Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУГЕНГЕ КЫТАЙ ӘДӘБИЯТЫННАН

БУГЕНГЕ КЫТАЙ ӘДӘБИЯТЫННАН


ЧЖАО ШУ-Л И 

Чжао Шу-ли — хәзерге күренекле кытай язучысы. Ул, чагыштырмача алганда, әле күптән түгел генә яза башлаган дияргә ярый. Башта ул актёр булып йөри, аннан сон, авыл мәктәбендә балалар укыта, соңыннан — империалистик Япониягә каршы сугышкан чакта — Кытай коммунистлар партиясенең үзәк органы булган «Синьхуажибао» газетасында эшли. «Бәләкәй Эр Хәйннең өйләнүе» исемле беренче хикәясе белән үк ул укучылар арасында танылып китә. Чжао Шу-ли үзенең хикәяләре һәм повестьларында яңалыкның искелеккә каршы көрәшен, кытай авылында коммунистлар партиясе җитәкчелегендә бара торган демократик үзгәртеп коруларны тема итеп ала. Крестьян тормышын бик яхшы белгән Чжао Шу-линең әсәрләрендә кытай халкының милли үзенчәлекләре гаҗәп оста чагыла. Чжао Шу-линең «Лицзячжуандагы үзгәрешләр» дигән повесте һәм берничә хикәясе рус теленә тәрҗемә ителеп басылдылар. 1949 нчы елда, кытай культура эшчеләреннән бер төркем белән, Чжао Шу-ли Советлар Союзында булды.

ЯҢА ТУЙ 1.

«КАДЕРЛЕ ТӘҢКӘ»

Сөекле дусларым! Бүген мин сезгә яңа бер вакыйга турында сөйләмәкче булам. Әмма башта «кадерле тәңкә» дип йөртелә торган акчаның нәрсә икәнлеген аңлатып үтәргә кирәк. Моннан утыз ел элек андый аңлатып торуның һич кирәге булмас иде. Ә хәзер менә аңлатмыйча булмый, тыңлаучыларымның күбесе яшьләр бит. Шуңа күрә, хикәямне сөйли башлаганчы, мин менә шул «кадерле тәңкә»нең нәрсә икәнлегенә тукталып үтәм. «Кадерле тәңкә» дип йөртелә торган бу акча Маньчжурия династиясеннән император Кан Си патшалык иткән заманда чыгарылган, дип сөйлиләр. Бу тәңкә Кан Си заманындагы бүтән тәңкәләр белән бер үк зурлыкта булып, алардан бары тик үзенең өстендәге «С» иероглифының сул як кырыенда бер сызык җитмәве белән, аннан соң алтын төсле сап-сары булуы белән генә аерыла. Болай дип сөйлиләр: имеш, бу тәңкәләрне суккан чакта бакыр эченә алтыннан ясалган Буддасы Чжанцзячжуан авылында Чжан фамилияле бер балта остасы яши. Чжанның бик яхшы хатыны була, аны һәммә кеше дә «Күбәләк» дип йөртәләр. Аларның Ай-ай исемле кызлары була. Әгәр дә ай календаре белән исәпләсәк, 1950 нче елның 15 нче январенда ул кызга унсигез тулып, унтугызынчы киткән чак була. Шул ук авылда Айайга күз салып йөри торган, Сяо-вань исемле яшь бер егет тә яши. Хикәя менә шулар турында бара инде. Шулай итеп, балта остасы Чжанның семьясы өч кешедән — ир белән хатыннан һәм Ай-ай исемле кыздан тора. Аларның бәләкәй генә ишек аллары була. Ир белән хатын төньяк бүлмәдә, ә кызлары көнбатыш бүлмәдә яши. 15 нче январьда бу авылда бәйрәм итәләр: халык, борын-борыннан килгән гадәт буенча, кәгазьдән ясалган аждаһалар һәм фонарьлар күтәреп урамда йөри. Кәгазь аждаһалар йөртүе белән элек-электән дан тоткан балта остасы Чжан бу кичне дә, аш ашагач ук, урамга чыкты. Айай савыт-сабаны җыештырды да, алар да, өйне бикләп, әнкәсе белән, икәүләп урамга чыктылар. Анда алар өчесе өч якка таралдылар: балта остасы Чжан кәгазь аждаһаларын йөртергә китте, «Күбәләк» халык тулган урамны күзәтә калды, Ай-ай фейерверк карарга китте — фейерверкны Сяо-вань яндыра иде. Ай-ай, Сяо-ваньның фейерверкларны яндырып бетергәнен көтеп алды да, өенә кайтты. «Күбәләк» тә. урамда йөрде-йөрде дә, өенә юнәлде. Бәйрәм беткәнче кәгазь аждаһалар йөртергә тиешле булган балта остасы Чжан гына өйгә бик соң кайтып керде. Өйгә кайткач, Ай-ай көньяк бүлмәгә керде дә, әнкәсен көтеп ала алмагач, кроватька ятып, йоклап китте. «Күбәләк», өйгә кайткач, үзенең кроватенда кызы Ай-айның йоклап ятканын күрде. Ул, әкрен генә килеп, кызын уятырга тотынды: «Ай-ай, тор, тор!» — диде. Ай-ай уянмады, бары тик икенче ягына әйләнеп кенә ятты, менә шул чакта кызның кесәсеннән ялтырап торган ниндидер бер нәрсә, чылтырап тәгәрәп, идәнгә төште. «Күбәләк», лампа алып, идәнне карады. — Карале,                    Бишенче түти — семьядагы яшь ягыннан бишенче булган ир туганның хатыны. 
Моннан егерме еллар элек, ай календаре белән исәпләгәндә, 30 нчы декабрьда балта остасы Чжан өйләнде. Туй көнне кияү белән кызны карарга бөтен авыл җыелды. Кыз башындагы кызыл яулыкны чишкәч, бер яшь егет, иптәшенең колагына:

— Карасана — «Күбәләк»!—дип куйды.

