Логотип Казан Утлары
Публицистика

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЯҢА ҮСЕШЕ

В.ИВАНОВ

СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ЯҢА ҮСЕШЕ

Социалистик реализм юлыннан атлаучы безнең әдәбиятыбыз елдан-ел үсә һәм җитлегә бара. Иптәш Сталин тарафыннан кеше рухының инженерлары дип аталган язучылар, үзләренең әсәрләрендә безнең чынбарлыгыбызны аның революцион үсешендә чагылдырып, кешеләрнең аңындагы капитализм калдыкларына каршы көрәшеп һәм безнең заман героеның гүзәл хисләрен һәм уйларын чагылдырып, тормыш вакыйгаларына кыю рәвештә катнашалар. Социалистик реализмның нигезен салучы А. М. Горький әле 1929 елда ук болай дип язган иде: «Безнең әдипләребезнең эше — кыен һәм катлаулы эш. Ул эш иске тормышны тәнкыйтьләүгә, аның чирләренең йогышлылыгын фаш итеп камчылауга гына кайтып калмый. Әдипләр яңа чынбарлыкны өйрәнергә, формалаштырырга, сурәтләргә һәм шуның белән яңа чынбарлыкны расларга тиеш. Аларның бурычы әнә шул... Яшь язучыларның тормыштагы яңа шатлык һәм илебездәге иҗади көчләрнең һәрьяклап чәчәк атуы турында әйтә торган сүзләре бар. Алар тормышның яңа формаларын төзүче хезмәтнең киң һәм көчле ташкыныннан илһам алырга, шуннан материал эзләргә тиешләр...» Безнең әдәбиятыбыз, большевиклар партиясенең җитәкчелегендә, большевистик партиялелек принципларына таянып, илебездә «иҗади көчләрнең чәчәк атуын» торган саен ачыграк һәм тулырак күрсәтә. Совет әдәбияты кешеләрне коммунистик рухта тәрбияләүгә булышлык итә һәм шуның белән тормышның яңа формаларын раслый. ВКП(б) Үзәк Комитетының «Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турындагы карарында: «совет кешеләрен һәм бигрәк тә яшьләрне тәрбияләү эшендә безнең журналларыбыз совет дәүләтенең куәтле коралы...» шуңа күрә алар «совет строеның нигезен тәшкил иткән нәрсәне — аның политикасын эштә кулланма итеп алырга» тиешләр диелгән иде. ВКП(б) Ү'зәк Комитеты карарында: «Дөньяда иң алдынгы әдәбият булган совет әдәбиятының көче шунда ки, аның халык интересларыннан башка, дәүләт интересларыннан башка бүтән һичнинди интересы юк һәм булуы да мөмкин түгел»,—дип аеруча басым ясап әйтелә. СССРда эксплуататор сыйныфлар бетерелде, дус яшәүче эшчеләр сыйныфы белән крестьяннар сыйныфы арасындагы аерма исә әкренләп югалуга таба бара. Без дөньяда һичбер җирдә дә булмаганча, халыкның мораль-политик бердәмлегенә ирештек. Советлар иленең партияле һәм партиясез большевиклары коммунизм төзи. Совет җәмгыятенең җитәкче һәм юнәлдерүче көче — сугышларда чыныккан, халыкны җиңүләрдән җиңүләргә алып баручы Ленин — Сталин партиясе. Партия халык интересларын гәүдәләндерә, халык большевиклар партиясенә үзенең чиксез ышанычын белдерә. 
