ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ
БАЯН ГЫЙЗЗӘТ
ГАФУР КОЛӘХМЕТОВ
Ул үзенең Октябрь революциясенә кадәр язылган барлык пьесаларында диярлек теге яки бу күләмдә шушы проблеманы яктыртты. М. Горький бу теманы интеллигенция өчен көрәшү, аны халыкка якынайту һәм хезмәт иттерү позициясеннән чыгып куя. Аның уңай геройлары большевизмны аңлау юлына баскан кешеләр, шул юлда актив эш алып баручы революцион интеллигентлар булды. Татар демократик интеллигенциясе һәм аның пролетариат хәрәкәтенә мөнәсәбәте проблемасы Г. Коләхметов драматургиясенең дә нигезендә яткан төп мәсьәләләрнең берсе иде. Г. Коләхметов бу мәсьәләдә большевиклар позициясеннән чыгып эш итә. Большевик Вәли образы сүзләре аша интеллигенциягә түбәндәгечә бәя бирелә: Аларның «эшчеләргә юл күрсәтеп торулары һәм эшчеләрнең фикерләрен ачулары кирәк шул» («Яшь гомер»). Язучының «Ике фикер» исемле беренче драмасы шушы чор өчен бик мөһим мәсьәләне — революцион интеллигенциянең большевизмны үзләштерүе һәм эшчеләр сыйныфы ягына чыгуы процессын—художестволы образларда гәүдәләндергән социал-философик пьеса булып тора. Әсәрнең башыннан азагына кадәр ике көчнең көрәше гәүдәләнә: тормышны революцион үзгәртеп коруга алып баручы сугышчан марксизм һәм аңа каршы көрәшүче реакцион буржуаз идеология. Бу бәрелеш интеллигент Давыт өчен көрәш формасында әсәрнең бөтен буена дәвам итә, бер-берсенә каршы куелган төркемнәр конфликты фонында бара. Менә шушы вакыйгалар барышында язучы революция алдында торган интеллигенциянең характерын, омтылыш һәм хыялларын, көчле һәм көчсез якларын һ. б. гәүдәләндереп бирә. Шунысы характерлы, Г. Коләхметов шул чорның һәм аңа кадәр булган татар драматургиясе традицияләреннән китеп, әсәрнең төп конфликтларыннан берсе итеп, көнкүреш, мәхәббәт һ. б. темаларны алмыйча, бөтен игътибарны социаль проблемаларны күрсәтүгә, чишүгә туплый, шул идеяне гәүдәләндерүче образлар кына калмады, марксистик караштан чыгып тормышның бик күп мөһим сорауларына дөрес җавап та бирде, алдынгы интеллигенцияне Давыт артыннан барырга чакырды,, социалистик интеллигенцияне уңай герой итеп сурәтләп, үзенең революцион позициядә торганын ачык күрсәтә алды. «Ике фикер» Октябрьгача татар әдәбиятында новаторларча язылган беренче әсәр булып тора. Татар әдәбиятында ул үзенең эчтәлеге белән генә түгел, жанр ягыннан да, беренче философик драма булуы белән дә аеруча игътибарга лаеклы әсәр. Г. Коләхметов үзе куйган проблеманы художник буларак хәл итү мәсьәләсендә дә үзенчәлекле юл тотты. Ул реалистик образлар һәм күренешләр белән беррәттән, революцион һәм реакцион көчләрне гәүдәләндерү өчен аллегорик образлар системасын иҗат итте. «Ике фикер»нең баш образы Давыт марксистик әдәбият һәм эшчеләр тормышын өйрәнү процессында идея-политик яктан шактый гына үзгәреш, үсеш кичерә. Ул шәхеснең тарихтагы ролен марксистик нигездә аңлый башлый. Дөрес, Давыт әле чынбарлыкта барган забастовкалар, митингларда катнашмый, ул халык восстаниесен төшендә генә күрә. Төш күргәннән соң, Давыт шундый нәтиҗәгә килә: «Уф... Нигә мин өйдә? Нигә мин анда түгел? Нигә мин үлмәдем? Юк, бу — төш кенә, моның өне булырга тиеш. Мин шунда—өндәге сугышта үләргә тиеш...» Давыт шундый теләкләр белән яши башлый. Давыт кебек күп кенә яшь интеллигентлар 1905 елгы революцион күтәрелеш көннәренә шундый хыяллар белән килеп керәләр. Шулар арасында, корал тотып, патша гаскәрләренә каршы көрәш алып баручы эшчеләр белән бер сафта, Гафур Коләхметов үзе беренче булып катнашу бәхетенә иреште, үзе иҗат иткән Давыт образының хыялын аның үзенә тормышта күрсәтергә туры килде! Менә шундый хәзерлек һәм теләкләр белән Г. Коләхметов Россия халыклары өчен гаҗәп зур сынау, чыныгу чоры булган 1905 елгы революцион күтәрелеш көннәренә килеп керә. Я. М. Свердлов җитәкчелегендәге РСДРП ның Казан комитеты, Ленин күрсәтмәләрен үтәп, кораллы восстаниегә массаларны хәзерли башлады. Комитет кораллы восстание белән генә царизмны җиңәргә мөмкин дигән лозунг астында эшли, сугышчан дружиналар төзи. Ул дружина восстание өчен корал җыя, бомбалар хәзерли, эшчеләрне корал тотарга өйрәтә. Шәһәрдә большевиклар оештырган масса-күләм митинглар башлана. 