яңа теплоходлар белән очрашканда еш кына: «Бигрәк тә шәп теплоходлар... Әнә кайда йөзәргә иде!» — дип сокланып кала торган иде. Менә көннәрнең берендә һич тә көтмәгәндә аны пароходчылык идарәсенә чакырдылар һәм инде җыеп куелган команда белән А. А. Жданов исемендәге «Красное Сормово» заводына яңа теплоход кабул итәргә җибәрделәр. Кадрлар бүлеге начальнигы Седышевның якын таныш кешесе иде. Юлга чыкканда үзе озатып калды һәм гаепле кешедәй бераз уңайсызланып:
— Михаил Николаевич, син гафу ит инде. Сиңа команданы яшүсмерләрдән генә җыярга туры килде, — дип әйтте. — Үзең беләсең, флот һаман өстәлеп тора. Барысына да тәҗрибәле кадрларны тиз генә табу җиңел эш түгел. Шулай да син тартынып торма. Әгәр эшләве бик читен булса, хәбәр ит. Кулдан килгән кадәр ярдәм күрсәтербез. Яшь капитан үзе ул хәтле артык борчылмады. «Яшьләр — дәртле булалар, бирешмәсләр. Тәҗрибәләре җитмәсә, өйрәтербез, әмма аптырап тормабыз!» — дип уйлады һәм теләгенә ирешү шатлыгыннан дулкынланып, яңа теплоходны кабул итәргә ашыкты. Команда килеп җиткәндә «Татария» төзелеп беткән һәм стапельдән суга төшерелгән иде инде. Кабул итү сынаулары вакытында Михаил Николаевич яңа теплоходны бик җентекләп өйрәнде. Инженерлардан, конструкторлардан сораштырып аның мөмкинлекләрен аңларга тырышты һәм
һаман сокланып туя алмады. Заводта эшләрне тәмамлап Иделгә чыккач та Михаил Николаевич теплоходны өйрәнүен дәвам итте. Команда членнарына анык барлык бүлекләрен үзе күрсәтеп аңлатып чыкты. Чөнки төрлесе төрле пароходлардан, ФЗӨ мәктәпләреннән килгән һәм әле бер-берен юньләп танып та өлгермәгән команда членнарын бер семья итеп оештырырга, аларның күңелләрендә теплоход өчен горурлык тойгысы уятырга, көчләрен алда торган бурычларны үтәүгә тупларга кирәк иде. Ул аларга элек Иделдә баржаларны бурлаклар тартып йөрткән, пароход хуҗаларының су эшчеләрен рәхимсез каты җәберләгән заманнар турында сөйләде; совет чорында елгачыларның хезмәте ничек җиңеләйгәнен, хәзер безнең елгаларда йөзә торган куәтле пароходларның, теплоходларның ничек барлыкка килгәнен аңлатты:
— Ә безнең «Татария» шундый теплоходларның иң яхшысы. Ул 800 ат көчле, 2 мең тонна йөк күтәрешле һәм гаять тиз йөрешле теплоход. Ул электр көче белән идарә ителә, радио, телефон белән җиһазландырылган. Аны төзүче инженерларга һәм конструкторларга хаклы рәвештә Сталин премиясе лауреаты дигән мактаулы исем бирелгән... Безгә әнә шул бай техникадан тулы файдаланырга, атаклы конструкторларга, инженерларга лаеклы булырлык эшләү турында уйларга кирәк. Команда членнары яңа теплоходны зур кызыксыну белән карап йөрделәр. Капитанның ялкынлы сүзләре дә алариы бик дулкынландырды. Тик соңыннан матрослардан кайсыдыр:
— Анысы дөрес, начар теплоход түгел... Ләкин шунысы бар, җәйнең яртысы үтеп бара бит инде. Димәк, быелгы навигация планын барыбер үтәп булмас, — дип көрсенеп куйды. Аңа һәммәсе дә шунда ук ачу белән карадылар. Ә рулевой Минеев маңгаена төшкән сары чәчләрен артка сыйпап куйды да, җитез генә урыныннан торып:
— Юк, алай түгел, дуслар... Безнең теплоходның моңарчы бер генә суднода да булмаган мөмкинлекләре бар, — диде.
