1936 — ГОРЬКИЙ — 1951
1936 — ГОРЬКИЙ —1951
МОСКВАДА А. М. ГОРЬКИЙГА ҺӘЙКӘЛ АЧУ
10 июньдә Москвада, Белоруссия вокзалы мәйданында, бөек рус язучысы Алексей Максимович Горькийга тантаналы рәвештә һәйкәл ачылды. Бу шатлыклы вакыйга бөтен халык бәйрәме төсен алды. Ватаныбызның башкаласы Москвада Горькийга һәйкәл ачылу — даһи сүз художнигының үлүенә 18 июньдә 15 ел тулу уңае белән аны хөрмәтләп искә алуның башлануы булды. Белоруссия вокзалы каршындагы киң мәйдан башкаланың барлык районнарыннан килгән хезмәт ияләре делегацияләре белән тулган иде. Анда унбиш меңнән артык кеше җыелган иде. Мәйдан бәйрәмчә бизәлгән. Әйләнә-тирәдәге йортларның стеналарында кызыл флаглар җилферди, бөтен җирдә — транспарантлар, аларда Горький әсәрләреннән алынган сүзләр язылган. Иң биек йортның стенасында иптәш И. В. Сталинның рәсеме. «Минем шатлыгым һәм горурлыгым — яңа рус кешесе, яңа дәүләтне төзүче», — дип язды М. Горький. Аның бөтен тормышы, бөтен иҗаты халыкка хезмәт итүгә багышланган иде. Ленин һәм Сталинның якын дусты һәм көрәштәше булган Горький үзенең бөтен көчен социалистик Ватанга, аның чәчәк атуына бирде. Горький халыкны сөйде, аның куәтле иҗади көченә ышанды, һәм менә халык аны үзенең иң якын, иң сөекле язучысы итеп — революциянең давыл хәбәрчесе итеп хөрмәт итә.
...17 сәгать, һәйкәл алдында ясалган трибунага язучылар, галимнәр, сәнгать эшлеклеләре, партия һәм совет оешмалары вәкилләре, Москва предприятиеләренең атаклы кешеләре, А. М. Горькийның семья членнары һәм кардәшләре күтәреләләр. Алексей Максимович Горькийның истәлегенә багышланган тантаналы митинг А. А. Фадеевның рече белән башлана. Ул ССР Союзы Министрлар Советы исеменнән һәйкәлне ача. Советлар Союзының Дәүләт гимны яңгырый. Монумент өстенә ябылган җәймә әкрен генә төшерелә һәм меңнәрчә кешеләр Горькийның кызыл гранит постамент өстенә куелган бронза сынын күрәләр, һәйкәлнең биеклеге, пьедесталы белән бергә, ун метрдан артык. Аның проектын күренекле скульптор И. Шадр эшләгән. Ул үлгәннән соң бу эшне скульпторлардан В. Мухина, 3. Иванова, Н. Зеленская тәмамлаганнар. Көчле алкышлар яңгырый. Якты күк фонында Горькийның силуэты бик ачык күренә. Ул башкаланың төп магистраленә — язучының исеме белән аталган киң һәм төз урамга таба кыю карап тора. Шомартылган постаментта — алтын хәрефләр: «Бөек рус язучысы МАКСИМ ГОРЬКИЙГА Советлар Союзы Хөкүмәтеннән 10 июнь 1951 ел». Күңелләрне дулкынландыра торган минутлар. Хезмәт ияләренең бик күп сандагы делегацияләре һәйкәлнең гранит баскычларына веноклар, букетлар һәм нәфис чәчәкләр куялар. Чәчәкләр күбәйгәннән күбәя бара – һәйкәлнең пьедесталы чәчәкләргә күмелә. Совет язучылары Союзы исеменнән митингта шагыйрь Н. Тихонов һәм СССР Фәннәр академиясе исеменнән академик В. В. Виноградов чыгыш ясадылар. Тантаналы митингтан соң меңнәрчә совет кешеләре һәйкәлне карар өчен килә башладылар. Әле күптән түгел генә ясалган бакчаның аллеялары буйлап алар мәһабәт монументны тирәләп әйләнеп узалар. Горький нәкъ менә безгә, Совет кешеләренә: «Гүзәл тормыш төзисез сез. Шуны чын күңелемнән сезгә әйтә алуыма бәхетлемен», — диде. Төн уртасы якынлашканчыга кадәр башкаланың хезмәт ияләре А. М. Горький һәйкәлен карарга килеп торды. Бу — даһи рус язучысына, тынычлык өчен, коммунизм өчен армый-талмый көрәшүчегә халык мәхәббәтенең бер күренеше иде.
