КОММУНИЗМНЫҢ БӨЕК ТӨЗЕЛЕШЛӘРЕ
А.ШАФИГУЛЛИН
КОММУНИЗМНЫҢ БӨЕК ТӨЗЕЛЕШЛӘРЕ
1. Беек сталинчыл план, барыннан да элек, иң кыйммәтле авыл хуҗалыгы культураларын игәргә һәм югары иген уңышы алырга мөмкинлек бирә торган, тереклек бирүче кояш нурларына мул булган территорияләрдәге табигатьне үзгәртүне күздә тота. Ләкин бу мөмкинлекне файдаланырга коргакчыл климат, дымның җитәрлек булмавы яки атмосфера явым-төшемнәренең һич тә даими булмавы, бәлки төрле елларда бик төрлечә булуы комачаулык итә. Шуның аркасында иген була торган еллар иген булмый торган еллар белән чиратлашып киләләр. Карпат тауларының итәкләреннән алып Алтай таулары итәкләренә хәтле, Молдавия ССР дан алып Көнбатыш Себернең көньяк районнарына хәтле безнең тигез далалардан гыйбарәт бөтен көньягыбыз, Казахстанның, Урта Азия республикаларының һәм көнчыгыш Закавказьеның барлык тигезлекләре шундый. Бу гаять киң пространстволарның төньягында, урман-далалар зонасында, бигрәк тә аның төньяк өлешендә, дымның азлыгы әле бик үк зур булмаган урыннарда, иген уңышларының ныклылыгы кыр ышыклау урманнары утырту, промышленность өчен яраклы урманнар үстерү, буалар һәм сулыклар булдыру буенча бөек сталинчыл планны тормышка ашыру белән тәэмин ителә. Климат корырак булган көньяктарак — далалар, ярымчүлләр һәм чүлләр зонасында — ныклы һәм мул иген уңышларын тәэмин итүче чара булып, барыннан да элек, шушы районнарда ага торган зур елгалар хисабына, җирләрне сугару һәм суландыру тора. Сугару каналларының киң системасын оештыру бу елгаларда яки алар тирәсендә язгы ташу вакытындагы суларны үзенә җыячак киң сусаклагычлар төзүне таләп итә. Бу сусаклагычларны булдыру өчен гаять зур плотиналар төзергә кирәк булып чыга. Сугару чаралары үткәрү белән бергә куәтле гидроэлектростанцияләр төзергә мөмкинлек тә туа. Киң су пространстволары һәм үсемлекләрнең куерак һәм күбрәк булуы, суның парга әйләнүен арттырып, һаваны күбрәк дымландыр Волга аръягындагы корылыклар белән көрәш проблемасын коммунистлар партиясе һәм Совет хөкүмәте һәрвакытта күздә тотып килде. Бу проблемага В. И. Ленин зур игътибар бирде. В. И. Ленин, 1911 елда Волга буе далаларында булган корылыкның нәтиҗәләренә анализ ясап, болай дип күрсәтеп үтте: «30 миллион кешедән гыйбарәт халык бик нык зыян күрде. Крестьяннар үзләренең имана җирләрен, терлекләрен һәм сатарга мөмкин булган бөтен әйберләрен юк бәягә саталар. Кызларын саталар — иң начар коллык заманнары кире кайта... Ачлыктан шешенәләр, алабута ашыйлар, икмәк урынына үзле балчык кисәкләре ашыйлар, цынга белән авырыйлар Һәм газапланып үләләр». Корылыкка каршы көрәш проблемасы белән иптәш Сталин үзе шөгыльләнде һәм шөгыльләнә. 