Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАМИР НАСРЫЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ТАҖИ ГЫЙЗЗӘТ

ГАМИР НАСРЫЙ ИҖАТЫ ТУРЫНДА


Сәнгать түгәрәкләренең репертуарында күренекле урын алып, тамашачылар тарафыннан яратылып каралды. Ул үзенең күләме ягыннан зур булмаса да, эчтәлеге, алынган мәсьәләләрнең актуальлеге һәм образларының матур эшләнеше белән, татар драматургиясендә күренекле урынны алды. Ул үзенең художество эшләнеше ягыннан да тамашачыларны канәгатьләндерә. Бу әсәр, сугыштан соңгы чорда, колхозларыбызда булган уңай вакыйгаларны чагылдыра һәм аз гына кешеләр катнашы белән зур гына мәсьәләләрне ачып сала. Г. Насрый аннан соң «Идел буенда» исемле комедия язды. «Идел буенда» музыкаль комедиясендә, автор сугыштан соңгы чорыбызны күрсәтү, орлыкчылык проблемасын чишү, җирдән мул уңыш алу мәсьәләләрен һәм шул өлкәдә эшләүче яшьләрнең саф мәхәббәтләрен яктыртуны бурыч итеп алган. Хәзер бу әсәр төзәтелеп, опера һәм балет театрында «Алтын көз» исеме белән куела башлады. Г. Насрый иптәшнең өченче әсәре— «Без капчыкта ятмый» (басылып чыккан вариантта ул «Директор Тарханов» исеме белән йөртелә). Бу әсәрнең темасы бик актуаль, фабрикаларыбыз тарафыннан эшләп чыгарылган товарларның сыйфатым яхшырту, дотациясез эшләү, мая туплау кебек бик җитди мәсьәләләр алынган. Әсәрдә яхшы эшләнгән характерлар, һәркайсы үзләренә бер төс алып торган образлар бар. Вакыйгалар куе һәм теле дә бик матур. Автор бу әсәрне яңадан бер кат эшләп чыгып, беренче варианттагы күп кенә кимчелекләрне бетерүгә ирешсә дә, әсәрне тулысымча, ахырынача эшләп чыга алмаган әле. Шулай итеп, Гамир Насрый иптәш драматург буларак бигрәк тә комедия жанрында чыныгып килүче автор. Моннан соң аңарга ясалмалыктан качарга, чынбарлыкка якын килергә, тормышны өйрәнеп, мастерлыгын үстерү өстендә эшләргә кирәк. Чөнки драматургта әле театраль эффектлар белән мавыгу, вакыйгаларны ясалма һәм очраклы хәлләргә кору күп. «Күңел дәфтәре» комедиясенең нигездә уңышлы әсәр икәнлеген әйткән идек. Хәзер андагы тел кытыршылыкларына, сүзләрне урынсыз куллану мисалларына күз салыйк. Зәйнетдин карт хатыны Гыйльменисага болай ди: «... Иләс-миләс сүзләр сөйләп, җанга тиясе булма, синең бит яшьрәк чакта көнләшә торган гадәтең бар иде». Джоның белән һич тә килешеп булмый. Чөнки «иләс-миләс» дип яшьләргә, мәхәббәт мәсьәләсендә тәҗрибәсе булмаган, бигрәк тә яшүсмер кызларның беркатлы балалыкка тартым хәрәкәтенә карата гына әйтергә мөмкин. Гамир Насрый кызык эзләү, көлке тудыру белән мавыга. Кешеләрне реаль җирлегеннән аерып, арзанлы сәхнә эффектына бирелә. «Идел буенда» — Мортаза карт, «Директор Тарханов» та — Локман агай, «Күңел дәфтәре»ндә — Зәйнетдин картлар — менә шуларның мисалы булып торалар. Болар өчесе дә күпертелеп, үзлекләреннән чыгарылганнар. «Идел буенда» гади колхозчы карт Мортаза классик музыка турында кешеләр белән бәхәсләшә икән, «Күңел дәфтәре»ндә Зәйнетдин карт шигырь, җырлар чыгара. Дөрес, андый картларны тормышта очратырга була, ләкин алар Гамир Насрый тасвирлаганча беркатлы, балалар акылындагы кешеләр төсендә булмыйлар. Хәзерге картлар җитди, аз сөйләүчән, үз белгән нәрсәсе белән мактанудан ерак торалар. Гамир Насрый әсәрләрендәге картлар исә бөтенләй җиңел холыклы булып чыгалар. Зәйнетдин карт, мәсәлән, үз кызы Гөлниса турында менә нинди җыр-шигырь чыгара: 
Гөлнисаның дан шөһрәте Шауласын ил телендә, Я бер орден, я бер медаль Балкысын күкрәгендә. Ата кешенең үз кызы турында болай итеп мактанып хыяллануы аның җитдилеген югалта. Җитмәсә, ул тагын үзе үк «шәп җыр чыгардым бит», дип куя. Ләкин аның монда мактанырга хакы юк, чөнки җыр халыкча түгел, авторның уңышсыз шигыре. Зәйнетдин чыгарган җыр булгач, Зәйнетдинчә булырга тиеш иде. Халык «ил телендә» белән 
