ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
ГАРИФ ГОБӘЙ
ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕНЕҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ
Фәннәр корифее даһи Сталинның тел гыйлеме турындагы соңгы гениаль хезмәтләре совет фәнен үстерү өчен искиткеч зур хәзинә булды. Остазыбызның даһи хезмәтләре нигезендә хәзер телне һәртөрле черекләрдән, чүп үләннәрдән арындыру, аны чыннан да марксизмга нигезләп үстерү эше башланып китте. Озак еллар буенча Маррга табынып, аны байрак итеп йөрткән татар тел белгечләре дә, соңга калыбрак, уңайсызланыбрак булса да, үзләренең Марр белән алыш-бирешне өзүләре турында, матбугатта булсын, махсус җыелышларда булсын, тәүбә итеп чыктылар. Хәзер безнең телчеләребез алдында бик зур, бик җаваплы бурыч — тел гыйлемен даһи Сталин өйрәтүләренә нигезләп төзү, ягъни аны идеалистик баткаклыктан марксизм яктылыгына алып чыгу бурычы тора.
Ләкин тел өлкәсендәге эш моның белән генә бетәме? Телне теоретик дөрес нигезгә күчерү, дөрес юлга бастыру белән генә эш төгәлләнәме? Юк, бетми. Безгә Сталин хезмәтләре яктылыгында әдәби телебезнең бүгенге торышына чын- чынлап күз салырга, аның турында чын-чыНлап кайгырта башларга бик вакыт. Телне чүп-чарлардан арындырырга, сафландырырга, аның дөрес юнәлештә үсүе өчен көрәшергә кирәк.
Мин бу чыгышымда татар совет язучылары, телчеләр алдында торган әнә шул гаять зур эшкә бер кереш ясауны бурыч итеп куям.
Бүгенге әдәби телебез, үзенең үсү юлында бик күп киртәләр, чәнечкеле тимер чыбыклар аша үтте: футуристларның, имажинистларның трах- трарах, бух-бах, чыш-пыш, хах-халарын җимереп үтте, болганчык ташкыннар, баткаклыклар аша кичте; Mapp һәм аның шәкертләре, үзләре утырткан гарип агачка бик кадерләп су сибеп торуларына карамастан, телебез соңгы 30 ел эчендә күп алга китте. Әдәби телебез хәзер гарәп, фарсы, төрек, тагын әллә нинди телләрне кушып болгатылган боламык түгел, ул хәзер аһәңле, көмеш тавышлы, чишмә суыдай саф, хәл керткеч тел булып әверелде. Хәзер без тирән уйларыбызны, иң нечкә хисләребезне, нечкә тойгыларыбызны саф татар телендә сөйләп бирә алабыз.
Совет кешесенең рухи байлыгы, сафлыгы һәм бөеклеге, изге омтылышындагы тиңдәшсез көче татар әдәби телендә хәзер нечкә осталык белән бирелә. Г. БәшировныҢ, М. Әмирнең, К. Нәҗминең, И. Газиның, Ф. Хөснинең проза әсәрләрен күз алдына китерү дә бу фикерне раслау өчен җитә. Менә, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр» романын карагыз. Романның пәһлевандай көчле, киң балаклы, йөнтәс күкрәкле крушникларын, аларның өсләренә ат тарта алмас йөк салып пароходтан ярга чыгып барганда, калын-калын такталардан салынган басманың сыгылып килгәнен күз алдыгызга китерегез. Яки Бишбалта эшчеләренең язгы тонык сулы Казанка елгасы аша паром белән чыгып барганнарын, .Мостафаның паром көткәндә бутышник белән телгә килгәнем хәтерләгез. Бу күренешләр шулкадәр табигый, шулкадәр көчле тел белән язылганнар, алар җанлы булып күз алдында калалар.
Яки менә Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романын алыгыз.
Анда һәр сүз үлчәп, әдәби тел белән язылган картиналарны, образларның кыяфәтен генә түгел, эчке дөньясын да күз алдында җанландыра торган урыннардан күп кенә мисаллар китерергә мөмкин. Шундый уңышлы тасвирлар, җанлы образлар турында һәрбер язучыдан мисаллар алырга мөмкин. Ләкин минем максатым уңышларга мәдхия уку түгел; сүз телебездәге җитешсезлекләрне һәм аларның сәбәпләрен ачу, хаталарны булдырмау чараларын билгеләү турында бара.
Әле генә уңай яктан телгә алынган «Алтын йолдыз» романыннан берничә өзек алып карыйк.
«Иптәшләр, әле күптән түгел генә без үзебезнең җыелышыбызда ВЛКСМ Өлкә Комитетының X пленум карарын өйрәнгән идек. Пленум комсомоллардан һәр эштә — һәм укуда, һәм җәмәгать эшендә башкаларга үрнәк булуны таләп итте. Ленин—Сталин комсомолы бу таләпләрне намус белән үти. Тик кайбер аерым комсомолецлар гына бу эшкә тулы җаваплылык белән карамыйлар. Моннан ике көн элек без комитет утырышында комсомолец Галим Урмановның хәзер сезнен барыгызга да мәгълүм булган эшен тикшердек. Комитет членнарында Урманов үзенең хатасын тулысынча аңламый дигән фикер калды. Шуңа күрә без аны оешманың гомуми җыелышына куюны кирәк таптык». («Алтын йолдыз».)
Икенче өзек:
«Комитет хаклы рәвештә Урмановка каты шелтә биргән. Урманов үзен безгә, совет яшьләренә лаек булмаганча тота. Шахмат өлкәсендәге җинел уңышлар белән башы әйләнеп, үзен әллә кемгә саный башлый, масая. Иптәшләре белән, коллектив белән хисаплашмый, төкереп карый, һәм бу эшне ул илебез сугышчан шартлар хәлендә торган чакта эшли. Бу комсомолец өчен һич тә гафу ителә торган эш түгел. Комсомол җыелышында без аңар моны ачык итеп әйтәбез».
«Алтын йолдыз»да комсомол комитетының байтак озын сузылган утырышын тасвирлау баштан ахырга кадәр әнә шул стильдә дәвам итә. Без үз җыелышларыбызда протоколга язып барган кебек, Әпсәләмов бер стиль, бер үк сүзләр белән, һичбер үзенчәлексез барысын да теркәп бара. Бәхәссез, бик дөрес, бик реаль сүзләр, ләкин алар нәрсәләре белән әдәбилек дәгъва итә алалар? Фоторәсемнәр белән кешене шаккатырып булмаган кебек, әдәби әсәрдә тормыштагы фактларны күчереп язу белән генә бүгенге укучыны канәгатьләндереп булмый.
Чын әдәби әсәр тема, эчтәлек, мәгънә белән генә түгел, геройларның патриотлыклары, планны фәләнчә процентка үтәүләре белән генә түгел, сүзләр, сүзләрне оста, яңгыравыклы итеп, белеп төзү, кыскасы, образлы итеп язу белән билгеләнә. Әдәби әсәрнең уңышын идеясе белән бергә теленең образлы булуы хәл итә.
«Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел!» — ди халык, һәм бу бик, бик дөрес.
Китапларның, хәтта зур-зур китапларның да, чыгуларына ук суга төшкән зәгыйфь очкын шикелле пшик итеп сүнүләренең, ә икенче төр китапларның, хәтта берничә юллы шигырьләрнең, уннарча еллар буена яшәп килүләренең төп сәбәбе югары идеяле булуда гына түгел, телендә дә.
Некрасовның 800 битле «Үле күл» исемле романын алыгыз. Кайсыгыз моны укыды? Укыганнарыгыздан кайсыгыз аңардан мисалга берничә генә булса да юл китерә ала? Шул ук Некрасовның «Тимер юл»ын алыгыз. Моны укымаган кеше булуга, аның эчтәлеген хәтерләмәгән кеше булуга, кимендә берничә строфасын күңелдән белмәгән кеше булуга ышанырга мөмкинме?
К. Нәҗминең моннан 20—25 ел элек укылган «Яр буендагы учаклар»ын, яисә «Кояшлы яңгыр»ын, М. Максудның «Изге көрәшкә» сен, А. Шамовның «Рәүфә»сен, Ш. Маннурның «Гайҗан бабай» ын, Г. Бәширнең «Кунак егете»н онытырга мөмкинме? Юк, әлбәттә. Бу — әдәби әсәрнең көче эчтәлегенең бай, идеясенең керсез булуында гына түгел, телендә дә икәнлеген сөйли торган факт. Эчтәлеге, идеясе никадәр әйбәт булмасын, теле — тел булмаса, чын әдәби әсәр юк!
Әгәр С. Хәким, бер кыз чишмәгә су алырга килә, ул аннан тиз генә әйләнеп кайтмакчы була, шул чакта, бер егет килеп чыгып, аны туктата. Алар бер-берсенә вәгъдә бирешәләр, дип язса, бу әсәр бары Татгосиздаттан басылып чыкканчы гына яшәр иде.
Ә Сибгать Хәким югарыдагы эчтәлекне менә нинди матур итеп, әдәби тел белән сөйләп бирә:
Чылтырап аккан чишмәгә
Суга дип килгән идем,
Тиз генә әйләнеп, өйгә
Кайтырмын дигән идем.
Өздереп нигә карадың,
Ник тоттың чиләгемнән,
Суларым түгел, ялкыным
Түгелде йөрәгемнән.
Кызарып янган кояштан
Күзләрем алалмадым,
Тибрәнде телем әйтергә,
Сүзләрем табалмадым.
Йолдызлар чишмә суында
Ардылар инде йөзеп.
Ай, йөрмә, йөрмә, Фазыл син,
Бөтенләй өмет өзеп.
Инешкә төшкән сукмакның
Читләре үлән генә.
Вәгъдәм бар сиңа, белмәсен
Тик күрше-күлән генә.
Инде менә бу юлларны укып карыйк:
Үтә мең тугыз йөз бишенче ел...
Декабрьның салкын таңында, —
Россиядә революцион көчләр
Штурмга барыр алдында
Агыла эшче сыйныф вәкилләре
Карлы Таммерфорс ягына.
(М. Ногман. «Икс даһи күрешкәндә».)
Никадәр безгә якын, кадерле, тарихи вакыйга! Ләкин ул турыдагы шигырь нәрсәсе белән гади мәкалә теленнән аерылып тора? Бары буталчыклыгы белән, өч-дүрт юллык сүзләрнең тугыз юлга бүленеп язылган булуы белән.
Әдәби әсәрнең әдәбилек дәрәҗәсен билгели торган икенче бер зарур нәрсә: сөйләткәндә һәр типны, образны үз теле белән сөйләтү.
