Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЫНЫЧЛЫК ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ

ТЫНЫЧЛЫК ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ


ЮЛИУС ФУЧИК
Чехословакнянең коммунист язучысы Юлиус Фучик 1903 елда туа. 1922 елдан башлап яза башлый. 1925 елда «Авангард» исемле эшчеләр журналында редакторлык эшенә катнаша. Соңга таба Чехословакия коммунистлар партиясенең үзәк органы булган «Руде право» газетасының редакторы булып эшли.
1942 елның 24 апрелендә гестапо агентлары тарафыннан кулга алына һәм
1943 ел 8 сентябрьдә Берлинда фашист палачлары тарафыннан җәзалап үтерелә.
Юлиус Фучик үзенең кыска гына гомерен тулысы белән Маркс, Энгельс. Ленин, Сталин идеяләренең җиңүе өчен, тынычлык өчен, чехословак халкы белән совет халкы арасындагы дуслыкны ныгыту өчен, алдынгы сәнгать һәм әдәбият өчен көрәшкә багышлады.
«Муенга элмәк салынгач язылган репортаж» — Юлиус Фучикның соңгы әсәре. Ул аны Прага шәһәрендәге гестапоның Панкрац төрмәсендә яза. Юлиус Фучикка бу соңгы әсәре өчен Тынычлыкны яклаучыларның Варшавада булган Икенче бөтен дөнья конгрессында беренче Почетлы Халыкара тынычлык премиясе бирелде. Без шул әсәрдән өзек бирәбез.
ҖӘЗА АЛДЫННАН СҮЗ
(«Муенга элмәк салынгач язылган репортаж»)

Петчек сараеның тикшерелүче тоткыннар бүлмәсендә, кулларың беләк тезләреңә таянып, күзләреңне саргайган стенага терәп, һичбер хәрәкәтсез тик кенә утыру — фикер йөртү өчен бик үк уңайлы поза түгел. Ләкин фикерне тик торырга мәҗбүр итеп буламыни?
Кайчандыр берәү — хәзер инде кайчан һәм кем әйткәнен хәтерләмим— Петчек сараеның тикшерелүче тоткыннар бүлмәсен кинотеатр дип атаган иде. Гаҗәеп һәйбәт ошату. Бик зур бер бүлмә, алты рәт итеп тезелгән озын скамьялар, алар өстендә, һичбер хәрәкәтсез, тып-тын утыручы кешеләр, алар каршысында — экранга ошаган буш стена. Яңа допрос, яна газаплар һәм үлем көтеп, шушы стенага текәлеп утыручыларның күз алларыннан үткәрелгән хисапсыз фильмнарны бөтен дөньядагы киностудияләрнең дә күрсәтә алганнары юк.
Озын-озын биографияләр, вак-вак эпизодлар, аналар, хатыннар, балалар, җимерелгән йортлар турындагы фильмнар, батыр иптәшләр һәм хыянәтчеләр, соңгы листовка, дәһшәт һәм кыюлык, нәфрәт һәм мәхәббәт, сагыш һәм өмет турындагы фильмнар берен-бере алмаштырып торалар. Тормыштан аерылып, бирегә китереп ябылган кешеләрнең һәркайсысы көн саен үзенең үлемен күрә. Ләкин яңадан туу һәр- кайсына да насыйп булмый.
Биредә мин үз турымда йөзләгән фильм, меңләгән вакыйга күрдем. Күргәннәремне сөйләмәкче булам. Әгәр дә палач муеныма кидергән элмәген хикәямне тәмамламас борын тартып өлгерсә, әле бит дөньяда миллионлаган кешеләр торып кала, хикәямнең бәхет турындагы соңгы өлешен алар язарлар.

