БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ
А.МУСАТОВ
БӘХЕТ ОРЛЫКЛАРЫ
Повесть
ОЧРАШУ
Укучы балаларны беркем дә чакырып китермәде, ләкин алар, әйтерсең, кичтән сөйләшеп куйганнар, иртә белән Ракитиналар өе янына жыелдылар. Бик иртә иде әле. Салкын чык аякны туңдыра иде. Малайлар, койма башына менеп, телеграмм чыбыкларына кунган карлыгачлар шикелле, тезелешеп утырдылар. Менә Маша тәрәзәдән башын тыгып, шыпырт кына: — Андрей Иваныч сорашты инде, барыгыз турында да сорашты. Ләкин ул йоклый әле, — диде. Моңар каршы Сёмушкин:
— Без көтәрбез, без әкрен генә утырырбыз, — дип пышылдады. Зина Колесова, шулай ук пышылдап кына:
— Ә ул уянып чыккач, без аңарга нәрсә дип әйтербез? — диде.
— Чыннан да... — диде Сёмушкин. — Тәбрик шикеллерәк сүз кирәк була инде. Ягъни мәсәлән, шулай да шулай... Сезнең элеккеге укучыларыгыз хәзерге җиденчеләр исеменнән сезне исән-сау кайтуыгыз белән тәбрик итәбез. — Дөрес, — диде Зина. — Әнә андыйга Сёмушкин оста, ул әйтсен... Ә аннан соң чәчәк бирергә кирәк булыр... Ромашкалар, ләлә чәчәкләре...
Стёпа:
— Балык тотып бирсәк тә була, — диде. Маша каршы төште:
— Балык та, чәчәкләр дә кирәк түгел. Бернәрсә дә кирәк түгел.
— Бүләксез күңелсез булыр бит.
— Ә без аны кырга, урманга алып чыгарбыз, Векшин бабай участогына алып барырбыз. Барысын да, барысын да күрсәтеп йөрербез. Игеннәрне дә, үләннәрне дә...
— Балыклы елганы да, кояшлы күкне дә,—диде Сёмушкин көлеп.
— Юк, син шуны әйт: ничек тәбрик итәбез?
— Берничек тә түгел, — диде Стёпа.
— Тотабыз да болай дибез: «Исәнмесез, Андрей Иваныч. Без сезне шундый сагынып көттек, шундый сагынып көттек...»
— Ә мин сезнең янга шундый озак кайтмый тордым, шундый озак кайтмый тордым... Нишлисең бит, дусларым, юл озын булды шул.
Балалар, кемнеңдер кычкырып эндәшкәнен ишетеп, борылып карадылар. Баскычтан аларга таба солдат гимнастёркасы кигән озын буйлы, ябык чырайлы бер кеше төшеп килә иде. Андрей Иванович иде бу.
— Менә без сезнең белән очраштык та! Андрей Ивановичның уң кулы урынында, очар кошның сынган канаты шикелле булып, буш җиң генә селкенеп тора иде, шуңар күрә ул балаларга сул кулын сузды. Мәктәп балалары, бер-берсенә карашып алдылар да, әз генә артка чигенделәр.
Андрей Иваныч балаларның уңайсызланганнарын күреп:
— Зарар юк, дусларым. Мондый сугыш өчен бер КҮЛ бик күп түгел инде_ ул, — диде. Укытучының иңнәре киңәеп, буе озынаеп киткән, куе мыегы аны олы һәм кырыс итеп күрсәтә, ләкин зәңгәр күзләре элеккегечә тыныч, ягымлы иде. Язмыш укытучының зәңгәр күзләрен, зирәк акыллы башын, таза гәүдәсен шушы балалар бәхетенә саклап калган иде. Балалар, шатланышып, үзләренең Андрей Иванычларын сырып алдылар. Куллары, кешегә ияләшкән күгәрченнәрдәй, укытучының киң учына үрелделәр. Андрей Иваныч балаларга озак карап торды. Каты сугыш, кыска ял вакытларында ул бу балаларның йөзләрен ничә тапкырлар исенә төшермәде! Салкын яңгырлы караңгы төннәрдә аның күз алдында бу балаларның күзләре ничә тапкырлар, һавадагы йолдызлардай янып, авыр поход юлларын җиңеләйтеп тормады! Менә аның уттай җитез, тиктормас сеңелесе Маша, менә аз сүзле, төпле уйлаучан Зина Колесова; нәрсәдер иснәнгән шикелле итеп гел борынын тартып йөрүче Сёмушкин, бик тә, бик тә акыллы Стёпа Карасев... Әнә ничек үсеп, олыгаеп киткәннәр алар! Стёпаның башы, куе чәч каплаганга күрә, шар шикелле түгәрәк булып күренә. Андрей Иваныч аны сугышка кадәр ничә тапкырлар дәрестән соң алып калып, чәчен машинка белән кырган иде! Хәзер Андрей Иваныч кулын Стёпаның башына куйды. Стёпа, бик каты кызарып: — Ипи әгәр, китәртәм. Андрей Иваныч, — диде. — Аның саен үсә дәү үсә. Тәмам аптырадым инде. — Китәртә ул.
Андрей Иваныч гаҗәпләнеп:
— Нәрсә? Әллә күрсәтер әйберегез юкмы? — диде. — Ә әнә теге моннан күренеп торган кырлар? Ә болын, урман, елга буйлары? Маша горур кыяфәттә иптәшләрен күзеннән кичерде. Имеш, ул укытучыга нинди бүләк кадерле икәнен белде. һәм балалар Андрей Иванычны колхоз буенча алып киттеләр. Маша, корымланып беткәй тәбәнәк кенә бер сарай кисәген күрсәтеп: — Безнең тимерче алачыгы!—диде. — Биредә Евсей абый эшли. Ә бусы хайван абзары... Аны әле күптән түгел генә салдылар... — Маша шундый итеп сөйләде, әйтерсең, укытучының тимерче алачыгын да, хайван абзарын да гомерендә беренче тапкыр күрүе иде. Андрей Иванычны күргән колхозчы хатыннар баш иеп исәнләштеләр, исән-сау әйләнеп кайтуы белән тәбрик иттеләр һәм, балаларга ишарәләп, болай диделәр:
— Кайтып баш-күз алырга өлгермәдегез, алар сезне борчый да башладылар. Укытучы моңар каршы:
— Яшь хуҗаларның хуҗалыкларын карап йөрим әле, — дип җавап бирде. — Бик яхшы. Безнең ничек итеп аякка басканны күрегез... Каралтылар тирәсеннән әйләнеп чыккач, балалар укытучыларын кырга алып киттеләр. Бүген укытучы һәрбер нәрсәгә шатланып карады. Иртәнге җил белән дулкынланып торган яшел игеннәр дә, ерактан шәмәхә-кызыл палас булып күренгән тукранбаш кыры да, көтүдә мөгрәшеп йөргән төрле төстәге сыерлар да, әкрен генә аккан елга да шатландырды аны. Бара-тора балаларның телләре ачыла төште. Балалар хәзер урманда ерткычларның да, кошларның да сугышка кадәрге вакытка караганда күбәеп китүләре турында сөйләделәр. Каян гына килә торганнардыр! Хәзер урманда бүреләр, кабан дуңгызлары күренә башлады. Бер тапкыр көтүгә бик зур мөгезле болан килеп кушылды. Көн буе сыерлар тирәсендә йөрде, Әтәч исемле үгезнең котын алып бетерде. Балалар торган саен күбәя бардылар, һәрберсе укытучыларына берәр яңалык әйтергә теләде. Берсе, үзенең гөмбәле яңа җирләр тапканын, икенчесе.
— Ә без... без хәзер дә аның белән ачулы түгел, — диде кыз, көлемсерәп.
— Ләкин ул хәзер әллә нишләде.
— Ничек... әллә нишләде?
Сёмушкин:
— Шулай... — дип нидер сөйләргә керешкән иде, Маша, бу турыда сүз башлаганына үкенеп, Алёшаның терсәгеннән тартып туктатты һәй елга буендагы таллыкта кәрзин өчен иптәшләре белән тал чыбыгы кисеп торучы Саньканы күреп, Андрей Иванычка эндәште:
— Әнә генә ул Коншак, чакырып китеримме?
— Чакыр әле, Машенька. Кыз межа буйлап йөгерде. Санька, аны күреп, куаклык арасына кереп шылды. Ул Машаның Андрей Иванычны кыр буенча алып йөргәнен баядан бирле күзәтеп тора иде инде. Әнә ничек шат бүген Маша. Ә нишләп шат булмасын? Туган абыйсы сугыштан кайтты. Күп тә үтмәс, Алёша Сёмушкин да, Иңе буе бер Стёпа да һәм күп кенә башка малайлар да үзләренең әтиләрен, абыйларын шулай ук шатланып каршы алырлар... Бары тик Егор Коншаков кына кайтмас... Саньканың да көн озын әтисе белән бергә буласы, аңарга яңа төзелешләрне, манара шикелле биек итеп өелгән печән кибәннәрен, кырдагы игеннәрне, елгадагы балыклы тын култыкларны күрсәтеп йөрисе килде. Маша:
— Санька, син кайда? Безнең янга кил! Сине Андрей Иваныч күрергә тели! Чык инде, качып ятма!—дип кычкырды. Ләкин Санька, үзенең чыбыкларын өстерәп, яраланган ерткыч шикелле, тавыш-тынсыз гына куаклык эченә таба үрмәләде. Хәсрәтеннән йөрәге әрнеде аның. Маша, әлбәттә, Саньканың Андрей Иванычтан нигә качканын аңламады, ул башын чайкап торды да яңадан укытучысы янына килде.
