Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘЗЕРГЕ ОРФОГРАФИЯ ҺӘМ ӘДӘБИ ТЕЛ ТУРЫНДА КАЙБЕР ФИКЕРЛӘР

ШӘЙХИ МАННУР

ХӘЗЕРГЕ ОРФОГРАФИЯ ҺӘМ ӘДӘБИ ТЕЛ ТУРЫНДА КАЙБЕР ФИКЕРЛӘР



 Иптәш Сталинның тел гыйлеме мәсьәләләре буенча ясаган чыгышлары безнең өчен искиткеч зур әһәмиятле яңа бер ачыш булды. Бу мәкаләләрдән без бик күп нәрсәләр белдек, үзебезгә бик зур сабаклар алдык. Без моңарчы Марр һәм маррчылар сүзе буенча, телне культура мәсьәләләре белән бутап, «тел ул өскормаларның берсе», «тел — сыйнфый» дигән ялгыш теорияләргә ышана идек. Чөнки бу карашлар маррчылар тарафыннан законлаштырылган һәм мәктәп (вуз) программаларына да кертелгән иде. Маррчылар үзләренең идеалистик буталчыкларын марксизм өйрәтә торган тел гыйлеме итеп күрсәтергә тырыштылар. Иптәш Сталин чын марксистик үткенлек һәм тирәнлек белән безгә телнең өскормадан тамырдан ук аерылып торганлыгын, аның нинди дә булса бер сыйныфка гына хезмәт итмәвен күрсәтте: «Тел мәгълүм җәмгыятьнең эчендә теге яки бу базистан, иске яки яңа базистан тумаган, бәлки гасырлар буена җәмгыять тарихының һәм базислар тарихының бөтен барышыннан туган. Ул нинди дә булса бер сыйныф тарафыннан түгел, бәлки бөтен җәмгыять тарафыннан, җәмгыятьнең барлык сыйныфлары тарафыннан, йөзләрчә буыннарның тырышлыгы белән тудырылган», — диде ул. Иптәш Сталин телнең туу тарихына марксистик анализ ясау 
Фикер алышу тәртибендә басыла. белән генә калмады, ул аның бүгенге торышы һәм киләчәк коммунизм чорындагы язмышы турында да даһиларча ачыклык белән әйтеп бирде. Шулай итеп, бүген безнең 
кулыбызда тел гыйлеме буенча көчле марксистик корал бар. Без бүгенге көндә, Бөек Октябрь социалистик революциясе белән азат булган күп кенә милли телләрнең киң җәелеп үсүе, баюы дәверендә яшибез. Мәгълүм ки, бу телләр хәзерге көндә үзләренең төп сүзлек фондларыннан һәм сүзлек составларындагы сүзләрдән яңа сүзләр тудыру, һәм күрше телләр белән аралашу нәтиҗәсендә алардан сүзләр алу юлы белән үсәләр. Бу үсү процессында ярлырак телләр үзләреннән баерак телгә мөрәҗәгать итәләр һәм алардан күп сүзләр, күп йогынтылар алалар. Хәзерге заман татар теле дә нәкъ шушы ук тәртипләрдә үсә. Октябрьдан соңгы 30 ел эчендә телебез гарәп сүзләре йогынтысыннан көн саен арчыла барып, башлыча үз сүзләре нигезендә, һәм кардәш милләтләрдән кергән сүзләр исәбенә, аеруча рус халкының тел байлыгыннан киң файдалану исәбенә үсә бара. Бу көчле үсеш һәм телдәге зур үзгәрешләр чорында безгә ике мәртәбә әлифба алмаштырырга һәм берничә тапкырлар имла-орфография кагыйдәләрен төзәтергә, камилләштерергә, сөйләшү теленә якынайтырга туры килде. Болар һәммәсе дә халкыбыз эчендә грамоталылыкны киң таратуга, балаларга уку-язуны өйрәтүдә күп җиңеллекләр кертүгә ярдәмче булдылар. Ләкин фикер алышу тәртибендә шуны әйтергә кирәк: безнең бу өлкәдәге эшләребез тәмамланып җитмәгән әле. Соңгы