А. А. ФАДЕЕВ РЕЧЕ
Иптәшләр! Бүген без тантаналы бәйрәмгә — бөтен халык бәйрәменә җыелдык: без бүген бөек Горькийга һәйкәл ачабыз. Күп милләтле, иксез-чиксез киң илебезнең барлык почмакларында яшәүче һәр совет кешесенең йөрәгендә бу вакыйга шатлык һәм горурлык хисе уята. Үзенең художниклык даһилыгы ягыннан Горький рус һәм бөтен дөнья әдәбиятларының беренче сафында тора. Ә инде аның бөек талантының характеры һәм юнәлеше ягыннан, миллионнарча эшче кешеләрнен рухларына, бүгенге совет кешесенең характеры формалашуга йогынты ясавы ягыннан, дөньядагы барлык илләрнең хезмәт ияләрендә иң яхшы революцион һәм гуманистик сыйфатларны тудыру һәм тәрбияләү ягыннан Алексей Максимович Горькийга тиң булган язучы жирдә элек тә юк иде, хәзер дә юк. Менә ни өчен совет кешеләре Горькийның мәңге үлмәс әсәрләрен кыган һәм аны хөрмәт белән искә алган чагында, горурланып: «Безнен Горький» диләр. Горькийны иске хезмәтчел Россия бирде һәм иң түбәннән күтәреп чыгарды. Бу хәл безнең илебездә иң бөек революцияләрнең бөеген хәзерләгән чорда, шул революциягә якынлашу юлындагы беренче бәрелешләр чорында, Россиянең эшче сыйныфы көрәштә җитәкче көч булып әверелгән чакта булды. Үзенең даһи юлбашчылары — Ленин белән Сталинны барлыкка китергән революцияләрнең иң бөеге революциянең давыл хәбәрчесе булган бөек язучыны да тудырды. Изелгән массаларның барлык газаплары, бәхеткә һәм хакыйкатькә көчле ашкынулары, җирдә яхшы тормыш булуына тирәнтен ышанулары — барысы да язучының зур йөрәгенә сыйган иде. Үзен тудырган халыкның зур талантлылыгын күрсәтә торган гаҗәеп бер көч белән Горький, әле иске заманда ук, хезмәт ияләренең иң түбән катлавыннан чыгып, кешелек культурасының казанышларын энциклопедик күләмдә диярлек үзләштереп һәм тәнкыйть аркылы яңадан эшләп, шул культураның иң югары баскычына күтәрелә алды. Хезмәт ияләренең чын дусты булган Горький үзенең язмышын большевиклар партиясе белән — массаларның үз азатлыгы өчен алып барган хәрәкәтенә корыч ихтыяры һәм тарихи акылы җитәкчелек иткән партия белән бәйләде. Горькийның дөньяга карашы аның бөек дуслары һәм остазлары — Ленин һәм Сталин идеяләренең куәтле йогынтысы астында ныгыды. Кешелекнең художестволы үсешендә дә Горький яңа тип язучы булып, үзенең язмышын массаларның иң революцион партиясе белән ачыктан-ачык бәйләгән язучы булып, язучы-революционер һәм дөньяны үзгәртеп коручы булып, коммунизм өчен көрәшкә рухландыручы язучы булып мәйданга аяк басты. Ул яңа тарихны нигездә XIX йөздә рус классик язучыларыиың гүзәл традицияләрен дәвам иттерүче һәм үстерүче генә булмады. Ул социалистик реализм әдәбиятын, яңа, социалистик җәмгыять әдәбиятын тудыручы булды. Үзенең бөек әсәрләрендә Горький рус җәмгыяте үсешенең тарихын, бу җәмгыятьтәге барлык сыйныфларның, ким дигәндә, утыз-кырык еллык тарихын тасвирлады. Кешенең