Кеше кешене күреп, картмы-яшьме, ирме-хатынмы икәнен белгән кебек, аның берәр галимме, әллә партия эшчесеме, колхозчымы, хезмәткәрме, эшчеме икәнен чамалый алган кебек, укучы әсәрләребездәге теге яки бу юлларның кем сүзе икәнен белерлек, кимендә чамалый алырлык булсын. Пионер теле карт укымышлы теленнән, мулла теле бүгенге колхозчы теленнән, гыйшык тотучы яшь кыз теле — әбисенең теленнән аерылып торырга тиеш. Аларның һәркайсының типик үзенчәлекләре булырга тиеш.
Сүз берсенең тәкъсир дип, икенчесенең кызыл галстук дип, берсенең аһ, җаным дип, икенчесенең ай, бәпкәем дип сөйләүләре турында гына бармый, сүз персонажларның сөйләү стильләре турында бара.
Безнең әдәбиятта моның бик ачык үрнәкләре бар. Аларны беренче чиратта Г. Бәшир, К. Нәҗми, А. Шамов, И. Гази әсәрләрендә күрергә була. Алар бу турыда кайгыртып, уйлап язганда, һәр әйтелгән сүз артында җанлы кеше басып тора — әсәр табигатьнең үзе кебек үк төрле төсле, төрле тавышлы була.
«Сталин үзе нәрсә ди соң? Өметле әйтәме, махы бирмәбез диме, ничек ди?.. Алаймы, алай диме? Һе, өметле әйтә икән әле алай, бәрәкалла, өметле икән... Шулай булыр шул! Рәсәй бит ул, Рәсәй дә җиңә алмагач, кем җиңсен аны, немецны!.. Инде үзе исән була күрсен! Эше бик зур! Ай-Һай зур аның эше!» (Г. Бәшир, «Намус».) Менә бу сүзләрне, берәр пионер сүзе түгелме дип, яки берәр солдат, офицер, укымышлы сүзләре түгелме дип шикләнергә мөмкинме? Юк, мөмкин түгел. Бу сүзләрнең бик карт кеше сүзләре булуы һәрбер сүзеннән күренеп тора. Алай гына да түгел, бу сүзләрнең берәр әби сүзе дә булмыйча, нәкъ менә карт бабай сүзләре икәне дә ачык ярылып ята. /Моны без «Махы бирмәбез диме?» яки «Эше бик зур! Ай-Һай зyp аның эше!» кебек сүзләрдән күрәбез.
Ә менә моның кем сүзләре булуы мөмкин?
«Аталары артыннан йөрүең җитмәгән, инде балаларына тотынгансың икән! Мин сиңа чынлап әйтәм: әүвәле һәм ахыры шушы булсын. Хәзергә тыныч кына атлап йөрүче аю мин. Ызалый башласаң, тешләп кенә калмам, өзәрмен!» (1\. Нәҗми, «Язгы җилләр».)
Моның мәзин теле дә, полицейскийныкы да түгел, эшче, патша хөкүмәте белән килешә алмыйча яшәүче эшче теле икәне ачык күренеп тора.
Моңарга безнең әдәбиятта уңай мисаллар бар. Ләкин күбесенчә без бу отышлы алымга әһәмият бирмибез. Безнең күп кенә китапларда карты-яше, ире-хатыны, хәтта автор үзе дә бер үк тел белән сөйли. Менә тыңлагыз әле:
...Сез бәхетле.
Сезнең әтиләрегез
Тиздән кайтыр. Матурланыр, Ямьләнер өйләрегез.
Алар кайтыр, кулларына Алып сезне сөярләр. «Танымаслык матур булып Зур үскәнсез — диярләр.
Алар сезгә сөйләр ничек
Дошманны җиңүләрен;
Ничек итеп мең чакырымнар
Сугышып үтүләрен.
(Ә. Ерикәй, «Безнең әтиләр».)
Бу монологның кемнеке булуы мөмкин: я укытучыныкы, агитаторныкы, я шагыйрьнең үзенеке. Ә автор аны 6—7 яшьлек бала авызыннан сөйләтә!
Ләкин мәсьәлә монда гына түгел. Бездә стильләштерәбез, персонажлар сөйләгәнчә язабыз, дигән булып, әдәби китапларны укучы аңламый торган сүзләр белән чүпләү әле дә булса дәвам итә.
Моның мисалын К. Нәҗминең «Язгы җилләр» романында да табып була:
«Мәләк әйтте, тәүбә истигфар кылың, иман килтерәлең. Юныс пәйгамбәрне табың. Эстәделәр, тапмадылар».
Персонажның телен сурәтләгәндә, шушы кадәр ук стильләштерү артык.
К. Нәҗми үзе дә аларга ияреп китә. Ул «васыятьчелек», ди, «Мисыр мәкаме», ди, «тәрәккый пәрвәр», ди. Пәрвәз, мотагассиб, тәәсссф, кәсәфәт, зиндык сүзләрен кыстырып сөйли. Мондый сүзләр «Язгы жилләрадә байтак. Алар Ә. Фәйзинең «Тукай» романында да шактый очрыйлар. Мәсәлән, ул «тасниф», ди; «Китап тасниф кылам». Ә. Фәйзи мондый хокуксыз сүзләрне тәрҗемәдә дә яратып куллана: «гаҗәп бер кәрәмәт заһир булды», «Кәккүк эшкәрә иткән хәл ләр», «Нәмәглүм урын»... Өлкәннәрдән күреп, яшьләр дә бу нәрсә белән мавыгалар. Ә бу зарарлы мавыгу! Телне чүпләү! Китап моңардан бернәрсә дә отмый, ә бик күп оттыра. Нишләп? Чөнки без хәлфәләр, мөгаллимнәр, Мисырда укып кайткан муллалар өчен түгел, совет укучылары өчен язабыз. Чөнки бүгенге совет укучысының күпчелеге революциядән соң туып-үскән яшьләр. Безнең 60 яшәр карт-карчыкларыбыз да революция елларында 25—26 лардагы яшь җилкенчәкләр булганнар һәм, аларның да 95 проценты укырга-язарга 1925 еллардан башлап өйрәнгәннәр. Димәк, алар синең мотагассиб, таснифләреңне, «килтерәлең», «бирәлең»нәреңие аңламыйлар. Алардан тәм тапмыйлар.
Әдәби телебезнең образлылыгына тукталыйк.
Хәзерге татар совет әдәбияты, бигрәк тә шигъри әсәрләр образлы итеп язылулары белән характерлы. Бу юнәлештә татар совет поэзиясенең уңышлары бәхәссез.
Мин йокыга киттем бик соң гына Ябынып өскә айның нурларын.
(С. Хәким,) Тәмле теле белән күңелең бәйли, Йомшак теле белән яраңны.
(Ш. Маннур.)
Дулкынланмыйча, хискә бирелмичә укырга мөмкин булмаган юлларны, чын шигъри юлларны, өлкән язучылардай гына түгел, яшь, хәтта башлап язучылардан да күпләп-күпләп китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин бездә, кызганычка каршы, образлы, аһәңле, хәтта таш йөрәкләрне тибрәндереп куя торган юллар белән рәттәй, эшләнеп җитмәгән, чи, кысыр, сөте дә юк, йоны да юк.
Табигый булмаган образлар да очрый, очрый гына түгел, алар күп һәм, чүп үләннәре бодай басуын күмеп киткән шикелле, яхшы образлы строфаларны күмеп китәләр.
Шул ук С. Хәкимнең «Гарәфи дус» исемле шигырендә шундый юллар бар:
Тышта сарайлар яныннан
Язгы төн акты.
Бу табигый образ түгел, төннең агуын, сарайлар яныннан агып баруын берничек тә күз алдына китереп булмый.
Мин утырам хәзер үз өемдә,
Үз гаиләм, нәселем янында.
Алар бар да җиңеп кайтучының
Сагыну тулы канат астында.
(Ш. Маннур.)
Солдатның семьясы канат астында булсын да инде, әлбәттә, бусы да һич тә уңышлы образ түгел, ә инде ул канатның сагына торган булуы, сагыну тулы булуы — һич кенә дә акылга сыймый.
Эш күп булды монда Дилбәр өчен, Утлы тешен немец ыржайтты.
Җан төбеннән күкрәр солдат тавышы Буыннарын ләкин какшатты.
(Ш. Маннур.)
Җан — җан хәлендә дә хәзерге әдәбият өчен искереп бара. Ә инде аңа төп куеп азаплану — артык көлке! «Утлы тешле немец» — монысы бишектәге баланы куркыту өчен ясалган бүки кебек күренә.
Ялган образ, сүтә башласаң, сүтелеп бетә. Ул, кысыр чәчәк кебек, һәм иссез, һәм җимешсез була.
Фальшь образлар Маннурның «Казан кызы» поэмасында аеруча күп.
Зәңгәрсу-ал иркә пәрдәсендә Балкып уйный кояш кич-иртә.
Иркә сүзе кешеләргә карата, сирәк очракта йорт хайваннарына карата кулланыла, ә җансыз әйбергә карата—Һич! Чөнки бу сүз сизүгә, тоюга бәйләнгән. Ә пәрдә сизә алмый. Аннан, без дә кояш астында яшибез, кояш иртә белән кергән тәрәзәдән кич керә алмый, аңа бер булган җиренә әйләнеп килү өчен 24 сәгать вакыт кирәк!
Кайчакта кулыбыз язганны күзебез күрми. Язганнарын эшләп карарга шагыйрьләрнең үзләрен мәҗбүр итәргә иде. Ул вакытта алар игътибарлырак булырлар иде.
«Хафиз гөлләр, рәсемнәр асылынып торган залга килеп керде». (Г. Әпсәләмов, «Алтын йолдыз».) Әлбәттә, укучы яши торган дөньяда мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Гөлне асып куймыйлар. Рәсемнәрне дә асмыйлар, элеп куялар.
«Петр Ильич кулы белән ияген йомарлап йөрде» (Г. Әпсәләмов, «Алтын йолдыз»).
Әдәби әсәрнең образлылыгын, белеп файдаланганда, фольклор бик нык күтәрә. А. М. Горький фольклордан файдалануны, аны белүне язучы алдына шарт итеп куя: «Фольклорны белмәгән язучы — начар язучы. Халык иҗатында бетмәс-төкәнмәс байлык яшеренеп ята. Вөҗданлы, намуслы язучы аңарга ия булырга тиеш», ди ул.
Иптәш Сталинның тел турындагы өйрәтүләре әдәбиятның фольклор белән булган бәйләнешен тагын да тирәнәйтергә, халыкның мең еллар буена иҗат иткән хәзинәсеннән кыю рәвештә файдаланырга мөмкинлек бирә.
Фольклорның әдәби әсәрләрне ямьләндерү көчен безнең өлкән язучылар мисалында күрергә мөмкин. Әгәр Г. Бәшир белән Кави Нәҗминең романнары шундый уңышка ирешкәннәр икән, моның сәбәпләреннән берсен фольклордан белеп файдалануда икәнен әйтеп китәргә кирәк.