ЕГЕРМЕ ДҮРТ СӘГАТЬ
Тугыз туларга биш минут. 1942 елның 24 апреле, гаҗәеп җылы язгы кич.
Мин ашыгам, бераз аксабрак йөри торган мәһабәт кыяфәтле әфәндегә күпме ашыгырга мөмкин булса, шулкадәр ашыгам — мин шундый кеше кыяфәтендә йөри идем — подъезд ишеге бикләнмәс борын, Елинекларга барып җитәргә тырышам. Анда мине «адьютантым» Ми- рек көтеп тора. Беләм, бу юлы аның миңа хәбәр итә торган әллә ни мөһим нәрсәсе юк. Минем дә аңа әйтер сүзем юк. Ләкин күрешергә бармый калу — аларны шомландыру була. Бигрәк тә сөекле Елинекларның борчылып әзерләнүләре бушка булмасын дип барам.
Мине шатланып каршылыйлар, чәй тәкъдим итәләр. Мирек күптән килгән, аның белән бергә Фридлар да ирле-хатынлы килгәннәр.
— Тагып саксызлык, иптәшләр, сезне күрүемә бик шатмын, ләкин болай барыгыз да җыйналу кирәкмәс иде. Бу бит туп-туры төрмәгә, үлемгә бару дигән сүз. Яки сез конспирация кагыйдәләрен үтәгез, яки эшегезне ташлагыз, юкса сез үзегезне дә, башкаларны да куркыныч астына куясыз. Аңладыгызмы?
— Аңладык.
— Миңа нәрсәләр китердегез?
— «Руде право»ның май номерын.
— Бик әйбәт. Синдә нәрсә бар, Мирек?
— Болай, вак-төяк. Яна нәрсә юк. Эш әйбәт бара...
— Ярый. Шуның белән тәмам. Беренче майдан соң очрашырбыз. Мин хәбәр итәрмен. Хушыгыз!
— Тагын бер генә чынаяк.
— Юк, юк пани Елинек, без бик күп.
— Я инде, бер генә чынаяк. Зинһар дим.
Кайнар чәй салынган стаканнан пар күтәрелә.
Звонок.
— Бу сәгатьтә, төнлә, кем булыр икән?
Кунаклар ашыкмый. Ишек кагалар.
— Ачыгыз! Полиция.
— Тәрәзәләргә, тиз булыгыз! Качыгыз! Минем револьверым бар, мин аларны биредә туктатып торырмын!
Соң инде! Тәрәзә төпләрендә револьверлар тоткан гестапочылар. Тупсалары каерылган ишектән гестапочылар, башта кухняга, аннан бүлмәгә килеп керәләр. Бер, ике, өч..., тугыз кеше. Мине күрмиләр, мин почмакта, алар ачып кергән ишеккә ышыкланып аларның артында торам. Моннан мин ата алам. Ләкин ике хатын белән коралсыз өч иргә тугыз револьвер төзәлгән. Әгәр мин атсам, иң элек алар һәлак була. Үзем атылсам, алар барыбер биредәге атышуның корбаны булачаклар. Мин атмасам, алар ярты ел чамасы төрмәдә утырырлар да, азатлык восстаниесе вакытында котылырлар. Тик Мирек белән мин генә котыла алмыйм, безне җәзалаячаклар... Миннән берни дә әйттерә алмаслар, ә Миректан? Ул Испаниядә көрәшкән кеше, ике ел Франциядә, концентрацион лагерьда булды. Сугыш вакытында Франциядән качып, Прагага килде, — юк, андый кеше хыянәт итмәс. Уйлау өчен ике-өч секунд вакытым бар.
Атылуда мәгънә юк, мин үземне генә җәзадан коткарам, аның каравы дүрт иптәшемне корбан итәм. Шулай бит? Шулай. Мин яшеренгән җиремнән чыгам.
— Әһә, тагын берәү.
Битемә сугалар. Болай сугып кешене үтерергә мөмкин.
— Hande auf!
Кулыңны күтәр.
Тагын сугалар. Тагын.
Шулай булыр дип уйлаган да идем.
Пөхтә итеп җыештырылган квартира ауган мебельләр, ватылган кыйратылган нәрсәләр белән тула.
Якадан сугалар, типкәлиләр.
— Марш!
Машинага этеп кертәләр. Револьверлар һаман миңа төзәлгән ки* леш тора. Юлда допрос башлана.
— Син кем?
— Укытучы Горак.
— Ялганлыйсың.
Мин җилкәләремне җыерам.
— Әйт, юкса атам.
— Атыгыз!
Ату урынына — йодрык белән сугалар.
Трамвай яныннан үтәбез. Вагон ак чәчәкләр белән бизәлгән шикелле. Нәрсә бу? Туй трамваемы? Бу сәгатьтә, төнлә? Саташа башладым, ахры.
Петчек сарае. Бирегә тере килеш эләкмәм дип уйлаган идем. Дүртенче катка йөгереп менгәндәй менәм. Әнә, коммунистлар эшен тикшерә» торган бүлек, атаклы бүлмә — II—А—1. Мин хәтта кызыксына да башладым шикелле.
Безнең җыелышны басып алуда җитәкчелек итүче, озын буйлы, ябык гестапочы, револьверын кобурасына яшерә дә, мине канцеляриягә алып бара. Миңа папирос тәкъдим итә.
— Син кем?
— Укытучы Горак.
— Ялганлыйсың.
Аның кулындагы сәгать унберне күрсәтә.
— Тентергә.
Тентү башлана, йолыккалап киемемне салдыралар.
— Документы бар.
— Кем исеменә?
— Укытучы Горак исеменә.
— Тикшерергә!
Телефон шалтырый.
— Әлбәттә шулай. Теркәлмәгән. Ялган документ.
— Моны сиңа кем бирде?
— Полиция идарәсе.
Таяк белән сугалар. Икенче, өченче тапкыр сугалар... санап торыргамы? Бу статистиканың кайчан да булса кирәге булырмы икән?
Фамилияң? Җавап бир! Адресың? Җавап бир! Кемнәр белән очраштың? Җавап бир! Кайларда булдың? Җавап бир! Җавап бир! Җавап бир! Көл итәбез үзенне.
Таза кеше ничә тапкыр сугуны күтәрә ала икән?
Радиодан ярты төн сигналы ишетелә. Кафелар бикләнә, кафелардан иң соңлап чыгучылар өйләренә кайтып баралар. Капка төпләрендә гашыйклар, һаман аерылышып китә алмыйлар. Бүлмәгә озын буйлы, ябык гестапочы килеп керә, күңелле елмаеп эндәшә:
— Барысы да җайланды... пане редактор?
Кем әйтте икән, Елипеклармы? Фридлармы? Алар бит минем фамилиямне дә белмиләр.
— Күрәсеңме, безгә бит барысы да билгеле. Сөйлә, акыллырак бул.
Кызык сүз. Акыллы булырга — димәк хыянәт итәргә.
Мин акыллы түгел.
— Бәйләгез үзен! Күрсәтегез күрмәгәнен!
Сәгать бер. Соңгы трамвайлар үтә. Урамнар буш, радио үзенең иң һәвәс тыңлаучылары белән саубуллаша, аларга тыныч йокы тели.
— Үзәк Комитетта, синнән башка, тагын кемнәр бар? Радиотапшыргычыгыз кайда? Типографиягез? Җавап бир! Җавап бир дим! Җавап бир!
Хәзер миңа сугуларны исәпләве җиңел. Бары чәйнәлгән иреннәрем генә авырта.
— Аяк киемнәрен салдырырга!
Табаннарым авыртуны сизәләр икән әле. Биш, алты, җиде... таяк миемә кадәр үтә шикелле.
Сәгать ике. Прага йоклый. Бары тик кая да булса, йокы аралаш саташып уянган бала гына җылый торгандыр, бала тавышына уянган ата сак кына хатынының иңбашына кагыладыр.
— Сөйлә! Сөйлә дим!
Телем белән капшап теш казналарымны тикшерәм. Ничә тешем төшкәнлеген санамакчы булам. Ләкин булдыра алмыйм. Унике, унбиш, әллә унҗидеме? Юк, мин «сорау алучы» гестапочыларны саныйм. Кайберләре инде ардылар, ахры. Әмма үлем дигәнең әле һаман килми.
Сәгать өч, шәһәр читеннән таң сызылып килә, яшелчә сатучылар базарга киләләр, дворниклар урам себерергә чыгалар.
Миңа тагын бер таңны каршыларга язгандыр, күрәсең.
Хатынымны китерәләр.
— Сез аны беләсезме?
— Юк, белмим!
Шулай диде, коты алынуын хәтта күз карашында да сиздермәде. Сөеклем! Нинди генә хәлдә дә мине танымаска дигән вәгъдәсендә торды. Хәзер инде аның мәгънәсе бик аз булса да, ул вәгъдәсен бозмады. Шулай да, минем кем икәнлегемне кайсысы әйтте икән?
Аны алып чыгып киттеләр. Мин аны булдыра алган кадәр шат, күңелле караш белән озатып калдым. Бәлки минем карашымда шатлыкның әсәре дә булмагандыр. Анысын белмим.
Сәгать дүрт. Таң аттымы икән? Әллә юкмы икән? Капланган тәрәзәләрдән күреп булмый.
Мин кемгәдер суктым да идәнгә егылдым. Минем өстемә ташланалар, типкәлиләр. Хәзер инде озакка сузылмас, эшне тиз бетерерләр. Кара гестапочы сакалымнан эләктереп ала. Йолкып алган сакал бөртекләрен күрсәтеп мәсхәрә итеп көлә. Чыннан да көлке. Хәзер инде мин бернинди авыртуны да сизмим.
Сәгать биш, алты, җиде, ун, көн уртасы җитте, эшчеләр эшкә баралар, эштән кайталар, балалар мәктәпкә баралар, мәктәптән кайталар, магазиннарда сәүдә бара, өйләрдә ашлар пешерәләр, әнкәй мине исенә төшерәдер, иптәшләрем инде минем кулга алынганны беләләрдер, мин биредә сөйләп бирсәм-нитсәм дип, саклык чараларын күрә башлаганнардыр... Юк, курыкмагыз, мин хыянәт итмәм. Үләр минутым да якын инде. Барысы да әллә нинди авыр, шомлы төштәге шикелле, йодрыклар, таяклар ява, аннан соң өстемә су коялар, яңадан йодрыклар, таяклар, яңадан әлеге сүз кабатлана: «Җавап бир, җавап бир, җавап бир!» Ә мин әле һаман үлә алмыйм. Әнкәй, әнкәй, нигә мин бу кадәр көчле булып туганмын?
Кич булып килә. Сәгать биш. Инде барысы да ардылар. Хәзер инде ара-тирә генә, озын паузалардан соң, инерция буенча гына суккалыйлар. Кинәт ерактан караңгылык эченнән әкрен тавыш яңгырый:
— Er hat schon genug!
Мин утырып торам, алдымда өстәл чайкала, нәкъ пароходта барган шикелле. Кемдер миңа эчәргә бирә, әллә кайсысы папирос тәкъдим
Җиткәндер инде аңа!
итә, минем бармакларым папиросны тота алмыйлар, кайсыдыр башмакларымны кидермәкче була, башмакларымның, аякларыма сыймавын әйтә, шуннан соң мине ярым җитәкләп, ярым күтәреп баскыч буйлап аска, автомобильгә алып төшәләр. Кузгалып китәбез. Кемдер тагын миңа револьвер төзи, бу миңа көлке тоела, без тагын әлеге ак чәчәкләр белән бизәлгән трамвай яныннан үтеп китәбез, ләкин бу — төш кенә булырга кирәк, бизгәк тоткандагы саташу, әҗәл газабы, ә бәлки әҗәлнең үзедер. Үлем бит ул бик авыр, ә миңа берни дә түгел, мин хәзер, йон шикелле, җип-җиңел, тагын бер генә сулыйм да бетте...
Бетте? Юк, әле бетмәде, һаман яшим. Мин яңадан аякка басам, әйе, әйе. аякка басам, чит кешенең ярдәменнән башка, үзем торып басам. Каршымда пычранып беткән сары стена, нәрсә чәчрәгән бу стенага? Кан булырга кирәк... Әйе, кан, бармагым белән сөртеп карыйм... буяла... Әлбәттә, яңа кан, үз каным...
Кемдер арттан башыма суга, кулларымны күтәреп, чүгәргә куша; өченче сугуда мин егылам...
Янымдагы озын буйлы эсэсчы типкәләп, мине торгызырга тырыша; ләкин юкка мәшәкатьләнә; кемдер яңадан өстемә су сибә; мин тагын утырам; ниндидер хатын миңа дару бирә, кай җирең авырта дип сорый. Бу вакытта миңа бөтен әрнү йөрәгемдә шикелле тоела.
— Синең йөрәгең юк, — ди озын буйлы эсэсчы.
— Шулай да! — дим мин аңа, йөрәгемне якларлык көчем барлыгына кинәт горурланып китәм.
Яңадан барысы да күздән югала: стена да, хатын да, озын буйлы эсэсчы да...
Хәзер минем каршыда камера ишеге ачыла. Калын эсэсчы мине камера эченә өстерәп керә, теткәләнеп беткән күлмәгемне салдыра, салам түшәк өстенә илтеп сала, шешенгән тәнемне капшап компресслар куярга куша.
— Кара әле, — ди ул, икенче берәүгә башын чайкап, — эшкәртергә осталар да соң!
Ерактан, караңгылык эченнән яңгыраган тавышны яңадан ишетәм:
— Таңга кадәр тормас.
Биш минуттан ун тула. Гаҗәеп җылы язгы кич.
1942 ел, 25 апрель.


