КЫШКЫ ЮЛ
ӘМИРХАН ЕНИКИ
КЫШКЫ ЮЛ
Хикәя
I
Казан — Сталинград поезды «Каратун» станциясенә төнлә килеп туктады. Кышкы төн, һава болытлы булганга, ахры, шактый караңгы иде. Вагоннан чыгу белән тирә-юньне тиз генә абайлап та булмады. Тик артта торып калган кечкенә вокзал бинасының ике тәрәзәсе — янәшә торган ике сары тап булып күзгә чагылды һәм шул тирәдәрәк башларын селкегән атларның йөгән-авызлык тавышлары ишетелеп калды.
Без — мин һәм минем шикелле шәһәрдән командировкага килүче Наилә исемле кыз—икәү вагоннар буйлап, шул атлар һәм кешеләр барлыгы сизелгән якка таба киттек. Күз ияләшеп өлгермәгән караңгыда, берәр нәрсәгә абынмас өчен, аяк астына карап, сакланып кына барабыз... Вагон баскычлары төбендә торган проводникларның нурсыз фонарьлары аларның кара чёсанка өстеннән кигән галош башларын гына яктырта. ...Менә атлар торалар, берничә чана тирәсендә поезддан төшкән пассажирлар да чуалалар.
Мин бер читтәрәк тукталып, кычкырып сорыйм:
— «Өчиледән» ат бармы?
Кыска толып кигән бер таза егет безнең алдыбызга килеп баса:
— Мин «Өчиледән».
— Безне каршы алырга килдеңме?
Егет, шикләнебрәк, әүвәл Наиләгә, аннан миңа карый: көткән бер ир кеше урынына «парлы» кешеләрнең поезддан килеп төшүе аны бераз аптырашта калдырды шикелле.
— Атны сез сораттыгызмы соң?
— Әйе, без сораттык.
— Алайса әйдәгез!
Җыйнак кына артлы чана янына киләбез. Чанада бер толып ята.
— Безгәме бу?
— Сезгә, сезгә, — ди егет, ат башына узып.
Мин толыпны алып, Наиләгә кидерергә телим. Наилә риза булмый.
— Юк, — ди ул, толыпны кулы белән этәреп, — үзегез киегез, миңа кирәкми, минем мамык шәлем бар.
— Юкны сөйләмәгез, — дим мин, катгый гына.— Мондый суыкта толыпсыз юлга чыгарга ярыймы соң... Мин өши башласам, төшеп чана артыннан да йөгерә алам. Киегез!
Безнең бәхәсне ишетеп алган егет исенә нәрсәдер төшкәндәй:
— Сөнгать! — дип бер кычкырды да каядыр чаналар арасына кереп югалды.
Без кысташып торган арада, ул кире борылып килеп тә җитте.
— Күрше авылдан газета хәбәрчесен станциягә китергәннәр иде, диде ул, мәсьәләгә ачыклык кертеп, һәм күтәреп китергән кара тышлы зур толыпны чана кучерепа ташлады.
Егетнең уңганлыгы миңа ошады.
— Күрәсезме, безнең турыда ничек кайгырталар, — дидем мин Наиләгә һәм баядан бирле тотып торган толыпны өстенә кидереп, үзен ипләп чанага утырттым. Юка ак фетр кигән аякларын, өшемәсен дип, салам белән каплаттырып куйдым. Аннан үзем колхозның, безнең ишеләр өчен йөртә торган һәм яңарак кына хәбәрче иптәш өстеннән төшкән әлеге зур толыпның озын җиңнәрен азаплана-азаплана кидем дә арып чанага аудым.
Егет чананы салкын кар өстеннән авыр шыгырдатып, атын юлга борды, сикереп кучерга утырды, дилбегәсен тартып җибәрде һәм ат кызу гына юыртып та китте. Без, әйтерсең, йөзеп киттек, — эч кытыкланып, бөтен тәнгә әллә нинди бер рәхәтлек йөгерде... Башны артка ташлап югары карыйм; күк йөзен тоташ болыт каплаган булса кирәк, анда ай да, йолдызлар да күренми. Буран гына чыга күрмәсен инде.
...Бөтен әйләнәдә, караңгылыкка төренгән һәм зәгыйфь кар яктылыгы белән генә күзгә чагылган ак ялан җәелеп ята. Ничектер сөзәк кенә күтәрелеп төн эчендә эрегән бу ак ялан тип-тигез шикелле, калкулыкларны, чокырларны аерып булмый; үр менгәнне, түбән төшкәнне дә бары ат барышыннан гына сизеп беләбез. Кайчан чана табаны юлга аркылы салынган яшь кар өстеннән сузып кына чыжлап уза, шул чакта без атка авыр булуыбызны тоябыз, аннан чана янә такыр юлдан шакылдап җиңел генә шуып китә.
һава шактый салкын, ләкин тын. Суык тун-толып эченә үтеп капшанмый әле, тик ачык бит урталары, салкын капкандай, талгын гына яналар.
Кышкы төн, кышкы юл.
Яшерә алмыйм, ак ялан уртасыннан яхшы ат җиккән җиңел чанада бару миндә үзенә бер лирик тойгылар кузгатты... Гүя, янәшәмдә барган кыз минем бик күптәнге мәхәббәтем, имеш. Менә хәзер мин аны шәһәрдән авылга, үземә алып кайтып барам. Озак еллар яратышсак та, моңарчы кушыла алмадык — ул шәһәрдә укыды, ә мин авылда укытып тордым. Ниһаять, без бергә, без ак канатлар өстендә очкандай уртак, якты бәхетебезгә таба барабыз. Ләкин озак вакыт аерылышып торгангамы, әллә бу зарыгып көткән бәхетебезнең артык зур булуыннан каушабрак калгангамы, без бер-беребезгә гади якын гына булып, ияләшеп китә алмыйча йөдибез... Бик табигый буларак, минем аңа акрын гына иркәләү сүзләре әйтеп барасым килә, әмма... йөрәкнең чын, асыл сүзен ничек табарга?
Менә ул янымда тын гына бара, гүя минем ниләр уйлавымны сизә һәм эчке дулкынлануын яшерергә тырышып, минем сүз башлавымны көтә.
Кайчан чана чалулап китә, Наилә миңа таба авыша, мамык шәле астыннан чыгып бәсләнгән чәч бөртекләре минем битемә тиеп ала... Акрын гына көлеп һәм кайнар сулап ул артка тартыла, тураймакчы була.
Мин юри аны куркытыр өчен:
— Авабыз, авабыз!..—дим.
Егет, кучерыннан төшеп, арты белән чананы бераз терәп бара, аннан, чана турайгач, сикереп утыра да дилбегәсен кагып җибәрә.
— На-а-а, әйдә, кунакларны аудара яздың, ахмак! — ди ул алашасына, ачуланмыйча гына.
Чалулаган чана тураеп үз юлына төшкән шикелле, мин дә мәхәббәт турында хыялланудан айнып, чынбарлыкка кайтам. Ә чынбарлык бик гади: без Наилә белән поездда гына очрашып таныштык (плацкартлы вагонда урыннарыбыз бер купедагы аскы сәкеләргә туры килгән иде). Билгеле инде, поездда күршең белән танытмыйча калмыйсың, бигрәк тә каршында juioop кыз утырып барса, һәм син, минем кебек өйләнмәгән яшь кеше дә булсаң, аның белән бик тиз кызыксынасың һәм җай табып, сүзгә керешәсе килү синең күңелеңне кытыклап тора башлый. Кыз үзе тә каршында утырып барган яшь кешенең кызыксынуын тели булыр, һәм аның күңелендәге бу теләген сизмичә калуны ул тупаслык, булдыксызлык дип санар иде. Кыскасы, Казаннан китеп Идел күперенә җиткәнче без, әдәп кушкан билгеле бер ара вакытны саклау йөзеннән сүзгә керешмәсәк тә, күршеләр буларак, бер-беребезгә берникадәр ияләшеп өлгергән идек инде.
...Менә поезд мәһабәт, салмак кына дөбердәгән тимер күпер эченә керде һәм аның кыек күтәрелгән пролёт шәүләләре вагон тәрәзәсеннән үгеп тора башладылар. Түбәндә, иңеп килгән кичке караңгылыкта тонык кына агарып, калын боз һәм кар белән капланган Идел күренә. Кышкы Идел, тирән йокыга талган Идел!
— Җәй көне бу вакытта бакенщиклар маяк утларын кабызып йөрерләр иде, — дим мин, тәрәзәдән күземне алмыйча, ләкин кызга мөрәҗәгать итүемне ачык сиздереп.
Кыз, күпе стенасына терәлеп утырган җиреннән кузгалып, тәрәзәгә иелә.
— Әйе, — ди ул, — Идел пароходы үткән чакта, аларның кечкенә көймәләре дулкыннар өстендә чайкалыр иде.
