ТЕЛ БАЙЛЫГЫН ӨЙРӘНҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ
КАВИ НӘҖМИ
ТЕЛ БАЙЛЫГЫН ӨЙРӘНҮ ЧЫГАНАКЛАРЫ
Аның мәсәлләренең татарча тәрҗемәләре урнашкан зур күләмле хрестоматия — дәреслектән дә күрергә мөмкин. Татарча-русча сүзлек белән берлектә, бу китапларда татар әкиятләре, әйтемнәре, жырлары, хәтта шигырьләр һәм хикәяләр урнашкан. Менә ул замандагы татар телен төсмерләүче берничә мисал:
Ак Идел буе андызлык,
Ай-хай гына безнең аңсызлык,
Яшь чагында аңсыз түгел идем,
Кисте муенымны ялгызлык.
Кош кына булып очар идем.
Канат кына ясап булмайдыр,
Сурәтләрең ясап кочар идем,
Жан гына кушып булмайдыр.
Моңарчы күргән төшемдә
Яннарымда иде гүзәлем.
Уянып китсәм, юк гүзәлем,
Өзелеп кенә китте үзәгем.
Өстәлдә шәмнәр янадыр,
Тармак та тармак тамадыр,
Озын гына керфек, сиксән бөртек,
Чибәр йөзен һай ник ябадыр...
Яки шул заманның әйтемнәрен укыйк:
Ач аю уйнамас. Арба булганчы ат бул.
Ике шонкар талашса, бер каргага җим төшәр. Яки шул замандагы проза теленнән бер үрнәк: «Хәсрәтемнең дәвасы, күзләремнең карасы, йөрәгемнең парасы, син мине кол иттең. Дәртләремне азап диңгезенә батырдың. Алдында тез чүгәм. Ерактагы йөрәгеңә йөрәгем белән якынлашып, сине үбәм. Энҗедәй сәламнәремне сиңа юллыйм, һәр теләкне үтәп була: ачлыкны икмәк белән, сусынны су белән. Тик минем дәртемне үтәрлек чара гына юк. Идел тиз ага. Вакыт тагын да тизрәк. Бу аерылышу минутлары нишләп соң шундый озак?»... Татар халкының тел байлыгын эаслаучы һәм хәзерге әдәби телебезнең нигезе, кайбер иптәшләр әйткәненчә, моннан 40—45 еллар гына элек түгел, бәлки үткән йөзнең башларында ук инде формалашып, грамматикасы, сүзлеге төзелеп, шул телдә байтак әсәрләр туган. Бая әйткәнемчә, реакцион руханиларның, ишаннарның, соңга табанрак панисламизм, пантюркизм идеологларының безнең халыкка көчләп, әллә кайдагы бәдәвиләрнен, Истамбул пашаларының, Хорасан ялкауларының телләрен тагарга маташуларын бу гомуми тел барышы белән бутарга ярамый. Аларның хурлыклы жиңелүе мөселманнарының өченче нәдвәсе» дигән съездда «барлык мәктәпләрдә дәресләрне госманлы төрекләре телендә алып барырга» дип карар да чыгара. Ул телнең нинди тел икәнлеген шул ук карарның кереш сүзеннән үк күрергә мөмкин: «...Бильфигыль татбыйк иделмәктә улан каванин, у әмре игътиядате идарэия, мөселманнарның хокукы гомумия вә мәдәния, вә Динияләренә тазйикать вә тәхдидат куймыш улдыгыйндин». Халык шагыйре Габдулла Тукай ул карагруһларның маташуларыннан нәфрәтле ирония белән көлде: «Андый мөхәррирләребез татарларны төрекләштерергә аз тырышмадылар. Ләкин булдыра алмаслыкларына тәмам күзләре җиткәч кенә тукталдылар... Үз араларында төрекчә сөйләшеп, маймылланучы шәкертләр, башларына фәс киеп, «госманлиез, әфәндем», — дип йөрүче хиффәтләребез дә аз булмады. Ләкин андый комедияләр вакытында булды да, узды да китте. Газеталар да, «бондан», «бөйлә» кеби сүзләрне генә калдырып, татарча языла башладылар, китап вә рисаләләр дә татарча чыга. Без — татарлар, һаман да татарлар булып калдык. Төрекләр Истамбулда, без монда. Хәерле юлга!» Татар халкының тел байлыгы үсүгә, әдәбияты үсүгә иң зур этәргеч көч булып, әлбәттә, бөек рус халкы белән дуслык, рус халкының культурасы, әдәбияты, фольклоры