19 октябрьда шәһәр управасы (хәзерге Казан шәһәр Советы бинасы) янында җыелган күп меңле митингта большевик ораторлар халыкка мөрәҗәгать итеп, полицияне коралсызландырырга, халыкны коралланырга чакыралар. Бу эшне тормышка ашыруда Алафузов предприятиеләре эшчеләре хәлиткеч роль уйныйлар. Шәһәрдә халык милициясе һәм сугышчан дружиналар барлыкка килә. Хәрәкәт белән җитәкчелек итү өчен революцион партияләрнең вәкилләреннән «Шәһәр 'коммунасы» төзелә’. Казан большевиклары, Казан пролетариаты революцион энергия һәм оешканлык күрсәтеп, ике көн буе властьны үз кулларында тоталар. Ләкин бу озакка бармый. Губернатор реакциягә ярдәмгә килә, армия туплый һәм 21 октябрьда революцион халыкка каршы һөҗүм башлый. Пролетариат та көчле отпор хәзерли. Шәһәр управасы тирәсендә көрәшүче бер сугышчан дружина юнкерлар һәм солдатларга каршы аеруча дәвамлы көрәш алып бара. Управа бинасы эчендә калып, кулына корал тотып көрәш алып баручылар сафында Гафур Коләхметов та була. Коләхметов, пролетариат белән бер сафка басып, самодержавиегә каршы корал белән сугышка чыга. Ул дружинадан 135 кешенең исемлеген Казак Округ Суды прокуроры әфәндедән алырга булмасмы икән, дигән үтенеч белән Сезгә мөрәҗәгать итәргә батырчылыкны өстемә алам. Бу исемлек буенча полиция ул кешеләрнең хәрәкәтләрен тикшереп тора алыр иде». Прокурордан алынган исемлектә 1905 елгы октябрь восстаниесе вакытында кулга алынганнар рәтендә Коләхметов та бар. Анда «Юнусов-Коләхметов Габдул Гариф, укытучы (учитель), сәүдәгәр улы, 24 яшьтә» дигән юллар бар. Шулай итеп, 1905 елдагы революциянең күтәрелеш көннәрендә Г. Коләхметов иң алдынгы, сугышчан дружиналар сафында торып көрәшә. Хезмәт ияләренең азатлык эшенә турылыклы була. Г. Коләхметов. төрмәдән чыккач, эшче түгәрәкләрендә эшли һәм легаль мөмкинлекләрдән файдаланып, төрле ачык җыелышларда катнаша, публицистика, художество әсәрләре аша көрәш алып бара. Партиянең Үзәк Комитеты һәм Ленин өйрәтүләре нигезендә Казан большевиклары да төрле демократик органнарны үз максатларына файдаланалар. Коләхметов төрмәдән чыгып берничә көн үткәч, Галиәсгар Камал катнашында чыга торган «Азат» (соңрак ул «Азат халык» исемендә Г. Камал редакциясендә чыга башлый) газетасында үзенең мәкаләләрен бастыра башлый. Әлбәттә, Коләхметовның бу эше Казан большевиклар комитеты җитәкчелегендә һәм аның күрсәтмәсе нигезендә булуы ачык: басылган мәкаләләрнең эчтәлеге һәм бу төр матбугатны файдалану идеясе моны раслап тора. Шушы уңайда Г. Коләхметовның революцион биографиясенә караган әһәмиятле бер моментка тукталып китү урынлы булыр. Г. Коләхметов большевиклар листовкаларын тәрҗемә итүче буларак эшчәнлек күрсәтә. Ул «Азат» (№ 11, 1906) газетасында, үз имзасын куеп, «Бөтен халыкка файдалы хәбәрләр» исемле мәкалә бастырып чыгара. Шушы мәкаләне «Казан большевикларының 1903—1907 еллардагы листовкалары» 2 дигән җыентыкның 128 битенә урнаштырылган «Полезные всем сведения» исемле листовка белән рус телендәге листовкаларын татарчага тәрҗемә итеп, өстәвенә үзенең кулын куеп, татар газетасында бастырып чыгара һәм яшерен листовканы халыкка ачыктан-ачык тарата башлый. Бу вакыйга Г. Коләхметовның большевиклар листовкаларын тәрҗемә иткән кеше булуын һич шикләнмәслек итеп раслап тора һәм аның революцион эшчәнлеген тагын да әһәмиятле бер сәхифә өсти. Шуның белән бергә бу, «Азат»та һәм башка газеталар да имзасыз яки псевдоним белән басылган кайбер башка мәкаләләрнең авторын табарга да ачкыч булып хезмәт итә. Публицистик хезмәтләрендә Г. Коләхметов нигездә бер-беренә бәйләнгән дүрт мәсьәләне куя. Ул самодержавиене һәрьяклап фаш итү өчен көч куйды. «Бөтен халыкка файдалы хәбәрләр», «Хатыннар мәсьәләсе», «Эш юктан» мәкаләләрендә ул хезмәт ияләрен ач үлемгә хөкем иткән капитализм системасының вәхшилеген ачып салды. «Хәзерге вакытта мәмләкәтне кулында тота торган кешеләр (капиталистлар) мал өчен туа, мал өчен үләләр» дигән сүзләре белән ул бу эксплоатация властеның кем кулында булуын да, аларның кем исәбенә яшәүләрен дә һәм аларның мораль йөзләрен дә ачып сала. Хатын-кызлар азатлыгы мәсьәләсенә кагылып, Г. Коләхметов бу идеяне тормышка ашыру өчен яшәп килгән стройны тамырыннан үзгәртергә кирәк дип язды. «Эш юктан» исемле мәкаләсендә Г. Коләхметов гадел булмаган сугышларга каршы чыкты һәм самодержавие терәге булган патша армиясен бетереп, аны халык милициясе — бөтен халыкны кораллан-
