ҮСҮ ЮЛЫНДА
ҮСҮ ЮЛЫНДА
Шагыйрь Сибгать Хәкимне укучылар
күптән беләләр һәм аның шигырьләрен,
поэмаларын яратып укыйлар, музыкага
салынган җырларын яратып җырлыйлар.
Ул 1938—1939* елларда чыгарган беренче
җыентыклары белән үк инде үзен
таныткан иде. Аннан соң ун елдан артык
вакыт үтте. Шагыйрьнең үзенчәлекле
таланты тагын да ныгый төште, ижаты
уңышлы яңа әсәрләр белән баеды.
1950 елда Татгосиздат шагыйрьнең яңа
зур җыентыгын бастырып чыгарды. Бу
китапны шагыйрьнең үсү юлы дип атарга
мөмкин. Анда Сибгать Хәкимнең иң яхшы
әсәрләре сайланып тупланган, ул асылда
шагыйрьнең монарчы булган иҗатына бер
йомгак ясый. Төрле еллардагы шигырь һәм
поэмаларын укып, С. Хәкимнең ничек үсә
баруын, елдан-ел күтәрелә баруын ачык
күрәсең һәм тырыш иҗади хезмәтләренең
матур җимешләренә шатланасың.
Сугыштан соң С. Хәким үзенең поэзиясен
сизелерлек үстереп җибәрде, иҗади
осталыгының яңа баскычка күтәрелә
башлавын ачык билгеләде. «Фазыл
чишмәсе», «Әйт, акыллым», «Елга
аръягында» кебек җырлары яки «Башак
үскән җирдә», «Агитатор кыз», «Туган
җир», «Курантлар», «Бөек халык улы»,
«Сталин безне үстерде», «Чернышевский
урамы» кебек шигырьләре булсын һәм
«Курск дугасы» белән «Дала җыры»
поэмалары булсын — һәркайсында без
үзенчәлекле иҗат йөзе булган, поэтик
осталыгы яңара барган шагыйрьне
күрәбез.
С. Хәким темаларны сайлауда үзен
чикләми. Аны билгеле бер тематика
өлкәсендә генә эшләүче шагыйрь дип
атау дөрес булмас иде. Ул үзенең күпчелек
әсәрләрендә илебезнең тыныч тормышын,
колхозчы крестьяннарның хезмәтләрен,
яңа хисләрен, яшьләрнең дәртле омты-
лышларын, гүзәл батырлык сыйфатларын
җырлый. Сугыштан соң С. Хәким Бөек
Ватан сугышы темасы белән аеруча
кызыксынды һәм «Курск дугасы», «Дала
җыры» кебек патриотик хис бөркеп
торган ялкынлы лирика белән сугарылган
поэмаларын тудырды. Бу юлда ул әле
тагын да ныграк эшләр һәм совет
халкының тиңдәшсез зур, тарихи героик
көрәшен чагылдыра торган патриотик яңа
әсәрләр бирер дип ышанабыз.
«Курск дугасы» исемле лирик
поэмасын иң уңышлы поэмалардан
исәпләргә кирәк. Ул үзенең җыйнаклыгы,
фикернең һәм хисләрнең конкретлыгы,
ачыклыгы, эчке поэтик матурлыгы белән
аерылып тора. Бу поэма билгеле бер
образның характерын ачуга, берәр зур
вакыйганы эзлекле тасвирлауга
корылмаган. Анда сюжет та юк төсле.
Ләкин өстән караганда гына ул шулай.
Поэманы укып чыккач, аның вакыйгасын
да, лирик героен да бик якыннан хис
итәсең, аңлыйсың, хәтерендә калдырасың.
Менә батыр совеТ' сугышчысы —
шагыйрьнең лирик герое тарихи җиңү
көннәреннән сон, Курск дугасы булган
җирләргә яңадан барып чыга һәм үткән
каты сугышларны, батыр иптәшләрен
исенә төшерә, шушы урында тыныч
тормыш шартларында авылларның,
колхозларның гөрләтеп, яңадан тормыш
коруларын күрә. Колхозчылар яңа
йортларга күченәләр, кырларда хезмәт
дәрте күтәрелә, Харьков тракторлары басу
түрләрендә эшлиләр. Сугыш көннәрендә
җимерелгән Прохоровка авылы тагын да
матуррак булып аякка баса. Сугышчы-ша-
гыйрь аңа гади бер күзәтүче булып
карамый, чын патриотларга хас булганча,
аңа үзенең кадерле туган җире итеп, аның
язмышы белән кызыксынучы, Прохоровка
кешеләренең хисләре белән янучы булып
карый.