хезмәт итте. Моннан йөз ел чамасы элек Фридрих Энгельс Карл Маркска язган бер хатында рус дәүләтенең татарларга цивилизация кертүен аеруча басым ясап әйтә. Барлык татар совет язучылары алдында әнә шул цивилизация утызлап галимне тартырга кушкан. Безнең шартларда да бу эш зур гыйльми коллектив көчен сорый. Бу коллектив үзенең эшен иң элек татар теленә багланышлы барлык материалларны, шул рәттән унсигезенче йөз азакларында ук төзелә башлаган һәм соңыннан бик күп рус галимнәренең катнашы белән төзелгән барлык татар теле сүзлекләрен, грамматикаларын, хрестоматияләрен туплап өйрәнүдән башларга тиеш. Бу уңай белән, кайбер фактларны искә төшереп узу артык булмас. Башлыйк Казан театрыннан. Казанда рус телендәге спектакльләрнең 1727 елда ук куелуы билгеле. 1791 елда аерым театр бинасы булдырыла. Бу театрга руслар белән берлектә татарлар да йөриләр. Театр репертуарына татар халкының тарихын һәм шул замандагы тормышын чагылдырган әсәрләр дә кертелә. Кем белә, бәлки татар теленә «кәмит» сүзе шул заманда кергәндер. Әгәр без шушы юнәлештә эзләнсәк, татар театрының да тарихын кайберәүләрчә моннан 44—45 еллар гына элек түгел, бәлки узган йөз урталарыннан ук башлаучы фактларны табарбыз. Алыйк икенче фактны. 1806 елда Казанда «Общество любителей отечественной словесности» исемле әдәби оешма төзелә. Оешманың җитәкчеләреннән атаклы рус язучысы Аксаков үзенең бер докладында татар җырларын, бәетләрен, әкиятләрен, татарча төрле язмаларны җыеп өйрәнергә, татар теленең сүзлеген төзергә тәкъдим ясый. Шушындый бурычны үз алдына куйган бу оешманың 1806 елдан башлап 1815 елга чаклы 10 еллык эшенә багышланган җыелышында барлыгы 238 әсәр (проза, поэзия һәм пьесалар) тикшерелгәнлеге әйтелә. Әгәр аның материаллар фон
чамасында татар сүзен белергә, шул запасны барлык чаралар белән тупларга кирәк. Шул чагында кайбер иптәшләрнең татарда мондый сүз юк дип үзе белмәгән һәрбер сүзне шик астына алулары да бетәр иде. Халык белән якыннан аралашу, беренче тапкыр ишеткән сүзеңне шунда ук мәгънәсен аныклап дәфтәргә теркәү, халык-авыз иҗатын өзлексез өйрәнү — болар барысы да язучының телен баетучы иң төп чыганаклар. Бу турыда рус классикларының, Пушкин һәм Толстойның, шулай ук татар халык шагыйре Габдулла Тукайның авторитетлы киңәшләрен искә төшерү җитә. Максим Горький миңа язган хатында шуны ук әйткән иде: «Мин сезгә гадирәк язарга киңәш бирер идем. Чын матурлык һәм акыллылык һәрвакыт гадилектә... сүзләрдә гади һәм ачык булырга тиешләр». Иптәш Елизаровага язган хатында ул шуңа өстәп, болай диде: «Мин татар поэзиясенең һәм прозасының көчле чәчәк атуын бик нык телим, ләкин моңар әдәбият бурычларына иң җитди караш белән генә ирешергә мөмкин»... Даһи юлбашчыбыз иптәш Сталинның тел гыйлеме турындагы бөек хезмәтләре безнең барыбызны да әнә шундый җитди карашка, әсәр- ләребезнең сыйфаты өчен большевистик көрәшкә чакыралар. Мин нык ышанып әйтә алам: бөек Сталинның күрсәтмәләрен намус белән тормышка ашырып, татар совет әдәбиятын коммунизм эпохасына лаеклы, укучылар йөрәгендә социалистик хезмәтнең сүнмәс ялкынын кабызучы, озак яшәүчән бик күп яңа хикәяләр, романнар, пьесалар, шигырьләр, повестьлар белән баетырбыз