Совет язучылары үзләренең әдәби әсәрләрендә коммунистик җәмгыятьне төзүчеләрнең тулы канлы иҗади тормышын чагылдыралар. Ләкин кеше рухының инженерлары — совет язучылары — тормышны гади рәвештә чагылдыру белән генә чикләнми, алар партиягә кешеләрне большевистик идеялелек рухында тәрбияләргә, иске дөньяның кешеләр аңындагы калдыкларын йолкып ташларга, яңа кеше характерындагы коммунистик сыйфатларны үстерергә булышлык итәләр. Совет халкы бары тик тормышны дөрес чагылдыручы һәм большевиклар партиясе идеяләренең тантанасы өчен, коммунизм тантанасы өчен художество чаралары белән көчен кызганмый көрәшүче язучыларга гына югары бәя бирә. Димәк, безнең заманда әдәбиятның большевистик партиялелек принцибы — аның югары идеялелегендә, аның чын халыкчанлыгында чагыла. Шуңа күрә дә Беликның «Октябрь» журналы битләрендә басылган (№ 2, 1950 ел) хата мәкаләсе безнең матбугатта каты тәнкыйтькә очрады. Бу түбән квалификацияле тәнкыйтьче, әдәбиятның большевистик партиялелек принцибын бозып, партияле язучыларны партиясез язучыларга каршы куярга, совет азучыларының бердәм фронтын какшатырга, партия тарафыннан күптән инде начар дип табылган раппчылар сектантлыгын тагын бер тапкыр торгызырга маташты. Белик «әдәбиятта партиялелек» термины белән хәреф ятлаучыларча, талмудчыларча жонглерлык итеп, социалистик реализм методы төшенчәсен, «художество иҗатының партияле методы» дигән надан формула белән алмаштырырга маташты. Ләкин безнең халкыбыз марксистик-ленинчыл теориянең аңлаешлы положениеләренә буталчыклык кертүче хәреф ятлаучыларга һәм талмудчыларга түзеп тора алмый. Шуңа күрә дә идеология фронты работникларының барысы да яңа раппчылык ялаларын күтәреп чыгучының бик каты тәнкыйть ителүен тирәнтен канәгатьләнү белән каршы алды.
Большевиклар партиясе рухландырган һәм коммунизм төзелешенең чиксез зурлыгыннан илһам алган совет язучылары халкыбыз тарафыннан югары бәя бирелә торган әһәмиятле художество әсәрләре тудыралар. Совет әдәбиятының соңгы еллардагы үсеше сан ягыннан алганда да бик гыйбрәтле. Әгәр дә 1949 елда матур әдәбият өлкәсендә 34 әсәргә Сталин премиясе бирелгән булса, 1950 елда бирелгән премияләрнең саны 47 гә җитте. Сталин премиясе лауреатлары арасында рус язучылары белән бер- рәттән СССР дагы бүтән халыклар әдәбиятларының да бик яхшы художество әсәрләре тудырган вәкилләре зур урын ала. Бу факт эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли культураның чәчәк атуыа тәэмин иткән Ленин — Сталин милли политикасының тантанасын күрсәтә. 1950 елда украин әдәбияты 5 лауреат, грузин әдәбияты —3, азербайҗан әдәбияты — 2, Литва әдәбияты 2 лауреат бирде... Автономияле республикалар әдәбияты арасында татар әдәбияты аеруча уңышка иреште. Ул совет әдәбиятының алтын фондына ике күренекле 1әсәр — Г. Бәшировның «Намус» һәм К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романнарын бирде. Тагын шунысы күңелле хәл, 1950 елда моннан нибары ике генә дистә ел элек халкының хәтта үз әлифбасы да булмагае автономияле өлкәнең язучысы да Сталин премиясе алды. Тува әдәбиятының нигезен салучы Салчак Тока үз халкының үткәндәге авыр тормышы турында «Арат сүзе» исемле матур повесть язды. Крайларда һәм өлкәләрдә эшләүче язучыларның тавышы елдан-ел көчлерәк яңгырый. 