Прохоровка туган авылым түгел, Калган
җире дә юк бабамнан, Гомернең бар төшен
актарсам да, Аннан якын җирне табалмам.
Прохоровка тора: күге аяз, Болыты юк авыр
төннәрнең, Аның белән дәүләт кызыксына,
Йөрәгендә яши меңнәрнең.
Бай рухлы, киң карашлы совет халкы гына
шундый була ала. Бу юлларда совет
кешеләренең матур сыйфатларыннан
берсе чагылган, шагыйрь аны дөрес аңлый,
якыннан тоеп әйтә белгән. Совет кешеләре
Совет Армиясенең батырлыклары, бөек
җиңүләре белән хаклы рәвештә
горурланалар. Ләкин аларда масаю юк, һәр
эшкә изге бурычны үтәү итеп карау хисе
яши. Шагыйрь дә, атаклы Курск
дугасындагы безнең җиңү сугышлары
уңае белән, бик гади һәм һәркемгә җиңел
аңлашыла торган итеп әйтә:
Чакрымнарны кем исәпкә алган,
Кирәк булган кадәр узылды,
Берлингача Дуга кырларыннан
Җиңүнең киң юлы сузылды.
Монда тыйнаклылык та, үз көчеңә ышану
да бар. Совет патриоты социалистик
Ватаны өчен, юлның нинди генә авыр
булуына карамастан, «кирәк булган кадәр»
үтәргә, «җиңүнең киң юлын» ахырына
кадәр җиткереп сузарга һәрвакыт хәзер.
«Курск дугасы» поэмасы менә шушы
ныклы караш белән сугарылган.
С. Хәким поэманың бер җирендә, сүз
уңае белән генә үзенең җырына карата
мондый бер бурычны билгеләп китә:
Хезмәт фронтына кайткан җырым Җавап
көтә һаман үзеннән.
Әйе, безнең хезмәт фронты, бөек
коммунизм төзелешләре шагыйрьләр,
язучылар алдына да яңа бурычлар
куйдылар, бөек хезмәт пафосын
чагылдырган югары сыйфатлы зур әсәрләр
тудыруны таләп иттеләр. С. Хәким,
сугыштан соң, үзенең яңа хезмәт җырын
тудырырга «Курск дугасы» белән вәгъдә
бирде. Укучылар башкалардан көткән
кебек аңардан да шуны көтәләр.
Бөек Ватан сугышында батырлык,
бердәмлек, дуслык темасына багышланган
«Дала җыры» поэмасы да— шагыйрьнең
үсүен күрсәткән уңышлы гына язылган
әсәрләреннән берсе. Бу поэма безнең
матбугатта яхшы ук уңай бәя алган иде
инде. Без шуңа кушылып, биредә бары тик
поэманың кайбер йомшак моментларын
гына әйтеп үтәсебез килә.
С. Хәким үзенең талантының ха-
рактеры, көче белән нигездә лирик
шагыйрь. Поэмалары да аның күбрәк
лирик планда язылалар. Ул бигрәк тә
кыска лирик шигырьләрендә үзен иркен
сизә, иҗатының үзенчәлеген,
мөмкинлекләрен тулырак ача. Ләкин бу С.
Хәким поэма жанрына килмәсен дигән сүз
түгел. Безгә билгеле булган поэмалары
аның бу жанрда да уңышлы эшли алуын
раслый. Аның иҗат мөмкинлекләре
шактый киң. Тик, безнең уебызча, С.
Хәким үзенең поэмаларында булган
мөмкинлекләреннән еш кына тулы килеш,
ахырынача файдаланмый, бәлки дөресрәге
— шуны дөрес күреп, аңлап бетерми.
Моны элегрәк язылган «Пар ат»,
«Шагыйрьнең балачагы» поэмаларында
да, соңгы «Дала җыры» поэмасында да
ачык сизәргә була.
