Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Ш. МАННУР
ДУСЛЫК СӘЛАМЕ
Сәлам сиңа, азат Кытай халкы, —

Бөек дусыбыз, Бөек күршебез.
Синең хәзер илең, көнең якты,

Бердәм котлыйбыз Синең эшне без!
Тирбәлә җиңү әләме,—

Бөтен Кытай балкыган.

Ал безнең дуслык сәламен

Бөтен совет халкыннан!
Сәлам синең батыр Армияңә,

Данлы улыңа — Мао Цзе-дунга.
Ул китерде сине бу җиңүгә,
Бу шатлыгыңа, Бу якты юлга.
Син көрәштә булдың көчле —

Җиңдең бар дошманыңны;

Күтәрелеп давыл төсле,

Коткардың ватаныңны!
Зур елгалар бергә кушылган күк,

Без кул кысыштык,

Дуслар булыштык.
Ике бөек халык бертуган күк

Сүзләр куештык —

Теләп тынычлык.
Барсын сиңа безнең сәлам,

Барсын ул язгы коштай.

Тулсын бәхет, шатлык белән,

Ирекле, бөек Кытай!

НУРИ АРСЛАНОВ
САФ МӘХӘББӘТ
(Корея легендасы)
Сөйгән кебек зур мәхәббәт белән

Туган илемне, —

Язмышыңны уртаклашам, сөям,

Корея, сине.
Энҗеләрдәй сине бизәкләгән

Бай легендалар.
Кыйммәт мирас булып бик күптәннән

Киләләр алар.
Тугрылыкны, батырлыкны яклап

Әле бүген дә,

Көрәшләрдә алар бергә атлап,

Яши күңелдә.
Ишеттем мин, бу — шулардан берсе;
Менә кулымда
Гүзәл бизәкләрнең бер энҗесе,

Сөю турында.
Таң илендә — Кореяда туа бер кыз,
Тиң бул алмый аңа күктә янган йолдыз,

Сокланырлык сылу кызның исеме Ай-Хян,

Йөзе нурлы аның балкып торган айдан.
Күп егетләр сылудан күз алалмыйлар,

Тик сөйдерү юлын гына табалмыйлар: 

Ай-Хян чая, гел шаярта, көлә генә...

Насыйп булыр икән соң ул кемгә генә?!

Чәнечкеләр бар икән, дип, сабагында,

Ал чәчәкне калдырмыйлар гөл багында.

Шуның кебек кыз да тыныч калалмаган.

Аның күңелен батыр егет Ли аулаган.
Ли җил икән — Ай-Хян ефәк җилкән була,

Кыз гөл икән — Ли сандугач булып куна,

Егет теләк икән — кыз омтыла аңа, 

Ай-Хян учак икән —егет утта яна!..
Ләкин җирдә көн үзгәрә, төн үзгәрә,

Бәхет артыннан ук килә кайчак бәла.

Кояш нурын сибеп торган чакта кинәт

Кара болыт каплап ала күкне биләп...
Тыныч илне дошман явы басып ала,

Яна таса 1 хуҗа була бу калага,

Ул халыкны алып тимер авызлыкка,

Ирек куя үзендә бар явызлыкка.
Каршы килсә әгәр кеше усаллыкка,

Теләмәсә газап чигәргә коллыкта:

Аның урыны я төрмәдә, я сөргендә;

Гаепләнә Ли да күпләр белән бергә.
Ли сөргенгә китеп күздән югала да,

Сагышлы кыз ялгыз кала бу калада.

Ваем белән бер-бер артлы көннәр үтә,

Күнел сизә — аны зур борчулар көтә...
Бер төн шулай килеп ишекне кагалар,

Сылу кызны йокысыннан уяталар:
— Боерык белән килдек, сине бөек таса 

Кичке ашка үзенең сараена дәшә.
— Илтифаты өчен рәхмәт, бармыйм,— ди кыз,—

Мин кәефсез, сыкрый тәнем, авырыйм, — ди кыз.

Ләкин алар сылу сүзен тыңламыйлар.
Ай-Хян бара, — тирә-якта кораллылар.
Бүлмәсендә бер ялгызы утыра таса, 

Ай-Хян кереп аның нәкъ алдына баса.

Үз яныннан теге ымлый урын биреп,

Ә кыз тора һаман аңламаган кебек.
— Утыр, сылу, — ди, — төн үткәр минем белән.

Синең хакта күп ишеттем, барын беләм.

Бүгеннән соң уйлама, — ди, — Ли турында,

Минем белән булу бәхете синең кулда.
Кызыктыра таса алтын-көмеш белән,

Мәгънәсезгә уза вакыт юк эш белән,

һәр сүзенә Ай-Хян кире җавап бирә,

Усаллана таса, аның ачуы килә.
Дәвам итә сүзен инде ул башкача:

Кызны җиңмәк була куркытулар аша.