пролог һәм яңа образлар өсти. Гершунида дулкыннарның иреген буып торган кыяга каршы көрәш фантазия рәвешендә генә бирелгән булса, Г. Коләхметов инде аның эчтәлеген реакция шартларында килеп туган бурычларга буйсындыра. Дулкыннарның көрәшен ул яңа шартлардагы көрәшчеләргә үрнәк итеп куя, революцион көрәшнең яңадан күтәреләчәгенә ышану идеясен алга сөрә, революциянең һаман дәвам итүен күрсәтә. «Колагыма ерактагы дулкыннарның тавышы ишетелгән кеби була» дигән сүзләрдә Коләхметовның киләчәккә оптимистик караш үткәргәне ачык чагыла. Коләхметовны пролетариат сәнгатенең вәкиле итеп таныткан атаклы «Яшь гомер» драмасы 1908 елда матбугатка чыга. Бу пьеса чыгу белән җәмәгатьчелек ике капма-каршы фикер әйтә. Буржуаз язучылар аның пролетар тенденциясен күреп, усал рәвештә әсәрне инкарь итәргә тырышалар. Ләкин демократия лагере «Яшь гомер»не шатланып каршы ала. Чөнки алар татар әдәбиятында беренче тапкыр сурәтләнгән аңлы эшчеләр образын күреп, аларның көрәшкә чакырган авазларын ишетеп, җиңүгә нык ышанган бу образларның оптимизмыннан көч алалар. Шуның белән бергә Гафур Коләхметов язган бу драма татар әдәбиятында нигездән яңа — пролетариат әдәбиятының башлануы турында шатлыклы хәбәр иде. Ул әсәр большевиклар йогынтысында, бөек пролетариат язучысы Максим Горький үрнәгендә язылды; Коләхметов аңлы эшчеләрне һәм бюльшевикларны әсәрнең үзәгенә куеп сурәтләүгә күтәрелде. «Алар (байлар — Б.Г.) пычакка пычак каршы килә торган ике сыйныфны бергә катыштырмакчы (ягъни бер партиягә кертмәчке — Б. Г.) булалар. Катыштырмый торыгыз әле... Башка кешеләрне алдасагыз да, без — эшчеләрне алдый алмассыз (Иосиф сүзләре), — Г. Коләхметов менә шундый ап-ачык пролетар позициядән чыгып, ике капма-каршы сыйныф арасында килешүгә' бертөрле дә юл калдырмыйча, мәсьәләне революцион таләп югарылыгыңа куйды. «Яшь гомер»нең идея конфликтын алып баручы көчләр итеп әнә шушы каршы ике лагерьны күрсәтте һәм көрәшнең иң югары төре булган партияләр көрәшен, димәк, политик көрәшне гәүдәләндерде. Йосыфның югарыда китерелгән сүзләре белән язучы җәмгыятьне икегә бүлә: берсе — эшчеләр, хезмәт ияләре, икенчесе — эксплуататорлар, кеше хезмәте белән көн күрүчеләр, соры кортлар. Г. Коләхметовның уңай геройлары беренче төркемнең иң алдынгы кешеләре, революцион көрәш алып баручы профессиональ революционерлар — большевиклар, иң алдынгы революцион сыйныф вәкилләре, җәмгыятьне хезмәт ияләре файдасына үзгәртеп кору өчен көрәшүчеләр. Икенче төркемдә — капитализмның терәге, хезмәт ияләре исәбенә яшәүче эксплуататорлар гәүдәләнә, болар башында миллионер Мостафа тора һәм аның властен ныгытучы, аның теләкләрен җиренә җиткерүче кешеләр бирелә. Әсәрнең төп проблемасы — реакция чорында большевистик организацияләрнең эшләрен дәвам иткәнен күрсәтү һәм партия сафларын саклап калу өчен көрәш аркылы партияне һәм хезмәт ияләрен киләчәк революциягә хәзерләү, аларда җиңеп чыгуга ышаныч тәрбияләүдән гыйбарәт. Пролетариатның киләчәк җиңүе өчен, большевизмның көрәштә җитәкчелеген саклап калу өчен бу проблеманың әһәмияте бик зур һәм актуаль иде. Өстән караганда драмадагы төп вакыйга Гали белән Зөләйханың бәхетсез мәхәббәтен күрсәтүгә багышланган кебек күренә. Ләкин бу өстән караганда гына шулай. Г. Коләхметов әсәрендәге төп, хәлиткеч проблемаларны тикшереп карасаң, мәхәббәт-көнкүреш мәсьәләләренең әсәрдә ярдәмче рольләрне генә уйнауларын, фон булып хезмәт итүләрен күрәсең, бу әсәрнең чын мәгънәсендә социаль законнарын аңлау дәрәҗәсен һәм зур художник булуын бөтен тулылыгы белән күрсәткән гаҗәп көчле образ. Канлы реакция чорында Г. Коләхметов большевик-җитәкчене әсәрнең баш герое, уңай герое итеп сурәтләде. Шулай итеп, татар әдәбиятында беренче мәртәбә айлы пролетариат турында, аның оешмасы һәм оештыручылары, көрәше турында дөрес сүзләр яңгырады. Вәли образы аша эшчеләр хәрәкәтендә җитәкче көч большевиклар партиясе булуын күрсәтте. Революцион эшкә ахырынача бирелгәнлек, фидакарьлек, түземлелек, батырлык, ихтыяр көче, акыл