Тегесе:

— Ике тамчы су төсле! — диде.

Күп тә үтмәде—бүлмәләрдә дә, ишек алдында да, колактан колакка пышылдап: «Күбәләк», «Күбәләк»!., диештеләр. Бу җирләрдә шул чакларда гына опера труппасы булып үткән иде. Шул труппаның бер бик матур биюче кызы бар иде. Ул буйга әллә ни озын түгел, ләкин бик төз гәүдәле, яше егермедән артык түгел иде аның. Кыз ут кебек җитез, хәрәкәтле, кашлары, күзләре сөйләп торалар иде. «Алтын тау храмы» дигән операда ул кыз Ак алиһә ролен башкарды. Әсәрнең барышы буенча сәхнәдән чабып узганда, бу кызның ефәк күлмәге бөтерелеп килә һәм җил-җил җилфердәп тора. Бу моментта бу биюче кыз ефәк корты күбәләге очканны хәтерләтә иде. Тамашачылар аңарга «Күбәләк» дигән исем куштылар. Балта остасы Чжанның да кәләше менә шул биюче кыз төсле иде. Чжан үзе дә:

— Караган саен, ул күбәләкне хәтерләтә, — диде. Туйның икенче көне яңа ел бәйрәменә туры килде. Бу авылдагы гадәт буенча, яшь киленне урамга ике яшь хатын җитәкләп алып чыкты, кулына кызыл келәм тоткан малай, алдан йөгереп барып, келәм түшәргә, ә алар, өчесе дә, күрше-коланга кереп, тезләнеп, яңа ел белән котларга тиешләр иде. Чынында беркем дә тезләнеп тормады, гади генә итеп килеп, бер-берсен яңа ел белән котлап чыктылар. Иртәнге чәйдән соң, ишек бусагасында кызыл келәмле малай күренүе булды, ниндидер бер яшь егет бөтен урамга кычкырып та җибәрде:

— «Күбәләк»! Егет шулай дип кычкыруы гына булды, урамда гүя 15 нче январьдагы төсле, кәгазь аждаһалар йөртергә җыенгандай, халык төркеме җыелып та өлгерде. Яшь киленнең һәрбер хәрәкәтен бик кызыксынып һәм үҗәтләнеп күзәттеләр.

— Карагыз, карагыз, ул Бишенче түти ишек.
 
Имеш-мимеш хәбәрләр Чжанның әнкәсенә дә иреште, карчык Чжанны чакырып алып, «син җебегән кеше икәнсең» дип, сүгеп тә алды.

— Кеше — кызганыч мәхлук ул! Яхшылап кыйнасаң, ул үзгәрә. Аны кызганып тормаска кирәк!—диде карчык. Шушындый үгет-нәсихәттән соң, балта остасы Чжан «Күбәләк» артыннан шикләнебрәк күзәтә башлады. Беркөнне ул каенатасында Бао-аньие очратты. Бао-аньнең бармагында үзенең хатынындагы төсле үк балдакны күреп, Чжан хәйран калды һәм өенә кайтып керү белән үк «Күбәләк»нең бармагында балдагы бармы икәнен карады. Чынлап та «Күбәләк»нең бармагында, элекке ике балдак урынына, бер генә балдак иде.

— Чыннан да, «Күбәләк»нең яртысы Бао-аньнеке икән!—дип куйды Чжан, эченнән генә. Ул моны әнкәсе карчыкка сөйләде. Теге аңарга болай диде:

— Син аны нык кына кыйна! Кыйнасаң, аны төзәтеп була әле. Тик үзәгенә үтәрлек итеп, нык итеп кыйнарга кирәк, каты тормасаң, берни дә эшли алмассың... Балта остасы Чжанның ачуы чыкты, җитмәсә әнкәсе дә котырта төшкәч, ул «Күбәләк»нең кирәген бирергә ниятләнде. Ул барып кисәү агачына ябышты, ләкин әнкәсе аны туктатты:

— Юк! Алай ярамый. Син нәзек таяк белән сук, ул катырак та төшә, сөяк-санакка да зыян итми. Иң яхшысы — кул пычкысы сабы белән эш ит, — диде карчык. Чжан пычкыны алып, аның ярты аршин озынлыгындагы һәм бармак юанлыгындагы сабын тартып чыгарды. Теләгән хәтле кыйнарлык һәм менә дигән таяк булды бу. Ләкин пычкы сабының бик авырттырып кыйнаганын Чжанның әнкәсе каян белгән соң? Яшь чагында Чжанның әнкәсе дә «Күбәләк» кебек шаяра башлаган һәм Чжанның әтисе аны менә шундый таяк белән туры юлга керткән иде. Я, җитәр, читкә китмик... Ачудан йөзе кап-кара янган Чжан таяк тотып килгәч, «Күбәләк» аңардан:

— Нәрсә алып кайттың? — дип сорады. Чжан җавап биреп тормады. Ул, таягын күрсәтеп:

— Бер балдагың кайда? Хәзер үк әйт... — диде. Бу сүзне ишетү белән «Күбәләк», башын күтәреп, еш кына уйныйлар иде. Бер көнне Ай-айның бармагындагы балдакнь? күрсәтеп, Чжан болан диде: — Элек бу балдаклар икәү иде. Ай-ай, кызыксынып:

— Ә икенчесе кайда соң? — дип сорады.