ЕГОР АГАЙ БОДАЕ
Хәзер инде Андрей Иванычка иң кызыгын күрсәтәсе калды. Балалар аны тәҗрибә участогына алып килделәр. Маша, ишекне әкрен генә ачып, барысын да эчкә уздырып җибәрде. Векшин бабай түтәлләр арасында яшелчәләрне карап йөри иде. Маша иптәшләренә бармак янады. — Шаулашмагыз... Хәзер берәр нәрсә уйлап чыгарабыз. Кыз нәрсә уйлап чыгарачагын үзе дә белми иде әле, ләкин эченә кереп утырган шайтан баласы аңарга тынычлык бирми иде инде. Ул Захар бабай янына йөгереп килде.
— Бабай... бер кеше килгән, безнең тәҗрибәләр белән кызыксына.
— Нинди кеше? — Хәрби... Фронттан ул. Безнең яңа сортлар турында сораша. Захар бабай үкенечле итеп:
— Инде такылдап та өлгергәнсең икән!—диде.
— Ә без нинди сүз куешкан идек? Маша:
— Бу кешегә күрсәтергә ярый, бабай, — дип әйтә башлаган иде дә, карт башын күтәреп карады һәм, кызны бер читкә этәреп, алга таба атлады:
— О-о! Мин кемне күрәм! Андрей Иваныч, нихәл, кадерлем! диде ул һәм укытучының буш җиңенә куркып карап торды. Димәк, бөтенләй яраксызга чыгардылар? Андрей Иваныч Векшин бабайны кочып алды.
— Документлар буенча бөтенләй. Ә үзем икенче бер фронтка күчерелгән шикеллерәк итеп саныйм.
— Дөрес саныйсың,—диде Захар бабай, аның сүзләрен хуплап.
— Я, дөньяда нинди яңалыклар бар, Андрей Иваныч? Безнекеләр хәзер кай җирләрдә тәпилиләр?
— Еракта, Захар Митрич! Кичә радио буенча приказ тапшырдылар — безнекеләр Минскины алганнар. Карт сызгырып куйды.
— Изге хәбәр бу. Тиздән Гитлер чәнчелә, алайса! Безнең кояшны каплап торган кеше ашаучылар күләгәсе олага, алайса! Тырыштыгыз, рәхмәт! Менә без дә кулдан килгәнчә тырышып йөргән булабыз.
— Карт үзләренең участокларын күрсәтте.
— Ә, сезнең тәҗрибә кырыгыз шушымыни әле? — дип сорады укытучы.
— Исеме зур, Андрей Иваныч! Ә үзе биш тиенлек бакыр кадәр генә. Ләкин шулай да без анда байтак нәрсә чәчтек. Орлыгын бөртекләп тә, учлап та җыйдык. Менә бусы долгунец җитен. Биредә кышкы салкынга түзә торган арыш. Тегендә шәрә орлыклы арпа... Ә бусы сезнең бүләк... Балалар хатына салып җибәргән идегезме, шул.
— Захар башлары зур-зур булып үскән кечкенә генә тукранбаш делянкасын күрсәтте. Укытучы участок буйлап әкрен генә атлады, үсемлекләр яныннан иелә төшеп узды ул. Гүя ул алар белән озак аерылышып торганнан соң исәнләшеп йөри иде, яфракларын, чәчәкләрен куллары белән йомшак кына итеп сирпеп барды. Менә ул буе кеше ярым булып үскән дагстан киндере янында туктап калды. Җитен янында куе яшел төстәге киң яфраклы берничә кенә куагы үсеп утыра иде. Тагы да арырак бик тә кечкенә түтәлләрдә укытучы амур соясы, күксагыз, җир чикләвеге күрде.
— Ә бу көньяк үсемлекләре бирегә каян килде? — дип сорады Андрей Иваныч.
— Ансы турында сез әнә балалардан сорашыгыз, — диде Захар бабай.
— Алар үстерде.
— Без аларны тәҗрибә өчен чәчкән идек, Андрей Иваныч, — диде Алёша.
— Ә орлыкларын мәктәптән алдык. Захар бабай башын чайкап куйды: — Мин сиңа әйтим, алар үзләренең бу мәзәкләренә мине дә китереп кыстырдылар. Имеш, «Боларга суны ничек сибәргә дә, ничек итеп ашларга?» Җавап биреп өлгереп булмый. Ә мин, Захар балаларга кулы белән ымлап куйды, гүя ул моның белән дәшмәгез, Андрей Иванычка бодайны карарга комачауламагыз, дияргә теләде, ә үзе муенын сузган хәлдә аңардан күзен алмады. — Карагыз әле, Захар Митрич... бу... — укытучы борылды да картның кулыннан тотты. — бу Егор Платоныч бодае ич! Әлбәттә шул.
— Таныйсызмыни? — диде Захар бабай.
— Дөрес, Андрей Иваныч» нәкъ үзе. — Ничек танымыйсың! Буе да, башаклары да әйтеп тора. Мин моны йөз төрле бодай арасыннан да аерып ала алам. Мин аны төшемдә дә әллә ничә тапкыр күрдем. Ләкин ул сезгә кайдан килде соң, Захар Митрич?
— Укытучы кинәт үз янына Машаны чакырып китерде.
— Ә сез миңа Саня белән нәрсә дип язган идегез? «Бодай һәлак булды, бер бөртеге дә калмады», дип түгелме? Шулай дип язган идек... — диде кыз, каушап.
— Һәм ул чыннан да югалган иде. Без аны озак эзләп йөрдек, күргән бер кешедән сораштык... Берсе дә белмәде. Бабай да аны югалган дип йөрде. Ник шулай дидегез ич, бабай?
— Әйттем, шулай дидем.
— Захар бабай уңайсызланып җилкәсен кашып куйды, аннан балалар арасыннан Федяны тартып алды:
— Мәсьәләне менә кем үзгәртеп җибәрде. Аңар рәхмәт әйтегез. Һәм ул, Андрей Иванычның да, балаларның да һичнәрсә аңламаганнарын күреп, оныгы белән карашып алды да, бодайның башыннан үткәннәре турында сөйләп бирде.
Немецлар Стожарыга килеп җитә башлагач, Захар Векшин, үзенең, иске берданкасын кора да. урманга партизаннар янына китеп бара. Отряд командиры, МТС директоры картны күреп ачулана, минут тормый авылга кайтып, колхоз көтүен көнчыгышка куып китәргә куша. Ләкин бабай, кырт кисеп, баш тарта: көтүне хатын-кызлар белән үсмерләр дә алып китә алырлар, ә ул, ничек кенә булмасын, ир кеше, урман сукмакларын, һәрбер юлны күңелдән белә, берданкадан начар атмый, әлбәттә, ул бер-ике дистә шакшы немецны чәнчелдерми калмаячак. Шул ук вакытта Пушкин колхозында йөз илле төп җиләк-җимеш агачы, өйләр, чәчкән игеннәр бар. Аларны, хайваннарны куып алып киткән шикелле, алып китеп булмый бит. — Колхоз сторожы булырга уйлыйсыңмы? — дип сорый командир.
— Немецлардан авылны саклап калмакчы буласыңмы?
— Анда күз күрер әле... һәм Захар отрядтан китми. Тиздән аңарга яраклы эш тә табыла. Ул партизаннарның аяк киемнәрен төзәтеп, өс-башларын ямап тора, аш пешерә, авыруларны үлән белән дәвалый. Кайчакларда, хәерче булып киенә дә, авылларга барып йөри, совет кешеләренә староста итеп кемне куйганнар, полицайлар бармы, — туларны белешеп кайта; Бер тапкыр ул урманда ялгыз йөри-йөри кыргыйланып беткән Федя Черкашинга килеп очрый. Захар бабай малайны отрядка алып кайта. Федя бабайга партизаннар хуҗалыгын алып баруда булыша. Малайны отрядта яраталар, әтисе дә, әнисе дә юк икән, күбесе аны асрамага алмакчы булалар.
— Мин ятим түгел, минем бабаем бар... дип җавап бирде.
Бер тапкыр алар бабасы белән Стожарыга китәләр. Бу вакытта анда немецлар хөкем сөрә. Басуларны полицайлар саклый. Хәзер ул басулар ниндидер бер немец алпавытыныкы булалар. Ул елны иген бик яхшы уңа. Игеннәр арасыннан барганда Захар бабай бер сотый җирдә Егор Платоныч бодаен күрә. Катерина Коншакова аны таптап бетерергә никадәр тырышкан булса да, аерым сабаклары тереләләр, үсәләр, алар хәзер өлгереп җиткән авыр башакларны көчкә-көчкә күтәреп торалар.
— Нинди бодай үскән! Кем өчен бит әле! — ди Захар бабай, сыкранып.
— Немец корсагы өчен. Хәзер инде бу бодайның бер башагы, бер бөртеге дә исән калмаячак!