1934 елда, партиянең XVII съездында ясаган докладында, иптәш Сталин Волга буенда ел саен йөз миллионнарча потлап товарлыклы ашлык бирә алырлык орлык производствосы базасы булдыру кирәклеген, бу база һава хәленең очраклы үзгәрешләренә бәйсез һәм бик стабиль булырга тиеш икәнлеген бик нык һәм бөтен кискенлеге белән әйтте. Биредә иптәш Сталин корылык белән көрәш күзлегеннән караганда төп чара — Волга аръягын сугару икәнен күрсәтеп үтте. 1921 елда ук, Волга буенда көчле корылык булган чагында, В. И. Ленин Россияне электрлаштыру буенча дәүләт комиссиясенә (ГОЭЛРОга) корылык белән көрәш чаралары эшләүне тапшырды. Чөнки ун миллионнарча гектар исәпләнә торган гаять зур мәйданнарны корылыктан коткару һәм сугару проблемасы бары тик электрлаштыру базасында гына, бары тик куәтле электр энергиясе көче ярдәме белән генә хәл ителергә мөмкин. Шул вакыттан алып социалистик промышленностьны һәм авыл хуҗалыгын электрлаштыру, алдынгы техника барлыкка китерү турындагы бөек идея коммунизм җәмгыяте төзү буенча барлык эшебездә нык чагылып килә һәм Ленинның: «Коммунизм — Совет власте плюс бөтен илне Электрлаштыруның мәгънәсе электростанцияләр төзелешен җәелдерүдә генә түгел, бәлки халык хуҗалыгының барлык тармакларын киң рәвештә электрлаштырудан да гыйбарәт иде. Бу мәсьәлә буенча 1928 елда иптәш Сталин илне электрлаштыру дигәннән Ленинның изоляцияләнгән рәвештә аерым электростанцияләр төзүне түгел, бәлки илнең хуҗалыгын, шул исәптән игенчелекне дә акрынлап яңа техника базасына күчерә баруны аңлатканлыгын күрсәтеп үтте. Ленинның һәм Сталинның бу күрсәтмәсе промышленностьны электрлаштыруның бик нык үсешендә гәүдәләнде. Бу бурычны хәл итүдә СССР хәзерге вакытта Европадагы барлык илләрдән алда бара. Совет хөкүмәтенең Волгада Куйбышев һәм Сталинград гидроэлектростанцияләре һәм Днепрда Каховка гидроэлектростанциясе төзү турындагы, Төркмәнстан баш каналы, Көньяк Украина, Төньяк Кырым каналлары һәм пароход йөри торган Волга — Дон каналы төзү турындагы тарихи карарлары безнең дәүләтебезнең энергетика запасларын тагын да күбрәк арттырачаклар, Советлар Союзы электр энергиясе эшләү һәм аны файдалану буенча дөньяда беренче урынга чыгачак. СССР Министрлар Советының бу гигант төзелешләр турындагы карарларын күп миллионлы совет халкы гаять зур шатлык белән каршы алды. Бу төзелешләр планын тормышка ашыру Совет дәүләтенең куәтен, аның тынычлык сөюче тышкы политикасын күрсәтә. Капиталистик илләрдә котырынган рәвештә кораллану, яңа бөтендөнья сугышына хәзерләнү барган бер вакытта, Совет дәүләте үзенең бөтен көчен тыныч иҗат эшенә туплый. Бу гигантларны, моңа чаклы күрелмәгән куәтле төзелешләрне, искиткеч кыска срокта — биш-җиде ел эчендә тормышка ашыру совет строеның бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләре турында. Совет дәүләтенең көче һәм куәте турында, техникада иң кыю уйларны тормышка ашырырга сәләтле алдынгы совет техникасы фикеренең өлгергәнлеге турында сөйли. Дөньяда иң зур гидроэлектростанцияләр һәм каналлар төзелешенең гигант планын тормышка ашырырга бары тик Совет дәүләтенең