 — Әнкәңнән сора! Ай-ай сорыйм дип авызын ачуы гына булды, «Күбәләк» иренә шундый ачуланып карады, Ай-ай дәшмәде, ул әнкәй балдакны югалткандыр, ахры, дип уйлап куйды. Балдак менә ничек итеп Ай-ай кулына керде. Булып үткән һәммә нәрсәне дә без тикшереп, аңлатып чыктык, хәзер- инде 1950 нче елның 15 нче январе төненә кайтсак та ярый. «Күбәләк», ике тәңкәне дә кулында тотканы хәлдә, үзенең тәңкәсенең ачы һәм татлы истәлекләр бергә буталган тарихын хәтеренә төшерде. Ул вакыйганы яхшы дип әйтүе кыен, чөнки аның белән бик күк ачынышлы хәлләр бәйле. Начар дип тә булмый, — ничек булса да кызык булып искә төшә иде ул. Ләкин үз тәңкәсе белән — яхшымы, начармы — буласы булган һәм беткән инде. Ә менә кызларының «кадерле тәңкә»се белән эш ничек икән? «Күбәләк»нең тәңкәне тартып алып кына каласы килми. Ә тәңкәне кире куйсаң, кызның әнкәсе кебек үк газаплы гомер кичерүенә- юл куярга туры килүе мөмкин. «Күбәләк» бернинди карарга да килә алмады. Ишек алдында аяк тавышлары ишетелде — кәгазь аждаһалар йөрткән балта остасы Чжан кайткан иде. Уйлап торырга ярамый иде, «Күбәләк» тиз-тиз генә тәңкәләрнең икесен дә тартмага салды да бикләп куйды. Инде бик соң, тиздән төнге әтәчләр кычкырырга тиеш иде. Чжан Ай-айның әле үз бүлмәсенә йокларга ятырга китмәгәнен күреп, ачуланып: — Ай-ай, тор —дип кычкырды.

— Ни бар? — Акрынрак кылансаң ярамыймы? Кара, кызны ничек куркыттың!— диде әнкәсе һәм Ай-айга карап:

— Берни дә юк. Әтиең йокларга ятарга куша, — дип, аны тынычландырды. — Иркәләп бозып бетердең инде! — диде ачу белән Чжан. Ай-ай, әкрен генә елмаеп, үз бүлмәсенә кереп китте. Чжан чишенә, ә үзе «Күбәләюжә әкрен генә болай ди иде:

— Бу ике ел эчендә Ай-айга яучылар күп
 
Чжан «Күбәләк»нең сорауларына җавап бирмәде, ул:

— Мин бу көннәрдә бәйрәм эше белән йөреп бушый алмадым. Аларның семьясы соңгы елларда ничек яшәгән, тормышлары ничек икән, беләсе иде, — дип кенә куйды.

— Мин дә белмим шул, — дип үз сүзендә булды «Күбәләк».

— Без бер авылдан булсак та, алар авылның бер очында торалар, ә минем әти белән әнинең өе икенче очында. Уртак бер нәрсәбез дә юк,^ шуңар күрә йөрешми идек. Түти иртәгә барып һәммәсен дә белеп кайтмакчы. Бәлкем, миңа да иртәгә әнкәй янына барып килергә кирәктер? Юл уңаеннан аларга да кереп чыгарга була.

— Була шул, — дип күнде Чжан. Бераздан ул «Күбәләк»кә болай диде:

— Әйт әле... Безнең Ай-ай белән Сяо-вань ничек?.. Алар арасында ул-бу юкмы? «Күбәләк»нең «кадерле тәңкә» турында сөйлисе килми иде, шуңар күрә ул: — Бу эшкә катнашмавы яхшырак. Кызыбыз үсте инде, аңар семья табарбыз, кияүгә бирербез һәм һәммәсе дә яхшы булыр, — дип кенә җавап бирде. 

— Нигә мин үзем барыйм ди? Сине көчләп кияүгә биргәч, таныклыкны синең өчен теләсә кем барып ала ала. Ә үзе теләгән кешесенә чыга торган кызга таныклыкны бирмиләр, җитмәсә аңарга тагын үз-үзен тәнкыйтьләргә кушалар, ата-анаңа каршы барасың дип битәрлиләр, — диде Янь-янь.

— Минемчә, безнең эш беткән инде! — дип куйды күңелсез генә Сяо-вань Айайга.

— Бердән, сине мөдирнең энекәшенә ярәшәләр, икенчедән, әнкәң дә сине аңарга бирергә тели. Бүген әнкәң түтиеңне тыңлар, ә иртәгә синең кулыңда үләрмен дип елый башлар. Нәрсә, әллә шуннан соң син язылышырга бармассыңмы?

— Әни алай эшләмәс ул минем тавыш куптаруымнан курка. Ишектә кемдер: — Чжан агай! Чжан агай! — дип кычкырды. Ай-ай Янь-яньга:

— Бу Сяо-дин, сине эзли! — диде. Янь-янь җавап кайтарырга да өлгермәде, бүлмәгә Сяо-дин килеп керде. Янь-янь йөрәгендәге бөтен кайгысын чишәргә күптән җыйналса да, җаен гына таба алмый йөри иде. Хәзер ул, тиз генә скамьядан торып, Ай-ай кроватена күчеп утырды. Янь-янь Сяо-динга карый, ә үзе бер авыз сүз дә әйтә алмый иде. Сяо-дин исә аңарга карамады, хәтта утырмады да, бары тик Ай-айдан:

— Чжан агай кайда? — дип кенә сорады.

