Логотип Казан Утлары
Публицистика

Матур темалар, җитлекмәгән образлар

Г.КАШШАФ

Матур темалар, җитлекмәгән образлар

(Бүгенге драматургиябезнең кайбер мәсьәләләре )
 Без искиткеч героик бер чорда яшибез. Хезмәт — совет кешесенең яшәү чыганагы булудан, аның ихтыяҗына әйләнеп бара. Тыныч хезмәтнең, социалистик хезмәтнең могҗизалар күрсәтүе, совет халкына иксез-чиксез бәхет, шатлык китерүе хәзер бөтен дөньяга билгеле. Ленин— Сталин партиясенең бөек идеяләреннән юнәлеш алган социалистик хезмәт— ул тынычлык, азатлык һәм демократия сөюче бөтен дөнья халыкларына өмет нуры чәчә, аларны рухландыра, тынычлык өчен көрәшкә чакыра. Безнең совет халкы, нинди генә хезмәтне башкармасын, ул хезмәтнең бөек коммунизмга илтүен белеп эшли һәм коммунизм төзүдәге үз урынын тирәннән аңлаганга күрә дә, башка һичбер стройда күренүе мөмкин булмаган бер дәрт белән ярсып эшли, хезмәт җитештерүчәнлегенең күрелмәгән уңышларына ирешә. Моның ачык мисалын без сугыштан соңгы бишьеллык планның вакытыннан алда төгәлләнүендә дә күрдек. Большевиклар партиясенең җитәкчелеге белән совет халкы сугыштан соңгы сталинчыл бишьеллык планны арттырып үтәп чыкты. Совет кешесе бөтен дөньяга яктылык биреп тора торган азатлык һәм тынычлык илен төзеде һәм шушы төзелештә ул үзе дә үсте, үзгәрде, яңа кеше булып формалашты, дөньяда тиңе булмаган батыр кеше, җиңүче, эшлекле кеше дигән исем алды. Совет халкы партия җитәкчелегендә, бөек Сталин җитәкчелегендә көрәшә һәм җиңеп килә. Совет халкы большевиклар белән тиңләшеп, аларның яхшы сыйфатларын үзләштереп көрәшә һәм хезмәт итә. Сугышка кадәрге совет әдәбияты илебездә барган социализм төзелешен яктырту белән бергә, «иртәгә сугыш булса?» дигән сорауга да җавап биреп килде. Бер кулы белән яңа җәмгыять төзесә, совет кешесе икенче кулында корал барлыгын хис итте һәм социалистик төзелешне чит ил баскыннарыннан саклау өчен, сугыш белемен өйрәнде. Сугыштан соңгы әдәбиятта илне саклау темасы, минемчә, иптәш Сталинның 1946 елгы 9 февраль реченә нигезләнеп үсеп бара. Ул речь барыбызның да хәтерендә. Иптәш Сталин совет халкына коммунизм төзелешенең программасын сызып бирде: «Тагын да озаграк чорга планнар мәсьәләсенә килсәк, партия халык хуҗалыгын тагын да куәтлерәк күтәрүне оештырырга уйлый. Бу күтәрелеш безгә бөтен промышленностьны, сугышка кадәрге дәрәҗә белән чагыштырганда, мәслән, өч тапкыр күтәрергә мөмкинлек бирергә тиеш. Безгә шуңа ирешергә кирәк ки, безнең промышленностебыз ел саен 50 миллион тоннага кадәр чуен җитештерә алсын, 60 миллион тоннага кадәр корыч, 500 миллион тоннага кадәр күмер, 60 миллион тоннага кадәр нефть чыгара алсын. Тик шул шартларда гына безнең Ватаныбыз һәртөрле очраклы хәлләрдән гарантияләнәчәк дип исәпләргә мөмкин». Юлбашчыбызның рухландыруы белән коммунизм җәмгыяте төзүче совет халкы барлык көче белән илнең экономик куәтен үстерүне беренче урынга куя. Ул «иртәгә сугыш булса?» дип түгел, бәлки «сугышны булдырмау халыкларның үз ихтыярында» дип эшли һәм сугыш уты кабызучыларга каршы тыныч хезмәте белән көрәш алып бара. «Әгәр халыклар тынычлыкны саклау эшен үз кулларына алсалар һәм аны ахырына кадәр якласалар, тынычлык сакланыр һәм ныгыр» (И. Сталин). Менә шуңа күрә дә бүгенге совет кешесе — ул иртәгегә ышанычлы ачык йөз белән карап бара, һәрбер көне аңа яңа җиңүләр китерә, аның һәрбер хезмәте илнең куәтен үстерә. Ватаныбызны һәртөрле очраклы хәлләрдән гарантияләү өчен ашкынып, ялкынлы дәрт белән коммунизм төзүче совет кешесе — ул яңа тип кеше. Ул — бишьеллыклар чорындагы социалистик төзелеш практикасында тәрбия алган, фашизмга каршы көрәштә чыныккан, дөньяда тынычлык, бәхет, шатлык чәчәк атсын өчен иҗади хезмәт белән ярсыган, дөньяга бөек социалистик гуманизм һәм социалистик мораль үрнәкләре күрсәтүче яңа кеше. Совет халкы — мораль югарылыгы, бердәмлеге, омтылышында һәм карашындагы ныклыгы белән гаять югары тора. Совет кешеләренә социалистик аңлылык, масса күләмендә геройлык күрсәтү характерлы. Шәхси бәхетне бөтен коллектив бәхетенә, бөтен ил бәхетенә һәм тынычлыгына бәйләп кую һәм бары тик үз язмышыңны ил язмышына бәйләп кенә аңлау характерлы хәл. Бу яңа кешене без әле бөтен торышы белән күрсәтеп биргәнебез юк. ВКП(б) Үзәк Комитетының карарлары бездән нәкъ әнә шуны сорый, совет кешесенең иң яхшы сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен югары осталык белән сурәтләүне сорый. Моның белән без социализмга, демократиягә, тынычлыкка хезмәт итәбез. Моның белән без тынычлык лагерен тагын да ныгытабыз. Яңа демократик илләрдәге социализм лагерена кушылган миллионнарча кешеләр совет әдәбиятыннан бик күп нәрсәгә өйрәнәләр. Бу әдәбият аларны үз көчләренә ышандыра, социализмга булган омтылышларын көчәйтә. Шуңа күрә дә совет әдәбияты (ә безнең татар совет әдәбияты аның алдынгы отрядларыннан 
берсе) халыкара әһәмият тота һәм без һәрбер әсәргә җитди карарга, һәрбер әсәрне социализм, демократия, тынычлык лагерена нинди көч өстәвенә карап бәяләргә тиешбез. Коммунистик җәмгыять өчен көрәшүче яңа кешене иске алымнар, таушалган конфликтлар, тузган приемнар белән бирү мөмкин түгел. Яңа җәмгыять кешеләре яңа конфликтлар аша бирелүне, яңа мөнәсәбәтләрдә күрсәтелүне сорыйлар. ВКП(б) Үзәк Комитетының карарларыннан соң әдәбияттагы җанлануны күрсәтә торган фактлар күп кенә. Г. Бәшировның «Намус» романына, К. Нәҗминең «Язгы җилләрэ романына Сталин премияләре бирелде. Алар бүгенге совет әдәбиятының иң уңышлы әсәрләре рәтендә урын алдылар. Безнең әдәбият тормыш белән бер адымда атлап барырга омтыла. Бик күп кенә әсәрләр бүгенге көннең характерлы якларын чагылдыралар. Н. Арслановныд нефть турындагы шигырьләре, 3. Нуриның урманчылар турындагы поэмасы, Ә. Давидовның комбайнчылар турындагы «Алгы сафтагыларэ исемле поэмасы, И. Газиның «Алмагачлар чәчәк ата» исемле повесте, Ф. Хөснинең «Җәй башы» исемле повесте, ниһаять, М. Садри, М. Максуд, Г. Насрыйларның бүгенге колхоз һәм МТС турындагы әдәби очерклары, Г. Галиевнең очерк, хикәяләре нәкъ менә шушы коммунизмга омтылучы кешеләрне сурәтләүгә багышланганнар. Драматургиядә дә бу матур процесс үзенә урын алып бара. Безнең сүз драма турында, аның темалары һәм образлары турында барачак. «Драма театрларының репертуары һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карарында ВКП(б) Үзәк Комитеты драматурглар һәм театр эшчеләре каршында торган мөһим бурычларны бөтен тулылыгы белән күрсәтеп киткән иде инде. Ул карарда «Совет җәмгыятенең