VIII КЛАСС ДӘРЕСЛЕГЕ ТУРЫНДА
ҮЛМӘС БЕЛЯЕВА
VIII КЛАСС ДӘРЕСЛЕГЕ ТУРЫНДА
8 нче класс өчен «Әдәбият»10 дәреслегендә XVII — XVIII йөз татар әдәбияты тарихы, XIX йөздәге рус әдәбияты үрнәкләре, XIX йөздәге татар әдәбияты тарихы һәм халык авыз иҗаты материалларыннан бәетләр урнаштырылган, һәрбер бүлекнең кыскача критик анализы бар. Дәреслекнең төзелеше уңышлы. XIX йөздәге рус әдәбиятына язылган кыскача тарихи обзорда классицизмга, романтизмның төрләренә һәм реализмга карата белешмә бирелә. Бу бик урынлы. Рус классик әдәбиятының А. С. Пушкин белән Л. Н. Толстой кебек иң бөек вәкилләренә хаклы рәвештә киң урын бирелгән, моны дәреслекнең уңышлы якларыннан санарга кирәк. Ләкин шуның белән бергә, анда күзгә бәрелеп торган җитди кимчелекләр дә юк түгел. Иң элек, дәреслекнең телендәге авырлыкны әйтергә кирәк. Кереш өлешендә үк «художество әдәбияты нәрсә ул?» (3 бит) дигән сорауга гаять авыр тәрҗемә ителгән өзек китерелә һәм ул укытучы ярдәменнән башка аңларлык түгел. «Художество әдәбияты нәрсә ул?» дигән сорауны аңлатканда, әдәбияттагы образлылыкны, типларны, типлаштырылган җанлы кеше образларын татар әдәбияты тарихындагы үрнәкләр белән бирергә иде. Татар язма әдәбиятының башлангыч чорларында, образларның гомуми, абстракт төстә генә булуларын күрсәтергә, тарихи үсештә индивидуальләштерелгән образларның барлыкка килүен яктыртырга иде. «XIX йөздәге рус әдәбияты» бүлегендә кайбер сүзләр, кайбер җөмләләр яки анализлау өчен алынган кайбер фразалар авыр стиль белән язылганнар. Мәсәлән, «Ленский — рус чынбарлыгыннан тәмам аерылган кеше. Бу — аның трагедиясе. Ул гүзәл җанлы хыяллар дөньясында яшәүче, төзәтергә мөмкин булмаган идеалист. Ул үзе белән ниндидер «тугандаш җан» кушылырга тиеш дип ышана, һәм бу «тугандаш җан»ны гади бер кызда — Ольгада таба. Аның уенча: «Саклау өчен аның үз намусын» дуслары богаулар кияргә әзерләр. Ленскийның балаларча беркатлылыгы, сукыр ышануы һәм хыял «Пушкиннан соң рус әдәбияты» (78 бит) дигән бүлектә Лермонтов, Гоголь, Белинский, Герцен, Добролюбов, Чернышевский, Некрасов һәм Салтыков-Щедрин кебек рус халкының күренекле язучылары турында беркадәр фикер йөртелгән. Бу бөек кешеләрнең онытылмаслык хезмәтләре турындагы мәгълүматны тулырак, ачыграк эшләп биргәндә, әлбәттә, дәреслекнең әһәмияте көчәер иде. Бу язучыларга бирелгән характеристикаларны тулы дип булмый. Язучыларның үз әсәрләреннән китерелгән өземтәләр яки замандашларының әсәр турындагы бәяләрен күчерү белән генә әле күп нәрсә әйтеп булмый, укучыга анализ ясап күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, Белинский турында аның үз сүзләрен тәрҗемә итү белән, анализны тәмамлап кую (83 бит) — укучыны канәгатьләндерә алмый. Дәреслекнең «XIX йөздәге татар әдәбияты» дигән бүлектә, Габделҗаббар Кандалый, Каюм Насыйри, Габдрахман Ильяси, Заһир Бигиев һәм