— Мәйданда Чжан агайны көтәләр, ул безгә кәгазь аждаһаларны йөртеп күрсәтмәкче иде.

— Әти әбиләргә китте. Утыр!

— Минем эшем бар... — диде Сяо-дин һәм, күз кырые белән генә Янь-яньга карады да, тиз генә чыгып та китте. Ул урамнан:

— Сяо-вань, әйдә, йөрергә чыгабыз, — дип кычкырды, — син нигә гомерең әрәм итеп утырасың? Өйгә кайткач, әтиеңнән сора: берничә пикуль 2 дөге тапсын, шулай итсәң, барсы да булыр! Янь-янь, башы белән мендәргә капланып, елый башлады. Ай-ай белән Сяо-вань аны бик озак юата алмадылар. Ниһаять, Янь-янь елаудан туктады.

— Сез тизрәк ни дә булса уйлап табыгыз. Күрәсең бит, минем белән ничек килеп чыкты, әллә күңелле дисезме? — Без нишлик соң? — диде Ай-ай.

— Безнең авыл картлары һәммәсе дә искечә уйлый.

2Пикуль — авырлык үлчәве, 58 килограмм чамасы. 

Янь-яньның «Күбәләк» апа белән сүз башларга дип теле кычытып торса да, ул авызын ачарга да өлгермәде, бүлмәгә Бишенче түти килеп керде. Бишенче түти:

— Егете менә дигән, семьясының да җитешмәгән җире, килмәгән бер генә төше дә юк! — дип такылдарга тотынды.

— Әнисе — безнең авыл мөдиренең бертуган сеңелесе. Аның нинди яхшы кеше икәнен сез күз алдыгызга да китерә алмыйсыз! Кистереп бәхәс итә алам: алар кызыгызны ким-хур итмәсләр! Риза, диген, бер дә ялгышмассың...

— Бу сүз безнең арада гына калып торсын әле, — диде аңарга «Күбәләк».

— Мин ирем белән киңәшеп карыйм әле. «Күбәләк»нең бик үк килешеп бетмәгәнен сизенгән Бишенче түти тагын бераз сөйләшеп утырды да китте. Ай-ай моңарга шундый куанды^ көлә башлады, аның бит алмалары чокырланып, ничектер матураеп китте. Ул кешегә кызын бирүгә «Күбәләк» ни өчен каршы иде соң? Бу сорауга җавап бирү өчен «Күбәләк»нең әнкәсе янына баргач булып үткән хәлне сөйләргә кирәк. Сиванчжуан авылына җиткәч, алар өчәүләп башта «Күбәләк»нең әнкәсе өенә керделәр. Бишенче түти гражданнар эше мөдиренең энесенең семьясын хәзер үк күрсәтергә тели иде. Ләкин «Күбәләк»:

— Барыбызга да бергә бару килешми,—диде.

— Башта, түти, син бар, ә аннан соң, сине алырга барган булып, мин керермен. Болай эшләмәсәк, кызымны улларына үзем тагарга йөрим, диярләр тагын. Чжанцзячжуан авылы мөдиренең сеңелесе авылның икенче очында яши иде. Аның семьясы зур түгел, ни барысы өч кеше: ире, үзе һәм- улы гына иде. Малай уйнарга дип урамга чыгып киткән, өйдә әтисе- белән әнисе генә калган иде. Мондый очрашу вакытларында гадәттә сөйләнә торган сүзләрдән соң, карт Бишенче түтидән сорап куйды:

— Син әйткән өч семьяның кайсысы иң кулае була соң?

— Минемчә, һәммәсе дә бертөсле. Кызларның икесенә кияү табылды инде, тик менә «Күбәләк» кызы гына кияүсез әле.

— Нигә алай тиз тапканнар? — дип гаҗәпләнде карт. Бишенче түти: — Унсигез-унтугыз.

 Ай-ай әнкәсенең туй турында әтисе белән сөйләшергә җыенганын белә иде, шуңар күрә, билгеле, ул берьюлы гына йоклап китә алмады- Ай-ай, тәрәзәгә битен терәп, колак салып, тыңлый башлады. Ләкин, аның тәрәзәсе белән әнкәсе бүлмәсе арасында ишек алды һәм тагын бер тәрәзә булганга күрә, ул барысын да ишетеп бетерә алмады, бары тик ике җөмләне генә ишетеп калды. Ул нәрсә ишетте соң? Әнисе болай диде:

— Я, зинһар, әйт әле: шулай эшләсәк, нәрсәсе начар булыр икән? — Бернәрсәсе дә начар булмас, ләкин менә авылдагы гайбәтне ничек итеп бетерергә? Ай-ай бүтән бер сүз дә ишетә алмады. Алда әйтеп үткәнебезчә, Ай-ай бу кичне бик озак йоклый алмады. Иртәгесен, торгач, ул Янь-янь янына бармакчы иде, ләкин өйдә килен булмаса, авыл кызына идән себерергә, тузан сөртергә, учак астына ягарга, аш пешерергә, савыт-саба юарга туры килә бит. Бу эшләр һәммәсе дә һәркөнне кабатлана, һәм боларның һәммәсен дә бүген дә эшләргә кирәк иде. Ай-ай дусты Янь-янь районга китеп бармагае дип курка иде; иртәнге чәйне эчеп бетергәнне зур түземсезлек белән көтеп алгач, ул тиз-тиз генә савыт-сабаны һәм кечкенә таякларны 3 җыйды да юылмаган килеш кастрюляга салды. Аннан соң әкрен генә кастрюля капкачын япты һәм Янь-янь янына йөгерде. Ай-ай Янь-яньнан әнкәсе белән әтисенең нинди карарга килгәнлеген белүен үтенмәкче иде. Ләкин көтелмәгән бер хәл ул турыдагы сүзне куеп торырга мәҗбүр итте. Янь-янь кроватьта ята, ә әнкәсе «Тор инде!» дип ялына. Шунда ук Бишенче түти басып тора, ул да Янь-яньның торганын бик чыдамлык белән көтә иде.