ун-унбер еллык практика безнең хәзерге әлифба һәм орфографиябез турында тагын бер кат сөйләшергә, кайбер төзәтүләр кертергә кирәклекне көннән-көн ачык күрсәтә бара. Татар телендәге сүзләрнең үзәгендә торган «О», «01»  авазларына аерым билгеләр алынмау аркасында, безнең орфография кагыйдәбездә аның белән эш итүчеләр өчен күп кенә читенлекләр бар. Ул читенлекләр мәктәп балалары өстенә, һәм гомумән татарча уку-язу белән эш иткән кешеләр өстенә, кирәге булмаган бик күп нагрузкалар йөкли. Мәсәлән, фәкать шул ике билге булмау аркасында гына «артистка» дигән сүзне «артистка» дип, «кошка» сүзен «кошка» дип, «сука»ны «сука» дип, «канат»ны «канат» дип һәм киресенчә бутап уку мөмкинлеге туа. Буталмас өчен, сүзне әйткәнче, башта аның турында уйланып торырга кирәк була. «Каләм, сәгать, кадерле, сәнгать, Сибгать, Газзә» һәм башка шуның кебек бик күп сүзләрдә мәктәп баласы «ә» хәрефе урынына «а» хәрефе язарга тиеш. «Тәнкыйть, Мөсәгыйть, Гыйззәт, шагыйрь» шикелле сүзләрдә бер генә билгеле «и» урынына ике билге белән «ый» дип язарга һәм кайберләренең ахырына нечкәлек билгесе дә куярга тиеш була. Шуның өстенә бу нечкәлек билгесенең «җәмгыять» дигәндә куелырга тиеш булып та, «ният, әкият, әдәбият» дигән сүзләрдә куелмавы аны бик зур аптырауга төшерә. Менә болар мәктәп баласына үзләштерү өчен бик авыр булган, фәнни нигезгә корылмаган һәм татар телендәге төп авазларның үз билгеләрен алудан баш тарту аркасында гына килеп чыккан ясалма кагыйдәләр. Шуның өчен 7 еллык мәктәп бетергән яшьләр һәм рядовой грамоталы кешеләр арасында «кәләм, кәдерле, Гәззә, Гиззәт, тәнкит, шагир» дип язучыларны еш кына очратырга була. Аларны гаепләп тә булмый, алар дөрес язалар, тик ясалма кагы билгеләрне хәзерге полиграфия техникасы сыйдыра алмыймы? Алай дисәң, безнең кардәшләребез — башкортлар һ. б. халыклар, минемчә, кирәк кадәре билге алганнар. Алар да шул ук совет техникасы белән эш итәләр бит. Әллә бу «мишәр диалектизмы»на бирелүме? Алай дип тә уйлыйсы килми, чөнки татар халкының иң зур күпчелеге «О» һәм «01» авазларын бик ачык әйтеп сөйләшә. Әллә бу маррчылар «өйрәтүендәге» «сал, бер, йон, рош» дигән дүрт элементка туры килмәгәнгә, татар телендәге бу авазлар инде үлеп бара, «Q», «СЦ» 6 фонемалары үзләреннән сүз ясый алмыйлар дигән ялган «теориягә» таянып алынмаганнармы? һәрхәлдә, моны аңлавы кыен. Шундый бер хәлне күз алдыбызга китереп карыйк: мәсәлән, рус телендә берберенә шактый якын булып яңгырый торган «Ш — Щ» һәм «С — Ц» авазлары бар. Әгәр кемнең дә булса бер «акыллы банклыгы белән бу дүрт авазга ике генә билге кабул ителсә — нәрсә булыр иде? Билгеле, рус орфографиясендә һәм сүзләрнең төп фонемаларын билгеләүдә коточкыч буталчыклар, тәртипсезлекләр килеп туар иде. Телчеләребез югарыда куелган сорауларга ачык һәм нигезле җавап бирсәләр, бик яхшы булыр иде. Юкса безнең бик