Ләкин халык иҗатыннан файдалануда бездә ялгышлыклар да китә. Бездә, белепме, белмичәме, шулай эшләгәндә матуррак чыга дип уйлапмы, үз вкусларына яраклаштырырга теләпме, халык иҗатын: мәкальләрне, әйтемнәрне, бигрәк тә җырларны «редакцияләп" алу күренә башлады.
Шундый матур, һәр җире килгән бер җыр бар:
Былбыл гөлләрдә була, Аккош күлләрдә була. Яшь чагында кемне сөйсәң. Күңелең шуңарда була.
Без бу җырны Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз»ында мондый редакциядә укыйбыз:
Былбыл гөлләрдә була,
Аккош суларда була.
Яшь вакытта кемне сөйсәң,
Күңелең шуңар да була.
Ачыктан ачык бозу.
Бәлки яхшы якка табадыр?
Тикшереп карыйк.
«Күлләрдә» урынына «суларда» дию дөрес түгел. Аккош өчен күл характерлы. Халык күлләрдә сүзен гөлләрдә белән рифмалап, үзенең матур поэтикасын эшләгән. «Чагында» белән «вакытта» мәсьәләсе дә шулай ук.
Кирәкмәгән эш белән, халыкны төзәтү белән көчәнмик без. Халык иҗаты камил һәм безнең төзәтүләргә мохтаҗ түгел. Ул камил булганга күрә, йөз, мең еллар аша безгә килеп җиткән.
Фольклорны бозуга тагы бер мисал:
Халык көчле, пәһлеван кеше турында, бик образлы итеп, «типсә, тимер өзәрлек егет», ди. М. Садри аны болай дип төзәтә: «Сукса дага бөгәрлек куәте бар». Әлбәттә, уңышлы төзәтү7 түгел, һәм сугып дага бөгүне күз алдына да китерергә мөмкин түгел.
Фольклор белән сак эш итмәү К. Нәҗмидә дә очрый.
«Көтә-көтә ике күзем тилмерде».— Тилмерү җан иясенә, аеруча, кешегә карата әйтелә. Көтә-көтә тилмереп беттем, диләр. Күз тилмерми, тала, ара, арып бетә. Тилмерү — йөрәк, акыл белән хис ителә торган акт.
Әйтемнәр, мәкальләр белән дә шул ук хәл.
«Ирем Бакуда, үзем покойда»ны халык исеменнән әйтеп К. Нәҗми дөрес эшләми.
Авылдан ишетеп кайткан җырларның да һәрберсе халыкныкы түгел, дөресрәге, халыкныкы булырга лаеклы түгел.
Мәсәлән, Г. Насрый бер авылда:
Ай-ли, Гөл нәзек, Гөлнәзек — биле нәзек, Уң кулында көмеш йөзек, Сул кулында беләзек, — дигән җыр ишетеп кайта һәм шул килеш очергында файдалана. Ләкин йөзекне кулга түгел, бармакка кияләр бит! Минемчә, мондый чакта шагыйрьгә авыл җырчысына ярдәм итәргә дә ярый.
Мәсәлән, Г. Насрый строфаның соңгы яртысын:
Бармагында көмеш йөзек, Кулларында беләзек — кебегрәк итеп төзәткән булса, аның халыклашып китүе дә мөмкин иде.
Чагыштырулар турында. Чагыштыру — ул әсәрдә тасвирлана торган әйберне образлырак, көчлерәк итеп күз алдына китерү өчен эшләнергә, аңар җан кертү өчен кулланылырга тиеш. Шулай булмаганда, чагыштыруның кирәге дә, мәгънәсе дә юк. Без андый чагыштыруларыбыз белән әсәрләребезне матурламыйбыз, ә бары буталчыклык кына кертәбез.
Ш. Мөдәрристән бер мисал: ул паровоздан чыккан төтенне матур гына тасвирлап килә-килә дә, аны суга ошатуы белән эшне боза. Паровоз төтенен суга, җитмәсә, ниндидер уйнап торган суга ошатып булмый:
Су күк уйнап төтен чайкала.
Мондый чакларда А. С. Пушкин: «Әйбер үзе генә дә мавыктыргыч, аны бизәкләү/’ өчен бернәрсә кирәк түгел, бизәкләү хәтта аңа зарар итә», — ди. һәм без аның зарар иткәнен югарыдагы мисалларда ачык күрдек.
Лев Толстой, Пушкин фикерен киңәйтеп, мондый сүз әйтә: «Чагыштыру дөрес булсын, чагыштырылган әйбернең кыйммәте чагыштырылмыш нәрсәне яхшы да, ачык та итеп күз алдына китерергә ярдәм итми».
Ә без әле һаман да алтын кояш, көмеш ай дибез, бриллиант йолдызлар дибез. Бу иске, тапталып беткән ошатуларны кайчандыр кешенең байлыкка табынуы тудырган. Ләкин мәсьәлә аларның чыгышларында түгел, мәсьәлә шунда ки, алтын, көмешнең кыйммәтле зат булулары, Толстой әйтмешли, айны, кояшны матуррак итеп күз алдына китерергә ярдәм итми.
Ай, кояш, йолдызлар — болар халык аңында шундый кадерле затлар, алар янында алтын-көмешләр тутыгып, төссезләнеп калалар.
Мисалларга күчик:
Бу үлемнән йолкып алуың синең
Бар шигырьдән минем көчлерәк, —
ди III. Маннур.
Үләргә яткан кешене терелтүне шигырь белән чагыштыру, шигырь белән үлчәү әлбәттә уңышсыз һәм ул санитарканың шагыйрьне үлемнән алып калу күренешен көчәйтми, киресенчә, төссезләндерә.
«Тәртә кебек йомры саплы ишкәк». (К. Нәҗми, «Язгы җилләр».) Моны да мин уңышлы чагыштыру димәс идем. Кояш түгәрәклеге белән түгел, кызулыгы, яктылыгы белән характерлы булган кебек үк, тәртә дә йомрылыгы белән түгел, озынлыгы белән характерлы.
Шигырь мастерлыгы мәсьәләсе үзе бер өлкә, бездә аның бүгенге хәле махсус җыелып, зур итеп сөйләшүне, бәхәсләшүне сорый. Мин аңар тукталмыйм. Шулай да бер нәрсәне, рифма-рифма дигән булып, үлчәү дигән булып, сүзне харап итүләрне, мәгънәсез сүз ясауларны, сүзне урынсыз куллануларны читләтеп үтә алмыйм.
Артта калма диеп техникадан
Заман килеп басты... —
Гагы бер сүз кирәк. Шагыйрь, үкчәгә, дияр иде һәм бу образны кабул итеп тә булыр иде, ләкин Мөдәррис моны эшләми. Чөнки строфаның соңгы ике юлы эшләнеп куелган инде, ул Ватанга сүзе белән бетә. Ә Ватанга — үкчәгә белән рифмалашмый. Ватанга — табанга. Менә бусы рифмалаша! һәм Мөдәррис язып куя:
Заман килеп басты табанга.
Ялкин Фёдор — җитез, эшчән бер ир,
Ялкын сулый төсле...
Укучы Мөдәрриснең «авызыннан» дигәнен көтә, һәм бу ярыйсы гына образлы булачак. Халыкта чатнатып, өздереп сөйләүче турында, авызыннан ут чәчеп тора, дип әйтү бар. Ләкин «авызыннан» дисәң, үлчәү артып китә, ритмы дә булмый, шагыйребез тота да «яныннан» дип язып куя:
Ялкын сулый төсле яныннан.
(«Бит минут»,)
Үлчәү тутыру, рифмага китерү өчен безнең шагыйрьләр нәрсәләр генә эшләмиләр.
Ш. Маннур, кисәге — көзге кисәге, диясе урында, кисәгесе, ди. Чын Урынына — чынысы, ди.
Бөек тәнкыйтьче Белинский, уңышсыз кулланылган бер генә сүз булса, яхшы әсәрнең дә кыйммәте югалуы турында сөйли. Ул төгәл әйтелмәгән бер сүз турында әйтә, — ә бездә алар никадәр!
Немец актык сулышын
Шул куышта тартты.
(Ш. Маннур.)
Нигә алды түгел, нигә кешечә, халыкча, әдәбиятча гына түгел?
«Каргалар кычкырышып очына» («Алтын йолдыз»). Әлбәттә, Әпсәләмов каргалар оча, дип әйтергә тели.
«Сыңар» сүзе бар. Бу парлы әйбернең берсе мәгънәсендә генә кулланыла. Сыңар кул, сыңар аяк, сыңар итек. Ләкин сыңар өй, сыңар урам, сыңар башак булмый. Г. Хуҗи болай ди:
Сыңар башак үскән урында.
(«Чын күңелдән.»)
Булып алды дигән сүз бар. Сугыш булып алды, башым авыртып алды, салкын булып алды. Ләкин барлыкка килеп озак вакыт дәвам иткән, яшәүдән туктамаган нәрсә турында алай әйтмиләр. Мәсәлән, кеше туып алды яки төзелеш булып алды димиләр. Ә М. Садри, тимер юлларга карап тора да, болан дип яза: «Берничә елда нинди зур төзелеш булып алган».
Менә бу җир... әүвәл
Зәһәр исләр тузып яткан булса әремнән.
(«Бит минут»,)
Ис тузмый — аңкый, җәелә, тарала. Аннан, әрем исенә карата зәһәр дию дөрес түгел. Әрем үзе бик әче булса да, исе алай күңел кайтарырлык булмый.
«Колхозның каты беләкле ирләргә мохтаҗ көне иде» (Г. Галиев, «Чулпан»). Язучы, әлбәттә, нык беләкле, таза, көчле ирләр турында уйлый. Ә язганы икенче мәгънәле сүз. Сөяккә калган кешенең дә беләге каты була.
«Анда әллә никадәр серләр яки башкаларга белдерергә ярамый торган нәрсәләр бар» («Алтын йолдыз»). Сер дигәнең башкаларга белдерергә ярамын торган нәрсә түгелмени? Башкаларга белдерергә ярамый торган нәрсә үзе сер түгелмени?!
Телебез соңгы 30 ел эчендә бик күп үсте. Язучылар, телчеләр, тәрҗемәчеләр, журналистлар бик күп уңышлы яңа сүзләр ясадылар. Бер тел тамырыннан гына никадәр сүз иҗат иттеләр: белдерү, белешмә, белгеч һ. б. Телебездә гражданлык алырга лаеклы күп кенә шивә сүзләр керттеләр; бу сүзләр гомуми халык телендә, әдәби тел составында эреп, бер бөтеннең аерылгысыз өлешенә әйләнделәр.
Ләкин болар арасында уңышлы булганнары белән бергә, уңышсызлары, гражданлык ала алмаганнары һәм алырга хаклы булмаганнары да юк түгел.