ӘҖӘЛ
Томаланып күз алларың, Аерылгач тәннән җаның...
Кулларын корсакларына куйган ике кеше, ак түшәмле кечкенә генә гыйбадәтханә эчендә авыр адымнар белән йөреп, карлыккан тавышлары белән сузып-сузып кайгылы чиркәү җырын җырлыйлар.
...Томаланып күз алларың,

Аерылгач тәннән җаның,

Чакырыр хода каршысына,

Мәңге нурлы гаршесенә...
Кемдер үлгән. Кем икән?

Мин башымны бормакчы булам...

Менә хәзер мөгаен баш очына ике шәм яндырылган табуттагы мәетне күрермен.
...Чакырыр хода каршысына,

Мәңге нурлы гаршесенә...
Башымны көчкә-көчкә генә бордым.

Ләкин берни дә күрмим. Беркем дә юк, фәкать мин дә алар гына. Бу җеназа җырын кемгә җырлыйлар соң, болар?
Анда нурлар балкый һаман

 Хак тәңренең йолдызыннан.

Җеназа бит бу, чын җеназа.

Кемне күмәләр соң болар? Кем бар соң биредә? Фәкать алар да мин генә бит. Ах, мине! Димәк, мине күмәләр. Тыңлагыз әле, кешеләр, мин үлек түгел, мин тере! Күрәсезме; мин сезгә карап торам, сезнең белән сөйләшәм. Куегыз! Күммәгез мине!

Аерылып иң якыннардан
Китеп баргач бу дөньядан.
Ишетмиләр. Саңгыраулармы әллә? Мин шулкадәр әкрен сөйлим микәнни? Бәлки мин чыннан да үлгәнмендер, шуңа күрә тавышым аларга барып җитми торгандыр? Гәүдәм биредә сузылып ята, күзләрем белән үземә җеназа укыганны карап торам... кызык!
Шәфкать көтеп безнең күзләр Гаршеләргә юнәлерләр.
Мин ниләр булганын исемә төшерәм. Кемдер мине бик авырлык белән генә торгызып, киемнәремне кидерде, шуннан носилкага салып алып киттеләр. Коридорда дагалы авыр итекләр дөпелдәде... Аннан... шуның белән тәмам. Шуннан соң инде мин берни дә хәтерләмим.
Чакырыр хода каршысына...
Юк, юләрлек бу, мин тере. Чак кына тәннәрем сызлаганны сизәм, эчәсем килә. Үлгән кешеләрнең бит эчәсе килми. Мин бөтен көчемне җыеп кулымны кыймылдатырга тырышам, бөтенләй минекенә ошамаган әллә нинди ят тавыш ишетелә:
— Эчәргә...
Ниһаять! Әйләнеп йөргән кешеләрнең икесе дә туктап калалар. Алар миңа иеләләр, берсе, башымны күтәреп, иреннәремә чүмеч белән су китерә.
— Дускай, ни дә булса ашарга кирәк, менә инде ике тәүлек буена һаман эчәсең дә эчәсең.
Ни сөйли ул? Ике тәүлек диме? Бүген нинди көн соң?
— Дүшәмбе.
Дүшәмбе! Ә мине җомга көн кулга алдылар. Башым ничек чатный. Суы нинди тәмле. Йокларга! йокларга бирегез миңа... Кызгылт тамчы коеның саф суын болгатты. Бу болынлыктагы тау чишмәсе... Беләм мин моны, Роклан янындагы каравылчы өеннән ерак түгел бу чишмә... Ылысларга сибелгән вак яңгыр шыбырдый... Нинди тәмле төш!
Мин яңадан уянганда инде сишәмбе көн кич булып килә иде. Минем янымда эт басып тора. Овчарка. Ул үзенең матур, акыллы күзләре белән туп-туры миңа карап:
— Син кайда яшәдең?—дип сорый.
Юк, моны эт түгел, әллә нинди икенче бер тавыш сорады. Минем янымда тагын кемдер басып тора, бер пар итек күрәм... тагын бер пар. Форма чалбары, ләкин югары карый алмыйм, башым әйләнә. Эх, боларның һичбер нинди әһәмияте юк, йокларга бирегез миңа....
Чәршәмбе көн.
Теге җеназа укыган ике кеше, хәзер өстәл янында балчык савытлардан аш ашап утыралар. Хәзер мин аларны бер-береннән аера алам. Берсе яшьрәк, икенчесе олы кеше. Монахларга ошамыйлар. Гыйбадәтханә дә инде хәзер гыйбадәтханә түгел, төрмә камерасы, йөзәрләгән башка камералардагы кебек үк, биредә дә такта идән, кап-кара авыр ишек...
йозакка тыгылган ачкыч тавышы ишетелде, икесе дә урыннарыннан сикереп торып, туп-туры басып, катып калдылар, ике эсэсчы килеп керәләр дә мине киендерергә кушалар. Җиңнәр белән балаклар тәнне шулкадәр авырттырыр дип бервакытта да уйлаганым юк иде... Мине носилкага салып, баскыч буйлап, түбәнгә алып төшеп китәләр. Дагалы
авыр итекләр бөтен коридорны тутырып дөпелдиләр. Бу юлдан инде мине бер тапкыр күтәреп барганнар иде. Кайда алып бара соң бу юл? Нинди җәһәннәмгә?

Тоткыннарны кабул итә торган ярым караңгы, күңелсез канцеляриягә алып керәләр. Носилканы идәнгә куялар. Ягымлы чех тавышы рәхимсез немец акыруын тәрҗемә итеп тора.
— Бу кызны таныйсыңмы?
Мин иягемә таянам. Носилка янында түгәрәк битле яшь кенә бер кыз тора. Ул горур кыяфәттә, туп-туры башын югары күтәреп басып тора; аның торышында масаю түгел, үз хокукын сизгән һәр кешедә була торган мәһабәтлек бар. Тик күзләре генә бераз аскарак караган, ул миңа текәлгән, күзләре белән миңа сәлам бирә ул.
— Юк, танымыйм.
Хәтерлим, теге шау-шулы коточкыч төндә мин аны Петчек сараенда күргән идем. Хәзер без икенче тапкыр очрашабыз. Өченче тапкыр очрашырга туры килмәве генә кызганыч. Шундагы мәһабәтлеге өчен мин аның кулын кысар идем. Бу Арношт Лоренц хатыны иде. Ул хатынны 1942 елны камалуның беренче көнендә үк җәзалап үтерделәр.
— Монысын инде мөгаен таныйсыңдыр.
Аня Ирасек! Ярабби, Аня, ничек эләктегез сез монда? Юк, юк, мин сезнең исемегезне әйтмим, сез мине белмисез, мин дә сезнең белән таныш түгел. Аңлыйсызмы, таныш түгел!
— Моны да белмим.
— Акыллырак булыгыз!
— Белмим!
— Юлий, хәзер моның мәгънәсе юк, — ди Аня, аның борчылуын чак кына, кулъяулыгын уып торган бармак хәрәкәтләреннән генә сизеп була. — Моның мәгънәсе юк, мине «таныдылар» инде.
— Кем?
— Сөйләшмәскә! — Аны бүләләр, иелеп миңа кулын биргәндә, аны төрткәләп алып чыгып китәләр.
— Аня!
Башка сорауларны мин ишетмим.
Ике эсэсчының мине күтәреп камерага кире алып киткәннәрен һичбер сызланусыз, читтән караган тамашачы кебек кенә сизәм. Алар носилканы бик тупас чайкалдырып, көлешә-көлешә бу бәндәнең дарда гына чайкалуы әйбәт булмас иде микән, дип фикер алышып баралар. Пәнҗешәмбе.
Камерадагы иптәшләремнең берсе Карел исемле. Ул теге олы кешене «Әткәй» дип йөртә. Ул үзе турында нидер сөйли, ләкин барысы да минем башымда бутала... ниндидер шахта, парталарга утырган балалар... чаң суккан тавыш ишетелә, янгын түгелме тагын?
Врач белән эсэс фельдшеры минем янга көн саен киләләр шикелле. Имеш, мин ул кадәр үк начар хәлдә түгел, озакламый яңадан егет булачакмын» Бу сүзләрне миңа бик ышанычлы итеп «Әткәй» кабатлый. Карел исә аның сүзләрен шулкадәр тырышып дөресли, мин үземнең авыр хәлдә булуыма карамастан барын да аңлыйм: алар мине юатырга тырышалар. Әйбәт егетләр! Тик кызганычка каршы мин аларга ышана алмыйм.
Көн туды.
Камера ишеге ачыла, һичбер тавыш-тынсыз, аяк очларында гына йөргән кебек итеп, эт йөгереп керә дә, баш очымда тукталып, яңадан миңа туп-туры карап тора.
Аның янында тагын ике пар итек. Хәзер инде мин боларның кемнәр икәнен беләм — итекләрнең бер пары әлеге эт хуҗасы, Панкрац төрмәсе башлыгыныкы, икенче пары —теге шомлы төндә миннән жавап алучы II—А—1 бүлеге начальнигыныкы. Менә гади чалбар кигән тагын бер кеше тора. Минем күзләрем чалбар буйлап өскә табан күтәреләләр, әйе, мин монысын да таныйм. Бу теге озын буйлы, ябык гестапочы, мине кулга алу эшендә җитәкчелек иткән кеше.
Начальник утыргычка утыра да сорау ала башлый:
— Бу уенда син оттырдык, ичмасам аз гына үз турыңда да уйла. Я, сөйлә.
Ул миңа папирос тәкъдим итә. Кирәкми, аласым килми. Бармакларым папиросны тота алмыйлар.
 — Баксларда озак тордыңмы?
Баксларда! Сәгать саен шомлы яңалык! Кем генә әйтә соң боларга?
— Күрәсеңме, безгә барысы да билгеле. Сөйлә.
Сезгә барысы да билгеле булгач, миңа ник сөйләп торырга? Мин әлегә кадәр намус белән яшәдем, гомеремнең калган өлешендә дә намуслы буласым килә.
Җавап алу бер сәгатькә сузыла. Җавап алучы кычкырмый, ул бер үк сорауны зур түземлек белән кабатлый-кабатлый да, соңыннан җавап ала алмагач, икенче, өченче, унынчы сорауларга күчә.
— Аңламыйсыңмыни соң? Барысы да бетте, сез оттырдыгыз. Барыгыз да оттырдыгыз.
— Мин генә оттырдым.
— Син әле коммунизмның жиңүенә ышанасыңмы?
— Әлбәттә.
— Ул әле ышана?— дип сорый бүлек начальнигы немец телендә. Озын буйлы гестапочы аңар тәрҗемә итә: — Ул әле Россиянең җиңүенә ышана.
— Әлбәттә. Башкача булуы мөмкин түгел.