күпләребезгә, бигрәк тә, иптәш Сталинның тел турындагы шушы гүзәл хезмәтләре яктысыннан чыгып караганда, безнең әдәби телебездә шундый кыен, ясалма орфография кагыйдәләре яшәве, тулы гражданлык хокукына һичшиксез ия булган «Q, 01» авазларының үз билгеләре булмавы — язуны халыктан аерырга тырышу, телне бозуга таба алып бару шикелле булып тоела. Дөрес, телчеләрдән Латиф Җәләй иптәш бу чатак кагыйдәләр турында һәм гомумән тел мәсьәләләре турында сүз кузгатканны бер дә яратмый. «Сез бернәрсә дә белмисез, сез ул мәсьәләләргә кагылмагыз. Сез мона, братлар, үзегезгә бирелгән ана шул тел белән яхшы әсәрләр языгыз, ә без аны тикшерербез...» ди ул. Ләкин шулай булса да, без бу мәсьәләләргә кагылмый хәлебез юк. Әгәр әлифба, имла орфография мәсьәләләре тел гыйлеменең бер кисәге, грамматиканың бер өлеше булып тора икән, димәк, без бу турыда фикер алышырга, хаталарыбыз булса, төзәтергә тиешбез. Чөнки иптәш Сталин: «Фикерләр көрәшеннән башка, ирекле тәнкыйтьтән башка бер генә фән дә үсә һәм уңышларга ирешә алмый», — дип өйрәтә безне... Шулай булгач, бу мәсьәләләрне кузгаткан өчен телче иптәшләр гаеп итмәсләр дип уйлыйм. Орфография буенча сөйләшәсе башка мәсьәләләр дә бар. Мәсәлән, безгә: яка, якын, Яке (авыл исеме), яки, яшел, ягез, янчык, яньчек дип язарга кирәк булганда, без бер генә төрле билге кулланабыз. Шунлыктан бу сүзләрне дә бозып укырга юл кала. Ә бу фонема бит бездә «А», «Ә» шикелле үк, калын һәм нечкә булып, ике төрле әйтелә. Димәк, аның язылышы да ике төрле булырга тиеш иде. «Я» билгесе калын сүзләрдә һәм рус теленнән кергән сүзләрдә генә калып, нечкә авазлар белән әйтелә торган сүзләр «йә» билгеләре белән башланып китсә, яхшырак булмас идеме? Моннан соң, безнең халык телендә ике сүзнең, ике фигыльнең бергә кушылып, кыскарып-җыйнакланып калу яки яңа бер сүз, яңа фигыль ясалу сыйфаты күренә. Бу урында мин «чынбарлык, өскорма, халыкара» — шикелле сүзләргә тукталмыйм. Халыкның үзе сөйләү процессында мондый күренешләр бар. Кайчандыр: «аннан ары, барган алар, кайткан алар» дип әйтелә торган сүзләр, «аннары, барганнар, кайтканнар» булып кыскарып калганнар, һәм болар инде безнең әдәби телебездә шулай законлашып та өлгергәннәр, ә менә ярдәмче фигыльнең һәм ярдәмчелек хезмәтен үтәүче кайбер фигыльләрнең төп фигыльгә ярдәмче фигыльләрнең төп фигыльләргә кушылу тенденциясе барлыгын ачык сизәбез. Такташ поэзиясендә без моның мисалларын да күреп үттек. Минем уемча, киләчәктә «иде, икән» рәвешендәге ярдәмче фигыльләр, төп фигыльгә кушылып, үзләренең хәзерге формаларын югалтачаклар һәм бер кушымча төсендә генә калачаклар. Алар, үзбәк телендә кушылып, законлашып та өлгергәннәр инде. Үзбәкләр «килә иде» урынына «киләйүрде» дип язалар. Кушыла торган фигыльләрнең икенче төрлесе халыкта «апкайтты, апбарды, апкилде, апкерде» рәвешләрендә әйтеләләр. Ибраһим Гази иптәш боларны