ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ҺӘМ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯНЕҢ ШӘҺӘР ҖЫЕЛЫШЫ
ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ ҺӘМ ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯНЕҢ ШӘҺӘР ҖЫЕЛЫШЫ
Колонналы залда, Казан шәһәре интел-
лигенциясе катнашы белән, Татарстан язу-
чыларының җыелышы булды. Җыелыш «Намус»
романы өчен язучы Г. Бәшировка һәм «Язгы
җилләр» романы өчен язучы К. Нәҗмигә Сталин
премияләре бирелүгә багышлап үткәрелде.
Доклад белән ВКП(б) Өлкә Комитеты
секретаре иптәш Рәхмәтуллин чыкты.
— Татарстан язучыларына Сталин пре-
мияләре бирелү,—ди ул,—татар совет
әдәбиятының күтәрелешен күрсәтә.
Докладчы һәр ике роман турында тулы итеп
сөйли һәм ал ардагы шактый зур идеяләрне
күрсәтеп үтә.
Г. Бәширов үзенең «Намус» романында
колхозчыларның Бөек Ватан сугышы көн-
нәрендәге героик хезмәте турында сөйли, совет
кешесенең бай рухи дөньясын тирән һәм дөрес
чагылдыра, кристалл кебек саф кешеләрнең —
коммунизм төзүчеләрнең якты образларын
сурәтли.
К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романы рус һәм
татар халыкларының уртак хезмәттә һәм
эксплуататорлар дөньясына каршы көрәштә
туган дуслыгы идеяләре белән сугарылган.
Роман Ленин—Сталин партиясенә, рус халкына
мәхәббәт, череп бара торган капитализм
дөньясына кайнар нәфрәт тәрбияли. Бу зур
тарихи полотно. Анда автор Казандагы
революцион хәрәкәтне гомуми Россия
хәрәкәтенең бер өлеше итеп күрсәтә. Казан
большевиклары эшендә Закавказье
оешмаларының һәм иптәш Сталинның ролен
чагылдыра.
Докладының икенче өлешендә иптәш
Рәхмәтуллин, ВКП(б) Үзәк Комитетының
идеология мәсьәләләре буенча чыгарган
карарларыннан соң күп кенә уңышлы әсәрләр
булуга карамастан, татар әдәбиятының хезмәт
ияләренең үсеп киткән таләпләреннән әле һаман
да артта калуын әйтте. Татарстан язучылары
алдында әле күп кенә хәл ителмәгән бурычлар
тора — ялар әле тормышны җитәрлек
өйрәнмиләр, производство тематикасы өстендә
аз эшлиләр, аерым алганда, Татарстан өчен яңа
булган нефть промышленностен яктыртмыйлар,
новаторларның, галимнәрнең данлыклы эшләрен
сурәтләмиләр, партиянең рухландыру ролен
бөтен киңлегенә күрсәтмиләр, тынычлык өчен
көрәшне йомшак чагылдыралар. Язучылар
тормышны, рус классик әдәбияты тәҗрибәсен
тирәнрәк өйрәнергә, үз әсәрләренең теле өстендә
тырышыбрак эшләргә тиешләр.
— Сталин премияләре бирелү, — ди ахырдан
иптәш Рәхмәтуллин, — ул бүләк кенә түгел,
бәлки киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә
чакыру да.
Трибунада — Татарстан АССРның атка-
занган сәнгать эшлеклесе режиссер Ш. Са-
рымсаков. Ул татар әдәбиятының һәм сәнгатенең
уңышлары турында сөйли һәм аларның яңа үсеш
чорына керүләрен һәм милли чикләнгәнлекне
җиңүләрен әйтә.
— Без Сталин премиясе лауреатлары Г.
Бәшировны һәм К. Нәҗмине чын күңелдән
котлыйбыз,— ди иптәш Сарымсаков. —
Аларның әсәрләре совет патриотизмы рухында
тәрбиялиләр, коммунизм төзергә ярдәм итәләр.