— Һәм ул малайга текәлеп карап тора да, болай ди:
— Кеше бакчасына кереп борчак ашаганың бармы? Кеше бакчасына кергәнең бармы? Федя оялып кына:
— Бар, — дип җавап бирә. — Малайларның барысын да бер калыпка койганнар, сезнең халык минем канымны җитәрлек бозды... Ә менә хәзер, Федюша, син бер изге эш башкарып чыга аласың. Шул бодайның һич югында өч кенә башагын булса да кулга төшер. Булдыра алырсыңмы?
— Алырмын, бабай. Бөтенесен дә өзеп алып кайтырмын, — ди Федя. Төнлә белән ул бодай янына үтеп керә, һәм таң алдыннан карт белән малай лагерьга бер сумка башак алып кайталар. Кабыгыннан арындыралар, җилгәрәләр дә капчыкка салып куялар.
— Чәчүгә әзерләнергә иртә түгелме соң әле? — дип сорыйлар аңардан партизаннар.
— Җиребездән немецны бәреп чыгарганыбыз юк, ә син орлык турында кайгыртып йөрисең.
— Бик вакыт. Җир — немец корсагы түгел. Орлыгы булса, ипие дә булыр. Хәзер инде без бу орлыкны югалтмабыз. Отряд командиры Захар бабай белән Федяны мондый чыгышлар ясап йөрүдән кискен рәвештә тыя, шулай да бодай өчен шатлана, бодайны күз карасы кебек сакларга куша. Яз көне каты сугышлар башланып китә. Фронт сызыгы партизаннар районына якынайганнан-якыная бара. Кызыл Армия белән бәйләнеш булдырырга кирәк була.
Карт шунда ук Федяны эзләргә керешә. Ләкин аны беркайдан да таба алмый. Кайда гына язса да, кайдан гына сорашса да, аның оныгы турында беркем бернәрсә белми. Бары ярты елдан соң гына, Стожарыда тормыш бераз рәтләнгәч кенә, Захар Векшин ерак Ташкент шәһәреннән бер хат ала. Федядан була ул хат. Ул үзенең бу хатында теге вакытта донесениене тиешле җиренә илтеп тапшыруы, ләкин кайтышлый, бераз яраланып, госпитальгә керүе турында яза.
— ...Озак кайткандырмы, тиздерме, оныгым быел яз кайтып җитте. Әлбәттә, бодайны да үзе белән алып кайтты.
— Захар бабай үзенен сүзен шулай тәмамлады.
Укытучы аны шелтәләп:
— Ә сез бүгенгә кадәр әйтми торгансыз. Әнә нинди бит сез, Захар Митрич! Бу бит әллә нинди әкиятләрдән дә кызыграк! — диде.
— Курыктым, Андрей Иваныч. Ә бәлки озак ята-ята орлыкларда бертөрле дә тереклек калмагандыр дидем. Вакыты җитми торып, шапырынуның нигә кирәге бар. Участокка йомшак җил килеп керде дә, әкрен генә игеннәр өстеннән үтеп китте. Игеннәр, гүя без яшибез, без яшибез, дип әйтергә теләделәр, башакларын кыштырдатып алдылар.
— Ә менә хәзер мәсьәлә ачык: бодай яши, башакланды, өлгереп җитте, тиздән урып алабыз.
ЧҮРӘКӘЙ
Санькалар, берәр бәйләм яшь тал чыбыклары кисеп алдылар да, куаклыктан чыгып, өйләренә кайтып киттеләр. Санька, башын түбән иеп, иң арттан өстерәлде. Бүген аның күзенә бернәрсә дә күренмәде: күктәге әледән-әле яңгыр көтеп торган тыгыз соры болытларны да, иген кырлары өстендә мәгънәсез кычкырып йөргән чәүкәләрне дә күрмәде. Ул, Петьканың бертуктаусыз: «Болай юк-бар бәягә саткач, кәрзинкә үреп маташуда мәгънә юк», дип зарланып баруына ачуы килеп:
— Җитте сиңа! — дип кычкырды.
— Синең ул кәрзиннәреңне минем күрәсем дә килми.
— Мин дә шуны әйтәм шул — рәт чыкмый, — диде Петька.
— Әни бүген сине кереп чыксын әле дигән иде.
— Нәрсәгә?
— Шуны да белмисеңме? Итек мастерское турында хәл итеп бетерергә кирәк. Әни инде Яков абый белән барысы турында да сөйләшеп бетергән. Пелагея түтәй дә үзенең Тимкасын җибәрергә булган. Малайлар, Векшинның тәҗрибә участогы янына җитеп, койма буена ял итәргә утырдылар. Петька Санькага бәйләнде дә бәйләнде:
— Нигә син шундый күңелсез, Коншак? Кикриге шиңгән әтәч шикелле йөрисең, — диде.
— Көн салынкы булгангамы әллә? Ә бәлки укытучыдан шүрләгәнсеңдер? Мин күрдем бит, ул бая сине алырга Машаны йөгерткән иде: «Кайда, китер әле миңа шул Коншаковны...» Санька иңбашын җыерып: — Укытучы кем соң ул! — диде һәм уйламыйчарак әйтеп салганына уңайсызланудан кызарып китте һәм йөзен читкә борды. Ә Петька аңар куәт бирде:
— Әлбәттә шулай! Укытучы дип бик исебез китеп тормый әле, — диде ул.
— Әллә ул безгә туган-тумачамы! Элек кенә ул, берәр нәрсә булды исә, хәзер машинкасын чекелдәтә башлый иде. Скамьяга рәхим ит! Утырта иде дә нулевой машинка белән чәчне китәрергә тотына иде. Җитмәсә, тирги-тирги китәрә иде әле: «Нигә алмагач ботагын сыңдырдың, нигә узгынчыга тупас итеп җавап бирдең? Ник тегеләй иттең цә, ник болай иттең?» Коточкыч иде! Ә хәзер ул безгә начальник түгел. Үзебез дә мыеклы. Мастеровой халык. Рәхим ит, гражданин, олтан салыйкмы, баш сабыйкмы? Ә дигәнче өлгертеп бирәбез!
— Петька, бөтенләй кыюланып китеп, кесәсеннән тәмәке янчыгын чыгара башлады: — Әгәр хәзер шуннан безнең янга килсә, мин аңар болай дияр идем: «Минекен тартып карагыз, самосад тәмәке. Бер суырган тончыга, ике суырганның күзе чыга». Санька Девяткинга таба борылып:
— Кемгә шулай дияр идең?—дип сорады. — Кемгә булсын... Андрей Иванычка. Ләкин Санька Петькага шундый итеп карады, тегесе, куркып, артына чигенде һәм авыр сулап куйды: юк, бүген Коншак белән бернәрсә турында да сөйләшеп булмый. Петькага да күңелсез була башлады. Ул кешеләрнең сөйләшмичә, кычкырышмыйча, берсеп-бсрсе үчекләшмичә, тик кенә утырганнарын яратмый иде. Петька, ниндидер бер үләннең борын тәмәкесе шикелле яндырып ала торган чәчәкләрен өзеп алды да, учына салып уды һәм черем итә башлаган Тимка Колечкинның борынына тыкты. Тегесе сикереп торды, төчкереп җибәрде. Аннан Петькага йодрык күрсәтте дә, тагын башын әрекмән белән томалады. Девяткинның тәмам эче пошты. Урыныннан торып койма аша участокка карады, аннан тагын Санька янына килеп утырды һәм йомакайланып кына пышылдап куйды. — Ну Векшиннарның җиләге әйбәт тә соң! Инде бөтенләй пешеп җиткән. Үзе, койма аша үрелсәң, буй җитмәле. Әй, бераз ашап карарга! Әйеме? — Мин кеше бакчасына керергә өйрәнмәгән. — Маша белән Федяны җәберләүдән куркасыңмыни?
— Минем аларда ни эшем бар.
— Я, я, эшең булмаганны исбат ит әле!
— Әйттем ич инде мин сиңа... — Санька, без бит ашап кына карыйбыз. Үзебез белән алып чык- .мыйбыз. Векшин бабай бернәрсә дә белми калыр. Әлбәттә, һөҗүмне бөтен кагыйдәләре белән үткәрербез: дозорлар куярбыз. Үзебез пластунча шуышып керербез...
Малайлар куркып киттеләр. Барысыннан да бигрәк Тимка борчылды. Бу тупны Тимкага күптән түгел генә фронттан кунакка кайтып киткән абыйсы бүләк иткән иде. Тимка аны кадерләп кенә тота иде... Менә ул, әтәчләнеп, Петькага ташланды, һәм:
— Бар, тупны эзләп алып чыгарга Векшин бабайдан рөхсәт сора, — диде. Петька, артына чигенә-чигенә:
— Ни сөйлисен син. Тимка, ни сөйлисең! — диде.
— Векшин анда кеше кертәме соң! Беләсең, ул нинди котырган. Юк, йөз сум бирсәң дә, мин аның янына бармыйм. Алай иткәнче, мин сиңа яңа туп алып бирермен... Шәһәргә баргач, алырмын да кайтырмын.
— Алырсың син! Ванька Строкииның авыз гарьмонеи елгага төшергәч тә. алып бирәм дигән идең. Ел булды инде, һаман аласың әле...