тирәнлеге, тыйнаклылык, иптәшчәнлек, алдан күрә белү, кешеләрне кирәк чакта үзеңә буйсындыра белү, шуның белән бергә дошманга карата аяусыз булу, халыкка мәхәббәт, хаклы эшнең җиңеп чыгачагына тирәннән ышану — менә шундый сыйфатлар чын революционер Вәлине характерлыйлар. Вәли иң аңлы, өлгереп җиткән, сыйныфның политик бурычларын аңлаган һәм бигрәк тә партия кушканча яңа шартларда эшли белергә өйрәнгән эзлекле пролетар революционер. Ул — хәрәкәтнең башында тора. Вәли интеллигент социал-демократка заданиеләр бирә, аның үтәлешен тикшерә, кайдадыр митинг оештыра, ораторлар хәзерли, листовкалар тәрҗемә иттерә, революционерларны аресттан саклап калу буенча эшли, аның эшчәнлеге киң, бәйләнешләре зур, ул хәтта жандармерия идарәсендә барган эшләрне, планнарны да алдан белеп тора һәм, шуңа туры китереп, тиешле чаралар күрә. Ул башкалар өчен зур авторитет, укымышлы Гали дә аңа берсүзсез буйсына һәм аның күрсәтмәләрен үти. Үзенең политик өлгергәнлеге, ситуацияләргә дөрес бәя бирә алуы белән ул бу авторитетны яулап алган. Ул Йосыфка уңай тәэсир ясый, аның ташып торган энергиясен, инициатива һәм оптимизмын файдалы юлда кулланырга өйрәтә. Вәлинең эшчәнлеге татар пролетариаты арасында аңлату, оештыру эшләре алып барган татар большевикларының әдәбиятта чагылышы ул. Вәли образы аша «Яшь гомер» драмасында җирле большевиклар оешмасының 1907—08 еллардагы эшчәнлегеннән бер типик күренеш сурәтләнә. Интеллигент Гали образын ачу өчен, аның хаталарын тулырак күрсәтеп бирү өчен, Г. Коләхметов шул чор интеллигенты өчен бик характерлы булган конфликтны өсти: Гали шәхси эшләр өлкәсенә кереп китеп, эшчеләрдән аерыла, иҗтимагый интереслардан читләшә. Аның Зөләйхага мөнәсәбәте күрсәтелә, образларның социаль сюжет сызыгы белән янәшә индивидуаль сызык та бирелә. Галинең төп хатасы нәрсәдә? Ни өчен ул большевик Вәли тарафыннан каты тәнкыйтькә очрый? Гали дөньяга карашының, эш-кыланышының нигезендә реакция чорында, революциянең чигенүе чорында партиянең стратегия һәм тактикасын аңламыйча, бөтен эш җимерелде, дип исәпләп өметсезлеккә, эч пошуга» (Гали үзе бик еш шулай ди) бирелү ята. Хезмәт ияләренең киләчәк җиңүләренә ышаныч бетү белән, Галинең чайкалулары башлана һәм, мондый хәлләрдә һәрвакыт шулай булган кебек, ул бер-бер артлы ялгыш адымнар ясый, үзенең шәхси эшләре белән генә мавыга, аларны иҗтимагый интереслардан өстен куя. Г. Коләхметов Гали образын иҗат итеп, бердән, аның өчен көрәшсә, икенчедән, аның йөзендә яңа шартларда эшли белмәүче кешене сурәтли һәм ничек эшләмәскә кирәклеген күрсәтә. Ул Зөләйха белән мавыгып, барлык эшне дә ташламый, билгеле күләмдә эш алып баруын туктатмый, ләкин бу эш инде яңа шартларда нәтиҗә бирми торган формада эшләнә. Г. Коләхметов әсәрдәге вакыйгаларның логик агышы белән һәм большевик Вәли сүзләре белән Галинең тоткан юлын, үз-үзен тотышын каты тәнкыйть төзәлергә юллар калдырып, демократик интеллигенция вакытлы төшенкелекләрдән котыла алыр, дигән ышаныч белән әсәрен тәмамлады. Шуның белән бергә язучы көрәшкә яңа төр интеллигенция, пролетар интеллигенция күтәрелгәнен, аның какшамас ышаныч, җитәрлек акыл һәм тапкырлык белән эшне үз кулына алганын ышандырырлык дәрәҗәдә гәүдәләндерде. Вәли белән Галидән кала язучының иң зур игътибар һәм аерым мәхәббәт белән иҗат иткән образы— Йосыф. Бу образда 1905 елгы революциядә актив катнашкан, шушы еллардагы эшче күтәрелешенең көчен, мәһабәтлелеген, самодержавиене калтыраткан көннәрне үз күзе белән күргән һәм аның киләчәктә җиңеп чыгачагына бөтен күңеле белән ышанган кеше сурәтләнә. Йосыф драмада Вәли фикерләрен куәтләп бара, аның позициясендә тора. Йосыф образын патша цензурасы иләкләреннән ничек тә исән чыгару өчен язучы аны беренче пәрдәдә эчкән бер кеше итеп күрсәтә. Моның чыннан да маскировка икәне үзеннән-үзе ачык. Йосыф сөйләгән сүзләр, төрмәдә үзен-үзе тотуы аның исереклеген түгел, киресенчә, аның шактый ук сыйнфый аңы ачылган, үзенең пролетар карашы барлыгын, хәтта кайбер большевистик положениеләрне пропагандалауга кадәр барып җиткәнен күрсәтә. Йосыфның беренче монологы ук инде аның шәхси мәсьәләләр белән мавыкмыйча, иҗтимагый проблемалар турында уйлаганын, шуларны аңлау, хәл итү өчен фикер