— Мәсәлән, ул гаять зур тизлек белән йөри. Әнә шул өстенлектән оста файдалансак, минемчә, без яхшы нәтиҗәләргә, әйтик, йөкләрне тимер юл транспортындагы тизлек белән ташуга ирешер идек. Минеевның бу фикерен капитан да, өлкән механик та яклап чыктылар. Комсомолецлар да аңа бердәм кушылдылар һәм йөкләрне тимер юл транспортындагы тизлек белән ташу инициативасын күтәреп чыктылар. Шул көнне үк комсомолецлар үзләренең беренче җыелышында Минеевны комсорг итеп сайладылар һәм җиң сызганып эшкә керештеләр. Комсомолецларның бу тырышлыгы зур җиңү алып килде. Иделгә күп кичегеп чыгуга карамастан, теплоходның навигация планы арттырып тәмамланды, промышленность үзәкләренә, төзелешләргә йөкләр һәрвакыт графиктан элек, тимер юл транспортындагы тизлек белән илтеп тапшырылды. Иделдә һәм илебезнең башка елгаларында йөзләгән пароходларның, теплоходларның коллективлары «Татария» комсомолецлары инициативасына кушылып эшли башладылар. Илебезнең елгаларында йөкләрне тимер юл транспортындагы тизлек белән ташу хәрәкәтен башлап җибәргән һәм Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп чыккан өчен «Татария» теплоходының комсомол оешмасы ВЛКСМ Үзәк Комитетының почет грамотасы белән бүләкләнде. ...Менә тагын Иделгә чыгарга вакыт җитте. Моннан берничә көн элек пароходчылык идарәсеннән: «Флотны затоннан чыгарырга хәзерлек хәленә китерергә» дигән телеграмма алынгач, теплоходны навигациягә кабул итү комиссиясе килде. Комиссия членнары: инженерлар, тәҗрибәле капитаннар, механиклар, врачлар теплоходта көн буе булдылар, корпусның эчен-тышын, каюталарны, камбузны, кызыл почмакны — һәммәсен дә карап, тикшереп чыктылар; механизмнарга сынаулар үткәрделәр. Шуннан сон моңарчы поселокта кышкы квартираларында
яшәгән команда членнары каюталарга күчтеләр. Ниһаять, затоннан чыгарга приказ алынды. Үткән көзне планны тәмамлау турында рапорт биргәндә команда пароходчылык идарәсеннән «Татария»не киләсе навигациядә Куйбышев гидростроена йөк ташучы флот сафына билгеләүне үтенгән иде. Рейска чыгарга приказ алып кайтуга Михаил Николаевич яшьләргә шул хакта әйтте:
— Иптәшләр, безнең үтенечне онытмаганнар. Печищедан Куйбышев гидрострое адресына төзү материаллары төяргә приказ бирелде... Төзелештән телеграмма бар. Бу йөкләрне мөмкин кадәр тизрәк китереп җиткерүне үтенәләр. Бу ышанычны акларга, рейсны үрнәк төстә үткәрергә кирәк. Бөек төзелешкә безнең өлеш шул булыр.
— Димәк, бу безнең бөек төзелешкә турыдан-туры катнаша башлавыбыз, — диде Минеев, капитан фикеренә кушылып.
— Дуслар, шундый бәхет һәркемгә туры килми. Быелгы навигациядә гидростройга беренче булып йөк илтеп җиткерик!.. Ачык палубада башланган бу сөйләшү кызыл почмакта бөтен команда җыелгач та дәвам итте һәм үзенә бер киңәшмәгә әверелеп китте. һәркем рейсның җаваплы булуы турында сөйләде, үз постында тагын да яхшырак эшләргә сүз бирде. Вахта белән вахталар арасында ярыш договорлары төзелде. Төштән соң, Иделдә бозлар сирәкмирәк кенә китә башлагач, Михаил Николаевич команда членнарына:
— Иптәшләр, хәзер чыгабыз, һәркайсыгыз үз постында булыгыз!— диде. Өлкән механикка машинаны җибәрергә, боцманга якорьны күтәртергә хәзерләнергә команда бирде.