генә көче җитә. Совет дәүләтендә большевиклар партиясенең искиткеч зур оештыру эшләре аркасында беренче класслы төзү индустриясе барлыкка китерелде, эшчеләр сыйныфының һәм техника интеллигенциясенең гүзәл кадрлары җитештерелде. Иптәш Сталин болай дип өйрәтә: безнең планнарның реальлеге — миллионнарча кешеләрнең җанлы һәм практик эшчәнлеге ул, яңа тормыш төзүче миллионнарча хезмәт ияләре ул, ди. Безнең планнарыбызны тизрәк һәм яхшы итеп тормышка ашыруга миллионнарча совет кешеләре—коммунизм төзүчеләр иң якыннан кызыксыналар. Шуңа күрә безнең планнарыбыз — реаль планнар. Безнең планнар бердәнбер дөрес фәнни теориягә—марксизм-ленинизм теориясенә нигезләнгәннәр. Шуңа күрә дә безнең планнарыбыз реаль планнар. Совет халкының иҗат хезмәтенә бөек большевистик партия, партиянең һәм барлык хезмәт ияләренең юлбашчысы иптәш Сталин юнәлеш биреп тора. Шуңа күрә дә безнең планнарыбыз — реаль планнар. Шуңа күрә дә совет кешеләре якын киләчәктә үзләренең ихтыярына буйсындырылган елга суларының куәтле турбиналарны хәрәкәткә китерәчәгенә, тимер чыбыклар буенча электр тогын Москва һәм Саратовка, завод-фабрикаларга, шәһәрләргә һәм колхоз авылларына алып барачагына, тимер юл магистральләрендә электр поездларын, колхоз һәм совхоз кырларында электр тракторларын йөртә башлаячагына нык ышаналар. Совет кешеләре%2 Без үзебезнең беренче бишьеллык планыбызны төзегәч, дошманнар лагереннан, бу планнар «хыял гына>, «төпсез исәпләр генә», «мәгънәсез цифрлар гына», дигән тавышлар ишетелде. Совет кешеләре «скептикларга» игътибар итмәделәр, алар эшли бирделәр, төзеделәр, иҗат иттеләр. Сталинчыл бишьеллыклар нәтиҗәсендә безнең илдә меңнәрчә зур-зур фабрикалар һәм заводлар мәйданга килде. Шул елларда Алексей Максимович Горький болай дип язган иде. «Без шундый эпохада яшибез ки, иң шашкын фантазияләр белән бөтенләй реаль чынбарлык арасындагы ара искиткеч тизлек белән кыскара бара». Миллионнарча совет кешеләренең ихтыяры бердәмлеген гәүдәләндергән безнең планнарның реальлеген бөтен дөнья ел саен күбрәк күрә килде. Шундый бер фактны хәтергә төшереп үтү кызыклы булыр. Совет властеның беренче елларында иске дөньяның контрреволюцион көчләренә каршы каты көрәшне башыннан кичергән безнең илебездә хуҗалык җимереклеге хөкем сөрә иде. Шул чакта Москвага Англиянең, атаклы язучысы Герберт Уэллс килде. Ул авыр көннәрдә башкала салкын, ятымсыз булып күренә иде. Кешеләр туйганчы ашамыйлар, аларда иң кирәк нәрсәләргә мохтаҗлык зур иде,— сугыш нәтиҗәсендә җимерелгән хуҗалыкны, тыштан ярдәм алмыйча, үз көчебез белән аякка бастырырга кирәк иде Уэллсны Владимир Ильич Ленин кабул итә. Ленин Англия язучысына Совет хөкүмәтенең Россияне электрлаштыру планы эшләгәне турында сөйләп биргәч, бу план Уэллска хыялый план булып күренә. Уэллс Англиягә кайтканнан соң язган китабында Ленинны «Кремльнең даһи хыялчысы» дип атады.