тормышы турында, совет кешесе турында матур, художество ягыннан тулы кыйммәтле әсәрләр тудыру бурычы» бөтен кискенлеге белән куелды. Шушы савыктыргыч тарихи карарларны тормышка ашыруда татар совет драматурглары шактый актив эшчәнлек күрсәтеп киләләр. Хәзерге заманның төп мәсьәләләрен яктыртуга омтылу, совет кешесенең уңай сыйфатларын беренче планга куеп гәүдәләндерү, «Совет дәүләтенең политикасын, совет строеның яшәү нигезе булган политиканы» пропагандалау— бу, нигездә драматургларның үз бурычларын аңлап эшли башлаулары турында сөйли. М. Әмирнең «Тормыш җыры» драмасын алыгыз. Фатыйма образында язучы совет хатын-кызларына гына хас булган рухи матурлыкны, мораль югарылыкны күрсәтә алды. Фатыйманың шәхси тормышы да җәмгыятьтән аергысыз, иҗтимагый эштән аергысыз. Ул коллектив кешесе булып уйлый, коллектив кешесе булып хезмәт итә һәм коллектив интересыннан чыгып алга карый. Әсәрдә күрсәтелгән шәхси интригалар, шәхси маҗаралар — иҗтимагый мәсьәләләр белән тыгыз бәйләнештә бирелгәннәр. Фатыйманың шәхси мәхәббәте дә гомуми колхоз тормышыннан, колхозның югары иген уңышы алу өчен барган көрәшеннән аергысыз. Фатыйма үзенең кайгысын иҗтимагый хезмәт белән баса ала. Ул үзендә гаять зур авырлыкларны җиңеп чыга алырлык көч таба. Без Фатыйманың мондый мораль, политик көчкә ия булуына ышанабыз. Без аның колхоз строе тәрбияләгән яңа кеше булуына, бүгенге көн кешесе булуына ышанабыз. Бу драма совет кешеләренең изге тойгыларына дан җырлый, туган илгә булган мәхәббәтнең һәм тормышны, тыныч хезмәтне сөюнең үлемсезлеген күрсәтә, шуңа күрә ул — тормыш җыры дип атала да. «Тормыш җыры»нда безнең чынлыгыбыз чагылды. Айдагы каршылыклар, конфликтлар реаль төстә алынганнар иде. Сюжет та фольклорга нигезләнеп, поэтик көч белән сурәтләнде. Т. Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт» драмасында совет кешесенең патриотизм көче гәүдәләнгән. Ул көч могҗизалар 
күрсәтә ала, иң авыр сынауларны уза. Безнең әдәбиятта беренче тапкыр, әсәр совет кешесенең бөек миссиясен чагылдыра: ул фашизм тырнагы астында изелүче көнбатыш халыкларына азатлык алып килә. Үзәк Комитетның карарларыннан соң, тарихи драмаларның дөрес юнәлештә үсеп китүләрен дә әйтергә кирәк. Бу — куанычлы хәл. Шушы өлкәдәге тупас хаталардан соң, тарихи шәхесләрне иҗтимагый-политик көрәш фонында күрсәтә алу— безнең уңышыбыз булып тора. «Мулланур Вахитов» драмасының зур уңышка очравы очраклы түгел. Н. Исәнбәт, татар халкының бөек революционер образын зур оештыручы, политик эшче итеп бирә, көрәш фонында, чиксез ихтыяри көчкә ия булган, массаны җитәкли алган һәм аңа органик кушылган пролетариат революционерын гәүдәләндерә. Яки Ә. Фәйзинең «Пугачёв Казанда» драмасын алып карагыз. Совет тарих фәненең соңгы казанышлары нигезендә драматург безгә «мужик» патшасының барлык көчле якларын һәм аның тарихи чиклелеген, зарури трагедиясен ачып бирә. Пугачёв хәрәкәтенә кушылган татар һ. б. халыкларның эчке омтылышларын, гаделлек, хаклык эзләп килүләрен күрсәтә. Яхшы әсәрләр бар. Ләкин алар аз. Хәзер көннән-көн яңа әсәрләр сорала. Моннан ике-өч ел элек язылган әсәрләр белән бүгенге тамашачының үскәннән-үсә барган соравын канәгатьләндереп бетереп булмый. Әнә бит хәзер, Иделнең үзендә генә дә нинди зур эшләр бара. Куйбышев, Сталинград гидростанцияләре, Волга — Дон каналы, унөч километр озынлыгы плотина һәм Цимлянское диңгезе салыну, Аму-Дарьяның агымын үзгәртеп, КараКом чүлен сугару, Днепр, Каховка станцияләре, Кырым каналлары... 

Соңгы бишьеллык план колхозлар тормышына да зур үзгәрешләр кертте. Авыл хуҗалыгы меңнәрчә яңа машиналар алды, югары уңыш өчен көрәш киң рәвештә җәелде. Шулар нигезендә колхозларны эреләндерү процессы башланды. Безнең драматурглар бүгенге көнгә хас конфликтлар, ситуацияләр, аерым күренешләрне таба беләләр. Ләкин драматургның хезмәте кызыклы тема, мавыктыргыч конфликт табу белән генә чикләнергә тиеш түгел. Кызыклы теманы идея-художество ягыннан да гаять югары итеп эшләп чыгарырга кирәк. ВКП(б) Үзәк Комитеты үзенең карарларында художество эшләнешенә аеруча басым ясап әйтте. Большевиклар партиясе сәнгатьтә реализмның тулы яңгыравы өчен һәрвакыт көрәш җәелдерде. Барлык төр антиреалистик, формалистик, декадент төркемнәрнең баш күтәрүенә каршы кискен рәвештә көрәшеп килде. Партия идея-художество югарылыгы өчен көрәшне беркайчан да йомшартканы юк. Партиябезнең Үзәк Органы «Правда» газетасының А. Софронов, В. Кожевниковларның пьесаларына карата тәнкыйть белән чыгуы һәркемнең исендә. Партия матбугаты ул әсәрләрдәге идея-художество йомшаклыгын кискен рәвештә тәнкыйть итте. «Правда» газетасы шулай ук «Чын күңелдән» исемле операның сәхнәгә куелуы уңае белән дә үзенең редакцион мәкаләсен бирде. Бу мәкалә әдәбият, сәнгать эшчеләрен художество дөреслеге, идея югарылыгы мәсьәләләре тирәсендә тирәннән уйланырга мәҗбүр итә. Зур һәм мөһим темалар әле үзләре генә уңыш китермиләр. Тормышны тирәннән һәм бөтен яклап өйрәнмичә торып, аны җанлы художество образлары аша гәүдәләндерү мөмкин түгел. «Чын күңелдән» операсының либретто авторлары А. Багмет һәм А. Коваленков колхоз авылын һәм аның яхшы кешеләрен дөрес яктырта алмаганнар, идея һәм художество ягыннан кыйммәтле әсәр бирмәгәннәр. Шуларны күрсәтеп, «Правда» газетасы түбәндәгечә яза: «Колхоз авылының мөһим үзенчәлеге— аның кешеләренең үсешенда. Хәзер авылның атаклы кешеләре колхоз һәм совхоз эшлеклеләреннән, өлкән трактористлардан һәм комбайнёрлардан, колхоз кырларының иң яхшы ударник һәм ударницаларыннан, техниканы Һәм фән нигезләрен үзләштергән кешеләрдәй тора... ләкин либретто авторлары, тормыш дөреслегенә каршы килеп, беренче планга семья драмасын китереп куйганнар һәм колхоз тормышындагы һәм аның кешеләрендәге иң мөһим нәрсәне читләтеп узганнар» («Правда», 19. IV. 1951). Идея-художество зәгыйфьлеге тормышны белмәүдән, сәнгатьнең идея бурычларын аңлап бетермәүдән килеп чыга. Тормышны белмәү аркасында кирәкле тема, кызыклы проблема җансыз, зәгыйфь образ аркылы бирелә һәм идеяхудожество ягыннан җитлекми туа. Партия матбугаты, чынбарлыкны дөрес, тарихи конкрет төстә, аның революцион үсешендә сурәтләү өчен тормышны тагын да тирәннәнрәк өйрәнү кирәклеген әйтеп, әледән-әле әдәбият, сәнгать эшчеләренә юнәлеш бирә торган мәкаләләр бастырып килә. Партия матбугаты, бүгенге көннен зур һәм кызыклы темалары өстендә эшләгәндә, әсәр бөтен яктан камилләшкән булсын өчен — «характерларны ачу тирәнлеге дә, булган вакыйгаларны