«күкрәгендә» кебек рифмалар ясамый. Зәйнетдин белән Гыйльменисаның кызлары Гөлниса тарафыннан язылган хатирә дәфтәрен алып укулары, «Галиябану» әсәрендәге Бәдри белән Галимәбануларның Исмәгыйль хатын табып укуларын хәтерләтә. Бигрәк тә, соңгы пәрдәдә, Гөлнисаның Закирга «Мә укы!» — дип, шул дәфтәрне калдырып, икенче бүлмәгә чыгып китүе, «Тормыш җыры» пьесасындагы Фатыйманың Фәридкә калдырып киткән дәфтәрен искә төшерә. «Литературная газета», хатирә дәфтәрләре белән уйнаучы язучылар приёмын бик нык тәнкыйть итеп, бу ярамаган әдәби алымның безгә француз әдәбиятыннан, рус дворян әдәбияты аша килгән «метод» икәнлеген күрсәткән иде. Гөлнисаның сөйгән егете Закир, төнлә белән Гөлнисалар ишек алдына килә дә, гармоньда уйнап, үзе үк менә болай дип җырлый: Зәңгәр күктә йөзгән айга Күзен кысты бер йолдыз. Айга да иптәш табылды, Мин генә калдым ялгыз. Баштагы ике юл белән, соңгы ике юл арасында мәгънә бәйләнеше юк. Ай белән йолдыз, күз кысышып уйнаганнан соң, каядыр, караңгыга — аулакка кереп киткәннәр. Гөлнисаның, Закирны ялгыз калдырып, кереп киткәнен әле без күрмибез. Шулай булгач: Айга да иптәш табылды Мин генә калдым ялгыз. дип алдан — җырлауның һич кирәге калмый. Шул ук «Күңел дәфтәре» әсәрендә өченче күренешнең баш ремаркасында менә мондый җөмлә бар: «Каршыда — өсте төнбоеклар белән чуарланган инеш суы» диелә.  
автор Гарифны Москвага кара чылгый мыектан җибәрә дә, Казанга кайтканда кырдырта, шуның белән аны каршы алучы кешеләр арасында аңлашылмаучылык тудыра. Икенчесе булса: тагын да примитиврак: Гарифның сеңелесе Фәйрүзә һичбер дәлилсез-нисез тота да: «Абый Москвадан кәләш белән кайта» дип, — Мортазага әйтә. Мортаза инде аны, әлбәттә, түкми-чәчми Рәмзиягә җиткерә. Шуның нәтиҗәсендә, Рәмзия белән Гариф мәхәббәте арасына кара мәче керә. Ул гына аз, газета хәбәрчесе, кыз белән Гарифның сөйләшеп утыруларын Рәмзиядән тыңлатып, аны Гарифның өйләнеп кайтуына тәмам ышандыра. Мондый хосусый аңлашылмаучылыклар безнең совет драматургиясендә булырга тиеш түгел. Безнең драма әсәрләребезнең конфликтлары нинди дә булса иҗтимагый, дәүләт интересларын алга сөрү нигезендә булырга тиешләр. Әгәр дә, чыннан да Рәмзия Татарстан шартларында, тармаклы бодай үстерүне куеп, тормышта булганча икенче берәү: «Ул бездә мөмкин түгел» дигән ялган тезис белән чыкса, әсәрдәге башка катнашучылар шушы ике якның берсендә үзләренә урын алып көрәшсәләр, һичшиксез, тулы канлы бер әсәр килеп чыгар иде. Аның мәхәббәт сызыгы да мондый очраклы конфликттан котылып, уңайлы якка дөрес чишелер иде. Драма әсәрләрендә характер булып эшләнгән образлар зур бәягә ия булалар. Андый образлар «Идел буенда» бармы соң? Алар бар, ләкин бик зәгыйфь һәм йомшаклар. Төп геройлардан Гариф белән Рәмзия образларын алыйк. Алар безнең хәзерге яшьләребезнең вәкилләре булып, сугыштан соң куелган
«Идел буенда» әсәренең элекке варианты буенча вакыйганың пристань тирәсендә баруы табигый иде. Хәзер аны автор селекция станциясенә күчереп, ялгышлык эшләгән. Ул хәзер, бер фәнни учреждение булуга караганда, җәмгыятьнең гомуми файдалану урынына әйләнгән. Бөтен пароход көтүче кешеләр селекция станциясендә йөриләр. һәм аларның сөйләгән сүзләре дә шул пароход көтүгә, кайтучы Гарифны каршылауга бәйләнгән. Гостиница администраторы Сөембикә, музыка мәктәбендә укучы Фәйрүзә, музыкант Закирларның селекция станциясендә йөрүләрен берни белән дә аклый алмыйсың. Закир белән мортаза арасында шундый сүз бара:

Закир. Сез иген культурасы турында сөйлисез икән. Ә ничек тармаклана икән соң ул?

 Мо р т а з а. Рәмзия исемле кыздан сора.

3 а к и р. Рәмзия дисезме? 

М о р т а з а. Әйе, Рәмзия. Шушы селекция станциясендә эшләүче кыз.

Закир. Рәмзия минем бик якын кардәшем. Бер туган энемнең кызы ул. Мин аның атасы урынына калган агасы. Менә шундый, атасы урынына калган агасы, сеңелесенең кайда эшләвен белмәве акылга сыймый. Аларның бер-берсенең кайда, нинди эштә эшләүләрен белмичә, булган уңышлары белән уртаклашмыйча яшәүләре һич табигый түгел. Менә мондый логикасызлык Гамир Насрый иҗатында бик күп очрый. Инде «Директор Тарханов» исемле әсәренә килик. Бу әсәрнең асылда кирәкле әсәр икәнен мин алда әйткән идем. Ул үзенең темасы һәм эчтәлеге белән дә әһәмиятле. Сугыштан соңгы хуҗалыгыбызны үстерүгә, завод-фабрикаларыбыз ни директор Тарханов аңа карата бернинди дә чара күрми. Димәк, директор аның начар кеше икәнен белә торып, ана юл куя булып чыга. Яисә Тарханов бернәрсә аңламый торган, аңгыра кеше булып кала. Шулай икән, аны ничек директор урынында тоталар? Менә шундый логикасызлыклар әсәрнең бөтен нигезен җимерәләр. «Кызыл Татарстан» газетасыннан килә торган хәбәрче белән, «Татарстан» колхозыннан килүче Айтугановның буталу вакыйгасы, гармонь паспорты урынына мәхәббәт хаты салып җибәрү кебек ялгышулар күрсәтеп, кеше көлдерүгә тырышулар һич тә кирәкми. Мәхәббәт сызыгы әсәрдә бөтенләй эшләнмәгән, бернинди дә кызыксыну тудырмый. Әсәрнең төп идеясен ачуга берничек тә бәйләнми. Беренче пәрдәнең ишек алдында баруы акланмый. Зур производство мәсьәләләре аяк өстендә, ишек алдында чишеләләр. Шалакаевның һәрбер сүз алдыннан «боже мой» дип сөйләнүе хәзерге яшьләр өчен Һич тә характерлы түгел. Гамир Насрыйның әһәмияткә ия булган бер үзенчәлеге бар. Ул бөтен әсәрләрен совет чорының актуаль темаларына багышлап яза. Моннан соң да шул үзенчәлекне дәвам иттерүен, яхшы сыйфатлы киңрәк полотнодагы драма әсәрләре тудыруын телибез без. Гамир Насрый юк-бар эффектлар, очраклы вакыйгалар, ясалма ситуацияләр тудыру белән мавыкмасын, телендәге архаизм, чорыбыз өчен хас булмаган искелек калдыкларыннан котылсын иде дигән теләк, белдерәбез.