Ул чакта Англиядәге әфәнделәр безнең планнарыбызга ышанмыйлар иде. Утыз ел үткәннән соң шул ук Англиядәге, премьер Эттли кебек, әфәнделәр Советлар Союзына яла ягалар. Яла ягучы Эттлины иптәш Сталин үзенең «Правда» хәбәрчесе белән булган беседасында фаш итте. Ул болай диде: «Әгәр премьер Эттли финанс яки экономик фәндә көчле булса, ул шуны җиңел аңлар иде: бер генә дәүләт тә, шул исәптән Совет дәүләте дә, гражданский промышленностьны бөтен көченә җәелдерергә, Волга, Днепр, Аму-Дарья гидростанцияләре кебек, бюджеттан уннарча миллиард расходлар таләп итә торган бөек төзелешләрне башларга, шулай ук бюджеттан уннарча миллиард расходларга барып, күп куллану товарларының бәяләрен системалы рәвештә төшерү политикасын дәвам иттерергә, немец оккупантлар җимергән халык хуҗалыгын торгызу эшенә йөзләрчә миллиард салырга һәм, шуның белән бергә, бер үк вакытта, үзенең кораллы көчләрен арттыра барырга, хәрби промышленностьны җәелдерергә булдыра алмый». Рус патриот-инженерлары Бөек Октябрь социалистик революциясенә чаклы ук коргакчыл районнарны сугару турында күп кенә проектлар төзеделәр. Ләкин бу проектлар бары тик бик сирәк хәлләрдә генә тормышка ашырылдылар. Гадәттә мондый эшләр өчен акча табылмады, ә төзелгән сугару системалары исә бары тик мал җыю өчен генә файдаланылды; сугарыла торган җирләрне яңадан тозланудан саклау чараларына өстәмә расходлар тотылмый иде. Совет хөкүмәте сугарыла торган җирләрдәге игенчелекне чыннан да фәнни нигезләрдә үстерүгә һәрвакытта зур игътибар биреп килде. Бөек Ватан сугышына чаклы сугарыла торган җирләрдәге игенчелекнең уңышлары бик зур булды. Урта Азия һәм Закавказье республикаларында, Казахстанда, Көнбатыш Себернең көньягында, Волга буенда күп сугару системалары төзелде. И. В. Сталин исеме белән аталган 350 километр озынлыгындагы Зур Ферганә каналы эксплуатацияләү урыны булды. Иң югары агымнарыннан алып Каспий дельтасына хәтле аның яр буйларында изелгән, мәхрүм ителгән кешеләрнең ыңгырашулары ишетелә иде. Бөек рус елгасы бары тик безнең совет заманында гына социалистик Волга булып әверелде. Совет халкы Волга буенда индустрия форпостларын барлыкка китерде. Бүгенге көндә Волга буйларында индустриаль шәһәрләр — Ярославль һәм Горький, Сталинград һәм Куйбышев, Казан һәм Саратов шәһәрләренең утлары балкып тора. Куйбышев һәм Сталинград сусаклагычларының төзелүе Волгада пароходлар йөртү шартларын бик нык яхшыртачак, уннарча промышленность өлкәләрен бер-беренә тоташтыра торган бу иң зур су транспорты магистралендә йөк ташуны бик нык арттырачак. Бу исә тимер юлда күп меңнәрчә вагоннарны бушатачак, бик күп күмерне һәм нефтьне экономиягә калдырачак, һәртөрле йөкләрне ташу бәясен тагын да күбрәк киметергә мөмкинлек: бирәчәк. Куйбышев плотинасы янында Волга сулары 25 метрга күтәреләчәк һәм гаять зур сусаклагычның сулары совет Татарстанының күп өлешенә, хәтта аннан ары да күп' җирләргә җәеләчәк. Волгада суның күтәрелүе Татарстандагы барлык кечкенә елгаларның суларын да шактый күтәрәчәк. Болар барысы да республиканың йөзен бик нык үзгәртү дигән сүз. Куйбышев плотинасы төзелү белән елгаларда суның тигезлеген пароходлар йөртү өчен кирәкле дәрәҗәдә тотарга мөмкин булачак. Волгада язгы сулар инде яр буенда яшәүче халыкка бәла-каза һәм халык хуҗалыгына гаять зур зыяннар китермәячәкләр. Волга кеше иркенә дәлилен күрәләр. Буржуаз галимнәр җирләрнең арыклануын һәм урманнарның кыргыйларча кисеп бетерелүен акларга маташалар. Соңгы елларда буржуаз матбугатта, «биредә табигать куйган чикләргә» нинди дә булса үзгәрешләр кертү мөмкин түгел, дип исбат итәргә тырышалар, селекциянең, агач токымнарын климатлаштыруның практик әһәмияте инкарь ителә, урманнарның дымны саклау һәм ышыклау роле бәхәскә алына һ. б. «Туфракның уңдырышы кими бара дигән теория», һәртөрле неомальтусчылык уйдырмалары белән куәтләнеп, яңадан төрле-төрле көйләргә кабатлана, ә бу теорияне марксизм фәне күптән үк фаш иткән иде инде.