Мәсәлән, К. Нәҗминең «Язгы җилләр»ендәге миннәт, Маннур шигырьләрендәге чыртан кебек сүзләрне ялгыз килеш түгел, контекста да аңлап булмый:
Миннәт сүзләр ишетеп яши.
Шунысы аяныч, мондый сүзләрне яклаучылар да юк түгел, имеш, безнең якта шулай сөйлиләр, ул әсәрне җанландырып җибәрә, телне баета, диләр.
Мондый сүзләр турында әдәбиятыбызның бөек полководецы Горькийның күрсәтмәсе бик ачык, һәм бертөрле дә бәхәскә юл калдырмый; ул аерым төбәкләрдә генә сөйләшә торган сүзләр белән язуга каршы чыкты.
Бар өстенә яңа сүз ясауның, телебездә яшәп, намуслы хезмәт итеп килгән сүз урынына яңа, ят сүз куллануның яки бер сүзне бозып, икенче бер, һичнәрсәсе белән телебездәге сүздән яхшырак булмаган сүз ясауның глин, шулай ук, кирәген тапмыйм.
Моның мисаллары әдәбиятка күп кенә уңышлы сүзләр керткән К. Нәҗмидә байтак очрый.
Тулышкан, ди ул. йөрәгенә тулышкан тойгы («Язгы җилләр»). Ә йөрәгенә тулган тойгы нәрсәсе белән начар? Тулышкан формасы уртаклыкны белдерә, ә биредә ул юк. Тынычландыру сүзенә Кави Нәҗми ясаган реконструкция шулай ук уңышлы түгел. Ул бу сүзне тынычлату дип үзгәртә. «Тынычлатырга ярдәм ит» («Язгы җилләр»).
Сыныктырмагыз. — «Баланың күңелен сыныктырмагыз» («Язгы җилләр»).
Марксизм классиклары — Маркс, Энгельс, Ленин, Сталин — безне сүзләрнең үзлегеннән барлыкка килмәүләре, ничек туры килде шулай ясалмаулары турында өйрәтәләр. Әгәр лексиконда бер сүз арта икән, йөз мең сүзгә бер сүз өстәлә икән, аны тормыш үзе, тормышның көнкүреш шартларының катлаулануы китереп чыгара. Ә халык ияләшкән сүздән, халык сүзеннән баш тартып, яңа сүз, халык сүзеннән бер нәрсәсе белән дә өстен булмаган сүз ясау һәрхәлдә прогрессив адым түгел.
Әдәбиятка яңа сүз керткәндә, шуны карарга кирәк: бу сүз безгә заманыбызның идеяләрен ачыграк чагылдырырга ярдәм итәме?
Мәсәлән, «учак» урынына «чыртан» дигән сүз куллану учакны безнең алга тулырак, ачыграк китереп бастырамы? Юк икән, бу яңалыкның нигә кирәге бар? Телебезне онытылган яки гарип сүзләр белән чүпләүнең нигә кирәге бар? Пуляны «җанкисәр ук» — диюнең (Маннур), тәмәке тартуны дөфнәтү диюнең нигә кирәге бар, бу сүзләрнең кай җире өстен? Телебезнең сафлыгы, аныклыгы өчен көрәш — матур әдәбиятта социалистик реализм методы өчен көрәшнең бер кисәге булып тора. Югарыда күренгәнчә, телебездә натуралистик тенденцияләр әле һаман яшәп киләләр. Әле һаман кайбер язучылар әдәбиятка гарип сүзләр ташыйлар.
Алдарак мин гарәп, фарсы, төрек сүзләренә карашымны әйткән идем. Ләкин мотәгассиб, тәәссеф кебек сүзләрне әдәбияттан- алып ташлау фактын көнчыгыштан кергән һәрбер сүздәй баш тарту дип аңларга ярамый. Бу — ялгыш булыр иде. Болар арасында безнең әдәбиятта гражданлык алганнары бар икән, һәм алар безгә хезмәт итәләр икән, тимәскә кирәк.
Мәсәлән, зарур сүзе. Мин моны әдәбиятта гражданлык алган сүзләрдәй саныйм, һәм аны алыштырырлык саф татар сүзе бездә хәзергә юк әле. Аны кайберәүләр бик кирәк, үтә кирәк белән алмаштырып киләләр. Ләкин бу зарурның (необходимо) тулы мәгънәсен бирми. Үтә кирәк дию, әле ул ансыз мөмкин түгел дигән сүз түгел, ә зарур — (необходимо) толковый словарьда болай аңлатыла: совершенно, обязательно, такое, без которого нельзя обойтись...
Имла, инша кебек бала чагыбыздан ук ишетеп килгән, телебезгә нык кереп урнашкан сүзләрдән баш тартуда да мин прогрессив адым күрмим.
Янә, янәсе, җәһәт сүзләрен дә мин әдәбиятта калдыру ягында. Безнең «ләкин»ебез бар, «әмма» булмаса да ярар диючеләр яклы да түгел мин.
Мондый урынсызга куылган сүзләрне мин үзем әдәбиятка кайтару ягында.
Бездә бу мәсьәләгә болай карарга кирәк: теге яки бу сүз әдәбиятыбызда гражданлык алган икән, халык аны кабул иткән икән, әдәбиятка хезмәт итә икән, ул асылда гарәп сүземе, немецныкымы, кытайныкымы — яши бирсен.
Мәсәлән, изге. Бу сүз әдәбияттан сөрелгән иде. Ә ул кирәк булып чыкты. Һәм без аны хәзер рәхәтләнеп кулланабыз.
Аннан, бу мәсьәләдә халыкка колак салу да файдалы. Мәсәлән, без колхозны бер заман күмхуҗ дип көчәнгән идек, халык кабул итмәде. Шура, киңәш дип әйттермәкче булдык, теләмәде. Минем өчен совет әйбәт диде халык. Гаилә-гаилә дип маташтык, халык яратып бетермәде. Чөнки инде бу вакытта аның әллә кайчан алган, әйтергә яңгырашлырак «семьясы» бар иде.
Ләкин, иптәшләр, моны гаиләдән баш тартуым дип аңламагыз. Минемчә, язучы һәр икесен язарга хаклы. Язганда, тәрҗемә иткәндә шундый урын була — анда семья әйбәт. Икенче бер урынга җитәсең — анда гаилә яхшырак.
«Сержант немецны плен алды» — биредә плен әйбәт. Ләкин менә бу очракта плен ярамый: «Зәйнәп минем йөрәкне плен итте» — әсир итте зйбәт. Кавказ плены түгел, Кавказ әсире әйбәт.
Рус теле безгә бик бай үрнәкләр бирә. Анда теге яки бу нәрсәне билгеләү өчен яңа сүз ясала икән, элеккегесе дә чыгарылып ташланмый. һәр икесе синоним булып йөри бирәләр. Шул ук вакытта кирәкле, җайлы сүз очраганда, башка халыклардан да сүзләр алына.
Мәсәлән, русча деревня, село бар, ә ул шулар өстенә аул сүзен үзләштерә. Свадьба бар — казахның той сүзен ала. Рынок бар, базар сүзен ала. Сорви голова бар, төрекнен башибузукын ала. Богатырь, витязь бар, ә ул, бүген килеп, батыр сүзен ала. Әрмәннән — ашуг, казахтан акын, кыргыздан манасчыны, украинлылардан кобзарь сүзләрен ала, ә карап карасаң, болар барысы да бер мәгънәдәге сүзләр. Ә без кирәгеннән дә, әллә кайчан кереп урнашканнарыннан да качарга торабыз.
Инде рустан кергән сүзләр турында. Рус халкы белән аралашу башлангач, бигрәк тә татар пролетариаты рус халкы җитәкчелегендә самодержавиегә каршы революцион көрәшкә чыккач, ниһаять, революция булып, үзара туганлык тагы да ныгыгач, табигый рәвештә, безгә рус теленең йогынтысы көчәйде. Аңар кадәр булган төрки телләр йогынтысы азчылык өчен язылган әдәбият белән чикләнгән булса, рус теле бер үк вакытта миллионнар милке булган әдәбиятыбызга да, сөйләү телебезгә дә керә барды. Хәзер бездә гражданлык алган рус сүзләре берничә мең санала.
Мин биредә принципиаль бер моментка: сүзләрне ничек алу, ничек язу проблемасына, ягъни нәкъ руста әйтелгәнчә һәм сөйләнгәнчәме, әллә халык кабул иткәнчәме алу проблемасына тукталмакчы булам.
Бездә кайчандыр, бәлки моннан берничә гасыр элек кергән сүзләр бар (шәл, прәннек, кәрзин, эшләпә, пләш, кәструль, пичәт, мич, өстәл, губирна һ. б.). Боларны без хәзер мин әйткәнчә түгел, ягъни халык кабул иткәнчә түгел, шаль, пряник, корзина, шляпа, кастрюля, плешь, печать дип язабыз. Баш килештә бер хәер әле, ә килешләр белән төрләндерә башлагач, кушымчалар куша башлагач, бу сүзләрнең әйтелешләре тагы да кыенлаша: каструлямда, корзинасында, губерниясендә һ. б. Мин исә бу сүзләрне халык кабул иткәнчә язу ягында. Рус халкы сүзне теге яки бу халыкта әйтелгәнчә яки язылганча алмый. Ә үзе әйтергә, укырга ничек җайлы тапса, шулай үзгәртеп ала, үз теленә, әйтелешенә, теленең структурасына яраклаштырып ала.
Мәсәлән, уен коралларына русча гомуми исем бирергә кирәк була. Андый сүз грекларда бар: мусик. Рус халкы аны үз теленең көенә китереп ала: музыка. Шул ук юл белән ул таҗикларның «керпж» сүзен «кирпеч» дип ала. Рус татарның Казанына да шундый төзәтү кертә. Казан дими, Казань, ди. Карбыз дими, арбуз, ди.
Инде башка тугандаш халыкларга күз төшереп үтик. Мәсәлән, украинлыларга. Алар да нәкъ русларча эш итәләр. Алар русның отец сүзен алалар, ләкин азагына йомшаклык билгесе (ь) өстиләр. Ә любовь сүзенең, киресенчә, йомшаклык билгесен алып ташлыйлар. Белоруссларда да шул ук хәл. Алар Кремль түгел, Крэмль диләр (э), /Москва түгел, Масква, Донбасс түгел, Данбас, баллада түгел, балада диләр.
Үзбәк, казах, әрмән, чуваш һ. б. халыкларда да тел хәзинәсен баету шул юл белән килә.
Чуваш, мәсәлән, книганы — кнеке, ди, академия дими, академи, ди, армия дими, арми, ди һәм, әлбәттә, бу без дә шулай языйк дигән сүз түгел, ләкин, минемчә, корзинаны — кәрзин дияргә мөмкин. Стол, печь кебек сүзләрне өстәл, мич дип атап та, кәрзинне—корзина килеш калдыру — үзе принципсызлык. Тарихка кайтсаң, татар өстәл янына килеп утырудан элек, башына эшләпә кигән. Кайбер сүзләргә татар халкы шулкадәр ияләшкән, ул аның башка телдән кергәнлеген дә сизми, үз итеп карый.