һәм без кышкы Идел күренеше белән җәйге Идел күренеше арасында никадәр зур аерма булуы турында сөйләшеп китәбез. Идел! — кемнәр эчен генә хәзер уртак тема түгел ул. Кышкы Идел өстенә карап, җәйге Идел күренешләрен сагыну никадәр тагибый булмасын,- әмма сүз ихтыярсыздан бөек елганың киләчәгенә күчә. Җанга якын кадерле елга турында хыяллану, ничектер, үзеңнең киләчәгең турында хыяллану шикелле үк ләззәтле, мавыктыргыч, тансык иде.
Күршем башын тәрәзәдән алып һәм иңенә салган мамык шәленә төренә төшеп миннән сорый:
— Биш елдан соң Идел суы бу тирәләрдә ничә метрга күтәреләчәк?
Мин бу сорауга тәгаен генә җавап бирә алмыйм, әлбәттә, ләкин Куйбышев плотинасының безнең Казан тирәсенә нинди үзгәрешләр кертәчәген, үземчә, мөмкин кадәр мәһабәт, матур итеп сурәтләргә керешәм. Кыз дәшми генә тыңлый мине; ул үзе дә мин сөйләгәннәрне бик яхшы белә булса кирәк, ләкин минем киләчәкне никадәр дөрес һәм илһамлы итеп сөйли алуымны сынап тыңлый шикелле... һәрхәлдә мин аның артык тын булуыннан һәм миңа җитди карап утыруыннан шундыйрак нәрсә сизеп калдым.
Мин сөйләп бетергәч, ул бераз дәшми торганнан соң:
— Әйе, сез сөйләгәннәр бар да булачак, — диде, — болар барысы да дөрес... Шулай да сез булачак үзгәрешнең иң әһәмиятлесен, иң зуры- сын әйтмәдегез әле...
Ул тукталды, ә мин кызыксынып аңа карадым; ул минем карашны сүзсез сорау дип аңлады, ахры, көлемсерәп:
— Үзегез сизмисезмени? — диде. — Сез Куйбышев гидроэлектростанциясенең Идел суын гына түгел, ә кешеләрнең тормышын нинди биеклеккә күтәрәчәген, кешеләр үзләре нихәтле үсәчәген әйтергә оныттыгыз. Шулаймы?
Мин бераз уңайсызланып киттем һәм акланыр өчен:
— Сезнең соравыгызга җавап итеп, мин шулай Иделнең үзе турында гына сөйләү белән чикләндем, — дигән булдым.
Билгеле инде, кызның соңгы сүзләре минем кызыксынуны аеруча көчәйтеп җибәрде. Кем ул? Нинди эш кешесе? Кая бара? Мин боларның барысын да белергә тиеш идем, әлбәттә, ләкин сорашырга ашыкмадым.
Аның сылу килеш-килбәтенә һәм юлча гади, шул ук вакытта пөхтә, спай итеп киенгән булуына (аягында ак фетрлар, өстендә зәңгәр йон юбка белән тәненә сылашып торган беж төсендәге свитр, иңбашында кыйммәтле мамык шәл...) карап та кем булуын берникадәр сизәргә мөмкин иде. һәрхәлдә ул укуын күптән түгел генә бетергән яшь врач, яки берәр төрле инженер, яки югары белемле укытучы булырга тиеш иде... Обком тирәсеннән түгелме икән, дип тә уйлап алдым мин, ләкин артистка яки агроном булу ихтималын уема китермәдем; артистка дияр идең, аларга хас сыйфатлар сизелми иде, агроном булыр өчен артык нәзакәтле булып күренде. Кызганычка каршы, мин аның йөзен һаман яхшылап күрә алмый идем. Ул артка таба авышып, купеның стенасына терәлеп утыра, шунлыктан, түшәмдәге электрның яктысы аның йөзенә төшми, бары гәүдәсен һәм күкрәге өстенә кушарып салган кулларын гына яктырта иде. Әмма бу куллар — тырнаклары әйбәтләп киселгән һәм буялмаган озынча, ап-ак, йомшак куллар — кызның бүлмә эчендә чиста эштә генә утыруын күрсәтмиләрме?
Инде сүзгә сүз ялганып китеп, аның агроном булуын белгәч, мин чын-чыннап гаҗәпләндем. Әйе, ул язларын, җәйләрен тәҗрибә кырында үткәрә торган агроном булып чыкты. Күңелле алдану!..
— Җир эшенә катнашыгыз бардыр, дип һич уйламаган идем, —дидем мин.
— Ни өчен?
— Шулай... кыяфәтегезгә карап... кулларыгыз да бик ак.
— Кулларым, — диде ул, ничектер, назлы гына итеп һәм берсен икенчесе белән акрын гына сыйпап куйды. — Агардылар шул... Кыш бит, хәзер күбрәк китаплар өстендә утырырга да, лабораториядә генә эшләргә туры килә.
Ике яшь кеше танышып алгач, гадәттә, күбрәк үзләренең киләчәк планнары, эшләре турында сөйләшергә яраталар. Безнең әңгәмә дә шул эзгә төште. Минем агроном кызым республиканың селекция станциясе кырларында өч елдан бирле тармаклы бодай үстерү буенча тәҗрибәләр алып бара икән.
Тармаклы бодайның барлыгын ишетсәм дә, аның безнең республика шартларында сыналуын белми идем әле. Шуңа күрә кызның тәҗрибәсе миндә зур кызыксыну тудырды.
— Ничек соң, — дидем мин, — ул бодай безнең республикада үсәр төслеме?
— Үсәчәк! — диде кыз, өзеп кенә.
— Сезнең тәҗрибәләр шуны күрсәтәме?
— Безнең станциянең, — диде кыз, «минем» дип әйтмичә, — һәм кайбер колхозларның үткәргән тәҗрибәләре шуны исбат итәләр...
Ләкин ул, минем агроном булмавымны исендә тотып булса кирәк, мәсьәләнең махсус якларына керешмичә, тармаклы бодайның бездәге тарихын сөйләргә кереште. Аның әйтүенә караганда, башта бу бодайны Украинадагы бер колхоз үзендә үстерергә тырышкан икән... Шунсы кызыклы — бу колхозның яңа бодай үстерергә тырышуын иптәш Сталин ишетеп алган һәм аларның эшләре белән бик кызыксынган...
— Үзегез беләсез инде, — ди кыз, икебезгә дә якын булган кешенең бәхәссез бер гадәте турында әйткәндәй итеп, — Иосиф Виссарионович ишеткән яңа эш бервакытта да җирдә ятып калмый ул.
һәм Сталин үз янына академик Трофим Денисович Лысенконы чакыртып ала да аңа тармаклы бодайның колхозлар өчен яңа сортын табарга һәм аны үстерүнең агротехник чараларын эшләргә куша.
— Ә инде академик алынган эш, — ди кыз, һаман шулай, һәркемгә күптән билгеле бер хакыйкать турында сөйләгәндәй, гади генә итеп, — бервакытта да гамәлгә ашмыйча калмый ул... Бәлкем хәтерлисездер, 1948 елның көзендә безнең җәмәгатьчелек академик Лысенконың тууына 50 ел тулу көнен билгеләп узган иде. Шул көнгә багышланган бәйрәм җыелышында Трофим Денисович, котлауларга каршы җавап сүзендә, мин бер башактагы бөртекләрнең авырлыгын бер граммга арттыруны үземә бурыч итеп куям, дип вәгъдә биргән иде. Сезгә, ихтимал, бу бик кызык булып тоелыр, бер башакның авырлыгын бер граммга арттыру — атаклы академик вәгъдә итәрлек шундый зур эшмени ул, дип уйларсыз. Ләкин ул шулай, әйтергә генә ансат булган бу вәгъдәне үтәү — чыннан да искиткеч зур эш булачак... Хәзерге вакытта безнең кырларда үсә торган бодайның бер башактагы бөртекләре ярты грамм тарта, бик тук булган чакта бер граммга җитә яза. Инде уйлап карагыз, әгәр һәрбер башак биргән бөртекнең авырлыгын тагын бер граммга арттыра алганда, нәрсә килеп чыгачак? Минемчә, моны күз алдына китерү авыр булмаска тиеш...
Кыз минем җавапны көткәндәй бик аз гына сүзеннән тукталып тора. Әйе, нәрсә килеп чыгасын күз алдына китерү авыр түгел, һәм мин:
— Моның арифметикасы ансат булырга тиеш, — дим. — Икмәк уңышы безнең илдә икеләтә артыр иде.
— Дөрес әйтәсез, — ди кыз, минем җавапка куангандай җанланып. — Димәк, академикның бер грамм дигән вәгъдәсе — безнең илгә берничәмә миллиард потлар өстәмә икмәк бирү дигән сүз икән ул... Менә шул вәгъдәне үтәү өчен академик Лысенко, аның белән бергә эшләүче башка галимнәр һәм аның бик күп шәкертләре — агрономнар, селекционерлар, авыл хуҗалыгы практиклары — тармаклы бодайның безнең шартларда яхшы уңыш бирә торган яңа сортын чыгару өстендә эшлиләр. Яңа сортын, дидем, чөнки тармаклы бодай үзе бик борын заманнарда әле Мисыр халкына билгеле булган борынгы культура ул, ләкин бик көйсез, назлы үсемлек булып, аның беркайда да юньләп үскәне һәм яхшы уңыш бирә алганы юк иде. Бездә исә беренче тәҗрибәләр инде бер сабактан чыккан башакларның 5—7 грамм бөртек бирүен күрсәттеләр. Үткән ел аның бер стакан орлыгыннан алты капчык орлык алганнар иде. Әгәр без аны чынлап торып игәргә һәм үстерергә өйрәнсәк, ул безнең авыл хуҗалыгында переворот ясаячак. Шуңа күрә дә аны хәзер үк инде «Сталин бодае» дип атап йөртәләр.