1950 елда Ростов өлкәсе язучылары аеруча күренекле урын алдылар, алар бөтен илгә танылган байтак кына әсәрләр бирделәр. Аларның икесенә — М. Соколовның «Очкыннар» романына һәм В. Закруткинның «йөзмә станица» романына Сталин премияләре бирелде. Моны Совет язучылары союзының өлкә бүлеге эшенә җитди игътибар күрсәтеп килгән ВКП(б)ның Ростов өлкә комитетының яхшы эше нәтиҗәсе итеп санарга кирәк. Бүгенге совет художество әдәбиятының әйдәүче жанры булып роман жанры хисаплана. Үзәктәге һәм урыннардагы әдәби-художестволы журналларның һәм альманахларның күбесенең, шулай ук үзәктәге һәм өлкәләрдәге матур әдәбият издательстволарының йөзен роман билгели. Совет язучылары социалистик чынбарлыкны зур полотноларда киң һәм төрле яклап чагылдыра торган фундаменталь эпик әсәрләр тудыралар. Ләкин бу безнең бай, күп яклы тормышыбыз зур полотноларда гына чагыла ала дигән сүз түгел. Рус классик әдәбияты безгә художестволы прозаның мөһим жанры булган кыска хикәяләрнең бик матур үрнәкләрен мирас итеп калдырды. Кызганычка каршы, безнең укучыларга бик кирәк булган бу жанр совет әдәбиятында тиешенчә үстерелмәде. Юка һәм калын журналларда да идея-художество ягыннан тулы кыйммәтле хикәя бик сирәк очрый. 1950 елда С. Антоновка «Юллардан машиналар килә» исемле хикәяләр китабына Сталин премиясе бирелүе — партия һәм хөкүмәт бу жанрдагы уңышларга да югары бәя биргәнлеген ачык күрсәтә. Поэзия өлкәсендә поэма жанры үскәннән үсә бара. Үткән елда С. Щипачев, Г. Тильвитис, Рәсул Рза, С. Кирсанов һәм башка шагыйрьләрнең поэмаларына Сталин премияләре бирелде. Бу поэмалар безнең күп милләтле совет поэзиясенең шактый үсүен күрсәтә. Мәсәлән, Т. Тильвитисның «Литва җирендә» исемле поэмасы бик шатландыра. Ул эпик киңлек һәм яхшы шигъри форма белән язылган. Бу поэма Литваның яшь совет поэзиясе өчен генә түгел, бөтен совет поэзиясе хәзинәсе өчен дә кыйммәтле бүләк. Совет драматургиясе безнең драма театрларының репертуарын бүгенге көн темасына язылган пьесалар белән өзлексез тулыландырып килә. Милли республикаларда да Драматургиянең үсешен әйтеп китәр- Гә кирәк. Соңгы еллардагы художестволы әдәбиятыбыз өчен идея-тематик диапазоны Союзының барлык республикаларындагы язучыларның төп массасы үзенең иҗади дикъкатен хәзерге заман проблемаларына таба юнәлтә. СССР халыклары әдәбиятларының бик аз өлешендә генә иске заманга берьяклы итеп кирәгеннән артык омтылыш сизелә. Хәзерге художество әдәбиятыбызның төп герое — совет кешесе, коммунизм төзүче. Коммунизм биеклекләренә таба юллар салучы, яңаны тудыручы көрәшче совет кешесенең матур характеры аның героик хезмәт эшчәнлегендә, хезмәткә чын-чыннан коммунистик мөнәсәбәтендә, хезмәткә батырлык итеп каравында, армый-талмый алга баруында, искелеккә, бетеп бара торган һәм алга баруны тоткарлый торган карашларга каршы