йөртүче эшче икәнен ача. Ул, эшче буларак, дөньядагы бөтен байлыкны бар иткән хезмәт ияләре вәкиле буларак, үзен бөтен хәзинәләргә хуҗа итен аңлый. Эшче сыйныфында мондый фикернең үсешенә марксизм классиклары зур игътибар бирделәр һәм аны революциягә килү юлында зур адым дип исәпләделәр. Иосиф үзен бөек эшчеләр сыйныфы отрядының бер солдаты дип исәпли һәм, шулай буларак, үзенең дә хезмәт ияләре эшләп барлыкка китергән җәмгыять байлыгына хакы барлыгын аңлый. Йосыф эшчеләрнең чын бәйрәме булган революцион күтәрелештә катнашкан хезмәт ияләренең настроениеләрен гомумиләштерүче образ. Г. Коләхметов Йосыф сүзләре аша мөселман иттифакы партиясен фаш итә һәм аның гомуми милли интереслар өчен дигән демагогиясенә каршы ике дошман сыйныфның килешә алмаучылыгын күрсәтә. Контрреволюцион кадетларга каршы аяусыз көрәш барган чорда Г. Коләхметов пычакка пычак каршы торган ике сыйныфның берләшүе мөмкин булмавын әйтеп, кыю чыгыш ясады һәм бу «Урал» тукталганнан соң. татар телендә «Иттифак»ка каршы юнәлтелгән большевистик пропаганданың иң көчле бер күренеше булды. Г. Коләхметовның публицистик һәм әдәби иҗатында хезмәт ияләрен азатлыкка һәм берләшүгә чакыру темасы зур урын тота. «Яшь гомер»дә бу проблема Йосыф образы аша дәвам итә. Йосыфның полиция участогы камерасында җырлаган җыры тулысы белән шул теманы яктырта. Ул хезмәт ияләрен азат итүнең шарты итеп, аларның берләшеп көрәшүләрен куя: «Иркенлекләр булачактыр, Берләштек без әле». Бу тема «һәр хезмәтче...» брошюрасында, «Ике фикер» пьесасында һәм башка урыннарда да ачык чагыла. Эшчедән күтәрелгән профессиональ революционер Вәли, демократик интеллигенциядән килгән Гали, станок эшчесе Йосыф «Яшь гомер» драмасының вакыйгаларын алып баручы персонажлар булып торалар. Г. Коләхметовның башка эшче образлары да, Йосыф кебек үк, аңлы һәм политик мәсьәләләр белә тирән кызыксынучы, шул турыда уйлаучы итен күрсәтелгәннәр. Шундый төркемнән эпизодик рольдә генә әйтелгән һәм сүзләрендә, драманың үзәгенә салынган конфликтта «Яшь гомер»нең идеясе бик ачык гәүдәләнә. Биредә реакция чорындагы обстановка, большевикларның көрәшне геройларча дәвам итүләр бик оста һәм тирән чагылган. «Яшь гомер» драмасының кайбер үзенчәлекләрен тикшергәндә, беренче нәүбәттә, әлбәттә, аның шул чордагы татар әдәбиятында барлыкка килгән әсәрләрдән үзенең проблемалары һәм образлары белән нигездән аерылып торуы күзгә ташлана. Вәли һәм Йосыф (өлешчә Гали дә) образлары, аларның эшләре һәм уйлары, хыяллары әдәбиятка бөтенләй яңа геройлар — пролетариат вәкилләре, пролетариат идеяләре килгәне турында сөйлиләр иде. Шушы төп — хәлиткеч үзенчәлегеннән башка «Яшь гомер»нең тагы бик күп әһәмиятле, уңай сыйфатлары бар. Драматург Коләхметовның, характерлы сыйфатларыннан берсе булып, аның вак-төяк, мавыктыргыч, шаккатыргыч интрига белән кызыксынмыйча, конкрет, тарихи шартлардагы реаль вакыйгаларны алып, берничә баш образны киң планда һәм тирән итеп гәүдәләндерүе тора. Аның драмаларының үзәгендә гадәттә өч-дүрт образ гәүдәләнә («Ике фикер» дә — Давыт, Кызыл, Кара фикерләр, «Яшь гомер»дә — Вәли, Йосыф, Гали). Бу образларның һәрберсе үзенә генә хас эчке һәм тышкы характеристика алганнар, аларның һәрберсе шул тарихи чорның җанлы кешеләре булып сурәтләнәләр. Мәсәлән, интеллигент Давытның хәрәкәтләре 1904—1905 ел чорына хас булса, интеллигент Галинең. хәрәкәтләре инде, һичшиксез, реакция чорына хас булып торалар. Әсәрнең төп конфликтында большевиклар партиясенең реакция елларында героик эше һәм үзенен сафларын ныгыту буенча алып барган эзлекле көрәше, димәк, социал-политик проблемалар үзәктә, беренче планга куеп сурәтләнгәннәр. Г. Коләхметовның «Яшь гомер» драмасы чын-чыннан партияле, халыкчан әсәр. Ул, чорның актуаль булган һәм хәлиткеч проблемаларын алып, аларга социалистик пролетариат интересларыннан чыгып бәя бирде, кара реакция елларында большевикларның героик көрәшен зур җылылык, хөрмәт һәм ярату белән гәүдәләндереп, халыкны киләчәк революциягә, азатлыкка алып баруларын күрсәтте; бу исә, Г. Коләхметов татар әдәбиятында (гәрчә башлангыч формаларда гына булса да) социалистик реализмны башлап җибәрде, дигән сүз иде. Г. Коләхметов драмаларының теле татар