сурәтләүдә ышандыручанлык та, композиция дә, сурәтләрнең аерымланып торуы да, живопись мастерлыгы да» («Правда», 7. I. 1951) җитешкән булсын өчен тормышны җанлы күзәтү алып барырга, бай тормыш материалын тупларга куша. Безнең драматургларда нәкъ шушы момент җитми. Бүгенге көннең зур һәм кызыклы темалары өстендә эшләү бер яклы бара, тормышның байлыгын өйрәнү җитми, социалистик реализмны тирән һәм киң рәвештә файдалану җитми. Аны үстерү күренми. Социалистик реализм методы әзер килеш күктән төшкән бер нәрсә түгел. һәм ул үзгәрми торган, катып калган бер калып та түгел. Ул, иҗтимагый идеяләрне чагылдыручы буларак, шул идеяләр белән бергә үсә һәм тирәнәя бара, реалистик элементларны һаман үстерә, камилләштерә, югарыга илтә. Тормышны чагылдыру чаралары да һәрбер чор өчен ярап бетмәскә мөмкин бит. Мыек кырдырып, кеше саташтырулар, хат яздырып, кеше арасы боздырулар, гайбәт саттырып, кешене читкә тибәрүләр хәзерге тормыш өчен характерлы була алмыйлар. Мондый юллар белән бүгенге тормышны чагылдырып булмый. А. Фадеев Украина язучылары съездындагы речендә болай диде: «Драматургиядәге һәм кинодраматургиядәге кебек һичкайда тормышны шундый тирән итеп белү соралмый. Бу жанрлар конфликтка корылганнар, кайчан инде язучы конфликтларны күрсәтергә, яңаның искене җиңүе бәрелешен күрсәтергә алына икән, ул моңа бары реаль чынбарлыкта гына ирешә ала. Әгәр художник чын яңалыкны хис итә алмаса һәм бу яңалыкның үзенчәлеген белмәсә, ул пьесадагы конфликтның хуҗасы була алмый, ул аның колы булып кала. Безнең совет кешесен яхшы белгән һәм тормышта иске белән яңа көрәшенең барышын аңлаган язучы гына барлык конфликтларны шул яңалык позициясеннән торып, кыю, көчле, рельефлы, ачык җанлы итеп хәл итә ала». Бездә яңалыкны хис итә белү җитми. Шуңа күрә яңа тема табылса да, ул тиешле рәвештә хәл ителми, Фадеев әйткәнчә, барлык конфликтлар рельефлы, кыю, көчле хәл ителмиләр. Шактый уңышлы гына темаларга язылган әсәрләрнең художество эшләнеше тиешле дәрәҗәдә булмыйлар. Моны без конкрет мисаллар аша күрә алабыз. Р. Ишморатның «Якын дус» драмасы хәзерге көн өчен актуаль булган, тормышыбызның үсешен алга илтә торган тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне җәелдерү кирәклеге мәсьәләсен күтәрә. Шушы ук проблема коммунистик дуслык, коммунистик мораль белән бик тыгыз бәйләнештә итеп бирелә. Әсәрнең үзәгенә гамьсезлеккә каршы, сугыштан соң бер төркем кешедә урын алган гомуми тынычлану һәм обывательлеккә бирелүгә каршы, яңача эшләү, коммунистик мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен көрәш мәсьәләсе куелган. Ләкин язучы үзенең проблемаларын художестволы итеп күрсәтүгә бик аз игътибар иткән. Стахановчы мастер Хәйдәр Гайсинның образы бик сыек 
күрсәтелү аркасында, башка эшчеләр дә эпизодик төстә генә чагылып киткәнгә күрә, партком секретаре Мироновның: «Кешеләр шулай коммунизмга атлыйлар безнең» дигән сүзләре көчсез яңгырыйлар. Мансур образының читтән килеп, бөтен завод коллективына һәм партия оешмасына сабак биреп йөрүе белән дә килешеп булмый, чөнки ул безне ышандырмый. Әсәрнең конфликт нигезенә аварияне алу да характерлы түгел. Менә шушы хәлләр драманың төсен шактый үзгәртәләр, аның ышандыру көчен киметәләр. Яки, менә «Серләр» драмасын алып карыйк. А. Әхмәтнең «Серләр» драмасы безнең драматургиянең географиясен киңәйткән әсәрләрнең берсе булды. Беренче тапкыр ул Татарстандагы нефть кешеләрен, алар- ның нефть табудагы фидакарь хезмәтләрен яктыртты. Аның сәхнәдә уңыш белән баруын да әйтергә кирәк. Әсәр үзенең проблемасы өчен хаклы рәвештә мактау сүзләре дә ишетте, чөнки ул илебезнең куәтен үстерү өчен иҗади хезмәт итүчеләрне ала һәм аларга мәхәббәт тудыра иде. Ләкин бу — әсәрнең кимчелекле якларын тәнкыйть итәргә кирәкми дигән сүз түгел. Әсәрнең драматургии конфликты сыек булуын, вакыйгалардагы кискенлек бөтен тирәнлеге белән күрсәтелмәвен әйтергә кирәк. Драматург, идеяне тулы гәүдәләндерү өчен формага бик нык игътибар итәргә, мастерлык өстендә эшләргә тиеш булыр. Райком секретаре Хәиров образы, мәсәлән, җанлы кеше булып күз алдына баса алмый. Аның индивидуаль сыйфатлары бөтенләй юк. Нарский белән Иванов арасындагы фикер каршылыгы да тиешле дәрәҗәдә драматургии кызулык белән бармый Әсәрдәге җыр, бию күренешләре дә төп вакыйгаларга органик бәйләнмиләр. Москвада Язучылар союзында бу әсәрне тикшергәндә матур гына фикерләр әйтелә. Ике инженер арасындагы бәхәс бөтен пьеса дәвамында нефть бармы, юкмы мәсьәләсенә кайтып кала икән, монда инде, чыннан да, әсәрнең сәнгатьчә эшләнүе турында уйланырга кирәк була. Беренче пәрдәдән алып, финалга кадәр азтор шул бәхәс тирәсендә тамашачының игътибарын тотып торырга тырыша. Нарский беренче күренүдә үк үз фикерен тулысынча әйтеп бетерә һәм соңыннан аңа бернәрсә дә эшләргә калмый. Болар барысы да драматик хәлләрнең йомшаклыгы турында сөйлиләр. М. Әмирнең «Җыр дәвам итә» драмасында гаять кызыклы конфликтлар бирелә. Алдынгы колхоз председателе Госман картның фронттан кайткан агроном улы Мостафа тынычлыгын жуя. Мостафа алдынгы колхозны — алдынгы итеп танымый, артта сөйрәлүчеләр белән чагыштырганда гына ул алдынгы, ди. Госман карт югары уңыш алу өчен социалистик йөкләмә алудан читтә тормый, билгеле, ләкин ул йөкләмәне көрәшсез генә төгәлләү ягында: Ярый, 8 центнер аз, ди. Әйе, аз. 11 центнер алабыз дип языйк. 12 центнер алсак, сине дә, мине дә очыртып мактарлар. Ә 24 центнер дип куйсак, 20 не алсак та тиргәрләр үзебезне. Мең бәла белән 20 не алып, сүгелүгә караганда, ансатрак юл белән 12 не алып макталу артык түгелмени? Шундый нәрсә ул тормыш». Госманның фәлсәфәсе шундый иске, консерватив фәлсәфә, бары белән тынычлану фәлсәфәсе. Мостафа әнә шул искелеккә, бер ноктада катып калганлыкка каршы көрәшә. Бу — бик табигый көрәш. Мостафа — галим кеше, аңа шәһәрдән дә урын бирәләр. Әтисенең нәкъ менә шәһәрдә күрәсе килә аны: «Мостафа кайда эшли? дип сораганда, фәлән җирдә эшли дип, тавышны бөердән ыгарыбрак әйтерлек булсын» — ди ул. Мостафа авылга омтыла, чөнки ул зур алым кешесе. Агроном була торып, шәһәрдә ятуга ул риза түгел, белемен, гыйльми тәҗрибә эшләрен авылда, колхоз практикасында уздырырга уйлый. 400 пот уңыш алу хыялын тормышка ашыру өчен ул хәзерге бай техникадан файдаланырга тели. Аның омтылышы, шул рәвешчә, табигый. Ләкин менә җырчы хатын бар, ул көн саен радиодан җырлый, аңа колхозга китү һич мөмкин түгел. Нәтиҗәдә, ир белән хатын арасында конфликт туа. 