көрәшендә формалаша. Язучылар безгә менә шуны күрсәтеп бирәләр. Хәзерге иң яхшы романнарның, повестьларның, поэмаларның һәм пьесаларның геройлары кайда гына эшләмәсеннәр — заводтамы, колхоздамы яки гыйльми-тикшеренү институтындамы, алар. максатлары ачык булган, көчле һәм төгәл характерлы, бай һәм катлаулы рухи тормыш белән яшәүче кешеләр. Алар үзләрен чолгап алган чынбарлыкка, аның катлаулылыгын һәм күп төрлелеген күздә тотып, большевикларча бәя бирә беләләр. Алар прогресс кешеләре, алар шомарган юлларга һәм стандартка түзеп тора алмыйлар, алар фәндә һәм техникада, производствода һәм авыл хуҗалыгында яңа юллар эзлиләр Һәм ачалар. Алар ирешелгәннәр белән генә тынычланып калмыйлар. Белем, алдынгы тәҗрибә белән коралланып һәм коммунизмның тулы тантанасын якынайту кебек бөек максат белән рухланып, бу кешеләр
сыйфатлары турында гына түгел, ә геройларның моңарчы әдәбиятта һичкайчан җитди чагылышын тапмаган хезмәт тармаклары турында да үзенә күп нәрсә ала. Совет кешеләренең производстводагы һәм җәмгыятьтәге эшчәнлек- ләрендә яңа, социалистик шәхес характерының төп сыйфатлары ачыла. Шулай булгач, совет кешеләренең производстводагы һәм җәмгыятьтәге эшчәнлекләрен тирәнтен тасвирламыйча торып, аларны тулы һәм ышандырырлык итеп күрсәтү турында сөйләргә мөмкинме соң? Шуңа күрә дә партия язучыларга тормышны һәрьяклап өйрәнегез дип һәрвакыт кисәтеп әйтеп килә. Үткән елда безнең әдәбиятыбызда аеруча киң итеп колхоз тормышы темасы эшләнде. Бу темага язылган яңа әсәрләр элегрәк елларда, мәсәлән, Бөек Ватан сугышына кадәр тудырылган әсәрләрдән күп кенә яклары белән аерылып торалар. Бу әсәрләрдә безнең яңа, социалистик авылның үзенчәлекләре, авылда яңа кешенең үсә баруы торган саен ачыграк тасвирлана. Г. Николаеваның «Урак өсте», С. Бабаевскийның «Җир өстендә яктылык», Г. Бәшировның «Намус», А. Чейшвилиның «Лело» романнары, Б. Карбабаевның «Агалтын илендәге Айсолтан» повесте шундыйлардан. А. Корнейчукның «Баланлык», И. Дьяконовның «Бирнәле туй», К. Крапиваның «Тургайлар сайрый» исемле пьесалары да шулар рәтенә үк керә. Бу әсәрләрдә күрсәтелгән геройлар колхоз төзелеше мәсьәләләренә потребительләрчә караучыларга каршы көрәшәләр, үзләренең игътибарларын төп мәсьәләләрне — кырларның уңышын күтәрүгә, терлекчелек үрчетүне тизләтүгә, хезмәтнең югары җитештерүчәнлегенә туплыйлар.  
Менә шушы кыен шартларда колхозчы хатын-кызлар илгә, фронтка икмәк бирү өчен фидакарьләрчә эшлиләр. Язучы шуны ышандырырлык итеп бирә. Бәшировның романы — үзенең иңендә сугыш авырлыгын батырларча күтәреп чыккан совет хатын-кызы турында бик һәйбәт, дулкынландыра торган, чын лиризм белән сугарылган поэма — проза белән язылган поэма. Бигрәк тә романның төп герое Нәфисә образы яхшы эшләнгән. Нәфисә безнең совет чорындагы чын алдынгы хатын-кызның гүзәл тибы. Нәфисә үзенең шәхси кайгысын (беренче мәхәббәтенең җимерелүен, ә соңыннан фронтта иренең үлеп калуын) җиңеп, колхозда хатын-кызлар бригадасының җитәкчесе булып үсә, ул кешеләрне рухландыра, ә кирәк вакытта үзенең дусларын