Мин ардым. Бөтен көчемне җыеп, аңымны җуймаска тырышам. Тирән ярамнан киткән кан шикелле, хәзер һушым китәргә тора. Ахыр чиктә дә әле мин күрәм, кулымнан тарталар — төрмә башлыклары минем йөземә чыккан үлем билгесен күргәннәрдер, ахры. Чыннан да, кайбер илләрдәге палачларда хәтта шундый гадәт булган: алар җәзага хөкем ителгән кешене, җәза алдыннан үбә торган булганнар.
Кич.
Ике кеше кулларын кушырып, салмак адымнар белән әйләнеп йөриләр, карлыккан тавыш белән әлеге кайгылы җырны җырлыйлар:
Томаланып күз алларың, Аерылгач тәннән җаның...
Әй, кешеләр, ташлагыз дим! Бәлки бу җыр начар да түгелдер, ләкин бүген... бүген бит без беренче Май көне туганын, дөньяда иң матур, иң шатлыклы бәйрәмне көтәбез. Мин берәр шатлыклы көй көйләргә тырышам, ләкин ул көй тагын да кайгылырак яңгырый, күрәсең, чөнки Карел арты белән әйләнә, «Әткәй» күзләрен сөртә. Әйдә булсын, мин бирелмим, алар минем җырыма кушылганга кадәр җырлавымда дәвам итәм, һәм канәгатьләнеп йоклап китәм.
Беренче Май иртәсе. Таң сызылды. Төрмә башнясындагы сәгать өчне сукты. Сәгать сугуын мин беренче тапкыр шундый ачык ишетәм. Кулга алынганнан бирле беренче тапкыр мин тулысынча үз аңымда. Ачык тәрәзәдән җиләс һава бөркелеп идәндәге түшәгемә килеп бәрелгәнен, түшәктәге каты салам кисәкләренең күкрәгемә, корсагыма кадалганын сизәм. Тәнемнең һәрбер клеткасы мең төрле сызлау белән сызлый. Тыным кысыла. Кинәт тәрәзә ачылып киткән төсле булды. Минем башыма шундый бер фикер килде: «Күрәсең, гомеремнең соңгы минуты килеп җитте, мин үләм».
Бик озак килми тордың син, үлем! Ә мин, дөресен әйтим, синең белән бик күп еллардан соң гына очрашырмын дип унлаган идем, әле мин иркенләп яшәргә, бик күп эшләргә, көчле итеп сөяргә, бик күп
җырлар җырларга, киң дөньяда рәхәтләнеп йөрергә ниятләгән идем. Мин бит әле яңа гына өлгереп җиттем. Минем көчем шулкадәр күп иде. Ә хәзер ул юк инде, бетте.
Мин тормышны шундый яраттым, аның өчен сугышка кердем. Сезне яраттым мин, кешеләр, хисләремә каршы шундый ук җылы хисләр белән җавап биргән чагыгызда мин үземне чиксез бәхетле итеп сизәм, сез мине аңламаган чакларда газапланып идем. Кемне җәберләгән булсам, кичерегез, шатландырган булсам, онытмагыз. Минем исемем һичбер кемнең күңелендә хәсрәт тойгысы уятмасын. Бу минем васыятем сезгә, аталар, аналар, сеңелләр, сиңа, минем Густам, сезгә, иптәшләрем, күңелемә яктылык биреп торган дусларымның барысына да әйтәм мин бу соңгы сүземне. Күз яшьләре ярдәм итә торган булса, бераз елагыз, ләкин кызганмагыз.
Мин шатлыклы тормыш өчен яшәдем, шуның өчен үләм, шуңа күрә каберем өстенә хәсрәт фәрештәсен китереп утырту гаделсезлек булыр иде.
Беренче Май! Бу сәгатьтә инде без шәһәр читләрендә йокыдан уянып, төргән байракларыбызны сүтә идек. Бу сәгатьтә Кызыл мәйданга юнәлгән гаскәрләрнең алдынгы сафлары Москва урамнары буйлап атлыйлар. Бу сәгатьтә миллионлаган халык кешелекнең азатлыгы өчен соңгы сугышны алып бара. Бу сугышта меңнәр корбан булалар. Мин дә шул корбаннарның берсе. Соңгы көрәшнең солдаты булу — нинди әйбәт.
Ләкин үлем дигәнең бер дә әйбәт нәрсә түгел. Минем тыннарым кысыла, һава җитми миңа. Бугазымнан карлыккан, хырылдаган тавышлар ишетелә. Болай бит иптәшләремне уятуым мөмкин. Бер йотым су булса, тамагымны чылатыр идем. Ләкин савытымда су бөтенләй беткән, миннән алты адым читтә, камера почмагындагы унитазда су бар. Ләкин анда кадәр барырга көчем җитәрме соң минем?
Мин корсагымда шуышып барам, әкрен, бик зур саклык белән генә шуам, әйтерсең, үлем вакытында беркемне дә уятмау — иң мөһим шарт булып тора. Килеп җиттем. Йотлыга-йотлыга эчәм.
Бу хәл күпмегә сузылгандыр, урыныма кире шуышып кайту өчен күпме вакыт киткәндер, белмим. Яңадан аңымны югалтам. Пульсымны эзлим, таба алмыйм, йөрәгем бугазыма кадәр күтәрелеп, кинәт аска төшеп китте. Үзем дә аска төшәм. Егылып төшеп барган чагымда Карел тавышын ишетәм:
— Әткәй, әткәй! Үлә бит бу, бичара!
Иртән врач килде( моны мин байтак вакыт үткәннән соң гына белдем). Мине карагач, ул башын чайкый, шуннан үз бүлмәсенә кайтып, минем үлүем турында кичтән үк әзерләп куйган кәгазен ертып ташлый да, тәҗрибәле белгеч буларак, хөрмәт белән болай ди:
— Кеше түгел бу, ат!


267 НОМЕРЛЫ КАМЕРА
Җиде адым ишектән тәрәзәгә, җиде адым тәрәзәдән ишеккә.
Моны инде мин яхшы беләм.
Мин моны, төрмә камерасының такта идәне буйлап йөри-йөри ничә тапкыр үлчәдем инде! Бу камерада бит мин бер тапкыр утырган идем, чех промышленниклары белән сәүдәгәрләр политикасының халыкка нинди һәлакәт китергәнен бик ачык итеп күргәнем өчен утыртканнар иде мине монда! Менә хәзер минем халкымны җәзалыйлар, ишек артында коридорда немец күзәтчеләре йөри, төрмәнең тышкы ягында сәяси күрәзәләр хыянәт ятьмәләрен яңадан үрәләр. Тирә-ягында ниләр эшләнгәнен аңлау өчен кешегә ничә йөз ел вакыт кирәк икән?