Бу — тормышта очрый торган, табигый конфликт. Гаҗәп кызыклы драматик хәл күз алдына баса. Мостафа да хаклы, Сара (җырчы) да хаклы. Ул да бит сугыш еллары авырлыгын күп күргән. Менә хәзер, Мостафа кайткач, «акча табу мәшәкатьләреннән онытылып, җыр өстендә генә эшлисе килә. Шул рәвешчә драмадагы яңа конфликтлар, бүгенге конфликтлар — бер пьесага гына түгел, ике әсәргә җитәрлек. Мостафа белән Госман арасындагы каршылык, Мостафа белән Сара арасындагы конфликт — бик табигый конфликтлар. Ләкиа тормыштан алынган бу конфликтларны язучы ахырга кадәр кызык итеп, көрәшне һаман кыздырып, алып бара алмаган. Гаять кискен бэрелешләр, кызыклы ситуацияләр кинәт сүреләләр. Язучы вакыйгаларны кыздыру өчен яңа положениеләр дә өсти. Мостафа белән МТС директоры Ашмасов арасында көрәш башланып китә. Ләкин ул бары башлана гына, үстерелми, шул нигездә характерлар ачылмый, Ашмасов эпизодик бер күренеш булып кала. Көрәш сәхнәнең тышына күчә. Ашмасов белән Мостафа арасындагы көрәш, МТСның югары уңыш алу өчен үз өстенә йөкләмә алуы мәсьәләсе драматургии җанлылык белән бирелмәгән. Мостафа — Сара конфликты буенча бара торган көрәштә сәхнәнең тышкы ягына күчерелә. Бу да әсәрне сүрелдерә. Шул көрәш урынына сәхнәгә иске драматургиядән калган, таушалып беткән штамплар килеп керәләр. Сара белән Мостафа арасына гайбәт хатлары, гайбәт сөйләүче хатыннар килеп басалар. Шулар нәтиҗәсендә, мәсәлән, Сараның бик җитди каршылыклары, тормыш үзе китереп чыгарган конфликты балалар уенына әйләнеп кала. Без аның кайчан үзгәргәнен күрмибез, кинәт, ул бер заман авылга күчәргә дә риза була башлый, чөнки, «чыннан да, әгәр Мостафа башка бер кешегә карый башласа... Ни өчендер анардан һаман хат юк бит!..» (Күрәсез, гайбәт нинди зур фактор булып әверелә). Сара авылга күчү шартларын куя башлый. Әсәрдә инструкция кебек пунктлап, җансызландырып бирелгән бу «шартлар»да Сара үзенең беркатлылыгын бөтен тулылыгы белән ачып сала: «1. Сезнең сәхнә бик кечкенә һәм түшәме тәбәнәк. Авылыгызда яхшы культура йорты салынсын.

2. Культура йорты һәм урамнарыгыз электр уты белән яктыртылсын.

3. Пианино булсын...

 4. Автомашинагыз булсын...»

Драматургка колхозның үсешенә бәйләп, Сараның үсешен күрсәтергә мөмкинлек булган, ләкин ул аны эшләмәгән. Әсәрдә болардан тыш та кимчелекләр бар. Мәсәлән, трактористлар пәрдәсе — музкомедиядән килеп кергән. Ул әсәрнең драматик үсешен көчәйтми, киресенчә, аны читкә сөйри (гәрчә музыкасы, җыры яхшы булса да...). Ә инде шул күренештә генә чагыла торган Зәгыйфә карчык бөтенләй кирәксез. Аның дуңгыз ите ашаучы рус егетләрен кызганып, елап утыруы бәлки көлкедер, ләкин акыллы көлке түгел. Чөнки ул дөрес түгел, уйдырма. Безне ышандырмый торган тагын бер мәсьәләгә тукталырга кирәк. Картинаның азагында (II пәрдә, III картина) Зәйнәп белән Саниянең сөйләшүе артык. Зәйнәп, бер хатынның фикерләре дигән булып, үзенең Мостафага булган мәхәббәтен сөйли һәм Саниядән киңәш сорый. Зәйнәпнең мәхәббәте табигый ачылмый, ул бик тиз кабына. Партоешма секретаре авыл карчыгыннан киңәш сорап утырсын, имеш, һич табигый түгел. Сигезенче картинада Госман карт Зәйнәпкә үзенең табигатенә туры килмәгән сүз сөйли. Ул, мондый фикере булганда да, иң элек хатыны белән сөйләшер иде, ә ул — парт- секретарьга әйтә: «...Мостафа бит инде 18 яшьлек малай түгел. Шушында, мин әйтәм, үзе кебек, менә синең кебек авыл эшен ярата торган бер иптәш тапса, җаны тыныч булыр иде. Бер-берсенә ярдәмнәре тияр иде». Зәйнәпнең күңелендә булганны автор Госман карттан әйттерә. Бу — дөрес түгел. 
«Совет әдәбияты» журналы М. Әмирнең «Профессор Саматов», Н. Исәнбәтнең «Гүзәл» исемле драмаларын бастырып чыгарды. Бу әсәрләр нәрсә белән характерлы, бүгенге көннең драматургия торышын чагылдыра алалармы, бүгенге тамашачыны канәгатьләндерә алырлыкмы? Н. Исәнбәтнең «Гүзәл» драмасында безнең әдәбиятта бөтенләй чагылмаган мәсьәләләр бар. Иң элек, аның производство темасын алуын әйтергә кирәк, эре индустрияне чагылдыруын аеруча мактарга мөмкин. Н. Исәнбәт бүгенге көннең корыччыларын алган, иптәш Сталин куйган программаны төгәлләү өчен ашкынып, ярсып эшләүчеләрне беренче урынга куйган. Автор хезмәтне гади хезмәт итеп кенә алмый, ул аны иҗат эше итеп күрсәтә. Тимергалеев — карт мастер, яңа марка корыч коя, ләкин ул барлык игътибарын тиз коюга юнәлдерә. Ә менә икенче мастер бар — Загадкин, ул темп ягыннан беркадәр калыша, ләкин корычны күбрәк коя. Ни өчен алай, берсе — тиз эшләсә дә азрак продукция бирә, икенчесе — акрын эшләсә дә күп бирә? Өченче яктан, Гүзәл Юлдашева килеп чыга. Ул Тимергалиев тапкан корычны гыйльми яктан тикшереп, аның инструкциясен төзи, технологик яктан эшкәртә. Шул рәвешчә язучы производствоның бүгенге көн кешеләрен шундый күп кырлы итеп, эчке ашкынулары, эшкә булган карашлары белән дә төрле итеп бирә. Монда, әлбәттә, тормышның байлыгы, катлаулылыгы чагылган. Шуның өстенә язучы фән белән производство дуслыгын, аларның берсе икенчесенә тыгыз бәйләнгән булуын ача. Гүзәл ул — Академия тарафыннан җибәрелгән гыйльми эшче. Тимергалиев практик. Аларның икесенең иҗат дуслыгы белән югары сыйфатлы яңа марка корыч кою рецепты эшләнә. Язучы шушы вакыйга нигезендә уңышлы драма язган. Ул аны бик күп яңа образлар белән бизи, Тимергалиевнең характерына яңа буяулар сала, аны үзенчәлекле, кыргый- рак табигатьле итеп бирә. Гүзәл белән Ирек арасындагы самими мәхәббәтне сурәтли. Ниһаять, Гүзәлнең гыйльми эшен туктатып торырга, аны бик нык борчуга салырга сәбәп булган хәлләрне җанландыра. Шушы күңелсез сәбәпне тудыручы итеп, Исәнбәт директорны күрсәтә. Директор Громов — начар җитәкче түгел, эшлекле, булдыклы, тәртипле. Ләкин ул штурм кешесе. Квартал азагымы, ел ахырымы — ял көнен икенче елга күчерү хисабына планнан тыш корыч коеп калу ягын чамалый. Ел башыннан ук ритмик эшләүне инкарь итә. Шул рәвешчә «Гүзәл» драмасында бүгенге көнгә хас булган күренешләр, ситуацияләр, конфликтлар биреләләр. Алар дулкынландыра торган драма язу өчен җитәрлек, моның өчен язучыга характерлы күренешләрне калкурак итеп эшләргә генә кала. Ләкин Н. Исәнбәт яңалыкны ахырынача алып бармый. Ул иске драматургиядән калган әзер штампларны, искергән алымнарны да файдалана һә'м шулар нәтиҗәсендә драманың сыйфатын шактый төшерә. Драмада характерлар көрәшен кискен төстә күрсәтерлек материаллар бар, ләкин язучы драматик ситуацияне көчәйтү максаты белән, заводта авария ясата һәм Гүзәлне табигый булмаган мелодраматик хәлгә куя. Шуңа ялганып мич төзәтү вакыйгасы бирелә. Монда да автор үзенә бер оригиналь юл эзләми, бәлки Пановның «Корыч һәм шлак» исемле романыннан файдаланып яза. Бу — начар, билгеле. Шушы вакыйгалар әсәргә табигый булмаган образларны алып керәләр, ә табигый булганнарын киңрәк ачарга комачаулыйлар. Рамазан образы шундыйлардан. Ул бу әсәрнең эчке рухына органик ятышмый, аңардан архаизм исе килә, ул искелекнең бер кыйпылчыгы булып килеп баса. Ул башка чорны, бүтән тормышны күрсәтә торган пьесадай ялгыш килеп кергән образ булып кала. Бу образ хисабына парторг Сазонов, директор Громов һәм Загадкин образлары тулыландырылса, начар булыр идемени? Юк, әлбәттә. Укучы Сазоновның эчке җылылыгын сизәргә тели, Громовның эш колачын, Загадкинның иҗатын күрергә' 