юата да белә. Язучы боларны гаять зур психологик тирәнлек белән, ышандырырлык итеп бирә. Колхозчы хатын-кызларның үсешен күрсәтүдә Г. Николаева белән Г. Бәшировның уңышлары бәхетле чыгарма түгел. Соңгы елларда язучылар алдынгы колхозчы хатын- кызларның гүзәл образларының бөтен бер галереясын тудырдылар. Е. Мальцевның «Чын күңелдән» романындагы Груня Васильцова, А. Яшинның поэмасындагы Алена Фомина һәм башкалар менә шундыйлардан. Бу бер дә очраклы хәл түгел: хатын-кызлар колхозда ирләр белән беррәттән яңа тормышны төзүчеләрнең беренче сафларында баралар. Алар чыннан да бөек көч булып җитештеләр. Художество әсәрләренең уңай геройлары совет хатын-кызларының иң яхшы сыйфатларын сурәтли: совет хатын-кызлары коллективтан, бөтен халык иминлегеннән һәм бәхетеннән башка шәхси иминлек һәм бәхетне танымыйлар. Алар үзләренең шәхси тормышларында, кешеләргә булган мөнәсәбәтләрендә ахыргача принципиаль һәм хәтта мәхәббәт намына да кимчелекләр белән, кешеләрнең аңындагы һәм эшләрендәге искелек калдыклары, хосусый милекчелек карашлары белән килешүгә бармыйлар. Колхоз эше аларның намус эше, колхоз тормышының чәчәк атуына комачаулаучыларны, койрыкта тагылып баручыларны алар каты тәнкыйть итәләр, аларга отпор бирәләр. С. Бабаевскийның «Җир өстендә яктылык» һәм грузин язучысы А. Чейшвилиның «Дело» романнары кебек, Сталин премиясе белән бүләкләнгән әсәрләрдә дә колхоздагы яңа тормыш тасвирлана. С. Бабаевский, элекке романнарындагы кебек, бу романында да төп мәсьәлә итеп көннән-көн ачыграк булып күренә барган коммунизмның якынлашу темасын ала. Киң укучылар катлавына мәгълүм булган «Алтын йолдыз кавалеры» романының дәвамы булган яңа романында С. Бабаевский совет авылын электрлаштыру өчен, кешене авыр физик хезмәттән коткару өчен — авыл хуҗалыгы эшләрен механизацияләү өчен көрәшне күрсәтә. А. Чейшвилиның «Лело» романы — грузин әдәбиятында күренекле вакыйга. Үткәндәге тормышка, Грузия патшаларының һәм князьләренең тормышларына кирәгеннән артык әһәмият бирүче кайбер язучылардан үзгә буларак, Чейшвили бүгенге темага, колхоз авылының гади кешеләрен сурәтләүгә кыю рәвештә тотынган. Аның тарафыннан тудырылган алдынгы колхоз кызы Цицино һәм аның дусты Кишварди образлары ышандырырлык сурәтләнгән һәм шигъри ягымлылык белән тулы. Ә грузин колхозы «Шрома» белән чуаш колхозы «Ильич юлы» мисалында автор Советлар Союзы халыкларының дуслыгы турында сөйли һәм моны яхшы итеп сурәтли. Пьесаларның да байтагысы колхоз тормышын сурәтләүгә багышланган. Яңача эшләү, авыл хуҗалыгы производствосында хезмәтне фән белән тоташтыру, илдә авыл хуҗалыгы продуктның «Бирнәле туй»ндагы Ольга белән Мукосеевны, К. Крапиваның «Ту р га й л а р са й р ы й » пьесасындагы Настя белән Тумиловичны дулкынландыра. Ләкин колхоз тормышы темасы, совет крестьяны хезмәте темасы безнең әдәбиятта шактый киң күрсәтелгән булса да, безнең социалистик промышленностьның алдынгы кешеләре хәзергә әле бик аз күрсәтелгән. Бу бигрәк тә художество прозасына кагыла. Дөрес, 1950 елда, бу темага үткән