Закир Һади турындагы материаллар тулы һәм киңәйтелгән анализ белән бирелгәннәр. Бигрәк тә Габделҗәббар Кандалый иҗаты VIII класс укучысына аңлаешлы формада эшләнгән. Аның иҗатындагы төп мотивлар ачык һәм конкрет күрсәтелгән. Ләкин дәреслекнең бу өлешендә әдәби процессның үсешендәге аерым этапларны ачуга багышланган обзор характерындагы темаларга кирәгеннән артык урын бирелгән. XVIII йөздәге татар әдәбиятына бәйләнешле кайбер тарихи вакыйгалар (Екатерина II указына нигезләнеп ачылган Духовное собрание, ратуша төзелүе һ. б.) турында бу бүлектә туктау урынсызрак булган. Дәреслекнең системасын да беркадәр чуалтып җибәргән. Утыз Имәни, Шәмсетдин Зәки, Һибатулла Салихов, Габделҗаббар Кандалый кебек шагыйрьләрне күрсәтеп: «Болар барысы да... рухани шагыйрьләр... феодализм чорының эксплоататор сыйныфларының идеологиясен яклаучылар» (140 бит), дип нәтиҗә ясала. Шул ук биттә: «татар поэзиясендә беркадәр реаль тормышка борылыш ясаучы шагыйрь — Габделҗаббар Кандалый җыйнак аңлаешлы итеп анализланган. Ләкин «Зур гөнаһлар» романындагы Әхмәди картка бирелгән характеристика белән генә килешеп булмый. «Менә хезмәтче Әхмәди. Ул — әсәрдә сурәтләнгән образлар арасында бердәнбер туры сөйләүче» (226 бит), дип характеристика бирелгән. Әсәрдә аңлашылганча, Заһир Бигиев Әхмәди картны туры сөйләүче итеп, уңай образ итеп бирергә теләмәгән. Киресенчә, язучы Әхмәдине ярлы кеше, дворник итеп алып, яшерен серләрне аңа сөйләргә ярамый, дияргә тырыша һәм аны беркатлы, акчасы булса, эчәргә ярата торган итеп сурәтли. Шуның өчен Әхмәди Ибраһим Галиев тозагына эләгә һәм Мәмәт белән Габделгафур тарафыннан үтерелә. Закир Һади турындагы материалларның дәреслектә бирелгән кадәресе нәкъ югары уку йортларының тел-әдәбият бүлекләре өчен язылган «Дәреслек-хрестоматия» күләмендә бирелгән. Болар арасында азмы- күпме аерма булу кирәк иде. «XVII—XVIII нче йөзләрдә татар әдәбияты» исемле бүлектә XVII— XVIII нче йөздәге татар язма әдәбиятының үсеш процессына, проза һәм поэзия үсешенә тулырак тукталынса, яхшы булыр иде. Дәреслектә бирелгән күләм тарихи вакыйгаларны да, әдәбиятны да тулы итеп күз алдына бастыра алмый. Анда Мәүлә Колый иҗаты XVII йөз әдәбиятына үрнәк итеп алынган. Ләкин кайбер шигырьләргә ясалган анализ белән килешүе кыен. Мәсәлән, «Шагыйрь ярлыларны кызганычлы итеп күрсәтергә тырышкан. Бигрәк тә йортсыз-җирсез, җир- суыннан аерылып читтә йөрүче (?) ярлылар шагыйрьнең игътибарын үзенә тарткан. XVII нче йөзнең ахырларында алпавыт һәм морзалар кул астында изелгән крепостной крестьяннарның авылларын, семьяларын ташлап качып йөрергә мәҗбүр булуларын һәм Волга буйларында йортсыз-җирсез бурлакларның күбәйгәнлеген хәтергә алсак, Мәүлә Колынның бу шигыре тагын да киңрәк һәм ачыграк аңлашылачак» (14—15 бит) дигән юлларга игътибар итик. «Гарипләр турында»гы шигырьгә карата