— Янь-Яньга ни булды? — дип сорады Ай-ай.

— Янь-янь мине исән-сау калыр дип курка!—диде Янь-яньның әнкәсе.

— Һәммәсе дә син дигәнчә эшләнде, — диде Янь-янь, — ә син әле Һаман да мин сине кабергә кертәм, дисең! — Әгәр мине азапларга теләмәсәң, ни дип урыныңнан тормыйсың? Җитәр инде, сөеклем, тизрәк тор! Түтиең сиңа райондагы тәртипләр.              

3 Кытайлар аш ашаганда чәнечке урынына кечкенә нке таяк кулланалар. Сүз шулар турында бара.

4 Кытайларда яшь кызны әби дип әйтү бик зур хурлау санала. 

— Я, җитәр, җитәр! Юк сүз сөйләмә, — дип, яучы аны юатырга тырыша иде. — Районга баргач, мин синең таныклыгыңны Ванга бирермен дә ул, укыгач, сиңа ничә яшь дип сорар, син ничә икәнен әйтерсең. Әгәр: «Үзең теләп чыгасыңмы?» —дип сораса, «Үзем теләп чыгам» диярсең...

— Ничек инде ул «үзем теләп»? — дип, Янь-янь кабынып китте.

— Юләр, шулай җавап бирсәң, барысы да яхшы булыр. Аннан соң ул бернәрсә дә сорамаса, барысы да яхшы үтте дигән сүз була инде. Әгәр инде, син ни өчен риза булдың дип сораса, «Ул бик яхшы эшче булганга күрә риза булдым» диген.

— Менә сиңа мә... Минем бит ул шайтанның күләгәсен дә күргәнем юк. Аның яхшы яки начар эшче икәнен мин кайдан белим, ди?

— Менә кызым нинди ул, — дип, Янь-яньның әнкәсе сүзгә кушылды.

— Мине кабергә кертмичә тынычлык тапмас, ахрысы, инде бу кыз.

— Әнкәй, син нигә алай дисең, нигә мин сине кабергә кертим, ди? Чыннан да мин ул кешене белмим бит! Я, ярый, ачуланма инде... Ничек телисең, шулай дип әйтермен. Түти, анда тагын нинди шайтан тәртипләре бар? һәммәсен дә берьюлы сөйлә, мин һәммәсен дә сез әйткәнчә эшләрмен.

— Башка бернәрсә дә юк,—диде түти. Шул чакны Ай-ай артыннан Сяо-вань килде. Бер читкә басып, ул бәхәс беткәнне көтеп торды. Янь-яньны күндергәч, Бишенче түти белән Янь-яньның әнкәсе авыл идарәсенә, таныклык алырга киттеләр. Алар киткәч, Ай-ай:

— Кадерле Янь-янь, син шундый кайгылы... Сине юатыр өчен ни дияргә дә белмим, — диде.

— Минем башым бетте инде. Хәзер нинди кайгылы яки күңелле әйбер булсын инде миңа? Ничек, әтиең риза булдымы?

— Мин сорарга уңайсызландым. Бүген ул турыда сөйләшмик, икенче тапкыр сөйләшербез.

— Юк, мин бүген юри синең эшеңә катнашырга телим. Бер башлагач, ахырына җиткерергә кирәк, һәммә кеше дә минем шикелле бәхетсез булмасын. Синең эшеңнән ни дә булса килеп чыга калса, ул әнкәйгә сабак булыр. Син мине көтеп тор, ә мин әнкәең янына барып киләм. Әгәр һәммәсе дә яхшы булса, без районга бергә икән» дип куйган иде. Ә энесенә димләгәндә, сеңелесе, кыз яхшымы дип сорагач, «Яшь чагындагы «Күбәләк» шикелле яхшы кыз!» дигән иде. Ул бу ике фикер арасында каршылык юк дип саный: «Яхшы» дигәндә, ул аның матур икәнлеген күздә тота, ә «начар» дигәндә, аның әхлагын күздә тота иде. Мөдир «матурлык» белән «әхлак» дигән нәрсәләргә бертөсле җитди карамый: матурлык — табигать эше, ул ничек булса, шулай булып кала; әхлакны исә үзгәртергә була, бары тик яхшылап кыйнарга гына кирәк, ул чакта хатын ничек телисең, шундый була, дип уйлый иде. Бу яктан алганда, мөдирнең карашлары Бишенче түти карашлары белән туры килә иде. Ләкин ул фикерләрен кычкырып әйтә алмый иде. Ай-ай аңарга, мөгаен, болай дип җавап кайтарган булыр иде: «Мондый карашлар белән сез гражданнар эше мөдире була алмыйсыз, алайса көнчыгыш йорттагы Бишенче түти мөдир булсын!» Ярый, читкә китмик, хикәябезне дәвам итик. Гражданнар эше мөдире, ачуланып, туш савыты капкачын япты. Ай-айның көтмәгәндә биргән соравыннан соң ул һич тә иркен сулый алмый иде әле.