... Каршымда йөзен ут яктысыннан яшереп утырган кызым әнә шундый хикмәтле нәрсәләр турында, бер дә кабаланмыйча һәм очынмыйча, ягымлы тигез тавыш белән миңа сөйләп барды, һәм шундый гади итеп сөйләвенә карамастан, аның сүзләре миндә тирән эз калдырдылар. Әйтәсе дә юк, аңа соклануым һәм аның белән кызыксынуым минем тагын да көчәя төште. Ихтыярсыздан мин: «Бу кызның киләчәге нинди матур булырга тиеш, үзе генә бәхетле булу түгел, ул яраткан якын кешесен дә бәхетле итә алыр иде», — дип уйладым. Я, мондый кызның һәркемдә үзенә карата тирән ихтирам күзгата торган асыл сыйфаты тыйнаклык — юашлыктан, кыюсызлыктан түгел, ә үз-үзенә ышанудан туган тыйнаклык булырга тиеш түгелме?!
Әмма аңарда, шул тыйнаклык өстенә, чибәр кызларга хас булган горурлык та нык кына сизелә. Бу кадәресе инде аның ирләр алдында үзенең кыз дәрәҗәсен югары тотарга тырышудан килеп чыга торгандыр. Мин аның шул горурлыгын сизгәнгә күрә, соклануымны ачык күрсәтүдән, урынсыз сораулар бирүдән тыелып килдем. Шулай да, сөйләшә торгач* мин аның исеме Наилә, фамилиясе Сәмитова булуын һәм кая, нинди эш белән баруын да белдем. Ул шул ук тармаклы бодайны үстереп сынап караган бер колхоз агрономы белән танышыр өчен һәм колхозчыларга үз тәҗрибәләре турында лекция сөйләр өчен «Ярыш.'* колхозына бара иде.
Кыз, үз нәүбәтендә, минем кем булуым, кая баруым белән кызыксынды. Мин аңа Мәгариф министрлыгының инспекторы булуымны һәм «Өчиле» мәктәбенә командировкага баруымны әйттем. Шулай итеп, 5—6 сәгатьлек юл безне өстән генә булса да таныштырып, берникадәр якынайтып өлгерде. Шуңа күрә ул минем тәкъдимемә — мине алырга килгән атка утырып «Ярыш» ка чаклы барырга җиңел риза булды.
Инде менә кышкы төнне кечкенә чанада минем янәшәмдә утырып, ул бара... Шундый яхшы тәэсир ясап өлгергән матур кызның янымда булуын тою — минем йөрәгемнең тынычлыгын җимерде, әлбәттә... Ләкин мин йөрәгемдә ниләр кузгалганын Наиләгә бернинди сүз белән дә, хәрәкәт белән дә сиздерергә ярамаганлыгын бик яхшы аңлыйм. Әйдә, дим мин, үземне тынычландырырга тырышып, ул кузгаткан тирән, тансык хис мине шулай хыялландырсын, дулкынландырсын да ташлап китсен һәм җылы бер хатирә булып кына калсын!
...Барабыз, барабыз, вакыт-вакыт күк белән җир арасында йөзәбез дә шикелле, чананың кардан шуып баруы да онытылып китә, һәм бөтенләй онытылып китмәс өчен мин аңардан:
— Наилә, сезгә суык үтмиме? — дип сорап куям.
— Юк, рәхмәт! — ди ул, үз алдына әйткәндәй уйчан тавыш белән генә.
Алда һаман күзгә чак чагылган ак ялан җәелеп ята. Бу яланның гүренә карап шактый вакыт киләбез инде. «Ярыш»ны станциядән 12 километр дигәннәр иде, якынлаша да торганбыздыр. Ә «Ярыш»тан соң мин барасы «Өчиле»гә тагын 18 километр кала.
Менә ат атлап кына бара башлады, егет кучердан төште — үр менәбез күрәсең... Ниһаять, үргә менеп җиттек булса кирәк, алдыбызда, ерак уйсулыкта җем-җем уйнаган электр утлары күренде.
Наилә урыныннан кузгала биреп, егеттән:
— Алда нинди утлар күренә ул? — дип сорады.
Егет тавышын күтәреп:
— «Ярыш» утлары ул, апакаем!—диде һәм кучерга сикереп утырды да дәртле сызгырып җибәрде. Ат кызу гына юыртып китте.
Әйе, безнең бергә барасы юл да бетә...
Алда балкып күренгән утлар шактый ерак булып чыктылар. Тизрәк җитәсе иде, дигән төсле бары шул утларга гына карап (төнге утлар юлчыларны һәрвакытта үзләренә шулай тартучан булалар), без тагын берәр сәгать чамасы килгәнбездер.
Килә торгач, авылга якынлашуыбызны сизә башладык: юлда кар күбәйгән кебек булды, сикәлтеләр, казылмалар ешайды, караңгылык эченнән безгә таба чыга төшеп берәр карт тирәк яки каралты шәүләсе күренеп калды... Ниһаять, без беренче багананың электр яктысына килеп кердек; бу — авыл урамы иде инде.
Авыл тын, йоклый, ләкин аның киң урамы гаять якты — һәр өченче багананың очында калпаклы электр лампасы янып тора. Багана төпләрендә лампадан төшкән шәүләләр алкаланып уйнаклыйлар, кечкенә өйләрнең кар баскан түбәләре, койма буйларына салынган көрт өсләре салкын нур чәчрәтеп балкыйлар... Тын авылда яктылыкның шулкадәр мул булуына карап, биредәге кешеләр һәртөрле хәвеф-хәтәрләрдән иминнәрдер, тыныч яшиләрдер, йокылары да аларның тыныч, татлыдыр, дип уйларга мөмкин иде.
Егетебез авыл уртасындагы мәйданга җитеп, атын урамга буй салынган озын гына йортның болдыры алдына туктатты.
— Җиттек, — диде ул, кучереннан төшеп. — «Ярыш»ның идарәсе шушы була. Хаҗи абзый да үз бүлмәсендә икән әле.
Чыннан да, вакыт бик соң булуга карамастан, озын йортның уртадагы ике тәрәзәсендә ут күренә иде. Мин әүвәл үзем торып, аннан
Наиләгә чанадан торырга булыштым. Ул өстеннән толыбын да салып тормыйча идарәгә кереп китте.
Егет күн тышлы бияләйләрен бер-берсенә «шап-шап» суккалап алды да кулыннан салып, култык астына кыстырды.
— Инде абый кеше, бер көйрәтеп җибәрик, — диде ул.
Мин аңа папирос чыгарып бирдем. Үземнең ни өчендер тартасым килми иде. Наиләне калдырганнан соң тагын 18 километрлык юлга чыгып китү — бик күңелсез булыр кебек тоелды миңа... «Әгәр очрашмаган булсак та, бу авылга кадәр бергә килмәгән булсак, менә хәзер минем җаным тыныч булыр иде», — дип уйламыйча кала алмадым мин. Шул чакта егет күзләрен хәйләкәр генә кысып:
— Монда куна калырга да була, — диде.
Мин гаҗәпләнеп аңа карадым: нәрсә ул, мине биредә куна калырга тели, дип уйлыймы әллә? Егет минем болай каравыма бер дә исе китмичә һәм «беләбез инде» дигән төсле папиросының очына өреп:
— Ә шгу, — диде, — апай керәсе фатирга без дә сыярбыз әле...
Мин нәрсә әйтергә дә белмәдем. Шул арада өй ишегеннән Маилә ике кеше ияртеп чыкты. Аларның берсе — сырма фуфайкасы өстеннән билен кызыл билбау белән буган тәбәнәк буйлы ир уртасы абзый һәм Наилә чана янына килделәр. Икенчесе — кара тун кигән озын буйлы кеше — болдырдан төшмичә, алар артыннан:
— Карале, кем, Нурислам, Хәтимәгә әйт, кунакны әйбәт кенә чәй эчертеп яткырсын, — дип кычкырып калды. Бу колхоз председателе үзе булды, күрәсең.
Наилә чанада калган портфелен алып:
— Менә бу абый мине хәзер квартирага илтә,—диде, аннан минем күңелсез торуны сизенепме, яки «мин җылы өйгә керәм, ә сезгә китәргә.дә ярый» дип әйткән төсле булмасын диепме, өстәп куйды: — Ә сез нишләргә уйлыйсыз?
Мин ык-мык иткәнче, егетем үз сүзен әйтеп өлгерде:
— Мин абыйга куна калыйк, дим... Ат та йончыды, 40 километрны атлады бит инде ул бүген, печтек кенә ял бирергә кирәк үзенә...