хезмәт ияләренең сөйләү теленә бик якын булып, ул татар әдәби телен төзүдә зур уңай роль уйнады. Г. Коләхметов үз иҗатында бертуктаусыз идея һәм осталык ягыннан үсеп барган язучы иде. Моны ачык күрү өчен аның беренче һәм икенче чор иҗатындагы кайбер аермаларны күрсәтеп китү дә җитә. Мәсәлән, «Ике фикер» әсәрендә әле без пролетариат вәкилләрен бөтенләй күрмибез, ә инде, «Яшь гомер»дә алар төп образлар булып сурәтләнәләр. Беренче әсәрдә баш герой интеллигент булып, аның революцион хәрәкәткә килү процессы гәүдәләнсә, икенче әсәрендә баш герой — большевик һәм ул инде революцион көрәш процессында күрсәтелә. «Ике фикер» әсәрендә уңай программаны гәүдәләндергән һәм аңа каршы көрәшкән образны язучы аллегория ярдәмендә бирә, реалистик образларны әле таба алмый. «Яшь гомер» дә исә аллегория урынына тулысынча реалистик булган образлар алга килеп баса. Беренче әсәрдә ялгыз Давытның революциягә килүе күрсәтелсә, «Яшь гомер»дә инде көрәшүче коллектив, подпольедагы партия оешмасының берничә вәкиле гәүдәләнә. «Ике фикер»нең сюжеты бер генә планда барып, нигездә бер Давытны ачуга хезмәт итсә, биредә сюжет катлаулана, күпкырлы катлаулы образ-характерлар барлыкка килә. Беренчесеннән аермалы була. Бу проблема Г. Коләхметовның иҗат эшчәнлегендә төп урыннарның берсен алып тора һәм бигрәк тә аның публицистикасында һәм соңгы чордагы иҗатында тирән гәүдәләнә. Ул хезмәт ияләренең азатлыкка чыгуларын, революциянең җиңүен халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту, көчәйтү, берләшү шартларында гына мөмкин дип карап, бу юлда дәвамлы көрәш алып барды. Шул мәсьәләгә багышлап ул хәтта «Мөселман егетләре һәм рус кызлары» дигән махсус мәкалә дә язды һәм рус, татар халыклары арасындагы дуслыкның үсүеннән, тирәнәюеннән буржуаз милләтчеләрнең куркуын, аңа комачауларга маташуын фаш итеп, халыклар дуслыгына, бердәмлегенә, татулыгына чакырып чыгыш ясады. Язучы рус халкы белән дуслык урнаштыруда татар халкының азатлыгын күрде. Шушы бөек, мөкатдәс идеяләргә турылыклы буларак Г. Коләхметов, табигый рәвештә, татар драматургиясендә беренче башлап күп санда алдынгы рус кешеләренең образларын гәүдәләндерде, ул аларны симпатия тудырырлык, үрнәк алырлык итеп, чын дуслык, хөрмәт хисләре белән иҗат итте. «Яшь гомер»нең беренче пәрдәсендә бирелгән рус егете белән рус кызы образлары татар халкының чын дуслары, аңа бәхет һәм ирек теләүче, шуңа ирешү юлларын күрсәтүче булып сурәтләнәләр, алар татар халкын хокукларны яулап алыр өчен актив көрәшкә чакыралар. Икенче пәрдәдә күрсәтелгән рус кешесе образы язучы тарафыннан шулай ук ирек сөюче, Йосыф белән дус, фикердәш итеп күрсәтелә. Г. Коләхметов большевик Вәли образы аркылы күп милләтле Россияне азат итәргә кирәк дигән революцион идеяне үткәрә, Вәли бөтен Россияне, Россиянең бөтен халыкларын азат итү өчен көрәшүче патриот итеп сурәтләнә. Г. Коләхметовның интернационалистик идеяләренең гүзәл күренешләре аның үзенең бөек рус пролетариат язучысы А. М. Горькийга булган мөнәсәбәтендә дә ачык чагылды. Ул реакция басымы аегында чит илгә китәргә' мәҗбүр булган, патша хөкүмәте ачыктан-ачык эзәрлекләгән һәм төрмәгә ябарга хөкем иткән М. Горькийны яклап, аны зур язучы, остаз булырлык бөек кеше дип матбугатта чыгыш ясый, аның талантына соклануын белдерә. «Яшь гомер» әсәренең беренче битенә ул мондый сүзләр бастырып чыгарды: «Бу әсәр мәшһүр рус мөхәррирләреннән Максим Горькийга тәкълидән язылмыштыр». Г. Коләхметовны А. М. Горькийга иҗади яктан якынайткан төп сәбәпләрнең иң мөһиме, әлбәттә, аларның дөньяга карашларының берлегендә иде. Алар икесе дә большевиклар җитәкчелегендә эшләделәр, хезмәт ияләренең азатлык көрәшенә якын торып катнаштылар. Менә шушы хәлиткеч моментлар аларны иҗади принципларда да берләшүгә китерде. Г. Коләхметовның бигрәк тә беренче чор иҗатында төп проблеманы тәшкил иткән интеллигенция язмышы мәсьәләсе белән М. Горький шул чорда шактый тирән кызыксынды, хәтта бу темага берничә пьеса да язды («Дошманнар»— 1904 ел, «Кояш балалары»— 1905 ел, «Варварлар» — 1905 ел) һәм бу әсәрләрдә демократик интеллигенцияне халык ягына чыгарга, азатлык көрәшендә катнашырга өндәде. «Ике фикер»дәге Кызыл һәм Кара фикер