һичшиксез, нигездә уңышлы, дәрт
белән язылган поэмалар алар. Аларның
көче — лирикада. Ләкин киңрәк планда
язылган сюжетлы поэма өчен бу җитми.
Поэмада геройның җанлы образы,
катлаулы характеры ачылырга, һәр яктан
төгәл эшләнгән булырга тиеш. Дөрес,
«Дала җыры»нда геройлар бар, ләкин
аларның характерлары тулысынча ачы-
лып беткән дип әйтеп булмый; поэмада
аларның бигрәк тә аерым сыйфатлары
гына бирелгән, характерларындагы
батырлык, дуслык сый-
фатлары билгеләнгән. Үз күләмендә бу
яхшы эшләнгән. Без биредә поэманың
әһәмиятен һич тә киметмәстән, бары тик
тулы характеры ачылган, художестволы
тупланма тип дәрәҗәсенә күтәрелгән
образлар иҗат итүне күз алдында тотабыз.
Менә шул якка безнең шагыйрьләрнең кү-
бесе бик аз игътибар бирәләр әле.
«Дала җыры»ндагы берникадәр сюжет
таркаулыгы да конкрет җанлы образлар
өстендә җитәрлек эшләмәүдән килгән
булса кирәк. Бу йомшаклыклар
булмаганда, «Дала җыры» тагын да
көчлерәк яңгырар иде.
«Пар ат» белән «Шагыйрьнең ба-
лачагы» поэмаларының кимчелеге дә
Тукай образының җитәрлек эшлән-
мәвендә, гомуми фон факты төсендәрәк
калуында. Тукайның балачагы, шагыйрь
чагы поэма өчен гаҗәп бай, тирән
мәгънәле материал бирә, монда әллә
никадәр үткен социал-политик
мәсьәләләрне күтәреп яктыртырга
мөмкин. Шагыйрь биредә Саҗидә апа
хикәясеннән, аның карашыннан күп
тапкырлар өстен торып күрергә,
гомумиләштерелгән поэтик буяулар, кыю
фикерләр бирергә тиеш. Кызганычка
каршы, ул поэмаларда шундый тирәнлек
юк. Ул поэмаларда С. Хәкимнең беренче
матур заявкалары, беренче шигъри
эзләнүләре ята. Бөек халык шагыйре
Тукайның тулы поэтик образын иҗат итү
әле һаман С. Хәким өстендә кала. С.
Хәкимнең каләме өчен лаеклы, иҗаты
өчен табигый, якын торган тема ул. Бу
мактаулы бурычны үтәп чыгар өчен
аңарда көч җитәрлек.
Безгә бәлки «Пар ат»ны нигә бирегә
кертәсез, ул бит Тукай турында түгел
диярләр. Юк, «Пар ат» белән
«Шагыйрьнең балачагы» аерылгысыз
тыгыз бәйләнгәннәр, аларда һәм идея-
эчтәлек, һәм поэтик стиль, образлар
бердәмлеге бар. Асылда алар бер
поэманың аерым кисәкләрен хәтерләтәләр.
С. Хәким өчен сюжетлы әсәрләр
язарга омтылу көчле. Ул хәтта кыска
шигырьләрендә дә берәр фактка,
вакыйгага таяна. Фикерен, хисләрен
конкрет образ аркылы тасвирлый. Шуңа
күрә дә аңарда җансыз коры сүзләр
тезмәсе бик сирәк очрый. Моның өчен
мактарга гына кирәк. Бигрәк тә «Улым
минем», «Мавзолей янында», «Украина»,
«Гомер яна башлана», «Җәйге таң»,
«Чүәкче кызлар җыры», «Молдаван хикәя-
се», «Башак үскән җирдә», «Курантлар» һ.
б. шигырьләрен иң уңышлы шигырьләре
дип күрсәтергә кирәк.
«Курантлар» шигыренең күләме зур
булмауга карамастан, шагыйрь анда
никадәр тирән мәгънәле эчтәлекне бирә
һәм чын поэзия теле белән әйтә ала.
Кремльнең курантларын төзәттерү факты
гына күчерелмәле зур мәгънә ала: бөек
Ленин тудырган Советлар иленең тантана-
сын бөтен дөнья тыңлый.
Кызыл мәйдан буйлап үтте Ленин һәм
гасырлар аңа иярде.