омтыла. Әсәрдә нәкъ шул моментлар сыек эшләнгән. Ә бит әсәр дөрес юнәлеш алган, ул иҗтимагый конфликтларны куеп, шуларны дөрес чишү юлыннан бара, тик бу моментларны көчәйтергә генә кирәк. «Профессор Саматов» драмасы галимнәрнең Ватан сугышы елларында күрсәткән патриотик хезмәтләрен һәм илнең сугышчан куәтен үстерүгә салган гыйльми ачышларын гәүдәләндерү ягыннан да, шулай ук Совет хөкүмәтенең һәм Ленин — Сталин партиясенең совет фәнен үстерү өчен аталарча кайгыртучанлык күрсәтүен ачу ягыннан да әһәмиятле. Ватан сугышы, илебез өчен авыр сынау булды, ләкин тыл гаять дәрәҗәдә нык һәм бердәм иде. һәрбер совет гражданы үзе эшләгән өлкәдә чын иҗат көче куеп, җиңү хәзерләде, илнең куәтен үстерде. Гыйльми-тикшеренү эшләре сугыш вакытында көчле рәвештә дәвам итте. Менә бу моментларны драма дөрес күрсәтә. Алай гына да түгел, нәкъ сугыш елларында Казанда Фәннәр академиясенең филиалын ачу мәсьәләсе кузгала һәм шуна хәзерлек эшләре алып барыла. Менә шуларны автор күз алдында тоткан һәм безгә укыр өчен күңелле әсәр тудырган. Мин укыр өчен дигән сүзгә басым ясап әйтәм, чөнки драма әсәре буларак, анда нәкъ иптәш Фадеев әйткән моментлар җитми. Әсәрдә драматик конфликт юк, дөресрәге, конфликт инде өченче картинада ук чишелеп бетә дә, персонажлар алдан сызылган юл буйлап кына бара башлыйлар. Профессор Саматов институтта производство ачарга йөри. Чөнки гади галим булып кына түгел, бәлки барлык көчен салып, фронтка күбрәк хезмәт күрсәтәсе килә. Химик буларак, ул институт производствосының бик күп химия продуктлары эшләп чыгара алачагын белә. Аның бу омтылышына директор каршы тора. Башта академик та каршы, ләкин менә академикны Оборона комитетына чакырып алалар һәм ул шунда Саматов фикерләрен сөйли. Ниһаять, көтмәгәндә Москвадан иптәш Сталин телефон шалтыратып, Саматовның тәкъдимен мактап, күтәреп ала. Драма буларак, әсәр шунда бетә, төгәлләнә. Ләкин автор әсәрне дәвам итә, яңа бер «конфликт», каршылык уйлап таба. Бу каршылык шуннан гыйбарәт: галимнәр ниндидер бер бик мөһим аппарат уйлап чыгаралар. Бу аппарат уңышлы чыкса, граммлап кына эшләнә торган бер матдә тонналап эшләнәчәк. Шуны әйтергә кирәк, соңгы вакытта безнең драматургиядә мондый серле нәрсәләр ишәя башлады. Нинди аппарат ул, нинди матдә эшләп чыгара? Шырпымы, аспиринмы, әллә' башка берәр нәрсәме? Бу — билгесез. Аның серлелеге укучының кызыксынуын үстерми, киресенчә — төшерә. Н. Исәнбәт тә серле әйбер турында язган. Яңа спецмарканың рецепты — һәрхәлдә дәүләт сере. Ләкин без драматургның үз бурычын үтәп чыкканлыгын күрәбез. Ул — рецептны ачмый, ансы тамашачыны кызыксындырмый да. Ул бары Гүзәл белән Тимергалиевнең максатларына ирешә алуалмаулары белән кызыксына. Мирсәй Әмир бездән рецептны гына түгел, хәтта предметның исемен дә яшерә. Шуңа күрә без аппарат турындагы сүзләрне салкын кабул итәбез яки бөтенләй кабул итмибез. Р. Ишморатның «Якын дус» драмасы да шундый ук серлелек белән чолганган. Зур завод, цехлар бар, ә ул цехларда нәрсә эшләнә? Нәрсә өчен көрәш бара, ак сәдәп ясыйлармы, әллә Волга төзелеше өчен экскаватормы? Әллә тракторга запас частьлармы? Предметсызлык монда да әсәрнең әһәмиятен киметә. Шушы күңелсезлектән чыгу өчен драматурглар авария уйлап чыгаралар. Кинәт бервакыт сәхнәдә шартлау ясала. Ләкин шуны әйтергә кирәк, мондый аварияләр вакыйганы куертмыйлар, чөнки алар безнең тормыш өчен характерлы түгелләр. Минемчә, М. Әмир язарга ярамый торган нәрсәгә тотынып, бик уңайсыз хәлдә калган. Сәхнә — күрсәтеп бирү законына буйсына, ә Мирсәй күрсәтә алмый, бары «бик важный нәрсә» дип 
әйтү белән чикләнә. Повесть һәм хикәя кебек жанрларда бу авырлыктан котылырга мөмкин. Ләкин вакыйганың хикәялек характерын драматургии рельсларга бастырганда, драматик ситуацияләр дә табарга кирәк. Андагы каршылыклар көрәше, характерлар бәрелеше, үткен конфликтлар бирелергә тиеш. М. Әмир химия галиме белән техника галиме арасындагы дуслык мөнәсәбәтләрендәге каршылыкларны алса да, андагы драматик моментларны тапмаган. Минем карашымча, язучы химия галиме белән медицина галиме арасындагы дуслыкны алырга, һәм аларны Америка кеше үтерүчеләре политикасына каршы куеп, кешене тизрәк терелтү, кешене тизрәк тормышка кайтару проблемасы өстендә эшләүләрен күрсәтергә тиеш иде. Бу — актуальрәк һәм ышанычлырак яңгырар иде. Әсәрдә Идел буе күренеше бар. Шик юк, ул оста язылган. Анда Ватан сугышы чорына хас булган кайбер детальләр бар. Ләкин ул сцена тулы килеш алганда, бүгенге көнне реалистик төстә чагылдыру була алмый. Язучы биредә иске драматик алымнар белән мавыккан. Үзе дә теләмичә, ул галимнәрнең, ләгънәт камыты киеп, утын ташуларын, композиторларның, язучыларның баржа бушатуларын романтикалаштырган, нәкъ менә шунда чын тормыш җыры, тормыш, көрәш музыкасы туа итеп күрсәткән. Бу да, әлбәттә, дөрес түгел, чөнки жиңү яулаудагы иң характерлы күренеш совет халкының үзе эшли торган участоктагы батырлыгы, үзе эшли торган өлкәдәге фидакарьлегендә иде. Әсәрдә сюжет таркаулыгы да юк түгел. Моңа мисал итеп бишенче картинаны күрсәтергә кирәк. Шул рәвешчә, «Профессор Саматов» драматургии яктан тиешле дәрәҗәдә эшләнмәгән, повесть характерындагы бер әсәр булып чыккан. Югарыдагы мисаллар бернәрсә турында сөйлиләр: язучылар кирәкле темалар таба беләләр, тик аны яңача итеп, бүгенге көн драматургиясе кагыйдәләренә җавап бирерлек итеп, ахырына кадәр эшләп чыгара алмыйлар. Алар драматургияне үстермиләр, яңа алымнар, конфликтлар эзләмиләр. Яңа темаларны, яңа кешеләрне, аларның характерларын ачуны драматурглар әле иске, таушалган штамплар, приемнар белән күрсәтүдән ерак китә алмаганнар. Социалистик реализмны тулы файдаланып, реалистик принципларны җәю, аның яңа чагылышларын табу кебек җитди иҗат эзләнүе җитәрлек түгел. Минемчә, фаҗиганың нигезендә шул ята, шуның нәтиҗәсендә драматургиядә кризис күренә. Ә бу — мастерлык җитмәве — тормышны җитәрлек өйрәнмәү бәласе. Татар драматургларының әсәрләре кардәш халыкларның сәхнәләренә бик сирәк менә, русчага тәрҗемә ителсә дә, сәхнәгә куелмый — моның сәбәбе дә шул ук мастерлык җитмәвенә кайтып кала. Русчага тәрҗемә ителгән драмалар СССР Совет язучылары союзында тикшерелгәндә дә шул ук фикерләрне ишетергә туры килә: тема әйбәт, проблемалар актуаль, тик драматургии як сыек, образлар эшләнмәгән. Бу фикерне Т. Гыйззәтнең «Алсу таң» драмасына карата да, А. Әхмәтнең «Серләр» драмасына карата