Кайбер сүзне, уңышсыз тәрҗемә итүгә караганда, шул килеш алу яхшырак. Мәсәлән, бас сүзе бар. Тавыш төре. Моны калын тавыш дип тәрҗемә итәргә кирәкме? Кирәк түгел һәм дөрес тә булмый. Бас — калын дигән сүз түгел, түбән тавыш. Руста бу халыкара сүз тәрҗемә ителми, безгә дә көчәнмәскә кирәк. Ә инде мягкий басны «йомшак калын тавыш» дип тәрҗемә итү бөтенләй уңышсыз талпыну!
Часть сүзен кисәк дип тәрҗемә итү күп очракта, шулай ук уңышсыз һәм дөрес булмый:
Комбайн көчле бер кораб, Йөзәргә без аны хәзерлибез һәр кисәген җентекләп карап.
(Ә. Давыдов)
Мин сүз ясау һәм гражданлык алган сүзләрне ничек язу мәсьәләсен фикер алышу тәртибендә куям. Телчеләр бу турыда уйланырга тиешләр.
Мин сүзләр белән аңлы рәвештә озак мавыктым. Чөнки сүз булмаса, әдәби тел юк. Әдәби тел сүзләрдән тора. Сүз — әдәби телнең төп материалы. И. В. Сталинның гениаль хезмәтләрендә сүз составының әһәмияте турында аеруча астына сызып әйтелгән:
«Сүзлек составы телнең нинди хәлдә булуын чагылдыра: сүзлек составы никадәр бай һәм күпьяклы булса, тел шул кадәр бай һәм шул кадәр алга киткән була.»
Без бәхетле язучылар. Язмыш безгә бик күп остазлар биргән. Безне язарга Пушкин, Толстой, Горький, Маяковский, Тукай өйрәтә. Ниһаять, бөек Сталин үзе өйрәтә. Партия, даһи Сталин безнең әсәрләребезнең югары сыйфаты турында кайгыртып тора. Ниһаять, без совет мәктәбендә белем алган кешеләр! Китапларыбыздагы мин югарыда санаган тупас хаталар кебек хаталар әллә кайчан инде бетәргә тиешләр иде; әсәрлә-ребездә онытканда бер китә торган шундый хаталар гадәттән тыш вакыйга булып саналырга тиеш иде: «Чүп үләннәреннән тазартты» түгел, чүп үләннәрдән тазартты. Хәзер инде бездә менә мондый шыкылдаулар яки чыҗылдаулар, татылдаулар да гадәттән тыш вакыйга булып саналырга тиеш иде:
«Ашык-пошык тәмамлап китәргә ашыкты», «Җир буе җирдә җил тегермәне» (Ә. Фәйзи, «Тукай»)- «Тынга талганнар таллар» (Ерикәй).
Рәттән биш-алты җөмләне «диде», «ди» белән тәмамларга ярамаганлык турында сөйләшәсе иде.
«Мин дә капчыкларны эләктереп күтәрен алып барып ыргыттым». (Сәрвәр Әдһәмова тәрҗемәсе).
Хәзер инде безгә кирәкмәгән урында өтер куелу яки кирәк урында нокталы өтер куелмау зур гаеп булып саналырга бик вакыт иде. Ә без аларны китапка бик тәртипсез сибеп ташлыйбыз.
Әгәр ун ел буена һәр фәннән отлично укып килгән бала имтиханда бер өтергә ялгышса, аны алтын медальдән мәхрүм итәләр, ә бездә моңа игътибар ителми әле.
«Мәктәпкә Мөнирә әле һаман барганы юк» («Алтын йолдыз»). Кем барганы юк түгел, кемнең, димәк Мөнирәнең кирәк. «Әллә ул зачетларын бирә алмавын телисеңме?» («Алтын йолдыз».) Ул бирә алмавын телисеңме түгел, аның бирә алмавын телисеңме.
Коточкыч хәлләр очрый әле безнең әсәрләребездә! Чыннан да, аларның кайберләрен юри генә язарга мөмкин төсле:
«Мөнирә кайтканчы ул иртәгә булачак партия җыелышында чыгышын хәзерләргә утырды» («Алтын йолдыз»).
Иван Палыч килде. Гадәтенчә, Төш узгач та кичкә табарак.
(«Биш минут».)
Кичкә табарак, төш узгач та, көн уртасында булмый ич!
«Өстендә кама тоткан искерәк бишбилле бишмәт иде» (Ә. Фәйзи, «Тукай»). Бишмәт искерәкме, әллә китаптагыча, биле генәме?
Ачык әйтергә кирәк, шигырьдә, драмада, яхшы ук җыйнак, матур телле, сүзне үлчәп сөйләүчән Ә. Фәйзинең беренче романында, һич көтмәгәнчә, грамотасыз җөмләләр, сәер сүзләр бик күп очрый: «Юк, бу түбәтәй түгел, түбәтәй булса да матур чигелгән түгел». «Малайларның йөгерек төркеме Габдуллага таба борылды». «Каршында яшь агачлык эчендә утыра торган әлеге зират». «Җир буе җирдә җил тегермәне канатлары белән чалшаеп утыра» һ. б.
К. Нәҗминең үз стиле бар. Ул нык эзләнеп яза, аның әсәрләрендә, бигрәк тә «Язгы җилләр» романында, бик еш берәр уңай яңа алымга, яңа сүзгә очрыйсың. Ләкин кайчак- та аның бу яңалыгы уйланып җитмәгән кебек тоела.
«Мостафа үзендә туклык көче кайта башлаган шикелле, күңел күтәренкелеге сизде». Нәрсә ул туклык көче?
«Атнаның җиденче көне исереклегендә трактирга җыйналалар» («Язгы җилләр»). — Бу да укучы өчен табышмак.
«Яхшы тойгылардан әле чеметкәләп кенә өлешләнгән сабый йөрәгенә бистәдәге кыргый гадәтләр кәкре тамыр җибәрделәр» («Язгы җилләр»).
Мондыйлар Ш. Мөдәрристә дә күп кенә:
Кем ул Ялкин,
Беләм, масаймасын,
Сыңар галош кушып сыңарга.
Нәрсә бу? Моны уңай күренеш дияргә мөмкин түгел, әлбәттә.
Минем яшьне әгәр белим дисән, Ал да ташла гакны илледән.
(Ш. Мөдәррис.)
Дөреслекнең, хакыйкатьнең беренче билгесе — гадилек, ачыклык.
«Ялган һәрвакыт катлаулы була, артык бизәкле, күп сүзле була», ди Лев Толстой.
«Бу җирләрдән (ягъни сугыштан. — Г. Г.) исән кайтсак,
Яши белер идек бүтәнчә». ди Ш. Маннур. Шагыйрьнең «бүтәнчәсе» менә ничек:
Бу түгелгән каннар хакы өчен Телне тешләп, уйлар йөрткәндә.
(«Казан кызы».)
Әпсәләмов Мөнирәне имтиханда менә ничек күрсәтә:
«Лермонтовның лирикасында романтик һәм философик мотивларның гражданлык кайгысы һәм . протесты мотивлары белән, халык Россиясенә мәхәббәт мотивлары белән тоташуын күрсәтте» («Алтын йолдыз»).
Без, озын җөмләләр белән бутап, чәбәләндереп язарга яратабыз. Бездә шундый җөмләләр була, азагына барып җиткәнче башы онытылып бетә.
Пушкин прозаның төп уңышын, отышын ачык һәм кыска итеп язуда
күрә. Маяковский шигъри җөмләләрнең кыска булуларын, аларның математик формулалар кебек төгәл, анык булуларын таләп итә.
«Кыскалык — талантның бертуган апасы», ди Чехов. Мондый фикерләрне без Некрасовта да, Л. Толстой һ. 5. язучыларда да күрәбез.
А. Фадеев Л. Н. Толстойның гади, ачык җөмләгә омтылуы, һәм моңар- га ирешүе, күп хикәяләрен, шул исәптән «Кавказ әсирен» бик гади, бик аңлаешлы итеп язуы, нәтиҗәдә бу әсәрләрнең хәтта кечкенә балалар да аңларлык булып чыгулары турында сөйли.
Совет әдәбиятының бөек полководецы Горький язучыдан шулай ук төгәллек, аныклык, кыска язуны таләп итә, җөмләдәге артык сүзләрне ул чүп үлән, тиф бете урынына күрә. Аларны кырып бетерергә куша.
Ә артык сүзләр бездә күп була, һәм без аларга шулкадәр күнеккәнбез: язабыз, кабат-кабат укыйбыз, редактор укый, рецензент укый, ләкин күрмичә яки, үзенең бодай басуында чүп үләнгә ияләнеп беткән начар крестьян шикелле, күреп тә әһәмият бирмичә, үтеп китәбез. Ә укучы күрә.
«Мөнирә бу айны барлык бүтән айларга караганда да бигрәк ярата иде» («Алтын йолдыз»). «Барлык» булгач «бүтән», «бүтән» булгач «барлык» сүзе артык.
Кайберәүләр калын мыекларын Бер селтәүдә кинәт юк итә.
(«Казан кызы».)
Бер селтәүдә, эшнең бик тиз, күз ачып йомганчы эшләнеп ташлавын аңлата, шулай булгач, кинәт сүзе кирәксез.
Ут ачты ул ярсып, кызышып.
Ул ярсып ут ачты. Әдәби дөрес, бик табигый. Ә ут ачканда ярсып кына калмады, кызышты да дию — шигырьне чүпли генә. Кызышу — кызу түгел. Кызышу бизгәк тотканда, саташып, зур температура белән ятканда булырга мөмкин.
Сөйде Палыч аның эшчәнлеген, Үткенлеген, тугры намусын.
(«Биш минут».)
Суның юеше, корысы булмаган кебек, намусның да тугрысы, кыегы булмый. Тугры сүзе — артык.
«Трактор МТС белән колхоз арасында үткән озын юлда төгәл эшләде» (М. Садри). Кирәкмәгән сүзләрен ташласаң, трактор МТС белән колхоз арасында төгәл эшләде булып чыга: ачык һәм матур.
Кушымчаларны да без һич кирәкмәс җиргә өстерәп кертәбез яки, киресенчә, кайбер сүзләрне кирәк чакта да кулланмыйбыз.
«Ул әбисен йөгереп кочаклады» («Язгы җилләр»). Биредә барып яки килеп сүзеннән башка котылып булмый.
М. Ногман болай яза:
Ике бөек даһи
кара-каршы
Беренче кат
шунда очраша.
Кара-каршы бу урында кирәкми, артык сүз.