2. Социалистик индустрияләштерү чорында совет галимнәре зур иҗат эше алып бардылар. Алар, илнең табигый ресурсларын тикшереп, яңадан күп файдалы казылмаларның запасларын — күмер, нефть, металл рудалары, минераль запасларын ачтылар. Галимнәр безнең Ватаныбызны яңа ачышлар белән һәм уйлап табулар белән баеттылар; бу ачышлар һәм уйлап табулар социалистик индустрияне, транспортны, авыл хуҗалыгын үстерү өчен файдаланылды. Галимнәр, яңа, тагын да яхшырак машиналар турында консультацияләр бирүне практикага кертеп, производствода экономика һәм техника ягыннан аеруча файдалы яңа методларны эшләделәр, продукциянең үз кыйммәтен киметү һәм хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен көрәштеләр. Гигант төзелешләр уңае белән совет фәне һәм безнең галимнәребез өстенә хәзер табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планын үтәү эшендә зур һәм җаваплы бурычлар йөкләнә. Бик күп галимнәр, тикшерүчеләр, инженерлар, конструкторлар, проект төзүчеләр, чүлләрне буйсындыручы кыю кешеләр армиясе зур дәрт белән коммунизмның яңа төзелешләре планнарын тормышка үткәрүгә керештеләр. Лабораторияләрдә һәм фәнни кабинетларда инде киләчәк гидроузелларның һәм каналларның модельләре һәм макетлары бар. Куйбышев гидроузелының натураль зурлыгыннан өч йөз кырык тапкыр кечерәйтеп эшләнгән хәрәкәттәге моделе алты йөз квадрат метр мәйданны алып тора. Галимнәр шушы модель өстендә эксперименталь тикшеренүләр алып баралар. Сталинчыл бишьеллыклар чорында тупланган кыйммәтле тәжрибә белән коралланган галимнәр-электротехниклар катлаулы техника проблемаларын эшләүгә керешәләр. Гаять зур куәтле электр энергиясен бик ерак араларга җибәрү проблемасын галимнәр хәл итәргә тиеш, чөнки тапшыру линияләре өчен элек һичкайда кулланылмаган напряжениене сайлап алырга кирәк була. Махсус рәвештә үтә куәтле трансформаторлар эшләнә. Обмоткаларның яңа типлары эшләнә һәм сынала; аларның иң яхшылары яңа югары вольтлы линияне табигатьнең кире тәэсирләреннән сакларга тиешләр. Суга һәм атмосферага карата ныклы яңа төзү материаллары эзләнә. Физика-математика фәненең өр-яңа казанышлары гидротехника төзелешләренең исәпләре вакытында киң рәвештә кулланылды. Совет агробиологлары һәм туфрак белгечләре, чүлләрне үзләштерүгә үзләреннән өлеш, кертеп, хәзерге мальтусчыларның, җирнең арыклану процессы тәмам булган, дигән сүзләренең мәгънәсезлеген һәм ялганлыгын бөтен дөньяга күрсәтәләр. Төркмәнстан баш каналының төзелүе белән генә дә совет кешеләре комлыклардан сигез миллион өч йөз мең гектар яңа җирне яулап алачаклар. Бу исә Австриядә, Бельгиядә, Даниядә һәм Грециядә эшкәртелә торган җирләрнең гомуми мәйданына тигез була. Менә бу — агрессорларның канлы уйларын акларга маташучы империализм идеологларының әшәке пропагандасына эш болан лаеклы җавап.
