Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШӘРӘФ МӨДӘРРИС ШИГЫРЬЛӘРЕ


КОЯШ ЧЫГА
(О Д а)
Кояш чыга ал шар булып каршыда, Җнргә-күккә уйнак балку тарала, һәм иң алдан алмаз нурга манчыла Кремльдәге рубин ташлы манара.
Булып бәхет, булып иң зур тантана, Табигатьне ямьгә бизәп яңадан Кояш чыга... Сөенә дөнья, шатлана, Телдә-җырда яңгыратып аңа дан.
Ачыла шулай туган илнең көндезе, Ашыга кояш күккә менеп янарга. Башкаланың нурлы рубин йолдызы, Маяк булып, киң юл бирә аңарга.
Кояш чыга, табигатьне иркәләп, Нурын сибеп ленинчылар җиренә. Чөнки бу җир борды йөзен иртәрәк Киләчәкнең каршы искән җиленә.
Көмеш нурда — урман, тугай, агачлык, Нурлы офык җиргә ал ямь тарата. Шулай атлый Бәхет белән Азатлык, Балкып шулай халыкларга таң ата.
Минем җирем... ул — тоташ бер яктылык, Халык дәрте, кешелекнең намусы. Тынычлыкка терәк булып, ашкынып, Шаулы яз һәм ал таң яулап баручы.
Кояш чыга, сәлам биреп Ватанга, Чите белән горизонтка орынып.
Өстәп тагын Ленин ачкан заманга, Көндәгедәй, мәһабәтлек, олылык.
Хәтерләтеп байрагыбыз комачын, Бөтен офык ал нур белән өртелә. Чыга кояш салып титан колачын, Җимерелмәс державабыз өстенә.
Һәм шуңар да җанга рәхәт, йөрәктә Кичермәгән бәхет хисен тоясың;
Сәламлисен, данлы эш һәм көрәштә Балкып зуган коммунизм кояшын!
БЕЗНЕҢ ЯКТАШ
Минем туган авылымны «Каракитә» диләр.
Ул зур авыл, һәр йорты Төзек, матур, чибәр.
Минем авылым, сөйкемле Туган-үскән җирем, Тоеп тора кич-иртән Бөек Идел җилен.
һәм сулый ул бик күптән Сембер белән бергә.
Якын, таныш һәм күрше — Ульяновск безгә.
Юктыр төсле зур бәхет Безгә моның кадәр!
Якын чөнки данлыклы Ленин туган шәһәр.
TvraH өй күк бик таныш Безнең өчен ул як. Ульяновскига күз төбим Ульяновны уйлап.
Минем авыл бик күптән Таный алган дусны;
Хөрмәт белән каршылап, Кунак иткән русны.
Илья бабай, йөргәндә Мәктәпләрне карап, Безнең якта булгандыр Бәлки кабат-кабат.
Халык дусы — инспектор Губернада йөреп, Бәлки чәй дә эчкәндер Бабам өенә кереп...
Дала чолгый Семберне, Безнең якта — урман... Бәлки шунда килгәндер Җәйге тигез юлдан...
Бәлки көзге тын кичтә Тынлап татар җырын, Тарантаста үткәндер Безнең авыл кырын.
Илтә киң юл Сембергә Тигез-дала сырты.
Якын безгә күршедәй, Ульяновлар йорты.
Ногаткино, Тимерчән, Каракитә, Алгаш... Шатланабыз һәммәбез:
— Ленин — безнең якташ!
РАДИО ЯНЫНДА
Төнге унбер. Ялгызым. Радиоалгыч — алда.
Борам. Алгыч сызгыра, Тукта, ни бар анда?
Алда — якты квадрат, Цифр арты — цифр. Төрле-төрле станция, Таныш шау-шу, шифр.
Карый мина яктырып, Радиоалгыч күзе. Килеп керә бүлмәмә Горур албан сүзе.
Менә София, йөрәккә Шундый якын, җылы! Варшавадан яңгырый «Варшавянка» җыры.
Менә Париж. Сәхнәдән Трансляция бара;
Диалог саен «Каравыл!» Колакларны яра.
Китә менә яңгырап,
Назлы венгр теле:
— Бөек Шандор Петефи Мәңге-мәңге тере!
Мәче кебек чыелдап, Мадрид килеп керә. Белградтан дөньяга Усал көчек өрә.
Озын дулкын артыннан Урталарын ачам: Хәер сорап, Анкара Әйтә башлый азан.
Менә Прага. Бүлмәмә Керә Карпат җиле...
Доклад бара: «Россия — Фән һәм белем иле».
Римда ни бар? Кадалсын! — Борып карыйм әйдә: Доллар корты Ватикан Безгә нәләт әйтә.
Лондон. Джаз пычкысы йөрәк итен кисә.
Берлин сөйли: «Киевтаж Дуслар килде кичә>.
Вена, ошап Лондонга, Чиләк төбө кага. Шигырь укый Бухарест; «Социализмга таба!»
Тагын борам. Ниһаять. Москва сүзе килә! Радио һава хәленнән Төнге сводка бирә.
Җитте Кызыл Мәйданны Тоташтырыр чагы;
Килде кинәт яңгырап, Таныш Кремль чаңы.
Суга Кремль куранты, Яңгыратып суга. Китте кинәт ялганып, Совет Гимны шуңа.
Ул — көчле һәм мәһабәт, Илһам белән тулы... Антеннадан йөрәккә Килеп керә туры.
Гөрли бу җыр ашкынып, Үскән саен үсеп, Океан, таулар өстеннән, Илдән илгә күчеп.
Яз һәм ал таң символы, Безнең бөек Гимн Алган кочып куенына Планетабыз иңен.
Ленин — Сталин тудырган Социализм илен Үлмәс данга күтәреп, Гөрли һаман Гимн!