һәм безгә аркасы белән борылып, авыз эченнән генә атына нидер дәшә-дәшә, аның тирләгән муенын, ял асларын сыйпарга тотынды.
Наилә өчен егетнең сүзләре бик нигезле булып тоелды, ахры:
— Чыннан да, — диде ул, — әгәр эшегез бик ашыгыч булмаса, керик бергә... Үзегез дә, атыгыз да бераз ял итеп алырсыз.
Шик юк, ихлас күңелдән безгә бары яхшылык теләп әйтелгән сүзләр нде болар... Мин, билгеле, чакырудан баш тарта алмадым.
Әлеге билбаулы абый, кучерның сул ягына утырып, безне квартирага алып китте. Чанада барышлый мин бу көтелмәгән хәлем турында уйлап алдым. Юл, мин әйтәм, кешеләргә нинди сюрпризлар ясамый. Менә Наилә... йөрәкне җилсетеп, матур хыяллар белән канатландырып өлгергән Наилә үзе безне биредә ял итеп алырга чакырды... Әгәр мин аның тәкъдимен кире каккан булсам, кем мине юләр димәс иде? Кышкы юл безне шулай очраклы рәвештә туры китергән икән инде, ни өчен форсаттан файдаланып, якынрак танышып та калмаска. Кем белә, бәлкем бу танышу матур бер дуслыкның онытылмас башлангычы булып калыр.
Кучердагы абзый безне кара-каршы салынган йортның өр-яңа капкасы төбенә китереп туктатты. Үзе ул кечкенә капкадан ишек алдына кереп китте.
— Бу, сезнең шикелле килүчеләр өчен колхозның быел гына салдырган кунак йорты, сезнеңчә әйткәндә, гәстинчә була, — диде безнең егет, толып якасын кайтарып.
Озак та үтми абзый зур капканы киңенчә ачты, һәм без, карлары койма буйларына өеп куелган, чиста, такыр ишек алдына уздык. Өйнең
ишек алдына карагай, электр белән яктыртылган һәм баскычлары сап-сары итеп юылган болдырына бер кат күлмәктән һәм ак оеклардан гына чыгып баскан юка гәүдәле, урта яшьләрдәге бер җиңги безне каршы алды. Татар хатыннарына хас уңганлыгы һәм кунакчыллыгы әллә кайдан сизелеп торган җиңги якты, ачык чырай белән:
— Әйдәгез, әйдә, рәхим итегез! — дия-дия алдан узып, безгә кунак өенең ишеген ачты. Кергәч:
— Ярый әле, — диде ул, безнең тирәдә бөтерелеп, — кунакларның киләсен күңелем сизгәндәй кичкырын гына мичне ягып уздырган идем. Өебез, шөкер, бик җылы була. Чишенегез, чишен...
Без өске киемнәребезне салып, чөйләргә элдек, ә җиңгинең теле телгә йокмый, — без аңа рәхмәт әйтергә дә өлгерә алмыйбыз, — ул һаман куштанлыгын чәчә:
— Өшегәнсездер дә, ачыккансыздыр да инде сез... Нихәтле җылы киенсәң дә атта килә-килә салкын эчкә үтә бит ул. Ихлас. Менә, киез итекләрегезне салып, шушы җылы оекбашларны киегез әле... Кеше аяктан өши, аяктан җылына башлый ул... Мин хәзер үк утлы күмер белән генә самовар куям, ятарга ашыкмасагыз, яшь ит турап кына шулпа да пешереп бирермен...
— Рәхмәт апа, рәхмәт, — ди Наилә һәм кулындагы кечкенә сәгатенә карап ала.
— Рәхмәте соңыннан, иркәм, бер сәгать тә үтмәс — барысын да өлгертермен. Ашарсыз, эчәрсез, җылынырсыз, боерган булса.
Юлдан соң кайнар шулпаның бик килешкәнен белгәнгә күрә, мин җиңгинең тәкъдимен хуплап каршы алдым.
— Пешер, җиңги, пешер, без көтәрбез!
— Көтегез, көт, көт, — дия-дия җиңги, ансын сыйпап, монысын төзәтеп, өй эчен бер әйләнде дә кызу гына чыгып китте. Ул чыгып киткәч, Наилә җиңел генә сулап куйды.
Ниһаять, без икәүдән-икәү генә кунак өендә. Мин эчке бер борчылу белән Наиләгә карыйм: минем шулай ансат кына биредә, бер өйдә кунарга калуым аның кәефен кырмыймы икән? Ул яхшылык йөзеннән үзе тәкъдим итте итүен дә, бәлкем эченнән, минем, рәхмәт әйтеп, үз юлым белән китүемне теләгәндер. Ләкин Наилә үзен бик гади Һәм иркен тота шикелле,... тарсыну яки уңайсызлану кебек нәрсә сизелми аңарда...
Менә ул мамык шәлен иңенә салып, кулларын артка куеп, мичкә барып терәлде. (Күрәсең, юл буенча акрынлап тәненә сеңгән суык аңардан чыгып бетми әле...) Ул кулбашларын җыерып куйды, ике бит уртасы аның кызарып яналар, кара күзләренең нәкъ уртасында, ут яктысы төшүдән булса кирәк, ике энҗе бөртеге елтырыйлар... Хәзер генә мин аның буен-сынын, йөзен менә шулай якыннан ачык итеп күрәм. Минемчә, ул һичшиксез матур: тазалык балкып торган тулы, озынча йөз, туры борын, кечкенә авыз, аз гына калынрак алсу иреннәр... Артка тарап салган, иңбашларына төшеп торган чем-кара чәчләре һәм нечкә кара кашлары аның ак маңгайлы йөзенә аеруча бер чисталык һәм нәфислек биреп торалар.
Аның уртадан биегрәк төз, җыйнак тыгыз гәүдәсе, минемчә, художник дикъкатен үзенә тартырлык сылу иде; җитмәсә, билен кысып, йомры, матур күкрәкләренә сылашып торган свитры бу гәүдәне, скульптура сыныдай, тагы да ыспай-сылурак итеп күрсәтә...
Мин аңа бик үк туры караудан тыелам — тышкы матурлыгы белән артык мавыгуымны үзенә белдерәсем килми. Болай да мин аның, үз матурлыгының тәэсирен яхшы белгәнгә күрә, шактый һавалы булуын сизеп торам. Әмма шулай да ул үзен нинди тыныч, гади итеп тота белә!
— Сезгә, чыннан да, салкын үткән, ахрысы,—дим мин, аның үзе кебек үк гади, тыныч булырга тырышып.
— Бераз гына...
— Берәр җылытып җибәрердәй нәрсә булса, бәлкем, зарар итмәс иде?
— Апаның кайнар чәе җылытыр әле... боерган булса, — ди ул, җиңги сүзләрен исенә төшереп, һәм үзе үк кәефләнеп елмая.
Елмаю аңа бик килешә икән, ничектер, аның йөзе, эчтән яктыртылгандай, ачылып, сөйкемлеләнеп, ә кара күзләре кечерәеп, дымлана төшкәндәй булып китә. Әйтәм, аның ак сызыклы тулы иреннәрендә посып яткан елмаю һаман сизелеп тора.
Без кунак өенең җылы, чиста булуын мактап алдык. Ап-ак мич. яна мүкле аксыл-сары бүрәнәләр, акка буяган тәрәзә яңаклары, тәрәзәләргә корылган ак пәрдәләр өй эчен иркен, якты итеп күрсәтә идс. Җиһаз да үзенә күрә шактый бай һәм җитәрлек: уртада таза өстәл, аның тирәсендә йомшак төпле имән урындыклар, түр почмакта китаплар өчен этажерка тора; этажерканың урта шүрлегенә радиоалгыч урнаштырылган. Ә каршы стенадан бергә янәшә утырып төшкән Ленин белән Сталин, яңа өйгә беренче килгән кунаклар төсле, күңелле генә елмаешып карап торалар.
Бер үк зәңгәр төстәге йон одеяллар белән капланган һәм ак тышлы икешәр мендәр кабартып куелган сиртмәле өч сары кровать безнең ише «кунаклар» өчен хәзер иде; рәхим ит, — чиста урында рәхәтләнеп йоклый бир.
Колхоз мондый өй салдырып, әлбәттә, яхшы эшләгән, дидек без... «Кунак өй»ләр тора-бара һәрбер колхозда да булыр әле алар. Берләшкән колхозларда якын елларда шундый зур төзелешләр башланыр — яңа типтагы торак йортлар, мәктәпләр, клублар, яслеләр, тәҗрибә йортлары, хуҗалык каралтылары, магазиннар салынып, авыллар бөтенләй танымаслык төскә керерләр. Электр һәм канализация үткәрелгән, урамнарына таш түшәлгән, мәйданнары, бакчалары фонтаннар, статуялар белән бизәлгән авылларны — искечә һаман «авыл» дип атап йөртү килешер микән?