Тиздән «Татария» озын-озын сызгыртып затон белән саубуллашты да, Иделгә чыгып китте. Яр буенда җыелган затон эшчеләре, команда членнарының семьялары, яшьләрнең таныш кызлары аңа уңыш теләп озатып калдылар... Печищеда «Татария»не яхшы хәзерләнеп каршы алдылар һәм, килеп туктау белән, йөкләрне төяргә керештеләр. Бу хәлне күреп, башта команда членнары һәммәсе дә бик шатланганнар иде. Редактор Гаврилов, редколлегия членнарын җыеп, стена газетасының беренче номерын хәзерли, кызыл почмак мөдире Салихов укучыларга яңа карточкалар ачып, көтепханәдән китаплар өләшә башлаган иде. Ләкин тиздән капитан Михаил Николаевич аларның эшен бүлде. Ул ишектән килеп керү белән:
— Туганкайлар, хәзергә калдырырга туры килер. Эш киемнәрегезне киенегез дә, йөк төяргә чыгыгыз, — диде. Михаил Николаевич партия тарихын өйрәнүче комсомолецлар-яшьләр группасында занятиеләр үткәрә. Тыңлаучыларына аңлаешлы һәм кызыклы булсын өчен ул дәресләргә ныклап, өстәмә материаллардан файдаланып хәзерләнә. Мондый вакытларда ул үзен вак-төяк эш белән борчымаска куша. Ә бүген исә аңа өстәл янына утыру белән эшеннән аерылырга туры килде. Ишекне шакылдатып тормыйча гына каютага ашыгып Печище причалының начальнигы керде.
— Иптәш капитан, су бик тиз күтәрелә. Без төяп бетергәнче причалга җитәчәк, йөкләрне су басачак... Нишләргә дә белмим,—диде ул.
— Кем уйлаган аның шулай тиз күтәреләсен, бер дә болай булганы юк иде бит... Михаил Николаевич шул минутта ук причалга чыкты һәм кирпеч, алебастр өеп куйган киң мәйданга суның якынаеп килүен күрде.
— Әйе, сәгатенә 100 әр тонна төягәндә дә тәүлек буе, ягъни иртәгә кичкә хәтле вакыт үтәчәк. Ә моны ничек кенә булса да таң атканчы төяп бетерергә кирәк, — диде ул һәм теплоходка карап уйлап тор- гаинаи соң өстәп куйды: — моның өчен арткы трюмнарга да төйи башларга кирәк. Башка юл юк! Берничә минуттан соң вахтадан буш булган бөтен команда күтәрелде. Кызыл почмакта көтепханә- дәи китап алучылар да, редколлегия членнары да, радист Владимиров та, кок Наташа да — һәммәсе 1 дә эшкә чыктылар. Арткы трюм турысында теплоходтан яр буена озынозын өч субай сузып, шулар өстенә такталар тезеп, күпер ясадылар да, йөк төйи башладылар. Озакламыйча кояш батты. Төн караңгылыгы төште. Күктә йолдызлар балкыдылар. Ә электр утлары белән яктыртылган биек кыя итәгендә кызу эш һаман дәвам итте. Теплоход командасы да, причал грузчиклары да аруны-талуны белмичә эшләделәр. Су күтәрелгән саен эш кыза барды. Тик Идел аръягында сызылып таң беленгәндә генә эш тәмам булды, кыйммәтле йөк һәлакәттән коткарып калынды һәм шуннан соң күп тә үтмәде, причалны су басты. Ә «Татария» Ба- калтай ягыннан беренче нурларын сирпеп күтәрелгән кояшка таба борылып юлга чыгып китте... Юлның Кама Тамагына хәтле өлеше җиңел үтелде. Ярларыннан тулып чыгып, диңгездәй киң җәелгән һәм бозларыннан арынгач, тагын яктырып, ачылып калган Идел буйлап «Татария» сәгатенә 29—30 километр тизлек белән бара бирде. Тик Лобач тавын үткәч кенә вахта начальнигы штурман Гыйбадуллин машинаны туктатырга команда бирде һәм капитанны мостикка чакыртты. Чөнки Кама елгасыннан бертуктаусыз килеп торган бозлар бөтен Иделне каплап агалар, һәм алга бару мөмкин түгел иде. Михаил Николаевич, шуннан элек кенә мостиктан төшеп, иртәнге чәй эчә иде. Вахта начальнигы чакыртуга ул тагын югары менеп җитте һәм Кама елгасыннан агып килгән