да, Г. Галиевнең бер актлы әсәрләренә карата да җитәрлек әйттеләр. Рус драматургларының һәм рус сәхнә белгечләренең, туганнарча ярдәм итү теләгеннән чыгып, безнең әсәрләрне тикшерүләрен бик котлап каршы алырга һәм аларның фикерләренә колак салырга тиешбез. Кайбер язучылар образлар эзләүдә ялгыш юлдан кереп китәләр һәм соңыннан ясалган күп кенә төзәтүләр дә тиешле нәтиҗәгә ирештерми. Ф. Хөснинең «Әбли авылы» исемле драмасы белән шулай булды. Язучы аны 1943—44 еллардан бирле язып килә. Башта ул черек нигезле әсәр иде: автор, үзе дә сизмәстән, предатель образы белән мавыгып, аның романтикасын гәүдәләндерүгә күп урын бирә иде. Соңыннан ул аны үзгәртте. Маһибәдәр — башта тотнаксыз, намуссыз хатын иде. Хәзер ул да намуслылык үрнәге итеп үзгәртелде һәм драма 1949 елда Академия театры сәхнәсенә менеп төште. Ул Фатих Хөснигә хас бер стильдә, лирик җылылык белән язылган. Анда мәхәббәт тә бар, аталык шәфкате дә бар. Барысыннан да бигрәк, әсәрдә совет халкының бердәмлеге, дуслыгы, зирәклеге, җиңүгә булган ышанычы, намус сафлыгы сизелә. Кайбер образлар шактый калку бирелгәннәр, ләкин шулай да әсәр канәгатьләндерерлек түгел. Әсәрдә профессиональ язучының интуициясе сизелә, ә тормыш сыек. Тормыштагычамы соң бу? — ди укучы. Ышанабызмы моңа, ди, язучы моны үз фантазиясе белән генә оештырмаганмы?— дигән сорау да туа. Без, бер үк частьта агалы-энеле Шакир белән Сөләйманның хезмәт итүенә ышанабыз. Сөләйманның радистка Нәсимә Әпсәләмованы сөюенә дә ышанабыз. Ә менә анда шундый сүзләр бар, аларга һич ышанасы килми: беренче картинада, Сөләйман разведкадан кайткач, Шакир керә дә, Сөләйманны җиңелчә шелтәли: «Кайткан, ә абыйсын күрергә ашыкмый да». Сөләйман үз авылына яки заводына кайтмады, частена кайтты. Аның беренче эше командирына рапорт бирү. Шакир — хәрби кеше буларак, моны бик яхшы белә. Авторның шулай «өйдәгечә» сөйләштерүе нәтиҗәсендә «хәрби материал» төссезләнә башлый. Шундый ук хәл немец офицерлары, солдатлары белән кабатлана. Мюллер белән Эрнст сөйләшүендә «немецлык» юк. Мюллер сүзләре: «берберегезне яклашырга ясанышып торасыз. (Тәрәзә буена килеп.) Җитмәсә тагын төне шундый караңгы». Менә мондагы сүзләр — Фатих Хөснинең колхоз егетләре кызларыннан сөйләтә торган «шуклык» сүзләре. Аның өстеиә Эрнст «бер кызыклы хәл» сөйләп, лейтенант Мюл- лерньщ яшь чактагы куркуын искә төшерә.

«Эрнст. Ә бу еллар безне беркадәр икенчерәк итеп тәрбияләде, лейтенант әфәнде. Без национал-социалистлар хәзер үзебез башкаларны куркытырга өйрәндек. Мюллер. Әйе. Кызганыч, мин лейтенант булып кына калганмын, әгәр зуррак урында булсам, мин ул русларны җирдә дүрт аякланып йөрергә һәм капка төбемдә, чылбырда, минем төнге йокымны саклап торырга мәҗбүр итәр идем». Ышаныйкмы без бу сүзләргә? Юк, ышана алмыйбыз. Мюллер сүзләре түгел бу. Фатих Хөсни юкка гына лейтенант ерткыч түгел әле, ерткычлыкка омтылучы гына дип уйлый. Национал-социалистлар — фашистлар, лейтенантмы ул, ефрейтормы, генералмы — барыбер Россияне кол итәргә килде һәм һәрбер адымда үзен «хуҗа» итеп танытырга теләде. Мюллер белән Эрнст ванна турында бик күп сөйлиләр. Ләкин Мюллерның, таларга килүче отряд башлыгы буларак, характеры ачылмаган. Авылда патрульләр дә юк. Анда Антон-партизан хакимлек итә. Оберефрейторны Маһибәдәр инде күптән дөмектергән, ә начальник бу гадәттән тыш вакыйга турында бернәрсә белми, ул әле һаман аның доклад белән килүен көтә, өйдә юана, ванна турында уйлый. Ләкин бит мондый реквизиция отрядлары болай ятмаганнар. Драмада аларның бер шырпы алганнары да күрсәтелми. Бары әсәр азагында гына бер картның чишендерелүе беленә... Ерткычлык, комсызлык, талаучы психологиясе һәм аның типик кыланышлары Мюллерда күренми. Шуңа күрә без аны, укучы буларак, тормыш итеп түгел, Фатих Хөсни фантазиясе тудырган кургашын-курчак солдат итеп күрәбез. Соңгы картинада да Мюллер халыкны җыеп, аларны тезләндерергә уйлый, тик аның халыктан допрос алулары да беркатлы итеп бирелгән: монда да ерткычлык күренми. Халык эндәшми. Эндәшмәүчене ул, әлбәттә, сөйләтә алмый, ләкин ул үзенең кабарган ачуын шул кешедә басарга тиеш иде бит. Ә ул, ярый сез торып торыгыз, «сиңа икенче әйләнеп кайтырбыз» (!) дип чикләнә. Бер хатынның өенә ут төртү белән куркыта да, шунда ук, ут төртергә хәзерләнгән Штокманны туктата. Яки менә шушындый сценаны алып карыйк: «М ю л л е р (кызның йөзен күтәреп). йокың килә түгелме, чибәрем? Кыз (башын селкеп). Юк, килми. 
М ю л л е р. Кыз кешеләргә шоколад килешә. Кабып җибәр. Кыз хәрәкәтсез һәм сүзсез. Мюллер, йокың килә, дип әйттем бит. Шулай икән, мин сине озак бастырып торырга уйламыйм. Әйт тә кайтып ят: бармы биредә Шибаев? Кыз. Кайдан белим мин ир-атны. Әти мине бер җиргә дә чыгармый. Мюллер. Шулай бик кадерле кызмыни син? Алайса менә биредә, бер читтәрәк басып тор әле син. Эш беткәннән соң синең белән аерым бер телдә сөйләшермен». Шул рәвешчә Мюллер куркыткан була! Тик, әлбәттә, куркыта алмый, ул үзенең янауларын җиренә җиткерә ала торган кеше түгел. Ул бик нәзберек, «интеллигентларча», гуманистларча кылана. Икенче төрле әйткәндә, нәкъ әнә шул тормыш чынлыгы юк анда. Авторның политик дәртлелеге, партиялелеге җитмәгән! Шуңа күрә дошман образлар нәфрәт уятмыйлар. Уңай образлар да ышандырмый башлыйлар. Алар- га барлык нәрсә бик җиңел бирелгәч, җитдилек сүрелә. Үзәк образ итеп Җәгъфәр карт— сукыр кеше алынган. Бәлки автор сукыр кешене артист Касыйм Шамил яхшы уйный дип, бу образны аңа карата эшләгәндер. Ләкин ул уңышлы сайланган образ түгел. Безнең драматургиядә күзсезләр, сукырлар инде байтак бирелде. Алар тормышта булса да, халык зирәклеген күрсәтү өчен иң характерлы бер хәл дип алу дөрес түгел. Әсәрдә Җәгъфәр карт шулай алынган. һәрбер образ ышандырырга тиеш. Шулай булмаса, әсәр уңышка ирешә алмый. «Әбли авылы» ның ышандыру көче җитмәде. А. Кориейчукның «Балан әрәмәлеге» исемле комедиясендә Романюк образы бар. Без аның һәрбер хәрәкәтенә ышанып карынбыз, тормыштан алынган дибез. Колхоз председателе Романюк консерватив карашлы итеп алынган. Ул, миңа социализмда да уңайлы, нигә коммунизмга ашыгырга, социализм начармыни, дип караучы кеше. Ул алда да түгел, артта да түгел, бәлки уртадарак баруны яклый. Без — аңарда элекке алдынгылыгы, элекке уңышлары белән масаеп яшәүче, иртәгегә карарга теләмәгән, коммунизм яктылыгыннан күзе чагылган кешене күрәбез. Безгә язучы аны акыллы итеп, көчле итеп бирә, һәм «ря- довойэга төшереп укытканнан соң, күрше өлкәләргә барып, яңалыклар белән танышканнан соң яңадан алгы сафка басачагына ишарә ясый, һәм без аңа ышанабыз. Язучы колхоз председателен сүгеп, урыныннан алу өчен җыелышлар да җыймаган, парторгтан декларатив сүзләр дә әйттермәгән, ләкин без Романюк белән нәрсә буласын сизеп кенә түгел, күреп утырабыз. Драматургның профессиональ осталыгына сокланабыз. 