Аның әмере белән төзәтелгән Курантлар да
уйнап җибәрде.
Бу яңа җыр иде, һич кенә дә Ошамаган
башка көйләргә, Таралды ул ап-ак томан
яткан Үзәннәрне үтеп өйләргә.
Советлар дәүләте — күп милләтле
дәүләт. Безнең илебездә барлык милләт
халыклары дус, бердәм семьяда яшиләр,
коммунизм төзү теләкләре белән янып
эшлиләр.
Дуслык темасы шагыйрьләрне
дулкынландырмавы мөмкин түгел. С.
Хәким дә үзенең әсәрләрендә бу темага
җитди әһәмият бирә. Ул совет халкы
дуслыгы турында чын күңелдән, зур дәрт
белән җырлый. Украинага багышлаган
лирик шигырьләре генә дә моңа матур
мисал була алалар.
«Курантлар»да да шагыйрь бездәге
дуслыкның Москва байрагы астында
ничек чәчәк атуын бик ачык әйтә:
Җилкендереп Москва үзенә тарта, Алга
чакыра аның байрагы, Милләтләрнең
дуслык җыры белән Тигез яңгырый бүген
бар ягы.
«Дала җыры» җыентыгына, кыз-
ганычка каршы, эшләнеп бетмәгән,
эчтәлекләре бик сыек булган берничә
шигырь дә кергән. «Ул алдан күрә»,
«Югалган эзләр», «Чык бөртеге»,
«Анкета», «Юнкерс» һәм бозау» кебек
шигырьләрнең сайланма әсәрләр
җыентыгына кермәве яхшырак булыр иде.
1939 елны язылган «Югалган эзләр»
бары тик юксыну, әрнү, сагыш белән
тулган истәлек сөйләүгә корылган. Иске
тормыш турында бик тар, беркатлы караш
ташлау шагыйрьнең бурычы түгел.
Шигырьнең теләге, идеясе уйланып
бетмәгән.
«Чык бөртеге»— форма артыннан куып
кына язылган, эчтәлеккә аз игътибар
ителгән шигырь. Чыкның кояшка
«мәхәббәтен» һич тә акылга сыймый
торган төстә тасвирлауның нигә кирәге
бар?
Чык үзе дә Күрү белән
Гашыйк булды, Бит
уртасы Чокырланып
Нурга тулды. Кояшка ул
Мәхәббәтен Игълан итте,
— һ. б.
Балалар өчен дә болай язарга ярамый.
Андый юллар мәгънәсез сүз уйнатуга
әйләнә, табигать чынлыгын һич тә күрсәтә
алмый.
Бәхетебезгә каршы, җыентыкта мондый
кимчелекләр күп түгел.
Китапның ахырында бирелгән кыскача
биографик белешмәдә С. Хәким турында:
«Аның шагыйрь буларак җитлеккән,
формалашкан үз тавышы бар»,— диелгән.
Бу дөрес тә, бик үк дөрес тә түгел. Дөрес,
С. Хәкимнең үз тавышы бар. Ләкин бу бит
әле тәмам җитлеккәнлекне, тәмам
формалашканлыкны аңлатмый.
Шагыйрьне артык күпертелгән бәя биреп,
тынычланырга өндәү урынсыз. С. Хәким
иҗаты хәзер үз поэтик тавышын торган
саен ачык билгеләп, үскәннән үсә бара.
Аның иҗаты, поэтик осталыгы тәмам
җитлеккән инде дип әйтергә иртә әле.
Аның алдында тагын да югарырак бас-
кычка күтәрелү, татар совет поэзиясенең
гомуми үсешен сизелерлек рәвештә алга
җибәрешү, үстерешү бурычы тора һәм ул
шушы юлда көчен кызганмаска тиеш.
С. Хәкимнең бу яңа җыентыгын
укучылар, һичшиксез, канәгатьләнү белән
каршы алачаклар.
Елдан-ел үсеп баручы үзенчәлекле бу
шагыйрь киләчәктә әле тагын да югарырак
сыйфатлы, безнең бай тормышыбызны
тирәнтен чагылдырган дәртле яңа әсәрләр
бирә алачак, дип ышанырга тулы нигез
бар. Без аның поэзиясенең колачы тагын
да киңрәк һәм кыюрак җәелеп китүен
телибез.