Ләкин без язучыларның тарихи темалар белән
генә чикләнмәүләрен, бәлки безнең бүгенге
көнебезне мактап җырлауларын, үзләренең
әсәрләрендә безнең көрәш һәм җиңүләр белән
тулы булган бүгенге тормышыбызны матур итеп
гәүдәләндерүләрен телибез.
Ирешелгәннәр белән тынычланмаска,
һәрвакыт алга барырга — яшь язучы Г. Паушкин
һәм шагыйрь Әхмәт Исхак чыгышларында әнә
шушы фикер яңгырады.
— Безнең совет әдәбияты, — диде Әхмәт
Исхак, — бөтен прогрессив кешелек дөньясы
өчен үрнәк, ул иң алдынгы идеяләрне чагылдыра,
халыкларны дуслык рухында тәрбияли.
Безнең язучыларыбыз Г. Бәширов һәм Кави
Нәҗми социалистик культураның
гомуми хәзинәсенә үзләреннән кыйммәтле өлеш
керттеләр. Ләкин ирешелгәннәр белән
тынычлану совет кешеләренә хас нәрсә түгел.
Без, язучылар, әле күп кенә әһәмиятле темаларны
читләтеп үтәбез. Киләчәккә күбрәк омтылырга,
иҗади бурычларны хәл итүдә күбрәк кыюлык
күрсәтергә!
Галимнәр исеменнән Татарстан язучыларын
тарих фәннәре кандидаты иптәш Гыймади,
яшьләр исеменнән ВЛКСМ Шәһәр Комитеты
инструкторы С. Җәмилева котлады.
— Без, яшьләр, — ди ул, — революциягә кадәр
Россия хезмәт ияләре кичергән авыр изүне
күрмәдек. Безнең аталарыбыз безгә якты һәм
бәхетле тормыш яулап алдылар. Кави Нәҗми
үзенең «Язгы җилләр» романында әнә шушы
көрәш турында сөйли.
Кешелек дөньясының бөек даһилары В. И.
Ленин һәм И. В. Сталин Советлар Союзы
халыкларын бөек эшләргә күтәрделәр. Безнең
илдә хезмәт намус эшенә, дан эшенә, батырлык
һәм геройлык эшенә әверелде. Безнең
тормышыбыздагы бу күренешләрне Г. Бәширов
үзенең «Намус» романында яктырта.
Без үзебезнең язучыларыбыздан совет
яшьләренең героик эшләрен, стахановчы
комсомолецларның хезмәтен, студентлар
тормышын чагылдыра торган яңа әсәрләр
көтәбез.
Трибунада—язучы Г. Бәширов. Ул болай ди:
—- Сөекле юлбашчыбыз иптәш Сталинның
татар әдәбияты турында кайгырту- чанлык
күрсәтүен белү һәм хис итү шатлыклы. Бөек
бүләк өчен партиябезгә, хөкүмәтебезгә, иптәш
Сталинга чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Мин бу
бүләккә яңа әсәрләр белән җавап бирермен һәм
ул әсәрләремдә кешеләрнең сугыштан соңгы
сталинчыл бишьеллыктагы хезмәтен күр-
сәтермен.
Җыелышта зур речь белән ВКП(б)ның
Татарстан Өлкә Комитеты секретаре иптәш 3.
Муратов чыкты.
— Фән, әдәбият, сәнгать работникларына,
производство новаторларына ел саен Сталин
премияләре бирү Ватаныбыз куәтенең өзлексез
ныгуын, социалистик культураның үсүен,
кадрларның һәм аларның иҗат
инициативасының үсүен күрсәтә, — ди иптәш
Муратов. — Талантларның мондый массовый
күренүе, Ватаныбызны алга җибәрү хакына
новаторлык бездә генә, Җиңеп чыккан
социализм илендә генә мөмкин.
Промышленность, авыл хуҗалыгы, фән һәм
культура өлкәсендәге уңышлар капиталистик
стройга караганда безнең социалистик
иҗтимагый строебызның өстенлеген ачык
күрсәтәләр.