— Ә мин бит Ванькага әйберләтә түләдем. Кыш буе көнбагыш белән сыйлап чыктым. — Сыйладың пычагым! — диде җирән Ванька, көлеп. — Бер стакан ала да бөтен класска өләшеп чыга. Имеш, ул юмарт. Бар да минем гармонь хисабына. Петька, күр дә тор, шәһәрдән алып кайтам, берне түгел, икене алып кайтам, дип никадәр ант итсә дә, Тимка ышанмады. Бер читкә китте дә, чирәмгә йөзтүбән капланып ятты. Санькага Тимка кызганыч булып китте. Ул Петькага усал итеп карап торды да. аны үз янына чакырды.
— Нәрсәгә?—диде тегесе һәм икеләнеп кенә Санька янына килде.
— Син юләргә сабышма, — диде Санька, әкрен генә.
— Бар, тупны алып чыгып бир. Девяткин гаҗәпләнеп:
— Ничек алып чыгыйм мин аны? — диде.
— Керәсең дә, эзләп алып чыгасың. Синең тәҗрибәң бар бит.
— Анда гел үлән генә бит, ниндидер игеннәр... Малайларга Саньканың тәкъдиме бик ошады, алар бер авыздан:
— Табарсың, табарсың! — дип кычкырдылар.
— Без аның кая барып төшкәнен күреп тордык. Әнә шунда, койма буена гына төште. Девяткин сылтау эзләп маташты: анда керү, әлбәттә, кыен эш түгел, ләкин бу эшне эңгер-меңгергә яки кичкә калдырганда яхшы булыр иде. Строкин аңардан:
— Ә тупны фонарь кабызып эзләрсеңме?—дип сорады.
— Санька, шыпырт кына:
— Нәрсә булды тагын? — дип сорады.
— Сиңа рәхәт. Син каурый шикелле җиңел...
— Сиңа да түзәр... Шомырт ич бу. Петька, сакланып кына, ары үрмәли башлады. Кинәт ул, ашлык белән тулы капчык шикелле булып, Санька өстенә ауды һәм куркып кына пышылдарга тотынды: — Укытучы белән балалар теге башта йөриләр. Векшин да шунда.
— Сине күрделәрме?
— Бәлки күргәннәрдер дә... Машаның күзе, үзең беләсең, җиде кат җир астындагыны да күрә торган... Малайлар, ул-бу була калса дип, койма буендагы куерып үскән кура җиләк куагы эченә кереп постылар һәм тыңлап тордылар. Тирә-як тын иде. Санька, Девяткинның күзенә генә күренгән дигән уйга килеп, участокның эченә таба үрмәләде. Ул, җиргә нык сыланып, йөзгәндәге шикелле әле бер, әле икенче кулын сузып, шуышты. Вакыт-вакыт туктап, Петьканы көтеп алды. Тегесе еш кына дүрт аякланып, як-ягына каранды, Санька аңар йодрыгы белән төртте һәм икесе дә бөтен шартын китереп, шуыша башладылар. Ун метр да китеп өлгермәгәннәрдер, куаклык артында сөйләшкән тавыш ишеттеләр, ә аннан соң Захар бабай белән балаларны, алар уртасында Андрей Иванычны күрделәр.
— Әйттем мин сиңа! — дип пышылдады Петька.
— Менә каптык инде. Алар тәгаен безне эзлиләр. Малайлар яңадай кура җиләге куагы эченә кереп постылар. Ләкин Санька озакламыйча аңлап алды, участоктагы кешеләр беркемне дә эзләмиләр иде, сукмак буенча тыныч кына йөриләр, нәрсә турындадыр сөйләшә-сөйләшә үсемлекләрне карап узалар иде. Санька: «Векшин бабай укытучыга үз хуҗалыгын күрсәтеп йөри», — дип уйлап алды. Ниһаять, барысы да участоктан чыгып киттеләр. Санька тагын бераз көтеп торды, һәм, Девяткинга ишарәләп алды да, тагын шуыша башлады. Кинәт ул Петьканың икенче якка таба шуышканын күреп алды.
— Кая барасың?
— Җиләк түтәле әнә кайда? — диде Петька.
— Мин аны синнән яхшырак беләм.
— Ә җиләк түтәле нигә сиңа? Девяткин күз кысты:
— Я инде, я. Әлшин бабай штан төбенә кычыткан тутыра да идарәгә өстерәп алыг бара, җитмәсә, әниләрне чакыртып китерә. Санька анарга усал карап: — Эзлә, эзлә! — диде. — Шуарга яраткач, чана тартырга да ярат... Кинәт кенә куаклык артында калай банкалар, тимер кыршаулар шалтырарга тотынды. Санька җиргә сеңә төште. Ә Девяткин түзмәде, тәртәне кире борды. Санька аңарга йодрык күрсәтте, ләкин тегесе аңар карамады, читәннең ике казыгын як-якка аерды да участоктан чыгып шылды. Санька бераз сулгарак алды һәм тагын эзләргә кереште. Ниһаять, аның кулы тыгыз резина тупка килеп тиде. Санька иркен сулап куйды. Тупны кесәсенә тыкты да, Петька чыккан җирдән читән аша чыгып шылды.
САРАНЧА
Бүген Андрей Иваныч бик күп кеше белән күреште. Күршеләре. элеккеге укучылары килделәр, колхозчылар керделәр. Үзенең иптәш кызлары белән Лена Одинцова килде һәм укытучыны кырга — үзләре үстергән бодайны күрсәтергә алып чыкмакчы булды.
— Зинһар кирәкми... — диде Андрей Иваныч, ялынып, — болай да балалар төшкә кадәр үзләре белән алып йөрделәр. Төштән соң Татьяна Родионовна колхозчыларны җыелышка чакырды. Хатын-кызлар правление алдындагы бүрәнәләргә, киң җәелеп үскән тирәк күләгәсенә тезелешеп утырдылар. Малайлар да шунда җыелдылар. Алардан башка Стожарыда бер җыелыш та булмый иде. Петька Девяткин, хатын-кызларның кырын карауларына игътибар итмәстән, көтүче быргысы озынлыгында «кәҗә аягы» төреп капты. Тимка кинәт кенә:
— Ташла тәмәкеңне, ташла! Укытучы килә!—дип пышылдады. Девяткин, бер дә исе китмичә генә, төтенен борыныннан чыгарды.
— Хәзер ул безнең начальник түгел инде.
— Сиңа әйтәләр бит! — диде Санька һәм аның авызыннан тәмәкесен тартып алды да җиргә салып таптады. Андрей Иваныч бүрәнәләр янына килде һәм сугышка киткәннән бирле беренче тапкыр честь бирмичә, пилоткасын салып, исәнләште. Хатын-кызлар Андрей Иванычка үзләре янында урын бирделәр. — Тагын безгә кайттыгызмыни, Андрей Иваныч!
— Әллә безнең Стожарыдан яхшырак җир таба алмадыгызмы?
— Балаларны караштырыгыз инде. Әтиләре киткәч, бөтенләй сүз тыңламас булдылар... — Бер җылы сүз әйтегез әле. Безнекеләр кайчан кайта инде? Катерина Коншакова да килеп җитте. Ул, укытучыны күрүгә, дулкынланудан, катып калды. Аның Андрей Иваныч янына йөгерәсе, аңардан Егоры турында сорашасы, үзенең шикләнә башлавын әйтәсе килде. Андрей Иваныч, Катеринаны күреп, урыныннан торды.
— Ишеттем, сезнең борчылуыгыз турында ишеттем,—дип пышылдады ул. — Ләкин сез гел йөрәгегезгә генә ышанып йөрмәгез, Катерина Васильевна. Аның алдавы да мөмкин. — Укытучы Катеринаны үз янына утыртты.
— Булышчыларым әйбәт бит минем: комсомолкаларым да, мәктәп балалары да игеннән күзләрен дә алмыйлар.
— Ә колхоз әле һаман районда беренче урында түгел икән. Үзенең сугышка кадәрге данын җуйган. Катерина авыр сулап:
— Сезнеке дөрес, Андрей Иваныч, — диде.
— Без менә зур эш башлап җибәрмәкче булабыз әле. Иске Пустошьне бөтенләе белән эшкәртергә уйлыйбыз. Анда җир күп. Тик менә алар бу эшне ир-аттан башка башкарып чыга алырлар микән, сукачылар, тарту көчләре җитәр микән — колхозчы хатын-кызлар шул турыда сүзгә керештеләр.
— Ә Андрей Иваныч нәрсә әйтер?—диделәр алар укытучыга. Укытучы урыныннан торды.
— Файдалы эшкә керешкәнсез. Безнең халык немецны пуля да снаряд белән генә түгел, орлык белән дә кыйный. Уңышны күтәрергә яна сорт игеннәр үстерергә кирәк. Андрей Иваныч шулай диюгә, Катерина авыр сулап әйтте: — Бездә игеннең ай-яй нинди яхшы сорты бар иде, үзем харап иттем. — Иткәнсез дә, итеп бетермәгәнсез.
— Андрей Иваныч кесәсеннән бер бодай башагы чыгарды. — Таныйсызмы? Катерина башакны учларына салды да, сүнәр-сүнмәс янган утка караган шикелле, сулышын да тидерергә куркып, карап торды, аннан Саньканы чакырып алды.