— Ничек кенә боргалансагыз да, мин сезгә таныклык язмыйм!

— Язмагыз, ләкин без барыбер язылышырга барабыз. Районга бездән бу турыда сорамый калмаслар, мин бу мәсьәләне тикшерүләрен таләп итәчәкмен!

— Бар, таләп итеп кара! Синең нинди кеше икәнеңне районда да беләләр... Алар озак бәхәсләштеләр, ләкин шулай да буш кул белән китәргә туры килде. Көндезге ашны ашаганнан соң, Бишенче түти, Янь-янь, Сяо-вань һәм Ай-ай районга киттеләр. Яшьләр Бишенче түтине яратмыйлар иде, алар бөтен юл буе аңардан алда барырга тырыштылар. Район идарәсе капкасы төбендә ирләр, хатын-кызлар, картлар, яшьләр — биш-алты кеше инде көтеп тора, ләкин алар арасында бер генә дә таныш кеше юк иде. Зурларның икесе шаһитлар иде булса кирәк, алардан башка тагын берсе егерме, икенчесе унбиш яшьләрдәге ике яшь егет бар иде. Янь-янь, Сяо-вань һәм Ай-ай иде. Кечкенә бүлмәдә кешеләр ишек төбендә торалар, өстәл янына чират белән киләләр иде. Янь-янь белән Ай-ай, ишек янында баскан килеш, язылышу процедурасын күзәтә башладылар. Бишенче түти әйткәнчә, һәммәсе дә бик гади бара иде. Ярдәмче Ван: «Исемең ничек?» — дип сорый — фәлән, фәлән, дип җавап бирәләр, «Ничә яшь?» — Шул хәтле, диләр. «Үзегез теләпме!» — Үзем теләп. «Ни өчен аңарга кияүгә чыгасың?» яки «Ни өчен аңарга өйләнәсең?»

— Яхшы эшче булганга күрә... Бер төсле сорауларга бер төсле үк җаваплар ява. Таныклык алыр өчен дә шулай гына җавап бирергә туры килә иде. Чынында, барлык бу сорауларга бер дә уйлап тормыйча, бик тиз җавап кайтаралар иде. Аннан соң аларга кызыл кәгазь бирәләр дә, кияү, кыз һәм шаһитлар тушка буяп бармакларын басалар иде. Бары тик ике парны гына язмадылар, нәрсәдер җитмәдеме, дөрес булмадымы шунда... Тиздән безнең танышларга да чират җитте. Янь-янь Ай-айны төртә төште һәм:

— Башта син языл! — диде. Ай-ай өстәл кырыена килде. Менә шул чакны кызык бер аңлашылмау килеп чыкты. Ван: «Таныклыкны бирегез!» — дигәч, Сиванчжуан авылыннан килгән әлеге бәләкәй малай, тиз генә өстәл кырыена килеп басты да, үзенең таныклыгын сузды. Бишенче түти кабаланып малайның кулыннан эләктереп алды:

— Ялгыштың! Ялгыштың! Ләкин малай төшенмәде:

— Юк, ялгышмадым. Бу минем таныклыгым. Бишенче түти капка төбендә малайга берни дә аңлатып тормаган, малай Ай-айның Янь-яньнан буйга тәбәнәгрәк булганын күргәч, аны үзенең кәләше дип уйлаган икән. Сяо-вань өстәл кырына килде дә:

— Ялгышасың диләр бит сиңа, ә син тыңламыйсың! — диде һәм, борылып, бармак белән Янь-яньны күрсәтте:

— Менә синең кәләшең! Бүлмәдәге кешеләр барысы да шаркылдап көлделәр. Ярдәмче Baн:

— Үзеңнең кәләшеңне дә белмәгәч, син ничек өйләнәсең соң? — дип, таныклыкны малайга кайтарып бирде. 

Сяо-вань:

— Безнең таныклыгыбыз юк, без язылыша алабызмы?—дип сорады. Ярдәмче Ван үз кәләше кем икәнен белми. Моны үзе теләп өйләнә дип һич тә әйтеп булмый. Барыгыз, өегезгә кайтыгыз! Алар һәммәсе дә район идарәсеннән чыгып киттеләр. Бәләкәй Вандань үзенең Сиванчжуанына борылды, Бишенче түти, нигә ялгыш җавап бирдең дип, Янь-яньны битәрли башлады. Янь-янь исә, үзең ялгыш өйрәттең дип, Бишенче түтине гаепли иде. Бераз вакыт алар дүртәү бергә бардылар, аннан соң баштагы кебек аерылыштылар,— өч яшь алдан бара, ә Бишенче түти арттан сөйрәлә иде. Ай-ай белән Сяо-вань, ярдәмче Ванның башы әйләнеп беткән диләр, ә Янь-янь, Ван бернәрсәне дә аңламый, дип раслый иде. Алар нишләргә кирәклек турында киңәшәләр иде. Янь-янь Ай-ай белән Сяо-ваньга үзенең элеккечә булышырга хәзер торуын белдерде; ә Ай- ай белән Сяо-вань Янь-яньга Сяо-дин белән сөйләшергә һәм аның белән дуслаштырырга хәзер торуларын әйттеләр. Дипломатлар теле белән әйткәндә, алар «үзара ярдәмләшү пакты» төзеделәр. 
 