Партия, хөкүмәт һәм иптәш Сталин үзе
Советлар иленең материаль һәм рухи байлыгын
тудыру турында, халыкның массовый
инициативасын тагын да ныграк җәелдерү
турында көн саен кайгыртучанлык күрсәтәләр,
талантларның һәрьяклап күренүе һәм сәнгатьнең
тагын да үсүе өчен барлык шартларны
тудыралар.
Татарстан хезмәт ияләре безнең рес-
публикабыз турында, промышленностьны, авыл
хуҗалыгын, фәнне һәм культураны тагын да
үстерү турында партиянең, хөкүмәтнең һәм
иптәш Сталинның кайгырту- чанлык күрсәтүен
көн саен хис итәләр. Иптәш Сталин татар халкы
әдәбиятының һәм сәнгатенең үсүе белән якыннан
кызыксына һәм Татарстан хезмәт ияләре аның
игътибары һәм аталарча кайгыртучанлык
күрсәтүе өчен иптәш Сталинга чын күңелдән
рәхмәт белдерәләр. Иптәшләрзбезнең зур
группасына, шул исәптән тукучы Н.
Лаврентьевага. язучылардан Г. Бәшировка һәм
Кави Нәҗмигә, галим Б. Арбузовка,
мехчылардан Р. Халитовка, Ф. Михайловка һәм
башкаларга Сталин премияләре бирелү
кадрларыбызның зур иҗади мөмкинлекләрен
күрсәтә.
ВКП(б) Үзәк Комитеты һәм иптәш Сталин үзе
совет әдәбиятын үстерүгә һәм халкыбызның
тормышында, коммунизм төзүдә аның ролен
күтәрүгә гаять зур игътибар бирәләр. Халык,
дәүләт, партия әдәбиятның хәзерге заманнан
читләшмәвен, бәлки совет тормышының барлык
якларына әдәбиятның актив төстә үтеп керүен
телиләр. Большевиклар әдәбиятка югары бәя
бирәләр, халыкның мораль-политик бердәмлеген
ныгытуда, халыкны туплауда һәм тәрбияләүдә
аның бөек тарихи миссиясен һәм ролен ачык
күрәләр.
Кави Нәҗми һәм Г. Бәширов иптәшләрнең
хезмәте шунда ки, алар партиянең идеология
мәсьәләсе буенча чыгарган карарларын
большевикларча каршыладылар һәм совет
культурасының гомуми хәзинәсенә үзләреннән
өлеш керттеләр. Г. Бәширов үзенең «Намус»
романында Бөек Ватан сугышы шартларында
совет хатын-кызларының, үзләренең фронтка
киткән ирләрен, аталарын, улларын алыштырып,
колхохпарның хуҗалык тормышын үз
кулларына алтайлыкларын ачык күрсәтте.
Хезмәтнең төп авырлыгы алар җилкәсенә төште
һәм алар бөтен көчне фронт-
ка ярдәмгә туплау турында үз алларына партия
куйган бурычларны намус белән үтәделәр.
Хатын-кызларның иптәш Сталин тарафыннан
Бөек Октябрь социалистик революциясенең
XXVII еллыгы турындагы докладыңда югары
бәя бирелгән хезмәт батырлыгын Г. Бәширов
«Чулпан» колхозы үрнәгендә ачык күрсәтә.
Кави Нәҗми «Язгы җилләр» романында
революциягә кадәр рус һәм татар хезмәт ияләре
дуслыгының, уртак хезмәттә, царизмга һәм
алпавытлар-капиталистлар изүенә каршы
көрәштә туган дуслыкның ничек үскәнлеге һәм
ныгыганлыгы турында сөйли. Язучы
большевиклар партиясенең җитәкче ролен ачык
образларда күрсәтә. Шуны әйтергә кирәк,
Закавказьедагы, аерым алганда Бакудагы
большевистик оешмаларның Казандагы
революцион хәрәкәткә йогынтысы татар совет
әдәбиятында беренче тапкыр чагылдырыла.
Татарстанның ике язучысына Сталин
премияләре бирелү республикабызның иҗат
работникларын һич тә тынычландыра алмый.