бозларны күреп: — Әһә, Кама түтәй, син дә шаша башлагансың икән... Шулай шул син, әүвәл-әүвәлдән бирле Идел апаңнан соңгарак калып ачыласың, — диде дә бу мәһабәт күренештән күзләрен ала алмыйча карап торды. Күренеш чынлап та сокланып туйгысыз иде! Елганың сул ягында яр читләре күренми. Су 30 километрдан киң җәелгән. Ике бөек елга бергә тоташкан урында гаять зур упкын бөтерелеп тора. Кама елгасыннан агып чыккан зур-зур бозлар, башта шул упкынга эләгеп, кечкенә йомычка кисәгедәй бөтереләләр, бәрелешеп ватылалар, кителәләр һәм тик шуннан соң гына бер-берен кысрыклап Идел киңлегенә килеп керәләр. Штурман Гыйбадуллин боцманга якорьны ташларга хәзерләнергә команда бирде һәм капитаннан:
— Михаил Николаевич, бозларга барып бәрелгәнче якорьга туктыйбызмы? — дип сорады. Михаил Николаевич аңа җавап бирергә ашыкмады. Кулына бинокль алып һаман бозларны каравын дәвам итте. Менә ул, эзләгән әйберен тапкан кешедәй, кәефле елмаеп куйды һәм бинокльне штурманга кире биреп: — Минемчә, безгә монда тукталып торырга бернинди сәбәп юк,— диде. — Болыннардан искән җил бозларны Иделнең уң ягына кысрыклый. Шунлыктан, бозлар бөтен Иделгә җәелеп агалар кебек күренәләр. Ә асылда Камадан түбәндә- рәк алар елганың уңъяк яры буйлап кына агалар. Кама Тамагы турысый саклык белән үтсәк, сулъяк яр буйлап тоткарсыз барырга мөмкин. һәм шулай эшләделәр дә. Кама Тамагы турысыннан бозлар сирәгрәк килгән арада кичтеләр дә, сулъяк яр буйлап чиста суда юлны дәвам иттеләр. Төштән соң җил туктады. Су өстендә уйнаган вак дулкыннар, хәлдән тайгандай, басылдылар. Кояш нурына балкыган елга, көзге кебек, шомарып тагын да ачылып калды. Бу хәл «Татария» юлында тагын бер тоткарлык тудырды. Моңарчы тауларга кысылып кына киткән бозлар, жил басылуга аз-аз гына таралдылар һәм, ниһаять, бөтен елга- вы каплап ага башладылар. Әле генә «Татария» барган сулъяк яр буйлары да боз белән капланды. Ерактан караганда бозлар бөтен елганы тоташтан каплагандай күренәләр. Әмма штурман Гыйбадуллин бу юлы, баягы кебек, бозларны күрүгә каушап калмады. Бинокльдән су өстен җентекләп күзәткәч, бозларның шактый сирәк булуын күрде һәм аларны әле уң якта, әле сул якта калдырып, вагракларын теплоход борыны белән кистереп, ваттырып, һаман бара бирде. Үз кул астында эшләүчеләрнең һәр уңышлы адымын күрә белгән Михаил Николаевич теплоход бозлар куерак турыдан үткән саен:
— Яхшы! Бик яхшы!—дип Гыйбадуллинны берничә тапкыр мактап алды һәм яшь штурманның күңелен күтәрде. Тагын бераз баргач, бозлар бөтенләй беттеләр. «Татария» киң елганы дулкынлатып һаман юлын дәвам итте. Ә Михаил Николаевич моннан соң да ял итәргә төшеп китмәде. Штурманга:
— Инде үзегез генә барыгыз. Мин болай гына утырам. Бераз һава алыйм, — дип мостик читенә китеп утырды да, ургып аккан Иделгә, бер-бер артлы күренеп калган шәһәрләргә, авылларга, урман белән капланган биек тауларга, текә ташкыяларга карап бара башлады. Кыш буе күрмәгәнгәме, Идел бик сагынылган һәм күңелгә бигрәк тә якын тоела. Аның һәр шәһәре, һәр авылы, борылыш артыннан ачыла барган һәр яңа күренеше, музей залы кебек, тарихи вакыйгаларны хәтерләтә, халкыбызның азатлыгы өчен булган көрәш сәхифәләрен күз алдына китереп бастыра. Әнә Кама елгасы Иделгә килеп тоташкан урында уң якта биек Лобач тавы калды. Русның бөек художнигы И. Е. Репин Идел бурлакларының коточкыч авыр хәлен чагылдырган мәшһүр