Менә шул турыда икәү мавыгып кына сөйләшеп утырган чакта безнең янга башына кара бәрән колакчын бүрек, өстенә мех якалы, дүрт кесәле (икесе — буй, икесе — туры) тездән югары ярым пальто, аякларына озын кунычлы кара киез итекләр кигән бер яшь кеше ишекне кинәт ачып килеп керде. Аның килеп керүе тын күлгә атылып төшкән таш шикелле булды — без икебез дә берьюлы тынып калдык. Ул таза адымнар белән туп-туры Наилә каршына барып:
— Саумысыз, иптәш Сәмитова! — диде һәм кызның кулын каты итеп кысты (Наилә кулын ычкындыргач, хәтта, аңа сиздермичә генә селкеп тә алды.) Аннан соң егет яртылаш кына миңа таба борылып, иңне- буйны үлчи торган җитез бер караш ташлады һәм, кул биреп тормыйча, бары башын кисәк кенә селкеп, минем белән исәнләште.
Кызык иде бу кеше, — ниндидер кискенлек һәм чаялык аның бөтен хәрәкәтеннән күренеп тора. Урта буйлы, киң җилкәле таза гәүдәсенә, куе кара кашлы, кечкенә тере күзле, аз гына шадра төшкәй карасу йөзенә бер карау белән аның гаять энергияле, кыю кеше булуын сизәргә мөмкин иде.
Ул башыннан бәрән бүркен сыпырып алды һәм бүрек астыннан көнҗәлә кадәр чәче килеп чыкты.
- Мин агроном Латыйпов, — диде ул, таракка буйсынмый торган каты чәчен кулы белән баскалап. — Сез минем хатны алгансыздыр?
- Әйе, алдым, — диде Наилә, җитди сылау белән аңа карап.
- Бик яхшы... Мин сезне бер атнадан бирле көтәм.
— Шулаймыни? Ә үзегез каршы алырга станциягә ат та җибәрмәгәнсез,— диде аңа каршы Наилә сак кына.
— Җибәрмәү түгел, үзем өч көн рәттән бардым. Килмәдегез. Ачуым килде дә бүген принципиально бармадым. Иртәгә Казанга шалтыратканчы идем.
— Нәрсә дип?
— Сәмитова кайда, әллә башка районга киттеме, дип.
— Я, әгәр башка районга киткән булсам, нишләр идегез?
— Артыгыздан барып, кыз урлаган шикелле, урлап алып кайтыр идем, — диде егет, кечкенә күзләрен хәтәр елтыратып.
Наилә кычкырып көлеп җибәрде. Күрәсең, егетнең артык хәтер саклап тормыйча теленә килгәнне, мылтыктан аткай шикелле, шулай кыска-кыска гына әйтеп сөйләшүе аңа ошады. Мин исә егетнең бу кискенлеген ошатып бетермәдем. Наилә, шуны сизепме, җитез генә миңа карап алды һәм, уртак сүзгә тартыр өчен булса кирәк, мине егет белән таныштырды.
— Бу иптәш безнең республикада беренче булып, тармаклы бодайны колхоз шартларында сынап караган агроном. Юлда килгәндә мин сезгә ул турыда сөйләгән идем ич!
— Әйе, сөйләгән идегез!
Без кул бирешеп таныштык — мин фамилиямне атадым. Егет минем кулымны җибәрмичә җәһәт кенә сорады:
— Сез дә агрономмы?
— Түгел... укытучы.
— Биологиядән?
— Юк, әдәбияттан.
Ул минем кулымны җибәрде һәм, бик үк ышанып бетмәгән төсле, үзенең үткен, кечкенә күзләре белән миңа бераз текәлеп карап торды.
— Үзегез дә язасызмы әллә?—диде ул, ниһаять, тавышын акрынайтып.
Аның болай серле итеп соравында ниндидер борчылу катыш тирән кызыксыну ишетелгән кебек булды миңа, һәм мин ихтыярсыз елмайдым. «Тыныч булыгыз!» диясем килде минем аңа, ләкин... башымны чайкап:
— Юк, кызганычка каршы, ул эш минем кулымнан килми, — дидем.
Шулай да егет минем кем булуымны һәм ни өчен биредә булуымны һаман аңлап җиткермәде, ахры, сораулы карашын Наиләгә төбәде.
— Иптәш... — диде Наилә, минем фамилиямне атап (Наилә авызыннан беренче тапкыр үземнең фамилиямне ишетү миңа әллә ничек күңелле булып тоелды), — минем юлдашым, ул Мәгариф министрлыгыннан «Өчиле» мәктәбенә хезмәт эшләре белән бара.
— Ә-ә, «Өчилегә», «Өчилегә»? — диде егет, көнҗәлә башын артка чөеп. — Аңлашыла.
Аннан, кинәт нәрсәдер исенә төшкәндәй, кире миңа борылды.
— Да, беләсезме, анда, «Өчиле» мәктәбендә дим, Гөлфия бар бит.
— Гөлфия? Кем ул?
— Гөлфия... Нуриева... биология укытучысы. Ишеткәнегез юкмыни?
— Укытучы Нуриева? Беләм мин аны, ишеткәнем дә!, күргәнем дә бар үзен.
— Вәт кыз! Аның кебек мичуринчыны республикада сирәк очратырсыз. Ул үстергән карлыган, виктория, крыжовникларны күрсәгез, исегез китәр! Быел самовар зурлык Камышин карбызлары үстерде бит. Ышанасызмы?
— Булыр, булыр...
— Булыр гына түгел, ә шулай... Ученый баш ул. Очрашкан чакта без аның белән сөйләшеп туя алмыйбыз... Әдәбият җитми, кирәкле журналларны яздырып булмый, министерство ярдәм итми, дип зарлана.
— Шулаймыни?
— Шулай шул. Моңа игътибар итегез. Аңа бит тирә-як колхозлардан киңәшләр сорап киләләр.
— һичшиксез, мин аның белән ул турыда сөйләшермен.
— Баргач, миннән сәлам әйтегез үзенә.
— Яхшы, әйтермен.
Егет шулай кызу-кызу гына мине Гөлфия белән таныштырып, үзенең наказларын бирде дә Наилә каршына атлады.
— Ягез, иптәш Сәмитова, инде сезнең белән сөйләшик!
— Әйдәгез, сөйләшик! — диде Наилә, егетнең кыюлыгы белән кабынгандай батыр гына.
һәм алар үзләренең тармаклы бодайлары турында сөйләшергә керештеләр.
Мин берникадәр гаҗәпләнү белән «ни өчен бу егеткә җиде төн уртасында юлдан арып килгән кешене борчырга кирәк булды икән, иртәгә дә өлгерер иде бит», дип уйламыйча булдыра алмадым. Билгеле инде, Наилә белән бергә сөйләшеп үткәрергә теләгән шундый кадерле, санаулы вакытымны тартып алуы өчен минем аңа кәефем кырылды. Шуңа күрә мин башта аларның сөйләшүләренә юри игътибар итмәскә, салкын, чит булып калырга тырыштым. Беренче минутларда мин моны булдыра алган кебек идем, ләкин тора-бара газаплана башладым... Наиләгә карамыйча, аның егетне ничек тыңлавын, ана ничек каравын күзәтмичә утыру миңа бик авыр иде. Ә кыю егет Наиләнең каршысына баскан килеш үзенең тәҗрибәсе турында бик ялкынланып сөйли иде. Наилә исә аны дәшми генә, тыныч кына тыңлап тора, тик әлеге чак сизелерлек сөйкемле елмаю, иреннәреннән очарга торган кечкенә кошчык шикелле, авыз читендә уйный... Вакыт-вакыт ул миңа карап ала: гүя «тыңлагыз, кызык ич!» дип әйтергә тели... һәм мин ихтыярсыздан егетнең кызарып янган йөзенә, очкынлы күзләренә, *ял чәчләрен һаман саен артка таба селкеп ташлавына карыйм. Карыйм, тыңлыйм, һәм, гаҗәп хәл! тыңлаган саен үзем дә сизмәстән мавыга, кызыксына барам. Әйтәсе дә юк, егет бик хикмәтле нәрсәләр сөйли иде.
...Ул, агроном Латыйпов, былтыр яз Тимирязев академиясеннән тармаклы бодай орлыгын соратып алган. Аңа унике грамм (!) орлык җибәргәннәр. Ул шуны ике квадрат метр мәйданга академик Лысенко ысулы белән оялап чәчкән. Башта ул шушы уч төбе кадәр мәйданны яхшылап тиресләгән, тирән, йомшак итеп казыган, аркылыга-буйга тырмалаган, аннан 32 оя ясап, һәр ояга шыттырылган бишәр орлыктан барлыгы 160 орлык салып чыккан... Инде орлыкларның җирдән тишелеп чыгуын ничек итеп көткәнлеген агроном тел белән әйтеп бирүдән гаҗиз. Биш көн буена җирдән күзен алмыйча көткән чакта, күпме борчылу, күпме шик кичермәгән ул! Хәер, эш анда түгел, бу турыда сөйләп тормаска да була. Хикмәт шунда — орлыклар, ниһаять, тишелеп чыкканнар. Ул, ягъни Латыйпов, кечкенә, зәгыйфь, әле яшел төскә кереп тә өлгермәгән аксыл үсемлекләрне берәмләп санаган: 148 данә, икенче төрле итеп әйткәндә — 92,5% чыгыш! (Агроном бөтен сөйләгәннәрен тәгаен саннар белән беркетеп бара.) Нормальмы бу?