Иптәш Сталин безне масаймаска, ире-
шелгәннәр белән тынычланмаска, бәлки яңа
уңышларга ирешергә өйрәтә. Татарстан
язучыларының зур иҗади мөмкинлекләре бар,
ләкин аларның эшендә әле кимчелекләр дә күп.
Язучылар марксизм-ленинизм теориясен
үзләштерү буенча тырышып эшләргә тиешләр.
Республика язучылары һәм сәнгать
работниклары эшендә әле булган
уңышсызлыклар һәм кимчелекләр идея-теоретик
дәрәҗәнең җитәрлек булмавы белән генә
аңлатылалар. Тик большевизмны өйрәнгәндә
генә язучылар тормышыбызны, Советлар иле
хезмәт ияләренең коммунизмның җиңүе өчен
көрәшен дөрес чагылдыра алачаклар. Идея-
теоретик дәрәҗәне күтәрми торып, чын иҗади
эшнең булуы мөмкин түгел. Совет язучысы үз
кабинетының дүрт стенасы эчендә бикләнеп
утыра алмый, ул — җәмәгать эшлеклесе. Совет
әдәбияты тормышның барлык өлкәләренә актив
төстә үтеп керергә тиеш.
Безнең республикада производство но-
ваторлары аз түгел. Аларның хезмәтләренә дә
Сталин премияләре бирелде. Ләкин бездә
промышленность кадрлары, производство
новаторлары турында нинди дә булса җитди әсәр
юк. Татарстанда промышленностьның яңа
тармагы — нефть промышленносте төзелә.
Уннарча мең нефтьчеләр тырышып эшлиләр.
Безгә илебезнең иске нефть районнары, рус
эшчеләр сыйныфы ярдәм күрсәтә. Нефть
промышленностена яңа алымнар, турбина белән
бораулау кебек яңалыклар кертелә. Ләкин
республикабыз өчен яңа булган бу күренешләрне
язучылардан яки шагыйрьләрдән кем тирәнтен
өйрәнә? Нефть промышленностеның иң яхшы
кешеләренә багышланган әсәрләр өстендә кем
эшли? Әлегә бу сорауга юк дип җавап бирергә
туры килә. Нефтьчеләр тормышы
республикабызның театрларында да бөтенләй
диярлек яктыртылмый.
Бездә әле әдәби тәнкыйть йомшак һәм әлегә
әдәбиятны өйрәнү буенча кулга алып карарлык
зур хезмәт юк. Рус классикларының һәм Сталин
премияләре лауреатларының әсәрләре татар
теленә, шулай ук татар әдәбиятының иң яхшы
әсәрләре рус теленә һич тә җитәрлек тәрҗемә
ителми. Бездә әле Сталин премияләре алган театр
спектакльләре һәм скульптура әсәрләре юк.
Яшь язучылар кадрларын тәрбияләү һәм
үстерү белән җитди төстә шөгыльләнергә кирәк.
Бу өлкәдә эш начар тора: соңгы елларда
Татарстан Язучылар союзына бары дүрт кенә
кеше алынды. Яшь көчләрне игътибар белән
үстерергә, аларга мастерларның тәҗрибәсен
бирергә кирәк.
Иптәш Муратов республиканың иҗат
работникларын иптәш Сталинның кайгыр-
тучанлыгына фәнне, матур әдәбиятны, театр
сәнгатен һәм сынлы сәнгатьне тагын да күтәрү
белән җавап бирергә, бөек Сталин чорына
лаеклы, югары идеяле һәм югары художестволы
әсәрләр булдыруга бөтен көчне бирергә чакыра.
Ахырдан иптәш Муратов бөек юлбашчыбыз
һәм остазыбыз иптәш Сталин хөрмәтенә котлау
сүзләре белдерә. Бу сүзләр озакка сузылган көчле
алкышлар белән каршылана.
Җыелышта катнашучылар, гаять зур
күтәренкелек белән, совет әдәбиятының иң яхшы
дусы иптәш Сталинга котлау хаты җибәрделәр.
Җыелыштан соң зур концерт булды.