Мин нибары 7—8 язучының теленә тукталдым, ләкин бу, башкаларыбызда эшләр ал да гөл, дигән сүз түгел, әлбәттә. Ш. Маннур, Г. Әпсәләмов, Г. Галиев, Ә. Ерикәй урынына башка язучыларны алырга, шундый ук мисалларны башка язучыларның әсәрләреннән китерергә мөмкин булыр иде. Мин мисалларны югарыда саналган иптәшләрдән генә, шул ук вакытта күренекле язучылардан гына алу белән, тел мәсьәләсендә хәлебезнең гомумән бик үк шәптән түгел икәнлегенә басым ясарга теләдем.
Хаталарыбызның бер өлеше — җөмләләребезне, тимерче кылыч чарлаган кебек, озаклап, тир түгеп чарлау урынына, әпен-төпен китереп язып ташлаудан килә; йөрәк каны белән язу урынына суган суына манып язудан килә.
Җитешсезлекләр, шулай ук өйрәнмәүдән, эзләнмәүдән, әзергә хәзер булудан, әпен-төпен китереп үткәреп җибәрүгә исәп тотудан килә.
Мондый иптәшләр бер нәрсәне оныталар: бүгенге укучыларның күпчелеге урта белемле, бик күбесе югары белемле, аны инде айхәйлүкләр белән генә шаккатырып булмый. Аңар аның үзе төсле җитлеккән, иле төсле чәчәк аткан, кыскасы, ул яши торган эпохага тиң әсәрләр кирәк. Шулай булмаса, ул укымый.
Хәзер әсәрнең, рус матур әдәбиятының үрнәкләренә тиң булса гына, уңыш казануына исәп тотарга мөмкин. Юк икән, ядрәләрең торнага тимәде. Бүген, чын мәгънәсендә язучы булу өчен, нык тырышып эшләргә кирәк. Берәр шагыйрь яңа образ, уңышлы сүз таптымы, калган шагыйрьләр барысы да эләктереп алалар һәм һәрбер очракта кабатлыйлар. Һәм ул һәрбер шагыйрьнең хәзинәсенә әйләнә. Тост күтәрү белән шул хәл булды. Әдәбиятка моннан 20 ел элек Исаковский керткән бу сүз белән укучының колагын тондырып бетердек бит инде!
«Каршылау • тостлары кулларга алынган», «Тостлар кулларга алынган», «Иң беренче мул тост», «Күтәрик әле тостлар, мөлдерәтеп, чынла- гып», «Күтәрелсеннәр тостлар», «Күтәрик без бокалларны», «Чыңлый бокал һәркем кулында».
Боларны 40 китаптан җыйнаган, диюләре мөмкин. Ләкин алар бөтенесе нибары бер әдәби биткә тупланган «хәзинә»! («Кызыл Татарстан», 31 декабрь, 1950 е.)
Нинди генә даһи шагыйрь булма, әпен-төпен китереп кенә, тир түкми генә эшләсәң, бүгенге укучыны канәгатьләндерә торган әсәр бирә алмыйсың. Даһилык ул үзе тырыш хезмәт җимеше.
Һәр олуглар эшләгәнлектән олуглыклар таба.
Уйнады дип бирмиләр ошбу җиһанда мәртәбә».
(Г. Тукай.)
Пушкин бер замандашы турында: «Шаховской беркайчан да үз сәнгатенә өйрәнергә теләмәде, һәм бик уртача гына шагыйрь булып калды»—ди. Безнең заман бу Шаховскойны бөтенләй онытты. Ә безгә онытылырга ярамый, онытылырлык әсәрләр язарга ярамый безгә. Чөнки безнең темабыз бүтән, материалыбыз үзгә, эпохабыз башка. Чөнки без коммунизм җырчылары.
Әсәрең яхшы булып чыксын өчен, маңгай тирен бик күп түгәргә, үзеңне кызганмыйча эшләргә кирәк.
Рус әдәби теленең зур мастеры Песков болай ди: «һәр язучының төп кагыйдәсе — төзәтеп язу, алып ташлау, сызып-бозып бетерү, өстәү, шомартып чыгу һәм яңадан төзәтеп язу». Шунсыз чын сәнгать булмый.
Гончаров «Бөтен гомереңне бирмәсәң, чын сәнгать юк», ди. Гоголь чын сәнгатькә әсәрләрен җидешәр, сигезәр тапкыр төзәтеп язу нәтиҗәсендә ирешкән. Толстой язучыларга ашыкмыйча язарга киңәш бирә. 10, 20 тапкыр төзәтеп чыгуны шарт итеп куя. «Язу авыр эш, — ди бөек Толстой, — иренмәдем, ә бөтен көн буена кечкенә генә биш бит төзәтеп чыктым, аларны да әле яңадан эшләргә кирәк булачак», һәм эшли. «Анна Каренина», «Яңадан туу», «Сугыш һәм тынычлык» әнә шулай эшләү нәтиҗәсендә туганнар. Маяковский бер сүз эзләп табар өчен меңнәрчә тонна сүз рудасын актара. Пушкинны хәтерләгез!
Кешелекнең мең еллар буена иҗат иткән прогрессив казанышларын Трумэннардан саклап калуны, коммунизм төзүне өстенә бурыч итеп алган бөекләрнең бөеге, даһиларның даһие Сталин шушындый киеренке көннәрдә тел мәсьәләләре белән шөгыльләнә икән, безгә, бу фронтның кадровый солдатларына, тагын да бирелебрәк эшләргә кирәк.
«Нам нужно вспомнить, как относился к языку В. И. Ленин. Необходима беспощадная борьба за очищение литературы от словесного хлама, борьба за простоту и ясность нашего языка, за четкую технику, без которой невозможно четкая идеология» (Горький).
Инде тәрҗемә әдәбияты турында.
Татар совет язучылары тәрҗемә өлкәсендә бик зур эш башкардылар. Бу эш бездә сугыштан соңгы елларда, бигрәк тә ВКП(б) Өлкә Комитетының 1947 елгы карарыннан соң, аеруча киң колач җәйде.
Лев Толстойның «Яңадан туу» романы, Горькийның «Бала чак», «Малайлыкта», «Минем университетларым», «Ана» һ. б. әсәрләре, Пушкинның күпчелек әсәрләре тәрҗемә ителде.
Хәзерге рус совет язучыларының дистәләрчә зур күләмле әсәрләре тәрҗемә ителде. Сталин премиясе алган күп кенә әсәрләр тәрҗемә ителделәр.
Бу өлкәдә А. Шамов, М. Максуд, М. Әмир, Ш. Маннур, С. Әдһәмова, Ә. Исхак, Ә. Ерикәй, Ә. Фәйзи иптәшләр аеруча зур көч салдылар һәм уңай үрнәкләр бирделәр.
II. Гази, Н. Арсланов, Г. Иделле күләм ягыннан аз, ләкин яхшы яки канәгатьләнерлек сыйфатлы тәрҗемәләр бирделәр.
Шул ук вакытта күгебездә яшь тәрҗемәчеләр күренә башлады.
Иң шатлыклысы: тәрҗемәләрнең сыйфаты яхшырды. Безнең бүгенге көнге тәрҗемәләрдә, революциягә кадәрге тәрҗемәләрне әйтмим дә, Бөек Ватан сугышы алдыннан эшләнгән тәрҗемәләр белән чагыштырып караганда да алга китү сизелә.
Ләкин, тәрҗемәләр бар да бертигез әйбәт түгел, алар арасында канәгатьләнерлекләре, хәтта яхшылары булган кебек, начар һәм бик начарлары да бар. Ярыйсы гына дигән тәрҗемәләрдә дә мин мисалга алган оригинал әсәрләрдәге кебек хаталарның күп төре кабатлана. Уңышсыз сүз ясаулар, бер сүз урынына икенче сүз куллану шактый еш очрый. Чүп үлән күп була.
«Нинди оҗмах тапканнар, имеш» («Бәхет»). Нинди булгач, биредә имешкә эш юк.
«Бу йорт тау битендә ялгыз үзе тырпаеп утыра» («Минем университетларым»). Үзе сүзенең һич кирәге юк.
Тәрҗемәләрдә, оригиналлардагы кебек үк, көлке дә, кызганыч та нәрсәләр очрый.
«Любканың яхшылап йоклап аласы бар, ә Сережа һаман утыра һәм китми иде» («Яшь гвардия»).
«Әнисе ышанырлык төрле нәрсәләр сөйләде дә, әнисе ышана калды» («Яшь гвардия»). Монда кем сөйләгәне дә аңлашылмаслык хәл ясалган.
«Любка, салкынны сизмәстән чуар күлмәк итәген җилфердәтә торган җилдән кызарган хәлдә, Ворошиловград шоссесында басып тора иде» («Яшь гвардия»).
Г. Әпсәләмов белән А. Гомәрнең җилләре гомумән кызык кына: «Җил Любканың итәген эләктереп алды» («Яшь гвардия»).
«Яшәп-үсеп торган барлык нәрсәләр өстендә, вак черкиләрдәй, бик күп төрле исләр өерелеп йөри» (Г. Павленко, «Бәхет». Тәрҗемәчесе Г. Иделле). Кайсыгызның мондый хәлне — исләрнең черкиләрдәй өерелеп йөргәнен күргәне бар? Үсеп булгач, яшәп артык, үсеп торган түгел, үсеп утырган.
«Ул итәген куллары белән тотып, төелеп вакланып беткән һәм бердән үк туфлялары эченә тулган туфракта бата-бата, офицердан алда, машина артыннан йөгерергә тотынды» («Яшь гвардия»). — Туфля эченә тулган туфракка кеше бата!
Ләкин тәрҗемәләрдәге җитешсезлекләр болар белән генә чикләнми. Тәрҗемәләрдә, оригинал әсәрләрдә була торган җитешсезлекләр бетенә, тагы бик күп төрле специфик җитешсезлекләр, хаталар өстәлә, һәм, болар барысы бергә җыйналып, яхшы әсәрләрнең кыйммәтен җуялар, түбәнәйтәләр.
Тәрҗемә өлкәсендә иң зур бәла методта. Без әле күбесенчә һаман формаль, казенный, сүзгә-сүз методы белән тәрҗемә итәбез, һәм бу мәсьәләдә прогрессив адым ясаучыларны хуплап каршы алмыйбыз.
Әлбәттә, формаль тәрҗемә — ансат эш. Моның өчен ике телне белү, грамматика белән бераз таныш булу җитә.
Сели за стол. Стол — өстәл, за— артына, сели — утырдылар. Ә иҗади тәрҗемә өчен ул сыйфатлар гына житми. Тәрҗемәче башта уйларга тиеш: халыкта өстәл артына утырдылар дип сөйләү бармы? Юк. Мондый очракта халык нәрсә, ди? Өстәл янына килеп утырдылар, ди. Табын янына җыйналдылар, ди. Табынга утырдылар, ди.