елдагыга караганда прозаик әсәрләр күбрәк язылды. Ләкин идея-художество ягыннан алар бер үк дәрәҗәдә түгел. Мәсәлән, Е. Катерли үзенең «Бронза каба» исемле повестенда («Звезда» журналы), А. Рычагов үзенең «Биеклекләргә» исемле романында («Октябрь» журналы) изге максаттан чыгып эш иткәннәр. Алар армый-талмыйча рационализаторлык һәм уйлап табу белән шөгыльләнүче стахановчы эшче образын күрсәтергә теләгәннәр. Рационализаторлык һәм уйлап табу белән шөгыльләнүче эшчеләр бездә елдан- ел күбәя бара. Ләкин кызганычка каршы, Катерли да, Рычагов та алдынгы эшчеләрнең тулы канлы образларын тудыра алмаганнар. Бу авторларны нәкъ менә безнең матбугатта һәм яшь язучыларның Бөтенсоюз киңәшмәсендә телгә алынган нәрсә дә — кешеләрне онытып. производство процессларын сурәтләү белән кирәгеннән артык мавыгуда гаепләргә мөмкин. Чыннан да ул китапларның баш геройлары турында без нәрсә беләбез? Аларның һәрберсе төннәр буе йокламыйча, дөньядагы бөтен нәрсә турында онытып, үзләренең уйлап табуларына чумып утыралар. Аларның һәрберсе инженер-консерваторның каршылыгына очрый, ләкин инженер-новаторның ярдәме аркасында теге яки бу күләмдә үз максаты табигый һәм саф омтылышын — унынчы классны алтын медаль белән тәмамлагач, семьядагы гүзәл традициягә ияреп, фабрикага эшкә керергә һәм анда үзенең күптәнге хыялын — тукучы- стахановчы булу турындагы хыялын тормышка ашырырга теләвен аңламый. Фабриканың алдынгы кешеләренең яңалыкны, эшчеләрнең хезмәткә иҗади мөнәсәбәтләрен раслау һәм шуларның җиңеп чыгуы өчен көрәшүе, ул Капитолина Солнцева өчен дә, аның тормышка яңача каравы өчен дә, көндәлек вак-төяк эшләр арасында кешене, кеше җанының матурлыгын, яңаны эзләүнең иҗади кыйммәтен онытмавы өчен дә- көрәшү дигән сүз. Алдынгы эшчеләр, Капитолина Солнцеваны бик каты тәнкыйтьләп, аны үз хаталарын төшенергә мәҗбүр итәләр. Аңа туктаусыз алга бару, көн саен яңаны тудыру, һәрвакыт камилләшеп тору һәм совет кешесенең үсүе өчен көрәшү совет җәмгыятенең төп законы икәнлеген төшендерәләр, шуңа аның күзен ачалар. Ю. Чепуринның «Вөҗдан» исемле пьесасында заводтагы эшчеләр коллективы шәхси уңыш артыннан куып, завод коллективының интересларын сатучы һәм стахановчы исеменә тап төшерүче Максим Ножкинны каты тәнкыйть итә. Теләсә ничек кенә булса да, планны тутыру нияте белән Максим Ножкин, үзенә ышанып тапшырылган тамгадан файдаланып, берничә яраксыз детальгә штамп суга. Максим Ножкинның бу эше хурлык өстенә хурлык, чөнки хәзерге вакытта күп меңнәрчә совет эшчеләре намус эше өчен — аларның хезмәтенә халыкның тулы ышанычы символы булган шәхси тамга алу өчен көрәшәләр. Хезмәткә коммунистик мөнәсәбәт тәрбияләү, «намус кушканча эшләү» хезмәт ияләренең тормыш ихтыяҗы булып әверелде. Бу — эшчеләр сыйныфының идея-политик як