Драматургның профессиональ осталыгын күтәрү бурычы көн тәртибендә тора. Яшерми әйткәндә, театрга әсәр чи килеш килеп керә. Байтак кына авторлар драмсекция, режиссёр, актёрлар көченә ышанып, эшләнеп бетмәгән әсәрләрне сәхнәгә чыгарырга ашыгалар. Драматургиянең специфик якларын өйрәнмичә торып, аның уңышлы традицияләрен дә үстереп булмый. Ни өчен татар драматургиясенең традицияләрен өйрәнмәскә? Г. Камал драмалары, Г. Коләхметов, Ш. Камал, һ. Такташ һ. б. драмаларының үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнү кирәкле эш. Бөек рус драматургиясен өйрәнү, бөек драматурглардан юнәлеш алу һәм татар драматургиясенең традицияләрен үстерү бик кирәкле нәрсә. «Ләкин мондый эзләнүләргә әле бездә бик аз игътибар ителә. Шуның нәтиҗәсендә бездә драматик жанрлар, драматургның индивидуальлеге ярлы. Драманың яңа формаларын үстерү, аны югары күтәрү өстендә җитди эшләүчеләр аз. Ленин «неразвитость и непрочность формы не дает возможности сделать дальнейшие серьезные шаги в развитии содержания»,—ди. Моның дөреслеген без югарыда күрсәтелгән әсәрләрдәге иске штампларның эчтәлекне, идеяне зәгыйфьләндерүләре мисалларында 
күрдек инде. Исемле һәм исемсез драматургларның кат-кат укылып, кат-кат тикшерелеп һәм кат-кат төзәтелеп тә сәхнә күрә алмаган әсәрләрен искә алырга мөмкин. Мәсәлән, комедия өлкәсендә Г. Насрый, Ә. Камал һ. б. язучылар күп эшлиләр, вакыт-вакыт уңышлы гына әсәрләр дә бирәләр. Шулай булуга да карамастан, бездә әле акыллы комедияләр туганы юк. Г. Насрый комедияләрендә очраклылык төп урынны ала. Мәсәлән, мыек кырдыру бөтен вакыйганы үзгәртеп җибәрергә мөмкин яки моңа кадәр яхшы гына эшләгән директор, кинәт беркатлы кешене акыллы коллективтан өстен итеп күрә башлавы белән, бөтен предприятиене ялгыш юлга юнәлдерүе ихтимал һ. б. Безнең героик, җитди тормышыбызны юморсыз дип аңлау хата, юморны мәзәк итеп кенә' карау да дөрес түгел. Без артталыкны, катып калганлыкны сатира астына алабыз. Маркс, кешелек үзенең үткәне белән аерылганда көлеп аерыла, ди. Югарыга күтәрелгәндә көлә белү —ул алга баруны күрсәтә. Социализмнан коммунизмга күчү чорындагы героик халыкны көлә белми торган итеп, һәрвакыт каш астыннан гына карап торучы итеп бирү — тормышны бозу булыр иде. Һ. Такташ — безнең чорның иң күренекле шагыйре — һәрвакыт шат юмор таба белде, рухны күтәрә торган, дәртләндерә торган юмор белән иҗат итте. Комедия акыллы булырга, йөрәк- I кә дә, җанга да азык бирергә тиеш. Ул уйландырсын да. Менә шундый комедияләр булмаганга, клуб сәхнәләре бөтенләй начар әсәрләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Мәсәлән, Ш. Зәйни иптәшнең басылып чыкканчы ук «Энҗе бөртекләре» комедиясе куелып йөрде. Ш. Зәйни ял көне алдыннан булган кичне тормыштагыча бирә алмаган. Комедиягә өч пар гашыйк китереп керткән. Рөстәм — комсорг Тәзкирәне сөя, Асия — моторист Әхәтне сөя. Ләкин Рөстәм белән Асия икесе бергә мотор эшлиләр, Әхәт ялгыз гына мотор эшләгән. Рөстәмнең Асия белән бергә яшеренеп эшләүләреннән Әхәтнең көнчелеге килә. Җитмәсә, ул Асияләрнең Любалар туе турында сөйләшүләрен ишетеп калып, аны Асия — Рөстәм туе итеп аңлый да, бөтенесе буталып бетәләр. Егет белән кызның ата-аналары да моңа ышаналар. Язучы исә андый хәлнең булу мөмкинлегенә тамашачыны ышандырырга тырыша. Цехта хронограф булып эшләүче 35 яшьлек Әхмәтҗан цехком председателе Люба Кузнецовага гыйшык тотып йөри һәм мәхәббәтен тел белән әйтә алмый. Моңа ничек ышанырга кирәк? Ул үзенең мәхәббәтен хатка язып, аны Шәмсия аша җибәрә һ. б. Кеше көлдерер өчен генә бик күп мәзәкләр өстәлсә дә, әсәр чын тормышны чагылдыра алмый. Чөнки язучы тормышны белми, бүгенге совет кешеләренә хас сыйфатларны күрсәтә алмый. Анда искелек белән яңалык көрәше дә юк. Барысы да яхшы, барысы да энҗе бөртекләре, барысы да изобретательләр, һәм барысы да... беркатлы. Алар балаларча кыланалар. Шуңа күрә без аларның изобретатель булуларына да ышанмыйбыз. Мәхәббәтләренең матурлыгын да күрмибез. Өйләнмәгән Әхмәтҗанның сигезенче баласының кем булуы турында хыяллануы бәлки кызыктыр, ләкин ул геройның эчке матурлыгын ачып бирә алмый. Әсәр шундый мәзәкләрдән тора. Югарыда әйтелгән әсәрләр барысы да сәхнә күргәннәр! Ләкин театр — шул әсәрләрдәге уңышлы, матур күренешләрне үстереп, бүгенге көннең иң яхшы постановкалары итү өчен нәрсә эшләде? — дигән сорауга мин җавап таба алмыйм. Дөрес, театр авторлар белән эшләгән, хәтта бәхәсләшкән. Ләкин эш, минемчә, кустарь төстә барган.
«Кызыл Татарстан» газетасы «Театрлар эшендә яңа күтәрелеш өчен» дигән баш мәкаләсендә болай дип язган иде: «...театрларыбызның эшенә җитәкчелекнең тиешенчә булмавы, репертуар тудыруда эшлекле чараларның үткәрелмәве, кайбер матур башлангычларның ярым-йорты хәлдә сүнеп калуы нәтиҗәсендә, без соңгы берничә сезон дәвамында театрларыбыз тормышында тревогалы хәлләрне күрәбез» («Кызыл Татарстан», 3. I. 51. № 2). Күрәсез, безнең матбугат мәсьәләне тревогалы итеп таба. Ләкин байтак вакыт узды инде, ләкин театрдагы хәлнең яхшыга таба үзгәргәне юк. Бу мәсьәләдә ныклап уйланырга һәм мәсьәләнең тревогалы булуын бетерер өчен язучыларга да, театрга да бердәм рәвештә конкрет чаралар күрергә кирәк. Драматурглар матур, кызыклы темаларны башкарып чыгу өчен театрның ярдәменә мохтаҗлар. Ә театр чын мәгънәсендәге җитди иҗат ярдәмен күрсәткәне юк әле. Моның шулай икәнен без «Мулланур Вахитов» постановкасы практикасында күрдек. Аны татар театры да куйды, рус театры да куйды. Ләкин аерма җир белән күк арасы иде. Рус театрындагы постановканы карагач, татар театрының чиксез мөмкинлекләрдән файдалана белмәве, кустарьчылык белән шөгыльләнүе, гыйльми нигездә эшләү, өйрәнү, эзләнү алып бармавы ачык беленде. Рус театры автор белән эшләүнең һәм әсәрнең идеяхудоже- ство ягыннан көчле яңгыравы өчен тырышып көч куюның үрнәген күрсәтте. ААоны без татар театрында күрмәдек. Ләкин без 45 елдан артык традициясе булган театрдан күбрәкне көтәргә хакыбыз бар һәм ул аны эшли ала. Моның өчен бары тәнкыйть һәм үзара тәнкыйтьне көчәйтергә генә кирәк. Ә менә авторның хәтерен саклап, әсәрне тәнкыйть итмәү күренеше ешая башлады. Актёрлар драматургка үзе уйлаганны, үзе аңлаганны әйтеп бетерми башладылар. Театрга кирәкле репертуар өчен көрәшне йомшарттылар. Язучылар союзында булган бер җыелышта хәзерге драматургия турында бәхәс купкач, җыелышта утырган күп сандагы театр эшчеләре тыныч кына драматургларның үзара бәхәсләшүләрен карап тордылар. Бер генә актёр да — исемлесе һәм исемсезе — бүгенге театрның драматургтан нинди әсәр көтүе турында бер сүз дә әйтмәде. Билгеле, шундый шартларда театрның да, драматургиянең дә алга китүе авыр. Минемчә, драмсекциянең эшен яңа баштан коруны таләп итү белән бергә, театрдагы