— Беренче тәҗрибә өчен яхшы чыгыш, — ди Наилә, егетнең сөңгедәй туры куйган соравына каршы.
Әйе, ул үзе дә бу чыгыш белән бик канәгать булган иде. Хәтта, ул юләр, агроном була торып, шуларның барысының да исән-сау үсүләренә ышана язган иде. Яшь үсемлекнең, бигрәк тә, сыналмаган яңа үсемлекнең гомере күпме куркынычлар белән бәйләнмәгән,— мәктәп укучысына билгеле булган шушы хакыйкатьне онытып җибәрергә кирәк бит! Шул чакта шатлыкка бирелеп, балаларча беркатлыланып китүен ул хәзер дә үзенә гафу итә алмый әле...
Иртә шатлануның җәзасын агроном бик тиз күрә: орлыклар тишелеп чыгуның өченче көнендә ун үсемлек шиңеп һәлак булалар. Бу ни хәл? Нидән бу?.. Ашыгыч рәвештә тикшереп карый: үсемлекләрнең тамырларын чыбык корты ашый башлаган.
— Яшерен дошманның астыртын диверсиясе! — ди ул моны.
Бик тиз һәм бик кискен чара күрергә кирәк иде бу явыз дошманга каршы... Ул чәчләренә тотынып китаплар өстенә иелә: кортларны нәрсә белән тизрәк үтереп булачак, тиешле агуны күпме күләмдә алырга кирәк?
— Сульфат аммоний — менә нәрсә сиптем мин кортларны бетерер өчен,— ди агроном, сер әйткәндәй тавышын акрынайтып. Наилә аның белән килешкәндәй башын селкеп куя.
Ләкин шушы хәлдән соң егетнең йөрәгенә тынычлану белән борчылу, үзе әйтмешли, игезәк бала шикелле бергә урнашалар. Чыбык кортлары бетерелгәннән соң үсемлекләр ничек көрәеп, матурланып үсеп китмәсеннәр, тагын берәр хәвеф килеп чыкмагае, дигән уй инде аны бер генә минутка да ташламый. Ул үсемлекләрнең хәлен, ничек үсүләрен көн саен күзәтеп кенә тора. Тармаклы бодайга карата теориядә һәм практикада билгеле булган барлык агротехника чараларын кулланып бара. Үсемлекләр бу тәрбияләүдән генә түгел, гүя агрономның кайнар теләгенә буйсынып үсәләр. Менә инде алар көпшәләнәләр... аннан тармаклана башлыйлар... куе яшел төсләре дә, кояштан уңгандай, акрынлап агара бара... Инде кыякларын ачып, башак чыгарыр вакытлары да якынлаша. Ләкин башак чыгарыр алдыннан гына...
— Бодайларга борчак бете ташланды, — ди егет шундый дәһшәт белән, әйтерсең, аның үзенә шул чакта бүреләр көтүе ташланган була.
Хәтта, моңарчы тыныч кына тыңлап торган Наиләнең дә йөзенә курку чыга, ә егет керфек тә какмыйча аңа текәлеп карап тора. «Әйе, сез минем шул чактагы хәлемне күз алдыгызга китерсәгез иде!» ди бу караш... Каһәр суккан бетләр аның 22 үсемлеген һәлак итәләр, — әйтергә генә ансат бит бу! Әмма ул каушап калмый, ул үзе бетләргә ташлана һәм анабизин-сульфат, кер сабыны ярдәме белән аларны юкка чыгара.
Исән калган 116 үсемлек, ниһаять, баш чыгаралар. Ышанасызмы, һәр сабакта өчәр башак! Тармаклы бодай бу, әйе, күзләреңә ышансаң да, ышанмасаң да үз ихтыярың. Авылда бу сәер бодайларны карарга килмәгән бер генә бабай да, бер генә бала да калмады... Егет моның белән, әлбәттә, мактанырга теләми, ә менә аның һәр башакның нинди булуын, күпме орлык бирүен күрсәткән таблицасы бар. (Ул кесәсеннән кара тышлы калын дәфтәр чыгара һәм Наиләне кулы белән ымлап өстәл янына чакыра.) Рәхим итеп карагыз! Бу таблицада башаклар өч группага бүленгәннәр, һәр группага кергән башакның озынлыгы, калынлыгы һәм ничә грамм орлык бирүе күрсәтелгән.
Озын сүзнең кыскасы, ул 2 квадрат метр җиргә 12 грамм орлык чәчеп, 1640 грамм уңыш җыеп ала. Гектарга күчергәндә моның ничә центнер булуын үзегез исәпләп чыгарыгыз, һәрхәлдә ул, агроном Латыйпов, «Ярыш» кырларында тармаклы бодайны үстереп буласын исбат итә алды. (Егет кара тышлы дәфтәрен бөкләп кесәсенә сала һәм баш бармак сырты белән маңгаен ышкып тора.) Ләкин бу беренче тәҗрибә аның башында шулкадәр күп сораулар тудырды, яңа мәсьәләләр кузгатты ки, уйланып-уйланып та, укып-укып та ул аларның •очына чыга алмый... Кеше кирәк икән, уртаклашырга, киңәшергә, бәхәсләшергә кеше кирәк икән аңа... Шуңа күрә дә ул күпме вакыттан бирле агроном Сәмитованы зарыгып көткән...
— Сез ачуланмагыз, килүегезне ишеткәч, төн дип тормадым, сезне борчыдым,—ди егет, кашын җыерып, гүя соңга калып гафу үтенү аның гадәте түгел.
— Зарар юк, — ди Наилә аңа каршы йомшак кына, һәм егет шуны гына көткәндәй яңадан дәртләнеп китә.
— Алайса, сез миңа бөтен белгәннәрегезие әйтеп бирергә тиеш- сез,— ди ул, ләкин Наиләнең ризалыгын да, сүз башлавын да көтмичә, үзенең сорауларын тезә башлый. (Руслар әйтмешли, тәкәне мөгезеннән эләктереп алу шушы буладыр инде ул.)
Егет сорауларын «Дөресме, хатамы бу?» дигән формада кискен куя. Наилә төшендереп бирү нияте белән озынрак итеп сөйли башласа, агроном аның сүзен бүлә һәм каршы төшә. Гүя агрономның үз хакыйкатьләре бар, ул туларны Наиләдән раслатырга тели... Ниһаять, алар бәхәскә керешеп китәләр. Моңарчы тыныч кына, көлемсерәп кенә егетне тыңлаган, ашыкмыйча гына үз сүзен әйтергә тырышкан Наилә дә кыза башлый, еш кына матур ак кулын күкрәгенә куеп «Алай түгел, аңлагыз!» ди, һәм егетнең ярсып кысрыклавына каршы тора алмагандай, кинәт башын чайкап урыныннан кузгалып китә, читтән егеткә, кара күзләрен зур ачып, карап тора.
Ләкин ничек кенә булмасын, аларның бу кайнар бәхәсләрен тыңлап тору миңа гаять зур канәгатьләнү бирде. Яшерә алмыйм, Наилә үзенен акыллы, тыйнак, ачык туры итеп әйткән һәр сүзе белән, тышкы сабырлыгы аша сизелеп торган эчке ихтыяр көче белән, ниһаять, үз-үзенә ышанудан туган горурлыгы белән мине бөтенләй әсир итте. Шул ук вакытта агроном егетнең үз дигәнен булдыруда һичнәрсә белән хисаплашмас чаялыгын, бөтен нәрсәне үз теләгенә буйсындырып аңларга омтылуын һәм тынгысыз бер дәрт белән туктаусыз януын күреп, мин чын-чынлап ана сокланмыйча булдыра алмадым. Әйтерсең, ике асыл таш бер-берсенә сугылып, күз камаштырырлык мең төрле чаткылар чәчрәтәләр иде.
Алар үзләренең бәхәсләрендә күпме кызыклы мәсьәләләр кузгатмадылар, күмпе теоретик фикерләр әйтмәделәр! Бигрәк тә, Латыйпов үзенең бик күп укыган булуын күрсәтеп өлгерде. Ул, мәсәлән, Лысенконы гүя яттан белә, һәр әйткәнен академик сүзе белән ныгытып бара. Наилә исә авторитетларга аз мөрәҗәгать итә, ләкин егетнең әйткәннәрен еш кына төзәтә һәм үзенчә аңлатып бирә иде. Күрәсең, ул авторитетларны уку гына түгел, аларны дөрес аңларга да, дөрес нәтиҗәләр ясый белергә дә өйрәнгән инде. Хәтта, агрономның, бер шулай, тармаклы бодайны гади бодай белән серкәләндерү мөмкинлеге турында сүз барганда, «мин академикның алай дип әйткәнен укыганым да, ишеткәнем дә юк» диюенә каршы, Наилә башын артка ташлый биреп:
— Академик әйтмәсә, менә мин әйтәм!—диде һәм Латыйповка шундый бер очкынлы караш ташлады ки, егет телен тешләгәндәй берьюлы тынып калды.