Уңай күренешләр бездә күп түгел. Бездә формаль метод өстенлек ала.
«Минем туганнарым мәңгегә ләгънәт белән тамгалансыннар» («Яшь гвардия». Г. Әпсәләмов, А. Гумеров тәрҗемәсе). Ә бит бездә бу мәгънәне аңлаткан халыклашкан сүзләр: ләгънәт яусын, ләгънәт төшсен һ. б. лар бар.
«һәрхәлдә, бу юлдагы беренче кыенлык биредә үк, Сергей Левашов белән туды» («Яшь гвардия»).— Нигә аркасында килеп чыкты түгел?
«Менә ходайның газаплы бәндәсе» («Бәхет». Г. Иделле тәрҗемәсе.)
«Ул мине екты да өстемә менеп атланды.
— Тормышмы, әллә үлемме? («Малайлыкта.» «Балачак». Тәрҗемәчесе С. Әдһәмова). Сүзгә сүз алынган. Әдәби тәрҗемәсе «Малыңмы, җаныңмы?» — булыр иде.
С. Әдһәмованың «Дядья раздели-лись»! — «Абыйлар бүленештеләр» дигән сүзләр белән алмаштырып куюын шулай ук тәрҗемә дип кабул итеп булмый. Андый сүз юк бездә. Бездә бик матур, бик отышлы сүз: башка чыгу бар. Абыйлар башка чыктылар.
«Пилмән ясасаң әйбәт булыр иде, әни!» (С. Әдһәмова). Әйе, русча — пильмени делать, пироги делать, диләр, татарча, пилмән бөгәбез!
Формаль тәрҗемә укучыны татарча яңгырамавы белән генә борчымый, ул, күп очракта, аңлашылмау китереп чыгара.
«Любка послала за ним мальчишку с улицы»ны А. Гомәр һәм Г. Әпсәләмов болай тәрҗемә итәләр:
«Любка урамнан бер малайны аның артыннан җибәрде» («Яшь гвардия»). Левашов бара, аның артыннан малай бара, һәм мондый формаль тәрҗемә кайбер язучыларның канына шулкадәр сеңгән, чөнки алар әсәрләрен ана телләрендә уй-лап язмыйлар.
Мәсәлән, рус хатыны, читтән ире кайтса да, кунак килсә дә, приехал, ди, пришел, ди. Муж приехал, гость приехал яки гость пришел. Г. Әпсәләмов үзенең «Алтын йолдыз»ында башта русча уйлый, аннан татар сүзләре белән шулай дип язып куя: «Суфия ханымның кулында иренең килүен белдергән телеграмма». Ә бит бездә кайту, кайтып китү, кунакка кайту кебек бик күп матур сүзләр бар.
Тәрҗемәдә икенче төр хата — текстны төшенеп җитмәү, рус сүзен телебезгә формаль күчерә барудан килә. Рус телендә, бигрәк тә классиклар телендә, шул исәптән А. At. Горькийда, чын мәгънәсендә «Словам тесно, мыслям просторно» һәм аның күп кенә җөмләләрен, Пушкин сүзе белән әйтсәк, перефразировать итү юлы белән тәрҗемә итәргә туры килә.
Мәсәлән, «Минем университетларым» да хуҗа крушникларга болай ди: «Молодчики — ведерко ставлю! Разбойнички —два идет. Делай!» Ягъни, егетләрчә эшләсәгез — бер чиләк куям, юлбасарларча тиз генә актарып ташласагыз — ике чиләк тә кызганыч түгел. Мәгънә шундый. Шулай тәрҗемә итәргә димим, ләкин шул мәгънәне бирергә кирәк. Ә ул менә ничек тәрҗемә ителә: «Бер чиләк куям — егетләр! Ике дә бара, юлбасарлар».
Тәрҗемә әдәбиятның икенче төр специфик җитешсезлеге—аның укыр өчен авыр булуы. Гади, катлаусыз җөмләләр арасыннан әнә шундый югарыда әйтелгән кебек нәрсәләрне ничек тә ырып-ерып үтәсең, ә катлаулы җөмләләргә килеп керү белән, көймә комга терәлә: менә бу образны ничек итеп күз алдына китерергә мөмкин?
«Мин килгәннән соң ике көн үткәч, иртә белән балалар йоклыйлар иде әле, мин кухняда аңа яшелчә арчырга булыша идем, ул саклык белән акрын гына миңа сорау бирде» («Минем университетларым»). Җөмлә алмашлыклар белән тулган. (Мин, мин, аңа, ул, миңа.) Мәсьәлә анда гына да түгел, икенче нәрсәне ерып чыгуы кыен: килгәненә ике- өч көн үткән, ә балалар әле һаман йоклыйлар, дигән мәгънә аңлашыла.
Хезмәтләре телгә алынган өч тәрҗемәченең эш сыйфатлары, әлбәттә, бер дәрәҗәдә түгел. С. Әдһәмованың тәҗрибәле тәрҗемәче икәне сизелеп тора. С. Әдһәмова тәрҗемәләре, мин әйтер идем, җиңел укылалар, урыны-урыны белән тәрҗемә икәнен дә онытып укыйсың. Аның хезмәте зур ихтирамга лаеклы, чөнки ул /Максим Горькийның «Балачак», «Малайлыкта», «Минем университетларым», «Артамоновлар эше», «Фома Гордеев» кебек әсәрләрен, шулай ук күп кенә классик һәм совет язучыларының әсәрләрен сөеп тәрҗемә итте, аларны татар совет яшьләре яратып укыйлар. С. Әдһәмованың бу өлкәдәге күпьеллык намуслы хезмәте татар совет культурасын тагын да үстерүгә, аны өлкән туганыбыз рус халкының югары культурасы белән баетуга һичшиксез ярдәм итәләр.
Ләкин шулай булса да, зур күләмле хезмәт эчендә җнтешсезлекләр дә юк түгел. Без шуларның кайберләрен күрсәтеп уздык.
А. Шамов, М. Максуд, И. Гази һ. б., тәрҗемәчеләр буларак, хаклы рәвештә аерым хисапта йөриләр. Ләкин бу әле аларның да, кайберәүләр уйлаганча, тел тидергесез булулары турында сөйләми. Киресенчә, бу иптәшләр кайчакта башкаларның башларына да килмәслек ялгышлар җибәрәләр.
Менә Пушкинның «Капитан кызы». Бу әсәрне А. Шамов 1935 елда тәрҗемә иткән. Һәм шуннан бирле инде кырыкмаса-кырык тапкыр басылган. Ул 15 ел эчендә кемнәр тарафыннан гына рецензияләнмәгән, редакцияләнмәгән. Шулай булгач, аңарга инде тулы камиллеккә ирешергә бик вакыт иде. Ә ул әле 1949 елны да җитешсезлекләре белән басылып чыкты. Мәсәлән, «Азрак армиядә хезмәт итсен әле». Бераз кирәк иде, азрак — поменьше мәгънәсенә туры килә.
«Минем туганнарым бала чакларында ук үлеп беткәннәр».— Туганнарым — конкрет түгел. Аның эчендә — минем бертуган абыйларым, энеләрем, апаларым, сеңелләрем, шулай ук әти-әнинең апалары, сеңелләре, тагын әллә кемнәре булырга мөмкин. Ә Пушкинда сүз конкрет абыйлар, апалар турында бара.
«Мин безнең якын кардәшебез гвардия майоры Б. мәрхәмәте аркасында Семеновский полкка сержант булып язылып куелганмын».— Сержант булып язылып... Биредә язылучы — актив, аның сержант булып язылуда катнашы бар. Ә Пушкинда сүз тумаган баланы сержант итеп яздыру турында бара.
Шигырьдә, проза тәрҗемәсендәге кебек тупас бозулар,тупас хаталар хәзер сирәк очрый, андагы хаталар, икенче төрле. Күбесенчә рифма, ритм, үлчәү хаталары. Шулай да мин бер китапның тәрҗемәсенә — «Василий Теркин»га тукталыр идем.
«Василий Теркин»ның хәзерге совет поэмалары арасында тиңдәше юк. Бу югары художестволы әсәрнең һәр юлы җырлап, сайрап тора. Тәрҗемәдә исә, кайбер уңышлы, әйбәт урыннарын исәпкә алмаганда, аның бары кызганыч күләгәсе калган. Җаны юк, җыры юк, җылысы юк.
Тәрҗемә өчен кыенрак урыннар (ә гадәттә әсәрнең каймагы да шундый урында була) читләтеп үтелгәннәр. Матур картиналар буявы яңгыр белән юылган рәсемгә охшап калганнар:
Где то там, в песчаной круче, В блиндаже сухом, сыпучем, Глядя в карту генерал Те часы свои достал.
Хлопнул крышкой точно дверкой, Поднял шапку, вытер пот...
И дождался. Слышит Теркин: Взвод! За Родину вперед!
Менә шуның тәрҗемәсе:
Әллә кайдагы блиндажда, Комнар коелып торалар. Картага карап генерал Теге сәгатен ала.
Сәгатен шартлатып ябып, Бүркен чөя югарыга...
Вакыт житте, Теркин ишетә:
— Взвод, Ватан өчен! Алга!..
(Ә. Ерикәй тәрҗемәсе.)
Күрәсез, шагыйрь татарчага оригиналдагы шигъриятны күчермәгән! Иң картиналы урыннары зәгыйфь, төссез, коры сүзләр белән алмаштырылган яки бөтенләй төшереп калдырылган. Оригиналда генерал, бүркен салып, маңгай тирен сөртә. Ерикәйдә команда белән генерал арасында бәйләнеш юк. Ансыз картина зәгыйфь.
Әлбәттә, кайбер шагыйрьләр каршы төшәрләр, имеш, татар теле таркаурак, сыйдырып бетереп булмый. Ә мин әйтәм: була, һич урынсызга, комнар коелып торалар, дип сузмаска кирәк. Русчада ком коелып тормый. Сыпучий — әле ул коела дигән сүз түгел. Аннан сәгатьне ике тапкыр, шул ук вакытта бик ямьсез рәвештә, кабатламаска кирәк. Инде шулай кысып та сыймый икән,
шигырь тәрҗемәсенең классик үрнәкләрен биргән Тукайга күз төшереп алырга кирәк. Ул 8 юлга сый- маса, 10—12 юл ясый. Бөек Тукай тәрҗемәнең беренче чиратта татарча яңгыравын, аның үз шигырьләреннән аерып алынмаслык булуын шарт итеп куйды. Бу юлда ул үзен оригинал киртәләре белән берничек тә чикләмәде. Кирәк тапса, ике юлны дүрт итте, дүрт юлны икегә калдырды. Үлчәвен үзгәртте.
Бөтен полк йоклаганда Арып, изерәп. Беренче взвод эчендә йоклаучы сирәк.