үзенең повестенда язып та күрсәтте инде. Моңа кайбер иптәшләр гаҗәпләнделәр. Ләкин моңа бер дә гаҗәпләнер урын юк-болай әйтү халыкта йөз еллар буена яшәп килә. Ә безнең казах иптәшләр моны инде әдәби телләренә дә керткәннәр, алар «алып килде» урынына «әкилде» дип, бер генә сүз белән язалар. Бу формаларны телнең примитив күренеше дип әйтеп булмый, бәлки аның үсү процессын чагылдыра торган формалар дип карап була, һәм бу хәл безнең әдәби тел нормаларыбызның кайбер очракта халык теленнән бик ерак аерылып калганын күрсәтмиме, диясе килә. Кушылып бара торган фигыльләрнең өченче формасы: «баралмадым, кайталмадың, күрәлмәдем, киләлмисең» формаларында чагыла. Болар инде, бертөрле дә орфография кагыйдәләренә карамастан, хәзерге көндә безнең әдәби телебезгә, әсәрләребезгә үзләреннән-үзләре кереп баралар. Бигрәк тә бу хәл поэзия телендә ачык күренә, һәм без моны нормаль, уңай күренеш дип карыйбыз. Чөнки поэзия теле, гомумән, күп иҗекле, авыр әйтелешле, «почмаклы» сүзләрне яратмый, сыйдырасы килми, аңа азрак иҗекле, музыкаль ритмлырак сүзләр кирәк.  
язучыга әлеге сүзне алмаштырырга кушалар. Бу бик аяныч хәл, әгәр мондый «принцип» һаман да яшәп килсә» якын арада безнең әдәби телебез берничә йөз сүз белән чикләнгән, бөтен кешегә дә бертөрле генә итеп кулланырга кирәк булган нәрсәгә әйләнеп калачак. Бу кустарьчылыктан әллә кайчан котылырга вакыт инде. Телебез, бигрәк тә, Бөек Октябрьдан соңгы 30 ел эчендә искиткеч киң адымнар белән үсеп, баеп килә. Шуның өчен әдәби тел турындагы иске аңлатмалар безне, әлбәттә, канәгатьләндермиләр. Аның чикләре киңәергә, сүзлек составы бик нык үстерелергә тиеш. Әдәби телнең нигезенә Татарстанда яшәүче татар халкының сөйләшү теле салынырга, һәрбер диалекттагы кирәкле, тулы мәгънәле сүзләр алынырга, хәтта, Татарстаннан читтә яшәгән татар халкында булган сүзләрнең дә әдәби телгә байлык, тулылык китерердәй булганнары сүзлек составына кертелергә тиеш. Әдәби тел менә шулай киң нигездә төзелгәндә генә канәгатьләндерә алачак. Юкса анык хәзерге торышы язучы иҗатына иркенлек бирә алмый әле. Атаклы рус сүзлекчесе Даль рус телендәге сүзләрне ун ел буе Россия буйлап, җәяүләп йөреп җыйган, һәм ул төзегән сүзлекнең иң күп өлеше рус әдәби теленең алтын фонды булып киткән. Ә бездә бу эшне кем эшли? Кызганычка каршы, безнең Тел-әдәбият институтыбыз, гәрчә ул шуның белән көн күрергә тиеш булса да, моңарчы бу «вак» эшләр белән шөгыльләнә алмады. Югыйсә әллә кайчан инде татар теленең тулы аңлатмалы сүзлеге (толковый словарь) эшләнгән булырга тиеш иде! Хәзер дә бу эш аерым бер иптәшкә тапшырылу белән генә чикләнелгән. Безнеңчә, институтның бу эшкә һич кичегүсез, иң яхшы коллектив көче белән ныклап тотынуы кирәк. Шулай булмаганда, «бездә бу сүз юк, бу диалектизм!» дип закон чыгаручылар тагын да күбәячәк. Әгәр безнең әдәби телебез инде максималь дәрәҗәдә