сыкранган, икеләтә изелү — үз буржуазиясенең һәм чит ил империалистларының изүе астында газап чиккән бер ил турында бара. Бу ил — икенче бөтендөнья сугышы алдындагы, Риза-Шах Пәһлевинык канлы хакимлеге чорындагы Иран. М. Ибраһимов романының идея мәгънәсе — эшчеләр һәм крестьяннарның алдынгы өлеше арасында революцион аңлылыкның үсүен, хезмәт ияләренең үз азатлыклары өчен алып барган көрәшенең киң җәелүен күрсәтү. Чит илләрдәге тормыш турында социалистик реализм позицияләреннән торып язылган мондый әсәрләр совет укучылары алдында гына түгел, бөтен дөньядагы гади халыклар алдында да иҗтимагый үсешнең-законлылыгын, иске, бетеп бара торган көчләрнең яңа көчләр тарафыннан җиңелүенең зарурилыгын ачып бирәләр. Совет матур әдәбиятында безнең халкыбызның үткәндәге тормышы зур урын ала. Бу теманы хәл итүдә соңгы вакытларда җитди уңышлар күренә. Бүгенге язучыларның игътибар үзәгендә ерак тарихи заманнар түгел, ә XIX гасырның ахыры һәм XX гасырның башы тора. Бу чорда рус эшче сыйныфы, большевиклар партиясе җитәкчелегендә' самодержавиене штурмлауга хәзерлекне җәелдереп җибәрде, үзенең азатлыгы өчен актив көрәш башлады. Бу темага Ф. Гладковның «Вольница» повесте, М. Соколовның «Очкыннар» романы, татар язучысы Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романы, Литва язучысы ГудайтисГузавичюс- ның «Тимерче Игнатасның хакыйкате» романы һәм башкалар язылган. Бу әсәрләрнең үзенчәлекле яклары— аларның эпик монументальлек һәм күп планлы булуларында. Авторлар бай тарихи материалларны тирәнтен өйрәнү аркасында җәмгыятьтәге бик күп төрле катлауларның тормышларын сурәтлиләр, аларның язмышлары бәрелешен, сыйнфый көрәшнең үсүен һәм кискенләшүен һәм бу көрәштә тарихи зарурлык буенча, эшчеләр сыйныфының җиңүче булып чыгуын күрсәтәләр. Бу тема Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» эпопеясында тулы һәм ышандырырлык итеп сурәтләнгән. Эшчеләр сыйныфының революцион үткәнен, патша самодержавиесе шартларында аның героик көрәшен шулкадәр тирәнлек белән чагылдырган әсәрләр безнең әдәбиятыбызда күптән булганы юк иде. Романдагы вакыйга Казанда бара. Авторның игътибар үзәгендә бер татар семьясының язмышы. Нужа һәм ачлык бу семьяның вәкилләрен авылдан шәһәргә эш эзләргә куа. Романның төп герое тимерче Мостафаның революцион аңлылыгы әкренләп үсә баруын, аның улы Гәрәй кече яшьтән үк үтә торган революцион мәктәпне К. Нәҗми онытылмаслык итеп һәм дөрес сурәтли. Укучы гомуми дошманга каршы көрәштә эшчеләр арасында—татар һәм рус эшчеләре арасында—дуслыкның ничек итеп ныгый баруын, рус иптәшләре Мостафага бу көрәштә үз урынын табарга ничек итеп булышуларын бик ачык күрә. Казан эшчеләренең революцион хәрәкәте аерым алып түгел, ә большевиклар партиясе, Ленин һәм Сталин җитәкчелегендә бөтен Россиядәге эшчеләр сыйныфы хәрәкәте белән аерылгысыз бәйләнештә бирелә. Баку эшчеләренең иптәш Сталин җитәкчелегендә көрәше Казан эшчеләрен дә рухландыра; И. В. Сталин тарафыннан язылган листовкалар хезмәт ияләренең җиңүенә ышанычны ныгыталар, эшчеләр сыйныфының дошманнары тарафыннан эшчеләр арасында милли дошманлыкны кабызырга маташуларны фаш итәләр. Ф. Гладков, М. Соколов, Кави Нәҗми, А. Гудайтис-Гузавнчюс әсәрләренең укучыларга белем һәм тәрбия бирү әһәмияте һичшиксез зур. Бу әсәрләр барлык совет кешеләренә, бигрәк