кеше тарафыннан изелүен ул үзенең бөтен җан көче белән күрә алмады, һәм капитализмның кабахәтлекләрен фаш итүдә аңардан да акыллырак, тирәнрәк һәм көчлерәк язучы юк. Ул ерткыч-сәүдәгәрләрнең, эксплуататорларның, аларның ялчылары — үзләренең хайвани индивидуализмында катып беткән буржуаз интеллигентлар, кулаклар һәм бөтендөнья мещаннары образларының бөтен бер галлереясен бирде. Миллионнарча хезмәт ияләрен физик һәм рухи яктан изүне ялган демократик фразалар белән каплаучы буржуаз демократиягә каршы Горький үзенең көчен кызганмый сугышты. Әле моннан кырык биш ел элек капиталистик Американың «Азатлык» статуясы белән бизәлгән купшы дивары артында Горький иң ерткыч һәм иң явыз империалистларның кабахәт йөзен һәм коточкыч байлык белән янәшә коточкыч фәкыйрьлекне күрә алды. Горький фашизмга, расизмның һәм милли изүләрнең барлык төрләренә һәм формаларына каршы каты көрәш алып барды. Гомеренең актык көннәренә кадәр ул байлык җыю артыннан чабучы һәртөрле акулаларны — канлы сугышларның төп чыганагы һәм сәбәпчеләре дип фаш итеп килде. Культураны буучылар һәм бөтендөнья күләмендә яңа сугыш уты кабызучылар алдында колларча баш июләрен «азатлык» турындагы ялган сүзләр белән каплап, капиталистларга хезмәт итүче буржуаз интеллигентларга Горький җирәнеп һәм нәфрәтләнеп карады, аларны армый-талмый кыйнады. Горький тынычлыкның бөек өндәүчесе. Аның яңа сугыш уты кабызучыларга каршы тынычлыкны яклап әйткән сүзләре бүген дә барлык диңгезләр һәм континентлар өстендә чаң кебек яңгырый. Горький хезмәт иясе кешесенең җанын ачып күрсәтте. Кешеләрнең иң яхшы якларын ачып биреп, ул аларны тагын да яхшырак, батыррак булырга чакырды. Кешеләрдә ул иҗат һәм тормышны үзгәртеп кору дәртен уятты. Горький үзенең бөтен рухи көчен социалистик ватаныбызга, аның чәчәк атуына һәм бизәлүенә, иҗат итүче совет кешесенә бирде: «Иптәш! Бел һәм ышан: син — җир йөзендә иң кирәкле кеше... син чыннан да яңа дөнья төзергә керештең. Өйрән һәм өйрәт!» Совет кешеләре үзләренең якты акыллары һәм алтын куллары белән ачкан һәм тудырган барлык яңа һәхм алдынгы нәрсәләргә аның зур йөрәгендә урын бар иде. Ватаныбыз өстендә җилфердәүче һәм совет кешеләренең хезмәтен нурландырып торучы Ленин һәм Сталинның бөек байрагына Горький соңгы сулышына кадәр турылыклы булды: «Без Владимир Ильич Ленинның даһи акылы яктырткан илдә, Иосиф Сталинның тимер ихтыяры, могҗизалар тудырып, армый-талмый эшләгән илдә яшибез», дип язды ул. Иптәшләр! Бөек Горькийның үрнәге безне даһи остазыбыз һәм юлбашчыбыз иптәш Сталин җитәкчелегендә коммунизмның мәһабәт һәм якты бинасын салуда җиң сызганып эшләргә чакыра. (Мәйданда И. В. Сталин хөрмәтенә көчле алкышлар яңгырый.) Иптәшләр! Совет Социалистик Республикалар Союзы Министрлар Советы исеменнән, бөек рус язучысы Алексей Максимович Горькийга куелган һәйкәлне ачам.