— Саня, кара әле: әтиеңнең башагы табылды Шул ич! Менә нинди могҗиза! Кайдан алдыгыз сез аны, Андрей Иваныч? Кем саклап калган аны? Укытучы җыелган халыкка үзенең бүген балаларның тәҗрибә участокларында күргәннәрен, Векшин бабайдан ишеткәннәрен сөйләп бирде. Аннан бүрәнәләр өстендә утырган Стёпа белән Сёмушкинны һәм Зина Колесованы күреп, үз янына чакырды.
— Менә алар үзләре дә биредә. Я, кешегә күренегез әле. Барысы да балаларга таба борылдылар. Ә балалар, карт өянке артына яшеренделәр дә, үзара пышылдашырга тотындылар. Укытучы көлеп:
— Чыгыгыз аннан, барыгыз да чыгыгыз! Нәрсә сез анда куак төбендәге гөмбәләр шикелле качып ятасыз!—диде.
— Ә бабагыз кайда? Маша белән Федя кайда?
— Син ич Тимианы кызганган булдың! — дип пышылдады Петька.
— Ни әйттем, туп артыннан анда кереп йөрмик дидем... Чәнчелеп китсен иде шунда! — Берәм-берәм сораштырырга кирәк,—диде Погосова.
— Атаманнары кем икәнен белергә кирәк. Әйтмәсәләр, әниләренә тапшырырбыз. Әниләре очына чыкмый калмаслар. Укытучы шома кырылган яңагын угалап торды да:
— Ә минемчә, инде кем дә булса шаярган икән, ул яшермичә, туры гына итеп үзе үк әйтеп бирер, — диде.
— Күз күрмәгән — колак ишетмәгән эш бу, Андрей Иваныч, — диде Захар бабай.
— Безнең авыл малайлары мондый түгел иде. Әшәкелек эшләүдән курыкмаганнар, ә җавап бирергә дигәч, куак артына посалар.
— Ә мин әйтәм, посмаслар. Безнең егетләр куркак түгел.
— Укытучы малайларны бер-бер артлы күзеннән кичерде, менә аның күзләре агач ботагындагы Санькада тукталдылар. Санька ихтыярсыз артына чигенде. Шул чакта аңарга Федя Черкашин да укытучы шикелле үк өянке яфраклары арасыннан карап торадыр кебек күренде. Ни өчендер аның башына: «Ә ул эндәшми калмас иде, әллә кайчан гаебен таныган булыр иде инде», — дигән уй килде.
— Ә Саня Коншаков нәрсә уйлый?—дип сорады укытучы. Саньканың сулуы кысылды. Ул агарынды, агачтан уңайсыз гына шуышып төште дә, әкрен генә болай диде: — Барысына да мин гаепле... Малайлар ул турыда бернәрсә дә белмиләр. Бодайны миң таптадым.
БАЛЫККА БАРГАНДА
Әйтерсең корт чакты, Саньканың шулай диюенә Захар бабай сикереп торды. Ул тантаналы тавыш белән:
— Әһә-ә... Эләктеңме, саранча! — дип акырды. Ул, Федя кулыннан үзенең артыш таягын тартып алды да, Санькага ташланды. Санька тиз генә яңадан өянкегә үрмәләде. Захар бабай таягының ыргаклы башын ботаклар арасыннан өскә сузды һәм малайны, чалбарыннан эләктереп, өстерәп төшермәкче булды. — Төш, хәйләкәр шайтан, җиргә төш! Санька Захар бабайны хәзер һичнәрсә туктата алмаячагын, ничек тә аның таягын татып карарга туры киләчәген аңлады. Ул, озак уйлап тормастан, икенче бер ботакка күчте дә, күзләрен йомып аска сикерде, һәм чак кына Манефа әби өстенә килеп төшмәде. Куркуыннан коты алынган әби:
— Тотыгыз, шул җен алмаштырган нәмәрсәне! — дип кычкырып калды. Санькага үзе артыннан бөтен җыелыш — хатын-кызлар да, счётын куенына тыккан хисапчы да, колхоз председателе дә, хәтта Андрей Иваныч та куа башлаган кебек булды. Ул, читән аша оста гына сикереп чыкты да, кирпеч, пыяла ватыклары, төрле чүп-чар ташлана торган тыкрыкка кереп шылды һәм аннан шундый тиз йөгереп узды, яланаягы хәтта әз генә дә җәрәхәтләнмәде. Санька авыл артындагы иске ындыр янына барып җиткәч кенә туктады. Борылып караса, артында һичкем юк, авыр башмакларын лаштырдатып, бер Петька Девяткин гына йөгерә иде.
Евдокия саубуллашканда балаларга:
— Инде сез Яков абзагыз янында Гайсә пәйгамбәр канаты аегында яшәгәндәй рәхәт яшәрсез, ә бер елдан авылга кунакка шундый егетләр булып кайтырсыз, малайлар шартларга җитеп көнләшерләр, — диде.
— Ә үги әниең турында борчылма, — диде ул Санькага.
— Мин аңарга барысын да аңлатып бирермен. Сине ШУНДЫЙ ЯХШЫ юлга бастырган эчен үзе үк рәхмәт әйтер әле. Ат караучы Седельникова узып китте. Ул Евдокия белән исәнләште дә балаларга күз төшереп алды: — Балыкка баралармыни?
— Тегенди-мондыйга гына түгел, алтын балыкка, — диде Евдокия, көлеп, һәм балаларга күз кысты:
— Ярый, әйдә барыгыз, күп итеп тотып кайтыгыз! Малайлар олы юлга таба киттеләр. Ләкин йөз адым да китмәгәннәрдер, Санька сулга, болында чемченеп йөргән атларга таба борылды. Петька, гаҗәпләнеп:
— Кая барасың? — диде. — Атлар белән саубуллашырга кирәк ләбаса... Бәлки соңгы тапкыр күрешүебездер. Петька әллә ни каршы килмәде, әле запаста вакыт күп иде. — Бар, бар! Үзеңнең карт алашаң белән үбешеп кил. Санька ат көтүе янына килде. Атлар дымлы үләнне дәрес ятлаган шикелле бер көйгә керт-керт кимереп йөриләр иде. Янында гына тонык сары төстәге ике тай, гәүдәләрен матур дерелдәтә-дерелдәтә, әниләрен имәләр. Лиска, һәрвакыттагыча, башка атлардан читтә йөри һәм, шыпырт кына игеннәргә таба шылырга чамалап, басуга таба карап тора иде. Санька Муромецны эзләп тапты да аның калтыранып торган калку муеныннан сөйде. Муромец, чирәмнән аерылмыйча, сыек шәмәхә төсендәге күзе белән карап куйды, гүя ул: «Күрәсең ич, иртәнге ашымны ашыйм... Зинһар комачаулап йөрмә»,—дияргә теләде. Ләкин Саньканың моңарга хәтере калмады. Санька башта ат өстендә йөрергә өйрәнгәндә шушы Муромецка атланып йөрде бит. Кайчакта, каты чабып барганда, Санька егылып төшеп кала иде. Ә Муромец ташлап китми, кечкенә хуҗасының, хәл алып, яңадан менеп атланганын көтеп торды.
Менә ул ялгыш тал чыбыгыннан үрелгән зур корзннага абынып китте. Каушап калмады, тиз генә корзинаны алды да үгезгә ташланды. Икенче яктан, авыр казык өстерәп, үгезгә таба Стёпа йөгерә иде. Ләкин Әтәчкәйнең тонган күзләре Санькадан башка берәүне дә күрми. Санька төрлечә хәйлә корып карады, я кисәк кенә уңга, я сулга сикерде. Ләкин, ниһаять, Әтәчкәй, җаен китереп, мөгезе белән шундый каты китереп төртте; малай әллә кая атылып барып төште. Кызулыгы белән ул авырту сизмәде. Зур җитезлек белән сикереп торды да, ары йөгерде. Ләкин, берничә адым киткәч, тагы егылды. Әтәчкәй, селәгәен агыза-агыза гырылдап, икенче тапкыр сөзәргә әзерләнде. Нәкъ шул чакта Федя килеп җитте. Ул, йөгереп килгән уңаена корзинаны үгезнең башына каплады. Корзина аша күрмәс булган үгез, гел бер урында әйләнеп торды, бертуктаусыз башын селкеде, аннан, тәмам ярсып, мөгезе белән җирне бораулый башлады. Ләкин хәзер инде ул куркыныч түгел иде. Менә Петька белән көтүче дә килеп җитте. Ул, озын чыбыркысын мылтык аткан шикелле шартлатып, үгезне участоктан куып алып чыгып китте.
ЧЫН ДУСЛАР
Маша, Федя һәм Стёпа Саньканы, әкрен генә тотып, өенә алып кайтып киттеләр. Девяткин иң арттан Саньканың котомкасын күтәреп кайтты. Ул бертуктаусыз «әйттем мин аңар, Әтәчкәй белән бәйләнмә дидем», дип мыгырданды. Катерина балалар каршына йөгереп чыкты һәм, тәмам агарынып, былдыр тоткасына ябышты.
— Ай, балам!.. Нәрсә булды сиңа?..