4. МЕНӘ КЕМНЕ ТӘНКЫЙТЬ ИТӘРГӘ КИРӘК БУЛГАН ИКӘН

 Чжанцзячжуан авылының гражданнар эше мөдиренең хатын-кызлар турында: «Матурлык — беренче урында булса, әхлак — икенче урында тора, ләкин әхлакны ир кеше теләге белән төзәтергә мөмкин»,— дигән карашта булуын без башта ук әйткән идек инде. Андый карашны Чжанцзячжуан авылында чынында бер гражданнар эше мөдире генә якламый, бәлки һәммә кеше дә бу карашта тора. Шуңа күрә дә мөдир үз авылының җиткән ике кызы турында исемнәре-атлары чыккан дигән гайбәтне бик җиңел тарата алган иде. Чжанцзячжуан авылында менә шушы ике кыз гына кияүгә чыкмаган иде. Бу ике кыз егетләр белән дуслашсалар һәм аларны «оятсызлар» дип йөртсәләр дә, һәммәсе дә аларны үзләренең улларына яки туганнарына алырга телиләр һәм, яучылап та эш барып чыкмагач, бу «оятсыз кызлар» турында тагы да күбрәк гайбәт сатарга керешәләр, шуңа күрә ул кызлар турында гайбәт торган саен көчәя бара иде. Кызларның районга баруларын бөтен авыл белде. Картлар эшне начар саныйлар: кызларны яучылап булмый иде инде. Яучылар җибәрү бетте. Кызларны үзләренең семьяларына алырга теләгән кешеләр дә инде алар турында авыз ачарга базмый башладылар. Яшьләр исә, өлкәннән сөйләгән сүзләрне кайчакта кабатласалар да, эчләреннән Ай-ай һәм Янь-янь белән күптән инде килешәләр иде. Ә Ай-ай белән Яньянь, үзләре турында берәр гайбәт ишетсәләр, бер дә читләтеп тормастан: — Кияүгә чыксак, аның нәрсәсе начар булсын соң?—дип кенә куялар иле. Бу сүзләр шундый көчле яңгырыйлар һәм аларга беркем дә каршы әйтә алмый. Шуңар күрә гайбәтчеләр саны көннән-көн кими бара иде. Ниһаять, бу ике парның өйләнешүенә каршы бары тик өч кеше генә калды. Берсе, Янь-яньның әнисе булып, ул әле үлә, әле терелә, ләкин кызының Сяо-динга чыгуына һич күнми иде; икенчесе, гражданнар мөдире булып, ул һич тә таныклык язып бирергә риза булмады өченчесе, райондагы ярдәмче Ван гражданнар эше мөдирен һәм ярдәмче Ванны һәркөнне сүгүдән башка берни калмаган иде инде. Шулай итеп, алар ике ай буе аларны сүктеләр дә сүктеләр, ләкин аңардан берни дә чыкмады. Беркөнне Сяо-вань кооперативка барды. Кооператив мөдире, елмаеп, аңардан:

— Я, Сяо-вань, туең кайчан?—дип сорады.

— Районда әле тикшерү бетмәгән.

— Ә кайчан тикшереп бетерерләр икән соң?

— Бәлки ун елдан, бәлки егерме елдан...

— О, кара, син күпме көтәргә телисең? — диде кооператор.

— Хәзер алай озак көтүнең бер дә кирәге юк. Өйләнешү турында яңа закон игълан ителгәнен син белмисеңмени? Бу закон буенча сез бер-берегезгә бик пар киләсез бит... Сяо-вань ышанмады.

— Алай да шаяртасың үзең... Ләкин кооператор Сяо-ваньга газета тоттырды. Газетаның башындагы язуына күз салу белән ук, Сяо-Вань кооператорның сүзләре дөрес икәнен аңлады. Ул, газетаны лампага якынрак китереп, укырга тотынды. Кооператор:

 — Бир, укып бирим!—дип, газетаны алып, кычкырып яңа законны укып бирде. Кооперативтан чыгуы белән Сяо-вань Ай-ай янына ашыкты, ләкин аларның «үзара ярдәмләшү пакты» булганга күрә, Ай-ай Янь-яньга, ә Сяо-вань Сяо-дин янына китте. Тиздән алар дүртесе бергә Ай-айда җыелдылар, һәм «җыелыш» башланды. Янь-янь әнкәсен ачуландырырга теләми иде, шуңар күрә элек Ай-ай белән Сяо-вань язылышырга тиеш дигән фикергә килделәр.

— Сез таныклык алганнан соң, минем әнкәйне күндерү әллә ни авыр булмас, — диде Янь-янь.

— Сез, әнкәйнең ризалыгыннан тыш та язылышып була дисәгез дә, минемчә, әнкәй ризалык бирсә, яхшырак булыр. Шулай эшләргә булдылар. «Җыелыш»тан соң Сяо-вань белән Ай-ай, ярдәмче Ван язмаса, нишләргә дип, төн уртасына тикле план корып утырдылар. Ләкин алар көткәннең нәкъ киресе килеп чыкты: ярдәмче Ван бер сүз дә әйтмәде, хәтта бер сорау да бирмәде, никах турындагы язуны шунда ук язып та бирде. Ә бер көннән соң, район идарәсеннән, Сяо-вань белән Ай-айның туе районда.
Туй мәҗлесе башланды, кияү белән кыз үзләренә билгеләнгән урынга бастылар. Яна тәртипләргә каяндыр өйрәнергә өлгергән ниндидер бер малай Ай-айдан «кадерле тәңкә»дән башлап үзенең мәхәббәте турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирүен сорый башлады.

— Аның кай җире кызык булсын соң? — диде Ай-ай.

— Мин Сяо-ваньга балдагымны бүләк иттем, ә ул миңа «кадерле тәңкә» сен бирде. Менә бөтенесе шул!.. Яшь егетләрнең берсе:

— Ай-ай сөйләгән җитәме? — дип сорады.