образларын иҗат иткәндә, Г. Коләхметов 1900 еллардан башлап күп санда аллегорик образлар язган (Тукран, Лачын, Давыл кошы һ. б.) М. Горький тәҗрибәсеннән файдалана. Аның «Кеше» исемле прозаик поэмасындагы кеше һәм аның башында туган, бер яктан, алга өндәүче фикер, икенче яктан, өметсезлек образларының шулай ук Г, Коләхметовка Кызыл һәм Кара образлар тудыруына йогынты ясавы күренә. Үзеннән-үзе аңлашыла ки, Г. Коләхметов биредә тулысынча мөстәкыйль язучы буларак эш итә, «Ике фикер»дәге вакыйгалар, образлар һич тә М. Горький иҗатыннан алынмаган, ул тулысы белән оригиналь әсәр. Биредә сүз, әлбәттә, эшчеләр союзы, ягъни эшчеләр партиясе һәм социализм турында аерым күренешләр кертелгән булган. «Яшь гомер»не укыган вакытта без аның хәзерге вариантындагы кыйммәтле революцион идеяләренә төшереп калдырылган урыннарны өстәргә тиешбез. Бу исә әсәрнең идеясен дөрес аңлау өчен, язучының куйган проблемаларын тагы да ачыграк күрү, өчен ачкыч булып хезмәт итәчәк. Г. Коләхметовның әдәби эшчәнле- генең активлыгы нәкъ 1907 елга туры килә. Ул шушы еллар эчендә («Әльислах» газетасы хәбәр итүенә караганда 1908 елда) тагы «Әбүҗәһил» исемендәге әсәрен яза. Ләкин реакция көчәю белән патша цензурасы торган саен катылана бара, прогрессив газеталар ябыла, тыела, заманның алдынгы идеяләрен күрсәткән әсәрләр я нык кына сызылып басылалар яки бөтенләй дөнья күрми калалар. «Яшь гомер» матбугат цензоры тарафыннан кыскартып, сызгалап бастырылган булса, инде «Ике фикер» һәм «Әбүҗәһил» һ. б. кебек әсәрләр бөтенләй тыелалар. һичшиксез, язган әсәрләрнең басылмавы язучының әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтен чикләүгә илтә. Ләкин язучы тукталып калмый, бу хезмәтне, көчне, шул ук идеяләрне үткәрү максаты белән башка төрдәге иҗатта файдалана башлый. Г. Коләхметов 1909 елда «Тарих сәхифәләре» исемендәге китапларын бастыра. Коләхметов каты реакция чорында да, күптән үк башланган авыруының һаман көчәюенә карамастан, иҗат эшен дәвам итә. 1911 елда ул динчеләрне фаш итеп язган «Ник уйгандым» исемле әсәрен (1907 елда язылган) һәм арифметикадан үзенең дәвамлы хезмәтенең нәтиҗәсе булган «Ысулы тәгълим хисап» исемендәге методик кулланмасын бастыра. Г. Коләхметовның публицистика һәм әдәби әсәрләр иҗат итү өстендә эшләве, әйткәнебезчә, аның большевистик подпольеда актив көрәшүе белән бергә бара. Коләхметовның эшчеләр арасында агитация, пропаганда алып баруын жандармерия шымчылары бик каты күзәтү астына алалар. Коләхметовның революцион эшен раслыйлар, һәм алар патша охранкасының Коләхметов эше уңае белән ни дәрәҗәдә борчулы язышулар алып баруын, губерна жандарм идарәсенең, губернаторның һәм прокурорның «дело»лар төзеп, бер-берсе белән бу турыда язышып, хәбәр алышып, аның турында килгән һәрбер доносны үзара тикшереп баруларын күрсәтеп, «Коләхметов эше»нең зур күләм алганын билгеләп торалар. Эш шуңа барып җитә, Коләхметовны «дәүләткә каршы агитация алып баруда» гаепләп, судка бирү өчен шаһитлардан сорау алып, протоколлар төзү башлана һәм прокурорга җибәрелә Ч Г. Коләхметовның реакция елларындагы революцион эшен һәм революцион хәрәкәткә катнашуын раслый торган архив документлары шактый күп. Г. Коләхметовның җәмәгать эшчәнлеге бик киң Һәм күпкырлы була. Большевикларның реакция чорында тоткан тактикаларына турылыклы буларак, ул көрәшнең төрле формаларыннан файдалана белә. Әгәр 1906 елда һәм аннан соңгы елларда Думага сайлау һ. б. уңай белән оста итеп царизмны фаш итүне оештырган булса, башка вакыйгаларны да ул бу максатка уңайлаштыра ала. Мәсәлән, 1907 елның маенда Казанда җыелган Россиядәге татар мөгаллимнәре съездында ул аеруча активлык күрсәтә. Демократик интеллигенция, хезмәт иясе укытучылар Г. Коләхметовта халык интересларын яклаучы, хезмәт ияләрен агарту эшенә бик зур игътибар бирүче, теоретик яктан хәзерлекле, авторитетлы чын көрәшчене күрәләр. Истәлекләрдән күрелгәнчә, эшчеләрнең сыйнфый аңын арттыру һәм эшчеләрне агарту эшен Г. Коләхметов һаман да зур активлык белән алып бара. Ул ата-аналар җыелышы исеме астында «лекцияләр» оештыра, бу лекцияләрне Коләхметов укыган булганлыктан, аларның эчтәлеге нинди булуын аңлау читен түгел, әлбәгтә. Г. Колохметовның