Ихтыярсыз сокланудан мин дә чак кына «Яшә, Наилә!» дип әйтеп ташламадым. Сүз юк, бу минутта Наилә әйтеп бетергесез гүзәл горур иде. Ләкин ник бер масаю сизелсенче! һичшиксез, аның алай дип әйтүе, үзен академиклардан да уздырып җибәргән итеп күрсәтү булмыйча, галим булып уйларга да хакы һәм мөмкинлеге барлыгын белдерү өчен генә иде.
...Аларның бәхәсләрен тыңлау дәвамында миндә бер уй туа башлаган иде: «Каиләне берәр көнгә «Өчиле» мәктәбенә чакырганда ничек булыр икән? Килеп бер-ике лекция укып китмәсме икән?»—дип эчемнән уйланып утыра идем. Инде Наиләнең соңгы сүзләре мине, ничектер, шул минутта ук катгый карарга килергә мәҗбүр иттеләр. «Чакыртам, мәктәп исеменнән Наиләне һичшиксез «Өчилегә» чакыртам»,—дидем мин кистереп, һәм хәзер үк бу ниятемне гамәлгә ашыру чарасына керешәсем килде. Билгеле, моның өчен мин Наиләнең биредә күпме торасын белергә дә, кунып-нитеп тормыйча, юлга чыгарга тиеш идем. Ләкин чакырырга ’ теләвемне үзенә хәзер үк әйтеп һәм ризалыгын алып китәргәме, юкмы? менә бу мәсьәлә мине бераз уйга төшерде. Уйламыйча мөмкин түгел: чөнки, бердән, агроном егет алдында серне чишсәм, каршы тешәр.
Наиләне җибәрмәс өчен, юри берәр төрле хәйлә корыр, дип шикләнәм; икенчедән, (аңлаган кеше өчен бу соңгысы аеруча әһәмиятле иде), чакыруны үз исемемнән ясамыйча, мәктәп исеменнән ясатасым килә.
Ниһаять, төрлечә исәпләп карагач, мин Наиләнең биредә күпме торасын гына белеп, хәзер үк китәргә һәм иртәгәдән калмый «Өчиле» мәктәбе исеменнән чакыру җибәрергә булдым. Моңа минем, Мәгариф министрлыгының инспекторы буларак, хакым бар иде, әлбәттә.
Шул арада уңган җиңги кереп, чәй урыны хәзерләргә тотынды. Өстәлдән ак эскәтерне алып, киҗеле ашъяулык япты, чашкалар, аш тәлинкәләре, кашыклар куйды, тәлинкә өеп кискән бодай икмәге, зур түтәрәм ак май, таш савыт белән ахактай каты бал куйды. Аннан ак чәйнеген башына кырын утырткан, «шөбер, шөбер» кайнап торган зур җиз самоварны кертеп, өстәлгә «дыңк» иттереп утыртты. Самовар базардан кәефләнеп кайтып кергән, бүреген кырын салып кигән, бертуктаусыз сөйләнеп торган куштан абзыйга ошый иде.
— һай, бу яшьләрнең сүзләре,—диде җиңги, самоварны куеп кире чыгышлый, — төннәр утырып та бетәрлек түгел икән. Без кыз чакта утырмада берәр атна ятып сөйли торган гыйшык әкиятләре була иде, шуның төсле, гыйбрәт!
Егет, җиңгинең бу ташлап киткән сүзләрен үз исәбенә алды, ахры, башлаган сүзен әйтеп бетермичә бәрән бүреген ике куллап башына киде.
— Мин китәм,— диде ул. — Вакытыгызны алган өчен ачуланмагыз, иртәнге чәйгә менә укытучы иптәш белән миңа рәхим итегез. Хәер, мин үзем килеп алырмын.
Наилә аның пальто төймәсеннән тотарга теләгәндәй кулын сузып куйды.
— Туктагыз, туктагыз әле, нигә алай кинәт кузгалдыгыз? Менә хәзер бергә утырып чәй эчәрбез.
Шул арада зур табак белән аш керткән җиңги дә, агрономның китәргә җыенуын күреп:
— Әгъзәм, бу ни эшең, куйган аш ташлап китәргә ярыймы соң! — диде, ничектер тавышын уйнаклатып. — Җылы урында хатының көтеп ятмыйдыр бит әле...
Егет комачтай кызарды, ни өчендер тамак кырып алды һәм... бәрән бүрекне яңадан салды. Тармаклы бодай мәсьәләсендә шундый дәһшәтле булган егетнең елгыр җиңгинең үтешли генә сыйпап алгалаган «йомшак» теленә каршы гаҗизлек күрсәтүе бик гаҗәп иде. Ихтимал, бу кадәресе аның, үз уйларына артык бирелүдән туган бер таркаулыктыр инде.
Башкалар өстәл янына утырышканчы, мин өйнең икенче яртысына, ат «хуҗасы» янына чыгып кердем. Минем егетем майдай җылы өйнең идәнендә толыбын җәеп, баш астына җиңги ташлаган зур мендәрне салып, рәхәтләнеп йоклап ята иде. Мин аны таза йокысыннан уятып, чәй эчәргә чакырдым.
— Чәйдән соң, парень, без булмаса китеп тә барырбыз, — дидем мин аңа.
—•Була ул! — диде егетем, һәм җитез генә торып, идәннән толыбын, мендәрен җыештырып алды. Аңа нәрсә — үзе җылы өйдә черем итеп, аты колагын селкетә башларлык булса да солы ашап алды инде, билгеле, хәзер рәхәтләнеп китәргә дә була.
...Дүртәүләшеп чәйгә утырдык. Башта җиңгинең яшь сарык ите турап пешергән өреле шулпасын ашадык, аннан каты бал белән чәй эчәргә тотындык. Наилә яңа гына шаулап тынган бәхәстән соң аеруча кәефле күренә иде. Ул җиңгинең барлык сыен мактый-мактый ашады, бигрәк тә, шәһәр халкы пешерә белми торган «авылча тәмле» бодай икмәген мактап бетерә алмады. «Сезнең тармаклы бодай оныннан түгелме бу, каймак тәмнәре әйтеп торган икмәк» дип сорады ул агрономнан. Ни өчендер чибәр кылый назлы шаярту белән, хәтер калдырмаслык итеп кенә агроном иптәшне һаман шулай үрти торды. Гүя ана егетнең куркыныч ярсуы ошый, һәм ул шуны аз-аз гына (артык усал була күрмәсен!) кузгатып аласы килә иде. Ә егет дәшми генә ашавын белә, тик ара-тирә каш астыннан кызга «саклан!» дигән төсле сөзеп кенә карап куйгалый иде.
Сүз арасында җай табып, мин Наиләдән бу колхозда күпме вакыт торасын сорадым. Ул:
— Эш менә иптәш Латыйповтаи тора, — диде, хәйләкәр генә күз кысып. — Әгәр ул мине, бүгенге кебек, көн дә бәхәсләр белән интектерә торган булса, мин озак чыдый алмам, тизрәк качу ягын карармын.
Латыйпов башта Наиләгә үтә туры карап, иреннәрен кыймылдаткалап торды, аннан:
— Сез безнең кунагыбыз. — диде. — Ә кунак хуҗаның кеме була? Так что сез бездә, без теләгән кадәр торачаксыз.
Наилә урындык артына ята биреп, кашларын күтәрде.
— Кара, сез нинди икәнсез, әле сез миңа хуҗа да булырга телисез икән!
һәм ул чын күңелдән өйне яңгыратып көлеп җибәрде. Егет алмадай кызарды һәм югалып калмас өчен миңа борылып:
— Сез тыныч булыгыз, сез «Өчиледән» кайтканчы ул бездә булыр. — диде.
Сүз юк, егетнең болай дип әйтүе, кәкре атып, туры тидергәндәй, усал чыкты. Инде мин колакларыма кадәр кызарырга мәҗбүр булдым Һәм эчемнән генә «каһәр!» дип куйдым. Наилә дә бермәлгә тынып калды. Ләкин егетнең сүзен уенга алырга кирәк иде.
— Әгәр сез Наилә иптәшне, мин «Өчиледән» борылып кайтканчы,— дидем, җиңелчә шаяруга бирелгән булып, — үзегездә кунак итә алсагыз, бик яхшы булыр иде. Ләкин кунакны — кунакка йөртергә яраталар бит. Аны башка колхозларга да кунак итеп чакырсалар, сез җибәрерсезме?
— Кунак хуҗадан башка беркая да бармый, — диде агроном кистереп. Бу кадәресе дә минем өчен шомлы булып чыкты.
Без чәй яныннан тордык. Минем егетем авызын сөрткәләп һәм каты «Спорт» папиросын бармагы белән угалап миннән сорый:
— Мин атны җигәм, алайса?
— Әйдә җик, дус кеше.
Бу минутта түрдә басып торган Наиләнең сораулы карашын мин үзем дә сиздем, һәм аңа таба атлап, мөмкин кадәр тыныч, табигый булырга тырышып:
— Шулай, Наилә иптәш, мин юлны дәвам иттерергә булдым,—дидем.
— Сез кунарга булган идегез ич!
Мин җиңел генә көрсенеп куйдым.