Кешелеккә прогресс юлына чыгу өчен ничә мең төрмә камерасы аша үтәргә туры килде икән? Тагын ничә камера аша үтәсе бар икән? Ахыры күренми әле. Шулай да, ничек кенә булмасын, хәзер инде дөнья уянды, хәзер инде ул йокламый!
Җиде адым тегеләй, җиде адым болай. Бер стенада кирәкмәгәндә күтәрелеп куела торган кровать. Икенче стенада, күңелсез соры төскә буялган, әллә нинди шыксыз кыяфәтле киштә, аның өстендә балчык савыт. Әйе, боларның барысы да миңа таныш. Дөрес, хәзер биредә кайбер нәрсәләр механикалаштырылган: элекке мич урынына җылыта юрган трубалар үткәрелгән, параша урынына унитаз куелган. Алай гына да түгел — кешеләрне дә механикалаштыралар. Тоткыннар автоматлашырга тиешләр. Кнопканы бассалар, ягъни йозак тишегенә ачкыч тыгып шалтыратсалар, тоткыннар, ни белән шөгыльләнүләренә карамастан, кинәт сикереп торып аягүрә катып калалар; ишек ачылуга, камера старостасы кинәт кычкырып җибәрә:
— Ахтуиг! Ике йөз алтмыш җиденче камерада өч тоткын, барысы да үз тәртибендә.
Әйе, 267 номер. Бу безнең камера.
Ләкин безнең автоматның кимчелеге бар: бездә ике генә кеше сикереп тора. Мин тәрәзә янындагы түшәктә йөзтүбән ятам. Бер атна, ике атна, бер ай, ай ярым ятам, һәм тормышка яңадан әйләнеп кайтам: хәзер инде башымны бора алам, кулымны күтәрәм, терсәкләремә таянып, аз гына күтәрелә дә алам, хәтта әйләнеп чалкан ятырга да чамалап карамакчы булам. Билгеле, бу хәлне баштан кичерүгә караганда, язуы җиңелрәк.
Камера да үзгәрде. Ишектәге өчле цифр урынына икеле цифр куелды, без хәзер икәү генә. Карел, кайгылы көй көйләп миңа җеназа укучы иптәшләремнең кечесе, хәзер юк инде. Аның саф һәм йомшак күңеле турында истәлек кенә калды. Дөресен генә әйткәндә, мин аның безнең янда үткәргән соңгы ике көнен генә берникадәр хәтерлим. Ул миңа зур түземлек белән үзенең ничек төрмәгә эләгүен сөйли, ә мин, тыңлап бетерә алмыйча, әледән-әле йоклап китәм.
Карел Малец исемле иде ул. Профессиясе машинист, кайдадыр Гудлиц янындагы бер шахтада эшләгән, безнең идән асты оешмасы өчен шуннан шартлата торган матдә алып чыккан булган. Ул инде ике елдан бирле утыра, ә хәзер судка китәчәк, бәлки Берлинга китәр. Алар, бу эш буенча кулга алынучылар, берничә кеше, аларга ни булыр, бу хакта уйлыйсы килми. Карелның хатыны, ике баласы бар. Ул аларны ярата, бик нык ярата... «Бу минем бурычым иде, үзең дә аңлыйсыңдыр, башкача мөмкин түгел иде».
Ул минем янымда озаклап утыра, мине ашатырга тырыша. Мин ашый алмыйм. Шимбә көнне — кулга алынуымның сигезенче көнендә—ул иң соңгы чараны күрергә батырчылык итә: минем килгәннән бирле берни ашамавым турында полиция фельдфебеленә — төрмә фельдшерына белдерә. Эсэс формасы кигән бу фельдфебель шундый зур түрә — аның рөхсәтеннән башка врач-чехның хәтта аспирин язып бирергә дә хакы юк — әнә шул фельдфебель үзе миңа миска белән болышца шулпасы китерде һәм мин ашап бетергәнче янымда басып торды. Карел, бу эшкә катышуының уңышлы нәтиҗәсен күреп, бик канәгать булды, икенче көнне инде ул мискадагы якшәмбе шулпасын минем авызыма үзе салып торды.
Ләкин ашның икенче төрен берничек тә ашап булмый: имгәтелгән теш казналары белән хәтта якшәмбе «гуляшчының пешкән бәрәңгесен дә чәйнәп булмый. Шешкән тамак сыек нәрсәдән башка бернинди азыкны да үткәрми.
— Гуляш бит, гуляшны да ашамый! —дип зарлана Карел, минем янымда баскан килеш башын чайкый.

Дөньяда иң кадерле азык булып тоелган иң кыен вакытларда куелган тәртип буенча һәрвакыт, атнага ике тапкыр, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә, аш өләшүчеләр безнең мискаларыбызга бер өлеш бәрәңге ташлап, аның өстенә бер кашык итле соус белән мунча аның пешкән берничә калҗа ит салып китәләр. Бу әкияттәге шикелле, искиткеч тәмле була. Ләкин эш анда гына да түгел; бу гуляш дөньяда кешеләрчә яши торган башка тормыш барлыгын искә өшерә, табигатькә капма-каршы мәрхәмәтсез гестапо төрмәсеннән сашка гади һәм табигый тормыш барлыгын хәтерләтә иде.
Ике айдан соң мин Карелның гаҗәпләнүен бик яхшы аңладым. Гуляш бит, гуляшны ашамый! — минем тиздән үләчәгемне исбат итү өчен моннан да төплерәк дәлилнең булуы мөмкинме?
Шул ук төнне сәгать 2 ләрдә Карелны кереп уяттылар. Әзерләнү өчен биш минут вакыт бирделәр. Әйтерсең, аңа күршегә генә кереп чыгарга кушалар. Аны бит биредән башка төрмәгә, яки концентрацион лагерьга, җәза урынына алып баралар... аларның кайда алып барганын кем белсен.
Шулай да Карел түшәгемә иелеп мине кочаклап, башымнан үбәргә өлгерде.
дөрмәдә нечкә хисләргә урын юклыгын искә төшереп, коридордан рәхимсез каты тавыш ишетелде.
Карел тизрәк чыгып китәргә ашыкты, ишектә шартлатып бикләнгән йозак тавышы ишетелде...
Без икәү генә калдык.
Кайчан да булса очраша алырбызмы икән, дускай! Шулай ук без — стредә калучылар бер-беребез белән кайчан шулай саубуллашырбыз? Бу камерадан кайсыбыз элегрәк чыгып китәр? Кая китәр? Кем чакырып алыр — эсэс формасы кигән надзирательме, әллә бормасыз гына килә торган әҗәл үземе?..
Aны хәзер беренче аерылышу вакытында һәркайсыбыз кичергән тойгы тәэсирендә язам. Ана инде бер ел үтеп китте. Иптәшебезне озатканда туган фикерләр бер генә тапкыр кабатланмадылар, хәтта ул фикерләрдән айный алмый газапланган чакларыбыз да булды. Камерадагы икеле номер өчле номер белән алмаштырылды, өчле номер урынына янадан икеле номер куелды, аннан соң тагын өчле, тагын икеле, тагын өчле, тагын икеле, яңа тоткыннар килделәр, алар тагын китеп барды ат, шулай итеп 26 камерада баштан ук икәү генә калучы «Әткәй!» белән мин генә әле һаман бер-беребездән аерылыша алмыйбыз.
«Әткәй» дигәнебез — алтмыш яшьлек укытучы Иозеф Пешек, мәктәптә өлкән укытучы булып хезмәт иткән. Ул «Германния империясенә каршы заговор»да гаепләнеп, миннән 85 көн элек кулга алынган; аның гаебе шул: ирекле чех мәктәбенә проект эшләгән
«Әткәй»... Ничек кенә тасвир итәрсең икән син аны, ФҮЧИК? Бу бик кыен эш! Ике кеше, бер камера, бер ел гомер. Бу вакыт эчендә «Әткәй» сузе янындагы куш җәяләр бөтенләй юкка чыкты. Бу вакыт эчендә берсе карт, берсе яшьрәк булган ике тоткын чын-чыннан аталы-уллы булып киттеләр. Бу иер ел эчендә без бер-беребезнең гадәтләрен, яраткан сүзләрен хәтта интонацияләребезгә кадәр үзләштердек. Хәзер нәрсә аныкы — «Әткәйнеке» дә нәрсә минеке, камерага ул нәрсә алып килгән дә, мин нәрсә алып килгәнмен, бар аерып кара син аны!..
Төннәр буе ул янымда утырып, юеш компресслар белән минем яныма килергә омтылган әҗәлне куып торды, Һичбер чиркәнүсез яраларымдагы эреннәрне тазартты, хәтта түшәгемнән аңкып торган сасы исне дә сизмәгәнгә салышты. Беренче допрос вакытында теткәләнеп, пычранып беткән күлмәгемне юды, ямады, күлмәгем бөтенләй тузып киярлеге калмагач, үз күлмәген кидерде. Карцерга эләгү куркынычына карамастан, иртә белән ярты сәгатькә һава иснәргә чыккан җирдән ул миңа чәчәкләр, үлән сабаклары йолкып керә иде. Мине яңадан допроска алып киткән чакларда, ул мине ягымлы караш белән озатып кала, аннан кайткач, яңа җәрәхәтләремә яңа компресслар куя иде. Ул минем допростан кайтканымны көтеп тора, мине яткырып, одеялымны әйбәтләп япмыйча торып, йокларга ятмый.
Безнең дуслык шулай башланды. Ул дуслык мин аягыма басып, аңа уллык бурычымны үтәгән чакларда да үзгәрмәде.