картинасында Иделгә шул тау башыннан ачылган күренешне алган. Шуннан ерак түгел Иделгә сул яктан Бездна елгасы килеп кушыла. Шул елга буенда урнашкан Бездйа авылының тәмам бөлгән һәм патша «реформасы» белән алданган крестьяннары алпавытларга каршы баш күтәргәннәр. Бу хәрәкәт гаскәр көче белән бастырылган. Тагын бераз баргач, теплоход Татарстаннан чыгып Ульяновск өлкәсенә килеп керә һәм тиздән Ульяновск шәһәре буеннан үтә. Биек тау битендә алма агачлары арасында урнашкан бу шәһәрдә безнең ил халыкларын азатлыкка алып чыгучы бөек юлбашчыбыз Владимир Ильич Ульянов-Ленин туган. Монда аның балачагы, гимназиядә укыган еллары үткән. Абыйсы Александр Ильич белән бергә алар Иделгә караган әнә шул тау битенә уйнарга чыкканнар, шушы яр читенә төшеп Иделдә су кергәннәр. Шушы пристаньнан пароходка утырып ул Казан университетына укырга киткән, Идел буендагы хезмәт ияләренең рәхимсез каты изелүен үзе күргән. Идел буйларында бурлакларның ыңгырашуы яңгыраган һәм крестьяннар бөлгенлектә яшәгән коточкыч заманнар артта, бик еракта калдылар инде. Хәзер монда яңа тормыш чәчәк ата, үзгә күренешләр барлыкка килә. Даһи Ленин җитәкчелегендә коллык богауларын өзеп чыккан һәм коммунизм төзү юлына баскан халкыбыз бөек елганың үзен дә үзгәртә. Гигант электростанцияләр төзеп, Идел суы белән ком чүлләрен җанландырырга, аның исәпсез-хисапсыз энергиясеннән файдаланырга хәзерләнә... «Татария» һаман алга бара. Вахта артыннан вахта алмашына. Комсорг Минеев күрсәткеч тактасында һәр вахтаның ничә километр юл үткәнлеген, ничә килограмм ягулыкка экономия ясаганлыгын язып бара. Редколлегия членнары стена газетасының беренче номерын чыгарып эләләр. Штурман Гыйбадуллин эштән буш булган яшьләр белән техминимум занятиесен үткәрә. Кичке караңгы төшәрәк кызыл почмакта баян тавышы яңгырый. Яшьләр, аңа кушылып, җырлый башлыйлар: Халык сөйгән, матур Идел, Диңгездәй суларга бай гел, Ирекле син Ватан төсле, Син тирән, син киң, син көчле... Тиздән, теплоход Жигули таулары буена җитәрәк, нәүбәттәге борылыш артыннан бөек төзелешмен утлары күренә башладылар. Алар күз күреме җитмәслек киң мәйданга сибелгәннәр һәм ара якынайган саен ачыграк, яктырак балкыйлар. «Килеп җитәбез инде! Төзелеш утлары күренә...» — дигән хәбәр шунда ук бөтен каюталарга таралды. Команда членнары һәммәсе дә алгы палубага чыктылар, һәркем, ерак җирләрдән туган-үскән илен сагынып кайткан кешедәй, тирән дулкынлану белән бөек төзелешне күрергә ашыкты. Тагын бераз баргач, төзелешнен куәтле сулышы ишетелә башлады, һәр яктан механизмнар гөрләве яңгырый. Әнә елганың уң ягында куәтле экскаваторлар биек тау итәген актаралар. Иделнең ике ягында да яр буйларында бер-бер артлы автомашиналар үтәләр. Механика заводында балкыган электросварка утлары, болытларны ярып яшен яшьнәгәндәй, караңгы күктә уйныйлар. һәркайда кызу эш кайный, төзелеш тәүлек буе дәвам итә. Менә теплоход электр лампочкалары белән яктыртылган причалга килеп туктады. Палубага беренче булып порт начальнигы Анатолий Сафронович Сергачев күтәрелде, һәм капитанга кулын биреп күрешкәннән соң, бөтен командага:
— Быелгы навигациядә беренче булып килеп җитү белән котлыйм үзегезне, — дип эндәште.
— Бик вакытлы килеп җиттегез, рәхмәт сезгә!.. Бөтен илнең шулай ярдәм итүе безне тагын да тырышып эшләргә, төзелешне иптәш Сталин билгеләгән сроктан да элегрәк тәмамларга рухландыра.