Геологлар, гидрологлар һәм башка фән тармакларының вәкилләре инде карталарда киләчәктәге каналлар трассасы һәм булачак плотиналар, сусаклагычлар, гидростанцияләр билгеләп күрсәтелгән урыннарга үзләренең беренче отрядларын җибәрделәр. Анда геология системаларының структурасы, районнарның экономик-географик характеристикасы җентекләп өйрәнеләчәк. Барлык фәнни эшләрне дөрес оештыру һәм координацияләү өчен СССР Фәннәр академиясе гидроэлектростанцияләр, каналлар, яңа сугару һәм суландыру системалары төзелешенә булышлык комитеты төзеде. Бу комитетка илебезнең иң зур галимнәре керде. Советлар Союзының фәнни җәмгыятьләре һәм фәнни коллективлары төзелешләргә булышлык группалары һәм комитетлары төзүләрен хәбәр итәләр. Галимнәр бөек иҗат эшенә кушылырга, үзләренең белемнәрен, үзләренең тәҗрибәсен яңа гигант электростанцияләр, яңа каналлар төзү буенча бөек эшкә бирергә омтылалар. Совет дәүләтенең чараларын, совет фәненең казанышларын халыкның киң массалары арасында пропагандалауда да галимнәр күренекле роль уйнарга тиешләр; В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан Дәүләт Университеты галимнәре, яңа гидротехник төзелешләр турында Совет хөкүмәтенең тарихи карарлары дәүләт өчен беренче дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген истә тотып, гигант төзелешләргә тизрәк булышлык күрсәтү өчен яңа фәнни проблемаларны һәм техник бурычларны эшләүдә катнашырга кирәк дип таптылар. Галим-математиклар һәм механиклар гидротехник корылмаларның расчётлары методларын яхшырту һәм аныклау белән бәйләнгән бик әһәмиятле проблемаларны эшләргә, ныклы төзү материалларын сынарга һәм аларның расчетларын, җир асты суларының фильтрациясе расчётын һ. б. эшләргә керештеләр. Физиклар үзләренең алдына гидроузеллар төзелешендә кулланыла торган сыек һәм каты төзү материалларының физик-химик үзлеклә
аныклауда катнашырга тиешләр. Геофизиклар Волга бассейнында ике зур сулык хасил булу уңае белән микроклимат өлкәсендәге күп кенә мәсьәләләрне өйрәнергә тиешләр. Безнең биологлар өчен эш аеруча күп. Алар алдында табигый шартларны өйрәнү һәм интенсив игенчелекнең, җиләк-җимеш бакчачылыгының, терлекчелекнең һәм урманнарның яңа массивларын барлыкка китерү өчен Волга аръягындагы һәм Каспий буендагы җирләрне тизрәк үзләштерү методын аныклау бурычлары тора. Биредә сулыкларның биологик продуктлары, сусаклагычларда су составының төзелеше турындагы тәгълимат бурычларын куярга һәм сулыкларның биологик продукт бирешендә микробиологик процессларның ролен нигезләргә, эчәр өчен яраклы сусаклагычларда бактерияләрнең һәм суүсемнәрнең үзара мөнәсәбәте проблемасын өйрәнү бурычын куярга кирәк. Су организмнарын, бигрәк тә промышленность өчен файдаланыла торган акмый торган суларның организмнарга йогынтысы уңае белән, физиологик яктан өйрәнү мәсьәләсен куярга кирәк. Гидробиологлар һәм ихтиологлар яңадан барлыкка китерелә торган гаять зур сулыкларда промысел өчен әһәмиятле балыклар үрчетү мөмкинлеген өйрәнәчәкләр; шулай ук алар сулыкларны санитария ягыннан һәм бизгәккә каршы саклауны өйрәнү белән шөгыльләнәчәкләр. Бу эш өлкәсендә сулыкларны балык хуҗалыгы һәм санитария ягыннан өйрәнү методикасына, бактерияләрне, үсемлекләрне, умырткасыз тереклек ияләрен һәм балыкларны экологик