Маша:
— Аны үгез сөзде, — дип пышылдады. Санька, әнисен күргәч, әз генә елмаеп куйды: — Бернәрсә дә юк. Ул мине бары бер генә тапкыр сөзде,—диде. Катерина Саньканы чишендерде дә, кабыргасындагы ярасын бәйләп, урынына яткырды. —- Катя түтәй, әллә доктор чакырыйк микән? — диде Маша. —- Барыгыз, балалар, ләкин тиз булыгыз. Маша белән Федя күрше авыл больницасына йөгерделәр. Бер сәгать үтүгә алар Иван Ефимович дигән ябык кына карт фельдшерны алып килделәр. Коншаковлар өе янына бөтен авыл баласы җыелды. Алар тәрәзәдән, өйалды ярыкларыннан карадылар, былдырда кайнаштылар.
— Беренчедән, тавышланмагыз, — диде Иван Ефимович.
— Икенчедән, барыгыз да ике йөз адымга чигенегез. Раз, два. Ул, малайларның урам уртасына, бүрәнәләргә кадәр киткәннәрен көтеп торды да, өйалдына кереп күздән югалды. Маша янына чәче-башы тузгып беткән кечкенә Тимка Колечкин килде.
— Апа, Саньканы үгез сөздемени? Син күрдеңме? Сөйлә әле, апа! — диде. һәм Маша участокта нәрсә булганны сөйләп бирде. Тимка:
— Менә мә... әйттем мин сезгә... Санька бернәрсәдән дә курыкмый ул! Рел кешеләрне яклаша! — дип кычкырды, һәм, бик мәгънәле итеп, Петькага карап куйды. Аннан, Югары оч малайлары белән пышылдашып алды. Югары очлар Петьканы төркемнән бер читкә алып киттеләр. Балалар аңардан бик борчылып сорашырга тотындылар. .
Башта Петька көлеп кенә җавап бирде. Ләкин малайлар аны торган саен тыгызрак камый бардылар. Девяткинга Тимка барыннан да күбрәк кычкырды. Гадәттән тыш сугышчан һәм кыю Тимка аңарга яшь әтәч шикелле ташланды. Ә әз сүзле Ваня Строкин Девяткинга чыраен сытып карап торды. Ниһаять, малайлар бөтенесе бергә Маша, Федя һәм Стёпа янына килделәр. Тимка төртелә-төртелә:
— Малайлар... — дип сүзгә кереште.
— Без сезгә Санька турында әйтергә телибез... Әллә сез аны тәҗрибә бодаен усаллык белән, юри таптап йөргән дип беләсезме? Менә кем аркасында булган бу хәл... — диде ул һәм Петькага баш селкеп куйды:
— Хәзер инде үзең сөйләп бир. Малайлар, Тимканың сүзен яклап:
— Сөйлә, Девяткин, сөйлә, син бит вәгъдә иткән идең, — дип кычкырдылар. — Яшермичә, дөресен сөйләп бир.
— Кеше артына яшеренеп калырга өйрәнеп беткән!..
— Санька бодайны кем аркасында...
— Ну, минем аркада, — диде Петька, мышный-мышный, — ну, мин гаепле... Тимка аңар төртеп:
— Син яхшылап сөйлә, — диде.
— Дөресен әйттермичә барыбер җибәрмибез.
— Без кичә чүрәкәй уйнап тора идек, — диде Петька, боегып кына. — Ну Тимканың тубы сезнең участокка барып төште. Тимка:
— Барып төшмәде, син аны юри шунда чөйдең,—дип төзәтеп куйды.
— Ну, чөйдем.
— Ә кереп эзләргә курыктың. Санька курыкмады, Петьканы да үзе белән керергә мәҗбүр итте. Ну менә шунда алар сезнең бодайны таптадылар. Федя белән Стёпа бер-берсенә карашып алдылар. Менә ничек икәв ул! Ә бит алар кичә нәрсәләр генә уйлап бетермәделәр! Сёмушкин, Санька иң яхшы бодайны ачудан таптап чыккан, дигән уйга килде. Нигә яшереп торырга, кичә барысы да Сёмушкин белән килешә яздылар. Бары бер Маша гына: «Санька андый малай түгел», — дип, үз сүзендә торды.
— Эх сез! — диде Маша, югары оч малайларына үпкәләп,— белә торып, шушы көнгә кадәр яшереп йөргәнсез!
— Без яшерми идек,—диде Тимка, тирән сулап, — без иртәдән бирле Девяткинны эзләп йөрде.
Ләкин Маша белән Федя, ниндидер күңелсез хәл булганны сизеп, Тимканы кыса башладылар. Тимка, сер-сер инде, ләкин Саньканы ничек булса да коткарырга кирәк ич, дип уйлады, һәм ул аның кайгысы турында сөйләп бирде. Балалар байтак вакыт сөйләшмичә басып тордылар. Кисәк-кисәк ертык болытлар һаваны томалый башладылар. Җил чыкты. Куышлы карт юкәләр шомлы итеп шыгырдарга тотындылар. Еракта, урман артында аҗыган ялтырады. Өйләрдә лампа һәм сукыр лампалар кабызылды. Менә Андрей Иваныч тәрәзәсендә дә ут кабынды. Үзләренең кечкенә гомерләрендә балалар бу утка ничәмә-ничә тапкыр килделәр икән инде! Маша кисәк кенә бер читкә борылды. Тимка аңардан:
— Кая барасың?—дип сорады.
— Әйдәгез безгә, Андрей Иваныч янына керәбез. Тимка куркып:
— Мин бит Санькага сүз бирдем... — диде,— инде хәзер бөтен дөньяга таралыр...
— Андрей Изанычка әйтергә ярый. Аңар барысын да әйтергә ярый.
ТӨНЛӘ БЕЛӘН
Санька өйалдыңда ята иде. Авыртуы әкренләп басылып килә иде инде. Ләкин әле борылганда һәм тирән сулаганда сул як биле чәнчеп авырта, сулу алырга кыенлаша иде. Өйалды аша Саняның әнисе, Феня һәм Никита сакланып кына атлап, ишек алдына чыгып киттеләр. Өйалдының бүрәнә стенасы аша малайларның шыпырт кына сөйләшкәннәре ишетелде; Санька аларның стена ярыкларыннан кызыксынып карап торганнарын күреп калды. Аннан соң әнисе былдырда балалар белән озак кына сөйләшеп торды. Нәрсә турында, Санька рәтләп ишетә алмады, шулай да ул аерым сүзләр буенча сүзнең үзе турында барганын аңлады, һәм аңарга уңайсыз булып китте. «Бик иштем инде, әйтерлек тә түгел, данга күмелдем!.. Үгез мөгезенә эләктем»,—диде ул, гарьләнеп. Аның йоклыйсы килде, ләкин башы бик аек иде аның, йокы кермәде. Соңгы көннәрдә булып үткән вакыйгалар барысы да: туп уйнау, тапталган бодай, җыелыш аның күз алдына килде, әнисенең «йөзебезгә оят китерде ул безнең» дигән сүзләре колак төбендә яңгырап торды. Бара-тора балаларның сөйләшкәннәре Санькага ачыграк ишетелә башлады. Тимка Машадан:
— Сезнең бодаегыз бөтенләе белән һәлак булган, ди, дөресме? — дип сорады.
— Аңарга инде берничек тә ярдәм итеп булмыймы? Ә? Маша? Кыз:
— Әгәр ул тапталып беткән икән, аңарга ничек ярдәм итәсең? — дип җавап бирде. — Катя түтәй, ә сез аның берәр даруын белмисезме? — дип чокчынды Тимка.
— Колхозчылар Саньканы орышмасалар гына ярар иде.
— Ай, балалар, — диде Катерина, тирән сулап, — ул бодайга инде берничек тә ярдәм итеп булмас дип куркам. Андрей Иванычтан яки Захар бабайдан сорашып карасагыз инде. Алар бәлки берәр киңәш бирерләр иде. Санька одеалы белән башыннан томаланып ятты. Аның башыннан Тимканың: «Орышмасалар гына ярар иде», — дигән сүзләре чыкмады.
Каушап, аптырап калган Катерина, кинәт башын күтәреп:’ — Нәрсә син минем йөрәгемне әрнетәсең, болай да җаным тыныч түгел, — диде. Күрше хатын тагын бераз утырды да чыгып китте.
Төнлә белән Катерина бер төш күрде. Өстенә катып, кызарып беткән шинель кигән, сакал-мыегы кырылмаган озын гына бер солдат мескенләнеп кенә тәрәзә шакыды, аннан бер төргәк кер сузды һәм, юып бирсәгезче, диде. «Бу нинди төш икән инде тагын?» — Катерина салкын тиргә батып уянып китте һәм тәрәзә янына килде дә, озаклап төнге урамга карап торды. Аннан Санька янында басып торды, аның маңгаен тотып карады һәм яңадан урынына килеп ятты. Ләкин йокы кермәде. «Барысына да Евдокия гаепле. Әллә ниләр сөйләп, йокымны качырды»,— дип уйланды Катерина, һәм торды да, таңны ничек аттырырга белмичә, бер максатсыз идән буйлап йөрде. Аннан, балалар йоклаган арада, аларның кием-салымнарын караштырып куярга булды. Күлмәк, кофта һәм чалбарларын җыеп алды да, кайсына ямау салды, кайсына төймә такты. Чират Саньканың гимнастёркасына җитте. Күкрәк кесәсе ертылган да, булавка белән кадап куелган икән, Катерина булавканы алган иде, кесәдән идәнгә куен дәфтәре белән ниндидер кәгазьләр, расчёска китеге һәм көзге кисәге коелды. «Малай үсә бит, купшыланып йөри башлаган», — диде Катерина, көлемсерәп. Аннан әйберләрне алып куйды да, пөхтә генә итеп, кәгазьләрнең бөкләнгән җирләрен төзәтте. Аларның берсе өчпочмаклы конверт итеп төрелгән иде, машинкада басылган адресы да бар иде: «Пушкин исемендәге колхоз. Коншакова Екатерина Васильевнага». Катерина, нишләргә белмичә, конвертны кулында әйләндергәләп торды. Ул майланып беткән, ертылгалаган, бөгелгән җирләре киселеп чыккан иде. Катерина, конвертны сүтте дә, салкынаеп киткән бармаклары белән тар гына кәгазь тартып чыгарды. Укыды... һәм аңарга аяк астында идән селкенгән, лампа чайкалып киткән төсле булды.