эшләнгән, җыелган, һәм сүзлеккә тупланган булса, без халык эчендәге телдә яшәгән аерым сүзләр турында дөнья хәтле бәхәсләр дә кубармаган булыр идек. Мин үз практикамнан да берничә мисал китерер идем. Иң элек шуны әйтергә тиешмен: хәзерге әдәби телнең сүзлек составы мине бик үк канәгатьләндереп бетерми, ул әле халыктагы барлык матур һәм тулы мәгънәле сүзләрне үз эченә җыеп җиткермәгән, иҗат процессында аны һаман баета, үстерә барырга кирәк. Шуның өчен мин үз әсәрләремдә һәм тәрҗемәләрдә үзем белгән халык сүзләрен, әдәби әйләнәдәге кайбер иптәшләр белмәсәләр дә, алырга тырышам һәм аларны яклыйм, тик алар, чүп сүз булмыйча, тулы мәгънәгә, образлылыкка ия булсыннар. Мәсәлән, миңа Пушкинның «Жук жужжит» дигән җөмләсен, халыкта ишеткәнемчә, «божан быжылдый» дип тәрҗемә итәргә туры килде. «Божан»ны белмәүчеләр табылды, — бәхәскә очрадым. Мондый чакта бәхәсне сүзлек хәл итәргә тиеш. Ләкин сүзлек «жук»ны «коңгыз» ди. Сүзлекчә әйтсәк: «коңгыз быжылдый» килеп чыга. Ямьсез. Ә халык «божан быжылдый» дип нинди матур, табигый итеп әйткән! Татар телендә «җәйләү» дигән сүз бар. Ул русча «блюдце» һәм казахтагы «летнее кочевье» дигән сүзләрне аңлата. Бу сүзне кайбер редактор һәм рецензент иптәшләр белмиләр икән. Алар миңа аны шигырьдән сызарга мәҗбүр иттеләр. Ә сүзлекләр нәрсә диләр? Проф. М. Корбангалеев һәм Риза Газизовлар тарафыннан төзелгән татарча- русча сүзлекнең 1931 елгы басмасында «җәйләү — блюдо, блюдце» дип алына, 1938 елда чыккан русча- татарча сүзлектә «блюдце — чынаяк тәлинкәсе» дип алына. Ә инде шул ук Риза Газизов һәм М. Гимадеевлар тарафыннан төзелеп, редакцияләнеп, 1950 елда чыккан тата сөйли башласак, әлбәттә, безнең телебез хәерчелеккә, примитивлыкка гына барачак. Минем шигырьләрдә: «чынысы, кисәгесе» дигән сүзләр бар, боларны язучылар җыелышында тел бозу, дип чыгучылар булды. Ләкин мин аларга тел бозу, сүз бозу дип карамыйм. Болар халыкта яшиләр. «Чынысын гына әйткәндә, ул болай....» дип сөйли халык. Болар сүзгә басым ясау, көчәйтү өчен кулланылалар. «Кесәсендә көзге кисәгесе йөрткән була ул, тырбайчык!» диләр. «Һе, ул бит — түрә кисәгесе!» диләр. Бу җөмләләр ирония белән әйтеләләр. Бездә рус телендәге «костёр»ның татарча сүзе юк. Ә Тобол татарларының бүгенге телендә шуны «чыртан» диләр. Утның чыртлап януыннан алынып әйтелгән. Димәк, аны алырга мөмкин. Мондый бәхәсле мәсьәләләр бик күп. Безгә алар турында ешрак һәм төплерәк итеп сөйләшергә кирәк. Әдәби телебезне торган саен үстерә, баета барырга, һәм шул ук вакытта чүп сүзләрдән дә тазарта барырга бик вакыт. Тел ул озак гомерле фактор, үзенең төзелүе, үсүе, чәчәк атуы өчен күп еллар сорый ул. Ә телебезне баетырга, аны культуралы, көчле тел итәргә безнең социалистик чынбарлыкта бөтен мөмкинлекләр бар. Моның өчен партиябез һәм юлбашчыбыз иптәш Сталин тарафыннан күптән үк инде киң юллар ачылды.