һәм физиологик яктан өйрәнү методикасына аеруча игътибар итәргә кирәк. Галим биологлар мал азыгы чәчү әйләнешендә күпьеллык үләннәрнең күп уңыш бирә торган һәм мал йөртүгә чыдамлы төрләрен булдыру төрле методларны җентекләп өйрәнү бик күп коррозия сынаулары үткәрү, коррозиягә каршы саклануның яңа методларын эшләү дә кирәк була. Шушы барлык мәсьәләләр белән Казан филиалының химия институты коллективы шөгыльләнә. Филиалның биология институты коллективы Куйбышев сусаклагычы тәэсире зонасында терлекчелекне үстерү перспективалары мәсьәләсен өйрәнә. Су астында калачак зонада Волга һәм Кама тугайларының җир өсте умырткалылары фаунасын реконструкцияләү мәсьәләсен дә өйрәнәләр. Филиалның тел, әдәбият һәм тарих институты коллективы су басу зоналарына комплекслы экспедицияләр оештырачак. Бу тикшеренүләр бик әһәмиятле тарихи мәгълүматлар бирәчәкләр һәм күренекле культура истәлекләрен саклау чараларын билгеләргә мөмкинлек тудырачаклар. Н. Э. Бауман исемендәге Казан Ветеринария институтының фән работниклары коллективы практик яктан һәм фән өчен зур әһәмиятле булган алты тема өстендә эшли. Бу темаларның кайберләрен китереп үтәбез. Профессор Жидалов С. Р. җитәкчелегендә зоология кафедрасы сотрудниклары «Су басу зоналары тирәсендәге районнарда умартачылыкның азык базасын үзгәртеп кору» дигән тема өстендә эшлиләр. Волга, Кама елгалары һәм аларга коя торган елгалар буйларындагы баллы чәчәкле болыннарның зур мәйданнары су астында калу уңае белән фән работниклары коллективы умартачылыкның азык базасын үзгәртеп кору юлларын эшләү бурычын куя. Профессор Сырнев П. Я. җитәкчелегендә терлекчелек кафедрасының фән работниклары коллективы далаларында, Көньяк Украинада һәм Төньяк Кырымда, коргакчыл ярым чүл районнарында, Каспий буе, Төркмәнстан һәм Кара Калпак АССР чүлләрендә 28 миллион гектарга кадәр, ягъни Англиянең бөтен территориясеннән артыграк булган гомуми мәйданда яңа сугару һәм суландыру системалары төзү кешелек тарихында күрелмәгән вакыйга булачак. Шуны гына искә алуда җитә: кешелек дөньясы үзенең күп меңнәрчә еллык гомерендә XX гасыр башларына килгәндә 75—80 мен гектар мәйданда гына сугару хуҗалыгы барлыкка китергән иде. Табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планы безнең материкның тереклеген билгели торган барлык төп табигый күренешләргә — биосферага һәм геосфераның югары катлауларына, гидросферага һәм коры ясирнең су режимына, атмосфера процессларына һәм җирле климатка, биосфера белән геосфера арасында минераль матдәләр алмашынуына башлыча хәзерге заман фәне, хәзерге заман техникасы һәм индустриясе чаралары белән актив рәвештә йогынты ясауны күздә тота. Табигатьне үзгәртүнең сталинчыл планын тормышка ашыру юлы белән, безнең материк биосферасында СССР территориясендә комлыкларда, елга тугайларында һәм елга террасаларында, субүләрләрнең битләрендә һәм тигезлекләрендә максатка ярашлы итеп урнаштырылган, һәртөрле гаять күп үсемлек продукциясе җитештерә торган һәм туфрак катлавына, җир өстендә һәм җир астында су агышына һәм атмосфераның җир яны катлавына интенсив йогынты ясый торган яңа үсемлек катлавы хасил булачак. Коры җир өстендә яңа бай үсемлекләр катлавы барлыкка китерү илебезнең гидросферасына һәм су режимына бик нык йогынты