Ләкин болай, бер утыруда гына, барын да язып бетереп булмый. 267 камерада ул елны тормыш гөрләп торды, һәрбер вакыйганы Әткәй үзенчә кичерде. Аларның барысы турында да сөйләргә кирәк, хикәям дә әле бетмәде. (Бу сүзләр әле алда ниндидер өмет барлыгын күрсәткән шикелле яңгырыйлар.)
267 камерада тормыш гөрләп торды.
Көн саен диярлек ишек ачыла, төрмә күзәтчеләре керә. Бу — «куркынычлы — коммунистик җинаятьчеләр...» өстеннән каты күзәтү алып барырга дигән кагыйдә буенча эшләнә. Шуның өстенә, мин аларны бик нык кызыксындыра торган кеше булып чыктым. Төрмәдә бик еш кына исән калырга тиешле кешеләр үләләр иде. Ләкин һәркемнең фикеренчә мөгаен үләргә тиеш булган тоткынның исән калуы бик-бик сирәк була...
Безнең камерага хәтта икенче каттагы күзәтчеләр дә керәләр, сөйләшергә тотыналар, я булмаса, һичбер сүзсез, тәҗрибәле кешеләр кыяфәтендә, одеялымны ачып, минем яраларымны карыйлар, шуннан соң инде, үзләренең характерларына карап, яки оятсыз рәвештә мыскыллап шаяра, яки дуслар тонында сөйләшә башлыйлар.
Шуларның берсе, — без аны Тегермәнче дип атадык, — барыннан да ешрак килә, киң итеп елмаеп, кызыл шайтанга ни дә булса кирәкмиме дип сорый иде. Юк, рәхмәт, миңа берни дә кирәкми. Берничә көннән соң Тегермәнче, шулай да кызыл шайтанга мөгаен ни дә булса кирәктер әле дигән фикергә килә, мәсәлән, сакалын кырырга. Миңа ул парикмахер алып килә. Бу парикмахер башка камералардагы тоткыннардан минем беренче танышым иптәш Бочек иде. Тегермәнченең тырышуы аю хезмәте булып чыкты: Әткәй башымны тотып тора, Бочек түшәгем янына утырып, үтмәс пәкесе белән минем куе сакалым арасыннан юл ярып чыгарга азаплана. Аның куллары калтырый, күзләреннән яшь бөртекләре тәгәри, ул мөгаен үләчәк кешене кырам дип уйлый. Мин аны юатырга тырышам:
— Курыкма, дускай! Петчек сараендагы допроска түзгәнне, синең пәкеңә генә түзәрмен инде.
Ләкин көчем аз, безнең икебезгә дә еш кына туктап ял итәргә туры килә.
Ике көннән соң тагы ике тоткын белән таныштым. Петчек сараеның гестапо түрәләре түземсезләнәләр, алар мине алырга җибәрәләр. Фельдшер аларның чакыруына каршы һәрвакыт Transportunfahig (йөри алырлык түгел) дип язганлыктан, теләсәгез ничек китерегез дигән әмерне җибәрәләр. Коридор хезмәтчеләре киеменнән ике тоткын безчең ишек төбенә носилка китереп куя. Әткәй зур кыенлык белән киемнәремне киендерә, иптәшләр мине носилкага салып күтәреп китәләр. Баскычтан төшеп барганда берсе миңа иелеп болай ди:
— Рухыңны төшермә!
Шуннан, тагын да әкренрәк итеп, берничә сүз белән генә, нинди яңалыклар барлыгын әйтә.
Бу юлы без канцеляриядә туктап тормыйбыз. Мине озын коридор буйлап алга, тышкы ишеккә таба алып баралар. Коридор тулы халык бүген пәнҗешәмбе, тоткыннарның кардәшләренә күлмәк-штая китерергә рөхсәт ителгән көн. Барысы да носилкага таба борылалар, һәркайсының күзендә кызгану, шәфкать билгесе, бу минем күңелем өчен бик үк җайлы нәрсә түгел. Мин кулымны күтәреп, бармакларымны йомарлыйм. Бәлки коридордагы кешеләр йомарланган кулымны күреп, минем аларга сәлам бирүемне аңларлар. Әлбәттә, бу инде артык беркатлылык. Ләкин шуннан артыгын булдыра алмыйм, көчем җитми.
Төрмә йортына чыккач, носилканы йөк машинасына куйдылар, ике эсэсчы шофер янына кереп утырды, икесе төймәләре ычкындырылган кобураларына тотынып, минем баш очына килеп бастылар да, без китеп бардык.
Юл бик шәптән түгел: бер чокыр, ике чокыр... Ике йөз метр да китмәдем, мин аңымны югалттым. Кызык сәфәр булды бу: утыз тоткынга билгеләнгән биш тонналык машина, бер тоткын өчен күпме бензин яндыра, револьверлар тоткан дүрт эсэсчы, акайган күзләре белән ялт- йолт каранып, качып китә күрмәсен дип, ҺУШСЫЗ яткан гәүдәне саклап баралар.
БУ КЫЗЫКЛЫ сәфәр икенче көнне тагын кабатланды. Бу юлы мин сарайга барып җиткәнче чыдадым. Допрос озак булмады. Гестапочы Фридрих миңа берничә тапкыр саксызрак «кагылды» да мине һушсыз хәлемдә тагын кире алып киттеләр.
Ниһаять, шундый көннәр килде, мин инде үземнең терелегемнән шикләнми башладым; гомеремнең юлдашы булган әрнү-сызланулар моны бик ачык итеп сиздереп торалар.
Төрмә инде минем ниндидер игътибарсызлык аркасында исән калганлыгымны белде һәм котлап сәлам күндерде. Ул сәлам миңа стеналар аркылы килеп җитте, зур саклык белән бүлмәләрдән бүлмәләргә стеналар аша шакып китереп җиткерделәр аны; мин ул котлау сәламен аш ташып йөрүче коридор хезмәтчеләренең күзләрендә дә күрдем.
Тик минем турыда хатыным гына берни дә белми. Ул миннән ерак түгел, аскы катта гына, бер кешелек камерага бикләнгән. Иртән һава иснәргә чыккан җирдә күршесе аңа минем допрос вакытында бик каты кыйналуым, шушы кыйналудан камерада үлүем турында хәбәр иткәнче, ул сагыш һәм өмет белән яшәгән. Бу хәбәрне ишеткәч, Густа үзен-үзе белми йорт буенча йөри, аның күз аллары караңгылана, күзәтүче хатын йөзенә йодрык белән төртеп «иркәләгәнне» дә, тоткыннар сафына бәргәләп керткәнне дә сизми. Ул яшьләрен түкмичә, үзенең зур һәм шәфкатьле күзләре белән камераның ак стенасына текәлеп анда нәрсәләр күрде икән.
Икенче көнне яңа хәбәр — имеш, мине үтерерлек үк кыйный алмаганнар. Ләкин мин җәзалауларны күтәрә алмыйча, камерада асылынып үлгәнмен.
Бу вакытта мин юка түшәгемдә ауныйм, һәрбер кичтә, һәрбер таңда, Густаның иң яраткан көйләрен җырлау өчен әйләнеп кырын ятам. Ничек ишетмәде икән соң ул аларны, мин бит ул җырларны шундый тирән хис белән җырладым!..
Хәзер инде ул минем исән икәнлегемне белә. Хәзер арабыз ераграк булса да, ул минем җырларымны ишетә. Хәзер инде 267 камерада җырлаганны төрмә күзәтчеләре дә беләләр, алар инде мона тәмам күнеп беттеләр.
Кизүләр дә, тынлык сакларга боерып, ишекне шакымый башладылар.

267 камера җырлый. Мин гомерем буена җырладым, шулай булгач, гомеремнең соңгы минутлары җиткәндә, яшәүнең тәмен аеруча хис иткән минутларда, ни өчен мин җырдан аерылырга тиеш?
Ә соң әткәй Пешек? Ул менә дигән кеше булып чыкты: җырны ул да үлеп ярата. Аңарда моң да, тавыш та, музыкаль хәтер дә юк, ләкин җырны шундый тирән мәхәббәт белән ярата, җырдан шундый зур шатлык таба ул, мин хәтта аның бер тоннан икенче тонга сикереп, «до» урынына тырышып-тырышып «ми» нотасын сузганын да сизмим.
Без җырлыйбыз. Кайгырганда да җырлыйбыз, кояшлы көн туганда да җырлыйбыз, бездән мәңгегә аерылып китә торган иптәшебезне дә җыр белән озатабыз, көнбатыштан килгән шатлыклы хәбәрләрне дә җыр белән котлап каршылыйбыз, һәм без, борынгы гасырлардан бирле җырлап, киләчәктә дә җирдә тереклек беткәнче җырлаячак кешеләрнең мәңгелек гадәте буенча, юану өчен дә, шатлану өчен дә һаман җырлыйбыз да җырлыйбыз.