«Юк, кирәкми... Хәзергә искечә калып торсын, — дип уйлады Катерина. — Балалар хәзергә белми торсыннар». Ул Саньканың башка әйберләрен дә кесәсенә салды һәм гимнастерканы әкрен генә элеккеге урынына—Саньканың баш астына тыгып куйды, һәм күз яшен түгә-түгә, малаеның җил ашаган, кытыршыланып торган битенә озак карап утырды. «Әй, мескенем... Әй, ир кеше... Менә балачагың бетте дә. Ә синең әле бер гамьсез йөгереп уйнап йөрер чагың иде». Яктыра башлады. Катерина ишек алдына чыкты. Бер дә күңел бирмичә генә сыерын сауды. Быргы тавышын ишетеп, сыерны урамга чыгарып җибәрде, һәм, көч-хәл белән атлап, Саньканы больницага илтеп кую өчен, конюшняга ат алырга китте.
«БЕЗ ЯТИМ ТҮГЕЛ!»
Балаларны һәм аларның әниләрен җыеп сөйләшкәннәр. Җыелыш бик озак булган. Аналар, барысы да диярлек, балаларының янадан укый башларга тиеш булулары белән килешкәннәр. Хәзер Тимка Колечкин, Ваня Строкин һәм башка балалар укытучыларның өйләренә йөреп укый башлаганнар. Федя да йөри икән. Каушап калган Санька, бер сүз дә әйтмичә, күзләрен җемелдәтеп, уйланып торды: балалар яңадан укый башлыйлар. Менә яңалык кайда ул! Маша, пышылдап кына:
—Саня, син рус теленнән яхшы бара идең, Федяга ярдәм ит әле, аңар бик кыен бит, — диде.
— Миңа калды тагын... Мин инде үзем дә онытып бетердем, — диде Санька, уңайсызланып һәм Машаның сүзен дәвам итүен сорады.
— Андрей Иванычны колхозчылар правление члены итеп сайладылар,— диде Маша.
— Шушы көннәрдә җыелыш булды. Иске Пустошь турында сөйләштеләр. Синең әниең колхозчыларга ниндидер бер дәфтәр укыды. Аңарда иске Пустошь турында бик күп нәрсә язылган иде.
— Беләм, әти дәфтәре ул, — диде Санька.
— Ә Пустошьны нишләт- мәкче булдылар? — Бөтенләе белән эшкәртергә карар кылдылар. Андрей Иваныч белән Татьяна Родионовна, шуның планын алып, районга киттеләр.
— Менә бусы ай-яй! Бусы Стожарыча булган! — диде Санька. Аның бишенче клетка бодае турында сорашасы килде, ләкин кыймады. Кинәт бу турыда Федя үзе сүзгә кереште:
— Бишенче клетканы күрәсең киләме?—диде ул. Санька кашын-күзен җыерды. Кара инде, мәңгегә онытырга теләгәнне искә төшереп тора бит, шул да булдымы иптәшлек! Санька урыныннан торды да, кулына чалгы алды. Юк, бодайны һәлак иткән өчен балалар аны беркайчан да гафу итмәсләр. Олылар да, Андрей Иваныч та гафу итмәс... Федя, төпченеп:
— Нигә син эндәшмисең? Мин бит чынлап сорыйм, — диде.
— Нәрсә дип эндәшим! Бодайны торгызып булмый ди ич... Маша кулларын җәеп: — Кара, ул бернәрсә дә белми икән! — диде. — Әйтерсең, айдан егылып төшкән...
— Һәм ул Саньканы өстери башлады:
— Әйдә тизрәк бодай ян.
«КОНШАК БОДАЕ»
Участокта малайлар Саньканы, шау-гөр килеп, камап алдылар.
— Нихәл, тореодор?
— Хәрби яраң төзәләме инде?
— Казна ипие тазарткан малайны... — Туктагыз әле, малайлар, башта аңарга бодай белән күрешергә ирек бирегез, — диде Маша һәм малайларны этеп-төртеп, Саньканы бишенче клетка янына алып килде.
— Исәнмесез, башаклар, исәнмесез, орлыклар! Саня Коншаков менә шушы була инде. Сез аңарга үзегезнең исән-сау икәнлегегезне әйтегез. Башка вакыт булса, Санька мондый сәер сүзләрдән бәлки көлгән булыр иде, ләкин хәзер, бер сүз дә әйтмичә, бодай янына килеп чүгәләде, һәрбер тапталган бодай сабагы, турайтып, юкә белән нечкә чыбыкка бәйләп куелган иде. Анда-санда башаклар шиңеп, бөрешеп беткәннәр, ләкин алдыйлар күп түгел иде. Күпчелек сабаклар, тамырлары белән җиргә нык ябышып, нык басып торалар иде.
Клетканың икенче яртысында чыбыклар юк иде инде, ләкин андагы бодайлар, әйтерсен Саньканың тезләре астында беркайчан булмаганнар, туры һәм көчле булып үсеп утыралар иде. Санька, ярым тавыш белән:
— Сез нәрсә, боларны торгыздыгызмы, юкмы? — дип сорады.
— Башта беразын торгызган идек тә, аннан ташладык, — диде Федька.
— Ә торгызмагач, ничек турайганнар соң алар?
— Ансы өчен синең әтиеңә рәхмәт әйтергә кирәк.
— Әтигә? — Санька бернәрсә дә аңламады.
— Әйе... Мондый сорт бодайны ул үстергән. — Һәм Федя барысын да сөйләп бирде: — Сине әниең больницага алып киткәч тә без участокка килдек. Чыбыклар әзерләдек. Тимка белән Ванька Строкин юкәдән күп итеп, киндерә үрделәр. Без һәрбер тапталган сабакны торгызып, чыбыкка бәйли башладык. Бәйләгән беренә ашлама салып су сибеп бардык. Ә тапталган сабаклар, беләсеңме, күпме иде! Бер меңне торгызып бәйләп куйдык, ике, өч меңне. Ә аларның иге-чиге юк. Билләребез оеп бетте. Сёмушкин бөтенләй авыруга сабышты. Синең тетмәңне теттек, мөгаен үзеңне минут саен очкылык тоткандыр. Ә өченче көнне иртән торып чыккан идек, бодаебыз үзеннән-үзе турая башлаган. Бабай белән укытучы күрделәр дә: «Инде бернинди дә чыбык кирәкми, бу егылмый торган бодай икән, үзе үк тураер», — диделәр, һәм чыннан да шулай булды, бишенче көнгә чыккач, барысы да тураеп бетте.
— Ә син беләсеңме, без аңарга нинди исем бирдек? — дип сорады Маша.
— «Егылмый торганымы?
— Юк.
— «Стожар бодае»мы.
— Тагын белмәдең. «Коншак бодае».
— «Коншак бодае?»
— Санька дерелдәп куйды.
— Хәзер инде синең әтиеңне кешеләр беркайчан да онытмаслар,— диде Федька, әкрен генә. Санька башын түбән иде. Ул дымлы жир һәм бодай сабагы исе анкып торган һаваны эченә алды. Аның йөрәге кысылды, башында иптәшләренә карата рәхмәт сүзләре чуалды. Ләкин Санька андый сүзләрне әйтә белми иде. Ул, кесәсеннән бер уч чикләвек алды да, иптәшләренә өләшә башлады:
— Алыгыз, ал, безне чыккан егетне мин генә куркыта алмам. Ә менә соравын-сорыйм мин аңардан... Якынрак кил әле, Александр... — Захар тузгыган кашларын селкетеп куйды. — Әйт әле безгә, син итек калыплары күтәреп нинди балык тотарга китеп бара идеи.? Ә? Санька эндәшмәде. — Ала-ай... Сүзең беттеме? Дөрес сүзгә җавап юкмыни? Димәк, син авылдан икенче юлга сикерергә уйладың. Биредә синең әтиең һәр делянканы тәрбияләп үстерде. Маңгай тире белән сугарды, артельне ныклы аякка бастырды, ә шул артель сиңа ошамады... Ярый, әйтик, син киттең, ди, аннан Стёпа, Алёша, Маша китте, ди... Ә олы кешеләргә, карт-карчыкларга алмашка кем калыр? Сука артыннан кем йөрер, ипине кем үстерер, җирне кем иркәләр? Җир бит ул теләсә кемне тыңламый. Аңарга тырыш, уңган кешеләр, эшне бик белеп эшләүчеләр кирәк...