ясаячак. Иген кырларының үсемлекләр катлавы, утыртылган урман полосалары, структурасы яхшыртылган туфраклар җирдә дымны саклауга булышлык итәчәкләр. Елгаларда су ташулар зур булмаячак һәм су агу режимы шактый тигезләнәчәк. Волгада һәм Днепрда, Аму-Дарьяда һәм Донда плотиналарның һәм гидростанцияләрнең югарыгы ягында гаять киң, зур яңа сулыклар мәйданга китерелә. Сугышка чаклы чорда төзелгән зур плотиналар һәм каналлар белән берлектә тирән сулы каналлар челтәре Ак диңгез, Балтик диңгезе, Азов диңгезе, кара диңгез, Каспий һәм Арал диңгезләре арасында регуляр, транспорт элемтәсен тәэмин итәчәк. Яңа гаять зур ирригация каналлары — Сталинград, Көньяк Украина һәм Төньяк Кырым, Ергени, Дон магистральләре һ. б. челтәре мәйданга килә. Далаларда һәм чүлләрдә, коры җир суның иркен агуын белмәгән урыннарда, ун меңнәрчә километрларга су бүлү каналлары үткәреләчәк. Коры җирдәге суларның парга әйләнү табигатен үзгәртү иң әһәмиятле эшләрнең берсе булачак. Чүлдә һәм коры далада минераль матдәләрнең кешегә- файдасыз рәвештә җилгә очуы үсемлек организмнары аркылы парга әйләнү белән алмашыначак. Промышленность өчен техник чимал һәм ягулык була торган гаять күп яңа органик матдә массасы мәйданга киләчәк. Яңадан 6 миллион гектар мәйданда җирне сугару һәм 22 миллион гектаргача мәйдандагы җирләрне суландыру нәтиҗәсендә җир өстендәге һәм җир астындагы сулар режимы турыдан-туры һәм аеруча көчле рәвештә үзгәрәчәк. 28 миллион гектаргача гаять киң мәйданда бай үсемлекләрнең барлыкка килүе туфрак катлавы эчендә кислород һәм углекислота микъдарын үзгәртәчәк һәм һаваның җир яны катлавында атмосферада кислородның катнашу өлеше артачак, һәм органик матдә массаларының синтезы һәм минераллашуы процессында углекислотаның әйләнеше тизләнәчәк. Менә шуңа күрә коммунистлар партиясенең бу гигант чаралары далаларның һәм чүлләрнең табигатен үзгәртүнең сталинчыл планы дип аталалар. Шик юк, совет галимнәре Ватаныбызны яңа фәнни ачышлар һәм казанышлар белән баетырлар. Бу җимеш бакчалары турында, әкияттәге кебек бәхет җире турында хыялландылар. Бу хыяллар әкиятләрдә һәм җырларда буыннан-буынга күчә килделәр. Күп буыннарның хыялы безнең көннәрдә сталинчыл планнарда тормышка ашырыла. Бүген барлык телләрдә Советлар иленең халыклары чүлләрне буйсындыручы кыю кешеләрне — большевикларны, большевиклар партиясен чын күңелдән котлыйлар, халыкның гасырлардан бирле килгән өметләрен тормышка ашыру юлын ачып биргән даһи Сталинны олылыйлар. Социалистик Ватанның куәте һәм даны турында Ленин — Сталин партиясенең бөек кайгыртуы мәһабәт төзелешләрнең планнарында чагылган. Совет халкы алдында искиткеч зур эшләр картинасы ачыла. Без Донец бассейныннан күмер һәм металл төяп, Доннан һәм Азов буйларыннан икмәк төяп, Цимла диңгезе аша Волга буйларына килә торган баржаларны, агач һәм машиналар төяп, Волгадан Донга баручы транспортларны күрербез. Без Херсон һәм Сталинград тирәсендә мамык кырлары, Москва елгасы буенда Ленин тауларында мәһабәт университет бинасын күрәбез. Электростанцияләрнең нурлы утларын күрәбез һәм совет кешеләре теләгән якка борылып ага торган елгаларны күрәбез. Безнең күз алдыбызда күп нәрсәләр ачыла, һәм без боларның хыял түгел, фантазия түгел, бәлки җанлы чынбарлык икәнен беләбез.