художество советының эшен дә бик нык үзгәртеп корырга кирәк! Аларны эшлекле, практик эшкә ярдәм итә торган итеп, җиңел сөякле итеп, Үзәк Комитет карарларын тормышка ашыруда авторга һәм театрга реаль ярдәмнәр күрсәтә алырлык итеп оештырырга кирәк иде! Бездә эш аерым кисәкләп эшләнә. Ярдәмнең бер почмагы гына күрсәтелә, нигездән яхшырту, нигездән матурлау өчен гыйльми ярдәм булмый. С. Кальметның «Тын алан шаулый» исемле драмасы белән шундый хәл булды да. Ул быелгы сезонда Академия театрының репертуарында беренче оригиналь әсәр иде, тик академия югарылыгындагы спектакльдән ерак торды. Без аны купюрларына кадәр укып чыктык һәм безгә режиссёр Юсуповның эше күренде. Ул, әлбәттә, дөрес сызган, күп көч куйган. Тик әле әсәрне җыйнаклыйсы, эшлисе калган. Театр үз мөмкинлекләреннән файдалана алмаган, шуңа күрә кызыклы эчтәлек кызыклы спектакльдә чагыла алмаган. Бу әсәрдә нәкъ менә бүгенге көнгә хас булган конфликтлар, ситуацияләр чагыла. Шуны дә әйтергә кирәк, бу әсәр безнең драматургиянең темасын киңәйтә торган әсәр. Ул механизаторларны күз алдына бастыра. Әсәр трактористлар һәм аларның эшкә салган дәртләре, югарыга омтылулары турында матур-матур эпизодларны эченә ала. Мондагы төп мәсьәлә совет власте биргән куәтле яңа техниканы үзләштерү проблемасын ачуга кайтып кала. МТС ка С-80 тракторлары кайта. Бу — илебезнең куәтле техника белән яңабаштан кораллануын күрсәтү факты. Ләкин МТСның баш механигы Хөсәен бу техниканы каршы алырга хәзерләнми. Ул иске багаж белән, иске белем белән яши бирә. Ул С-80 тракторларының нинди мөмкинлекләр саклавын да, аларны ничек файдаланырга кирәклеген дә белми. Шул ук вакытта яшьләр бөтенләй икенче карашта торалар, алар әле кичә генә Хөсәеннең шәкертләре булганнар, ләкин бүген инде укытучысын узып киткәннәр, чөнки тормыш шуны сорый. Хөсәен яшьләрнең узып китүен дә сизми, ул аларга ышанмый. Яшьләр 12 корпус белән эшләү тәкъдимен кертәләр, Хөсәен курка. Җитмәсә, яңа техниканы белмәве аркасында, ул үзе утырган тракторның кечкенә бер кисәген дә эштән чыгара. Ул трактор 12 корпусны түгел, 6 корпусны да көчкә генә сөйри башлый. Бу хәл Хөсәенгә барлык тракторларны 6 корпуска күчерергә нигез бирә. Шул рәвешчә, ул үзенең бер урында катып калулыгы аркасында, тормышны артка сөйри. Аңа бу турыда әйтәләр, тормыш артыннан сөйрәлеп бармаска кирәклеген төшендерәләр. Аның бу карашларында — капитализм калдыгы ятканлыгын искә төшерәләр. Хөсәен, әлбәттә, мондый сүзләргә колак, салмый. Капитализм калдыгы «миңа каян килсен ул. Буржуйлар белән бер юрган ябынып ятмадым ич мин», — ди Хөсәен. Ул элекке батрак, аның чыннан да буржуйлар белән алыш-биреш иткәне юк. Ләкин ул үзенең наданлыгына ябышып ятуы белән, үзендәге искедән калган карашның бүгенге көннең үсешенә киртә булып торуын аңламый. Яшь автор бик тапкыр, бик кыска диалоглар белән эш итә ала, вакыйгаларны җанлы бирә, сәхнәне хис итә белә. Ләкин театр аңа ярдәм күрсәтә алмаган. Шуңа күрә уңай кеше беренче планга куелмаган, бүгенге көннең проблемалары читләтеп узылган. МТС ның югары уңыш өчен көрәшүе дә, колхозларны эреләндерү проблемасы да кузгатылмаган. Ә алар әсәрнең ишеген шакып торалар. Авторга тиешле ярдәм күрсәтелмәгәч, спектакль дә барлык көченә яңгырый алмый. Язучының тормыштан алынган характерлы образлары схема булып калалар. Ул барлык игътибарын Мөхәррәм белән Хөсәен кебек кире образларны тулыландыруга юнәлтә. Хөсәен әсәрнең уртасында ук МТС тан эшеннән алынса да, барлык вакыйгалар һаман аның әйләнәсендә, хәтта аның өендә бара бирәләр. МТС — томаланып кала. Вакыйгаларны бер үзәккә туплап, производство процессларын күрсәтү җитми. Уңай образлар акыл өләшүчеләргә әйләндерелгәннәр. Зифа белән Әсгать мәхәббәтендә җылылык җитми. Авторга тиешле ярдәм күрсәтелсә, билгеле, ул йомшак якларның күбесеннән котылырга мөмкин булыр иде. Соңгы вакытта язылган әсәрләр шундый. Күргәнегезчә, тематика производствоны да, галимнәрне дә, авыл хуҗалыгын да эченә ала. Ләкин колхозларны эреләндерү мәсьәләсе, бөек коммунизм төзелеше темасы, англо-америка агрессорларының йөзен фаш итү һәм тынычлык мәсьәләләре читләтеп узыла. М. Әмир «Профессор Саматов» кебек, тынычлык темасына бик якын торган әсәрен дә бүгенге көннең бурычына китереп бәйләмәгән. Ватан сугышы героикасы, совет кешесенең тынычлык өчен, демократия өчен, азатлык өчен, тыныч хезмәт өчен көрәшүләре безнең драматургиядә бик зәгыйфь яктыртылган, без әле фронт тирәсендә генә йөрибез, бөек халыкның рухына, окобына керә алмыйбыз. Тәнкыйтьнең юклыгы турында күп сөйләнә, һәркем моны кычкырып әйтергә тырыша, ләкин конкрет рәвештә театр тәнкыйтен үстерү турында чаралар күрелми. Бу мәсьәләгә Сәнгать управлениесенең үзендә дә җитди карау юк. Инде 10—12 ел буенча театрыбызның тарихын язу турында сөйлиләр. Ләкин әле берәү дә бу эшкә керешкәне юк. Драматургларның монографияләре өстендә эшләү юк. Театрның традицияләрен гыйльми өйрәнүне юлга салмыйча торып, бу өлкәдә җитди уңышка ирешү авыр! Тәнкыйтьне гыйльми эш итеп, киң рәвештә аңларга бик вакыт. Соңгы елларда театр язучыларның игътибарыннан бөтенләй төшеп калды. Бу — начар. Ул язучы ярдәменә, җәмәгать фикеренә мохтаҗ. Хәтта постановкаларга рецензияләр дә бик сирәк языла башлады. Узган ел нибары ике постановка турында гына газетада рецензия булды. Быел да шул хәтле. Язучылар союзының драмсекциясе шушы хәл белән килешеп яши, оештыру эшләре алып бармый. Яшьләр белән эшләү бик мөһим! Шагыйрьләрдән яшьләребез күп, прозаиклардан да бар, тәнкыйтьчеләребез дә ишле булып үсеп киләләр; ә менә бер генә яшь драматургның, да әле секциядән үсеп чыкканы юк. Бу өлкәдә эш аеруча начар тора. Иң мөһиме — тормышны өйрәнүне, теоретик белемне (профессиональ һәм политик белем) үстерүне бер генә минутка да онытмаска кирәк. Безнең бөтен бәлабез менә шушыңа кайтып кала. Без рус драмасын өйрәнмибез. Ә безгә рус драматургларыннан һәрбер яңалыкны тотып алырга, аны уртага салып тикшерергә, алардан чын-чынлап. өйрәнергә кирәк! Безнең үсешебезне этәрүче — тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть. Бу көнгә кадәр безнең арада үзара тәнкыйть почетлы урын алганы юк. Тәнкыйтьне күтәрмәү, аны үзеңнән кире кагу күренешләренә бик күп, мисаллар китерергә мөмкин. Бу кимчелекләрне бетергәндә, безнең темаларыбыз гына түгел, образларыбыз да җитлеккән һәм матур булыр! Коммунизм төзүче совет халыклары язучыларга хөрмәт белән карыйлар һәм алардан югары художестволы әсәрләр көтәләр. Тынычлык байрагын горур рәвештә югары тотып, алга баручы совет халыкларының рухи культура байлыгын күрәсе килә. «Партия Үзәк Комитеты бездә рухи культура муллыгы булуны тели, чөнки ул шушы культура байлыгында социализмның төп бурычларыннан берсен күрә»

 (А. Жданов).