Кояштан башка тормыш булмаган шикелле, җырдан башка да тормыш юк. Ә безгә җыр икеләтә кирәк, чөнки кояш безгә үзенең нурлы йөзен күрсәтми — 267 камера төньякка карый. Тик җәй көнендә генә камераның кояш баешы ягындагы стенасына, бик аз вакытка гына, рәшәткә күләгәсе белән бергә, кояшның кичке нуры төшеп ала.
Әткәй, кроватена таянып, бик аз вакытка гына төшкән һәм тиздән югалачак нурларга карап тора, аның карашы шундый кайгылы, мин әле бервакытта да аны бу кадәр кайгылы итеп күргәнем юк иде.
Кояш! Бу түгәрәк сихерче шундый нурлы, шундый юмарт, кешеләр күз алдында ул нинди генә могҗизалар ясамый. Ләкин кояш яктысында яшәүче кешеләр шулкадәр аз.
Кояш булыр, әйе, яктыртыр ул, һәм кешеләр аның тылсымлы нурларына коенып яшәрләр.
Аның булачагына ышану нинди зур бәхет, шулай да беләсе килгән нәрсәләр тагын да бар әле: ул кояш безнең өчен дә яктырыр микән?
Безнең камера төньякка карый. Бик сирәк, җәй көнендә генә, анык ла фәкать аяз вакытларында гына, батып барган кояшны күреп калабыз. Эх, әткәй, кояш чыкканын тагын бер кабат күрәсе иде!
Г. Ш а м у к о в тәрҗемәсе.

УЯНСЫН ИКӘН УРМАН КИСҮЧЕ
(өзек)
Әгәр дә сез, Вашингтон һәм Нью-Йорк,

Шушы якты Совет илен җимерергә

Җибәрсәгез гаскәр җыеп, һәм аннан соң

Җибәрсәгез Чикагоның бойнясында

Терлек суеп торучыны үзегездән

Бар шатлыкка, тормышка һәм без яраткан

Барлык-барлык нәрсәләргә кул сузарга, —

 Без чыгарбыз сезгә каршы таш эченнән,

Су эченнән — сезне килеп чагар өчен,

Һәм чыгарбыз без өйләрдән сезнең өскә

Ишәр өчен ялкын тавын. Чыгарбыз без

Су астыннан, тирәнлектән сезгә каршы

Штык белән сезне кадап үтәр өчен...
Без чыгарбыз ызаннардан үзегез чәчкән

Сугыш орлыклары Колумб кулы белән

Сезне тәмам тар-мар итсен, изсен өчен.
Чыгарбыз без сезне судан һәм икмәктән

Мәхрүм итәр өчен тәмам, шунда сезне

Үзегез яккан зәһәр утта яндырырбыз!

Һәм син тагын, уйлама да керермен дип,

Сөйкемле ил — Франциянең җирләренә:

Каршыларбыз сине, солдат, анда да без. 

Виноградтан сыктырырбыз зәһәр серкә,

Ярлы авыл кызларына кушарбыз без

Барып сезгә күрсәтергә — үтерелгән

Немецларның каны аккан урыннарны...

Эзләмәгез пушка итен Перу дигән

Таулы илдән... Анда саран ак томаннар

Аллаларның сурәтләрен шомарталар.

Ләкин буыннарның горур истәлеге

Белән барлык үткәнебез шунда сезгә 

Аметисттан үткен йөзле кылыч ясар.

Үзәннәрдә сөйкемле җыр — кошлар җыры

Дәшәр тагын Амаруның токымнарын

Җәя белән кылыч тотып чыгар өчен

Канлы авыр сугышларга... һәм белегез

Мексиканың Кордильера тауларында

Балкып туган Таңга каршы сугышырга

Ышандыра алмассыз сез кешеләрне.

Табутында Сапата... һәм йоклап ята

Мылтыклары. Тик ул аның чакмаларын

Ышанычлы итеп карап, майлап куйган һәм

 Техаска карап тора көпшәләре.

Сакланыгыз Кубадан сез: Диңгез өсте

Тигезлеге һәм дулкыннар җемелдәве,

Тәмле шикәр камышлары, агып торган

Татлы сыклар карап торыр сезнең күзгә

Ачулы бер караш белән. Анда фәкать

Яңгырар бер көчле аваз, горур аваз:

«Я үләрбез, я үзебез үтерербез!»

Маташмагыз керергә дип, батыр, кыю

Партизаннар ватанына — Италиягә:

Каршы алыр бу ил сезне давыллы бер

Шау-шу белән, һәм син, солдат, ташлап китмә

Һич тә «зәңгәр курткалылар» казармасын

(Алар бар да тора Римда «тәртип өчен»!),

Китмә бер дә изге Петр яныннан син!

Авылларда эчемлекләр ясый торган

Ярлыларның һәм балыкчы фәкыйрьләрнең

Үзләренә изге булган нәрсәләр бар,—

Тик аларга көнчыгышта чәчәк аткан

Яңа дөнья барысыннан кадерлерәк!

Болгариядә читләтеп үт калкуларны,

Алар сиңа янап торыр бәла белән.
Румыниядә елгаларның дулкыннары

Синең канны, кара канны агызырлар.

Уйлама син бер дә, солдат, крестьянга

Исәнләшеп кул бирергә, чөнки бит ул

Феодалның кабре кайда икәнлеген

Белә хәзер. Ул бит бүген мылтык белән,

Сабан белән саклый барлык хокукларын,—

Һәм үзенең күз карашы белән сине

Якты янган йолдыз булып көйдерер ул...
һәм Кытайга төшүдән син курык, солдат,

Каршы алмас анда ялчы Чан Кайшиец 

Сатлык җанлы мандариннар өере белән;

Күрерсең син анда дары вулканнарын,

Игенчеләр тотып чыккан сөңгеләрнең,

Уракларның урман булып чайкалуын!
Менә алар — тайгадагы, тундрадагы

Ирләр белән хатын-кызлар. Алар менә

Сугышларда үлемне дә җиңеп чыккан

Баһадирлар — изге Волга солдатлары.

Анда алар, Сталинград балалары,

Яндырылган Украинаның батырлары,

Алсу каннан һәм граниттан ясап куйган

Гигант, биек һәм мәһабәт стена анда.

Бу стенага тимер, җыр.һәм фидакарьлек,

Ышаныч һәм өмет килеп цементланган!

Кагылмагыз сез аңарга, юкса кинәт —

Күмер ничек янса завод мичләрендә,

Сез дә шулай янып җиргә егылырсыз...

Бел, Рочестер, шунда синең елмаюлар

Уралырлар көенечле бер шом белән

Һәм аларны туздырыр җил далаларга,

Кар астына мәңгелеккә күмеп куяр.

Терелерләр Петр чоры батырлары,

Шушы яңа геройларга булышырга,

Һәм коярлар пуляларны элеккедәй,

Оныклары бүләкләнгән медальләрдән.
Бу пулялар, корт иледәй, бер дә тынмый,

Выжлап торыр иксез-чиксез киңлекләрдә...

Чыгып шунда үрмә гөлләр челтәреннән,

Һәм уянып лаборатория йокысыннан,

Ирек алыр, дәһшәтле һәм көчле атом —

Басар сезнең шәһәрләрнең горурлыгын!

Мин тынычлык телим эңгер-меңгерләргә,

Мин тынычлык телим даулы йөрәгемдә

Җир һәм сөю турындагы борынгы җыр —

Саф җыр белән үрелеп үскән һәм һәр җирдә

Мине һаман эзләп йөргән авазларга...

Мин тынычлык телим иртән пекарняда

Икмәк пешеп җиткән чакта таң алдының 

Салкын тынын сулап яткан зур шәһәргә,

Һәм гаять зур Миссисипи елгасына —

Безнең барлык елгаларның бабасына.

Мин тынычлык телим энем күлмәгенә,

Китаплардан эзлим мин гел тынычлыкны,—

Анда да ул торсын якты бер сүз булып...

Мин тынычлык телим Киев ягындагы

Бай һәм гигант колхоз өчен һәм телим мин

Тынычлыкны анда, монда — һәркайда да

Үлеп калган кешеләрнең көлләренә...

Һәм тынычлык телим урман эчләрендә

 Яшеренгән һәм кургашка ошап калган

Боливияле иптәшемә. Тынычлыкны

Телим бүген кыз кияүгә чыксын өчен. 