Тоз салырга тели йөрәк ярасына...
Мондый сүзләр була алар арасында:
1 Таса — шәһәр башлыгы.
— Ярдан атсам әгәр сине тирән төшкә?!
— Мәхәббәтем дулкын булып чыгар өскә.
— Әгәр җиргә күмсәм, тәнең ятар череп.
— Мәхәббәтем күктә янар чулпан кебек.
— Мин боерсам — палач синең башың кисәр.
— Ул урында саф мәхәббәт гөле үсәр.
— Әгәр утта газапларга кушсам сине?
— Мәхәббәт ялкыны көйдерер бөтен җирне.
— Хәнҗәр белән телгәләнсә әгәр тәнең?
— һәр ярадан үсәр көчле мәхәббәтем.
— Телең киссәм, кем соң сөяр андый ярны?!

Мәхәббәтнең телен кисәр кылыч бармы?
Аптырады таса, җавап табалмады,

йөрәгенә кызның курку салалмады,

Ул боерды: «Мәхәббәт белән бергә

Урын булсын аңа кара, юеш төрмә.
Кыйнасыннар камчы белән һәр көн аны,

Кызганмаска! Тик саклансын тәндә җаны;

Җыерчыклар бассын аның сылу йөзен,

Картайсын ул, аннан — чыгарыгыз үзен».
Ай-Хян яши айлар буе таш төрмәдә,

Газаплардан ул саргая, ямьсезләнә,

Йөзен каплый җыерчыклар, тәнен — яра,

Вакыт җитмәс борын картлык эзен сала.
Шул хәлендә кыз төрмәдән чыгарыла.

Тагын Ай-Хян туган фанзасында тора.

Хыялында аның яши һаман да Ли,

Сагынып көтә аны, бик күрергә тели.
Кәрвансарай тора шәһәр мәйданында.

Читтән килгән кәрванчылар туктый монда;

Күп юлчылар арасында була берсе,

Ул — электән бу тирәне белгән кеше.
Сораштыра башлый шәһәр хәбәрләрен,

Сүз ара сүз китеп, ишетә Ай-Хян хәлен,

Чөнки сылу кыз турында һәркем белә,

Аның исеме үрнәк булып йөри телдә.
Күктә Җидегән күрсәтсә дә төн уртасын,

Ли сарайдан чыга, тәмам җуеп сабырын,

Ул ашыга Ай-Хян дусын уятырга,

Мәхәббәте белән сөеп, юатырга.
Менә фанза. Ишек шакый килеп егет. 

Ай-Хян тоя кинәт бәхет килгән кебек;
Барып ача — шатлык сарып ала аны,—

Каршысында басып тора сөйгән яры.
Ли ташлана бөек дусты кочагына.
Ә Ай-Хянда зур үзгәреш бу чагында:

Ак йөзендә бетә газап эзләре дә,

Элеккедәй дәрт ялкыны күзләрендә.
Ул яшәрә, элеккедәй матурлана,

Сылулыкта инде тагын тиң юк аңа,

Элеккедәй сокланырлык була Ай-Хян,

Йөзе нурлы аның балкып торган айдан.
Газапларга түзеп, сөйгән кебек

Сылу кыз Лине,

Син яшисең бүген утта көеп,

Корея иле.
Явыз таса кебек авызлыклап

Алырга сине,

Изге туфрагыңны канга буяп 

Янкилар килде.
Ләкин син дип яна һәр солдатың, —

Җиңүдә дәрте,
Син дип сулый чыдам батыр халкың,

Зур мәхәббәте.
Сылу Ай-Хян күреп азат Лине

Яшәргән кебек,

Яшәреп яз килер, шат җиреңне

Чәчәккә күмеп.
Якты кояш мәңгелеккә бизәр

Таң иле күген.
Хаклык җиңәр! Саф мәхәббәт җиңәр! 

Янкига үлем!


РӘШИТ ГАЛИМУЛЛИН
БӘХЕТ НУРЫ
Дөньяда чын бәхет нуры
Балкый сүнмәслек булып,
Кара болытларны ерып,
Алга бара омтылып.
Илләрне, бөтен җир шарын

Шул бәхет нуры бизәр,

Халыклар аның җылысын

Онытмас — мәңге сизәр.
Бәхет нуры — ул Сталин,
Ул — безнең йөрәгебез,
Тынычлык өчен көрәштә
Какшамас терәгебез.
Без эштә көч, дәрт алабыз
Даһиның һәр сүзеннән,

Мең рәхмәтләр Сталинга

Миллионнар күңеленнән.