бу эшчәнлеген полиция агенты үз доносында ачык күрсәтә. Шуның өстенә ул Коләхмеговның 1911 елларда да Ямашев белән бергәләп көрәшүен, бер позициядә, бер түгәрәктә булуын да әйтә. Беренче татар театрын демократик юнәлештә үстерү татар большевикларының инициативасына тыгыз бәйләнгән. Бу инициатива конкрет алганда большевикларның активярдәмчеләреннән Гафур Коләхметов эшчәнлегендә чагыла. Язучы, театрның аякка басу чорларында хәзерлекле артистлар булмау сәбәпле, үзе рольләрдә катнаша, бу эшкә үзенең туганнарын тарта — шушы юллар белән ул алдынгы яшьләрне үз тирәсенә туплый. Инде труппа төзелгәч, ул киңәшче, яңа бурычлар куючы, һәрвакыт труппа белән бергә булучы киңәшчегә әйләнә. Театр эше белән кызыксыну большевиклар һәм алар җитәкчелегендә эшләгән Коләхметов өчен бер культура чарасы гына булмыйча, ул алдынгы идеяләрне таратуда файдалана алырлык (реакция чорында бигрәк тә) трибуна булып торган һәм Коләхметовның иҗатын үстерү өчен зур мәктәп тә булган. Татар театр труппасының чыннан да большевиклар йогынтысында торуын беренче спектакльләрдән килгән җыемны — акчаны политик тоткыннарга тапшыруында да бик ачык күрергә мөмкин. Театр труппасы белән якыннан кызыксыну өстенә, Коләхметов аны эшчеләр бистәләрендә эшләтү чараларын күрә. Аның оештыруы аркасында «Сәйяр» труппасы эшчеләр өчен еш кына арзан бәягә спектакльләр бирә. Г. Коләхметов берничә еллар буе «Сәйяр» труппасы файдалана торган «Шәрыкъ клубы»нда «Старшиналар советы» члены булып сайланып килә, димәк, ул бу прогрессив оешманың башында тора. Артистлар өчен Коләхметов эш шартлары тудыру өстендә тырышып эшли. Анык тәкъдиме буенча татар театры тарихында артистлар беренче башлап хезмәт хакы ала башлыйлар. Г. Коләхметов шул чорның татар язучылары белән дә тыгыз бәйләнештә була. Ул Г. Камал эшләгән «Азат» газетасында языша, Г. Камал аның «Яшь гомер» әсәренә уңай рецензия язып чыга, социал-демократик рухта язылган мәкаләләрен «Азат»та бастырып чыгарырга булыша. Г. Коләхметов һәм аның энеләре Г. Тукай белән дә бәйләнештә булалар. Үзенең педагогик эшен өзлексез дәвам итеп, 1912 елда Коләхметов Касимия мәдрәсәсенә рус теле укытучысы булып күчә, биредә укыту шартлары һәм программасы элек эшләгән мәктәбеннән бераз югарырак була, бигрәк тә, рус теле укыту эше тирәнәйтелә. Бу елларда Г. Коләхметовныи авыруы нык көчәеп китә. Туберкулез авыруы, тормышындагы материаль кысынкылыклар, полициянең күзәтүеннән үзенең һәр адымын яшерергә тиеш булу кебек тынычсыз тормыш аның сәламәтлеген какшаганнан-какшата баралар. Г. Коләхметов һәм политик эшчәнлектә, һәм җәмәгать эшләрендә иң актив эшләүчеләрнең берсе булып, хезмәт ияләрен азат итү идеясенә ахырынача турылыклы булып кала. Шушы юлда ул 1915 нче елга кадәр зур энергия белән эшләүдә дәвам итә. Бары тик авырып ятырга мәҗбүр булгач кына, активлык күрсәтә алмый башлый һәм 1916 елның азагында бөтенләй хезмәтеннән чыгып, авылга китә. Истәлекләргә караганда, ул анда һәрвакыт иҗтимагый-политик мәсьәләләр белән тирән кызыксынып тора һәм Бөек Октябрь социалистик революциясен зур энтузиазм һәм шатлык белән каршы ала. Революциягә кадәр үк пролетариат позицияләрен яклап, халык азатлыгы өчен көрәшкән революционер, җәмәгать эшлеклесе, тәжрибәле алдынгы педагог Гафур Коләхметозның хезмәт ияләре каршындагы зур хезмәтләренә Совет халкы революциянең башында ук югары бәя бирә. Моның ачык бер күренеше итеп, Г. Коләхметовның революция җиткәч тә совет органнарына рәсми рәвештә эшкә чакырылуын һәм әсәрләренең киң таралуын әйтергә кирәк. Ләкин Г. Коләхметов Совет властеның үзенә күрсәткән зур ышанычына хезмәт белән җавап бирә алырлык хәлдә түгел иде инде. Ул еракта, Пенза өлкәсендә 1918 елның 1 апрелендә үлде. Бу авыр хәбәр Казанга бары тик шәһәрдән интервентларны кугач кына, 1918 елның
көзендә генә килеп җитә. Ялкынлы патриот Г. Коләхметов туган иленең шундый киләчәген, азат көннәрен күрү теләге белән көрәште, шул эшкә үзенең бөтен көчен, гомерен салды. Шуңа күрә дә ул бу көннәрне күрү бәхетенә ирешкән коммунизм төзүче совет халкы йөрәгендә хөрмәтле урын алып тора һәм аның гүзәл тормыш үрнәге яңадан-яңа казанышларга, халык өчен барлык көчеңне бирергә хәзер торырга чакыра.