— Булган идем дә, туры килми... Эш көтә.
Бер мизгелгә миңа китүем әллә ничек кенә кызганыч та, урынсыз да булып тоелды. Ләкин шунда ук мин үземнең «Наиләне чакырырга» дигән карарымны исемә төшердем һәм җитди генә өстәдем:
— Шулай да мин сезнең биредә күпме торасыгызны белеп китәсем килә.
Наилә аз гына уйланып торып җавап бирде. (Аның күңеленә «бу егет ни өчен минем кайчан китүем белән кызыксына» дигән сорау килгәндер кебек күренде миңа.)
_ Берсекөнгә биредә эшем бетәр, дип уйлыйм, — диде ул, ниһаять. Егет ни өчендер бу юлы дәшми калды.
Мин өстемә киенеп алгач, әүвәл агроном белән саубуллаштым.
Сезнең сөйләшүне тыңлау минем өчен бик күңелле булды, — дидем мин ана, баштагы кәеф кырылуларны бөтенләй онытып.— Эшегездә тулы уңыш телим!
Агроном:
— Сезгә дә шулай ук... — диде һәм, гадәтенчә, көнҗәлә башын кисәк кенә иеп, кулымны каты итеп кысты.
Мин Наилә каршына атладым. Саубуллашыр алдыннан минем аңа чын күңелдән рәхмәт сүземе, якын итү сүземе, — белмим, — әмма бик җылы сүз әйтәсем килде. Ләкин мондый минутларда кирәкле сүз, гадәттә, табыла алмыйча кала, һәм мин дә бары:
— Хушыгыз! — дип кенә аңа кулымны суздым.
Наилә бик аз гына көттереп кулын бирде.
— Хушыгыз, алайса, — диде ул акрын гына һәм мин аның тавышында ниндидер бер күңелсезләнү ишетеп калгандай булдым. Ак кулын кысканда ике энҗе бөртеге елтыраган кара күзләренә туры карадым: бу сөйкемле күзләрдә телдән әйтергә мөмкин булмаган берәр яңа хис чагылмыймы? Юк, акыллы күзләр миңа җитди һәм дустана карыйлар. Әйе, үзенең дәрәҗәсен төшермәс җитди һәм үзе белән тиң иткән дустана караш! Мин шатмын, мин, әлбәттә, бик шатмын.
Кулымда аның кул җылысын тоеп, зифа буеннан, ак йөзеннән, ягымлы тавышыннан, акыллы карашыннан — кыскасы, Наилә дигән исеме белән хәтергә сеңеп калачак бу кыздан ниндидер бик саф, сөенечле һәм кадерле тойгы ияртеп мин тышка, егетем янына чыктым. Егет атын җигеп ишек төбенә тарттырган иде. Минем арттан ук китәсемне сизеп калган елгыр җиңги дә ашыгып чыкты.
— Бу ниткән эш, — диде ул, сузып. — төн уртасында җәйгән урын ташлап китү килешәме соң?!
— Хуш, җиңги, кайтышлый мин сиңа тагын керермен әле, ә хәзер кыз кунагыңны яхшылап кара! — дидем мин һәм зур толыбымның чабуларын җыйнаштырып чанага утырдым.
Аптыраган җиңги серле генә итеп:
— Әллә чибәр кыз белән үпкәләштегезме? — диде.
Аның бу борчылып соравыннан эшне җайларга хәзер торганлык сизелә иде. Мин рәхәтләнеп бер көлеп җибәрдем.
Егет кучерга утыруга ат, һаваны сөзәргә теләгәндәй, башын ия төшеп, кинәт кенә урыныннан кузгалды һәм капкадан чыгар-чыкмас бик кызу юыртып та китте. Ни әйтәсең яхшы атка — чыбыркы түгел, дәшү дә кирәкми үзенә.
«Ярыш»ның якты урамнары бик тиз артта торып калдылар. Төн тагын да караңгылана төшкән кебек булды. Күпме вакыт булыр хәзер?— сәгатькә карарга да онытканмын, һәрхәлдә таң атар вакыт якынлаша торгандыр, — таң алдыннан бит шулай төн аеруча бер караңгыланып ала.
... Барабыз, чана я такылдый, я сузып «җырлый», ат башын чайкап, пошкырып куя, ара-тирә толып якасына кар кисәге килеп төшә, биткә суык җил тиеп китә.
Кышкы төн, кышкы юл!
Наилә... бу минутта нишли икән ул? Бәхәсләре беттеме икән, киттеме икән инде иптәш агроном? Ай-Һай егет, менә ичмасам егет, күпме дәрт, ялкын, кодрәт үзендә, «Ярыш» басуларында тармаклы бодай гына түгел, татлы хөрмә дә үстерер ул!
Ләкин аның «кунак хуҗадан башка беркая да бармый» дигән сүзләре исемә төшеп, мин күңелсезләнеп, борчылып куйдым, һәм — гаҗәп хәл! — шул минутта ук минем башыма бер оригиналь уй килде. «Нигә, — мин әйтәм, — егетнең үзен дә чакыртмаска? «Өчиледә» аның якын таныш мичуринчы кызы да бар икән, әйдә Наилә белән икәүләп килсеннәр. Ичмасам, егет мәктәпне бер аякка бастырып, укучыларга ут салып китәр». Уйланган эш — булган эш, дидем дә мәктәп исеменнән чакыруны аларның икесенә дә җибәрергә булдым. Бу карарым миңа зур бер җиңеллек бирде. «Болай булгач, Наилә килер, әлбәттә,
килер!» дидем мин шатланып, һәм... тизрәк, тизрәк «Өчилегә» барып җитәсе килү мине ашкындыра башлады. Хәтта, бермәлгә мин Наиләне «бәхет» дип, ә үземне шул бәхетнең киләсен кешеләргә алдан хәбәр итүче итеп тойдым, һич гаҗәпләнмәгез, кешеләр бәхетне бер-берсенең кулыннан алалар.
Нечкә генә яңгыраган кыңгырау тавышы минем татлы уйларымны бүлде. Башымны күтәреп, сыекланып килгән караңгылык түренә — юл буена карадым. Безгә каршы бер-бер артлы тезелешеп күп кенә атлар киләләр. Егет аларга юл бирер өчен атын читкә борды. Менә безнең яннан чаналарына икешәр тимер буш мичкә салган олаучылар дыңгыр- дыңгыр юыртып уза башладылар. Өсләренә чикмән яки кыска толып кигән яшүсмерләр чана башына басып, дилбегәләрен болгый-болгый атларын куалар.
Минем егет бер дәртле сызгырып җибәрде дә кычкырып сорады:
— һәй сез, кая чабасыз?
Берничә чанадан малайлар аңа каршы үзләренең яңгыравыклы тавышлары белән кычкырдылар:
— Стансага гәрүчигә барабыз...
— Ягулык апкайтырга!..
Алар үтеп, тимер мичкә тавышлары тынуга, зур таза ат җиккән тагын берәү очрады. Кара тышлы олы толып киеп, артлы чананы бер үзе тутырып, кырын ята биреп утырган бу «берәү» безне читләтеп узды. Аның таза аты, юыртуыннан туктамыйча диярлек муенын дугаландырып, ачулы пошкырып, кардан бата-чума узып китте.
Егет миңа борылып:
— «Якты күл» колхозының председателе Гирфан абзый бу,— диде. — Аты зәһәр каһәрнең...
— Кая бара ул?
— Районга булыр, я МТС кадыр, договор төзер вакытлар җитә бит, абый кеше.
Аннан бераз гына баргач та алда көйрәп-көйрәп куйган кечкенә утчыклар күренделәр. Бу ни икән, дип уйларга өлгермәдем — безнең ат кешнәп җибәрде, аңа каршы якынлашып килгән ат та кешнәп җавап бирде. Егет урыныннан кузгалып куйды.
— Безнекеләр! Гаттар абзыйлардыр әле...
Менә үрәчәле чанага өч кеше бер-берсенә каршы тезләнешеп утырганнар да толып якаларының бер як кырыен төшереп, тәмәке тартып киләләр... Егет, дилбегәсен миңа ташлап, кучердан сикереп төште дә алар янына йөгереп барып, өсләренә ауды. Кемнеңдер тәмәкесе чәчелде, алды вак кына чаткылар белән тулды. Кычкырышып, шаулап, көлешеп алдылар.
Шактый юл киткәч кенә егетем кире чана артыннан тыны бетеп, мышный-мышный чабып килеп җитте. Ул кызарган, бүртенгән һәм бик кәефле иде.
— Кемнәр алар?—дидем мин.
— Безнең бригадирлар, — диде егет, дилбегәсен кулына алып. — Районга киңәшмәгә баралар икән.
Әйе, кышкы юл җанлана — таң якынлаша, таң сызыла. Ак ялан акрынлап ачыла, юл буена кадаган нечкә чыбыклар да инде күренәләр... Әнә болытлардан ачылган көнчыгышта, күк читенә якынрактан хәбәрчесе — чулпан йолдыз, җирнең уянуын күреп сөенгәндәй, соңгы тапкыр тагы да яктыра төшеп балкый.