тә яшьләргә безнең илебезнең эшче сыйныфы һәм крестьяннары нинди данлы һәм авыр героик юл үткәнен, Ленин — Сталин партиясе җитәкчелегендә үзләре өчен, балалары һәм оныклары өчен бәхетле тормыш яулап алуларын аңларга ярдәм итәләр. Совет матур әдәбиятының соңгы еллардагы уңышлары алардагы җитди кимчелекләрне томаламаска тиеш. Ул кимчелекләр хәтта Сталин премиясе алган әсәрләрдә дә бар. Мәсәлән, С. Бабаевскийның «Җир өстендә яктылык» романында композицион таркаулыкны, авторның кайбер очракларда кешеләрнең характерларын бары тик аларның публицистик сөйләшүләре аркылы гына өстән-өстән генә ачып, үзенең хезмәтен җиңеләйтергә маташуын укучы җиңел күрә. Н. Никитинның «Төньяк Аврора» романы күп очракларда тарихи хроникага әверелә. А. Корнейчукның «Баланлык» пьесасы турында безнең матбугатта уңай яктан күп язылды. Бу мактауларга ул лаеклы — пьеса талантлы һәм үткен язылган. Ләкин шул ук вакытта ул А. Корнейчукның драматургик талантының бөтен куәтенең җимеше түгел. Драматург артык ашыга башлады, гүя ул тагын бер пьеса язу миңа берни тормый дип әйтә шикелле. Нәтиҗәдә ул водевильләр җиңеллегенә тайпылып, үзенең бурычын еш кына ансатлатып җибәрә. Моннан тыш тагын бик күп мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. Болар барысы да язучылар үзләренә булган таләпчәнлекне тагын да үстерергә, художество мастерлыкларының дәрәҗәсен күтәрергә тиешләр, дигән таләпне китереп куя, чөнки совет укучысының эстетик зәвыклары бик нык үсте. Соңгы елларда совет әдәбиятчылары безнең әдәбиятыбызның зур эшлеклеләре иҗатларын анализлауга багышланган байтак кына күренекле хезмәтләр тудырдылар. 1951 елда әдәби тәнкыйть һәм сәнгать белеме буенча Д. Благойның «Пушкинның иҗат юлы» һәм В. Орловның «1790—1800 нче еллардагы рус мәгърифәтчеләре» дигән хезмәтләренә Сталин премияләре бирелде. Д. Благойның китабы — рус халкының бөек поэтик даһие А. С. Пушкин чорында безнең укучыларыбызнын рухи таләпләре бик нык үсте. Ләкив совет тәнкыйте ул таләпләрдән әле бик нык артка калып бара. Безнең газеталарда һәм журналларда басылып килә торган тәнкыйть мәкаләләренең характеры совет укучыларын әле һаман да канәгатьләндерә’ алмый. Язучы үзенең әсәрендә тормышның нинди яңа бер ягын чагылдыруын, совет кешеләренең үсешенә нәрсә белән ярдәм итүен күрсәтә торган тирән һәм эчтәлекле анализ урынына, язучының мастерлык үзенчәлегенә анализ ясау урынына, без еш кына художество әсәренең эчтәлеген аннан- моннан сөйләп чыгуны, ә ахырда әсәрнең кайбер, күп вакытта әһәмияте аз булган кимчелекләре турында күрсәтү белән чикләнүне очратабыз. Мондый төр мәкаләләр укучыларга берни бирми, язучыга берничек тә ярдәм итми, аның үсешенә булышмый. Совет әдәби тәнкыйте әдәбияттагы процессларны теоретик яктан гомумиләштерергә, аның үсешенең законнарын (закономерность) ачарга тиеш. Тәнкыйтьнең бурычы— безнең, язучыларга югары идеяле, художество ягыннан камил, социализмнан коммунизмга күчә торган бөек, сталинчыл чорга лаеклы әсәрләр тудыруга булышу булырга тиеш. («Большевик» № 7, 1951 ел.)