— Юк, җитми, — дип кычкырдылар барысы да.

— Җитмәсә, нишләргә кирәк?

— Тагын сөйләсен! —

 Мин сезнең белән килешә алмыйм, — диде аларга каршы Ай- ай.

— Бу алпавыт белән исәп-хисапны өзү җыелышы түгел ләбаса.

— Без яхшы теләк белән килдек, — дип кычкыра башладылар.

— Шулай булгач, күңелле булсын. Син нигә безне куасың?

— Миңа ярдәм итәргә килүегез өчен сезгә мең рәхмәт, — дип сөйләп китте Ай-ай.

— Ләкин мин барыбер бернәрсәдә дә акланып торырга теләмим. «Кадерле тәңкә» хакында мин һәммәсен дә сөйләп бирдем инде. Сөйлә дисез икән, мин бүтән берәр нәрсә хакында сөйли алам.

— Ярый, сөйлә! Ни телисең, шуны сөйлә!

— Сез һәммәгез дә минем турымда төрле гайбәт сүзләр йөргәнен беләсез, — дип башлады Ай-ай:

— Ә аның өчен кем гаепле икәнен беләсезме соң? Ул гайбәтләр өчен минем Сяо-ваньга кияүгә чыгуымны теләмәгән кеше гаепле — менә шуны гаепләргә кирәк. Үзегез уйлап кына карагыз: әгәр без моннан бер ел элек өйләнешкән булсак, күптәннән инде яхшы кешеләр саналыр идек. Гадәттә һәммә кеше дә: «Үзең теләп өйләнергә һәм үзең теләп кияүгә чыгарга кирәк» ди. Ләкин, зинһар, әйтегезче, безнең авылда кем үзе теләп өйләнгән яки үзе теләп кияүгә чыккан? Дөресен әйткәндә, һәммә кеше дә әти-әниләре кушканча өйләнешкәннәр ич. Мәҗлестәгеләр һәммәсе дә Ай-айның сүзе дөрес икәнен белсәләр дә, районның активистлары каршында икърар итү аларга уңайсыз иде.

— Дөресен әйткәндә, — дип, Ай-ай сүзен дәвам итте,

— Әйтегез әле, ярдәмче Ван нинди кеше? — дип сорады.

— Ярдәмче Ван яхшы кеше, ләкин, ул, кызганычка каршы, чынны ялганнан аера белми. Ул «үзем теләп...» дигән сүзне генә көтә, ләкин алдыйлармы, дөрес сөйлиләрме, ансын тикшереп тормый. Кешеләрнең, ялган сөйләүләрен хәтта мин дә яхшы аера идем, Ван, дөреслекне аңламастан, барыбер таныклык бирә тора. Ә инде нигә өйләнәсең дип сораган чагында, бөтенләй көлке килеп чыга. Әгәр кеше үзе теләп кияүгә чыкса яки өйләнсә, аңардан нигә дип сорауның кирәге бармыни! Кешеләр, ятлап куйган төсле, Ванга: «Чөнки ул яхшы эшче»,— дип җавап бирүне генә беләләр иде бит. Я, әйтегез инде, авылда бетәшкән карттан башка кем эш эшли алмасын? Ул сүзнең нинди мәгънәсе булсын? Безгә, — чыннан да үз теләгебез белән өйләнүчеләргә, — чират җиткәч, Ван, авыл идарәсеннән безнең күптән инде дуслашуыбыз турында хәбәр бар, шуны тикшерергә кирәк әле, дип, безне кире борып җибәрде... Без күптәннән инде дуслашканбыз дигән хәбәр, ул үзе үк инде безнең үзебез теләп өйләнүебезне күрсәтмимени? Аның кай җирен тикшереп торырга? Кыз белән егет бер-берсен белмәгәндә, алар үзләре теләп өйләнәләрме? Мин тагын да ачыграк әйтергә телим, без ярдәмче Ванны да сүгә идек. «Ярдәмче Ван, яманмы, яхшымы ул, белмәссең, ләкин ул эшне дөрес хәл итми. Күпме ялганчыны күрми үткәрде, ә дөрес сөйләүчеләрне тикшерергә булды». Ярдәмче Ван, миңа ачуланмагыз, таныклык биргәннән соң без сезне сүкмибез инде...

— Сез аны дөрес сүккәнсез, — диде район идарәсе секретаре.

— Моннан соң сезгә беркем дә ачулана алмас! Әгәр авылда кайбер кешеләр исемегез-атыгыз чыккан дип, гайбәт саткан икән, бу бары тик аларның борынгы фикердә булуларыннан гына килә. Андый иске карашларны бетерергә кирәк. Гражданнар эше мөдире үзенең энесен өйләндерергә теләгән, шуңа күрә ул сезгә таныклык бирми йөрткән, — ул шуның белән һич хаксыз рәвештә икенче кешенең шәхси семья.

... Туй мәҗлесе беткәч, һәммә кеше дә Ай-ай белән Сяо-вань никахын мактап бетерә алмады.

 — Болар матур һәм дус яшәрләр. Балта остасы Чжан «Күбәләк»не үтерә язганчы кыйнаган кебек хәл инде бер дә кабатланмас! — диделәр. Әле һаман да гайбәт чәйнәүдән айный алмаган картлар белән карчыклар да бу никахны яхшы дип таптылар. Бу кичне Янь-яньның әнкәсе дә акылга килде. Кызына Сяо-дин белән язылышу өчен иртәгә районга барырга ул үзе кушты.

А. Гумеров тәржемәсе.