әйтелгән бу сүзләр дөрес түгел. Мәүлә Колыйны шулай социаль-тигезсезлекләрне күрә белүче итеп, сыйнфый каршылыкларны аңлаган, крепостной хокукка каршы фикерләр белән чыккан, бурлакларның күбәйгәнен күрә алган шагыйрь итеп бәяләү белән, аны күккә күтәрүнең һичбер кирәге юк. Чөнки Мәүлә Колый шигырьләренең кайсын гына алып тикшерсәк тә, аңарда социаль тигезсезлекләрне дә, сыйнфый каршылыкларны да аңлауны табып булмый. Ул крепостной хокукны кирәкле чара дип, крестьяннарның коллыкта яшәүләрен табигый дип аңлаган кеше. Аның «Игенчелек турында» дигән шигыре дә шуны раслап тора. Мәүлә Колыйның белемгә карашын уңай сыйфатлап, дәреслек аны «җәмгыятьне укырга, белем алырга өндәгән», дип аңлата. Җәмгыять булгач, барлык массаны, ягъни халыкны укырга өндәгән булып чыга. Ләкин Мәүлә Колыйның «белем турында»гы шигыре шулай ук бу фикерне расламый. Аның «белем турында»гы әйткәннәре муллаларга, руханиларга багышлап, дөньядан бизүгә өндәп язылган берничә юлдан гыйбарәт. Дәреслекнең «Суфилар турында»гы шигырьдәге суфи образының тулыланып бирелүе турында фикер йөртүе белән дә килешеп булмый. Бу чорда татар язма әдәбиятында конкрет образлар очрамыйлар. Начар суфиларны яхшырту теләге белән язылган тезмәдән типлаштырылган конкрет образлар күрү кирәк түгел. Дәреслектә Мәүлә Колыйның суфи, дини шагыйрь һәм каршылыклы булуын хаклы рәвештә күрсәтеп китәләр. Ләкин андагы кайбер җөмләләр укучыларны аптырашта калдыра. Мәсәлән, Мәүлә Колый: «Дөньяны чиктән тыш яратуын белдереп вакытлы бакча итеп таный һәм шуны таныта. Суфичылык турында М. Д. Багиров үзенең мәкаләсендә тиешле политик бәяне бирде инде («Большевик», № 13, 1950). Суфи семья төзүгә дә каршы, чөнки балалар мәхәббәте кешене ахирәт өчен хәзерләнүдән читкә алып китә дип карый. Дәреслектәге мондый каршылыклы фикерләр суфичылыкка тиешле политик анализ бирмәүдән килеп чыккан, ә бу кирәк нәрсә. Дәреслектә Утыз Имәни иҗатына карата шактый урын бирелгән. Ләкин Утыз Имәнинең кирәкле булган әһәмиятле материаллары искә алынмаган. Дәреслектәге мисалларга бирелгән анализларның һәм тәрҗемәләрнең бик күбесе Утыз Имәнигә дөрес бәя бирмиләр. Мәсәлән, шигъри хикәядәге Гришка образын крестьян итеп, сыйнфый нигезгә утыртып кую белән һич килешеп булмый, чөнки Гришка крестьян итеп бирелмәгән. Икенчедән, Утыз Имәнинең «Бурыч — мәхәббәтне кисү кайчысы» дигән шигъри хикәясе турында әйтеп тә, тиешле анализ ясалып җитмәвен күрсәтергә кирәк. Башка детальләргә артык тукталмастан, түбәндәге теләкләрне генә әйтәсе килә. Безнеңчә, Утыз Имәнигә карата аныкландырылган материалдан мөһимрәк саналган әсәрләрен алып, аларның идея һәм эчтәлеген ача төшәргә кирәк иде. Теле ягыннан да хәзерге яшьләргә аңлаешлырак мисаллар табарга мөмкин булыр иде. Дәреслекнең алдагы басмаларында югарыда күрсәтелгән җитешсезлекләрне булдырмаска кирәк.