Био-бионың такта яру заводлары,

Баш күтәргән Испаниянең газапланган

йөрәкләре өчен телим тынычлыкны.
Пекарь өчен, мәхәббәте өчен аның,

Он өчен һәм кырлар өчен, бу кырларда

Шытып чыгу алдындагы бодай өчен;
Сыену җирен беседкадан эзләп йөргән

Чын мәхәббәт өчен телим тынычлыкны...

Барлык тере нәрсәләргә, барлык сулар,

Барлык җирләр, халыкларга телим мин һәм

Таләп итәм каты итеп — тынычлыкны!..
Сезнең белән хушлашырмын менә хәзер,

Мин кайтырга телим өйгә. Тик хәзергә

Хыял белән Патагония җирләрендә

Булсам да мин... Анда җилләр хәзер

Кыяларга килеп сугыла,

Океан сирпи бозлы тамчыларын,

Әйе, мин шул гади бер шагыйрь.

Мин яратам җирдә барысын,

Йөрсәм дә мин бик күп каңгырып.

Бу дөньяны чиксез яратам...

Һәм беләм мин, минем ватанымда 

Горнякларны тотып ябалар,

Судьяларга солдат боерык бирә,

Тик шулай да изге туган илне,

Җиргә үтеп кергән иң тирәнге 

Тамырларым белән үземнең

Кечкенә һәм суык, ләкин җанга

Якын булган илем сөям мин...

Һәм әгәр дә миңа туры килсә,

Сугышларда йөз кат үләргә —

Теләр идем анда үләргә;
һәм әгәр дә миңа туры килсә.

Бу дөньяда йөз кат туарга —

Мин яңадан шунда, кыргый үскән 

Араукария төбе тынлыгында,

Көньяк давылының шау-шуында,

Күптән түгел тагып куелган 

Колоколлар чаңы астында

Теләр идем йөз кат туарга...
Минем хакта, дуслар, уйламагыз...
Әйдәгез, без уйлыйк җир турында. —

Һәм дусларча бергә куллар белән 

Шакылдатыйк өстәл өсләрен!

Мин теләмим канның яңадан 

Сугарганын безнең икмәкне,

Безнең кырны, безнең музыканы...

Телим шуны: горняк һәм адвокат,

Гади кыз һәм гади диңгезче,

Һәм шулай ук курчак мастеры

Минем белән барсын кинога, —

Ә аннан соң эчик кызыл вино!
Мин дөньяга килдем җырлар өчен,

Син кушылсын өчен бу җырга!
Кайдадыр Америкада, Май, 1918 ел.
Тәрҗемәчесе Шәрәф Мөдәррис

НАЗЫЙМ ХИКМӘТ ШИГЫРЬЛӘРЕ

Назыйм Хикмәт — тынычлык премиясе белән бүләкләнгән төрек шагыйрь Атаклы демократ шагыйрьнең әсәрләре Төркия халкын илне идарә итүче сатлыкларга каршы, Америка империалистлары коллыгына төшүгә каршы тупланырга чакыралар. Н. Хикмәт шигырьләре төрек халкының матур киләчәгенә ышаныч белән тулы, Төркияне идарә итүчеләр аның шигырьләренең дөреслек көченнән куркып, шагыйрьне төрмәгә ябып куйдылар. Ләкин төрмәдә дә Н. Хикмәт тынычлык дошманнарына, халык дошманнарына куркынычлы булып калды. Н. Хикмәт төрмәнең калын стеналары аша да империалистларның пычрак ниятләрен фаш итеп торды. Төрмәдә дә ул үзен ялгыз итеп сизмәде. Бөтен дөньяның намуслы кешеләре аны дусларча якладылар һәм ул да «Европадагы, Америкадагы, Азиядәге туганнар»ына мөрәҗәгать итеп, тынычлык һәм ирек өчен көрәшергә чакырды. Дөнья халыкларының бердәмлеге Назыйм Хикмәтне төрек фашистик реакциясеннән йолып алды. Барлык илләрдәге демократик көчләрнең ташкын нәфрәте астында Төркия властьлары Назыйм Хикмәтне төрмәдән чыгарырга мәҗбүр булдылар.
Түбәндә без аның шигырьләреннән үрнәкләр бирәбез.


ПОЛЬ РОБСОНГА
Җырлаттырмый алар җырыбызны, Робсон,
Кара кош канатлы кенәрием,
Энҗе тешле негр кардәшем,

Көрәш кискенләшеп барган чорларда,

Ирек бирми алар җырларга.
Алар курка, Робсон, алсу таңнан,
Алар курка: безнең караудан, тоюдан, сизүдән,
Фәрһат кебек янып сөюдән.
(Сезнең илегездә дә бардыр бит Фәрһат,

Исмен әйтеп яз, син, миңа хат.)

Алар курка үскән игеннәрдән,

Болыннардан, аккан ташкыннан,

Алар курка җирдә күтәрелгән

Халыкларның ачу тавышыннан.
Ә бу кайнап чыккан көчле тавыш
Алар баскан җирне утка тота,
Менә шуңа, Робсон, алар бездән курка,

Шуңа алар безнең җырдан курка.

1949


ЙӨРӘГЕМ МОНДА ТҮГЕЛ
Йөрәгемнең яртысы монда булса,
Ә яртысы, доктор,
Кытай чигендә,
Сары елга буена агыла торган

Солдат сафларының эчендә.
Һәр таң саен, доктор, һәр таң саен
Якынлашкан чакта иртәләр, йөрәгемне
канлы Грециядә Атарга дип алып китәләр.
Больницада төрмә тоткыннары

Төшләр күреп ыңгырашкан чакта,

Йөрәгем һәр кич нәни кунак булып 

Җамличада өемә кайта.
Ун ел мине
фәкыйрь халкым көтә,
Ун ел мин төрмәдә,
Соң
халкыма нәрсә бүләгем?
Кулымда бар, доктор,
Тик бер алма,
кызыл алма —
минем йөрәгем.
Тимер рәшәткәдән карыйм тышка,
Күрмәмме дип анда бернәрсә,

Ә йөрәгем, доктор, ерактагы
Кызыл йолдыз белән серләшә.
Төрмә һәм тәмәке саулыгыма зыян дисез

(Киңәшегез, доктор, кирәкле),

Мөмкинмени сезгә төзәлдерү, төзәлдерү
Минем йөрәкне.
1948


Җ а м л и ч а — Истамбулның эшчеләр тора торган районы.

КӘРИМ КЕБЕК3
Һава кургаш кебек авыр.
Кычкырам мин кешеләргә.
кычкырам мин:
— Килегез монда.
Кургаш эретергә чакырам мин.
Мин берәүнең тавышын ишетәм:

— Әй, син кара!
Үз тавышыңнан көл булырсың

Кәрим кебек яна-яна.
«Авыр кайгы минем күңелемдә,

Юк сөйләргә якын кемем дә».

Бар йөрәкләр монда таш кебек,

Һава авыр нәкъ кургаш кебек.

Ә мин җавап итеп әйтәм аңа:
— Көл булыйм мин,
Кәрим кебек
яна-яна,
Мин янмасам,
син янмасаң, без янмасак—
кем чыгарыр бу төннәрне
якты таңга.
һава балчык кебек дымлы,

һава кургаш кебек авыр,

Кычкырам мин кешеләргә, кычкырам мин:
— Килегез монда,
кургаш эретергә чакырам мин.
1930


МИНЕМ ЙӨРӘГЕМ
Унбишләрнең истәлегенә.
Күкрәгемдә унбиш яра бар,

Кадалды күкрәгемә унбиш кара саплы пычак,

 йөрәгем һаман талпына,

Ул һаман талпыначак.
Күкрәгемдә унбиш яра бар,

Сарылды унбиш ярама

Кара елан кебек караңгы сулар,

Кара диңгез буарга тели мине,

Буарга тели мине —
3 Кәрим — Көнчыгыш халык әкиятләренең герое, мәхәббәтеннән янып
4 1921 силы камалчылар тарафыннан вәхшиләрчә үтерелгән төрек коммун * партиясенең унбиш лидеры истәлегенә.

Канлы караңгы сулар!!!
Кадалды күкрәгемә унбиш кара саплы пычак,
йөрәгем минем талпына
Ул тагын талпыначак...
Күкрәгемдә унбиш яра бар!
Күкрәгемне унбиш җирдән телделәр, Бу кайгыдан йөрәгем Туктар диеп белделәр.
Юк! йөрәгем һаман талпына, Ул һаман талпыначак!!!
Янды унбиш ярамда
Унбиш гыйсьянчы учак. Сыгылды, сынды күкрәгемдә
Унбиш кара саплы пычак, йөрәгем минем канлы кызыл байрак булып талпыныр, тал-пы-на-чак!

1921
Төрекчәдән тәрҗемә итүче Мостафа Ногман.