Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

МОСТАФА НОГМАН
*
АПРЕЛЬ ҖИЛЛӘРЕ БЕЛӘН
1917 ел 17 апрельдә Ленин озак еллар эмиграциядә булганнан сон Россиягә кайтты.
Әкрен генә апрель җиле исә, Бозлар китә язгы ташкында, Бөдрә төтеннәрен җилгә бөркеп, Фин лсиреннән поезд ашкына. Поезд ыргый Россиягә таба, Озатып кала таулар калкуы. Ерактан җемелдәп
Күзгә чагыла Питер утларының балкуы. Беләсеңме икән,
Әй, машинист, Синең бу маршрут Тарихларга кереп калуын, Шул поездда бүген Россиягә Бөек Ленин кайтып баруын?! Туган илдән аңа туры килде Аерылырга озак елларга, Ә «Ерактан хатлар»
Көрәшләргә чакырып. Маяк булды безнең юлларда. Шаулы вокзал.
Мәгърур тынлык белән Уратылган Питер бу кичен. Көтә зур Россия,
Сталин көтә
Юлбашчысын, үзенең Ильичын. Сталин!
Ул үзе дә
Күптәнме соң әле
Котып бозларының яныннан — Сөргеннәрне кичереп, кайтып килде. Ерак Туруханск ягыннан?!
Фуражкасын кулына алган килеш Ильич вагон ишегеннән күренде, Бөтен вокзал йөрәкләрдән ташкан Шатлык тавышы белән күмелде. Төн карасын кисә прожекторлар.
Ал байраклар яна,
— «Кузгал, уян...» яңгырый күкләрдә, Киң Россия
Броневикка баскан Ильичына таба текәлә: Революциянең юлбашчысы Көрәшләргә шунда чакырды, Яктыртты ул
Безнең җиңү юлын «Апрель тезислары» аркылы. Ленин тавышы
Диңгез, таулар аша Бөтен илләр буйлап яңгырады... Беренче кат башлап шунда атты
Бөек Октябрьның таңнары.
Бүген менә
Дөнья балкып тора Шул Октябрь таңы нурыннан, Сталин
Халыкларны
Җиңүләргә
Алып бара
Ленин юлыннан.
ГАЛИМҖАН ЛАТЫЙП
>?
ЛЕНИН САФТА
Ленин!
Ленин — байрагыбыз, Тормышыбыз, дәртебез.
Ленин юлы белән атлап Барганга бәхетле без. Гасырлар аша күрдегез, Сез якты көннәр таңын. Сез Үзгәрттегез бит, Ленин, Агышын
бу дөньяның. Гасырлар буе коллыкта Хурланып, газап чиккән Халыкны — Сез
коткардыгыз Ачлыктан, бөлгенлектән. Бөек Ленин — бөек Сталин — Ике лачын, Ике дус. Сез— Безнең якты көнебез, Сез — Безнең сулышыбыз. Ленин, — ди бүген Корея һәм Кытай солдатлары. Ленин сафта, диләр бүген Вьетнам моряклары. Ленин, дип җырлый, Поль Робсон. Ленин, — ди француз улы. Чын тормыш, Ирек һәм бәхет — Ул — ленинизм юлы.
Ленин!
Ленин!
Ленин сафта! Ленин безнең арада. ЛенинизхМ байрагының Якты нуры тарала.

6