— Захар кулын каш өстенә куйды да күккә карады.
— Әнә кара, белеп кал. Әнә урман өстенә болыт сарган. Син бернәрсә дә аңламыйсың, — ә мин беләм — аннан яңгыр исе килә, рәхимле, вак яңгыр исе... Андый яңгыр алтыннан да кыйммәтрәк, ул безнең бөтен байлыгыбызны үстерә. Әнә тегендә бодай баш кыса, долгунец җитене әле һаман югары үрмәли, солы көпшәгә утыра. Немец, чуен баш, бирегә килеп, бөтен нәрсәне таптап бетерде, ә без ике ел үтүгә никадәр байлык үстереп җиткердек. Сабыр ит, солдатлар өйгә кайтканчы, әллә нинди мул тормышка ирешербез әле! Безнең җир искитмәле бит ул! Юньле кеше аңардан беркайчан да аерылачак түгел. Санька гел аяк очларына карап тора иде әле, Захар бабай дәвам итте:
— Бодай турында мин сиңа бер сүз дә әйтмим. Син больницада яткан арада балалар синең гөнаһыңны томаладылар. Бодай да үзенең көчен күрсәтте. Егор Платонычка рәхмәт, — диде Захар бабай һәм, куеныннан алып, Санькага бер груша сузды:
— Мә, авыз итеп кара...- Дуслык, татулык билгесе булсын, диләрме әле... Санька грушаны алды да, кадерләп кенә кесәсенә тыгып куйды.
— Рәхмәт, Захар Митрич!
БАЛ КОРТЛАРЫ
Участокка Андрей Иваныч килеп керде. Балалар анар каршы йөгерделәр. — A-а, Саня!—диде укытучы, аны күреп.
— Кайттыңмыни? Я, нихәлең бар? —Бөтенләй терелдем инде, Андрей Иваныч.
— Бик яхшы. Хәзер авырыр чак түгел. Син терелүгә мин районнан яхшы яңалыклар алып кайттым. Захар Митрич кайда соң? Чакырыгыз әле үзен, балалар. Ләкин карт чакырмыйча да килде. Андрей Иваныч аңарга газета сузды.
— Укыгыз, Захар Митрич, Стожары турында әнә нәрсә язалар. Санька бабайның иңбашы аркылы газетага карады. Район газетасы Стожары колхозының иске Пустошьны эшкәртеп, чәчү мәйданын арттырырга уйлавын кайнар рәвештә яклаган, һәм башка колхозларны да Стожары колхозчыларының бу патриотик башлангычларыннан үрнәк алырга, шуның белән илгә икмәкне күбрәк бирергә чакырган иде, газетада Катериналар бригадасының ташландык җирдә нинди бай уңыш үстерергә мөмкин булуны эш белән күрсәткәнен бәйнә- бәйнә язган иде.
— Димәк, башлап җырлаучылар булып киләбез, — диде Захар бабай, шатланып. — Бөтен районны кузгатканбыз ич.
— Тагын бер шатлык бар әле, Захар Митрич, — диде укытучы.— Мин анда үзебезнең «Коншак бодаен» күрсәткән идем. Кешеләр бик кызыксындылар. Ахрысы, безгә ул сортны үзебез өчен генә түгел, бөтен район өчен үрчетергә туры килер.
— Безгә күптән шулай яши башларга вакыт икән, — диде Захар Митрич һәм астан гына балаларга карап куйды, аннан җиләк түтәленә карады. — Нигә сез ул җиләкләрне җыймыйсыз инде? Пешеп беткәннәр ич. Сез аларны әйбәтләп... Әнә Андрей Иванычны да сыйласагыз гөнаһ булмас.
— Яңа хәбәрне Катерина Васильевнага да барып әйтим әле, — диде укытучы һәм Саньканы да үзе белән чакырды. Алар кырга киттеләр. Андрей Иванович, бик уйланып, як-якка карап барды, аннан туктады.
— Алга кара әле, Саня, әнә тегендә, иске Пустошь ягына. Берничә елдан анда ниләр буласын күз алдыңа китер: икмәк стена булып.
— Чәчәк өзеп биримме? — дип кычкырды ул. Тирән суда үсеп утырган төнбоек һәм лалә чәчәкләрен аның шикелле оста итеп өзә белүче юк иде. Маша, шул турыда уйлап:
— Өз, күбрәк итеп өз, Саня!—дип кычкырды. Санька, кармак таягы шикелле озын бер чыбык кисеп алды да, башын ярып җибәрде. Аннан чыбыкны үтәли күренеп торган суга батырды да ярыгын бер чәчәкнең сабагына киертте һәм сулга кыйшайтып сындырды, чәчәк җансыз чабак шикелле үләнгә авып төште. Аннан икенчесе, өченчесе... Лаләләрдән соң төнбоеклар егыла башлады. Маша аларны көчкә-көчкә генә жыеп өлгерде.
— Җитәр, җитәр! Ул хәтле кирәкми! Күтәреп кайта алмам! — дип кычкырды Маша. Ниһаять, Санька җитезләнеп, соңгы лаләне өзеп алды. Маша, саф суның искиткеч хуш исе аңкып торган юеш салкынча чәчәкләргә күмелсәк хәлдә, Саньканы:
— Комсыз да соң син, Коншак, сиңа һәрвакытта күп кирәк, — дип орышты. Санька. Федя янына килде дә, ярым тавыш белән:
— Рус теле нишли синең?—дип сорады.
— Өйрәндем... Ләкин менә суффиксларда бераз терәлеп торам әле. — Әгәр кирәк булса, сора син, тартынып торма. Исемдә калганын әйтермен. Яр башында Никитка күренде. Ул ишелеп торган комнан су читенә кардан шуган шикелле шуып төште.
— Саня, безнең өй түбәсенә бал кортлары килеп кунды! Бер көтү! — диде ул. Әйтерсең бал кортлары түбәгә генә кунмаганнар, ә умартага кереп утырганнар, Никитка шундый шатланган иде. Санька сикереп торды. Бер көтү бал корты! Бу бит бик зур бәхет!
— Ә күптән кундылармы?
— Байтак бар инде... Мин сине эзли-эзли аптырап беттем.
Санька, энесенә башын селкеп:
— Алайса әйдә, тизрәк! — диде. — Ә син бал кортларын аулый беләсеңме соң? — диде Маша, аны туктатып.
— Туры килгәләде... Әти аларны бик күп аулый иде.
— Ә бәлки бабайны чакырырга кирәктер?
— Юк. Тизрәк кайтып ауларга кирәк. Ул синең бабаең килгәнне көтеп тормый, оча да китә.
— Алайса без дә синең белән барабыз!
— Һәм Маша белән Федяю
Никитка, тырыска колагын куеп тыңлап торды да, шатланып пышылдады: — Гөжелдиләр. Тыңлагыз әле... Маша да тырыс өстенә иелде, хәтта түземен җуеп, тырыс авызына томалаган киндер читен күтәреп карады, ләкин тиз генә яңадан ябып куйды.
— Бай күч эләктергәнсез, ике кило булыр. Бер умартага җитәрлек. Эх, бабайның да шундый кортлары булса! Ул әйтә, бал корты — нәкъ орлык кебек, ди, бер күчтән зур бер умарталык үрчетеп була, ди. Кыз шулай диде дә, Санькага борылып карады:
— Син аны кемгә сатмакчы буласың? Күрше колхозгамы? Әллә базарга алып чыгасыңмы? Беләсеңме нәрсә, Саня! Аны синнән без сатын алыйк. Балалардан акча җыябыз да сатып алабыз, һәм бабайга илтеп бирәбез... Әй, шатланыр да соң! Карасаң, бер-ике елдан Стожарының, Локтеводагы шикелле, үз умарталыгы булыр.
— Син акча турында ташла... — диде Санька, кашын-күзен җыерып. Ул умарта кортлары тутырылган тырысны җирдән алды да, кызның кулларына төртте. — Мә, ал... Бабайга илтеп бир! Маша Федя белән карашып алды, тырысны өйләренә алып кереп китәр өчен кулларын сузган Никитканың еларга җиткән күзләрен күрде һәм бал кортларын җиргә куйды.
— Юк, юк! Корт сезнеке... Син аны сат! Өстегезгә-башыгызга алырсыз.
— Ә мин әйтәм — алып кит!—дип кычкырды Санька.
— Үз колхозыма сатып бирергә әллә мин Петька Девяткинмы?
— Һәм, Машаның әле һаман да икеләнеп торганын күреп, аның тәмам ачуы чыкты: — Теләмәсәң, үзем илтеп бирермен. һәм, сүзне шуның белән беткән санап, Санька, Никитканы әйди-әйди, капкаларына таба юнәлде.
— Ә син авызыңны салындырма. Дөньяда бал корты бетмәгән! Тагын килеп кунар. Шул чакта мин сиңа, Никитка... Син күзәткәләп кенә тор!
— Ә мин... Мин салындырмыйм, — диде Никитка.
— Әлбәттә тагын килеп кушар. Шундый итеп күзәтермен хәзер мин аларны...
Г. Гобәй тәрҗемәсе.
(Дәвамы бар.)