Йоклаучы сирәк булу бу әле бер нәрсә турында да сөйләми. Твардовский исә, башкалар каты йокыга талды, ә беренче взводта йокы качты, диюе белән укучыны ниндидер кызык нәрсәгә хәзерли. Димәк, взводта йокыны качырырлык нәрсәдер бар. Аннан, иң әһәмиятлесе: бу строфаның иң гүзәл урыны — нечкә юморы, төшереп калдырылган:
В первом взводе сон пропал Вопреки уставу.
Твардовскийның җылы юморын, чын чынаяктагы кытай бизәге кебек нечкә, нәфис образларын — Ерикәй күрми киткән яки күрә алмаган.
Ирекле тәрҗемә астында әнә шулай вульгарлаштырылган мисалларны Ә. Ерикәй иптәштән күп кенә китерергә мөмкин.
Мәсәлән, Пушкинның бер шигырендә: «Из-за туч луна катилась» дигән юл бар. Нинди көчле, бай образ! Болытлар артында ай. Ул күренә дә. Димәк болыт яки сирәк, яки юка. Катилась, димәк ул тулы. Шуны А. С. Пушкин дүрт сүз белән әйткән. Моны, әлбәттә, ансат кына тәрҗемә итеп булмый. Ерикәй исә көч куеп азапланмый һәм «Ай калыкты» дип бирә.
«И помчался конь стрелою» — бу образны да Ерикәй татар әдәбиятына гарипләндереп алып керә: — «Ат сикерде».
Мин тәрҗемәдә иреклелек яклы. Ләкин мондый иреклелек түгел, иҗади иреклелек. Тукайча иреклелек, шигырьне оригиналына караганда да яхшырак иттерә торган иҗади принципиаль иреклелек яклы.
«Василий Теркин» поэмасының тәрҗемәсендә автор фикерен урынсыз үзгәртү, ягъни бозулар да очрый.
Килде шулай агай-эне, Туктамый көне-төне;
Сакал үсте, өйгә керде, Бусагада сөртенде.
Кем өйгә керде, кем бусагада сөртенде?
Тәрҗемәдә тел белән аеруча сак эш итәргә кирәк. Телдәге саксызлык бөек рус әдәбиятын хурлауга алып килер иде.
Тәрҗемәләрнең шундый начар яисә түбән сыйфатлы булуларының сәбәбе нәрсәдә соң? Фәкать бернәрсәдә. Телгә һичкайда тиешенчә әһәмият булмауда.
Чыннан да, ун ел яшәп килә торган Фәннәр академиясе филиалының тел-әдәбият институты әдәби телебезгә кайчан, ничек, нәрсә белән хезмәт итте? Телебезне әз генә булса да кымшандырырлык сүз әйткәне бармы бу зур йортның?
Ә тәнкыйтьчеләр нәрсә эшләделәр? Әллә инде тел мәсьәләсен безнең әдәбиятта хәл ителгән мәсьәлә итеп саныйлар, әллә аңарга әдәбиятның беренче элементы итеп, Маяковский әйтмешли «Полководец человечьей силы» итеп карамыйлар.— тәнкыйтьчеләр тирәсендә телгә бөтенләй сан юк!..
Г. Кашшаф иптәшнең «Намус» турында язылган бер табаклы мәка-ләсендә' теле турында нә уңай яктан, нә тискәре яктан ник бер мисал, ник бер сүз булсын!
X. Хәйринең «Язгы җилләр» турындагы мәкаләсендә теле турында ник бер сүз әйтелсен!
Ә тәрҗемәләре начар «Яшь гвардия» һәм «Василий Теркин» турында бөтенләй рецензия булганы юк!
Г. Кашшафның «Алтын йолдыз» турында:
«Автор әсәрнең теленә, җөмләләренә җитәрлек игътибар итеп бетермәгән» — дип әйтеп куюын да файдалы хезмәт дип санамыйм.
«Литературная газета» әдәби әсәрнең теленә анализ ясый белмәгән тәнкыйтьченең тәнкыйтьчелеген шик астына алып язды. Мин исә, моңар өстәп, шуны әйтер идем: әдәби әсәр турында язылган мәкалә, әгәр ул теленә төпле анализ ясамый икән, тәнкыйть мәкалә дип аталырга хаклы түгел.
Аннан, әдәби тел белән язарга өнди торган юллар үзләре бик үк әдәби булмыйлар. Бу турыда да мисалны күпләп китерергә мөмкин булыр иде. А1. Гайнуллинның, иптәш Сталин хезмәтләре яктылыгында язучыларны дөрес язарга өндәгән мәкаләсендә дә «Кешеләр өчен язганнарыбызны кешеләр аңларлык телдә бастырып чыгарырга вакыт», кебек «әдәби» җөмләләр очратабыз.
Ә җаваплы редакторлар кайда? Өлкән һәм баш редакторлар кайда? Бу иптәшләр әсәрнең Сыйфаты өчен язучылар кадәр үк җаваплы булырга тиешләр ич
Мисалга алынган китаплар, аларның редакторларының (аеруча «Яшь гвардия» редакторы Р. Ишморатның, «Василий Теркин» редакторы Ә. Исхакның) — үз иҗатларына килгәндә шактый таләпчән бу ике иптәшнең — бу очракларда телгә гамьсез, бик гамьсез караулары, либераллыклары турында сөйлиләр.
Начар тел белән тәрҗемә итү, шулай ук, начар телле әсәр язу безне моңа кадәр бик аз борчыды. Басылып чыгачак тәрҗемә әсәрләренең планы алдан ук Татгосиздатта планлаштырыла, ә кемнең тәрҗемә итүе, редакцияләве алдан каралмый. Бу мәсьәлә белән язучылар союзы да, Татгосиздат та кызыксынмый.
Без хәзер секцияләрдә һәр хикәячекне, һәр шигырьне тикшерәбез, ә менә Пушкинга, Горькийга андый хөрмәт күрсәткәнебез, дөресрәге аларны начар тәрҗемәләрдәй сакларга омтылыш ясаганыбыз юк.
Тәрҗемә басылып чыга. Аның җитешсезлекләре, зур хаталары турында кайчакта газета сигнал да бирә. Сигнал һичкемне борчымый!
Алай гына да түгел, әгәр берәр китапның әдәби җитешсезлекләре турында матбугатта язып чыксалар, Татгосиздат, брак бирүчеләргә карата чара күрү урынына, мәкалә авторына кырын карый башлый. Ә брак бирүчеләрне, язучыны, тәрҗемәчене, рецензент һәм редакторны үз канаты астына ала, моның белән ул, үзе дә теләмәстән, алда да шундый ук җитешсезлекләргә юл ачык икәнен белдереп куя.
Әйтергә кирәк, тәнкыйть авторлар белән тәрҗемәчеләргә дә ошамый.
Ниһаять, безгә тел мәсьәләсендә тәртип урнаштырырга, кайбер чаралар билгеләргә бик вакыт.
Кичекмәстән шундый чаралар үткәрергә кирәк:
Башлап безгә үзебездә (язучылар союзы, Татгосиздат, Фәннәр академиясе филиалының тел-әдәбият институтында) әдәби тел мәсьәләсенә җитди караш, аек караш тәрбияләргә кирәк.
Сталин әсәрләренең тәрҗемә сыйфатына бездә нинди әһәмият бирелсә, әдәби әсәргә дә шундый ук әһәмият бирергә кирәк.
Әсәрне тәрҗемә итү планлаштырылганда, эшне тәрҗемәчедән, рецензент һәм редактор билгеләүдән башларга кирәк.
Тәрҗемәне яки редсоветта, яки язучылар союзының секцияләрендә, яки тел-әдәбият институтында укып тикшерүне практикага кертергә кирәк.
Ниһаять, тәрҗемәчеләргә эш хакы түләүдә уравниловканы бетерергә кирәк.
Ә иң кирәге, бусы язучыларга, тәрҗемәчеләргә карый, телне бик әйбәтләп өйрәнергә кирәк. Кемнән? — беренче чиратта, халыктан, фольклордан. Русның иң бөек язучылары Пушкин, Толстой, Некрасов һәм башкалар телне халыктан өйрәнәләр, фольклордан өйрәнәләр. Бөек Тукай төннәр буе әкият тыңлый, халык теленә соклана.
Безнең күбебезгә татар теле грамматикасын бик ныклап үзләштерергә кирәк.
Болары бүген үк эшләнергә тиешле чаралар.
Аннан безгә тәрҗемәчеләр, чын редакторлар булдыру турында да уйларга вакыт. Хәзергечә эшне үз агымына куярга ярамый.
Моның өчен кичекмәстән университет яки пединститут янында тәрҗемәчеләр, редакторлар, рецензентлар хәзерли торган бүлек ачарга
һәм анда кем теләсә шуны түгел, әдәбият өлкәсендә иң сәләтле, иң лаеклы яшьләрне тупларга кирәк.
Икенче бер зур чара — безгә бик әйбәт, һәрьяклап килгән сүзлек булдырырга кирәк. Хәзер без куллана торган сүзлек бик искерде. Күләме бик кечкенә: анда рус телендәге бик популяр сүзләрнең дә күбесе юк. Авось, виски, высокогорный, донор, занизить, зерноуловитель кебек сүзләр дә юк анда. Бик күп сүзләрнең мәгънәләре дөрес бирелмәгән. Мәсәлән, «Правдист» сүзенә «Правда»га язышучы дип мәгънә бирелгән. Ә ул, беренче мәгънәдә, большевикларның 1912—1914 еллардагы исемнәре. Күп сүзләрнең мәгънәсе искергән, мәсәлән, генералиссимус сүзе—патша армиясендә югары чин дип аңлатылган.
Сүзлекне Ушаковның толковый словаре тибында киң итеп, тулы итеп басып чыгарырга, бу эшне бер иптәшкә генә түгел, берничә1 белгечкә тапшырырга кирәк.
Әгәр әдәби әсәрләребезнең телен тел тидермәслек итәргә телибез икән, рус әдәбиятын татар халкына саф һәм пакь килеш китереп җиткерүне теләк итеп куябыз икән, аның сугышчанлыгын саклап калырга телибез икән, ниһаять, иптәш Ждановның, яхшы әдәби әсәр сугышта җиңеп чыгуга тиң, дигәне белән килешәбез икән, без бу чараларның хәстәренә, әлбәттә, хәзер үк керешергә тиеш булабыз.
Әгәр без әдәби тел мәсьәләләрен хөкүмәт эше итеп саныйбыз икән, телгә Сталинча җитди карарга кирәк.
И. В. Сталин «...тел, аралашу коралы булу белән бергә, җәмгыятьне үстерү коралы да булып тора», диде.
Совет язучылары, шул корал белән нык коралланып, яңа энергия, яңа көч белән җәмгыятебезнең коммунизмга баруына бөтен көчләрен салып, ярдәм итәргә тиешләр.
Бу — совет язучысының Ил алдындагы изге бурычы.